Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЙОЗАК» АЧКЫЧЫ


Чаллы каласы әкрен генә, үз көенә генә
яшәп ята. Эшчеләр шәһәре буларак төзелсә
дә, уку йортларында белем алучы
студентлар, аларның укытучылары,
барыннан да бигрәк талантлы әдипләре
белән үзенә хас интеллектуаль дөньясын,
аның бер өлешен тәшкил иткән әдәби
мөхитен формалаштырды. Чулман
буендагы яшь каланың тарихка сәяхәт итүче
Вахит Имамов, искиткеч эшчәнлеккә ия,
ярсу йөрәкле Айдар Хәлим, милли җанлы,
тарих аркылы татарның җирдә үз хокукы
барлыгын исбатлауга Фәүзия Бәйрәмова,
шагыйрә һәм галимә Рәзинә Мөхияр, бала
җанлы Рәшит Бәшәр, татарның күренекле
шәхесләре турында язып, кирәкле эш
башкарган Ягъсуф Шәфый- ков, талантлы
һәм күзәтүчән, фәлсәфи гомумиләштерүләр
ясарга сәләтле Айгөл Әхмәтгалиева кебек
әдипләре үзенчәлекле иҗатлары белән
танылып, киң катлам татар укучысына
хезмәт итеп киләләр.
Санап үткәннәрне Рахман Шәфи-
гуллин исеме белән тулыландырмасаң,
хакыйкатькә хыянәт итү булыр иде. Та-
лантлы кеше бар өлкәдә дә талантлы шул
инде, киң җәмәгатьчелеккә тележурналист,
оста оештыручы буларак танылган Рахман
Галим улы соңгы вакытларда «Шәһри
Чаллы», «Мәйдан», «Казан утлары» газета-
журналларында басылган хикәя-
повестьлары белән шәһәребезнең генә
түгел, республика укучыларының да
игътибарын җәлеп итте. Ә инде аның 2012
елның ахырында дөнья күргән «Йозак»
дигән китабы, мәхәббәт хисләре
Әдипләр тарафыннан укучыда кызгану
хисе уятыр өчен кыйналган, армиягә китсә
йә гарипләтеп, йә үтерелеп кайтарылган,
русларның «поганый татарин» дип
мыскыллауларына җавап итеп үзенә
бикләнгән, әнисенә язган хатларына эчендә-
ге сагышларын, туган якны сагынуларын һәм татарны мескен итеп, кызганыч итеп
сурәтләү белән сугарылган әдәбиятыбызда,
гомумән, яңа аваз булды. рәхәтләндереп түккән җебек геройлар
янында Р.Шәфигуллинның унбиш яшьтән
читкә чыгып киткән , кешедән ким булмас
өчен көн-төн эшләгән, үзен кимсеттермәс
өчен көрәш белән шөгыльләнә башлаган чая
егетләре нык, бик нык аерылып торалар.
Алар еламый, алар көрәшә, каршылык
күрсәтә. «Барына да түзәргә була. Ә мин
милли тойгыларга кагылуны күтәрә
алмадым. Шул ук «Горняк» ресторанында
метр ярымлы берәү: «Узкоглазый, дай
закурить», — диде. «Пошел ты...» — дигәч,
миңа кизәнеп җибәрмәсенме. Әле аны гына
түгел , тагын дусларын да акылга утырткан
идем».
Бу өзек — «Йозак» китабына кертелгән
«Зимагурлар илендә» повестеннан. Мин бу
повестьны Оренбург, Башкортостан, Түбән
Новгород һәм башка төбәкләрдә яшәгән
татар балалары өчен әзерләнгән әдәбият
хрестоматияләренә кертер идем. Безгә
бүген иманлы, татарлыгы белән горурлана
торган, шул горурлыгына кагылсалар
ачудан көеп, бүре кебек эн- дәшми-тынмый
рәнҗетүчегә, гафу иттерә белүләре җитми.
Елаклар һәм ләң-ләң өрүче этләр белән
дөнья тулган.
Татар әдәбияты яшьләре олыгайгач
прозаик булып киткәннәрне белә. Мәсәлән,
Тәлгат Галиуллин, Мөхәммәт Мәһдиев әнә
шундыйлардан. Рахман Шәфигуллин
әсәрләрендә дә акыл утырткан, төпле фикер
йөртүче, тормышның ачысын да, төчесен дә
күп татыган ир каләме сизелеп тора. Алай
гына да түгел, күп хикәяләрендәге
вакыйгаларның автор тормышында урын
алганлыгын, геройларның прототибы үзе
икәнлеген сизәргә мөмкин.
Язучының һәр күренешкә үз карашы,
һәрнәрсәгә үз фикере — тормыш тәҗрибәсе белән ныгытылган фикере бар. Әдәби әсәр
булуына карамастан, әйтик, «Яңгырлы
август» повестенда, әдип публицистика
чигендә торып иҗтимагый тормыш турында
фикер йөртә: «Яңгыр сибәләсә дә, Казан
урамнары аллы-гөлле ситсыларга төренгән.
Аның һәрберсендә Мәскәүнең олы
кунагына мәдхия җырлана. «Татарстан
отправит Родине 100 миллионов тонн
нефти!», «Продадим государству 2
миллиона тонн зерна», тагын әллә никадәр
ит, сөт, бал, йон, йомырка... Бу — 15 яшьлек
авыл малаеның Казанга ипи алырга килгәч,
шәһәрнең Н.Хрущевны каршы алырга чыгу
күренешен күзәтүе. Гаҗәеп хәл: үзе иген
игүче авыл кешесе, башкалага ипи алырга
килә! Яшь булса да, хикәя герое Хәбиргә дә
бу сәер тоела, ул урамга элгән лозунглар
белән реаль тормыш арасындагы упкынны
күрә. Милиционерларның төрле кешегә
төрлечә мөнәсәбәте бу упкынны тагын да
тирәнәйтә. «Сказал ведь тебе, сука, не
появляться на моем участке», — дип хәер-
чене аяусыз типкәләгән сержант шунда ук
мондый кансызлыгына аңлатма да биреп
куя: «Иртәгә бит Казанга Хрущев үзе килә.
Һәр җирдә тәртип булырга тиеш». Бәрәч, бу
шулай ук тыштан ялтырау гына икән бит.
Дәүләт хәерчелекне бетерү өчен көрәшми, ә
ул күзгә ташланмасын өчен генә тырыша
икән!
Иген игүче үз җиренә дә, үзе җитеш-
тергән мөлкәткә дә хуҗа түгел. Хәбир авы-
лга кайта, күңелсез хәбәр — әтисе камыл
чабарга баргач, арбасында бер учма арыш
кайткан. Партия контроле председателе
Комиссаров шуны зур җинаять итеп, эш
күрсәтмәкче була, сугыш инвалидына төрмә
белән яный. Ходабәндә! Кеше ничек яшәргә
тиеш соң? Татар әдәбияты мондый
очракларга бай, чөнки халык шундый
язмышка дучар ителгән. Менә М.Мәһдиев,
«Бәхилләшү» китабыннан: «Әлбәттә, тагын
бер хәлне хәтерлим, дөнья юньлесе,
эшлекле, әдәпле, числыклы (бу сүз Казан
артында чисталыкны яраткан кешегә карата
кулланыла) Шәргыя җиңги бар иде. Кырык
өченче ел җәенең эссе, тынсыз, ач бер
көнендә, урактан кайтканда ат абзарлары
янында председатель, районнан килгән
вәкил, прокурор хатын һәм сәламәтлеге
буенча армиягә алынмаган, ләкин дә колхоз
амбары тирәсендә бик әйбәт көн итеп яткан
Фәсхетдин, уракчыларны тентеп, Шәргыя
җиңгинең ... фәлән-фәлән урыннарыннан
арыш бөртеге табып алдылар. Амбарга
алып кереп үлчәделәр, ике йөз грамм килде.
Шәргыя җиңги, бичара, шул көнне юк
булды. Малае фронтта иде. Малай кайтты
— әнисе шул юктан юк булды» (478 б.).
Фронтовик язучы В.Быков «Фронтта
һәлак булган иптәшләрем. Без син исән
калып, монда күргәннәрне язсын өчен үл-
дек, дип әйтәләр кебек», ди. Өлкән буын
әдипләр дә, үз иптәшләренең михнәт-га-
заплары юкка булмаган икәнлеген бүгенге
ваемсыз буынга җиткерер өчен үткәннәргә
мөрәҗәгать итәләр, ахрысы. Ләкин... бу
Россия. Рүзәл Мөхәммәтшин «Менә ул як-
тан әлеге дә баягы урыс халкы бәхетлерәк.
Алар беркайчан да рәхәт яшәмәгән...» дип
язуы белән мең кат хаклы бугай (Юану//
Идел, 2013, №2). Р.Шәфигуллин өчен дә
үткән белән бүгенгене чагыштыру күңел
юатырлык тынычлык бирми. Менә автор
яшьлек эзләре буйлап Воркутага килә:
«Кызганычка каршы, монда элекке хо-
зурлыкның эзе дә калмаган. Суворов
урамындагы ике катлы матур йортларның
штукатуркасы коелган, буяулары уңган.
Ташландык йортлар бик күп. Халыкның
кигән киемнәре дә әллә ни түгел».
Әдипнең «Йозак» повесте исә, гомумән,
татар әдәбиятында аерым урын алып тора.
Җинаятьчел дөньяны сурәтләү аша ул, кеше
теләсә нинди шартларда да, әгәр аның үзәге
нык икән, кеше булып кала алуын кабатлый.
Монда шуны әйтергә кирәк: татар әдәбияты
классигы Ш.Камалның «Уяну» дигән
хикәясе бар. Ш.Камал тормыш төбенә
төшкәннәрне сурәтли, хикәя герое Муса
хатыны белән эшчеләр бистәсенең иң
караңгы почмагында яши, аларның
балалары юк, хәлләрен, гомерләрен көн-төн
завод суыра. Чарасызлыктан, өметсезлектән
Муса көн саен эчә һәм эчеп акылы
томаланган бер мәлдә хатынын кыйнап,
аның үлеменә сәбәпче була. Айныгач, Муса
моны шул хәтле авыр кичерә ки, хәтта
акылыннан шаша. Моның белән язучы иң
түбән тәгәрәгән кешенең дә күңел
почмагында бер матур очкын, әхлак калуын
күрсәтә. Экстремаль шартларда, соңарып
булса да, әлеге иман нуры килеп чыга.
Р.Шәфигуллин герое Гайсә дә, олы
яшьтәге кешегә ярдәм итү теләге белән
остазын яклап, җинаятьчел дөньяга килеп
эләгә. Ләкин ул югалмый — дөресрәге,
әнисе өчен югалса да, кешелеген югалтмый:
«Гайсә тоткынлыкта булса да, тәмәке тарту,
хәмер эчү, кеше кимсетү кебек хәрәм
сыйфатлардан сакланды. Күпләп китап уку, дингә тартылу аны үз кыйбласыннан
аермады. Рухы белән, эчке дөньясы белән
чиста-саф калды». Тормыш төбендә дә
югалмаска, алай гына да түгел, китап уку,
иманга килү аша үз-үзен камилләштерергә,
минем уемча, Гайсәгә яшьлегендә алган
тәрбиясе, табигый зирәклеге һәм сәләте
ярдәм итә. Ә бит татарда күп андый
булдыклылар. Шундый милләттәшең белән,
нинди генә шартларда да егет булып калган
татарлар белән горурланырга була.
Хәтерем ялгышмаса, Г.Ибраһимовның
«Карак мулла»сыннан башка татар әдәби-
ятында җинаятьчел дөньяга мөрәҗәгать
иткән бүтән әсәр юк, ахрысы. «Кабахәтлек
болай да җитәрлек» диючеләр табылыр.
Ләкин, беренчедән, «Йозак»та автор,
Ш.Камал кебек, ямьсезлек фонында ма-
турлыкның тагын да күркәмрәк булуын,
аның яңа һәм гади чагылышын күрсәтә,
башка төсмерләрен ача. Икенчедән, җи-
наятьчел дөнья, телисеңме, теләмисеңме, ул
безнең тормышның бер өлеше һәм аны
күрмәскә тырышудан гына ул бар булудан
туктамаячак. Һәр җирдәге кебек, монда да
кыюлык югары бәяләнә һәм бу дөнья
кешеләре сентиментальлектән ерак тору-
лары, бары үз көчләренә генә таянулары
белән аерылып торалар. Автор боларның
барысын да күрсәтә алган. «Йозак»ны
укыганда вакыйгаларга ияреп геройларына
теләктәшлек белдереп, сурәтләнгән
авантюраларның төптән уйланган булуына,
шуларның уртасында кайнаган Гайсә- нең
акча, җиңел тормышка ияреп китүдән
тыелуына сокланып утырасың. Мин аны
«йодрыклы», ягъни үзен рәнҗеттерми
торган, бүгенге дөньяда бик кирәкле,
каршылык күрсәтергә сәләтле игелекнең
гәүдәләнеше, дияр идем.
Ләкин гел уңай сыйфатлардан гына
торган кеше була алмаган кебек,
Р.Шәфигуллин китабына кертелгән хикәя-
повестьлар да җитешсезлекләрдән бөтенләй
үк азат түгел. Әйтик, «Яңгырлы август»та
ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне
бераз шәрәләндереп бирү. Әле берничә
урында. Дөрес, алар тормышчан бирелгән,
уйлавымча, хакыйкатькә хилафлык юктыр,
ләкин бит сүз остасы яшәешне ничек бар,
шулай бирүче түгел. Ул иң әһәмиятле,
укучыга җиткерергә теләгән фикерләрен
берничә тарих белән калкытып куярга, үзе
мөһим санаган детальләр аша алгы планга
чыгарырга тиеш.
Аннан соң, автор ашыга, вакыйгаларны
сюжет сызыгына артык тыгызлап тезә.
Чаллы педагогика институтында миңа
«Җирле матбугат теле» дигән курс буенча
лекцияләр укырга туры килде. Шунда
«Йозак» повестена анализ ясаганда бер
студент кыз «Бу бит роман булырлык» дип
әйтеп куйды. Әйе, ул өлешчә хаклы, мон-
дагы материал, чыннан да, романга җитәр-
лек. Әмма вакыйгаларның бер-бер артлы
бик тыгыз бирелүе, язучыга образларның
эчке дөньясын, психологик халәтләрен
ачарга урын да, вакыт та калдырмый.
Образлар дөньясын кичерешләр, фәлсәфи
һәм лирик чигенешләр, чагыштырулар
белән баетканда отышлырак булыр сыман.
Мондый кимчелекләр, мөгаен, Рахман
аганың озак еллар тележурналист булып
эшләве белән аңлатыладыр.
Ничек кенә булмасын, әсәрләренең бер
ягын инкарь итеп булмый — алар укыла.
Фәнни калыпларга сыешып бетмәгән
яклары да бардыр. Ләкин укучы мәхәббәте
калыпларны танымый ул, укучы алай үлчәү-
мазарларга салып тормый — ул йә укый, йә
укымый. Менә бу ноктадан караганда,
Чаллы төбәге әдәби күгендә тагын бер
каләм әһеле — һәм җитди каләм әһеле
барлыкка килүенә сөенәсе генә кала.