ИЗГЕЛЕКТӘ БЕЗНЕҢ БАР НИЯТ
Шигърият
Шигърият!
Серләремне сиңа ачып салам,
Син бит миңа һәрчак бик кирәк.
Син булмасаң, нәрсә эшләр иде,
Дулкынланып типкән бу йөрәк?
Кайгыларга ничек түзәр идем,
Синең иңнәреңә салмасам,
Уйлар диңгезендә бата-чума,
Ярларыңа ябышып калмасам.
Чәчәкләрне күреп соклануда,
Чыкларыннан чишмә ясауда —
Көч-куәтләр биреп торучы син,
Яшәтмәүче җанны кысада.
Мәхәббәттән яна язган көнне
Ярдәм кулы сузып өлгердең.
Кәгазьләргә тамган күз яшьләрем
Шигырь булып чыкты — терелдем!
Туган телнең бар киңлеген тоеп,
Шигъри хисле йөрәк талпынды.
Эзләнелде сүзләр — зурлар өчен
Зирәк, батыр туган халкымны.
Җирдә хыялланып, ни әйтсәк тә —
Изгелектә безнең бар ният.
Җитәкләшеп, бер сукмактан үттек,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, шигърият!
Көзге алдында
Көзге! Көзге! Мине бераз
Булмыймы соң яшәртеп?
Иртә-кичен торасың син
Гел дөресен күрсәтеп.
Уңга карыйм, сулга карыйм
Җыерчыклар кимеми,
Тик өстәлеп кенә тора:
Бу әбекәй — мин мени?!
Альбомдагы яшь сурәтләр
Моңсу елмаеп ала.
Йөгерә-йөгерә үтә гомер —
Эзләре йөздә кала...
Ах, бу яз!
Һәр яз саен сулар гына,
Ярдан чыга ташкынланып.
Ә минем күңелем тыныч,
Инде бүтән ашкынмамын.
Кояш нурлары төшсә дә,
Сипкелләр ясап йөзгә,
Язларда назлар эзләмәм,
Елмаеп серле күзгә.
Янмаска, башка сөймәскә! —
Шул инде әйткән нәзер.
Кабат яратып җуярга
Йөрәгем түзмәс хәзер.
Ах, бу яз! Күңел бөресен
Яфрак итәсе кабат.
Тылсымлы көчләр пышылдый:
Ярат син аны, ярат...
Түбәдән төшә тамчылар:
Тып та, тып та, тып та тып!
Тап та югалт, тап та югалт,
Тик син туйма яратып.
Ах, бу яз! Күңел бозларын
Эретә язды инде.
Шуңа да яздыр инде...
***
Кем дисәгез —
Мин арагызда
Кеп-кечкенә бер ханым.
Зурдан кубып иҗат итмим —
Җиткән кадәр илһамым.
Тик шулай да, чын күңелдән
Әйткән бар гади сүзем.
Самими җан тирбәлгәндә
Моңлана ике күзем.
Мин — үткәннең бер хәтере,
Әйләнәм дә чолганам.
Халкымның ерак чорыннан
Нидер табып чыгарам.
Тынгылык белмәс күңелгә
Бабамнар рухы дәшә.
Миндә бүген үткән белән
Киләчәкләр көрәшә.
Алсу мизгелләр көле
Гомер көзе нәрсә? дисәң,
Алтын яфраклар иле.
Янып-ярсьш, шаулап үткән
Алсу мизгелләр көле.
Уйланыр чак, сызланыр чак,
Үткәнгә кайтып-кайтып,
Кушып-алып, чагыштырып,
Нәтиҗә ясар вакыт.
Мыскалларга сала-сала
Кайгы-шатлык үлчәнә.
Басар кайсы як көзеңдә,
Басар ниләр үкчәңә?
Көзге яңгыр
Җирдә үткән юлларым бик күп чакырым.
Яңгырлардан саклый мине кулчатырым.
Әйтче миңа яшермичә, көзге яңгыр,
Язмыш көзем ниләр күрергә чакырыр?
Нишләрмен соң кулчатырым ачылмаса,
Күңелем әрнеп, сагышларым басылмаса?
а алмас инде йөрәк ачыларын.
Тик шулай да ышанам мин, көзге яңгыр —
Алда әле бәхеткәем бераз бардыр.