Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ ХИКӘЯ

Җирәнкәем
Безнен якларда мондый бер гадәт бар: игеннәр өлгереп, урак башлангач та, авылда кул арасына керердәй бөтен ир бала атка утыра. Кайсы комбайннан ашлык ташый, кайсы ындыр табагында эшли. Олырак малайлар элеваторга икмәк чыгара.
Миннән ике-өч яшькә зуррак күрше малае Әдип инде җәй буе колхозда эшли. Көндезләрен такта арбага җигелгән туры аты белән кайта ул. Тугара, арбага печән йә солы сала да атны шунда бәйләп, ашарга кереп китә . Мин шуны гына көтеп торам да. Ул кереп китүгә ат минем карамакта. Дунай кушаматлы бу туры иркәләнергә бик тә ярата. Өйрәтеп куйганнар диярсен, муенын кашыганда башын сузып күзләрен йомып тора, аннары алдына куелган чиләктән пошкыра- пошкыра су эчә, фырлый-фырлый рәхәтләнеп печән ашый.
Минем туктаусыз ат белән мәшәләнгәнемә игътибар иткәндерме, көннәрнен берендә Әдип мине чакырып алды һәм ничектер бик үз итеп эндәште:
— Ат белән эшлисен киләме?
Шаяртмый микән дип шикләнә-шикләнә генә җавап бирдем:
— Килә дә бит...
— Алайса, бик килгәч, иртәгә колхоз утарына бергә барырбыз. Анда сина да берәр ат табылыр әле...
Икенче көнне тан атуга без атлар утарында идек инде. Бригадир Хәмдия апа күлмәк җинемнән чыгып торган ябык беләкләремә, арба тәгәрмәченнән чак кына
югарырак буема озаклап карап торды да авыр сулап куйды. «Эшли алыр микән бу бүлтерек?»—дигәндер инде. Аннан сон тагын бер кат мина, аннан сон Әдипкә карап алды да «Уф!» дип кулын селтәде.
— Нишләмәк кирәк? Ындыр табагы тирәсендә булса да йөрер әле...
Аннары ат караучы Закир абыйга борылды:
— Берәр тынычрак ат җигеп бирерсен инде. Кеше җитми бит...
Эш көнем шулай башланды. Закир абый, нигәдер, бик кырыс, ачулы кеше булып күренде мина. Агач аягын такта идәнгә шак-шок басып атлавы гына да ни тора. Җитмәсә, әле ул аяк бик ямьсез тавыш чыгарып шыгырдый да икән. Абзыебыз ни бригадирга, ни мина өздереп бер сүз дә әйтмәде, агач аягын бер яктан бер якка болгап сала-сала утарга кереп китте. Ул җитәкләп чыккан атны күргәч кәеф кырылды-кырылуын. Йа Хода! Мина дигән ат шушы микәнни?! Колыннан чак кына зуррак ич бу. Үзе тагы әллә нинди пычрак җирән төстә. Ярый, ак кашкасы матур инде матурын. Кара яллары, койрыгы тигәнәк белән уралып чәбәләнеп беткән, җитмәсә, арт аягына аксый да икән әле. Нәкъ Закир абзыйнын үзе кебек...
— Байталын шушы булыр, — диде атлар хуҗасы. — Акрын гына, кумыйча гына йөрсән, тынлаучан да, күндәм дә булыр. Кара аны, әйберне күп төятмә. Аягы төзәлеп бетмәгән... — Сонгы сүзләрен ул мина түгел, ә шушы йолкыш атка карап, ана атап әйткән кебек тоелып китте. Бераз гына үртәлеп тә куйдым. Тапканнар байтал...
Закир абый тагын нәрсәдер мыгырданып куйды. Ни генә әйтер икән дип колакларымны торгызган идем.
— Бала-чагага биреп ат боздыралар да... — дигән сүзләрен генә ишетеп калдым.
Хәер, анын мыгырдануына игътибар итеп торыр чак идемени. Шушындый да йолкыш, таралмаган, юылмаган кечкенә ат биргәннәренә эчем пошса да, сиздермәскә тырыштым, килеп йөгәненә ябыштым.
— Ә исеме ничек анын?
— Урам Сәрвәр...
«Нәрсә анлата сон ул?» дип сорамакчы булсам да, тыелып калдым. Закир абый биргән камыт, дуга, ынгырчак ише әйберләр белән булаша башладым.
Бик үк сөйкемле җан иясе булмаса да, тынлаучан икән тагы. Камытны күтәреп килүгә, минем буй җитеп үк бетмәгәнне чамаладымы, башын иеп үзе үк ана сузылды, кигертеп бетерүгә башын күтәреп селкеп алды да әкрен генә тартканга буйсынып тәртә арасына кереп басты. Әдип янында карап торып та, ана ярдәм иткәләп тә өйрәнеп беткән идем инде, җигә башладым. Камыт бауларын тарттырып, аркалыкларын күтәреп бәйләдем дә Закир абыйга карадым. Ул бөтен бауларны тикшереп чыкты, чөелдерекне янадан тарттырып бәйләде, бер сүз дә әйтмичә генә арбага карап алды.
— Ярар, ындыр табагында апаларын ни кушса, шуны эшләрсен, — диде ул. Бу юлы да сүзләрен Урам Сәрвәргә карап әйтте. Әйтерсен лә мин ат җигүче дә, йөртүче дә түгел, биредә шушы йолкыш хуҗа.
Сәрвәрнен кыска буйлы булуы да ярап куйды. Кибәк яки ашлык төягән арада анын ялларын чистарттым. Юкса, тигәнәккә, сырганакка, тагын әллә нинди чәнечкеле үлән орлыкларына буталып беткән ул. Аларны берәмләп чүплим, тарыйм. Ат исә риза булып, башын сузып рәхәтләнеп басып тик тора. Озын кара койрыгын да чистартып чыктым. Бердән матурланып, чибәрләнеп киткән кебек булды. Куенга кыстырып ипи кыерчыгы алып килгән идем, аны урталай бүлдем дә яртысын, кулымны тешләмәсен дип курка-курка гына уч төбемә салып атка сузган идем, Сәрвәр аны тешләре белән түгел, бәрхеттәй йомшак иреннәре белән сакланып кына алды, ашыкмый гына чәйнәргә тотынды. Зәнгәрләнеп торган зур конгырт күзләрендә әллә нишләп рәхмәт хисләре чагылып киткән кебек булды. Чәй янында шактый зур кисәк шикәр чәлдерү бәхете дә эләккән иде. Анысын да бүлешеп каптык. Кытырдатып чәйнәде аны бахбай.
Тагын бер кызык ягы бар Сәрвәрнен. Тәмле тамак булу өстенә, бер дә сукканны яратмый икән. Ияләшә төшкәч, башка малайлардан күрмәкче, мин дә озын чыбыркы ишеп алган идем. Бераз мактанасы килеп микән, юырттырырга исәпләп суккан идем, бөтенләй туктады да калды. Дилбегәне дә тарткалап карыйм, аягын да атламый.
— Үпкәләде!
Күнелемне шундый уй яндырып узды. Арбадан төштем дә янакларыннан сыйпарга, сөяргә, иркәләргә керештем. Үзем оятымнан җир тишегенә керердәй булып сөйләнәм:
— Ярар инде, Сәрвәркәем. Мин бит белми генә, ялгыш кына... Бүтән гомеремдә дә сукмам.
Ат башын аска игән, кымшанмый да. Авыр итеп тын алганы гына ишетелә. Арбадагы чыбыркыны алдым да янына килеп аяк астына ташладым:
— Менә, күрәсеңме? Бүтән сукмыйм. Чыбыркыны да юк иттем. Сәрвәр, әйдә инде, кузгал, хур итмә мине!
Әллә, чынлап та, кеше сүзен аңлый микән, малкай. Утырырга да өлгермәдем, Сәрвәр киерелеп тартты да арыш төягән арбаны җиңел генә кузгатып, юыртып алып та китте. Шуннан соң бүтән кул күтәргәнем булмады. Дилбегә белән какканны да, ягымлы итеп «Йә, малкай!» дип кычкырганны да бик тиз аңлый торган ат булып чыкты ул.
Әдип шикелле хәзер мин дә төшке ашка ат белән кайтам. Аны тугарып ук бетерәм дә җылы су белән аркаларын, күкрәкләрен юам, кыргычлыйм. Ул бердән матурланып, тазарып китте кебек.
Әнкәй баштарак: «Ник маташасың инде?! Ял ит бераз, ичмасам!» — дип караса да, әткәй кул гына селтәде:
— Ярар! Чистартсын сана. Ат җене кагылгандыр...
Ни генә әйтсәң дә, эш—эш инде ул. Кич кайтканда аяк-куллар авырая, өлкәннәр әйтмешли, җеп өзәр хәл дә калмый. Башны мендәргә куюга йоклап китәм. Төшемдә дә шул Урам Сәрвәр белән җенләнәм. Менә без урманнар, таулар өстеннән каядыр очабыз, имеш. Аста зәңгәр тасма булып Ык ага, әрәмәләр, авыллар күренеп кала. Ә без һаман өскә, болытлар янына күтәреләбез. Юк, алай да түгел икән. Мин арып яшел аланда ятам. Күзләрем йомык. Янымда Сәрвәр утлап йөри. Ул да булмый, йомшак иреннәре белән минем маңгаема кагыла:
— Тор, Мансур, тор, соңга каласың. Атың көтә торгандыр инде...
Гаҗәпләнеп күзләремне ачам. Сыйпый-сыйпый әнкәй уята икән:
— Тор инде, улым. Эшкә барасың бар бит, — ди ул. — Урак беткәч бер иркенләп йокларсың әле.
Җылы мендәрдә никадәр генә ятасың килмәсен, торырга, киенергә туры килә. Иртәнге саф һавада йокы тиз ачыла тагы. Утар янына килеп җиткәндә җылы мендәрнең иртәнге тансыклыгы да, арыганлык та онытыла.
Ерактан ук сызгырып киләм мин Сәрвәр янына. Утарның капкасы янында туктап калам да, һәр иртәне гадәткә кергәнчә, куенымнан кибән баш ипи чыгарам. Сәрвәр капка бавын башы белән генә чөеп җибәрә дә ачылып җитмәгән капканы шома гәүдәсе белән аерып минем янга чыга, ипигә сузыла. Аны ашап бетергәч, тагын юкмы дигәндәй, борыны белән җилкәмә төртелә, исни, башын иңемә куеп тынып кала. Шикәр өмет итә ул. Безгә бик сирәк эләгә торган бу тәмле нигъмәтне инде икебез бүлеп кабабыз.
Урам Сәрвәр көрәйде, матурайды. Аягындагы җәрәхәте дә төзәлә башлады. Бер-беребезгә тәмам ияләшеп беттек. Аның белән аерылу ничек кенә авыр булмасын, инде беренче сентябрь килеп җиткән иде. Эшебезне ташлап, яратып өлгергән атларыбыз белән хушлашып, мәктәпкә, нишләптер сагындырып өлгергән классларга кайтырга туры килде.
...Тәнәфес вакыты иде. Мәктәп ишегалдында малайлар белән куышып уйнап йөрибез. Шул вакыт каяндыр Әдип килеп чыкты. Йөзе кырыс, иреннәре кысылган.
Мине җиңемнән тартып туктатты.
— Нигә авызыңны ердың? — диде ул сәлам дә биреп тормыйча. — Җирәнеңне сугымлыкка дип чыгарганнар бит. Колхозда атларга ревизия булган...
Шул вакытта әллә нәрсә булды. Җир белән күк тоташып коточкыч зур тизлектә әйләнә башлады. Нәм мин шул котырынкы өермәгә кушылып күккә менеп киткәндәй булганымны гына хәтерлим. Күземне ачканда малайлар барысы да минем янга җыелган иде. Ә мин нишләптер җирдә чалкан ятам. Баш миендә бер сурәт: Җирәнкәем белән без болытлар арасында каядыр очабыз да очабыз, имеш... Торып бастым, тавыш-тынсыз гына малайларны аралап чыктым да җан-фәрман атлар утарына таба чабып киттем. Йөрәгем атылып чыгардай булып тибә, үземнен тизрәк йөгерә, тулпардай канатланып оча алмавыма ачуым килә.
Бәрелеп-сугылып атлар утарына килеп кердем. Капка шар ачык. Буш улак кимереп маташучы дүрт-биш ат арасында Урам Сәрвәр юк! Үзәгемне үкенеч хисе яндырып узды—сонга калганмын!..
Бригадир Хәмдия апа янына ничек атылып килеп кергәнемне хәтерләмим. Керүем булды, яшь аралаш үксү белән кычкырып та җибәрдем:
— Сәрвәр кайда? Җирәнкәем минем...
Бригадир апа яныма килде дә кытыршы учлары белән битемнән аккан яшьләремне сөртеп алды, авыр көрсенеп куйды:
— Йә, тынычлан! Җегет кешегә елау килешми... Үксүемне тыя алмадым:
— Аны... аны бит суярга алып киткәннәр...
Хәмдия апа әллә ничек җинел сулап куйгандай булды, кулын җилкәмә салып тыныч кына әйтте:
— Сәрвәрен исән... Аллага шөкер, таба алмадылар аны. Мал куучылар Бөгелмәгә ансыз гына китте...
— Исән! Җирәнкәем исән! — дип ышанмыйча үз-үземә кабатлый бирдем.
— Әйе, аранны ачып чыга торган сәер гадәте бар бит анын, мәхлукнын. Бүген дә каядыр чыгып югалган. Мал куучыларнын эзләп йөрергә вакытлары юк иде... Юкка гына исеме Урам Сәрвәр түгел инде анын. Йөридер берәр җирдә...
Шатлыгымнан чак кына серне ачып ташламадым, ярый әле авызымны учым белән капларга өлгердем. Беләм, анын кайда икәнен беләм ич мин.
Хушлашырга да онытып чыгып чаптым. Аякларым үзеннән-үзе өйгә таба тартты.
...Җилкапканы ачып керүгә шатлыгымнан биеп җибәрә яздым. Булдырган, булдырган, Җирәнкәем! Көтүгә чыкмый торган кәкре мөгезле карт кәҗәбез белән бергә лапас янында бу минутларда мина ин кадерле җан иясе—Урам Сәрвәр басып тора иде. Мине күрүгә ул колакларын селкетеп алды, алдына салынган яшел печәннән башын күтәрде дә әкрен генә кешнәп җибәрде. Йөгереп барып башыннан кочаклап алганымны сизми дә калдым. Ә аткаемнын зур күзләрендә нишләптер яшь бөртекләре күренә иде кебек.


Кырагай
— Бармыйм, бармыйм мин, әни, медицинскийга... — Зәбидә, сүзләренә бөтен ышандыру көчен салырга теләгәндәй, ярым пышылдап тагын кабатлады. — Бармыйм!.. Класстан Мөнирә дә, Әминә дә чит телләр институтына бара. Алар белән сөйләштек, сүз куештык бит инде... Аларны алдыйммыни хәзер?
— Кызым, үзенә ни кирәген һаман да анламыйсын син!
Киләчәгенне уйлыйсынмы? Нигә үзенне алар белән тинлисен? Берәр бәхәс чыкса, һәрвакыт шулай анын әнисе. Тота да шушы сүзләре белән Зәбидәнен авызын каплый да куя:
— Нигә син үзенне алар белән тинлисен?..
Үзен-үзе белә башлаганнан бирле шушы сүзләр эзәрлекләп килә аны. Башкалар шикелле уйларга, сөенергә, хыялланырга да хакы юкмыни сон анын? Кич югында
әнисе исенә төшермәсен иде.
Зәбидә, менә-менә атылып чыгарга җыенган күз яшьләрен тыеп, иренен тешләде. Күңеленең ташырга җыенганын сиздерәсе килми иде. Әмма һич баш ияргә теләмәгән үҗәтлеге тагын калкып чыкты:
— Бармыйм, әни. Бармыйм дигәч, бармыйм!
— И бала!
Әнисе башка сүз әйтмәде. Хәер, аның да йөрәге үз урынында түгел иде бугай. Өстәл җыеп йөргән җиреннән кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп алды да, йомшак кулына бөтен күңел җылысын салырга теләгәндәй, ипләп кенә Зәбидәнең башыннан, чәчләреннән сыйпады.
— Шулай да тагын бер тапкыр уйлап кара әле, кызым...
Бүтән берничек тә әнисен җиңә, ышандыра алмаячагын белгәнгә күрә Зәбидә сүз көрәштереп тормады. Иелә төшеп, башын аның кулы астыннан тартып алды да йокы бүлмәсенә кереп китте. Керде дә мендәренә капланды. Баядан бирле тыелып килгән яшьләре ике яңагы буйлап мендәргә тамды. «Аһ, нигә мин шундый булганмын соң?»—дип кычкырасы килсә дә, Зәбидә иренен тешләп тыелып калды. Кычкырудан, елаудан ни файда! Ничәме еллар шулай түзеп, үз-үзен кызганып та, кимсенеп тә яши бит инде ул. Онытылып китеп, башкалар шикелле көләргә, яшьлек дәрте белән сикергәләргә тотынса, йә әнисенең, йә иптәшләренең каш астыннан сынаулы карашларын тоеп ала да, каты кабырчыкка кереп югалган әкәм- төкәмдәй, тагын үз кабыгына бикләнә. Шомырт кара күзләре уйчанланып кала, йөзенә үз яшенә хас булмаган кырыслык, җитдилек чыга. Өйдә булса рәхәт әле, бүлмәңә керәсең дә бикләнәсең. Иң кыены мәктәптә. Гадәттә, иң арткы партада утыра ул. Башкалар кызып-кызып өйдә нишләгәннәрен, кайда булганнарын, кемне күргәннәрен, нинди егет белән сөйләшкәннәрен, күлмәк фасоннарын тикшергәндә, ишетмәскә теләгәндәй, йә китабына каплана, йә дәфтәрен алып ни дә булса яза башлый. Күңеле исә һаман иптәшләре янында була. Аның да шул ук күлмәкләр турында, кичәләрдә ни- нәрсә булганы хакында сөйләшәсе килмимени! Килә, бик килә. Әмма тагын каһәр суккан шул сүзләр искә төшә: «Нигә син үзеңне аларга тиңлисең?»
Юк! Мәктәптә дә, класста да беркемнең аңа шулай дип күтәрелеп әйткәне юк. Ул сүзләр күз карашларында!.. Алар барысын да сөйли, күрсәтә, аңлата. Укытучыларның да мөнәсәбәте башкачарак түгелмени?!. Дөрес, башкалардан аны бер ягы белән дә аерып куймыйлар кебек. Киресенчә, әле һәр эшен мактаган булалар:
— Менә Зәбидәдән үрнәк алыгыз. Язмасында ник бер хата булсын. Үзе чиста, үзе дөрес, — диләр. Әмма шуларда да үзенең аерымлыгын тоя Зәбидә. «Әгәр мин дә башкалар шикелле булсам, өчлегә дә, хәтта икелегә дә ризалашыр идем», — дип уйлап куя ул эчтән генә. Ә болай, гел бишкә генә укуның да ни кызыгы бар?! Шулай гадәтләнелгән инде. Нәрсәгә булса да тотынса, аны бөтен ягыннан да тиешенчә эшләмичә, ахырына җиткермичә туктый алмый ул. Кечкенәдән кергән бу гадәт әнә шулай унынчы класска кадәр дәвам итте. Шулай булмый, ничек булсын инде тагы. Башкалар күңел ачканда, шаярганда, уйнаганда ул дәрес карады. Классташлары концертка әзерләнде, спорт ярышларында катнашты, көч сынашты—ул дәрес карады. Беренче класстан бирле бер генә дүртле дә алмавын үзе шуннан күрде. Башкалардан аерымлыгын да, класстагы кайберәүләр әйткәнчә, үзенең «башлы»лыгын да тоймады, һәр бишленең, һәр ирешелгән уңышның нинди хезмәт, тырышлык белән килгәнен яхшы аңлый шул ул. Шуңадырмы, үзенең холкы-фигыле, фикер сөреше белән классташларыннан, яшьтәшләреннән күпкә өстен иде. Хәер, өстенлек тә түгелдер әле ул, бәлки. Бары тик Зәбидәнең башкалардан күбрәк кичерүе, шуның нәтиҗәсендә алардан акыл ягыннан өлгергәнрәк булуы гына иде бугай. Унҗиде яшьлек кешедә егерме биш-утыз яшьлек акыл була ала микән? Әгәр була алса, Зәбидә әнә шундыйдыр да инде.
Яшьлектә аңлатып бетерә алмаслык ниндидер юләрлек була, диләр. Ул кайчагында акланмаган усаллыкта да, тормыштагы теге яки бу вакыйгага кирәгеннән
артык олы яки кечкенә бәя бирүдә дә чагыла. Үзенең әле генә кемгәдер рәнҗетерлек сүз әйткәнен, үпкәләтерлек караш ташлаганын да күпләр аңлап бетерми.
Зәбидәгә дә шулай тоела. Иптәш кызлары шау-гөр килеп көлешеп йөргәндә, аның кинәт төркемнән аерылып, партасына барып утыруын күрәләр дә «Кырагай» дип куялар. Кырагай, ягъни кыргый, башкаларга ияләнмәгән мал ул. Аның мәгънәсен шулай аңлый Зәбидә. Баштарак, әле бу сүзгә ияләнеп җитмәгәндә бик рәнҗи, эченнән үпкәли торган иде. Тора- бара күнекте, үзенең кырагайлыгын да шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп саный башлады. Башкалардан ким икәнсең, димәк, син башкалар шикелле түгел.
Башкалар шикелле түгел!.. Кайчан башланды соң бу?
Анысын Зәбидә төгәл генә белми. Кечкенә чагында ак халатлы апаларның озаклап аркасын капшаганнарын, аны бер врачтан икенчесенә йөрткәннәрен генә хәтерли. Әнисе елый, әтисе дәшми. Зәбидә аларга карап тора да, елыйсы килүгә карамастан, елмаерга тырыша иде. «Нигә елыйсың, әни? Минем бит бер җирем дә авыртмый. Врач абый да авырттырмый. Елама, әни», — дияргә тели иде ул. Ә әнисенең битен кулъяулык белән каплавы, әтисенең исә күзләрен челт-челт йома башлавы аның да елыйсын китерә. Зәбидәгә гел елмаеп караган врач абый аларны ачулана:
— Нәрсә, сез монда балавыз сыгарга килдегезме, әллә киңәшкәме?! — ди ул. Аннары тагын ниндидер кәгазьләр язып бирә, Зәбидәнең башыннан сыйпый. — Бәлки әле, төзәтеп тә булыр. Иң мөһиме түземлелек, режим. Кичекмәстән санаторийга салырга кирәк. Дәвалау гимнастикасы да эшләрләр, гипска да салып карарлар... Анда күптөрле ысуллары бар алар- ның... Ярдәм итәрдер кебек.
Менә инде ничә еллар шушылай кырагай булып яшәвенә сәбәп булган «скалиоз» дигән сүзне беренче тапкыр шунда ишеткән иде Зәбидә. Әле мәктәп яшенә дә җитмәгән килеш ничәмә-ничә санаторийда, больницада дәваланырга туры килде аңа. Әмма барысы да юкка—әлегә медицина мондый авыруларны дәваларлык дәрәҗәгә ирешмәгәнме, әллә аның авыруы дәвалауга бирешми торган булып чыктымы, еллар үткән саен бу чир дә үзенекен итте: Зәбидәнең аркасы бер яктан һаман калыная барды. Махсус корсет киеп йөрү дә, массаж да, электр белән җылытып дәвалаулар да ярдәм итмәде. Табиблар катгыйлыгын киметмәде. «Әгәр чиреңнең һаман да артуын теләмәсәң, корсетны һәрвакыт киеп йөрергә кирәклеген исеңнән чыгарырга тиеш түгелсең», — диделәр алар.
Әнисенең медицина институтына керергә димләве дә әнә шуннан иде. Гәүдәне туры тотып тору өчен күн белән металлдан эшләнгән авыр корсет киеп йөрү никадәр мәшәкатьле булса да, Зәбидә түзде, аны классташларына да, иң якын дуслары булган Мөнирә белән Әминәгә дә сиздермәскә тырышты.
Калын кара чәчләрен аркасына таратып сала, берничә үлчәмгә зуррак эре бәйләмле йон кофтасын киеп куя да көзге каршына килеп баса. Әле болай, әле тегеләй борылып карый. Иңеннән асылынып төшкән кофтасы, җилкәләренә таралган чәчләре аның аркасын каплый, гомере буе газапланган гариплеге кеше күзенә бик ташланмый башлый. Классташлары аның салмак хәрәкәтле булуын, уртак уен-көлкеләрдә, тәнәфестә әледән-әле кабынып китә торган әүмәкләшүләрдә катнашмавын шул кырагайлыктан күрәләр иде булса кирәк. Эчтән авыр корсет кигәнен беркем дә башына да китереп карамый. Зәбидәнең чирен белми түгел, беләләр алар. Уку елына бер-ике мәртәбә Казанга барып кайтуын да, җәйләрен санаторийда үткәрүен дә белеп торалар. Әмма чиренен бу кадәрле үк икәнен алар аңламый, әлбәттә.
Дөресен генә әйткәндә, Зәбидә әле һаман өмет белән яши. Кайчандыр аркасы төзәлер, гариплеге бетәр, гәүдәсе дә тал чыбыгыдай төз һәм зифа булыр. Бәлки, белмибез генәдер, кайдадыр аны дәвалый алырлык санаторийлар да, врачлар да бардыр. Менә көннәрнең берендә чакырып алырлар да операция тәкъдим итәрләр. «Күп интектең инде, хәзер менә корсетыңны салыр вакыт җитте», — диярләр кебек иде аңа.
— И чибәр дә инде син, Зәбидә, — диде аңа көннәрнең берендә дус кызы Әминә.
— Буең гына кечкенә. Кара әле, синең башны миңа алып куйсак, ничек шәп булыр иде, ә? Ул калын чәч, шомырттай кара күз, озын керфек, уймак хәтле генә авыз... — Үзе, шаркылдап көлә-көлә, Зәбидәне кочаклап алды. — Мин генә йөрим менә колга чаклы буй үстереп. Ичмасам, күзләрем генә дә кешенеке төсле түгел бит. Йа Хода, кемдә яшел күз була инде? Битемә бетчә чыгып интектерә. Синең кершән ягасың да, пудра сөртәсен дә юк...
Зәбидә бер сүз дә эндәшмәде. Үзе эчтән генә: «Их, булса иде миндә синең буең, синең төзлегең», — дип уйлап куйды. Юк шул. Табигать ничек яраткан, шулай булып каласың инде ул. Бик авыр минутларда әнисенең дә әйткәне бар:
— И кызым, кызым! Шул чиреңнең яртысын гына булса да үземә ала алсам иде. Икебезгә бүлгәндә ул кадәр сизелмәс иде әле...
Аның шул сүзләрен исенә төшергәч, ничектер җиңел булып калды Зәбидәгә. Әллә күз яшьләре белән бергә авыр уйлары да юылып төште, әллә әнисенең әйткәннәрен искә төшерү күңелендәге ташны эретте—бердән уйлары яктырып киткәндәй булды.
— Чынлап та, нигә мин шул чит телләр институтына ябышып ятам соң әле? Әти-әниләр, бәлки, дөресен әйтә торгандыр. Бик теләсәң, чит телне болай да, үзлегеңнән дә өйрәнеп була бит аны. Ә медицина... Үзем укысам, бу чирнең сәбәпләрен өйрәнсәм, башка ил галимнәренең хезмәтләре белән танышсам... кем белә, аны дәвалау серләрен ачып булмас микәнни?!.
Аттестат алып кайткан көн Зәбидә өчен шатлыктан бигрәк әнә шундый газаплы уйлар, кичерешләр көненә әйләнде. Моңа кадәр тыныч кына, бер көйгә генә агып барган тормышы ике тау арасындагы тарлавыкка килеп кергән елгага охшап калды, уйлары да ашкынулы агымга әверелде, күз алдыннан әллә никадәр вакыйга, истәлекләр, кайчандыр уйланып та, билгеле бер карарга килә алмыйча калган кичерешләр яңарып узды.
Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган кызга институтның кайсысын сайласа да була иде, әлбәттә. Аның классташлары да, укытучылар да, әти-әниләре дә Зәбидәнең теләсә нинди имтиханны тапшыра алачагын беләләр. Бу беркемдә дә шик тудырмый. Тик менә кайсы хезмәтне сайларга, кайсысы күңелгә якынрак булыр... Бу турыда беркемнең дә башына килми, күрәсен. Юкса, берәүләр әнә юрфакка, икенчеләре медицина институтына, өченчеләре тагын ниндидер башка вузга бар, дип киңәш бирмәсләр иде. Ә Зәбидә үзе чит телләр институтын якын күрде . Хәзер менә ул хыялдан да ваз кичәргә туры килә. Әмма киләчәк хакына, шул хыялның тормышка ашуын якынайту хакына, баш тарту булачак бу. Зәбидә шуларны уйлады. Язмышыңны гына, түгел, үзеңне дә үзең формалаштырырга тиешсең... Бәлки, яшерен хыяллар да кайчандыр тормышка ашар.
***
Авыр булмады аңа институтка керү. Химиядән беренче имтиханны бишкә тапшыруга ук, аларны, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларны, җыеп алдылар. Факультет деканы һәрберсенең кулын кысып, данлы медицина институтына кабул ителүләре белән котлады, бәхет, уңышлар теләде.
Галимнән бигрәк, ит чабучыга охшаган декан ниндидер сәер тәэсир калдырды Зәбидәдә. Машинка белән кырдырып алынган чәчле, калын иренле, зур җәлпәк борынлы бу кеше, беренче карашка, чыннан да, тупас булып тоела иде. Тик анын шешенке күз кабаклары арасыннан үз итеп каравы, ачык елмаюы бу тәэсирне бик тиз оныттыра. Зәбидәнен уйлары шушы урында бүленде. Бераз тынып торганнан сон декан, бүлмәдә утыручыларны тагын бер кат барлап чыккандай, күзен йөгертеп алды да һәр сүзен өзеп-өзеп дәвам итте:
— Башта ук әйтеп куйыйм, уку авыр булачак. Бер имтихан тапшырдым да җинел генә кердем дип, үзегездә әллә нинди иллюзияләр тудырмагыз. Мәктәптә уку авыр булган икән, бездә уку бер ярым тапкырга, бәлки, ике тапкырга авыррак булыр.
Бүгеннән үк борыныгызга киртләп куегыз: кеше язмышы, кеше тормышы өчен көрәштә җинел нәрсә юк. Белем кирәк, тәҗрибә кирәк! Һәр кешенен язмышын үзеннеке кебек кабул итә белү кирәк. Әле сезгә «кирәк» дигән сүзләрне күп ишетергә туры килер. Бүген шунын беренчесен әйтәбез, — диде ул мәзәк кенә итеп үзенен борын очын уа-уа, гүяки әйткән фикерләрен шунда киртләп куярга теләгәндәй.
Менә шулай яна шәһәрдә, яна кешеләр арасында, яна шартларда яши башлады Зәбидә. «Кеше язмышы өчен көрәштә җинел нәрсә юк». Деканнын бу сүзләре дә хәтерендә уелып калды. Әйе, шушы максат белән кергәнсен икән, тырышырга, өйрәнергә, укырга кирәк. Зәбидәнен беркем алдында да ачарга җөрьәт итмәгән, әнисе дә үзе генә белгән яшерен теләге дә бар бит әле. Ул—үзе интеккән чирнен асылын өйрәнү, шуны дәвалау серләренә төшенү.
Аһ, кемнәргә генә ярдәм итмәс иде дә ул, кемнәрне генә үзе шикелле яшерен газаплардан коткармас иде.
Беренче көннәрдән шундый гадәт алды Зәбидә. Иртәнге якта институт, лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр. Ә төштән сон китапханә, уку заллары.
Бәхетенә дигәндәй, әтисенен бертуган абыйсы үзәк китапханәдән ерак яшәми икән. Алар: «Беренче курста булса да бездә торып торсын. Кызыбыз Дилбәргә дә иптәш булыр», — дип, Зәбидәне торырга үзләренә алганнар иде...
Баштарак бик ачык күренгән җингәсе, нишләптер, сонгы вакытта кырын- кырын карап куя башлады ана. Телефоннан сөйләшкәндә дә ниндидер таныш-белешләренә: «Аһ, кешедән туйдым. Ял кирәк, ахрысы», — дигәне еш ишетелә башлады. Бәлки, дөрес тә анламый торгандыр, әмма Зәбидә аны һаман үзенә төрттерү дип кабул итә. Ничек кенә булмасын, кайтып бераз ял итеп ала да, сумкасын асып, тизрәк китапханәгә чыгып китү ягын карый. Анда рәхәт, ичмасам. Кырын караучы да, анын артык кеше икәнен сиздереп торучы да юк. Әле сессияләргә ерак. Заллар ярым буш. Борынгы бер асыл затнын особнягы булган бу мәһабәт бина талгын тынлыгы, зиннәтле бүлмәләренен тантаналы хозурлыгы белән дә уйлануга, фикер туплауга тарта, кешене җыйнаклыкка, тупланганлыкка чакыра. Аеруча бер залны яратты Зәбидә. Тау куышы кебек итеп эшләнгән бүлмәнен диварларыннан үрмә гөлләр салынып төшкән. Бер яктагы зур аквариумда тылсымлы тынлыкка ямь өстәп алтын балыклар йөзә. Шәһәр урамнарынын ыгы-зыгысы да, институт коридорларынын шау-шуы да юк биредә. Зәбидә ин ерак почмактагы өстәл янына кереп утыра да китап дөньясына чума. Укыйсы әйберләр күп. Анатомиясе дә, латин теле дә — таныш түгел, өр-янадан үзләштерәсе, киләчәк белемнәрнен нигезен тәшкил итәсе фәннәр.
Шулай утыргач, беразга залга күз төшерә, төрле кешеләрне, аларнын йөзен, укыгандагы кыяфәтләрен күзәтеп утырырга ярата ул. Берәүләр шулкадәр китапка биреләләр ки, хәтта тирә-якта ни булганын анышмас дәрәҗәгә җитәләр. Бармаклары белән чәчләрен аралыйлар, ручка башын кимерәләр. Икенчеләр исә бер-ике бит карап чыкканнан сон күзләрен каядыр текәп уйлана-уйлана, назланып кына укыйлар. Киемнәре дә төрле. Шуларга карап кемнен кем икәнен билгеләргә тели. Олы яшьтәге, салмак, дәрәҗәле абзыйлар, билгеле инде, фән кешеләре. Яшь-җилкенчәк, күбесенчә, студент, ахрысы. Алган китаплары, анарнын әле берсен, әле икенчесен актаргалаулары да, нидер эзләп казынулары да шул турыда сөйли.
Дәфтәренә китаптан авыр анлаешлы урыннарны күчереп язып утыра иде. Бераз ял итү, арыган буыннарны язып алу теләге белән каләмен куеп, күзен күтәрүгә ишектән керүче ике егеткә игътибар итте. Аларнын берсе базыграк гәүдәле, чем-кара чәчле таза егет. Икенчесе исә нечкә, озын буйлы, дулкынланып торган сары чәчле. Икесе дә бер үк төрле киемнән— студентлар униформасына әйләнгән зәнгәр джинсы һәм калын свитердан. Беренче егеткә күз сирпеп кенә алган Зәбидә карашынын ирексездән икенче егеттә тукталып калуын сизде. Нәрсәсе беләндер ул башкалардан аерыла иде. Тик нәрсәсе белән? Шул ук кием, шул ук буй, төс-бит. Тукта, тукта! Нәкъ шул төс-бите үзгә түгелме сон? Чыннан да, залга таба борылган егетнен кыяфәтен тагы бер кат күздән кичерүгә шул аерымлыкны чамалап та алды. Сары чәчле егетнен
кашы белән мыегы сумала төсле кара икән. Чиста ак йөзе фонында алар анлашылмый торган, әмма сөйкемле контраст тудыралар. Күзләрендә дә ниндидер җете зәнгәр нур чагыла сыман.
— Мондый кешеләр дә була микәнни? — Гаҗәп, бу төсләр әлеге егеттә диссонанс тудырмый, киресенчә, анын кыяфәтенен камиллеген күрсәтә, тагын да бизи иде.
Шушыларны уйлап алырга өлгергән Зәбидә, әллә нинди эчке бер канәгатьләнү кичереп, янадан китабына үрелде. Укыган һәр нәрсәнен башына тиз һәм ныклап кереп утыруына, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә шигырь юллары кебек янгырый башлаган латин терминнарын өйрәнергә кереште.
Башка көннәрдә ике-өч сәгать ятлап азаплана торган күләмне шулай тиз ерып чыга алуына сөенеп, кайтырга җыенды. Залга күз төшереп алды. Баягы егетләр анда юк иде инде.
Икенче көнне китапханәгә гадәттәгедән иртәрәк килде Зәбидә. Кирәкле томнарны сорап алды, үзе ияләшеп өлгергән почмакнын буш булуына сөенә- сөенә килеп утырды. Тик бүген нәрсәдер җитми, авыр терминнар да алай шома гына башка керми иде . Зәбидә , арыганмындыр ахры, дип китапларын читкәрәк этәрде, бераз ял итү максаты белән залны күзәтергә кереште. Берәм-берәм барлык өстәлләр буйлап күз йөртеп чыкты, игътибарны җәлеп итәрдәй нәрсә тапмады һәм кинәт сөенү катыш гаҗәпләнү белән үзенен кичәге сары чәчле егетне эзләвен абайлап алды. Арыганы онытылды, сәер бер җинеллек кичерүен сизде. Алда ниндидер бәйрәм булыр, күнеллелек килер сыман иде.
Озак көтәргә туры килмәде. Бераздан, чыннан да, залда янадан теге егетләр күренде.
Ишектән керүгә кара чәчлесе иптәшенә дәште:
— Рәшит, мин китаплар алам. Син урын карый тор!
Шулай дип әйтте бугай ул. Ерак арадан аларнын һәр сүзен ишетүенә гаҗәпләнде Зәбидә.
Рәшит!.. Кара нинди матур исем икән бит! Мәктәптә дә бар иде Рәшит исемле малайлар. Ул чагында бу сүзнен ничек матур янгыравы башка да кереп карамаган. Чыннан да, ни дигән сүз икән ул Рәшит? Рәшит, Рәшидә, рәшә, рәшәткә... Юк, кеше исеме рәшәткәдән булмый инде ул.
Егетләр Зәбидәдән ерак түгел генә өстәл янына утырдылар. Рәшит кин ак мангаена төшеп торган чәчләрен сыпырып алды, калын дәфтәрен өстәлгә салып яза башлады. Башын күтәреп, залга күз йөгертеп алганда, анын үзенә карап-карап алуын тойды Зәбидә. Моны ул күзе белән күрмәде, әллә нинди җиденче тойгысы белән сизде кебек. Эчендә нидер куырылып килгәндәй булды, анын күз карашы белән очрашудан куркып, башын да күтәрмичә китабына ябышты. Башта колаклары, аннары бите дә кызара башлады. «Шулай да нәрсәне анлата икән бу Рәшит дигән сүз?»
Әллә анын берәр магик көче бармы? Шул исемне әйтүгә ана ниндидер әйтеп бетерә алмаслык җинеллек килгән, дөньясы кинәеп киткән кебек тоела башлый. Әбисе укыган бер борынгы китаптан Рәшит хәлиф турындагы риваять кылт итеп хәтеренә килде. Рәшит—туры юлдан баручы, зирәк кеше дигән сүз түгелме сон? Шулайдыр... һәм менә шушындый егет булгандыр да әле ул.
Үзе каршында утыручы, джинсы һәм кызгылт фонга ак кар бөртекләре шикелле эре сурәт төшерелгән свитер кигән егетне әкият шаһзадәсе итеп күз алдына китереп, Зәбидә көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Аннан үз-үзен битәрләп, җитдиләнергә тырышып, китабына текәлде.
Әнә шуннан башланды да бугай инде. Китапханәдә Рәшитне күрмәгән көннәрдә ул үзенә нидер җитмәгәнне тоя, ишек ачылган саен өмет белән ялт итеп башын күтәрә. Болытлы көндә кояшны зарыгып көткәндәгедәй түземлек, сабырлык белән көтә ул. Менә-менә ишек ачылыр да ул килеп керер, барысы да үз урынына утырыр. Укыганнар да җинелрәк анлашыла башлар, залда да яктылык артып китәр сыман.
Күрше өстәлләрнен берсендә утыручы шушы тыйнак егетне күрү көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Нишләптер, хәзер күбрәк ялгызы гына килә Рәшит. Ул да Зәбидә утырган почмактан ерак түгел бер өстәлне үз итте булса кирәк, һаман саен шунда утырырга тырыша.
Шуларны уйлап өлгермәде, ишектән Рәшит күренде. Анын килүен эчке бер өмет белән көтеп утырган Зәбидә, бөтен барлыгы белән елмаюын сизми дә калды, һәм нәкъ шул мизгелдә аларнын күзләре очрашты. Егетнен дә йөзе яктырып китте, кара мыек астыннан тигез ак тешләре күренде , күзләрендә шатлыклы очкыннар балкыган кебек булды. Моны ук көтмәгән иде Зәбидә. Күзен яшен тизлеге белән китабына күчерде, йөрәгенен атылып чыгардай булып тибә башлавын тойды. Иреннәре ирексездән үз гомерендә монарчы беркемгә дә мондый хиссият белән әйтелмәгән, тәүге тапкыр яна мәгънә, яна дөнья ачкан сүзләрне пышылдады: «Йа Хода, яратам түгелме сон мин аны?!»
Шуннан сон башын күтәрергә кыймады Зәбидә. Түземсезлек белән Рәшитнен тизрәк китүен көтә башлады. Үзе генә калып, айкала башлаган хисләрен анларга, ни өчен кеше кулына эләккән нәни кошчык шикелле шулай калтырана башлавынын сәбәбен төшенергә тели иде ул.
Бүтән көннәрдә бер-ике сәгать утырганнан сон кузгала торган егет бүген, нишләптер, китәргә җыенмый да иде бугай. Зәбидә ана берничә тапкыр күз сирпеп алырга батырчылык итте. Әмма тегесе гүяки китап дөньясына чумган иде...
Дәфтәрләрен ябып, инде чыгып китим дип омтылган Зәбидә, кинәт аякларында хәлсезлек тоеп, янадан урынына утырды.
— Чыгып барганда аркамны күреп калса?!
Бу уйдан анын тәне эсселе-суыклы булып китте. Көне буе илаһи бер яктылык белән балкыган күнелен шомлы кара болытлар каплап алды.
Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә...
Ничарадан бичара булып утырудан башка чара калмады.
Бәхете бар икән әле. Шулай хәлсезлек белән көрәшеп күпме утыргандыр, хәтерләми. Ул арада Рәшит нәрсәдер эзләп китабын актарырга кереште. Күрәсен, үзенә кирәкле мөһим нәрсәне тапмады, торып абонемент ягына чыгып китте. Шуны гына көтеп утырган Зәбидә бәрелә-сугыла ишеккә ташланды. Тиз генә пальтосын алды да, үзен кемдер эзәрлекләп килгәндәй,
урамга ашыкты. Озак йөрде ул көнне Зәбидә. Институтка кереп утырырга да, өйгә кайтып китәргә дә була иде. Әмма ул үзен кая куярга белмичә якын-тирә бакчаларны урап үтте, аннан сон Бауман урамына төште. Йә кешеләр арасында югаласы, йә тыныч кына, ялгыз каласы килә иде. Күз алдында үзен Рәшит белән чагыштырып карады: зифа буйлы чибәр бу егеткә тинме сон ул?
Кинәт, аяз көнне яшен ялтырагандай, фикер ачыклыгы китереп, күнелен тынычландырган уй килде. «Кем сина аны тин дигән сон әле? Авыз ерып каршы алгач, нигә елмаймасын, ди ул. Әллә сөйләшеп карадынмы? И җүләр, и җүләр», — дип битәрләде ул үзен.
Тынычланып калгандай булды. Шайтаннан җәяүләп качкандай чыгып чабуы үзенә дә көлке булып тоелды. Шулай да бу юануга, Рәшит күзендә балкыган чаткынын гади балку гына булмаганлыгына күнел түрендәге хисләр ышанырга теләми иде.
Шул көннән китапханәгә йөрүен туктатты Зәбидә.
Берничә атна үтте. Дәрестән сон уйланып, бераз һава сулыйм әле дип кенә шәһәрдә йөрмәкче булган иде. Үзенен шул әкияти йорт янына килеп чыгуын сизми дә калды... Һәм тәвәккәлләде. Аяклары мәгарә залына тартса да, башка уку залына кереп утырды. Күнегелмәгән залда Рәшит турында да уйланылмас, аны очратып та булмас! Хәер, очратмас өчен керде дә бит инде ул бу залга.
Әллә нинди көн булды ул. Күнеленен тынычлана башлавына сөенә- сөенә китапларын, дәфтәрләрен чыгарды. Гадәттәгечә, иркенләп дәрес карап алырга иде исәбе.
Идәннән түшәмгә кадәр күтәрелгән саллы имән ишек шыгырдап ачылганга башын күтәргән иде, аннан кемнедер эзләгәндәй башын сузган Рәшитне күреп өнсез калды. Ул да күрде аны. Ишек шар ачылды, очарга җыенгандай җинел хәрәкәт белән, Рәшит ана таба килә иде.
Шул вакытта әллә нәрсә булды. Үткән көннәрдәге барлык газаплы уйлар, үзенен чиреннән гаҗиз калган минутлардагы кичерешләре янарды Зәбидәнен йөзендә. Моны ул үзе дә сизмәде. Әмма читтән караган кеше аны газап та, ачу да, нәфрәт тә дип анлый алыр иде.
Рәшит белән дә шулай булды, күрәсен. Әйтерсен лә очып барган кошнын канатларын кистеләр: ул бердән адымнарын әкренәйтте, йөзендәге елмаю сүнде, беренче очраган өстәл янына утырды. Әмма укырга дип килмәгән иде ул. Азмы-күпме анда утырганнан сон, акрын гына атлап, залдан чыгып китте. Адымнарында баягы җинеллек тә, сыгылмалы талпыну да юк иде инде.
Зәбидә, кичерешләрен кешеләргә сиздерергә теләми иде. Кинәт кенә ул бөтен буыннарын биләп сулкылдый башлаган чиксез арыганлык тойды, түзә алмыйча башын китабына салды. Рәшит белән күз карашлары беренче тапкыр очрашкандагы татлы да, газаплы да уйлары күнелен теткәли башлады.
— Юк, юк! Мин аны бүтән күрергә тиеш түгел!..
***
Институтта көннәр бер көйгә акты да акты. Декан, анын фамилиясе Әхмәтов булып чыкты, беренче очрашу вакытында дөрес әйткән икән— институтта уку авыр, бик авыр һәм катлаулы иде. Укытучылар таләпчән, һәр дәреснен конспекты, лекциясе язылуын мәктәптәгедән дә болай тикшереп торалар. Зәбидә тырышмады түгел, тырышты, әлбәттә. Әмма мәктәптә гел бишлеге генә укырга күнеккән кыз биредә һаман да бер эзгә төшеп китә алмый йөдәде. Аудиториядән чыгып киләләр иде. Деканат секретаре Нурия Мәхмүтовна Зәбидәне туктатты.
— Хафизова, сезне декан чакырган иде, — диде.
— Нигә икән, Нурия апа?
Студентларга бер җылы сүз әйтсәм авторитетым төшәр дип курыккандай
кыланучы бу ханым рәтле җавап бирә алмады.
Рәшитне очратып күнеле урыныннан кузгалган, аны күрмәс өчен үзен тыеп, газаплы уй, гаҗизлек эчендә яшәгән Зәбидә сонгы вакытта, чыннан да, укуында бераз артка кала башлаган иде. Сөйләшү бик күнелле булмастыр, ахры, дип уйлап куйды ул. Ләкин керми чаран юк. Әхмәтов ике чакырганны яратмый.
— Әйдә, утыр, Зәбидә, — дип елмаеп каршы алды аны Сөләйман Гарифович. — Йә, күнегеп буламы инде? Уку бик авыр түгелме?
— Була-а, — дип җавап кайтарды, ана ни әйтергә белмәгән кыз.
Әхмәтов өстәлдән яшел тышлы калын бер журналны алды да Зәбидәнен янына ук килеп утырды. Тавышы әле һаман да рәсми түгел иде. Тагын ни әйтер икән, дип күнелсезләнеп көткән кызга анын шушылай җылы сөйләшүе бигрәк тә үзәк өзгеч булып тоелды.
— Сенелем, менә бу журналда бик кызыклы бер мәкалә басылган. Ортопедия институты профессоры Дәүләтьяровнын өметле эшләре турында элек тә белә идек белүен. Ә бусы медицинада ачыш буларак та, аерым алганда, синен өчен дә бик кызыклыдыр, дип уйлыйм. Танышып чык әле.
Аптырап калды Зәбидә. Сорау катыш гаҗәпләнү белән Әхмәтовка карап утыруын белде. Ә тегесе анын җавапсыз утыруын ризалык билгесе дип анлады бугай, үз фикерен тагын бер кат расларга теләгәндәй дәвам итте:
— Әйе, укуын яхшы гына бара. Анысы өчен борчылма. Берничә айга артка калсан да, ярдәм итәрбез. Уйлап кара! Бәлки, тәвәккәлләрсен...
Декан яныннан шул журнал белән чыкты Зәбидә. Чыкты да тиз-тиз актарырга кереште. Сүзнен үзе инде ничә еллар өмет белән көткән эш турында баруын хәзер генә төшенеп алды ул. Бер кат күз йөгертеп чыгу белән генә канәгатьләнмәде, мәкаләнен һәр сүзен үлчәп, уйлап, миенә сендереп калдырырга теләп, бөртекләп укый башлады. Танылган галим Илизаровнын шәкерте, Казан профессоры Дәүләтьяров скалиоз авыруларын дәвалаунын принципиаль яна ысулларын тәкъдим итә иде. Инде дәваланган дистәләп кешенен савыгу процессынын ничек баруы турында да бәйнә-бәйнә язылган иде мәкаләдә. Зәбидәнен алдында күк капусы ачылгандай булды. Ниһаять! Мин дә кешеләрнен күзенә туры карый алырмын микәнни? Мин дә башкалар шикелле була алырмын микәнни? Анын күз алдыннан төз гәүдәле чибәр курсташ кызлары тезелеп узгандай булды. Алар арасында үзен дә күз алдына китерде. Бу сурәт тә эреп юкка чыкты. Анын урынына китапханәдә сонгы тапкыр күргәндә хәтердә уелып калган, канаты сынган кош кебек китеп баручы, аптыраулы карашын ана текәгән Рәшит пәйда булды.
Йа Илаһым, чыннан да бу дөрес хәбәр микәнни? Зәбидәнен бала чагындагы шикелле йөгереп китәсе, очраган бер кешене кочасы, шатлыгын уртаклашасы килде. Сөенеч яшьләре ага башлаганын үзе дә сизми иде ул. Профессор Әхмәтов янына янадан керәсе, ана кат-кат рәхмәт укыйсы иде бит. Ләкин еллар буе күнегеп киленгән басынкылык, күнелендәген тышка чыгармаска тырышу анын холкына сенгән иде инде. Эченнән бәхет кошы тоткандай куанса, очынса да кыяфәтендә артык чагылмады алар. Чыннан да, бәхет кошы иде анын өчен бу яналык.
***
Ортопедия институтынын клиник больницасы...
Зәбидәнен урыны тәрәзә янына туры килде. Монда яктырак та, унайлырак та. Палатада тагын өч кыз бар. Барысы да Зәбидә шикелле терелүгә өмет баглап, яшерен ышаныч белән килгәннәр. Болай караганда, бернигә дә зарланмыйлар алар. Үзара тыныч кына сөйләшәләр, укыйлар, чәй эчәләр, тиешле вакытта анализга, төрле тикшерүләргә барып киләләр. Ә инде бүлмәгә профессор Дәүләтьяров килеп керсә, һәрберсе әйтеп бетергесез бер тугрылык, инану белән ана карый. Әйтерсен лә аларнын бөтен язмышы, тормышы, бүгенгесе һәм киләчәге, яшьлек гүзәллеге, өмет- идеаллары—барысы да анын кулында. Хәер, шулайдыр да, һич югында Зәбидә өчен нәкъ шулай. Ул анын коткаручысы, ак халатлы фәрештәсе. Балачактан килгән барлык
газаплар шушында бетәр, үзенне башкалардан ким итеп тоюдан килгән ачы күз яшьләренен сонгысы шушында тамып калыр сыман.
Йоклый алмый хәзер Зәбидә. Түземсезлек белән берничә көнгә сузылган тикшеренүнен, анализларнын нәтиҗәләрен көтә. Операция ясаунын мөмкинлеге шуларга бәйле. Ничек чыдап ятмак кирәк! Күзен йома да хыял дингезенә чума. Больницадан чыккан көнне үк үзәк китапханәгә баруын, иркен адымнар белән рәтләр арасыннан очынып үтүен, матур бер рәсем шикелле, күз алдына кат-кат китерә, ләззәтләнеп, сокланып уйлый боларны. Менә ул мәгарәгә килеп керә. Ә анда... Рәшит! Зәбидә анын яныннан үтешли туктап калачак та, «Гафу итегез, сәгать ничә икән?»—дип сораячак. Юк! Юк! Алай ярамый. Киресенчә, ул анын яныннан игътибар бирмичә генә үтеп китәчәк. Нәкъ элеккечә үз урынына барып утырачак та сиздерми генә күзәтәчәк. Нишләр икән? Элеккечә якты күзләре белән Зәбидәнен карашын эзләр микән?
Тагын әллә ниләр уйлап бетерде Зәбидә. Балаларым Рәшиткә охшар микән? Охшасын иде. Әтисенә охшаган балаларны бәхетле була, диләр. Шушындый тузга язмаган уйлар башына килүенә үзе дә аптырап куйды. Бүген бәхетле иде ул. Ә бәхетле кешегә ни уйласа да килешә. Бәхете булгач, тормышка ашмас хыял буламыни?!
Уйга бирелеп, янына профессор Дәүләтьяровнын килеп утыруын да сизми калган икән.
— Зәбидә, үзенне ничек хис итәсен? Анализлар әзер. Иртәгә операция ясарга мөмкин.
Үзенен озын, сизгер бармаклы каты кулына Зәбидәнен беләген алды, пульсын санады. Бераз уйланып торгач кына, авыр сулап тагын өстәп әйтте:
— Риза булганчы, тагын бер кат уйла, сенлем! Бик катлаулы, авыр операция... Куркытырга теләп әйтүем түгел, унышлы чыгачагына шигем юк. Тик бер «ләкин» бар...
Зәбидәнен эче жу итеп китте. Әллә берәр анализы ярап бетмәде микән? Юк, юк... ул күпме көтәргә дә риза. Тик ясасыннар гына. Сабырлык белән профессорнын ни әйтүен көтте.
— Сез бит кыз кеше... булачак әни кеше. Ләкин дигәнем шул, бу операциядән сон сезгә әни булырга ярамаячак. Анлыйсынмы, сенлем, андый авырлыкны күтәрә алмаячаксын, бәби күтәрү җинел түгел... Уйларга вакыт бар. Уйла! Барысын да үзенә хәл итәргә.
«Ә» дә, «җә» дә дип әйтә алмады Зәбидә. Анын бу минуттагы халәтен анлаган профессор ишек янына җиткәч, карашы белән Зәбидәне хуплаган кебек, керфекләрен төшереп алды.
..Төне йокысыз үтте Зәбидәнен. Билгеле бер фикергә килә алмыйча җәфаланды. Барысы да, барысы да янадан тагын бер тапкыр күз алдыннан үтте.
***
Икенче көнне обходка кергән профессор, Зәбидәнен урыны буш булуын күреп, бер сүз дә әйтмәде. Бары тик авыр көрсенеп кенә куйды.
Җыясы ризыгың
Төмән автовокзалында китә алмыйча инде икенче көн ятабыз. Атна буе коеп яуган янгыр авыллар арасын гына түгел, хәтта районнарны өлкә үзәге белән тоташтыручы юлларны да үтә алмаслык баткакка әйләндергән. Әлүмин чиләк төсле динамиктан бер-бер артлы теге яки бу автобуснын маршрутка чыкмаячагын игълан итеп кенә торалар. Әмма автовокзалда халык кимеми. Берәүләр кулын селтәп китә тора, аларны икенчеләре алыштыра.
Безнен эчтә исә бүреләр улый. Алай-болай автобус килсә дип, бик еракка, читкә китеп тә йөри алмыйбыз. Автовокзал буфетына сугылгалыйбыз- сугылгалавын. Ә анда кофе, пешкән йомырка, бәясен күрүгә үк чәчләрен үрә торырлык кыздырган
тавык, шикәргә катырган коржик ише нәрсәләрдән гайре әйбер юк. Студент кесәсе күтәрерлекмени! Кофе дип аталган болганчык суы гына да егерме тиен тора бит анын.
— Тизрәк авылга барып җитәргә кирәк. Анда барып эләгә алсак, мантыр идек бер, — дип юандыра безне бу якларда йөргәләгән группа җитәкчебез, аспирант Госман Жаббаров.
Ә хәзергә күрше кибеттәге килька консервасы белән канәгатьләнергә туры килә. Группадашыбыз Нурия әйтмешли: «Иртәнгә томат соусындагы килька, төшке ашка килькалы томат, кичкә томатлы килька». Кыскасы, һаман бер балык башы. Тышына берничә вак балык сурәте төшерелгән бу юка металл банкаларны күрүгә үк эчебез борып авырта башлый. Нишләмәк кирәк, студентнын башы белем белән шыплап тутырылган булса да, кесәсе такыррак шул.
Шулай күпме яткан булыр идек, билгесез... Җитәкчебез Жаббаров беркөнне каяндыр, без барасы якларга юл тотучы нефтьчеләр машинасын белешеп кайтты.
— Әйберләрегезне җыя торыгыз, таралып йөрмәгез. Озакламый машина киләчәк, — диде.
Кәсебенә керешсән була икән. Бер-ике сәгать үттеме-юкмы, автовокзал янына тәгәрмәчләренә кыш көнендәгечә чылбыр чорнаган «Урал» вездеходы килеп туктады.
Төялеп, Төмәннән йөз илле чакрымнардагы урман-күлләр арасына сыенып утырган Каскара авылына чыгып киттек. Себер якларына җыр, әкият, бәет эзләп экспедициягә чыккан студентларнын, ягъни безнен сәяхәтебез әнә шулай башланды. Без дигәнем—биш студент—Харис, Миннурый, Фидания, Нурия һәм мин.
Без килеп җиткәндә җәйге кояш агач башларында тәгәри башлаган иде инде. Салулый-салулый, сикәлтә саен телләребезне тешләргә мәҗбүр иткән машинанын гүелдәве дә, ниһаять, күнеллерәк ишетелә башлады. Алдыбызда озын күл буенда таралып утырган зур, төзек авыл пәйда булды. Йөзләребез бердән яктырып китте, эчкә җылы йөгерде. «Машинадан сикереп төшәрбез дә тымызык күлгә чумарбыз. Юлдагы талчыгу да, ару да юып алгандай юкка чыгар, эче эчкә ябышкан ашказаннарыбызга җылы ризык керер». Шуларны уйлап һәркайсыбыз ләззәтле минутлар кичерде бугай. Хәтта юл буе Хариснын беләгенә чатырдап ябышып килгән Фидания дә торып, кузовны кабинадан аерып торган биек тактага килеп ябышты.
Теләгебезгә ирештек ул көнне. Күлдә дә коендык, мунчасына да кердек, туйганчы җылы аш ашап, иртәгесе көнгә планнар корып, йокларга яттык.
...Авыл җирендә тан тиз ата. Без торганда йорт хуҗабыз Шәмсетдин бабай белән анын корткасы Хәдичә әбинен эшләп алҗып, инде икенче
тапкыр чәй янына утырулары икән. Без дә авыл малайлары түгелмени?! Сикереп тордык та күлгә йөгердек. Чистарынып, сафланып кайтканда өстәлдә бәйрәм сые әзер иде инде. Менә сина Хәдичә әби! Ниләр генә юк бизәкле ашъяулык өстендә. Кыяр, яшел суган кебек нәрсәләрне әйтеп тә тормыйм, анын янында каймакка салынган, Себерчә әйткәндә, тукмак җиләк, парын бөркеп утыручы ит, ярмаланып торган бәрәнге һәм башкалар, һәм башкалар... Оятыма көч килсә дә әйтим, филология бүлегендә укып йөреп тә, әле исемнәрен белмәгән ризыклар, тәм-томнар бар икән! Тамакка бик үк хирыс булмаган кызларыбыз да, патшабикәләр шикелле ялындырып тормады, өстәлдәге сыйлар берәм-берәм эреп юкка чыга барды.
Хәдичә әби белән Шәмсетдин бабай канәгать. Бигрәк тә бабай. Ул сирәк сакалын сыпыра-сыпыра вәкарь белән генә һаман сыйлый.
— Яле, оланнар, ит белән картупына да җитешен. Көне буе йөрисегез бар. Эсседә ашалмый ул...
Хәдичә әби күп сөйләшми. Шундый ерактан килгән кунакларга сыенын ошавы күнеленә бик хуш килде бугай анын. Ә безгә нәрсә?.. Студент корсагы резин туп кебек бит ул. Тулай торактагы кефир малайлары дип башына да китермәссен... Аспирант Җаббаров кына бик белдекле кеше шикелле үзалдына елмаеп нәзберекләнеп утырган була.
Тәмам хушланып, әби белән бабайга рәхмәт укый-укый өстәл яныннан кузгалдык.
Инде эшкә тотынсак та ярый. Парлашып бүлештек тә, жирәбә салып, авылнын кайсы урамы кемгә туры килүен билгеләдек. Мина Нурия белән күл буендагы түбән оч урамы эләкте.
Тук тамакка бераз авырая төшсәк тә, кәгазь-каләмнәребезне алып, түбән очнын ин аргы башына ук чыгып киттек. Шуннан килә-килә әбәткә чакырып калган Хәдичә әби янына төшке ашка кайтып җитү иде исәбебез.
...Авыл кырыендагы беренче йортнын капкасын шакыдык. Әллә көтеп үк торганнар инде, безне йорт хуҗабыз шикелле үк сирәк сакаллы, бәйрәм көннәрендәгечә, башына кара түбәтәй, әле генә үтүкләнгән ак күлмәк өстеннән камзул да киеп җибәргән бер карт каршы алды. Тирән җыерчыклар белән чуарланган көрәктәй ике кулын биреп күрешкәч, күптән көткән кунакларыдай күреп безне ак өйгә чакырды.
— Бергә-бергә шунда чәй янында гәпләшеп утырырбыз. Карчыгым да күптән көтә инде сезне...
— Юк, юк, бабай!.. Без чәйләп утыра алмыйбыз. Әле яна гына өстәл яныннан кузгалдык, — диде куркып калган Нурия. Дөресен генә әйткәндә, икебезнен дә бер генә кабар ниятебез дә юк иде. Бөтен теләгебез тизрәк халык иҗаты хәзинәләрен җыя башлау, әле бер генә хәреф тә төшмәгән дәфтәрләребезгә монарчы адәм колагы ишетмәгән борынгы җырлар, кинаяле такмаклар, тылсымлы әкиятләр, дастаннар теркәү. Икебез дә тизрәк әнә шул сафландыргыч чишмәгә кушылырга хыялланабыз. Авылдагы һәр өйдә таныш булмаган моннар, риваятьләр, һәр бабай, һәр әби хәтерендә алтынга тин шундый хәзинә бөртекләре сакланадыр сыман тоела.
— Бабай, без чәй эчеп тормыйча гына сөйләшик инде. Казаннан ук җырлар, әкиятләр язып алырга килдек бит, — дип дәвам итте Нурия үрсәләнеп.
Ачык йөзле бабаебыз кинәт кырт кисте дә куйды.
— Сөйләй алмаем сина, йөрәгем. Хәтерем дә тишек инде. Хәтерләмәем. Әнә кәмперемнән сорап каран...
Бабайдан картрак күренсә дә, җитез хәрәкәтле карчык инде баскыч төбенә чыгып баскан икән. Ул сүзгә кушылды.
— Сина әйтәм, нигә өйгә чакырмыйсын? Самавырым суынаты.
— Әби, ичмасам, сез белмисезме сон? Безгә... ни, җырлар кирәк иде бит.
— Хаҗәтен белгем киләте. Нигә сон ул?
— Без шуларны җыеп йөрергә дип килгән идек.
— Ярар, балалар, уйлашырбыз. Башта сыйдан авыз итик тә.
Ах, шул сый дигәннәрен. Ансыз гына булмыймыни инде?!
Икебез беравыздан җавап бирдек.
— Юк, әби! Рәхмәт! Чәй эчеп тормыйбыз инде, — дидек без икебез беравыздан.
Әбинен йөзенә үпкәләү галәмәте чыкты.
— Нинди сүз ди ул. Карт башын белән көпә-көндез җырлап утыру. Сез инде үпкәләмәгез, белмибез без. — Аннары, картына карап, тагын өстәде.
— Аяк-уенгаXLI* да үнәребез юк.
Безгә хушлашып чыгып китүдән башка чара калмады.
Күнелебез шактый ук төшәргә, баш өстебездәге алсу хыялларыбыз тарала башларга өлгергән иде инде. Тагын ни булыр икән дип, кыяр- кыймас киттек өй борынча. Яшьләр күбесе эштә, күрәсен. Гадәттә карт- карчык каршы ала. Керәбез, сәлам бирәбез. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар һәм... өстәл янына чакыралар. Җыр, әкият, мәзәк турында ишетергә дә теләмиләр. Бу турыда сүз чыккач: «Әй, кара син аны! Хәзер шуны җыеп йөриләр икән», — дип тел шартлаталар, бот чабалар, гаҗәпләнәләр. Ә үзләре ник бер нәрсә сөйләсеннәр. Бар сүзләре шул:
— Үнәрем юк шул, балам.
— Белмәем...
XLI Аяк-уен—бию (Себер диалекты).
— Хәтерем тишек иләк кебек.
Чираттагы өйдән чыгып Нурия белән бер-беребезгә карашып торгач, аптырап кулларымны җәеп җибәрдем.
— Каскара авылы картлары җыр белми икән, ә?!
— Шулай икән шул. Гомерендә уйламассын, — дип сүзләремне куәтләде Нурия. — Безнен авыл картлары алтын икән.
Шулай карашып тордык та, өйдән-өйгә йөрмәс булып, авыл кырыендагы Пыктын Карагае дигән күл янына төшеп киттек.
Себер кояшы көньякныкыннан ким кыздырмый икән. Рәхәтләндек бер, ичмасам. Ничә көн кояш күрмәгән тәннәребез, кызарып, ачыта башлаганчы кызындык, су коендык. Көн кичкә авышкач кына: «Госман Җаббаровка ни әйтербез икән?» дигән уйга төшеп, кайтырга чыктык. Бик тә ашыйсы килә иде. Иртәнге сый-хөрмәтләр искә төшеп, авыздан сулар ага хәтта.
...Капка төбендә Шәмсетдин бабай каршы алды. Койма янындагы калын бүрәнәдә, черем иткәндәй, оеп утыра иде. Безне күргәч, үзе яныннан урын күрсәтте.
— Йә, оланнар, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Ничек сыйладылар?..
— дип тезеп китте ул ашыкмас тавыш белән.
— Булмады ла, бабай... Берни язып ала алмадык.
Шәмсетдин карт ышанмыйча, бер күзен кыса төшеп, безгә карап торды.
— Ничек? Аит Сәйдулласы да берни сөйләмәдеме?
Анын соравына сорау белән җавап биргәнебезне сизми дә калдык.
— Кем сон ул?
— Сон, беренче булып шуларга кергәнсездер ләбаса. Түбән очнын ин кырыйдагы йорты. Авылда беренче ерауцы, аяк-уен остасы иде бит ул яшь чагында.
— Шуларга кердек, — дип сузды Нурия. — Берни дә сөйләмәде бит.
— Чынлап та аларнын өенә кердегезме? — дип төпченүен дәвам итте бабай.
— Ю-у-к! Өйләренә үк кермәдек, — диде Нурия. — Ишегалдында гына сөйләштек.
— Чакырмадымыни?
— Чакырды... Үзе дә, карчыгы да... Чәй эчәргә дип чакырдылар.
Шәмсетдин бабай, нидер уйлагандай, колак артын кашып куйды да картларча кеткелдәп көлеп җибәрде:
— И балалар, балалар! Үзегезне аштан өстен куйгансыз бит. Бергәләп ризык җыймагач, сыен авыз итмәгәч, ишегалдында сезгә кем җыр җырласын да, кем әкият сөйләсен ди инде.
Хатабызны шунда гына анладык.
— Хәзер нишлик сон инде, бабай?
Җавап көтеп, икебез дә ана текәлдек.
— Нишлик-нишлик, — дип үртәгәндәй кабатлады Шәмсетдин бабай. — Иртәгә барасыз да, янадан керәсез. Аш ашка, урыны башка.
***
Бераздан Харис белән Фидания дә кайтып керде. Аяк атлауларыннан ук сизеп торам, безнен шикелле үк берни дә кыра алмаганнар. Бары тик Госман Җаббаров белән Миннурый гына, дәфтәрләрен уалыр дип курыккандай, кадерләп тотып, яныбыздан үтеп киттеләр.
Ярар, иртәгегә танны аттырсак, без дә ак сакаллы карт булырбыз, дип йокларга яттык. Ә иртән, Хәдичә әбине үпкәләтмәс өчен, берәр чынаяк кына чәй эчеп, кире Сәйдулла бабайларга юл тоттык.
— Хәерегез белән киләсез, — дип елмаеп каршы алды ул. — Җыясы ризыгын булса, тешенне сындырып керер, ди.
Нурия белән икебезнен дә колакларыбыз торды. Кара син бабайны, бүген беренче сүзеннән үк мәкальләр сибә түгелме?..
Шатланып авызымны ерырга өлгермәдем, касыгыма Нуриянен йодрыгы килеп төртелде.
— Кичә мин сөйләшкән идем. Инде бүген сөйләшүне син алып барырсын, — дип пышылдады ул теш аралаш.
Ризалыгымны белдереп, бабайга сиздерми генә ана күз кысыйм дип борыла башлаган идем, кыз җинемнән тартты.
— Минем белән түгел, бабай белән сөйләш!..
Картыбыз ашыкмый, салмак кына атлап килеп күреште, кулларыбызны сыйпап торды. Хәер... бу юлы да кичәге шикелле башлады:
— Ягез инде, без картлар янына килгәнсез икән, өйгә үтик. Әбиегезнен самавыры суынып өлгермәгәндер әле.
Карышып тору кая! Чакырмаслар инде дип, куркыбрак та килгән идек әле. Әдәп өчен икенче тапкыр әйткәнне дә көтеп тормастан, ашыга-ашыга аякларыбызны салып эчкә үттек.
Әллә Себер картлары самавырсыз яши алмый инде. Чынлап та, түрдәге өстәлдә башына чәйнек менеп кунаклаган самавыр җырлап утыра. Анын янында эреле-ваклы чынаяк-касәләр, өсте чигүле сөлге белән капланган савыт-саба иде.
— Йә, утырыйк, балалар. Бүген дә шул җыр эзләп йөрүме?
— Әйе шул, бабай, — дип, инициативаны үз кулыма алдым. — Халык җырлары... алар бит безнен халыкнын «мәнге күгәрмәс вә тутыкмас җәүһәрләре»...
Шул вакыттагы сөенүемне күрсәгез!.. Университетта алай-болай гына укытмыйлар икән. Габдулла Тукайнын мәшһүр сүзләрен ничек оста китереп «сыладым».
Бабай ризалыгын белдереп, ике куллап юка сакалын сыпырып алды. Кһым, кһым дип, тамагын кырып куйгач, чаршау артында кыштырдаган карчыгына эндәште.
— Сина әйтәм, чык инде монда. Менә бит кичәге кунакларыбыз килгән.
Озак көттерми карчыгы да күренде. Тышына чык типкән балчык чүлмәкне киндер сөлге белән сөртә-сөртә кичәге сөйләшү булмаган да кебек кин итеп елмайды:
— Менә баздан шомырт суы алган идем әле. Сөйләшкәндә тамак кибүчән, — дип сөйләнә-сөйләнә өстәл янындагы эскәмиягә килеп утырды.
Авызыбыз бер пешкән бит. Бүген инде без кыстатып тормадык. Студентлар әйтмешли, өстәлдәге сыйны урдык кына. Әмма чама ягын да онытмадык. Әле тагын башка кешеләргә дә керәсе булыр бит.... Бары тик шуннан сон гына язарга әзерләнеп, дәфтәрләребезне чыгардык.
— Йә, ни эшкә инде ул безнен җырлар? — Бабай тагын соравын кабатлады.
— Ни эшкә дип, белә торгансыздыр инде... Аларны җыеп, китап чыгаралар, тарихны өйрәнәләр....
— Әйе, бабай, әле халыкта җыеп алынмаган меннәрчә җыр, әкият, мәкаль, бәет булырга мөмкин. Киләчәк буыннар өчен югалырга тиеш түгел, хәзинә алар, — дип сүзгә кушылды Нурия. Сөйләсә, сөйли белә дә инде!
— Ә-ә... анысы кызык икән... Ерлар күп инде ул. Үзегез ниндиләрне беләсез сон? Сез яшьләр инде. Нәпример, уен ерларын, — шулай диде дә бабай, көлемсерәп, күзен мина текәде.
Кирәк чагында ник берсе искә төшсен икән. Үземнен туган авылдагы (хәер, авыл түгел инде ул, район үзәге) ял кичәләрен искә төшереп карыйм, күз алдына университет дискотекалары килә. Җыр җырламыйбыз икән ләбаса. Күбрәк тынлыйбыз гына микәнни сон? Өмет белән Нуриягә карыйм. Ул исе китмәгән кыяфәт белән дәфтәренә нидер язып утыра. Әллә мин җырлаганны язмакчы ук инде.
Тавышым юк минем. Хәтта әни дә: «И бала, бигрәк инде тавык җырлаган кебек кенә җырлыйсын», — дип жәлләп куя торган иде. Ну монда сынатырга ярамый. Бабайнын телен ачасы бар ич әле. Шул вакыт кылт итеп хәтеремә бер җыр килде. Күкрәгемне тутырып тын алдым да (кычкырмасам җырлый алмыйм мин) түшәмдәге такта ярыкларына карап, тамак төбе белән бар көчемә кычкырып җырлап та җибәрдем:
Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.
Башка куплетларын бик белеп тә җиткерми идем. Җырлый башлагач, үзе чыга икән. Бер генә кавым да туктап тормыйча дәвам иттем:
Шинелен салган, диләр дә,
Шинелен салган, диләр.
Әллә каян күренеп тора, Солдатта булган, диләр.
Булдырдым бит әй, дип Нуриягә караган идем, авызын кулы белән каплаган. Әллә елый, әллә көлә. Хәер, анын бәясе әллә ни кирәк түгел мина. Ин мөһиме—картлар. Алар ни әйтер!..
Бабай бик канәгать калган, күрәсен. Күзләрендә шаян очкыннар балкый. Әбигә карап күз кысып та ала әле.
— Маладис егет икәнсен, — диде ул. — Монысын радиодан безнен дә ишеткән бар. Тагын берәрне җырлап күрсәтсән иде.
Инде чирканчык алынган, күп уйлап тормый, икенчесен дә әйттерә башладым:
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсаң яннарыма, Ял була җаннарыма.
Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, аякларым белән идәнгә дә тибеп куям.
Тагын да җырлыйм диеп тәмам азартка кереп барганда Нуриянен пырхылдап көлүе бүлде. Битенә дәфтәрен каплаган, инсәләре дерелдәп- дерелдәп куя.
И рәнҗедем ана шул вакытта. Әллә үзен концертта дип белә микән, чытлыкланып утырырга. Үтергеч караш ташлап, шуны әйтергә авызымны ачмакчы идем, әби кулыма тустаган китереп тоттырды.
— Тамагын кипкәндер, улым, эцеп йибәрен әле... — Шомырт исе анкып торган ширбәтне йотып куйгач, ачуым басыла төште тагы. Әле һаман пырхылдаган Нуриягә:
— Сон, алай булгач, үзен җырла, — дип кенә әйтә алдым. Җырга минем кебек кенә түгел инде ул. Анысын яхшы беләм. Тик ана җырларга туры килмәде. Сәйдулла бабай егерме яшьлек егетләр шикелле итеп кәләпүшен кынгыр салып куйды, камзулын җилбәгәй җибәреп Нурия каршына килеп басты да, үзе әйтмешли, «ерлап» та ебәрде:
Карагай ла башы кәвеш-кәвеш,
Сызылып ла килә бер тавыш.
Бармаккаен камыш, йөзең кояш, Акылларын камил, үзең яшь.
Ашыкмый гына, көйнен, моннын тәмен белеп сузып, һәр сүзенен мәгънәсен йөрәге аша үткәреп җырланган бу җыр икебезне дә телсез калдыргандай булды. Нуриягә генә кара!
Әйтерсен лә үзенә атап җырлыйлар. Битләре үк алланып китте. Көязләнеп, бабайга елмаеп утыра. Мин җырлаганда борылып та карамаган иде.
Әсәрләнеп, дәфтәргә теркәп барырга да оныта язганбыз. Тиз генә каләм- дәфтәргә ябыштык. Хәер, инде бабай безнен турыда үзе үк оныткан иде, күрәсен. Әллә Казан хәтле Казаннан килгән студентларнын һәр сүзен кәгазьгә теркәп утырулары күнеленә хуш килде, әллә егет чакларына кире әйләнеп кайтты, бабабыз карчыгы янына барып, инде ана атап җырлый башлады:
Кимә итек, ки читек,
Аякка җиңел итеп.
Аргы урамдин ярлар сөйдем,
Бирге урамга үч итеп.
Ана калтырап чыккан тавышы белән, әмма ниндидер борынгы көйнен бормаларын үзенчә бик рәвешенә китереп, әбиебез дә кушылды:
Агыйделкәйләрнең аръягында Ат аунаган кара җирләр бар. Чакырсам бармаң, кулын салмаң, Күңелкәем калган ярым бар.
Бабай да җавапсыз калмады. Салмак хәрәкәтләр белән идән уртасында түгәрәк ясап җырлый башлады:
...Үзем дә лә генәй сөйгән ярны Күз күрмәгән якка озаттым.
Әби башына чөйгән яулыгынын бер чите белән йөзенен яртысын каплады, оялчан кызлар шикелле иттереп, сузып кына җавап бирде:
Зәл килә сәлки, Садрый сәлки, Камзуллары яшел гарнатур. Сән сорамайсың, мин әйтмәем, Сәлам дигән сиңа бер матур.
Бер-ике тапкыр самавыр янарттык без ул көнне. Әби белән бабайнын хәтерләре бер дә тишек түгел икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, аларнын бер такмаклары икенчесен хәтерләтте, бер бәеттән икенчесенә күчтеләр, авылда төрле елларда булган вакыйгаларны, аларга карата кемдер чыгарган такмак-бәетләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кеше халәтенә җырнын ничек тәэсир иткәнен үз күзләребез белән күрдек без. Сәйдулла бабай белән карчыгы бердән яшәреп киткәндәй булдылар. Әйтерсен лә җилкәләренә заман, чорлар авырлыгы белән басып торучы сигез дистәгә якын ел чалымы да, битләрендәге җыерчыклары да юкка чыкты. Аларнын гәүдәләре тураеп китте, күзләреннән яшьлек нуры бөркелгәндәй булды. Себернен адәм генә түгел, киек җанвар адашырлык кара урманнары арасына кереп поскан татар авылларынын чал үткәнен безнен алда янарттылар, җырлары белән безне дә шул чорга алып кереп киттеләр алар. Иртән килгән җиребездән без төш вакыты җиткәнне дә, кояшнын кичлеккә авышканын да сизмәгәнбез. Яза-яза кулларыбыз арыды, дәфтәрләребез тулды. Инде Сәйдулла бабай сүзне үзе очлады:
— Менә шулай, оланнар. Килгәнегезгә рәхмәт. Яшь чакларыбызны искә төшердегез әле, — диде ул. Аннан сон, карчыгы белән карашып алгач, ягымлы көлемсерәп өстәп куйды. — Кичә кергәндә бик эре нәрсәләр икән дип хәтер кала язган иде. Бүген сөендердегез тагы... Инде сезнен җырларны да тынларга насыйп итсен.
1986