Логотип Казан Утлары
Бәян

ИР-МАМАЙ


ТАРИХИ БӘЯН
***
— Хан галиҗәнаплары!
Диван-бинең үгез үкерүенә охшаш калын тавышы яңгырауга, тәхет залының киң ишекләре киерелеп ачылды.
Кулларына ышаныч таныклыкларын тотып баскан илчеләрнең гәүдә- сыннары тураеп катты. Ләкин хан һаман керми дә керми. Йөзләргә гаҗәпләнү чаткылары кунды, терсәкләр уйнап алды.
— Мин сиңа ханны күз уңыннан төшермәскә куштым, ник үтәмәдең?
— дип Мамай яшелле-зәңгәрле карашын ясавылбашка текәде.
— Аның юлы еланныкы кебек җир астыннан йөри бит, бәк, әллә күз буа инде.
— Акыл сатма, бар, табып китер!
Ясавыллар эз иснәп, тирә-якка таралышты.
Хан җанвар-җәнлеккә мөкиббән. Аны шулар тирәсеннән эзләргә кирәк. Тик ул җанвар-җәнлек дигәннәре дә дүрт аяклы,урыннарын алыштырып кына торалар. Шуңа күрә галиҗәнапны күрми дә каласың. Әле дә, кай арада җитешкәндер, илчеләр янына керү вакыты җиткәч кенә, затлы хан камзулын идәнгә салып ташлаган да, сарайдан чыгып качкан. Сизми дә калганнар.
Эзләүчеләрнең табаннары кызышып бетте. Нишләтәсең, юк хан, исе дә килми.
— Ат менгән бу, — диде ясавылбаш, хафасына тиенеп, — ерак киткәләгәнче эләктерергә кирәк. Җәт!
Ясавыллар бер ыргымда ат өстендә иде инде. Ләкин тезгеннәрне бушатырга өлгермәделәр, булышчы углан туктады да:
— Кушчы әсир ым кага анда, — диде, — белеп килимме?
— Шул гына җитмәгән иде, — диде ясавылбаш ачу белән, — кузгалдык!
Ыргылдылар.
Бераздан ясавылбаш атын тыйды да ярдәмчесенә әйтте:
— Бәлкем, кушчы әсир хан турында бер-бер хәбәр җиткерергә теләгәндер, бар, белеш әле, — диде.
Кирмәннән арырак бер ташландык өстуан1 бар иде, кушчы әсир сүзсез генә шуңа төртеп күрсәтте.
Хан дөрестән дә дөньясын онытып, әлеге хәрабә арасында эт көчекләре 1 Өстуан - павильон.
Дәвамы. Ахыры киләсе санда. белән әш-мәшә килә иде. Көчекләр дә ияләшкән, күрәсен, битен, иреннәрен ялыйлар. Ана эт аларнын уенын канәгать кыяфәттә читтән генә күзәтеп ята, ырылдамый да, өрми дә, тәмам туганлашып беткәннәр.
Ханнын шушы гадәтен искә алып, Мамай Урдада киекханә булдырды. Анда бүредән алып әрлән-йомран ише җәнлекләргә кадәр бар иде. Тик хан көннәрдән бер көнне, иртә танда, тоткыннарнын читлекләрен ачты. Тегеләр күз ачып йомганчы таралышып беттеләр.
Бүре кайда да бүре инде ул, төсен үзгәртер, әмма холкын үзгәртмәс. Сорыкай үзе кебек әсир мыймылдык бер казюланы2 да кыстырып китте. Әбәте унгандыр, мөгаен.
2 Казюла - тау тәкәсе.
11
— Мөхтәрәм хан галиҗәнаплары, сине илчеләр көтә, тәхет залына рәхим ит, — диде ясавылбаш, башын келәт астына сузып, — көтәләр анда.
— Көчекләремә тисәгез, башыгыз очар, — дип кисәтте хан.
Ул кыска бармаклы юантык куллары белән күлмәген рәтләгәндәй итте дә, чалбар кесәсеннән табыннан чәлдергән пешкән ит кисәге алып, артыннан ияргән көчекләргә ыргытты. Көчекләр шунын белән юанып калдылар.
Хан алагаем зур тәхеттә тәлинкәгә кунган чебен кебек кенә булып калды. Илчеләргә яна ханнын балигълык яшенә җитмәве мәгълүм иде, әлбәттә, тик үзен күргәч, янә бер хәйрани хис кичерделәр: бала гына ич әле! Итчән анысы, әнә, иреннәрен җыя да алмый, йөзе суга салган борчактай бүртенгән, почык борыны күренми дә. Хәер, хикмәт яшьтә түгел, хикмәт башта. Ә бу дәүләттә баш — бәкләрбәге Мамай мырза. Димәк, ана бала хан кирәк.
Илчеләр үз хакимнәре исеменнән яна ханга рәсми теләктәшлекләрен белдерделәр дә таралыштылар. Мәҗлескә кадәр вакыт бар, таянып тору да мәслихәт булыр.
Ханны да җитәкләп алып чыгып киттеләр. Бүлмәдә Мамай белән Толымбикә икәүдән-икәү генә калды.
— Мөхәммәдкә хан бүреге кигезеп хаталанмадык микән? — дип Толымбикә икеләнүен белдерде, — илчеләр дә сәерсенде, ахры.
— Тәшвишләнмә, — дип тынычландырырга ашыкты Мамай, — Мөхәммәд кануни хан, Үзбәк хан нәселеннән кан дәвамчысы.
— Сигез яшь кенә ич әле...
— Шуна күрә васый зарур, — дип ялгап китте бәкләрбәге, — хәзер безгә шул хакта уртак фикергә килергә кирәк.
— Үзен инде.
Мамай иреннәрен кысып уйланып торды да әйтте:
— Кануни ханга кануни васый3 зарур, андый җәнабе гали зат бездә берәү генә. Ул — бөек Үзбәк ханнын оныгы, мөхтәрәм Җанибәк ханнын кызы, әһле вафа Бирдебәк ханнын туганае, шәрәфле дәрәҗә иясе Толымбикә тәнәкә.
Толымбикә керфек тә какмыйча иренә карап бакты.
— Ни әйтәсенне беләм, ханәкә, шөкер, ныгыдын, элеккедән дә чибәрләнден, ошбу җәһәттән шөбһәләрем бетте.
— Юзекәй мосафирга рәхмәт.
— Әйе, әйе, ләкин, әйдә, ханәкә, сүзнен җебен югалтмыйк әле, мине болай да Алтын Урданы яулап алуда гаеплиләр. Бу буш гайбәтләргә яна җирлек тудыру үзен утырган ботакка балта чабу белән бер ич. Сина ризалык бирүдән башка юл юк. Акчаларын сугыла, ул җепне һич тә өзәргә ярамый. Мөхәммәд хан исеменнән дә сугарбыз. Шулай гаделрәк булыр.
***
Мансур угланны ашыгыч рәвештә олуг кенәз катына чакырдылар. Альгирдас һәр гамәлен төптән уйлап, уйлаганын җиз иләк аша үткәрергә күнеккән олпат ил агасы иде. Ашыгу-кабалануны өнәми. Шунын белән бергә, карарын өлгергән дип саный икән, аны инде туктата алмыйсын: кисә-кыра, таптый-изә — барыбер үзенекен эшли.
Күрәсен, хәзер дә шундый халәттә иде олуг кенәз. Чыннан да, ул зур бүлмәсен инләп, ишекле-түрле йөренә иде. Аны дикъкать белән аяк йөзенә кадәр төшеп торган озын кафтанлы, утырма якалы, көрәктәй мул сакаллы боярлар күзәтә. Мәскәү илчеләре икәне әллә каян күренеп тора.
— Менә, углан, кенәз Московский мина ишарәле бүләк җибәргән: чакма ташы, чакма корычы, янә дә кылыч.
— Балалык ич бу, — диде Мансур, җилкәләрен сикертеп, — кенәз гамәле түгел.
— Бу балалыкнын төбендә бик җитди таләпләр ята, углан.
— Ягъни...
3 Васый - регент, опекун.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
12
— Ягъни кенәз Литвадан Витебск, Полоцк, Киев җирләрен тартып алмакчы. Әгәр ирекле рәвештә ризалык бирмәсәм, Вильнога яу чабып, мине пасха атнасында Ут вә Корыч астыннан үткәрмәкче. Илчеләре аша шуны белдерә.
Көрәк сакаллар бер-берсенә карашып, баскан урыннарда таптанышып алдылар.
— Син нинди карарга килден, кенәз? — дип сорады Мансур.
— Углан, кенәз Дмитрий аягына киенгәләгәнче мин гаскәремне кузгатырга хәл иттем. Сине көчләмим...
Мансур җиһангирны тынлап бетермәде, үзе тезеп китте:
— Кенәз, татар өчен яу җан чакыруы, кан коткысы ул. Яу чабунын дуслыкка да, туганлыкка да катнашы юк. Яу барыннан да өстен. Ә антын бозган татар — җир чүбе. Мин синен белән!
— Бу чын углан сүзе, — диде Альгирдас, канәгатьлеген белдереп, — һәр сүзем минем үземә дә кагыла. Кенәз Дмитрий белән без кодалар ич. Кызым Елена анын якын туганы вә таянычы Владимирнын хәләл җефете. Әмма, үзен әйтмешли, дәүләти мәнфәгатьләр барыннан да өстен.
Литва явы Рәсәй өстенә көтмәгәндә ябырылды. Альгирдас урыс отрядлары белән кылыч чәкештереп вакыт уздырмады, туры Мәскәүгә юл тотты. Нияте пасхага җитешү иде.
Можайск каласын узгач, ул әлеге утырма якалы урыс илчеләрен чакырып китерде дә әйтте:
— Ошбу кабынулы филтәмне һәм дә язма җавабымны кенәзегезгә тапшырыгыз, — диде, — калганын күзгә-күз җиткерермен.
Хатка түбәндәге җөмләләр теркәлгән иде: «Кенәз, мине Вильнода эзләп йөрү мәшәкатеннән азат итүемне бәяләрсен, дип өметләнәм. Ошбу филтә янып бетәргә өлгергәләгәнче, кызыл йомырка кыстырып, Мәскәүгә мин үзем килеп җитәрмен. Җиһангирлар кичектерүне сөйми, ниятләнгән — эшләнгән!»
Бәлале илчеләр пасха башланган көнне кайтып керделәр. Олуг кенәз якын туганнары һәм даирәсе белән иртәнге гыйбадәткә барырга чыккан иде. Йөзләрендә шатлык балкый, күнелләре тулып ашкан, туктаусыз сәдака өләшәләр. Нәммәсе риза-бәхил.
Мәскәү изге бәйрәм хозурына чумган иде. Башта Дмитрий анышмый торды. Аннан үзен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде.
— Күземнән югалыгыз, бу Альгирдаснын усал шаяртуы гына...
— Олуг кенәз, литвалылар калада!
Күзләр Поклон тавы тарафына юнәлде. Офыкта — яз кояшы. Ул әле бәллүеннән күтәрелеп кенә килә, шулай да нурлары инде бөтен җиһанны биләп алырга өлгергән. Якты, җылы, иркен...
Пәм шушы илаһи матурлыкка кара бизәк булып кунган атлы гаскәриләр өере. Кыр чирүедәй ишле, Поклонны чебен урынына сарганнар.
Дмитрий читкә тайпылды. Башына килгән беренче уй — качып китү, кайдадыр яшеренү иде.
Бояр Мстиславский аркылы төште.
— Олуг кенәз, Альгирдасны Кремльдә каршы алу отышлырак булыр, корал күтәрүнен дә, яшеренүнен дә мәгънәсе калмады, мәсхәрәгә генә калырсын, - диде.
Альгирдас Кремльгә дөп-дөп басып, җинүчеләргә хас дуамаллык вә тупаслык белән килеп керде. Керде дә сөнгесен стенага очыртты. Шунда ук стенанын карга оясыдай зур бер кисәге идәнгә ишелде.
Дмитрий артына ава язды, таш кисәге түгел, гүя йөрәге өзелеп төште.
Ярдәмчесе Альгирдаска кызыл төскә буялган йомырка китерде.
— Кенәз, вәгъдәмне үтәдем, менә сина пасха йомыркасы, үземнен алдымда авыз ит! — дип, Альгирдас аны олуг кенәз кулына тоттырды.
Мәшһүр литувяйнын калын тавышы Кремль диварларында кайтаваз булып янгырады.
ИР-МАМАЙ
13
— Кенәзгә шәраб бирегез! — диде ул, — тамагына күкәй утырмасын.
Дмитрий бу хурлыкны да йомырка сарысы белән бергә йотып җибәрде.
Альгирдаснын йөзендә зәһәрлек катыш тәкәбберлек дулкыннары уйнаша. Мәскәү башлыгын кимсетүдән ул ләззәт таба, сүрелмәс канәгатьлек ала иде булса кирәк.
— Минем бер угланым синен ун воеводана бәрабәр, — дип, инде Мансурны түргә тартып чыгарды, — анын зөлфәкар кылычы бихисап дошманнарынын умырткасын икегә ярды. Әле тагын ярачак!
Дусларнын күзләре очрашты. Дмитрий чарасызлыктан тәмам алҗыган, карашы сүнәр-сүнмәс учак күмерен хәтерләтә иде. Үзе түгәрәкләнебрәк киткән, итләчләнгән. Шуна күрәдер, мөгаен, болай да таманча буй-сыны җиргә үк сенеп беткән.
— Мин хәзер Бөек Литванын олуг кенәзе Альгирдас җиһангирга антлы, — дип, Мансур хәл-хәләтен ирештерүне кирәк тапты, — мине антым йөртә.
— Алтын Урда белән мөнәсәбәтләребезнен кискенләшә баруын да шәхсән мина гына сылтау урынлы булмас, олуг кенәз вазифасы шуна этәрә, — дип, Дмитрий да үз чиратында Мамай бәк алдында аклануын белдерде.
Аны бу минутта бөтенләй башка нәрсә борчый иде. Бу — әсирлек. Ул теләсә-нинди кабалалы ташламаларга да барырга риза, бары әсирлектән генә котылсын. Бер көнлек әсирлек тә олуг кенәз дәрәҗәсенә зур зыян китерәчәк.
— Олуг кенәз, мин солых сорыйм, җинелүемне таныйм, — диде ул ашыгычлык белән, — ризалыгынны бирерсен дип ышанам.
Альгирдаснын кыяфәте үзгәрде, йөзенә гадәти акыллы җитдилек кайтты.
— Мәнгелеккә дип килешенгән солыхларыбызнын да хикмәте булмады бит, кенәз.
Залдагылар җинел сулап куйды, чөнки җиһангир юк дип өзмәде, сөйләшүгә урын калдырды.
— Алайса, әүвәл өч айга килешик, аннан күз күрер, — диде Дмитрий.
— Минекеләр күп ганимәт таләп итәчәк.
— Алдан ук ризалыгымны бирәм.
***
Варвара әллә кайдан килгән татар угланынын куенына керергә һич тә атлыгып тормый иде. Әле чын-чынлап сөеп караганы да юк. Мәхәббәт дигән серле вә тылсымлы хис нигәдер аны урап уза. Уналты яшьлек кызнын капкасын ул күптән кагарга тиеш иде инде. Югыйсә тирәсендә күпме кавалер бөтерелә. Бәлкем, ишлелек комачаулыйдыр? Хәер, татар угланы бу төркемне дә таратуга иреште, хәерсез. Ин лаеклы кияү егетләре саналган затлы ыру вәкиләре Витаутас белән Ягеллоны бер кизәнүдә юлыннан алып ташлады. Бәйгедә өстен чыккан, имеш. Һәр икесе дә хәзер читтән генә баш иеп, сәламләп уза. Бу аны хафага сала. Шул ук вакытта, угланнын үҗәтлеген, тәвәккәллеген ошата да. Җебек кешене анын җене сөйми:егет булса — ут булсын, ут булмаса — юк булсын.
Княгиняларнын тәкъдир каләме язмыш иясендә түгел шул. Варварага да сайлау мөмкинлеге куймадылар. Олуг кенәз үзе яучы булып килде. Атасына түгел, турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать итте.
— Мин, хөрмәтле княгиня, сине затлы нәсел-нәсәпле, бик шәрәфле Мансур угланга димләргә килдем, — диде, кыз алдына башын иеп, — әле генә Мәскәүне тезләндереп, күп байлыклар белән яудан кайттык. Үзен хак каһарман итеп күрсәтте. Ул — минем ун кулым, дәүләтебезгә кирәкле воевода. Мәһәре дә мулдан булыр.
— Олуг кенәз туй бүләге сыйфатында Полтава һәм Черкас төбәкләрендә ике зур биләмә тәгаенлый, — дип шатлыгын уртаклашырга ашыкты атасы кенәз Гавриил. Күренеп тора, ул ризалыгын биргән иде инде. Әлеге сөйләшү фәкать дәрәҗәле кәләшкә ихтирам билгесе генә иде. Варвара моны шундук анлап алды.
Күр, бу карт төлкеләрне, биләмә белән юмаламакчылар. Булдыклы воевода, имеш. Хатын-кызнын хыялында исә биләмәләр дә түгел, воеводалар да түгел, гомергә терәк булырдай ышанычлы, яраткан затында гыйшык уты дөрләтергә сәләтле азамат
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
14
егет солтаны яшәгәнен белмиләр шул алар.
— Мөхтәрәм олуг кенәз, — диде кыз үзенә бер нәзакәтле итагатьлелек белән, — сездәй бөек җиһангирнын яучы булып килүе минем өчен бик зур мәртәбә, рәхмәтем чиксез, тик әлегә бу тәкъдим генә бит, шулаймы?
— Кызым, сүз көрәштермә, олуг кенәзнен һәр сүзе боерык, — дип арага керде ата кеше.
Кызнын тәвәккәллеген, киресенчә, Альгирдас ошатты.
— Кенәз, княгиняларнын хокукларын кысма, — дип Гавриилга бармак янады. — Ни әйтмәкче иден, княгиня, тынлыйм.
— Мансур углан үзе кая сон, тәкъдим әүвәл анын авызыннан чыгарга тиеш иде дип саныйм мин, — диде Варвара, — бәлки ул таләпләрем- шартларым белән танышкач, ниятеннән ваз кичәр.
Альгирдас кызнын аркасыннан сыйпап алды.
— Сина ир-ат булып туасы калган, княгиня, дәүләт тотардай зирәклек үзендә.
— Йоласы шулай, кызым, — дип янә Гавриил сүз кыстырды, — кара халык кына аралашып никахлаша. Сайланган кыз утырып та кала ул.
— Хак, — диде Альгирдас көлемсерәп. —Ләкин безнен чибәркәйгә андый язмыш янамый. Мансур углан бәхет кошын кулыннан ычкындыра торганнардан түгел. Тәкъдимен дә ясар, сүзен дә әйтер. Әнә, килеп тә җитте.
Дөрестән дә ишектә Мансур күренде. Күрше бүлмәдә яучысынын ым кагуын гына көтеп торгандыр, ахры.
Мансур йөгерә-атлый Варваранын алдына килеп тезләнде дә:
— Княгиня, мин синен өчен утка да, суга да керергә әзер, — диде.
Кыз моны ук көтмәгән иде, бер генә мизгелгә югалып калды. Шулай булмыйча, татарларның кыргый дигән яманаты таралган лабаса. Ә ул, күр, аурупалыларны да уздырды. Килеш-килбәте дә ким-хур түгел. Гәүдәсе тыгыз, җилкәләре киң. Маңгаендагы ярасы аны тагын да күркәмрәк итә. Бу — баһадирлык билгесе. Олуг кенәз дә юкка гына мактамыйдыр...
— Хөрмәт иясе княгиня Варвара Гаврииловна, олуг кенәз Альгирдас галиҗәнаплары безнең никахка хәер-фатихасын бирде, — дип дәвам итте егет, — шулай ук атаең мөхтәрәм Гавриил кенәздән дә ризалыгын алдым. Чык миңа кияүгә, Варвара Гаврииловна, ышанычлы вә төпле ирең булырмын, кадер-хөрмәттә генә яшәрсең.
Варвара як-якка күз төшерде. Баксаң, бүлмәдә алар икәүдән-икәү генә торып калганнар икән ич. Менә монысы — дөрес! Аның элекке тынычлыгы белән бергә, табигый тәкәбберлеге дә кайтты.
— Углан, мин сезгә кәнәфигә утырырга рөхсәт итәм, — дип, үзе яныннан урын күрсәтте, — сүз озынга китәргә охшап тора.
Мансур кызның киң җиңе эченнән кош теледәй генә күренеп куйган ак нәфис кулын шәйләп алды. Ул шундый ымсындыргыч, шундый нәфис иде ки, мизгел эчендә барча күзәнәкләре ләззәт белән тулышты.
Варвара моны сизмәде, ул кияү егетенә пәрәвез кору белән мәшгуль иде.
— К-княгиня, җавапны кайчанрак көтәргә мөмкин? — дип сорады Мансур, әсәрләнүеннән арына төшеп.
Варвараның керфекләренә кылтаюлы наян елмаю эленде. Ул егетнең теле көрмәкләнүдән чын канәгатьлек таба иде, күрәсең.
— Углан, әле соң түгел, бу җилбәзәк уйларыгыздан кире кайта аласыз, мин искиткеч дәрәҗәдә киребеткән эгоист зат, тормышыгыз тормыш булмаячак, үкенергә туры килер, — дип, ул киеренкелекне тагын да куертарак төште.
Бу сүзләр Мансурның баш өстеннән генә очып узды. Чөнки ул кәләшенең үзенә мөкиббән: сөттәй пакь ак битенә, кош канатларыдай кыйгачланып сызылган нәзек кашларына, кабарынкы татлы иреннәренә, былбыл томшыгыдай кечкенә күркәм борынына, моң тудыручы серле озын бармакларына...
ИР-МАМАЙ
15
— Углан, сез мине тыңламыйсыз да, ахры, сөйлим-сөйлим...
Варвара иреннәрен турсайтып, сылу гәүдәсен кәнәфинең эченәрәк шудырды. Үпкәле халәттә ул тагын да сөйкемлерәк иде. Мансурның ирексездән күзе йомылды.
— Углан!
— Мин барысына да риза, — диде Мансур, ниһаять, — риза!
— Әле мин никахка мөнәсәбәтле фикерләремне әйтмәдем ич.
— Әйт соң, ягъни дә әйтегез...
Кыз башын артка чөеп, көлеп җибәрде. Аның көлүе егеткә челтер-челтер аккан чишмә челтерәве булып ишетелде.
— Тыңлагыз, алайса, никахлашкан очракта да мин христиан динендә калачакмын. Сез үз динегездә, мин үз динемдә. Җә?
— Мин риза...
— Бүлдермәгез, әйтеп бетергәнне көтегез.
— Көтәм.
— Балаларыбызны да чиркәүдә чукындырабыз. Улыбыз анаем, мәрхүм княгиня Ксениянең мәшһүр бабасы Глинка исемен йөртәчәк.
— Кан бит минеке була, княгиня, Кыят ыруы каны, — дип уянып китте Мансур.
— Әйе, кан сезнеке, ә ыру Глинскийлар булып дәвам итәчәк.
— Җә, хуш...
— Янә дә ин мөһиме, гаилә өчен мәхәббәт зарур. Сездә бу хис бармы? Мансур карчыгадан калган тавык хәленә төште.
Бу халәтне биш йөз елдан сон татар шагыйре болай тасвирлаячак:
Яртым яна, яртым туңа,
Яртым үлде яртылаш.
Монын сәбәбе бик гади иде: ул княгиня авыз суларын корытып әйткән әлеге тылсымлы хиснен ни-нәрсә икәнен белми. Тик шунысы көн кебек ачык, әгәр Варвара юк дигән нәтиҗә чыгара икән, димәк кавышу да юк дигән сүз. Бу инде — фаҗига.
Кызнын күзләре тегәрҗеп калынлыгында гына калып кысылган, җавап көтә.
— Княгиня, мин тугрылыкка ант эчкән җиһангирымнын хакын хаклап, гомеремне өзәргә дә әзер; дәһшәтле яуда кулдаш кылычташымны үземә караганда да ныграк саклыйм; анаем Толымбикә ханәкәгә тел тидергән адәм минем мәнгелек дошманым, әмма мәхәббәт нәрсә ул — белмим. Дала башка камырдан укмашкан, күрәсен. Атаем Мамай мырза мине илем өчен илсенеп, җирем өчен җилпенеп яшәргә өйрәтте. Хәзерендә болар барысы да күләгәдә калды. Ник дисән, мин үз иркем белән туган-үскән җиремне синен җиргә алыштырдым.
Онытканчы шунысын да әйтим, әйе, мин мөселман өммәтеннән, тик тәкъвә түгелмен. Ислам бездә җәелеп кенә килә әле, монда исә, күрүемчә, дин инде шактый нык тамыр җибәргән. Тагын...
— Мансур (кыз беренче тапкыр ана исеме белән дәште), минем мангаендагы җөйне сыйпап карыйсым килә, — дип, Варвара анын фәлсәфи нотыгын бүлде, — ул җөй мине нигәдер дулкынландыра...
***
Урдага Мансурдан атчабар килде. Шатлыгы белән уртаклашкан. Беренчеләре туган икән.
— Менә оныклы да булдын, - дип шаяртты Толымбикә, — урынын түр башында, утыр шунда сакалынны селкетеп.
Яшь бабайнын авызы колагында.
— Малай алып кайткан киленебез. Варис! Кыят ыруы янә бер баһадирлы булды, Афәрин!
— Кыятын — кыят, исеме генә Глинка.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
16
— Ничек Глинка?
Толымбикә ялгышын төзәтергә ашыкты.
— Мамуч, сырт йонынны кабартма, хикмәт исемдә түгел, хикмәт — канда!
Мамайнын ризасызлыгы үтенә үк үтеп кергән иде инде, бу җимгә алданмады.
— Хатын олтанына әйләнгән икән Мансур, мәсхәрә, валлаһи!
Толымбикә үзе дә сөенеч кичерми иде, йөрәге чеметеп-чеметеп куя. Чит милләттән килен төшерү гаеп түгел анысы, андыйлар аксөякләр арасында да, кара халык арасында да аз түгел. Ләкин ул белгән һәммә киленнәр дә ирләренен диненә күчте, шуна тин рәвештә исем-атларын алыштырды. Аралашу да ир сөйләшкән телдә бара.
Мансурнын хәле, билгеле, башкачарак. Ул хәләл җефете җирендә, чит мәмләкәттә. Бу инде йортка керү белән бер, кеше җырын җырларга мәҗбүрсен. Тик Мансур күренекле шәхес, танылган углан, дәүләт әһеле. Җәмгыятьтә тоткан урыны гаилә мәнфәгатьләреннән күпкә югары. Монда икенен берсе: җә, Литвада хатын-кыз сүзе алдан йөри, җә, Мансур үз гыйшкына. үзе әсир төшкән, мәхәббәт колына әйләнгән. Гашыйк зат — сукыр зат, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер, мөгаен.
Хәзер сон инде, буласы булган, аткан ук кире кайтмый.
— Мамуч, бу безнен тәүге оныгыбыз, — диде Толымбикә, — бу Урда өчен дә зур шатлык. Хәзер шул хөрмәткә гомуми тантана үткәрү хәстәрен күрә башларга кирәк, минемчә. Тузынунын да, үпкәнен дә мәгънәсе юк.
Мамай йөрүеннән тукталып, энәле карашы белән хатынына текәлде.
Толымбикә моны уенга бормак булды (киеренкелекне йомшарта, янәсе): «Матурмы хатынын? - дип гәүдәсен уйнаклагандай итенде, — Генуя түткәләренә торырлыгым бар әле, шөкер».
Бу Мамайнын Италия сәүдәгәрләре белән мәҗлес коруларына ишарәләп, чеметеп алуы иде. Ләкин угы төзәгән җиргә тимәде.
— Ханәкә, зинһар, мине тилегә санама, мин Мансурны үземә кирәк булсынга үстердем, түгел орыш хәлләрен хатыныннан ишетеп яшәргә. Хатын да үзе язмаган бит, сансыз.
— Алай бәхәскә киткәч, ачыктан-ачык сөйләшик, — диде Толымбикә,
— алай зур өметләр баглагач, нигә улынны Литвада калдырып кайттын сон?
Бу юлы ханәкәнен угы нәкъ төзәгән урынына килеп кадалды.
Мамай җавап эзләп, өнсез калды. Ике мәмләкәт арасында дуслык элемтәләрен ныгыту өчен дисә, беркадәр хаклыкка туры килә-килүен, тик ике арадагы мөнәсәбәтләрне улы бәрабәренә көйләргә омтылган атай нинди атай була инде ул? Дөресендә, Мансур кырт торды. Бу да анын файдасына түгел. Нишләп малаена койрык булдын, диячәк.
— Баланын эт күлмәген монда салдырсыннар! — диде, чигенүен бөер тавышы белән капларга тырышып, — кырыклама бәйрәмен Урдада уздырырбыз.
— Җүләрем, — дип көлемсерәде Толымбикә, — христианнарда нарасыйга эт күлмәге кигертмиләр, аннан ары монда килгәләгәнче оныгыбыз инде үчтеки итәрлек булыр.
— Дөрес әйтәсен, ул якларга түләмә котыра, юл арчыганчы шактый вакыт узар.
***
Варвара килгән көнне үк каенатасынын да, каенанасынын да һушын алды. Югыйсә күрешү-очрашу мизгелләре икесенен дә күнеленә май кебек яткан иде. Киленнен дала ханымнарыннан үзгә ак матурлыгы, мәһабәт буй- сыны, озын, төз аяклары ифрат та килешле вә дәхи карап кына тормалы иде. Шуна күрә Мансурнын, бизмән гередәй, хатынына тагылып йөрүенә дә артык исләре китмәде. Тәтәй әйбер шулай кызыктыргыч була инде ул дип үзләрен юаттылар.
Киленнен бернинди ятсынусыз чишелеп сөйләшүе дә әйбәт тәэсир уятты. Ул аларны якын итеп, күрешкәндә үк «папа», «мама» дип кочаклап алды. Түбәләре күккә
ИР-МАМАЙ
17
тиде.
— Папа, ошбу сәяхәткә чыгар алдыннан мин татарларнын гореф-гадәтләре турында шактый гына мәгълүмат җыйдым, — диде Варвара, табынга утыргач,
— менә бу чүмәләдәй өелгән ит калҗаларын күргәч, шуларнын берсе хәтергә төште. Гарәп илчесе Ибне Фадлан түбәндәгеләрне теркәп калдырган: «Ханнын соравы буенча, алдына табын хәзер кылынды. Анда куырылган ит бар иде. Хан аннан өч мәртәбә кисеп алып, берсе артыннан берсен ашап, янадан бер кисәк кисеп Сәмсән эр-Расибигә бирде. Шулай һәркем алдына бер табын ясалды. Гадәт-йолалары шулай икән, һичкем патша авыз итмичә торып ашка кулын сузмый. Һәркайсыбыз үз табыныбыздан үзенә ашап, калган өлешебезне өйләребезгә алып кайттык».
— Афәрин, княгиня, гыйлемен белән дә сөендердең. Йолаларга байлыгыбыз бар, шөкер. Әйтик, «Барымта карулы, сый сатулы» дигән борынгы йолабыз да онытылып бетмәде әле.
— Аһ! Папа, бу бик кызыклы, сөйләгез, зинһар.
— Бик рәхәтләнеп, — диде Мамай, — Барымта күчмә кабиләләрнең берсе өстенә икенчесе талау өчен һөҗүмгә барып, терлек-малларны әйдәп алып китүен аңлата. Таланган кабилә бер көнне үзе җавап һөҗүме ясый, ягъни. Кару кайтара. Күрәсең, безнен ата-бабаларыбыз эшләп ашаган. Ә сиңа, яраткан киленемә, тәүге калҗаны бирәм. Иң симез, иң майлы җирен. Кабуга эреп китәр.
Варвара күзе белән өлеш тәлинкәсе эзләде.
— Килен, бездә итне кулга тотып ашыйлар, — дип Толымбикә ярдәмгә ашыкты.
— Рәхмәт, мама, без үз ризыкларыбыз белән генә тукланабыз, — диде Варвара, көләч йөзен балкытып, — ә сез җитешегез-җитеш, безгә карамагыз.
Өлгер килен алдан хәстәрен күреп куйган иде, аш-суы да әзер, савыт- сабасы да, кашык-чәнечкеләре дә. Лакей егет шундук Варвара белән Мансур алдына бәллүр тәлинкәләргә салынган яшелчә салаты, кабыклы килеш пешерелгән ике йомырка куйды, кашык, пычак, чәнечке ише приборлар урнаштырды.
Мамай бу тамашага карап-карап торды да зәһәрләнеп идәнгә төкерде. Яңак җепселләре биешеп алды, тешләре кысылды. Ниндидер усал сүз әйтергә теләп, авызын ачмак итенсә дә, теле аны тыңламады.
Һуш алыну шушы инде ул.
Менә шартлыйм, менә шартлыйм дип торган бу куркыныч эчке киеренкелек ялкынын Варвара үзе сүндерде. Юк, белеп-сизенеп түгел, дөресен генә әйткәндә, әлеге киеренкелекнең укмашуын ул гомумән тоймады, чөнки гадәти тормыш рәвеше шундый, ошыймы ул кемгәдер, ошамыймы — бу аны кызыксындырмый.
— Һо, папа, мама, нинди затлы Италия шәрабе, рәхмәт, бу минем күптәнге хыялым, — дип тәтелди-тәтелди бүксәле кара шешәне кулында әйләндергәләде. — Мансур, бокалларга үзең агыз, синең кулың татлы.
Мансур болай да кыенсыныбрак утыра иде, җәт кенә бокалларга шәраб койды.
— Папа, мама, сезнең исәнлегегез өчен, мин сезне бик яратам, озак еллар безне шатландырып яшәргә язсын.
Варвараның тосты ачу-үпкәләрне юып төшерде.
Шәраб тәннәрне кыздырып, тамырларны киңәйтеп җибәрде. Телләр ачылды. Мансур Альгирдас белән Мәскәүгә яу чабулары турында сөйләде. Кремльгә басып керүләре, Дмитрий белән очрашуларын бәян итте.
— Кансызлар, шулкадәр рәнҗетмәсәгез булмый идемени? — диде Толымбикә, — бергә уйнап үстегез ләбаса.
— Анаем, Дмитрий — Мәскәү кенәзе, аның үз мәнфәгатьләре, — диде Мансур, — яуда җә син җиңәсең, җә сине җиңәләр. Башкача була алмый.
— Мәскәү кенәзенә кылыч астында пасха йомыркасы ашатканнары өчен Мансурга кияүгә чыгарга ризалык бирдем дә инде, — дип, Варвара ирен үбеп алды, — ул инде хәзер минеке. Фәкать минеке генә! Рәхмәт, улыгызны чын каһарман, чын азамат ир итеп тәрбияләгәнсез. Без кенәз Глинканы да шул рухта үстерәбез...
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
18
— Шуңа күрә суда тончыктырасыз икән, — диде Толымбикә каенаналарга хас чәпчү белән, — күргәч, өнсез калдым.
— Ни хакта сүз? — дип белеште Мамай.
— Папа, без бит диңгез ягы кешеләре, — дип, әңгәмә тезгенен Варвара янә үз кулына алды, — утта янмаган, суда батмаган углан чын рыцарь булып җитешә алмый. Шуңа күрә унбиш көннән Глинканы ялгашка салдык.
— Батмас өчен җан тырмаша, бәбкәем, — диде Толымбикә, яшьле күзләрен корыта-корыта, — юл тузанын каккалаганчы баланы суга салдылар.
— Мама, режимы шулай аның.
— Ә мин бу гамәлегезне тулысынча хуплыйм, — диде Мамай, канәгать елмаю белән, — гафу, княгиня, башта җилбәзәк булып күренгән идең, юк икән, фикеремне үзгәрттем.
— Минем менә, киресенчә, сиңа дәгъва белдерәсем килә, папа, — диде Варвара, уены-чыны белән, — моңарчы Мансур ни сәбәпле теләсә-кайда төкеренә икән дип баш вата идем, баксаң, синең арттан куа икән ич. Бәкләрбәгенең идәнгә төкеренүе минем башка сыймый.
— Дала кешесе кайда ни тели, шунда шуны эшли, княгиня, аннан китереп, төкерек ул — яугирнең дәвасы. Яра-җәрәхәтләрне бәвел белән төкерек ала.
— Ә мышнау?
— Татар атын куәтләп мышный, яуда бу бик мөһим.
— Княгиня, Мансурга биш-алты кат камзул кидерсәң дә аннан литувяй ясый алмассың, ул барыбер татар булып калыр, — дип сүзгә кушылды Толымбикә, — кәкре турыны төзәтми, кияүгә чыкканда болар хакында да уйлагандырсың, шәт.
— Бу Варвара белән миңа гына кагыла, әйдәгез, тирәнгә кермик, — диде Мансур, — сүз беткәнмени?
— Дөрес, — дип элеп алды Толымбикә, — мине, шәхсән, оныгыбыз мәсьәләсе борчый, балага мәрхәмәтлерәк булырга кирәк.
— Мама, бу бит бик яхшы, — диде Варвара, — менә папаны гына ал, ул Алтын Урда дигән дәһшәтле дәүләтне үз кулында тота, аңа ханнар баш ия, аның белән бөтен дөнья исәпләшә, аннан куркалар, хөрмәт итәләр. Глинка да турыдан-туры тәхеткә утыра алмый, чөнки чыңгызыйлардан түгел. Әмма бабасы үрнәге барча үрнәкләргә дә үрнәк. Мамай оныгы күләгәдә калмас. Алай гынамы, Глинканың офыклары күпкә киңрәк. Бөек Литва абруе да аңа киң юл ача.
Бу сөйләшү-бәхәсләрнең, бу фаразларның баш каһарманы Глинка мырза үзе әлегә битарафлык саклый. Аның үз дөньясы, үз шөгыльләре. Әнә, нәнәсе кече хаҗәтен үтәсен дип озак кына чүлмәк өстендә тотты. Юк, исе китмәде. Ипләп урынына яткырган гына иде, чаптырып та җибәрде, караучысының битен, иреннәрен чылатты. Булдырдым, дип уйлады, ахры, авызын тутырып көлеп тә җибәрде.
— У-гу-гу-, у-гу-гу...
— Бу һич тә рыцарьлык түгел инде, кенәз, — дип сөйләнә-сөйләнә нәнә астын алыштырырга кереште, — көлүең әйбәт анысы, бала кешегә йомык авызлык килешми. Андыйлар усал булып үсә. Ә мин синең мәрхәмәтле, шат күңелле булуыңны телим.
Глинка кашын җыерырга, гына тора, тибенергә маһир. Үзсүзле, киреләнеп еларга тотынса, тамагы карлыкканчы елый.
— Исемеңә иркәле, сөйкемле сүзләр өстәп мөрәҗәгать итсәм, бәлки болай тузынмас та идең инде, кенәз, — дип юата нәнә, — әйтик, Алексей булсаң, Саша, Сашенка, Сашуля дияр идем, Глинканы ничек йомшартырга да белмим. Икенче яктан, Ходай сине атаең сыман баһадир зат итеп яртакан. Күр инде, туп шикелле тупылдап торасын бит. Күз тимәсен. Сиңа ул «Сашулялар» килешмәс тә иде әле. Глинка воевода — менә монысы суйган да каплаган.
Глинка Мансурович шулай итеп җир биләүче статусына лаек булды: хан вазифасын башкаручы васия әбисе Толымбикә ханбикә белән бабасы, бәкләрбәге
ИР-МАМАЙ
19
Мамай гурген имзалары төшкән Таныклык алды. Биләмәсе Солхат төбәгендә. Рәсми аты Солхат мырза.
— Диңгездән еракмы биләмә? — дип белеште княгиня.
— Биләмәнең чиге диңгезгә тоташа.
Мансур ата-анасын берьюлы киң күкрәгенә кысты.
— Ә кайчан күрәбез? — диде килен түземсезләнеп.
— Кайтышлый сугылып, бер-ике атна яшәп, танышып китәрсез, — диде Мамай, — анда барысы да әзер.
— Папа, йөзләгән бүләк мал-туар да бар ич әле, без аларны Литвага куа алмыйбыз бит инде, — дип, Варвара янә үз мәнфәгатен алга сөрде, — акчага әйләндерү кулайрак булыр, минемчә.
Мансур хатынының чама хисен югалтып җибәрүен уенга бормак итеп, көлә-көлә бер мәзәк сөйләп алды.
— Берәүгә безнең шикелле ишле кунак килгән ди. Хуҗа бик зур кадер- хөрмәт күрсәткән. Өч көн, дүрт көн сыйланганнар болар, һич китәр исәпләрне күренми ди. Хуҗа ишарәт белән:
— Арбагызны майлыйммы әллә? — дип сораган. Тегеләр ләм-мим.
Тагын бер көн үтеп, икенчесе тугач, хуҗа түзмәгән, әйткән:
— Җә, җәмәгать, мин сезне дүрт көн дә, биш көн дә кунак иттем, үзегез белеп китмисез, бу ни хәл? — дигән.
Олы кунак кырын яткан җиреннән генә әйткән:
— Әй, тәрбиясез адәм! Кая синең күңел-хәтер таба белүең? Кунаклар кирәк икән, биш көн, кирәк икән, ун көн дә ятар...
Шул әдәпсез кунаклар хәленә калмасак иде, Варвара...
Көтмәгәндә Мамай килен ягына авышты.
— Княгиня, ул мал-туарны бик теләсәгез дә Литвага куа алмыйсыз, — диде, — ник дисәң, түләмә афәтенең кызган чагы. Бүләк бирүчеләргә гозереңне җиткерермен. Тик сәмән булсынга башта аларны сатарга кирәк бит әле. Чир вакытында һәр төрле багланышлар тыела. Шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Шикләнмә, барысын да син кушканча эшләрбез.
Варвара башын борып, иренә телен күрсәтте.
Варвараның җитез вә зирәк акылы алдагы гамәлгә күчеп өлгергән иде инде.
— Папа, ак дөя мәсьәләсе ни хәлдә? — дип, Мамайга текәлде.
Каената урта бармагын ирененә тигезеп алды.
Пай, кыланышлары, дип эчтән генә елмайгандай итте Толымбикә.
Алдагы гамәл дигәнебез, Кыят ыруының төпчек вәкиле Глинка мырзаны халыкка тәкъдим итүгә бәйле иде. Бу — ике атна дәвам иткән бәйрәм тантанасының таҗы.
Тантана йола буенча ата кешенең улын алдына утыртып, асыл ташлар сибелгән дирбияле ат өстендә җыен әйләнүе белән башлана.
Соңгы чиктә генә Варвара кәҗәләмәсенме.
— Мин улым янында булырга тиеш, — дип кырт кисте.
— Син атка атланмыйсың бит, — диде Мансур.
— Минем көймәле арбам бар.
— Арба чыгарып, адәм көлдермибез, — диде Мамай, — минем оныгым шәрәфле ыру вәкиле.
— Ярар сон, - диде Варвара үпкәле тавыш белән, — Глинка өчен бу яхшы гына, тынычлап йоклар...
— Ат кына димәгән, дөя үркәченә зур бишек эләргә дә мөмкин ич, — диде Толымбикә, — анда бик иркенләп биш-алты кеше сыя.
— Браво, мама, — дип кулларын чәбәкләде Варвара, — браво, ак дөя, кызыл бишек, сары япма.
Каената белән килен каш астыннан гына бер-берсенә карашып алдылар.
— Заговор удался, — дип пышылдады Варвара.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
20
Куанышыгыз инде, хәчтерүшләр, миннән булсын яхшылык, дип Толымбикә эчтән генә елмаеп куйды.
Варвара нәнә туташны читкәрәк чакырып алды да, пышылдап кына ниндидер күрсәтмә бирде.
— Бәк, мин өстемне алыштырам, бераз гына көтәргә туры килер, — дип, үз катына кереп китте.
Күкне ярып быргылар тавышы янгырады. Аларга шунда ук аерым көч вә үҗәтлек белән төрледән-төрле дөбертек барабаннар килеп кушылды. Җиһан тантанага төренде. Анын төп бизәге ике үркәчле биниһая зур ак дөя иде. Асылма бишектә — Мансур мырза, княгиня Варвара һәм тантана-бәйрәмнен каһарманы Глинка мырза. Кече мырза әлегә үзенен бала бишегендә юанып ята. Урыны җайлы, унайлы. Нәнәсе бишеген әнә ничек оста томалаган. Өрфә чыбылдык кояштан да саклый, җиләслек тә биреп тора.
Халык дәррәү күтәрелде. Мәйдан мизгел эчендә тоташ ташкынга әверелде. Сәламләүләр, котлаулар, мәдхия...
— Гали мырзага дан!
Глинка дигән ят һәм сәер сүзгә күнекмәгән авызларга «Гали» менә дигән җим булды. Мәйдан аны бертавыштан күтәреп алды да, бәйрәм төгәлләнгәнче авызыннан төшермәде.
— Гали! Гали! Гали!
— Глинканы кешеләргә күрсәтер вакыт җитте, — диде Мансур, — чиш чыбылдыкны.
Варвара башын гына чайкады.
— Без монда шунын өчен чыктык!
Халык ашыктыра.
— Гали! Гали! Гали!
Мансур чарасызлыктан нишләргә белмичә итәк астыннан гына хатыннын ботыннан умырып тотып алды.
— Чиш чыбылдыкны!
— Анда бала юк!
— Ничек? Нигә?
— Нигә, нигә, татарларнын күзе каты, менә нигә, ә улыбыз мина бик кадерле, юкка ярсыма, ботымны күгәртсән, кара аны, — диде Варвара тыныч кына.
— Гали! Гали! Гали!
Мансур хатынын читкә этеп җибәрде дә, курчак салынган бала бишеген баш очына күтәрде.
Мәйдан алкыш эчендә калды.
— Гали! Гали! Гали!
Варвара ничек кенә сак кыланмасын, бу кырын эш барыбер тишелеп чыкты. Ханәкәнен йомышчы гасәбәсе княгиня катыннан узышлый елаган бала тавышына тап булган. Хәйранга төшә туташ: яшь мырза мәйданда лабаса!
Түзми, ишек япмасының бер очын күтәреп карый бу. Ә анда, җә, Ходай, литувяй нәнә мырзаны күкрәгенә кысып, ишекле-түрле йөри, юата булса кирәк.
Гасәбә бу хәлне ханәкәгә җиткерде.
— Телеңне тешләргә антыңны бир, туташ, бу икебез арасында гына калырга тиешле сер, — дип кисәтте гасәбәсен Толымбикә, — үзем дә авызыма су кабам.
Толымбикә шул рәвешле бу күңелсез вакыйганы йолып калды. Аны ачу сүз-гайбәттән башка бернинди дә файда китермәячәк иде. Дүрт аяклы ат та абына, яшь чакта кем генә дуамаллык эшләмәгән дә, кем генә хәйләгә бармаган.
Яшьләрнең инде китәр вакыты да җитте. Кызганыч, вакыт тәгәрмәче тиз тәгәри шул, сизелми дә көн артыннан көн үтә, бер-бер артлы атналар, айлар алышына.
Киленен ошатты ул. Җилбәзәк. Анысы хак. Кыланчык. Монысы да хак. Иркә. Дәртчән... Тик болар бит чибәр, назлы, һавалы җефетләргә хас сыйфатлар. Андыйлар
ИР-МАМАЙ
21
анадан туганда ук мәхәббәткә уралып туа. Ә мәхәббәт өер ул, гарасат. Гарасат эчендә ни булмас дисең? Яшәеш исә үзгәрәк кануннарга нигезләнә. Ул кануннарның башында — акыл. Адәмне тормыш дәрьясында акыл батырмыйча тота да инде. Мәхәббәтнең гомере кыска, акыл — гомерлек.
Ни гаҗәп, Варварада акыл да мулдан иде. Хушлашу мәҗлесендә янә таң калдырды.
Бәрә тәртәгә, тия чәркәгә, кыр инешедәй салмак кына аккан әңгәмәне урталай бүлеп, Мамайга бакты да:
— Папа, миңа хан ярлыгы кирәк, — диде.
Тагын нинди мөгез чыгара инде бу дигәндәй бүлмәдәгеләр бер-берсенә карашып куйдылар.
— Миңа хан ярлыгы кирәк, — дип тәфсилләбрәк кабатлады княгиня.
— Ни-нәмә, ниткән ярлык?
— Кисәк кенә үзебезнең Полтава һәм Черкас өлкәләрендә Урданың рәсми вәкиллеген ачу уе башыма сукты, папа, — диде Варвара кош тоткандай сөенеп. — Бу бит ачышка тиң табыш! Здорово, иеме. Аурупага тәрәзә! Менә нинди уңган сезнең киленегез, уч төбендә генә йөртерлек. Вәкиллек Аурупа белән икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салачак.
Мамай авызын ачып катып калды.
— Яхшылыкка — яхшылык, папа, мин моны Солхат бәрабәренә эшлим.
— Вильнода бар безнең андый вәкиллек, ничектер тулы куәтенә эшләп кенә китә алмый, — диде бәк ниһаять.
— Олуг кенәз Альгирдас ул яу чабуны гына белә. Гомумән, сез, ир- атлар, орыш камырыннан изелгән. Бүгенге көн белән яшисез. Сугыш ул кансызлык, яндыру-кыру, талау дигән сүз. Әлегә мәмләкәтләр тәгаенләнеп бетмәгән, чикләр төгәл билгеләнмәгән. Яу чабу шуңа күрә кыенлык тудырмый. Ләкин тиздән, папа, үзең әйткән «Барымта кару»лар бетеп, башка халыкларны талау исәбенә яшәү мөмкин булмаячак, үзеңне- үзең туйдырырга туры киләчәк. Моның өчен чынлап торып икътисадны үстерү, сәүдәне киңәйтү, күрше илләр белән дустанә ярдәмчел мөнәсәбәт урнаштыру зарур.
— Әллә пәрәвез оясы коруың инде, княгиня, — диде Мамай астыртын елмаю белән, — борчылма, ярлыкка мин дүрт куллап риза. «Барымта» га. килгәндә, мин синең фикереңне хупламыйм. Җиһанны сугыш тота. Сугыш — адәмнең сулышы. Әмма акыл бар үзеңдә. Сөбхәналла.
— Варвара анама ошаган — диде Мансур горур кыяфәттә, — икесе бер сынар.
— Хак, углан, акыллы хатын — зур бәхет, тик бу бәхеткә ия булу — әһле җөнүн4.
Капкасы биек таш Казан
Идел белән Җаектан, татарның тулы йортыннан...
«Идегәй» дастаны
— Бәк, бармак белән бармак тин түгел, ботак белән ботак тин түгел. Дөресен генә әйт әле, күктән караганда да күз колачы җитмәс биләмәләрен арасында муллыгы белән кайсысы аерылып тора?
Юзекәйнен бу соравына Мамай җавап бирергә ашыкмады, чөнки мосафир авызыннан чыккан һәр җөмлә эчендә ниндидер яшерен мәгънә, кинаяле ишарә ята.
— Бу тагын нинди бияләй эчендә бармак уйнату инде?
— Туры сорауга туры җавап, бәк, бармак уйнату соныннан.
— Сорап та торасы түгел, Кырым әлбәттә. Кырым!
— Кырым күркәм бизәк, бәхәсләшмим, зәнгәр кашлы йөзек. Ә мине муллык
4 Әһле җөнүн - акылдан язу.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
22
кызыксындыра.
— Әйттем бит бармак уйнатасын дип...
Юзекәй баш бармагын тырпайтып, чигәсе тирәсендә әйләндерде дә әйтте:
— Кеше карбыз түгел, эчен ярып карый алмыйсын шул.
— Мосафир!
— Ярар, ярар, башта хикәятемне тынла, шуннан сон нәтиҗәсен үзен чыгарырсын.
Киев. Кенәз Святославнын чибәрдән-чибәр сарай хадимәсе Василиса белән гыйшык уены җимеше — Владимирнын хаким вакыты. Билгеле инде, алма агачыннан ерак төшми. Яшь кенәзнен дистәгә якын җәмәгате өстенә, өч йөздән артык кәнизәге дә бар. Бу хәтта ин дәртле солтаннарнын да төшенә кермәгәндер, шәт.
Владимирны ике генә нәрсә кызыксындыра: чибәркәйләр һәм орыш. Христоснын тууына 985 сәнә тулган елда ул Идел Болгарстанына яу чапты. Бик күп әсир алдылар, ганимәт...
Кулдашы, мәшһүр сәргаскәр Добрыня кенәзнен кабыргасына төртте дә:
— Воевода, әсирләргә күз төшер әле, барысы да күн итектән, безгә чабаталылар кулайрак булмасмы? — дип сорады.
— Хәллеләрдән күбрәк улҗа каерырга була лабаса.
— Юк, воевода, болар, киресенчә, үз мал-байлыклары өчен утка керергә дә, суга төшәргә дә әзер, буйсынуга караганда алар үлемне артыграк саный. Үзен дә күрәсен ич инде, болгар орышта — арыслан.
Владимир сүзсез генә хан мөһере сугылган Гаһеднамә5 кәгазен сузды.
Сәргаскәр: «Ошбу килешүнен фәкать колмак суга батканда, таш судан калыкканда гына бозылуы ихтимал», дигән җөмләне укып, мыек астыннан гына елмаеп куйды: арыслан гына түгел, төлкеләр дә икән ич әле болгарлар.
Дөрестән дә, Болгарнын аерым мәсләге бар иде. Бу мәсләк Владимирны ислам диненә тартуга бәйле иде. Чөнки кенәз мәҗүсилектән арынган, бер Аллалык ягына авышкан иде инде. Әмма кайсы динне кабул итүе әле тәгаенләнмәгән. Сайлану бара.
Ул Исламнын сафлыгын, пакьлеген, гадилеген бик ошатты. Ә менә сөннәт, бигрәк тә хәмер мәсьәләсендә йөзен чытты.
— Шәраб — урыслар өчен күнел күтәренкелеге ул, — диде, — без хәмердән башка яши алмыйбыз.
Бу — Владимирнын православиегә өстенлек бирүе иде. Һәм монын нигезе ерактан килә иде. Моннан йөз ел элек Владимирнын мәшһүр әбисе княгиня Ольга Константинопольгә барып, чукынып кайткан иде инде.
— Димәк, Болгар Урданын ин бай төбәге, шулаймы? — диде Мамай, — рәхмәт, бик файдалы мәгълүмат бирден.
— Шулай, бәк, Болгарда күптәннән утрак тормыш хөкем сөрә, анда мичтә ипи пешереп ашыйлар, һөнәрчелек остаханәләре күп. Алыш-биреш алга киткән.
— Шәһәрләре көчле, алайса.
— Капкасы биек таш Казан үзе генә ни тора!
Байду хан мирасы. Ә тарихы болай.
Җиһангирнын Рәсәйгә яу чабарга җыенуын ишетеп, урыс кенәзләре шөр җибәрә. Тиз-тиз генә зиннәтле бүләкләр туплап, шәрәфле вәкилләрен Батунын туктаган урынына, Болгарга озаталар.
— Берсүзсез сина буйсынабыз, салым түләргә әзербез, — дип, илчеләр җиһангирнын аягына егыла, — барысын да син кушканча эшләрбез, җирләребезне генә хәрәбәгә әйләндермә.
Эретәләр тәки ханны.
Шушы хәлләрдән сон Бату илчеләргә, йомышлы кешеләргә тукталыш булсын өченгә бер шәһәр бина кылырга карар итә. Идел буенда, урыс җиренен нәкъ
5 Гаһеднамә - килешү.
ИР-МАМАЙ
23
кырыенда кулай урын да табыла. Бу урын терлек-туарга, кош-кортка, һәр төрле орлыкларга, һәм дә балыкларга бик бай була. Тик бер кимчелеге бар, анда еланнар мыҗгып ята икән, алардан арыну өчен шактый көч түгәргә туры килә.
Күп тә үтми, шушы гүзәл урында ифрат та матур шәһәр бина кылына. Бу шәһәр Казан була.
— Байду хан файдасын күрәме сон?
— Кызганыч, шәһәрнен мөккәмәл булып оешкан чагын күрү ана насыйп булмый, гомере кыска була анын. Кайберәүләр Бату ханны 1248 елда Буда каласы янында Польша короле Владислав чәнчеп үтергән дип саный. Ләкин бу дөреслеккә туры килми.
Монгол иле һәм Алтын Урда буйлап сәяхәт иткән Аурупа мосафиры Рубрук әфәнде 1254 елда Бату хан белән очрашуы турында тәфсилләп язып калдырган: «Ул ятактай кин вә озын, тоташы белән алтынланган тәхеттә утыра иде. Янында бер ханым да (хатыны Боракчин булырга тиеш) бар иде. Батунын йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыккан иде».
Мәшһүр җиһангирыбыз аннан сон да бер ел яши әле. Фалиҗ6 башына җитә. Казан әле бу вакытта күтәрелеп кенә килә.
Мамай Болгар, Урта Идел хәлләреннән Юзекәй дәрәҗәсендә үк хәбәрдар түгел иде. Шул ук вакытта, төбәккә битараф дип тә әйтә алмыйсын. Тәхеткә Мөхәммәд ханны утырткач, вәкаләт мәсьәләсе куерып алды. Нәкъ шул вакытта Болгар әмиренен яшь ханны танырга ашыкмавын җиткергәннәр иде ана. Бу ашыкмаунын сәбәбе шунда — Хәсән Сарай тәхетендә дә утырып алган кеше. «Гадел хөкем иясе солтан Хәсән хан» исеме белән акча да сукты.
Тәхеттән ул Мамай катнашы белән очты. Алай да югалып калмаган, Казанны пайтәхете итеп, Болгарны үз кулына алган. Шуңа чыгынчылап маташуы булса кирәк.
Мамайның бу вак-төяк низагка кул тыгасы килмәде, кенәз Дмитрий Суздальскийга ярлык җибәрү белән канәгатьләнде. Ярлыкның фәрман өлешендә ике генә җөмлә бар иде: «Казанга яу чабып, Хәсән әмирне акылга утырт. Миңа Мөхәммәд Бүләк ханның вәкаләтләрен тануы турында рәсми ярлык җибәрсен».
Хәсән әмир үзеннән алда хакимлек иткән Булат Тимер кебек үк Болгарның мөстәкыйльлеген алга сөрә иде. Шул дулкында күршеләр белән даими рәвештә бәрелешүләр булып тора. Аларны Болгарның уңайлы урыны, бай табигате, мул яшәеше кызыктыра. Бер яктан Иделдә юлбасарлык итүче урыс ушкуйлылары тынгы бирми, икенче яктан, башкорт, нугай кабиләләре зур зыян сала. Сансыздыр мал-туарлар, чебен-черкидән күп кешеләре. Болын-көтүлекләрне генә түгел, иген басуларын да таптап изәләр. Анысы бер хәл, мөселман рухын хурлаулары аеруча зур ризасызлык тудыра. Потка табынучылары муеннарына ир-атның агачтан юнып ясалган җенес әгъзасын асып йөри. Имеш, тормыш чыганагы.
Куып та җибәрә алмыйсың. Бу халыклар Алтын Урдага карый. Олыстан-олыска күчеп йөрү чик бозу булып саналмый. Шуңа күрә хан үз вассаллыгындагы хакимнәрнең бу «шаярулар»ына бармак аша гына карый. Ишле гаиләдә ызгыш-талаш чыкмый тормый инде ул. Арттырыбрак җибәрә башласалар, сыптырып аласың да, шып тыналар.
Хәсән әмир үзенең ышанычлы шымчылары аша кенәз Суздальскийның яу чабарга җыенуы турында хәбәрдар иде. Яуда Мамай бәкнең илчесе Сарайәкә дә катнашачагын белгәч, аптырабрак калды. Күрәсең, аны чын- чынлап арканларга телиләр.
Хәсәннең, табигый ки, ошбу чирүне тыярдай чамасы юк. Әмма каршылык шундый котылгысыз төс алган икән, ул яуны дауга әйләндерү әмәлен табарга кирәк.
Уйлана торгач, тапты әмир әмәлен. Орыш кырына иртә таңнан чыгып басты да, 6 Фалиҗ - паралич.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
24
иравыл7* яугирларга сөнге-кылыч урынына бакыр казан, тас, чиләк, мис ише иске-москы тараттырды. Икенче рәттәгеләр дум-думбак, давылбаз, далбай-быргы белән коралландылар. Чагдавылдагылар8 атларын дөягә алыштырды.
Кәмит гаскәр орышка әзер иде инде. Күз күремендә новгородлылар шәйләнүгә, әлеге барабаннар, быргылар барысы бергә уптым илаһи телгә килде. Бер тында бу иләмсез мәхшәргә дөяләрнең дә бакыруы килеп кушылды. Ахрызаман.
Һөҗүмчеләрнең алдан килүче атлары өркеп, як-якка тайпылышты. Җәяүлеләр дә каушап төште. Гаскәр ыгы-зыгы эчендә калды. Шунда йөрәкне ярып кемнеңдер яшелле-зәңгәрле тавышы яңгырады:
— Нечистая сила! Спасайтесь!
Илче Сарайәкә җыерылган калын кашлары астыннан гына воеводага карап алды.
— Кенәз, ни-нәмә астыгызга җибәрдегез әле, бу соң татар хәйләсе генә ич, әмирнең көчеңне тануы. Көлкегә калганчы яугирләреңне җый җәтрәк.
Воевода әлеге күңелсез әңгәмәнең шаһитлары Борис туганы белән улы Василийга күз атты. Тегеләр шундук урыннарыннан купты.
— Мин калага керергә тиеш, — диде Суздальский, — бу Мамай бәкнең боерыгын үтәү өчен зарур.
— Ул шамакайның шуклыгы думбак кагу белән генә, ай-һай, бетәр микән?
Сарайәкә эчке бер астыртын наянлык белән җәлпәк битенә ямаулыктай ябышкан кыска сакал-мыегын сыпыргалап алды.
Тәти зат ул Сарайәкә. Ыспай. Кичә кигәнне бүген кимәс. Кая барса да, бер йөк кием-салым алып йөри, сәфәр өчен махсус тегүче тота.
Әле дә йомышчысы колагына нидер пышылдаган иде, йөгертеп энәдән- җептән генә чыккан яшел җилән белән кырма бүрек алып килделәр.
— Агач җирнең зиннәте, кием ирнен зиннәте, казанлылар бик затлы, хурга калырга ярамый, — диде илче.
— Казанны аласы бар әле башта.
— Моның хаҗәте булмаска охшый, кенәз, — дип, Сарайәкә учын кашына терәде, карашын кала ягына төбәде.
Нәкъ эзенә басты илче, воеводага ханның йөгенергә килүен җиткерделәр.
Шунда ук калкулык өстендә Хәсән әмирнең чонтык койрыклы көрән аты күренде. Даирәсе нибары егерме-утыз җайдак, арттан чүмәкәй төялгән берничә кузалак арба да тәгәри.
Әмир түбәнчелек белән бүләкләрен тапшырды. Бүләкләре затлы иде: көмеш саплы бизәкле булат кылыч, асыл ташлар белән ашланган ат дирбиясе, зиннәтле мех кием, көмеш савыт-саба. Каеш нукталы ак толпар исә гомумән һушларын алды.
— Мәрхәбә! — дип соклануын белдерде Сарайәкә.
Хәсән кенәзгә Мөхәммәд Бүләк ханның вәкаләтен тануы турындагы рәсми ярлыгын тапшырды. Шуның белән яу дәгъвасе хәл ителде, сарык та исән, бүре дә тук. Мамайга — ярлык, Хәсәнгә — тәхет.
***
Түбән Новгородта кич-кырын саклап торып, Сарайәкә илченең йөрәгенә пычак кададылар. Мәскәү, Владимир, Суздаль, Рәзән кебек шәһәрләрдә Алтын Урда мәнфәгатьләрен яклаучы бик белекле вә абруйлы вәкил иде ул: кенәзләр белән уртак тел таба белде, дәгъвасез генә салымны тиененә кадәр түләтте. Төп коралы — сүз иде. Сүз белән дәүләти максатка ирешүче мондый мырзалар меңгә бер дә юк.
Мамайның бу хәбәрдән зәһәре чыкты, котырган бүредәй утка керер хәлгә җитте, үзен-үзе белешмичә: «Минем түрәләремә кул күтәрергә җөрьәт иткән кавемгә үлем!» дип кычкырды. Гарәпшаһ угланга да эләкте.
7 Иравыл - ал гаскәр.
8 Чагдавыл - арт гаскәр.
ИР-МАМАЙ
25
— Кем рөхсәте белән төмәнеңне ялга тараттың? — дип акырды, — башыңны казыкка элгәнне көтәсеңме?
Гарәпшаһ сүзгә кермичә генә (ә төмәнгә бәкләрбәге үзе ял биргән иде), буранның аз-маз тынуын көтте дә сорады:
— Ни боерасың, бәк?
Мамайны бу сорау айнытып җибәрде.
— Төмәнеңне сугышчан дәрәҗәгә җиткерергә күпме вакыт кирәк?
— Ун көн.
— Нәкъ ун көннән Түбән Новгородка яу чабасың. Кенәз Дмитрий Суздальский гафу ярлыгы җибәргән-җибәрүен, тик гаепле як барыбер җәзасын алырга тиеш, — диде Мамай, сүзләрен бастырыктай бастырып, — Сарайәкәнең үчен бише белән кайтаруны сиңа йөклим, калганын үзең беләсең.
— Аңлашылды, бәк, җиде буыннарына төшәрмен.
Гарәпшаһ гамәл кешесе. Эшендә һичнәрсә белән исәпләшми. Әле дә баш күтәрми чапты да чапты. Ялга таралган унҗиде мең яугирне җыю, бер йодрыкка туплау, бәкләрбәге әйткән «сугышчан дәрәҗәгә җиткерү» уен эш түгел. Атларны, коралларны да барларга кирәк. Туклануны оештыру да аерым игътибар сорый. Дөрес, азык-төлек өчен йөзбашлар җаваплы, ләкин яунын уңышы күп вакыт орышның үзенә кагылышсыз шушы «вак- төяк»ләргә барып терәлә.
Гарәпшаһның яу алдыннан үти торган тагын бер үзгәрешсез йоласы бар. Бу — хәләл җефетләре белән хушлашу. Ул әлеге йоланы бөтен шартларын китереп башкара.
Яу хушлашуында гадәттәге хатыннар чатырына чират буенча йөрүдән үзгә буларак, ул аларның барысын бергә үзенә җыя. Дөрес, баштагы мәлдә бичәләрнең гомум тәртә арасына керәсе килмәде, киреләнеп маташтылар. Никах иясенең сүзе сүз икәнен тәфсилләп аңлатырга туры килде. Аннан соң, Гарәпшаһ кыз-хатынның күңел халәтен бер күз сирпеп карап алуда тәгаенли белүче зат. Хатын-кызның кылын гына тарта бел: сугып алсаң
— чыгымчылый, сыйпап алсаң — йөри, сөеп алсаң — юрта, үбеп алсаң
— чабып китә. Әле дә:
— Җәүзә, Шәһия, Хөррә, Тәмлия, асыл кошларым, бәгырь кисәкләрем, сагынуыма чыдый алмыйм, җәтрәк яныма килегез, — дип, чатыр япмасын такмаклый-такмаклый ачты.
Бичәләр көттермәде, берсе бүреген салдырып чөйгә элде, икенчесе итеген салдырды, өченчесе юындырды, дүртенчесе тастымал белән битен корытты. Аннары дүртесе дүрт ягыннан җитәкләп, табын янына алып килде.
Табын кысыр табын (монысы да йола) иде. Итсез. Аның урынына җиләк- җимеш күп, алма, шәфтәл, анар, әфлисүн, йөзем, инҗир таудай өелгән. Тәбәнәк өстәл өстенә шәраб мичкәсе дә менеп кунаклаган. Төрледән-төрле төнәтмәләр... Мәхәббәт уены кайнар булырга охшый. Тук кеше — ялкау кеше, йокыга һәвәс. Аннан наз өмет итмә. Усаллыгы артсынга этне дә ачлы-туклы тоталар.
— Зөбәрҗәт кашлы затлы балдак минем учымда, — дип, арада иң яше, Тәмлия беренчеләрдән хәләле муенына асылынды. Үзе астыртын гына көндәшләренә каш сикертеп алды. Тегеләре шаулаша-шаулаша ач черкиләр кебек сырышты.
— Минем учымда да балдак...
— Минеке матуррак...
— Минекенә җитми...
Гарәпшаһ хатыннарының бу чыр-чу килеп чытыклануларын ошата иде. Куллары әле итәк астына кереп китә, әле түшкә үрелә, әле билгә ята...
Балдак мәрәкәсе хәзерендә уенга әверелсә дә, теге вакытта ник уйлап тапканына үкенеп тә йөргән иде.
Тәмлияне төшергәч кузгалган терсәк төртешүләргә чик кую максатында уйланылган гамәл иде ул. Башка хатыннарының барысы да бәк-мырза карлыгачлары,
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
26
затлы нәселдән. Яшь кәләше исә һөнәрче кызы, анасы бөтенләй кара халыктан. Шуңа күрә шәрәфле бичәләр Тәмлияне үз араларына кертергә теләмәделәр, чеметү, кимсетү ягын гына карадылар. Өлкән җәмәгате Хөррә бикә мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
— Кайсыбызны күбрәк яратасың, үзең әйт, безне тынычландыр,
— диде.
Гарәпшаһ гадәттәгечә: «Тәүге хатын мал асрарга, соңгы хатын җан асрарга», — дип уен-көлкегә борып кына котылмак иткән иде дә, бичәләренең күзенә тәгәрәп кереп китәрдәй нәүмизләнеп карап торуларын күргәч, фикере үзгәрде.
— Ярар, сәфәрдән кайткач әйтермен, — диде.
Ул Генуя сәүдәгәрләреннән дүрт хатынының дүртесенә дә бүләккә бер иштән затлы күлмәкләр, бер төрледән алка-йөзек, беләзек-муенсалар сатып алды. Бүләкләрен аерым-аерым аулакта гына өләште. Һәммәсенә бер үк сүз:
— Менә зөбәрҗәт кашлы балдак, артыграк яратканым өчен аны сина бирәм, берсенә дә күрсәтмә, ашап бетерерләр.
Рәхәткә чыкты хәзер. Сорауга җавабы әзер:
— Зөбәрҗәт кашлы балдагым кемдә, мәхәббәтем — шунда.
Һәр хатыннын йөзендә рәхмәтле елмаю, чөнки балдак анын учында. Бернинди тавыш-гауга юк. Тик яшь кәләше, мактанасы килепме, бәлки, үчен кайтарасы килгәндер, көннәрдән бер көнне иренен әлеге тылсымлы җөмләсен өзеп:
— Балдак миндә, — дип килешүне өзмәсенме.
Калганнары да учларын ачты...
Ул чакта үпкәләре зур булды.
Шөкер, бу хәлләр инде артта калды. Ләкин барыбер үзенекен итте. Хәзер, әнә, бергәләшеп сөешәләр.
— Өлкән хатыным Хөррә бикәгә юл куй инде, чибәрем, беләсен ләбаса, син ин яратканым, — дип, Тәмлиянен колагына пышылдап өлгерде Гарәпшаһ, — әүвәл аны чишендерегез.
Тәмлияне ул дөресендә дә аерым ярату белән ярата иде. Төпчеге матурнын матуры. Озын керфекле кара күзләре алсу йөзендә асыл таштай нур чәчә, атлап киткәндә ефәктәй йомшак чәч толымнары дулкынланып- дулкынланып куя. Кашлары уйнаклап-уйнаклап ала... Бал кашыгына сал да йот...
Мәхәббәт уенында алар үзләре генә, ир дә хәләл җефетләр. Көнен-төнен өзлексез яннарында әвәләнүче ин якын гасәбәләренә дә монда урын юк. Бар гамәлләрне дә үзләре башкара.
Беренче булып, чыбылдык эченә Хөррәне алып кереп киттеләр. Бу якта Җәүзә калды. Анын вазифасы ирне хәзерләү. Башта кәнәфиенә кырын яткырып, эчке киемнәренә кадәр чишендерде. Аннан сон җылы су белән ипләп кенә ирлеген юды да, йомшак тастымалга төреп, бик җентекләп корытты.
— Мә, шушы төнәтмәне эчеп куй.
— Мине шаярт, — диде Гарәпшаһ.
Җәүзәнен кайнар теле иренен шәрә тәненә тиде...
Карт бичә өчен аны һаман шулай кыздырып алалар. Чөнки уен шуннан башлана. Аннан сон монын хаҗәте калмый, янгыр чуалчаннарыдай ятакта барысы бергә уралыша...
Гарәпшаһ сыгып ташлаган чүпрәк кебек сәләмәгә әйләнеп, тан алдыннан гына йокыга талды. Ул бәхетле иде.
***
Мен өч йөз җитмеш җиденче елнын җәе коры килде. Дым җитмәү сәбәпле, игеннәр тамырында ук янып-көеп бетте. Чыкканнары да былтыргы кура шикелле кукраеп утыралар, кагылуга сынып та китәләр. Ни чыдам бәбкә үләннәре дә төсен җуйды, җирдә эт эчәгеләредәй чуалышып яталар. Мал-туар сөяккә калды.
ИР-МАМАЙ
27
Гарәпшаһ дала кешесе, яугирлары да даланыкылар. Шуна күрә аны корылык куркытмады.
Түбән Новгородка хәбәре чабышкы тизлегендә килеп иреште. Үз чиратында кенәз аны Мәскәүгә ирештерде. Дмитрий шунда ук бабасына ярдәмгә гаскәр туплап, үзе үк шлемен киде.
Алар әзер, ә гарәпшаһныкылар күренми дә күренми. Түземлеге төкәнде олуг кенәзнен, воеводаларын җыйды да әйтте:
— Татарларның көче чамалы булырга охшый, көтеп ятмыйк, куа чыгыйк, — диде, — ошбу гадәти вазифаны миннән башка дә булдырырсыз, шәт.
Дмитрий гаскәрен калдырып, Мәскәүгә кайтып китте. Аның гаскәренә кенәз Суздальскийның улы Иоанн һәм Симеон воевода җитәкчелегендәге дружиналар кушылды.
Үзе юкның күзе юк — гаскәр олуг кенәзнең фәрманын үтәргә ашыкмады. Юк дошманның кемен куасың ди. Бу үзеннән-үзе килгән җиңү ләбаса!
Гарәпшаһ углан Харәземдә туып-үскән шаһзадә. Атасы Йосыф солтан улын зур хөрлектә тәрбия кылып, аңа киң иркенлекләр бирде, тыймыйча үстерде. Мамайга хезмәткә китүен дә хуплады. Чөнки бәкләрбәгенә күп падишаһлар баш ия. Аның кул астында йөрү — үзе бер тәрбия мәктәбе.
Гарәпшаһ ата-бабадан калган кадими кагыйдәләргә генә ябышып ятмый. Хөр шәхес — хөр фикер. Кыйбласы шушы. Аның бу «йөгәнсез»леге шәхси гамәлләрендә дә, орыш кәсафәтен коруында да олы чагылыш таба иде. Әйтик, татар явының төп сыйфаты — тизлек. Яуны татар ат өстендә килеш һөҗүм халәтенә китерә, дошманына бернинди махсус әзерлексез килә-килешкә ябырыла. Офык читендә ту-байраклар җилфердәгәне абайландымы, бетте — качып котылырмын димә.
Гарәпшаһ исә тизлекне хәйләкәрлек белән сугара белә иде.
Ул әле дә тизлек белән мавыгып, төмәнен мәрхәмәтсез челлә кояшы табасына ташларга ашыкмады, акылын эшләтеп бакты. Шуннан соң гына:
— Бер-ике атна Идел һавасын сулап, тәннәребезне ныгытып алыйк, яу качмас, — дип карарын җиткерде.
«Нава сулау» һич тә ял хозурында ләззәт кичерү дигәнне аңлатмый иде, әлбәттә. Киресенчә, күнегүләр үткәрделәр, кара тир түгә-түгә осталыкларын чарладылар.
Гарәпшаһның һәр гамәлен шулай төптән уйлап, тәфсилле эш итүенең сәбәбе бер яктан хөрлек булса, икенче яктан, төмәненең вазифасында иде. Ул — кыргын яу башлыгы. Ә кыргын яу — кырып кисә торган яу. Үч явы.
— Толпарларыңның тояк эзе мөһерләнгән урында үлән арасындагы бөҗәкләр дә синең кылыч йөзеңнән үтәргә тиеш, — диде аңа Мамай, угланлыкка фатиха биргәндә, — һөҗүмең үтергеч булсын!
Ул арада ар кенәзе Никомед җәнабыннан атчабар хәбәр китерде. Бик мөһим хәбәр иде ул. Урыс гаскәре яу көтми икән ләбаса. Тугарылып кәеф- сафа коралар ди.
— Бес сесгә урман эңеннән аулак юл күрсәтербес, — дип атчабар хуҗасының иң кирәкле ниятен икәүдән-икәү калгач кына җиткерде.
— Атларны иярләргә!
Төмәнне ай күрде, төн йотты. Эт агач төбен юешләгәнче урыннары су сипкәндәй бушап та калды. Учак урыннарына кадәр тигезләделәр. Шулай булмыйча, вакытында поса бел, поссаң, торып баса бел.
Никомед җәнаб татарларны колач җәеп каршы алды. Бу — Мамай каршындагы гаебен юарга тырышуы иде. Хәлбуки, әлеге гаеп аның үз күңелендә генә, гөнаһын фәкать үзе генә белә. Урда сатлыкка санаса, бәкләрбәге бүләкләр җибәрер идеме? Углан кулына көмеш аеллы, зәңгәр якут ташлы дирбияле аргамак тезгенен тоттырды ич. Мондый асыл бүләк урыслардан тәтеми. Болгарларның да борыны югары, үзләрен әллә кемгә куялар. Тик урыс-болгар арасында яшәгәч, аларны читкә тибә алмыйсың.
Узган ел Дмитрий Московскийдан чапкын килде дә әйтте:
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
28
— Олуг кенәз Казанга яу чабарга ниятли, кешеләренә җиткер, гаскәр сезнен җир аша үтәчәк. Бу серне берәү дә белергә тиеш түгел. Бел, башын белән җавап тотасын, - диде.
Җан кадерле, билгеле, Никомед телен тешләде. Соныннан гына ачыкланды, Дмитрий Сарай ханы Каһанбәк таләбен үтәгән икән. Хәсән ханны Сарайны танырга мәҗбүр иткәннәр. Аннан элек кенә кенәз Суздальский аны Урдага тугры булырга ант эчергән иде.
Әгәр Никомед әлеге һөҗүм хакында вакытында Мамайга хәбәр ирештергән булса, бу хәл килеп чыкмаячак иде.
— Кенәзнен сина хөрмәт күрсәтәсе килә, — диде ул чепи күзләрен челт-челт йомгалап, — көмешкә капмасан, гайрәт тә юк. Гайрәт — көмешкәдә.
— Рәхмәт, кенәз, орыш чорында мин хәмер ише эчемлекләрне авызыма алмыйм, тыгынганчы ашамыйм да, — диде Гарәпшаһ, — ваемсыз баш дошманга ярдәм генә ул.
— Ай-һай, шаһзадә, кенәзне рәнҗетәсен бит, әйе, — дип, Никомед теле белән калын иреннәрен ялмап алды, — анда шәрәфле кунакны ястыктай мул тәнле ар сылулары көтә, әйе, хе-хе-хе...
— Кенәз, минем олы түшлеләргә мөкиббән икәнемне үземнән дә яхшырак белгәнен бик яхшы мәгълүм, — диде Гарәпшаһ, — авызына баллы җофар җау, әмма дә ләкин татар өчен беренче урында — яу! Бигайбә. Ә менә озатучыдан баш тартмыйм.
— Чәлүбәй!
Алыптай зур вә таза гәүдәле, нык бәдәнле бер углан баскан урынында таптанып куйды. Ул әле яшь. Сакал-мыек урынындагы купшы төкләре дә нәни Бохар пескәенен нәфис йоннарын гына хәтерләтә. Баһадирнын баһадиры мәгәр. Учына салсан, юлпычны да йомып кына куяр иде.
— Кенәзнен һәр адәме өчен җавап тотасын, — дип, Никомед авызындагы насваен җиргә төкерде.
— Җигүлегә карулыбыз9, кенәз, — диде Чәлүбәй, яугирларча төгәллек белән, — егетләрем әмер генә көтә.
— Кузгалдык!
Симеон воеводага алар һич көтмәгәндә тап булдылар. Башта гади аучылар дип белеп, комачауламаска да уйлаганнар иде. Хәрби киемнәре булышты.
— Углан, урыс орышчылары ич болар, күр, барысы да очлы башлыктан, — диде тән яугиры.
— Камалышка алырга!
Чәлүбәй үзе атын чатыр тарафына борды.
Анда учак көйри иде, өстендә имән колгага кигертелгән болан түшкәсе. Берничә кеше озын таяклар белән ут тамагындагы куз өемен пышкый. Шунда ук табын хәстәрлиләр. Тыз да быз. Нәрберсе үз шөгыле белән мәшгуль. Шуна күрә чатыр янында әле генә өннәреннән чыгып баскан сак йомраннардай үрә каткан яугирларны абайламый тордылар. Абайлагач та исләре китмәде, шөгыльләрендә булдылар, үзләренеке дип уйладылар, күрәсен.
Шунда Чәлүбәйнен күкрәк төбеннән ургылган ярсулы калын тавышы янгырады.
— Җиргә аварга!
Бу көтелмәгән сәер әмерне урыс гаскәриләре шаяртуга санады, ахры, халәт-торышлары үзгәрмәде. Кайсыдыр көлеп тә җибәрде.
— Хе-хе-хе...
Чәлүбәй кылычын кынысыннан суырып чыгарды да, селтәнү белән берсенен башын да тәгәрәтте. Кисек баш белән бергә исәннәр дә җиргә ауды. Хак чынбарлык, ниһаять, чигәләрен тишеп узды: алар дошман кулында лабаса!
9 Җигүлегә карулы - хәрәкәткә әзер.
ИР-МАМАЙ
29
— Воеводагыз кем? — дип кычкырды Чәлүбәй.
— Мин ул воевода, Симеон Михайлович, — дип алгарак чыгып басты кенәз. Аны әле генә болан аулаган җиреннән тотып китергәннәр иде.
— Баш углан янына алып барыгыз, — дип дәвам итте ул тәкәббер кыяфәттә,
— мондый юлбасарлыкны мин түбәнчелеккә саныйм...
Чәлүбәй сүз көрәштереп вакыт уздырмады, фәкать кылычын гына уйнатты: Симеоннын гәүдәсе әрдәнә шикелле икегә ярылып төште, аһ итәргә дә өлгермәде.
— Углан, безне әсир ит, ни кушсан, шуны үтәргә әзербез, — дип ялварышты йөзләреннән кан качкан орышчылар.
— Юл яручылар без, әсир алучылар түгел, — дип Чәлүбәй атына типке бирде. — Гамәлегезгә керешегез.
Сонгы җөмлә үзенекеләргә аталган иде. Алар исә үз вазифаларын яхшы белә. Тавышсыз-тынсыз гына урысларны чапкалап бетерделәр дә, угланга иярделәр.
Асылмадагы яшь болан кара күмергә әйләнгәнче янды-көйде дә, үләр- үлмәс пыскыган учакка төшеп таралды.
Чәлүбәйнен тупланы ар урманнарын артта калдырып, ачык яланга килеп чыкты. Монда якты, кин вә иркен иде. Аяусызланып үзен-үзе көйдерә- көйдерә төс-рәвешен югалткан зәһәрле кояш рәхимсез утын чәчепме-чәчә. Ләкин җайдакларнын кояшта эше юк. Чәлүбәй кыр уртасында ялгыз ләкләк сыман тырпаеп каткан ике катлы йортны шәйләп алды да шунда элдертте.
Яшь воевода Иоанн кенәз тояк тавышларын ишетмәде. Ул әле ятакта. Кайнар тәнле, йомшак куллы, дымлы иренле мәгъшукасы түше астына кереп чумган гына иде. Чибәркәйнен дәрте эссе кояштан да кайнаррак. Ләззәтле мәхәббәт уены кабынып китте.
Ярсулы наз арасыннан: «Милый, сөйгәнен бүләк көтә...» — дип мыгырданды чибәркәй.
— Ни теләсән, шул булыр...
— Милый, мина...
Чәлүбәй бернинди каршылыксыз йортнын болдырына үтеп керде. Чалкан төшеп йоклаган ике исеректән башка бер җан иясе дә күренмәде. Аларын да шундук теге дөньяга озаттылар.
— Өйдә кем бар, барысын да минем каршыма китереп бастырыгыз,
— диде углан.
Ишек тупса-янаклары белән идәнгә очты.
Пешекче хатын кавалерынын күкрәк алмаларына береккән кулларын читкә алып бәрде дә, ярым шәрә килеш воевода катына килеп керде.
— Кенәз, татарлар!
Иоанн мәгъшукасы өстеннән очып кына төште. Куркуыннан җаны тамагына тыгылды. Сагы да юк ичмасам. Кичә ниндидер бәйрәмгә сорап киткәннәр иде.
Воевода тәрәзәне терсәге белән төртеп ватты да, икенче каттан җиргә сикерде.
— Милый, а как же я?
Мәгъшукасынын юрган эченнән башын чыгарып әйткән бу өзгәләнүен кенәз инде ишетмәде.
— Углан, кара әле, кара, бер шәрә кеше... елгага таба чаба...
— Ук җибәр!
Иоанн бил тинентен суга кереп өлгергән иде инде. Шунда эссе көннәрдә кузгала торган урын өермә кубып алды да, укны үз эченә суырды. Тик кенәз барыбер сыгылып төште. Анын йөрәге тоткан иде.
Өйлә тирәсендә төп көчләр килеп җитте. Гарәпшаһ тукталып та тормады, туры елга тамагына юнәлде — юл ачык иде.
Чәлүбәй үз бурычын үтәде. Күнел ачып та алдылар. Үзе кенәзнен мәгъшукасы белән юанды, егетләре чиратлашып, пешекче марҗа кочагына керде.
Пьяна тау башыннан караганда чуалган дилбегәне хәтерләтә иде. Бормалы-
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
30
бормалы: бара-бара боҗраланып, түгәрәк рәвешенә керә дә кушылам дигәндә генә, кырт эзен үзгәртә. Әллә ни кин түгел, әмма чонгыллы, кире акмалары күп. Күбекләре күнелгә шом сала.
Пьяна өлкән апасы — Сура елгасын су белән туендыра. Ә Сура Иделгә коя. Җирле халык күпләп-күпләп каек-көймә тота, алардан хәрбиләр дә файдалана.
Гарәпшаһта булган мәгълүматларга караганда, урысларнын төп көче Пьяна — Сура тамагы төбәгендә урнашкан булырга тиеш иде. Ләкин манлайбаш яугирлар анда эре гаскәр төркеменә тап булмады.
— Тавык күзе булгандыр сезгә, — дип ризасызлыгын белдерде Гарәпшаһ.
— Углан, беләсен, без күз үткенлегендә карчыга белән дә ярыша алабыз.
— Алайса, урыслар кая югалган сон?
— Алар югалмаган, углан, тынлап бетер, — диде яугир көлемсерәп,
— бәгъзеләре якын-тирә авылларда кызлар коча, әче бал эчеп хозурлана, бәгъзеләре күләгәдә сафа кора, бәгъзеләре су коена, балык тота, бәгъзеләре
— ауда...
— Ә кораллары?
— Кораллары? Кораллары да шунда. Таудай өеп куйганнар. Бу кызуда көбә киеп, сөнге-калкан тотып йөрмәссен бит инде, һы-һы-һы...
— Ярый, алайса, үзләренә үпкәләсеннәр. Мәгальурра вә билбанзай!
Кырын яу сукыр чебен күчедәй Мәскәүнен болай да таркау, пыҗламас гафил гаскәре өстенә ябырылды. Берәү дә һөҗүм көтми иде. Татарлар аларга күк капусынын җимерелеп төшүе шикелле тәэсир итте. Башта үз күзләренә үзләре ышанмый тордылар. Аннан айнып китеп, абына-сөртенә елга тарафына ташландылар. Бу исән калунын бердәнбер мөмкинлеге иде. Ләкин шәпле атлар белән тинләшеп буламы сон?
Көн кичкә авышып, офык челтәренә ал төс кунганда Пьяна да урыс каныннан алсуланган иде.
Ошбу фаҗига урыс халык иҗатында да эзсез калмады. «За Пьяною люди пьяны» әйтеме шул җирлектә туа.
Гарәпшаһ углан өчен Пьяна юлнын яртысы гына иде. Ул явын Түбән Новгородка, кенәз Дмитрий Суздальскийнын башкаласына таба юнәлтте. Анда өч кенә көн булды. Кенәз үзе качып киткән иде. Шуна күрә берәү дә сөнге күтәрергә җөрьәт итмәде. Ин беренче эш итеп, Изге Спас чиркәвен ут төртеп яндырдылар. Чөнки Сарайәкә илченен гәүдәсен, кул-аякларыннан, башыннан аерып, түмәр хәлендә шушы чиркәү бакчасына китереп ташлаганнар иде. Аннан каланы ничек кирәк, шулай таладылар.
— Үченне кайтардык, Сарайәкә илче, тыныч йокла, — диде Гарәпшаһ киткәндә, — тизрәк Мамай бәкне сөендерим.
Углан берочтан Рәзәнгә дә сугылып, юл ялына шактый ганимәт туплады.
ИР-МАМАЙ
2. «К. У.» №6 31
***
Альгирдасның үлеме Мамай мырзага кайчандыр үзенен үлеп терелүенә караганда да ныграк борчу салды. Ул хәвефле хәлләргә инде корым сарган. Ә бу әле яна гына булган бәхетсезлек. Әйе, бәхетсезлек. Җиһангир башын яуда салырга тиеш. Башка үлем анын өчен түбәнчелек. Дусты исә күзен йомшак түшәктә йомган. Әле теттереп сөнге атар чагы иде бит. Кырыгы да тулмаган.
Олуг кенәз Мансурны якын итә иде. Хәзер хәлләр кайсы якка үзгәрер — берәү дә әйтә алмый. Мондый вакытта көрәш аяусыз була. Династиягә мөнәсәбәтле караганда, тәхет мәрхүмнен бертуган абыйсы кенәз Кестутиска тиеш.
Кестутис коеп куйган воевода. Бу яктан ул Альгирдасны да уздыра иде. Тевтон орденын күп тапкырлар тезләндергән воевода. Тәвәккәлнең тәвәккәле: түбәннән керер, табаныннан чыгар.
1372 елда Переяславльгә һөҗүме үзе генә ни тора!
Яз иде. Кар эреп беткән чак. Елгалар ярларына сыймастай мөлдерәмә тулышкан. Юллар өзек. Кешеләр дә үшән, кышкы йокымсыраудан арынып кына киләләр. Кыскасы, яу мазасымы сон?
Кестутиска гына болар сәбәп түгел, су ташкыны да, юлсызлык та... Ул зилзиләдәй капылт, җилдәй җитез, төлкедәй хәйләкәр. Кирәк икән, күз буып, сынын да югалтыр. Югыйсә ничек Рәсәйнен үзәгенә кадәр килеп җитәр иде?
Билгеле инде, җинү анын ягында. Бәхәссез, Кестутис тәхеткә лаек. Олуг кенәзнен уллары Андрей һәм Дмитрий да. Воеводанын үз улы кенәз Витаутас та кануни дәгъваче.
Мамай уттай кызулык белән, гадәттән тыш вәкаләтләр биреп, Вильнога илчеләр чыгарып җибәрде. Аларнын бурычы — Урданын сәүдә үзәкләре эшчәнлеген һәм дә Мансур мырзанын биләмәләре иминлеген тәэмин итү иде. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта, дәүләти кисәтү каралган иде. Бу исә яу чабу дигән сүз. Мәскәү-Вильно мөнәсәбәтләренен кискен төс ала баруын исәпкә алганда, Литванын хәле күпкә мөшкелрәк, ул берьюлы ике кулга түзә алмаячак.
Болары сонгы сүз. Тәхеткә Альгирдаснын үз ыруы утырган очракта сонгы сүзне әйтүнен хаҗәте бетәчәк, сәясәт үзгәрешсез калачак.
Ләкин Литвадагы хәлләр көтелмәгән юнәлеш алды. Кенәз Ягелло тамырларында аккан шляхта-поляк каны литувяйларныкына караганда дуамалрак булып чыкты: олуг кенәзнен матәм чаралары төлгәләнүне дә көтмичә, ул төнлә белән Кестутиснын өенә бәреп керде.
— Кенәз, сина ирек бирәм, күз алдымда җыенып, кайда телисен, шул илгә чыгып китә аласын, - дип ультиматум куйды.
— Тәхет иясе буларак, ультиматумны мин куям, күземнән югал, ачуымны чыгарма.
— Тәрәзәгә күзенне төшер, кенәз!
Ишек алды Ягелло кешеләре белән тулы иде. Кулларында факел. Җилфер-җилфер, әйтерсен лә бөтен дөньяны ут чорнап алган.
— Бу башбаштаклыкнын ни белән бетәсен чамалыйсынмы сон, тинтәк!
— Чамалыйм, — диде Ягелло һәм хәнҗәрен воеводанын күкрәгенә батырды. Бу юлы Кестутиснын гаярьлеге ана ярдәм итмәде.
Чират Витаутаска җитте. Әмма егерме җиде яшьлек яна династия вәкиле элекке ахири дустын утарда очрата алмады. Улы атасынын язмышын кабатларга теләмәде, фетнә турында хәбәр алуга, Пруссиягә юл тотты, анда яклау тапты.
Тәхетне яулап алуга, Ягелло Мансур угланны чакыртты.
— Әллә мина да кылыч күтәрмәк буласынмы? — дип турыдан бәреп сорады Мансур.
— Варвара өчен мин сине буып ташлар идем, — диде Ягелло, тел яшереп тормады, — тик һич тә Мамай бәкнен дошманы буласым килми. Бу шәхсән үзенә генә түгел, бөтен Литвага кабер казу дигән сүз булыр иде. Киресенчә, мин дуслыкны
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
32
ныгыту ягында.
Мансур сөзеп кенә әнгәмәдәшенә багып алды. Шул ук ташкабактай шоп- шома озынча йөз, элмәкле зур борын, тешләренә сыланган юка ирен...
Үзгәреш күзләрендә — алар ничектер аларган, терәкләрен югалткан, урыннарында түгел. Бәлки, шулай тоеладыр гына, хафалы чагы ич.
Янында сак адъютанты. Көбәсе, калканы, кылычы да шунда гына. Үзен чын рыцарь итеп танытасы килүе инде бу.
— Сина таяныч кирәк бугай? — диде Мансур.
— Кирәк!
Литвадагы тәхет чуалышы Алтын Урдага зыян салмады, элекке статус-кво сакланып калды. Мәскәү исә, киресенчә, басымын бермә-бер арттырды. Альгирдаснын уллары Андрей белән Дмитрий да Мәскәүгә сыенды. Бу хәл дәгъваларга кануни көч өстәде. Ә дәгъвалар бар иде. Беренче чиратта, элек Литва басып алган Стародуб белән Трубчевски калаларын янәдән Рәсәйгә кушарга кирәк иде.
Трубчевскида хакимлек иткән кенәз Дмитрий Ольгердович урыс гаскәрен Ратуша каршында кулына чәчәкләр тотып, җәмәгате һәм балалары белән үзе каршы алды. Рәхмәт йөзеннән, олуг кенәз ана салым җыю хокукын да кертеп, Переяславль шәһәрен бүләк итте.
Ягелло бу югалтуны киреләнмичә генә йотты. Югалтуларны ишәйтмәс өчен хезмәттәшлектән дә йөз чөермәде. (Мәсәлән, 1410 елнын 15 июлендә Грюнвальд авылы янында поляк-литва-урыс төркемнәреннән оешкан армиясе белән бөтен Аурупаны кымтырыклап торган Тевтон ордены гаскәрләрен башка-баш тар-мар итте. Тевтон алманнары әлеге җинелүдән сон урыс биләмәләренә башка борын төртмәде. Бу искиткеч зур ярдәм иде.)
Литвадан, ниһаять, матур хәбәр килде. Мансур, литвувяйлар өчен кайгырып ятма, монда барысы да көйләнде, дип язган иде. Ягеллонын шәхси ярлыгы исә моны ал тасма белән бәйләп, ныгытып ук куйды.
Мамайнын бер борчуы кимеде.
— Ханәкә, мин атна-ун көн югалып торсам, гаеп итмәссен бит? — диде ул хәләленә, — нишләптер буыннар тубырланып каткан.
Толымбикә җавап бирергә ашыкмады, башта алдындагы ширбәтен авыз итеп куйды. Шуннан сон гына сукранулы аһән белән:
— Италияннар һаман үзара тыныша алмый, салымнары да кимеде, бербер чарасын күрергә кирәк ич инде, — диде.
— Хакимият синен кулында, ханәкә, — диде Мамай, — син ханнын хокукый васибикәсе.
— Бу бәкләрбәге вазифасы.
— Бәйләнергә сәбәп эзлисен инде, мысык, ә? — дип Мамай хатынына елышты, — италияннар качмас, алар Кара дингезгә чат ябышкан. Иренә менә түл җыю комачауламас.
— Кеше үз кадерене белми, кадәрдән кадерене белмәс; былбылдан үзгә кошлар гөлстан кадерене белмәс...
— Шулай булгач сон?
— Ярар, ярар, ханны да үзен белән ал, кул астында әвәләнә торсын, вазифасына керер вакыты да җитә, унбишенче яше белән бара бит инде.
— Баш өсте, ханым-солтаным!
Толымбикә янә дә рөхсәт-фатихасын тулырак шәрехләмәк итеп авызын ачкан иде дә, ире алданрак өлгерде.
— Ни-нәмә әйтәсеңне беләм, ханәкә, — диде, — әйе, мин далага юл тотам, бөтен кырык мәшәкатьләремне кырык якка ташлап, коланнар белән көч сынашырга исәп.
— Шул коланнар арасында бер...
— Аңладым, ханәкә, чапкан атка гына җил яңрык...
ИР-МАМАЙ
2.* 33
Мамай Мөхәммәд ханны үзара шаяртып, «пигамбәр» дип йөртә иде. Хәзерендә теле әйләнмәде. Сабагыннан тартып үстергән көнбагыштай сузылган икән ич егетебез. Әле кайчан гына маэмайлар тирәсендә әш-мәшә килеп юана иде. Инде кыз ярәшер вакыт җиткән ләбаса. Ханның башлы- күзле булуы зарур.
— Хан, бугалак тотуга ничек карыйсың? — дип сорады бәк.
Мөхәммәднең сөякчел какча йөзе җилпенеп алды, муен астындагы төере астан-өскә күтәрелеп менде.
— Рөхсәтме соң?
— Васияң тәкъдиме бу.
— Миңа тулы ирек биреләме?
— Гадәттән тыш хәлләр генә килеп чыкмаса, тыючы булмас.
— Ми-и-и-нем теләсә-нинди шартларда да үз кө-ө-өчемне сынап каррыйсым ки-и-и-лә, — диде Мөхәммәд, утырып бетмәгән яшелле-зәңгәрле тавышына төртелә-төртелә.
— Хан дәүләт дигән сүз ул, ә дәүләт саклауга мохтаҗ, — дип, Мамай кулларын үсмернең җилкәсенә салды, — кайгырма, һәр гамәлнең үз җае бар. Хәерле сәгатьтә.
Колан көтүе тыныч кына уртлап йөри. Аларны әле бимазаларга ярамый, ташлап китүләре ихтимал. Иң мөһиме, өербаш айгырга карата үтә саклык таләп ителә. Аның холкы көйсез кияүнекеннән дә яманрак, керәле дә чыгалы.
Зур көтүне әле дә булса кайчандыр Мамайны дала стихиясендә йомычка урынына дулаткан мәшһүр Алаяк нәселе елгырлары тота. Монысы яшь әле. Шуңа күрә дуамал, койрыгы һаман сыртта. Кушаматы да үзенә туры килә: Сәмум! Йөгәнсез утлы җил. Дала мәхшәре.
— Сәмум ничек анда? — дип сорады Мамай.
— Кияү егете, — дип көлда Актачы-би, — башын югалткан көннәре, әнә, назланышалар...
— Аралары суынганчы ханны атка атландырыгыз!
Мөхәммәднең юка гәүдәсе ияр белән беркешеп бетте диярлек, хәтта башы да ялга сыланды.
— Хәерле ау, хан!
Кушчы адәм кыл әләмне баш очына күтәрүгә, ат куучы җайдаклар төрле тавышлар чыгарып көтүне кузгаттылар, өер эчендә ыгы-зыгы башланды: кыргый атлар үзләренә тыкшынуны өнәми.
Мөхәммәднең тустаган күзле туры алашасы томырылып өер арасына килеп керде. Бик күп коланнарның билен бөккән аргамак ул. Шунда ук, тезген тартуны да көтмичә, сөлектәй шома бер бурлы тайның эзенә килеп тә басты. Тегесе үзен эзәрлекләүне сизде булса кирәк, читкә тайпылып, эзен бутамак итенде. Ләкин Тустаган күз аның ниятен алданрак абайлаган иде, юлына аркылы ятты.
— Ьоп!
Мөхәммәд форсатны ычкындырмады, бугалагын селтәп, колан тарафына очырды...
— Һоп!
Мөхәммәдиен ымлыгы Сәмум өербашнын кешнәве арасында йотылып калды.
— Ио-ха-ха-ха!..
Көтү чабыш унаена һөҗүмгә кузгалган гаскәр сыман яу рәвешенә керде. Ин алда — Сәмум, аннан койрык тинелте генә ара калдырып, бер йомгакка төренгән өер тәгәри. Тустаган күз шулар арасында. Бугалак тайнын муенына яттымы-юкмы, Мөхәммәд әле белми, чөнки тизлек бер үк.
— Өер ханны үз эченә алды бит, нишлибез? — диде Мамай.
— Көтү тынычланмыйча, ай-һай, аерып алып булырмы икән, — диде Актачы-би, — хәер...
Ул тотлыгып калды. Сәмум көтмәгәндә көтүен чатырлар ягына борып куймасынмы, хәлбуки, алар да ур белән әйләндереп алынган иде. Тик котырык айгыр
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
34
өчен ур ни, киртә ни, ышан син ана, басып та керер. Бу инде гомуми фаҗига!
Бәхетенә күрә, өер читтәнрәк үтте. Агым ярына сыеша алмаган коланнар гына урга эләкте.
Мөхәммәд тайнын бугалакта икәнен әле генә анлап алды. Тарттырып кысарга җай гына чыкмый. Өерне дә ерам димә, тыгызланып тулган. Хәл мөшкел. Әмма ул үзенә дә, даирәсенә дә буш куык түгеллеген исбатларга тиеш. Абруй шулай бөртекләп җыела.
Тай да, Тустаган күз дә ур өстенә бер ыргымда очтылар. Җиргә төшкәндә генә тай сөртенеп китте. Шулай да егылмады, әмма тизлеге шактый кимеде. Һәм Мөхәммәд бугалакны бар көченә үзенә суырды...
Унлаган тояк кубарган тузан өермәсе таралганда да баш бирмәс тай тыпырчынып өзгәләнә иде әле. Мөхәммәд аны янына Мамай бәк килеп туктагач кына ычкындырды. Колан коймакларын коя-коя өерне куып китте.
— Сөбхәнәлла, хан, мин булдырмастайны булдырдын, котлыйм, — диде бәкләрбәге.
Калганнар да хуплауларын белдереп гөрләшеп алдылар.
Үз хөрмәтенә җыелган мәҗлестә Мөхәммәд тәүге тапкыр сары балдан авыз итте.
— Төнгә чатырына җария кертегез, — дип күрсәтмә бирде Мамай, — ошбу һөнәргә дә өйрәнә торсын.
Ханнын балык куыгыдай былт итеп су өстенә калкып чыгуы бәкләрбәген уйга салды. Чөнки Мөхәммәднен балигълык яшенә җитүе идарә өлкәсендә үзгәрешләр кертүне дә таләп итәчәк.
— Бәндәнен бәхете алга киткәндә, кулына туфрак алса, алтын була, ханнын җире җирендә, җилкәне суда торырга охшый, — дип уен бүлде ниндидер эчке тавыш.
— Әллә мангаена язылганмы?
— Мангаена язылмаган, борынына язылган.
— Ничек?
— Ханнын борынында мине бар. Борыны минлеләргә Ходай уныш тәгаенли.
Мамай капылт кына башын күтәрде. Ул эчке тавыш белән түгел, Юзекәй мосафир белән гәп кора икән ич.
— Тагын ни-нәмә чокып чыгарырга исәбен?
— Гарәпләр әйтмешли: «Ләйсә ли хөбби би Галиен бәл ли гадуин би Могавия», ягъни Галигә дуслыктан түгел, Могавиягә дошманлыктан. Мин бит синен этен, бәк. Бүреләрен уламый башлады, шуна хәсрәтләнеп килүем.
Мамай, иелеп кулына таш алды да, аны озак кына учында әйләндергәләп, кыя очында кайнашкан кара кошчыкка томырды. Кошчык өзелеп төште.
— Менә шулай, мосафир, барча дошманнарымны да шушы язмыш көтә.
— Тик нигәдер ташларын Идел-сунын сулъяк ярына барып җитми.
— Син, мосафир, монын авырткан җире чи җәрәхәткә әйләнсен өченгә угынны юри шунда кадыйсын инде, — диде Мамай таш бәрә-бәрә, — ләкин ялгышасын, Сарайнын мина хаҗәте калмады. Кирәк чакта ханнарым Абдуллаһ та, Мөхәммәд Бүләк тә, Толымбикә ханәкә дә Сарай мөһере белән акча сукты. Хәзерендә Алтын Таш10 11* ханнары безнен катнашсыз да бер-берсен чаян урынына чагыша. Тугыз бөртеге, әнә, башын югалтты. Арт барыр җирләре дә калмады. Ә син бүреләрен уламый башлады дисен. Авызынны үлчәп ач.
Юзекәй, һәрвакыттагыча, йонны кирегә сыпыруын дәвам итте:
— Йә, хуш, ә Мамайнын биләмәләре кибәргә элгән дөя тиреседәй көннән-көн бөрешә бара дип гайбәт сатучыларга ни әйтерсен?
Бәкләрбәгенен йөзендәге сенерләре тартышып куйды.
— Минем кул астында бөтен Идел буе, Кавказнын төньяк өлеше, Дәрбәнд
10 Алтын Таш - Сарайда хан бистәсе.
11 Дәкыйка - минут; төгәл.
ИР-МАМАЙ
35
тарлавыгы, Кырым-Солхат, Кара дингез төбәге. Мәсләгем Байду хан дәүләтен тулысынча торгызу.
Мамай анлы рәвештә Күк Урда атамасына тел тигермәде. Ник дисән, Күк Урда әлегерәк тәгаенләнә. Орду Ичен мәшһүр атасы нигез салган Жучи олысында энесе Байду кебек үк ин шөһрәтле ханзадәләрнен берсе була һәм алданрак җитешә. Алтын Урда оешкач та Байду хан агасына күп иркенлекләр биреп, дәүләте белән үзе теләгәнчә идарә итәргә мөмкинлекләр ача. Үзләре бакыйга күчкәч кенә арадан кара мәче уза, тора-бара бүленеш тирәнәеп, килешмәстәй каршылыкка әверелә. Орду токымы үз кануннары буенча яши.
Алтын Урданын әлеге ике кыйтгасы — Ак Урда белән Күк Урда — фәкать Үзбәк хан вакытында гына бер канат астына кереп ала. Ул чакта Үзбәк хан көч кулланып, Орду нәселен хакимияттән читләштереп, дилбегәне Кыят ыруы вәкиле, Мамайнын ерак туганы Исатай гургенга тоттыра.
Үзбәкнен вафатыннан сон шаһзадәләр баш күтәрә һәм барысы да элекке эзенә кайта. Ырыс Мөхәммәд чорында Күк Урда бербөтен дәүләти берәмлек булып укмаша, ныгый һәм көчәя.
Мамайга исә Күк Урданы үз кул астына алырга Исатай гургеннын канлы мирасы комачаулый. Анда кыятлыларны әле булса дошманга саныйлар. Бердәнбер юл Үзбәк үрнәгендә тәхеткә үз кешенне утырту. Ләкин хәзерге катлаулы вәзгыятьтә бу мөмкин түгел.
— Сыгнакка әмир Бырлас Шаһ Тимер нәфесен суза икән, — дип, Юзекәй төртмә сүзләрсез генә хәбәрен җиткерде.
— Кит аннан, шул чонтыкмы?
***
Нәкъ шушы дәкыйка11 мизгелдә Шаһ Тимер дә әнгәмә корып утыра иде. Гариплеге өстенә буйга да таман иде ул. Шуна күрә мәһабәтрәк күренү өчендер, мөгаен, тәхетен биек аякка утырттырды. Ана хәзер һәммәсе астан өскә карый. Әле дә әнгәмәдәшенен башы чөюле, гүя Алып батыр алдында басып тора. Хәлбуки үзе шактый фырт күренә. Яшь әле, чырае күкәйгә изгән күмәч кебек шоп-шома. Шушы шома йөзне камыт биятедәй бик килешле кара сакал-мыек уратып алган. Хәрби киемнән: көбә, чылбыр муенсалы, очына каурый беркетелгән тимер башлык, әледән-әле асыл ташлы бизәкләре ялык-йолык килеп ала. Ә аеллы каешка бил түбәнтен тагылган көмеш тоткалы кылычы ана дәхи дә бер күркәмлек өсти иде.
Шаһ Тимер калын кашларын җыерып, озак кына әнгәмәдәшенә карап торды. Күзе без — үтәли тишеп керә. Углан алай да чыдады, башын читкә бормады.
Ул ниндидер гөпелдәүгә айнып китте. Шуннан сон ук тәхет хуҗасынын ачулы тавышы янгырады.
— Күземнән югал, җаһил!
Яшь әнгәмәдәш әлеге ачуны үзенә кабул иткән иде дә, кара колнын сыгылып төшкән гәүдәсен һәм дә келәм өстенә сибелгән җиләк-җимеш вә касә ватыкларын күргәч, җинел сулап куйды. Күрәсен, әмир колынын ниндидер гамәлен ошатмаган иде.
Шаһ Тимер кальян мөштеген иреннәре арасына кертеп, аерым бер үҗәтлек белән тар күкрәгенә челем төтене тутырды да озак кына ләззәт кичереп торды. Аннан янә инде кырык тапкыр җавап алган таушаулы соравын кабатлады:
— Атан, Мангышлак хакиме Туйгуҗа әмирнен башын син үзен чабып өзденме?
Без күз янә хәнҗәрдәй кадалды.
— Юк, җәнабе гали, атаемны Ырыс Мөхәммәд хан үтертте.
— Сәбәбе?
— Баш бирмәгән өчен дип беләм.
— Ә син?
— Мин хәзерендә синен аягына килеп егылдым, мине дә атаем язмышы көтә иде.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
36
Кальяннын суы янә гөбердәп алды.
— Карга ни кадәр югарыга күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә куна, — диде Тимер мөштеге арасыннан гына, — синен дә чын йөзенне ачу авыр булмас. Гаһедне12 бозасын икән, бел, эчәгеннән агач ботагына асып куярмын, үлә алмыйча газап чигәрсен.
Шаһ Тимер ыруы Жучи токымына тоташкан бу яшь мырзага эченнән генә зур өметләр баглый иде. Алтын Урданы буйсындыру өчен ин элек Сарай тәхетенә үз кешенне утырту зарур. Аннан җайлана ул. Мырза исә бөтен таләпләргә дә туры килә. Ул аны шушы олы максаты хакына кабул итәргә булды.
Әмир мырзага беренче тапкыр зурлап, исеме белән мөрәҗәгать итте. Әллә уен, әллә чын — белмәссен.
— Мөхтәрәм Токтамыш13 углан, иртәгәдән гаскәр алырсын, әләме дә булыр, сине Сыгнакка идарәбаш итеп куям, — диде нәсариныкыларга охшаш салынкы мыек очлары белән генә елмаеп, — тик әлегә Сыгнак Күк Урда кулында, күрсәт егетлегенне. Шунда сүзләреннен хаклыгына ышанырмын.
Аргы атасы Чыңгыз хан,
Бирге атасы Туйгуҗа,
Аннан туган Токтамыш - Ул Токтамыш мин булам.
Шаһ Тимер турында далада «Балыкчы» дигән кушамат йөри, ягъни балык тотыйм дисән, әүвәл суны болгат. Токтамыш яшендә ул Монгол ханы Туглак Тимер канаты астына кереп сыенган иде инде. Хан аны уч төбе кадәрле генә бер өлкәсенә баш итеп билгеләде. Анын исә мөстәкыйль хаким буласы килә. Туглак ханнын вафаты бу максатны күпкә якынайтты. Монын өчен тәхеткә утырган Ильяс ханны бәреп төшерергә генә кирәк. Сәмәрканд әмире Хөсәен солтан да булышырга сүз бирде.
Ләкин... нияте барып чыкмады, җинелде. Качып китәргә туры килде.
Качып китте, әмма хыялына барыбер турылыклы калды. Уйламаганда- көтмәгәндә сәмәркандлылар баш күтәреп, монголларны куып җибәрде. Су тагын болганды. Тот балык, иренмә генә. Һәм Тимерләнк янә форсат кочагында. Элекке дусты Хөсәен солтаннан да арыну җае чыкты. Ул инде тулы хокуклы әмир, бөтен Мавераннахрнын хакиме.
Токтамышка сыендыручысынын үҗәтлеге ошый иде. Шаһ Тимер бик унайлы кеше. Җиһангир, әмма чынгызый түгел, зур тәхеткә дәгъва итә алмый. Аны тора-бара үз мәнфәгатьләрендә файдаланып булачак. Ә ул, иртәме-сонмы, Алтын Урданы үз кулына алачак. Аннан Һиндстан, Кытай, Аурупа...
Хыял татлы, әйтерен бармы. Әлегә ул Шаһ Тимернен табанын ялый. Алда — Сыгнак. Исәбе генә исәпкә туры килмәде, йолкынып кайтты. Ырыс Мөхәммәд кебек карт төлкене тезләндерү өчен коры теләк кенә аз шул.
Шаһ Тимер шаһзадәне мыскыллы елмаю белән каршы алды.
— Бабан Чынгызхан исән булса, сыртынны сындырып, чүл бүреләренә ташлар иде, — диде кызмый гына, — мин сина тагын бер мөмкинлек биреп карыйм, күрсәт кемлегенне.
Ул үзе бу яунын да унышсыз чыгасын алдан ук белеп, белеп кенәме, шуна йөз тотып тора иде. Монарчы күләгәдәге бер төмән белән сыгналыларнын ишле гаскәрен баш идерермен димә.
Әйдә, кикриге шинсен, Чынгызхан токымыннан мин дип һаваланмасын.
Әмирнен кара ниятен Токтамышнын үзенә караганда, дусты вә ун кулы Кин Җанбай төшенеп алды.
— Бер кылычка — ун кылыч, Чонтык сине тагын хурга калдырмакчы, - диде.
Токтамыш уйланып торды да әйтте:
12 Гаһед - килешү.
13 Тарихи чыганакларда: Токтамыш, Тохтамыш, Туктамыш.
ИР-МАМАЙ
37
— Минем башка юлым юк, - диде, - йә таҗ, йә таш.
— Алайса, күрәләтә яугирларны үлем эченә кертмәскә кирәктер... Токтамыш мизгел эчендә янып чыкты, күзеннән очкыннар чәчрәде.
— Ананнын җәсәден өйрәт, җәме!
— Менә-менә, мина шушындый гаюр14 Токтамыш ошый.
— Җинү теләсә-нинди корбаннарны да аклый, уен тәмам, чынлап торып чакма чыгарыр чак җитте.
— Мәгальурра!
Чираттагы орышка углан ныклап хәзерләнде. Чөнки кешене бер кичерергә була, ике... Өченчесендә инде ул ышанычны тәмам югалта. Шаһ Тимер аны үзе янында тотмаячак.
Монысында хәйлә юлына басты. Кала капкасы каршына гаскәренен чиреген генә тезде. Сыгнаклылар шуна алданды: бу чирүне мәнге мантымаслык итеп тар-мар итәргә була лабаса!
Хан гаскәре ачык яланга чыкты. Шунда Токтамышнын төп көчләре яшеренгән урыннан алга ыргылды.
— Мәгальурра!
Сыгнаклылар моны көтмәгән иде, югалып калдылар. Ыгы-зыгы башланды, бөтенлек чатнады. Бер ишләре хәтта яу кырын ташлап, кала ягына элдертте. Котыла алмадылар. Монда аларны Кин Җанбай яугирлары сөнге очына алды.
— Шул кирәк сезгә, табакбашлар... Их, анагызны...
Токтамыш ләззәтле сүгенү белән сүгенде дә, тезгенен бушатты. Тик китәргә өлгермәде, кулбаш углан аваз салды.
— Төмәнбаш, кара әле, хан чатырына эленгән ту-байракны җирьякка төшерделәр, — диде, — иелгән байрак тоткан коралсыз өч җайдак безнен якка чаптыра.
Байракны гадәттән тыш хәлләрдә генә ияләр. Димәк, ниндидер мөһим хәбәр бар.
— Кылычларны — кыннарына!
Чабышкылар да килеп җитте.
— Мөхтәрәм Төмәнбаш, — дип мөрәҗәгать итте акбүз ат өстендәге өлкән яшьтәге күсә сакаллы вәзир, — бездә матәм, орышны тәхеткә яна хан утырганчы кичектереп торырга туры килер, солтаннарнын солтаны, бәгырь ташыбыз, галиҗәнап хакимебез Ырыс Мөхәммәд, урыны оҗмах түрендә булыр, Аллаһы боерса, вафат...
Вәзирнен җилкәләре дерелдәп алды.
— Ничек вафат?
— Әле генә намазга оеган җиреннән күгәреп катты...
Адәм гөман кыла, язмыш көйли. Җинү кулында иде ич инде. Кем әйтмешли, әбе килсә, җәбе килми, җәбе килсә, әбе килми.
Кичектерү елдан артыкка сузылды.
Бу Шаһ Тимернен фарсы якларына күз аткан мәле иде. Хулагуидларга әле анын теше үтми үтүен. Шуна күрә үзен куркак эт кебегрәк тота: өрә дә койрыгын кысып, артка чигенә, өрә дә койрыгын кысып, артка чигенә. Әмма кашып карарга ярый, белмәссен, җае да чыгып куяр. Токтамышны чакырды да әйтте:
— Энҗүне15 кичмә, башын бетәр, ә елганын ун ягында безнен тәртипләрне урнаштырырга тырыш, Тимериләргә күнегә торсыннар, — диде.
Ул шушы ук бурычны, ана әйтми генә, икенче бер угланга да тапшырган булып чыкты. Чак-чак йөзгә-йөз бәрелешмәделәр.
Кояш офык читенә кунаклаган челтәр болытларны ал төскә манып, бишегенә төшеп бара иде инде. Күккә эленгән үтә күренмәле эссе һаваны ерып, җил дулкыны талпынгандай итте. Сулыш алулары җинеләйгәндәй булды. 14 Гаюр - кызу табигатьле. 15 Энҗү - Аму-Дарья.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
38
— Иравылны күзәтүгә җибәрегез, ялга туктыйбыз, — диде Токтамыш.
Төркем күздән дә югалмыйча әйләнеп тә кайтты.
— Елга буйлап безнен тарафка монголлар килә, — дип хәбәр салды яугир.
Әле ярый тугарылып өлгермәгәннәр иде.
— Ат өстенә!
Кылычлар кыныдан алынды, җәяләрнен җебе киерелде, калканнар күкрәккә ятты.
— Шаһ Тимер байрагы!
Баксалар, дөрестән дә алдамән кулында Шаһ Тимер байрагы җилферди иде.
— Җанбай, белешеп кайт, — диде Токтамыш, — сак булыгыз, байракнын ялган булуы да ихтимал.
Мәсьәлә бик тиз ачыкланды. Ярты сәгать дигәндә, күрше углан Токтамышнын чатырында иде инде.
Кара тут йөзле, тыгыз һәм таза тәнле мөлаем егет. Токтамыш яна танышынын хатын-кызларга, хас нәзакәтлеген ошатып җиткермәде. Авызына бармак тыксан да тешләмәс бу, бик юаш күренә, дип уйлап куйды.
Ләкин угланнын авызыннан чыккан тәүге җөмләсе үк әлеге тәэсирне какшатты.
— Идегәй яугир буламын, үскәндә Кобогыл идем, пәридән булган анам. Итектә сакланган табылдыкмын, шуна күрә мин кызгану, оят, ярату-яратмау кебек тойгылардан азат, бердәнбер табынган нәрсәм — көч!
Токтамышны угланнын сүзләре түгел (әхлак анын өчен чит-ят иде), авазы сискәндерде, әйтерсен лә, калканга калкан орынды.
— Син кем, ничек пәйда булдын монда?
— Якын-тирәдәге башкисәрләр Шаһ Тимергә килеп сыена. Чөнки үзе башкисәр, — диде Идегәй, — син дә, мин дә шул өердән. Әлегә без ана кирәк, хаҗәтебез беткәч, җә, артыбызга тибәчәк, җә, буып ташлаячак. Ләкин мин ана андый мөмкинлекне бирмәячәкмен.
— Тартар теленнән табар ди, артык кыюланасын түгелме?
— Мин анын күзенә бәреп әйттем, бүген әле без дус, дидем, туасы көн өчен вәгъдә бирә алмыйм, дидем.
— Ә ул?
— Ахмак дустан акыллы дошман артыграк, — диде.
Хәйләкәр икән егетебез, кармагына каптырмакчы, дип күнеленә беркетеп куйды Токтамыш, без дә кибәккә алдана торганнардан саналмыйбыз.
Бу күзгә күренмәс эчке карулашу аларга әшнәлек корырга комачауламады. Яшьләр ич әле, күнелләре дошманлыктан битәр ашкыну, кызыксыну, мин- минлек белән тулы.
— Мин бер кизәнүдә кемсәнен гәүдәсен буйдан-буйга ярам, — дип башта Идегәй мактанасы итте.
— Ат өстендә миннән өстен чыккан яугир юк, — дип шапырынды Токтамыш үз чиратында, — хәнҗәр атып, Алып батырнын үзен дә мәтәлдерә алам.
— Әйдә, әүвәл минем осталыгымны күр, — берәр колынны бирерсен, шәт!
Токтамыш башын чайкады.
— Үтерү башка, орыш башка.
— Алайса, синен егетлегенне дә тамаша кылып булмый инде, бик күрәсе килгән иде.
Ахыр чиктә угланнар мәргәнлектә көч сынаштылар. Әйтерен бармы, куллары каты, күзләре очлы, бар уклар да мәрәдә16* кадалып калды.
— Син җарияләр тотасынмы? — дип белеште Токтамыш, — өлеш чыгара алам, гыйффәт иясе кәнизәгем дә бар.
— Җарияләр тотарга мин әле никахсыз, — диде Идегәй, — шулай да мине ике чибәркәй озатып йөри. 16 Мәрә - мишень.
ИР-МАМАЙ
39
Анын йөзенә серле елмаю кунды. Аннан әйтте:
— Бәйрәм ашы кара каршы, углан, минем чатырыма да рәхим ит, — диде,— берочтан чибәркәйләремне дә багарсын.
— Бик рәхәтләнеп, — диде Токтамыш, — ул чибәркәйләргә үзләрен күргәнче үк гашыйк булдым инде.
Идегәйнен чатыры Энҗү-суга каратып корылган иде. Урыны матур. Нәкъ шушы турыда елга тау сукмагыдай элмәкле төен ясый да, үр якка борыла. Янә борылыш, янә төен, гүя чуалган дилбегә.
Дәстәрханны биниһая зур келәм өстенә җәйгәннәр иде. Әшнәләр ачык һавада, чигүле күн мендәрләргә кырын яткан килеш кенә тәгамләп утырдылар. Алларында иртән генә суйган симез куй ите өелгән. Чатагы белән Кырым шәрабы. Аны икесе дә үз итә икән. Хәмер телләренә йөгерде. Әле бер-берсен узыша-узыша кемнен күпме эчә алуы турында бәхәсләштеләр, әле аргамаклары белән мактаныштылар.
— Минем Тимгел чуарым Борак17 толпар нәселеннән, — диде чама җебеннән ычкынган хуҗа, — канатлары да...
Токтамыш аны тынламый иде инде, урыныннан сикереп торды да:
— Минем теге чибәркәйләрне күрәсем килә, — диде.
— Фәрһад белән Ширинны әзерләгез!
Идегәй яугирларга хас җитезлек белән үзен тәртипкә китерде. Токтамыш та төзәнгән-ясанган.
Аларны сөттәй ап-ак озынча чатыр янында көтеп торалар иде инде. Кушчы аякларына укалы башмаклар кигезде.
— Мәрхәбә, хуш киләсез, — диде тоткавыл углан.
Токтамышнын күз каралары чыбылдык эзләп унга-сулга бөтерелде. Ә анда, түрдә, бәлҗир эчендә мыр-мыр мырылдап ике арыслан таптана иде.
— Вәлә куәтә...
— Минем чибәркәйләр шушы инде, җә, ничек?
— Сыгылма билле, мимылдык гәүдәле сылукайларын бер якта торсын...
Токтамыш бу сүзләрне мыскыл каһ-каһәсе кушып әйтсә дә, аларда дөреслек күбрәк иде.
Тәнре арысланнарны чын мәгънәсендә матурлык алиһәсе итеп яраткан икән. Мондый нәфис вә ыспай буй-сынны бары чабышкылар белән генә чагыштырырга мөмкин. Бусында да арыслан арыслан булып калыр. Өстәвенә, шушы нәзакәтле буй-сын энҗе-мәрҗәннәргә, алтын-көмешләргә биргесез затлы киемгә төренгән. Күр, ничек чин ефәге бизәкләредәй ялык- йолык киләләр. Ул аяк басулары! Шып та итми, әйтерсен лә, судагы балык. Үзләре кылтык, горур, тәкәббер.
— Хәзер, хәзер, сыйланырсыз, — дип сөйләнә-сөйләнә Идегәй читлекнен тәләкәсен келәсеннән арындырды.
Сөнгеләр алга суылды. Шунда ук кара кол көрдән-көр җәйранны читлек эченә кертеп җибәрде.
Җәйран сикермәк булып, гәүдәсен аякларына бөгеп салган иде дә, бу кысанлыкта котылу ихтималынын юклыгын анлап алды булса кирәк, куркынган күзләрен аргы яктагы адәмнәргә төбәде, гүя тартып алыгыз мине бу бәладән, дип әйтергә тели иде. Адәмнәрнен үз мәшәкате.
— Фәрһад, ник катып калдын, хәләленне кунак ит, кара, каршында нинди симез җәйран басып тора, — дип, Идегәй кулындагы озын таягы белән арысланны кыймшатмак итте.
Фәрһад иренеп кенә җәйран янына килеп басты. Ширин аны хуплагандай җинелчә генә ырылдап куйды.
— Хәзер тамаша башлана.
Идегәй кулларын угалады. 17 Борак - Мөхәммәд пәйгамбәрнең Миграҗ юргасы.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
40
Арыслан башы белән генә җәйранны аяк астындагы комга этеп екты. Җәйран бик торып басмакчы, чәбәләнеп тә карый, теге ирек бирми. Инде әнә комда әрле-бирле тәгәрәтеп уйната ук башлады. Әле унга авыштыра, әле сулга. Үзе мыр да мыр.
Фәрһад тычкан белән мәтәләнгән мәче шикелле шаярды-шаярды да, читкә барып ятты. Аннан сон Ширин күнел ачты. Җәйран ни үле, ни тере, язмышын кабул итте булса кирәк, каршылык та күрсәтми, бәгырь.
Калганы күз ачып йомганчы хәл ителде. Фәрһад ыргытылган таштай корбанына ташланды да тешләрен муенына батырды...
Түшкәне ул Ширин алдына өстерәп китерде.
— Бу тамаша йөрәкне ярсыта, рәхмәт, — диде Токтамыш, — искиткеч мавыктыргыч, җарияләрен бер якта торсын.
— Чынгызханнын мәшһүр җиһангиры Сүбәдәй баһадурдан килгән шөгыль, — диде Идегәй, — йөзләгән олау йөрткән анын җанварларын. Бума еланнарына кадәр булган. Яу алдыннан аеруча усалларын үз кулыннан ашаткан. Кансызлык, аяусызлык, үҗәтлекләрен үзенә сендергән. Бу ана җинү арты җинү китергән.
— Миндә кансызлык ерткычларсыз да түбәдән ашкан, — диде Токтамыш.
Ошбу сүзләрне ул тулысынча раслады.
Шушы ике-өч көн эчендә Идегәй белән Токтамыш бергә борын җилеге киптереп үскән күрше малайлар кебек бик тә якынлаштылар. Дуслыкны сөт белән юган кылычларын чәкештереп беркеттеләр.
— Мин сина Сыгнак18 тәхетен яуларга булышырмын, — дип сүз бирде Идегәй.
— Мин сина бәкләрбәге вазифасын тәгаенләргә вәгъдә бирәм.
***
Мәликтимер хан атасы Ырыс Мөхәммәд чорында шактый кипшенгән гаскәрен янабаштан карап-тикшереп чыкты. Баксан, яугирларнын яртысын өлкән буын тәшкил итә икән ләбаса. Аларны күбрәк гаилә, бала-чага хәлләре кызыксындыра булыр. Яшьләрне табу, оештыру да күп көч сорый.
Токтамыш, һич белмәстән, ифрат та унайлы шушы болгавыр чорда һөҗүм итте. Үзе ун кулда, Идегәй — сулда. Каланы боҗрага алдылар, керү-чыгу юллары киселде.
Шунда ук Мәликтимергә чапкын Токтамыштан кискен таләп язуы китерде: «Хан, үчемне кайтарыр чак җитте. Килеп мина баш орсан, бәлкем, исән дә калдырырмын. Югыйсә сине эт үлеме көтә. Вакытын иртәгә кояш чыкканда төгәлләнә».
Мәликтимернен иреннәре бүлтәеп, бият рәвешенә керде. Шул халәттә уйга калды. Шактый озак уйланды. Атлар да таптаныша, пошкырына башлады хәтта. Даирә генә түзем, тораташтай катты. Шулай булмыйча, аларнын да язмышы хәл ителә ләбаса.
Ниһаять, хан җәт кенә атыннан сикереп төшеп, гаскәре алдында а-ай итте дә, ярлык белән артын сөртте.
— Ярлыкны иясенә кайтарыгыз, минем җавабым шул булыр.
— Дөрес, — дип хуплады ханнын гамәлен Балтачи карачы.
Беренче булып Сыгнакнын яшь яугирлары һөҗүмгә ыргылды. Аларнын шау-шулы тәртипсез ыргымы токтамышныкыларны куркуга салды, чигенә башладылар. Идегәй сүзендә тормаса, өченче тапкырында да хурга калалар иде мәгәр.
Идегәй сыгнаклыларнын арка ягына төште. Көтмәгәннәр иде, чөнки арттан сугу яу кагыйдәләрендә түбәнлек санала. Намус саклап тора торган чакмы сон? Җинү барсын да юа.
Тиздән каршына Мәликтимерне китереп бастырдылар.
— Әссәламүгәләйкүм, хан, әһлән вә сәһлән!19
Бу мыскыллы сәламләү Мәликтимернен ачуын гына кабартты.
— Мин Күк Урданын кануни хакиме, бөек Чынгызхан токымы вәкиле, — диде
18 Сыгнак - Күк Урданың ул вакыттагы башкаласы.
19 Әһлән вә сәһлән - хуш килдегез.
ИР-МАМАЙ
41
тәкәббер генә, — үз дәрәҗәмдәге гали затлар белән генә сөйләшүләр алып бара алам.
Идегәй игътибарлы карашы белән ханны күз очыннан үткәрде. Асыл ата баласы кара булыр ди, чырае, чыннан да тач күмер чүлмәге. Мин-минлеге хәдтин ашкан, әйтерсен лә ул түгел, Идегәй әсир иде.
— Мин шул гали зат инде, — диде углан шул ук мыскыллы елмаю белән,
— нинди үтенечен бар, рәхим ит.
— Юк, — дип күзләрен чекрәйтте хан, — син Мангыт мырзасы Балтачи карачы углы, шәрәфле Чынгыз нәселенә бернинди мөнәсәбәтен дә юк!
— Башынны тәгәрәтәсен килмәсә, ул залим бәндәнен исемен башка кабатлама, — дип кычкырды Идегәй.
— Атаен Балтачи мырза Күк Урданын бәкләрбәге, минем ун кулым,
— дип үзенекен тезде Мәликтимер.
— Әсирне шаһзадәгә илтегез!
Токтамыш хан сарае ишек алдына иде инде.
— Табанымны үбеп, гафу үтен, — диде сүзләрен теш арасыннан сөзеп кенә, — җәт бул, кире уйлавым бар.
— Мин хан, — диде Мәликтимер горурлыгын җуймыйча, — гаделлек фәкать гадел көч сынашуда гына тәгаенләнә, рәхим...
— Син инде хан түгел, — дип зәнгәрләнде углан, сине җәза көтә, җәһел20 вә явыз гамәленә җәдир21 җәза!
Тирән чокыр казылган иде инде. Ханны шунда төшерделәр дә аягүрә күмделәр, агач төбедәй башы гына тырпаеп калды.
— Ыштаннарыгызны төшерегез! — дип боерды Токтамыш.
Ин беренче хан башы өстендә ул үзе хаҗәтен башкарды. Анын артыннан чират тора-тора яугирлары бушанды.
— Сасыга сасы үлем!
Мәликтимер ләм-мим сүз чыгармады. Нәҗескә баткан җәсәден кичке якта яланга чыгарып ташладылар.
Токтамыш ханнын якыннарына, булышчы-ярдәмчеләренә дә рәхим- шәфкать күрсәтмәде. Кайсын астырды, кайсысынын башын кистерде, күпләр җәза базында җәфа чикте.
Бәкләрбәге Балтачи мырза үлемен дар агачында тапты.
Токтамыш шунда ук Идегәйне чакырып китерде дә әйтте:
— Син бүгеннән бәкләрбәге, вазифана кереш!
— Балтачи мырзанын кем икәне сина билгеле идеме? — дип сорады Идегәй.
— Монын бер әһәмияте дә юк, җинүченен ихтыяры ихтыяр.
— Балтачи мырзанын язмышын мин, фәкать мин генә хәл итәргә хаклы идем, ул минем атам иде, — дип, ут чәчте Идегәй, — син әлеге гөнаһлы гамәлен белән мине бик нык кимсеттен.
— Мин вәгъдәмдә тордым, — диде Токтамыш исе китмичә генә, — калганы чүп.
— Нәм бу чүп сине минем кан дошманым итте. Юлымда очрасан, башын җиргә тәгәрәр.
Идегәй кылычын уйнатып алды да, камчысын шартлатты.
— Пеләбәй, — дип пышылдады Токтамыш анын артыннан, — карап карарбыз. Кемнен башы очар әле.
***
Мамай башта Күк Урдадагы үзгәрешләргә битарафлык саклады. Ник дисән, ул элек тә аерым яшәде, баш бирмәде. Хан алышыну аларнын эчке эше. Тик озак та
20 Җәһел - томана.
21 Җәдир - тиң.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
42
үтми, Токтамышнын Мамай карамагындагы Ак Урда җирләренә нәфесен сузуы турында хәбәр алды. Кереп-кереп тә чыккалый, имеш. Бу инде шаяру гына түгел.
Ул йөгертеп кенә Гарәпшаһ угланны дәшеп алды.
— Өлгер вә җитез гаскәр тупла, аз булсын — берәгәйле булсын. Туган- үскән якларына чыгып китәсен, андагы чын хәлне өйрәнәсен, мәгълүмат туплыйсын. Ин мөһиме, Токтамыш ханнын ышанычына кер. Кирәк- кирәксез кылыч уйнатма. Калганы турында кайткач сөйләшербез.
— Бурыч үтәлер!
Угланнын күләгәсе дә күмелергә өлгермәде, Идел буе Ар кенәзе Никомедтан чапкын килеп тезләнде.
— Бәла, кенәз, әвенебезгә ут төрттеләр...
— Анлатыбрак сөйлә, — диде Мамай, — уратмый гына.
— Мәскәү бугаздан алды...
— ?!
Төпченә торгач, шул ачыкланды: Мәскәү, татарларга юл күрсәтүне сәбәп итеп, Пьяна буендагы җинелүнен үчен арлардан ала икән. Чапкыннын сөйләвенә караганда, Түбән Новгород кенәзе Борис, кыш уртасында бернинди кисәтүсез-нисез Ар җиренә басып кергән. Кар чорында урман кешесе сүлпәнләнә, мәшәкатьләрен онытып, аю шикелле йокыга тала. Тормыш тына. Шуна күрә баскыннарга каршылык күрсәтүче булмый. Урыслар котырган эт рәхимсезлеге белән ваемсыз илне ерткычларча таптап-изеп чыга. Урман иленен мондый да кансыз, мондый да зәһәрле вәхшилекне, мондый да төпсез талауны кичергәне булмый әле.
Мал-туарсыз, ризыксыз калган авылларнын капка баганаларында, кибәргә эленгән каеры бүкәннәрен хәтерләтеп, ир-атларнын гөнаһсыз гәүдәләре тибрәлә.
Мамай ярдәмгә Бигәч мырза төмәнен җибәрде. Төмән килә-килешкә Түбән Новгороднын ташын-ташка аерып, каланы канга батырды. Кенәз Дмитрий Суздальский качып яткан җиреннән: «Барымтаны күпме сорасагыз да түлим, зыян гына салмагыз», — дип хәбәр җибәрсә дә, игътибарга алмадылар. Чөнки Мамай бәк: «Иясенә өргән этнен урыны — үләксәлек», — дип кисәтте. Бу исә әсир алмаска, мал-мөлкәткә кул сузмаска, урынында тар-мар итәргә дигән сүз иде.
Бигәч мырза күп орышларда катнашып танылу алган төмәнбаш иде. Анын яу елгасы гел унайга ага. Андыйлар турында: «Эше ком тибә», — диләр. Ул үзе дә бу йолдызлы ырыскалдан22* үз-үзенә гашыйк иде.
Түбән Новгородтан туры Рәзәнгә юнәлде углан.
Дмитрий Московский борчуга төште. Чөнки Рәзәннән Мәскәүгә кул гына сузмалы. Татарларнын Мәскәүгә һөҗүме исә абруена сугачак. Чөнки ул болай да какшый башлаган иде инде. Үпкәли алмыйсын. Куркыныч янаган саен Кремльне ташлап кит әле?!
Ошбу хәлне бары җинү, унышлы орыш кына төзәтә ала. Шуна күрә җин сызганып гаскәр туплау хәстәренә кереште. Вакыт тар, өлгерергә кирәк. Шөкер, кайсын көйләп, кайсын чөйләп мәсләгенә иреште. Хәтта тискәрелеге белән даны чыккан Тверь кенәзе дә киреләнеп тормады, воеводасы беренчеләрдән яу сызыгына басты.
Олуг кенәзнен кыска гына арада мондый яхшы коралланган ишле гаскәр туплаганы юк иде әле.
Сентябрь урталарында Дмитрий Вож елгасы буена килеп урнашты. Көннәр коры иде, юллар ачык. Җылы. Сугышчыларнын дә кәефе шәп.
— Ходай безнен белән, барысы да әйбәт булыр, — диде кенәз Пронский.
— Бирсен Ходай!
Бигәч тә озак көттермәде. Ин беренче ялан уртасында чиркәү гөмбәзедәй балкып утырган ак чатырны шәйләп алды.
— Олуг кенәз безне табын корып көтеп утыра икән ләбаса, — диде, — урыс 22 Ырыскал - бәхет.
ИР-МАМАЙ
43
хәмере гайрәтле була, баш тартмабыз, шулай бит, бөркетләр?
— Афәрин, төмәнбаш!
Яугирларнын авызлары ерылды, углан вәгъдәле кеше, сүзендә торыр.
— Мырза, ян тупланны бу якта калдыру мәслихәт булмасмы? — диде ун углан, — тозакка эләкмәгәек, нигәдер күнелгә шик керде, чатырдан гайре ник бер җан иясе күренсен?
— Посып яталар, ха-ха-ха...
Яу бер ыргымда елгага ташланды.
— По-һо-һо!
Ул арада, тоташ дулкын булып, үзәнлектә яшеренеп торган урыс гаскәрләре күтәрелде. Ыжгырып киләләр, әйтерсен лә гарасат кубарган кара болыт. Алдавыч чатыр бөтенләй читтә калды.
— Алда мәҗлес көтә! — дип кычкырды мырза.
Мәскәүлеләр арага килеп кергән иде инде. Татарнын үз алымы белән килгән шәпкә орышны үз кулларына алдылар: кыралар, изәләр, таптыйлар.
Төмән бүлгәләнде, аны янәдән бербөтен укмаштыру мөмкинлеге дә бетте. Чигенер иден, урын юк, артта — елга.
Татарлар инде мантымады. Бигәчнен минминлеге, тәкәбберлеге хурлыклы җинелүгә китерде. Елга татар каныннан алсу төскә керде, өч көн, өч төн сал бүрәнәләредәй үле гәүдә акты.
Бу — 1377 елдагы Пьяна фаҗигасенен бер елдан сон Вожда кабатлануы иде. Рольләр генә алышынды.
Бигәч мырза гарьлегеннән булат хәнҗәрен күкрәгенә батырды.
Урысларнын 1224 елда башланып, йөз илле дүрт елга сузылган дәвамлы җинелүләреннән сон, Дмитрий, ниһаять, тәүге унышка иреште, кечкенә генә булса да татар тупланын тар-мар итте.
— Ходай догаларыбызны ишетте, — диде олуг кенәз, — православиегә дан!
Арлар онытылды.
***
Казан дигән капкасы биек таш кала Мамайнын колагына сөт анасы Карөлек сөйләгән риваятьләрдән кереп калган икән. Бихисап күп әкиятләр, кыйссалар, төрледән-төрле бәетләр белә иде. Ә ул, булачак яугир, билгеле инде, яу, орыш, җәя, ат, сугыш яраглары белән саташа иде. Шуна күрә еллар үтү белән, сөт анасынын әлеге мавыктыргыч хикәятләре дә онытыла барды.
Ни хикмәт, теге чактагы могҗизаи җеназа хәлләреннән сон хәтере ачылып китмәсенме.
Вакыт-вакыт уч төбендәге сырлары капылт кына җанланып куя да, күз алдына күптән хәтер төпкеленә төшеп югалган вакыйгалар янә күз алдына килеп баса.
Казан да шушы ачылышнын бер буыны иде.
***
Габдулла хан катына ниндидер кыр кирмәне ягыннан килгән илчене керттеләр. Сакал-мыегы, чәче тоташтан җирән төстә, әйтерсен лә, башына бакыр чиләк кигергәннәр. Шуна бәрабәр үзе дә тәкәббер икән.
— Бүгеннән безгә штат23 түли башлыйсын, хакимебезнең фәрманы шундый, — диде тупас кыланчыклык белән, — әгәр риза булмасан, Алатауга орышка кил.
Хан кешеләрен җыйды да сорады:
— Нишлибез, штат түлибезме, әллә сугышка чыгабызмы?
— Сугышсак, кырылып бетәрбез, көчебез чамалы, — дип җаваплады тегеләр.
23 Штат - ясак.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
44
Габдулла илченен борынын, колакларын кистереп, иленә озатканда әйтте:
— Бар, әйт хакименә, штат түләргә ризалыгым юк, килсен Алатауга, - диде.
Алатауда Габдулланы көтеп торалар иде инде. Санап бетергесез яу. Хан шүрләп калмады, дошманнары өстенә ыргылды. Яртысын дөмектерде, яртысы качты.
Арыган иде, атын бушатты. Ияр-тугымын башына, садак-укларын янбаш астына куеп, йокыга талды. Яугирлары да ана иярде.
Бер заман уянып китте бу... һәм күрде, Тауны янә кыр-кирмәннәр камап алган.
Сугышырга караса, коралын алганнар. Аты да юк. Аны шундук тәртәгә бәйләделәр. Бераздан коега салып, авызын таш белән каплап куйдылар.
Бу көннәрдә Габдулланын анасы төшләнеп ята иде. Төшендә улынын ике күзе юклыгын күрде. Габдулланын өлкән улы Алтынбәкне чакырды да әйтте:
— Җә, балам, — диде, — атаеннын ике күзе дә югалган. Кыркирмәнлеләр кулга төшергән булыр. Нишлибез? Шәһәребез Болгар да, адәмнәр дә ятим калды. Син әле бик яшьсен.
Алтынбәк әйтте:
— Мин барам!
Карчык:
— Барсан, сина толпар бар, аны тотарга кирәк, — диде. — Әнә, сондыкта яу киеме, алып ки. Әнә ияр-тугым, атынны иярлә. Әнә садак, аны ал.
Чыгып китте егет яуга. Алатауда бер адәмне очратты. Теге — борыны, колаклары киселгән бакырбаш илче иде бу.
— Кая минем атаем? — дип сорады Алтынбәк, — әйт, әйтмәсән, мин сине үтерәм.
Илче әйтте:
— Табып бирәм атанны, берүк үтермә мине, — диде.
Алып китте угланны теге кое янына.
— Менә шушында салдылар атанны.
Алтынбәй ин элек кое авызындагы ташны алып ташлады. Аннан сон озын аркан төшереп, Габдулланы чыгарды һәм борынсыз илчегә әйтте:
— Ханны сарайга илтеп куй, — диде, — вазифасында булсын.
Алтынбәк үзе Кыркирмәнгә юнәлде. Керде бу Кыркирмәнгә. Хаким таныды Габдулланын улын. Качып китте.
Алтынбәкне хакимнен кызы каршы алды, аш бирде. Углан аны ашады да, хакимне куа чыкты. Тегесе атынын башын борды.
— Бир кизәгемне24 — диде.
Бирде кизәген углан. Хаким угын атты. Ук угланнын тугыз кат киеменен җиде катына кереп туктады.
Алтынбәк әйтте:
— Инде кизәк минеке, — диде, — бир кизәгемне.
Ук хакимнен сынын үтә чыгып, кара ташка барып кадалды.
Углан анын атын алып, кыз янына кайтты. Кыз атасынын үлгәнен шуннан белде.
— Мине дә үтерәсенме? — дип сорады.
— Мин сина әйләнәм, — диде углан.
Кыз аш бирде тагын. Аш ашап утырганда, хакимнен элекке теләктәшләре килде. Кызнын Алтынбәкне алар янына чыгарасы килмәде, елый ук башлады.
— Үтерәләр алар сине!
Алтынбәк кызнын сүзен тынламады, атына атланып, тегеләр белән сугышырга тотынды. Кырып бетерде биш йәз орышчыны.
— Хакимебез бул, батыр шаһзадә, кызыл тунлы Хәдичә чибәрне куенына керт, — дип тез чүкте җинелүчеләр.
— Мин тәхет варисы солтан, — диде Алтынбәк, — монда бүгеннән ирекле
24 Кизәк бирү - сугыш башлау йоласы.
ИР-МАМАЙ
45
әмирлек игълан итәм.
Яшь әмир ин беренче эш итеп кирмәнгә керү юлында биек таш капка тәзетте. Аннан сон чират җәмигъ мәчетенә җитте. Мәчеттә туган энесе Галимбәк имамлык итте.
Казансу ярында яна шәһәр калкып чыкты. Шәһәрне елга исеме белән Казан дип йәртә башладылар...
Мамай бәкне күнел күзе сәт анасы сәйләгән риваятьләр кысасында гына йомылып калмады. Буй җитмәгән җиргә уй җитә ди, хыял канатларында ул үзе дә Казан дигән ак калага очып барып кунды.
Казан дәрестән дә капкасы биек таш кала икән. Кирмәнен генә күр, ак кул могҗизасы ич! Җил дә үтеп кермәслек итеп тәзелгән. Корылмалар нык, ыспай. Уентыкларда, капка ышыкларында энәдән-җептән киенгән кораллы сакчылар арлы-бирле йәренә. Шунда ук диварлар тезелешкән. Имәне дә, ташы да бергә уралган.
Чат саен манара. Күк белән җир шул манараларда тоташа.
Болар керфек каккан арада гына чалынып киткән күренешләр. Игътибарны беренче чиратта шушы купшы вә тәзек каланын гәр килеп торган тормышы җәлеп итә. Әнә, шынгырдап зур капка ачылды. Шунда ук ишек алдыннан атлы сак күзәтүендә тәяүле олаулар килеп чыкты: бер, ике, әч... Җәмгысе унике олау. Никадәр мәшәкать, дәягә генә асасы лабаса, дип уйлап куйды Мамай.
Каланын түбәнге әлешендә, елганын сулъяк ярындагы манзара анын бу тәнкыйди фикерен су кебек юып алды.
Менә нинди була икән ул чын кала!
Никадәр алачык, никадәр остаханә — искитмәле. Бистә һәнәрчеләр кулында. Чүлмәкчеләр, коючылар, тимерчеләр, коралчылар, балта осталары, дирбиячеләр — һәммәсе шәгыльдә.
Елга үзе дә шау-шулы тормыш белән яши икән. Җилкәнле кәймәләрдән кызыл мал бушаталар. Күренеп тора, әмирлектә сәүдәнен урыны сәке башында.
Балыкчылар җәтмәләрен җыя, табыш мул булырга охшый, авызлары ерык.
Ә бусы нәрсә? Бүрәнә кәрваны! Агым унаена агызып алып китәләр булса кирәк. Башлары йомры казанлыларнын. Далада чыра да исәптә. Монда бүрәнә ярга сыймый.
Манзара кылып йәри торгач, Мамай Казансуга коючы инеш тамагына килеп туктады. Инеш буалы. Буага ниндидер корылма утыртылган. Ана ике- әч колаклы куласа кәйләнгән. Су шул биниһая зур тәгәрмәчне әйләндерепме әйләндерә.
— Ни-нәрсә бу? — дип белеште Мамай колак-борыннарына кадәр ак тузанга баткан адәмнән.
Ул бу сәер яугирны шаярта дип уйлый иде, күрәсен, үзенен дә күзенә шук дулкын кунды.
— Тегермән, әфәндем.
— Нәрсә ясыйсын сон?
— Он.
— Нәрсә сон ул он?
— Коры боламык.
— Әйдә, күрсәт әле.
Мамай йөри-йөри үзе дә тегермәнче рәвешенә керде: мөшкәдән аккан кайнар онны төрлечә кыландырды, учларында да буташтырды, кабып-иснәп тә карады. Бик канәгать калды.
— Мин сине үзем белән Урдага алып китәм, тегермән корырсын, — диде яна танышына.
— Анда иген үстерәсезме сон? — дип белеште тегесе.
— Юк.
— Иген юк икән, тегермән дә юк.
— Алайса, рәхмәт йөзеннән менә бу алтын тәнкәне учына йом, бездә ул зур байлык.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
46
Тегермәнченен күзләре уйнаклады.
— Ай-вай, әфәндем, «акча» аһ белән чаһ сүзләреннән ясалган бит ул,
— диде онлы керфекләрен челт-челт тибрәткәләп, — бездә чокырны «чаһ» дип йөртә укымышлы адәмнәр. Бу исә акча кабергә кертә дигәнне анлата, фаразан...
— Баш тартасынмыни?
— Юк, юк, әфәндем, әс-пес, артын кыс, булмаганны теге, бу хәзинәдән баш тартсан, Алла каргар. Исем-атынны да әйтсән, әфәндем, гомер бакыена кемгә дога кылганымны белеп үләр идем ичмасам.
— Бар, Хәсән әмиргә әйт, Казанга Олуг Олыснын түләге25 Мамай бәк килгән, диген.
Тегермәнченен табаннары гына ялтырап калды.
Ул арада ахшам җитте. Каравыл алышынды, шәһәр капкаларына йозак эленде.
Күп тә үтми, төн пәрдәсен ертып, тау башында учаклар кабынды, шәһәр балкыш кочагына керде. Шушы нурлы балкыш яктысында әмир Мамай алдына килеп тезләнде.
— И, кояш чыгышыннан кояш баешына кадәрге Идел-Иртеш җирләренен алыштыргысыз мәликәнә боерыкчысы, җинелү ачысын белмәс бөек җиһангир, хөрмәтле Мамай гурген26. Сина үз биләмәләреннен берсе
— турылыклы вә фазыйләтле Казан Болгары иленнән, дәхи дә үз исемемнән эчкерсез ихтирамымны белдерәм...
Хәсән мәдхиясе барышында елмаюлы күзләренен чите белән генә олуг кунакнын йөзен сыйпап узды: беләсе килә, сәламләве хакимнен йөрәгенә ятамы, шытым бирәме, риза-бәхилме?
— Син, әмир, ике йөзле пычак — дип туктатты аны Мамай, — мулла янында мулла, юрга янында юрга.
Хәсәннен муен алмасы кузгалып куйды, төкереге кече теленә сыланды. Ошбу сүзнен кузгалуы һич тә рәхим-шәфкатькә өмет уятмый иде.
— Мин хатамны төзәттем!
— Төзәтергә мәҗбүр булдын, - диде Мамай, — чөнки мин кенәз Суздальскийны сина каршы яу чаптырдым.
— Акылга утыртуына рәхмәт, хаким, башка бу хәл кабатланмас. Ант эчәм.
Хәл дигәне Хәсән әмирнен Урдага хыянәт итеп, Сарай ягына чыгуы иде. Һәм ул моны анлы рәвештә эшләде. Урда белән Сарайны мангайга- мангай бәрелештереп, Казан Болгарын алардан читләштерү һәм ахыр чиктә мөстәкыйль дәүләт буларак игълан итү иде. Тик хәйләсе барып чыкмады.
— Казан илен үз күзем белән күрмәсәм, мин сине баскан җирендә асып куярга боерган булыр идем, — диде Мамай, — бәхетен бар икән.
— Бәхетем булмаса, Болгар тәхете тәтер идеме?
Әмирнен авызыннан бу җөмлә тиктормас кош баласыдай үзеннән-үзе очып чыкты. Борчылуы урынлы иде, ник дисән, Булат Тимерне үтереп иреште ул әлеге дәрәҗәгә. Ул чакта Урда мона әллә ни зур игътибар бирмәде. Чөнки Булат Тимер дә Болгарны Алтын Урдадан аерып алмакчы иде.
Әнгәмә кайсы юнәлештән китәр — бер Алла үзе генә белә.
Мамай көтмәгәндә әлеге куркыныч теманы сикертеп узды.
— Күрәм, утрак көнкүрешнен җаен тапкансыз, тормышыгыз хәлле, — диде ул ачыла төшеп, — әле акча сугарга да өйрәнгәндерсез, ә?
Анын конгырт күзләре ауга чыккан арысланныкы кебек чекерәеп, даирәне капшап узды. Юк, бу ачу түгел, читләтеп төрттерү генә иде. Хәсәннен үз исеменнән акча сугуы сер саналмый. Казан Болгары эчендә йөрүче бу тәнкәләр тулаем мәмләкәткә
25 Түләк - патша.
26 Гурген - хан кияве. Әлеге шәрәфле исемгә Чынгызхан токымы кәләшләре белән никахлашкан кияүләр лаек булган.
ИР-МАМАЙ
47
бернинди куркыныч та тудырмый. Киресенчә, файда гына итә. Акча бит ул сәүдә дигән сүз. Ә Казан чит дәүләтләр белән алыш-биреш коруга бик маһир. Бу яктан да абруе зурдан. Урдага әмирлектән шактый табыш керә.
Шулай да вассалларны үсендерергә ярамый, аларны тышауда тоту хәерлерәк.
— Җә, күрсәтегез тәнкәләрегезне! — диде Мамай, сарайга кергәч.
Казначы, орчыктай төз гәүдәле, сирәк сакаллы карачы, җилән итәкләрен җилфердәтеп җәт кенә тәбәшәк өстәлгә бизәкле тартма китереп куйды.
— Ошбу тәнкәләрне без үзебезнен остаханәдә сугабыз, рәхим итеп кара, Түләкә.
Казначы билен бөгеп, катып калды, ә кунакнын куллары тәнкәләргә сузылды. Ин әүвәл учында Хәсән әмир акчасын әйләндергәләде. Күр, нинди тәкъдимнамә уелган: «Хәсән бәк хөрмәтле Солтан, Бөек Әмир, Җинүче, Боеручынын ярдәмчесе».
— Боеручы бик кин төшенчә, әмир, койрык болгарга урын күп.
— Минем Боеручыларым Син нәкыйбел әшраф Мамай гурген һәм дә тәхеткә рәсми фатиха биргән Мөхәммәд Бүләк хан, — диде Хәсән тантаналы төстә, — мин фәкать Анын вә Синен генә вассалын.
— Янә ялгыштын, — дип көлемсерәде Мамай, — Алтын Урданын намус аклыгы, әдәп-әхлак үрнәге, гыйлемлек өлгесе мәшһүр Үзбәк ханнын оныкчасы, хөрмәтле Җанибәк ханнын кызы, мөхтәрәм Бирдебәк ханнын туганы, минем хәләл җефетем Толымбикә галиҗәнаплары бердәнбер Мәликә-солтан. Толымбикә ханбикәнен исеме Җучи Олысынын үз исеменнән тәүге мөстәкыйль акча койган Мәнгетимер хан тәнкәсе кебек үк мәнгеләштерелгән.
— Казначы, бүгеннән Алтын Урданын алсу кояшы мөхтәрәм Толымбикә ханбикә галиҗәнаплары исеменнән көмеш тәнкә суктыра башлыйсын, — дип, Хәсән чираттагы биремен янгыратты.
Карачынын сакал төкләре күсе койрыгыдай йомарланып, ияк уемына ятты. Әмир күрәләтә үтәлмәстәй фәрман бирә ләбаса. Бүгеннән, имеш, мона ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк. Җавапны исә ана тотарга туры киләчәк. Җөмләдән, әмир башы түгел, аныкы очачак. Хәер, каршы сүз әйтсән дә шундый ук язмыш көтә. Дәшми калуын мен өлеш артык, җае чыгар әле.
Казначынын бәхетенә күрә, Мамай Казанда Толымбикә ханбикә исеменнән акча сугу мөнәсәбәтендә төпченеп тормады, әмма хатынын олылауларына күнеле булды, хәтта тел очына шигырь дә кунды.
Белмимен, нидер сочем, каршында и күз нуры, Әйләрем гыйшкың лә былбылдай фәган сәхәр шаһы.
Урда хуҗасынын матур сүз тезмәсенә тартылуы күпләргә мәгълүм. Анын сәбәпләре турында гайбәтләр дә йөри. Толымбикәнен никахка ризалыгын алгач, Мамай артык һаваланып китеп, көйсез кияүгә әверелгән, имеш. Кәләшен үзенчә биетергә, бер дә юкка йөгертергә омтыла башлаган бу. Бер шулай кыз янына кияүли килгәч, атын әрәтәгә бәйләткән дә йомышчы гасәбәгә:
— Атыма печән сал, — дип боерган.
— Салдык, — дип җаваплаган тегесе.
Кияү монын белән генә канәгатьләнмичә, Толымбикәгә мөрәҗәгать иткән.
— Барчы, атым печән ашый микән, карап керче, — дигән.
Тагын бераз утыргач:
— Атым ун яктан ашап туйгандыр, барчы, гасәбәгә әйт, әрәтәнен сул ягына күчереп бәйләсен, — дигән.
Ошбу үтенеч тә үтәлгән. Кияү егете генә һаман тынычлана алмый, имеш.
— Барчы, кәләшем, атым көйсезләнмиме ? Башыннан йөгәнен салмаганмы, карап керче, — дигән.
Толымбикә йомышчы адәмен чакыртып алган да кияве алдында:
— Барчы, көйсезләнгән кияүнен йөгәнен алып кереп, кулына тоттырчы,
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
48
— дигән, — юлына ак җәймә.
Әлеге сүзләр Мамайнын башына кан булып сауган. Ифрат китеп27, киртә сикергәнен бик тиз анлап ала һәм кәләшенен аяк астына егыла.
— Ханәкә, битем белән җир себерергә дә риза, зинһар, мине кире какма,
— дип ялбара кикреге шингән кияү кәмәше.
— Мин хан кызы, бите белән җир себергән егеткә никахлашу зур түбәнчелек булыр иде, — ди кыз өстән генә карап, шартларны мин тәгаенлим, тәлапләрне дә мин куям. Күрәм, онытып җибәргәнсен син аларны.
— Юк, юк, ханәкә, онытмадым, — дип элеп ала мырза, — башка никахка кермәскә, кул күтәрмәскә, сина мәҗүсиләрчә табынырга...
— Шуларга янасы өстәлә!
— Бик рәхәтләнеп, солтаным, үтәргә әзер!
— Мина атап шигырь-мәдхия чыгарасын. Вакытын бер атна. Хәзергә хуш!
Дөреслеккә туры киләме бу, юкмы, Алла белсен. Тик Толымбикәнен җыр-монны, шигъри сүзне яратуы берәүгә дә сер түгел. Бу чирен ул иренә дә йоктырды. Алар катында китап ин кадерле хәзинә санала. Вакыт табып, шигъри табышмаклар әйтешәләр.
Бу гыйшык бер бәладер, кем башыгы килмәйдер, Бикадер йөргән адәм гыйшык кадерен белмәйдер. Бигашыйк халаеклар гашыйкларны сүзләйдер, Гашыйк кадерене белгәннәр яхшылыкка күзләйдер.
— «Шаһнамә», — дип авызын ерды Мамай, — «Шаһнамә»!
— Рәхмәт, сөендердең, - дип яз кояшыдай балкыды Толымбикә.
— Сиңа Сарай шагыйре Котби белән танышырга да вакыт җиткән икән ич.
— Чакырып китерик соң.
— Юк, мамучым, Шагыйрь Пәйгамбәр дәрәҗәсендәге зат. Аңа баш ию безгә фарыз.
Шагыйрь үз өендә баштан-аяк коралга уралган угланны күргәч, гаҗәп калып, аптырып китте. Гадәттә аның тирәсендә хәлфә-шәкерт, галим-голәмә ише зыялылар мәш килә. Араларында каләм тибрәтүчеләр дә шактый. Бер- берсенә иҗтаһад җимешләрен укыйлар, әңгәмә коралар, бәхәсләшәләр, котлашалар, мактанышалар...
— Ни йомыш, углан, бу игътибарның төбендә ни-нәрсә ята? — дип белеште, — тыңларга әзермен.
Мамайның башына килгән тәүге уй: «Кара, тавышы нинди моңлы, гүя җыру суза» — дигән уй булды.
Кырма сакал-мыегына әле чал кунмаган, йөзе ак, күзләре дала кешеләренекенә охшамаган, зур. Урта Идел кешесе икәне менә мин дип тора. Яшел төстәге киң җиңле бизәкле хөлләсе дә, чит-читләре укалы күк камзулы да, башындагы чалма рәвешендә уралган ак бүреге дә әле өр- яңа.
Бүлмәсе нәкъ шөгыленә тәңгәл рәвештә җиһазланган. Кәнәфиенең ян- ягында затлы ике бүкән. Уң ягындасында — китаплар, сулдагысында язу әсбаплары: каләм-каурый, кара савыты, кәгазь...
Мамай боларны бер күз сирпеп карауда күңеленә сурәтләп куйды. Инде хуҗаның соравына җавап бирергә кирәк иде.
— Безне, бигрәк тә хәләл җефетем Толымбикә ханәкәне синең яңа газәлләрең кызыксындыра — диде дә кыюсыз гына тукталып калды. Чөнки әңгәмә газәлләр турында түгел, аерым әсәр турында булырга тиеш ләбаса.
Сүз бушлыгын Котби тутырды.
— Турысын әйтим, углан, мин ханәкәнең бу киртәне атлап чыгуына өмет итми 27 Ифрат китеп - чама югалту.
ИР-МАМАЙ
49
идем, — дип, шагыйрь кулындагы китабын кулыннан төшерде.
— Хәлбуки, гыйлем иясе хатын-кызның «Хөсрәү вә Ширин» мәҗмугасына тартылуы гайре табигый хәл түгелдер. Дәхи дә кыйсса башыннан алып, ахырына кадәр туташларыбызга олы ихтирам белән сугарылган күвәи28* шигърия. Аннары соң, кыйсса барыбызга да аңлаешлы татар телендә язылган беренче әсәр. Бу татар теленең байлыгын, мөкәммәллеген дәлилләүче үтә дә олуг мисал.
Әле менә гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттутаның юлъязмаларын укып утыра идем. Безләрне бик мактаган, һәм хаклы мактаган. «Татарларның, — дип ассызыклый, — хатын-кызга олуг хөрмәт күрсәтүенә шаклар каттым. Ир-ат белән чагыштыргысыз зур хөрмәт үзләренә».
— Нинди киртә турында сүз бара соң алайса? — дип сорады Мамай. Ул әңгәмәдәшенә ияләнеп өлгергән иде инде.
Котбинең саргылт-кара күзләренә катгый җитдилек кунды. Бераз уйланып торды да әйтте:
— Мин бу касыйдәмне29 Тәнибәк хан галиҗәнапларына багышлап чыгарган идем. Тел төбемне аңлагандырсын, шәт.
Аңладым, аңламаган кая, дип уйлады Мамай, — без бу киртәнең капма- каршы ягында торабыз икән ич.
Аның Тәнибәк ханны күргәне дә булмады. Тик барыбер дошманга саный.
Мәгълүм, Үзбәк хан исән вакытында ук олы улы Тәнибәк шаһзадәне тәхет варисы дип игълан итә. Вафатыннан соң исә әлеге варисның атасына каршы юнәлтелгән кырын эшләре ачыла. Ханның кече улы Җанибәк атасының үчен кайтара, агасының муенына бау сала.
Мамай Җанибәк ханга бирелеп, чын күңеленнән хезмәт итте. Хаким дә аны яратты. Кызы Толымбикә гүзәлне хатынлыкка фатихалап, гомерлек бәхеткә төендерде.
Толымбикә өчен исә шигъри сүз тылсымы кайчандыр булган тәхет низагларыннан күпкә өстен иде, күрәсең. Җиһанны каләм теле бизи. Ханнар киләләр дә, китәләр дә. Ә каләм теле — мәңгелек, буыннан-буынга сузылучы мирас.
— Ханәкә «Хөсрәү вә Ширин»ны каләмкәшкә30 биреп күчертергә тели иде, — диде Мамай, — бу тәкъдимгә ничек карыйсың?
Котби балаларныкыдай кечкенә ак куллары белән кыска сакалын сыпыргалагандай итенде дә, көттерми генә җавабын да җиткерде.
— Мөхтәрәм ханәкәнең минем әсәр белән кызыксынуына бик шатмын, аңа ихтирам сәламемне җиткер. Тәкъдименә дә уңай карыйм. Тик бер шарт белән.
— Шартың нидән гыйбарәт, шагыйрь?
— Каләмкәшне үзем сайлыйм, шулай ышанычлырак булыр. Шуннан соң чыгым-түләү мәсьәләләрен килешерсез.
— Син теләгәнчә эшләрбез. Янә дә бер үтенеч.
— Рәхит ит.
— Толымбикә ханәкәгә атап берәр газәл чыгарсаң иде.
— Үткәндәге фаҗигале хәлләрдән соң мин багышлама әсәрләр язудан ваз кичтем, — диде шагыйрь, — өлкәнәеп тә киләм, тиздән пәйгамбәребез яше дә сугар, Аллаһу боерса.
Мамай шагыйрьнең таушалмаган ыспай йөзенә карап хәйран калды. Ул аны үзе белән бер чор кешесе дип кабул иткән иде.
— Якташым, Камышлы бәндәсе Сәйф шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп карагыз, — дип дәвам итте Котби, — ул кыска шигырьләр остасы, фәлсәфәгә дә, мәдхиягә дә 28 Күвә - куәт, көч.
29 Касыйдә - поэма.
30 Каләмкәш - күчереп язучы.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
50
теше үтә.
Бәдр31 - дәүләт галәмә, - котлы йөзең, Кем, белек бәхре32 - үзең, җәүһәр-сүзең.
Кызганыч, тәкъдим тормышка ашмый калды, Сәйф Сараи Мисырга күченеп китте. Аның урынына Котби шигъриятенең асыл үрнәкләре Мамайлар катында «бисмилла» белән бер ояга керде.
Гыйшык берлә терәк ошбу галәм! - Әгәр гыйшык булмаса, булмас иде адәм.
***
Кая карама, агачлар, агачлар... Очлары күккә ашкан, үзләре шырпыдай төз. Дала киңлегенә күнгән кеше өчен, әйтерен бармы, сәер манзара.
— Урман һавасы мен сырхаудан дәва, — диде Хәсән әмир, — сулаган саен сулыйсы гына килеп тора.
Мамай хәл-халәтен йөзенә чыгармады. Чөнки бу сәфәр анын теләге буенча оештырылды. Әнгәмә вакытында вак ырулар хакында сүз чыккач, алар белән якыннанрак танышу ниятен җиткергән иде.
Хәзерендә Хәсәннен дусты чирмеш морзасы Чутай утарына барышлары. Иртүк кузгалганнар иде. Әле һаман ат өстеннән төшкәннәре юк. Бик кыздырып та булмый, төнлә янгыр явып үткән икән, аяк асты тоташ күлдәвеккә әверелгән, чәп тә чәп.
— Мондый хозурлыкта кәеф үзеннән-үзе күтәрелә, — дип, әмир һаман үзенекен тукыды, — килеп тә җитәбез, әнәтрәк.
Чыннан да, урман сирәгәеп китте, рәт-рәт тезелешкән саргылт-кызыл чыршы кәүсәләре арасыннан яктылык чаткылары шәйләнде. Бишегенә төшеп баручы кояш та, ниһаять, соңлабрак булса да нурларын сибеп сәламлисе итте.
Аларны көтеп торалар иде инде. Халык күп. Барысы да аксыл керфекле, чепи күзле, ерык авызлы. Берсен-берсе уздырышып кычкырышалар, кулларын болгыйлар.
Шунда ук, җәй булуга карамастан, өстенә бөрмәле сары тун кигән уртачарак буйлы, какча йөзле кеше калкып чыкты да, башын борып, нидер әйтте. Халык бер тында җиргә ауды.
— Хуш киләсес, хөрмәтле кунаклар, бесләрне олылавыгыс өчен ихластан рәхмәт, күрегес, барыбыснын да башы җиргә орулы, — дип, Чутай морза үзе дә тезенә чүкте.
— Чирмешләр татар теллемени? — дип сорады Мамай.
— Татар дәүләте кешеләре бит алар, — диде әмир, — телне белмәсен, ничек аралашасын ди?
Җыелган халык чират торып, Мамайнын аягын үбәргә кереште. Сонгы кеше читкә тайпылганда анын каршында Чутай морза үзе басып тора иде. Янында егет белән кыз да бар.
Егетне баһадир дип әйтмәс иде. Гәүдәсе таманча гына, ә менә куллары тезенә кадәр төшеп тора. Көч-гайрәте шушы бүрәнәдәй юан шөкәтсез кулларында иде булса кирәк, уйнаклатып - уйнаклатып ала. Хәер, Мамайнын карашы анын өстеннән шуып кына үтте. Бар игътибарын кыз үзенә йомып алды. Мондый җилвәгәр33* кызны беренче тапкыр күрүе иде. Бер уйласан, дала җиләнедәй тоташтан аксыл чибәркәйләр дала якларында туарга тиеш кебек. Юк, дала сылулары карасу төстә, кырныкылар аксыл әнә. Чәче аксыл, кашлары аксыл, керфекләре аксыл, йөзе-бите аксыл...
Шул аксыллык түрендә чәтрәннәп зәп-зәнгәр күзләр балкый. Җаны да актыр, мөгаен, йөзне җаннын көзгесе диләр ич.
31 Бәдр - яңа туган ай.
32 Белек бәхре - белем диңгезе 33 Җилвәгәр - нурлы.
ИР-МАМАЙ
51
— Улым Садир морса белән кәләше Әлинә бикә, — дип тәкъдим итте Чутай яшьләрне, — бүген туйлары башлана.
Әлинәнен кулында куна тактасы. Анда алсу төстәге ниндидер җанлы түмгәк дер-дер селкенгәли. Монысы тагын үзенә бер сәер күренеш.
Морза сәламләү тамашасын өзмичә-куймыйча җеп урынына суза.
— Мөхтәрәм, хаким, ир-егетнен ике юлдашы бар: берсе — батырлык, икенчесе — тәвәккәллек, ди чирмешләр, — дип ул әлеге алсу түмгәктән бер калҗа кисеп алды да, пычак очына элде, — бу яшь аюнын тере йөрәге батырлыгына яна батырлык өстәр, кабып йот.
Калҗадан сон, улы кулыннан агачтан чокып ясалган тустыганны алып Мамайга тоттырды.
— Бусы чирмешләрнен милли эчемлеге — көмешкә, ул сина тәвәккәллек өстәр, суламыйча гына авысына агыс.
Мамай чак тончыкмады, көмешкә дигәннәре чын мәгънәсендә сыек ут икән. Ә бераздан тәне буйлап кайнар дулкын таралды.
Инде Садир телгә килде.
— И, бөек угланнар угланы Мамай бәк! Бүген тәүге сөфаф төнен минем кәләшем белән бер түшәктә үткәрсән иде. Бес сина гомер бакый рәхмәтле булырбыс. Улын туса да, кысын туса да кояшка табынгандай табынырбыс. Сүс бирәм, синнән сон кырык көн үтмичә хатыным катына аяк та басмам.
— Урман чирмешләренен ин олы ихтирам билгесе, — дип ачыклык кертте Хәсән әмир, — үпкәләтмә, йолалары шундый.
Мамайнын күзе Әлинәне эзләп тапты. Кыз да ана текәлгән иде. Оялу, кыенсынунын әсәре дә юк, фәкать кызыксыну гына. Гүя тәүге зөфаф төненне синен кебек ин мәртәбәле кунак кочагында үткәрү үзе зур бәхет, ыру өчен дә зур дан, дип әйтергә тели иде.
Мамай югалып калды. Дәүләти мәнфәгатьләр хакына итали җарияләр белән күрешүләрне исәпкә алмаганда, нәфесенен хәләле Толымбикә ханәкәдән кала, бер кыз-хатынга да кузгалганы булмады. Гадәттә хан ыруына мөнәсәбәтле гаилә әгъзаларынын йорт-җирләре, чатыр- биләмәләре аеры-аеры. Бу, беренче чиратта, күпхатынлылык тудырган вәзгыять. Ир җәмәгатьләренә чиратлап йөри. Мамайныкы исә — бердәнбер. Шуна күрә бергә яшиләр. Һәм ул, кая гына китсә дә, Толымбикәсе янына сагынып-ашкынып кайта. Алар яратышып туя алмый, наз эчендә эреп агалар.
Ходай Толымбикәгә гомерлек гыйффәт насыйп иткән иде. Ир һәр якынлыкта кызлык элпәсен ерта...
Бу җәһәттән Мамай хурга да кала язган иде.
Алар зөфаф төнен үтә дә бер ярсулы вә үҗәтлек белән зилзиләләр туздырып үткәрделәр. Кияү егете үз-үзеннән бик канәгать калды.
Икенче төндә исә... Аһ, ни бу, Толымбикә һаман кыз икән ич. Булдыра алмаган. Мәсхәрә!
— Мысыгым, мин, мин... алаша, — дип хатынынын аяк астына ауды.
— И, Мамучым, шатлан, сине менә шундый бәхет көтә, һәр кичне кыз катына керәчәксен.
Әлеге могҗиза Үзбәк ханнын өлкән хатыны Тайдула ханбикәдән, Толымбикәнен тәрбиячесе, яраткан картыеннан килә. Ханнын калган җәмәгатьләре күпкә яшь булса да, Үзбәк күп вакытын Тайдула чатырында үткәргән.
Хикмәт шунда, Тайдуланын алка рәвешле түгәрәк аналыгы чәчәк таҗы шикелле йомылу сәләтенә ия иде. Ә бу ир-атка гыйффәт булып тоела.
Әлеге гадәттән тыш сирәк күренешне үзенен юлъязмасында гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута теркәп калдырган.
Әлинә наз-сөешү ягыннан Толымбикә белән тинләшә алмый иде. Әмма җир җиләге тәмлерәкме, кура җиләгеме, дигән сорау урынсыз булган кебек, әлеге очракта да чагыштыру нигезсез иде.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
52
Әнә, ятактан читтәрәк зур балчык савытта чертли-чертли чыра бәйләме яна. Ул әле дөртләп кабынып китә, әле пыскып кала...
Бу үзе бер әкияти манзара. Ә янында актан-ак, пакьтән-пакь тәнле яшь кәләш...
Чын гасре сәгадәт!34
Иртән ул Әлинәне ире Садир кулына тапшырды.
— Хәләл җефетен хур кызларына биргесез, күз каран кебек сакла, — диде, кимсетүеңне ишетсәм, рәхим-шәфкать көтмә.
Мамай кәләшкә энҗеле вә зөбәрҗәтле медальоннардан җыелган алтын чылбырлы тезмә бүләк итте. Әлинә бик ошатты.
Чирмешләрнен дә бүләге мулдан иде.
— И, бөек хаким, бес урман кешеләре, бүләкләребес дә урман хәсинәсеннән, — диде Садир морза, — менә бу ин сатлы тиреләрдән тегелгән бүрек һәм камсулны беснен исемнән яраткан җәмәгатен, хөрмәтлеләрдән- хөрмәтле Толымбикә ханбикәгә тапшырсан, урман халкын чиктән тыш бәхетле итәр иден.
— Рәхмәт, бу бүләгенне шатланып кабул итәм, — диде Мамай, — калганнарын җыелган кешеләргә таратыгыз.
Чирмешләрдән риза-бәхил булды бәкләрбәге. Хәсән әмиргә дә ачу- үпкәсе бетте.
— Әмирлекне бүгенге көндә ни-нәрсә борчый? — дип сорады.
— Урыс ушкуйниклары, елга юлбасарлары, — диде Хәсән, — Болгар җиренә ин зур бәла-казаны шулар китерә. Идел-Чулман буендагы калалардан халык кача башлады. Казаннын Иделдән читтә бина ителүенә дә шул куркыныч сәбәпче.
— Ярдәм итәрмен, — диде Мамай, — мин монда Гарәпшаһ угланны җибәрермен, ул бик тиз бугазларына басар.
Көлберәмә, көн ана
Сөт урынына кан койдың,
Канымны түгеп ни кылдың?
«Идегәй» дастаны
Кояш үз кайнарлыгына чыдаша алмыйча аксыл төскә кергән иде, учак өстендәге казаннан ташыган сөт күбекләре кебек читләреннән ут төерләре ишелеп-ишелеп төшә.
Даирә менә өченче көн инде ау мәшәкате белән яши. Мөхәммәд Бүләк ханнын кыр үрдәкләренә ау рөхсәте биргән ярлыкка имза салган көнне һәр елны шулай кош-корт биләмәләрендә зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәмнен үзенә генә хас йоласы бар: иярләр өзәнсез, садаклар буш, кош кына чөяләр. Анысы да бердәнбер — Бүз тойгын, ак карчыга. Шонкарлар да, лачын-әтәлгеләр дә ял итә. Кан бары сугым вакытында гына чыга.
Иртәнге ау тәмам. Кошларны тугрыларга куандырдылар, давылбаз, далбай ише нәрсәләр дә үз урынын тапты. Арып-талып кайткан аучылар дәстәрханны урап алды. Аш-су ачык һавада әзерләнә, чатырларга таянып тору өчен генә кереп йөреш.
Аякчылар тыз-быз касә өләшә. Җиргә күмелгән сары бал чатагын да казып алдылар. Читтәрәк уенчылар кубызларын көйли башлады, субра ерау әнә су белән тамагын чайкый.
Мөхәммәд ханнын да кулын чайкаттылар. Хәзерлек тәмам.
Хан җинелчә генә башын кагып куйды. Бу анын мәҗлескә фатиха бирүе.
Уртага чичән атылып чыкты. Сүзен шигырь юллары белән башлап җибәрде.
Иргә дәүләт бетәрдә 34 Гасре сәгадәт - бәхет дәвере.
ИР-МАМАЙ
53
Карга салса да каз булыр.
— Шөкер, дәүләтебез кыя ташыдай нык, яуларыбыз җиңүле, тормышыбыз мулдан. Әлеге җәһәттән без, Алтын Урда халкы, хөрмәтле солтаныбыз Мөхәммәд Бүләк ханга вә дә яшәешебезнең ту-байрагы мөхтәрәм бәкләрбәге Мамай мырза...
Чичәннең сүзе өзелде, табын алдыннан кояш яктысын да күләгәдә калдырып, ут дулкыны сызылып үтте дә, ниндидер чатнама әче тавыш колакларның ушын алды.
Башлар үзеннән-үзе күккә чөелде. Ә күктә кояш өстеннән карга оясы кадәрле генә бер кара болыт үтеп бара иде.
Икенче мизгелдә даирә чалкан төшкән бәкләрбәген күреп, һушсыз калды. Бер-берсенә карашып алдылар. Мамайдан кала барысы да аякта иде.
— Яшен, — диде Диван-би, — аяз көнне яшен!
Аннан соң җәт кенә ханны чатырына алып кереп китте.
— Ходай дәүләтебезне синең кулга тапшырды, — диде йөренә-йөренә,
— бу бик яхшы фал.
Мөхәммәд Бүләк тә сулышына керде.
— Халыкка әмеремне җиткер, — диде хуҗаларча нык вә ышанычлы тавыш белән, — ауны өзәргә боерык бирәм. Үзем хәзер үк Урдага кайтып китәм, җитәкчелекне, идарә рәвешен тамырыннан үзгәртү эшләре белән мәшгуль булачакмын.
— Шәт, бәкләрбәге вазифасы миңа тәтер, — диде Диван-би, — дәүләттә сиңа эчәк-бавырлары белән бирелгән башка мырза юк.
— Карарбыз, — диде хан эре генә, — җыен, сине дә үзем белән алам.
Бу вакытта Мамай янында угланнар кайнаша иде.
— Җиргә күмеп карарга кирәк, — диде арадан берсе, — җаны кайтыр, бәлки?
Баш очындагы углан иелеп, колагын бәкләрбәгенең күкрәгенә терәде дә сулышын кысып, тынып калды. Баш бармагын тырпайтып, янындагыларны да кисәтте.
— Тс-с!
— Сулышы сүнмәгән, урын әзерләгез!
Чокырга сузып салганда ук Мамайның күз керфекләре җилпенеп куйды. Озак та үтми, күзен дә ачты.
— Мине икенче тапкыр җирлисез түгелме соң инде, бусында ни булды?
— дип белеште.
— Яшен!
— Аяз көнне нинди яшен ди ул?
— Бәла анасы буаз, мырза.
Бу әйтем чын дөреслеккә туры килә иде. Кабыргалары ялганганга әле ай да тулмады ич. Әлеге дә баягы, каһәрле очраклылык. Анысы да аяз көнне булды. Көтмәгәндә, такыр юлда. Бәлане берәү дә көтеп алмый анысы, һәрвакыт капылт кына ишелеп төшә.
Мамайның Азактан, диңгез сәүдәсенә кагылышлы эшлекле сәфәрдән кайтып килеше иде. Толымбикә бөтен Урданы кузгатып, ирен каршыларга чыкты. Өслеге зәңгәр тукыма белән уратып алынган дүрт тәгәрмәчле, зур көймәле арба ерактан ук ялтырып күренеп тора иде. Көймәнең ачык ишекләреннән күркәм буй-сыны да шәйләнә. Янында дүрт хаҗибәсе. Көлешә-көлешә гәпләшәләр.
Эскорт елгадай сузылган. Ханәкәнен хадимәләре төялгән арбалар артыннан сакчылар, киемчеләр, ат караучылар, кушчылар, йомышчылар атлый. Күчмә казанда ит пешә, учакка тизәк өстәргә генә өлгер.
Далада элек-электән хан даирәсендәге күчмә җыеннын дәрәҗәсе гамәли чатырнын зурлыгы белән билгеләнгән. Чатырын иркен икән — син абруйлы. Үзбәк хан, мисал өчен, йөз-йөз илле кешелек чатыр йөрткән. Толымбикә, билгеле, бабасы белән ярыша алмый, әмма тәгәрмәчләргә утыртылган бизәкле ак чатырын әнә ун көр дөя тартып бара.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
54
Мамай җәмәгатен билгеләнгән урында көтеп тора иде инде. Толымбикә илле-алтмыш адым ара калдырып арбасыннан төште. Аны шундук туташлар уратып алдылар да озын күлмәгенен итәк очын чеметеп тоттылар. Һәм ханәкә суна үрдәктәй талпынгалый-талпынгалый иренә таба атлады.
— Бәк, исән-имин кайтуын унаеннан җәмәгатен кулыннан шушы кымызны эчеп куй, мин сине һәрвакыттагыча. сагынып көтеп алдым, — диде җиргә тезләнгән хәлдә, — тәненә сихәт инсен.
Мамай, олы хөрмәт йөзеннән, кымызын эчеп бетермәде, саркытын хатынына тәкъдим итте.
Кымыз мулракка китте, күрәсен, бераздан кече хаҗәтенә тәкате бетеп, чатырына юнәлде...
— Аһ!..
Тавышка йөгереп килсәләр, бәк ташландык коры кое төбендә ынгырашып ята. Кура каплап киткән кое урынын абайламаган, күрәсен.
Әйтерен бармы, имгәк аяк астында.
Хәзер менә яшен җиле. Кем каныкты, нигә каныкты — анламассын.
***
Юзекәй мосафир Мамайнын күләгәсенә әверелде. Тотам да калмый. Утырса — утыра, ятса — ята, барса — бара. Атка гына атланмый. Атны таягы алыштыра. Бәк кая китсә дә, кыштырдап килеп җитә.
Мамай бу эзәрлекләүләргә теше-тырнагы белән каршы, әлбәттә. Ачуланды да, янады да — тик ябышкак суфидан барыбер арына алмады. Чөнки Юзекәй зирәгрәк тә, хәйләкәррәк тә. Ул ин элек инде чынлап торып Толымбикәне үз ягына аударды. Сырхавын куганнан бирле алар дустанә мөнәсәбәттә. Мамай үзе дә мосафирны хатынын терелткән өчен якын күрә, сәерлекләренә түзә иде.
— Күкләр бәкне инде өченче тапкыр кисәтте, солтаным, чираттагысынын бакый белән тәмамлануы мөмкин, көчләрне берләштерик, — диде суфи Толымбикәгә.
Ханәкә сынап карап торды да:
— Турысын гына әйт әле, синен нинди хаҗәтен бар сон бу хәлләрдә, мосафир? — дип сорады.
— Хөрмәтле вә мәрхәмәтле ханәкәм, — диде Юзекәй мамыктай йомшаклык белән, — янә кабатларга мәҗбүрмен, Ходай хәләлен Мамай колына дөньялыкта бик зур халыкчан вазифалар башкаруны фарыз кылган. Гамәлдә шул мәнфәгатьләр белән яши дә ул. Тик ялына ябыша алмаган койрыгына ябышып ерак бара алмас ди. Бәк хәзерендә, үпкә салма, нәкъ менә мәкальдәге халәттә. Алтын Урда дилбегәсе кулыннан ычкына бара. Бу Күкләрдә дә ризасызлык тудыра булыр, ник дисән, хәбәр арты хәбәр: каһарманыбыз әле аттан мәтәлә, әле коры коега юлыга... әле яшен ега.
— Син, мосафир, сәбәбен нидә күрәсен?
— Динсез кеше, солтаным, зобанига әверелә.
Татлыбикәнең кашлары күз кабагында сынып калды.
— Ни сөйлисен син, мосафир, бабам Үзбәк хан заманыннан бирле Урда мөселман ягында лабаса!
— Кытайлар әйтмешли, бал дип күпме генә кабатласаң да авыз балланмый, солтаным.
Әнгәмә ике арадагы килешү белән төгәлләнде. Толымбикә суфины тагын да эзлеклерәк, тагын да кыюрак булырга, чакырды, үзе дә булышырга, сүз бирде.
Юзекәй, ниһаять, Мамайны ачыктан-ачык сөйләшүгә котыртып кертә алды.
— Син динле кешеме? — дип, кабыргасы белән куелган сорау кузгатып җибәрде аны.
— Биш вакыт намазга басарга өлгерә алмыйм, анысы хак, әмма дә ләкин шәригать кануннары буенча яшәргә тырышам, — диде Мамай.
ИР-МАМАЙ
55
— Шәригать диннен башлангыч адымы гына, бәк, — дип, Юзекәй бәхәс тезгененә ябышты, — ин мөһиме, Күк анына ирешү.
— Минем уемча, һәр адәм баласы фани дөньяга үз Алласы белән аяк баса...
— Ләкин һәркем дә аны үз кальбендә тота алмый, — дип ялгап китте Юзекәй, — Аллаһы белән бербөтен булып кушылу бик азларга гына тәти. Монын өчен Исламнын шәригатьтән тыш тарикать, мәгърифәт, хакыйкать... дигән баскычларын да үтәргә кирәк, барысы тугыз баскыч...
Мамай башын чөеп, күккә текәлде. Көн дә күрергә күнеккән гадәти күк. Нәрвакыттагыча, күз ин элек кояшка барып элгәшә. Офык читендәме ул, өйлә баганасындамы, куянга атланган чагымы — тәүге игътибар шушы нур көлтәсенә юнәлә. Күк кояш биләмәсе. Ә Күк аны? Димәк, Күк Тәнрегә тин. Димәк, Күк кояштан өстен. Күк дөньяны үз дигәненчә кора. Коруын кора, әмма гаделме сон ул кануннар?
— Мин Аллаһыга бик елышыр идем, мосафир, — диде Мамай, күзен күктән төшереп, — карашлар ябышып бетмәү кулдан тота.
— Ягъни...
— Аллаһы дигәндә, адәм гаделлекне күзаллый. Бактын исә, тормышыбыз тоташ гаделсезлек эчендә изалана икән ләбаса. Аллаһы нигәдер мона юл куя. Мин булып мин гаделсезлеккә каршы киртә куя алмыйм. Алай гынамы, вөҗданлылык, оятлылык кешегә комачау гына. Әгәр бу калып-чикләүләр булмаса, яшәү күпкә гадиләшер иде.
— Мырза, беләсенме, бу нәрсә?
— Әйт сон, нәрсә?
— Ак эт бәласен кара эткә ягу.
Мамай сүзсез генә җилкәләрен сикертеп куйды.
— Әле син телгә алган әхлакый кануннарнын бозылуында Аллаһынын бер катнашы да юк, — дип шәрехләвен дәвам итте мосафир, — хәлбуки, Аллаһы мөкәммәллекнен югары үрнәге, Аллаһы гомумән кимчелексез Бөек зат. Аллаһы үзе җир тормышы биргән Адәм галәйһиссәламгә, вә дә анын балаларына зур ышаныч күрсәтеп, фани дөньяга үзләрен баш иткән. Нәм кеше ничек тели, шулай яши. Син әйткән гаделсезлек бәндәләрнен үз җимеше. Аллаһы монын шулай буласын алдан белгән, шуна күрә азып китмәсеннәр дип Коръән индергән. Коръән дә ирекле. Телисен икән, анынча яшә, телисен икән, үзенчә яшә. Әмма хикмәт шунда, Аллаһы безне җиргә сынау өчен генә җибәргән. Нәрберебез кыямәттә гамәлләребезгә хисап тотачакбыз. Әлеге җәһәттән, пәйгамбәрләр, әүлияләр дин кардәшләренә булышырга бурычлы. Син дә, мырза, шулар кавеменнән. Бел, һәр гамәленнен, дәүләти эшләрме, яу чабумы, сәүдә яки икътисадмы — байрагы Дин булганда гына максатына ирешәчәксең.
— Килешмим, мосафир, унышнын алшарты — көч. Көчне дин бирми, көчне көч бирә.
Мамайның тарткалашуы, сүз көрәштерүләре, шик-шомланулары нигезсез түгел, әлбәттә. Күңеленнән ул үзен Югары Көч дип саный иде. Шуна күрә кемнен дә булса өстеннән торуын, уй-гамәлләрен чит затларнын үзләре иләге аша үткәрүен, бәя бирүен, тыкшынуын кабул итми.
— Сөбхәнәллаһ, мырза, пәйгамбәребезнең хак варисы, яраткан кияве Гали имам баскычына инү сина бу яктан да яна офыклар ачачак.
— ?!
Бәхәс ачык калды, шулай да эзсез югалмады. Мона бер очрак (янә очрак!) булышты. Ни сәбәпледер, бу очраклар юл белән бәйле була. Бер караганда, гаҗәпләнергә дә туры килми, ник дисән, бәкләрбәгенен күп вакыты ияр өстендә үтә.
Әле дә тезгеннәр бушатулы иде. Атларнын ярсыган чагы. Борын тишекләре гөбе авызыдай киерүле, ирен читләрендә ак күбек. Шаһсуарларнын35 да кәефе шәп.
35 Шаһсуар - атчабар.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
56
Күнелгә үзеннән-үзе җыр куна.
Табаны ялпак тарлан бүз, Төн катуга көн сиңа...
Мамайнын җыр дип ачылган авызыннан сүгенү сүзе ычкынды:
— И, атан дөя ә...
Каршысына капылт кына бер сын калкып чыккан иде. Чуен миченнән генә алынгандай ун-унбер яшьләрдәге кара корым малай.
Сак үләксәгә ябырылган козгын өередәй малайны сырып алды.
— Тентедек, хәнҗәре юк, — дип хисап бирде сакбаш.
— Мамай әкә, мин гомеремне Аллаһу Тәгаләгә багышлаган мөҗавир зат, — дип, малай һичнинди кыенсынусыз сүзгә кушылды, — гамәлем гали һиммәт.
— Иярдән егылып төшкән булсам, күрсәтер идем мин сина гали һиммәтне, йолкыш.
Сак малайны юл читенә бәрмәк иткән иде дә, тоттырмады, ут борчасыдай ялт та йолт.
Мамай елмаеп куйды.
Малай өчен бу бик унай килде.
— Әкә, Ходай хакына, үтенечемне тынласан иде, мин сине айдан артык сагалап йөрим бит инде.
— Теленне үлчәп ач, малай актыгы, бәкләрбәге, әкә түгел, — дип күзенен акларын чыгарды сакбаш.
— Аллаһу каршында барыбыз да тигез, без Аллаһунын коллары.
— Алайса, ни өчен мине айдан артык сагалап йөрден сон? — дип иреннәрен кыйшайтты Мамай, — син дә кол, мин дә кол.
Чыдарсын бу шомбайнын теленә, җавабы да әзер.
— Фанида без тигез түгел, әкә, син фаразан, бәкләрбәге, дакьянус хәзинәсе36 иясе, биниһая зур дәүләтне үз кулында тотасын, — диде сүзләрен аксакалдай бастырып кына, — кыямәт турында да уйларга вакыт, шушы җөмләдән мин сина ярдәм кулын сузарга булдым...
Сакбашнын түземлеге төкәнде булса кирәк, малайны күтәреп алды да, таш кисәгедәй юл читенә томырды.
— Алла юкны бар итә, җүләр барны юк итә ди, бәк, вакыт уздырып тынлама шушы тиле-милене, исәр икәне мангаена язылган ич.
Малай мөкәйли-мөкәйли юлга чыкты. Авыз читенә саркыган канын җине белән сөртеп куйды да көйләп Коръән укырга кереште.
— Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм гамәлемне. Ий, тәрбиячебез Аллаһ! Безне туры юлга күндер. Туры юл — Коръән вә Сөннәт юлыдыр...
Далага ниндидер үзгә аһәнле мон инде. Үсмер хафизнын ныгып җитмәгән калтыраулы тавышы вакыт-вакыт өзелеп-өзелеп куя, кайсыдыр ноктада бөтенләй эленеп кала да, бушлык хасил була, инде бетте, киселде дип уйларга өлгермисен, янә ялганып китә. Бу мон ин оста субра ерау җыруларыннан да тәэссирлерәк вә тәэссоратлырак иде.
Коръән аһәне орыш кырында җан кыюдан ләззәт табучы әлеге каты бәгырьле яугирларнын да күнелен эретте. Малай тамагы карлыгудан туктап калгач та беравык исләренә кайта алмыйча басып тора бирделәр.
— Син кем, ыруын нинди, нилектән чирләшкә бүредәй далада ялгызын йөрисен? - дип сорады Мамай.
— Мин белексезләр ыруыннан, әкә, кара халыктан. Бәхетсезлегем дә шунын аркасында. Атаем Исәнтәй атлы, мина исә мулла Мөйтән исеме кушкан. Бердәнбер
36 Дакьянус хәзинәсе - хисапсыз мал.
ИР-МАМАЙ
57
көнне атаем, гөнаһ шомлыгына, сорамыйча баганабызга күрше атын бәйләгән. Безнен Мангышлак илендәге кагыйдә буенча, ул монын өчен ат хуҗасына үз чаптарына өстәп, тагын тугыз юртак бирергә тиеш. Мөмкинлеге юк икән, ир баласы белән түли. Шул рәвешле мин яна гаиләгә керергә мәҗбүр ителдем. Андагы күргәннәремне сөйләп бетерерлек түгел. Һәм мин качып киттем.
Ә гөнаһлы гамәле өчен һәркем җавап тотарга бурычлы. Атаемнын, әнә, башын чабып өзделәр. Бу хак җәза. Шушы җәза мине мөҗавирлыкка китерде.
— Ә минем ни хаҗәтем булды?
— Син, әкә, мөҗавирлыкны үстерергә булыша алыр иден.
— Ничек итеп?
— Маҗар каласындагы мәһшүр гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута догага оеган тәкъвә зат Мөхәммәд әл-Батаихи шәех тәкиясе37 кырынташ38 хәленә кереп бара. Вакытында бу изге урында берьюлы йөзгә якын татар, гарәп, төрки, фарсы диндарлары Аллаһуга дога ирештергән. Ошбу тәкияне торгызу динебез мәнфәгатендә лаеклы гамәлен булыр иде.
— Чатырымда анлашырбыз, Мөйтәнне арбага утыртыгыз, — диде Мамай.
***
Кырым ягында көз елнын үзенә бер ягымлы, мәрхәмәтле фасылы. Комда күкәй куырырлык эссе көннәр инде артта. Табигать матурлык, муллык, саф вә назлы хозурлык эчендә коена. Янгырлары шифалы, һавасы татлы, кояшы дәвалы. Шуна күрә күнелләр дә күтәренке. Тәкиягә дә кешеләр агыла. Суфилар, мөридләрдән тыш, тирә-юньдә яшәүче мөселманнар да иман янарта.
Мөйтән шәех яшел чапан чабуларын җилфердәтеп, гадәттәгечә, ашыгыч адымнар белән мөнбәр катына килеп басты. Гәүдәгә һаман шул какча гәүдә, әмма ул хәзер су камышыдай зифа рәвешкә кергән иде инде. Йөзгә-биткә дә үзгәргән, хәтта борын төбендә, ияк кырыйларында кыюсыз гына төкләр
37 Тәкия - зекер әйтү өчен җыелып утыра торган урын.
38 Кырынташ - хәрабә
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
борын төртә башлаган. Шушы бала йоныннан аз гына узмыш күсә сакал- мыегы ана аерым бер олпатлылык, мәһабәтлелек өстәп тора иде.
— Дин кардәшләрем, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Аллаһынын 99 исемен өйрәнеп, аларны даими кабатлаганнарнын урыны Җәннәттә булыр», «Тимер җиргә ышкылып, күгәрегеннән чистарган кебек, без дә Аллаһынын гүзәл исемнәрен кабатлап сафланабыз, пакьләнәбез»,
— диде. Көндәгечә, зекер билхәеребезне башлыйбыз. Минем арттан Исеме Әгъзам догасын кычкырып бертавыштан кабатлагыз.
— Бисмилләһиррахмәниррахим. Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ. Йәә Кариибү йәә Аллаһ. Йәә Мүҗибү йәә Аллаһ...
Үтә күренмәле ахактай чиста көз һавасы йөзләгән риясыз диндар авызыннан чыккан дога авазын бүлгәләүсез еракларга-еракларга тарата. Тирә-як илаһи көмән белән тулыша.
Гавәм акшам намазына кадәр зекер әйтте. Тәгам арасында ихата янына бер атчабар килеп туктады.
— Әссәламүгаләйкүм, шәех, мин бәкләрбәге Мамай мырза кушчысы, ул тәкиягә бер көтү куй насыйп итте, яланда калдырыйкмы, ябуга кертикме?
— дип мөрәҗәгать ите.
— Бәккә Аллаһунын рәхмәте төшсен, сугым малларыбыз бар иде әле, яланда йөри торсыннар, — диде шәех, — ә без, мөхтәрәм өммәттәшләрем, дин кардәшебез Мамай Кыят бине Боданчар хәзрәтләренә рәхмәтле догаларыбызны ирештерик.
— Бәк хәзерендә тәкиядә күренми башлады, — диде кемдер, — сәбәбе нидә, анлатып китсән иде.
— Мамай хәзрәтләре узган ел ярым эчендә хак мөселман дәрәҗәсенә иреште, шәригать ягына борылды. Тәкиягә сирәкләвенә килгәндә исә, күрәсен, дәүләт эшләре тота булыр. Мин аны үзем дә бик юксынам...
***
Офык читенә төшкән кичке кояш башта аларнын күләгәләрен очраштырды. Бу берсенен дә игътибарын җәлеп итмәде: уйга чумган иделәр. Гәүдәләре орынгач кына бер-берсенә караштылар.
— Әссәламүгаләйкүм, суфи, — дип сәлам бирде яшь мосафир, — Ходай юлларынны ун итсен.
— Вәгаләйкүмәссәлам, дин кардәшем, Аллаһы үзенә дә бәрәкәтле сәфәрләр насыйп итсен.
— Эчкерсез теләкләренә рәхмәт, суфи, ләкин дә туры юл дигәнебез һәрвакыт тәгаенләнгән җиренә китерми шул. Риваятьтәгечә. Көннәрдән бер көнне өч дус егет сәфәргә чыгып китә. Ниятләре изге — калага барып гыйлем эстәү. Бер көн бара болар, ике көн, өч... Ә юл озын, талчыгалар. Нава да артык узындырмый, әле эсселектән табаннары яна, әле өермә күзләрен ачырмый. Атна дигәндә, болар юллар чатына килеп терәләләр: турысын сайласан, вакытны отасын, уравычын сайласан - ышанычынны арттырасын.
— Туры юлдан китәбез, — диде егетләрнен икесе бертавыштан.
— Мина бабам бервакытта да олы юлдан чыкмаска кушты, мин бабамнын васыятен тотам, — ди өченчесе.
Ул калага исән-имин барып җитә, дуслары исә сазга бата.
— Бу ни-нәрсәгә ишарә, яшь дустым, тел төбендә яшерен мәгънә тоемлана.
— Хак, бабакай, ишарә бар, ләкин яшерен түгел.
— Фаразан...
— Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да, шул җөмләдән пәйгамбәрләр дә, бертигез. Аллаһы гына Бөек Зат. Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, ягъни 62
ИР-МАМАЙ
59
дә кимчелексез вә тиңдәшсез Мактау иясе. Без аның коллары. Мөселман өммәтендәге адәмнең бердәнбер юлы — Аллаһуга табыну. Аннан тайпылу
— зур гөнаһ.
— Син, мосафир, Мөйтән шәех, шулаймы?
— Әйе, Юзекәй суфи, мин Мөйтән шәех булам. Синең шикелле динебезне югарыга-түбәнгә бүлгәләмим. Иман ул җиһан кебек үк, җә бар, җә юк.
Юзекәй гәүдәсен таягына терәп, корыган агачтай катып калды. Мөйтән күккә текәлде. Күктә козгыннар кайнаша иде, кайдадыр үләксә бар, күрәсең. Карт мосафирның да күзе кара кошларда булган икән.
— Шәех, игътибар ит әле, козгыннарның һәрбере җирдәге үләксәне күреп-сизеп тора. Ләкин ябырылмый, югыйсә бик тә тыгынасы килә. Нилектән бу?
Юзекәй берара Мөйтәнгә күз тегеп багып торды да, дәвам итте:
— Беренче булып тәгамгә Баш кош кунарга тиеш. Өерне дә ул тота. Мөгаен, канга батканчы чукышып, таралышып бетәрләр иде. Алтын Урда дигән бөек дәүләтнең дә Баш кошы бар. Ул — Мамай бәк. Хәзер дәүләтебез бик тә авыр чор кичерә. Аллаһы Тәгалә мәшһүр Бату хан мирасын бербөтен итеп саклап калуны Мамай мырзага фарыз кылган. Аның тоташ имтихан- сынаулардан вә каршылыклардан гыйбарәт яшәеше, тормышы моңа шаһит. Әлеге илаһи вазифа син әйткән кол кулыннан килми. Баш кеше һәртөрле чикләүләрдән дә азат булырга тиеш, дине дә башкаларныкыннан үзгә. Мин соңгы дистә елда бөтен көчемне шәкертемнең күңеленә, асылына шушы олы тәгълиматны сеңдерүгә сарыф иттем. Бу да миңа Аллаһы тарафыннан фарыз кылынган изге гамәл.
Бурычым үтәлде. Хәзерендә мин фани дөнья белән исәп-хисапны өзәргә җыенам. Ходай хәере белән алсын. Мамай Имам фатихасы белән син яшәү көче биргән тәкиядә урын табылырдыр бит?
— Минем аннан китем барышым, суфи, тәкия сиңа күчә, — диде Мөйтән,
— мин сине бик хөрмәт итәм, әмма тәгълиматыңны кабул итә алмыйм. Шул сәбәп белән Мамай мырза белән дә юлларыбыз аерыла. Хуш, Ходай җәфасыз әҗәл бирсен.
Күләгәләр берьюлы кузгалды. Әле алар шактый ара янәшә бардылар, аннан ике күләгә ике якка аерылды.
***
Дмитрий хәләле бөек княгиня Евдокия белән Коломнога килгән иде. Алар шулай икәүләп кенә ниндидер уңай сәбәп чыгарып, Мәскәүне калдырып киткәлиләр иде.
Өрестәм илче олуг кенәзне шунда эзләп тапты.
— Мин монда бөек княгиня карамагында, йомышын йомышларга Кремльгә килсен, — дип, Дмитрий аны кабул итүдән баш тартты.
Евдокиянең зөбәрҗәттән коелган матур йөзе нурланып китте, нәфис иреннәренә сәгадәтле елмаю дулкыны иңде.
— Кенәз, җәмәгатеңне артык узындырма, — дип, бармак янагандай итенде.
Бу бәхетле никах турында халык арасында берсеннән-берсе күркәмрәк сүзләр йөри: «Алар икесе ике тәндә бербөтен рухи җан булып яшиләр», «Кенәз белән княгиня пакьтән-пакь тапсыз вөҗдан көзгесенә ак йөз белән карап, алтын каурыйлы күгәрчен һәм дә татлы телле керәшә кебек гомер кичерәләр».
Карап торуга да бер-берсенә ошашканнар иде ир белән хатын. Йөзләре инде түгәрәкләнеп килә, буй-сыннары да тулыша бара. Әмма бу тулылык үзләренә бик килешеп тора иде.
Ике арадагы әлеге самимилекнен дәүләт эшләренә йогынтысы юк дәрәҗәсендә иде. Дмитрий икеләнүчән, еш кына, теге яки бу эшкә тотынганчы, даирә ни әйтер дип шикләнеп кала. Монын төпле сәбәбе дә бар. Аны унике яшендә митрополит Алексей атакай тәхеткә утыртты. Һәм ул һәр гамәлен баш рухани кушканча башкарырга күнекте. Алексейдан сон тагын да абруйлырак, тагын да йогынтылырак Сергей
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
60
Радонежский кулына күчте. Хәзер анын күрсәтмәләре күрсәтмә. Шуна күрә үзлегеннән карар кабул итүләр ана авыр бирелә.
Әле дә илчене кире борып дөрес эшләдемме, дигән уй эчен бимазалый иде. Бу юлы Евдокия ярдәмгә килде.
— Кенәз, минем кошларымны ашатыр вакыт җитте, рөхсәт итсән, беразга гына югалып торыр идем, — диде дә, чыгарга җыенгач кына хатын-кызларга хас астыртын хәйләкәрлек белән: «Шушы арада, бәлкем, Урда илчесен чакырып сөйләшерсен, Мәскәүдә болай да эшен муеннан»,
— дип өстәде.
— Рәхмәт, княгиня, бик урынлы тәкъдим, — диде Дмитрий җинел сулап,
— Мамай бәк илчесенә игътибар зарур.
Өрестәм ишектән мичкә тәгәрәткәндәй тәгәрәп кенә килеп керде. Оста телмәр буларак даны чыккан илче иде ул. Әле дә төп мәсьәләгә күчкәнче бер мәзәк сөйләп алды.
Хан вәзиренә татлы нәрсә пешерергә кушкан. Тегесе аш өенә киткән дә тат39 салып, тел пешереп китергән. Хан ошаткан. Инде ин ачы нәрсә әзерлә, дигән. Вәзир бу юлы да тозлап-борычлап пешерелгән тел алып килгән.
Хан гаҗәпләнеп сораган:
— Тагын тел пешергәнсен ич, моны ничек анларга?
— Ханым-солтаным, — дигән вәзир, — мин дөреслеккә хилафлык китерә алмыйм: дөньяда ин татлы нәрсә дә — тел, ин ачы нәрсә дә — тел.
Тел илченен төп коралы, олуг кенәз. Мин үзем, фаразан, көнозын такылдап та күкәй сала алмаган тавык мисалында. Нишлисен, һәркемнен үз вазифасы. Мин бит, олуг кенәз, Сарайда син шөгыльләнгән мәктәпкә йөрдем, ыруым түбән булу аркасында Мансур бәк белән кенәз Дмитрий тирәлегенә үтеп керә алмадым. Шуна күрә мине хәтерләмисендер. Күреп торасын, углан булып булмады, хәрби эшкә күнелем ятмады. Анын урынына, Ходай телне өч-дүрт кешелек биргән. Дәүләткә угланнар гына түгел, илчеләр дә бик кирәк.
— Хан ярлык җибәргәндер, шәт, — дип, Дмитрий тел бистәсе илчене вазифасы кысаларына кайтармак итте.
Өрестәм бот чапты.
— Күр инде бу лыгырдыкны, бурычымны онытып торам икән ләбаса, сине күргәч, башым әйләнеп китте.
Дмитрий сагаеп калды. Чөнки илче бервакытта да буш сүз сөйләмәс, әйләндерер-тулгандырыр, анысы хак, әмма һәр җөмләсенен төбендә нинди дә булса мәгънә ятар.
Шулай булып чыкты да. Мөхәммәд Бүләк ханнын ярлыгына көтелмәгән яман яналык оялаган иде. Илченен шуны йомшартыбрак җиткерү өчен җирлек әзерләве булган икән.
Хан салым тәртибенен үзгәрүен игълан иткән. Салым күләме Җанибәк заманындагы дәрәҗәгә җиткерелә, ягъни Урдага һәр йөз тәнкәлек керемнен унике өлешен түләргә тиешләр. Хәлбуки, Чынгызхан аны ун өлеш дип билгеләгән. Җанибәк заманындагы үзгәреш тә озак яшәмәгән.
39 Тат - тары.
ИР-МАМАЙ
— Бу хәлне бәкләрбәге Мамай мырза беләме, вакытында ул безгә күп ташламалар ясаган иде. Чиркәүләрнең яртысын гомумән салымнан азат иткән иде.
— Алтын Урдада һәр дәүләти гамәл бәкләрбәге фатихасы белән эшләнә, — диде илче вәкарьле җитдилек белән. Килеш-килбәтендәге әүвәлге уенчаклыкның эзе дә калмаган иде. — Ярлыкны ахырына кадәр укып чык, кенәз.
Дмитрий хәйраннан вәйранга калды — бу пычаксыз сую лабаса! Хан өч еллык салымны алдан түләүне таләп итә иде.
— Борчылма, кенәз, кергән кеше чыгу юлын да таба ул, — диде илче. — Мәскәү күзгә күренеп ныгый, Вож орышында, әнә, безнең мактанчыкларны канга батырып тукмадыгыз ич. Елгада өч тәүлек буе татар мәете аккан диләр. Булдырдыгыз.
— Мин хөрмәтле Мөхәммәд Бүләк ханның рәсми ярлыгына җавабымны атна-ун көннән әзерләрмен, — диде Дмитрий, илченең төртмәсен игътибарсыз калдырды.
Ярлык урыс җиренең астын өскә әйләндерде. Югыйсә вәзгыять Мәскәүгә йөз белән борылган кебек иде. Боярлар шурасы да шул нәтиҗәгә килгән иде. Ниһаять, Рәсәйнең үз-үзенә хуҗа булып яшәү сәгате сукты, дип тәбрикләшкәннәр дә иде.
Әлеге ышаныч, әле илче телгә алган Вож орышындагы җиңү һәм Бөек Литваның олуг кенәзе Альгирдасның кинәттән вафаты мөнәсәбәте илә туган иде.
Литвалыларның хәзер Рәсәйгә тешләре үтмәс, үз хәлләре хәл, тәхет бүлешү белән мәшгульләр. Алтын Урданың Сарай өлешендә дә ызгыш. Әле үләт котыра икән.
Нәм менә сиңа мә.
Дмитрий Мәскәүгә дә сугылып тормады. Сергей атакай янына ашыкты. Троицки монастыре архимандриды Сергей игумен олуг кенәзнең иң зур терәге иде. Олуг кенәз генә түгел, бөтен Рәсәйнең, православиенең терәге иде Радонежский.
Дмитрий атакай катына бик дулкынланган хәлдә килеп керде. Шунда ук гозерен җиткерергә ашыкты.
— Сын мой, Ходай йортында иң элек гыйбадәт кылалар, — дип, атакай олуг кенәзне җиңелчә генә битәрләп алды, — һәм дә гыйбадәткә баскач, кемгәдер дәгъваң бар икән, аны кичер, дәхи Күк Атаң да синең гөнаһларыңны ярлыкар.
— Атакай, җаным юлбарыс-киек арасында, мин дөрләп янучы ялкын эчендә, мине урап алган кешеләрнең тешләре — сөңге, телләре — үткен кылыч...
Игумен Дмитрийны каршысына утыртты да сорады:
— Нинди ашыгыч шөгыльләрең чыкты, алдан хәбәр дә җибәрмичә килүеңнең сәбәбе нидә?
Олуг кенәз хәлне аңлатып бирде.
Бөтен җиһазы аяклары бүрәнәдәй юан ике-өч урындык һәм дә шундый ук ныклы аякларга утыртылган япмасыз өстәлдән гыйбарәт биек түшәмле шыксыз хөҗрә эче тынып калды. Бу калын стеналы бинага бернинди чит тавыш та үтеп керми иде. Дмитрий үзенең йөрәк тибешенә кадәр аермачык ишетеп торды.
— Ходаем! Фатихаңны бир, саклап алып кал. Ходаем! Миңа ярдәмгә ашык! — дип пышылдады атакайның иреннәре.
— Сулышыбыз ачыла гына дип торганда тагын ризасызлыклар тудыра инде бу салым мәсьәләсе, — диде олуг кенәз ачынып, — берләшүләр янә чигенә.
3. «К. У.» № 6
65
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
62
— Сын мой, шуны бел, кенәзләр ирекле баштан Мәскәү кочагына атылмаячак, һәрберсенең үзбаш буласы килә, — дип атакай куе сакал- мыегы арасыннан тавышын чыгарды, — Рәсәй бөтен вә көчле булырмы
— бу православие кулында, бары тик чиркәү генә Рәсәй халкын бер учка җыя ала. Ходай кушып, ул сәгать тә сугар. Әлегәчә динебез белән дә читләр, Константинополь әһелләре җитәкчелек итте ич. Шөкер, митрополитны хәзер үз арабыздан сайлап кую хокукына ирештек. Бу бик зур җиңү. Син үзен дә кыю вә тәвәккәл адымнар ясадың. Рәхмәт.
Бу атакайның үз-үзенә рәхмәт әйтүе иде. Чөнки әлеге «кыю вә тәвәккәл» адымнар аның җитәкчелегендә ясалды. Шактый күп көч сарыф итәргә туры килде ул вакытта.
Алексей атакайның вафатыннан соң митрополит вазифасына ул Чуд монастыре архимандриды Митяйне тәкъдим итте. Константинополь исә грек милләтле Пимен атакайны үз күрде. Тик Пимен Мәскәүгә килеп җитә алмады, юлда ниндидер билгесез адәмнәр (олуг кенәз кешеләре, әлбәттә!) һөҗүм итеп, саккосын40 талап алдылар, үзен куып җибәрделәр.
Константинополь бу юлы Литва һәм Киев митрополиты Киприан шәхесендә тукталды. Тик ул да алдагы дәгъваче язмышына дучар булды. Пимен атакайдан аермалы буларак, Киприан да бурычлы калмады. Олуг кенәз Дмитрий Московскийга анафема игълан итеп, диннән сөрде.
Еллар, гасырлар үтәр, диннән сөрелгән кенәз Дмитрий Рәсәй чиркәве тарафыннан «Изге» дигән илаһи зат дәрәҗәсенә лаек табылыр.
— Синең ул басурман Мамаеңның чын нияте безнең өчен караңгы,
— диде Радонежский олуг кенәзне борчыган мәсьәләгә күчеп, — шулай да аек акыл белән фикер йөрткәндә, әгәр исәбе этлектә булса, илчеләр җибәреп тормас иде, тотар да эшләр иде. Өч еллык салымны берьюлы таләп итүе сине энә очында тоту өчен уйлап табылган нәрсәдер, мөгаен. Пәрхәлдә, шуңарак охшап тора. Түли алмавыңны белә ич ул.
— Урданың яу чабарга җыенуы турында да бернинди мәгълүмат юк, шик- шөбһәгә төшәрлек гамәл кылганнары да сизелми, — дип игуменның фикерен куәтләде Дмитрий, — тик ни өчен илче Вож орышын телгә алды икән? Безнең җиңүгә соклануын белдерде, үзләренекен булдыксызга чыгарды.
— Аларда: «Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд үзе тауга килә», — дигән әйтем бар, — диде атакай сөзеп кенә, — беләсеңме, Мамай янына без башлап үзебез барырга тиеш.
Дмитрийның кашлары күз төбенә җыерылып төште.
— Ни рәвешле, атакай?
— Күп уйлаган буш калган ди, орышка әзерлән, кенәз, ышанычлы воеводаларыңны җый, гаскәр тупла, сине өйрәтергә кирәкми, уңышка, гадәттә, тәүге һөҗүмче ирешә. Татарлар белән яратышу чоры узды. Мин бүгеннән җиңү хакын хаклап, гыйбадәткә басам. Ходай догаларымны ишетер, шәт.
С богом!
Ахыры киләсе санда