Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛГАН АЛТЫН ЙОЛДЫЗ ИЯЛӘРЕ


Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 68 ел узып китте. Инде әйтеләсе —әйтелгән, языласы язылган да сыман. Чынбарлыкта, тау-тау китаплар нәшер ителүгә, меңнәрчә мәкаләләр, истәлекләр язылуга карамастан, ачылмаган серләр, ачыкланмаган вакыйгалар һәм дөнья күргән хезмәтләрдә хаталар, төгәлсезлекләр һаман бихисап әле. Татар халкының каһарман улы, легендар разведчик-партизан Даян Мурзинга бәйле материаллар туплаганда андый «ак тап»ларга үзем дә шактый еш юлыктым һәм аларның берничәсен бәян итү кайбер гаделсезлекләрне, төгәлсезлекләрне бетерергә ярдәм итми калмас дип өметләнәм.
Даян ага белән Уфага барып очрашып кайттым кайтуын, әңгәмәбез 90 минутлык кассетага көчкә генә сыеп бетте. Тик менә теманы киңрәк итеп ачу ихтыяҗы туганлыктан, китап кибетләренә һәм китапханәләргә ешрак йөрергә туры килде. Владимир Коневның «Каһәрләнгәннәр һәм онытылганнар» («Прокляты и забыты», М.) дигән хезмәтенә дә китап кибетендә юлыктым. Автор заманында төрле сәбәпләр белән читкә тибелгән, ягъни онытылуга дучар ителгән Советлар Союзы Геройлары турында яза. Суслов идеологиясе хөкем сөргән кырыс совет чорында гына түгел, «демократик» Россия шартларында да «ябык» булып калган теманы күтәрү В.Коневның батырлыгы, әлбәттә.
Билгеле инде, әлеге китапта бәхетсез язмышлары тасвирланган 48 «Алтын Йолдыз» иясе (андыйлар барлыгы 86 кеше) турында Мәскәүдә 1987 һәм 1988 елларда нәшер ителгән ике томлы хезмәттә («Герои Советского Союза». Краткий биографический словарь») бернинди мәгълүмат та таба алмыйсың. Кырыс язмышка дучар булучыларның берсе — милләттәшебез Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев. 1942 елның ноябреннән — 58нче гвардия кавалерия полкында пудемет расчеты командиры (Белоруссия фронты, 7нче гвардия кавалерия корпусы, 1бнчы гвардия кавалерия дивизиясе). 1943 елның 3 октябрендә Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кыю старшинага сугыштан исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Тыныч тормышта да үз урынын таба: Төрекмәнстанның Мукмы каласында склад мөдире булып эшли. Тик язмыш сынавымы, әллә сәүдә өлкәсендә, аеруча Урта Азия ягы өчен хас булган мәкергә юлыгуы буламы, 1959 елның 2 гыйнварында социалистик милекне урлауда гаепләнеп хөкем ителә һәм Алтын Йолдызы тартып алына. Ветеран кан түгеп алган дәүләт бүләген кире кайтару өчен нык тырышкан, күрәсең: СССР таралып берничә ай узгач булса да, 1992 елның 3 апрелендә аны Герой исеменнән мәхрүм итү турындагы суд карары юкка чыгарыла. Шунысы мөһим: тарихта башка мондый очрак теркәлмәгән. Якташыбызның ул чакта Төрекмәнстанның Чаршанган районы Тамработ авылында яшәве мәгълүм.
Заманы шундый булгач, А.Шаһиевнең исеме «Безнең якташлар—Советлар Союзы Геройлары» китабының 3нче томында ( «Герои Советского Союза — наши земляки», Казан. 1985.) бирелгән Татарстаннан читтә яшәүче татар геройлары исемлегенә кермәгән. Патриотик темага күп әсәрләр иҗат иткән, саллы мәкаләләр язган Шамил Рәкыйпов та каһарман милләттәшебезне телгә алмый. Әле хәтта Ибраһим Исмәгыйлевнең 2006 елда нәшер ителгән һәм милләт
5. «К. У.» № 5 121
өчен гаять мөһим булган рус телендәге «Татар халкы Геройлары» («Герои татарского народа», К.) хезмәтендә дә Абдулла Шаһиев атлы Герой юк.
Ни аяныч, Казанда дөнья күргән әлеге ике китапта без Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Фатыйх Хәсән улы Чураков исемен дә очратмыйбыз. Әлеге хәрби эшлекле Мәскәүдә чыккан Геройларның кыскача биографик сүзлегенә дә эләкмәгән. Гәрчә «Татар энциклопедик сүзлеге»ндә (Финляндия. 2003, 758 б.) һәм Нургали Булатовның «Йолдызлы йолдызлар» китабында (Казан. 2000, 188 б.) Фатыйх Чураков күрсәтелә. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул 1999 елның 14 маенда ике генерал белән Казанга кайта, Президент Минтимер Шәймиев белән очраша. Аңарчы исеменең серле пәрдә артында саклану сәбәбен фаразларга гына кала. Әнә Стратегик ракета гаскәрләре һәм Космик гаскәрләр институтларында эшләгән, 1974-1984 елларда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш разведка идарәсе (ГРУ) аппаратында җаваплы вазифалар биләгән, профессор, техник фәннәр докторы, генерал-майор Фирьяз Рәхим улы Ханцеверов; Социалистик Хезмәт Герое, Казан «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү үзәге директоры (1962 -1988) һәм бер үк вакытта генераль конструктор булган (1962 -1989) Илдус Шәйхелислам улы Мостюков; Мәскәү өлкәсе Истра каласындагы Электромеханика фәнни-тикшеренү институтында генераль директор урынбасары (1965 елдан), «Метеор-2», «Метеор-3» космик аппаратларының баш конструкторы урынбасары (1984 - 1994), «Элкос» космик техника бүлеге директоры, «Метеор-3», «Метеор-ЗМ» космик аппаратлары баш конструкторы Рәшид Салих улы Салихов кебек шәхесләрнең исемнәре дә совет чорында сер итеп сакланды ич.
Шул ук вакытта татар милләтеннән булган Геройлар санын нигезсез рәвештә арттырырга тырышу омтылышларын да кабул итеп булмый. Мисал өчен, «Татар халкы Геройлары» дигән исем белән менә дигән белешмә-хезмәт чыгарган (Казан шартларында бу да кыюлык. Минемчә, әлеге хезмәтнең татар телендәге тулыландырылган басмасы республика хөкүмәте ярдәме белән нәшер ителергә тиеш. Чөнки ихтыяҗ зур. Чаллыда, мәсәлән, бу китапны 560 сумга саттылар) Ибраһим әфәнде Мамадыш районындагы Албай авылында туган Михаил Кириллович Москвинны да үз китабына керткән. Тик авылда керәшен татарларыннан тыш руслар да яши. Москвин — рус милләтеннән. Шундыйрак вәзгыять Минзәлә районының Иске Матвеевка авылында туган (1959 елга кадәр Матвеевка авылы), Бөек Ватан сугышыннан соң атып үтерелгән һәм фәкать Хрущев хакимияткә килгәч кенә акланган Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исеме тирәсендә дә куертыла. Бу көндә мөселман татарлар күпчелекне тәшкил итсә дә, Иске Матвеевка рус авылы. Дөрес, әле Пугачев явы чорында да анда гел татарлар яшәгән һәм авылның исеме Кәҗә дип аталган булган. Әмма XVIII гасыр ахырларында бу төбәктәге уңдырышлы туфраклы җирләрне бертуган алпавытлар Матвей һәм Никита Можаровлар сатып ала. Күп авыллардан, шул исәптән, Кәҗәдән дә татарлар куыла һәм алар урынына үзәк губерналардан крепостной крестьяннар күчереп утыртыла. Кәҗәне исә Матвеевка итеп үзгәртәләр.
Аппетит ашаганда килә дигәндәй, И.Исмәгыйлев татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройлары исемлегенә язмыш авырлыкларын күп татыган генерал-майор Петр Георгиевич Новиковны да керткән. Чистай районының татарлар һәм чуашлар яшәүче Югары Кондрата авылында туган милләттәшебез Севастопольне саклаганда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Әмма авыр яраланып дошман кулына эләгә. Сугыш ансыз гына булмый: 1941-1944 елларда алманнар барлыгы 83 совет генералын әсирлеккә төшерә. Аларның 26сы азат ителеп тикшерү үткәч, армия сафларына кире кайтарыла, 31 е дошман белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп репрессиягә эләгә, ә инде тагын 26сы әсирлектә һәлак була. Милләттәшебез Петр Новиков шул соңгылары арасында. Төрле хата фикерләргә һәм мифларга урын калдырмас өчен, шунысын искәртергә кирәк: әсир төшкән генераллар махсус лагерьлардә һәм замокларда аерым тотыла. Дошман кулында булган 83 генералның язмышы белән Федор Свердловның 1999 елда Мәскәүдә чыккан «Әсирлектәге совет генераллары» («Советские генералы в плену») дигән китабында танышырга мөмкин. Бу кадәр совет генералы әсир төшмәс дип шик белдерүчеләр өчен тагын бер чыганак
РӘИС ЗАРИПОВ
122
— «Россиянең хәрби элитасы» («Военная элита России», М., 2010.). Әлеге саллы хезмәтнең редколлегия составында 4 Советлар Союзы Маршалы (В.Г.Куликов, П.И.Петров, С.Л.Соколов, Д.Т.Язов), флот адмиралы И.М.Капитанец, авиация маршалы Ф.Н.Ефимов һәм 8 армия генералы бар. Армия генералларының берсе патриотик рухтагы хезмәтләре өчен тарихчы Марк Солонин һәм хәзер Лондонда яшәүче элекке хәрби разведчик Виктор Суворов (Резун) тарафыннан даими «чукылып» торучы милләттәшебез, Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби фәннәр докторы, тарих фәннәре докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев. Менә шул хезмәттән бер өзек:
«1941 елның җәй һәм көз айларында Знче, 13нче, 18нче, 24нче, 28нче, 43нче армияләрнең командующийлары генерал-лейтенант П.С.Пшенинников, генерал-лейтенант П.М. Филатов, генерал-лейтенант А.К.Смирнов, генерал- майор К.И.Ракутин, генерал-лейтенант В.Я.Качалов һәм генерал-лейтенант С.Д.Акимов һәлак булдылар. 5нче, 6нчы, 12нче, 19нчы, 20нче һәм 32’нче армияләрнең командующийлары, генераллар М.И.Потапов, И.Н. Музыченко, П.Г. Понеделин, М.Ф. Лукин, Ф.А.Ершаков, С.В.Вишневский әсирлеккә төштеләр. Сугышның беренче елында барлыгы Кызыл Армиянең 63 генералы әсирлеккә эләкте» (178 6.).
Әлбәттә, Петр Новиковның әсирлектә булуы аның гаебе түгел, фаҗигасе. Ул Власов белән хезмәттәшлек итүдән кискен баш тарта. Сугышта кылган батырлыклары да, һичшиксез, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырлык. Кызганычка каршы, Алтын Йолдыз аңа бирелми. Шуңа күрә андый мәсьәләгә бик сак карарга кирәк. Бу юлны сайлыйсыз икән, татар Геройлары исемлегенә Рейхстагка беренчеләрдән булып байрак элгән өлкән сержант Гази Заһитовны; Чехиядә беренче партизаннар бригадасы оештырып, Гитлерның шәхси дошманына әйләнгән майор Даян Мурзинны; легендар «Катюшалар» командиры, полковник (татарлыгы өчен генерал дәрәҗәсе бирелмәгән) Бари Йосыповны; Гитлерның империя канцеляриясен штурмлаган һәм алган полк командиры, подполковник Идрис Гомәровны (соңыннан полковник), генерал- лейтенант Якуб Чанышевны; әсирлектә җәзалап үтерелгән полковник Хәйретдин Мөҗәйне; һәлак булуы «ачыкланмау» сәбәпле генә «онытылган» генерал-майор Миңлегали Шәйморатовны; кылган гамәлләре белән японнарны американнар белән «чәкәштерү»дә хәлиткеч роль уйнаган һәм Рихард Зорге, Ким Филби, Яков Рейзман, Рудольф Абель шикелле легаль булмаган разведчиклар дәрәҗәсенә ирешкән полковник Исхак Әхмәровны һәм башка бик күпләрне кертергә мөмкин булыр иде. Монда тагын бер нәрсә сагайта. Мөгаен, узган гасырның «шанлы» 90нчы елларында, бүлгәләнгән Коммунистлар партиясенең бер канатын җитәкләүче Сажа Умалатованың «Алтын Йолдыз»лар өләшеп йөргәнен күпләр хәтерлидер әле. Шундый «эшчәнлек» нәтиҗәсе буларак, 1998 елда ике Чаллы вәкиле Умат-Гирей Наурбиев (чечен) - «Социалистик Хезмәт Герое, ә Мирза Габитов (башкорт) «Советлар Союзы Герое» исемнәренә «лаек булдылар». Әлбәттә, ният изгедер. Әмма «Советлар Союзы Герое» исеме СССР Югары Советы Президиумы карары белән генә бирелә, мондый вазифа — дәүләт вәкаләтендә. Аны бозу закон тарафыннан тыела һәм эзәрлекләнә. Җинаять җаваплылыгы турында сүз чыгуга ук, замана «Робин Гуд»лары андый гамәлләрен туктаттылар туктатуын, тик нәтиҗәләре калды. Шул гына. Әлеге ике зат 2007 елда Казанда рус телендә нәшер ителгән «Чаллы каласы энциклопедиясендә Алтын Йолдыз ияләре (237 һәм 66 битләр) дип күрсәтелде.
Төгәлсезлекләр дигәннән, А.Шаһиевнең 16нчы гвардия кавалерия дивизиясендә хезмәт итүенә басым ясауның үз сере бар. 1943 елга кадәр ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе дип аталып йөри. Ә инде 1943 елның
ОНЫТЫЛГАН АЛТЫН ЙОЛДЫЗ ИЯЛӘРЕ
5* 123
14 февралендә Югары Башкомандующий И.В.Сталин боерыгы белән «112нче
Башкорт кавдивизиясе 16нчы гвардия кавдивизиясе итеп үзгәртелә...» («Слава
башкирских конников. «Башкорт атлылары даны», Уфа. 2005 ел, 12 б.). Төгәлсезлек
исә шушы дивизиядә 146нчы артиллерия полкы командиры булып хезмәт иткән
тагын бер милләттәшебез, Советлар Союзы Герое капитан Шамил Рәхмәтуллин
исеме белән бәйле. Аңа бу югары исемне Днепрны кичкәндәге батырлыклары өчен,
үлгәннән соң бирәләр. Ниндидер сәбәп белән, «Безнең якташлар — Советлар Союзы
Геройлары»ның икенче томында (Казан. 1984, 220 б.) герой турында язган автор
Л.Ханин Ш.Рәхмәтуллинны 14нче кавалерия дивизиясе полкы командиры дип
күрсәтә. Шул хата, беренче чыганактан Мәскәүдә 1988 елда нәшер ителгән «Советлар
Союзы Геройлары. Кыскача биографик сүзлек»кә (2 т., 349 б.) « һәм бу гасырда дөнья
күргән Ибраһим Исмәгыйлевнең «Татар халкы Геройлары» китабына да ( 80 б.) күчә.
Тагын бер күңелне кырып торган нәрсә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек
булган беренче татар кешесе мәсьәләсе. Китаплардан без аның Гыйльфан Батыршин
икәнен белеп үстек. Донбасстагы Голубовка руднигында туган (хәзерге Украинаның
Луганск өлкәсенә керүче Кировск каласы) отделение командиры, чик сакчысы
Батыршин Хәсән күле янында японнарга каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен
1938 елның 25 октябрендә «Алтын Йолдыз» белән бүләкләнә. Чыгышы белән
Саратов өлкәсенең Петров районыннан булган тагын бер татар егете рядовой Кәрим
Яһудинга да нәкъ менә Хәсән күле янындагы сугышларда кылган батырлыгы өчен,
шул ук көнне бирелә «Советлар Союзы Герое» исеме. Артиллерия дивизионы
командиры капитан Яһудин 1944 елда Литва җирендә башын сала, ә майор Батыршин
1947 елда Токиодан кайтканда авиация катастрофасына эләгә. Аларның берсен
милләт гел хөрмәт белән искә ала, ә икенчесен белүчеләр - бармак белән генә
санарлык. Тарихи гаделлек өчен искәртеп китик: Хәсән күле өчен сугышларда
күрсәткән батырлыклары өчен 22 командир һәм 4 кызылармеец 1938 елның 25
октябренда СССР Югары Советы Президиумы карары белән «Советлар Союзы
Герое» исеменә (барысы да — беренче йөзлектә) лаек була. Шуларның икесе — татар
каһарманнары.
Читкә тибәрелгәннәр димәктән, татар милләтенең кадерле кызы, хәрби очучы,
Ватан сугышында иптәшләре арасында Ләйлә исеме белән йөргән Советлар Союзы
Герое капитан Ольга Санфированы ничек инде искә алмыйсың ди. Анасы татар
булган һәм барлык энциклопедия-белешмәләргә татар булып кертелгән
Санфированың якты истәлеге хөрмәтенә ни дә булса эшләндеме республикада? Юк
бит! Ярый әле икенче бер татар кызы, Ольга Санфированың ахирәте, Советлар Союзы
Герое, өлкән лейтенант Мәгүбә Сыртланова исемен Казандагы бер урам йөртә. Әмма
бу гына бик аз шул. Әнә, казакълар «Алтын Йолдыз»га лаек булган кызлары Маншук
Маметова (исем-фамилиясе Кырым татары дип тора) белән Алия Молдагулованы
дан-хөрмәткә күмделәр. Ә без совет чорында да сынаттык, хәзер дә әллә ни мактана
алмыйбыз. Уфаны гына күрегез! Шартлатып ике генералга — татар Шәйморатов
белән Кусимовка һәйкәл бастырдылар. Бездә исә Маша түти белән Степан агай
ачулана күрмәсен дип кан калтырап торалар.