Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фәйләсүф җан

Фәйләсүф җан
Казан капкасын ачып кергәндә ул дингезче киеменнән иде. Үзе белән
таныштыруны Татарстан Язучылар берлегеннән, редакцияләрдән башлады.
Кызыграк итеп әйтте:
— Сугышта һәлак булган шагыйрь әтием Рәхим Саттар улы мин. Исемем — Ил.
— Ничек Ил!?
— Шулай инде. Менә сезгә шигырьләремне китергән идем.
— Болай адмирал-фәлән түгелсендер ич, дип кинаяле шаяртты «Социалистик
Татарстан» гәзите редакциясенен җаваплы сәркәтибе Зәйни Төхфәт.
— Киемемне әйтәсездер. Әйе, Севастопольдә хәрби-дингез флоты училищесын
тәмамладым. Хәзер университетта имтиханнар тапшырып йөрим.
Сүзендә торды шигырьләрендә әтисенен тәхәллүсен алган Ил Саттар. Киемен
алыштырды. Яшь булуына карамастан, бакенбардлап кара сакал, мыек җибәрде, һай,
килешә дә иде сон үзенә! Озын буйлы, болай да чибәр егеткә өстәмә бизәк иде бу.
Казанга шагыйрь булам дип кайткан Ил Саттар университетны унышлы
тәмамлады. Ничектер, шигырь белән барып чыкмады. Анын каравы, вакытлы
матбугат битләрендә теге яки бу авторнын иҗатына карата тәнкыйть һәм
публицистик мәкаләләре, рецензияләре әледән-әле басылып торды. Фәлсәфә фәннәре
кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә иреште.
... Аннары чибәр егетебез күп кенә шәһәр яшьләренен күзен яндырган гүзәлкәйне
эләктерде. Яшьтән үк үзем яхшы белгән Нурания Зиннәтованы әйтүем. Алар бергә
укыдылар. Соныннан Ил Татар халык иҗаты йортында методист булып эшләде,
югары уку йортында мөгаллимлек итте.
Рәхим улы Ил Саттар шигырь язуны вакытында туктатты һәм дөрес эшләде.
Асылда ул фәйләсүф җан иде...
Бабачы
Мәшһүребез Гаяз Исхакый аны «сөннәтче бабай» дияр иде...
Ә ул минем белән, бәлки, шаяртыптыр, «бабачы» дип танышты. Чынлыкта үзе,
медиклар телендә әйтсәк, травмотолог-ортопед, сынган, имгәнгән әгъзаларны
дәвалаучы табиб.
Гарәп Мөхәммәд Хәмид белән танышуыбыз ниндидер шифа эзләп йөрүдән түгел,
тел кычытудан килеп чыкты. Моннан бер-ике ел элек «Казан нуры» мәчетендә,
өлкәннәр белән рәттән басып, җомга намазын
ГОСМАН ГОМӘР
170
укыган «орчык кадәрле» генә бер малай белән кызыксындым. Анын өчен әтисе
җаваплады:
— Ояла ул. Улым Әмир болай өч телдә сукалый, — диде.
— Һәл тәтәкәлләмү бильарабияти? — дип сораган булам сабыйдан. Ул тиклем
оялчан түгел икән үзе.
— Калилән, беләм, — ди.
— Сөбханалла-машалла! Татарча беләсенме сон?
— Беләм.
— А по-русский знаешь?
— Чуть-чуть...
Балалар бакчасына йөри башлагач, малай анысын да тулаем үзләштергән.
Гарәп дустыбыз Мөхәммәд Хәмид Ливанда туып-үскән. Урта белемне үз илендә
алган. Дөнья хәлләре белән кызыксынучан егет Русиядәге Татарстан җөмһүрияте,
андагы унай үзгәрешләр турында ишетеп-укып, кайбер нәрсәләрне күзаллаган. Аны
бигрәк тә Казаннын медицина үзәге булуы кызыксындыра. Табиб һөнәрен
үзләштерергә хыялланган 18 яшьлек гарәп баласы, бер авыз сүз урысча белмәгән
килеш, таныш- белешсез шәһәргә килеп төшә. Эшне «нүлдән», урыс телен өйрәнүдән
башлый. Мона бер ел вакытын сарыф итә, әмма бу телне сәгатьләр буе нотык
сөйләрлек дәрәҗәдә үзләштерә. Вәгазен 2013 елнын Мәүлет кичәсендә зур
кызыксыну белән, йотлыгып тынладык. Безнен үтенеч буенча Мөхәммәд әфәнде
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламнен тормышын
мавыктыргыч дәлилләр белән бәян кылды. Табиблык һөнәре өстенә ана ораторлык
таланты да бирелгән икән.
... Казан медицина университетында алты ел төпле белем ала. Һөнәре буенча
Спорт хәстәханәсендә эшли. Һич көтмәгәндә язмыш аны Австралиягә алып китә.
Бөтенләйгә дип уйлый. Тик алай ук булып чыкмый.
— Ризык йөртә кешене, — ди Мөхәммәд кардәш.
Украинага кайтып, Киев медицина институтында белемен камилләштерү
курсларында укый. Шул чакта үзе белән булган бер вакыйганы кызык итеп безгә дә
сөйләде. Институт моны күршедәге шәһәргә бер атналык командировкага җибәрә.
Кереп утыра бу автобуска. Каршы рәттә ярым ачык тәнле кызлар чыркылдашып бара.
Адәм баласына ике күз бирелгән бит. Мөхәммәд бер шәйләгәч, ул якка карамаска
тырышып, гөнаһысыннан баш-аяк, сумкасыннан үзе белән йөртә торган, җыйнак
итеп басылган Коръән-Кәрим китабын алып, укырга керешә. Берзаман анын белән
рәттән утырган ир уртасы кешенен тынгысызлануын сизә. Теге күзләре белән бөтен
машина салонын айкый. Торып китмәкче була, тагын утыра. Акшарлаган шикелле
йөзе агарып чыга. Озаклап-озаклап Мөхәммәдкә текәлә.
— Сезгә берәр хәл булдымы әллә, ярдәм кирәкмиме? — дип кызыксына табиб.
Юлчы шуны гына көткәндәй тезеп китә:
— Сез муджахитмы (әфган вакыйгалары тәэсиредер, күрәсен), мине үтерергә
җыенасызмы, хәзер автобус шартлаячакмы? — дип, Мөхәммәднен беләгенә үк
ябыша. Инде табиб шүрләп төшә. Мондый акылсыз кеше ни кылмас?! Ул юлдашын
тынычландырырга ашыга.
— Бу — Изге китап, Коръән. Мин үзем мөселман. Ислам кеше үтерүне катгый
рәвештә тыя. Адәм баласын юк итү беркайчан да кичерелми торган олы гөнаһлардан
санала. Мин террорчы түгел, гап-гади табиб, Коръәнне укып, җаныма шифа алам, —
дип анлата Мөхәммәд.
Сәфәрләре алты сәгать дәвам итә. Шул вакыт эчендә гарәп юлдашына күп
нәрсәләр турында сөйли. Ислам кануннарын, анын әхлагын анлата. Автобустан
төшкәндә инде хохол кешесе, үзенен наданлыгы, күзле сукыр булуы өчен гафу
үтенеп, Мөхәммәдкә тулы ышаныч белдерә. Алай гына да түгел, аны үзләренә
кунакка килергә чакыра.
— Минем бу чаклы рәхәтлек кичергәнем юк иде. Җаным эреде. Күп нәрсәне
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
171
анладым. Сезгә зур рәхмәт! — дип, ихласлык белән табибнын кулын кыса.
Әйе, шул вакыйгалардан сон, Мөхәммәд Хәмид Казанга кайтып төпләнә. Бик тә
чибәр Гөлия исемле татар кызына өйләнә. Гөлия ханым — итагатьле, инсафлы, сабыр
холыклы мөгаллимә, берничә тел белә, балаларга гарәп, инглиз телләрен укыта. Әлегә
ул декрет ялында. Мөхәммәд әфәнде белән Гөлия ханым өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Олы уллары, тәүге куанычлары, мин белгән Әмир, тиздән мәктәпкә барырга җыена.
Телләр үзләштерү белән мәшгуль. Мәликә белән Йосыф гаиләнен өстәмә бизәкләре,
әти-әниләре нинди телдә сөйләшсәләр дә анлап, үзләренчә җавап кайтаралар.
Табиб дустыбыз туган якларына барып, өч тапкыр Хаҗ гамәлләрен үтәп кайтты.
Ул хаҗиларга җитәкче дә, табиб та буларак хезмәт күрсәтте.
Бабачылыкка килгәндә, бу анын төп һөнәре түгел, сөннәтчелек гамәлен Ислам
кануннары нигезендә, җиренә җиткереп башкаручы савап иясе, мөселман табибы ул.
Очрашкан саен төрттерәм үзенә:
— Сез кем буласыз әле, Мөхәммәд әфәнде?!
— Ба-ба-чы.
Шаяртуы да ягымлы табибнын...
Илле мең истәлек
Ай-һай, малай, илле ел эчендә илле мен истәлек калдыр әле син!..
«Социалистик Татарстан» гәзитенен элеккеге фотохәбәрчесе Мидхәт әфәнде
Шакирҗанов бу саннарны атагач, татар матбугатына куйган хезмәтен яхшы белсәм
дә, тәгәрәпләр китә яздым. Хәер, гәзитнен бер генә саны да ул төшергән фотосурәтсез
чыкмады, берьюлы дистәләп кертелгәннәре дә булды. Шул ук вакытта
республикабызнын башка басмалары да буш калмады. Чын мәгънәсендә тынгысыз,
эзләнүчән, «озын аяклы» фотохәбәрче иде М.Шакирҗанов. Районнарны кат-кат
әйләнде. Нәтиҗәдә, әнә, редакциядә эшләгән илле ел эчендә, вакытлы матбугат
битләрендә илле мен данә фотосурәте басылып чыккан. Санаган бит! Төгәллек бар
шул үзендә!
Эзләнүчән дигәннән, фото сәнгатендә ниләр генә уйлап чыгармый иде ул. Әйтик,
авыл җирендәге гап-гади бозаулар караучы кызны, сәхнәдәге артистка кыяфәтендә,
яулык почмакларын чеметтереп, канат җәйдереп төшерә иде. Дуңгыз караучыга
килгәндә, анысын ак биләүдәге чучка «малаен» беләгендә тирбәткән килеш ала
фотога. Сыер савучы апайлар «җаныйларынын» башын кочып, битне биткә куеп
төшәләр — болар барысы да фотохәбәрченен иҗади табышы инде. Ул кукуруз
игүчеләрне нишләтеп кенә бетерми иде! Үзе үстергән чәкәннәрен үзләренә үк
кимертә. Терлекләр ничек ашамасын ди мондый татлы ризыкны. Ышандырырлык
итеп күрсәтә белә шул хезмәт иясе халкын.
Яна төзелә башлаган Зәй шәһәренә командировкага бардык берчакны. Кала
коручыларны мактап язарга. М.Шакирҗанов монда күп мәртәбәләр булган инде, ни-
нәрсәне алырга кирәклеген белеп эш итә. Төнге сменада
эшләүче кызны элеккеге танышы, кран башыннан чакырып төшереп, караңгыда
иннек яктырып, чәчен үз кулы белән төзәткәләп, фотога алды. Алай гынамы сон,
битеннән үбеп, аркасыннан сөеп озатты. Тегесе кран башына очып кына кунды.
Ихласый мөнәсәбәт нәтиҗәсе. Фотоһөнәрче кешеләрне хөрмәтләп, үз эшен яратып
башкарды.
Болары әле анын баласы гына, алдарак булды анасы. Шулай берчак гәзитебездә
«Васильево» шифаханәсе эшен яктыртырга дип бардык. Электричкада ук юлдашым
чибәр-чибәр хатын-кызнын фотосын ала торды, имеш, кирәге чыгар. «Нигә аларны
минем янга чакырып утыртасын?» дим. «Архивында чибәрләр күбәер», — ди.
Чыннан да Шакирҗанов төшергән андый фотолар миндә шактый. Күренекле
шәхесләрне аеруча кадерләп саклыйм. Алар тарих өчен кирәк булачак әле!..
Ниһаять, шифаханә. Баш табибә, ялгышмасам, исем-фамилиясе Сөембикә ханым
Шорина иде бугай, дәвалау бүлмәләрен күрсәтеп йөри. Фотохәбәрче бит ул төшереп
172
ала да алга таба китә. Ә минем блокнотымны тутырасым бар, кемнен кемлеге белән
кызыксынып калам. Тизрәк кер, дигәч, ванна бүлмәсенә үтәм. Машалла, бу
фотографлар нинди генә хәлгә юлыкмый икән! Әнә, Шакирҗанов, су тулы ваннанын
ике ягына атланып баскан да озын чәчләрен тузгытып йөзеп йөргән «су анасын»
фотога төшереп маташа. Шәп-шәрә килеш. Юк, тегесе аз гына да тайчанмый,
киресенчә, куллары белән чәчен төзәткәндәй итенә.
— Язып ал! — ди Шакирҗанов.
— Кайчан? — дим.
— Якынрак кил, сораштыр үзеннән. Тоз ваннасы икән бу, бик файдалы, — дип,
дәваланучыдан уздырып мактарга кереште фотограф.
Юк инде, бер күргәч, җитеп торыр, чытырдатып күземне йомдым да ишеккә таба
атладым. Шакирҗанов ваннадагы «су анасына» сокланып, фотоаппаратын челт-челт
иттерүен белде. Түз җаным, түз! Гөнаһысыннан баш-аяк! Минем бит әле өйләнәсем
бар!..
Берәр елдан сон тәки өйләндерде үземне Шакирҗанов. Шәһәр ЗАГСында ул
командорлык итте, яшьлегемнен ин матур, нәзакәтле фотолары Мидхәт әфәнде кулы
белән эшләнде. Гел бушка. Табынчы буларак та талантлы шәхес ул, безнен
фотохәбәрче. Бүген, сиксән биш яшендә дә гел шулай, ташып торган энергияле, җор
телле, ачык йөзле инсан. Тарих өчен зур мәдәни мирас туплап калдырды.
Үземә теге чактагы су анасы дигәнем һич тә тынгы бирми, Шакирҗанов
кыяфәтендә килә дә баса, килә дә баса күз алдыма...