ОЛУГ ГАЛИМНЕ ИСКӘ АЛЫП...
Татар әдәбият белеменең чишмә башы Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый,
Г.Гобәйдуллин, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди исемнәре белән бәйле. Совет чорында бу өлкәдә
Г.Нигъмәти, Х.Вәли, Г.Толымбай, М.Гайнуллин, Г.Халит, Х.Госман, Н.Юзиев,
И.Нуруллин һ.б. нәтиҗәле эшләде. Алда атап үтелгән шәхесләрнең эшчәнлеге матбугат
битләрендә шактый гына чагылыш тапкан булса, шул чор галиме Абдулла Сайганов исеме
176
читтәрәк калып килә, гәрчә аның хезмәтләре игътибарга һичшиксез лаек.
Абдулла Җамалетдин улы Сайганов 1913 елның 18 маенда Әстерхан шәһәрендә йөк
ташучы гаиләсендә туа. 1931 елда тугызьеллык мәктәпне, 1933 елда мәктәпләр өчен
укытучылар әзерләү курсларын тәмамлый. 1933-36 елларда Әстерхан өлкәсе Нариман
районы мәктәпләрендә укыта. 1936-40 елларда Әстерхан педагогия институтында рус теле
һәм әдәбияты факультетында белем ала, тәмамлаганнан соң рус теле кафедрасында
ассистент итеп калдырыла. 1941-42 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, яралана,
контузия ала. Дәваланганнан соң, үзе укыган институтка эшкә керә. 1942 елның
сентябрендә институт белән бергә Тубыл шәһәренә эвакуацияләнә. 1943 елда Сайганов
Казанга килә, Татарстан халык мәгариф комиссариатына инспектор итеп билгеләнә. 1943-
46 елларда Казан дәүләт педагогия институтында аспирантурада укый. Фәнни эзләнүләре
нәтиҗәсе буларак 1950 елда «Шәриф Камал хикәяләре» дигән темага кандидатлык
диссертациясе яклый. 1952 елдан башлап гомеренең соңгы көненә кадәр А .Сайганов
эшчәнлеге педагогия институты белән бәйле була. Башта татар әдәбияты кафедрасы
доценты, 1953-74 еллар арасында шул кафедрага җитәкчелек итә. 1948-51 елларда татар
теле һәм әдәбияты факультеты деканы, ә 1951-54 елларда тарих-филология факультеты
деканы булып эшли. 1946 елдан башлап студентларга татар совет әдәбияты һәм әдәбият
теориясе буенча лекцияләр укый. 1972 елда Баку шәһәрендә «Фатих Әмирхан һәм XIX
гасыр азагы — XX гасыр башы татар реализм әдәбиятында эстетик карашлар» дигән
темага докторлык диссертациясен яклый.
А.Сайганов фәнни мирасының төп өлешен түбәндәгеләр алып тора: «Шәриф Камал»
исемле методик кулланма (1966), «Татар реализм әдәбиятында типиклык проблемасы»
(рус телендә, 1972) дигән фәнни кулланма, «Фатих Әмирхан. Язучының иҗаты буенча
библиографик күрсәткеч» (1972), «Реализм эстетикасының барлыкка килүе (Фатих
Әмирхан эстетикасы һәм аның татар реализм әдәбияты үсешендәге урыны)» (рус телендә,
1982) исемле монографиясе. Болардан тыш галимнең татар мәгърифәтчеләренә, Г.Тукай,
Г.Кутуй, Һ.Такташ, М.Шолохов һ.б. иҗатларына багышланган фәнни-теоретик
мәкаләләре Казан педагогия институтының фәнни җыентыкларында басылып чыга.
Шигърият теле һәм шигырь төзелешенә багышланган хезмәтләре дә игътибарга лаек. Ул
шулай ук татар совет әдәбияты буенча урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм
хрестоматияләр төзүдә катнаша.
А.Сайгановның татар әдәбият белеменә алып килгән яңалыгы реализм эстетикасын,
татар реалистик әдәбиятында типиклык проблемасын, татар һәм рус әдәбиятлары
арасында бәйләнешләрне өйрәнү белән бәйле. Шулар арасында иң әһәмиятлесе Фатих
Әмирхан әдәби мирасын өйрәнүгә карый. Ул Ф.Әмирхан иҗатын XIX йөз ахыры — XX
йөз башы татар милли әдәбиятында барган сыйфат үзгәрешләре белән тыгыз бәйләнештә
өйрәнә. Әлеге тикшеренү революцион- демократик хәрәкәткә нисбәтле татар сүз
сәнгатендә реализм эстетикасының формалашуын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын һәм
эволюциясен күз алдына бастыра. Ф. Әмирханның әдәби әсәрләре белән бергә
публицистикасын, әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен дә җентекләп өйрәнү А.Сайгановка
классик язучының иҗат концепциясен бербөтен итеп бәяләү мөмкинлеге бирә. Галим
фикеренчә, реализмның асылын Ф.Әмирхан сәнгатьнең объективлыгында, вакыйга-
күренешләр үзәгендәге шәхеснең төрле яктан ачылуында күрә. Ә инде тәнкыйди һәм
эстетик карашларын сәнгать үзенчәлекләре аша аңлату, әдипнең иҗади индивидуальлеген
тулырак һәм киңрәк ачарга ярдәм итә. Язучы иҗатында типиклык проблемасын
өйрәнгәндә, А.Сайганов татар фәнендә беренчеләрдән булып шуңа игътибар итә: язучы
әсәрләрендә тип бер үк вакытта конкрет, тормышчан һәм реаль шәхес булып кала, ә инде
образ-типның субъективлыгы күрсәткече язучының дөньяга карашына, әдәби
идеалларына бәйле булу билгеләнә. Язучының сәнгать үзенчәлеген никадәр тулы
күзаллавы, билгеле бер дәрәҗәдә татар эстетик фикере үсеше күрсәткече, дип яза галим.
Ф.Әмирханның тормышны сәнгати чагылдыруында үз чорына хас булган өч типны аерып
чыгаруын да искәртә: кадимчеләр, татар буржуазиясе һәм яшь буын вәкилләре. Классик
әдип иҗатындагы психоанализ, милли үзенчәлекләр чагылышы һәм аларның
халыкчанлык идеяләре белән үрелеп баруы да А.Сайганов игътибарыннан читтә калмый.
Абдулла Сайганов 1974 елның 19 апрелендә Казанда вафат була.
Олуг галим арабыздан киткәнгә инде кырык елга якын гомер узган. Бу вакыт эчендә
177
гаять зур үзгәрешләр булып, алар әдәбият белеменә дә зур йогынты ясады. Билгеле, без
бүген Ф.Әмирханны революционер-демократ дип бәяләмибез, әдип гаять кискен
тәнкыйтьләгән кадимчелеккә дә бер яклы гына якын килмибез, «пантөркизм»,
«милләтчелек» кебек күренешләр турында да А.Сайгановтан үзгә фикер йөртәбез. Әйе,
тормышның кара һәм ак төсләрдән генә тормаганлыгы яхшы аңлашыла. Үткән чорларда
яшәп иҗат иткән галимнәребезнең фәнни эзләнүләрендә өстән тагылган догмалар һәм
теорияләр булу турында иркен фикер йөртү мөмкинлеге туды. Шуңа да узган гасырның
1990 елларына кадәр язылган фәнни-теоретик хезмәтләргә гаять сак һәм игътибарлы якын
килү сорала. Аларның үз вакытында фәнни һәм әдәби фикер үсешенә уңай йогынты
ясауларын, яңа тикшеренүләргә юл салуларын һәрдаим истә тотарга тиешбез. Утыз елдан
артык гомерен фәнни-гамәли эшчәнлеккә багышлаган, меңләгән педагогик кадрлар
тәрбияләгән, бөтен көчен, белемен әлеге эшчәнлеккә багышлаган олы галим Абдулла
Сайгановның хезмәтләре бүген дә актуаль һәм кыйммәтле мирас булып тора.