Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Булат Сөләйманов (1938-1991) - әдәбият мәйданына алтмышынчы
еллар башында күтәрелеп чыккан шагыйрьләрдән. Ул - тумышы белән
дә, иҗатының җирлеге белән дә чын Себер татары. Шигырьләрендә
Себер җиренең, Себер кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын,
табигатен шигъри образларда чагылдыра.
***
Кояшым, җәем идең син,
Киттеңме әллә юри?
Кырга ак кәфен теккән дә,

Җил үксеп елап йөри.
Төн каплаган тәрәзәмне,

Җилләргә табына урам.
Кайтыр идем, җәйләр ерак

Юлларда уйный буран.
Агачларда беткән яфрак,

Урманнан киткән кошлар.
Канаты кайрылган йөрәк

Ялгызы ничек кышлар?
Синең киткән юлларыңнан
Күңелем карлар көри.
Кырга ак кәфен теккән дә,
Җил үксеп елап йөри...


Хатлар
Бу җилләр хәтернең түреннән,—
Үзләре шәп-шәрә, бик арык —
Үткәннең сандыгы төбеннән
Хатларны чыгарды актарып.
Саргайган ул хатлар хәтердә —
Күбәләк шикелле дерелди.
Син бит ул, нигә соң дәшмисең?
Ул көннәр яңадан терелде.
Караңгы төндәге яшен күк
Ялтырый, югала хәтердә.
Һәр юлы — яшьлекнең тарихы:
«Булырбыз, булырбыз без бергә!..»
Хәтернең өрәге булма син.
Кил бире, алыйм мин бер кочып.
«Сөямен»,— дип язган сүзләрең

Хатлардан киткәннәр шул очып.

И хәтер! Син җәллад түгелсең.

Тоз сипмә ярама син берүк.

Кайтса да яшьлектән ул хатлар,

Безгә бит яшьлеккә кайту юк.


***
Күренәме Себер Казаннан?

Анда карлар, җилләр уйныйдыр.

Ә тайгада болан баласы

Адашкан да ялгыз, елыйдыр.
Хет җилләре хәбәр бирсәче:

Ничәнче көн эзли анасын?
Аерылу авыр кемгә дә,

Тайга киң шул, каян табасың!
Эзләреннән бүре киләдер,

Борылыр да иде кирегә, Юк,
ярамый, алга ыргылды,

Бала чагын калдырып бүрегә.
Шулайдыр ул хәлләр минем дә,

Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да, тайга эчендә

Бала чагым елап йөридер.
***
Бер ел үткән киткәнемә,

Әйләнеп кайттым бүген —

Сагынып иркә гөлемне,

Сагынып Себер күген.
Бер ел бит ул кеше өчен

Аз гына гомер түгел.
Ярсып-ярсып тибә йөрәк,

Талпына никтер күнел.

Урман эченнән үтешли

Бормалы юллар буйлап,

Хисләремне уртаклашып,

Наратлар калды шаулап.
Җилләре дә йөгереп килеп

Битемнән үпкән була;
Юлың йомшак булсын дипме,

Ак карлар сипкән була.
Юл читендә куакларым

Ак шәлләр кемгә чиккән?

Каршыма йөгерә авылым,

(Ул да сагынган икән!)