АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Мәлбагыш
Мәлбагыш авылы Азнакай районына карый, ул район үзәге Азнакай шәһәреннән 30
чакрымда, тимер юл станциясе Ютазыдан — 60, Чаллы пристаненнән 145 чакрым
ераклыкта урнашкан.
1859 ел мәгълүматларына караганда, Югары Якый (Мәлбагыш) авылындагы 82
хуҗалыкта 301 ир-ат һәм 321 хатын-кыз яшәгән. Бер мәчет булган.
Олылар сөйләвенчә, Мәлбагыш авылы моннан 400 еллар элек оешкан. Авылга Яхъя
исемле кеше нигез салган, тик аның кайсы яктан килүе билгеле түгел. Шул исемгә
мөнәсәбәтле рәвештә авылны башта Якый дип йөрткәннәр.
Соңга таба, бигрәк тә XVIII гасырның икенче яртысында бу якка төрле җирләрдән
кешеләр килеп урнаша башлаган. Алар арасында Алатыр шәһәре тирәсеннән килүче
мишәрләр дә булган. Кешеләрнең бирегә күпләп күчеп килүен өлкән буын вәкилләре
1773-75 еллардагы Емельян Пугачев хәрәкәте белән һәм бу якларда буш җирләрнең
күплеге белән аңлата.
Мәлбагыш авылы 1781 елдан Бөгелмә өязе Микулин волосте Уфа
наместничествосына керә. 1804 елдан ул Оренбург губернасында исәпләнә башлый.
1850 елда Самара губернасы оештырыла һәм авыл шул губернага кертелә. 1918 елдан ул
Татар-Башкорт Республикасы составында, 1920 елдан Әлкәй волосте Бөгелмә кантоны
ТАССР составында була. 1930 елдан Мәлбагыш Азнакай районына карый.
1859 елгы губерна архивы мәгълүматлары буенча авыл турында түбәндәгеләр
билгеле: Якый авылындагы 237 хуҗалыкта 645 ир-ат, 695 хатын-кыз яшәгән, 1 мәчет, 1
мәдрәсә, 3 су тегермәне булган.
1872 елда авылның мәчете яна һәм аның урынына яңа мәчет салалар. Ул 1967 елга
кадәр торган.
1910 елгы архив мәгълүматлары буенча, авылда 325 хуҗалык булып, аларда 815 ир-
ат, 834 хатын-кыз исәпләнгән.
1914 елның язында көчле янгын чыгып, авылның 350 йорты янып беткән.
Авыл исеме каян килеп чыккан? Бу турыда авылның аксакаллары болай фикер
йөртә. Мәллә елгасы авылның көньягында 4 чакрым чамасы арырак урнашкан урманнан
башлана һәм авыл уртасыннан агып үтә. Әгәр авыл атамасы елгага мөнәсәбәтле рәвештә
барлыкка килсә, Мәлләбаш, ягъни Мәллә суы башланган урында утырган авыл дип
исемләнер иде. Мәллә суының Ыкка кушылган җирендә урнашкан авыл Мәллә Тамак
дип аталган. Ә менә авылның көнчыгышындагы урманнан, берничә тармактан
җыйналып Малбагыш дип аталган икенче елга (инеш) тау буйлап күп кенә тугайлар ясап
агып төшә дә, авыл уртасында Мәллә суына килеп кушыла. Нәкъ менә елгалар кушылган
урында авыл оеша башлый, чөнки тау буенда чишмәләр дә шактый күп булып чыга.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Малбагыш суы буендагы яшел болыннарда, әрәмәле тау буйларында, урман
аланнарында борынгыдан ук кешеләр мал (терлек) көтеп, карап, ягъни мал багып
йөргәннәр. Шуның өчен ул елга Малбагыш дип аталган. Авыл картлары авылны
Мәлбагыш дип түгел, ә Малбагыш дип йөртә һәм әлеге фикерне яклыйлар.
Бүгенге көндә Мәлбагыш авылында ике катлы урта мәктәп, мәдәният йорты,
медицина пункты, китапханә һәм мәчет бар.
Авылда ике зират исәпләнә. Мәетләрне шуларның берсенә генә җирлиләр, иске
зиратка күммиләр.
Авыл янындагы тауны халык Кызыл тау дип йөртә, Тау артындагы күлне Торна күле
дип атыйлар. Монда элек һәр елны торналар кайтып бала чыгара торган булганнар.
Якындагы рус авылында руслар белән күрше булып яши торган татарларны мәләкләр
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
150
дип йөрткәннәр. Шуннан Мәлән чокыры, Мәлән урманы, Мәлән яланы кебек атамалар
сакланган.
Күшәр
Яңгырашлары уйга сала торган, ә килеп чыгышларын аңлату шактый кыен булган
атамалар республикабызның һәр районында очрый. Атама борынгырак булган саен,
аның мәгънәсен ачу шулкадәр кыенрак. Шушындый атамалар исәбенә Күшәрне
кертергә мөмкин.
Күшәр авылы Әтнә районында, район үзәге Олы Әтнәдән 5 чакрымда, җирле үзидарә
үзәге Күңгәр авылыннан — 4, тимер юл станциясе Арчадан — 43, Казан шәһәреннән 77
чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы тарихи-географик, географик-статистик чыганакларда һәм халык
авыз иҗаты әсәрләрендә еш кулланыла.
Алат юлы өстенә утырган Күшәр авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Авыл
1602-03 елларны эченә алган Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә дә искә алына. 1600
елның сентябре — 1601 елның августы белән Күшәр атамасы И.П.Ермолаев
чыганагында да китерелә. 1650 елның 9 апрель датасы белән Күшәр авылы бер тарихи
чыганакта искә алына.
Д.А.Корсаков җыентыгындагы исемлеккә Күшәр авылы да кергән, анда 82 йомышлы
татар һәм 121 дворовый кешеләр яшәгән. 1761 — 1866 елларда үткәрелгән Генераль
ызанлау мәгълүматларыннан күренгәнчә, Күшәр авылында һәм Мукшы пүчинәсендә
морза кенәзләре Мөхәммәт һәм Муса Мортазиннар (Яушев балалары), аларга хезмәт
итүче дворовый кешеләр, йомышлы татарлар яшәгән.
Ашыт суы буендагы бу авыл элек өч аерым бистәдән торган: Йомышлылар Күшәре,
Ясаклылар Күшәре һәм Ташчишмә. Ясаклылар Күшәре икенче төрле Мокша исемен дә
йөрткән. Күшәр халкы тимерчелек, балта эше, тегермәнчелек һөнәрләре белән көн
күргән.
1898 елгы чыганакта авылда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. К.П.Берстель Күшәрне
болай сурәтли: Күшәр (1нче өлеш), Күшәр (2нче өлеш) — Йомышлылар, Күшәр (3нче
өлеш) — Ясаклылар.
Авыл бик матур, тигез җиргә урнашкан. Аның болын-кырлары күп, ике зур урманы
бар. Кечкенә урманны Коллар урманы дип йөртәләр. Коллар дигәннән, авылның өлкән
буын кешеләре буыннан-буынга бирелгән түбәндәге хәлләрне сөйли. Күшәр алпавыты
Әйшә авылыннан коллар алып кайта. Күшәр авылының олы урамы Әйшә урамы дип
аталу, һичшиксез, шуның белән бәйләнгән булыр. Ә 1552 елда, Явыз Иван Казан
ханлыгын яулап алганнан соң, Күшәргә морзалар токымыннан булган Яуш, Каныш һәм
Кадыш исемле аксөякләр килеп урнаша. Алар христиан диненә чыгалар һәм Яушев,
Канышев, Кадышев булып китәләр. Соңыннан алар, Күшәрдәге җирләрен сатып, Мәскәү
һәм Петербург калаларына күченә.
Авылның көнбатыш ягында болынлыклар җәйрәп ята. Болыннарны ярып Ашыт суы
ага. Элек аның суы бик мул булган, берничә су тегермәне эшләгән, ә хәзер елга бөтенләй
саегып килә. Шуңа да карамастан, Ашытта балык күп әле.
Элек басу уртасыннан Күшәрдән Мөндеш дигән авылга бара торган юл үткән. Ул юл
янында, басуның урта бер җирендә “Кәкре каен” дип йөртелгән каен агачы үсеп утырган.
Бу каен яньшда кешеләр адашып, юл саташтырып аптырап йөргәннәр. Берничә ел элек
бу каенны төбе-тамыры белән алып ташлаганнар...
Күшәр атамасы, Татарстаннан тыш, күрше җирлекләрдә дә очрый. Элекке
Козмедемьян өязендә Иделдә Күшәр пристане һәм Күшәр сайлыгы булган.
Кызыл Мишә (Бөкмеш)
Кызыл Мишә авылы Саба районында, район үзәге Сабадан 9 чакрым ераклыкта,
җирле үзидарә үзәге Тимершык авылыннан — 4, Шәмәрдәннән — 14, Вятка Аланыннан
64 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бөкмеш атамасы тарихи белешмәләрдә очрый.
И.А.Износков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, авыл Бөкмеш (Букмыш),
151
Бөкмеш суы ярына утырган (по речке Букмыш), Тау өстендәге бушлык (Пустошь на горе)
дип аталган. Анда 387 ир-ат һәм 386 хатын-кыз яшәгән. 1898 елда басылып чыккан
белешмәдә Бөкмеш авылында татарлар көн иткәнлеге әйтелә. К.П.Берстель (1908)
белешмәсеннән күренгәнчә, Бөкмеш авылында 1094 татар кешесе гомер кичергән.
Н.Б.Борһанова мәгълүматларына караганда, Бөкмеш авылы халкы күршедәге
Курсабаш, Мичәнбаш, Кырбаш, Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Эзмә, Иске Шекше, Яңа Шекше,
Мишәбаш, Явлаштау, Сәрдә, Иләбәр, Көек авыллары белән Калатау җыены бәйрәм иткән.
Олылар авылны иң беренче булып Сәет һәм Төхфәт исемле кешеләр нигезләгән дип
сөйлиләр. Бөкмеш атамасы авылга Кече Мишә елгасының бөгелеп киткән урынына
утырган өчен бирелгән. Эзмә авылы белән ике арада зур чирмеш зираты булган.
Кызыл Мишә авылы Кече Мишә суының уң ярына утырган. XIX йөз башларында
авылның 60 процент халкы атсыз ярлылардан тора. Зират белән Мишә суы арасындагы
яхшы җирләр һәм Шомырт чишмәсеннән Тимершык елгасына таба сузылган урынны (22
гектар) Шаһи бай били.
XX йөз башында авылда кечкенә генә бер мәдрәсә салына. Анда ялланып укыткан
хәлфәләр дин сабагына өйрәтә.
1929 елда укый-яза белмәүчеләрне укый-язарга өйрәтү эше киң җәелдерелә. 192930
елларда кулак тамгасы тагылган Шәехов Зариф йортын һәм әптек (аптека) очы мәчетен
мәктәп итеп җайлаштырып, 108 баланы 4 укытучы укыткан. Мәктәп дүрт класс
тәмамлаган 24 укучыны Казан текстиль фабрикасы училищесына (ФЗУ) бирә. Фабрика
мәктәпне шефка алып, мәктәпкә радиоалгыч һәм 500 сумлык китапханә бүләк итә.
Бөек Ватан сугышына авылдан 120 кеше китә. Аларның 62се үлеп кала, 29 кеше
медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.
1963 елда колхоз көче белән авыл электрлаштырыла. 1967 елда авыл дәүләт электр
челтәренә тоташтырыла. Ындыр табагындагы, ферма һәм тегермән эшләре электр көче
белән башкарыла.
Кызыл Мишә авылы табигатьнең ямьле бер почмагында урнашкан. Авыл яныннан
Кече Мишә суы агып уза. Мишәгә Бөкмеш башы елгасы, Иләк елгасы, Иске кала елгасы,
Ялгыз имән елгасы, Үләт елгасы кушыла.
Дәвамы киләсе саннарда.