ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
ФӘННИ-ПОПУЛЯР ОЧЕРК1
Бәйсезлек өчен көрәш
Х гасыр башларында Сыр-Дәрьяның урта агымындагы, Каратау (Көньяк Казакъстан)
алдындагы далаларда төрки-угыз кабиләләре гомер иткән, күчмә һәм ярым утрак тормыш
алып барган. Аларның саны кыпчак һәм башка төрки кабиләләр исәбенә һәрдаим
тулыланып торган. Х-XI йөзләрдә угызлар байтак кына кабиләләргә һәм бик күп ыруг
төркемнәренә бүленә. Соңрак кабилә-ыруглар бергә кушылып эре- эре берләшмәләр
хасил була. Алар «ил» дип аталган. Ил башында «йабгу»79 80 титулын йөрткән юлбашчы
торган. Х гасырның икенче яртысында аеруча зур берләшмәне (илне) угызларның кынык
кабиләсеннән чыккан Сәлҗүк ибне Тукак җитәкли. Ул тарихка үз исемендәге династиягә
нигез салучы күренекле зат булып кереп калган, ә бу династия варисларын сәлҗүкләр дип
атап йөрткәннәр.
Х гасыр азакларында байгу Сәлҗүк үз кавеме белән Мәварәэннәһергә (Әму- Дәрья
белән Сыр-Дәрья елгалары арасындагы җирләр), аерым алганда, Сыр- Дәрьяның түбән
агымындагы далаларга үтеп керә, Җәнд (Дженд)81 каласын кулга төшерә. Мәварәэннәһер
җирләре Габбасыйлар халифәлегенә кергәнгә күрә, IX гасыр урталарына анда гарәб халкы
ишәя. Гарәбләрнең Урта Азия аша Кытайга сәүдә юллары җанлана. Болар барысы да Әму-
Дәрья буендагы калаларда, халык күп тупланган башка урыннарда мәчетләр төзүгә зур
этәргеч бирә. Шулай итеп, төрки-угыз кабиләләренең Ислам дөньясына килеп керүе
мөселманлыкны кабул итүне тизләткән булырга тиеш. Һәрхәлдә, 920-960 елларда алар
барысы да диярлек ислам динен кабул итә.
X гасыр ахырында Мәварәэннәһергә Көнчыгыштан төрки-караханидлар гаскәре бәреп
керә. Бохараны яулап ала. Багдад тарафыннан куелган Нух ибне Мансурның (саманидлар
династиясеннән) мәркәзне кире кайтарырлык көче булмаганлыктан, ул ярдәм сорап
сәлҗүкләргә мөрәҗәгать итә. Сәлҗүк бәй угылы Исраил җитәкчелегендә саманидларга
ярдәмгә атлы гаскәр җибәрә. Бергәләп хәрәкәт итеп, алар Бохараны азат итәләр. Әмма 999
елда караханидлар ханы Наср I мәркәзне янә тартып ала. Алга таба, соңгы саманид Әбу
Ибраһим Монтасир сәлҗүкләр белән берлектә караханидларны берничә мәртәбә кыйнап
ташласалар да, бу барыбер тулы җиңүгә китерми. 1005 елны Әму-Дәрья буендагы
чираттагы бәрелештә саманидларның зәгыйфьләнгән гаскәре тар-мар ителә, ә Монтасир
үзе яу кырында һәлак була. Нәтиҗәдә саманидлар дәүләте таркала, аның Әму-Дәрьядан
төньякта һәм төньяк- көнчыгышта яткан элеккеге биләмәләре (Мәварәэннәһер һ.б.)
караханидлар кулына эләгә, ә Әму-Дәрьядан көньякта һәм көньяк-көнбатыштагы
өлкәләре (Хорасан, хәзерге Әфганистан һ.б.) Мәхмүд Газнәви (988-1030) тарафыннан
тартып алына.
Багдад хәлифәсе әл-Кадыйр (991-1031) бу җирләр белән идарә итүне газнәвиләр
династиясе хакиме Мәхмүд Газнәвигә тапшыра. Караханидлар тарафыннан яулап
алынган Эму-Дәрья белән Сыр-Дәрья елгалары арасындагы далаларга Көнчыгыш
Төркестаннан, Җидесу һәм Кашгар өлкәләреннән күпләп карлык, ягма, чыгыл төркиләре
агыла башлый. (Сүз уңаенда, караханидлар династиясе башында нәкъ менә чыгыл
төркиләре торуын әйтеп үтик). Күчеп килүчеләр иң шәп көтүлекләргә ия була, ә бу исә
сәлҗүкләрне авыр хәлгә куя. Күп тә үтми алар караханидлар кул астында кала.
***
79 Мәкаләдә Р.Т.Телботның «Селджуки. Кочевники - завеватели Малой Азии» (М., 2004),
Р.Н.Бәзертдиновның «Татары, тюрки - потрясатели вселенной» (К., 2005), Т.Ю.Ирмиеваның «История
мусульманского мира. От Халифата до Блистательной Порты» (Челябинск, 1996), Всемирная история.
Т.111. (М., 1957) хезмәтләре файдаланылды.
80 «Йабгу» («байгу», «җабгу») титулы ау кошлары «лачын» яки «карчыга» дигәнне аңлата.
81 Бүгенге көндә каланың хәрәбәләрен Сыр-Дәрьяның уң як ярында, хәзерге Кызыл Урда шәһәреннән ерак
булмаган урында күрергә мөмкин.
141
Сәлҗүк бәй үз кавеменең караханидларга бәйле калуын күрмәгәндер, мөгаен. Ул бик
картаеп 107 яшендә Җәнд каласында дөнья куя. Аның Исраил, Микаил, Юныс һәм Муса
дигән дүрт угылы кала. Борынгыдан килгән гадәт буенча «йабгу» титулына олы улы
Исраил ия була. 1025 елда караханидлар белән газнәвиләр арасында сугыш башланып
китә. Сәлҗүкләр караханидларга бәйле булганлыктан, бу сугышта алар ягында торып
катнашырга мәҗбүр булалар. Бер бәрелеш сәлҗүкләр өчен бик күңелсез тәмамлана — бу
көнне йабгу Исраил бине Сәлҗүк газнәвиләргә әсирлеккә эләгә. Мәхмүд Газнәви аның
белән назланып тормый: богау кидереп ерак Ьиндстандагы Каланҗар кальгасына ябып
куя. Ыругдашлары аны коткарырга бик тырышып карасалар да, булдыра алмыйлар.
Уңышсызлыкны белгәч, Исраил иреккә мондый эчтәлектәге хат җибәрә: «Миңа бүтән
өмет итмәгез. Энеләремә сәламемне һәм үч алуларын теләвемне җиткерегез...» Исраил
зинданда җиде ел үткәрә, бик күп җәфа чигеп, 1032 елда чит-ят җирдә ятып кала.
Мәхмүд Газнәви сәлҗүкләрне эзәрлекләп, аларның көтүлекләренә басып керә,
биниһая мал-мөлкәт, тоткыннар алып китә. Караханидларга да зур зыян салына. Мәхмүд
Газнәви яу йөргәндә күп санлы сәлҗүк-угыз кабиләләренә тап була һәм киләчәктә
аларның үч алу ихтималын күздә тотып, таратып зәгыйфьләндерергә карар кыла. Шул
максатта үзенә хәрби хезмәт итү һәм яңа көтүлекләр өчен салым түләү шарты белән дүрт
мең гаиләне Эму-Дәрья аша чыгарып, Хорасан өлкәсенең көнчыгыш чикләрендәге
Данданакан тирәләренә күчереп утырта.
Исраил үлгәннән соң кабиләләр белән җитәкчелек итү аның бер туганы Микаилга
күчә. 1029 елда аңа ике угылы — Тогрул бәк, Дауд бәк (соңрак ул үзенә Чагры исемен
ала) һәм аналары ягыннан бертуган Ибраһим ибне Йинал белән газнәвиләрдән үч алырга
бик саллы сәбәп килеп чыга. Эш шунда ки, газнәвиләр гаскәрендә килешү нигезендә
ялланып хезмәт иткән сәлҗүкләрнең хәрби төркемнәре баш күтәрә: алар тиешле акчаны
түләмәү аркасында гаскәр башлыклары боерыкларын үтәүдән баш тарта. Моңа җавап
итеп, газнәвиләр сәлҗүкләрнең барлык хәрби төркем башлыкларын, шул исәптән Сәлҗүк
бәй оныгы Йосыфны җазалап үтерәләр.
Газнәвиләргә каршы яу сәфәренә чыгар алдыннан Микаил Багдад хәлифәсе әл-
Кадыйрга Хәлифәлекнең мондагы биләмәләрендә хөкем сөргән башбаштаклыкны бәян
итеп, вакыйгаларга үз карашын да белдереп, хат юлларга җөрьәт итә. Хатта ул шулай ук
хәлифәгә тугры булуына ышандыра һәм гаделлекне торгызу максатында газнәвиләргә
каршы изге көрәштә аның фатихасын сорый. Сугыш алмашынучан уңыш белән шактый
еллар дәвам итә. Башлангыч чорда Микаил үзен корбан иткән булса кирәк, чөнки 1030
елда гаскәрләр белән Чагры бәк һәм Ибраһим җитәкчелек итүе теркәлеп калган. Э
Микаилның олы улы Тогрул бәк хәрби хәрәкәтләр башлануга ук, ягъни шул ук 1029 елда
әсир төшә, 5-6 ел гомерен зинданда үткәрә. Тик абзасы Исраилдан аермалы буларак, ерак
Ьиндстанда түгел, ә газнәвиләр мәркәзе Газни каласында.
1035 еллар башында сәлҗүкләр берләшмәсенә хәзерге Үзәк һәм Көнбатыш
Казакъстаннан чыккан угызлар, кыпчаклар һ.б. төрки кабиләләренең яңа төркемнәре
килеп кушыла. Шактый тулыланган көчләр башында Муса, әсирлектән котылган Тогрул
бәк һәм Чагры бәк тора. «Байгу» титулын баштарак Муса йөртсә дә, соңыннан бу титулга
гайрәте, алдан күрүчәнлеге белән аерылып торган Тогрул бәк ия була. Шул ук елның
июлендә сәлҗүкләрнең 10 меңләп жайдагы
Әму-Дәрья аша чыгып, Хорасандагы Мерв (хәзерге Мары) һәм Ниса калалары тарафына
кузгала. Мәхмүд Газнәви вафат булу сәбәпле, хәрби хәрәкәтләр белән җитәкчелек итүче
улы Масуд аларга каршы үзенең иң тәҗрибәле һәм кыю әмире Бәктуды җитәкчелегендә
чама белән 20 меңлек гаскәр җибәрә. Бәрелеш Ниса тирәләрендә килеп чыга. Газнәвиләр
сәлҗүкләр лагеренә һөҗүм итүгә, тегеләре бернинди каршылык күрсәтмичә диярлек,
чатырларын, олауларын ташлап, ком чүленә чигенеп күздән югала. Газнәвиләр исә,
дөньяларын онытып ыстандагы мал-мөлкәткә ябырыла һәм талау белән шундый мавыгып
китә ки, сәлҗүкләрнең яшеренгән урыннан ничек килеп җитүен сизми дә калалар. Сәлҗүк
жайдакларына югалып калган, зур табышка өметләнгән әмир атлыларын тураклап ташлау
әллә ни кыенлык тудырмагандыр, мөгаен.
Җиңүчеләр кулына ганимәт малы (трофей) сыйфатында Масудның ун мең динарлык
казнасы, олаулары белән бихисап сугыш кирәк-яраклары, көбә киемнәр, сугыш атлары
эләгә. Сан ягыннан сәлҗүкләрдән ике тапкыр диярлек өстенрәк булган, баштанаяк
коралланган Масуд гаскәренең хурлыклы җиңелүе, шул хәтле матди байлык югалтуы
ГАМИР ГАРИФУЛЛИН
142
Газнидә шаккатыргыч тәэсир калдырып, чын мәгънәдә аяз көнне яшен суккандай кабул
ителә. Килешү шартлары да Масуд мин-минлегенә бик каты китереп суга, чөнки
Хорасанның төньяк өлкәләре сәлҗүкләргә күчә.
Аталары Микаил үрнәгендә Тогрул белән Дауд (Чагры) бәкләр дә үзләрен Габбасый
хәлифәләре яклы булуын игълан итәләр. Моңа җавап рәвешендә икенче елны яңа хәлифә
әл-Каим (1031-1075) сәлҗүкләр кул астына күчкән биләмәләрне рәсмиләштереп, аларны
шундагы Дихистан, Ниса, Фәрава калалары хакимнәре итеп билгели. Икесе дә хакимлек
билгесе булган ике очлы башлык, зиннәтле җилән белән байрак ала. Шуның өстенә төрки
егетләренең иң зур хыялы булган иярләнгән гарәб чабышкылары, алтын белән бизәлгән
бил каешлары, шулай ук утызар кисәк кыйммәтле кытай ефәге белән бүләкләнәләр.(Ул
заманнарда кытай ефәге валюта урынына йөргән — Г.Г.). Шуны да әйтергә кирәктер,
сәлҗүкләрнең эшләре уңышлы барган саен, шуңа бәрабәр көчләре дә арта бара. Әлеге
җиңүдән соң да Төркестан һәм Мәварәэннәһердән Хорасанга андагы кабиләләрнең яңа
төркемнәре күчеп килә. Шуңа бәйле рәвештә вакыйгалар тагын да куерып китә. Эш шунда
ки, 1036 елның ноябрендә сәлҗүк башлыклары Мерв, Серахс, Абиверд тирәләрендә,
ягъни үз биләмәләреннән көньяктарак яткан җирләрдә газнәвиләр гаскәрендә хезмәт итү
шарты белән өстәмә көтүлекләр бирүне сорап Масудка мөрәҗәгать итәләр. Алар
үзләренең үтенечен, Хорасанга яңадан-яңа кабиләләр өстәлә барганга күрә,
көтүлекләрнең җитешмәве белән аңлаталар.
Сәлҗүк башлыкларының яңа дәгъваларыннан тәмам ачуы кабарган Масуд үтенечкә
колак салу түгел, аларга яңа сугыш игълан итә. Хәрби хәрәкәтләр башлана. Газнәвиләрнең
гаскәр сафларында сугыш филләре дә булганга күрә, акрын кыймылдаучы зур һәм
килбәтсез армиягә каршы сәлҗүкләрнең бер урыннан икенче урынга тиз күчеп йөри
торган жайдак төркемнәре хәрәкәт итә. 1037 елның язында Моргаб үзәнлегендә ике арада
каты бәрелеш була. Нәтиҗәдә Мерв каласы сәлҗүкләр кулына күчә. Газнәвиләр бу югалту
белән килешә алмыйлар, әлбәттә. Ниндстанда яу йөргән Масуд үзенең әмиренә Мервны
кире кайтару бурычы куя. 1038 елның 30 маенда әмир гаскәре Нишапур юлы белән Серахс
тарафына кузгала. Гаскәрләр 10 июньдә очраша. Серахс капкасы төбендә көн буена
сузылган орышта газнәвиләр янә җиңелә. Яубашы 20 жайдагы (тән сакчылары) белән
Герат ныгытмасына кереп бикләнә. Әлеге бәрелештән соң ике атна вакыт үткәч, Нишапур
капкасы янына 200ләп жайдак озатуында Тогрул бәкнең бертуганы Ибраһим ибне Йинал
килеп туктый. Ул каланың хакиме Әбү әл-Сәидкә төп көчләрнең менә-менә килеп җитәргә
тиешлеген хәбәр итеп, бирелергә тәкъдим итә. Мәчетләрдә хөтбәне Масудка түгел, ә
Тогрул бәк исеменә укырга куша. Озак та үтми олы капка ачылып китә һәм Тогрул бәкнең
алдынгы төркеме шәһәргә килеп керә. Моннан соң җомга намазларында, дини
бәйрәмнәрдә хөтбә бары тик Тогрул бәк исеменә генә укыла башлый.
Сәлҗүкләрнең мөстәкыйль
дәүләте барлыкка килү
Әлеге вакыйгалардан соң ике арада үзгәрүчән уңыш белән тагын берничә бәрелеш
булып ала. Әмма Масудны һәлакәткә китергән вакыйга дип, һичшиксез, Данданакан82
тирәсендәге хәлиткеч орышны атарга кирәктер. Өч көн дәвам иткән канкойгыч бәрелештә
газнәвиләрнең 100 меңлек гаскәре тар-мар ителә, ә барлык хәрби милке җиңүчеләр
кулына эләгә. Масуд үзенең йөзләп жайдагы белән яу кырыннан качып китеп, көчкә
үлемнән котылып кала. Газнигә кайтып егылгач, тәхет варисы итеп улы Мәүдүдне
билгели, ә үзе кайгыдан тәмам көчтән язып, хәмер эчүгә бирелә. Җиңелү хурлыгын күтәрә
алмаган Мәүдүд исә гаскәр туплап инде ничәнче тапкыр үч алу теләге белән сәлҗүкләргә
каршы кузгала. Әмма газнәвиләрнең эше бу юлы да уңмый. 1043 елда Бәлх тирәләрендә
Тогрул белән Чагры бәкләр тарафыннан алар тагын җиңеләләр. Аннан чират Хорезмга
җитә. Нәтиҗәдә, Үргәнечтә чолганышта калган хорезмшаһ Исмәгыйль Хандан ибне
Алтынташ та бирелергә мәҗбүр була. Шулай итеп, Төньяк-Көнчыгыш Иран (Хорасанны
да кертеп), Хорезм өлкәләренә ия булу сәлҗүкләргә мөстәкыйль дәүләт төзергә
мөмкинлек бирә.
Газнәвиләр байтак биләмәләрен югалта. Аларның кул астында бары тик төп
82 Данданакан - ныгытылган шәһәрчек. Бүгенге көндә аның таралып яткан хәрәбәләрен Мары шәһәреннән
(Төрекмәнстан) 33 чакрымда күрергә була.
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
143
биләмәләре: Газни, Кабул, Кандагар өлкәләре (хәзерге Әфганстанда) һәм Төньяк
Һиндстанда Пәнҗаб өлкәсе генә кала. Яңа җирләрдә кабилә башлыклары Тогрул бәккә
үзләренең тугрылыгын белдереп ант итәләр. Сугыш барышында сәлҗүкләргә
теләктәшлек белдергән кабиләләр өч елга салым түләүдән азат ителә. Ә Мәхмүд Газнәви
тарафыннан кайчандыр Әму-Дәрьяның аръягына күчереп утыртылган гаиләләр кире
туган якларына әйләнеп кайта. Тогрул бәк соңгы вакыйгаларны тасвирлап, газнәвиләр
династиясен бәреп төшерү сәбәпләрен аңлатып, хәлифә әл-Каимга хат юллый. Җиңү
хәбәрен Мәварәэннәһердәге караханидлар ханына да җибәрәләр.
1040 еллар башында Хорасаннан газнәвиләрнең соңгы хәрби төркеме китеп баргач,
яңа барлыкка килгән дәүләтнең мәркәзе итеп Мерв каласы сайлана (1043), ә Чагры бәкне
Тогрул бәк Хорасанның хакиме итеп билгели. Соңыннан хәлифә әл- Каим Чагры бәккә
Малик әл-Мөлек («хакимнар хакиме») титулын бирә һәм ул шушы дәрәҗәле исем астында
газнәвиләр белән сугыш хәрәкәтләрен уңышлы гына дәвам итеп, кул астына кергән яңа
җирләр белән үзе үлгәнче (1059) хакимлек итә.
***
Тогрул-Чагры бәкләрнең Данданакан тирәсендәге тарихи җиңүенең әһәмияте
сәлҗүкләрнең яңа мөстәкыйль дәүләте барлыкка килүе белән чикләнми. Бу вакыйга
Аттиладан, төрки каганатлардан соң тарих мәйданына янә күтәрелеп чыккан сугышчан
(Гумилев әйтүенчә, «арысланга охшаш сыйфатлы») төрки кабиләләренә яңа җирләр яулап
алу өчен көнбатышка юл ачылу белән дә мөһим. Әгәр Чагры бәк яулары нигездә көньякка,
хәзерге Әфганстанда газнәвиләргә каршы юнәлтелсә, Тогрул бәк үзенең походларын
Иранны тулысынча яулап алу максатында җәелдерә. 1040 еллар уртасында ул Буидлар
династиясенең83 Көнбатыш Ирандагы биләмәләренә үтеп керә, Гурган, Мазандаран
якларында уңышлы хәрәкәтләр алып барып, Рәй каласын84 кулга төшерә. Соңыннан ул
каланы төзекләндерергә әмер бирә һәм аны Мерв урынына дәүләтнең башкаласы дип
игълан итә. Аннары бу шәһәр Иракка һәм Кавказ арты илләренә бәреп керер өчен терәк
пункт буларак та файдаланыла.
1045 елда Тогрул бәк Рәйдән көнбатыштарак урнашкан Хамадан шәһәренә ия була, ә
1050 елда аның алдында үзенең капкаларын Иранның иң бай һәм эре шәһәрләреннән берсе
— Исфахан ача. Шул ук елны Тогрул бәк башкаланы тагын күчерә, бу юлы әлеге Исфахан
шәһәренә. 1053 елда сәлҗүкләр карамагына Иранның көньягында Шираз каласы күчә. Ә
бу инде Иранның тулысынча Сәлҗүкләр кул астына керүен аңлата. Шулай итеп, Иракка
— андагы дөнья мөселманнары мәркәзе Багдадка — туры юл ачыла.
Бу чакта Буидлар династиясенең соңгы хакиме әл-Мәлик Иранның фарсы өлкәсендә
төпләнгән була, ә Багдад белән аның кешесе — хәлифә янында вәзир булып торган, бер
үк вакытта әмирләр әмире (иң югары хәрби дәрәҗә) сыйфатында гарнизон башлыгы
вазифаларын да үтәгән — әл-Бәсәсири идарә иткән. 1055 елда Багдад диварлары
каршында Тогрул бәкнең атлы гаскәре пәйда булгач, гарнизон башлыгы әл-Бәсәсири
бәрелешкә керүнең мәгънәсезлеген күреп һәм бирелү таләбенә буйсынып, шәһәр
капкаларын ачарга куша. Бер төркем җайдаклары алдында менә дигән гарәб атында
Тогрул бәк тантаналы төстә күп санлы гавамның көчле хуплау авазлары астында Багдадка
килеп керә.
Тогрул бәк әл-Каимга үзенең элеккечә Габбасыйлар династиясе хәлифәләренә тугры
калуын, аларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә. Әл-Каим үз чиратында
Тогрул бәккә хәлифәлек җирләре белән идарә итү хокукы биргән рәсми кәгазь тапшыра,
бер җомга намазында хөтбәне аның исеменә укыгач, зиннәтле тәхеткә утыртып
«Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре солтаны» дип игълан итә, иңбашына кыйммәтле җөббә
сала. Шулай итеп, бу югары дәрәҗәгә төрки-угызлардан иң беренче булып Тогрул бәк ия
була. Әл-Каим сүзләренә колак салмыйча, Буидлар тарафыннан иң мөһим урыннарга
билгеләнгән түрәләр куып таратыла. Бушаган урыннарга, хәлифә белән килештереп,
Тогрул бәк кешеләре билгеләнә. Бүтән яңалыклар да кертелә. Хәлифәлектәге үзгәрешләр
әл-Бәсисиринең җен ачуларын чыгара. Гәрчә бу үзгәрешләрдә хәлифәнең Тогрул бәк
83 Буидлар династиясе Иран территориясендә 932-1062 елларда хакимлек итә.
84 Рәй - борынгы Иранның иң эре шәһәрләреннән берсе. Хәрәбәләре хәзерге Тәһраннан 8 чакрымда.
ГАМИР ГАРИФУЛЛИН
144
ягында булуын белсә дә, ул үзенең гарнизондагы тарафдарларына таянып, яңа солтанга
каршы баш күтәрә. Көндәшен Тогрул бәкнең энесе Ибраһим Йинал кулы белән бәреп
төшерергә ниятли. Шул максатта яңа солтан Ибраһимнан арынырга тели дигән имеш-
мимеш тарата. Тегесе бу хәбәрне ишетүгә, аны-моны уйламастан, фетнәчеләр гаскәрен
җитәкләп, абыйсы өстенә китә. Тогрул бәк аңа каршы чыга һәм Рәйгә килеп җиткәч,
Хорасаннан бертуганы Чагры бәкнең улы Алып Арысланны чакырып ала. Берләшкән
көчләр белән алар шактый тиз арада фетнәчеләрне тар-мар итә. (Ибраһим Йиналның әлеге
бәрелештән соңгы язмышы билгеле түгел - Г.Г.). Бу җиңүдән соң күп тә үтми, әл-Бәсисири
гаскәрендә хезмәт иткән бәдәвиләр (күчмә гарәпләр) Тогрул бәк ягына чыга. Гаскәреннән
дә мәхрүм калган әл-Бәсисири Мисырга качып китә. Анда ул Фатыймиләр династиясе
хакиме әл-Мостансир тарафыннан теләктәшлек табып, яллы гаскәр туплауга ирешә һәм
югалткан хакимлеген кире кайтару максатында Багдад тарафына кузгала. Әмма мәркәзгә
килеп җитмәстән, Куфа шәһәрчеге тирәсендәге бәрелештә һәлак була. 1058 елда әл-Каим
белән Тогрул бәк арасындагы җылы мөнәсәбәтләр тагын якыная: хәлифә солтанның энесе
Чагры бәкнең кызы Хәдичәгә, ягъни Алып Арысланның сеңлесенә өйләнә. Тогрул бәккә
әҗәл бик вакытсыз килеп җитә. Ул 1063 елның 4 сентябрендә хәлифә кызы белән
никахлашу алдыннан баш миенә кан йөгерүдән кинәттән дөнья куя. Аңа бу чакта нәкъ 70
яшь тулган була. Шул рәвешле, күренекле дәүләт эшлеклесе, оста гаскәрбаш Тогрул бәк
үзеннән соң чикләре Әму-Дәрьядан алып Евфрат елгасына кадәр җәелгән гаять киң
мәйданны биләгән дәүләт төзеп калдыра.
Дәүләт чикләренең киңәюе
Тогрул бәкнең ир балалары булмаганлыктан ул үзенең дәвамчысы итеп Чагры бәк
улларыннан берсен — яшь Сөләйманны билгели. Әгәр дә Алып Арысланның абзасы
Тогрул бәккә тугры хезмәт итүен искә төшерсәк (мәсәлән, Багдад фетнәчеләрен
бастырганда), бу аңа карата гаделсезлек булган. Шуңа да карамастан, бәлки ул энесенә дә
тугры хезмәт иткән булыр иде, тик көтелмәгән хәл килеп туа: тәхеткә Исраил улы
Котылмыш дәгъва белдерә һәм хакимиятне тартып алу нияте белән гаскәр башында
Сөләйманга каршы чыга. Алып Арыслан дәгъвачыга каршы чыга. Гаскәрләр Дамган
дигән җирдә очраша. Бәрелеш Котылмыш өчен зур фаҗига белән тәмамлана. Үзара
тураклашу иң кызган бер мәлдә ул ат өстеннән егылып төшә һәм башы ярылып шунда ук
җан тәслим кыла. Бу вакыйгадан соң Казвин шәһәрендә уздырылган корылтайда Алып
Арыслан тантаналы төстә солтан дип игълан ителә, ә Багдад хәлифәсе бу сайлауны танып,
аңа Әдүд әд-дәүләт («дәүләт яклаучысы») дигән мактаулы титул тапшыра. Алып
Арысланның исеме җисеменә шул хәтле тәңгәл килүе тарихта бик сирәк хөкемдарга
насыйп булгандыр. Ходай биргән озын буе, биек баш киемнәренә өстенлек бирү сәбәпле,
аның кыяфәтен тагын да мәһабәтрәк күрсәткән. Тагын бер үзенчәлеге: ул шундый озын
мыек җибәргән була ки, кыргый җәнлекләргә, киек кошларга ауга йөргәндә җәядән
атканда комачауламасын өчен мыек очларын баш артына бәйләп куярга мәҗбүр булган.
Гомумән, бу пәһлеван килеш-килбәте белән дә, яу кырында күрсәткән кыюлыгы-
тәвәккәллеге аркасында да замандашлары арасында көчле тәэсир калдырган.
Алып Арыслан 1064 елда Рәй каласыннан (Тогрул бәк әле 40-50 нче елларда туздырып
йөргән, мәгәр кулга төшерергә өлгермәгән) Византия империясенең көнчыгыш чикләренә
яу чаба. Гаскәр Әзәрбайҗанны үтеп, Ислам дөньясының көнбатышта иң соңгы форпосты
Нахичевань кирмәненә килеп җитә. Монда Карс елгасын кичеп чыккач, чирү икегә
бүленә: солтан үзе Кавказдагы Албания аша Грузиягә юнәлә, ә улы Мәлик шаһ
Византиянең Әрмәнстандагы ныгытмаларын яуларга керешә. Соңыннан ул атасы
гаскәренә килеп кушыла. Византиянең союздашы Грузия озак каршылык күрсәтә алмый.
Төп ныгытмасы Шәфид шәһәре бирелергә мәҗбүр булгач, грузиннар патшасы Баграт IV
җиңелүен танып, Тогрул бәктән соң туктатылган салымны янә түләү шарты белән
килешүгә кул куя. Аннары солтан көньяк тарафка хәрәкәт итеп, Византиянең эчке
биләмәләренә юлны бикләп торган Ани кальгасына килеп җитә. Өч яктан Арпачай елгасы
уратып аккан биек кыя өстендәге ныгытма алып булмастай күренә. Византиялеләрнең күп
санлы гарнизоны торган әлеге ныгытма алдында мөселман гаскәре шактый озак
тоткарлана. Ярсулы һөҗүмнәр зур югалтулар белән кире кайтарылып тора. Баскычлардан
үрмәләп менүчеләргә дивар өстеннән кайнап торган су һәм сумала кою, колгалар белән
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
145
этәреп баскычларны аудару аркасында бик күп яугир сафтан чыга, корбан була. Бары тик
авыр тараннар белән бертуктаусыз бәреп диварның бер өлешен җимереп төшергәч кенә
вазгыять үзгәрә. Камаучылар, дәррәү алга ыргылып, кальгага бәреп керә. Урам
сугышларында византиялеләрнең каршылык күрсәтүе сындырыла. Җиңүчеләр кулына
меңәрләгән тоткыннар, ганимәт малы эләгә. Юл өстендә яткан Карс шәһәре каршылык
күрсәтмичә бирелә. Гаскәр Карстан көньякта Византия йогынтысында булган Антиохия
белән Эдесса калаларына килеп җитә. Аларны да бөлгенлеккә төшергәч, Алып Арыслан
кайту ягына борыла. Солтан 1065 елда янә Кече Азиягә (Анадолу) бәреп керә. 1067 елда
Левитания, Севастия тирәләрендә аңа каршы чыккан византиялеләр армиясен пыр
туздыргач, ул Кесариягә (Кайсери) һөҗүм итә. Уңышлардан рухы күтәрелгән солтан 1069
елда Византиянең төп биләмәләренә үтеп керә. Андагы Иконий (Конья) каласын кулга
төшерә, ә тагын бер елдан чирүен карабларга утыртып, Эгей диңгезендәге Хонас портына
десант төшерә.
***
Бу чакта Византиядә император Роман IV Диоген (1067-1071) идарә итә. Төркиләрнең
берөзлексез дәвам итеп килгән һөҗүмнәреннән тәмам гаҗиз булган император бу бәладән
котылу максатында Әрмәнстанны чик буе зонасына әйләндереп, аны үтеп булмаслык
киртә ясау карарына килә. Ә моның өчен иң әүвәл андагы мөселман гарнизоннарыннан
арынырга кирәк була. Шуның өчен ул төп армиясе җитәрлек булмаганлыктан,
империянең төрле кавем-кабилә вәкилләреннән, зур хәрби табыш вәгъдә итеп, яллы
гаскәр тупларга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, скандинавия норманнары (варяглар), франклар,
славяннар, чиркәсләр, грузиннар, болгарлар, куманнар, угызлар һәм башка бәхет эзләүче
авантюристлардан торган 200 мең кешедән дә ким булмаган искиткеч чуар гаскәр җыела.
Роман IV армиянең сугышка сәләтлеге чамалы булуын истә тотып, гаскәр белән
җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Император Алып Арысланның бу вакытта Мисырда яу
сәфәрендә йөрүеннән файдаланып һәм Әрмәнстанга көтмәгәндә бәреп керер өчен походка
кузгала. Императорның Әрмәнстан чикләренә якынаю хәбәрен ишетүгә, Алып Арыслан
Мисырдагы барлык эшләрен ярдәмчесе Атсыз ибне Авак карамагына тапшырып һәм аңа
шулай ук 1071 елда Байтелмөкатдәсне (Иерусалим) алу бурычын куеп, гаскәр арасыннан
сайлап алынган иң кыю 15 мең жайдакны җитәкләп, ашыгыч рәвештә Мисырдан төньякка
чыгып китә. Төркиләрнең ерак яу сәфәрендә йөрү гадәте буенча, һәр яугир берәр запас ат
иярткән була. Евфратны ат койрыгына тотынып йөзеп чыккач, гаскәр Ирак территориясе
аша Манцикерт (Маназкерт) ныгытмасына килеп җитә. (Әрмәнстанда Ван күленнән
төньяктарак). Манцикерт тирәсендә исәпсез-хисапсыз чатырларны, арбаларны, утлап
йөргән күп санлы ат һәм дөяләрне, гаскәр төркемнәрен күргәч, Алып Арыслан башта
низагны тыныч юл белән хәл итү омтылышы ясап карый. Шул максатта ул император
станына килешү тәкъдим итеп, үзенең ышанычлы кешесен җибәрә. Мәгәр, Диоген масаеп,
килешү Рәй каласында гына төзелергә мөмкин дип, тәкъдимне кире кага.
Көчләрнең чагыштыргысыз дәрәҗәдә тигез булмавына карамастан, солтан
бәрелештән баш тартырга уйламый. Шул турыда солтанбикә белән баш вәзире Низам әл-
Мөлеккә (бу исем вәзирнең титулы: « дәүләт эшләрен җайга салучы» дигәнне аңлата) хат
җибәрә: «Мин булган кадәр гаскәрем белән дошман өстенә барам. Әгәр исән калсам мин
моны Ходай игелеге, ә инде Ислам дине өчен шәһит китсәм, анысын да Аллаһы Тәгалә
рәхимлеге дип кабул итәрмен. Варисым итеп улым Мәлик шаһны билгелим», — диелә бу
хатта. Ул бер ук вакытта Багдадка, хәлифә әл- Мәлик I гә дә вазгыятьне аңлатып һәм аның
фатихасын сорап хат юллый. Хәлифә хатны алуга мөселман гаскәренең җиңүен теләп,
мөнбәрдән дога укый һәм аның текстын барлык мәчетләрнең имам-хатыйпларына
таратып чыгарга боерык бирә.
1071 елның 19 августында иртәнге намаздан соң Алып Арыслан хәлиткеч һөҗүмгә
күчә. Бәрелеш башлангач, солтан төркиләрнең сыналган хәрби алымын куллана: дошман
армиясенең төп көчләрен чигенгән булып атлы гаскәргә алышырга кулайрак булсын өчен
Манцикерттан ерак булмаган үзәнлеккә алдап кертә. Ә караңгы төшкәч император өчен
күңелсез хәл башлана: акчага ялланган угызлар, болгарлар, куманнар һәм башка төркиләр
(ә аларның байтагы сәлҗүкләр белән кардәш-ыру мөнәсәбәтләрендә торган) туганнарына
каршы бармас өчен, лагерьны ташлап китәләр. Икенче көнне иртән иртүк орыш янә
башлана. Беренче мизгелләрдән үк мөселман гаскәренең өстенлеге күзгә ташлана. Ярсулы
ГАМИР ГАРИФУЛЛИН
146
һөҗүмнән каушап калган византия гаскәренең сафлары бозыла һәм дошман вак
төркемнәргә бүленеп, төрлесе төрле якка таралып качып китә. Килеп туган ыгы-зыгыда
алар императорны саклау бурычын да оныталар. Хәтта үзенең тән сакчылары тарафыннан
да ташлап калдырылган хәсрәт император әсир алына. Византиялеләр коточкыч җиңелүгә
дучар ителә. (Шуннан соң бу сугыш турында сүз чыкканда, аны бары тик «теге һәлакәтле
көн» дип кенә искә төшерә торган булганнар). Җиңүчеләр кулына император казнасы,
аның барлык кыйммәтле әйберләре, олаулар, исәпсез-сансыз тоткыннар, көтүләре белән
ат һәм дөяләр, сугыш кирәк-яраклары, ныгытмаларны камау җиһазлары һ.б. бихисап
хәрби табыш эләгә. Солых шартлары бик кискен куела. Император үзен тоткынлыктан
азат итү өчен бер миллион динар йолым түләргә мәҗбүр була. (Ул аны азат ителгәч,
Константинопольдан җибәрә). Моннан тыш 50 елга килешү, әсирлектә газап чиккән
мөселман яугирләрен азат итү, беренче зарурлык килеп чыгуга солтан армиясенә
билгеләнгән санда гаскәр бирү, ел саен 360 мең динар күләмендә салым түләү һәм
Анадолуның зур өлешен җиңүчеләргә калдыру турындагы шартнамәгә имза салына.
Шуның өстенә, Манцикерттан тыш сәлҗүкләргә элегрәк император кул астында калган
Анадолуда Эдесса, Сүриядә Мәнбиҗ һәм Антиохия кальгалары күчә.
Роман IV Диоген Константинопольга әйләнеп кайткач, күп тә үтмәстән тәхеттән бәреп
төшерелә, ә аның урынына алмашка килгән Михаил дигән дәгъвачы шартнамәне үтәүдән
баш тарта. Моңа җавап итеп мөселман гаскәре Византиянең әле Анадолуда сакланып
калган биләмәләренә яу чаба, аларны да бөлгенлеккә төшерә. Бу хәрби сәфәрне инде Алып
Арыслан түгел, ә Тогрул бәкнең туганы, өстәрәк телгә алынган Котылмыш улы Сөләйман
җитәкли, чөнки солтан бу чакта Урта Азиядә чираттагы яу сәфәрендә була. Гомумән
алганда, сәлҗүк төркиләрнең уңышлы хәрби хәрәкәтләре нигезендә Кече Азия тулысынча
диярлек Византия императорлары кулыннан ычкына. Азат ителгән территорияләрдә
Сөләйман ибне Котылмыш тарафыннан башта Сәлҗүкләр дәүләтенең бер өлешен тәшкил
иткән Рум солтанатына нигез салына. Сөләйман үзенә солтан титулын ала. Яңа дәүләтнең
мәркәзе дип Мәрмәр диңгезе буенда урнашкан Никея каласы игълан ителә (1078). Ә 1086
елда Сөләйман солтанатны бәйсез дәүләт дип белдерә.
Манцикерт янындагы сугыштан соң, икенче елны Алып Арыслан Мәварәэннәһер
тарафына, андагы Сәмәрканд белән Бохараның баш күтәргән хакиме Шәмси әл-Мөлеккә
«сабак бирү» максаты белән яуга чыгып китә. Алдагы вакыйгалар күрсәткәнчә, бу
солтанның соңгы хәрби сәфәре була. Әму-Дәрьяны кичеп чыккач, мөселман гаскәре
шактый озак чолганышта тотканнан соң, караханидларның Барзан дигән ныгытмасына
бәреп керә. Гарнизон башлыгы Йосыф әл-Хәрәзми бирелер алдыннан хатыны белән
балаларын һәлак итеп һәм киеме астында хәнҗәр яшереп җиңүчеләр алдына чыгып баса.
Аны кулларын бәйләгән килеш Алып Арыслан хозурына китереп бастыралар. Йосыф
үлем җәзасына хөкем ителүен ишеткәч (җәзаны солтан үзе игълан итә), төрле ямьсез
сүзләр белән солтанны мыскыл итәргә тотына. Халык алдында әйтелгән мәсхәрәләү
сүзләренә аеруча нык ачуы кабарган Алып Арыслан Сакчыларга тоткынның кулларын
чишәргә, ә үзләренә читкәрәк китәргә кушып, җәядән Йосыфка атып җибәрә. Әмма, ни
хикмәт, заманында иң төз атучы буларак дан казанган хөкемдар бу юлы укны төбәгән
җиренә тидерә алмый. Аның янындагылар бер мизгелгә каушап-югалып кала. Шуннан
файдаланып, Йосыф Алып Арысланга ташлана һәм бер-ике мәртәбә хәнҗәр белән кадый.
Барысы да аһ итә. Йөгереп килеп җиткән тән сакчылары әл-Хәрәзмине шунда ук тураклап
ташлыйлар. Солтан тагын өч көн яши һәм 1072 елның 8 декабрендә 40 яшендә дөнья куя.
Аны Мерв каласында атасы Чогрул бәк һәм абзасы Тогрул янәшәсендә җирлиләр. Шул
рәвешле, солтанның соңгы яу сәфәре фаҗига белән тәмамлана, ә гаскәр максатка ирешә
алмыйча, Мервка әйләнеп кайта.
Алып Арысланның хакимлеге ун ел дәвам итә. Солтан үлем алдыннан баш вәзир
Низам әл-Мөлеккә үзенең варисы итеп калдырган олы улы Мәлик шаһка тугры хезмәт
итүен васыять итеп калдыра. (Алып Арысланның тагын Тәкши, Аяз, Тотыш, Бүре Барс
һәм Арыслан Аргун исемле ир балалары кала). Солтан Малик шаһ атасы Алып
Арысланның яулап алу сәясәтен дәвам иттереп, 1072 елда әмир Атсыз ибне Уак Хәрәзми
җитәкчелегендә Якын Көнчыгышка хәрби сәфәр оештыра. Әмир Палестинага үтеп керә,
Рамла шәһәрен ала, Байтелмөкатдәсне чолганышта тота, ә 1076 елда Сүриянең башкаласы
Димәшкъкә басып керә. Соңыннан әлеге уңышлы яулар нәтиҗәсендә Сүриядә сәлҗүк
төркиләренең бәйсез биләмәләре барлыкка килә. Гомумиләштереп әйткәндә, XI гасыр
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
147
ахырына Бөек мәмләкәткә әверелгән Сәлҗүкләр дәүләте үзенең сәяси йогынтысын
Фатыймилар династиясе хакимлек иткән Мисырга хәтле җәелдерә. (Фатыймилар
Багдадтагы Габбасыйлар һәм аларның яклаучысы сәлҗүк солтаннары белән бик каты
дошманлашып торганнар. Бу чакта хәлифә әл-Каим бакыйлыкка күчкән, ә үзе урынына
оныгы әл-Моктадины (10751094) калдырган була).
Солтан Мәлик шаһ, Мәварәэннәһер караханидлары белән күптәнге низагны хәл итү
максатында, 1074 елда Урта Азиягә яу сәфәре оештыра. Мәлик шаһ шул ук елны Термез
каласын ала, аннары Сәмәркандны бирелергә мәҗбүр итә, ә каһан Шәмси әл-Мөлек әсир
төшә (1075). Югары дәрәҗәле тоткынны Исфаханга алып китәләр, әмма күп тә үтмәстән
солтан аны азат итеп, кире Сәмәркандка кайтарып җибәрә. Ул 1080 елда вафат була һәм
аның урынына тәхеткә энесе Хәсән Ай тәгин утыра. Хәлбуки, ул караханидларның
җиңелүен танырга теләми һәм солых шартларын үтәүдән (салым түләүдән) баш тарта.
Шуңа күрә, 1089 елда Мәлик шаһ Исфаханнан янә Мәварәэннәһергә яу белән китә. Солтан
гаскәре Бохара, Сәмәрканд калаларын ала, караханидлар ханын әсир итә. Гәрчә күпмедер
вакыттан соң Мәлик шаһ ханны азат итсә дә, ул озак яшәми, фетнәчеләр тарафыннан
үтерелә. Мәлик шаһ һөҗүмне җәелдереп, Узгенд каласын кулга төшерә. Шул рәвешле,
караханидлар дәүләтен шактый зәгыйфьләндереп һәм тагын да күбрәк ясак түләп торырга
мәҗбүр итеп, ул бихисап мал төялгән олаулар белән Хорасанга кайтып китә. Кайчандыр
сәлҗүк төркиләрен буйсындырып торган караханид ханнары белән исәп-хисап шулай
ясала.
Солтан Мәлик шаһны (титулы: «Җәләл әд-дин вә дәүләт» — «Дин вә дәүләт
таянычы») әҗәл сәфәрдә, Исфаханнан Багдадка хәлифә әл-Моктади хозурына барганда
куып җитә. Көтмәгәндә ул авырып китә һәм 1092 елның 19 ноябрендә дөнья куя. Мәлик
шаһ үз кул астында шундый зур территорияләрне тоткан ки, бу солтанның хакимлеге
азагында солтанлыкның чикләре көнбатышта Урта һәм Мәрмәр диңгезләре, көнчыгышта
Сыр-Дәрья елгасы, төньякта Арал диңгезе, көньякта Персия култыгы белән Сүрия
чүллегенә кадәр җиткән була. Әлеге хикмәтнең серен хәзерге тикшеренүчеләр генә түгел,
шул заман, ягъни XI-XII гасырлар галимнәре дә аңлата алмаган. Дөрестән дә, ничек инде
нибары ике буын эчендә ярым утрак һәм күчмә төрки кабиләләре үзләреннән һәрьяктан
өстен кебек күренгән иран, византия, әрмән, грузин, көрд һәм башка кавемнәрнең регуляр
армияләрен тар-мар итеп, Бөек сәлҗүкләр империясе төзи алган? Бу могҗиза бүгенгәчә
сер булып кала бирә.
Сәлҗүк төркиләрнең яшәү рәвеше
1. Дәүләт төзелеше, җәмгыятьтәге тәртипләр. Солтанлык дип аталган дәүләт
башында чиксез хакимияткә ия булган солтан торган. Солтан вазифасына, аерым алганда,
казна һәм тәхет милкен бүлү, хәрби яки дәүләт хезмәте бәрабәренә икта дип аталган җир
биләү системасына ярашлы рәвештә вакытлыча яки мирас милке сыйфатында җир
участоклары бүлеп бирү, дәүләт аппараты эшчәнлеген күзәтү, урыннардагы түрәләргә һәм
вазифаи затларга зарланып язган шикаятьләрне тикшерү һ.б. дәүләт күләмендәге эшләр
кергән. Гражданлык мәсьәләләре белән беррәттән солтан хәрби эшләр белән дә
шөгыльләнгән. Әйтик, сугыш игълан итү, солых төзү, гаскәрбашларны билгеләү һәм
аларны хезмәттән чыгару шулай ук солтан карамагында булган. Солтан вафатыннан соң
тәхет, кагыйдә буларак, аның олы улына күчкән. Кайчакта мәрхүм гаиләсендә ризасызлык
туып һәм төркиләрнең иске гадәтен искә төшереп, тәхетне солтанның абзасы яки бүтән
олы туганы дәгъвалый башласа, бәхәс корал кулланып хәл ителгән. Мондый очракта тәхет
җиңүчегә эләккән.
Солтаннан соң хакимият баскычында икенче урында вәзир торган. (Урта гасырларда
вәзир хәзерге премьер - министр вазифасына тиңләшкән). Вәзир үзәк хакимиятнең диван
дип аталган югары органын җитәкләгән. Бер үк вакытта ул илдәге эчке эшләр өчен
җаваплы булган, ә солтан юк чакта диван утырышлары белән җитәкчелек иткән. (Вәзир
үзенең билбавында вәкаләтләр билгесе булган кара савыты тагып йөргән). Вәзирдән соң
әһәмиятлелеге буенча башкомандующий саналган. Өченче урынны баш казый биләгән.
(Казый — гарәпчә судья, мөселманнарның гражданлык һәм җинаять эшләрен шәригать
һәм гадәт нигезендә тикшереп хөкем итүче). Баш казыйны, гадәттә, Багдадтан хәлифә
билгели торган булган. Хакимият баскычының тагын да түбәнрәк басмасында эре хәрби
ГАМИР ГАРИФУЛЛИН
148
берәмлекләрне җитәкләгән кабилә башлыклары, әмирләр урын алган. Бу рәсми затлар
диванның киңәшчеләр советын тәшкил иткән. Диван утырышларында аларга
аксөякләрнең (эре җирбиләүчеләрнең) йогынтылы вәкилләре дә кушылган. Эш кәгазьләре
кайчакта гарәпчә язылса да, нигездә фарсы теле файдаланылган. Язуда тыныш билгеләре
куелмаган. Рәсми кәгазь солтан мөһере белән расланган. XIII гасырда сәлҗүкләр
монголлар кул астында калгач, дәүләт кәгазьләре төрки телдә башкарыла башлый, ә
аннары күп тә үтми, ул рәсми тел буларак та кабул ителә. Гәрчә сәлҗүкләр хәлифәне
дөньяви хакимияттән читләштерсәләр дә, алар элеккечә аның рухи хакимиятен хөрмәт
итәләр. Үзләрен хәлифәнең тарафдарлары һәм яклаучылары дип белдереп, аңа һәрвакыт
ярдәмгә килергә әзер булып торалар. Рухи һәм дөньяви өлкәләр белән җитәкчелек итү
билгеле бер кагыйдәгә нигезләнеп башкарылган. Әйтик, әгәр Ислам дөньясы белән идарә
итү хәлифәгә һәм урыннарда ул билгеләгән дин әһелләренә тапшырылса, дәүләт
идарәсенә укымышлы фарсылар, ә җирле хакимияткә, гадәттә, күпчелекне тәшкил иткән
милләт вәкилләре җәлеп ителгән.
Яңа хуҗалар буйсындырылган халыкның күнегелгән тормыш тәртибен бозарга
теләмиләр, киресенчә, урыннардагы кануннарны, гореф-гадәтләрне саклап калырга
тырышалар. Шуңа күрә күчмә тормыш шартларындагы байтак йолаларын саклап
килсәләр дә, тора-бара аларның яшәү рәвеше мөселман кавеме тәэсирендә шактый үзгәрә,
тулыландырыла.
Чираттагы каланы яулап алганнан соң, җиңүчеләр иң әүвәл аның тараннардан
җимерелгән саклану диварларын элекке хәленә кайтару, мәчетләре булмаганнарында
Аллаһ йортлары һәм башка дини корылмалар төзү белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, кала
алынып күп тә үтми, аның манзарасы танымаслык булып үзгәрә. Элеккеге төссез биналар
урынына биек манаралары әллә кайдан күренеп торган мәчетләр, атаклы кешеләрнең
җәсәден куяр өчен төзелгән конус түбәле мәһабәт төрбәләр үсеп чыга. Шул ук вакытта
тормыш шартлары да уңай якка үзгәрә. Иҗтимагый- көнкүреш мәсьәләләренә зур
игътибар бирелә: шифаханәләр, хастаханәләр ачыла; картларны, ятимнәрне, ярлыларны,
акылы зәгыйфьләнгән авыруларны тәрбиягә алучы биналар, дини һәм дөньяви уку
йортлары эшли башлый. Анда хезмәт күрсәтү бушлай, дәүләт исәбенә башкарыла.
Мисал өчен, сәлҗүкләр салып калдырган кайбер хастаханәләр Төркиядә XIX гасыр
урталарына һәм хәтта Беренче бөтендөнья сугышына хәтле гамәлдә булган. Әлбәттә,
биналарны яңартып торганнар. Мәгълүм булганча, Анадолу минераль су чишмәләренә
бик бай, ә солтан хөкүмәте бу суларның шифалыгын белгәнгә, алардан бик дөрес
файдаланган: чишмәләр янында күп сыйдырышлы мунчалар (шифаханәләр) салынган, ә
эчәргә махсус фонтаннар ясалган. Мондый мунча һәм фонтаннарның күбесе Төркиядә
бүгенгәчә файдаланыла.
Дәүләт чыгымнары, шул исәптән телгә алынган иҗтимагый-көнкүреш ихтыяҗларын
да кертеп, салым җыю, хәрби бәрелешләрдә кулга төшкән ганимәт малы һәм сәүдә итүдән
тупланган керем исәбенә капланып килгән. Салым авыл һәм шәһәр халкыннан, икта яки
бүтән имана җирләрен биләүчеләрдән, вәкыф милкеннән, өйләнмәгән ир-атлардан
җыелган. Авыл хуҗалыгындагыларга салым кош-кортка, терлек-туарга, иген уңышына
салынган. Әмма дини оешмалар, диннәренә карамастан, салымнан азат ителгән. Моның
өчен алар үзләренең гыйбадәтханәләрендә (мәчет, чиркәү, синагога һ.б.) солтанга һәм
аның гаиләсенә исәнлек-иминлек теләп дога кылырга тиеш булганнар.
2. Гаскәр әзерләү. Солтанлык асылда хәрби дәүләт булганлыктан, гаскәрне даими
сугыш әзерлегендә тоту изге бурыч булып саналган. Дәүләтнең һәр өлкәсе белән вәзир
билгеләп куйган хәрби җитәкче идарә иткән. Хәрби җитәкчеләргә ел саен билгеле бер
санда никрутлар җыеп, аларны корал белән тәэмин итү бурычы куелган була. Һәр елны яз
килү белән бәрелешләрдә чыныккан яугирләр һәм яңа гына хәрби хезмәткә алынган
егетләр солтан исеменнән әзерләнгән указда әйтелгән җыелу урынына килгән. Ә анда
аларны хәрби җитәкче каршы алып торган. Хәрбиләр махсус мәктәпләрдә авыр һәм
катлаулы хәрби әзерлек үтәргә тиеш була. Төп максат алардан менә дигән җайдак һәм
җәядән атучы (укчы) ясау булганга, җәядән ату һәм тоткарлыкларны ерып чыгу
күнегүләренә зур әһәмият бирелә. Хәзерлекнең икенче өлешендә хәрбиләрне ике төркемгә
бүләләр һәм, иң шәпләрен сайлап алып, атлы гаскәргә билгелиләр, ә калганнарын сөңге
һәм кылыч белән эш итәргә өйрәтә башлыйлар. (Болары инде җәяүле гаскәргә
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
149
тәгаенләнгән булгандыр). Кыяфәтләренә килгәндә, барысында да калкан, күбесендә көбә
кием, башларында очлаштырылган тимер башлык ялтырап торган. Яуга чыгар алдыннан
укчылар очлыклары тешләнгән һәм кыздырып чыныктырган уклар белән тәэмин ителгән.
Укларны үзләре белән йөрткән агулы матдәгә манчып атканнар. Сәлҗүкләрнең хәрби
уңышларына, төрки кавемнең табигый кыюлыгыннан, гаскәрләрнең сугыш осталыгыннан
тыш, коралларның камил булуы зур роль уйнаган. Бик күп хәрби җитәкчеләр ике ягы да
үткен кылыч тагып йөргән, укчылар исә чит гаскәрләрдә күренмәгән аерым сыйфатларга
ия җәяләр белән коралланган булган. Мондый җәяләрдән аткан ук 700 метрга кадәр зыян
китерерлек була, ә 450 метрдан инде теләсә нинди көбәне тишеп чыккан. Гомумән
алганда, уклар очышы һәм нәтиҗәсе буенча төрки кавемнәр Европа рыцарьларыннан һәм
тәре йөртүчеләрдән ике мәртәбә диярлек өстенрәк торган.
3. Төзелеш эшләре һәм сугару системалары. Гомуми ихтыяҗларны күздә тотып,
солтанлыкта гаять зур күләмдә төзү эшләре алып барыла. Солтан Мәлик шаһ заманында
сугару каналлары казу, күперләр салу, шәһәрләр тирәли саклану дивары торгызу, чик буе
ныгытмалары һәм йөк ташучы сәүдәгәрләр өчен кәрван-сарайлар төзүгә гаять зур акчалар
тотыла. Олы юлларны, аеруча мөселманнар хаҗга йөрү юлларын төзекләндерүгә һәм
саклауга зур игътибар бирелә. Мәлик шаһ Багдадта үз акчасына солтан сарае, базар,
кибетләр төзеп калдыра, Җәмигъ мәчетенә нигез сала (тик вафат булуы сәбәпле, төзеп
бетерә алмый). Солтан хөкүмәте мәчетләр салу белән генә чикләнмичә, эре шәһәрләрдә
гыйлем үзәкләре булган мәдрәсәләр төзү белән дә ныклап шөгыльләнә. Шундый
мәдрәсәләр — мөселман югары уку йортлары — Багдад, Мосул, Басра, Димәшкъ,
Нишапур, Бәлх, Мерв, Герат һ.б. калаларда ачыла.
1070 - 1090 елларда солтанлыкның төрле өлкәләрендә коры җирләрне сугару
корылмаларының искергәннәрен рәткә кертү, яңаларын төзү буенча зур эшләр алып
барыла. Мисал итеп Мургаб елгасында төзелгән плотинаны китерергә мөмкин. Элек-
электән бу елга Мерв тирә-ягындагы җирләрне туендырып килгән: җирле халык аны
берничә урында чыбык-чабыктан ясалган вакытлы буалар белән бүлеп, суын арыклар
буйлап басуларга җибәргән. Әмма соңгы су басу аркасында зур бәла- каза килеп чыга:
көчле ташкын буаларны алып китә. Нәтиҗәдә чәчүлекләр, җимеш бакчалары болганчык
су астында калып харап ителә. Сәлҗүкләр килгәнче табигый афәтнең зыянын төзәтүче
табылмаган. Бары Мәлик шаһ чорында, Мургабны халык файдасына хезмәт иттерер өчен,
елга аша плотина төзү эшенә керешәләр. Искиткеч күп көч кую нәтиҗәсендә, нибары алты
ай эчендә мәһабәт плотина әзер була.
4. Кәрван юллары, кәрвансарайлар. Сәлҗүкләр чит илләргә ат һәм терлек чыгарган, ә
аларга грек һәм әрмән сәүдәгәрләре кыйммәтле келәм-паласлар китергән. Соңга таба
товар төрләре дә үзгәрә, сәүдә географиясе дә киңәя. Әлеге үзгәрешләр Кара диңгездәге
Синоп портын күзәтчелеккә алгач аеруча күзгә ташлана. Шуның нәтиҗәсендә аларга
Кырымдагы Судак порты аша көньяк дала кыпчаклары, татар сәүдәгәрләре белән җанлы
сәүдә алып бару мөмкинлеге ачыла. Уңышлы сәүдә итү өчен юлларның төзек һәм
куркынычсыз булуы зарур. Сәлҗүкләр ия булган һәм әле антик заманнардан калган рим,
византия яу һәм сәүдә юллары бик искергән, ә байтак урыннарда бөтенләй сафтан чыккан
була. Шуңа күрә, солтан хөкүмәте беренче чиратта урыннардагы хакимиятләргә әлеге
юлларны төзәтү хакында күрсәтмә бирә. Һәм кызу эш башлана: юллар сипләнә,
елгалардагы иске кичү урыннары тәртипкә китерелә, менә дигән яңа таш күперләр салына.
(Аларның кайберләре, мәсәлән, Төркиядәге Диярбәкер дигән урында 1063 елда Мәлик
шаһ һәм аның улы Мәхмүт нигез салган таш күпер бүгенгәчә халыкка хезмәт итә).
Юлларны рәткә кертү белән беррәттән бу борынгы юлларның озын- озак тарихында
беренче тапкыр буларак сәяхәтчеләр туктап ял итәр өчен махсус биналар —
кәрвансарайлар ачыла. Кәрвансарайлар юлбасарлар һөҗүменнән саклану урыны буларак
та файдаланылган, шуңа күрә архитектурасы да бик үзенчәлекле булган: әлеге
биналарның калын диварлар белән әйләндереп алынуы, диварлар өстендәге саклану
манаралары, ихтимал булган һөҗүмне кире кайтару кулайрак булсын өчен бер генә капка
калдырылуы, тәрәзәләрнең бойница сыман тар итеп югарырак менгереп уелуы — болар
барысы чын мәгънәдә хәрби ныгытманы хәтерләткән. Кәрвансарайларның аралары
дөянең бер көн эчендә (9 сәгать) күпме юл үтә алуына бәйле рәвештә 30 чакрым чамасы
тәшкил иткән. Шул рәвешчә, иртән иртүк юлга чыккан кәрван караңгы төшкәнче
чираттагы кунакчыл кәрвансарайга килеп җитәргә өлгергән. Калалардагы кунакханәләр
ГАМИР ГАРИФУЛЛИН
150
түләүле булса да, юл өстендәге кәрвансарайларга керү-чыгулар бушлай булган. Ишек
алдына килеп керү белән, юлчының күз карашы иң әүвәл йорт уртасында тәһарәт алу өчен
фонтаны эшләп торган мәчеткә юнәлгән. Монда юлчылар исән-имин килеп җитеп, сыену
урыны биргән өчен Аллаһка рәхмәтләрен җиткереп дога кылган, авыр йөкләрен бушатып,
аларны махсус билгеләнгән биналарга кертеп урнаштыргач, арыган хайваннарын (дөяләр,
атлар, ишәкләр) абзарга — ризыгы тулып торган таш улак янына илтеп куйганнар.
Сәяхәтчеләр, мөмкинлекләренә карап, аерым бүлмәдә, яки гомуми залда кунып
чыккан. Аларга төрле хезмәт күрсәтү эшләре оештырылган. Юлчылар өчен кәһвәханә,
ашханә, мунча, төрле ремонт ясау мастерскойлары эшләп торган. Ә кайбер эре
кәрвансарайларда, аерым алганда, Конья — Аксарай, Кайсери (Кәүсәр) — Малатья
юллары өстендә яткан кунакханәләрдә юлчыларның күңелен ачу өчен хуҗаларның хәтта
уен коралларында уйнаучы музыкантларны җәлеп итүе билгеле.
Шәһәрләрдәге кунакханәләрдә сәяхәтчеләр буш вакытларында, гадәттә, зуррак бер
бүлмәгә җыела торган була. Монда алар тәҗрибәле, дөнья күргән сәүдәгәрләр, зур
белемле галимнәр, тәкъва хаҗиләрнең сүзләрен-вәгазьләрен тыңлап, алар белән
аралашып, күп нәрсәгә төшенгәннәр булса кирәк. Шуңа күрә, мондый кунакханәләр бер
үк вакытта мәгърифәт учаклары ролен дә үтәгән дисәк зур хата булмас. Иң хәвефле дип
саналган юллардагы кәрвансарайларда хәрби гарнизоннар урнаштырыла. Куркыныч
урыннардан узучы сәүдәгәрләр һәр хайван башыннан билгеле бер күләмдә салым түләргә
тиеш булган, ә җыелган акчага юл сакчыларын тотканнар.
5. Сәлҗүк архитектура үрнәкләре. Сәлҗүк архитектурасы стилендәге
корылмаларны бүгенге көндә Татарстанда Болгар шәһәрлегендә һәм Казанда күрергә
мөмкин. Алар барысы да Алтын Урда дәвере болгарларының сәлҗүк архитектурасына
охшатып салынган төрбәләр, мәчет-манаралар. Төрбә — нигезе сигез почмаклы, кайбер
очракта квадрат формасында эшләнгән, түбәсе кыеклап (конус) яисә гөмбәзләп ябылган
зиярат кылу урыны. Болгарда Төньяк төрбә, Көнчыгыш төрбә һәм Хан төрбәсе бар.
Казанда хан төрбәсе булуы мәгълүм. Мәчетләрдән 1260 елларда (Бәркә хан (1258-1266)
заманына охшаган) корылган Болгар Җәмигъ мәчетен атарга мөмкин. Цилиндр
формасындагы таш манара бинага ассиметрик рәвештә өстәлеп төзелгән. Җәмигъ мәчете
манарасы Олы манара дип атала. Бераз читтәрәк Олы манарага охшатып салынган Кече
манара да бар.
Дәүләтнең таркалуы
Мәлик шаһның үлеме (1092) династия әгъзалары арасында хакимият өчен үзара низаг
китереп чыгара. Нәтиҗәдә солтанбикә Таркан хатын хакимиятне тулысы белән үз кулына
алуга ирешә һәм аны яклаган әмирләр ярдәмендә дүрт яшьлек улы Мәхмүдне солтан дип
игълан итә. Шуннан соң Таркан хатын мәрхүм солтанның бүтән хатыныннан туган
беренче улы — унике яшьлек Бәркәаруктан арыну максатында, яу белән Исфаханга
юнәлә. Солтанбикә мәркәзгә килеп керүгә, Бәркәарук аңа тугры калган әмирләр һәм башка
тарафдарлары озатуында Рәй каласына качып китә. Аның тирәсенә бик бай булмаган
гавам туплана. Шушы күп санлы яклаучылар тарафыннан Бәркәарук Рәй каласында
солтан дип игълан ителә. Билгесезлек озак дәвам итә алмый, солтан тәхете өчен
дәгъвачылар арасында кискен көрәш башланып китә. 1094 елда булган хәлиткеч
бәрелештә Бәркәарук җиңеп чыга һәм дошманнары кереп бикләнгән Исфаханны камап
ала. Озак та үтми, Таркан хатын дөнья куя, ә аннары чәчәк авыруыннан аның сабый малае
Мәхмүд тә үлеп китә. Әле 1092 елда ук Төньяк Хорасанда актив хәрәкәткә Алып
Арысланның улы Арыслан Аргун күчкән була. Атасы исән вакытта ул Хорезмның әмире
итеп билгеләнә. Арыслан Аргун бертуганнарының уллары, башка туганнары арасындагы
низагтан файдаланып, Хорасанны яуларга керешә. Моңа сылтау итеп ул бабасы Чагры
бәкнең кайчандыр Хорасан өлкәсенә ия булуын, димәк, аның бу җирләрне мирас итеп
алырга тулы хокукы барлыгын белдерә. Уңышлы хәрәкәт итеп, ул җиңел генә 1095 елда
Хорасан өлкәсенең Мерв, Серахс, Бәлх, Термез калаларын кулга төшерә. Әмма яңа тәхет
дәгъвачысы тулы максатка ирешә алмый: үзенең явызлыгы аркасында үч алу корбанына
әверелә. Мерв үзәгендәге ныгытмада аны бер голәм хәнҗәр белән кадап үтерә. (Голәм —
хәрби хезмәткә ялланган төрки яугире. Мисырда аларны мәмлүкләр дип атап йөрткәннәр
— Г.Г.).
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
151
1096 елда солтан Бәркәарук үги энесе Мәлик Сәнҗәрне Хорасанга Арыслан Аргун
өстенә яуга җибәрә. (Сәнҗәрнең әнисе солтан Мәлик шаһның кәнизәге була). Арыслан
Аргун һәлакәтеннән соң Сәнҗәр җиңел генә бөтен Хорасанны диярлек кире Бәркәарук
кул астына кайтара. Шуннан соң Сәнҗәр Хорасанның хакиме итеп билгеләнә. 1105 елда
Бәркәарук вафат була. Аның урынына үги энесе Мөхәммәд Тапар (1105-1118) игълан
ителә. (Аларның икесенең дә аталары солтан Мәлик шаһ). Моңа кадәр Мөхәммәд Тапар
кул астына төп биләмәсе Әзербайҗаннан тыш, Иранның чиктәш төньяк-көнбатыш
өлкәләре, Евфрат елгасы буйлары, Мосул һәм Сүрия җирләре кергән була. Ә инде солтан
тәхетенә утыргач, ул әлеге биләмәләргә Мәлик шаһтан соң килеп чыккан гомуми
тотрыксызлыктан файдаланып, Иранның байтак өлешен, Хузистан өлкәсен һәм Гыйракны
да куша. Нәтиҗәдә, әлеге җирләрне берләштергән «Гыйрак солтанлыгы» дип аталган
мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә.
Сәнҗәр исә Иранның, Урта Азиянең, хәзерге Әфганстанның кайбер өлкәләрен яулап
ала. Ә 1117 елда ул үз йогынтысын заманында сәлҗүк төркиләрен буйсындырып торган
Газнәвиләр мәмләкәтенә дә җәелдереп, аларны салым түләргә мәҗбүр итә.
1118 елда солтан Мөхәммәд Тапар үлеп китә. Тәхеткә аның улы Мөгис әд-дин
Мөхәммәд утыра. Тәхеткә бераз ияләшкәч, Гыйрак солтанлыгының яңа хакиме
беренчелеккә дәгъва кыла башлый: ул Сәнҗәрдән үз казнасына ел саен шактый күләмдә
салым түләүне һәм әле генә яулап алынган Мазандаранга бәйсезлек бирүне таләп итә.
(Мазандаран — Иранның Каспий диңгезе көньягында урнашкан өлкәсе). Вәзирләр
коткысына бирелгән яшь туганының таләпләренә җавап итеп, Сәнҗәр гаскәр башында яу
белән Рәй өстенә китә. 1118 елның августында Сава дигән җирдә гаскәрләр арасында каты
бәрелеш була. Сәнҗәр җиңеп чыга, аннары тынычлык килешүенә кул куела. Килешү
нигезендә Сәнҗәр кул астына Төньяк Хорасан, Мазандаран, Рәй, төньяк - көнбатыш Иран,
Бәлх (Төньяк Әфганстанда) өлкәләре һәм башка кайбер җирләр керә. Тиздән Сәнҗәр әлеге
җирләрне берләштергән Көнчыгыш Сәлҗүкләр дәүләте (Хорасан солтанлыгы) оешуы
турында белдерү ясый. Дәүләтнең башкаласы дип Мерв (хәзерге Мары) шәһәре игълан
ителә. Багдад хәлифәсе әл-Мостаршид (11181135) 1120 елда әлеге килешүне раслап,
Сәнҗәрне солтан дип таный. Мәхмүд исә Гыйрак солтанлыгы тәхетен саклап калган
хәлдә, Сәнҗәргә буйсынырга мәҗбүр була. Хорезм, Газнәвиләр, Мәварәэннәһер, Систан,
Көнбатыш Иран яңа дәүләткә бәйле булып калалар. Әлеге вакыйгалар белән бер үк
вакытта диярлек Якын Көнчыгышта Сүрия, Урта көнчыгышта (Төньяк Ниндстанда)
Кирмән солтанлыклары да бәйсезлек игълан итәләр. Ә элегрәк телгә алынган
Анадолудагы Рум солтанлыгы, билгеле булганча, әле 1086 елда ук мөстәкыйльлек игълан
иткән иде.
***
XII гасырның 30 нчы еллар ахырында хәзерге Казакъстан белән Урта Азиягә Үзәк
Азиядән ташкын сыман кидан төркиләре бәреп керә. Алтай тауларының көньяк
тармакларына килеп җиткәч, аларның җитәкчесе Елюй Та-ши шул якларда гомер иткән
күп санлы шәһәр һәм кабилә вәкилләре ( уйгыр, татар, тангут, кыпчак һ.б.) катнашында
корылтай уздыра. Корылтайда Елюй Та-шины гурхан (хәрби җитәкче) дип игълан итәләр
һәм сайлап алынган гаскәр белән яу сәфәренә чыгарга фатиха бирәләр. Уңышлы хәрәкәт
итеп, Елюй Та-ши XII гасырның 30 еллары башында Җидесу өлкәсен яулап ала, ә 1137
елда Мәварәэннәһер чикләренә килеп җитә. Караханидлар хакиме Арыслан хан аңа каршы
чыга. Ходжент каласыннан ерак түгел бер урында каты бәрелеш була. Караханидлар
гаскәре тар-мар ителә, исән калганнары Сәмәркадка качып китә. Әлеге җиңелүдән соң
Арыслан хан ярдәм сорап Сәнҗәргә мөрәҗәгать итә.
Сәмәрканд өлкәсендә гомер сөрүче карлык кабиләләрендә терлек саны арту сәбәпле
көтүлекләргә кытлык башлана. Карлыклар көтүлекләрне киңәйтү бәрабәренә солтан
гаскәрендә хезмәт итәргә, ел саен салым түләп торырга ризалыкларын белдерсәләр дә,
Сәнҗәр якын даирәсе басымы астында әлеге
ТАРИХ МӘЙДАНЫНДА СӘЛҖҮК ТӨРКИЛӘРЕ
6. «К. У.» № 5 152
тәкъдимнәргә колак салмый. Киресенчә, көтүлекләргә һөҗүмнәр башлана. Ахырда төрле
кыерсытуларга түзә алмыйча, карлыклар дәррәү кузгалып, гурхан янына чыгып китәләр.
Мәварәэннәһернең эчке эшләренә тыкшынырга җай гына көтеп торган Елюй Та-ши
бу вакыйгадан бик оста файдалана. Ул солтан биләмәләрен ташлап киткән өчен
карлыкларны гафу итүне сорап Сәнҗәргә хат юллый. Ә инде тупас төстә язылган тискәре
җавап алгач, карлыкларның хокукларын торгызу сылтавы белән Мәварәэннәһергә бәреп
керә. Гаскәрләр Сәмәркандтан төньяк-көнчыгышта Катаван даласында очраша. Елюй Та-
ши гаскәренең төп өлеше Тәңрегә ышанган татар, уйгыр, кыпчак һ.б. кабилә вәкилләре
тәшкил иткән. Боларга шулай ук кыю һәм җәядән бик оста атучы 50 меңләп карлык
төркиләре дә килеп кушылган. Сәнҗәр җитәкчелегендә исә хорасан, систан, мазандаран
хәрбиләреннән торган регуляр армия һәм караханид гаскәрләре булган. 1141 елның 9
сентябрьда Катаван даласындагы каты бәрелеш сәлҗүкләр армиясенең коточкыч җиңелүе
белән тәмамлана. Солтанның гаять зур гаскәре туздырылып качып китә. Сәнҗәр үзе зур
булмаган төркем белән камалышка эләксә дә, дошман рәтләре аша үтеп, качып котыла.
Җиңүчеләр кулына исәпсез-хисапсыз ганимәт малы (трофей) һәм бик күп әсир эләгә.
Кулга төшкәннәр арасында солтанбикә Таркан хатын да була. Соңрак Сәнҗәр аны зур
йолым түләп азат итә. Һәлак булучылар саны 30 меңнән артып китә. Аларны мөселман
кануннары нигезендә шаһитлар дип игълан итәләр һәм Сәмәркандтан көнчыгышта далада
җирлиләр.
Катаван сугышы тарихи әһәмияткә ия була. Шуның нәтиҗәсендә Елюй Та-ши яулап
алган җирләрдә яңа дәүләт — кидан төркиләре ханлыгы оештыруы турында хәбәр итә.
(Башкаласы — Баласагун шәһәре, хәзерге Кыргызстандагы Токмак каласыннан ерак
түгел). Алга таба Елюй Та-ши яңа дәүләткә Бохараны куша, гаскәрбашы Әрбүзне яу белән
Хорезм өстенә җибәрә. Хорезмшаһ Атсыз үзенең буйсынуын белдергәч, гурхан аның ел
саен салым түләп торырга тиешлеге белән чикләнә.
Мәварәэннәһернең зур өлешен кулга төшергәч, җиңүчеләр монда гомер сөргән угыз
кабиләләрен Әму-Дәрьяның аръягына — Бәлх өлкәсенә кысрыклап чыгаралар. Күп санлы
угыз кабиләләрен андагы хаким дошманнарча каршылый. Милләте буенча фарсы Комач,
аның кул астында калган угызларның авыр хәленнән файдаланып, аларга салымны
арттырырга чамалый. Мәгәр угызлар өстәмә түләүгә каршы чыгалар, ә бу исә Комач
тарафыннан баш күтәрү дип кабул ителә. Кабилә башлыклары ташламаларга барып,
килешергә тырышып карасалар да, хакимнең таләпләре чиктән тыш зур булганга,
сөйләшүләр бернәрсәгә дә китерми. Мондый килешмәүчәнлек тиздән ике арада канлы
бәрелешкә сәбәп була. Нәтиҗәдә Комач җиңелә, ә аның улы яу кырында һәлак була.
Моннан соң Комач яңа көчләр туплап, угызларга һөҗүм итә һәм яңадан тар-мар ителеп,
Мервка солтан Сәнҗәр янына барып сыенырга мәҗбүр була. Бу урында шуны әйтү зарур.
Фарсы түрәләренә һәм гарәп дин әһелләренә таянган Сәлҗүк солтаннары сәясәте күчмә
угыз кабиләләре белән элеккеге туганнарча багланышларның өзелүенә китерә. Шуннан
файдаланып, Комач Сәнҗәрне баш бирмәс угызларга «сабак бирү» кирәклеге белән
котыртып, солтанны аларга каршы хәрби поход оештырырга күндерә.
1153 елның яз башында солтанның гаять зур армиясе Бәлхтәге угызлар өстенә яуга
кузгала. Кабилә башлыклары яуны туктаткан очракта Сәнҗәргә 50 мең баш ат һәм дөя,
200 мең сарык бирергә, хәтта Комач малаен үтерүчене тотып тапшырырга вәгъдә итсәләр
дә, солтан угызларның бөтен тәкъдимнәрен кире кага. Әлбәттә инде, моннан соң
угызларга сугышка әзерләнүдән башка чара калмый. Алар таулар арасында бер сукмактан
гына керә алырлык тигезлектә ныгып урнаша. Тар сукмакка килеп кергән сәлҗүк
атлылары угызлар лагерена ук яңгыры яудыра башласалар да, уклар тирмәләргә,
хайваннарга, арбалардагы вак-төяк нәрсәләргә тигәнгә күрә, саклаучыларга әллә ни зыян
китерми. Аның каравы угызларның һәр угы корбанын табып «чүпләп» кенә бара. Шул
вакытта тән сакчылары, яраннары белән бәрелешне ерактанрак күзәтеп торган Сәнҗәр
гаҗәеп күренешнең шаһитына әверелә. Һич көтмәгәндә угызлар солтан атлыларын
шактый гына сирәгәйткәч, тирмәләр арасыннан дәртле тавышлар чыгарып ярсулы
һөҗүмгә күчә. Сәнҗәр үзенең яраннары белән әсир төшә. Яу кырыннан угызлар Мервка
юнәлә. Алар җиңел генә Мервны ала. Шәһәр, җиңүчеләр тарафыннан талана. Башкаланы
алудан рухлары күтәрелгән угыз җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләрне көньяк тарафка
җәелдереп, 1154 елның ноябрендә Туса каласына, ә декабрьда Нишапурга бәреп керәләр.
Нишапурдан соң бөтен Хорасан диярлек угыз әмирләре кул астында кала. Әлеге
153
уңышлардан соң, солтан хакимиятенә каршы гомуми баш күтәрүләр башлана: угызларга
канәгатьсез халык ополчениесе төркемнәре, гарнизоннардагы хәрби хезмәткәрләр килеп
кушыла. Бер ук вакытта үзәк хакимияткә каршы булган кара көчләрнең корткычлык
эшчәнлеге активлаша. Аеруча Мисырдагы фатыймиләр династиясе тарафдарлары,
үзләрен чын мөселман дип атаучы исмәгыйлиләр яшерен мәзһәбе әгъзалары зур зыян
китерә. Алар күренекле шәхесләрне, эре түрәләрне үтереп кешеләр арасында коткы
салган, юк ителгәннәр урынына үз вәкилләрен куеп, дәүләтне эчтән таркату эше алып
барган. Гомуми чуалыш-тәртипсезлекләрдән куркуга төшкән Урта Азиянең һәм Иранның
идарәче даирәләре, баш күтәрүчеләрнең терәге булган угызлар хәрәкәтенә чик кую
максатында, хәрби берләшмә төзү фикеренә киләләр. Бу эштә башлап Хорезмшаһ Атсыз
йөри. Ул үзенең улы Ил Арыслан белән гаскәр туплап Хорасанны угызлардан азат итү
омтылышы да ясап карый, тик уңышка ирешә алмый. Ә бу чакта уңай вазгыять тә килеп
туа: 1156 елда угыз әмирләренең үзара низаглары Сәнҗәргә тоткынлыктан качарга ярдәм
итә. Солтан Термез шәһәрендә ныгып урнаша. Ул аннан тарафдарларын үзенә кушылырга
чакырып атчабарлар җибәрә. Нәтиҗәдә күрше өлкәләрдән җыелган, хорезмшаһ биргән
хәрби көчләр белән угызларга каршы зур һөҗүм планы әзерләнә. Бер ук вакытта Атсыз
ярдәмендә кайбер угыз кабиләләре башлыклары белән сөйләшүләр башлана. Тик бу
планны тормышка ашырырга насыйп булмый: 1156 елның июль азагында, тәхетне Ил
Арысланга калдырып, хорезмшаһ Атсыз дөнья куя. Шул уңайдан Термезда хәрби
җитәкчеләр җыела. Тик Сәнҗәр планын гамәлгә ашыру урынына бу хәсрәт җитәкчеләр
башта талаша башлап, соңыннан бер-берсен кырып бетерәләр. Асылда инде таркалган
дәүләтне торгызу мөмкинлеге калмый: казна буш, ә гаскәр җитәкчеләре инде картайган
солтанны тыңларга теләми. Тирән борчылудан Сәнҗәр авырып китә һәм 1157 елның 29
апрелендә җан тәслим кыла. Аның хакимлеге (1118 елдан башлап) барлыгы 39 ел дәвам
итә.
Сәнҗәр үлеменнән соң Көнчыгыш сәлҗүкләр дәүләте (Хорасан солтанлыгы) Хорезм
хакимнәре кул астына кергән берничә вак биләмәләргә таркала. Төп дәүләтнең
таркалуыннан файдаланып, 1187 елда угызлар Кирмән солтанлыгын буйсындыралар һәм
монда XIII гасырга кадәр яшәп килгән бәйсез дәүләт булдыралар. Аннан соң таркалу
чираты сәлҗүкләрнең ваграк дәүләтләренә дә җитә. Көнбатыш (Гыйрак) солтанлыгы
Тогрул III ибне Арыслан хорезмшаһ Текеш белән сугышны оттыргач, 1194 елда
дошманнары кулыннан корбан китә, солтанлык та яшәүдән туктый. Сүрия солтанлыгын
мәмлүкләр үз канат астына ала, ә Рум солтанлыгы бәйсезлеген 1308 елда югалта. Шул
рәвешле, сәлҗүк дәүләтләренең төп тарихи роле шунда — алар гарәпләр саклап кала
алмаган Багдад хәлифәлегенең яшәү гомерен монголлар явына кадәр озайта алганнар.