Логотип Казан Утлары
Бәян

САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ


Аның кайтуы авыл халкын кайгы-хәсрәттән беркадәр арындырып җибәргәндәй итте. Сугыш елларының барлык эреле-ваклы мәшәкатьләрен, авыр колхоз эшен үз иңнәрендә күтәреп барган яшь кызларның да уяныр- уянмас халәттәге җаннары сискәнеп, иләс күңелләре күтәрелеп китте. Йөрәк түрләрендә, сизелер-сизелмәс кенә итеп, әле үзләре генә белә торган ул берәүгә уянган яшьлек хисләрен бөреләндереп, күңел түтәлләрендә мәхәббәт гөлләре шыттырды. Дәһшәтле сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган батыр ир-егетләрнең дә сөйгән ярлары: бәлкем ул да әле исәндер дигән өмет чаткылары белән яши башлады. Татлы хыялларын яшьнәтеп җибәрде. Тәкъдир үзенең алай ук кырыс, рәхимсез түгеллеген тормыш барышы белән исбатлап, елмайгандай итте. Чөнки моңарчы фронттан кайтканнарның йә аягы киселгән, йә кулы өзелгән, йә башка әгъзалары яраланып, яраксызга әйләнгән булса, Садыйк исә, бу каһәр суккан сугышны үз аягында тәмамлап, җиңүче булып кайтты. Аның яшь, тыгыз, мускуллары калкып торган түгәрәк гәүдәсенә үлчәп теккәндәй киемнәре, һәрчак чиста итеп юылган, пөхтә итеп үтүкләнгән гимнастеркасының күкрәк турысына тезеп тагылган Кызыл Байрак, Дан орденнары, Европа илләренең баш калаларын фашист илбасарларыннан азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләре күз явын алырлык итеп чистартылган булып, һәрчак ялык-йолык килеп, кызларны гына түгел, башкаларны да һуштан яздырып торыр иделәр. Садыйк кичен клубка төшкән көнне халык рәхәтләнеп күңел ачты, бөтен борчу-мәшәкатьләрен оныткандай итеп көлде, ихластан җәелеп елмайды.
Юк, Садыйк көлкеле мәзәк сөйләп көлдерергә, авыз ерырга, һич югы дөньяларын оныттырып елмаерга мәҗбүр итмәде. Ул бары тик кичке уеннарны башлап җибәрде , аңа җан өрде , кич буе кыздырып торды, ашкынулы дәрте башкаларга күчеп, аларны сихерләде сыман. Үсмерләрнең дә Садыйк абыйлары кебек орденлы-медальле буласылары, аның кебек оста итеп, такмак әйтә-әйтә бииселәре килде. Ә Садыйк абыйлары яшьләр уратып алган түгәрәкне әйләнеп чыга да, уртага басып, үзе белән сугыш гарасатларын кичкән , ничәшәр тапкыр үлем тырнагыннан тере калып чыккан күрше егете — дусты Йосыфка күз кысып ала. Ә Йосыф исә, бертуган кебек
Рәис САФИН (1935) — шагыйрь ҺӘМ прозаик; «Йөрәк парчалары», «Бабайлар чуагы», «Көзге аҗаган»» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
канкардәшенә әйләнгән Садыйкнын ишарәсен сүзсез дә аңлап, Берлинны яулап алганда күрсәткән батырлыклары өчен маршал Конев бүләк итеп биргән нимес аккордеонын кулына алып, пуля тигәннән кәкрәебрәк калган муенын бер якка кыйшайта төшеп, халкыбызның сихри бию көйләреннән тезмә сызып җибәрә. Татарның тылсымлы-сихри моңнарына яраклаштырып, махсус эшләтелгән шул ак
Рәис
Сафин
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
39
аккордеонның телләренә Йосыф кагылуга, түгәрәк эчендә ярсулы ярыш башлана. Монда инде тукмак та түзеп тора алмас иде. Шушы ялкынлы мизгелләрне генә көткән Садыйк, йөгәннән ычкынган кырыкмыш дуамал тай сыман, түгәрәк буйлап йөзеп китә. Юк, ул йөзеп кенә калмый, кулларын як-якка җәеп канатлы ат булып оча! Бу вакытта аның солдат каешы белән биленнән кысып бәйләнгән җыйнак, ыспай гәүдәсе үзеннән-үзе һавада эленеп тора сыман. Менә ул түгәрәк уртасында өермәдәй зыр-зыр килеп әйләнә, очып-очынып бии башлый. Ул арада Садыйк чүгә- тора, «хоппа-хоппа!» диеп, кулларын як-якка җәя-җыя сулыш күнегүләре ясап ала. Аннан түгәрәктәге кызларның берәрсе алдына килеп, ялтырап торган хром итекләренең очы белән клуб идәнен чәбәкләргә керешә, кызны биергә чакыра. Аңа кушылып биергә чыккан кызлар никадәр генә горурлык хисе кичереп, минем кем белән биегәнемне күрәсезме, дигәндәй итеп, янып- пешеп тырышсалар да, уфылдашып түгәрәк читенә чыга торалар. Ә Садыйк бии. Шатлана-шатлана, дәртләнә-дәртләнә, ару-талуны белмичә бии! Чөнки ул хыялында гына йөрткән бу бәхетле кичләрне өч ел буе окоп базларында өши-туңа, өзелеп сагына-сагышлана көрәшеп алды.
Туган җиренә исән-сау кайтып күренәсе, авылдашларын бүгенгедәй шатландырасы, аларның елмаюлы көләч йөзләрен бик-бик күрәсе килде аның. Мәхшәргә тиң сугыш елларында шушы әкияти сыман саналган минутларны якынайту, чынбарлыкка ашыру өчен ул да, бөтен халык белән бер сафта торып, үзен аямыйча сугышты, яраларын төзәтеп, янәдән дә янә яу кырына ыргылды. Тиңдәше булмаган шушы бәхетле көннәр килсен өчен миллионлаган кешеләр үзләрен корбан итте, сугыш кырларында ятып калды, концлагерьларның тәмуг мичләрендә янды. Алар барысы да бүгенгедәй бәхетле-шатлыклы кичәләр кабатланып торсын өчен утлы- ялкынлы еллар кичерде.
...Садыйк түгәрәкнең уртасына басып, хром итекләрен тыпырдата- тыпырдата бии, такмак әйтә:
Без Берлинга барып җиттек, Җиңү байрагын элдек. Күрмәгәннәрне дә күрдек, Белмәгәннәрне белдек.
Туган якта рәхәт икән, Бай, барина-барина, Егет-кызлар ярәшсеннәр Хак яраткан ярына.
Халык, сокланып, егеткә гөр килеп кул чаба. «Афәрин!» дип, алкышларга. күмә.
Твардовскийның мәшһүр Василий Тёркинын хәтерләткән Садыйкка гашыйк булмаган, аның дәртле кочагына керергә теләмәгән, кайнар мәхәббәтенең ләззәтен татырга хыялланмаган берәр кыз бар микән?! Басынкы холыклы Кадернисаның да йөрәген җилкетә, парә-парә китерә иде ул. Садыйкның төс-битен, кыяфәтен, аның төз гәүдәсен, сихри елмаюлы күз карашларын бер генә тапкыр булса да, читтән генә булса да күрергә өметләнеп килгән Кадерниса йөрәгендә егет ут ягып, күңелен кайнатты. Анын да Садыйк абыйсына кушыласы, янәшәсендә бөгелә-сыгыла, очына - очына биегән түбән оч кызларыннан да уздырып биисе килә, һай, килә иде! Алар кебек бии белмәгәненә үкенде. Кайчак, кеше-кара күрмәгәндә, абзарга чыгып, теге чытлыкланучы кызлар кебек, итәкләрен селти-селти аяк очларында әйләнергә дә маташып карады. Кулларын гәүдәсе белән тигезләнеп килгән билләренә куеп, никадәр генә чүгеп-чүгеп алырга тырышып маташса да, лап итеп арт ягына утырудан ары китә алмады. Анын күз яшьләренә чыланган тырышлыклары әле аяклары чалынып китеп, әле башы әйләнгәндәй булып тәмамланды. Ләкин биергә өйрәнү теләге кызнын күнеленә береккән иде. Ул барыбер биергә өйрәнәчәкмен дип үз-үзенә сүз бирде. «Аюны да биергә өйрәтәләр. Мин бит аю түгел югыйсә» диде кыз, ныклы нияткә килеп. Ин мөһиме — теләк булу кирәк. «Теләге булган адәмемне теләгенә ирештерермен» дигән Аллаһы Тәгалә дә...
Садыйк абыйлары кемгә гашыйк булыр, кемне яратыр, кемне ышанычлы тормыш юлдашы итеп сайлап алыр, кемне бәхетле итәр кебек уйлар һәр кызнын күнеленә
РӘИС САФИН
40
тынгылык бирмәүче шашкын уй-хисләр Кадернисаны көннән-көн ныграк бимазалады, төн йокыларын качырды. Анын да шушы, күктәге торна дәрәҗәсендәге бәхетнен иясе буласы килде, шул турыда хыялланды.
Мондый татлы уй-хыяллар кызларнын кайберләрен алыштырып куйгандай итте. Алар бер-берләреннән көнләшә-көнләшә, яшерен генә ярыштылар, үзләрен тыйнак, күркәм холыклы булырга мәҗбүр иттеләр.
Кызларнын мондый гамьле үзгәрешләре егетләрне дә читләтеп үтмәде. Алар да Садыйк абыйларында булган күркәм сыйфатларны үзләренә ияртергә тырышты. Камыт бавын кысып бәйли алмаган берәүләр, тәмәке тартуларын ташлап, кыш буе түбә саламы гына ашаганнан күтәрәмгә чыккан, сука тарта алмаган мескеннәрне сигездән үргән каеш чыбыркы белән каезламый, тәртә белән сөякле сыртларына ормый башладылар. Кызлар күнелен яулап алу өчен катлы-катлы итеп сүгенергә түгел, ә бәлки тәмле тел белән, яхшы эш-гамәлләр кылып, кирәк чакта горур, кирәк чакта кече күнелле була белүнен кадерен анладылар. Хәтта сугыштан кайткан кайбер буйдаклар да, тол хатыннар янына йөрүләреннән тыйлыгып, берәм- берәм гаилә корып җибәрде. Ә Садыйк исә бригадир итеп билгеләнгән көннән җин сызганып эшкә кереште. Халык телендә: «анын фәлән җире яраланган булган икән, шуна күрә хатын-кызларга гаме юк икән» дигән ачы гайбәт сүзләре авылнын бер очыннан икенче очына йөрсә дә, бу авыз чайкауларга әллә ни исе китмичә алны-ялны сүтмичә эшләвен белде. Ләкин, җилсез яфрак селкенми дигәндәй...
***
Ул елны Җир-Ана үзенен коткаручыларын котлап, аларга бүләгем булсын дигәндәй итеп, мул уныш үстерде. Анын шушы юмарт бүләге өчен мен рәхмәтләр әйтеп, югалтуларсыз җыеп алырга, келәт-амбарларга коры килеш салып куярга кирәк иде. Садыйк бу изге эшкә сугышта һөҗүмгә баргандай әзерләнде. Көнен-төнен кырда булды, алтын көлтәләр ташытты. Ындыр табагында туктаусыз тырылдап эшләп торган тракторга кин тасма аша тоташтырылган молотилка-суктыргыч исә, сугыш кырындагы легендар Катюша кебек сызгыру-улау тавышлары чыгара-чыгара, транспортер тасмасында килгән көлтәләрне бер яктан суыртып-йотып ала, икенче яктан, буш саламны чөя торды. Тасма янында борын-битләрен катлы-катлы яулык белән каплап бәйләгән хатын-кызлар, һәрчак өермәдәй тузан эчендә булып, берәүләре көлтәләрнен билбауларын чишеп, берәүләре аларны көлтә сугу машинасынын авызына тутырды. Бу җаваплы эшкә саулыгы-сәламәтлеге булган, көчле-гайрәтле кешеләрне куя иделәр. Тукмагыч авызына чишелгән көлтәләрне тутырып торучынын сизгерлеге дә үтә мөһим. Ул кеше көлтә тукмау машинасынын ни рәвештә эшләвенә карап, көлтәләрне нинди күләмдә, нинди рәвештә тутырырга кирәклеген белергә тиеш. Шушы эшнен белгече, сизеп-тоеп эшләүнен остасы — Кадерниса иде. Ул булганда көлтә тукмау машинасын трактор белән тоташтырган шкив каешы да өзелми, ындыр машинасы да һәрчак гөр килеп торыр иде. Сылу, чибәр кызлар көлтә сугу машинасыннан чыккан гәрәбәдәй бөртекләрне агач көрәк белән җилдә җилгәртеп, саламын эскерт салучыларга әзерләп тора.
Ул көнне эш иртәдән үк үз җаена килә алмый интектерде. Төне буе җил- давыл кубарып яуган көзге янгыр кешеләрне генә түгел, хәтта техниканы да үшәнләндергән, алар да янгырдан суынып, бөрешеп калгандай иделәр. Әлегә кадәр карусыз гына эшләп торган трактор да кабынып китә алмый тенкәгә тиде. Ул да ах-ух килеп, төчкерде, кәҗәләнде. Кабынып китсә дә, кинәт туктап калды. Инде җай гына эшләп китте дигәндә, көлтә сугу машинасы барабанына чи көлтә тыгылып, кырык ямаулы транспортер тасмасы бер урында ышкылып торды-торды да, ямаулы урыны бүселеп чыгудан өзелеп үк китте. Садыйк янә тасмага кушып ялгар өчен каеш эзләп, әле анда, әле монда йөгерде. Тик булган запас каешларнын барысы да ямаулыкка китеп беткән булып чыкты. Ниһаять, утлы-ялкынлы сугыш елларын үзе белән уртаклашкан
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
41
каешын биленнән салып бирергә мәҗбүр булды. Аннары колхоз механигы булып эшләүче танкист дусты Йосыф, эшне җайга салып җибәргәнче ял итеп алырга диеп, эскерт итәгенә барып утырды.
Ул үзен кәефсез хис итте. Аны сагышлы монсулык басты. Әллә көннен сүрәнлеге, әллә эшнен вакытында башланып китә алмавыннан... Нәрсә генә булмасын, Садыйкнын күнеле әрнүле иде. Җаны сулык-сулык килеп үрсәләнде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, сонгы елларда тормышынын аергысыз бер билгесенә әверелгән каешыннан да колак какты... Ул күзен йомып, чуалчык уйларга талды. Күз алдыннан бер-бер артлы сонгы еллары йөгереп үтте. Бу араларда дәртләнеп яшәп йөргән Садыйк шомлы, борчулы- мәшәкатьле яшәешкә килеп төртелде. Ул җанын рәнҗетүчеләрне битәрләп утырганда, янында салам кыштырдавын тоеп, унга борылып карады. Анда салам учмасы тоткан Кадерниса басып тора иде.
— Нихәлләр, Садыйк абый? — диде кыз кыяр-кыймас кына.
— Исәнме, Кадерниса сенлем. Әллә Йосыф абыен мине чакырырга дип җибәрдеме?
— Юк, мин үзем килдем.
— Алай булса, утыр, ял ит, — диде егет, эскерт төбендәге коры саламнарны кабарта төшеп.
— Рәхмәт. Йосыф абый эшне көйләгәнче утырып торыйм дигән идем шул, әгәр ачуланмасан.
— Алай димә әле син, Кадерниса сенлем. Бер гаепсез кешене нишләп мин ачуланыйм ди?
— Рөхсәт итсән дип әйтүем инде.
— Рөхсәт, бик рөхсәт. Хәтта шатмын да. Сер итеп кенә әйтәм: сине минем яныма ямансу күнелем тартып китерде.
— Нишләп икән?
— Анын монсу чагы әле. Шул монсу күнелнен сине күрәсе, синен тавышынны ишетәсе килде.
— Оялтмачы инде, Садыйк абый. Авылыбызда берсеннән-берсе чибәр кызлар тулып ятканда күнелен мине чакырып ялгышмады микән? — диде кыз, Садыйкка астыртын гына, сынаулы караш ташлап.
— Анысы инде күңел эше, аңа әмер биреп булмый. Әйе, авылыбызда чибәр кызлар күп, АЛлага шөкер. Тик... тәкатьсезләре дә аз түгел...
— Өлештән каласылары килмидер.
— Ә син?
— Мин? — дип, уйга калды Кадерниса. Ул ашыкмый гына, һәр сүзен бөртекләп кенә, фикерләп кенә:
— Гашыйк булган кешемне мин өлешләп түгел, ә гомерлеккә җитәрлек итеп, бердәнберем итеп яратыр идем. Тик моның өчен ике кешенең дә уй- теләкләре тәңгәл килеп, ихластан акылы һәм хисләре кушылган хыянәтсез мәхәббәте булу кирәктер. Барысын да мәхәббәт хәл итә, — дип оялчан күзен аска төбәп, тезеп китте ул.
Мондый акыллы фикерләрне Кадерниса авызыннан ишетермен дип көтмәгән иде егет. Менә сиңа шыпырт Кадерниса, менә сиңа тактика, менә сиңа стратегия дип уйлады сержант Садыйк... Димәк, бөтен хикмәт мәхәббәтнең икеңдә дә барлыгында, яисә юклыгында, диген, алайса... Ә соң мәхәббәт дигән могҗизалы, серле-сихри вә илаһи көч минем үземдә бармы? Янәшәмдә утырган кыз минем өчен кем ул? Җаныма кадерле кешеме? Әллә соң үзенең сафлыгы, эчкерсез күңеле, самимилеге белән ихтирамымны казанган, хөрмәтемне яулап алган бер кыз гынамы? Алай дисәң, нигә клубка Кадерниса килгән көннәрдә күңелем күтәренке була, дәртем ташып тора? Аны ашкынып көтәм, күзем гел анда гына була? Менә бит бүген дә ямансу күңелемә Кадерниса кирәк булды. Җаным-тәнем белән аның бирегә килүен теләдем. Нишләп шулай соң бу?! Бәлкем, хыялымдагы билгесез кыз шушы Кадерниса үзедер? Бәлкем, язмыш мине шушы кыз өчен саклап йөрткән, исән-имин туган туфрагыма кайтырга
РӘИС САФИН
42
насыйп иткәндер? Кадерниса әйтмешли, акыл һәм хисләрнең берләшеп, мәхәббәткә әверелүен көтәдер, дигән уйлар дулкын-дулкын булып Садыйкның күңел ярларына сугылып узды. Әниемнең дә җае чыккан саен Кадерниса турында сүз катулары юкка түгелдер? Кадерниса да минем тормыш юлдашым булыр өчен, язмышым тарафыннан баекланган бердәнбер кешемдер? Кадерле кешемдер, бәлкем...
Ул арада трактор да берничә мәртәбә пошкырып алды, сездән котылып булмас, ахры, дигәндәй, хутка китеп, тыркылдый башлады. Егет белән кыз да җәһәт кенә урыннарыннан торып, эш урыннарына ашыктылар.
Бу сөйләшү Садыйк белән Кадернисаның икесе өчен дә тәэсирле булды. Унсигез яше тулыр-тулмас сугышка китеп, өч ел буе әле окопта, әле госпитальдә ятып гомер уздырган Садыйкка да һәм аның белән күрешеп сөйләшүне татлы хыялында гына йөрткән Кадернисага да өлгергәнлеккә сынау булды бу. Тик эскерт яныннан үзен һавада очкандай хис итеп киткән кыз егет белән нәрсә турында сөйләшкәнен дә, Садыйкка үзенең ни дип әйткәнен дә хәтерләмәде. Бу хәлләр аңа төшендә күргәндәй генә тоелды. Ләкин ул Садыйк җәйгән саламга утыруын исенә төшереп рәхәтлек кичерде. Чөнки гыйшык утында янган кызның беренче мәртәбә эчтән янып-көеп яраткан кешесе белән сөйләшүе иде шул бу.
Дөрес, сугышка кадәр Садыйк Назирә исемле кыз белән танышып, матур гына йөреп тә киткәннәр иде. Ләкин сугыш аларның тормышларына үз төзәтмәләрен кертте. Берсен фронтка озаттылар, ә икенчесен Уралдагы заводларның берсенә эшкә алып киттеләр. Назирә шунда ир хатыны, балаларының анасы булды.
Садыйк шушы кара кашлы, кара күзле, мөлаем елмая белгән, бер караганда әле сабыйлыктан да чыгып бетмәгән эчкерсез Кадерниса каршында үзе дә сизмәстән сынау тотты. Эш-гамәлләрен күңеленнән аның белән киңәшеп башкарды. Нәм бу сугышта боерык үтәргә өйрәнгән яшь егет өчен табигый хәл иде кебек. Әле чын мәхәббәтнең нинди икәнен татып карамаган булса да, күңел түрендә йөрткән Кадерниса һаман саен аңа кадерлерәк затка әверелә барды, тынгылык бирмәде. Хәзер клуб тирәсендә дә сирәк күренде егет. Аның Кадерниса белән үзара җылы мөнәсәбәтләре исә кызларның йөрәгендә көнчелек уты кабызды. Берәүләрне шашкын хөсетлек-көнчелекләре хәтта үч алырга котыртты. Кешедәге шушы котсыз теләк берчакны уянып китеп, аның оят-намусын, күркәм сыйфатларын читкә этәреп куя икән шул. Аны хәтәр сукмактан алып китә. Эченә шайтан оялап, аны вәсвәсәли, күңеленә коткы салып, ихтыяр көчен үзенә буйсындыра.
***
...Ул көнне дә, һәрвакыттагыча, ындыр табагында кызу эш кайнады. Инде сентябрь ае бетеп барса да, әле кырларда зур, җәенке корсаклы чүлмәкләргә охшаган кибәннәр хәттин ашкан иде. Ә көннәр кыскарганнан кыскарды, яңгырлар һаман саен ешрак яуды. Колхозчылар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр баш күтәрми иген суктырды. Механик Йосыф ындыр табагының берничә урынына элгән лампочкаларын генераторга тоташтырып, ут яндырып җибәрде. Көндезге кебек якты булмаса да, күз ияләшә төшкәч, «тозсызны күзсез дә таный» дигәндәй, нәрсәнең нәрсә икәнен күрергә, капшап булса да, эшләргә мөмкин иде. Шушы эңгер-меңгердә Кадерниса транспортердан килгән көлтәләрнең һәрберсен җәеп, тегенди-мондый әйбер булмагае дип аларны бәргәли-суккалый барабанга озатып торган бер мәлне, уч төбендә коточкыч авырту тоеп, кулын тартып алды. Шунда ул уч төбенә урак очы кадалганын күрде. Кызның куркудан ачыргаланып кычкырып җибәрүенә Йосыф уракны аның уч төбеннән тартып алды.
— Кулың бераз канасын. Тәнеңә төрле чүп-чар ияреп кергән булса, чыксын, — дип, Йосыф букчасыннан йод, марля алырга дип китеп барды. Урак көлтә арасына яшерелгән, сабы салам белән бәйләп беркетелгән иде. Уракның очы кайралган... «Кемнең үчлеге булыр икән бу» — диештеләр колхозчылар. Йосыф та уракны кулына алып, «Ярый әле суктыргычның барабанына кадәр барып җитми калды, юкса бөтен
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
43
агрегатны эштән чыгарыр иде», диде. Берәүләр бу хәлне кемнеңдер усал шаяруы гына итеп кабул итсә, ә берәүләре исә, совет заманында бик күп гаепсезләргә тагылып, аларны корбан иткән корткычлыкка тиңләп, кичекмәстән милиция органнарына хәбәр итәргә кирәк, диде. Уенмыни? Әгәр урак сугу механизмнарын эштән чыгарып, эш туктап калса, бу үтә хәтәр корткычлык лабаса! Ярый әле мондый аяныч хәл булмый калды. Ләкин ындыр табагындагыларның барысы да (бу кабахәтлекне эшләүчедән башка) шушы яман хәлгә дәррәү килеп ризасызлык белдерде. Гаеплене һичшиксез җавапка тартырга кирәк диделәр.
Йосыф Кадернисаның ярасын ике яктан да йод белән чистартып, марля белән бәйләп куйды. Ул арада ындыр табагының тынып калуына аптырап, пошаманга төшеп, колхоз рәисе Сабирҗан да килеп җитте. Эшнең ни- нәрсәдә икәнен чамалагач, халыкны көлтә сугу машинасы янына җыйды.
«Гаепле» уракны алып, аның очлы башын як-яктан караштырып, очына бармакларын тидереп куйды ул.
— Моны кемдер кичә-бүген генә игәү белән кайрап очлаган. Менә, игәү эзләре дә бар. Кемнеңдер кемгәдер үче кабынган, — дип Сабир уракны Йосыфка сузды.
— Ярый әле, кызганыч булса да, Кадернисаның уч төбенә эләгеп калган. Юкса агрегатларны чәлпәрәмә китергән буласы икән, — диде Йосыф, уракны башкаларга биреп.
— Бәлкем, күрше авылныкыларның көнче берәрсе урак төрелгән көлтәне безнең ындырга ташлап киткәндер, — диде түбән очның Әминәсе, уракны җентекләп, әйләндерә-әйләндерә карап.
— Бик мөмкин. Бу ыгы-зыгыда кемнең нишләп йөргәнен кем белсен...
— Безнең уракларның барысын да кайрап, тимерчедә тамга салган иделәр, — диде урак кулдан-кулга күчеп йөргән арада Әминә, сүзен очлап. Колхоз рәисе сүзен дәвам итте:
— Ул кеше безнең арабызда булса, аның хәле барыбызныкыннан да мөшкелрәк. Шуңа күрә сезнең белән киңәш корып, барыбыз өчен дә гыйбрәт булырлык бу хәлне шушында калдырып, онытыйк. Милиция органнарына хәбәр итмик. Әгәр ул кеше безнең авылдашыбыз булса, монда безнең дә гаеп бар. Без аны тәрбияли белмәгәнбез. Ул мескеннең хәленә хәлдәш була алмаганбыз. Ә ул үзенең уй-теләкләренә ия була алмаган.Борчулары белән берүзе калган, ялгышкан. Әгәр инде милиция органнарына хәбәр итсәк, алар чебеннән фил ясап, көне-төне тикшерә башлаячак. Эштән аерып, берәм- берәм чакырып сорау алулар китәр. Кирәкме безгә бу мәшәкатьләр?
Халык бер мәлгә тын калды.
— Шул гына җитмәгәние... — диде кемдер.
— Инде бер тәгаен карарга килгәнбез икән, бу турыда, хәтта үз авылыбыз кешеләре дә белмәсен. Ул сер булып калсын. Килештекме?
— Килештек! — диде халык.
— Барыгызга да рәхмәт. Ә хәзер өйләрегезгә кайтыгыз, ял итегез.
***
Авыл халкының теленә кереп, моңарчы әле һаман да сер булып калган һәм инде кыз-кыркынның күңелен җилкетеп-ымсындырып, җаннарына тынычлык бирми, туктаусыз кыбырсытып торган бер сорауга: — Садыйкның ирлеге бармы-юкмы турындагы бәхәсле сүз боткасына, ниһаять, күпмедер ачыклык кереп, билгесезлек пәрдәсенең бер почмагы ачыла башлады сыман. Сентябрь башларында егет җитди рәвештә авырып китеп, Казан госпиталенә барып ятарга мәҗбүр булды. Снаряд ярчыгы кайтавазы бу юлы да шеш булып, кабат «аваз салган иде». Садыйктан кат-кат анализлар алып, медицина фәненең бу хактагы соңгы казанышларын кулланып, табиблар хәл кадәри барысын да ихлас эшләргә тырыштылар.
Профессор Рәхимҗанов та егетне үз канаты астына алып, дәвалануның һәр
РӘИС САФИН
44
рәвешен күзәтеп тора. Һәр көнне Садыйк ятагы янында булырга тырыша. Инде өч атна вакыт үтеп, соңгы анализларын тикшереп караганнан соң, Садыйкны бүлмәсенә чакырып, аталарча киңәшләрен бирә.
— Егеткәем, син бик бәхетле кеше икәнсең. Сине әниеңнең изге хәер- догалары саклап калгандыр. Өч ел сугышта булып, синең кебек сау-сәламәт кайту бик сирәк кешеләргә тәтеде. Шушы бәхетеңнең игелеген күреп, рәхәт яшә. Фронт госпитальләрендә эшләгән табиблар да сине ихластан дөрес дәвалаганнар. Без дә кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Ата кеше булырыңа шигем юк. Калганы үзеңнән һәм булачак хатыныңның сабырлыгыннан, тәкатьсезләнмәвеннән тора. Ул кыз сине чын күңеленнән яратып, синең нинди икәнеңне белеп, зур таләпләр куймый гына, түземлелек белән яши белсә, һәм син дә һәртөрле хәмерләрдән тыйлыгып, җенес әгъзаңны салкын тиюдән саклап, артык авыр әйберләр күтәрми генә яшәсәң, иншалла, барысы да тәртиптә булыр. Уңышлар телим сиңа, — диде профессор.
Садыйк та, профессорга чиксез рәхмәтен белдереп: «Беренче улыбызны сезнең исемегез белән атап, хөрмәтле кунак итеп, бәби туена чакырачакбыз», — диде.
Шатлыгыннан канатланып авылына кайткан Садыйк, әнисе Фатыйма апа белән сөенечен уртаклашып, бер кат чәйләр эчеп алгач, идарәгә йөгерде.
— Бик вакытлы килдең. Иртәгә ат җигеп, Кадернисаны больниска алып барырсың. Кулын табибларга күрсәтеп кайтырсыз, — диде Сабирҗан, егет белән кызга үзара аңлашырга вакыт җиткәнен тоеп.
— Нәрсә булды аның кулына?
— Үзеннән сорарсың.
Үзеннән сорыйсы булмады. Бу турыда улы Садыйкка әнисе бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Бу мәкерле гамәлне эшләүченең дә исемен атап, халык шул дип әйтә, диде.
— Кем булса да, ул мескен үзе дә аңламыйча авыл халкын мәсхәрәләгән. Әгәр син әйткән кеше булса, бик тә кызганыч, ул каһарман әтисенең хөрмәтле исемен пычраткан, — диде Садыйк әнисенә. Моны көнчелек галәмәте эшләткәнен башына да китермәде егет...
***
Иртән иртүк Садыйк атын Кадернисалар капка төбенә китереп туктатты. Озак та көттерми, шешкән кулын яулык белән бәйләп муенына аскан Кадерниса да чыкты. Ул арбага мул итеп түшәлгән саламның асылынып- салынып торганнарын рәтләп маташкан егеткә:
— Саумы, Садыйк абый, — дип, ягымлы елмайды.
— Саумы, Кадерниса сеңлем. Әйдә, утыр. Әзер булсаң, Аллага тапшырып, кузгалырбыз да.
Кыз арбага утырган арада капка төбенә Кадернисаның әнисе дә чыгып басты.
— Садыйк улым, зинһар, кызымны саклый күр, — дип Бибигайшә авызын яулык чите белән каплады.
— Борчылма. Күз алмамдай итеп саклармын! — диде егет, кызга арбага утырырга булышты.
— Хәерле юл, балалар. Исән-имин йөрегез!
Кадерниса сулык-сулык килеп сызлаган кулын сәламәте белән тотып, йомшак итеп җәелгән салам өстенә менеп утыруга, юлчылар кузгалып китте. Инде атна-ун көн явымнар булмаганлыктан, юллар такыраеп калган. Арба келтерәп кенә бара.
Егет белән кыз бер-берсенә сүз катырга кыюлыклары җитмичә берара тын гына бардылар. Офык читеннән күтәрелеп килгән кояш урыны-урыны белән күк йөзен каплап алган аклы-каралы, төрле кыяфәттәге болытлар арасыннан әле чыга, әле керә, җылы нурларын җир өстенә бөрки. Зират агачлары өсләреннән дәррәү күтәрелгән карга өерләре, соңгы яфракларны җилгә очырып, һавага җәелә. Алар, күченнән
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
45
аерылып чыккан бал кортлары сыман, тирә-якны берничә тапкыр кар-кар килешеп әйләнгәннән соң, кибән өсләренә ябырыла.
— Җыеп алган күпме ашлыкны югалтабыз, — диде егет, ниһаять, сүз башларга сәбәп табып.
— Аллаһы Тәгалә ризыкны барыбыз өчен дә бирә. Ашлыкның да келәтләргә кергәне генә безнеке. Бәрәкәте булсын...
— Дөрес әйттең. Мин сугыш кырларында исраф булган мал-мөлкәтне үз күзләрем белән күрдем
— Әйтмә инде, Садыйк абый. Уйласаң, акылдан язарлык шул...
Әле кичә генә диңгездәй чайкалып, шаулап иген үскән кырлар инде бушап калган. Бары тик, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткереп, зур-зур чүлмәкләр рәвешенә китереп салынган Хөснетдин абзыйның, «Хөсни кибәннәре» дип аталып, тирә-якта дан алган кибәннәре генә утырып калган. Бу да бит яшәү өчен барган көрәшнең бер чагылышы лабаса. Уңышы җыеп алынган басу- кырларда ферма көтүләре, авыл халкының каз көтүләре җәелеп, чемченеп йөри. Әнә, әле сугышка кадәр Чиләбе заводлары эшләп чыгарган тракторын иярләп, тирә-яктагы тынлыкка тормыш шавы индереп, Галимҗан абый җир сөрә. Сука очлары тиеп актарылган урыннардан арба тәгәрмәчләренен дырык-дырык килеп, менә-төшә тәгәрәп барулары Кадернисанын авыру кулын йолкып-йолкып алгандай итә. Кулынын сызлавын никадәр Садыйктан яшерергә тырышса да, ул, ынгырашып, кулын күкрәгенә кыскалый.
— Әллә юлнын бозылган урыннарын җәяү генә үтикме сон? - диде кыз. Садыйк атын туктатып, Кадернисага арбадан төшәргә булышты.
— Рәхмәт, Садыйк абый. Мине нәни баладай итеп күтәреп төшерүенә. Көчле икәнсен. Син яхшы кеше. Тик Ходай беребезне дә кеше кулларына калдырмасын икән.
— Амин, шулай булсын.
— Ә үзен сон? Үзеннен хәлен ничек, Садыйк абый?
— Табиблар яхшы диделәр. Булган вак-төяк авыруларынны Кадерниса туташ дәвалап бетерер, диде профессор.
— И-и, Садыйк абый, бу синен шаяртып әйтүен инде. Мин духтыр түгел ич, — диде кыз егеткә карап.
— «Духтырлар»: «Без — тән дәвалаучылар. Ә сина хәзер җан дәвалаучысы кирәк», — диделәр.
— Анысы кем булыр икән сон инде?
— Ул кешенен мин бик тә, бик тә син булуын теләр идем, — диде Садыйк. Ул өмет тулы конгырт күзләрен тутырып кызга карады.
Кадерниса алдан ук ике арада мона мөнәсәбәтле сүз булырын сизгән иде. Дөресрәге, ул шуны теләгән иде дә. Ләкин сөйләшү бу кадәр үк тиз булыр дип башына да китермәде. Садыйкнын сүзләре бер ялкын булып йөгереп үттеләр.
Садыйк та тын алырга базмый, җаны-тәне хафаланып, үрсәләнгән күнелен тынычландырырга тырышып, һич кенә кирәкмәстән дә, тигез такыр юлдан барган атынын дилбегәсен тарткалап, кыбырсыкланып барды. Ул кызнын җавабын көтте. Нәрсә дияр? Әзерме ул бергә тормыш юлын үтәргә? Анын аяк астында яткан кайгы-хәсрәтләрен, һәр туар көн китергән борчу- мәшәкатьләрен иннәренә алып, бер-беренә ышанычлы иптәш булырга, сөеп-яратып яшәр хатын булырга ризамы ул?
Ниһаять, Кадерниса телгә килде.
— Садыйк абый... Каушап калдым әле... Өздереп кенә җавап та бирә алмыйм. Ачуланма инде...
— Рәхмәт, Кадерниса. Бу синен ин дөрес җавабын булды. Үзен ишетеп беләсен, авыл халкы телендә минем турыда төрле сүзләр йөри. Нахагы да, хагы да. Ул сүзләр дә юктан гына барлыкка килмәгән. Уйла. Ахырдан үкенерлек булмасын. Үзен әйтмешли, күнел хисләрен аша, акыл аша үткәреп, төптән уйла.
— Яраткан кеше өчен бу гайбәтләрнен катнашы юк. Мондый сөйкемсез сүзләрне
РӘИС САФИН
46
үзләре дә пакь булмаган кешеләр генә сөйләп йөридер. Ә минем пычранасым килми. Минем өчен син ничек бар — шул бар булганын белән кадерле! — диде кыз.
Кадернисанын ихлас сүзләрен ишеткән Садыйк, корт чаккандай итеп, урыныннан сикереп торды. Ул дәртләнеп кызны беренче мәртәбә кочагына алды. Илаһи сөенү белән:
— Җан кисәккәем, кадерле Кадернисам. Мин сина чынлап торып кадерлеме? — дип сорады.
— Кадерле. Чынлап торып бик кадерле, — диде кыз, кыяр-кыймас кына Садыйкка карап. Анын мөлдерәмә сагышлы да, ялкынлы да күзләреннән мәхәббәт ташкыны ага иде сыман.
***
Хирург, Кадернисаның кабартма булып шешкән кулын бармак очлары белән баскалап карый-карый:
— Бу тәмам өлгереп җиткән икән, бик вакытлы килгәнсең, — диде. Аннан янәшәсендә басып торган шәфкать туташына кызны операциягә әзерләргә кушты. Ике укол кадаганнан соң, пәрдә артындагы кулын нишләткәннәрен күрмәде дә, белмәде дә кыз. Инде уч төбен ярып, яраны төрле чүп-чардан арындырып, бәйләп куйгач:
— Хәлең ничек, башың әйләнмиме? — дип сорады табиб.
— Юк, әйләнми. Авызым гына кипте, — диде.
— Суны берәр сәгатьтән эчәрсең, ярыймы? — Менә сиңа Вишневский мае. Шуның белән иртә-кич кулыңны майларсың, — дип, кечерәк кенә пыяла савыт бирде. Аннан соң, коридор ишеген ачып:
— Егет, ал гүзәлкәеңне, — дип, Садыйкка эндәште. — Берәр сәгать утырып ял итсен, — дип тә өстәде.
Юлның бер өлешен сүзсез генә: Кадерниса Садыйк үзе белән алып килгән чишмә суын эчкәләп, Садыйк исә, кызны борчыйсы килмичә — икесе дә үз уй-хыялларына чумып, тын гына бардылар.
Ара-тирә бер-берсенә текәлгән күзләр генә серләште. Бу аларның сынаулы да, сораулы да карашларының беренче мәртәбә сөешеп очрашулары иде. Садыйк гомерендә беренче мәртәбә өмет белән тулы гашыйк кешенең күзендәге иксез-чиксез ялкынлы мәхәббәт дәрьясын күрде. Ул үзе дә сизмәстән шушы тылсымлы дәрьяга чумгандай булды. Ниндидер мизгелләр арасында аның җанын моңарчы белмәгән ләззәтле хис-тойгылар кочып алды. Күңеленең яшерен кыллары тибрәнеп, бөтен тәненә сихри рәхәтлек җәелде.Бәгырендә ут-ялкын дөрләгәндәй булып китте. Ул сак кына, беленер-беленмәс тибрәнгәләп алган кызның кулын үзенең күкрәге турысына китереп куйды.
— Сизәсеңме?
— Сизәм, — диде кыз, егетнең йөрәк тибешеннән бар вөҗүденә көч- сихәт агылганын тоеп.
***
Ул елны көз искиткеч матур килде. Октябрь башларында халык гозерен ишеткәндәй итеп, берничә тәүлек вакыты-вакыты коеп та яуган яңгырлардан соң, күк йөзе катлам-катлам болытлардан арынып, көн аязып китте. Нәркөн иртән офыкларны алсу төскә манып, ялтырап кояш чыкты. Аның барча тереклеккә җан өрүче кодрәтле нурлары әле дә үзләренең сихри сулышларын бөркеп, бөтен дөньяны назлап иркәли. Бар табигать шушы илаһи рәхәтлеккә чумып, Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен әйтә-әйтә зекер итә, көч җыя, зәмһәрир кышкы салкыннарны каршы алырга әзерләнә. Көзге уҗымнар да шаулап-гөрләп, кояшның көләч нурларына тартыла, тамыр ныгыта. Кыр бакчаларыннан бәрәңгеләрен алып бетерергә өлгермәгәннәр җир-ананың куенында тагы да үсеп, ярмаланып киткән йодрыктай бәрәңгеләрен киптереп, базларына салып
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
47
куйдылар. Каралты-кураларының ватыкларын төзәтеп, бәрәңге бакчаларын казып, алма-чия, җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләп кую хәстәрен күрделәр. Ындыр табагында да эш туктап тормады. Басу-кырлардагы чүмәлә-кибәннәр берәм-берәм кими барсалар да, эшләр бу рәвешчә дәвам иткәндә, сугуны яңа елга кадәр сузу мөмкинлеге бар иде. Шуңа күрә бу бик тә җитди көнүзәк мәсьәлә колхозчыларның гомуми җыелышында каралды. Халык бертавыштан эшне иртәнге алтыдан кичке унбергә кадәр оештырырга кирәк дип карар кабул итте. Ындыр табагының як-якларын саламнан үреп ясалган чыпта-каплавычлар белән төреп куйдылар. Йосыф кыр эшләреннән бушаган тракторны да генераторга тоташтырып, эш урыннарына ялт итеп янып торган лампочкалар элеп чыкты. Суктыргычка тоташтырылган трактор ватылып туктый-нитә калса дип ындыр табагында өстәмә трактор кизү торды. Авыл халкы быелгы мул уңышка шатлана- сөенә иген суктырды.
Кадернисаның да уч төбендәге ярасы төзәлеп, ул үзенең эш урынына килеп басты. Садыйк та, иртәнге нәрәдтән соң бер кат вак-төяк эшләрен бетереп, күрәсе кешеләрен күреп, йомышларын йомышлап бетергәннән соң, ындыр табагында булып, аның туктаусыз эшен тәэмин итеп торды. Вакыт-вакыт килеп, транспортёрда шуышкан көлтәләрне капшап-тикшереп киткәләде. «Бер авызың пешкәч, өреп эчәсең» дигәндәй, Кадерниса да каты брезент бияләйләр киеп эшләде. Сугылган саламнарны да эскертләргә салмыйча сыер фермасы буендагы бушлыкка ташып өйделәр. Бер өлеше белән шунда ук башак болгатып, сыерларга ашаттылар. Шушы эшләрнең барысы да Садыйк җитәкчелегендә башкарылды, барына да ул җаваплы булды. Колхоз рәисе Сабирҗан да ындыр табагыннан эзен суытмады. Әледән-әле килеп, үзе дә, сыңар кулына агач көрәк алып, элеваторга китәсе ашлыкны капчыкларга тутырышты. Ындырда эшләүчеләр өчен дип пешерелгән ризыкларның тәмен авылдашлары белән бер табынга утырып бүлеште. Бер килүендә ул, Йосыфны читкә дәшеп, акрын гына:
— Теге, бәлале урак хуҗасының тавышы-тыны юкмы? — дип сорады, хәйләле елмаеп.
— Юк. Хәер, аны эзләп маташасы да юктыр. Сугышка кадәр балта осталары бригадиры булган Габдулла абый кызы Галимәдә генә әтисенең эш коралларын кайрау өчен дип тоткан игәве бар...
— Мин дә уйлаган идем аны... Сиңа бик зур үтенечем бар.
— Әйт, Сабир абый.
— Яу кырында башларын салган фронтовиклар исеменнән һәм үз исемемнән үтенеп сорыйм: безнең әлегә дәлилсез бу уйларыбызны зинһар өчен берәү дә белмәсен. Хәтта җан дустың Садыйк та белмәсен. Онытыйк без аны. Авылдашларның бер-берләренә шикләнеп, кырын караулары бер дә файдага түгел. Дус булып, тату яшик. Ата-бабаның: «Бердәм булыгыз, бердәмлектә — көч!» диеп, әманәт итеп, васыять итеп әйтеп калдырганнарын онытмыйк. Сөйләштек, килештекме?
— Килештек. Миннән бернинди дә сүз чыкмас!
— Ышанам. Егет сүзе бер була, — диде Сабирҗан, Йосыфның кулын кысып.
***
— Батырларча сугышып, «Кызыл Байрак» ордены кавалеры булган, яу кырында ятып калган Габдулланың гаиләсенә ничек ярдәм итәргә, — дип сорады Сабир үз-үзеннән. Кызы Галимәнең көлтә арасына очлы урак яшереп куюын ничек аңларга мөмкин? Ә бәлкем, бу яман шуклык бөтенләй дә Габдулланың бердәнбер кызы Галимә эше түгелдер? Бәлкем, мин ялгышамдыр? Әлбәттә, ялгышам! — Шушы уйлар белән Сабир идарәгә кайтып керде. Ул турыдан-туры авыл Советы рәисе Ибраһим бүлмәсенең ишеген какты.
— Рәхим ит, Сабир туган, — дип, елмаеп каршы алды аны Ибраһим, сул аягына аксый-аксый, өстәле артыннан чыгып. Әйе, Габдулла һәлак булган сугышта Ибраһим да каты яраланган иде шул. Дошман самолетлары аның да сул аягының сөякләрен
РӘИС САФИН
48
пулялар белән тишеп-чәрдәкләп, җилкәсен дә яралап, тәненә ярчыклар сибеп китә. Ярый әле, полк санитарлары якында гына булып, вакытында ярдәм итәләр. Үзләре үк госпитальгә илтеп тапшырдылар.
— Эшеңнән бүлдем, ахры?
— Борчылма. Ул көндәлек исәп-хисап эше.
— Сиңа килүемнең сәбәбе шул: Габдулла абый Сафиуллин гаиләсенә ярдәм итәсе иде бит!
— Авыл Советының мөмкинлекләре зурдан түгеллеген үзең беләсең. Тик шулай да, туктаусыз район җитәкчелегенә йөри торгач, тукый торгач, сыерлары булмау сәбәпле, дустым Габдулланың гаиләсен ит, сөт, май салымнарыннан азат итә алдык.
— Бу бик саллы ярдәм булган икән бит.
— Үзебез дә шатландык инде. Аннан соң, үзең беләсең, колхоз исәбеннән ел саен кыш буена җитәрлек утын кайтартыла, хайваннары саламнан, тавыклары көрпәдән өзелми. Быел балта осталары каралты- кураларын төзәтеп куйды. Үзем дә инде кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышам.
— Рәхмәт, Ибраһим абый. Быел менә яхшы гына иген уңышы җыеп алдык. Шуны суктырып бетерү алдында торабыз. Эшләрне тәмамлап, ашлык бүлгәндә, колхоз идарәсе Габдулла абый гаиләсенә дә үз өлешен кертер, иншалла. Рәхимә апа үзе дә, балалары да тырышып эшлиләр. Алар да өлешнең зурысына лаек кешеләр.
— Кызы Галимә киләсе елга унынчы классны тәмамлый инде, боерган булса.
— Бик вакытлы искә төшердең әле. Мин дә синең белән Галимә турында сөйләшмәкче идем. Әллә дим колхозчыларның февраль аенда узачак исәп- хисап җыелышында, ул кызны колхоз исәбеннән үзе теләгән институтта укыту турында карар кабул итикме?
— Най, игелекле гамәл булыр иде бу! Рәхимә дә, Галимә дә шатланып бетә алмаслар иде.
— Алай булгач, сөйләштек. Син аларның күңел кылларын чиртеп кара әле. Укытучылар белән дә киңәшеп, аларның да фикерләрен белү кирәктер? Кызның нәрсәгә сәләтле икәнен дә әйтерләр, институтын да тәкъдим итәрләр.
— Матур уй-фикерләрең өчен рәхмәт. Мин шушы көннәрдә үк бу мәсьәләләрне ачыклармын...
Ләкин Сабирҗанны туктаусыз мең төрле шомлы-шөбһәле уйлар борчыды. Алар аның башында иртә дә, кич тә өермә булып бөтерелде. Җавапсыз сораулар туа торды, борчулы йөрәгенә кадала торды.
Нинди максат белән, кемне йә булмаса ни-нәрсәне күздә тотып көлтә арасына яшерде икән бу кеше очлы уракны?
***
Ноябрь ахырларына таба игеннәрне суктыру ахырына якынлашты. Яңа яуган җепшек кардан шыгырт-шыгырт атлап, яшьләр кичен клубка җыела. Кино күрсәтүче килмәгән, авылның үзешчәннәре концерт күрсәтмәгән, театр куймаган кичләрдә клубта гадәти тормыш кайный. Бер ише яшьләр домино суга, шашка-шахмат уйный. Ә бер ишләре җыр- биюләрдә, төрле түгәрәк уеннарында катнаша. Садыйк түгәрәк уртасында сирәк күренсә дә, Йосыф аккордеонын сайраткан, Садыйк аяк очлары белән клуб идәнен чәбәкләгән көннәрдә, клуб халкы җанланып китә. Дәртле биюләр, моңлы җырлар йөрәкләрне җилкендерә. Андый кичләрдә клуб халык белән шыгрым тулы була. Кадерниса, һәрвакыттагыча, клуб уртасындагы уеннарны читтән генә, түгәрәк читендә торып кына, тын гына күзәтә. Ул эчтән янып сөйгән егете Садыйкны күңел күзе белән дә күрүенә шатлана, күңеленнән аның белән мактана. Сабыр гына клубтагы уеннарның беткәнен, Садыйкның озата кайтуын көтә. Менә бүген дә егет белән кыз бөтен дөньяны акка төреп яуган ябалак кар бөртекләренә сокланып, татлы уй-тойгылары тәэсиреннән рәхәтлек кичереп, авылның тын урамыннан, кулларын
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
49
кулга тотышып, киләчәккә карап атлыйлар. Ничек булыр ул киләчәк?..
***
Вакыт кичкә авыша төшкәч, Садыйкның әнисе Фатыйма апа, кунак- мазар килә калса дип саклап торган такта чәен, улы Садыйк алып кайткан затлы баш яулыгын назлап кына тотып, үз җаена пөхтәләп кенә әнисеннән калган оренбур шәленә төргәннән соң, нечкә тал чыбыгыннан үргән нәни кәрҗингә ипләп кенә күчтәнәчләрен салып, югары очтагы ахирәт дусты Бибигайшә янына юл тотты. Ул ашыкмый гына, вак-вак атлап, ял итә-итә барды. Соңгы вакытта бугазындагы зәхмәтле чире көчәеп, ипи, бәрәңге кебек ризыклар үтми башлаган иде инде. Катык-сөт кебек сыек тәгамнәрне дә авырлык белән йота алуы сәбәпле, күзгә күренеп ябыгып калды ул. Аз гына тегене-моны эшләсә дә, бераз йөргәләп алса да, хәле бетә, күз аллары караңгыланып, башы әйләнә башлый. Әле үзе кырык биш яшьтә генә булса да, санаулы гына көннәре калып барганын җаны-тәне белән сизеп, үзе исән чакта йортка килен төшереп, Садыйкны башлы-күзле итеп калдырасы килде аның. Кичә Садыйк Кадернисага өйләнергә нияте барын, кыз да риза икәнен әйткәч, сырхауларын да онытып, дәртләнеп китте. Кадерниса туган көннән алып Фатыйма бу кызны килене итәсе килеп хыялланды. Ахирәт дусты Бибигайшә белән бергәләп карашты-багышты, аңа күз-колак булып, һәр адымын күзәтеп торды. Бу ике хатын балаларының бергә кушылып, бәхетле гаилә корып җибәрүләре турында әледән-әле сүз куертып ала иделәр. Ахирәт дуслар егет белән кызның бер-берләрен сөешеп өйләнешүләрен бик тә тели иделәр шул. Ә инде кичә улы Садыйк аларның теләкләре тормышка ашу ихтималы барлыгын да әйткәч, Фатыйманың башы түшәмгә тиярдәй булды.
Бибигайшә ахирәт дусты Фатыйманың киләсен күңеле сизеп, аны аш- суын хәстәрләп каршы алды.
— Әйдә. Әйдә, түрдән уз. Сагынып та беткән идем үзеңне. Нәр көнне кичен синең яныңа барып кайтырмын дип үз-үземә сүз бирәм югыйсә. Тик барып җитеп кенә булмады. Хәлләрең ничек соң? Азрак сырхаулап тора дип ишеткән идем, — диде хуҗабикә, дустын түргә уздырып.
— Үзең күрәсең, — диде Фатыйма, ябыгып, боегып калган тәненә күрсәтеп, — хәлем әлләни мактанырлык түгел, ахирәткәем, — дип, күчтәнәчләрен бирде.
— И-и, ахирәткәем, бу кадәр зурлап килмәсәң дә ярар иде кана.
— Садыйгым фронттан алып кайткан баш яулыгын сиңа бирәсем килде. Төсем итеп бөркәнерсең.
— Алай ук димә әле син. Әле үз йөзеңне күреп яшәргә язсын. Ходайның рәхмәте киң аның. Менә терә үзең дә терелеп китәрсең, боерган булса...
— Шулай булсын иде дә бит... Тик минем бу тамак чире — әҗәл чире шул. Аннан исән калулары икеле, дускаем. Шуңа күрә дә, үзем исән чакта кавыштырып каласы иде бит балаларны, — диде Фатыйма, карлыккан тавыш белән кырых-кырых йөткергәләп ала-ала.
— Кадерниса кичә кичен кайткач, Садыйкның тәкъдим ясаганын әйтте. Аллаһы Тәгаләнең балаларыбыз күңеленә салган мәхәббәте бәрәкәтле булсын инде. Мин шат, мин бик шөкер, ахирәткәем. Тигезлектә яшәп гомер итсеннәр.
— Шулай гына була күрсен. Еллар тыныч булып, тәүфыйклы балалар үстерергә насыйп булсын. Ә гомер дигәнен - ул искән җил кебек уза да китә икән.
— Әйтмә дә инде. Әле кайчан гына үзебез дә мәш килеп, кияүгә чыгып йөргән идек югыйсә. Әйтерсен, кичә генә кебек, — дип Бибигайшә табын әзерләргә кереште. — Ә бүген инде балаларыбызны башлы-күзле итәргә дә вакыт җиткән. Уйласан, исен китәрлек инде, ахирәткәем.
— Вакыт туктап тормый шул. Безнен әни әйтәдерие: «Вакытнын аты җигелгән» диеп. Ул бара да бара шул. Тик без күргән михнәтләрне, кайгы - хәсрәтләрне, борчу-мәшәкатьләрне, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ачлык-ялангачлыкларны
РӘИС САФИН
50
балаларыбызнын балаларына да күрергә язмасын иде инде.
— Шулай гына була күрсен лә, — диде Бибигайшә, дустынын алдына пары бөркелеп торган чәйле чынаяк куеп. — Әйдә, хәзинәдә барын капкала әле. Менә, яна гына аерткан сөзмәне авыз итеп кара.
— Үтми шул. Бик ашар идем дә бит. Менә монда — тамак төбемдәге бер төер җибәрми, — дип, бугазына төртеп күрсәтте Фатыйма. — Тамагыннан үткәндә ашап кал дип әйтәдерие әнием, мәрхүмә. Дөрес әйткән икән, җан кисәккәем.
Ахирәтләр сөйләшеп, җай гына чәйләрен капкалап утырган арада, Кадерниса да эштән кайтып керде. Кыз кунак белән оялып кына исәнләшеп, почмак якка узды. Тик озак та үтми, аны бергәләп чәй эчәргә дәшеп алдылар. Сүзне Фатыйма башлады:
— Кадерниса кызым, — диде ул, карлыккан тавыш белән тирән итеп сулыш алырга тырышып. — Садыйк улыма кияүгә чыгарга ризалык бирүен өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезгә бәхетле-шатлыклы, хәерле озын гомер әйләсен. Мәхәббәтегез гомерегез буена сүнмәсен, күнелләрегез сүрелмәсен. Бер-берегезгә ышанычлы терәк булып, сәламәт балалар табыгыз. Аларны тәүфыйклы, намуслы итеп тәрбияләгез. Үзегезне дә, башкаларны да хөрмәт итеп, бер сүздә булып яшәгез. Бездән сезгә хәер-фатыйха. Әби-бабанын әманәтле васыятьләрен мин сезгә тапшырам.
— Изге хәер-фатыйхан өчен рәхмәт, Фатыйма апа. Аллаһы Тәгалә сина да ике дөнья рәхәтен бирсен! — диде Кадерниса.
— Барча теләкләребез дә фәрештәләрнен амин дигән сәгатьләренә туры килеп, тормышка ашар иншалла, ахирәткәем, — дип сүзгә кушылды Бибигайшә.
***
Колхоз рәисе Сабир туйны зурдан кубып, клубта үткәрү ягында иде. Әмма Фатыйма ана каршы төшәргә җөрьәт итте.
— Кояш кадәр кояш та ошамый кайбер кешеләргә, — диде ул. — Авылнын да төрле кешесе бар. Берәүләргә ошаган туй мәҗлесе икенче берәүләргә ошамаска мөмкин. Шуна күрә, һәртөрле гайбәт, яла ягу, нахак сүзләрсез генә хәләл мал, хәләл ризык хисабына үткәрү дөрес булыр. Чөнки туй — изге мәҗлес.
Туй кунакларын егет белән кызнын колхозда эшләү көннәренә тигән бодай оныннан җәелгән, вак кына итеп туралган токмач салып пешерелгән аш белән, ит шулпасы белән һәм мәҗлес хөрмәтенә чалынган сарыкларнын итләрен савытларга салып та, бәрәнге боткасына кушып та сыйладылар. Ә чәй табынын таба ризыклары бизәде. Әле ил халкынын шәһәрләрдә яшәп, завод-фабрикаларда эшләүче өлеше икмәк карточкалары аша гына җан асрап яткан, ә инде авыл җирләрендә яшәүчеләре хөкүмәттән бернинди дә ярдәм күрмәгән, киресенчә, авыл халкын төрледән-төрле салымнар белән кычкыртып талаган бу чорда Садыйк белән Кадернисаның туй табыны шактый мул иде. Рәхмәт колхоз рәисе Сабирга.
Туйда тукмак уйнамады. Мәҗлесе нәкъ менә Фатыйма кодагый әйткәнчә булып, Сабир карамагында үтте. Һәр якның да хөрмәтле кешеләре сүз кушып, яшьләргә саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы гомер, тәртипле- тәүфыйклы балалар үстерегез, дип теләделәр. Кадернисаның ындырда бергә эшләгән иптәш кызлары да туйда булып, Йосыф абыйларының аккордеонына кушылып, яраткан көй-моңнарын яңгыраттылар, дәртле биюләре белән мәҗлес халкының күңелләрен күтәреп җибәрделәр. Инде озак вакытлар туй күрмәгән халык тәмам җанланды, барысының да күңелләре күтәрелеп китте. Тәнәфесләрнең берсендә колхоз рәисе мыштым гына Йосыф янәшәсенә килеп:
— Киләсе туй — синеке. Әзерләнә башла, — диде.
Мондый тәкъдимне һич көтмәгән егет бераз тынсыз торгач:
— Туй итү өчен аның кәләшен табарга кирәк бит әле, — диде.
— Кәләшне еракка барып эзләп йөрисе юк. Әнә алар, берсеннән-берсе чибәрләр. Күңелеңә ошаганын, җанын, теләгәнен сайла да ал.
САДЫЙКНЫҢ УЯНУЫ
51
— Әйтик...
— Әйтик, Габдулла абыйның Галимәсе синең өчен туып, буй җиткереп килә шикелле?.. Ни диярсең? Бу чибәр тутый кошны тотып калмасаң, очып китүе дә бар. Уйла, уйла, егеткәем, — дип Йосыфка хәйләкәр күз кысты да, — «Урак» белән «Чүкеч»не үзебезчә — татарча берләштерергә кирәк, — дип уйлады Сабирҗан.
Туй дәвам итте. Садыйк кияүне кат-кат чакырып биеттеләр. Ул, ниһаять Кадернисаны уртага алып чыгып, такмак әйтеп, бии-бии хәләле тирәсендә әйләнә башлады:
Мәхәббәт татлы булса да,
Алма түгел ашарга.
Гомерлеккә сөйдем сине —
Мөмкин түгел ташларга!
...Алар дүрт малай, ике кыз табып-багып үстерделәр. Гомерләре буе «бердәнберем булырсың» дигән сүзләренә тугры калып, Кадерниса биергә өйрәнә алмаса да, үрнәк гаилә булып гомер иттеләр.