Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН

ИСТӘЛЕКЛӘР
Нурихан Фәттахның безне ташлап киткәненә дә тугыз ел булды. Вакыт уза,
тормыш дәвам итә.
«Ташлап» диясе килми. Ул вакытлыча гына каядыр киткәндер сымак. Өйдә
фотолары, портреты эленеп тора. Төшкә керә, әйбәт керә. Ара-тирә булса да
каләмдәшләренең истәлек- мәкаләләре басыла. Радиодан исеме ишетелеп китә. Кыскасы,
Нурихан безнең белән.
Нуриханның кулъязмаларын тәртипкә китергәндә, моннан 25 ел элек — 1988
елларда ук язылып, бер җирдә дә басылмаган «Истәлекләр»гә тап булдым.
Сугыш еллары, аннан соңгы дистә елларга сузылган ачлык,
газап, михнәтне безнең буын кешеләре яхшы хәтерли. Әлбәттә, нәр чорның уз кыенлыклары
була. Әмма бүгенгеләр арасында краннан 1-2 көн кайнар су килмәүне дә трагедия итеп кабул
итүчеләр юк түгел.
Элеккеге белән хәзергене чагыштырып карау өчен, моннан тыш Нурихан Фәттахны
бөтенләй үк онытып бетермәсеннәр әле дигән максаттан, язучының «Истәлекләр»еннән бер
өзекне укучыларга тәкъдим итәргә булдым.
Руфина ФӘТТАХОВА
(Нурихан Фәттахның хатыны)
Граммнар турында
Бер көнне ашап утырганда тоз турында сүз чыкты. «Аш тозсызрак булса да ярый, кешегә көненә
сигез грамм тоз җитә», — диде хатын. «Каян беләсең син аны?» — дидем мин, киреләнеп, ачуланган
сыман итеп. Белгәндер инде, хатын — врач. Институтта укыганда сөйләгәннәре исендә калгандыр,
йә булмаса медицинага кагылышлы берәр мәкаләдә очраткандыр. Кешегә көненә сигез грамм тоз
җитүенә мин каршы түгел. Мин аны каян белгәнлекләрен дә беләм кебек. Моның бер дә катлаулыгы
юк. Берәр галим тота да тикшерә, кешенең ашаган-эчкән азыгын анализлап карый, фәлән-төгән.
Шуннан соң инде нәтиҗә дә чыгара: кешегә иң киме сигез грамм тоз җитә, ди.
Аш-суга кагылышлы китапларда, бакчачыга һәм үзлегеннән дару үләннәре кайнатып-төнәтеп
эчүгә кагылышлы киңәш-белешмәләрдә менә шундый җиде- сигез граммнар тулып ята. Дөньяда иң
зур кыяр үстерәсең килсә, фәлән литр суга фәлән грамм калий тозы, төгән грамм магний тозы салып
болгатасың да, фәлән сәгать, фәлән минут һәм фәлән секунд, фәлән температурада тоткач, бер
квадрат сантиметр җиргә бер ярты грамм исәбеннән көненә өч мәртәбә сибәсең.
Мин, билгеле, юри арттырыбрак сөйлим. Ләкин чынлыкта һәр төрле акыллы киңәшләр менә
шулайрак төзелгән була. Ьәр төрле граммнарга, секундларга, бары лабораторияләрдә генә кулланыла
торган микъдарларга тигезләнеп менә шундый киңәшләрне, белешмәләрне укыдыммы, миндә
үзеннән-үзе бер каршылык
162
хисе барлыкка килә. Граммнарга, секундларга һәм шуларны язып ятучы акыллы кешеләргә карата.
Беренчедән, аның киңәшендә әйтелгән һәртөрле калий, магнийлары, азот- мазутлары,
глицерин, теофедриннары сатуда булмый, булса, аларны өй шартларында төгәл итеп үлчәргә
үлчәве, шарты булмый. Аннан соң беркем андый үлчәү белән булашып та тормый.
Менә шуңа күрә минем еш кына граммнарга, вак-төяк саннарга бүленгән һәртөрле
киңәшләрне җенем сөйми. Ләкин мондый яратмауның икенче төрле сәбәпләре дә бар. Сәбәп
шул — сугыш елларында күп күрдек без ул граммнарны. Граммнар белән яшәдек, граммнар
белән исән калдык. Ләкин шул ук граммнар безнең җанны кыйды.
1946 елны Казанга укырга килгәч, безгә ипигә, иткә, майга, тагын нәрсәгәдер карточка
бирделәр. Ипие ярты кило иде бугай, ите-мае ничә грамм булгандыр — хәтерләмим. Тик
шунысы гына хәтердә — укудан чыгу белән, иң элек үзебезнең магазинга ашыгабыз. Анда
һәрвакыт кеше күп була. Бик озак чиратта кысылып, этелеп-төртелеп торасың да, үзеңә тиешле
граммнарыңны алып, дөньяда иң бәхетле кеше сыман торагыңа кайтып китәсең.
Сатучыларның кулы уйнап кына тора. Кайчы белән ул тиз генә синең карточкаңнан тиешле
номерны, тиешле числоны кисеп ала, ипине пычак белән кисеп, граммына кадәр төгәл итеп
үлчәп бирә.
Карточка Яңавылда да булды. Ләкин карточка анда бары эшчеләргә, урындагыларга һәм
һәр төрле хезмәт ияләренә генә бирелде. Бакчасы, хуҗалыгы булган, беркайда эшләмәгән
кешеләргә карточка бирелмәде. Яңавыл карточкасының нормасы, категориясе дә төрлечә
булды. Ул елларда, карточка ягыннан, тимер юл эшчеләре иң бай кешеләр исәпләнелде. Ярма,
тоз һәм тагын төрле кием-салым бирелде. Райком, райсполком кешеләренең дә карточкасы
югары категорияле булды.
Без инде алар белән тиңләшү турында уйлый да алмадык. Алар гомумән тук булдылар.
Яңавыл райкомының беренче секретаре Галиевнең хатыны безнең татар урта мәктәбендә
башлангыч классларда укытучы иде. Мин аның укытучылар белән сөйләшә-сөйләшә ишектән
чыгып барганын хәтерлим. Зур гәүдәле, юан һәм чибәр генә бер хатын иде ул. Бигрәк тә аның
юанлыгы хәтердә калган. Ул елларда Яңавылда башка юан, симез кеше булмагандыр кебек.
Юан-симез татар хатыннарын мин бары Казанга килгәч кенә күрдем бугай.
Яңавыл түрәләренең үзләре өчен ябык-яшерен магазиннары бар иде. Шулай бервакыт мин
базар янындагы шул «ябык» магазинга барып кердем. Керсәм, ягымлы елмаеп сатучы хатын
белән сөйләшеп шул Галиева апа басып тора. Сатучы аңа май үлчи. Мае безнең әвәләнгән
кечкенә кисәк түгел — таудай булып калкып тора. Үзе шакмаклы, үзе ниндидер катыргы
тартмага салынган, тартма башына чит телдә нидер язылган. Шундый зур кисәкле май булуына
мин шаккаттым. Бөтен магазинга тәмле май исе, колбаса исе таралган. Шунда ук шат, тук,
ягымлы Галиеваның киеменнән җиңелчә хушбуй исләре дә килә кебек. Сатучының майны
пычак белән кискәнен, үлчәгәнен, шытырдавык ак кәгазьгә төреп бәхетле хатынга биргәнен
мин күз дә алмый карап тордым. Галиев бичәсе магазиннан чыккач, мин дә аның артыннан
чыктым һәм күпмедер җир аның артыннан ияреп бардым.
Өйгә кайткач инәкәйгә әллә нинди яңалык әйткән кебек сөенеп: «Мин Галиев бичәсен
күрдем!» — дидем. Бу вакытта ул инде мәктәптә укытмый башлаган иде бугай. Шуңа күрә бик
сирәк күренә иде.
Хезмәт иясе булганлыктан, безнең инәкәйгә дә ай саен ипи карточкасы бирәләр иде. Ит,
май, шикәр, тоз, ярма кебек нәрсәләр юк. Бары пешкән ипи генә. Кечкенә — өч йөз грамм.
Миңа, эшләмәгән кеше буларак, йөз илле грамм. Без ул җәйне бик җөдәштек. Мине нишләптер
исемлеккә кертмәгәннәр. Өч йөз грамм чиле-пешле арыш ипиен инәкәй өч шакмакка бүлә дә,
бер шакмакны тагын икегә бүлә. Кайчагында без аны иснәп кенә торгандай торабыз, күбесенчә
инәкәй шакмаклардан аш пешерә. Аш дигәне шул — чуен чүлмәккә салып суда кайната, аның
янына берничә чөгендер яфрагы сала. Безнең өй янында уч төбедәй генә җир бар иде. Инәкәй
шунда кишер, чөгендер ише нәрсәләр утырта иде. Чөгендернең яфрагын өзәрлек булгач та менә
шулай көненә ике-өч мәртәбә аш пешереп ашый торган идек.
Авылда бернинди карточка-фәлән булмады. Сугыш елларындагы авылның хәлен сөйләп
бетерерлек түгел. Авыл үзе иген үстерде, үзе яз көне черек бәрәңге ашады. Бөтен илне
ачлыктан, дошманнан авыл саклап калды, үзе ачтан кырылды. Авылның чәчәргә җире, аты-
коралы, мал-туары бар. Болай караганда, авыл бай, авыл хәлле. Ләкин авылның эшләр кешесе
бетте, таза ирләрнең барысы да сугышта, өлкәнрәк яшьтәгеләре хезмәт армиясендә. Әзме-
күпме буй җиткән малайларны армиягә алалар. Йә булмаса мәҗбүри рәвештә шәһәргә озаталар
фезүегә (фабрично-заводское обучение). Ул елларда шундый сәер һәм куркыныч сүз барлыкка
килде. Авылда бары хәлсез картлар да хатын-кыз, бала-чага. Менә шулар җир сөрә, чәчә, ура,
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
163
ашлыгын ташый. Иң авыр эш алар өстендә. Эштән беркем карышмый, ләкин шунысы яман —
эшләргә хәл юк. Хәл булыр иде — ашарга юк. Иң авыры язгы-җәйге айлар. Уракка төшкәнче.
Бу бер биш-алты айга сузыла. Бу вакытта күпчелек авыл кешесенең бернинди граммы булмый.
Граммнар бары чиле-пешле беренче көлтәдән генә башлана. Иң элек арыш урагына төшәләр.
Арышның тулысынча өлгереп җиткәнен көтеп тору юк. Бераз ныгыды исә сабагы саргылт-
яшькелт килеш уралар да, көлтәләрне сүтеп, мунча ягып, мунчада киптерәләр. Аннан аны
уалар, ягъни табагач белән сугалар да, төтен исе килеп торган беренче ашлыкны тегермәнчегә
алып китәләр. «Беренче ашлык — фронтка!» — икәнен һәркем белсә дә, беренче ашлыкны
шулай да иң элек халыкка тараталар. Күпләп түгел. Граммлап кына. Тигез итеп фәлән грамм
ашлык бирелә, йә булмаса он бирәләр. Шуннан соң инде халыкны эшкә әйдәп, куалап торасы
юк. Халык үзе ашкына басуга. Урак шулай башлана. Урак башлану белән унбиш процент
законы башлана. Беренче ашлыкны, әлбәттә, иң элек дәүләткә тапшырырга кирәк. Ашлык
күбрәк тапшырылган саен халыкның тамагы туграк була. Әйтик, бер атнада колхоз 100 центнер
ашлык тапшыра икән, унбиш центнерын председатель шул атнада эшләгән хезмәт көненә
колхозчыга бүлеп бирә ала. Ашлык сугылып, дәүләткә тапшырып бетергәнче менә шушы
унбиш процент законы дәвам итә. Дәүләт планын тутырганнан соң һәм киләсе елга чәчү
фондын булдырганнан соң күпмедер ашлык калса, менә шул калдыкны хезмәт көненә фәлән
грамм белән бүлеп бирәләр. Мондый колхоз иң бәхетле, иң бай колхоз була. Күпчелек
хуҗалыклар дәүләт планын, йә чәчүлек фураж фондын да тутыра алмыйлар. Андый чакта авыл
утырып ач кала, ягъни көздән үк. Ә кышын ничек чыгарга да, яңа ашлыкка ничек барып
егылырга?
Анысы беркемне кызыксындырмый. Ул елларда кайбер колхоз председательләре хәйләләп
маташты. Колхоз уракка төшкән, беренче ашлык тапшырылган, ә ул, район җитәкчелегеннән
яшереп, ачтан шешенгән колхозчыларга, граммлап түгел, килограммлап ашлык тараткан!
Председательның шәхси дошманы булса, «дошман» шундук районга чаба. Шундук районнан
тиешле кешеләр килеп төшә, халык байлыгын әрәм-шәрәм итүче председательны шундук алып
китәләр. Һәрвакыт шулай булды дип әйтәсем килми. Район үзәгендә дә ике куллы, ике аяклы
кешеләр утыра. Ләкин шулай да булды андый хәлләр. Фәлән авылның председателен
утыртканнар икән дигән сүзләр ишетелмәде түгел, ишетелде.
Бер елны яз көне «Октябрь юлы» газетасында колхозларда тары игене үстерү турында
хөкүмәт карары басылды. Шул карарны җентекләп укыганым хәтердә. Карарда колхозларда
тары игү звенолары оештыру кирәклеге, җирне ничек эшкәртү, ничек чәчү турында җентекләп,
тәфсилләп язылган. Анысы мине бөтенләй кызыксындырмады. Мин гомумән шундый зур
карарларда болай да билгеле нәрсәне җентекләп сөйләүне аңламый идем. Мине барыннан да
элек колхозчыга түләү мәсьәләсе кызыксындырды. Ул вакытта әлеге карарны зур яңалык
сыман мактап язганнар иде. Ләкин никадәр зур яңалык күрергә тырышып укымыйм, шулай да
һәр төрле процентлардан, граммнардан башка мин берни тапмадым. Иң нык истә калганы шул:
тары җирен караган, көз көне тары уңышын җыеп алуда катнашкан һәр кешегә бер кило тары
өчен унбиш грамм тары яисә башка ашлык бирергә диелгән иде.
Курку
Курку минем канга сеңгән. Бәләкәй вакытта мин караңгыдан курка торган идем. Төнлә,
ялгыш күзне ачсаң, тирә-ягыңда серле караңгылыктан башка берни күрмәсәң, тормыш
тукталган кебек була. Аннан соң дөбердәп күк күкрәвеннән, чатнап яшен яшьнәвеннән куркам.
Бала вакыттагы бер күренеш хәтердә бик нык уелып калган. Җәй. Төн, караңгы. Йокы аралаш
мин ниндидер ят, ямьсез, куркыныч тавыш белән күк күкрәвен ишетәм, уянып китәм.
Көтмәгәндә кайдадыр, нәрсәдер чатнап, ярылып китә, тәрәзәдән бик көчле булып ниндидер
шомлы яктылык бәреп керә. Яшен яктысы. Мин идәндә әткәй белән инәкәй арасында ятам.
Кемдер минем башымнан сыйпый. «Курыкма, Алла бабай шайтаннарына кычкыра» — ди,
аңлатып. Мин «алла»ның кем икәнен бик үк белмим, ләкин «бабай»ны беләм. «Бабай» булгач,
«алла» да миһербанлы булырга тиеш. Шулай да мин Алла бабайдан куркам.
Аннан соң мин үлемнән куркам. Иң куркынычы — үлем. Аның нәрсә икәнлеген шулай ук
аңлап бетермим. Ләкин үлгәннән соң җирдәгечә яшәп булмаганлыгын сизенәм кебек. Минем
үлгән этләрне, песи, тавык ише нәрсәләрне күргәнем бар. Алар миндә һәрвакыт кызгану һәм
кот алыну тойгысы тудырды. Кайчан да булса үземнең дә шундый ук булачагымны күз алдына
китерәм дә, чәчләр үрә тора. Аннан соң мин ят этләрдән, ата каздан, урамнан үтеп барган
хәерчедән, сәләмә киемле кешеләрдән, кулына капчык тоткан картлардан куркам.
НУРИХАН ФӘТТАХ
164
Без кирәгеннән артык тузына-шаяра башласак, безгә гел әйтәләр: фәлән бабаң, яисә анда
хәерче, капчыкка салып алып китәр, диләр, авылга килгәч балалар җыеп йөри икән алар, диләр.
Берәр килешсез сүз әйтсәң, карышсаң, җыласаң, Алла бабай ишетер, Алла бабай башыңа сугар
дип куркыталар. Ипи валчыгын яисә берәр изге нәрсәне идәнгә төшереп җибәрсәң, киреләнеп
шуны иелеп алмый торсаң — бетте, шулай ук куркытып куялар, Алла бабай күрсә, кирәгеңне
бирер, диләр.
Монсы аның көндәлек, гадәти, «куркулар». «Курку»ның башка төрләре дә күп. Өйдә
сызгырырга ярамый, сызгырганны олылар гомумән яратып җиткермиләр. Сызгырган кеше
сызгырып калыр, диләр. Сызгырып калу — ул нәрсәдәндер мәхрүм булуны, ятим калуны яисә
ярлыланып калуны аңлата. Бигрәк тә безне судан куркыталар. Тирән суга карарга ярамый, суга
төкерергә ярамый. «Су иясе тартыр», «тотып алыр». Авылдагы, авыл янындагы иң куркыныч
урыннар — мәчет һәм зыярат. Мәчет яныннан тын гына, кычкырып сөйләшми генә үтеп
китәргә кирәк. Зыярат яныннан үткәндә шулай ук кычкырып сөйләшергә, зыярат ягына
бармагың белән төртеп күрсәтергә ярамый, төртеп күрсәтсәң — бармагың шешә. Шулай да
төртеп күрсәтәсең икән, шундук бармагыңа төкереп куярга кирәк. Безне шулай ук урманнан,
җыланнан, аю-бүредән, урман иясеннән, шүрәледән-фәләннән куркыттылар.
Иске, ташландык йорт урынында йөрмәскә кушалар. Иске йортның иясе тияргә, зәхмәт
кагылырга мөмкин. Язгы ташу вакытында гел куркытып кына торалар. Фәлән авылда фәләннең
малаен су иясе алган. Якын бармагыз — су тарта ул. Ничек тарта — һич аңлап булмый.
Аңлатып тормыйлар.
Курка-курка, өркә-өркә әкренләп без курыкмаска өйрәндек. Ләкин без үсә барган саен,
аңлы-белемле була барган саен яңадан-яңа куркулар, куркытулар барлыкка килде.
Кичләрен өйдә, өстәл янында ашап-эчеп утырганда яисә йокларга әзерләнеп йөргәндә
кинәт кемдер урам як койма тактасына таягы белән китереп суга. Өйдә шундук шомлы тынлык
урнаша. Тиз генә тәрәзә янына барып үзеңнең өйдәлегеңне белдермәсән, ачулы тавыш
ишетелеп китә.
— Вазифаттәй! Өйдәме? Клубка собраниягә барыгыз, — ди ачулы хатын-кыз тавышы, яисә
бригадир кычкыра. Монысы гадәттә ир кеше була. Кычкыручы әллә ни куркыныч түгел. Иң
куркынычы авыл советыннан яисә колхоз конторыннан килгән кешенеке. «Яңавылдан кеше
килгән — заемга язылырга!» яисә «түләп бетермәгәнсең, итеңне түләп бетермәгәнсең», дип
кычкырта башласалар, куркудан тыннарың кысыла.
Килеп кычкыручы кайчагында бер-ике сүз әйтә дә китеп бара, кайчагында тиргәшергә
тотына: «кат-кат йөртмәгез, мин дә кеше, фәлән-төгән.»
Яшәби караңгы тәрәзәгә капланып нидер аңлата яисә «барырмын» дип шундук ризалык
белдерә. Еш кына ул бармый кала, чөнки заемга түләргә акча юк, ит салымын түләргә бар
куанычы булган сарыгын суясы килми. Авыл советы дежурные яңадан килеп җитә,
кычкырына. Без инде ул вакытта йокыга киткән булабыз. Икенче килүендә бөтен өй эче уяна.
Шомланып, тынны кысып без тыңлап ятабыз — нәрсә булыр икән? Яшәби күз яше түгеп ала,
караңгыда мыштыр-чыштыр килеп киенә дә, чолан ишеген тыштан бикләнми торган богау
йозагы белән элдереп китеп бара. Без инде аның кайтканын көтеп тормыйбыз, авыр тойгы
белән йокыга талабыз.
«Заем», «салым», «налуг» сүзләре көздән кабатлана башлый, язга кадәр дәвам итә. Авыл
советына, кантурга гына чакырсалар, ансы әле артык куркыныч түгел. Куркынычы Яңавылдан
кеше килсә. Кайчагында милиция килгән дигән сүз дә ишетелеп куя. Алар килсә, төбенә
төшмичә туктамыйлар. «Салым» ул мәжбүри еллык салым гына булмый. Анысын яшәби
бернинди каршылыксыз түләп бара. Ләкин аның гадәти салымга, налуг, заемга катнашы
булмаган өстәмә салымнары да күп була. Сугыш елларында төрле фондларга, «ярдәм»нәргә
түләү аерча теңкәгә тиде.
Тапшырылган нәрсә, түләнгән акча өчен квитанция язып бирелә. Яшәби «кәпитәнсәләрне»
күз карасы кебек сакларга тырышты. Ул үзе укый-яза белми, шуңа күрә квитанцияләрне бары
кәгазьнең төсе, формасы буенча гына аера. Аларны ул кырык кат чүпрәккә төреп, без үрелеп
алмаслык җиргә — шүрлек башына кыстырып куя. Кирәк чагында чүпрәк янчыгын ала да,
квитанцияләрне таратып ташлый да, үзенә кирәклесен эзләтә башлый. Ник? Чөнки иткәме,
йонгамы өстәмә салым килеп төшкән, имеш. Кантурдагы фәлән кыз әйткән, фәлән ел өчен
сезнең итегез түләнеп бетмәгән икән, дигән. Мондый сүз ишетеп яшәби бик кәефсезләнеп кайта
да, кәефсезләнеп кәгазьләрен актара башлый. Әгәр кирәкле кәгазь кисәген табып, фәлән кызга
түләгәнлеген исбат итә алса, шуның белән тынычлана. Исбат итә алмаса? Жылый-җылый,
каргаша-каргаша яңадан түли. Булды андый хәлләр дә. Кантурда утыручылар халыкның
наданлыгыннан, куркаклыгыннан бик оста файдаландылар. Квитанциягә киметеп язулар,
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
165
киметеп үлчәүләр, яңадан түләүләр әледән-әле булып торды.
Безне бигрәк тә сөт белән тинтерәтәләр иде. Сугыш елларында бар карап торганыбыз сыер
булды, иң кыен чакта да яшәби сыерны бетермәскә тырышты. Иң авыры, иң җаваплысы сыер
өчен кышлык азык әзерләү булды. Жәй көне эш арасында, эштән соң качырып, хәтта төннәрен
кеше әз-мәз печән юнәтергә тырышты. Кыш көне урлап бәләкәй чана белән басудан, колхоз
эскертеннән салам ташыдык. Колхозчыга печән бирү, салам бирү ул елларда бөтенләй диярлек
булмады. Барысы да — колхозныкы, барысы да колхоз өчен. Колхозчы теләсә нишләсен.
Кайбер председательләр, бригадирлар «теләсә нишләгән» кешене күрмәмешкә салыштылар.
Ләкин районнан кеше килеп төштеме, өй борынча йөреп, абзар- лапаслар тирәсендә эзләнеп,
бар нәрсәне тентеп, нәрсәң бар, шуны алып чыгып киттеләр. Ярый ла шуның белән исән калсаң
— «законсыз эш өчен» кайчагында каядыр төрмәгә дә алып киттеләр. Сөтне яшәби яздан
башлап көзгә чаклы сауды. Бер сыерга норма ике йөз алтмышмы, ике йөз сиксәнме литр иде,
ахрысы. Ул вакытта сөтне хәзергечә килолап түгел, литрлап үлчиләр иде. Сөтнең майлылыгы
3.2 процент булырга тиеш, шуннан ким булса, бер литрны киметеп язалар, артык булса,
арттырып язалар. Янтыкта сөт заводы бар. Анда аның директоры, кабул итүчесе, Яңавылга сөт
ташучысы бар. Кабул итүче менә шул процентларны әвеш- тәвеш китереп, бөтен авыл халкы
өлешен ашап ята иде. Сөт заводына яшәби еш кына мине җибәрә. Мин барысын да карап торам,
сөт книжкәсенә язып куйганда да дөрес язылуына игътибар итәм. Яшәби үзе барса, кабул итүче
еш кына алдап яза. Яшәби сизенә, ләкин берни эшли алмый. Безнең сөт гадәттә куе була,
майлылык еш кына дүрт процентка җитә. Яшәби хәйләне белми, сөтенә бер тамчы су кушмый.
Гөнаһтан курка. Чынлыкта дүрт процентны киметәләр, 3 яисә 2.8 процент итеп языла.
Казанда укыган чагында, ялга кайткач, бервакыт яшәби мине сөт заводына алып китте.
Кабул итүчесе кайчандыр бергә укыган Тәгъзимә булып чыкты. Нишлисең, кирәк булгач,
Тәгъзимә белән ачуланышырга туры килде. Ләкин ул, билгеле, дөрес язам дип кыешты. Хәтта
яшәбинең үзен гаепләде бугай әле.
Левитан
1942 елның кышында Сталинград янында бөек сугышның кискен борылышы булды.
Дошман гаскәрләре җиңелде, дошман арт бирде. Шул көннән соң безнең күңелләрдә өмет,
ышаныч чаткысы уянды. Ачлык, мохтаҗлык, һәр төрле кайгы- хәсрәтләр һәм уңайсызлыклар
бер якка, читкә авышты. Ул вакытта мин әле шактый аңсыз булганмын, беркатлы булганмын.
Ләкин яхшыга таба барганын мин дә бөтен җаным-тәнем белән тойдым. Ул елларда радио юк
дәрәҗәсендә. Авылда ул болай да юк. Радио Яңавылда гына бар. Радиоузелдан чыбык белән
тапшырыла. Шул вакытта без көр, тантаналы бер тавышка игътибар итә башладык. Ул да
булса, Левитан тавышы. Кайчаннан башлап колакка чалына башлагандыр, төгәлен әйтә
алмыйм. Тик миңа безнең гаскәрләрнең һәр җиңүе, зур шәһәрләрне алуы, зур елгаларны кичү,
гомумән барлык әһәмиятле җиңүләр, уңышлар Мәскәү үзәк радиосы дикторы Левитан тавышы
булып аңлашыла. Ягымлы, горур һәм тантаналы тавыш. Көр һәм көчле тавыш. Аеруча басым
белән, бар көченә кычкырып әйткәндә Левитан тавышы бөтен илгә бирелгән илаһи бер
команданы, хәтта йөзләгән туптан атучы салют бирүне хәтерләтә.
Левитан һәрвакыт сөйләми. Ул бары Совинформбюро карарларын, Генералиссимус
Сталин приказларын гына укый. Ул сөйләр алдыннан көчле, дәртләндергеч сигнал тапшырыла.
Шул сигнал ишетелү белән колаклар үрә тора, йөрәк тибеше туктап калгандай була. Үзеннән-
үзе репродукторларга якынрак киләсең. Яңалык, бик зур яңалык ишетү өчен кешеләр
җыелыштагы кебек радио тирәсенә җыелыша башлыйлар.
Мин әле дә Левитанның кыска-кыска карар-боерыкларын гына түгел яртышар, берәр,
икешәр сәгатькә сузылган белдерүләрне дә эһ тә итмичә, төртелмичә, бер тында укып
чыкканын хәтерлим. Мин аның Совет гаскәрләренең Германия җиренә аяк басулары
турындагы, Висла, Одер елгаларын кичүләре, Берлинны алулары турындагы, ниһаять, Җиңү
бәйрәме турындагы тапшыруларын хәтерлим.
Нинди бәхетле, нинди горур һәм батыр идек без ул елларда!
Менә сугыш бетте. Яңа җирләр, яңа шәһәрләр алынды, җиңү-тантана турында хәбәрләр
ишетелми башлады. Ләкин Левитан тавышы радиодан әледән-әле ишетелеп торды. Элеккечә
ул бары әһәмиятле белдерүләрне генә укыды. Элеккечә үк аның тавышы көр-көчле, тантаналы.
Ләкин бу тавышта хәзер күрәләтә шом бар, кисәтү-куркыту бар. Янау һәм дәһшәт бар.
Партиягә, халыкка каршы ниндидер корткычлар фаш ителгән. Алар иптәш Сталинны агулап
үтермәкче булганнар!
Иң элек шул турыда Левитан хәбәр итә. Безнең белән бергәләп Гитлерны җиңешкән, без
НУРИХАН ФӘТТАХ
166
ач-ялангач чакта безгә күкәй, сөт порошоклары, киптерелгән ботка концентратлары, кием-
салым җибәреп яткан, Ленд-лиз килешүе буенча безгә хәрби корабльләр биреп торган
американнар нишләптер иң явыз империалистларга әверелгәннәр. Алар безгә атом бомбасы
белән, тагын әллә нәрсәләр белән яныйлар икән. Бу турыда шулай ук иң элек Левитан сөйли.
Бөтен илгә, бөтен дөньяга көтмәгәндә зур куркыныч килә. Иптәш Сталин үлгән! Иптәш
Сталин... мөмкинме бу?! Юк, мөмкин түгел кебек иде. Америка империалистлары безгә атом
бомбасы ташлап, безне җир йөзеннән себереп түгәргә мөмкин иде, ләкин мондый хәл... Юк,
юк, мондый нәрсә була торган түгел. Күрәсең, монда да берәр төрле корткычлык булгандыр.
Ул көннәрдә мин Чистайда идем. Илле икенче елның көзендә Татарстан АССР составында
Казан һәм Чистай өлкәләре төзелде. Бөгелмә өлкәсе дә оеша башлады. Шулай итеп татарның
милли хокуклары киңәйде. «Сталин байрагы» — «Сталинское знамя» газетасы чыгарырга
күченеп киттем. Чистай ул көннәрдә кара кайгыга батты. Башта авырып егылган Сталинның
хәле турында сәгать саен белдерү биреп тордылар. Аннан соң үлем хәбәре әйтелде.
Радиодан сүзләрне Левитан гына укыды. Сүз арасында кат-кат кайгы музыкасы
тапшырылды. Багана башларында туктаусыз репродукторлар ыңгырашты. Радиога, музыкага,
Левитанга кушылып Чистай ыңгырашты, бөтен ил, бөтен дөнья ыңгырашты. Бер көнне безне
клубка җыйдылар. Юлбашчының үлем хәбәре тапшырылгач, радиодан Мәскәүдәге политбюро
утырышын тыңладык. Беренче булып Молотов сөйләде. Сүзнең эчтәлеге — кайгы, чиксез
кайгы һәм кемнәргәдер янау, куркыту. Берияның грузин акцентлы тавышында күз яше сизелде.
«Шайтан күзе сидекле була» — дигән сүз бар. Кирәк чагында шайтанның гына түгел, иблиснең
дә күзе сидекле була ала икән.
Сталин үлгән белән генә Левитан тавышы тынып тормады. Левитанга туктаусыз эш арта
гына барды. Югары дәрәҗәдәге берәрсен фаш итәләрме яисә океан артындагы, чикнең теге
ягындагы берәрсенә бармак яныйлармы — Левитан сөйли.
Утыз-кырык ел эчендә фаш итүләр, янаулар, кисәтүләр, акыл өйрәтүләр күп булды.
Барысын да Левитан сөйли. Кайчандыр яшәргә өметләндергән диктор тавышы куркыту, янау-
кисәтү тавышына әйләнде. Урамда барганда, берәр өйдә утырганда сугыш елларында барлыкка
килгән радиосигнал тапшыра башладылармы, Левитанның ашыкмыйча, үз-үзенә ышанып,
дәһшәтле итеп «Гаварит Маскыва» дип әйтүе ишетелдеме, йөрәк жу итеп китә, чәчләр үрә тора
һәм эч авырта башлый. Караңгыдан, тирән судан, милиционерлардан курыккан чакларда мин
эч авыртуның, ашказаны бозылуның, йокысызлыкның нәрсә икәнен белмәдем. Безнең
ашказаннар ул вакытларда чуерташны да эретерлек шәп эшли иде. Илленче еллардан эч
авыртулар, йокысызлыклар, нервы авырулары башланды. Элегрәк мин врачларга андый
нәрсәләрнең сәбәпләрен рәтләп аңлата алмаганмындыр кебек. Хәзер инде бик яхшы беләм:
сәбәбенең берсе — Левитан тавышы. Ул тапшырган бетмәс-төкәнмәс шом-дәһшәт һәм
янаулар, кисәтүләр.
Левитан кайчан үлгәндер — әйтә алмыйм. Ләкин ул үлгәч тә Мәскәү радиосы һәм
телевидениесе аныкына охшаш куркыныч тавышлы дикторлардан сөйләтте. 1983 елда көз көне
Ессентукига су эчәргә баргач коридордагы телевизор шомлы, куркыныч итеп Америка
«Першинг» лары турында сөйләде. Гитлерга охшаган диктор бик озак сөйләде, бик усал итеп,
янә дә Левитан сыман дәһшәтле итеп сөйләде. Ул көнне дә диктор миңа шактый нык тәэсир
итте. Куркудан, шомланудан мин рәтләп йоклый алмадым. Шулай да, бик әһәмиятле тапшыру
булса да телевизор каршында дүрт-биш кеше генә утырды. Башкалар шау-гөр килеп коридорда
буталып йөрделәр, кычкырып сөйләштеләр, хәтта җырлаган тавышлар ишетелде. Бәлки
аларның куркыту һәм шом-дәһшәт тәэсиренә биреләсе килмәгәндер.
Дәвамы киләсе саннарда