Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР


Истәлекләремә баш булып бара торган бу сүзләр бертуган апам Ләбибә
Ихсанованың язылачак соңгы китабының исеме иде. Сиксән ике яшен тутырган
көннәрдә яңа повесть яза башлады да, үзе, чоры турындагы язмаларына вакыты
калмады. Минем: «Повестька караганда истәлекләр язу укучы өчен кирәклерәк,
файдалырак булыр иде», — диюемә ул: «Балалар укырлык әдәби әсәр, гыйбрәт,
акыл алырлык әсәр язасым килә, үсмер малайларның бүгенге хис-хасиятләрен
язарга кирәк дип уйлыйм», — диде. Шулай итеп, язылачак повесть Ләбибә апа
өстәлендә, ә мин аның «Иртәдән кичкә кадәр» ни эшләгәнен барлап утырам...
Иртәләрен, кичләрен...
— Венера, исәнме! (телефоннан тавышы нигәдер тоныграк ишетелде.)
— Авырып торасыңмы әллә, Ләбибә апа?
— Юк ла, йөрим әле шунда өстерәлеп...
— Йөргәч әйбәт инде ул, ятып тормыйсың икән ич, — дим шаяртыбрак.
Соңгы вакытларда сәламәтлеге нык какшады. Алты ел элек бер бөерен
алганнар иде, гомеренең күпме калганын да чамалый иде, алай да рухи ныклыгы
аяктан екмый килә әле, Аллага шөкер, өенә барсам да озаклап сөйләшеп утырабыз,
телефоннан да сөйләшеп туя алмыйбыз. Апа белән сеңел якынлыгы гына түгел бу,
бу — җәмгыятьтә озак еллар бергә янәшә эшләгән, уртак фикере, уртак дуслары,
уртак кайгы- шатлыклары булган ике кешенең тирән дуслыгы да. Очрашып
сөйләшкән чакларда без бүгенге вәзгыять турында, язучыларның яңа китаплары
хакында фикер алышабыз. Мин аңа дөнья хәлләре турында сөйлим
кыз язучыларның хәл-әхвәлен сораша.
Бу очрашулар, сөйләшүләр Ләбибә апаның соңгы көннәренә кадәр шулай бик якын хәлдә,
туганлык белән һәм бер-беребезнең кадерен белеп үтә иде. Соңгы очрашу бик авыр булды. Ул
инде урын өстендә, җәйнең түзә алмаслык эссе көннәре. Әле җилләткечне куеп, әле салкын
япма ябып, мин аның янында утырам. Ник бер ыңгырашсын — шул кадәр сабыр булды ул.
— Бик авыр хәлем, Венера, китәрмен инде...
— Юк әле, Ләбибә апа, көн эссегә генә шулайдыр, — дим. Ул мине хәлсез кулы белән үзенә
тарта.
— Әллә бәхилләшәсең инде, Ләбибә апа, — дим куркып.
— Мең бәхил, сеңлем, мең бәхил...
Китте. Минем әнием урынында калган бертуган апам, татар балаларының яраткан
язучысы дөньядан китте.
Вафатының нидән икәнлеген белү өчен аны моргка (бу сүзнең татарча әйтемен
белмим икән) алып киттеләр. Кабул итеп утыручы табиб белешмә тутырганда Ләбибә
апаны алып килгәннәрен белгәч шаккатты.
— Ләбибә апамени, Ихсановамы? — дип кабат-кабат сорады. — Без бит аның
китапларын укып үстек, малайлар җыелышып тау куышлары эзләп йөрдек, — диде.
Ахырдан, «Без аның җанын борчып тормабыз инде, болай да беленә нидән үлгәне, алып
китәрсез, урыны җәннәттә булсын!» — диде.
Өлкән яшьтәге бу ир-егетнең язучыга чиксез хөрмәте дип кабул иттем мин бу
гамәлне.
Соңгы юлга озатканда кеше күп булды. Җәй уртасы, язучыларның күбесе шәһәрдә
түгелдер дип уйлаган идек, зур ишегалдын тутырып Ләбибә апаны хөрмәт иткән
язучылар, журналистлар, бергә гомер кичергән таныш-белешләре, туганнар җыелган
(начаррак ишетә башлады), Сомали пиратларының безнең диңгезләрне кулга алулары
турында әйтәм. Ләбибә апа бу хәбәргә балаларча шакката:
— Чынлапмы, хәзер дә бар микәнни ул пиратлар? — ди, күзләре очкынлана, — менә
повесть язарга тема. Балалар егылып укыр иде: хәзер чит илгә күп йөриләр бит, бер
үсмер шул карабта булды ди... Күңеленнән ул инде повестьның кысасын да сызып куя.
Сөйләшеп сүзебез бетми: татар радиосының бүгенге хәле, киләчәге турында да
кайгыра ул, икебезнең дә яраткан шагыйребез Рөстәм Мингалимнең сәламәтлеге
турында сораштыра, ничек итеп аңа ярдәм итәргә булыр икән дип уйлана, хатын-
170
иде. Язучылар берлеге идарәсе рәисе М.Мирза, Халык шагыйрьләре Ренат Харис, Роберт
Миңнуллин озату сүзләрендә язучы Ләбибә Ихсанованың татар милли тормышында
тоткан күренекле урынын сөйләделәр, бөтен иҗатын балаларга багышлаган әдибәне
хөрмәт белән, яратып искә алдылар.
Ләбибә апа җизнәбез Шәрәф Мөдәррис янында, бер чардуган эчендә мәңгелек
йокыга талды. Кабер ташына тыйнак кына итеп: «Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Язучы
Ләбибә Ихсанова» дип туган-үлгән еллары күрсәтелгән такта эленде.
Урыныгыз җәннәттә булсын, безнең кадерле җизнәбез белән сөекле апабыз!
Тирән сулар тын алалар...
Бу юллар Ләбибә апага багышланган мәхәббәт шигыреннән алынды. Миңа калса,
Ләбибә апаның холкын, тормышын билгеләгән тирән бәяләмә бу...
Ләбибә апаның архивын ике машинага төяп өемә алып кайттым. Үзенең васыяте
шулай иде. Өем-өем папкаларда хатлар, кулъязмалар, төрле җыелышларда сөйләгән
чыгыш-докладлары, рецензияләр, көндәлеккә язып барган уй-фикерләре... Ниләр генә
юк, никадәр фикер байлыгы, әдәби осталык, әхлак-тәрбия турында уйлану... Балалардан
килгән хатларны аерым саклаган. Уфадагы дуслары С.Кудаш, М.Кәрим, Г.Рамазанов,
Н.Нәҗми хатлары — аерым куелган, үзе язган хатларның күчермәләре калын папкада...
Төгәлләнми калган язмалары юк, әдәби әсәрләре соңгы елларда (2001-2005) аерым
китап булып «Мәгариф» нәшриятында дөнья күрде.
Язучы соңгы көннәренә кадәр аек акыл белән бүгенге тормыш турында уйланды,
кимчелекләрне йөрәге белән кабул итә алмады.
Менә көндәлектән юллар: Татар радиосын ябалар дип ишеттем. Дөрес булса,
коточкыч хәл бит бу! Һәр татар гаиләсе иртән торуга Казанны тыңлый иде бит, һәр
кухняда радиоалгычтан татарча җыр, тапшыру тыңлыйлар иде. Татарстан гына түгел,
күрше өлкәләргә бигрәк тә тансык иде Казан. Ул Туфаннар, Разилләр, Робертларның
көче җитми микәнни бу башбаштаклыкны бетерергә, депутатлар бит алар, закон
чыгаручылар! (Шөкер, моннан 5-6 ел элек язылган борчулы фикерләр яхшы якка үзгәреп
килә, депутатларыбыз да милләтебезне кайгыртып күп эшлиләр). Җәя эчендә
язганнарыма мин әле тагы шактый сөнечле эшләрне өстәр идем, кызганыч, Ләбибә апа
аларны укый алмый инде.
Сөйләшүләребезнең берсен мин язып куйганмын.
— И-и-и, Венера, элекке тормыш бөтенләй бетте бит, күз алдына да китерә алмый
идек бит болай булыр дип.
— Рухи ныклык сынды бездә, дөньяга, тормышка ышаныч, өмет сүнде халыкта, —
дим.
— Мин сугыш елларында авылыбызда бригадир ярдәмчесе булып эшләдем бит.
Хатыннар, яшь кызлар ни авыр булса да күңел төшенкелегенә бирелмиләр иде. Сугышка
китүчеләрне авыл очындагы Аерылу тавына кадәр олысы-кечесе җыелып
озата иде. Китүчеләр, җиңеп кайтырбыз, йорт-җирне таратмагыз, исән-имин торыгыз,
— дип китәләр иде. Калганнар исә еламый-сыкранмый саубуллашалар да, мөлдерәмә
тулы күз яшьләрен өйләренә кайткач кына түгәләр иде.
— Без әнинең шулай елаганына бик аптырый идек, ныгытып авырып китә иде әни
авылдашларын сугышка озатканнан соң.
— Әни бик авыр кичерә иде шул андый аерылышуларны. Бөтен авыл халкы диярлек
әти белән әнинең укучылары иде бит. Аларны Фаиз абый, Гыйлем апа дип бик
зурлыйлар иде. Әти-әнигә һәр кешесе якын иде авылның. Сугышның үлемсез
булмаячагын алар күбрәк беләләр иде бит, шунлыктан авыррак та кичергәннәрдер инде
аерылышуны.
Боларны нигә әйтәм, рухы нык иде бит халыкның. Басуда эшләү дисеңме, ындыр
табагындамы... Берзаман Хәтимә апа иреннән хат алган, пластунский шуабыз дип язган,
ди. Миннән сорый, «Ләбибә, син беләсеңдер инде, нәрсә дигән сүз соң бу?» — ди. Мин
мәктәптә хәрби дәрес укытам, пластунскийның ни-нәрсә икәнен шуышып күрсәттем, «И
Ходаем, Берлинга кадәр шулай үрмәләп, түшләрендә шуышып барсалар, минем
Миннегалиемнән нәрсә генә калыр микән, болай да бетәшкән, ябык иде», — ди Хәтимә
апа уены-чыны белән. Ул арада түбән очтагы Диншат апа сүзгә кушыла: «Сөяге кайтса да
ярар диярсең әле, әнә Закирәнең Нарифына таракунный килде бит». «Парахунный диген,
ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР
171
җүләр», — дип көлешәләр. Мин төзәтәм, похоронный ул, кайгы, үлем хәбәре, дим. Күп
кешегә килде бит ул кара кәгазьләр авылда. Гали абзыйларның әзмәвердәй биш малае
сугышта юкка чыкты, бер Нәсимәсе исән иде, ул да вафат инде...
— Венера, әллә нәрсәләр сөйләп ташладым. Уйлап-уйлап утырам да, тагы бер уйлап
куям дигәндәй. Көне буе берүзем бит мин, песием белән икәү, балаларның үз эше, кич
кенә җыелабыз. Быел Розалия (килене) өч җиргә эшкә керде, мескенем, берсеннән кайта,
икенчесенә китә. Ленар унберне бетерә бит, укырга кертәсе бар, ирле-хатынлы акча
җыялар, җан көчләрен, йөрәк суларын сыгалар бит балалар, нинди хәлгә калды бит ил.
Уку, эш, ял элек бит закон белән ныгытылган иде. Укымасаң, эшләмәсәң, син
җәмгыятьнең чит-ят кешесе идең. Хәзер — хет өеңдә бот күтәреп ят, хет кеше үтер, тала
— синең хакта беркем кайгырмый да, борчылмый да. Синең беркемгә дә кирәгең юк.
Дөрес түгел бит бу, Венера. Менә без икебез дә бөтен гомеребезне кеше җанын
тәрбияләүгә багышладык, җәмәгать эшләрен эшләдек, без күңелебез, йөрәгебез белән
тырыштык бит. Балалар әхлаклы, тәрбияле булсын, ил тотрыклы булсын дип
тырыштык. Бөтенесен бер мизгелдә чәчеп бетерделәр дә җыеп ала алмыйлар хәзер.
Элеккене гаепләп кенә хәзергегә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Ай-һай авыр хәлгә калды
ил. Инде безне милләт буларак та бетерсәләр...
— Ул чаклы ук кайгырма әле, Ләбибә апа, яшьләр кайгырсын, безнең гомер
түгәрәкләнеп килә инде, беребез сиксәнне, икенчебез җитмешне уздык...
— Шулаен шулай да...
Бүгенге әңгәмәбез шушы урында өзелде. Өйләрнең салкынлыгы, быелгы грипның
хәтәрлеге турында бер-ике сүз алыштык та, очрашуга вәгъдәләшеп саубуллаштык.
Менә шулай дөнья гаме белән яшәп ятканда икебезгә дә күтәрә алмаслык кайгы
килде. Ләбибә апаның өлкән улы Әнвәр, биш айдан соң минем ирем Васил көтмәгәндә
гүр иясе булдылар. Ул көннәрне искә алу бик авыр. Баланы югалту дошманыңа да
килмәсен икән. Ләбибә апаны кызганып, хәленә керергә тырышып никадәр «акыллы»
сүз сөйләсәм дә күзеннән яшь кипмәде, йөрәк канын сыга-сыга ничә көннәр, ничә төннәр
үткәрде. Ул Әнвәрнең әйбәтлеген, ана җанлы бала булуын, гаиләсе өчен тырышып
яшәвен искә төшерә дә сөйли-сөйли уйга кала, төсе-кыяфәте белән Шәрәфенә ошаган
өлкән улының һәр сүзен, һәр гамәлен күңеленнән кичереп, «ай-һай авыр, башларымны
кайларга куйыйм икән», — ди торган иде.
Көн артыннан көн үтә, инде бераз тынычлана дигәндә минем иремнең кинәт үлеме
аны тагы аяктан екты, кан басымы күтәрелеп, ятып кына тора башлады. Василне бик
ярата иде ул. Кичтән генә телефоннан сөйләшеп хәл белешеп алганнар иде, иртән,
йөрәге туктаганын ишеткәч, егылып китә язган. Елыйбыз да елыйбыз. Ялгыз калгач та,
очрашкач та күздән яшь китми.
— Болай булмый, Венера, хәсрәттән янып бетәбез бит, үзебезне кулга алырга
тырышыйк әле. Асия Фәридовна кызы үлгәч әйткән иде («Азат хатын» журналының баш
мөхәррире булып эшләгән А.Ф.Хәсәнованың унике-унөч яшьлек кызы үзләре күз
алдында Казан суына батып үлгән иде), «Кызым үлгәч көн саен хәлдән тайганчы өй эше
эшли идем, идән юам, кер уам, кайгы белән кара-каршы, күзгә-күз калырга курка идем»,
— диде. Кеше янына чыгарга кирәк, редакцияләргә бар, сөйләш.
— И Ләбибә апа, кеше күзенә күренерлегебез калдымени инде. Бер көнне урамда
күптәнге танышымны очраткан идем: «Хәлеңне сорамыйм, йөзеңнән күренеп тора», —
диде.
— Юк, алай димә, әни булса, «җебеп утырмагыз әле», — дияр иде. Үлгән артыннан
үлеп булмый бит, яшәргә кирәк...
Әйе, әни исән булса, бөтен кайгыларыбызны үз йөрәгенә алыр иде...
Без, без, без идек...
Очрашканда без еш кына әти-әнине, туган-кардәшләрне искә ала торган булып
киттек.
Безнең әти ягыннан нәсел тамырлары бик еракка тоташкан. Ерак туганнарыбызның
берсе Фәрт ага Гасыймов, Татарстан үзәк архивында эшләгән кеше, әниләргә безнең
шәҗәрәне бирде. Менә ул: Аккылыч, Күбек, Әбәк, Мөхсин, Габдрәхим, Ихсан, Сәйфетдин,
Фәләх, Зәки, Фаиз (Ләбибә, Ренат, Венера, Роберт). Аккылыч бабай борынгы болгар
сакчыларыннан булгандырмы, Татарстан куенына сеңеп утырган Нократ аланы (Киров
ВЕНЕРА ИХСАНОВА
172
өлкәсе) татарлары болгар кавеменнән булганмы — болар безгә караңгы. Илебезнең
аксакалы, атаклы рәссам һәм сынчы Бакый ага Урманче Ләбибә ападан: «Сез йөз-
кыяфәтегез белән болгар татарларына тартым, шәҗәрәгез билгеле түгелме?» — дип
сорагач, Ләбибә апа нәсел агачыбызны күрсәткән икән, исе-акылы китте ди рәссамның.
Минем портретымны язганда да Бакый ага еш кына авылыбыз, андагы көнкүреш,
тормыш хәлләре турында сораша иде.
— Сезнең авыл Шөн исемле бит әле, — ди ул, — Сөн сүзенә бик якын бит бу, шул
яклардан килделәрме икән әллә?
— Безнең авылның инеше дә Аллавык дип атала. Әллә, мин әйтәм, шул яктан килгән
кешеләр тын гына аккан мул сулы инешне күргәч, «Алла, Ык бит бу!» дип әйттеләр
микән, авылларына да Ык якларындагы Сөн авылы исемен биреп, «Шөн»гә әйләнде
микән?..
— Бик мөмкин, бик мөмкин, дустым, — ди Бакый ага (шулай дустым дип әйтә торган
матур гадәте бар иде хөрмәтле аганың), әгәр шәҗәрәгездәге һәр буынны илле-алтмыш
яшь кенә яшәгәннәр дип уйласаң да сезнең нәселнең тарихы 14001500 елларга барып
тоташа икән бит.
Ихсановлар Татарстанда әлләни күп түгел. Булган кадәресе барысы да безнең туган
кебек тоела миңа. Шунлыктан, инде шактый олыгайгач, күргән-белгән кешеләр шәҗәрә
белән мавыга башлагач, без дә өлкән Ихсановларны барларга керештек.
Әтиебез Ихсанов Мөхәммәтфаиз Мөхәммәтзәки улы хәзерге Киров өлкәсенең Нократ
Аланы районында, Түбән Шөн авылында мулла гаиләсендә туган. Зәки бабай алыптай
зур гәүдәле, күркәм холыклы, мәһабәт кеше булган, үзеннән соң бик зур китапханәсе,
көндәлекләре калган. Әниебезнең бертуган абыйсы Фатих мулланы Соловкига сөргәч,
ул китапханәнең күп өлеше юкка чыга, исән-имин калганнарын сугыш елларында
дәфтәр итеп кулланалар, аннан да калганын алтмышынчы еллар азагында Идел
комнарында кызынып сәламәтләнергә килгән Нәкый ага Исәнбәт җыештыра (Нәкый
аганың соңгы хатыны Нәҗибә апа Ижау мулласы кызы, Фатих мулланың балдызы. Икесе
дә мәрхүм инде, искә алуыбыз рухларына дога булсын).
Ихсанов фамилиясе безнең нәселдә дә күп түгел, әнинең бертуган энеләре Зәкиев
булып йөриләр. Күренекле (бу урында мин ничек языйм икән дип уйланып торам, чөнки
академик Әбрар ага Кәримуллинны күренекле язучы дип, милләтнең күренекле
юлбашчысы дип язсаң да күп түгел) бер вакыт миңа «без бер нәсел кешеләре бит,
Ихсанов Мөхәммәтгата минем әни ягыннан бабам була», дигән
ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР
173
иде. «Әнием Сафия Мөхәммәтгата кызы. Бабам Мөхәммәтгата (Зәки мулланың туганы)
гаделсезлеккә түзә алмый торган кыю кеше була. Мин дә шулай, күрәсез, бу — геннар
аша киләдер. «Урта Тигәнәле бәете» бар бит әле. Халык санын алу вакытында бабам шул
ызгышларда катнашкан. Аны чыбык белән суктырганнар, муллалыктан алганнар.
Гражданнар сугышы вакытында Урта Азиягә китеп, басмачы үзбәкләр ягында сугышкан.
Бунтарьлык, бәлки, миңа бабам каны аша килгәндер». Истәлекләрендә Әбрар ага
Ихсанов Мөхәммәтгатаның Истанбулда, Каһирәдә укып кайткач Чәбия-Чүрчи авылында
(хәзерге Саба районы), ХХ йөз башында земская школа ачуы турында яза. Шунда
соңыннан татарның күренекле галиме Мөхетдин ага Корбангалиевтә безнең әтиебез
укый. Әти Мөхетдин ага дип бик еш искә ала иде, вафатын ишеткәч бик кайгырганы
исемдә калган. Шул белеме белән әтиебез Казан университетының биология
факультетын читтән торып укып тәмамлый һәм кырык елдан артык урта мәктәпнең
химия- биология укытучысы булып эшли.
Әнинең әтисе Зәки мулла Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап Түбән Шөнгә указлы мулла
булып билгеләнә. Әниебез бик горурлана иде бабайның указлы мулла булуына, «сез
указлы мулла оныклары, акыллы, тәртипле булыгыз, мулла нәселенә тап төшермәгез»,
— дия иде.
Әти-әни динне бик яхшы белсә дә безгә өйрәтмәделәр , заманы ул түгел иде. Аның
каравы безгә әни Тукай шигырьләрен өйрәтте. «Су анасы», « Шүрәле»,
«Кисекбаш»ларны, балалар өчен язылган кыска шигырьләрен без 45 яшьтән үк
өйрәнгән идек. Без диюем, игезәк туганым Ренат белән ярышып өйрәнә идек без
шигырьләрне, аннары әнигә сөйләп күрсәтә идек...
Алай да әни миңа жде чыкканда, сүз уңаенда Фатиха, Колһуалла догаларында менә
болай әйтелгән дип аңлата иде. Үзе Балтач районының Смәел авылында ишле гаиләдә
тугызынчы бала була. Укып чыккач, әни Нөнәгәр авылында мәктәп ачып укыта башлый.
Шунда әнине Малмыждагы рус-татар мәктәбенә укырга бирәләр һәм яшь укытучыны
(ниндидер бер юньсез түрә үзенә карата алмаганга үч итеп) Киров өлкәсенең иң ерак
авылына жңбәрәләр. Ямыл дигән кечкенә авылда әни мәктәп ачып укыта башлый һәм,
әтине өйләндерер вакыт жңткәч, Зәки мулла шул тирәдәге күркәм кызларны кунакка
дәшеп, әнине килен итеп төшерәләр.
Әтиебез салмак, басынкы, әниебез ут, ялкын иде. Бик булган, тегәргә-чигәргә оста,
ир-ат эшенә дә башлап йөри, бик күп чәчәкләр үстерә иде. Безнең өй тирәсендәге
чәчәкләрне күрергә кичке якта авыл кызлары-киленнәре махсус килә торган иде.
«Гыйлем апа, безгә дә бир әле чәчәк орлыкларын», — диләр иде. Әнидән күреп өй
алларына янбакча ясаучылар, өйләрен гөлгә-чәчәккә күмүчеләр күп булды.
Фаиз абый... Гыйлем апа... Бөтен гомерләрен авыл халкын тәрбияләүгә биргән бу
шәхесләр безгә әти-әни генә түгел, чын мәгънәсендә укытучы, өйрәтүче, остаз булдылар.
Ике мәхәлләле, урта мәктәпле зур авылда әти-әнидән белем һәм тәрбия алмаган кеше
калмады. Хәзер дә бик зур ихтирам белән искә алалар, догадан калдырмыйлар аларны.
Истәлекләр... Ләбибә апа белән без шулай юанабыз хәзер. Әти-әни исән чакта нишләп
күбрәк сорашмадык икән, авыл тарихын, кешеләрен алардан да күп белүче юк иде бит,
дибез.
Илһам чишмәләре...
Ләбибә апаның язучы, минем журналист булып китүебез кайсы чишмәләрдән
башланды икән? Әниебездән! Тормышны, табигатьне өзелеп яраткан әниебез туган
телнең бөтен матурлыгын безгә өйрәтергә тырышты. Ул үз чорының бик күп
шагыйрьләренең шигырьләрен яттан белә, гарәп-фарсы әйтем-мәкальләрен
сөйләмендә еш куллана, матур җырлый (әти шәп итеп гармун, скрипка уйный иде),
яшьрәк чакта (мулла килене булса да) авыл сәхнәсендә спектакльләр куюын сөйли иде.
Безне дә күп укырга, шигырь яратырга әниебез өйрәтте.
Ә бәлки туган ягыбызның гүзәл табигате илһам биргәндер Ләбибә апага...
Без ике малай, ике кыз Киров өлкәсенең Нократ елгасы буенда үстек. Идел (Нократ-
Вятка елгасын бездә шулай дип йөртәләр) авылыбыз итәгеннән генә агып китә дә биек
таулар, кара урманнар арасына кереп югала. (Үсә төшкәч ул тауларның безнең Ярмәкәй
калкулыгы, кара урманнарның күрше Толлы авылы таллыклары икәнен белеп,
Иделебезнең җитү кызлар кебек йөгереп-агып Камага кушылганын күреп балачак
хыялының шулай гади генә чишелешенә сәерсенгән идем.)
ВЕНЕРА ИХСАНОВА
174
Бездән (ягъни миннән һәм игезәгем Ренаттан) нәкъ ун яшькә өлкән булган Ләбибә
апага эне-сеңелен бәла-казалардан саклау эше йөкләтелгән булгандыр, үзебезне белә
башлаганнан бирле ул безгә кырыс, бер дә безнең белән уйнамый торган олы бер кеше
булып күренә иде. Бигрәк тә идән юганда ачулы була торган иде ул: шаярып-уйнап өйне
туздырмасыннар өчендер инде, безнең өчебезне (кечкенәбез Роберт) өч почмакка
утыртып, селкенергә дә рөхсәт бирми иде. Кая ул идән кипмичә юган идәндә йөрү! Без
караваттан урындыкка, аннан казан өстенә, мич башына күчә-күчә ишек төбенә килеп
җитә идек һәм, апабызны сөендереп, урамга чыгып чаба идек. Бер сөйләшеп утырганда
шуларны искә алдык та, Ләбибә апа «Мин үзем дә уйнарга бик ярата идем шул, — дип
куйды көлеп.
Чынлап та, Ләбибә апа әти-әнинең көтеп алган икенче баласы булганга (апабыз
Мәсгудә ачлык елны яше тулганда үлгән), аның бөтен теләген үтәгәннәр. Уйныйсы
килгәндә уйнаган, ашыйсы килгәндә бөтен тәмле аңа булган. Ләбибә исемен аңа бабабыз
Зәки мулла кушкан. «Казан каласында Ләбибә мәктәбе бар, бик затлы мәктәп, кызлар
укыта, шуның укытучысының исемен кушам», — дигән. Ләбибә апа да әсәрләре, иҗаты
белән данлыклы Ләбибә Хөсәениянең тоткан мәсләген, хезмәтен дәвам иттерде дип
уйлыйм мин.
Сүзем сиксәнне узган апамның бала чагы турында иде бит әле. Минем күз алдымда
инде олыгайган булса да күзләрендә шаян очкыннар кимемәгән, кайгы-хәсрәттән йөзе
җыерчыклар белән тулса да үзенә бер нур бөркеп торган, иннек-кершәнне яшьтән үк
яратмаган кадерле-газиз бертуганымның бала чагы искә төшә.
Безнең дөньяга килүебез әти-әнигә бик сөенечле булса да (Ләбибә апа белән безнең
арада өч туганыбыз юк кына авырулардан бик яшьли үлеп китәләр) Ләбибә апа өчен
алай ук зур куаныч булмагандыр дип уйлыйм. Нәкъ ул туган көндә, августның 23ендә
тугангадыр, өчебезнең туган көн дә бергә бәйрәм ителгән. Бездән нәкъ ун яшькә өлкән
апабыз уйныйсы килгәндә дә урамга чыгып йөгерә алмаган. Кушбишектә яткан ике
тиктормас төенчекне йоклатырга, бишек тирбәтергә тиеш булган. Хәер, безне тирбәтә-
тирбәтә әллә ничаклы китап укыган ул, җырлар-бәетләр көйләгән, такмак чыгарган.
Бәлки, апабызга язучылыкның тәүге орлыкларын салучы без булганбыздыр әле, Ходай
Тәгалә ярдәме белән безнең аркылы аңа иҗат итү теләге килгәндер?! Бу чаклысын мин
хәзер генә, үзем дә татар журналистикасында илле еллап эшләгән кеше буларак
фаразлыйм. Минемчә, Ләбибә апаның язучы булып китүенә авылыбыз Түбән Шөннең
кешеләре дә йогынты ясагандыр, мөгаен. Күршеләребез Шәмсехәяттәй, Маһирәттәй,
Диншат, Әсмабикә апаларның безнең өйдә кич утырып йон эрләүләре (сугыш алды
елларында җиделе лампа бездә генә иде), төрле кызык хәлләр, әкиятләр, бәетләр
сөйләүләре, әниебезнең искиткеч матур мәкам белән аларга «Сак-Сок» бәетен, «Йосыф-
Зөләйха» кыйссасын сөйләп күрсәтүен, әтиебезнең әле гармун, әле скрипка алып
уйнавын, күршеләребезнең тыелып кына җырлауларын тыңлап үстек без.
Ләбибә апа мәктәптә укыганда ук яза башлаган. Соңрак, инде үзебез хәреф таный
башлагач, ак келәттәге китап-дәфтәрләр арасыннан без Ләбибә Ихсанова, Ләбибә
Шуйская, Ләбибә Вятская дигән авторның кулъязмада бик күп шигырьләрен,
хикәяләрен табып укый идек, һәм аларны язучы нәкъ менә безнең апабыз булуына
чиксез горурлана идек.
Сез игътибар иттегезме икән, аның әсәрләренең төп геройлары гел малайлар бит.
Ләбибә апаның холкы да ир-егетләргә тартым дип уйлыйм мин. Кечкенә чагында түбән
очның үз яшендәге малайлары аның дуслары булган, әбәкле, качышлы уйнаулар, чана
шуулар, хәзер инде исемнәре дә онытылган башка төрле уеннарның үзәгендә нәзек-
озын кара-чутыр кыз Ләбибә булган. Малайлар аны «Торна, челән» дип үчекләгәннәр, ул
үзе дә җавапсыз калмаган, абыйсы булмаганлыктан, аңа үзен- үзе якларга туры килгән.
Холкында тәрбияләнгән шушы кыюлыгы аңа тормышта күп төрле авырлыкларны
җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Урта мәктәпне Ләбибә апа Кукмарада тәмамлады. Каникулга кайткан араларда ул
безгә яңа укыган китапларының эчтәлеген сөйли иде,пионер, комсомол оешмаларының
нәрсә икәнен аңлата иде. Безнең үзебез генә белгән антыбыз бар иде. Берәр нәрсә
турында ант итәргә туры килсә, «Ипидер», «Ике күзем чәчрәп чыксын» ише антлар
урынына без «әти-әни хакы өчен» дип әйтә идек. Безнең өчен шушы антны бозудан да
куркынычрак нәрсә юк иде. Әйткән эшебезне үтәмәсәк, ялган сөйләсәк, әти-әниебез
шунда ук үлеп китәр төсле тоела иде. Һәм шушы изге антны безгә Ләбибә апабыз
ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР
175
өйрәтте. Ул безгә әти- әнине яратырга, үзебезне начар гадәтләрдән саклап калырга
ярдәм итте. Ләбибә апаның әсәрләрендә дә кечкенә геройлары өлкәннәргә, бигрәк тә
әти-әниләренә шәфкатьле, ихтирамлы.
Сугыш чыгасы елда Ләбибә апа безнең мәктәптә пионервожатый булып эшли иде.
Аннары аны хәрби дәресләр укытучысы итеп куйдылар. Үзе белән уйнап үскән егетләр
сугышка китеп беткәч, Ләбибә апа авыл малайларының бердәнбер дусты булып калды.
«Кәҗә үзәне»ндә, Ярмәкәй тауларында, Ышна буйларында кышкы бураннарда сугыш
уены уйнап кайтуларын әле дә хәтерлим. Малайларның «фашистлар» булып уйнарга
теләмәүләрен, «партизаннар сугышын», «тел» алуларын, үзенең «генерал» булуын сөйли
иде апабыз шул карлы-бозлы «сугыш кыры»ннан кайткач. Тирән чокырлар, куе
куаклыклар белән капланган киң үзәннәр эчендә авыл малайлары үзләреннән әлләни
зур булмаган вожатый апаларыннан илне саклау, дошманнарга нәфрәт дигән беренче
төшенчәләрне алганнардыр.
Колхоз комсомол оешмасының да секретаре Ләбибә апа иде. Төнге дозорларга
чыгулары, концертлар куеп, акчасын фронт файдасына бирүләре, тагы әллә никадәр эш
башкарулары турында хәзер инде әби-бабай булган элекке комсомоллар әле дә сагынып
сөйлиләр.
Малайчарак булып үскән ул безнең. Кыска киселгән чәч, эскәк тимәгән куе каш,
сөрмәсез кара күзле, янып тора торган чиста йөзле җитү кыз, әтинең күн пальтосын
киеп, каешларын портупея итеп буа иде дә, «Сугышка китәм, очучы булам», — ди торган
иде. Әтиебез ул вакытта урын хастасы, аны сугышка алмадылар (юлда үлә бит бу,
дигәннәр каралырга баргач). Шуңа күрә Ләбибә апа безнең гаиләдән сугышка мин
барырга тиеш дип бик адарынган булган. Ләкин теләге ни сәбәптәндер үтәлмәгән. Илне
яклый алмый калу ачысы аның күңелендә, бик тирәндә әле дә саклана булса кирәк.
Чаңгы, тимераяк шуарга, фото ясарга өйрәнгән беренче кыз да авылда Ләбибә апа
булган. Әниләрдән сорамыйча гына бер дәфтәрне күрше малаеның тактадан үзе ясаган
чаңгысына алыштырып кайткач, әни бик ачулана кызын. Чаңгы шуасы килгәне өчен
түгел, сорамыйча дәфтәр алганы өчен ачулана. Ә бер атнадан әтиебез аңа өр-яңа
фабричный чаңгы алып кайтып бирә. Җилдән җитез итеп шуарга өйрәнә ул. Биек
тауның иң текә ягыннан, бары тик малайларның да иң кыюлары гына шуып төшә торган
ягыннан шуарга тәвәккәлли ул һәм... ничек әле исән кала, калын кар катламы чаңгысы-
ние белән мәтәлчек атып тәгәрәгән кыю кызны йомшак итеп инеш ярына сузып сала.
Шуннан соң чаңгы сорамый инде Ләбибә апа. Сынган чаңгылары келәт астына яшерелә,
ә тәвәккәллек, кыюлыгы кала: тормышның теләсә нинди авырлыгын җиңеп чыгардай
кеше булып җитлегә ул. Ләбибә апаның дуслары аның гармун уйнаганын белмиләр.
Казаннан каникулга кайткан араларда
ВЕНЕРА ИХСАНОВА
176
моңлы көйләр уйный иде. Сугыш еллары иде шул, ачлык, хәсрәт еллары. Күңеле тулган
минутлары булгандыр, мөлдерәмә күз яшьләрен күрсәтмәс өчен шулай аска
Тик сугыш Воронеждан чигенгәч, беренче курс белән бишенчеләрне кире үз
шәһәрләренә кайтарырга булганнар. Ләбибә апа Казан университетының география
факультетына китте. Авылыбызны урап аккан Идел-су, хәтфә болыннар, кара урман
белән ерактагы күксел таулар әйдәгәндер кыз баланы бу факультетка керергә. «Көмеш
елга», «Җир астында җиде көн» исемле повестьлары нәъ менә шул табигать тәэсирендә
язылганнар бит.
Студентлык еллары, сугыш авырлыгы, ачлык — ул вакыттагы егерме яшьлек кыз
күңелендә якты да, шомлы да истәлекләр калдырган. Беренче лекцияләр, гомуми
торакта филология факультетының татар бүлегендә укучы кызлар белән яшәү, беренче
әдәби тәҗрибә, татар язучылары белән танышу, Шәрәф Мөдәррис... Өйләнешү, балалар
табу һәм эш, эш, эш... Ул елларны Ләбибә апа «Кемгә сөйлим серләремне» дигән
китабында язып чыкты. Ә миңа, аның җылысын, кадерен һәм ярдәмен татып-тоеп
яшәгән сеңлесенә, әдәбият һәм журналистика өлкәсендә авышкан елларын язарга
калды.
Ләбибә апа ... апа... Никадәр кадерле, якын булгансың икән син безгә. Булган идең дип
язасым килми...
Тагы бер истәлек:
Бергә уйнап үскән дуслары Гафинең үле хәбәре килгән. Аңа беренче тапкыр яратуын
белдергән Габделбәрнең менә кайчаннан хаты юк... Гармун сирәк уйный иде ул, инде
онытыла да башлагандыр, эшләп арыган бармаклары инде гармун телләрен бик җитез
барламыйлар, алай да күңеле бик ташыганда, үзебез генә булганда кулына гармун ала да
әкрен генә җырлый:
Олы юлның тузанын да...
Ләбибә апа җырга-моңга гашыйк кеше иде. Җыр ишетсә, шунда ук кушыла, бигрәк тә
элеккерәк җырларны, яшьлеге җырларын ярата иде. Минем ирем Васил бик оста гармун
уйный иде. Ләбибә апа, безгә керсә (берара без бер үк йортта, күрше фатирларда тордык)
Василдан гармун уйната, үзе җырлый иде:
Уфа юллары пыяла,
Таш булса таймас иде.
Яна минем йөрәккәем, Син булсаң, янмас иде...
Җизнине ул сагынып яшәде. Ләкин гел аның турында гына уйлап, гел елап, юксынып
утырырга мөмкинлеге булмады. Кырык яшьтән өч бала белән тол калу аңа балаларны
кеше итәргә кирәклеген йөкләде. «Үземне гаять авыр йөк тартып тауга менгәндәй хис
итә идем», — ди ул елларны искә алып. Менеп җитте тауга Ләбибә апа, өч баласы да
югары белем алып, үз милләтебез белән гаилә корып матур балалар үстереп ятышлары.
Әнвәре генә, төсе-бите белән җизнине хәтерләткән олы улы Әнвәре генә дөньядан иртә
китте...
ул әтинең тальян гармунын ала иде дә, башын кыңгыр салып, бик тырышып озын,
карап, күзенә төшкән кыска чәчен җыймыйча уйнагандыр ул.
Сугыш башлангач Лубян эшчеләр поселогына күчеп килгән Воронеж урман
институтына укырга керде Ләбибә апа. Безнең авылдан әллә ни ерак түгел, 10-12
чакрымлап кына, кайтып йөрергә дә җайлы булыр дип уйлагандыр инде.
шактый тәҗрибә туплаган кешегә Ләбибә апаның соңгы елларын, гомеренең кичкә
ИРТӘДӘН КИЧКӘ КАДӘР
177
Кадер...
Җизнидән соң Ләбибә апа кияүгә чыкмады. Сораучылар булды, бик әйбәт кешеләр
сорады аны. Әхмәт абый Исхак минем аркылы да Ләбибә апага сүз салды, үзе дә шактый
озак көтте Ләбибә апаның ризалыгын. Габдрахман ага Минский, Шәйхи ага Маннурның
өметләре Ләбибә апада иде. «Өч балам белән...» дия иде апа. «Үз йөгем үземә артык
түгел», — дия иде. Чыккан булса, тормышы жиңелрәк, яктырак булыр иде дип уйлыйм.
Сибгат ага Хәким Маргелан шәһәреннән кайткан бер хәрби кешегә дә димләп караган, ул
абый Австриягә өйләнеп китәргә тиеш булган икән... Чыккан булса... кем белә инде...
Балаларына ул әти дә, әни дә була белде. Сабырлыгы, тырышлыгы, кеше арасында ким-
хур булмыйм диюе аны әдәп- әхлак кысаларында тоткандыр инде. Әдәбиятыбызның иң
күренекле шагыйрь- язучыларының Ләбибә апаны соравы, гомер юлдашы итеп алырга
теләүләре минем апамның әйбәтлеген раслаучы дәлил түгелмени?! Ләбибә ападан җаен
туры китереп сораган идем:
— Ләбибә апа, җизнидән бик иртә калдың, сораучылар да күп булды үзеңне. Нигә
берсенә дә чыкмадың? Нинди үкенечең кала бу тормышта? — дидем.
Еракта, бәлки, ялгыз яшәгән озын гомеренә караптыр, ул әкрен генә: «Үкенечем шул,
ир кадерен күрә алмадым», — диде. Мин аны бик тирән аңладым.
Алай да, сөенеченәме, көенеченәме дигәндәй, җизни үлгәннән соң аны яратып,
мәхәббәтен җиткереп, җавап көтми яшәгән бер шагыйрь булган (Ләбибә апаның сере
булганга, мин аның исемен язмаска уйладым). Зур шагыйрь, фронтовик, хатыны үлгәнгә
берничә ел үткәч, ул Ләбибә апага яратуын язган.
Ләбибә апага уңай җавап бирмәгәне өчен үпкәләп, шулай да яратуы көчле (җавапсыз
мәхәббәт) икәнен белдергән шигырьләр бер конвертка салынган да, өстенә: «Бу
шигырьләрне юк итәргә базмадым, үз гомерләре белән яшәсеннәр инде», — дип язып
куелган. Булган бит, аны кадерләп, үз итеп, якын күреп яшәгән кеше булган бит! Тол
хатынның моңсу күңеленә кояш нуры, җылы яктылык бирүеңә мең рәхмәт сиңа,
шагыйрь!
Бу шигырь астына Ләбибә апа болай язып куйган:
Һай бу йөрәк, бер дә тыңламый бит,
Белми янган утка төшәсен.
Сөя икән — ул соң гаеплеме?
Җавап көтми — нәрсә эшләсен.
Беренче карашка артык сабыр, артык әкрен күренгән Ләбибә апаның бөтен
авырлыкларны җиңеп барырга ярдәм итүче нык холкы бар иде. Эшлим дигәнен эшләр,
әмма кеше күзенә күренеп мактанып йөрмәс. Үзе генә белгән тормыш режимы аңа бер
көн дә калмыйча казна хезмәтендә эшләргә мөмкинлек бирде. Ул «Ялкын» журналында
баш мөхәррир, китап нәшриятында мөхәррир, «Казан утлары»нда җаваплы сәркәтип
булды, «үзе бушка, үзе туйганчы» җәмәгать эшләрен җигелеп тартты, ничәмә-ничә
балалар язучысына остаз булды. Хезмәтен бәяләделәр. Татарстанның һәм Россиянең
атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Ә никадәр яңа әсәрләр... Кайсын
гына алып карасаң да балалар мавыгып укырлык,
И син, изге мәхәббәтем.
Дөрлисең дә артасың син, Ни
кадәре читкә каксаң, Шул
кадәр үк тартасың син.
Синдәй якын берәү дә юк.
Сине шундый сагындым мин.
Өметем — ут, яшәвем — ут,
Ышан, шулай кабындым мин.
Җырларыма юлдаш бул син,
Юлдаш бул син теләгемә.
Бөтен олы хисең белән
Күч син минем йөрәгемә!
Карашыңнан, күзләреңнән,
Сулышыңнан аңлыйм сине,
Якын итәм һәм күңлеңә Ут
давылы булып керәм.
Һәммәсен әйт яшермичә —
Инде сүзне сиңа бирәм.
ВЕНЕРА ИХСАНОВА
178
андагы геройларга охшап төрле уеннар оештырып йөрерлек китаплар язды ул. Гомуми
тиражы миллионнан арткан ул китаплар ярты гасырдан артык ничә буын яшьләрне
тәрбияләде. Өйдән-өйгә, әнидән-бабаларга күчкән китаплар, таушалып бетеп укылган
китаплар күп булмый. Балалар язучысы Ләбибә Ихсанова әнә шул бәхеткә иреште.
Ләбибә апанын ин соклангыч сыйфатларыннан берсе — кешеләрне яратуы.
Йөзләгән очеркларында ул хезмәт кешеләрен мактап язды, аларнын матур гадәтләрен-
сыйфатларын күрсәтте. Геройлары — укытучылар, табибәләр, күпер салучылар, сәнгать
кешеләре... Үз гомерендә анын бер генә дә дошманы булмады. Дөрес, эшләгәндә ана
үпкәләп, йомшак әсәрләрен журналда бастырмаган өчен кинә тотучылар булгандыр,
ләкин аларга да орылып-бәрелми, күнел төшерерлек сүз әйтми иде ул. Язучы
дусларынын иҗатлары турында матур-матур рецензияләр яза, авторларнын
шатлыкларын уртаклаша, унышсызлыкларына борчыла. Анын менә шулай кешеләргә
игътибарлы, ярдәмле һәм таләпчән булуы, кеше язмышына беркайчан да битараф
калмавы әсәрләрендә дә үзәк урында иде . Бакчасындагы һәр үсемлеккә йөрәк җылысын
биргән кебек, ул үзенен нәни геройлары дөньясында яшәде, алар өчен борчылды, алар
өчен шатланды. Әгәр шулай булмаса, «Саралан малайлары», «Наил белән Фаил», «Ана
көндәлеге» повестьлары укучыларнын яраткан китабы була алыр идеме икән?
Ләбибә апа алтмыш-җитмешенче еллардагы өлкән язучыларны еш искә ала, аларны
сагынып сөйли. Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Гомәр
Бәширов, Нури Арсланов — болар һәркайсы Ләбибә апа күнелендә тирән эз калдырган
язучылар. Аларнын яшьләргә карата бик сак, игътибарлы, ярдәмле булуын, әдәбиятнын
илаһи зурлыгын, телнен бөтенлеген, бөеклеген саклауларын сөйли. Шушы елларда
Ләбибә апа ныклап торып яза башлады. Белмим, ничек өлгергәндер ул: үзе
радиокомитетта эшли, бер-бер артлы өч баласы туды, өй тулы кеше була, ризыкны
кибет-базардан эзләп сатып аласы. Кунак-төшемгә табын җәясе. Ләбибә апа ин бәхетле,
ин якты еллары итеп нәкъ менә шул елларны искә ала. Хәсән Туфан белән якыннан
танышу-дуслашу, Башкортстандагы татар язучылары, Казакъстан әдипләре белән
аралашу ул елларда минем дә киләчәгемне ачыкладылар булса кирәк. Мин Казан
университетынын татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап гомеремне
журналистикага багышладым. «Яшь ленинчы» газетасын өр-янадан ачып, эшлекле
коллектив туплап яшь язучы-шагыйрьләргә кин мәйдан ачтым, сонрак «Азат хатын»
журналынын баш мөхәррире булып хатын- кызлар мәнфәгатен кайгырттым. Егерме
сигез ел ике матбагада баш мөхәррир булып эшләп лаеклы ялга чыктым, «Халыклар
Дуслыгы» ордены белән бүләкләндем, башка дәүләт бүләкләре алдым. Мин жизнәм
белән Ләбибә апага язмышыма юл салганнары өчен чиксез рәхмәтле.
Минем хәтеремдә җизнәбез Шәрәф Мөдәрриснен Әми тавы чокырында ярны ишеп
үзе салган кечкенә генә өе, шул өй тулы язучылар, шагыйрьләрнен шау-гөр килеп
әдәбият турында сөйләшүләре калган. Без ул елларда туганым Ренат белән Казан
педагогия училищесында укый идек һәм дүрт ел буе шушы кечкенә өйдә кин күнелле
гаилә куенында яшәдек. Җизни белән апа безгә ризык кына түгел, рухи азык та
бирделәр. Беренче тапкыр мин шушы гаиләдә әле солдат шинельләрен дә салып
өлгермәгән Хатип Госман, Халикъ Садрый, Гамир Насрый, Атилла Расих, Риза Ишморат,
Фатих Хөсниләрне күрдем. Аларнын әсәрләрен тынлап, иҗади бәхәсләрен ишетеп
яшәдем, татар һәм рус әдәбияты, дөнья классиклары әсәрләрен өйрәндем. Гаҗәеп якты,
мавыктыргыч, кин офыклы дөнья иде ул.
...Кич, кич якынлашып килә. Кояшлы иртәләре, җилле-давыллы көннәре белән гомер
үтеп бара. Инде менә сиксән алты да тулды. Аллага шөкер, бу көннәрне күрермен дип
уйламаган иде ул. Сугыш елларындагы үлем-китемне күп күргәнгәме, ул нигәдер үз
гомерен ниндидер бер вакыйгаларга бәйләп чикли иде.
Бервакыт Гомәр ага Бәширов сорый икән:
— Ләбибә, син ничә яшькә кадәр торырга өметләнәсең?
— И Гомәр ага, сиксәненче елларда коммунизм буласы бит, шуны күрәсе иде,
— ди Ләбибә апа. Бу — җитмешенче елларда, Ләбибә апага 50 яшьләр тирәсендә була.
— Әз, бик әз куясың вакытыңны, — ди Гомәр ага, — мин үзем бер туксанга җитәргә
исәпләп торам әле. — Шөкер, Гомәр ага йөзе тулганда (99нчы яшендә — ред.) фани дөнья
белән саубуллашты. Ләбибә апа аннан соң ике мең елны тәмамлап, өченче меңгә керүне
күрсәм иде, диде, аннары — Казанның мең еллыгын! Теләге үтәлеп тора тагы, рәхмәт
яугыры...
179
Соңгы вакытларда сәламәтлеге какшады. Еш кына кан басымы күтәрелә, аяклары
авырта, күзен яры каплый башлады. Шулай да һәр иртәдә эш планын барлап куя, үзен
көчләп булса да өстәл артына язарга утыра.
— Мин бу көннәрдә урамда утырып керергә өйрәндем әле, диде бер баруымда.
— Күрдеңме, безнең ишек алды нинди матур. Оя-оя итеп утыртылган каеннар арасына
матур эскәмияләр куелган, кечкенә өстәлләр бар. Карт-коры, минем яшьләрдәге әбиләр
шунда чыгып утыралар, дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Ник бер гайбәт, ямьсез сүз булсын
шунда. Алар барысы да бер-берсен беләләр, күпер төзүчеләр өчен махсус салынган
йортлар икән монда, бергә эшләгән, бергә ялга чыккан кешеләр тора. Сания дигәне
бакчасыннан кайтышлый һәрберебезгә берәр генә булса да җиләк биреп китә, икенче
берсе аптекага барып күршесенә дару алып килә... Шуларны язам әле. «Әбиләр чуагы»
дигән очерк яза башладым. Никадәр рух ныклыгы, күңел пакьлеге, милли горурлык
аларда! Язучының хезмәте нәкъ менә шулар үрнәгендә башкаларны тәрбияләү бит!
— Ә повестең? Балалар өчен повесть башлаган идең бит?
— Анысы торып тора әле. Нигәдер күңелем сүрелде. Китапларымны чыгара
алмаганга күңелем төштеме шунда, әллә вакыт җитеп киләме...
— Ашыкма, Ләбибә апа, кич җитмәде әле, Әмирхан ага әйткәндәй, кояш баешы
гына...
Ләбибә апаның ике томлык сайланма әсәрләре үзе үлгәч чыкты. Каты тышлыкта,
берничә повесть кергән бу китапларны кулыма алып еладым. Ничек күрәсе килгән иде
бит, ничек көткән иде бит ул китапларның чыгуын Ләбибә апа! Нишлисең, хәзерге
дөнья-вәзгыятьтә җиде елдан соң чыгуына да рәхмәт әйтергә генә кала.
Бөтен иҗади гомерен балаларга багышлаган язучы Ләбибә Ихсановага туксан ел
тулды. Ап-ак чәчле, нурлы йөзле Ләбибә апа күңелебездә якты елмаюы белән озак
сакланыр әле, ул китапларында яшәр...

Редакциядән: Татар матбугатында озак еллар җаваплы вазифалар башкарган
авторыбыз Венера ханым да 80 яшен тутыра. Милләтебезне уятуда аның эшчәнлеге
аерым бер урында тора. Сиксәненче елларда ук, совет-партия карарлары милләтләр
хокукын чикләгән чорларда «Азат хатын» журналында бер-бер артлы милли
кыйммәтләребез турындагы мәкаләләре дөнья күрде. Журналның тиражы тиз арада
ярты миллионга кадәр (480 мең яздырып алучы) җитте.
Сезне олы бәйрәмегез белән тәбриклибез, хөрмәтле Венера апа, сау-сәламәт
бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез.