Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУШАД АБЫЙ ЧЫН КӨРӘШЧЕ ҺӘМ ӘЙБӘТ КЕШЕ ИДЕ

Язмыш Рушад Хисаметдиновны җәлилчеләрнең батырлыгын илгә җиткерсен өчен исән калдыргандыр, күрәсең. Ләкин сөйләгәнен ишеткәннәрме соң? Аны яңадан төрмәгә утырталар. Инде совет төрмәсенә. Анда да ул тикшерүчеләргә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре алып барган фидакяр көрәш турында кат-кат сөйли. Нәтиҗәдә аны... атарга хөкем итәләр. Ничек мөмкин булган соң бу? Өч ел элек үк СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеевка солдатларның Моабит төрмәсе ишек алдында Муса Җәлил үзенең сәяси гаепләнүен һәм, күрәсең, тиздән атачакларын язган китап бите тапканлыкларын хәбәр итәләр. Фадеев бу хакта инде 1946 елның февралендә үк Татарстан Язучылар берлегенә җиткерә. Пленнан кайткан Нигъмәт Терегулов шул Татарстан Язучылар берлегенә Мусаның шигырь блокнотын да тапшыра. Боларны Рушад Хисаметдинов сөйләгәннәр белән бергә куеп карау гына кирәк бит инде юкса.
100
Хисаметдиновны ату һәм Җәлилне сатлык җанга чыгару тагын да гадирәк эш булган инде, күрәсең.
Андре Тиммерманс Бельгиядә Константин Симоновка «Моабит дәфтәре»н 1956 елны тапшыра. Ә бирмәгән булса? Йә бу күренекле язучыга түгел, бүтән берәүгә биргән булса?
Җәлилнең батырлыгын, ниһаять, таныйлар, ләкин бары аныкын гына. Үлем җәзасы бетерелү турында Указ чыгып, янә могҗиза белән генә исән калган Рушад абый мондый олы, колачлы батырлыкны Җәлил үзе генә эшли алмаганлыгын, аның тугры, батыр көрәштәшләре булганлыгы, бу көрәшнең ничек барганлыгы турында туктаусыз сөйли килде. Ләкин моны һаман танымадылар. Белоруссия, Украина, Франциянең партизан отрядларында фашистлар белән сугышкан легионерлар сугыш бетеп ярты гасыр үткәч тә реабилитацияләнми әле. Рушад абый әрнеп болай дип язган иде: «Берия һәм Абакумовларның варислары һаман да качып яталар һәм гаделлеккә юл куймаска тырышалар кебек тоела миңа».
Мин Татарстан Китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгәндә, 1983 елда миңа Исхак Зәбировның «Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән китабын редакцияләргә туры килде. Анда Рушад Хисаметдинов турында да гадел, җылы сүзләр күп. Бер тапкыр мине нәшрият директоры янына дәштеләр. КГБ кешесе Хисаметдиновны без җәлилче дип санамыйбыз дип әйтер өчен махсус килгән икән. «Как?!» — көтелмәгән бу сүзләргә аптыраудан минем авыздан әнә шундый сүз чыкты. «Бу — Хисаметдиновның апасының кызы», — диде директор. — Кирәк икән, аны редакцияләүдән алырбыз». Мондый очрашуга әзер булмаган иптәш: «Юк-юк, калсын, Хисаметдинов турында күп кермәсен бары. Кыскартыгыз», — диде. Шушы хәлдән соң мин Дәүләт иминлеге комитетына бардым, анда генерал белән очраштым. «Хисаметдиновка мондый мөнәсәбәт ни белән бәйле?» — дип сорадым. Әмма ул, тикмәгә борчылуымны, Хисаметдиновка бернинди дәгъвалары да юклыгын әйтеп, мине тынычландыра башлады.
Ул чордагы күпләр кебек, Рушад абый да Хрущев амнистиясенә эләкте. Ләкин җәлилчеләр белән бөтен күңелен биреп шөгыльләнгән Гази Кашшаф, моның белән генә тынычлана күрмә, реабилитация кирәк сиңа, диде. Абыйны, туйган инде, маташмыйм, диюгә дә карамыйча, шуңа керешергә мәҗбүр итте. Рәхмәт инде аңа.
Рушад абый үзен саклап, кадерләп, сәламәтлеген кайгыртып яшәмәде. Ул солдат, көрәшче иде. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын ул бер кеше алдында
101
да, ун кеше алдында да, тулы зал алдында да ачып, күрсәтеп бирергә омтылды. Ул сөйләгәнне бик яратып тыңлыйлар иде. Шул ук вакытта ул бик гади, аралашырга ярата торган, шаян һәм ягымлы кеше дә иде. Хатын-кызларның исләре-акыллары китә торган иде...
Бу хатирәләрне асылда абый үзе язды, ләкин аңа мин Бакый Урманченың хатыны Флора ханым магнитофонга яздырганнарны да өстәдем. Бакый абый белән гел аралаша, төннәр буе сөйләшеп чыга торганнар иде алар.
Фуад абый Кыргызстанда, Ош шәһәрендә яшәде. Ләкин Казанга гел килгәләп торды. Без дә бара торган идек. Әниебез Кәшифә аның бертуган апасы иде бит.
Бер генә үкенеч калды. Пенсиягә чыккач, аның турында зур документаль әсәр язам дип килешкән идек. Пенсиягә чыгып та дүрт ел үткән иде юкса, өлгерә алмадым шул менә... 1992 елны дөнья куйды бу гаҗәеп шәхес...