Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Без уянсак кына
Ни күрдек без яшьли бәбкә көтеп,

Ни белдек без олы яшькә җитеп?

Тик Мәскәүне бөек Мәккә итеп,

Яши бирдек оеп — мәрткә китеп...
Инде күпме юллар узып та без

Нигә бүген һаман ут йотабыз?
Чөнки туган телне онытабыз

Һәм барабыз юкка чыгып та без!
Бала санга сукмый ана сөтен,

Артык күрә икән «мама»
сөтен, Аның кулларына каласы көн

Булмас микән безгә
караңгы төн?!
Ни булса да безгә барыберме,

Бәхет үзе иңгә
сарылырмы?
Татар һаман читкә агылырмы,

Монда җуйган... читтә
табылырмы?!
Юкмы әллә бездә зыялылар,
Ник маңкортлар белән «дәү абзыйлар»,

Түрә булып,
түргә оялыйлар

Һәм талыйлар малны, оялмыйлар?!
Байлык бетсә, бирә халык табып:

Ачлы-туклы эшләп,
арып-талып...
Ә тел бетсә инде — халык та юк,

Халык бетсә инде —
тарих та юк...
Авыр хаталарын кичәгенең
Төзәтмибез тизрәк нигә бүген?
Без битараф булсак моңа бүген,

Була харап, димәк, ничә
буын?!
Инде шушы чорда яшәп тә без,

Кулыбызда форсат бар
чакта без, Ник үз бакчабызга таш атабыз -

Айну-уянудан
баш тартабыз?
Алсу күзлек киеп күзебезгә,

Кырын карап туган телебезгә,
Чабатаны элеп түребезгә,

Юкка гына йоклап йөрибез лә!..
Без уянсак кына, ышаныгыз,

Балкыячак якты кыйблабыз.
Яңарачак рух һәм иманыбыз,

Уянырга вакыт! Уяныгыз!!!


Кичке моң
Батамын мин уйга зәңгәр таңда,

Ятам моңга чумып, кич
җитсә.
Гәрчә кеше булып яралсам да,

Төштә генә яшәү кешечә.
Уйга түгел, суга чумар идем,

Булсам җофар яки сусар мин.
Моң-дәрьядан йөзеп чыгар идем,

Төнбоектай шиңеп
сулармын...
Ут белән су арасында яшим,

Йотып яшем, назга сусап мин.
Күзем карасында уйный яшен:

Куе кара төндә — учак мин!
Керер идем кеше арасына,

Тарсыналар кермәс борын ук.
Утырмагач һичкем арбасына,

Беркайда да миңа урын юк.
Тай типмәгән юкса башыма да,

Әмма уйлап куям юк-юкта:
Әллә кулны селтәп барсына да,

Кайтып китим микән «төп
йортка»?
Гомергә дә уйдан чыгасым юк,

Тыным бетеп, сулыш буылып:
Тар бүлмәдә ятам уйга чумып,

Ком-таш түгел, тоташ моң
булып...

Шагыйрьләр юлы - киек каз юлы
Гомерем үтә тар бер «читлектә»,

Сайрый чикерткә шунда
кич-иртә;
Ут дөрли эчтә: мин көн күреп тә,

Өлгермим һич тә — төн
килеп җитә.
Тилмереп-җирсеп, гел нидер көтеп:

Гомерем буе күңелем
китек...
Үзәгем кыл күк өзелеп китеп,

Йөрәгем тотып, куям дерт итеп.
Көннәрем моңсу, төннәрем тынчу,

Борчу артыннан киләдер
борчу;
Йөрәгем йончу, сорадым мин су, —

Ут йоттыралар...
Ходаем, бир су!
Ут төртүче күп, су сибүче юк,

Дөрләп кабынсам,
сүндерүче юк. Ялгыш абынсам, кул сузучы юк,

Таеп
егылсам, торгызучы юк.
«Кит!» диюче күп, «кил» диюче аз,

Чит күрүче күп, үз
күрүче аз...
Юл кисүче күп, юл бирүче аз,

Сихерчесе күп, терелтүче
аз...
Елатучы бар, юатучы юк,
Таш атучы бар, ашатучы юк.
Картайтучы бар, яшәртүче юк,

Җан алучы бар, яшәтүче
юк!
Күктә йолдызлар булса никадәр,

Миндә борчулар аннан
күп мәгәр! Әгәр кемсәләр моны белсәләр,

Кимсетмәс
иде мине бу кадәр!
Минем шуңа да каным кыза да,

Йөрәгем яна, җаным
сызлана: Сыймыйм кысама — тыным кыса да,

Күңелдә
ярсып давыл кузгала!
Каным саркый да җан ярасыннан,

Яшен атыла күз
карашымнан;
Мин шунда гүя яңадан туам:
Сабый баламы... шагыйрьме булам!
Тик кем булсам да, нарасый сыман:

Йә бер ятсынам, йә
бер ымсынам...

Пәйгамбәрне дә мин буйсындырам, Үзем
Ходайга гына буйсынам!..
Киң кочагымны киереп ачып,

Кочам Дөньяны, күкләргә
ашып: Орган-сукканны тоямы гашыйк, -

Сөям мин аны
тилереп-шашып!
Һәр таңда — гамь дә, ямь дә өр-яңа,

Чык булып айның
моңнары тама.

Йолдызлар сүнә, нурлары яна...
Шагыйрьләр үлә, җырлары кала!..
Йөзне аз юды җылы яз тыны,

Бугаздан буды черек баз
дымы. Булырмы гүрем сөю-наз тулы, —

Барасы юлым —
Киек Каз Юлы...
...Шагыйрьләр юлы — гасырлар юлы!