Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә САГЫШЫМ — МОҢЛЫ ҖЫР ИКӘН

Җир кояшы
Таңда гына яңгыр явып үткән иде,

Кыш тузанын агызган ул асфальтлардан.

Киемемне чишеп барам — җилгә ачык

Күңел әзер барыгызны кочакларга.
Күңел әзер барыгызны яратырга,

Йөзем көләч — җир кояшы булганмыни?!

Яз шул тиклем сагындырган икән мине —

Өйдән чыкмый — салкыннардан туңганмыни?!
Өйдә яшәп, язып кына яткан идем,

Шуннан кайчак бер тынычлык тапкан идем.

Яңгыр шакып дәште мине урамнарга,

Юкса таңда йокларга дип яткан идем.
Ул яңгырга мең мәртәбә рәхмәт инде:

Киткән явып, җирне юып, сафлык чәчеп.
Яз бу тиклем сагындырган икән мине,

Яшик өч ай, бергә-бергә чөкердәшеп!
 

Хәтерсезгә дәгъва
Оныттың син бик күп нәрсәләрне.

Анысына китми һич исем.
Картайдым мин, танышларны атап

Чыгарлык та хәтер юк, дисең.
Хәтереңнең исән кисәгендә

Минем исем, төсем бар микән?

Без тик дуслар булып яшибезме,

Әллә элеккечә — яр микән?
Тәмам онытылып бетмимдер күк,

Бергә-бергә гомер иткәчтен.
Мин йокыга синең белән китәм,

Син башканы парың иткәнсең.
Мин йортымда синең белән яшим,

Оныталмыйм шуңа сине дә.
Хәтерләрем тәмам бетте, дисең,

Оныттыңмы хәтта мине дә?
Оныттыңмы яшьтәш дусларыңны,

Кызыңны да инде буй җиткән?..
Минем хәтер һаман элеккечә:
Ул башканы кертми ишектән.
Ул бары тик синең белән яши,

Сине уйлый, якты көн туса.

Туктармын күк яшәвемнән бары,

Хәтеремнән исмең җуелса.
 

Казанда — ташу
Балконымнан карап торам хозурланып:

Урамнарны чибәр кызлар күмеп киткән.

Килә алар гөрләвектәй аккан сыман

Тротуардан. Казанымда ташу җиткән!
Карга тулган иңкүлеккә, агачларда

Оялары бихисаптыр, ни галәмәт!

Балконымнан җимнәр сибәм мин аларга,

Бүлешәләр ризыгымны җирәбәләп.
Агачларны яшел бөре күмеп киткән,

Сибелгәнме ботакларга алар күктән?

Бу яз элек килгән язлар кебек кенә

Түгел икән, түгел икән, түгел икән...

Кояш баеганда
Икәү генә калыр идең дә бит,

Бүлмәбездә кояш баеганда.

Йә җил уза, йә ай кереп килә,

Һич җайлар юк иркен тын алырга.
Инде алар безне онтып торса,

Йә калдырса берчак тынгылыкта.

Очып йөри бүлмә буйлап шигырь,

Рәхәтләнеп кичке хозурлыкка!
Тотып алып укыйм һавалардан,

Кунамы ул синең йөрәккә дә?

Ризамы син шаян шигырьләргә,

Телләренә килеп, ни әйтсә дә?
Тавышыма битарафлык салып,

Ризамы син минем укуыма,
Ризамы син, ихлас ризамы син

Мәхәббәтле сүздән куркуыма?
Тотып укыйм һавалардан шигырь,

Берсен тотсам, туа икенчесе.
Эрер алар таңгы һаваларда...

Аларның бит барсы — бу кичнеке.
Калырбыз без икәү, син китмәсәң,

Ялгыз калуларны бик теләсәң.

Синең дә ул теләкләрең узар,

Үз-үзеңне сабыр иттерәлсәң.
Эрер теләк таңгы һаваларда.
Түгел шул без баш төзәтер яшьтә:

Кояш чыккан чакта чып-чын аек,

Кояш баткан чакта исерсәк тә.
 

Ике исәп
Хәзергә, дип кенә киткән идең,

Хәзер дигәннәрең ел икән.

Яратуың сагыш кебек, дидең,

Ә сагышым — моңлы җыр икән.
Агып кына тора күңелемнән,

Еллар кебек — юктыр исәбе.

Хәзер, дигәннәрең гомер булса,

Ике исәп — бердер хисабы.
 

Ашыгасың
Ашыгасың. Тоткарламыйм сине.

Тоткарларлык сәбәп бар-барын.

Сөю елгаларым ташыды да,

Ашап килә күңлем ярларын.
Ныгыт аны гамәлләрең белән,

Вакытлар тап янә килгәндә.
Күңел кырындагы карлар эрде,

Син кояш күк һәр көн көлгәндә.
Акты беркөн сөю елгалары,

Күңел ярларына сыймыйча.

Ашыгасың. Аны әйтергә дә

Торган чагым әле кыймыйча.
Үпкәләтер кебек бөтенләй үк

Эшләреңне синең калдырсам.

Ә мин риза синең хакка хәтта

Туры юлларымнан яздырсаң.
Ашыгасың. Тоткарласын сине

Тирләп чыккан ишек тоткасы.

Чыгармас ул сине, сөртенерсең -

Аркылыга яткан тупсасы.
 

Үбәр дә яр...
Язгы болыт тәрәзәгә килгән,

Эләргә дип синле сагышны.

Мин орыштым аны, бармак янап,

Болай эшләү булыр ялгышы.
Мин бәхетле көлеп торсам гына,

Миңа рәхәт аның уйлавы -

Яратып тик. Һич тә кирәк түгел

Язның минем белән уйнавы.
Моңландырган булып, үртәләгән

Һәм саргайткан булып сагыштан.

Китсен болыт, язның ямьсез көнен

Башка якка илтсен берочтан.
Чыксын кояш, җанга нур тамызып,

Сөюеңнән хәбәр шикелле.

Сөеним мин язга, кайгыртмасын

Хәтта биткә сипкән сипкеле.
Үбәр дә яр, очар китәр кебек

Кояш биткә яккан тутыя.
Йөзем тимгел-тимгел, сипкел-сипкел...
Болыт, юыйм диеп, су коя.
Элмәкче ул минем тәрәзәгә

Сиңа бәйле мең-мең борчуны.

Орыш әле син дә хуҗаларча,

Яклаучым бул бераз, тый шуны!