ДӨНЬЯЛЫКТАН САРКЫЛАМЫ САГЫШ...
Кичә генә...
Безне кисеп исә юха җилләр,
Сыенырга ышык юк илдә.
Бусагалар арты бусагалар.
Һәм тик безгә насыйп йөк — иңдә.
Безне көтеп тора күпме үрләр,
Безне сынап бага ничә күз.
Битлек арты битлек — салдырасың...
Кичә генә башка идек без.
Кичә генә бер хәвефсез иде,
Канлы эзсез иде туар таң.
Күзләренә багып үткәннәрнең,
Гыйбрәт алыр төсле иде җан.
Һәм хакыйкать... бардыр сыман иде,
Табылыр күк иде. Һичшиксез.
Кыйблалары куптарылган илнең
Тупсалары сыкрый — ишексез.
Тустаганнар арты тустаганнар —
Тостлар бар ла — булсын тик сәбәп.
Дошман белән бүлешсәк тә, барыбер
Безне көткән икән бу сәгать.
Безне көткән икән бу сынау да,
Бу сыкрау да, — Сынатмыйча түз!
Ялган битлек кигән чынбарлыкка
Кичә әле ятлар идек без.
Кичә әле изге иде сүзләр,
Ак өрфия иде болытлар...
Кояшы да сөрем бу урданы
Каның белән бүген юып ал...
Ә җаныңны киптер, элеп бауга —
Кылыч булып кискән җилләрдә.
Табылыр да, бәлки, чын хакыйкать,
Табылуга... безне җиңәр дә.
***
Бу шәһәрдә тайгак юллар гына. Юллар.
Юллар.
Берни — шуннан кала.
Кемнәр белән генә бүлешмәдең —
Бер шартламас микән Бу башкала?
Ханнар чорын хәтерләтә никтер
Хыянәтең.
Кан укмаша җөйгә.
Син салмаган яралар да хәтта
Кубарылып сызлый — Иске көйгә.
Бу шәһәрдә тайгак юллар гына.
Юллар.
Юллар.
Берни — шуннан кала.
Һичкем белән бүлешәсем килми.
Калдырам. Һәм китәм. Бул башкага.
***
Мин көчлерәк хәзер үз-үземнән.
Олпатрак. Зирәк. Чыдамлы.
Чәчтәге чал белән үлчәнми
һәм чикләнми бу гомер чырагы.
Һәм китүләр саны белән генә төгәлләнми безнең янулар.
Син... рәнҗемә. миңа һәм
Аңарга.
Җанда һәрчак хәтәр агу бар.
Сәбәбе шул бары. Башка берни.
Башка беркем.
Үлем — тантана.
— Әле күпме юллар көтә мине...
Күрәчәгең бүген аклана.
Бу мизгелдә. Т
үгел иртәгә дә. Һәм кичә дә.
Шушы кышыңда.
Алдагы көн белән исәпләнми гамәлләрең.
Бүген.
Шушында.
Син көчлерәк хәзер һәммәбездән.
Кирәк түгел инде бер терәк...
Без синсез дә алырбыз күк яши.
Бары дөнья булыр керлерәк.
Гомер
Ташландык бер йортта чөйгә элеп куйган иске бишмәт гүя.
Телгәләнеп беткән шул бишмәтне чөйдән
Көн дә алып киям. Ватык тәрәзләрдә —
телем-телем шәфәкъ, чәрдәк-чәрдәк дөнья.
Күпме карасам да, күзләремә ап-ак бушлык кына коя.
Төн дә эләм кабат урынына. Инде күгәргән ул чөй дә.
тигәнәкләр белән күмелгән тар сукмак, — җил дә үтми өйгә.
Ташландык бер йортта Чөйгә эленгән дә... Калган гүя катып.
Ә кешеләр йортка Кырын карап уза: — Сүтәргә, — дип, — вакыт...
***
һ-га
Безгә бер яз гомер җитмәс, бәлки.
Гомер нәрсә?!
Бары уен кыры.
Карашыңа сыйган диңгез бүген Т
озлы тамчы сыман... тыенкымы?
Килеп яусын! яусын! тәрәзәмә, —
Җилләр кайта аннан ничә тәүлек?
Минем җанга йөгәннәр юк хәзер,
Юк богаулар, җепләр — син сүтәрлек...
Безгә бер яз гомер җитмәс, бәлки.
Кирәкми дә!
Дөнья — яу мәйданы.
...Карашыма тулган Казан күге
Сагынуың сыман — зар-каймалы...
***
Юк, бер җәйдән ары тоткарламам,
Бушатырмын көзгә бу урынны —
Тын ярларын ялан күңелеңнең.
Син кысарсың кулым:
— Хуш, җылындым...
Юк, бер кыштан ары ютәлләмәм,
Савыгырмын. Табылыр им-дәва.
Бу шәһәрдә — хисабы юк узгын —
Миннән сиңа булмас битәр, дәгъва.
Булмас кинә... Очрашканда — ялгыш —
Кыңгыраудай күзләреңә багып
Пышылдармын:
— Син киләсе җәйгә
Урыныма... куй берәрсен табып...
Яратканга...
Кәгазьләрнең ап-ак тузанында
Безнең яшьлек калды — пыскып, янып.
Инде керәм тып-тын яңа йортның
Ишекләрен тыйнак кына ябып.
Мәйданнарның алкыш, каргышлары
Бәрелсә дә кәрниз, тәрәзләргә,
Алгысытмас ымсындыргыч шаукым,
Ышандырмас кайнар вәгазьләр дә.
Инандырмас иске дөреслеккә.
Үлчәмнәргә — таныш, кысаларга.
Солтанлыктан олтанлыкка күчкәч,
Хыяллар бер барыбер усаллана.
Инкарь түгел, түгел тибәрү дә,
Юл алу бу яңа тарафларга:
Корбан киткән яшьлек хакыйкатен
Үзеңнән дә артык яратканга.
***
Дөньялыктан саркыламы сагыш,
Ләхеттәнме әллә күтәрелә?
Шелтәлисең: зар чәчәсең, диеп,
Орлык төшкән саен түтәлемә.
Шаулап торган сөенечкә, диеп,
Ачылырмы беркөн ишекләрең.
Чөйгә элгән урагымны алып,
Чыгам кырга.
Гүя ишетмәдем:
Сине түгел, узгыннарның сүзен.
Һәркем белә, белә тик үз хәлен.
...Тук башаклар коя учларыма
Фанилыкның миңа насыйп гамен.