Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАТИРӘЛӘР ҮЛМИ, ИСКЕРМИ

Шомлы җилләр
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым.
Г. Тукай, «Кыйтга.»

Әй остазым, кыска гомереңдә
Якты көнең күпме булгандыр.
Тормыш бит ул, садә күренсә дә,
Акыл ирешмәслек болгавыр,
Кабахәтлек белән тулгандыр.
Бу сүзләрең әйтелгәннән бирле
Гасыр узган — Вакыт туктамый.
Дөнья әле һаман ап-ак түгел,

Шагыйрьләрең тыныч йокламый.
Ничек тыныч йоклый алсын шагыйрь,
Милләтеңә уклар атылгач?
Ирек турындагы хыяллары
Челпәрәмә килеп ватылгач;
Алтыннардан өстен моңлы телем
Бакыр бәясенә сатылгач...
Сиратларны аз кичмәде татар,
Алда тагын ниләр бар икән.
Инкыйразы әгәр килә калса,
Кемнәр булыр соңгы могикан?
Гасыр узды, әмма туктамады
Гарасатлы җиле, давылы.
Татарымны саклап калды дине,

Саклап калды аны авылы.
Әй Тукаем, хәлләр үзгәрмәде,

Инде гасыр узды югыйсә.

Якалардан Мәскәү буып алган,

Мәскәүләрдән шомлы җил исә...
 

Бүгенге хәлләр
Чукынганга патша җир өләшкән,

Биргән дәрәҗәләр, өстенлек.

Чукынмаган татар морзаларын

Хәерчелек көткән, мескенлек.
Чукынганнар...
Татар хисабына
Никадәрле урыс үрчегән.
Үз нәфсеңне тыя алмаганда,

Акыл алып булмый күршедән.
Чукынганнар...
Чукынмаганнары
Урман, далаларга качканнар.

Качканнар да татар тарихының

Яңа сәхифәсен ачканнар.
Чит җирләрдә корган оясында

Бабайларның рухын саклаган.

Чабаталы морза булса булган,

Телен, динен, денен сатмаган.
Бүген исә хәлләр нык үзгәрде,

Уйлаганнар шаклар катарлар:

Патша да юк, чукынып та тормый,

Урыслашып бетте татарлар.


Сагыну

1. Әнкәемне сагындым
Була көннәр — үткән онытыла,

Ике ятып, төшкә бер керми.
Була көннәр — үткәннәрем

һич тә Бүгенгене якын китерми.
Ходай биргән хәтер исән икән,

Хатирәләр үлми, искерми.
Ни сәбәптер, кайттым балачакка,

Истәлекләр чират торалар:

Әнкәемне күптән күргәнем юк -

Алар кырда урак уралар.
Мин йокыдан торсам — ул басуда,

Мин ятканда — әле кайтмаган.

Кояш юкса вакытында чыккан,

Вакытыннан алда батмаган.
Әнкәй эштә, әткәебез эштә,

Әле ярый өйдә әби бар.
Авырый ул, ләкин аягында

Үзен йөретерлек хәле бар.
Җим болгата, безгә чәй эчерә,

Тәмам арыганчы йөренә.
Намаз укый, намазлыгы исә

Һәрвакытта өйнең түрендә.
Үз алдына нидер көйләп йөри,

Кайчак миңа дога өйрәтә.

Әбкәемнән откан догаларым

Җылы биреп тора йөрәккә.
Әбкәй булу бәхет, Тик әнкәйне
Алыштыра алмый әби дә.
Әнкәй кайта алмый — ул уракта,

Барып күрмәскә соң ә нигә?
Мин зур инде — алты яшем тулган,

Алтым тулган, әле җиде юк.
Бүген шундый эссе, сулыш каба,

Әз генә дә хәтта җиле юк.
Сагынуым чиксез-чамасыз ла,

Бүтән басар чара тапмадым,

Әбигә дә әйтеп тормый гына,

Кырлар кочагына атладым.
Бүз тургайлар җырлап каршы алды,

Күбәләкләр миңа иярде.
Агач атым хыянәтсез юлдаш,

Без, малайлар, һәрчак «иярле».
Таяк «ат»ны әле «юырттырам»,

Әле тыям — барам акырын.
Җәнәй кулы бик үк якын түгел,

Ким дигәндә өч-дүрт чакырым.
Әти белән анда барганым бар,

Печән чапкан идек малларга.

(Дистә еллар кирәк булган икән

Шушы хозурлыкны аңларга!)
Такыр юлдан барсаң, ерагая,

Урган басу аша атладым.
Минем әле кыска ыштан белән

Яланаяк йөргән чакларым.
Йә басыла шайтан таягына,

Бертуктаусыз камыл кадала.

Еласа да гаеп булмас иде

Аяклары канлы балага.
Юк, еламыйм, үҗәтләнеп атлыйм,

Сөрлектем дә ничә абындым.

Егылсам да кабат торып киттем -

Әнкәемне өзелеп сагындым.
Шул сагыну миңа канат куйды,

Шул сагыну миңа көч бирде.

Канлы аяк, кипкән авыз белән

Җәнәй кулга илтеп җиткерде.
Уракчылар шундук күрмәделәр,

Ничек күрсен — башлар иелгән.

Керт-керт итеп алар урак ура,

Көлтәләре күпме өелгән!
Әнкәм кырыена килеп җиткәч,

Көтмәгәндә, кинәт хур булдым:
— Әнкәй! — диеп ничек дәшкәнмендер,

Хәлем бетеп аннан егылдым.
Шул көенчә күпме ятканмын да

Ничек килгәнмендер аңыма,

Куануның чиге-чамасы юк,

Әнкәемне күргәч янымда.
— Нәрсә булды, ничек эзләп таптың?

Әнкәй күзләрендә яшь иде.
Тургайлар да шулчак, җиргә төшеп,

Безнең каршыбызда баш иде.
— Бик сагындым сине, и әнкәем! -

Буам ерылды бит, түзмәдем.
Бүтән хатыннар да, эштән туктап,

Сөртеп алды яшьле күзләрен.
Аларның да бар шул балалары,

Аларның да бәгыре өзелә.
Бик кайтырлар иде, законнар бар,

Ә законнар кырыс — түзелә.
Әнкәй алды мине кочагына,

Чытырдатып тоттым күлмәген.
Әйтте әнкәй:
— Үз балаңны күрми
Узсын инде озын көннәрең!
Нинди тормыш,
Бу каһәрле тормыш,
Булыр микән берәр азагы?
Балаларны күрми торуыңнан

Җиңелрәктер тәмуг газабы!..
Киттек, улым, өйгә кайтабыз, — дип,

Ай-урагын алды иелеп.
Кайтып киттек, арганымны сизмим,

Янәшәдән атлыйм, сөенеп.
Әнкәй белән бергә нинди рәхәт,

Бик кадалмый икән камыл да.

Җитәкләшкән кулны ычкындырмый,

Кайтып кердек икәү авылга.
Капка ачып, эчкә үтү белән,

Әнкәй алды мине кочакка.

Бездән бәхетлерәк җан иясе

Булмагандыр җирдә ул чакта.
Кояш инде кичкә авышса да,

Бөркү кимемәде, җиле юк.

Әнкәемә кырык тулып узган,

Мин алтыда, хәтта җиде юк.

Мин бүген дә аны сагынудан

Бер чарасыз, кысам тешемне.

Зиратлар бит бары ала гына,

Кире бирми алар кешене.
Кире кайтармыйлар кешене...

2. Авылны сагыну
Күптән инде аңа кайтканым юк,

Тормышларым — оҗмах сыенда.

Хәтта оҗмахта да туган авыл

Гел уемда минем, уемда.
Телисезме, бүген әйтеп бирәм

Кемнең кайсы йортта торганын?

Ничек онтыйм, алма урлаганга

Гайсә картның колак борганын.

Бернәрсә дә каплый алмый икән

Үсмер чакның хәтер урманын.
Булды инде кыяр чәлдерү дә,

Капка күчерү дә калмады.

Явызлыкны гадел хөкем итте,

Шуклыкларны авыл аңлады.
Әхлак дәресләрен анда алдым,

Эш сөяргә анда өйрәндем.
Әй авылым, әнкәм сөте белән

Бар дөньяны миңа бирәлдең.
Олыларны олы итә беләм,

Кечеләргә бабай, агай мин.

Авыр килсә бер дә чит итмәдең,

Мин һәрвакыт сиңа таяндым.
Авылымда, беләм, беркайчан да

Рәнҗетергә ирек бирмәсләр.

Туган җирнең мин бит үз сөяге,

Чыпчыклар да күптән сердәшләр.
Карга, чәүкәләре танып тора,

Ә этләрен хәтта әйткән юк.

Кайтам, кайтам!
Ләкин, ни кызганыч,

Каршыларга әнкәм-әткәм юк...