БЕЗ АНЫ КӨТӘ ИДЕК...
Миңа бу язманы язуы ифрат та рәхәт. Ләззәтле халәттә эрим. Чөнки язасы кешем — сүзендә үзенә тиң гамәл иясе. Милләтебезгә ифрат та мөһим һәм саваплы гамәлләр кыйлган зат. Әйе, яңлышмыйм: бу урында «кылган» түгел — «кыйлган».
Тәнкыйтьче. Мөхәррир - нашир. Шагыйрь .Аны җәмгыятебез шушы сыйфатларда таныган. Язучылар берлегенә дә шушы сыйфатларда кабул иткәннәр. Шагыйрь дә, дидек. Әмма башкалар кебек түгел. Үз юлы белән: «Шигырь арты шигырь укыйсың: барысы да дөрес, барысы да мәгълүм... Һич аңлашылмый: нинди максат белән әле Кояш системасы өчен кайгыртучы «фәйләсуф» булып күренергә тырышабыз? Газета хәбәрләрен нигә дип рифмалаштырабыз? Модасы шулмы, заман гаме белән янган булып күренәсебез киләме? Авторның чын йөзе, тормыш позициясе урынын тышкы кыяфәт — поза ала бара. Бер табылган алымнар, темалар, образларны ахыргача сыгу хәтта иҗатлары белән танылып өлгергән шагыйрьләрнең дә кызыклы дөньясын кызганыч хәлгә китерә — ахыр чиктә бер даирә эченә бикли бара. Аларда шигырь — тәкә мөгезе шикелле — үз эченә бөтерелеп, башына кайтарылып үсә башлый: гамәлгә яраксыз, гарип бер нәрсәгә әйләнә...»
Ә нигә ул прозаик та түгел? Кемгәдер артык матур, артык бөдрә күренер идемени? Булса соң!.. Ә бит аңарда нинди бай, сыгылмалы тел, ягымлы стиль, камил сюжет, салмак фикер агышы!.. Тыңлап карагыз әле! «Әдрәпи әбинең килеш-килбәтендә иң әсәрткәне, — шомырт тамырыдай кара бармакларыннан, аларга сарышкан саргылт балдакларыннан бигрәк, әнә шулай җәйге челләдә кәбестә кебек катлы- катлы киенеп йөрүе иде. Итәкләренә басып абынмас өченмедер, ул бик вак атлый, әмма шактый җир китәргә өлгерә. Өй борынча хәл белешеп йөри дә, авыл биргән күчтәнәч-төенчекләрен күтәреп, олы юл ягына китеп югала...
Атналар-айлар узгач, кайсыдыр хәбәр ишетеп кайта: «Имеш, Чистай юлында буранлы көнне туңып үлгән икән», — ди... Яисә: «Юк, үлмәгән, каядыр Ташкент якларына чыгып югалган», — дип сөйлиләр. Карчыклар: «Мескен, — диләр, — адашкан шул инде», — диләр, күз яшьләрен сөртәләр...»
Авторның 1981 елда язылган «Ачы әрем исе» дигән тәнкыйть мәкаләсеннән бу. Чып-чын хикәя түгелмени?
Ә нигә ул «тәнкыйтьче генә», публицист-эссеист та түгел? Ул бит татарда «эссе» дигән сирәк жанрның коеп куйган остасы. Аның, әгәр шулай әйтергә яраса, эсседән- эссе эсселарындагы үзәккә үтеп кергән публицистик чаң сугулары һәр язмасында чатыртап ала. «Тапшырылмаган хатлар» дигән тетрәткеч памфлетыннан бер генә мисал: «Кайчандыр күкрәгенә «әллә нинди кара көчләр» басып торганга гына уяна алмаган халык өстенә янә җитмеш кат вәгъдәләр юрганы ябылган. Россиядә сан ягыннан икенче булган милләт — Урал, Казакъстан, Урта Азиягә яңа дәвер мәдәниятеннән ут алып биргән милләт — чыра яктысы кебек бердәнбер нәшриятка карап калды. Дөнья базарына «кара алтын», мех чыгарган, автомобиль, очкычлар төзү, химия, хәрби комплекс гигантларын иңендә күтәргән Татарстан җире бүген «эштән чыгарылган татар кызы» хәлендә...Ә шул ук вакытта, үзен милләт хадиме дип санаган агай-эне (ни аяныч!) өч хәрефкә койрык ялгамакчы булып мәш килә, «татармы без, болгармы?» дип дөнья болгата, дин китапчыклар белән спекуляция ясый...»
Ә нигә ул, кайбер башка «иптәшләр» кебек, «атказанган педагог», педагогика фәннәре кандидаты яисә докторы түгел? Ул бит лепкәсеннән аяк бармаклары очына кадәр тәрбияче-педагог!.. Бөтен гомере мәгариф-мәгърифәткә хезмәттә үткән, бар язганы татар баласына тәрбияви китаплар чыгару, укытучылык- остазлык итү белән сугарылган!? Шушы өлкәдән кычкырып торган янә дә бер мисал: « Мәктәп балаларының букчасын күтәреп караганыгыз бардыр, — бигрәк тә башлангыч сыйныфта укучыларныкын. Ни өчен таш төягән кебек авыр соң алар? Дәресләр күп булганы өчен генәме? Әллә инде уку әсбаплары калын булган өченме? Кайбер дәреслекләр икешәр, хәтта өчәр сыйныфка исәпләнгән бит. Бала ничә ел буе һаман шул бер кирпеч-китапны күтәреп йөри-йөри туеп бетә. Миңа калса, җиденче сыйныфка кадәр һәр дәреслекне ярты еллыкка бүлеп чыгару — балалар өчен бик уңайлы булыр иде. Әлеге китапларны тулы көенчә алып килү ихтыяҗы кабатлау дәресләрендә генә туачак. Әмма... колхоз басуын әзмәвердәй тракторлар белән издерә генә белгәнебез кебек, супердәреслекләргә җайлашканбыз шул без. Әле бер уку әсбабын чыгару мең бәла булганда, аны икегә, өчкә, дүрткә бүлеп аерым китаплар итү — кая ди ул, авызымнан җил алсын!..»
Безнең ата-аналарыбызның бу хакта уйлап та караганнары юк бит!..
Әмма мин, үземә бирелгән сыйфат-сәләтлекләрдән чыгып, шунысын һич аңлый алмыйм: шагыйрь бер үк вакытта гамәли тәнкыйтьче һәм нашир, тәнкыйтьче бер үк вакытта гамәли шагыйрь һәм нашир, нашир үз чиратында гамәли шагыйрь һәм тәнкыйтьче була аламы? Мең еллык татар мәгариф-мәгърифәтендә үземә билгеле нашир «борадәр Кәримовлар», тагын дистәләгән «борадәрләрне» хәтеремдә капшап карасам да, анык параллель таба алмыйм. Ярый, монысы шулай булсын да ди. Кем соң, нинди соң ул шагыйрь, чәчмә әсәр остасы-прозаик, тәнкыйтьче, публицист, педагог, нашир аерым бер кеше, аерым бер шәхес мисалында, әйтик, бер генә җөмлә, бер генә гыйбарә яссылыгыннан чыгып караганда?
Әйдәгез, тәҗрибә мәйданы итеп, чия бакчасын алыйк.
«Нинди матур чия бакчасы бу!..»
Языласы шигырьнең беренче юлы була ала бит, әйеме? Әгәр шушы бер юлны иркенләп, чәчмә рәвештә чәчкәләп сурәтләсә, шагыйрь прозаик булырга дәгъва итә дияр идек. Ә инде «Нинди матур чия бакчасы бар иде, аны кистеләр», дисә, шагыйрь һәм прозаик инде тәнкыйтьче булып та җитешә түгелме? Әмма кисүченең исемен әйтмичә «шома тәнкыйтьче» була инде ул. Әгәр дә инде ул «Шундый матур чия бакчасы бар иде, аны явызларча Айдар Хәлим кырдырды» дип тә җибәрсә, бу «шома тәнкыйтьче» инде, җәмәгать, ут чатнатып торган, хөкем карарлары дәһшәте килгән публицистка әйләнә дә куя, шулай бит? Факты бар!.. Конкрет исем бар һәм йөзгә бәреп әйтелгән! Әгәр дә шушы бер үк кеше булган шагыйрь, прозаик, тәнкыйтьче, публицист шушы «куркыныч» җөмләне курыкмыйча бастырып та чыгарса, бу инде нашир да була дигән сүз. Күпләрнең батырлыгы җитәр микән гомер буе мондый кыл өстендә эквилибристик (бу сүзне минем якын дустым, этруск телен үзлегеннән өйрәнгән Нәсим Сәхапов раславынча, «икеле бер уен» дигән төрки-татар гыйбарәсеннән итальяннарга кергән дип исәпли) уеннар уйнап яшәргә?!
Әмма минем яза торган каһарманым уйнап түгел, уйлап эшли торган чын каһарман. Ул гомере буе кешеләргә китаплар чыгарып, үзенең бердәнбер шигырь китабын нибары 1998 елда, илле яшенә җитеп барганда гына, истәлеккә дип кенә чыгарды. Йөз илле шигырьдән торган «Яшьлектән хат»та аны шагыйрь итеп танытырлык мисаллар байтак иде:
Күрше апа әйтеп хат яздыра,
Бер ашыгып тезә... бер тына.
БЕЗ АНЫ КӨТӘ ИДЕК...
127
«Уйлап йөргән сүзем күп иде дә,
Хат яздырган чакта онытыла!..»
Тормышчан гади һәм шигъри матур. Башка яшьтиләренеке һәм остазларныкыннан
бер дә ким түгелме? Ким түгел! Яз гына!..
Гүя кемдер, изге тәсбих итеп,
Сиңа язган хатларымны тезгән... — Тезелешеп очкан кыр казлары!
Мин буш оя булып карыйм сезгә...
Буш оя. Фронттан буш кайткан күз чокыры... Тетрәндергеч күренеш!
Аның, Алпар урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыган баланың, «Татарстан
яшьләре»ндә чыккан беренче гөләндәменә сүз башын әле 1969 елда ук Равил Фәйзуллин
язган булган. Үзе дә яшь шагыйрь, аерым бер сиземләү белән ул аңа зур өметләр
баглаган: «Алар (М.Вәлиев шигырьләре — А.Х.) яратып кабул итәрлек, уйландырырлык,
күңелләренә хуш килеп, эстетик ләззәт китерерлек әсәрләр... Димәк, бүгенге көн
кешеләрен, үз замандашларыңны дулкынландырырлык итеп язу өчен, безгә тикле
яшәгән бабаларыбыз калдырган хәзинә-мирасны да, бүтән халыклар әдәбиятлары
казанышларын да тирәнтен үзләштерергә кирәк...»
Әй, биредә хәтта шигърияттән тәнкыйтькә дә юл сызылган.
Әйе, төркем-кланга теркәлеп, үзеңне мактауга корылган мәкаләләр оештырып, ил
алдында бил катырырга, өстәмә су сиптереп, гербицидлар белән ясалма тукландырулар
үткәреп, үзеңне һәм кешеләрне җәфалап та шагыйрь, кемнәрдер хәтта «халык шагыйре»
дә була аладыр ул. Менә ул бит үзе дә шушы хакта яза түгелме: «Яисә шулай да була...
Игътибар итә киләсең: берәү артык күзгә чалынмыйча гына шигырь язып маташа, ара-
тирә басылгалый да. Язганнарының төп өлеше
— балаларның кибеттән «Конструктор» тартмасын сатып алып, әзер детальләрдән
уенчык җыюы шикелле үк — яңа сүз түгел... Җитдигә санамыйсың: андый әйберләр
басылгалый инде, мондый шаярулар поэзиядән ерак тора... Җитә бер вакыт, — әзер өлге-
конструкцияләр белән эш итәргә остарып килүче автор инде үз юлында бернинди
тоткарлык күрми кебек... Аны мактап язылган «тәнкыйть» күзгә керә. Хөрмәтле генә
агайлар гаҗәеп җиңеллек белән зур-зур сүзләр ычкындыралар, Яңа исем, диләр, табыш,
ачыш, диләр. Аптырап каласың: чынлап та шулаймы соң?»
Ул прозаик булудан да баш тартты. Тәнкыйте публицистик кайнарлык белән
сугарылса да, ул «факт-фамилияләрне атап», җәмгыять чирләрен турыдан-туры дәвалау
белән шөгыльләнгән прагматик газета-журнал публицистикасына кереп батмады. Бу
аның эше дә түгел иде. Ул тумышыннан барлык бөтенлеге белән нечкә әдәп, такт,
беллетризм белән сугарылган тәнкыйтьче-мәгърифәтче иде. «Без прозадан да хисләр
чынлыгы, хәрәкәтләр чынлыгы эзлибез, — дип язды ул, үзен бер гаепсезгә акларга
теләгәндәй. — Документаль әсәрләрнең көтебрәк алынуы, кулдан-кулга йөртеп укылуы
тикмәгә генә түгелдер. Галәм тормышы өчен шәхси җаваплылык турында чиләк төбе
кагу төсендәге купшы юлларга кем мохтаҗ?» Минемчә, бу бераз кискенрәк әйтелгән.
Мин үзем, мәсәлән, шагыйрь һәм публицист буларак, бу очракта тәнкыйтьче белән
килешеп бетмим. Безгә ХХ гасыр азагында-XXI гасыр башында теле, сюжет-динамикасы,
образлар системасы ярлыланган, купшылыгы
— әфисәрләрне, буш-көпшәклеге белән салам-сенажны хәтерләтә башлаган, үз- үзебез
белән соклануга корылган «әдәби продукцияне» мендәрдән тузан каккандай кага торган
«чиләк төбе» трубадурлары да кирәк иде.
Әдәби тәнкыйть алдында яңару бурычы торса да, проблемаларның «исем-
адресларын әйтеп» яңарту бурычына җигелүче «неистовый Белинскийлар» табылмады.
Ул елларда М.Гайнуллин, Х.Госман, Г.Кашшаф, И.Нуруллин, Н.Юзиевләргә алмашка
килгән Р.Мостафин, Ф.Мусин, Т.Галиуллин, А.Әхмәдуллин, Х.Миңнегулов, Ф.Миңнуллин,
Ф.Галимуллиннарга инде безне куандыра-куандыра яңа бик көчле яшь тәнкыйтьчеләр
буыны: Р.Мөхәммәдиев, Равил Рахмани, Ләис Зөлкарнәй, Вәли Мансур-Барҗылы, Наис
Гамбәр, Әхмәт Сәхапов, Галимҗан Гыйльманов, Әлфәт Закирҗанов һәм безнең сүз алып
барган мөхтәрәм кардәшебез Мөдәррис Вәлиев һәм башкалар килгән иде.Тәнкыйтьче —
берәмлекле тауар. Алар да, бер шагыйребез әйтмешли, арысланнар кебек, гадәттә,
өерләре белән йөрмәсә дә, бу юлы Аллаһ ярдәмендә өерләре белән күктән төшкәннәр
АЙДАР ХӘЛИМ
128
иде. Аларның һәркайсында татарның Белинские булырлык кодрәт бар иде. Без әдәби
йортыбызны өмә ясап җилләтергә тиеш идек. Әмма, әмма... Ренессанс булмый калды.
Ләкин алар арасында Равил Рахмани, Мансур Барҗылы, Әлфәт Закирҗанов, Галимҗан
Гыйльманнар әдәбиятка да, әдәби тәнкыйтькә дә шактый өлеш кертә алдылар һәм
кертәләр. Ә менә кертә алмау, мәйданнан югалу сәбәпләрен татарның үзеннән эзләп
язган хәлдә берничә томлык маҗаралы әсәр туган булыр иде.
Әйе, югарыда телгә алынган һәр зат, «неистовый» була алмаса да, бурычын
заманның җиңел булмаган шартларында үзенчә үтәргә тырышты. Аларның кайберләре,
ни кызганыч, бу якты дөньядан китеп тә барды. Урыннары оҗмахта булсын. Әмма
аларның һәркайсы фаҗигаи иҗатчы һәм шәхес буларак зур игътибарга, ихтирамга һәм
гыйбрәтле сабак алуга лаек.Аларның тәрәзәсендә, телисеңме- теләмисеңме, бөтен татар
халкы чагыла.
Мөдәррис Вәлиев алар арасында иң үзенчәлекле, сирәк затларның берседер кебек.
Әдип. Әдәп белгече. Интеллектуаль фикер иясе, акыллы вәгазьләр остасы. Сәнгатькяр.
Милләте каршында бурычларын үтәп, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтен яңа, нечкә
беллетристик алымнар белән баеткан әдәби публицист — тарихыбызда сирәк нашир,
педагог-мәгърифәтче һәм Китап-Абый булып кала алды. «ХХ гасыр азагында татар
балалар китабы» дигән мавыктыргыч хезмәт язып, ул китап фәне буенча галим исемен
дә яулады. Әбрар абзый Кәримуллин исән булган булса, әй куаныр иде!..
II
Бишектән ятим калу, күз карашының бишектән каз бәпкәләренә төшүе аны сабый
чагыннан ук гадәттән тыш хиссияти, тиз яраланып, үз кичерешләрен яшерә белүчән,
үзенә ышанучан, тиктормас эшчән, җыйнак-тыйнак, йомшак фигыльле һәм башка яхшы,
катлаулы һәм каршылыклы сыйфатлар йомгагы итеп тәрбияли. Иҗатының башында ук
диярлек ул татар әдәбиятында беренче тапкыр «тамыр тирәнлеген яфрак тоя» дигән яңа
вә ачык концепция алып килә һәм үзе үк « Шуңа имән яфракларын соңлап коя» дип
белдерә.
Әйе, талантлы кеше — каршылыклы, каршылыксыз кеше шәхес тә була алмый,
андыйларның башкалар өчен кызыгы да, тормышка дәгъватлары да юк. Мөдәррис
Вәлиев иҗатындагы (биредә «эшчәнлегендәге» дип әйтәсе килеп куйды) шушы халәтне
Наҗар ага Нәҗми әле 1988 елда ук инде аның хакындагы мәкаләсендә, автор үзе ачкан
атама белән, «тирәнлекне тою» дип атаган иде. Ләкин мондый дәрәҗәдәге тирәнлекне
тою фаҗигаи чыганаклардан гамәлгә килә. Бишектән төшү — башлангыч
сыйныфлардан ук матбугатта басыла башлаган сабый-автор әдәби тәҗрибәдә сирәк
очраган феномен —ике исемгә — әүвәлдән курыкмыйча беренчел әдәби кушаматы
«Салих Маннапов»ка, аннан гына, ниһаять, үзенең «пашпорттагы» реаль исеме Мөдәррис
Вәлиев галиҗәнапләренә хезмәт итә башлады. Моның өчен күпме көч-тәвәккәллек
кирәк!.. «Бала чакка кайту кешенең гомерен озайта» дип белдерә ул үзенең бер
мәкаләсендә, имештер, әнисенең сүзләрен кулланып. Бу ачыш, хак, әнисенекедер, әмма
ул әнисе биргән гомер башыннан, әнисе аскан бишектән киләдер. Мин моның шулай
икәнен үземнән беләм. Инде җитмешемне узсам да, һаман балачагымнан аерыла
алмыйм. Нәрсә язсам да, «монысының сикесе астыннан балачак баш калкытырмы», дип
каләмемә куркып тотынам, аларның һәркайсы, кызганычка каршы, мин гомердә
укымаган, ишетеп кенә белгән Диккенс иҗаты кебек, олылар турында язган балачакка
барып бәйләнеп, «өч аяклы ат» булып чыга. Менә ни өчен тәнкыйтьче Мөдәррис Вәлиев
мәңге сагындырачак «үр менгән» әдипләребез Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Аяз
Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттахлар иҗатын «балачакка йөгереп кергән»
сукмаклар белән чагыштыра. Әйе, хак, балачагы белән бәйләнеше никадәр көчле булса,
әдәбият та шулкадәр көчле, саф һәм садә була.
Каршылыклар йомгагы, дидек. Бу ихластан да шулай. Чын иҗади шәхес — үзе үк
каршылык һәм ул аларны, әгәр булмасалар, үзе ясый. Башта укучылар гына түгел,
язучылар да аның исемнәре арасында буталып беттеләр. (Нәкъ минем кебек!) Аяз
Гыйләҗев аңа Язучылар берлегенә биргән тәкъдимнамәсендә, әле ничә ел алдан
сизенеп, «Без аны көтә идек...» дигән искиткеч нечкә, тирән мәгънәле, алдан күрүчән,
кинаяле кәлимә ычкындыра. Көтүен көтә идек тә, әмма... Мөдәррис Вәлиев кебек соңгы
дистә елларда бездә бөтенләй күренмәгән, ерткычлыктан ерак, тирән белемле,
итагатьле, кешелекле һәм шул ук вакытта таләпчән, принципиаль тәнкыйтьче, язучы
БЕЗ АНЫ КӨТӘ ИДЕК...
129
турында кайгыртучан, югары мәдәни әзерлекле, азат Татарстаныбызның горурлыгы
булып өлгергән «Мәгариф» нәшриятын оештырып, анда ике дистә елдан да ким вакыт
эчендә сокланырлык күпме китап чыгарып өлгергән галим-наширны без бер дә «көтеп
алгандай» итеп озатмадык бит әле...
Гәрәй Рәхим аны «Сабырлыкның төбенә җиткән...оялчан тәнкыйтьчебез» дип атый.
Дөрестер. Әмма мондый «рәхмәтсез» авыр эштә оялчанлык илһам да, акча да китерми.
Ачуны гына китерә. Биредә шарт-шорт килгән чыбыркы һәм аран кирәк. Заманында
Михаил Светлов әйтмешли, илһамны диктатура чыбыркы аша кертә. Мин үзем дә
шулайрак уйлыйм.Тәнкыйтьче — һөнәр-профессия, вазифа түгел, язмыш. Тәнкыйтьче,
ничек кенә итагатьле булырга тырышмасын, ул күпмедер микъдарда «санитар»,
«крокодил», — ә крокодил тыйнак вә «оялчан» була алмый. Югыйсә аның үзен
«йоталар». Татар әдәби тәнкыйтенең шул «тыйнак оялчанлыгы» аркасында юкка чыгуы,
әдәбият, аеруча шигъриятнең ялгыш юлдан кереп китүе турында алда сүз булыр әле.
Чын тәнкыйтьче гаделлек, матурлык һәм киләчәк хакына кемнедер утка тота, икенче
берәүгә бикләнгән юлны ача. Аңардан йомшак бәгырьле диктатор булу, йомшак түшәп
каты утырту сорала. Шуңа да безнең шигъриятебез борчак бакчасының киез эшләпәле
каравылчысы (яратып әйтәм!) Сибгат абзый Хәким бер дә юкка «мин Мөдәррис
Вәлиевнең бераз усал булуының сизелеп торуын телим», — димәгәндер. Әдәбият галиме
Азат Әхмәдуллин «Тәнкыйтьче алдына усал булу бурычы гына куелмый бит әле... Яшь
тәнкыйтьчене усал булырга чакыру берьяклырак», — дип моңа каршы чыга. Ә менә
гомере буе тәнкыйть кадере күрмәгән Нәби Дәүли аңа «Рәхмәт хаклыкны яклаучыга!» —
дип хатлар яза. Менә бит ничек.Биредә чынлап та каршылык өстендә каршылык.
«Мәгариф» нәшриятында миллионлаган данә китап чыгарып, үз китабын чыгарырга
оныткан Мөдәрриснең инде үз исемен дә онытып, «Китап абый», «Әбугалисина» дип
атаулары, «Мөдәррис Харисович» урынына «Мәгариф Харисович» дип йөртүләре, инде
«суверенитет поезды үтеп киткәч», үзе бер мәзәк кебек күренә. Аның тыйнаклыгы
турында фикер йөртеп, Равил Фәйзуллин ул заманнарда яшь шагыйрь, тәнкыйтьче,
башта «Казан утлары»нда җаваплы сәркәтип, аннан баш мөхәррир урынбасары булып
ун ел эшләп, журналда нибары ике тапкыр басылуын бер феномен итеп искә ала. Нигә,
Татарстан хөкүмәте Бауман урамындагы легендар Матбугат йортын япкач, барысы
авызына су кабып аптырашта торганда, нәшрият директоры кебек
«номенклатурщик»ның, дөньясын онытып, барлык хезмәткәрләрен эшкә җигеп,
кырыкка якын автордан истәлекләр яздырып, мәдәни тарихыбызда мәңге сагынычлы
«Матбугат йорты — гомер китабы» дигән проектны тормышка ашыруы үзе бер феномен
түгелмени? Аның бер китапсыз, бары тик матбугатта чыккан мәкаләләре белән генә
Язучылар берлегенә кабул ителүе шушы каршылыклар бердәмлегенең тере бер
чагылышы түгелмени? Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясенең
Мөдәррис Вәлиевне Берлеккә кабул итүгә багышланган утырышында чыгыш ясап,
аксакалыбыз Сибгат абзый Хәким, «Аның мәкаләләре кызыклы, проблемалы,
язучыларның иҗатына тирән үтеп керә белә, бәяләре дәлилле, ышандыргыч, — ди. —
Ул күбрәк шагыйрьләр, поэзия турында яза. Күрәсең, үзенең дә шагыйрь булуыннан
килә...».
Чорыбыз тәнкыйтенең «бабасы» дип исәпләнгән Рафаэль Мостафин исә Мөдәррис
Вәлиевне «соңгы елларда тәнкыйть өлкәсенә килгән яшьләрдән иң талантлысы,
өметлесе» дип атый. Нил Юзиев исә аның мәкаләләре «әдәби әсәр кебек мавыгып
укыла», дип өсти. Аяз Гыйләҗев яшь әдипнең югары эстетик зәвыгына басым ясап, ул
«татар әдәбияты хәзинәсеннән иң көчле әсәрләрне төпле итеп сайлап ала белүен»
искәртә һәм, әйткәнемчә, «Без аны көтә идек...» дип тә өстәп куя.Фәрваз Миңнуллин
«...ихтирам саклап, турысын әйтеп бетермәгән чаклары булгалый, — ди, — кайвакыт
артык матурлап язарга омтылышы сизелә, мин моны шулай ук бетерелергә тиешле
кимчелек дип саныйм..» Тәлгат Галиуллин «...Мөдәррис утыз яшендә Союзга керә, — дип
белдерә. —Бездә тәнкыйтькә яшь чактан ук үз йөзеңне табып килү еш була торган хәл
түгел...» Менә бу хактин-хак нәрсә. Гомумән, булмаган хәл дип әйтер идем мин. Һәм һич
арттырмыйча шунысын да өстәр идем: әдәби тәнкыйть
— эстетика, этика һәм философияне кушкан матурлык-әхлакъ фәне. Мөдәррис Вәлиев
үз иҗатындагы «Ачы әрем исе», «Тәллитут», «Хәтер», «Тапшырылмаган хатлар»,
«Чынлап та шулаймы соң?» кебек сискәндергеч әсәрләре белән шушы әхлак фәненең
миңа билгеле атаклы осталары Виссарион Белинский, Николай Чернышевский, Фридрих
АЙДАР ХӘЛИМ
130
Энгельс, Анатолий Луначарский, татардан Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали, Гали Рәхим,
Габдрахман Сәгъдиләрнең эстетик ачыш- эзләнүләрен искә төшерә.
III
Мөдәррис Вәлиев яратмыйча яза алмый.Ул хәтеребезнең тирән һәм өзлексез тере
булуын тели. Әдәбиятның миссиясен дә шунда күрә. Бер үк вакытта шул ук ярату аңа үзе
анализлап әсәрләрнең җитешсез якларын яшерергә, «күрмәскә» дә ярдәм итә. Аларга
башкаларга «ямьсез күренмәүдә» булыша. Тик шунысы куанычлы, ул «яратып кына»
чикләнми, бер үк вакытта язмыйча кала да алмый. Куану — аның вазифасы. Кеше өчен
куана белү, гомумән, Аллаһтан төшкән рәхмәт. Тәнкыйтьче өчен «почти күрелмәгән
сыйфат». Кайвакыт ул миңа офыклардан офыкларга очкан шонкар булып күз алдына
килә: әгәр ул өлгерә алса, тере табигатьтәге һәр үлән кыягы, һәр җанвар, үткән һәм
бүгенге татар әдәбиятының һәр вәкиле, аларның һәр әсәре турында язган булыр иде. Ул
ярата, тик яраткан әсәргә карата тәнкыйди фикер белдерү аңа читен эшкә әверелә, ул
чирли, аңа авыр, гүя әйтергә ярамаган сүз — гөнаһлы эш, аны әйтсә, ул кемнедер
рәнҗетер кебек. Бу шәхеснең эчке холкы, тәрбия кодексы, кешелеклелек, гуманистик
караш чыганакларыннан килә.Бу хакта ул үзе дә яшерми: « Әйе шул, һәр тәнкыйтьченең
эчендә тагын бер тәнкыйтьче утыра бит әле. «Личный», «лирик» тәнкыйтьче дигәндәй...
Язганда, ул сине кисәткәли тора: фикереңне ипләбрәк әйт, тамырына балта чабу
булмасын, төп тонны берүк басып китмәсен! Алга таба сүзләр «түгәрәкләнә», шомара,
димәк, тагын бераз йомшара...Укучыга тәкъдим ителгәндә инде мәкалә кулдан тере
балык кебек шуып чыга. Тәнкыйтьче үзе аптырап кала...» Бәй, безнең татар әдәби
тәнкыйтенең эчке лабораториясен ачып салган бит бу!..
Тәнкыйтьчедә туган әдәбият — үзен үстергән ана турында кайгырту беркайчан да
юкка чыкмый. Ул — гомерлек кизүдә .Агымдагы татар әдәбиятын гына түгел, күрше
әдәбиятлар, беренче чиратта замандаш рус, украин, чуаш, якут һәм башка әдәбиятлар
вәкилләренең күренекле әсәрләрен тизрәк күрергә, алар турында беренче булып аваз
салырга тырышуы да менә шушы туган әдәбиятыбызны мөмкин кадәр баету, аны
башкалардан ким-хур итмәскә тырышу кебек гуманистик теләкләрдән чыгып эшләнә.
Безнең тәнкыйтьтә Чыңгыз Айтматовның, Валентин Распутинның, Виктор
Астафьевның атаклы романнарын беренчеләрдән булып Мөдәррис Вәлиев әйләнешкә
кертте дисәк тә хактыр. Менә шундый кайгырту нәтиҗәсе инде ул. Сарыүзәк
далаларында анасының йөрәгенә аткан Мәнкорт
— гүя биш гасыр буе Хәтердән читләттерелгән татар баласы, аның башына кигезелгән
яшь дөя тиресе гүяки Явыз Иван тарафыннан кара кышта Казаннан куып чыгарылган
татарлар ыруы, җимертелгән мәчетләр, тәрегә борыны төртелгән авыллар иде.
Распутинның Анна апасы белән Әмирхан Еникинең Акъәбисе, диннәренә һәм
милләтләренә карамастан, гүя икесе бер тамырдан чыккан ике кыяк: аларга кояш
яктысы җитмәүдән, куылудан ясалган моң- сагышлар эленгән. Тәнкыйтьче скальпель
белән кеше хәтереннән «кайтарылган» (фәлсәфәдә «кайтарылу» — «отражение»
теориясе) күренешкә сирәк операция ясый. Җир йөзендә хәтергә ясалган операциядән
дә җаваплы гамәл юк. Һәм әдәби тәнкыйтьнең бурычы — кеше хәтеренең изгелеккә
явызлык белән түгел, изгелек белән җавап кайтаруына ирешү, кайчандыр тупас көч
белән тартып алынган мәхәббәтне бәйсезлек-суверенитет өчен сугышлар аша гына
түгел, ә иман, ярату, тигезлек-туганлык аша да яулау. «Наркоз бирмичә яру» — операция
ясауга тиң гамәл бу, — ди тәнкыйтьче. — Эшләнми калган игелек, тирән үкенеч тойгысы
белән ваемсыз геройларын гына түгел, безнең һәммәбезне дә газап утына салалар алар.
Әлеге әсәрләрдән безгә: «Кыска хәтерле булмагыз, рухи һәм әхлакый сафлык
чыганакларына юлны онытмагыз!» — дигән өндәү авазы ишетелә», — дип
гомумиләштерү ясый ул.
Мөдәррис Вәлиев кешелек табигатендә намусның мәңгелек хлорофиллын эзли. Ул
намус һәм әхлак лабораторияләрендә хәтер имтиханнары үткәреп, Ә. Еникинең
«Әйтелмәгән васыять», «Соңгы китап», Шәриф Хөсәеновның «Әни килде», Аяз
Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел
балалары», «Фронтовиклар», Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында»сы һәм башка
дистәләгән язучыларыбызның романнары, повестьлары, хикәяләренә барлык дөнья
әдәбияты биеклеге таләпләреннән чыгып анализ ясый һәм шундый куанычлы фикергә
килә: татар әдәбияты башка тугандаш әдәбиятлардан ким түгел. Тәнкыйтьчене бер генә
БЕЗ АНЫ КӨТӘ ИДЕК...
131
жанр да куркытмый. Ул Мостай Кәримнең «Озын-озак балачагын» да, Адлер
Тимергалинның фантастик әсәрләрен дә, Әхәт Гаффар хикәяләрен дә, фронтовик язучы
Хисам Камал романнарын да бертигез сөйкем белән тикшерә. Аңардан беркем дә читтә
калмый. Хәтта кичә генә беренче хикәясен язган сабый да игътибар үзәгенә алына.Тик,
ни кызганыч, ул безне оялта гына алмый. «Тикшерә» дигән үтә дә «гомуми» сүз уңаеннан
бер ачыклау кертик. Мөдәррис Вәлиевнең тәнкыйди иҗаты белән якыннан танышкач,
мин таң калдым: ул барлыгы өч йөзләп татар язучысы һәм шагыйренең әсәрләрен телгә
алып, һәркайсына аерым тукталып анализлаган икән. Күпме көч, нинди колач!..
Әйе, хак, ул беркемне онытмый. Аның өчен классиклар да, башлап язучылар да
«юк».Аның өчен һәр язучы — әдип. Һәм ул әдиптән бары тик образлар гына таләп итә.
Әйе, кемнәргәдер язучы булып исәпләнү өчен Язучылар берлеге әгъзасы булу да җитә.
Юк, җитми икән шул! Бу — җаваплылыкның саплам башы гына. Язучы булган кешенең
үз әсәрләрендә нинди образлар тудыруы мөһим.
Ул шагыйрьләр һәм шигърият турында аеруча күп яза. Иң яратканы, кумирлары,
әлбәттә, — Габдулла Тукай, Такташ, Туфан һәм Сибгат Хәким. Габдулла Тукайдан ул
махсус аркан баскычлар буйлап, каты кагылмыйча, ипләп кенә Равил Фәйзуллинга да,
Рәдиф Гаташка да, Гәрәй Рәхимгә дә, Рөстәм Мингалимгә дә, Ренат Хариска да, Рахмай
Хисмәтуллинга да, әлбәттә, безләрдән яшьрәкләргә — Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт,
Фәннур Сафин һәм башкаларга да төшеп җитә... Башкаларга булган игътибар безне дә
җылыта.
Бу уңайдан бер сагынычлы нәрсә хәтергә төште: 1968 елда мин Университет һәм
Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Түбән Камага килеп төпләнгән идем һәм
Рахмай Хисмәтулла белән берлектә «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмә оештырган
идем. Шул чорда комбинатта слесарь булып эшләп йөргән Фәннур Сафинның беренче
шигырьләренә сүз башы язып, Вәгыйзь Зәйнетдинов җитәкләгән «Нефтехимик»
газетасында бастырып чыгарган һәм Мисхәт Хәбибуллин дигән бик талантлы яшь
шагыйрь белән икесен Казанга алып килеп, телевидениедән чыгышларын оештырган
идем. Хәзер инде аларның берсе дә юк. Кайда алар? Аһ, китеп барганнар! Нигә алай иртә?!
Мин боларны тәнкыйтьчедән дә сорыйм. Ул миңа «Чынлап та шулаймы соң?» дигән
хезмәтендә, «Шигырьнең дәрәҗәсен төшерүче сәбәпләр күп», дип җавап бирә. Әмма
артык эчкә керми. Мин аңардан безнең шигърият, әдәбият тәнкыйтенең дәрәҗәсен
төшерә торган сәбәпләрне сорыйм. Ә ул миңа һаман «кулдан шуып чыккан шамбы
балыклары» турында бер нәрсәне талкый: «Без, ихтимал, ул сәбәпләрнең кайберләрен
—иң өстә ятканнарын гына күрәбездер әле. Чынлап та, тулы бер китаптан, зур шигырь
бәйләменнән ни өчен санаулысына, аерым юлларга гына тукталасың, игътибар итәсең,
тәэсирләнәсең, истә калдырасың?..» Мәсьәлә анда түгел бит. Шигырь әнә шул бер юлда
ачыла да инде ул. Шагыйрьләр дә, шигърият тә, хәтта әдәбият та шулай. Айтматовның
Мәнкорты, Еникинең Әкъәбисе ачылган кебек. Татарга тарлыгыннан, көнчелегеннән,
өер психологиясеннән, әйтеп үткәнчә, нәкъ шул татар мәнкортлыгыннан котылырга,
безгә бер-беребезне күрә, күтәрә белергә кирәк. Әнә шулай «күрә белмәү» күрә
алмаучылык, «дошманлык» чиренә әйләнә дә куя. Тора-бара ачышлар күмелә, әлбәттә,
алар милләтнең язмыш ташына яктылык булып ятмый, башкаларны үстерми, әдәбият
бер урында таптана, үзен-үзе изә, ваклана башлый. Яңа исемнәрне күрмәгәч, яңа
җисемнәрдән җил исми. Яфрак селкенми. Застой, торгынлык дигән күренеш иң яхшы
халәт булып «торгынлаша».
Үткән гасырның алтмышынчы елларында әдәбиятка килгән шагыйрьләр белән
шулай булмадымыни? Безне «ниндидер» яшерен көч икегә, дөресрәге, өчкә бүлде.
Шигъриятебез «телгә алырга яраган», «урталыктагы» һәм «телгә алырга ярамаган»
«обоймаларга» бүленде. Бу хәл Мөдәррис кардәшем Вәлиевнең «Гамәл дәфтәре» дигән
искиткеч дөрес исем бирелгән китабында аеруча яхшы чагыла. Китап башыннан азагына
кадәр ул елларда «телгә алырга яраган» «обойма» ияләренә багышланган. Сүз дә юк,
алар — соңгы утыз-кырык елда шигъриятебезне тотып торган талантлы авторлар.
Бүген инде — тере классиклар. Бу — зур куаныч. Әмма мин, табиган, китап буенча
үзебезне, ул заманда «телгә алудан тыелган», яисә «телгә алмаган хәлдә яхшырак
булган» исемнәрне эзләдем. Алар биредә юк иде. Яшермим, үземне күрергә теләп түгел,
тарихи дөреслек, гаделлек хакына ул елларда, әле алтмышынчы елларда беренче булып
милләт учагына кереп канатларын көйдергән бөркет кебек, теләсәм-теләмәсәм дә, сул
күзем булса да, үз исемемне күзәткәләштерде. Юк идем. Монда «колмак җыйган кызлар»
АЙДАР ХӘЛИМ
132
да, «Беренчеләр»нең туңган төзүчеләре дә, «Чернобыль»нең атом нурыннан көйгән
халкы да, «Палестина качаклары» да, «Өч аяклы ат»лар да, «Сагыш китаплары»да,
«Хунвейбин»нар да кирәкми иде... Ә аларны да күрәсе килә, шайтан алгыры. Адәм
хезмәте бит. Мактану, макталу өчен түгел, милләт тәрәккые өчен. Дан туртасы эчәсе
килүдән түгел. Биредә бөдрәлек бар, әмма без генә юк идек. Әмма бөдрәләнеп кенә
әдәбиятны матурлап, бөтенләп булмый. Мин бу китапта укытучыбыз, яшьлегебезнең
кумиры, бөек шагыйрь Роберт Әхмәтҗанны, әдәби агымга юнәлеш биргән дусларым,
искиткеч зур талант ияләре —шагыйрьләр Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин,
Рифгать Закиров, Зиннур Насыйбуллин, Булат Сөләйманов, Разим Вәлиуллин, Рим
Идиятуллин, Фәрит Габдерәхим, Эдуард Мостафиннарны таба алмадым. Әле болар
хәтергә төшкәннәре генә. Кайда аларның иҗатларына бәя? Әдәбият тарихы томнар,
фолиантлар белән түгел, еш кына бер әсәр, бер шигырь белән байый. Нәтиҗә нинди?
Нәтиҗәбез күз алдында, яисә кабердә. Их, дидем мин үз-үземә, әгәр дә без барыбыз да
бер йодрык булып тупланган, бердәм бәяләнгән, бердәм көчкә әйләнгән булсак, безнең
шигъриятебез генә түгел, тоташ әдәбиятыбыз дә, үзебез дә икенчерәк булган булыр
идек. Һәм мин тагын да сүзне тәнкыйтьчебезгә бирәм: «Бәлки поэзиядә... юк, поэзиядә
генә түгел, прозада да, драматургиядә һәм тәнкыйтьтә дә дөньякүләм әйберләр хакында
сүз куертып, аяк астындагы туфракны онытып җибәргәләү, җирдән аерылу, ниндидер
боҗрага бикләнү, йомылу —менә шундый тормышның үзендәге сәер хәлләргә иш булып
чыкмыйбыз микән?»
Әйдәгез, йомылмыйк. Әйдәгез, бикләнмик. Әйдәгез, барны күрик, күрсәтә белик.
Бездән соң килгән яшь буынга матур үрнәк күрсәтик. Милләт тә, хөрмәт тә, үрнәк тә
исән-сау булыр.
VI
Мөдәррис Вәлиевнең күрсәткән иң зур җегетлеге, чын каһарманлыгы — ул татар
китабы, аның балалар китабы флагманы булып оешып, олуг эшләр башкарып,
«Мәгариф» нәшриятының җитәкче-нашире, галим-мәгърифәтче буларак тарихка
керүендә. Сез 1950—1990 елларга кадәр илгә бушлай миллиардларча тонна «кара
алтын» биреп, үзенең китапларын селедка төрә торган кәгазьгә басып чыгару белән
килешеп яшәгән чорларны күз алдыгызга китерегез. «Мәгариф» нәшрияты кебек татар
милләте балаларына хезмәт итәчәк нәшриятны ачу-оештыру өчен күпме көч исраф
итүебезне исәпкә алсагыз иде. Болар берсе дә заяга китмәде. Аллага шөкер. Нәшрият
башына нәкъ шундый хәерле урында, хәерле сәгатьтә маңгаен фәрештәләр якты каурый
белән сыпырган иманлы кеше — тәнкыйтьче, нашир, галим-педагог Мөдәррис Харис
улы Вәлиев килде. Килде һәм үзе кебек якты биналар табып, үзе кебек якты
мөхәррирләрдән торган якты коллектив оештырып, татар милләтенә татар тарихында
булмаган ЯКТЫ КИТАПНЫ бүләк итте. Бу ике сүз бары тик зур хәрефләр белән язылырга
хаклы. Бу елларда татар балалар китабын бастыруның фәнни системасы, милли
идеологиясе барлыкка китерелде. Унар мең тираж белән бар дөнья укучысын таң
калдырырлык «Хәзерге татар әдәбияты», «Балачак әдипләре», «Балачак
энциклопедиясе», «Татар шигърияте» кебек серияләр, дистәләгән дәреслекләр,
фразеологик, миллият, Тукай сүзлекләре өстәлгә ятты. Татар баласының күзе ачылды.
Мәктәпләр мондый җәннәткә ышанмый торды. Татарстан хөкүмәтенең бу чорда татар
баласына биргән куәте бәяләп бетергесез. Болар бит «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан»,
«Мәгърифәт» газеталарына, «Аргамак», «Идел» журналларына канат куйган өметле
заманнар иде. Шунысын гына әйтү дә җитә: чагыштырмача кыска вакыт эчендә
«Мәгариф» нәшрияты милләтебезгә тирән уйланылган программа буенча 2000 исемдәге
20 миллион данә китап бүләк иткән. Бу чын каһарманлык иде. Ул Рәсәй Федерациясендә
иң зур нәшриятларның берсенә әверелде. Һәм... табаның төбе көя башлады. Иң беренче
булып аны татар үзе көйдерде. Нашир Мөдәррис Вәлиев өстеннән югарыга шикаятьләр
агылды. Үзәккә, татарның үз кулы белән, аны яптырырга кирәк иде.
Һәм нәшриятны яптылар да.
Әйе, ул унтугызынчы гасыр азагы — егерменче гасыр башында «Болгар
нумерлары»нда, Тукай йолдызлыгында туып яктырып куйган, әмма большевиклар
хакимиятендә юкка чыгарылган «Мәгариф» нәшрияты иде. Мөдәррис әфәнде Вәлиевкә
үзе туплаган коллектив белән бергә аны яңадан гамәлгә кую бәхете тиде. Реформатор
иң сабыр, тыйнак, гади, керсез юл белән революция ясады да куйды. Аны «күрми
калдылар».
БЕЗ АНЫ КӨТӘ ИДЕК...
133
Әмма татар китабын болай гына бетереп-үтереп булмый. Мөдәррис Вәлиев
җитәкчелегендә «Мәгариф»нең талантлы коллективы чыгарган китаплар татарга
хезмәт итүен дәвам итә. Көн килер, барысы да үз урынына кайтыр.
Аяз абзый Гыйләҗев әйтмешли, без аны көтәбез.