АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Кызыл Чапчак
Кызыл Чапчак авылы Түбән Кама районында, район үзәге Түбән Кама шәһәреннән — 33,
җирле үзидарә үзәге Югары Чаллы авылыннан 6 чакрым ераклыкта утырган.
155
Авыл атамасы тарихи белешмәләрдә, географик-статистик хезмәтләрдә искә алына. Авыл
янында борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле шәһәрлек һәм Имәнкискә кабиләләренә
нисбәтле авыл хәрабәләре билгеле.
1870 елда Кызыл Чапчакта 103 йорт булып, аларда 372 ир-ат һәм 364 хатын- кыз яшәгән,
бер мәчет һәм мәдрәсә булган. Авыл халкы умартачылык белән шөгыльләнгән.
Кызыл Чапчак авылында күренекле кешеләр дә яшәгән. «Татар әдәбияты тарихы»нда (Т.
1. Казан 1984, 443 — 444). Таҗетдин Ялчыголның бөтен эшчәнлеге Татарстан җирлеге белән
бәйләнүе күрсәтелгән. Ул башта Кече Сонда, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем
авылларында балалар укыта, халык арасында табиблек итә һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Кызыл Чапчак авылы халкы Сары айгыр җыены үткәргән. Җыенда иң кызык мизгел ат
чабыштыру булган.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, авылның беренче урыны монда түгел, бәлки Олы
Саз кырыйлап Кече Аты (Үчкә) авылы белән ике арадагы ызанга якын төштә булган. Авылны
Олы Саз кырыйлап Кече Атыга таба сузылган дип тә әйтәләр. Анда хәзер дә баз урыннары
беленеп тора, әвен ташлары күренә. Зиратны ызан кырыенда ук булган дип сөйлиләр. Бу җирне
хәзер Йортлар өсте дип йөртәләр. Ул заманда авыл бик кечкенә һәм бу тирәләр суга ярлы
булган. Шуңа аны Коры Чапчак дип йөрткәннәр. Су аз булу сәбәпле, халык Зәй суы буена
күчәргә мәҗбүр булган. Монда да юан-юан агачлар, калын урман үскән. Халык агач төпләп
чәчүлек җир ачкан.
Зәй елгасының аргы ягы тоташ урман була. Элекке урман калдыклары булган ауган агачлар
әле хәзер дә Зәй ярыннан урыны-урыны белән тырпаеп тора. 1880 елларда Югары әрәмәдә (тау
аслатып Зәйгә кадәр) куе шомыртлык булган. Атларны эзләп-эзләп тә таба алмагач, аларның
кайдалыгын белү өчен туры юлга менеп караганнар.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, авыл шактый борынгы. Моны тарихи
мәгълүматлар да раслый. Кызыл Чапчактан бер ярым чакрымда гына археологлар борынгы
болгар чорларына мөнәсәбәтле шәһәр хәрабәләре билгеләгән. В.В.Йосыпов бу авыл зиратында
XIII — XIV гасырларга караган кабер ташы язмалары таба. Кызыл
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Чапчак басуында Кала Тау дип аталган урын бар. Кала Тауның бу ягында Изгеләр зираты
булган. Бу топонимнар да авылның борынгы икәнлеген күрсәтеп тора.
Кызыл Чапчак дигән сүз нәрсәне аңлата?
Авыл халкы кисмәк ясап сата торган булган. Ә кисмәкне чапчак дип йөрткәннәр. Чапчак
атамасы шуның нигезендә барлыкка килгән дигән фикер яши. Ләкин тарихи чыганаклардан
күренгәнчә, авыл Чапчакка кадәр Кыпчак дип йөртелгән, ә «кызыл» сүзе аңа соңыннан гына
тагылган. Кыпчак атамасы шул рәвешле Чапчакка әйләнгән дә куйган.
Тарихтан билгеле булганча, кыпчак дип йөртелгән кабилә-кавемнәр күп төрки халыклар,
шул исәптән татарлар этногенезына да катнашкан. Шуңа күрә хәзерге Татарстан һәм аның
белән чиктәш төбәкләрдә кыпчакларга мөнәсәбәтле атамалар табылу гаҗәп түгел. Шундый
атамаларның берсе — Кыпчак елгасы. Ул — Мөшеге кушылдыгы. Мөслим районы Исәнсеф
авылындагы Кыпчак чишмәсе, Сарман районы Рангазар авылындагы Кыпчак күле атамалары
кыпчак этнонимына барып тоташа. «Кыпчак»лы атамалар тарихи чыганакларда, халык авыз
иҗаты әсәрләрендә искә алына. Ык һәм Сөн тирәсендә XVIII йөздә Кыпчак һәм Сарыш-Кыпчак
волостьлары булган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгы дәверендәге Кыпчак бушлыгы
(пустошь) билгеләнгән.
М.Әхмәтҗановның шәҗәрә мәгълүматларыннан күренгәнчә, Азнакай районы Сарлы
авылы халкының хәзер инде юкка чыккан Кыпчак авылы кешеләре белән кардәшлеге
ачыклана. Сарлы атамасы шулай ук кыпчаклар белән бәйләнешле. Академик В.В.Бартольд
фараз итүенә караганда, сары — кыпчак этнонимы. Кайчандыр хәзерге Баулы районындагы
Урыссу һәм Әлмәт районындагы Елховой авылы янында яшәгән, кыпчакларга мөнәсәбәтле
уйгыр кабиләләренең бер өлеше, монгол яуларыннан соң урыннарыннан кузгатылып,
көньяктан килгән кыпчак кабиләләренең басымына түзә алмыйча, төньяк һәм төньяк-
көнчыгышка таба күчә.
Кыпчаклар турында беренче хәбәрләр VIII йөзгә карый: уйгыр каганы Моюн- Чура
истәлегенә куелган һәйкәлдә «төрки-кыпчаклар» дигән язма бар. VII йөз ахырларында
кыпчаклар Саян-Алтай таулары тирәсендә яшәгән. Аларның борынгы ватаны — Иртеш
елгасының югары һәм урта агымы. Кыпчакларның ыру-кабилә төркемнәре ак һәм кара
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
156
нугайларда, кырым татарларында, татарларда, башкортларда, каракалпакларда, кыргызларда,
үзбәкләрдә, алтайлыларда, госманлы төрекләрендә, гагаузларда һ.б. билгеләнгән.
«Кыпчак» сүзе төрки халыклар антропонимиясенә дә нык үтеп кергән. Мари
антропонимиясендә чыгышы белән төрки исемнәр аз түгел. XVIII йөздә дә әле мари исемнәре
арасында Копчак антропонимы кулланылган. Гәреч юлы өстендәге Өченче хусирмә
волостендә (1678 елгы халык саны алу материалларында) Ямолка Копчаков, ягъни Кыпчак улы
Ямол теркәлгән. Галимнәр фикеренә караганда, кыпчак антропонимы урта гасырларда марилар
арасында киң кулланылган. Бу исә бер өлеш мариларның килеп чыгышында кыпчак
компоненты катнашуын күрсәтә. Борынгы мариларның кыпчаклар белән бәйләнеше иске
кыпчак теленнән алынып, мариларның көндәлек тормышына һәм мари теленең төп сүзлек
фондына кергән башка исемнәрдә һәм сүзләрдә күренә.
Менә шул рәвешле без, Чапчак атамасының килеп чыгышын, ягъни этимологиясен
тикшерә торгач, Мари Иленә, Каракалпакстанга, Алтайга, Кырымга һ,б. төбәкләргә барып
чыгабыз һәм атаманың төбендә кыпчак этнонимы ятканлыгына ышанабыз.
Кызыл Яшьләр
Кызыл Яшьләр авылы Питрәч районында, район үзәге Питрәч авылыннан 7 чакрымда,
җирле үзидарә үзәге Күн авылыннан — 2, Казаннан 52 чакрым ераклыкта урнашкан.
Кызыл Яшьләр колхозлашу чорында (1928 елда) оешкан. Авылларда колхозлар төзелә
башлагач, күрше авыллардагы яшь гаиләләр бергәләшеп (колхозга оешып) аерылып чыккан.
Шул нигездә кечкенә бер авыл барлыкка килгән.
Олылар сөйләвенә караганда, авыл исеме болайрак килеп чыккан. Күрше авылдан
килүчеләр кызыксынып: «Бу авылның исеме ничек?» — дип сорагач, аларга: «Монда кып-
кызыл яшьләр генә яши», — дип җавап кайтарганнар. Шуннан бу авыл Кызыл Яшьләр булып
киткән.
Кызыл Яшьләр авылы кечкенә, бары бер генә урамнан тора. Ул ике яктан урман белән
чорнап алынган. Авылның Кардон дип йөртелә торган өлеше урман эчендә. Урман эченә кереп
торган өлешендә төзү материаллары эшкәртү цехы эшли. Монда эшләүчеләрнең тору
урыннары шул цехка якын гына.
Авыл тау башына урнашкан. Болынны икегә ярып Мишә суы ага. Алда әйтеп үтелгәнчә,
авылга урман бик якын. Урманда күбрәк ылыслы агачлар үсә. Шулай ук шомырт, юкә, каен,
усак агачлары да очрый. Урманның кайбер урынын Усаклык, икенчесен Саз яки Шомыртлык
дип тә йөртәләр. Урман юлларының да исемнәре бар. Питрәчкә бара торган якны Караклар
юлы, ә капма-каршы яктагасын Фәрзәнә юлы дип йөрткәннәр.
Авылның хуҗалык көтүе йөри торган болыны Бутиркә болыны исемен алган. Элекке
елларда Кызыл Яшьләр авылына якын гына Бутырька авылы булган. Бу авылда урыслар
яшәгән. Авылда бик каты янгын була, ул халыкка зур зыян сала. Шуннан соң авыл кешеләре
калган йорт-җирләрен сатып читкә китәләр. Бу болын атамасы шушы авылга бәйләнешле
рәвештә барлыкка килгән. Авыл утырган тауны Әби тавы дип йөртәләр. Ике авыл уртасында
Тегермән чишмәсе бар. Монда элек тегермәнче үзенең гаиләсе белән яшәгән, ә тегермән аның
үзенеке булган. Чишмә тегермән янында булганга, Тегермән чишмәсе дип аталган.
Уразай
Уразай авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмара эшчеләр бистәсеннән 26
чакрымда, җирле үзидарә үзәге Сәрдекбаш авылыннан — 2, Шәмәрдәннән — 19, Вятка
Аланыннан 34 чакрым ераклыкта утырган.
Авылның тирә-ягында таулар, аларга менеп карасаң, авыл ярым ай рәвешендә күренеп
тора. Аның икенче ягында зур иген басулары җәйрәп ята. Авыл уртасыннан Сәрдек суы ага.
Ул Бөр елгасына килеп кушыла.
Олылар сөйләвенә караганда, Уразай авылына нигез салучы кеше Вилданов Ногман
Вилдан улы булган. Ул 1889 елда гаиләсе белән монда килеп төпләнгән. Әкренләп авыл зурая
башлаган.
Хәзерге көндә авылда 100ләп хуҗалык исәпләнә.
Авылда мәчет 1900 елда салынган була. Аның манарасы киселми кала. Кисәргә кеше таба
алмыйлар. Бер кеше дә манара кисәргә риза булмый. 1987 елда авыл халкы мәчетне яңарта, һәр
157
җомга саен мәчеттән азан тавышлары ишетелеп тора.
Элек авылда мәдрәсә дә булган. Мулла дин сабагы укыткан. Соңыннанрак Харрас исемле
абзый гарәп графикасын өйрәткән.
Авыл яныннан бик матур чишмә ага. Суыннан авыз итсәң, бөтен кайгы- хәсрәтләрең,
сагыш һәм моңнарың бетә диләр. Авыл янында урманнар да шаулап үсә. Авыл халкы көзен
анда гөмбә җыя, җәй көне җиләккә йөри.
Дәвамы киләсе саннарда.