Логотип Казан Утлары
Бәян

ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ

БӘЯННАН ӨЗЕК
Кояш бәгырьләрне өтәрдәй булып кыздыра. Җәй челләсе җитте. Бар авыл халкы ерганак читләреннән үләне калынрак җир сайлап печән чаба. Үткеннәре — тиз генә төяп алып кайтып китәрлек техникалылары — агрофирманың күпьеллык печәненә дә кереп чыга. Берәүләр исә моңа кайгырмый: капка төбенә үк әрҗәсе белән китереп бирәчәкләр. Аларын да мәшәкать баскан: бала-чагасы белән җиләк җыеп сата. Авылда бу вакытта берәү дә йокламый.
Назыйфка да хатыны Фирдәүсә иртән эшкә киткәндә:
— Быел Фәрит печән бирәме соң? Әллә элекке кебек үзебезгә чалгы күтәреп чыгарга туры киләме? — дип артыннан кычкырып калды.
Әллә шайтанның колагын юганча гына туры килде бу сүзләр: әбәт вакыты җитүгә үк кайтып керде ул. Йөзе сүрән иде. Башлаган басуларының үләнен җыеп бетерә дә алмаганнар, комбайнының барабан валы шартлап сынып чыккан. Инженерлары кирәкле әйберне эзләп Мамадышка чыгып чапкан да, андагы кибетләрнең берсендә дә юк икән. Компьютер аша эзләп караганнар, Чаллыда да булмаган. Заказ биргәннәр, заводтан җибәргәннәрен кимендә өч көн көтәргә кирәк булачак икән.
— Бәк әйбәт! — диде Фирдәүсә, арба ватылса — утын дип яшәмәсә дә, иренең комбайны көйсезләнүенә бу юлы бик шат иде. — Күрше Нәфисәләр атна буе Уразбахты басуында җиләк җыеп саталар инде. Көн саен дөнья акча эшлиләр. Мотоциклыңны утын лапасыннан актарып ал! Без дә төшеп китәбез хәзер!
Хатыны Назыйфка ике уйларга урын калдырмады. Бер нәрсә башына керсә, чөйләп тә чыгарырмын димә, үз туксаны туксан аның. Тукрандай тукый да тора. Әллә укытучы халкының бөтенесе хәзер шундый микән? Хатыны белән бергә эшләүче Нәфисә дә иренең миен каезларга ярата.
Тиз генә юынып, чәйләп алганнан соң, ир совет заманнарыннан калган «Иж-Планета» мотоциклын лапастан өстерәп чыгарды. Аккумуляторын урнаштыргач, бер тибүдә кабынды тагын үзе. Бишеген дә тагып куйды.
Вәрис ГАЛИ (1959) — журналист, һәвәскәр язучы; әсәрләре республика ҺӘМ район газета- журналларында даими басылып килә. Мамадышта яши.
Хатыны бишәр литрлы пластмасс чиләкләр әзерләп куйган иде инде. Төшеп киттеләр Уразбахты ягына. Ара унбиш чакрымнан артык булса да, хәзерге асфальт юллардан элдерүе озак түгел.
Хатын-кызга әйтергә генә ансат. Уразбахты-Омар басуларында җир җиләге ел
В ә р и с
Гали
ВӘРИС ГАЛИ
68
саен ишелеп унса да, кеше йөрмәгән, таптап бетермәгән урыннарны табарга кирәк бит әле! Анда беренче тапкыр гына төшүләре түгел. Очсыз-кырыйсыз җирләр... Вәт яшәгән икән бу яктагы халык байлыкта! Ул җиләк диген, печәнлекләр, утын әзерләү өчен агачларны кисеп азапланасы да түгел, үзләре үк корып, авып яталар. Тик авыллары гына калмаган. Әнчүтин, Шарманка, Дубровка, Федоровка, Калатаева, Подгорица, Залесная, Яна Алабуга, Михайловское... Тагын әллә ничә булган алар. Пәркайсында гомер кайнаган, балалар үскән. Чыр-чу килеп, урам тутырып уйнап йөргәннәр. Яшьләр бер-берләренә гашыйк булганнар, вәгъдәләр бирешкәннәр. Бүген өй пуҗымнары урыннарында нигез ташлары гына таралып ята. Илнен «перспективасыз авыллар» дигән сәясәте таркаткан, Советлар Союзы күләмендәге төзелешләр дип игълан ителгән Түбән Кама, Чаллы йоткан барысын да. Онык-оныкчыклары инде әби-бабайларынын туган, яшәгән җирләрен дә белми торгандыр. Җиләк вакыты җитүгә шул җирләргә халык агыла. Әллә кайлардан килеп җитәләр. Үзләре җыярга иренгәннәр юл кырыена тезелешкән сатучылардан алып китә. Җиләк вакыты бер генә була. Шул вакытта өмлерәкләр күбрәк акча эшләп калырга тырыша хәзер. Бала-чагасы да, әби-бабайлары да юл буенда җиләк сата. Ул җиләкне җыю гына түгел, сата белергә дә кирәк бит. Былтыр Фирдәүсә күршедәге Нәфисәгә ияреп ике көн төшкән иде. Аларга юл хакын түләгәннән сон да кызлары Алсуны мәктәпкә әзерләрлек акчасы калды. Быел да җәйге ялын алуга ук үзенә урын таба алмый йөри башлады. Назыйфнын комбайны ватылуы бик юнь килде. Әйдә, ватык техниканы саклап утыра алмый инде. Кирәкле запчасть табылганчы, үз көен караса да була. Рәтле-башлы хезмәт хакы күрмәгән килеш тә эшләп йөргәненә бик рәхмәт. Хәзер хөкүмәткә эшләми кеше, кесәсен калынайта.
Кайсы тирәгә тукталырга сон аларга? Урта Кирмәнгә җиткәннәр иде инде.
— Урыс Кирмәне аша Дубровка тирәләренә барып карыйк мәллә? — дип, бишектә тибрәлеп төшүче хатынына эндәште ул.
— Анда ук барып йөрмәсәк тә була бүген. Кирмән тавында да җиләк бетмәгәндер әле. Кеше синен кебек әллә кайларга йөри ул. Якындагысын күптән бала-чага ашап бетергәндер дип уйлый, — дип кырт кисте Фирдәүсә.
«Ярар, авызынны ачма иден. Алай булса, Изгеләр чишмәсе өстенә
— элекке Кирмәнчек шәһәрчеге булган җиргә генә алып менәм мин сине!»
— диде ул эченнән генә.
Анда Изгеләр чишмәсе яныннан инеш аша чыгу авыр булмады. Кирмәнкә елгасы тирән түгел икән. Тау сыртына менеп туктадылар. Фирдәүсә мотоциклнын бишегеннән төште дә, оеган билен яза-яза җирдәге җиләкләрне караштырып китте. Утыз бишен тутырса да, зифа буйлы хатыны. Озын чәче дулкынланып җилкәсенә салынып төшкән. Аны муен турыннан гына будырып куйган. Акылы да үзе белән. Намусына тел-теш тидергәне юк әле. Бер сыйныфта укып, Имән Елганын ике урамында яшәсәләр дә, бергә уйнап үстеләр алар. Назыйф — тынычрак холыклы булса, Фирдәүсә яшьтәшләре арасында атаман кебек иде. Сүзен тынламаган малайларга да эләккәләде бугай анын саллы йодрыгыннан. Гәүдәгә атасына охшап уртача буйлы, кин җилкәле, каты куллы булды ул. Малайлар-кызлар җавап та бирә алмыйлар иде: ике абыйсы да көрәшчеләр, нык бәдәнлеләр. Ана карап, юкка-барга кешегә бәйләнеп йөрмәделәр. Бик сирәкләргә бирелә шул табигать тарафыннан берьюлы көч һәм акыл. Әнә шуна күрә, гомер-гомергә тирә-юньдә данлыклы булды аларнын нәселе. Ә Назыйфныкылар бер яктан да башкалардан аерылып тормадылар. Буйга да — урта кул, көчкә дә типсәм тимер өзәм дип мактана алмыйлар. Алар — чын эш атлары.
— Монда йөрүчеләр дә булмаган бугай әле, — дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә, чиләкләренә әйләнеп килгәч.
Хатыны канәгать иде. Най шунын сабый баладай сөенеп куюлары! Гомере буе йөрәгенә сары май булып ятты ул гадәте. Кечкенә чагыннан ук үзенә тарткан ягы шул булды кебек. Хәер, хәтере ялгышмаса, мәктәптә укый башлаган вакытларыннан ук
ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ
69
Фирдәүсәне гел мактап торучы кеше әнисе булды. Ул — Имән Елгада фельдшер, Фирдәүсәнен анасы китапханәче. Фельдшерлык-акушерлык пункты да, китапханә дә бер үк бинага урнашкан. Ишекләре генә ике башында. Булачак кодагыйлар гомер-гомергә бик тату яшәделәр.
Җиләк җыюга, бирелеп, дөньянны да онытасын. Икешәр чиләк тутыргач, сәгатькә караган иде, биш тулып килә. Янә берәр чиләк җыярга булдылар. Вакыт тагын сизелми дә узып киткән. Хәзер инде боларны сатарга да кирәк. Сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар. Тау башыннан тирә-юнь уч төбендәгедәй күренеп тора: олысы-кечесе умарта күче кебек. Олы юлдан Изгеләр чишмәсенә борылган җирдә кеше күренми. Шул тирәләрдә генә тукталырга булды Назыйф. Алардан утыз метрда гына биш-алты чиләк белән Уразбахты хатыны тора. Чиләкләрен тезеп куйдылар. Берәрсе тукталганчы дип ир теге хатыннан күпмегә сатканын белешеп килде. Минлегөл исемле икән. Кулында — Коръән.
— Чиләгенә биш йөзне сорыйм, дүрт йөзгә җибәрәм, — ди. Изге китаптан сүрәләр укып утырганда тизрәк алып китәләр икән.
Бер заман Уразбахты хатыны янына тормозларын сызгыртып зәнгәр «джип» килеп туктады. Нишләр икән дип алар да шул якка төбәлделәр. Бик озаклап сөйләште машина хуҗасынын ыспай гына киенгән, бизәнгән- ясанган, чәчен өеп лакка катырып куйган хатыны. Килештеләр бугай. Җиләкләр чиләктән чиләккә бушатыла башлады. Бөтенесен дә алып бетерде түгелме сон? Әйе шул! Бер генә җиләге дә калмады. «Джип» китеп баргач, хатын да буш чиләкләрен күтәреп, Уразбахты борылышына таба юнәлде.
— Әллә анын урынына күчикме? — диде Фирдәүсәсе.
Тиз генә чиләкләрне шунда күчереп куйдылар.
Шул вакыт алар янына искерәк кенә, ак төстәге «жигули» машинасы килеп туктады. Югары очнын мәзәк кушып сөйләшергә яратучы Шәһәр Рәфәгате бу машинаны «җигүле ат» дип йөртә.
— Күпмедән сатасыз? — дип сорады чандыр гәүдәле, җитен чәчле, гади генә киенгән, утыз яшьләр чамасындагы хуҗасы.
— Биш йөз, — диде Фирдәүсә.
Теге ир бераз гына уйланып торды да:
— Дүрт йөздән бирсәгез, алты чиләгегезне дә алып китәм, — диде. Юл буе бәяләрне белешеп килгән ахрысы.
Назыйф белән Фирдәүсә бер-берсенә карашып куйдылар.
— Нишлик? — дип сораса да, хатынынын ризалыгы тавышына ук чыккан иде.
— Бирәбез, — диде Назыйф.
— Балалар күп минем. Аларга конфет алганчы варенье кайнату арзангарак төшә. Көнгә берәр кило конфет кына җитми бит, — дип аңлатты ир.
Аларга нәрсә, берьюлы алты чиләк җиләкләрен сатып җибәрү шатлыгы бөтен барлыкларын биләгән иде инде. Тиешле акчаны санап алдылар да, яңадан баягы җиләклеккә менеп киттеләр. Кояш баеганчы шактый вакыт бар әле, тагын бераз җыя алалар. Сарыклар көтүдән кайтмый калыр, сыер савылмас дип борчыла торган түгел. Өйдә Назыйфның әнисе Нурҗидә белән кызлары Алсу бар.
Тиз генә тагын өч чиләк тутырып алдылар. Алар да дүртәр йөздән китте. Ярты көндә икесенә өч мең алты йөз сум акча эшләделәр. Көн саен болай кереп барса, шәп буласы икән!
Имән Елгага кайтып җиткәндә төнге унбер тула иде инде. Әле ярый көн озын. Ун тулганда гына күз бәйләнә. Әнисе аларның кайтканын борчылып көтеп торган. Юллары уңганга ул да бик куанды.
— Төштән соң машина-трактор паркында Назыйф абый күренмәде,
— дип, инженер егет Рамил сугылган булган.
Телефоннан аңа чылтыратып алды.
— Күчәр кайтып җиткәнче ял итеп алам. Эшләрем бар, — дип аңлатты.
ВӘРИС ГАЛИ
70
— Хатын белән җиләккә йөрибез, — дип әйтә алмый бит инде.
— Иртәнге нәрәдтә директорга әйтеп карармын, нәрсә дияр бит, — диде Рамил.
— Комбайн эшләмәгән килеш паркта вакыт уздыра алмыйм инде мин мондый вакытта, — дип катырак сөйләшүне кирәк санады Назыйф.
Хәзер авылда күмәк хуҗалыкта эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Тракторчы-комбайнчыларның күбесе пенсиягә чыгып бетте. Шәһәр җиренә күченеп китүчеләр дә күп булды. Механизаторларга кытлык хәзер. Яшьләр авылда калырга ашыкмый. Ата-анасы кредитка бата-бата университетларда түләп укыта да, диплом алгач тегеләре, Казан, Чаллы, Алабуга тирәсендә акчалырак җиргә урнашып кала. Байтагы кибеттә сата. Аларны кире трактор белән дә өстерәп алып кайтып булмый. Җитәкчеләр калган терлекче-механизаторлар белән саграк сөйләшергә тырыша. Былтыр сыер савучы Нурания директор Фәрит сүккәнгә киреләнеп эш ташлагач, авылдан фермага кеше таба алмадылар. Краснай тирәсеннән бер ялгыз хатын табып алып килергә, аңа өй сатып алырга мәҗбүр булдылар. Үзенә дә ошап китте бугай Имән Елга. Наман эшләп йөри әле. Аларның урамнарындагы тракторчы Хәмит йортка да кереп караган иде, ике ай торды да, яңадан анасы янына кайтып китте, нәрсәләредер ялганып бетмәде.
2
Икенче көнне алар көтү кууга — иртәнге дүрттә үк кузгалдылар. Бу юлы Кирмән елгасы аша салынган күперне узып, яшь наратлар арасындагы күләгәгә мотоциклларын калдырдылар да, тау астына ашыктылар. Төн кызу торганлыктанмы, чык бөтенләй төшмәгән иде. Куе үлән арасында юешләнеп бетәрбез, дип куркасы да түгел. Бу тирәләргә дә кеше кулы тияргә өлгермәгән икән. Уйдыклар күп. Рәхәтләнеп җыя башладылар. Бер-ике урында каен җиләкләре дә очрады. Фирдәүсә аларны майонез савытына аерым җыеп алды. Аның әнә шундый бер савыты биш йөз сум тора икән. Каен җиләкләре вак була шул, озак җыела. Дамба кырыендагы шул биш-алты сутый чамасы җирдән бишәр чиләк җир җиләге җыеп алдылар. Фирдәүсә олы пакетлар да алган булган икән. Бишәр литрлы чиләкләрне шуларга утырта башлады. Нәркайсының төбенә икешәр чиләк янәшә урнаша.
— Йөртергә дә җиңелрәк болай, — дип аңлатты хатыны. Дөрестән дә, ике кулга берәр пакет тотсаң, дүртәр чиләк була.
— Кичә Урта Кирмән кызлары урман ягыннан шундый пакетлар күтәреп төшеп киләләр иде, — дип аңлатты хатыны.
Ә ул игътибар да итмәгән. Хатын-кыз күзәтүчәнрәк була, үзенә кирәген бик тиз эләктереп ала.
Бу юлы да җиләкләрен сату өчен кичәге җирләренә туктадылар. Миңлегөл дә, башкалар да күренми иде әле. Уразбахты халкы җиләкләрен сатарга төш җиткәндә генә чыга башлый икән. Ун минутлап тордылар микән, яннарына бер чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында да, янәшәсендә дә кәттә генә хатын-кызлар. Болар — җиләксез китмәячәк, бәясен сорарга гына түгел, сатып алырга дип тукталучылар.
— Әле яңа гына җыеп чыктык. Менә күрәсезме, нинди эреләр. Изгеләр чишмәсе яныннан ук җыйдык. Бик шифалы җиләкләр, — дип мактый башлады Фирдәүсә.
Хатынына Назыйф та кушылды.
— Ашап карагыз әле. Быелгы җиләкләр бик баллы. Шикәр комы да күп кирәк түгел, — дип, булдыра алганча тезде ул.
Аннан сәүдәгәр чыкмастыр. Ә Фирдәүсәнең теле телгә йокмый. Хатыннарның әле алдына, әле артына чыга. Алты чиләк җир җиләге алып киттеләр. Алар чиләкләрнең кайсын алырга микән, дип аптырап карап йөргәндә, тагын бер машина туктап, каен җиләге сатып алды.
— Сез җир җиләкләрен дә майонез савытларына тутырып куегыз. Андыйларны
ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ
71
юлда ашап барырга күп алалар. Чиләкләп сатканга караганда күбрәк акча керә, — дип аңлатты шоферы.
Аңа чын күңелдән рәхмәт әйтеп калды Назыйф. Икенче вакыт ике-өч савыт тутырып алып чыкмыйча булмас.
Көн челләсе җитеп килә иде. Һава. тынчу. Су эчәсе килә. Өйләреннән алып төшкән литр ярымлы пластик шешәдәге чәй эчелеп беткән. Сусаудан тел аңкауга ябыша. Кече телгә ниндидер кутыр утырган кебек. Назыйф суга кул сузымындагы Изгеләр чишмәсенә барып килергә булды.
— Догаларыңны укып, теләкләреңне әйтеп ал, — дип калды хатыны.
Ул әйләнеп килгән арада, бәлки, калган чиләкләрен дә сатып җибәрә алыр. Алабугадан башлап Усали турына кадәр юл буе җиләкчеләр белән тулган диләр бит. Сатып алучылар туктаса — бәхет инде. Алар да сайлана хәзер. Арзангарак эләктерергә тырышалар. Ул җиләкләрне бит кайткач утырып чистартасы бар әле.
Изгеләр чишмәсенең һәр улагында суның тәме төрлечә. «Күз чишмәсе» дигәне бөтенләй читтә тора. Нәркайсының аерым авыруга шифасы бар диләр. Юлаучылар бик күп сугыла анда. Олы савытларга тутырып та алып китәләр. Назыйф та шешәсенә суны чишмәләрнең төрлесеннән җыеп чыкты. Битләрен-кулларын юды. Ятлаган догаларын укып алды. Чишмәләр салкынында, агачлар күләгәсендә рәхәт тә бит, хатыны юл кырыенда басып торганда, монда артык юанып та булмый. Кайтыр юлга атлады.
Артында ниндидер хәрәкәт тоеп борылып караган иде, имәнеп китте. Тау өстеннән ап-ак киемле, түгәрәк сакаллы картлар буш һавага салмак кына басып төшеп киләләр. Нәрсә соң бу?! Кояш кызуыннан төшләнә башладымы әллә?! Башына кызу капкандыр дисәң, көн челләсе җитеп кенә килә әле. Каккан казыктай урыныннан кымшана да алмый. Аяклары җиргә береккән кебек. Картлар, әйтерсең, күзгә күренмәс баскычтан атлыйлар. Хәрәкәтләрендә — нәзәкатьлелек, горурлык, аксакаллар мәгърурлыгы. Төшеп җиттеләр дә, бер-бер артлы тимер басмадан чишмәләргә уздылар. Кулларын, битләрен, сакалларын суга чылаттылар. Чып-чын тере кешеләр кебек үзләре. Янәшәдәге, түбәсенә ярым ай куйган чатырга узып, дога кылдылар, тәкъбир әйттеләр. Үзара берни сөйләшмичә, салмак адымнары белән кире борылып чыктылар да төшкән юллары буйлап кире тау өстенә менеп киттеләр. Алар агачлар арасына кереп күздән югалгач кына хушына килгәндәй булды ир. Бөтен гәүдәсе — шабыр тир, йөрәге дөп-дөп кага. Анын тибеше колакларына кадәр ишетелә. Күргәннәрен акыл белән кабул итә торган түгел. Кешегә сөйләсән, кеше ышанмаслык хәл. Җитез адымнар белән тизрәк олы юлга таба атлады.
Уразбахты җиләкчеләре чыгып та җиткәннәр икән. Бүген күбрәк тә бугай. Юлнын ике ягына да тезелгәннәр.
— Озак йөрден, — дип, орышып алды Фирдәүсә.
Бер чиләген генә сата алган икән.
— Әллә икебез ике якка басабызмы? Уразбахтылар шулай сата, — диде хатыны.
Ул нәрсәгә дә риза. Җиләкләрне тизрәк сатып җибәреп, янадан җыярга. кирәк. Кичә бик тиз озатканнар иде дә, гел җайлы гына килеп тормый шул. Сатучылары да чутсыз бит. Күп кеше үзе җыя торгандыр.
Чишмә янында күргәннәрен сөйлим микән дип торды да, тәвәккәлләп:
— Анда таудан ак киемле картлар төште, — диде.
Фирдәүсә иренә күзен тутырып карап куйды. Әмма бер сүз дә әйтергә өлгермәде, яннарына озын гына фургонлы «КамАЗ» туктады. Шоферы да машинасы кебек олы гәүдәле.
— Нәрсә сата сон монда бөтен кеше? — дип сорады ул алардан русчалатып.
— Җир җиләге, — диде Назыйф.
— Бу җиләк шулай дип аталамыни?
Ирнен җир җиләген беренче күрүе иде, ахры. Үзе дә:
— Хабаровскидан мин. Бездә нарат җиләкләре үсә. Мондыйларын беренче күрәм
ВӘРИС ГАЛИ
72
әле, — дип анлатуны кирәк санады.
Бер-икесен авызына кабып караган иде. Ошатып:
— Тәмле икән! — дип куйды.
Шуны гына көткәндәй, Фирдәүсәнен тагын теле-телгә йокмый башлады. Җир җиләген мактапмы мактый!
— Алыгыз бер чиләген! Юлда ашап барырсыз. Чиләге белән бирәм. Биш йөзгә, — дип, кулына ук тоттырды.
Ир:
— Ну чая да инде хатынын, — дип кычкырып көлеп җибәрде дә, кесәсеннән биш йөзлек акча чыгарып бирде. — Кайтышлый өйгә күбрәк алмыйча булмас, — дип нәтиҗә ясады.
Ә аларнын ике генә чиләкләре калды. Ярты сәгатьләп тордылар бугай, яннарына бер кеше дә туктамый. Әллә җиләкләре аз булганга узып китәләр?! Алардан арырак җиде-сигез чиләк белән утыручылардан алып киткәлиләр. Назыйфнын эче поша башлады.
— Әллә тагын барып җыеп килик мәллә? — диде ул.
— Әйдә, — диде Фирдәүсә. Ул да юл кырыенда утырып арыган иде инде.
Янадан күпернен теге ягында дамба астына төшеп, тау бите буйлап Рус Кирмәне ягына таба барып карарга булдылар.
Кирмән елгасы кырыендагы тигез җирләргә урманчылар нарат утыртып бетергән. Сөзәгрәк тау битләре дә калмаган. Ә елга ярларын яшь таллар баскан. Әле ун-унбиш ел элек кенә бу тирәләргә Урта Кирмән, Арташ, Имән Елга балалары кармак күтәреп балык тотарга төшәләр иде. Хәзер елга буена якын килерлек тә түгел. Ара-тирә кондыз сукмаклары күренә. Алар ярдагы юанрак агачларны кимереп аударганнар. Урманчылар ерганак читен сукалап утырткан наратлар үсеп киткәч, табигать күзгә күренеп үзгәрә хәзер. Чишмәләр саны арта, инеш сулары күбәя. Әллә көн-төн суыртылган нефть урынына су тутырганга, җир куены аларны кабул итмичә, кире чыгара микән? Әлмәт якларында чишмәләр бозылып бетте диләр. Мамадышны да илле елдан шул көтәме? Басуларда җир маен суыручы таганнар саны елдан-ел арта бара. Аларнын авыл халкына гына файдасы юк. Суырткан җир маен озын-озын машиналар белән көннекен көнгә алып китеп баралар. Кыш көне агрофирма гаражларын җылытырга, бер-ике мичкә дә сорап ала алмыйлар.
Тау битендә җиләк күп. Әмма ваграк. Үзләре белән алган ризыкларын капкалап алдылар да, башка урын эзләп йөрмичә, чиләкләрен шуннан гына тутырырга булдылар.
Бу юлы да карангы төшкәч кенә өйләренә кайтып керделәр. Каен җиләген дә кушып, сигез мен сум акча эшләделәр бүген. Мондый акча шабашникларга гына тама торгандыр. Аларга да гел түгелдер.
Бүген тагын инженер егет сугылып чыккан.
— Печән чабарга китте,—дигән әнисе.
Ул пешергән ашны тиз-тиз генә ашадылар да, урыннарына аудылар. Назыйфнын төшенә тагын Изгеләр чишмәсендәге картлар керде.
3
Өченче көн дә шулай узды. Тагын дөнья җиләк саттылар. Бу юлы агрофирма директоры Фәрит сугылган. Әнисе ана да:
— Печән чабалар, — дигәч, бер сүз дә әйтмәгән.
Назыйфнын: «Запчасть алып кайткач кына эшкә чыгам», — дигән сүзен җиткергәч:
— Берүк эш ташлый күрмәсен инде! Анын урынына тиз генә алмаш табып булмый хәзер. Сез олы кеше, Нуржидә апа, яхшылап әйтә күрегез, — дип, бераз тынычланып китеп барган.
Дүртенче көнне җиләкләре авыррак сатылды. Тагын иртүк төшеп ун чиләк җыеп
ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ
73
килгәннәр иде, ике сәгать торып берсе генә китте. Башкаларга да бик туктамыйлар. Болай булса, бүген җыйган чиләкләрен өйгә алып кайтырга туры килмәгәе.
— «Сайкичү» базарына барып карыйк мәллә? Анда машиналар күп туктый. Сатуы җинелрәк булыр иде, — диде Фирдәүсә.
Ул да көн челләсендә кояш кызуында таптанып торып талчыккан иде бугай.
Назыйф үзе дә анда барырга кызыга. Кайчандыр ул базарны Шүрәле чишмәсенә су эчәргә туктаган юлаучыларга кыстыбый, сөт сатып Түбән Яке хатыннары башлап җибәргән иде. Аларга Түбән Сон белән башка авыллар килеп кушылды. Тәмам заманчага әйләнеп бетте хәзер. Киоскларга охшатып, сату урыннары ясап куйдылар. Хатыннарны машина артыннан чабудан тыйдылар. Тора-бара, кафесы булган заправка станциясе ачылды. Казандагы Сөембикә манарасына охшаган мәчет салынды. Күбесенен үз сату урыннары бар бүген анда. Клубта эшләүчеләре дә, укытучылары да, сыер савучылары да чиратлашып йөриләр. Халыкны туйдыра да, тормышларын җайларга, бала-чагасын укытырга, башлы-күзле итәргә акчасын да бирә базар. Җәй җиткәч җиләк, гөмбә, мәтрүшкә сатучы хатыннар һаман чиләкләрен күтәреп туктаган һәр машина, автобус каршына йөгереп бара. Алардан төшүчеләрнен бер алдына-бер артына чыга, тәмле телләрен кызганмый.
Назыйф мотоциклын киосклар артындагы аулак урынга туктатты. Хатыны ике чиләкне күтәреп китте. Монда да җиләкчеләр дөнья икән. Карап торсан, бер тамаша. Җиләкләрен тәкъдим итмичә бер генә кешене дә калдырмыйлар. Хатыны:
— Монда өч йөз илле сумнан да биреп җибәрәләр икән. Җиләк күп бит, — дип әйләнеп килде.
Бу анын : «Нәрсә эшләргә икән?» — дип соравы иде.
— Алсалар, бир инде, — диде.
Кая барасын! Чиләк күтәреп йөрүчеләр умарта күче кебек.
Фирдәүсә китеп барды. Йөри торгач, бер автобустан төшкән хатын алырга риза булды бугай. Чиләге белән тоттырды.
— Җиләген өч йөз иллегә, чиләген илле сумга саттым. Янасын утыз биш сумга авыл кибетеннән алырбыз әле, — дип, акчасын ана китереп бирде.
— Майонез савытын бик тиз алалар икән, — дип, берне тутырып алып китте. Дөрестән дә, кешеләр янына барып җитүгә сатып та җибәрде һәм ана кул изәде. Назыйф тиз генә тагын берне тутырып илтеп бирде. Чоланнары почмагында берничә ел җыелып торучы буш савытлар да калмаячак болай булса. Мотоцикл бишеге артына байтак салып алып төшкән иде. Ул да ике савытны тутырып алгарак чыгып басты. Ун минут торды микән, ике яшь кенә кыз алып киттеләр. Акрынлап чиләкләре бушады. Бер сәгать эчендә җиләкләре сатылып бетте. Кеше күп булса да, көнчелек, бер-беренә комачаулау юк икән. Кем генә сатмый монда җиләкне?! Түбәтәйле бабайлар да, мәктәптә генә укучы кызлар да, яшь киленнәр дә, әбиләр дә... Кем телгә остарак, шулар тизрәк сатып бетерә бугай. Кайберләре култык асларына зәнгәр мәтрүшкәләр дә кыстырган. Аларны учламлап бәйләгәннәр. Шәһәр халкы кочаклап сатып ала. Алар йөри торган тау битләрендә дә шактый күренәләр иде. Җыярга кирәк икән. Җиләк бераз гына арзангарак китсә дә, шулай тиз сатылып бетүенә сөенделәр. Барыбер файда. Өйдә ятып кына акча керми!
Назыймнын агрофирмадан хезмәт хакын рәтләп алганы да юк. Йә ашлык-печән, йә бозау белән түлиләр. Әле ярый әнисенен пенсиясе белән хатынынын хезмәт хакы бар. Авыл мәктәбендә химия укыта ул. Укытучыларга хәзер акчаларын тоткарламыйлар. Бераз сөт тә саткалыйлар. Ә акча кирәк. Өй түбәләренен шиферлары мүкләнеп бетте. Кеше коймасын- капкасын хәзер тимердән, буялган калайдан ясата, аларныкы һаман унбиш ел элек вафат булган әтисе такталардан, имән бүрәнәләрдән ясап куйган килеш тора. Анын да гомер челләсе узып бара — утыз биш яшен тутырды былтыр. Йортны, каралты-кураны янарту хәзер анын җилкәсендә. Ләкин акчаны гына җиткереп бетереп булмый. Болай күмәк хуҗалыкка гына карап ятса, гомер мантып
ВӘРИС ГАЛИ
74
китә алмаячаклар. Яннан акча кертү юлларын да таба башларга кирәк. Алсу да уникенче яше белән китте. Аны укытасылары, башлы-күзле итәселәре бар. Бөтенесе хәзер, иске булса да, машина ала. Аларга да зыян итмәс иде ул. Үзеннән сон оныкларына җимерек өй калдырмаска иде бит.
Фирдәүсә пәрәмәчләр сатып алган иде. Аларны капкалап, кайнар чәй белән бастырып куйдылар.
Шунда Назыйфнын күзе аларга кызыксынып карап торучы, үзеннән беразга гына өлкәнрәк, тәбәнәк буйлы, юанрак бер иргә төште. Берәр таныш кешеме әллә сон? Хәтер чонгылларында казынып караган иде, берәүне дә хәтерләтми кебек. Ә ир һаман олы гына «джибы» янында елмаеп аларга карап тора.
— Назыйф бит син, шулаймы? — дип сорады ир алар янына килеп.
Фирдәүсә дә, ул да ят кешенен ана исеме белән эндәшүеннән аптырап калдылар.
— Әйе... — диде ул һаман исенә төшерергә теләп.
— Танымадын бугай. Мине дөрестән дә бик үзгәргән диләр. Федя... Фәргать булам мин. Ягоршиннан...
Иә, Хода! Әтисенен Уралда яшәгән абыйсы малае бит! Фәргать!!!
Кочаклашып күрештеләр.
— Екатеринбурдан Казанга барыш иде. Сине күрдем дә, таныш кебек тоелдын. Мотоциклына карагач, шунда ук таныдым! Хашим абыйда гына иде шушындый кулдан ясалган мотоцикл бишеге... — дип анлатты Фәргать.
Менә бу очрашу ичмасам! Егерме ел күрешкәннәре юк иде инде. Алар әтисе белән сонгы тапкыр кунакка кайтканда Назыйф мәктәптә генә укый иде әле. Хәзер икесенен дә әтиләре юк инде...
Озаклап бер-берсенен хәлен сораштылар. Фәргать сәүдәгәрлеккә керешеп киткән икән. Казанга баруы.
— Кайтышлый Имән Елгага сугылып чыгасы килгән иде. Болай булгач, иртәгә кермичә калмыйм. Нурҗидә җингәчәйне дә сагындым. Бик күрәсе килә, — дип китеп барды ул.
Аны күргәч, икесенен дә күнелләре тагын да күтәрелеп китте. Рус Кирмәне тавыннан тагын алты чиләк җиләк җыеп килделәр. Ул көнне дә алар өйләренә кайтып җиткәндә төнге уникенче киткән иде инде. Анда аларны яналыклар шактый көтә иде. Иртүк бакча башларына бер йөк рулонлы печән китергәннәр. Ул рулоннарны күтәреп сала торган тракторны да хуҗалык рәисе Фәрит печән белән бергә җибәргән. Янгыр эчләренә үтмәсен дип әнисе белән кызы печәннен өстен полиэтилен белән каплап, колгалар белән бастырып та куйганнар. Кичке якта инженер егет:
— Назыйф абый иртәгә чәчүдә эшләгән акчасын алырга төшсен, — дип әйтеп чыккан.
Язгы чәчүдә эшләгәне өчен утыз мен сум акча аласы бар иде әле анын. Район сабан туенда ун мен сум премия алгач, бөтенләй күрмәм инде аларны дип, «әппәр» иткән иде инде. Кисәктән бәхет ишелеп төште, димәк. Ала каргадан алачагын булсын дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Иртүк төшеп җитәчәк!
Икесенен дә җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде, урынга авуга күзләре дә йомылды.
Механизаторлар җәй көннәрендә дә, кыш та иртәнге алтыда машина- трактор паркына җыелышып беткән була. Нәрәд алалар да, кайсы кайда таралыша.
— Югалттык без сине, — диделәр.
Анын комбайнына кирәкле запчасть һаман юк икән әле. Чапкан җирләрен печәнгә җыеп бетергәннәр. Хәмитнен тракторынын моторы шакылдаган.
— Синен осталык бар иде, җыеп карамыйсынмы? — диде Рамил.
Башка вакытта күнәр иде. Бүген аларга кунак кайтырга тиеш. Хатыны да артыннан:
— Озак йөрмә! Фәргать абыйнын кайтуына тавык суясы, мунча ягасы бар. Ишеттенме?! — дип кычкырып калды.
ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ
75
— Бүген әтинен Ягоршиндагы абыйсынын малае кайта. Каршы алырга, кунак итәргә кирәк. Ачуланма инде, — диде ул.
Хәмитнен борыны салынды. Үтерсәләр дә трактор моторын үзе генә сүтеп җыя ала торган кеше түгел шул ул. Янында өйрәтеп торсан, эшли белә. Үзенен андый нечкә эшләргә тотынганы гомерендә булмады. Ничек укыгандыр да, кемнәр трактор йөртергә таныклык биреп чыгарганнардыр. Кечкенәдән үк олыларга ияреп, алар кушканны гына эшләп йөргән кеше бит ул. Инженер Рамил:
«Төнге уникегә кадәр жир сөр» — дисә, унике тулганчы кайтып китми. Коеп янгыр яуса да, жирне бозып бетерсә дә, эшләвендә була. Колхоз беткәч, Хәмит кебек шәһәр жиренә чыгып китеп анда үзләренә урын таба алмаячакларын анлаганнар һәм койрыклары авылга ябышканнар гына калды сала жирендә хәзер. Назыйф та, чыгып китсә, күптән йортлы-жирле була иде инде. Әнисе ризалыгын бирмәде.
— Әтиегез гүрендә рәнжеп ятар! — диде.
Олы кешегә каршы барып булмый. Әтисе Хашим кечкенә чагыннан ук:
— Син авылда калачак бала. Пужымыбыз бетмәсен! — дип үстерде шул аны.
— Алайса, иртәгә эшкә төш инде, — дип калды Рамил.
Бухгалтериядә анын хезмәт хакын әзерләп куйганнар иде инде. Исемлеккә имзасын салды да, акчасын алып кайтып китте. Болай булса, жиләк саткан акчаларын да кушып, өйләренен түбәсен буялган калай белән ябарга житә.
Фирдәүсәсе хезмәт хакын тулысынча алып кайтасына ышанмаган булган икән. Кулына утыз мен сумнан артык акча тоттыргач, анын да күнеле әллә нишләп куйды. Акча хакимлек иткән заман килде шул. Бәяләрнен ел саен үсүенә өлгереп булмый. Үзләреннән арткан сөтләрен тапшырып баралар да, акчасы гына бик сөендерми! Ә базардан, кибеттән берәр нәрсә ала башласан, бәяләре кесәне тешли.
Назыйм Фәргатькә өйләрендәге телефон номерларын яздырган иде. Өйлә турында:
— Эшләрем бетте. Ярты сәгатьтән кайтырга чыгам, — дип чылтыратты.
Өч сәгатьтән Имән Елгада булачак, димәк. Кунакны каршы алуга әзерлек иртүк башланган иде инде. Алсу белән әбисе кибеткә төшеп төрле тәм- томнар алып менделәр. Өй жыештырылды, ишек алды тагын бер тапкыр себереп чыгылды. Мунча ягылды. Әнисе бер көзге бәрәннәрен көтүгә жибәрмичә калдырган булган икән. Назыйф шуны суеп эшкәртте. Ике арткы ботынын итен шашлыкка — кәбапка турап куйды. Яшь ит тиз өлгерәчәк. Узган гасырнын житмешенче елларында әрмәннәр-әзәрбайжаннар таштан гараж салырга килә башлаган вакытлардан бирле татар авылларында да ин олы сый хәзер ул.
Назыйф эшләрен бетереп килә иде, ишек алдына Хәмитнен анасы Нурсабах атылып керде. Исәнләшү дә юк:
— Син ник минем малайга булышмадын?! — дип туп-туры анын каршына килеп басты ул.
Ишек алдында тыныч кына чемченеп йөргән кызыл тавык, анын бөердән чыккан тавышын ишеткәч, чатыр чабып лапаска кереп китте.
Назыйф башта сүзнен нәрсә турында барганын да анламыйча торды. Иртәнге якта инженер егет әйткәннәр исеннән чыккан иде инде. Көне буе Хәмитнен тракторы ватылуы турында гына уйлап йөрмәс бит. Беткәнмени монда уйлар нәрсәләре дә! Исенә төшкәч, йомшак кына көлеп куйды.
— Мин ремонтчы түгел. Төзәтсеннәр! — диде ул Нурсабахнын Яке урамындагы ин усал, телчән хатын икәнен белсә дә, өркемичә.
Кемнән-кемнән, ә тыныч холыклы Назыйфтан мондый «шырпы»лар көтмәгән хатын, тәртәсе ярга терәлгәндәй, бер мизгелгә аптырап калды.
— Мин дә төзәтсеннәр дим шул! — дип, ана сәерсенеп карап алды да, ничек тиз килеп кергән булса, шулай ук чыгып та югалды. Өйалды баскычын юып йөргән хатыны Фирдәүсә берни анламыйча калган икән.
— Нәрсәгә кергән иде ул? — дип сорады ул Нурсабах чыгып киткәч.
ВӘРИС ГАЛИ
76
— Хәмитнен тракторы ватылган, — диде Назыйф, башка бер сүз дә өстәмәде.
— Кемдә нәрсә кайгысы... — диде хатыны.
4
Фәргать кайтып җиткәндә барысы да әзер иде инде. Ерактан кайтучы кунаклар татар авылларында сирәк хәзер. Элек кенә ул сабан туйларын күрергә йорт саен диярлек икешәр-өчәр гаилә кайтып җитә иде. Фәргатьләрнен дә сонгы тапкыр кайтуларына егерме елдан артык вакыт узган. Өйләрен онытмаган икән әле. Туп-туры капка төпләренә килеп туктады. Бу юлы да кочаклашып күрештеләр. Юл унаенда ул да күчтәнәчкә ике олы гына пакет тәм-том күтәреп кайткан икән. Кайтып җитүгә үк өйгә барып керәсе килмәде кунакнын. Үзләре уйнаган яшел чирәмле су буйларын, ындыр буасын күрәсе килде. Анда барысы да искечә, үзгәрешсез. Яшел хәтфә чирәмнәре генә калынайган бугай. Элек аларны көтү-көтү казлар, үрдәкләр йолкып бетерә иде. Бала-чагасы да шулар белән бер буада чыр-чу килеп коенды. Чир дә йоктырмадылар. Ярдан суга сикереп уйнауларын, сал ясауларын көлә-көлә искә төшерделәр. Олыгайган, тормыш баскан саен балачак шуклыклары ныграк сагындыра шул...
Табын янында да күп искә алынды алар. Фәргатьнен беренче хатыны сәүдә тармагында эшләгән. Бергәләп кибет ачканнар. Кабат буш җир алып олы гына сәүдә үзәге салганнар. Моннан ун ел элек ул җәмәгате авариягә очрап һәлак булган. Берничә елдан янадан гаилә корып җибәргән. Кибет санын да арттырганнар. Казанга беренче хатыныннан туган кызын федераль университетка укырга кертү мәшәкате белән килгән икән. Ул ана армиядән кайтуга ук өйләнгән иде бугай шул...
Ә Назыйфлар нәрсә сөйләсен?! Аларнын — шул авыл тормышы инде. Хәзер агрофирма дип аталучы «Имән Елга» хуҗалыгында тир түгә. Кемнәрнен кесәсен калынайтканын үзләре дә белмиләр. Хәер, кесәләре калынаючы кешесе дә юктыр. Авылларынын Аръяк Нәҗми малае Фәрит банк кредитына сатып алган иде, өч елда тәмам бурычка батып бетте бугай. Яз җитүгә янадан банкларга йөгерә башлый. «Җиде миллион сум бурычы бар», — дип Мамадыштагы «Нократ» газетасына язып чыгуларына әле күп вакыт та узмады.
— Кичә Интернеттан караган идем, сезнен «Имән Елга» агрофирмасын электрон аукционга куйганнар. Кырык өч миллион сумга саталар, — диде Фәргать.
Назыйф белән Фирдәүсә, әнисе, аптырашып, бер-берсенә караштылар. Бу турыда ишеткәннәре юк иде әле. Дөрес, былтыр: «Авылны ябрәйләр сатып ала икән», — дигән сүзләр йөрде, әмма шуннан ары узмаган иде.
— Әллә теге ябрәйләр килә микән, Ходаем?! — диде әнисе.
Ерак Израильдәге бер сәүдәгәр Татарстаннын Имән Елга авылында икмәк үстереп ятарга теләр микән сон?
— Хәзер җир кыйммәт йөри. Банкларга залогка да салырга була. Бәясе киләчәктә дә артып кына барачак. Җире өчен әллә кемнәр алырга мөмкин, — дип анлатты Фәргать.
Бу темага берсенен дә башын катырасы килми иде. Назыйф кунакка мунча якканнарын, анын инде әзер булуын әйтте. Фәргать мона бигрәк тә сөенде. Зәнгәр мәтрүшкәләр, әремнәр кушып бәйләгән иде Назыйф яна себеркене. Озаклап чабындылар. Ләүкә кызуында утырганда да бала чакларын искә алдылар.
Кич белән шашлык кыздырганда сүз тагын «Имән Елга»нын сатылуына әйләнеп кайтты.
— Үзем сатып алыйммы сон? — диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә аптырап калдылар.
Бу сүзләр салмыш кеше авызыннан чыкса, бер хәл иде. Ә абыйлары — ап-аек.
— Шунын кадәр акчан бармыни? — дип гаҗәпләнеп сорады Назыйф.
— Кирәк икән, табарга була, — диде кунак. — Хәзерге колхозларнын файдасы
ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ
77
юк бугай. Түләгән акчанны да бүтән күрә алмассын, — дип, үз белгәненчә анлата башлады ул.
Болай да ике аягына аксаучы хуҗалыкларга ике мен унынчы елгы корылык бигрәк тә нык сукты. Өчәр-дүртәр йөз чакрымнан — Киров өлкәсеннән ташыган печән алтын бәясенә төште. Назыйф та ике ай буе кунып эшләп кайтты анда. Әле ярый үзләренә бушлай берәр йөк печән бирделәр, акчасын яхшы түләделәр.
Беркавым барысы да тын гына утырдылар.
— Ник алай дисен әле син! — Фирдәүсәнен анын белән килешәсе килми иде. — Нәҗми малае күпме керткәнен күрсәтеп тора мәллә! Тугыз миллион сумга сатып алып, кырык өчкә куйган ди бит әнә.
Бернәрсә дә әйтеп булмый, хатыны хаклы. Файдасы юк дигән булып, эшләп йөргән көннәре. Фермадагы сыерларнын да яртысы гына калды инде. Бөтен байлыгы таралып бетмәгән, хуҗа барыбер табылачак.
— Агрофирмаларын сатып алгач, монда кайтасынмы? — дип аптырап сорады Назыйф.
— Юк, — диде Фәргать. — Рәис итеп сине куеп китәм.
Назыйф кычкырып көлеп җибәрде.
— Булмаганны! — диде ул. — Миннән рәис чыкмаячак.
Фәргатьнен дә бирешәсе килми иде.
— Ник чыкмаска тиеш әле ул?! Кырыкка җитеп киләсен бит инде. Гомер челләсенә җитеп, кеше белән сөйләшергә генә өйрәнгәнсендер. Кешене эшкә куша бел син! Акчаннын тиененә кадәр кая киткәнен карап, чутлап торырга хөкүмәт бар. Сукмагыннан чыга башласан, бик тиз килеп җитәрләр. Аннан, хәзер бит инде үземнеке дип эшли башлыйсын! Чүптән дә акча ясыйлар хәзер, колхозны гына файдага эшләтү бик авыр булмас!
Назыйфнын һаман көлемсерәп утыруын күргәч, сүзен дәвам итте:
— Ул колхозыгызнын мина бер тиенгә дә кирәге юк. Кибетләрдән күбрәк акча кертәм мин. Сезгә генә булышасым килә. Акча гына биреп китсәм, кадере булмаячак. Ә болай — үзегезгә акча эшләргә юл ачыла. Аръяк Нәҗми абый да әллә кем түгел иде. Малае күтәрелә алган. Бөтенләй кулыннан килмәсә, таралып беткәнче янадан сатып җибәрермен.
Яна тәкъдим Фирдәүсәнен дә җанын биләгән иде.
— Үзем төрткәләп, өйрәткәләп торырмын! Үзем булышырмын. Безнен нәсел зур әле авылда. Сүз әйттермәбез, — диде ул.
Назыйф шикләнми, Фирдәүсә тотынса, ахырына кадәр җиткерә. Фәргатькә дә анын тәвәккәллеге ошады.
Ноутбугыннан аукционда катнашачагы, «Имән Елга»ны сатып алырга теләве турында хәбәр җибәрде ул.
Иртән юлга кузгалганда озак тормыйча кайтып җитәргә вәгъдә итте. Хәзергә серне чишәргә ярамаганлыгын искәртте.
— Аукционда әллә кемнәр катнашырга мөмкин. Конкрет кемнен сатып алырга теләвен белмичә торсалар, сезгә дә, мина да яхшырак булыр, — диде.
***
Кунакны озаткач, Назыйф паркка төшеп китте. Фирдәүсә белән кинәшкәннән сон шулай ниятләделәр. Бөтен җиләкне җыеп бетереп булмас. Фәргать әйткәнчә, иртәгесе көнне уйлап та яшәргә кирәк.
Хәмитнен трактор двигателен салдырып куйганнар иде. Терсәкле валын кырдырып алып кайтканнар. Кирәкле бөтен әйберсе дә бар. Һәммәсе дә кул астында булгач, Хәмит тә янда булышып торгач, төш турына җыеп бетерделәр.
— Юкка укымагансын син, Назыйф абый, кулын да алтын, башын да эшли, — дип мактап алды Рамил.
Унны бетергәч институтларда укып йөрмәде шул ул. Дөресрәге, үзенен укыйсы
ВӘРИС ГАЛИ
78
килмәде.
Төшке ялга кайтып барганда каршысына машинасы белән Фәрит очрады. Анын олы юлга чыгып баруы иде. Компьютер заманы: бөтен хәбәр секунды белән иясенә барып ирешә. Анын аукцион турында район җитәкчелеге белән кинәшергә чабуы иде.
Кичке сигезләр тирәсендә Фәргать чылтыратты.
— Күнелсез хәбәр бар... — диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан сон.
Назыйф эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайтканда авариягә тарганмы? Хәзер машиналар күп, кеше гаебе белән дә бәла-каза килеп чыгарга мөмкин.
— Әллә... — дип сүз башлаган иде...
— Сезнен хуҗалыкны аукционнан алганнар, — диде абыйсы.
Йөрәгенә җылы йөгерде.
— Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Берәр җитди нәрсә булган мәллә дип торам, — диде ул җинел сулап.
— «Имән Елга»ны үзебезгә сатып алмакчы идем, язмагандыр инде. Ярар... Башкача булышырмын мин сезгә, — диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә олы бер хуҗалыкны алай ансат кына сатып җибәрәчәкләренә ышанып җитмәгәннәр иде, артык кайгырмадылар. Әмма икесе дә тормышларында тамырдан үзгәрешләр башланачагын тоемлаган, күнелләреннән мона әзерләнеп беткән иде инде.