«Ошадың әле...»
Алтмыш бернең башы. Казан университетының бер төркем читтән торып
укучылары кышкы сессиягә җыелганнар. Яшәүләре — «Казан» кунакханәсендә. Биредә
әле күптән түгел генә Уфадан Казанга күчеп, «Азат хатын» («Сөембикә») журналында
җаваплы секретарь булып эшли башлаган Хәсән Сарьян да яши.
Бер кичне яшьләр «очрашуны юар өчен» икенче каттагы ресторанга төшкәннәр. Ә
анда бер өстәл артында дүрт ир-ат кәеф-сафа кылып, шау килеп сөйләшеп утыра.
Сарьянга танышлар икән, ул:
— Әйдәгез, егетләр, чын шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, — дип
иптәшләрен тегеләр янына алып килә. Әдипләр, һәрберсе урыннарыннан кузгалып, кул
биреп үзләре белән таныштыра башлаганнар:
— Мин — Нур Гайсин булам...
— Ә мин Әнвәр абыегыз Давыдов...
— Зәки абзагыз Нури...
Иң соңыннан яшьләр белән өстәлнең арткы башында эре кыяфәттә утырган Шәрәф
Мөдәррис кузгала, шулай ук кул биреп күрешә һәм һәр егеткә сорау белән эндәшә:
— Син кем инде, энекәш?
— Мин, абый, Аскыннан. Рәиф Әхмәтов. Район газетасында эшлим.
— Ә син?
— Атым — Нурулла. Башкортстан Югары Советы Президиумында эшлим.
— Ә сине кем дип белик?
— Мин — бөек мишәр халкының данлыклы улы Артур Елховский, — дигән уртача
буйлы, озын чәчле, бар йөзенә көләч кояш кебек елмаю җәелгән егет.
— Әт-тәт-тәт-тә, — дигән гаҗәпләнеп Шәрәф Мөдәррис. — Шапырынасың түгелме
соң?
Егет, елмаюын бераз авызлыклап:
— Андый гадәт бар. Шапырту түгел, шаярту бу!
— Үзем дә шуны сизенәм. Шулай да, энем, кем соң син? Кайларда эшлисең?
— Мин, абзый, бораулаучы, ягъни нефтьче. Әлегә!
— Ә, алайса, мин нефтьчеләрне белмим, — дигән Мөдәррис, арты белән борылып.
— Ә син, абзый, үзең кем буласың? Исемеңне әйтмәдең бит әле, — дигән бераз
үпкәле егет, кабат шаярту дулкынында.
— Мин — Шәрәф Мөдәррис, — дигән шагыйрь горур кыяфәт белән. — Танып кал
абзаңны: Шәрәф Мөдәррис!
— Мө-дәр-рис? Гаҗәп. Нефтьчеләр дә андый шагыйрьне белмиләр. Юк, юк,
белмиләр...
— Ка-ак?
— А вот так! Син бит менә нефтьчеләрне белмисең. Синең каршыңда, абзый, бөтен
Союзга даны таралган бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое Мөгаллим
Гыймазовның иң яраткан, иң уңган бораулаучысы басып тора. Ә син: «Белмим», — дисең.
Факт?
— Ну, малай, усал икәнсең. Усалның да усалы! Һы! Чыннан да мишәрме син?
— Мишәр.
— Әйтәм аны! Шәрәф абзыеңның цыраена царт иттереп цирттең.
— Үзең ацуны китерәцең бит.
— Ярар, үпкәләшмик, дуслашыйк. Син — мишәр, мин — мишәр. Аня, Зәки белән
Әнвәр дә мишәрләр. Безгә ачуланышу килешми. Шулай бит, Зәки?
— Шулай, шулай! — ди Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек үк Чүпрәле мишәре.
— Зәки, сал энекәш белән икебезгә! Әйдә, энем, утыр яныма, кабыйк! Ошадың бит
әле син миңа...
Әдипләр белән яшьләр, ике өстәлне бер итеп, тәмам үз булып, дуслашып, күңелле
сөйләшеп, шигырьләр укып кич буе бергә утыралар. Табын түрендә танылган шагыйрь
Шәрәф Мөдәррис, аның уңында Хәсән Сарьян, сул (йөрәк) ягында исә «усал» бораулаучы
егет — «Артур Елховский» (булачак журналист, язучы Әсгать Салах), аның янәшәсендә
олпат гәүдәле шагыйрь Зәки Нури, аннан башкалар...
Әнә шул аерым истәлекле, соклангыч җылы кичә егетләрнең күңел түрендә гомергә
сакланып калган.
182
Аккош тәпие
Язучы Фәнзаман Баттал яшьлегендә Минзәлә районы газетасында эшләгән. Еш кына
ул колхоз-совхозларга барып, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында
мәкаләләр, очерклар язган. Шулай бер колхозга баргач, яшь хәбәрче үзе кебек үк яшь һәм
чибәр бозаулар караучы кыз белән танышкан, аның турында язарга мәгълүмат туплаган.
Ә кич белән клубта болар тагын очрашканнар, бергә биегәннәр, җырлаганнар,
уйнаганнар. Фәнзаман кызның җылы кулларын тотып аны өенә озата кайткан. Тик
бозаулар карый-карый кытыршыланып, кибешеп беткән кулларын кыз, уңайсызланып,
хәбәрченең кулларыннан тартып-тартып ала икән. Моны үзе дә чамалаган егет:
— И-и, Саимә, кулларың бигрәк матур, гел аккош тәпиләре кебек, — дигән шаярып.
Бу мактау сүзләренә бик сөенеп, кыз тыйнак кына:
— Алай ук түгел лә инде, — дигән.
Чынында исә гел күлдә, сазлыкта гомерен үткәреп, шунда туенып яшәгән аккошның
тәпиләре тәмам яргаланып, кытыршыланып бетә һәм аккош үзе соклангыч кош булса
да, тәпиләренә артык ис китәрлек түгел икән.
«Син идеңмени ул?»
Әлфия Авзалова төркеме Әлмәткә гастрольгә килгән. Чыгышларын төшемлерәк итү
ниятеннәндер, Әлфия «Әлмәт таңнары» редакциясенә кергән, үзләре турында газетада
хәбәр бирүне сораган. Редакциядә мондый кадерле кунак сирәк була — мөхәррир чәй
куеп җибәргән. Чәй артында сөйләшә-сөйләшә болар яшьлекләрен искә алганнар.
— Исеңдәме, Әлфия, Илһам белән 1960 ел җәендә Актүбәгә килгән идегез. Минем
анда яшәгән, буровойда эшләгән вакыт. Концерттан соң син клубтан чыктың да, миннән
Нефтьчеләр урамын сорадың. Мин сине озата бардым. Син ул урамда бик якын
туганнарың яшәве турында әйткән идең...
— И-е, малакаем. Апа белән җизнәй яшиләр иде анда. Мәрхүмнәр инде, бик игелекле
кешеләр иде. Бер егет кисәге озата барганын хәтерлим. Син идеңмени ул?
— Әйе, мин идем.
— И-и, малакаем, нишләп соң син минем чыкканны көтмәдең?
— Соң, син бит «Мине көт!» димәдең.
— И-и, малакаем, егет кеше барыбер көтәргә тиеш, әйткәнне көтеп торырга түгел
иде инде...
— Мин тәрәзәгезгә караштыргаладым. Туганнарың сине сыйларга тотындылар.
Концерттан соң ачыккан идең ахры — бик тәмләп ашый башладың. Минем дә үлә язып
ашыйсы килеп китте. Карап-карап тордым да, ашханә ябылганчы дип шунда чаптым. Ач
кешедә кызлар кайгысы буламыни? — дигән Әсгать Салах.
— И-и, малакаем. Насыйп булмаган инде, — дигән Әлфия. — Насыйп булмаганны
басып булмый, диләр бит...