Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗДӘ НИЧЕК, БЕЗДӘ ШУЛАЙ САТАЛАР КИТАПЛАРНЫ


«Балтач районында китап сәүдәсе эше бүгенге көндә ничек тора икән?» дигән
сорауга сорау белән: «Ә бу эш Казанда—Татар иле башкаласында ничек тора, аерым
алганда, татар китабын күпме чыгаралар да, кайда, нинди шартларда саталар?» —
диясе килә килүен, ләкин безнең үзара әйтешүдән генә хәл үзгәрмәячәк. Әмма шулай
да Балтач яисә теләсә кайсы башка район хәлләрен сөйләгәндә һәрдаим Казанны да
истә тотарга туры килә, чөнки «балыкның башы» нәкъ әнә шунда. Бәлки әле
ерактарактыр да.
Моннан нәкъ алты дистә ел элек Нурихан Фәттах Балтачның китап сәүдәсе
эшендә байтак кимчелек тапкан. Татарстан җитәкчелегенең бу эш белән якыннан
кызыксынуы, яхшыртырга омтылуы шартларында бит әле бу! Нурихан ага, татарның
булачак зур әдибе, үзе дә бу мәсьәләне, аның Хисабыннан күренгәнчә, «Татарстан
ВКП/6/ Край комитеты йөкләмәсе буенча» өйрәнгән. Ә бүген Татарстан хакимияте
дәрәҗәсендә бу эш белән аз гына булса да кызыксынганнарын, халыкны мөмкин
кадәр аң-белемле, мәгърифәтле, китаплы һәм матбугатлы итәргә иде, сез моның өчен
ниләр эшлисез дип
129
җирле җитәкчеләрдән сораганнарын ишеткәнегез бармы? Спорт, спорт һәм тагын бер
тапкыр спорт кирәк безгә! һәм— Мәскәүгә «төбәкләр арасында беренче» дип
әйтерлек күп итеп салым җыеп җибәрергә кирәк. Аз балалы татар мәктәпләрен бетерү
исәбенә оптимизация үткәрү дә архимөһим бугай. Соңгы араларда гаилә фермаларын
ишәйтү белән дә мавыгып киттеләр, киләчәктә авыл проблемаларын, рәсми
хакимияттән алып, тулаем алар җилкәсенә салыргадыр исәпләре. Дөрес, мәгълүм
Разил Вәлиев парламент мөнбәреннән китап, матбугат, мәдәният проблемаларын
әледән-әле күтәреп тора, нәтиҗәсе дә бар, сукырлар түгелбез, шөкер, күрәбез. Ләкин
хөрмәтле Туфан Миңнуллин вафатыннан соң татарның рухи-милли мәнфәгатен
кайгыртуда зуп-зур парламентта бердәнбер диярлек калган депутат «акча» һәм
«спорт» дип кенә авызы ачыла торган безнең хакимият армадасына каршы ни кыла
ала? Әле аның да депутатлык гомере чиксез түгел. Бу урында депутат Роберт
Миңнуллинның да, «Яңа гасыр» телеканалында байтактан махсус тапшыру алып
барып, китап пропагандалау буенча зур эш башкаруын әйтергә кирәктер. Тик менә
бу тапшыруны «немедленно туктатырга» (?) тәкъдим итүчеләр хәтта танылган каләм
ияләре арасында да бар икән (Татарстан язучыларының соңгы корылтаен искә
төшерик), рәсми хакимиятнең китап таратуга игътибарсызлыгы хакында сүз алып
барырга да уңайсыз әле.
Ярар, «балык башы»ннан үтеп, Балтачка кайтыйк. Әйе, район башкарма комитеты
рәисе урынбасары Вакыйф әфәнде Зәкиев белән сөйләшүдән аңлашылганча, китап
сәүдәсен киңәйтү, җанландыру кирәклеге хакында беркайда да җитди сүз булмаган.
Бәлки, ул белеп тә бетермидер, чөнки бу урында бер генә ел эшли әле. Хәер, күп итеп
китап алып кайтып сат дип кемгә күрсәтмә бирсеннәр (безнең хакимиятләр тегеләй
итеп, болай итеп карыйк дип киңәшергә түгел, күрсәтмә бирергә генә күнеккән) —
ирекле базар заманы лабаса. Ә ул базардагылар ни сатасын үзләре хәл иткәннәр инде,
нәрсә күп һәм тиз сатыла—шуны саталар, тыелган әйбер генә булмасын. Димәк,
хакимият сүзе үтәрлек бердәнбер райпо, төгәлрәге, элекке райпоның дәвамчысы—
кулланучылар җәмгыятьләре берлеге дигән фәкыйрь генә оешма кала. Ике дистә
еллар элек гөрләп барган китап сәүдәсен таратып ташлаучылар да шушылар
булганлыктан, хакимият «киңәше» нәкъ алардан башланырга тиеш тә кебек. Тик
менә... Берлекнең аз санлы хезмәткәрләрен мин элекке райпо идарәсенең иске зур
бинасыннан чак эзләп таптым.
Көннән-көн яңара, бөтәя, үзәк урамдагы ике йортның берсе ят исемле заманча
сәүдә үзәгенә әверелә барган Балтачның (мондый яңарыш аңа күптән түгел бистә
исеме китерде) иң тузган, иң шыксыз бинасыдыр бу, мөгаен. Бигрәк тә эчке ягы
кызганыч хәлдә. Авыллардагы кибетләре дә гел азая икән, мөгаен, шуларны сату,
зурракларын арендага бирү исәбенә генә яшәп ятмышларыдыр (идарә бинасының
каралмый торуы да аны юк бәягә бер «үзара дус»ка сатып бирү максатын күздә
тотмый микән?
Бу уңайдан тагын бер сорау бар: һәркайда кулланучылар җәмгыятьләренең
никадәр мал-мөлкәте сатылды, туздырылды, үзләштерелде инде, ә шушы байлыкның
төп хуҗалары булган, аны хәләл тиеннәре белән барлыкка китергән пайчыларга кем,
кайчан, нинди өлеш чыгарырга исәпли, контроль органнары моңа ничек карый икән?)
Кибетләрнең булганнары да товар аз сатыла, шунлыктан хосусый сәүдәгәрләрне
кызыксындырмый торган кечкенә авылларда гына калып бара. Иң аз керемле китап
сәүдәсен дә ничек тагасың инде боларга? Халык телендә «Путинныкы икән»,
«Казандагы фәлән түрәнеке икән» дип йөртелә торган супер һәм гипер кибетләр
берсе дә китап сатып мәшәкатьләнми әнә. Китап сатучыларга (һәм китапны басып
чыгаручыларга да, әлбәттә) «балык башы» тарафыннан салым ташламалары ясалса,
бүтән төр түләүләре дә кечерәйтелсә иде менә. Бигрәк тә милли телләрдә, аз санда
чыгарыла һәм сатыла торган китаплар хөкүмәтнең аерым бер игътибарына мохтаҗ,
ләкин «туган» илебезнең рус булмаган, аз санлы халыкларга Явыз Иваннан ук килә
торган «аталарча» (патшаның үз улын тимер таяк белән кыйнап үтергәне бар дөньяга
мәгълүм) мөнәсәбәтен әйбәт белә торып, бу хакта сүз башлау урынлы микән?
Өйрәнү-сораштыру шуны күрсәтте, Балтачның кайчандыр гөрләп торган китап
сәүдәсе «эзсез» югалган инде. «Гөрләп торган» дигән гомуми сүзне читкә куеп, мин
ике дистә еллар элеккене конкрет саннарда күрсәтеп бирергә теләгән идем. Районда
айга, елга күпме китап сатылган, ул тулаем товар әйләнешенең йөздән ничә өлешен
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
130
алып торган... Авыллардагы зуррак кибетләрнең һәркайсында китап сату почмагы
эшли, бу өстән шулай кушыла иде бит, димәк, аз сатылмаган булгандыр. Әмма берлек
идарәсендә мондый мәгълүматлар сакланмаган булып чыкты. Бөтенесе архивка
тапшырылды, диләр. Район архивы мөдире Әлфия Атабаева, бик ипле һәм
игътибарлы ханым, райподан килгән аз сандагы кәгазьләрне битен-биткә аерып
эзләде: безне кызыксындырган саннар бөтенләй юк анда. Саннарны унбиш еллап
райпоның китап сәүдәсе белән шөгыльләнгән товароведы (товар белгече дип
язуыбызны электән өнәми иде ул) Асия Закирова да хәтерләми. Асия ханым хәзер
ире Радик Закиров янәшәсендә хосусый сәүдәдә. Радик әфәндене, районның мәдәни
чараларына бик теләп матди ярдәм күрсәтә дип, газеталарга язып торалар, Әле быел
Карадуган урта мәктәбен заманча төзекләндерүдән дә читтә калмады. Тик «Радик»
кибетләр челтәренең бер ноктасында да китап сатылмый. Кызык бит бу (әллә кызык
түгел дияргәме?). Нилектән шулай, дигән сорауга Асия ханым гади һәм көткәнебезчә
җавап бирде: «Сатып алучыда китапка ихтыяҗ юк». Шулай инде, кайсы ирекле
сәүдәгәрнең үз кибетен үтмәс товар белән тутырасы килсен ди.
Әйе-әйе, әнә шул «ихтыяҗ юк»лык теге елларда китап сәүдәсен тәмам томалады
да инде. Җәмгыять көтелмәгән үзгәрешләрдән ыгы-зыгы килә башлагач, аптыраган
халыкта китап сатып алу кайгысы калмады, җитмәсә, аны басып чыгару
азайганлыктан, кибетләргә яңа басмалар кайтмады, чыгарылганнары да кулга
алмаслык начар кәгазьдә яки акча түләп кенә нәшир ителгән «макулатура» иде. Болай
итеп «искене җимерү» Балтач кебек район сәүдәгәрләреннән дә, җирле
җитәкчеләрдән дә башланмады, киресенчә, аларның байтагы элекке җай белән,
конкурентларсыз эшләп торуга бүген дә шатланыр гына иде. Шулай булгач, китап
сәүдәсенең җимерелү сәбәпләрен нигә дип әле без бу хәлгә иң аз гаепле булган
урыннан эзлибез? Әнә «китаптан киткән» Асия Закирова да яшьләрнең- балаларның
аз укуына һич куанмый. Китаптан укымаган, «күрү хәтере» булмаган балалар дөрес
яза белмиләр, шуңа күрә хатага батабыз инде, ди ул. Хак әйтә, карагыз инде бүгенге
матбугатны. Кайвакыт дөрес язганны да «төзәтеп» чыгаралар, мәкаләңне укырга
куркып торасың.
Элекке Балтач универмагының китап сату бүлегендә егерме ел Разия
Гыйльмуллина мөдирлек итте. Ул башка кибеткә күчкәндә китап сәүдәсе таралмаган
иде әле. Бүтән җирдә эшли башлавын ул «Татарстан яшьләре» газетасында чыккан
бер мәкаләсендә болай дип аңлатты: «Тамагың туяр дип райпо рәисе Васыйл Вәлиев
мине азык-төлек кибетенә күчерде». Ләкин төп сәбәп тамак тую-туймауда гына
булмаган. «Ул чакта дефицит басмаларның кибеттән тыш кына сатылуы бик
туйдырган иде», — ди хәзер Разия ханым.
Әйе, дефицит товар, һәр кибеттәге кебек, китап сәүдәсендә дә «хәрәкәтләндерүче
көч» иде шул. Сирәк китапларга кибеттә озак ятканнарын өстәп, матур тасмалар
белән бәйләп бүләк җыелмалары ясау, күмәк хуҗалыкларга посылкалар җибәрү—
сатучылар план үтәү өчен ниләр генә кыландырмый иде.
Шундый тәҗрибәләр хакында бер мәзәк хәтердә калган. Кайдадыр бер китап
кибете сату планын һич үти алмый икән. Партия райкомыннан киләләр дә
шелтәлиләр боларны, кешене китап сатып алуга кызыктыру өчен яңа әмәлләр
табыгыз, диләр. Сатучылар таба, билгеле, партия кушкач, нишләсеннәр. Күп җыелган
китапларның башта берсе, аннары икенчесе, өченчесе сатылып бетә, Эш көйләнде
генә дигәндә, тагын да хәтәррәк җирдән яңа тикшерү килеп төшмәсенме! «Рус илендә
кем рәхәт яши?» дигән китапка кадерле Леонид Ильич Брежнев гаиләсенең фотосын
кушып саттыгыз—дәшми калдык, «Али баба һәм кырык карак» китабына Политбюро
рәсемен өстәдегез—монысына да түздек, инде «Нахаленок» китабын хөрмәтле
Леонид Ильич рәсеме белән сатасыз, беләсезме кая барганыгызны?» дип әй
тиргәгәннәр ди сатучыларны.
131
СЕЗДӘ НИЧЕК, БЕЗДЭ ШУЛАЙ САТАЛАР КИТАПЛАРНЫ
Дефицит димәктән, булган бит заманнар, әйеме! Сатучылар сатып алучыларга
китап җиткерә алмаганнар! Ә бит кытлык ниндидер чит ил басмаларына яки русча
китапларга гына түгел иде, еш кына үзебезнекеләр дә җитмәде. Язучы Мәгъсум
Хуҗинның үтенече белән мин дә бервакыт Утыз Имәни китабын эзләп йөрдем. Китап
кибете Балтачтан тыш Чепья авылында да бар иде, ләкин Утыз Имәни анда да
сатылып беткән булып чыкты. Балтачтагы складта да калмаган иде. Склад димәктән,
аның иң соңгы мөдире булып Гөлчирә апа Касыймова эшләде. Нурихан Фәттах
Хисабында телгә алынган, аңа китап сәүдәсе хакында мәгълүмат бирүдән качып
йөргән Касыймова әнә шул инде. Тагын да җаваплырак вазифалар башкарып
пенсиягә чыккач кына китап складында эшләп алган иде ул, хәзер мәрхүмә инде. Бик
яңарган да, һич үзгәрмәгән дә кебек бу дөнья.
Шагыйрь Нәҗип Мәдияров та, Балтачта чагында, Казандагы каләмдәшләренә
әледән-әле төргәк-төргәк китаплар илтте (хатыны шунда эшләгәнлектән, ул китап
кибетендә үз кеше иде), ләкин сораганнарын барыбер илтеп бетерә алмады. Әгәр
бүген дә китап үтемле товарга әйләнсә, акча китерсә, аны сатарга теләүчеләр,
һичшиксез, күбәячәк, билгеле, һәм... күбәя дә бугай инде.
Шәхси эшмәкәр, Карадуган кызы (авылыбызның чагыштырмача мәгърифәтлерәк
булуын, анда төзелгән беренче күмәк хуҗалыкның да «Мәгариф» исеме йөртүен
язган идем инде) Гөлнур Гыйззәтуллинаның хосусый китап сәүдәсе ябык базарга
әверелгән элекке ике катлы универмаг бинасының подвалына урнашкан (әйтәм ич,
бөтенебез Казаннан үрнәк ала). Сөбханалла, сәүдәсе киңәя дә бара икән, соңгы елда
янәшә ларекны да үзенекенә кушып эшли башлаган. Базарга ул бүтәннәрдән шактый
соң килеп кушылды, югары белемле авылдаш аңа кадәр Балтач гимназиясендә укыта
иде. Ул чакта аңа сату өчен китаптан башка товар калмаган да булгандыр, бәлки.
Айга, елга күпме сатканын гына белеп булмады. Без беркемгә бернинди мәгълүмат
бирергә тиеш түгел, дип кырт кисте авылдаш (кыланчыклык та ят түгел безгә!).
Әйтүенчә, романнар һәм балалар китаплары әйбәтрәк сатыла икән. Романнарны
күбрәк язсыннар, сатылып беткәч нәшрият кабат бастырып чыгарсын иде, ди Гөлнур
ханым. Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова китапларын күп-күп алып кайтып
сатып бетергән. Халык сорап йөдәткән Зифа Кадыйрова китабы сатуда да бар әле.
Татарча балалар китабының ничек сатылуы турындагы соравыма җавап итеп, Гөлнур
ханым каршыдагы өстәлгә өр-яңа басмалар китереп куйды. Зур өемдә — төрле
нәшрият чыгарган русча китаплар, кечкенәсендә
— татарчалары. Карагыз әле боларның рәсемнәрен, җир белән күк аермасы бит,
кайбер татарча балалар китапларының рәсемнәре кеше карарлык түгел, ди эшмәкәр.
Аннары, сүзен раслау өчендер, кулына Гөлнур Корбанова китабын алып, битләрен
ачкаларга керешә. «Монысының рәсемнәре ярыйсы икән әле, дөрес, төрлесе була
инде»—ди азактан. Талия Шакирова китапларын да алып кайтып сатып бетергән.
«Кайбер китапларны Буа кебек зур районнар утыз данә алса, мин йөзәрләп алып
кайтам», — ди авылдаш (юньле сүз әйткәндә аның авылдашлыгы гел истә тора).
Сатуда күпчелекне әдәби китаплар түгел, мәктәп өчен төрле-төрле ярдәмлекләр
алып тора кебек күренде миңа (төгәл мәгълүмат алып булмагач, чамаларга гына кала
инде).
«Безнең укытучыларга һәйкәл куярлык, үзләренә кирәкле китапның чыкканын тиз
арада белеп әйтәләр дә, мин эзләп алып кайтам. Кайберләрен әле Казаннар да
белмәгән була», — ди Гөлнур ханым. Монда рус теле укытучысы Алия Шакированың
да сәүдә ноктасы икән. Анысы шушы бинаның беренче катында эшли һәм тулысынча
мәктәп ярдәмлекләре генә сата.
Басма әдәбият сәүдәсе юкка чыгып торган елларда да районда китап хәрәкәте
туктамады һәм моны җирле хакимиятнең уңай эше дип карарга кирәк (шулай булмый
ни, ул чактагы хакимият башлыгы Марат Зарипов
— Карадуганның мәгарифле күмәк хуҗалыгында рәислек иткән ир, район башкарма
комитеты рәисе Рамил Шакиров — әнисе Карадуганныкы булганлыктан, яртылаш
шушы авыл кешесе ләбаса). Беренчедән, китапханәләр челтәренә район
бюджетыннан аз-азлап булса да яңа әсәрләр алгалап тордылар. Икенчедән, нәкъ
шушы елларда җирле авторлар активлашты: район һәм авыллар тарихы турында
Бакый Зыятдиновның— уннан артык, Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның—биш, танылган
шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның, җирле каләм ияләреннән Фәридә
132
Шакированың, Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның, Чулпан Габделганиеваның, Энҗе
Закированың, Фаварис Галиевнең берничәшәр китабы басылып чыкты (иң күп
китаплылардан өчесе — йә гомере буе, йә берара Карадуганда эшләгән кешеләр).
«Идел-пресс»та яки «Сүз» нәшриятында заманча чыгарылган китаплар турында сүз
бара монда. Хакимият исә әлеге басмаларның һәрберсен китапханәгә күпләп сатып
алу өчен акча бүлде, байтагының нәшрият чыгымнарын да күтәреште.
Китап сәүдәсе сүрелеп торган чорда да китапханәләр челтәренең укучылары
әйтерлек кимемәде, инде хәзер, тормышлар бер көйгә салынып килгәндә (Аллага
шөкер!), арта да икән. Укучыларны җәлеп итү өчен ниләр генә эшләнми монда. Бер
төре — язучылар белән очрашулар. Мин белеп хәтерләгәннәре генә дә — өч очрашу:
Гөлчәчәк Галиева белән, Мәдинә Маликова белән, Айдар Хәлим һәм режиссер
Нурания Җамали белән. Узган декабрь аенда «Яңа гасыр»ның «Җырлыйк әле»
тапшыруында Арча педагогия көллияте студентлары җырлады. Шунда катнашкан
директор ханым кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган күренекле кешеләрне
санап үтте. Язучы һәм шагыйрьләр, матбугат, телевидение хезмәткәрләре... «Тулгак»,
«Газзәбану» кебек әсәрләре белән татарча укучылар дөньясын гөр китергән,
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге
премиясенә лаек булган Гөлчәчәк Галиева исеме генә никтер ишетелмәде. Белмиләр
микәнни? Ә Балтачта беләләр һәм бик хөрмәт итәләр аны. Айдар Хәлимнең Балтачка
килеп чыгуы да очраклы түгел, чөнки аның соңыннан кинофильмга әверелгән «Өч
аяклы ат»ын — «әллә кайчан чыгып, бернинди игътибарга ия була алмыйча тузанга
күмелгән заман әсәре»н (Айдар Хәлим сүзләре) матбугатта иң элек бәяләүче — шушы
район (Карадуган!) кешесе.
Китапханә җирле авторлар белән очрашуларны, китап тәкъдир итү, иҗат
кичәләрен гел уздырып тора. «Иң күп китап укучы» конкурсларын да ел саен
үткәрәләр. Җиңүчеләрне балалар, яшьләр, өлкәннәр арасында аерым билгелиләр һәм
Тукай көннәрендә, күп халык каршында игълан итеп, бүләклиләр. Тукай темасына
рәсем, инша конкурслары, төрле темага китап күргәзмәләре көндәлек, гадәти эшкә
санала монда. Бүген исә китапханә директоры Резидә Зарипованы (ул күрше Арбашта
туып-үсеп, Карадуган урта мәктәбендә укыган кыз) иң нык куандырганы—ниһаять,
республика һәм федераль казнадан яңа китаплар сатып алу өчен байтак акча бүленү.
Ул яктан Татарстан Мәдәният министрлыгы нык булыша, газета-журналларга да күп
язылабыз, ди Резидә сеңел. Соңгы ике елда гына да 10 мең данәдән артык татарча
китап алынган. Удмурт авылларындагы китапханәләр дә онытылмый: алар өчен
Резидә ханым күптән түгел Ижауга үзе барып, 36 мең сумлык китап алып кайткан
(беләсе иде, Удмуртиянең татар укучыларына Казаннан күпме татар китабы сатып
алып китәләр икән?).
Язма башында китерелгән сорауга минем җавап менә шушы булыр.