ШИГЪРИ РУХ ТАНТАНАСЫ
ХХ ГАСЫР АХЫРЫ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ МӘЙДАНЫНДА
К.СИБГАТУЛЛИН ҺӘМ Н.АКМАЛ ИҖАТЫ
XX гасыр ахыры татар әдәбиятында шигърият үзенчәлекле урын алып тора. Әлеге
кызыклы һәм әһәмиятле күренешнең аерым сыйфат-билгеләре Т.Галиуллин,
Ф.Галимуллин, Д.Заһидуллина, Р.Рахман, Р.Рахмани, М.Вәлиев-Барҗылы, Ф.Хәсәнова
кебек галим һәм тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләрендә, китапларында чагылыш тапты. Әлеге
хезмәтләргә нигезләнеп, хәзерге татар поэзиясе үсешен анализлаганда өч агымны аерып
чыгарырга мөмкин. Беренчесен «шартлы шигъри идеологик агым» дип билгелибез. Бу
агымның асылы сәяси фикерләрне шигъри хис фәлсәфәсе җирлегендә чагылдыруга
корылган. Аның төп вәкилләре, әлбәттә, Р.Харис һәм Р.Фәйзуллин булдылар. Шигърияткә
133
яңа көчле агым сыйфатында 60нчы елларда килеп, 70 нче елларда таныла барып, алар XX
йөз ахырында да төп шигъри идеологик фәлсәфәнең әйдәп баручыларыннан иделәр. Зур
елгаларга инешләр ничек килеп кушылса, шуның кебек аларга иярүче шагыйрьләр дә аз
булмады. Әгәр дә 80 нче елларда татар шигъриятен эпигонлык томаны каплаган икән,
асылда аның барлыкка килүе «шартлы шигъри идеологик агым» уңышларының халык
рухы киңлекләренә күтәрелүенә бәйле иде. Шагыйрьләрнең зур күпчелеге гүяки
үзләренең йөрәк хисләренә ачылыр өчен юл һәм мөмкинлекне шушы шигъри агымга
иярүдән күрделәр. Ул чор өчен яңа буын буларак төсмерләнгән Г.Морат, Р.Зәйдулла,
Л.Лерон, Л.Зөлкарнәй, аларга кадәр Э.Касыйм, Х.Гайнетдин һ.б. шагыйрьләр мәйданга
чыкты һәм фикер-хис-фәлсәфәдә шушы агымга кушылган мул сулы елгалар төсен ала
барды.
Икенче әдәби юнәлешне «шартлы шигъри сурәт агымы» дип атарга мөмкин б)улыр
иде. Алар тормышны, табигатьне, кеше күңелен, тарихны, барлыкны-юклыкны шигъри
сурәт эчендә, шигъри сурәтләнмеш аша күрделәр, ягъни әсәрләренең төп тукымасын
сурәт хасил итте. Ул сурәтнең җирлегендә ни-нәрсә күзалланса, алар аны хакыйкать дип
атадылар һәм ихластан халыкка төшендереп бирергә ашыктылар. Шуңа да
шигырьләрендә романтик рух өстенлек итте. Аларның чишмә башы шулай ук ерактан,
әдәбиятыбыз тарихыннан ук килеп, И.Юзиев һәм Ш.Галиев лирикасында үз көчләрен
күрсәтә башлап, асылда бар тулылыгы һәм күркәмлеге белән Зөлфәт һәм М.Әгъләмов
иҗатларында ачылды. Бу агымга кушылган шагыйрь һәм шагыйрәләр шактый иделәр.
Мәсәлән Г.Садәне бер дә читкә куеп булмый, Р.Гаташка килгәндә, ул хәтта робагыйлары
белән дә беренче агымның вәкиле буларак ачылды.
Татар шигъриятенең өченче юнәлешен «шартлы шигъри фикер агымы» дип атарга
мәҗбүрбез. Бу төр әдипләр дөньяны фикер бәяләмәсе аша күрә-күрсәтә иделәр. Аларда
фикер бирелеше метафорик куәт алып, бәяләүче, ачыклаучы көчкә әверелә барды. Шуның
белән затлы бер шигъри агым тудырылып, күңелләрне заманча хис белән баетуга да
иреште. Бу агым татар әдәбиятының шулай ук тарихи катламнарыннан ук килеп, асылда
XX йөзнең 70 нче елларында үзенең барлыгын белдерде, алга таба да куәтләнә барды.
Әмма метафорик фикер аша дөньяны күрә һәм бәяли белү татар акылы өчен катлаулы
мәсьәлә булып чыкты, шунлыктан аңа кушылучыларның сирәк күренеш икәнлеген
искәрми мөмкин түгел. Өченче
агымның башында Кадыйр Сибгатуллин торды, аңа Нияз Акмал килеп кушылган иде.
Никадәр тирән һәм көчле юнәлешне тәшкил итмәсен, әмма ул агым артык җәелеп китә
алмады. Шуның белән аның әдәбиятыбыз тарихы өчен кадере дә зур дип әйтә алабыз. Шул
рәвешле, татар шигъриятендәге әлеге өч агым, олы елгалар кебек, тормыш мәйданында
агып барышларында, сәяси-көнкүреш ландшафтларына бәйле рәвештә, әле үзара
якынайдылар, әле ерагайдылар. Шунлыктан аларның бер- берсеннән шигъри-әдәби дым
алган очраклары да булмады түгел.
Китап укучыны шушы агымнарга кергән шагыйрьләрнең шәхси мөнәсәбәтләре
кызыксындырмый иде. Сәяси даирәләргә әгәр дә «шартлы шигъри идеологик агым»
әһәмиятлерәк тоелса, халыкны «шартлы шигъри сурәт агымы» кызыксындырды. Алар
арасында иң сөеклеләре әле И.Юзиев, әле Ф.Яруллин, әле Зөлфәт яисә М.Әгъләмов
булдылар. Әмма беренче агымда беренчелек һәрвакыт Р.Харис һәм Р.Фәйзуллин
каләмнәренә бирелде. Аларның шигъри сүзләре өлгергән һәм җитди саналды, шулай дип
кабул ителде. Өченче агымга игътибар җитмәде. Моны К. Сибгатуллин да, Н.Акмалов та
бик авыр кичерде. Әмма алар да татар әдәбиятының үксез баласы түгелләр иде. Ничек
кенә булмасын, нинди генә формаларга һәм төрләргә кермәсен, «шартлы шигъри
идеологик агым» юнәлеше татар шигъриятендә озын юллар үтәргә җыена, шушы ягы
белән ул урта гасырлар суфичылык дәвере татар шигъриятен дә хәтерләтергә мөмкин.
«Шартлы шигъри идеологик агым» татар әдәбиятында яшь М.Җәлилнең 1919 елда
«Кызыл йолдыз» газетасында басылып чыккан «Бәхет» шигыреннән үк баш алып киткән
иде. Менә аның кайбер строфалары: «Кулыма мин кызыл кылычны алсам,/ Шулай шуннан
кызыл фронтка барсам,/ Олуг бер дәрт белән сафка атылсам.../ Үлем кулы килеп басса —
егылсам,/ Җаным күккә-гарешкә очса-китсә — / Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул».
Байракларның, тарихи фонның төсе үзгәрүгә карамастан, «шартлы шигъри идеологик
агым» нәкъ шушы мотивларда үсте, шушы уртаклыкта чәчәк атты һәм туклыклы
канәгатьлек җимешләрен бирде.
ФӘРИТ ЯХИН
134
Шигырь автор әйтергә җыенган төп фикерләрдән һәм шулар арасына куелган эчтәлек
тукымасыннан гыйбарәт. Боларның чагыштырма үзенчәлекләре, әлбәттә, шигъри-поэтик
модусны барлыкка китерә. Модус ул, атрибуттан, ягъни предметның төп үзенчәлегеннән
аермалы буларак, предметның билгеле бер очракларына- халәтенә генә хас үзенчәлек.
Димәк, жанр күренеше түгел, бәлки шул жанрның теге яки бу әсәрдә, яисә әдип иҗатында
файдаланылган мөмкинлегенә бәйле үзенчәлеге. Әгәр дә, мәсәлән, рифма, ритм, строфика
төшенчәләрен без шигырь атрибутлары буларак белсәк, хис, мотив, фон, борылыш һәм
башкаларны, алар арасындагы үзара бәйләнеш үзенчәлекләрен, күләм мөнәсәбәтен, эчке
бүленешне шигъри модуска бәйле дип карарга тиеш булабыз. Әдәби фон һәм әдәби
борылышлар белән шушы ук хәл, алар да поэтик модус төшенчәсенә-эчтәлегенә туры
килә. Шунысы кызыклы, поэтик атрибутлардан аермалы буларак, шигъри модуслар һәр
очрак өчен үзенчәлекле һәм иҗади осталыкка бәйле күренеш юнәлешен ала.
Шигъри модус белән эш итү осталыгын Х.Туфанның «Иртәләр җитте исә» шигыре
ачык аңларга ярдәм итә. Шагыйрь бу әсәрендә һәр строфаны аерым эчтәлектә билгели һәм
алга таба шул строфаларның урыннарын алыштырып бара. Атрибутлар саклана. Әмма һәр
шигъри строфа, анда шул ук сүзләр кабатланса да, яңа хис мөнәсәбәте һәм кабатланмас
эчтәлек алып килү тойгысын уята. Әмма «шартлы шигъри фикер агымы» шагыйрьләре
Х.Туфанның Шәрык әдәбияты даһиы Фөзүлидән үк килгән шигъри алымын
файдаланмадылар. Моның төп сәбәбен аларның әдәби агымнары аерылып торудан
күрергә була. Һәрхәлдә «шартлы шигъри фикер агымы» вәкилләре Х.Туфанны башка
агым вәкилләре кебек соклану объекты итсәләр дә, аның иҗатына мөкиббән китсәләр дә,
әсәрләрендә аны данга төрсәләр дә, үз агымнарында кала бирделәр. Бу факт та аларның
чын әдип булуларын ачык раслый ала билгеле.
XIX йөзнең соңгы чирегендә М.Акмулла шигъри сентенцияне (әхлак өйрәтүне)
шигъри фикер бирү белән алыштырып, «шагыйрьләрдән сүз чыгар хикмәт белән» дигән
шигарь-лозунг астында иҗат итеп, хикмәтне монда суфи шагыйрьләр яратып кулланган
әхлакый һәм танып белү характерындагы әсәр жанры буларак түгел, канатлы метафорик
фикер бирү сыйфатында куәтләп язды. Татар әдәбияты бервакытта да фикерсез булмады.
Фикер куәте белән иҗат итү, яңа фикерләр бирү ягыннан һәр шигъри агым да көчле иде.
Әмма әһәмиятлесе шунда, башка агымнар өчен шигъри фикер бирү турыдан-туры әдәби
әсәрнең идеясенә хезмәт итсә, «шартлы шигъри фикер агымы» вәкилләрендә ул шигырьне
барлыкка китерүче поэтик модус рәвешен алды, шуның белән схоластик формуладан
котылу, фикер киңлегенә юл ачкычы ролен үтәп, метафорик мәгънә нигезенә
әверелдерелде. Әгәр дә символистлар фикер бирүдәге схоластик формулаларны символик
һәм мистик-метафорик форма берәмлекләре белән алыштырсалар, «шартлы шигъри
фикер агымы» вәкилләре шигъри метафорика белән эш итүне өстен чыгарды. Менә
К.Сибгатуллин болай яза:
Авыр димим сине,
җиңел димим,
үлчәп булмый сине, Замана.
Утыз яшькә җиткән егетләрнең
икенче кат чәче агара.
(«Без синеке инде», 1973.)
Формаль мантыйкка буйсындыра калсак, чәч ике тапкыр агара алмый. Әгәр дә шигъри
логика нигезендә карасак, монда метафорик фикер тасвирлануы аңлашыла. Сүз тормыш
авырлыкларыннан чәчнең агаруы хакында бара, билгеле. «Икенче кат чәч агару»ны да
яшәеш шартларының бер дә җиңеләймәвен, тагын да кыенлаша баруын белдерә дип
алырга була. Лирик герой замананы үлчәп булмавын, ягъни үлчәүгә салу мөмкин
түгеллеген дә искә ала. Бу да метафорик фикер, әлбәттә. Лирик геройның зарланырга да,
сөенергә дә җыенмавы әйтелә. Шигырь шул ук: «Авыр димим сине,/ җиңел димим,/ үлчәп
булмый сине, Замана», — фикерләмәсе белән башланып китә. Әдәби борылышның
К.Сибгатуллинда метафорик фикер бирү өчен файдаланылуын күрәбез. Әдәби фон ролен
шигырьнең эчке тукымасында тасвирланган эчтәлек били.
К.Сибгатуллин шигъриятенең хикмәте шунда — ул фикерләр галереясе белән шигъри
фон барлыкка китерү остасы булып тора. Шул фикерләр сурәтне дә, идея- идеология
ШИГЪРИ РУХ ТАНТАНАСЫ
135
катламын да алыштыруга юнәлдерелгән. Аның лирик герое кылыч айкап көрәшкә дә
ташланмый, үз хаклыгын да раслап сөйләми, халыкның нинди бәлаләр астында калуын
фикер төрткеләре ярдәмендә бирә. Аның иҗатында сурәтне метафорик фикер һәм
фикерләмәләр агышы алыштыра: «Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек/ туарылып калган
атларны». Тормыш авырлыгы сурәтен дә шундый ук метафорик фикер аша бирә ул:
«...Камыт агачлары шартлап сынды,/ атлар пеште юлда... ачудан».
Әсәрдән аңлашылганча, лирик герой — сугыш еллары баласы, алар буынына әүвәле
әтиләре калдырып киткән эшләрне башкарырга, аннары гына үзләренекен күтәрергә туры
килә. Шигырьдә К.Сибгатуллин моны буынның «ике чылбыры» турында фикер әйтеп
узганда да искәртә:
Мәңгелеккә үтеп бара торган
кешелекнең шушы буыны
алып тора
халык тарихында -
бер чылбырда ике урынны.
Шигъри фон, шулай итеп, үзе дә тыгызланган фикерләр тезмәсеннән тора. Әмма алар
аерым-аерым түгел, бәлки шигъри фикер мантыйгының аерым синтагмалары рольләрен
башкаралар һәм, һичшиксез, башка бер, зур һәм төп фикергә күңелнең омтылышын
тудыралар. Әсәрдә ике вакыйга фикерләр тезмәсе рәвешендә ачыла. Беренчесе —
аталарның дошман угына каршы килүе, икенчесе — бишектән төшеп, балаларның аларны
алыштыруы, ягъни кешелек тарихының чылбырындагы ике буыны бу.
Лирик герой заманага мөрәҗәгать итеп болай ди: «Без синеке инде,/ син — безнеке,/
Тоеп тора сине җилкәләр...» Монда да автор шигъри метафорик фикерне бирә. Укучы
күңелендә сорау туа: «Әгәр дә лирик герой замана авырлыгын тоя икән, ни өчен соң ул
вакытта аны «үлчәп булмый сине» дип белдерә?» Моның хикмәте бары бер төрле генә
аңлатыла ала: әдәби-композицион борылышны барлыкка китерүче шигъри юлларга
эчтәлекне бирүче әдәби фон метафорик каршылыкка куела, ягъни лирик миннең
уйланулары «аларны ук әйтәсем килмәгән дә иде» дигән тойгы тудыра. Бу исә шигъри
фикер йомгагын тагын да тәэсирлерәк дәрәҗәгә җиткерү өчен хезмәт итә. Утыз яшькә
җиткән егетләрнең, әгәр дә фон эчтәлегендә генә фикер калдырылса, фикер әтиләре өчен
дә балаларының чәчләре агарган дигән булып аңлашылыр иде, ә хәзер ул, беренче
эчтәлеген җуеп, яңа мәгънә тирәнлеген ала һәм тормыш хакыйкате дәрәҗәсендә кабул
ителә.
Шул ук әдәби агымдагы Н.Акмал, шигъри метафорик фикер коллизияләре белән эш
итүче булуына карамастан, әдәби фонны лирик сурәт төсмерендә бирергә омтылышы
белән К.Сибгатуллиннан берникадәр аерылып та тора кебек. Бу факт аларның үз
иҗатлары белән бер-берсеннән аерымлануларын да күрсәтә. К.Сибгатуллинның
катгыйлыгы, фикердә корылыгы Н.Акмалның лирик тоемны читкә какмавы — болар
поэтик модус закончалыкларын барлауда кызыклы күзәтүләргә этәрә. «Шартлы шигъри
фикер агымы»ндагы әдипләрне лирикага бирелү ритмик сөйләм юлына кертеп җибәрә. Бу
яктан Н.Акмал шигърияте шулай ук кызыклы:
Иң борынгы бөек философлар
Яшәү асылын ачар урынга, Калын-калын трактатлар язган Дәүләт
төзелеше турында.
(«Философлар», 1980)
Н.Акмал шигъри метафорик фикерне К.Сибгатуллин кебек үк алга чыгара, аннары
аны раслаучы эчтәлек фонын бирә. Дәүләтләрнең тарих барышында үз вакытлары белән
җимерелә баруларын искәртеп, фәлсәфәләрнең бүтән төс ала баруларына да, фән үсешенә
дә аерым игътибар күзе салып үтә. Н.Акмал эчтәлек борылышларын шигъри метафорик
тезмәгә әверелдергән сыман, әдәби фон эчендә үстереп тә бара. Һәм шунда: «Галимнәрдән
ләкин сер кача,— дип белдерә дә, — Бөтен илгә урта белем керттек,/ Акыл ягы калды
уртача»,— дигән раслау сүзләре белән фикерен ассызыклый. Әмма бу метафорик фикере
ФӘРИТ ЯХИН
136
дә бары тик шигъри эчтәлекне ныгытучы фон ролен үти. Һәр фикер сигтагмасы аерым
берәмлеккә әверелеп китсә, әлбәттә, шигырь таркалыр иде. Н.Акмал әсәрләрендә дә
К.Сибгатуллин иҗатына хас булганча, темага ике тапкыр йомгак ясалгандай тойгы
калдырыла, ягъни шигырь инде тәмамланып, аңа соңгы строфа өстәп кенә куелгандай
аңлашылып кала. Әмма моның шул ук әдәби-поэтик ысул икәнлеге шигырьнең соңгы
строфасында эчтәлекне хасил итүче әдәби фонны шагыйрьнең тулысы белән шигъри
метафорик кысаларга кертүеннән күренә. Мондый шигъри фикерләү алымы әсәрнең
эчтәлеген тагын да тирәнәйтә. Шигырьләре кыска булсын, озын итеп төзелсен, барыбер
дә шушы алым «шартлы шигъри фикер агымы»ндагы шагыйрьнең иҗатында өстенлек
ала. Мисал өчен Н.Акмалның «Философлар» шигыре ахырында ул болай бирелгән:
Айны, күкне, йолдызларны сөеп,
Яшәү асылын ачар урында, Философлар наман нидер яза Дәүләт төзелеше
турында...
Шушы рәвешле шигырьдәге калку итеп чыгарылган фикер фәнгә әдәбиятны-
сәнгатьне каршы куя, әмма бу хакта бөтенләй бер сүз дә әйтелмидер кебек тойгы да
калдырыла. Яшәеш белән дәүләт системасы да метафорик фикер планында үзара каршы
куелалар.
К.Сибгатуллин һәм Н.Акмалның шигырь барлыкка китерүче модуслары менә шушы
рәвештә: әүвәле метафорик фикер китерелә, аннары ул эчтәлек эчендә «әдәби фон»
кысаларында башка фикер синтагмаларына бәйле ачыла, фикергә йомгак ясала, ахырда
кабат өстәмә строфа китерелеп (ә ул асылда шигырьнең беренче строфасын кабатлый),
яңача нәтиҗә чыгарыла, ягъни идеяне формалаштыруда төп рольне үтәүче шигъри
метафорик фикер итеп бирелә. Укучы, Н.Акмалның «Философлар» шигырен укыганнан
соң, кешелек өчен дәүләт төзелеше мәсьәләсе түгел, сөенеп яши белү зур әһәмияткә ия
икән дигән фикергә килә. Әмма әсәрнең идеясен шигырьне барлыкка китерүче модусны
ачыклауда гына таба алабыз.
Эчтәлек тукымасында фон буларак мондый фикер китерелә: «Фән агачы үскән./ Ә
кешенең/ Тамырлары җиргә бәйләнгән». Аңа кадәрге строфаларда борынгы
фәлсәфәләрнең хәзер башка төстә аңлашыла барулары, дәүләтләрнең җимерелүләре
сөйләнелә, аннары килә торган тезмәләрдә белем белән аң үзара каршы куела. Шулай
итеп, Н.Акмал фәннең дәүләт хезмәтендә икәнлеген, ә кешеләрнең җиргә берегеп
яшәүләрен раслый бара. Ә бу фикерләр суммасы әсәрнең идеясен аңлауга китерә, аның
нигезен тәшкил итә бара, эчтәлек тирәнлеге фикерләр кушылмасында кала. Бу шигырь
кешенең бәхете сөенеп яшәүдә дигән идеяне бирүгә корылган, югыйсә. Әмма
фикерләрнең күплеге эчтәлек киңлегенә китерми.
Әгәр дә шушы әсәрне формаль логикага буйсындырсак, борынгы фәлсәфәчеләрнең
дәүләт төзелеше турында гына язмаган булуларын, бәлки чынбарлыкны танып белү һәм
аңлату, хакыйкатьне ачыклауга бар зиһеннәрен, акылларын юнәлтүләрен искә төшерсәк,
шагыйрьнең хаталануына чынлыкта хәйран итәргә мәҗбүр булыр идек. Әмма «шартлы
шигъри фикер агымы» вәкилләренә андый нигезләмәләргә таянып эш итү ул шигырьне
үтерүгә тиң. Әдәби әсәрләрнең хикмәте шунда ки, аларда хакыйкать — образлы фикер,
метафора ярдәмендә ачыкланыла. К.Сибгатуллин да, Н.Акмал да үз күзәтүләрен әдәби
фикер кысаларында укучыга җиткерәләр. Аларның метафорик шигъри фикере аңлаешлы
тышкы билге буларак укучыга тәкъдим ителә. Ул тышкы билге эчтәлек белән баетыла,
фикерне үзенә ияртә һәм фикри нәтиҗәгә киленә. Әмма фикри нәтиҗә идеянең үзе түгел,
була да алмый. Идеяне барлыкка китерү өчен бу тип шагыйрьләр, әдәби фикерләү
катламына күтәрелеп, метафорик фикер белән әсәрне йомгаклыйлар. Шигырьнең көче
бермә-бер арта, тәэсир куәте үсә. Укучыда хис-тойгылар өермәсе туа.
Шулай итеп, «шартлы шигъри фикер агымы» вәкилләре әһәмияткә лаеклы әдәби
үсешне укучының күңел дөньясында тәэмин иттеләр. Мондый күренеш шигърият өчен ят
түгел, аның бөек таләпләренә җавап бирә иде. Бу агымга XXI йөз башында шагыйрь
М.Мирза килеп кушылды, әмма аның формаль логика кысаларына шигъри фикерне
кертергә омтылышы шигырен канатланудан берникадәр чикләп тота башлады.
Шигырьнең асылы шунда — ул рухка ирек бирә, шигырь канатларында рух үз
ШИГЪРИ РУХ ТАНТАНАСЫ
137
дәртендә җырлый, үз моңында көйли, үз телендә сөйли. Менә шуны тудыра алучыны
бүгенге көндә чын шагыйрь дип әйтәбез. Рух үзе сүзләрне рифмалаштыра, ритмга сала,
фәлсәфәсен, строфикасын, башкасын таба, ягъни чын шигырьне яза. Аңлашылып тора,
мәсәлән «икенче кат чәче агара» дигәндә К.Сибгатуллин формаль логиканы, тормыш
дөреслеген боза, монда бернинди хакыйкать юк сыман, бу — әдәби уйдырма. Әмма
чынлыкта аның эчтәлеге формаль логик эчтәлектән бермә- бер киңрәк һәм тирәнрәк.
Әдәби әсәрләрдә тасвир кылынган фикерләр тезмәсе, һичшиксез, укучыны идеягә
якынайта. Идея — әсәрнең җаны. Укучы әдәби әсәрнең эчтәлеге белән танышуның
буеннан-буена үз фикерләрендә хәрәкәт тудыра, бу исә хакыйкатьне аңлауга юл ача.
Аңлау мөмкинлеген бирү фикер үсеше юлында төп әһәмияткә ия. Бер фикер икенчесен
тудыра. Ризалашу яки ризалашмаудан башланган фикерләү аерым-аерым модуслар хасил
итәләр, без моны хис үзгәреше белән дә бәйлибез. Әгәр дә Н.Акмал шигырендә, мәсәлән,
«Урманнарда бүре сирәгәйсә,/ Урамнарда этләр күбәя» дип белдергән икән, монда
бүренең табигать санитары булуын, шул ук вакытта сүзнең җәмгыятьне чиста тотучылар
хакында баруын да, ә этләрнең әшәке кешеләр икәнлеген дә аңламый мөмкин түгел.
Формаль логика һич югы сарыкларның күбәюе белән бәйле фикер алып барыр иде. Әмма
әдәби метафорик фикер күчерелмә мәгънәләр белән эш итү аша хакыйкатьне күрү-
күрсәтүгә, бәянләүгә, тасвирлауга ирешә. Шигъри фикер бирү бер нәрсә, аны шигырьгә
әверелдерү — икенче. Шушы формадагы әдәби борылышларны әдәби фон аша дәлилләү,
белдерү, аңлату һәм сурәтләү вакытында ул бөтенләй башка төрле эчтәлек алырга
мөмкин. Бу очраклылыкның шигырь тукымасында гаҗәеп зур әһәмияте бар. Менә шушы
очраклылык шигырь тудыручы модус булып тора да инде. Әгәр дә Фөзүлидән алып
Х.Туфанга кадәр әдәби үсешкә бәйле вакыт аралыгында шигырь тудыручы модус
төшенчәсе ачыкланылып, теоретик яктан билгеләнеп җиткән булса, «шартлы шигъри
фикер агымы» бүгенге көндә бездә берникадәр сәерсенү тойгысын уятмас та иде.
«Шартлы шигъри идеология агымы» һәм «шартлы шигъри сурәт агымы» вәкилләре
дә фикер бирү ысулларыннан йөз чөермәделәр. Киресенчә, аңарда фәлсәфәлек күреп,
иҗат офыкларын киңәйтү мөмкинлекләренә юл ачу юнәлешендә файдаланып эш иттеләр.
Әмма бу факт аларның үз агымнарыннан читләшүләре дигән сүз түгел иде. Алар, тоткан
юлларында калып, үз карашлары мөмкинлек биргән кадәрле фикер сөйләүне шулай ук еш
файдаландылар. Шигъри фикер күп әйтелде һәм әйтелә торды. «Шартлы шигъри
идеологик агым» аны үз кысаларыннан чыкмыйча сөйләде, «шартлы шигъри сурәт
агымы» шигъри фикерне сурәт хисе мөмкинлек биргәнчә байрак итәргә омтылды. Әмма
аларга карап берсенең дә асыл үзгәреше күзәтелмәде. Бу факт исә шигъри агымнарның
мөстәкыйльлеген тагын да бер кат раслады.
Фикер әйтүнең, билгеле бер фикер тирәсендә шигырьне оештыруның үз дәвере- чоры
татар әдәбиятында XX йөзнең буеннан-буена диярлек яшәде. Аның шулай булуында
хикмәт тә бар иде. Укучылар тарафыннан фикер җиңел табыла һәм үзләштерелә торган
эчтәлек төсен алды. Хәтта теориядә дә әдәби әсәрнең идеясе эчтәлектә күтәрелгән төп
фикер белән тәңгәл куелды. Шушы рәвешле идеяне фикер алыштырды. Төп фикер
билгеләнелсә, әдәби әсәр анализланган дип саналды. Әмма һаман да «шартлы идеологик
агым» өчен фикер сәяси һәм әдәби идеологияләргә буйсындырылды һәм шуның өчен дә
алардагы төп фикерләр иҗтимагый күренешне бәяләп, алга омтылыш, халык өчен
тырышу юнәлешләрендә корылдылар. Алар өчен халык һәм җәмгыять, җәмгыять һәм ил,
ил һәм хөкүмәт, хөкүмәт һәм сәясәт, сәясәт һәм идеология, халык һәм дәүләт төшенчәләре
бердәй тигез яссылыкта күз алдына китерелде. Бу рәвешле монолит фикерли белү аларга
уңышлар китерде һәм дәүләт идеологлары бу төр шагыйрьләргә һәрвакыт югары бәя
бирде. Шул рәвешле «шартлы шигъри идеологик агым» вәкилләре «сарай җырчылары»
хезмәтен башкардылар. Әмма бу хәл «шартлы шигъри сурәт агымы» шагыйрьләрен
канәгатьләндерә алмый иде.
Аларда да фикер чыгару, фикергә таяну, сурәтне фикергә китереп ялгау, яисә фикерне
сурәткә җәелдерү-таркату шигъри модусның төрләрен барлыкка китерде. Фикерчелек
стихиясе һәммә төрле вариантларда һәм вариацияләрдә яшәде. Фикерне сурәткә
әверелдерү яки сурәтне фикергә әйләндерү әлбәттә кеше зиһене башкара ала торган
күренеш. Әмма бу вакытта фикер генә түгел, күңелгә хис белән бергә идея дә үтеп керә.
Ә аның фикер белән тәңгәл килмәгән очраклары ешрак була бара. Шигъри сурәтнең
хикмәте дә шунда, ул күңелләрдә хисләрне кузгата, зиһенне-аңны уйната, хисләр әгәр дә
ФӘРИТ ЯХИН
138
мотив белән ачыкланылган булса, укучы күңелендә моң калдыра. «Шартлы шигъри
идеологик агым» вәкилләрен әгәр дә укучы «корылыкта» гаепләсә, «таш белән эш итүче
төзүчегә» охшатса, «шартлы шигъри сурәт агымы» вәкилләрендә хис ташкынын күрде,
аларның шигъриятендә рухның яшәвенә сокланды. Һәммә төрле фикерләр әйтелеп беткән
һәм алар, мең дә беренче тапкыр кабатланалар сыман тойгы калдырып, фикерчелек дәвере
замана мәйданыннан тарихка үтеп китәргә, әдәбияттан кичәргә тиеш иде. Әмма еллар
яңарып килә торалар, җитмәсә үз хикмәтләре белән алар туа баралар.
«Шартлы шигъри фикер агымы» вәкилләреннән К.Сибгатуллин үз юнәлешенең
сафлыгын, чисталыгын тәэмин иткән иң куәтле шагыйрь булды, әлбәттә. Н.Акмалның аңа
кушылуы бу агымга зур көч бирде. «Шартлы шигъри идеологик агым» һәм «шартлы
шигъри сурәт агымы» шагыйрьләренең дә фикер әйтергә омтылышы һәм моны үз
агымнары ярларында калган хәлләрендә оста итеп башкара алулары шулай ук «шартлы
шигъри фикер агымы» мәртәбәсе өчен хезмәт итә иде.
«Шартлы шигъри фикер агымы» рәсми идеология белән санлашмады. Ул аны хәтта
танымады да, аны тануда хәтта мескенлек, фикри җитешсезлек күрде. Дөньяга карашта
тәнкыйдилек, ризасызлык, әмма килешүчәнлек аларның төп маягы булды.
К.Сибгатуллинның да, Н.Акмалның да лирик герое шушындый юнәлешләр эчендә
хәрәкәт итте. Хәер, аның заманасы да, кешеләре дә ул чорларда нәкъ шундый иделәр.
Сокландырганы да лирик геройларының шушындый була алулары аркасында!
Бу өч агым татар әдәбиятының XX йөзе соңгы чирегендә, ягъни 1970 елларыннан
куәтле үсеш кичереп яшәп, татар шигъриятен моңарчы күрелмәгән биеклегенә күтәрде,
аны башка халыкларның әдәбиятларына иярмәүче, үз потенциаль көче белән, үз
стихиясендә яшәүче итеп күрсәтә алды. Г.Тукай чорында башланып китеп, 1914 елларга
чын мәгънәсендә милли юнәлешкә кереп китә алган шигъриятебез, аннары килеп, 1920—
1950 еллар арасында башка әдәбиятларга ияреп алды, аларны мөмкинлеге барча
кабатлады, хәтта берничә оригиналь әдипне дә биреп алды әле. Ә менә шигъриятебезнең
XX йөзнең соңгы чирегендә үсеше бөтенләй башка әдәби картинаны күз алдына китереп
бастырды. Татар шигърияте ашкынган атлар чабышын хәтерләткән сабантуй мәйданына
әверелде. Шагыйрьләребез берсеннән- берсе көчле иде. Хәтта телләрдә сирәк яңгыраган
әдипнең әсәрләрен генә алып укып карасак та, аның иҗатына хәйран ителми мөмкин түгел
иде. «Шартлы шигъри сурәт агымы» вәкиле Н.Гамбәр, мәсәлән, татар укучысы өчен
шундыйларның берсе булды. Р.Мингалим исә, хәтта сөйләмле шигъриятне якын күрсә дә,
беренчел дәрәҗәгә күтәрелеп куелды. Татар шигъриятенең һәр вәкиле диярлек
сокланырлык әдип була алу зур мәртәбә иде.
Инде гомумиләштерүгә килсәк, «шартлы шигъри идеологик агым»ның реалистик
пафос белән коралланган икәнлеген ассызыклап үтәргә тиешбез. Без, укучылар, аларны
реалистлар буларак кабул иттек. Дөрес, «шартлы шигъри сурәт агымы» вәкилләре дә
рәсми реализм кысаларында кала килделәр, әмма алар романтик пафос белән коралланган
иделәр. Бу яктан бәяләгәндә, Роберт Әхмәтҗан чын мәгънәсендә романтиклыкның иң
гүзәл үрнәкләрен күрсәтте. «Шартлы шигъри идеологик агым»дагы Р.Гаташны да реалист
итеп күз алдына китерүе авыр иде. «Шартлы шигъри фикер агымы» вәкилләре
рационализм юлыннан хәрәкәт иттеләр. Әмма бу өч агым гомуми юнәлештә барыбер дә
реализм өчен тырышлык куйдылар һәм хаклы рәвештә шулай дип бәяләнеп тә килделәр.
Тәнкыйть исә алар язган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү юлында эш итте. Шунысы да бар,
ул әдипләр берсе дә чын мәгънәсендәге саф реалист түгел. Әсәрләре гүяки зиһен, акыл
һәм күңел саташуыннан гыйбарәт иде. Аларның кайсы шигырен генә алсак та, һичшиксез,
шушы хәл белән очрашабыз. Әдәби анализ белән эш итә белгән укучы моның шулай
икәнлеген күреп, аңлап, белеп торды. Постмодернизм термины безнең фәндә юктан гына
килеп чыкмады.
Соңгы вакытларда хәзерге татар әдәбиятын «соңарган модернизм» юнәлешендә
хәрәкәт иттерергә теләүчеләр ул төр дөньяны танып белү һәм әдәби чагылдыру
методының асылында мистицизм ятканлыгын онытып җибәрделәр булса кирәк. Бәлки
акыл, зиһен, күңел саташуларына корылган шигъриятне чыннан да модернистик әдәбият
дип билгеләргә кирәктер? Әмма моның белән килешүе авыр.
Алга таба безнең татар шигърияте ничек һәм нинди юллардан үсәр? Бу сорауга, шушы
аналитик мәкалә чикләреннән чыкмыйча гына, бары тик бер төрле җавап бирергә мөмкин,
ул — ирекле рух тантанасы юнәлешен алачак!
Шигырь гомумән дә ирекле рух тантанасына корылырга тиеш. Шундый шигърият
кенә дөньякүләм масштабка чыга ала. Сиксәненче еллар башында аның орлыклары
әдәбият бакчасына чәчелеп, инде ул күптән шаулап үсә дә башлагандыр? Хәер, һәр яңа
чор, яңа дәвер шагыйрьләре ирекле рух тантанасында мәйданга чыгып, үз юнәлешләрен
табалар. Монда да нәкъ шулай була бара төсле. Көндәлек җырларның эчтәлеген хасил
иткән лубок шигърияте барлыкка килгән һәм үсеш алган кебек, классик юнәлешләр дә
формалашып җитәрләр. Мәйдан бар, вакыт бара тора.