Логотип Казан Утлары
Парча

Парчалар

***
Ата улны, ана кызны

Белә торган замана:

Аерым фатир, иномарка

Ал балаңа!  Зарланма! 

Әй, дусларым, әйтер сүзем

Сезгә шуннан гыйбарәт:

Йолдызлар бит атна саен

Җиргә факс җибәрә.

Язмышыбыз —
гороскопта

Факста язылганча.
Йолдызлар да «грамотный» —
Бар да хәзер заманча!

Безне
алар ышандыра:

Фаразлар бар
да дөрес!

Мөгез чыгарып йөрмә,
ди Сак бул син,

«Кәҗәмөгез».
«Арыслан», син тычкан түгел
(Моны һәркем дә белми!)
«Кыз» икәнлегеңне, кызым,
Беркем исбатлап бирми.
«Кысла», артыгын кысылма,
«Чаян» сиңардан гарык.
Бертуктаусыз койрыгыңны
Селкетеп торма, «Балык».
«Кучкар», учлап байлыгыңны,
«Игезәкләр»гә тоттыр.
«Сукояр», син «Үлчәүләр»гә
Суыңны үлчәп йоттыр.

«Укчы»
белән «Үгезбозау»,

Сезгә ниләр
язылган?

Шикләнмәгез, аларга
да

Буп-буш сүзләр табылган! 

***
Гашыйк итмә, пужалысты, яшьлек үткән,

Йөрәк инде почти
йоклап киткән...
Башларыңны әйләндерер җавап сүзләр

Әллә кайсы
почмакларга качып беткән.
Пужалысты! Каннарым да ташмый күптән,

Чыга алмыйм
элеккечә тирән көрттән.
Зәпәрәйне зәпчәст итеп онык сүткән...
Гашыйк итмә!

Тәннәрем дә арып киткән.
Ике күзлек элеп йөрер чаклар җиткән,

Калган чәчкә ап-ак
оннар еллар сипкән.

Гашыйк итмә, пужалысты, пинсәм
беткән...
Күңел марҗа, урыс сорый...

Тинтәк икән!


***
«Тиле бәрән, сарык, сыер»,

Тагын бик күп хайваннар.
Ире Якупны шулай дип
Тиргәде Шәмсекамәр.
Хайван белән хайван яши,

Дип уйлап куйды Якуп.
Икенче көн эштән кайтты

Чыбыркысын шартлатып...