КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
Тик бу шигырьдә капиталист таможнигының егерменче елларда совет паспортын
кулына алганы сурәтләнә. Ә бит шул ук кызыл тышлы паспортны Совет чиновнигы әле
генә куркуыннан идәнгә төшереп җибәрде. Менә шулай, туганым. СССРда, аның калдыгы
Россия дә — парадокслар иле. Без Үзбәкстанда төрле милләт кешеләре бертуган булып
яшәдек. Ә менә хәзер үземнең төп Ватанымда, әти-әниләр, бабай- картәтиләрнең кендек
каннары тамган җирдә мин— чит. Үз илем дип йөргән илдә мин — килмешәк, үги бала
хәлендәмен. Кайсы гына «өлкән агайлар» күпләп яшәгән өлкәгә барма, без анда
килмешәк хәлендәбез. Безнең белән балаларны куркыталар. Алар үзләренең нинди
гөнаһ, нинди коточкыч аламалыклар эшләгәннәрен беләләр. Шуңардан куркалар. Без
Кырым татарларыннан түгел, ә үзләренең безгә карата нинди геноцид эшләгәннәрен
исләренә төшерүдән куркып, тагын да аламарак гөнаһлар кылалар.
Шунда мин дә үҗәтләнеп:
— Нигә минем паспортны алай атып бәрәсез. Бу паспорт минем шәхси документым
гына түгел, бу — Совет паспорты! — дим, бик каты гына.
Теге калтыранган куллары белән иелеп идәннән паспортны сак кына алды да:
— Без сезнең паспортны терки алмыйбыз. Сез Кырым татары бит. Безгә сезнең
милләт кешеләрен теркәргә катгый тыела. Өстән күрсәтмә бар. Урысча яхшы
сөйләшәсез, шуңа да мин сезне урыс милләтеннән дип торам, — ди. Тирән итеп тын алды
да:
— Мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Бездән югарырак органнарга
мөрәҗәгать итегез. Ә гомумән, монда нәрсә эшләргә уйлыйсыз? — ди бу.
— Эшкә урнашырмын. Миңа дүрт баланы үстереп аякка бастырырга кирәк.
— Монда үзебезнекеләргә дә эш юк.
— Үзегезнекеләр кем дә, читләр кем? Мин дә совет гражданины бит. Хөкүмәт эш
бирмәсә, бакчамда бәрәңге, помидор үстерермен, — дим.
Бу инде уйлый алырлык хәлгә килде, ахры. Нәм миңа:
— Сатарга бәрәңге, помидор үстерү, бигрәк тә теплица ясап сатарга үсентеләр
үстерү «нетрудовой доход»ка керә. Сезне хөкем итәргә мөмкиннәр, — дигәч, тәмам
ачуым кабарды:
— Сез пропискага теркәмәсәгез дә, хәттә эш бирмәсәгез дә, без хәер сорашып,
теләнеп йөрмәячәкбез. Урлашмаячакбыз да! Без андый халык түгел.
Шулай дидем дә, кулыннан үрелеп, паспортымны тартып алдым, бүлмә ишеген
шапылдатып ябып чыгып киттем. Ә бит тышта җитмеш алтынчы ел. Ничек итсәм иттем,
район үзәгеннән ерак түгел, иң артта калган бер колхозга барып эшкә кердем. Эшкә
алмыйча булдыра алмыйлар. Эшче кул җитешми. Барсы да бу колхозны ташлап качалар.
Шуннан урындагы паспорт өстәленә барып, паспортым арасына йөз тәңкә акча
кыстырып(шулай киңәш бирделәр), паспортистка хатынга сузам. Илле тәңкәмне кире
кайтардылар. Паспортны кире кулыма алганда теге илле тәнкәне күреп калдым да:
Ахыры. Башы узган санда.
— Бусы да сезгә, — дигән булам.
— Юк. Безгә иллесе дә җитә. Сезнең балаларыгыз дүртәү бит. Монысы өчен дә оят.
Әмма бездән өстә дә түрәләр утыра шул, — диде бу.
Апам сөйләвеннән туктап кеткелдәп көлеп алды.
— Мөгаен, Кырым татарларыннан иң беренчеләр булып кайтканбыздыр инде,
туганым.
Шулай сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Диләвир абзыйга сүз кушып карыйм, әмма
абзыемның сөйләшергә исәбе юк кебек. Ләкин мин үземнең эш дәверемдә нинди генә
дәшмәс кешеләр очратмадым да кемнәрне генә сөйләндереп, күңелләрендәге яшерен
серләрен әйләндереп тышка чыгартмадым. Әле дә шулайрак булды. Апа керә-чыга чәй
тәм-томнары ташыганда, Диләвир абзыйның колагына иелеп, тавышымны әкренәйтеп
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
135
кенә сорап куйдым:
— Апа белән ничек, кайларда танышып күрештегез? Мөгаен, онытып та
бетергәнсездер әле?
Абзыем сәер сораудан аптырапмы, әллә минем бер күземне кысып алып, апа чыгып
киткән якка баш кагып ымлавымны күрепме, үзе дә елмаеп җибәрде дә, тавышын
әкренәйтә биреп минем колакка:
— Аны онытып буламыни. Әлбәттә, хәтерлим. Кичә генә танышкан кебек без, —
диде, авызын ерып.
Мин инде абзыйның бу елмаюын кулымнан ычкындырмадым:
— Ә ничек булды соң бу?
Абзыем тотлыга биребрәк һәм ничектер кыенсынып, тавышын әкренәйткән көе
сөйләп алып китте.
— Мин... ул ча..кта ниф..те һәм газ ррразведкасында эшли идем. Үзебезнең егетләр
белән кичләтеп кенә Лидиә апаңнар яшәгән авылга килеп төштек. Яшьләр клуб алдында
төрле уеннар уйныйлар. Без дә киенеп-ясанып клуб алдына килдек. Уенга кушылып
киттек. Менә шул уенда беренче тапкыр мин аны күрдем. Күрдем дә, күз аттым. —
Абзыйның сөйләгәне апага да ишетелде булса кирәк. Төрле тәм- томнар күтәреп килгән
Лидиә апа сүзгә кушылып:
— Юк, иң тәүдә мин аны үзем күреп алдым. Ул башкалардан ничектер аерылып тора
иде, — диде.
Диләвир абзый:
— Әйтәм, кырыңа мин килеп баскач, миңа елыша идең. Мин күз кыскач, бөтенләй
эреп киттең, — дигәч, көлешеп алабыз. — Ул чакта яшьләр «өченче артык», ягьни урысча
әйтсәк — «третий лишний» дигән уен уйныйлар иде,— дип, абзый сөйләвен дәвам итә.
Тик ул сүзләрне ничектер кыенлык белән әйтә. Абзыйга күптән түгел генә инсульт
булган икән. Сөйләшми утыруы да шуннан икән. Мондый хәл ачыклангач, мин Диләвир
абзыйга киңәшләремне бирәм. Һәм аңа күбрәк сөйләшергә кирәклеген аңлатам, сихәтле
күнекмәләр ясарга өйрәтәм. Шулай итеп, Диләвир абзыйны да җайлап-көйләп
әнгәмәбезгә ияртеп алып кердем.
Диләвир абзый болайрак дип хәтерли икән теге хәлләрне.
— Мин 1935нең гыйнвар аенда туганмын. Әти сугышта. Без гаиләдә дүрт бала: өч
кыз һәм мин. Кара таңнан безне уятып, авыл очына җыйдылар. Өч көн буена машина
көттек. Ашату дигән нәрсә юк инде. Кем нәрсә эләктерә алган, шуны ашыйлар. Күпләр
коры ярма чәйниләр. Безгә бит ашарга алыгыз дигән кеше булмады. Машиналар килгәч,
төяп тимер юл стансасына алып барып, вагоннарга тутырдылар. Поездда ничә көн
барганыбыз хәтердә юк. Әмма Сарытау (Саратов) стансасында бик яхшы итеп
ашаттылар. Ботка өстенә чокыр ясап май салып биргәннәре әле дә хәтеремдә. Тәмле, бик
тә тәмле иде ул ботка. Нык ачыккан булганмындыр инде. Ничәмә еллар үтүенә
карамастан тәмен әле дә тел очымда тоям.
Шулай безне Үзбәкстанның бер кышлагына алып килделәр. Һәм сакларга ике
бабайны куйдылар. Ул вакытта без бала-чагага алар бабайлар кебек тоелган инде. Без
сугышны күргән малай-шалайга кызык. Чөнки теге ирләрнең кулында агачтан юнып
ясалган винтовкалар. Имеш, безне саклыйлар. Халыкка якын җибәрмиләр. Бездән уттан
курыккан кебек куркалар. Азактан гына белдек, без килер алдыннан халыкка коточкыч
нәрсәләр сөйләп киткәннәр. Имеш, безнең һәрберебезнең танавында зур-зур алкалар.
Мөселман исәпләнсәләр дә яшь балаларны тотып көчлиләр, аннан үтереп ашыйлар,
имеш. Ирләре кызлары белән, аналары уллары белән йоклыйлар. Сезнең белән дә
якынаерга тырышырлар, арагызга кертмәгез, янәсе. Шуның аркасында урындагы халык
белән озак кына аралаша алмый яшәдек. Тик безнең өстә торган коллык балтасы ул
барыбыз өчен дә бер инде.Үзбәк ни дә, урыс ни дә, татар ни. Барыбызга да тормыш авыр.
Ә безгә мең тапкыр авыррак. Чөнки без — куылганнар. Һәм нинди яман исем тагып әле.
Имеш, сатлык җаннар. Исәпләп карасаң, ул сугышта сатылганнар урыста күбрәк тә
булгандыр әле. Генерал Власов теге якка армия кадәр армияне алып чыккан әнә. Дон,
Кубань, Терек казаклары арасында булмадымы алар? Украиннарда юкмы? Сталинградта
пленга эләккән Фельдмаршал Паулюсның шәхси тылмачы Украинаның бер комсомол
обкомының беренче секретаре булган түгелме?
Куып китерелгәннәрне элекке ниндидер төрмә баракларына урнаштырдылар. Безгә
өч метрга дүрт метр зурлыктагы бүлмә эләкте. Әниләр совхоз җирендә мамык үстерәләр.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
136
Ул елны мамык күп булды. Кыш суык һәм карлы килде. Үскән мамыкны җыеп ала
алмадылар. Ә безнең кышкы киемнәр дә, итекләр дә юк. Әниләр тездән кар ерып мамык
җыялар. Әнинең аягында ниндидер машина тәгәрмәче покрышкаларыннан теккән агач
табанлы ботинкалар. Аны төшеп калмасын өчен аякка бау белән бәйләп куялар. Эштән
кайткач, әни менә шул «ботинкаларны» үзе бавын чишеп сала алмый. Мич кырына куеп
эреткәч, бауларын без балалар чишеп салдырабыз. Әни ярты төнгә чаклы җылына
алмый. Эшкә бармас иде, безнең тамакны туйдырырга кирәк.
Әти безне кырык алтынчы елны гына эзләп тапты. Шуннан тормыш күпкә яхшырды.
Аннан Лидия ханым сүзгә кушыла:
— Безнең дә әти шул кырык алтынчы елны безне эзләп тапты. Шуннан төрле
урыннарга язып, әнинең апаларын эзләргә тотынды. Аларны табып, безнең кырга
күченергә ярдәм итте. Апалар Свирдлау өлкәсендә урман кискәннәр. Кырык җиденче
елны Үзбәкстанга килделәр. Бер бәләкәй генә төрмә «фатирында» ун кеше яшәдек.
Ничек сыйганбыздыр инде?
Апа тагын нәрсәләрдер исенә төшереп, күңелсезләнеп китте. Шунда Диләвир
абзыйның килене Зиләрә табынга янә ниндидер тәмле сыйлар алып керде. Җаен туры
китереп:
— Ә сез нәрсәләр әйтерсез менә шушы әниеңнәр сөйләгән хатирәләр турында,
— дип, аңа да дәшәм. Зиләрә татар киленнәренә хас оялчанлык белән кызарып китте дә
сораулы карашын Лидия ханымга күчерде. Каенанасы килененә генә аңлаешлы ишарә
белән рөхсәт бирде шикелле. Диләвир абзый да:
— Аларның әти-әниләре дә безнең кебек депортированныйлар. Сөйлә, кызым,
сөйлә, — дигәч, Зиләрә ханым:
— Без үзебез нугай татарларыннан булабыз, — дип сөйләп китте. — Картәти дә,
картәни дә. Картәниләрне алып китәргә килгән солдат бик яхшы кеше булган.
Кешелекле кеше. Картәнигә әйткән:
— Әби, бик алама эшләр. Сезне хәзер бик еракларга алып китәчәкләр. Шуңа күрә
тормыш көтәргә иң кирәкле һәм иң кыйммәтле әйберләрегезне генә алыгыз,
— дигән. — Иң кыйммәтле әйберләрегезне генә алырга тырышыгыз, — дип кабатлап
та әйткән. Шуннан картәни алка-йөзекләрен, чулпыларын һәм «Зингер» тегү машинасын
төреп ала. Башка өйләргә кергән солдатлар кешеләргә кирәк-ярагын төйнәп алырга да
ирек бирмәгән. Өйләреннән мылтык приклады белән төрткәләп чыгарганнар. Кайтырга
рөхсәт булгач та картәниләр, картәтиләр күп михнәтләр күреп булса да шул авылларына
кайта алганнар. Үз өйләренә түгел инде. Анда читләр яши хәзер. Мин үзем шушында
тудым. Олылар сөйләгәннән генә беләм. Куылганнан соң тегү машинасы бик тә ярдәм
иткән. Картинәм теге солдатка гомере буе рәхмәтләр укыды. (Ул Казан ягы татары
булган. Һәм татарлар арасында бер- берсенә карата дошманлык хисе тудыру өчен бу
эшкә бүтән як татарлары күпләп хезмәт иткән частьләрне җәлеп иткәннәр). Бик оста
тегүче булып, картинәй һәммәсенә кием-салым теккән...
Диләвир абзый үз эше белән күп кенә республика-өлкәләрне аркылыга- буйга гизеп
йөргән кеше. СССР дигән илдә хөкүмәт сөрелгән-депортировать ителгәннәрнең НКВД
бүлегендә ун көн саен билдәләнеп43 торуларын 1976 ( ?) елда гамәлдән чыгаргач, күп
уйлап тормыйча үзенең туган якларына гаиләсе белән кайтып төшә. Әтисе »Улым, җае
чыгу белән туган якка кайтып кит. Чит җир һәрвакыт чит инде», — дип әйтеп калдырган
була. Тиз генә кайтып урнашырга уйласалар да, алай җиңел генә булмый шул. Ул
гаиләсен кайтарып бер танышларында калдыра да, үзе тагы эшенә чыгып китә.
Калганын Лидия апа сөйләгәннән беләбез.
Ә бит 1976 елны мин Уфа Авыл хуҗалыгы институтының ветеринария
факультетының икенче курсына күчтем. Үзем яратып йөргән Рәмилә атлы кыз практика
үтә анда. Миәкә районының Дим елгасы буендагы Яшәсен дигән авыл кырында гына
урнашкан пионер лагерена китеп барам. Көн шулкадәр дә матур. Күңелем канатланып,
күкнең җиденче катында оча! Менә озакламый күрешергә тиешбез. Һәм без Рәмилә
белән шул елның утызынчы декабрендә язылыштык. Көндез сәгать уникеләрдә
язылышкан булсак, кичен унбер тулгач, безне кияү йортына ябып, мылтыклардан
аттылар. Безнең якта кияү белән кәләшне аерым өйгә япкач, мылтыктан ата торган
гадәт бар. Әле дә бар ул йола. Рәмиләнең апа- җиңгиләре мине кәләш янына кертмәскә
43 Билдәләнеп (диал.) - билгеләнеп.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
137
тырышып, ишеккә аркылы торалар. Мин бүләкләр өләшеп, үземнең үткерлегемне,
усаллыгымны чама белән генә күрсәтеп, аркылы сузылган бауны өзеп, кәләшем янына
үтәм. Менә шундый татлы хатирәләр калдырган миңа җитмеш алтынчы ел. Кайдадыр
ерак Үзбәкстанда Кырымнан депортировать ителгән милләттәшләребез гомер кичерүе,
һәр ун көн саен НКВД бүлегенә барып билдәләнүе, ул чакта ике ятып бер төшебезгә
кермәде ләбаса. Ул чакларда иң нык социализм төзеп, шунда яшибез дип уйлый идек.
Без, икенче курс студентлары, «Фәнни комунизм» дигән фәнне өйрәнеп, тагын да КПСС
тарихын укып, Янбарисов дигән укытучыга имтихан да тапшырдык әле. Фәннәрнең дә
фәне философияны өйрәндек. Ә шул вакытта туган җирләренә кайта алмый интеккән
милләттәшләребез һәм башка милләтләр турында нәрсә генә белә идек соң?
Әлеге көнне дә без шушы Россия дигән илдә торырга урын эзләп, паспортларын
туган җирләрендә терки алмаган милләттәшләребез һәм башка депортировать ителгән
халыклар бар икәнен беләбезме? Юк! Туган якларына кайтырга интегеп, кайтсалар да
анда йорт төзергә җир алалмый интеккән милләттәшләребез унар, йөзәр меңләгән. Без
аларны күрмибез, белмибез. Белергә дә теләмибез. Чөнки алар шушы илнең үги
балалары. Юньлерәк ата-ана үзенең үги баласына да бу кадәр каты бәгырьле булмас. Әйе,
без бернәрсә дә белмибез. Белмәгәннең беләге авыртмый шул. Чөнки безнең илдә ялган
геройлар белән ялган даһилар кадерле. Литвада үз илләренең бәйсезлеге өчен көрәшкән
литва партизаннарын күпләп кырып йөргән ялган герой турында без күбрәк беләбез дә,
теге арт ягын сикертеп, бишәр тапкыр кияүгә чыгып, бердәнбер баласын да юньләп
тәрбияли алмаган артистларның тормышын күбрәк өйрәнәбез.
Менә шундый күңелсез уйлар уйлап, ачудан тешләремне кысып, уртларымны
чәйнәп, палаткама кайтып аудым. Күңелемдә ниндидер бер күтәрә алмаслык
төшенкелек.
***
Икенче көнне мин Куртимер Сайдалиев белән очрашырга тиеш идем. Бара алмадым.
Барырга бер теләгем дә калмады. Чөнки кем белән генә очрашсам да ул кешеләрнең
хатирәләрен тыңлау күңелемә бик авыр тәэсир итә. Алтмыш-җитмешне узган, сиксәнгә
якынайган абый-апаларның үзләренең яшьлекләрен, бала чакларын исләренә төшереп
елый-елый бәян итүләрен күз алдыгызга китерегез инде. Ай авыр. Кичә
ишеткәннәремне бераз үзләштереп, тынычлана төшәргә кирәк иде миңа. Көнем шулай
авыр кичерешләр белән үтеп китте.
Бүген иртән, ниһаять, Куртимер әфәнде белән очрашуга киттем. Сайдалиев —
эшкуар. Матур гына итеп оештырган үз эшләре бар. Уллары да шуның белән
шөгыльләнәләр. Ул үзе инде миңа әтиләренең башыннан үткән хәлләрне бәян итә.
— Әтиләр Балаклав районында яшәгәннәр. Авылдан иртән иртүк унбиш минут
эчендә куып чыгарып, бер урынга җыялар. Аларны машиналарга төяп, Сурен стансасына
алып киләләр. Андагы мәхшәр, андагы елашулар. Чөнки кайбер зур гаиләләрне бүлгәләп,
төрле эшелоннарга утырталар. Бер өлешен Мари АССРга алып китәләр, калганнарын
Ташкент өлкәсенә озаталар. Сайдалиев Әнвәрләр гаиләсен Ташкент өлкәсенең Калинин
районына, коры яланга илтеп бушаталар. Халык качмасын дип солдатлар уратып саклап
тора. Барча халык землянкалар казып, шунда яши башлый. Пешереп ашарга ни казан юк,
ни табак-савыт җитешми. Үлгәннәрнең исәп-хисабы юк. Аларны чокыр казып шунда
җыялар. Чокыр тулгач, күмеп куялар. Килгән халыктан сугару каналлары казытканнар.
Кырык сигезенче елны әти әнине очрата һәм алар өйләнешәләр. Авыр тормыштан
Әнвәрләрнең туган балалары үлә тора. 1951 елда мин туганмын. Балалары гел үлгәч, бер
бабай киңәше белән миңа Куртимер дигән исем кушалар. Имеш, кешегә тимер сүзен
кушып исем кушсаң, кеше тимер кебек ныклы була икән. Дөрестер, күрәсең, менә мин
исән бит. Миңа хәзер илле тугыз яшь. Аллага шөкер.
Икәүләп көлешеп алабыз. Шуннан мин дә:
— Бездә дә шундый ышану бар һәм бездә дә Биктимер, Тимерханнар белән
Тимергали, Тимербулатлар җитәрлек, — дим. Шуннан Куртимер белән Кырым
татарларының бүгенге хәлләре турында сөйләшәбез. Мондагы татарларның да башка
милләтләр тарафыннан йотыла баруына нык борчыла ул. Милләтара никах нык
таралган икән. Чөнки Кырым татарларына үз авылларын төзергә, янәшә яшәргә җир дә,
ирек тә бирмиләр икән. Хәтта ике татар гаиләсенә ике өй салып, күршеләр булып яшәргә
дә җир бирмиләр ди. Уртага һәрчак башка милләт кешеләрен утырталар. Анапа
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
138
шәһәрендә дә, Анапа районында да хәтсез генә Кырым татарлары яшәсә дә, балалар
татарча укымыйлар. Күп татар гаиләләрендә оныклар татарча бөтенләй белми икән.
Үзләрен мин татар дип йөрсәләр дә. Кайчакны артистлар һәм төрле музыкаль
ансамбльләр килеп, татарча концертлар куеп китәләр икән. Әмма мондый хәл бик сирәк
була. Куртимер тагын да шуңа басым ясады. Башка милләтләр, мәсәлән, әрмәннәр,
чеченнар, көрдләр милләттәшләреннән елына күпмедер взнос җыялар. Акча шушында
туган телне укыткан укытучыларга эш хакы итеп түләнә, уку әсбаплары алырга тотыла,
якшәмбе мәктәпләре оештыруга. Һәм башка милли мәнфәгатьләргә кулланыла. Ә менә
безнең мондагы татарда бу взнос җыюлар оештырылмаган. Анапа шәһәрендә әлегә
көчле генә Кырым татарлары үзәге дә юк. Бу җәһәттән Ришат әфәнденең
тырышлыгыннан башка бер эш тә эшләнми дияргә була. Яшьләрне туплау, оештыру да
юк диярлек. Бу эшләр тик Украина дәүләтендә торып калган Кырым өлкәсендә генә
ныклап җәелдерелгән. Алар чын-чынлап үзләренең дәүләтләрен төзү белән
шөгыльләнәләр.
Куртимер әфәнде, депортировать ителгән татарлар турында әнием бик күп белә,
әйдәгез, аның белән сөйләшеп карагыз, — дигәч, без икәүләп Зәйнәп апа бүлмәсенә
керәбез. Кырым татарлары бездән ничек кенә ерак яшәмәсеннәр һәм сөйләмдә шактый
гына аерма булуга карамастан, өй гап-гади татар өе инде. Иң түрдә бик матурлап
язылган шамаиллар һәм берничә дога эленгән. Аннан инде ага- туганнарының
фотосурәтләре тезелгән рамнар. Һәм һәр өйдә иң түрдә — Коръән. Тик бездәге кебек
тышлары тузып, тузанга батып тормый. Һәр Коръән китабы махсус бик яхшы итеп
эшләнгән тартма-кумталарда саклана. Һәр китап бик зәвыклы төрле төстәге бәрхет
тукыма белән тышланган. Ягъни һәр Коръәнне бәләкәй генә кыйммәтле сандык-тартма
эчендә саклыйлар.
Ул чакларны олы кешеләр күз яшьсез искә төшерә алмыйлар. Барысының да
хатирәләре күз яше белән башланып китә. Әле дә шулай булды.Зәйнәп апа бераз
тынычлангач, җай гына сөйләп алып китте.
— Миңа ул чакны ун яшь иде. Төнлә ишекне яман каты итеп дөбердәттеләр. Ишекне
ваталар дип торабыз. Ачып җибәрсәк, озын бер солдат. «Әйдәгез, әйдә, чыгыгыз. Тизрәк,
тизрәк торыгыз», диләр. Без урысча аңламыйбыз. Урамга чыксак, халыкны авыл читенә
куалар. Әни кешеләргә карап ашык-пошык кайбер нәрсәләрне төенләп алган булды. Тик
тиз арада нәрсә генә җыеп өлгерәсең ди. Халыкны шулай авыл кырына тупладылар.
Хәзер сезне алырга машиналар килә, диделәр. Тик безне алып китәсе машиналар да,
бричкалар җигелгән атлар да юк. Бер көн буе тордык. Халык ачыкты, балалар сусады.
Өйләргә кайтып су, ризык алып килергә рөхсәт итмиләр. Икенче көн шулай эссе кояш
астында утырабыз. Төннәрен бездә әле суык. Тәүге төнне ничек итсәк иттек, бергәләп
җыелышып, кемнең нәрсәсе бар шуны ябынып кундык. Әни уфтана:
— Их, ди, нигә икән аш пешерергә берәр чуен, йә булмаса бәләкәй казанны
алмаганмын, ди. Халык ачыкты. Солдатларны да ашатмый, эчертми безне саклаталар.
Бала-чаганың безне саклаган солдатларда эше юк. Үзара чым-чыкыр уйнап та алалар,
елап та җибәрәләр. Эссе кояш астында әлсерәгән солдатларның да игътибары әзәйде.
Йокымсырап утыралар шунда. Үзем бәләкәй булсам да бик ушлы идем. Башка балаларга
ияреп уйнаган булып, аз-азлап кына солдатлардан читкәрәк киттем дә, мин тиз генә
йортлар арасыннан үзебезнең өйгә чаптым. Тиз арада кереп, мичтән бәләкәй казанны
актарып алып чыга алдым. Кача-поса берни белмәгән балалар арасына килеп
кушылдым. Шул ук уйнаган балалар белән казанны күтәреп кире әниләр янына килдем.
И әниемнең шатланганын күрсәгез! Чөнки әни әз-мәз ярма алган булган икән. Сусаган
халыкка кайдандыр мичкә белән су алып килделәр. Шул суга бутап әни мин алып килгән
казанда ботка пешереп безне ашатты. Казан шәп булып чыкты, күршеләр дә ул казанда
боламык бутадылар. Шулай итеп, халык чират торып ашарга әзерләргә тотынды. Безне
өч көн үткәч кенә стансага алып барып, скотвагоннарга шыплап төяделәр. Ишле
гаиләләрне идәнгә һәм астагы сәкеләргә урнаштырдылар. Яшьләр һәм аз гаиләлеләр
өске сәкеләргә урнаштылар. Айга якын ач, суга интегеп стансадан-стансага туктый-
туктый алга барабыз. Картлар, балалар авырышып кырыла башлады. Шуннан Ташкент
өлкәсенә китереп кола-яланга бушаттылар. Барча халык озак юынмаудан бетләп,
тәннәре бозыла башлады. Барып төшкәч, ниндидер бер складта безне санитар эшкәртү
үткәрделәр. Каралин белән юдылар, ахры. Исе бик сасы иде. Үзебез җир казып
землянкалар ясадык. Әти олы яшьтә булса да бик шәп иде. ГЭС төзелешендә ташчы
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
139
булып эшләде. Почет тактасында фотосурәте беренчеләрдән булып эленеп торды. Шуңа
да әтигә бүләк сыйфатында өй төзергә алты сутый җир бирделәр. Бергәләшеп
балчыктан өй күтәрдек. Яшем җитмәстән элек эшкә тотындым. Йөк ташучыларга
подсобник-ярдәмче булып эшләдем. Булачак ирем Әнвәр дә йөк ташучы иде. Мин аларга
балчык, цемент, кирпеч төяп тордым. Әнвәр үз гаиләсе белән күршедә генә яшәде.
Әтиләрдән минем кулымны сорагач, каршы килмәделәр. Шулай итеп, без өйләнештек.
Депортациягә кадәр дә аларның авылы безнең авылга күрше генә булган. Тик алар
икенче районга кергән. Шулай бергә тормыш корып алып киттек.
Бездән еракта, диңгез буенда, таулар арасындагы бәләкәй генә авылда бер апабыз
яши иде. Аларның авылын депортация ыгы-зыгысы вакытында онытып калдырганнар.
Ул көнне апабыз ниндидер эше чыгып, ерак кына авылга туганнарга киткән булган.
Туганнарның авылына барып керсә, авылда бер кеше юк. Урамда ач этләр белән
савылмаган сыерлар гына хуҗабикәләрен чакырып үкерешәләр дә урамда яткан
кирәксез кыягаз, китап-дәфтәрләрнең битләрен йолыккалап җил генә сызгыра. Апа
коты очып өенә йөгерә. Авылга кайтса, авылларында да шундый ук хәл. Бер кеше дә
калмаган. Шулай исәрләнер хәлгә җитеп авыл буйлап китеп барганда бер авылдашына
тап була. Шул егет сөйли. Авыл халкын бергә җыялар да, бер иске генә пароходны тиз-
тиләмән төзәтеп, халыкны шунда тутыралар. Яр күздән югалгач, яннан тагылып килгән
катер пароходның ниндидер астагы капкачын ача. Пароход барча халкы белән бата
башлый. Ә катер тиз арада ярга таба качып күздән югала. Шул баткан пароходтан бер
генә кеше исән кала. Чөнки бу вакытта диңгез суы бик суык була. Ә эш болай була. Теге
онытылып калган авыл үзенең исән-имин яшәп ятканын белдергәч, Кырым халыкларын
депортациягә җаваплы түрәләрнең котлары оча. Халыкны тиз генә Уралга, Себергә, йә
булмаса шул ук Үзбәкстанга озатырлар иде, эшелоннар китеп беткән. Аннан да бигрәк
Үзәк Комитетка Кырым татарлардан азат дип доклад ясалган. Таулар арасында бу
онытылып калган авыл
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
140
халкын нишләтергә? Өстәгеләр белеп алсалар, баштан сыйпамаячаклар. Үзеңне үк
татарлар артыннан җәһәннәмгә озатырга мөмкиннәр. Ни эшләтергә? Җыеп атар идең,
солдатлар да китеп беткән. Аннан атылганнарны күмсәң, каберләре кала. Еллар үткәч
булса да тикшерергә мөмкиннәр. Уйлый торгач, җаен табалар. Диңгезгә батырырга! Нәм
шулай итәләр дә. Шаһитлар да бер-ике генә солдат. Аларны фронтка үлемгә җибәрәләр.
Мәетләр дә юк, җирләп мәшәкатьләнәсе дә түгел. Шулай итеп, онытылган авылдан
могҗиза белән ике генә кеше исән кала.
Менә шундый хәлләр, улым.
Ә без шушы якларга качып кайттык. Тегеннән киткәндә Ерак Көнчыгышка,
Сахалинга китәбез дидек. Монда ташландык, таралып барган бер хуҗалыкка
җитмешенче елларда кайтып төштек. Туган илләргә якынырак булыйк дидек. Улым,
менә шушы куллар белән Ташкент кырындагы 1нче, 2нче, 3нче ГЭСларны төзедем.
Перестройка башлангач, үземнең туган авылыма кайтып килдем. Безнең йортта башка
милләт кешеләре яши иде. Алар белән дә сөйләшергә туры килде. Өебез искергән. Аның
кырында яңа өй төзегәннәр. Үзебезнең өйгә кереп карарга да рөхсәт иттеләр итүен.
Балалар кереп карады. Минем көчем җитмәде. Өебезгә тыштан гына карап елый-елый
әти утырткан, хәзер инде шактый юанайган груша агачын кочаклап, аның белән
сөйләшеп еладым.
Монда безнең йортларга көчләп куып китерелгән хуҗаның улы сөйләвенчә, аларның
әтиләре дә үз туган якларын сагынып, әллә ничә тапкыр гаиләсен алып туган якларына
качып китә. Тик туган йортын гына кайтып күрә алмый. Районнарына кайткач, кире
тотып тагы монда сөрәләр. Ике тапкыр ярты юлдан боралар. Тагы качсаң, сиңа йә төрмә,
йә Себер дип куркыткач кына язмышына буйсына ул.
Зәйнәп апа бу авыр хатирәләрдән үзен начар тоя башлагач, сөйләшүне шушында
туктаттым. Аның хатирәләрен тыңлау миңа дә кыен иде.
***
Куртимер, минем хәлне аңлап бетермичә, урам аша гына ерак түгел йортта яшәгән
Нәзифә апаларга кереп чыгыйк ди.
— Юк, бүтән беркем белән дә очрашып сөйләшмим, шушы материалларым да
җитәрлек, — дим. Минем исәбем тизрәк палатама кайтып аварга һәм тынычланырга.
Югыйсә бу хатирәләрне тыңлаудан фазаң күчеп исәрләнергә мөмкинсең. Шуннан
язмаларымны да тәртипкә китерермен дим. Югыйсә язып өлгерә алмаганнарым
буталып бетәргә мөмкин. Куртимер исә үзалдына сөйләнә бирә:
— Ә бит Нәзифә апа минем әнигә караганда да күбрәк белә. Кереп бер ярты сәгать
сөйләшүдән, мөгаен, кәмемәбез, — дип, мине көчләп дигәндәй күршеләренә алып кереп
китте.
Менә без өйнең капкасын ачып керәбез. Йортны (ишек алды) тутырып КамАЗ
машинасы тора. Ачык гараж ишегеннән җиңел машина да күренә. Йорт түрендә яшелчә
бакчасы белән җимеш бакчасы. Анда алма, хөрмә агачлары белән беррәттән аларга
үрмәләгән йөзем куаклары. Йортка керүгә үк бер яшь кенә ир безне татарча сәламләп
каршы ала, Куртимернең хәл-әхвәлләрен сораша. Куртимер минем белән таныштыра.
Өйгә үтәбез. Өйдә пөхтәлек. Алгы бүлмәгә үтәбез. Безне йомшак кәнәфидә ниндидер кул
эше белән шөгыльләнгән апа каршы ала. (әби дип әйтәсе дә килми). Шунысына игътибар
иттем: апа күзлексез әллә чигү чигә, әллә төсле җеп белән нәрсәдер тегә.
Минем шулай олы яшьтәге кешеләр белән очрашып, аларның депортация
турындагы хатирәләрен язып йөрүемне белгәч, апаның кәефе кырылды. Йөзләре үк
каралып китте. Сөйләгәннәрен язарга әзерләнеп өстәл артына утыргач, куллары ук
калтырый башлады. Кулындагы эшен бер читкә алып куйды да, сөйләп китте тагын үзе:
— Аның нәрсәсен сөйлисең инде. Бик алама һәм авыр чаклар иде. Мин үзем егерме
бишенче елгымын. Акъяр шәһәрендә тудым. Шәһәр кызы мин. Шуңа да урысча яхшы
беләм. Әти ниндидер хәрби заводта эшли. Мәктәпне тәмамлагач, башкача укыйсым
килмәде. Шуңа да мин кыска гына курс тәмамлап, парикмахер булып эшли башладым.
Әтиләр ниндидер бер ярымхәрби өйрәнүләрдә йөриләр. Шуңа да өйгә атнасына бер генә
кайта. Ул көнне әти өйгә кайткан көн иде. Төнге икенче яртыда бик нык шартлаулар
ишетелеп, самолетлар оча башлады. Прожекторлар төнге һаваны айкыйлар. Әти безне
тынычландыра. «Курыкмагыз, бу безнең Кызыл армиянең хәрби өйрәнүләре генә», —
ди. Иртән әти үзенең заводына, мин үземнең эшкә киттем. Барча халык аптырый,
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
141
күршедә генә өйләр кимерелгән. Урамда кирпеч ватыклары аунап ята. Эшемдә дә
бернәрсә дә белерлек түгел. Эш көнебез шулай башланды. Ниндидер имеш-
мимешләрдән генә сугыш башланганын белдек. Шуннан китте инде дөньялар буталып.
Магазиннарда азык- төлек кырка44 кыйммәтләнеп, тора-бара бөтенләй юкка чыкты.
Каты сугышлардан соң шәһәрне немецлар басып алды. Без әни белән аның туган авылы
Тулигә күчеп кайттык, Бакчасарай районы бу. Чөнки ни дисәң дә авылда ашарга бар.
Ярый әле эш коралларымны тыккан идем. Авылда кешеләрнең чәчен алам, сакал-
мыекларын тәртипкә китерәм. Ни дисәң дә әзме-күпме хак бирәләр. Немец солдатлары
да кергәлиләр, алар инде кофе, шоколад, кайчакны ботка, бәрәңге калдырып китәләр.
Безнең бик кысан гына бүлмәдә яшәгәнне күреп бер немец солдаты ишек төбендәге
чөйгә үзенең шинелен элеп куйды да, бүтән солдатлар керсә, бездә бер солдат яши дип
әйтерсез, диде. Соңыннан гына белдек, авылга тагын немецлар килеп тулган, аларга
яшәргә урын кирәк икән. Кайбер хуҗаларны хәтта өйләреннән куып чыгардылар. Без
торган йорт хуҗасының имчәк баласы да бар. Немец бик нечкә күңелле кеше булып, ярма
һәм шикәр дә калдырып киткәли. Ана кешегә яхшы ашарга кирәк дип. Менә шулай
дошман булсалар да, алар арасында да юньле кешеләр бар иде. Немецларны кугач,
барыбызны да Совет хөкүмәте исәпкә алып, журналга теркәп куйды. Һәм менә бер төнне
оккупациядә калган барча халыкны уятып мәйданга җыйдылар. Без тәмам курыктык.
Яһүдиләрне юк иткән кебек безне дә атарга алып баралар дип уйладык.
— Уң якка бер адым, сул якка бер адым читкә чыксагыз, атабыз, — дип тә
бакырдылар әле.
Берни аңлатмый безне эшелоннарга төяп алып киттеләр. Шунысы үкенечле булды,
мәхшәр вакытында сеңелем Әйшәне бездән аерып, икенче вагонга утырттылар. Әни
солдатлардан елап-елап сорап караса да, безнең вагонга күчермәделәр. Шуннан
вагоннарның бөтенләй ишекләрен ябып, өстебездән бикләп үк куйдылар. Тәрәзәдән дә
чыгарлык түгел, анда баш бармактан да юанрак тимер рәшәткә. Балаларыннан-
туганнарыннан аерылганнар бер без генә түгел икән. Шуңа да китте елаш, китте
кычкырып бер-берсен чакырулар. Халык кычкырып елаша башлагач, тирә-якка
ишетелмәсен дип тәүдә громкоговоритель аша теге «Валенки, валенки» кырын акырта
башладылар. Шуннан инде вагоннарны тиз-тиләмән паровозларга тагып, стансадан
читкә үк алып киттеләр. Менә шуннан соң ул марҗаның җырларын һич тыңлый алмас
булдым. Ишетәсем килми. Аннан инде юлга кузгалдык. Бер тәүлек беркая чыгармый
алып бардылар. Ни кече хаҗәтне, ни олысын үтәрлек түгел. Вагондагы берничә олы
яшьтәге абзый сөйләшеп, эшелон барганда, кем кайдан нинди тимер кисәге таба, шуның
белән вагон идәненә тишек тишәргә тотындылар. Кемдә пәке, кемдә кадак — барысын
да эшкә җиктеләр. Шуннан соң гына әзрәк хәл җиңеләйде. Хатыннар үз мөешендә, ирләр
үз мөешләрендә45 хәҗәтләрен үтәделәр. Ярый әле хатыннар ягына бер кешенең
чыбылдыгын кордылар. Менә шулай итеп без фашистлар коллыгыннан котылып, хәзер
инде үзебезнең совет коллыгына билдәсезлеккә46 китеп барабыз. Әнинең шундагы
Әйшә сеңелемне югалтуына кайгырып елауларын белсәгез. Аңа кушылып мин елыйм.
Бер тәүлектән соң гына вагоннарны ачып су бирделәр. Әни әрсезләнеп эшелонны
буйдан-буйга кычкырып йөреп чыкты.
— Әйшә дигән кыз монда юкмы? Әйшә кызым...! Әйшә дигән кызны күрмәдегезме?
Юк, Әйшәне беркем дә күрмәгән булып чыкты. Тик кемдер берәү, шундый- шундый
күлмәкле, яулыгы шундый төсле кыз бала утырган вагонны икенче составка тактылар
шикелле дип кенә әйтә алды. Югалды Әйшә.
Уналты-унсигез көннәр чамасы баргач, безне Мари АССРдагы Волжский каласына
китереп бушаттылар. Элекке ниндидер зеклардан калган җимерек баракларга китереп
яптылар. Карт халык юлда кырылса, хәзер мондагы авыр тормыштан күпләр авырып
аяктан егылды. Әни дә авырый башлады. Мине елгадан агып килгән салдагы агачларны
судан чыгарып, пилорамга озата торган урынга куйдылар. Шәһәрдә үсеп юньле физик
эш эшли белмәгән кыз баладан тездән- боттан булган су эченнән бүрәнә ташытсыннар
инде. Һич кенә дә эшли алмыйм бит. Норманы үтәп булмый. Норманы үти алмагач, паек
44 Кырка - кинәт.
45 Мөеш - почмак.
46 Билдәсез - билгесезлек.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
142
та ачтан үлмәслек кенә. Авыр эштә бөтенләй бетерендем. Аның өстенә ләпәк47, черки
дигән кан эчә торган бөҗәкләр сырып алалар. Шул кан эчкечләрдән дә бигрәк бригадир
хатын усал. Көн саен, сәгать саен кычкыра да кычкыра. Ул элек тә тоткын-колларны
карап эшләткән икән. Аптырагач, мине кирпеч заводына эшкә җибәрделәр. Анда мин
кирпеч яндыра торган мич кырында эшләп, мичләрне чи кирпеч белән тутырырга тиеш
идем. Эссе мичкә кирпеч ташыганда өстемдәге пальтоның алдын яндырдым. Әнинең
пальтосы бит, икебезгә бер. Эшкә барырга киемем калмады. Берәр бишмәт әмәлләгәнче
эшкә бара алмадым. Шуннан мине Волжск шәһәрендәге НКВД бүлегенә чакырттылар.
Сине иң зур түрә күрергә тели, диделәр. Мине алырга солдат җибәргәннәр. Мин, әнидән
башка бармыйм, дим. Шуннан әнине дә ияртеп киттек. Әнине бер бүлмәдә калдырып,
мине түрәнең үзенә кертеп җибәрделәр.
Күрсәгез икән ул бүлмәнең зурлыгын. Һәм аның идәненә җәелгән келәмнәрне. Алар
өстеннән ишек төбеннән алып түргә чаклы кып-кызыл тагы бер тар гына келәм җәелгән.
Бу начальник миннән тегесен-монысын сораштыра башлады. Нимесләр ничек иде?
Ничек сөйләшәләр? Ничек ашый-эчәләр? Барысын да сораша. Мөгаен, сугышта
булмагандыр. Мин нәрсә сөйләргә дә белмим. Бу сорый. Дөресен сөйләргә булдым. Мин,
дим, Акъяр шәһәрендә парикмахерга укыдым да, шул һөнәрем белән эшләдем, дим.
— Оккупация вакытында да эшләдеңме? Тик син алдашасың, андый шәһәр юк. Син
фашист калдыгы, дөресен сөйлә! — дип тавышын күтәрә бу.
Чамалап алдым: Акъяр шәһәрен урыслар, безне басып алгач, Севастополь дип
атадылар.
— Мин Севастополь шәһәрендә тудым, шунда укыдым, — дим.
Бу соравын кабатлый:
— Оккупация вакытында да эшләдеңме?
— Әйе, оккупация вакытында да эшләргә туры килде, — дим
— Немец солдатларының да чәчен алдыңмы? Алар нәрсә белән түләделәр?
— Әйе, аларның да чәчен алгаладым. Чөнки ачтан үлеп булмый бит инде. Алар йә
сабын, йә кофе белән түләделәр. Кай чакны ит тушёнкасы, балык консервылары бирәләр
иде, — дим.
— Димәк, син оккупантларга булышып яткансың? Немецлар белән берлектә
булгансыз, Совет армиясенә каршы көрәшеп яткансыз, — дип теге кычкырырга ук
тотынды. Мин куркышымнан елый ук башладым.
— Мин, — дим, — үзебезнең солдатларның да чәч-сакалларын кырдым. Оккупация
вакытында күршедә яшеренеп яткан яралы ике совет солдатына Украинадан ашарга
ташыдым. Кырымнан төрле-төрле кием-салым алып бара идек тә, шуны Украинада
азыкка алыштыра идек. Ул чакта Кырымда кием-салым җитәрлек, ә ашарга юк. Мин
алып кайткан ризыклар белән күп кеше исән калды. Кырымдагы подпольщикларны,
партизаннарны һәм аларның гаиләләрен туйдырып тордык, — дим. — Чөнки без,
берничә кеше, товар поездындагы күмер вагоннарына утырып, кыш буе азык ташыдык.
Немецлар да, товар вагонына утырып барганыңны күрсәләр, күп сөйләшеп тормыйлар,
аталар да куялар иде, — дим.
— Ярар, нимесләргә әзме-күпме каршылык күрсәткәнегезнең бусын беләбез,
калганын тикшерербез. Тик син монда да каршылык күрсәтү оешмасы төзегәнсең икән.
Саботаж оештырып ятасың икән. Нигә пилорам цехында эшләмәдең? Кирпеч заводында
да эшләргә теләмәгәнсең. Ни өчен? Саботажга башкаларны да котыртасың икән, фашист
подстилкасы, — дип, мине мыскылларга ук тотынды. Мин елый башладым. Бу НКВД
түрәсе тагы:
— Нинди Кырым татарлары яшьләре оешмасы оештырдыгыз? Кемегез бу оешмада
житәкче? Бу оешмада Эдем нинди вазифа били? Һәм аның оешмадагы роле? Менә сиңа
ручка, кыягаз. Яз барысын да! Йә булмаса имзаңны куй! — дип, минем алга бер язылган
кыягаз белән язылмаган таза бит куйды. Мин нәрсә язарга да белмим. Кулларым
калтырый. Шулай да ике кыягазга да «Мин бернәрсә дә белмим, бер оешмада да
тормыйм», дип яза алдым. Бу минем җавапны укыды да:
— Ярар, иртәгә мин сезне Эдем белән күзгә-күз очраштырырмын, шуннан нәрсә
диярсез? — диде дә мине алып китәргә конвойны чакырды. Мине базга төшереп бер
бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмә эчендә ниндидер бер хатын ята. Әллә авыру, әллә исерек,
47 Ләпәк - вак чебен.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
143
белмәссең. Бер як стена юка гына. Игътибар белән тыңласаң, кемнәр нәрсә сөйләшкәнне
дә чамаларга була. Кичкә җайлап кына стенага шакый башладым. Шакый торгач, берәү:
— Кем кирәк сезгә? — ди.
— Эдем дигән егетне чакырыгыз әле, — дим. Шуннан озак кына вакыт үткәч, Эдем
үзе килеп стена шакыды. Шуннан мин аңа сөйләп бирдем эшнең нәрсәдә икәнен.
— Безгә бик җитди җинаять эше ягарга уйлыйлар. Иртәгә сине минем белән
очраштырачаклар. Шунда син мине танымыйсың, мин сине танымыйм, — дип үзебезчә
әйтә алдым. Шунда теге селкенми генә яткан хатын торып утырды да:
— Нигә урысча сөйләшмисең? Син нәрсә әйттең аңа? — ди.
— Әнигә әйтергә куштым. Минем өчен кайгырмаска куштым. Булдыра алса, миңа
ашарга җибәрсен, — дип кенә әйттем, дим.
Төнлә, уйланып ята торгач, ни өчен мине монда ябып куйганнарын чамаладым. Бер
атна-ун көн элек, төшке ял вакытында, теге эссе мич алдында пальтом янгач, ачуымнан:
— Әзрәк акча тапкан көе моннан качам, — дип әйткән идем.
Шунда минем сүземне куәтләп теге Эдем дигән егет тә:
— Мин дә качарга уйлап торам. Бергә качарбыз, — дигән иде. Безнең сүзгә тагы
берничә егет-кыз кушылып, алар да шул исәптә торганнарын әйттеләр. Менә кайда
булган икән безнең хөкүмәткә каршы сөйләшүебез. Бу турыда НКВД органнарына кем
хәбәр иткән? Ачыклый алмадым. Әмма бу хәл минем өчен сабак булды. Читләр алдында
авызымны үлчәп ачарга өйрәндем.
Икенче көнне безне Эдем белән очраштырдылар. Һәм алдан сөйләшкәнчә без бер-
беребезне «танымадык».
Әйтүемчә, мин чәч алучы бит. Әле дә ярый безне Кырымнан куганда эш
коралларымны да алган идем. Шуның белән буш чакларымда тиенләп булса да әз-мәз
акча әмәлләдем. Һәм үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырып, күзебез кайда
карый шул якка качып киттек. Исәп ничек тә җылырак якка китү. Бер татарча белгән
вагон озатучы хатын безне Казан шәһәренә алып барырга риза булды. Казанга килеп
төштек. Кая барырга да, кемгә дәшәргә дә белмибез. Шулай йөри торгач, бер татар
хатыны өендә кундырып чыгарды. Кем беләндер сөйләшеп, поезга утыртышып
җибәрде. Икенче стансада безне контролерлар тикшереп, куып төшерделәр. Йөри
торгач, тагы бер вагон озатучы безне утыртып алып барырга ризалашты. Тик безнең
юлга түләргә акча җитеп бетми. Акчаны биреп бетерсәк,
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
144
ашарга-эчәргә калмый. Ач нәрсә эшлисең? Ярый әле әни таш сала белә. Тотты да бу
хатынга таш салды. Ьәм әни тегеңә ташлар нәрсә әйткәнен сөйләп бирде. Бу хатынны
нәрсә борчый, нәрсәдән сакланырга кирәген дә әйтте. Теге хатынның бик тә күңеле
булып, безне Свирдлауга чаклы алып барды. Свирдлаудан тагы төрле мәшәкать-михнәт,
зур кыенлыклар белән Арист стансасына килеп җитә алдык...
***
Апа үзенең баштан кичкәннәрен искә төшереп утырганда Кырым татарларының бик
борынгы бер җырын җырлап күрсәтте. Бу җыр Акъяр, ягъни Севастопольгә
багышланган. Шушы җырны ишеткәч, минем дә күземә яшь тулды. Апага яшемне
күрсәтмәскә тырышып, алдымдагы дәфтәр битенә ныграк иеләм. Нәрсәдер язарга
тырышып карыйм, барып чыкмый. Ирексездән кесәдән кулъяулыгымны алып
яшьләремне киптерәм. Ьәм менә нәкъ шушы мизгелдә бер катгый нияткә киләм. Миңа
Кырымга барырга кирәк! Әлбәттә, барачакмын! Барачакмын!
Апаның хатирәләрен тагы да озак, бик озак язып утырдым. Аның белән сөйләшә-
сөйләшә чәйләр эчеп, ашлар ашагач, үземнең палатама кайтып аудым. Бераз ял итеп
алырга уйласам да, барып чыкмады. Дәфтәремне алып, ападан ишеткәнне тәртипкә
китерергә тотындым. Белештем, Украина дәүләтенә кергән Кырым ярымутравына бару
өчен виза кирәкми икән. Паспортың булса, шул җиткән. Кичке ашны ашагач та
автовокзалга киттем. Автобус кичке сигездә кузгала. Менә кичке Сочи-Симферополь
автобусына утырып кузгалып китәбез. Минем исәп юлда тәрәзәдән тирә-якны күзәтеп
барырга. Тик озак карап барып булмый. Гадәттәгечә бу киңлектә караңгы кинәт кенә
һәм иртә төшә. Аның өчен бик кайгырмыйм. Әле язның башы гына, шуңа тирә-як шәп-
шәрә. Зур-зур йөзем басулары белән уҗым бодае чәчелгән басулар гына күренә. Юлның
ике ягына урыс һәм казак станицалары тезелгән. Ьәр юл чатында һәм авыл читендә
галәмәт зур бетон һәм тимер тәреләр куелган. Ьәр авылда төрле-төрле каланчалы
чиркәүләр күренә. Ьичкайда мәчет-мазар күрмәссең. Краснодар крае бай дисәләр дә,
авыллар бик пычрак. Тазартып өлгермәгәннәрдер дияр идең, кыш эчендә ул кадәр
пычракны ничек җыясың ди? Өй кыеклары да бик шәптән түгел. Беркайда да матур итеп
төсле калайдан ябылган өй түбәләре күрмәдем. Бездә бит хәтта ферма кыекларын да
хәзер төсле калай белән яба башладылар.
Юл газабы — гүр газабы, йокымсырап бара торгач, төнге сәгать икедә таможня
(татарның «тамга» сүзеннән ясалган) тикшерүен үтеп, паромга автобус белән кереп
утырабыз. Аннан ярты сәгатьләп вакыт төнге Керчь бугазын үтеп, Кырымга, Украина
жиренә аяк басабыз. Ниндидер анкеталар тутыргач, тагы Украина таможнясы
тикшерүен үтәбез. Ьәм яңадан автобуска утырып, Ак Мәчеткә (Кырым татарлары
Симферопольне Ак Мәчет диләр48) таба юл алабыз.
***
Менә мин Кырым татарларының Милли мәҗлесләре урнашкан бина каршысында
басып торам. Кыюсыз гына ишекне ачып эчкә үтәм. Мине мөлаем генә елмаеп бер татар
хатыны каршы ала: шундый ук күлмәк-яулык, шундый ук елмаю. Иртәрәк килгәнмен,
шуңа да бераз көтеп торырга туры килде. Ьәм менә Милли мәҗлестә эшләгән
милләттәшләрем белән гәпләшеп утырабыз.
Минем белән Милли мәҗлес әгъзасы
Куртимиров Җәүдәт әфәнде бик теләп Милли мәҗлес бинасы
сөйләшә. Мине бик күп төрле сораулар кызыксындыра. Ьәм ул үзенә генә хас
басынкылык белән сөйләп китте.
48 Симферополь 1784 елны шул исемдәге татар шәһәре урынында салынган. Ред.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
145
— СССР шатыр-ботыр төрле жөйләреннән сүтелеп таркала башлагач, күп кенә
халыклар аптырап, югалып калдылар. Нәрсә эшләргә? Без Кырым татарлары тиз арада,
туксан беренче елны ук Милли мәҗлес жыя алдык. Делегатларны мең кешегә бер
делегат исәбеннән сайладык. Әмма безне тәүдә Урыс дәүләте, аннан инде Украина
хөкүмәте гамәлгә теркәмәде, шулай итеп безнең белән исәпләшергә теләмәделәр. Әмма
без бар. Нәм бөтен көчкә кулдан килгәнчә эшләп киләбез. Әлеге көнне Украинага
караганда Россия безгә ныграк аяк чала. Тыкшынмаган урыны юк бит инде үзенең.
Молдавиядән Днестровьене аерып алган кебек Кырымны да Украинадан аерып алырга
уйлады. Кырымда урыслар күпчелек дип. Нәм барысына да соңгы чорда
Россия паспортлары таратып
чыктылар. Шуларга таянып
бәләкәй генә революция ясап
Кырымны яңадан Россияга
кушарга уйлаган иде дә, барып
чыкмады. Чөнки монда әле без
татарлар бар. Нигә, Абхазияне,
Көньяк Осетияне Грузиядан
аерып алмадымыни? Алды. Ә
Казакъстан алдан күреп уйлый
белә , башкаласын күчерде дә
куйды. Нигә, Алма-Ата алама
идемени? Юк, әлбәттә. Барлы-
юклы сәбәпләр табып, Астанага
күчтеләр. Чөнки тегендә
урыслар җитмеш процентка
якын иде. Урыс хөкүмәтенең әле
һаман да империалистик аппетиты
югалмаган, шуңа безнең Милли мәҗлес тегенең тамагына аркылы утырды. Шуңа да без
татарларның Милли мәҗлесенә карата алар тарафыннан төрле провокацияләр эшләнә.
Төрле уйдырмалар таратып, безгә пычрак ягалар. Татар милләтеннән булган үз
агентларын безнең арага кертеп, таркаулык оештырырга, төрле вак-вак төркемнәргә
бүлгәләргә тырышалар. Әмма без андый провокацион төркемнәрне вакытында фашлап,
чистага чыгарып торабыз. Бу өлкәдә зур гына тәҗрибәбез дә бар. Шуннан халык та
бердәм. Кырым татарлары бүгенге көнне Украина дәүләте чикләрендә үзенең
автономиясен булдыру өчен көрәшә. Үз телебездә алты гәзит- журналыбыз чыга.
Симферополь шәһәре тирәли илле чакрым радиуста ышанычлы күрсәтә торган
телеканалыбыз бар. Көн дәвамында озак эшләмәсә дә, татарча радио каналыбыз да бар,
аның эфир вакытын озайтырга тырышачакбыз.
Ә Союз таркалганда Кырым татарларына нәрсә эләкте? Хәтта теге сезгә тараткан,
туалет кыягазына да ярамаган данлыклы ВАУЧЕР да тәтемәде. Чөнки СССР дәүләтендә
без иң хокуксыз милләт, чеченнар белән иң каты геноцидка дучар ителгән халык идек.
Чеченнар үз республикаларын төзи алдылар, ә без — юк. Безнең завод-фабрикаларыбыз
да, милли экономикабыз да юк. Хәтта йорт төзеп яшәр өчен дә җирне самозахват белән
алырга тиешбез. Үзебезнең тарихи җирләребезне! Күп милләттәшләребез кайта алмый
читтә интегәләр. Кайтканнарның да барча мал- мөлкәте читтә торып калды.
Безнең карамакта унбиш милли мәктәбебез эшләп килә. Балаларны дүртенче
сыйныфка чаклы милли телдә укытырга тырышабыз. Әлифба һәм башка төрле уку
китапларын татар телендә үзебез бастырабыз. Симферополь тирәли яңа гына төзелеп
килгән авылларны күргәнсездер инде. Барысы да безнеке, безнең милләт кешеләре
самозахват белән җир алып, урамнар, авыллар төзеп урнаштылар. Бу акцияләрне Милли
мәҗлес оештырып, үзе үк җитәкли. Кырым өлкәсе түрәләре теш- тырнаклары белән
каршы торсалар да, берни кыла алмыйлар. Чөнки бу — безнең җирләр. Татар җирләре. Мин инде Җәвдәт әфәндегә үземне борчыган сорауларны яудырып кына торам.
Төрле өлкәдән бирсәм дә, ул барысыннан да хәбәрдар булып, тәгаен җаваплар биреп
барды. Милли мәҗлес әгъзаларының килеп туган барча мәсьәләләрне белеп, тикшереп
торганлыгы күренә.
— «Башка яклардан сезгә ярдәм итәләрме» диюегезгә шуны әйтергә телим. Әйе,
ярдәм итәләр. Кайбер халыкара мәсьәләләрдә Төркия хокукый яклап та, финанс яклап
та зур ярдәм күрсәтә. Польша хөкүмәте дә онытмый. Хәтта Финляндиядәге
милләттәшләр дә ярдәм кулы сузгалыйлар. Төркия безнең яшьләрне үзенең югары уку
йортларында үзе үк стипендия түләп укыта. Татарстан да кайчак искә төшереп куя. Бик
тә кыен, тәүге чорда, туксанынчы еллар башында, ярдәм шактый булды.
Жәүдәт әфәнде Кырым татарларына жир бүлеп бирү мәсьәләләрендә җаваплы
вазифа били икән. Минем кулымда «Крымскотатар блогы. Исмаил-Бейга 15 ел. Ничек
булды?» дигән китап. Дикъкать белән укып утырам. Бу китапта Кырым татарлары ничек
итеп депортациядан кайтып, үзләренең авылларын төзүләре турында хатирәләрен
бастырганнар. Авылга татар халкының данлыклы улы Исмәгыйль Гаспринский
хөрмәтенә аның исемен биргәннәр. 46нчы биттә Иса Пурмамбетов язган мондый юллар
бар: «Во время захвата(земли) по поручению руководителя пикета Наримана
Ибадуллаева и председателя горисполкома Анатолия Кравченко был командирован в
Татарстан, где договорились о поставке 250 тонн картофеля. В том году в Евпатории был
неурожай. За два дня с помощью депутата Татарстана Фаузии Байрамовой удалось
решить этот вопрос. ...»
Җәүдәт әфәнде белән әңгәмәмне дәвам итәм.
— Әлегесе көндә җиңел дип әйтә алмыйм. Халыкның күбесе җирдә эшли. Үзе
үстергән яшелчә-җимеш белән базарда сату итә. Берничә ресторан һәм магазин тоткан
эшкуарлар бар. Кешеләргә үз өйләрен төзеп керергә төзелеш материаллары җитешми,
аларны табуы кыенлашты. Ничек кенә булмасын, халык тырыша инде.
***
Кырым татарларының Милли мәҗлесеннән чыккач, аларның шуннан бик ерак
булмаган Милли музеена юл алдым. Музей үзе бик иске генә бер бинага урнашкан. Алгы
бүлмәдә җылы: бер читтә мич бик күңелле генә дөрләп утыра. Ташкүмер ягалар икән,
Симферополь уртасында әлеге көндә менә шулай яшәп яталар. Музей хезмәткәрләре
мине бик җылы каршы алдылар. Пәм мине берничә залда урнашкан экспонатлар белән
таныштыралар. Күп әйберләре безнең музей экспонатлары белән бер. Исемнәрендә дә
аерма бик әз. Уртада палас сугу станогы утыра. Минем картәнидән калган станоктан
бернинди аермасы юк. Шул ук чыгыр һәм кәҗә мамыгын тетә торган ая да бар. Татар
халкының кием үрнәкләре, матур-матур палас һәм тастымаллар эленеп тора.
Экспонатлар күп тә ул, тик урын гына бәләкәйрәк дип уфтанды хезмәткәрләр. Алар
яңарак кына оешып экспонатлар җыя башлаганнар икән. Тәҗрибәләре дә азрак. Тоташ
бер халык өчен шушындый гына музей тоту минем күңелемә авыр тәэсир итте. Безнең
Эстәрлебаш районындагы Яңгырчы һәм Тәтер - Арыслан мәктәп музейлары баерак та,
яхшы биналарда да урнашканнар. Музей эшмәкәрләре белән бик тәмләп сөйләшә-
сөйләшә чәй эчеп, җылы гына хушлашып аерылышабыз.
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
147
Булыр, булыр әле бу бик тә тырыш һәм күп михнәт, җәберләүләр күреп иң каты
геноцидларга дучар булган кардәшләребезнең үзләренең шәп музейлары, театрлары.
Мин үзебезнең бай-бай милләттәшләребезнең чиркәү арты чиркәү төзетеп, шуның
белән башка милләтләр алдында мактанышканнарын беләм. Ә ерактагы
милләттәшләребез булган Кырым татарларына бүген хәтта балалар укыту өчен дәфтәр-
китап табу да җиңел түгел. Мөгаен, берәр банкта исәп ачып, туганнарыбыз өчен ярдәмгә
акча җыя башларга вакыттыр. Ил төкерсә күл була бит.
Музейдан соң бинаның икенче яртысын биләгән «Голос Крыма» гәзит нәшриятына
керәм. Монда да бик җылы каршы алдылар.
Сорауларыма Диләрә ханым Челенгарова бик теләп җавап бирде.
— Безнең гәзит 1993 елны иң кыен вакытларда чыга башлады. Тиражы хәзер ун
меңнән артык. Аны урыс телендә чыгаруыбызның сәбәбе — халкыбызның күп өлеше үз
телендә яза да, укый да белми. Әле дә күпләр сагынып искә алган СССРның безгә карата
милли сәясәте инде бу. Көләрсең дә, еларсың да. Россиядә яшәгән татарларны
мишәрләргә, керәшеннәргә, болгарларга бүлгәләргә тырышкан кебек, безне дә
бүлгәләргә телиләр. Имеш, без татарлар түгел, кырымлылар. Үзегезне «кырымлылар»
дип атагыз дип безгә чик аша киңәш биреп яталар. Безне шушы хәлгә төшерүчеләр кем
икәнен оныттылар микәнни? Алар әлеге көнне дә безгә төрлечә аяк чалалар.
Гәзиттә халык өчен актуаль мәсьәләләр турында язабыз. Халкыбызның үткәнен,
тарихын даими искә төшерәбез. Халкыбызны Кырымнан көчләп куып чыгаргач, татар
телендәге китаплар китапханәләрдән алып, яндырылды. Архивларда безгә, безнең
тарихка кагылышлы бер материал да тапмассың. 20-21нче елларда махсус оештырылган
ачлык та татарлардан котылыр өчен генә эшләнде. Ә бит ул елларда Украинада иген
уңышы мул булган. Кырымда да ул елларда иген уңган. Тик, Идел буенда ачлыктан
кырылган халыкларга ярдәм итәбез дип, Кырым татарларының барча үстергән уңышын
тартып алалар. ЗЗнче елны Украинада оештырылган ачлыкны әйтеп тә тормыйм , бу
турыда күп язылды инде. Безнең халык ул ачлыктан да читтә калмады. Гәзит халыкның
бүгенге көне белән, бүгенге проблемалары эчендә кайный. Менә шулай шау-гөр килеп
халык белән бергә яшәп ятабыз.
Мин янә Кырым татарларының Милли мәҗлесенә кайттым. Иәм миңа тагы берничә
кызыклы шәхес белән очрашып сөйләшергә туры килде. Шуларның берсе Айдар
Җанбетов дигән яшь кенә егет. Күп кенә милләттәшләре кебек, тарихи ватаннарыннан
читтә, Ташкент өлкәсендә туа ул.. Төп шөгыле — журналистика. Кырым татарлары
яшьләр шурасының әгъзасы, Яшьләр шурасы ике өлештән тора. Югары советта барлыгы
егерме бер кеше. Югары совет эчендә кече совет бар икән, ул советта җиде кеше. Кече
совет төрле оештыру эшләре һәм финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Югары совет
Милли мәҗлескә ярдәм итә һәм аңа буйсына. Шулай итеп, яшьләр дә Кырым
татарларының автономия өчен көрәшендә актив катнашалар. Бүгенге көнне яңа оешып
килгән авыл-поселокларда үзләренең бүлекләрен булдыру белән мәшгульләр.
Яшьләр берләшмәләреннән «Кардәшлек» һәм тагы берничә оешма бар. Барлык
оешмалар да бергә берегеп, бер-берсе белән киңәшләшеп эш итәләр. Барыбыз да бер
максат белән янабыз. Барча булган яшьләр оешмаларын бер үзәккә тупламаска булдык.
Безнеңчә, яшьләр шулай уңышлырак, бер-берсе белән ярышып, бер-берсеннән үрнәк
алып, өйрәнеп эш итәләр. Үзебезнең милли театрыбыз һәм фольклор ансамблебез эшләп
килә. Күп кенә мәдәни һәм башка чаралар үткәрергә акча җитеп бетми. Яшьләр оешмасы
да үзебез керткән взноска гына яши.
Кырымга кайткан туганнарыбыз тату-бердәм яшәп яталар икән. Милли мәҗлес
рәисе Мостафа Җәмилов әфәнде белән, кызганычка каршы, очраша алмадым. Ул Киевка,
хөкүмәт әгъзалары белән очрашуга киткән булып чыкты. Әмма миңа Милли мәҗлеснең
бер утырышында катнашырга туры килде. Утырышта яңа кайткан милләттәшләргә һәм
яңа өйләнешеп, башка чыгып, үз тормышларын башларга теләүчеләргә җир бүлеп бирү
мәсьәләсе тикшерелде.
Менә шулай яшәп, көрәшеп яталар Кырымдагы милләттәшләребез.
***
Ниһаять, язып бетердем дип шатландым. Ә бит әйтергә теләгән сүзләремнең
яртысын да әйтә алмадым. Шуннан эш өстәлендәге барча кәгазьләремне тузган килеш
калдырдым да, башка бераз ял булыр дип ишек алдына чыгып киттем. Малларны карап
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
148
кире керсәм, өстәлдә яткан кәгазьләремне беркадәр туган тиешле танышым укып утыра.
Мин керүгә, теге Сталин имзасы куелган яшерен приказны кулына тотып:
— Карале, туганым, Кырым татарлары нинди явыз, мәкерле булганнар икән,
— ди бу. — Барча халык фашизм белән көрәшеп ятканда алар, сатлык жаннар,
фашистларга хезмәт иткәннәр, — ди тәмам ярсып. — Юньсез халык икән. Шул кирәк
аларга. Сталин урынында булсам, мин барысын да стенага терәр идем әле,
— ди.
Шаккатмалы хәл. Заманалар үзгәреп, Сталинның кемлеге ахыргача ачылып беткәч
тә, халыкның шактый өлеше аңа һаман мөкиббән, аның тиңсез явызлыкларын хупларга
әзер әле.
Апам әйткән сүзләрне кемнәрдер бүген безнең хакта да әйтә алыр иде бит. 1944 елгы
кара исемлектә без дә булганбыз. Бөтен СССРга таралган күп миллионлы татарны җыеп
алу кыенлыгы гына кулдан тотып кала...
2011
P.S. Хатирәләрдә хата-фәлән киткән булса, алдан ук гафу үтенәм. Аларны
сөйләүчеләр карт кешеләр бит.