КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
Соңгы вакытларда нинди генә көннәр, нинди генә бәйрәмнәр уйлап табылмый.
Телевизор белән радионы иртән кабызу белән шул турыда сөйли башлыйлар. Имеш, шул
көнне шул изге зат туган, бу көнне — бу бәйрәм. Бүген мәхәббәт көне. Көн саен
яратышып-үбешеп йөрергә кирәк дип халык башына безгә бөтенләй ят булган гореф-
гадәтләрне көчләп тагарга чамалыйлар. Хәтта озак үбешү һәм күпләп үбешү бәйрәме
белән ярышлар да үткәрәләр. Дураклар көне дә, көлке көне дә, сыра яратучылар көне дә
бар.
Озакламый май ае җитә, анда инде кирәкле-кирәксез бәйрәмнәрнең чуты юк. Тик менә
үткән гасырда шушы язның иң матур, иң җылы аенда татар халкы өчен бик тә кайгылы
коточкыч вакыйга була. Менә шушы вакыйга турындагы бер бик яшерен хөкүмәт
документы кулыма килеп керде. Иәм менә шул, 1944 елның май аенда Сталин кул куйган
үтә дә яшерен документны сезнең хөкемгә тәкъдим итәм.
Совершенно секретно.
ПОСТАНОВЛЕНИЕ № 5859 от 11мая 1944 года, г. Москва. Кремль.
О крымских татарах.
В период Отечественной войны многие крымские татары изменили Родине,
дезертировали из частей Красной Армии, обороняющих Крым, и переходили на
сторону противника, вступали в сформированные немцами добровольческие
татарские воинские части, боровшиеся против Красной Армии; в период оккупации
Крыма немецко-фашистскими войсками, участвуя в немецких карательных отрядах,
крымские татары особенно отличались своими зверскими расправами по
отношению к советским партизанам, а также помогали немецким оккупантам в
деле организации насильственного угона советских граждан в германское рабство и
массового истребления советских людей.
Крымские татары активно сотрудничали с немецкими оккупационными
властями, участвуя в организованных немецкой разведкой так называемых
«татарских национальных комитетах» и широко использовались немцами для
заброски в тыл Красной Армии шпионов и диверсантов. «Татарские национальные
комитеты», в которых главную роль играли белогвардейско-татарские эмигранты,
при поддержке крымских татар направляли свою деятельность на преследование и
притеснение нетатарского населения Крыма и вели работу по подготовке
насильственного отделения Крыма от Советского Союза при помощи германских
вооруженных сил. Учитывая вышеизложенное, Государственный Комитет
Обороны постановляет:
1. Всех татар выселить с территории Крыма и поселить их на постоянное
жительство в качестве спецпереселенцев в районы Узбекской ССР. Выселение
возложить на НКВД СССР (т. Берия), выселение крымских татар закончить к 1
июня 1944г.
2. Установить следуюший порядок и условия выселения:
а) разрешить спецпереселенцам взять с собой личные вещи, одежду, бытовой
инвентарь, посуду и продовольствие в количестве до 500 кг на семью. Оставшиеся
на месте имущество, здания, надворные постройки, мебель и приусадебные земли
принимаются местными органами власти; Весь продуктивный и домашний скот, а
также домашняя птица принимается Наркоммясомолпромом, вся сельхозпродукция
158
- Наркомзагом СССР, лошади и другой рабочий скот - Наркомземом СССР,
племенной скот - Наркомсовхозом СССР.
б) Наркомздраву СССР (т.Митереву) выделить на каждый эшелон со
спецпереселенцами, в сроки по согласованию НКВД СССР, одного врача и двух
медсестер с соответствующим запасом медикаментов и обеспечить медицинское и
санитарное обслуживание спецпереселенцев в пути.
3. Наркомторгу СССР (т. Любимову) обеспечить все эшелоны со
спецпереселенцами ежедневно горячим питанием и кипятком. Для организации
питания спецпереселенцев в пути выделить Наркомторгу продукты в количестве,
согласно приложению №1.
4. Обязать секретаря ЦК КП (б) Узбекистана т. Юсупова, председателя СНК
УзССР т. Абдурахманова и Народного Комиссара внутренних дел УзССР т.Кобулова
до июня с. г. провести следующие мероприятия по приему и расселению
спецпереселенцев:
а) принять и расселить в пределах УзССР 140-160 тысяч человек
спецпереселенцев- татар, направляемых НКВД СССР из Крымской АССР.
Расселение переселенцев произвести в совхозных поселках, существующих колхозах,
подсобных сельских хозяйствах, предприятиях и заводских поселках для
использования в сельском хозяйстве и промышленности...
5) Обязать Сельхозбанк (т. Кравцова) выдавать спецпереселенцам,
направляемым в УзССР, в местах их расселения ссуду на строительство домов и на
хозяйственное обзаведение до 5000 рублей на семью с рассрочкой до 7лет.
б) Наркомфину СССР (т. Звереву) отпустить НКВД СССР в мае с. г. из
резервного фонда СНК СССР на проведение специальных мероприятий 30 млн.
рублей.
Председатель Государственного Комитета Обороны И.В. Сталин
Укып чыктым мин бу документны һәм уйга калдым. Озак уйланып утырдым шушы
«халыкларның атасы» булган Сталин имзасы куелган кәгазьгә карап. Кырымныкы
булмасам да, мин үзем дә татар бит.
Һәм... Кырымда яшәп, Сталин репрессиясенә дучар булган милләттәшләребез белән
якыннан танышырга уйладым. Җае да чыкты бит. Мин Кара диңгез буендагы бер Ял
йортында сәламәтлегемне ныгытып ятам. Әзрәк хәл алып, дәвалангач, җомга көнендә
милләттәшләремне эзләп Анапа шәһәренең урамыннан барам. Үзем тегендә-монда
сөйләшкән кешеләрнең сүзенә колак салам. Татар сүзе колагыма чалынмасмы? Юк,
ишетелми. Шуннан үзәк базарга киттем дә, шундагы күңелемә хуш килгән берәүдән
урысча:
— Исәнмесез, хөрмәтле кеше! Бу шәһәрдә мәчет кай тирәдәрәк икән? — дип сорадым.
Ул исә үзе миңа сорау бирде:
— Ә нәрсәгә соң ул сезгә мәчет? Берәрсен эзлисез мәллә?
— Юк, эзләмим. Мин дини кешемен. Шуңа да мәчеткә кереп әзрәк дога укып, мәчеткә
хәер-садака калдырып китәргә иде, — дигән булам. Башта исә бөтенләй башка төрле уй:
татарлар мәчете булмый калмас. Теге кеше миңа:
— Безнең шәһәрдә мәчет юк, әмма Анапски дигән шәһәр кырындагы бистәдә
мулланы таба аласыз, — диде. Ул мулланы ничек эзләп табарга икәнен дә өйрәтеп
җибәрде.
Менә мин мулла яшәгән йортның бусагасында басып торам. Сак кына ишек шакыйм.
Эчтән урысча:
— Керегез, кер. Ишек ачык, — дигән тавыш ишетелде. Шулай да ишекне ачып
эчкә үтәргә базмый торам. Шунда ишек ачылып китте дә, бик мөлаем генә йөзле олы
яшьләрдәге бер апа елмаеп мине эчкә үтәргә чакыра. Сәлам биреп өйгә керәм:
— Әссәламе галәйкем!
— Вәгаләйкүм әссәлам! — ди апам, йөзләре яктырып китеп.
— Миңа мулла кирәк иде, — дим, саф татарча сөйләшүгә күчеп. Һәм паспортымны
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
159
күрсәтәм. Апам:
— Юк, юк туганым, мин сезгә ышанам, — дисә дә, паспортны алып караштырып
чыкты. Апаның исеме Рәмзия икән. Ул Сәрвәр абзыйның озакламый кайтып җитәчәген
әйтеп, чәй табыны әзерләргә аш-су бүлмәсенә кереп китте. Мин инде, олы кешене
борчымаска тырышып, Рәмзия апага:
— Апа, юкка мәшәкатьләнмәгез, мин яңа гына табын яныннан тордым, — дим. Апам
газ плитәсенә чәйнекне куеп кире минем янга чыкты да:
— Сәрвәр муллага ни йомышыгыз? Әллә оныгыгызга исем куштырыргамы?
- диде.
— Юк, Рәмзия апа, мин бөтенләй башка сәбәп белән килдем. Мин үзем
Башкортстаннан, шунда-шунда ял итеп ятам. Татар милләтеннәнмен һәм шушында
яшәгән татарлар белән якыннан танышасым килә, — дим аңа. Һәм чамалыйм, апам минем
кайбер сүзләремне аңлап бетерми. Минең дә аны аңлавым чамалы. Хәер, бераздан
аңламаган сүзләрне урысчага әйләндереп бик мөлаем генә сөйләшеп алып киттек. Апам
ачык кеше икән. Менә чәй дә кайнап, өстәлгә килеп утырды. Чәй чәй инде, үзара аңлашу-
танышу тагын да җанланып китте. Мин җайлап-җайлап сүземне Рәмзия апаның бала
чакларына алып килеп җиткердем. Апа немец самолетларының ничек аларның авылын
бомбага тотканнарын, ничек немецларның авылга килеп керүләрен яхшы хәтерли икән.
Күбрәк куркыныч хәлләр һәм туйганчы ашаган вакытлары хәтерендә сакланган.
Авылларын Совет гаскәрләре азат иткән чакларны да белә булып чыкты. Шуннан мин:
— Сез татарларны... — дип сүз башлаган идем дә, үземне үзем төзәтеп, — без
татарларны ничек яшәгән җирләреннән куып алып киткәннәрен сөйләгез әле,
— дидем. Рәмзия апаның йөзе үзгәрде.
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Булган да беткән инде. Ул хәлләрне юньләп
хәтерләмим дә инде, — диеп тынып калды ул. Мөгаен, безнең ихлас сөйләшеп утыруыбыз
шуның белән төгәлләнгән дә булыр иде, ярый әле Сәрвәр абзый кайтып керде.
Урынымнан торып, аның белән ике куллап күрешәм. Аннан абзыем урындыкка утырды
да, «Фатиха» сүрәсен укый башлады. Икебез дә битебезне сыпырдык. Мин яңадан абзыйга
кайдан килүемне, кайда туктап урнашуымны, һәм монда яшәгән татарлар белән якыннан
танышып, алар турында берәр мәкалә язарга теләвемне әйттем. Хәзрәт:
— Бик хуп, бик яхшы, — диде дә, кул юарга чыгып китте. Апа аның артыннан ияреп
чыкты да иренә әкрен генә нәрсәдер сөйли башлады. Сәрвәр абзый исә:
— Син инде, карчык, гомер бакый шул хәлләрдән куркып яшәдең. Картаеп әби
булгансың, ә куркуың һаман калган, — дип, көлә-көлә чәй табынына килеп утырды.
Өчәүләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындык. Сәрвәр абзый сүзгә һәвәс кеше булып,
мин аның белән бик тиз уртак тел таптым. Абзыйның һәм апаның фамилиясе Әхтәмовлар
икән. Апаның кыз чактагы фамилиясе исә Исмаилова булып чыкты. Мин, апа фамилиясе
белән үземнең фамилиям бер икәнен әйтеп, абзыйга да паспортымны күрсәттем. Абзый
бик канәгать кенә:
— Шулай шул, — диде дә, паспортны Рәмзия апага сузды. - Менә, кара.
— Карадым, карадым. Тик шул чаклар искә төшсә, дер калтырап куям, — диде дә,
моңсу гына елмайды апа. Беразга табында авыр тынлык урнашты. Мин инде, өзелгән
әнгәмәне ялгарга тырышып, гаиләм турында сөйлим, авылда татарларның ничек
яшәгәннәрен бәян итәм. Аз-азлап әңгәмә яңадан мин теләгән якка юнәлеш алды. Янында
Сәрвәр абзый булгач, апаның да шик-шөбһәләре таралды. Һәм ул сөйләп алып китте.
— Миңа ул чакны биш яшь кенә иде. Шуңа күрә бик үк хәтерләп тә бетермим. Исемдә
калганнары шул инде. Авылны төнлә гаскәр уратып алды. Һәр йортка солдатлар кереп,
безгә тиз арада юлга җыенырга куштылар. «Сезгә ярты сәгать вакыт бирелә», — диделәр.
Документлар белән өч көнлек азык-төлек, кирәк-ярак һәм табак-савыт, кием-салым
алырга куштылар. Тик ул ярты сәгать эчендә нәрсә генә җыеп аласың да, нәрсә генә төреп
өлгерәсең? Әни кулына нәрсә эләгә, шуны юлга жыя башлады. Ике яшь бала бар бит әле.
Минем кулыма да әйберләр тоттырдылар. Безне авылның читенә җыйдылар. Хәтердә
шунысы калган, кулымдагы төенчек авыр, бер кулым белән әниемнең итәгенә
тотынганмын, икенче кулым белән теге авыр төенчекне өстерим. Әни елый, аңа кушылып
мин елыйм. Шуннан безне машиналарга төяп алып киттеләр. Урыс авылларыннан үткәндә
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
160
безгә таш аталар: «Сез сатлык җаннар!», — дип кычкыралар. Тагы әллә нинди алама
сүзләр әйтәләр. Шуннан безне вагоннарга төяп, тагын кайдадыр озаталар. Шунысын
әйтергә онытып торам. Безне авылдан куарга өч көн кала әтиебезнең энесе Абялил абый
сугыштан уң кулын терсәктән өстән өздереп кайтып керде. И без шатланабыз. Әйтерсең
лә үз әтиебез кайтты. Ул әле өйләнмәгән, яшь иде. Яшь булса да сугышта өч ел булып,
майор дәрәҗәсенә күтәрелергә өлгергән. Ничек кенә булмасын, безне яклаучы, саклаучы,
безгә ярдәмче кайтты. Безне вагоннарга шыплап тутырганда ул барча авылдашларны бер
вагонга утыртырга ярдәм итте. Без инде аңа әүлиягә караган кебек карый идек. Беребез дә
урысча юньләп белмибез. Абялил абыйны иң почетлы урынга, тәрәзә кырына утыртабыз.
Имеш, менә күрегез, безнең вагонда нинди хөрмәтле совет гаскәре майоры бара. Ул исә
барыбыз өчен дә солдатлар белән сөйләшә. Тик сугышта өч ел булып майор дәрәҗәсенә
хәтле күтәрелгән һәм сугышта кулын өздергән кешенең үзенә дә әлләни хөрмәт юк.
«Сталинга язам, Берияның үзенә язам. Менә минем орден-медальләр» дип тавыш күтәргәч
кенә әзрәк аның сүзенә колак сала башладылар.
Күрәсең, бик куркыныч һәм кыен булгандыр инде, шуңа да минем исемдә нык калган.
Безне Үзбәкстанның тугызынчы номерлы совхозына китереп бушаттылар. Шунда
землянкалар казып яши башладык. Халык көн дә совхозга эшкә йөри. Соңыннан әнине,
язу-сызу һәм исәп-хисапны белгәнгә, бухгалтерияга эшкә алдылар. Яшәү дә бераз
җиңеләйде. Ә теге кулсыз Сәлимов Абялил абыйны депортировать ителгән авылдашлар
өстеннән комендант итеп тәгаенләделәр. Менә шулай итеп яңадан яши башладык.
Пешергән ашларны ашарга кашыклар да юк иде ул чакта.
Юлда халык нык кырылды. Иң тәүдә яшь балалар белән картлар үлде. Үлгәннәрне
күмәргә рөхсәт итмиләр. Аларны тукталышларда юл буена йә өеп, йә булмаса бөтенләй
ташлап китәләр. Күпләрнең ашарларына да юк. Стансыларда туктаган чакны кем ничек
булдыра, шулай ашарга әтмәлләргә тотыналар. Тик состав кузгалыр алдыннан сызгыртса,
солдатлар пешкән ашларны да алдырмый вагоннарга куып менгерәләр. Берчакны безнең
вагонда солдатны тыңламыйча казаны белән пешкән ашын алырга йөгергән бер абзыйны
атып үтерделәр. Солдат аны качып китәргә тели дип уйлаган, ахры. Кая качсын инде ул
биш оныгын ташлап.
Әти сугыштан кайтып, безне килеп тапканда кырык алтынчы елның җәе иде. Әтиле
тормыш күпкә җиңел. Их, ничек кенә яхшы итеп сөйләсәң дә, яшәү шартлары бик авыр
иде, — дип, апа туктап калды. Аннары, «Туганым, искә төшерәсем дә килми инде. Ана
агагыз сөйләсен, — диде.
Мин сораулы карашымны Сәрвәр абзыйга күчерәм, ул, тирән генә тын алып, ерактан
ук башлап китте:
— Бабаның ике аты бар иде («әти»не Кырым татарлары баба диләр) һәм файтоны. Шул
файтоны белән ял иткән бай-НЭПманнарны, советның яңа түрәләрен тегендә- монда
йөртә, аларны табигать кочагына да алып чыккалый. Шәһәр эчендә, хәзергечә әйтсәк,
такси ролен үтәп, кеше ташый иде. Колхозлар оеша башлагач, әтине кулак дип гаепләп
ябып куйдылар. Каядыр озатырга чамалыйлар. Ә бит гаиләдә без тугыз бала, тагын әле
олы әти белән олы анам һәм бабамның анасы, карт анамыз. Шулай итеп, унике кеше без.
Әниебез атларны һәм файтонны, башка эш коралларын колхозга тапшырды. Күршеләр дә
җыелышып яклап яздылар. Шуның аркасында гына баба (әти) торып калды. Менә шулай
итеп колхозга кереп киттек. Колхоз колхоз инде. Ни башы, ни арты дигәндәй. Түрәләр
күп, тәртип кенә юк. Әтиебез үзебезнең атлар белән колхозда эшли башлады. Аннан әтине
сугышка алдылар.
Ә инде кырык дүрттә безне башкалар кебек үк алып киттеләр. Апаң сөйләгәннәрдән
бер аермасы да юк. Минем дә ул чакларны искә төшерәсем килми. Бик алама чаклар иде.
Бу турыда төрле һәм күп китапларда, журналларда язылды. Сезгә Кырымга барырга
кирәк. Анда татар Милли мәждесе эшли. Әйдәгез, мин сезне Ришат әфәнде белән
таныштырам. Ул безнең халыкның, гомумән, монда яшәгән мөселманнарның тормышы-
көнкүреше һәм бүгенге хәлләре белән якыннан таныш. Ьәм дә үзе тирә-ягына барча
мөселманнарны туплап, корбан бәйрәмнәре, сабантуйлар оештыра.
Менә без Сәрвәр абзый белән Ришат әфәнденең йорты кырына килеп життек. Яңа гына
төзелгән өч катлы йортның тирә-яктагы йортлардан зурлыгы һәм матурлыгы белән әллә
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
161
каян аерылып торганына игътибар итсәң, бу йортта бик булдыклы һәм эшчән кеше
яшәгәнен чамаларга була. Ьәм йорттан бик тәмле булып яңа гына мичтән чыккан икмәк
һәм тәм-томнар исе борынны кытыклый. Сәрвәр абзый миңа кыскача гына Ришат әфәнде
турында сөйләп, аның яңа йорты белән таныштыра. Абзый бу йортта бик еш була,
күрәсең. Менә өйнең подвал өлешендәге гараж эченнән «Газель» машинасы килеп чыкты.
Абзыем әйтүенчә, Ришат әфәнде шушы зур йортының ярым подвалында сату өчен әпәй
пешерә икән. Беренче катында азык-төлек кибете. Без кибеткә килеп керергә өлгермәдек,
кырдагы бер ишектән хужа үзе килеп чыкты. Сәрвәр абзый белән бик жылы гына куллар
биреп күреште дә, миңа дә елмаеп кул сузды. Мин аны-моны әйтергә өлгергәнче Сәрвәр
абзыем минем белән таныштырды. Ришат әфәнденең аның саен йөзе яктырганнан яктыра.
Без өчәүләп тап-таза итеп чыңлатып татарча сөйләшәбез. Миңа хәтта үзебезнең якта,
берәр күрше районда йөргән сыман булып китте.
Ришат әфәнде (монда шулай әфәнде диебрәк сөйләшәләр һәм бу миңа бик тә ошый)
безне үзенең бүлмәсенә, өйнең икенче катына дәшә. Сәрвәр абзый гафу үтенеп үзенең
каядыр Коръән ашына чакырылганлыгын әйтә һәм бездән шуңа рөхсәт сорый. Мондый
изге эшкә кем каршы булсын инде. Без риза. Абзыйга күп рәхмәтләр укып, аның белән
бик тә жылы итеп һәм туры килсә тагы очрашырга сүз куешып аерылышабыз. Менә
шулай итеп без Ришат әфәнденең эш бүлмәсендә икәү генә торып калдык. Ьәм якыннан
таныша башладык. Хуҗа хуҗа инде. Телефон трубкасын гына күтәреп кемгәдер чәй
табыны әзерләргә кушты. Әфәндемнең йөзе .Л кояштай балкый. Әйтерсең лә озак
күрми торган якын
туганын очраткан. «Бу мине үзенең эшмәкәрлеге турында
ЦЖчк - язарга килгән берәр хәбәрче-фәлән дип уйлый инде дим
эчтән генә. Ләкин хикмәт бүтәндә икән. Ришат әфәнде минем
якташым булып чыкты. Ташкент якларында туып, Ишембай
шәһәрендә яшәгән икән ул.
Ул арада чәй табыны әзер дип хәбәр иттеләр. Ьәм без, ике
якташ, чын үзебезчә чәйләп утырабыз менә. || Сүзем Кырым татарлары турында булса да,
әнисе Авыргазы районы Әпсәләм авылыннан, әтисе исә Миякә районыннан булган
якташым турында әйтеп китми кала алмыйм. Абзалетдинов Ришат Максут улы Ишембай
каласында, аннары, Эстәрлетамакта һәм Уфада төрле җитәкче урыннарда эшләгән. Теге
«перестройка» дигән болганышлар башлангач, Анапа шәһәренә килеп урнашкан.
Кыскасы, үзебезнең кеше. Шушы шәһәрдәге көллиятләрдә укытучы да, директор да
булырга өлгергән. Хәзерге көндә шәхси көллият ачу белән мәшгуль. Ьәм шул ук вакытта
эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Әйткәнемчә, Анапски бистәсенең күп кенә кибетләрен
яңа пешкән ипи һәм булки- калачлар белән тәэмин итеп тора. Әйтүенчә, тирә-як
кибетләргә әпәй-калачларны пешереп өлгертә алмый, ихтыяҗ бик зур икән. Шулай итеп,
ул эшләре гөрләп барган эшкуар икән. Алай гына да түгел, берничә ел Мәскәүдә дин
гыйлеме алып, әлеге көнне имам дәрәжәсендәге кеше дә. Ьәм ул миңа үзенең эш бүлмәсе
кырында гына булган зур-зур ике залны күрсәтте.
— Менә монда һәр җомга саен бистәдәге мөселман кешеләре намазга йөриләр. Бу
залда ирләр, бабайлар укыса, монсына бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар җыелып киләләр,
— ди.
Чынлап та, бу ике залның идәннәренә зур-зур келәм-паласлар җәелгән. Ирләр
ягындагы залда вәгазь сөйли торган мөнбәргә кадәр ясап куелган. Бик күп дини китаплар
мөнбәр кырындагы шкафта урын алган.
— Дини бәйрәмнәрдә, бигрәк тә корбан бәйрәмендә халык күп җыела. Менә быелгы
корбан бәйрәмендә унбер сарык корбан чалынды. Аш әзерләдек. Ятим- ярлылар өчен
табын оештырдык. Андыйларның исемлеген дә төзедек. Бер мөселман да читтә калмасын
дип тырыштык, — дип сөйли хәзрәт.
Мин үземне борчыган сорауны бирмичә булдыра алмадым.
— Монда татарлар шулай күпмени?
— Безнең як татарлары ул кадәр юк. Бармак белән генә санарлык. Булганнарының да
хатыннары күбесе башка дин кешеләре. Ә менә Кырым татарлары җитәрлек. Мине
шунысы борчый: яшьләр дингә сирәк тартыла. Депортация галәмәтенең Кырым
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
162
татарларына кире йогынтысы бик көчле. Халык куркуыннан айнып бетә алмый.
Икенчедән, монда кире кайткан Кырым татарларын алар урынына килгән халыклар(башка
диндәгеләр) колач җәеп каршы ала дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, юк. Шуңа да мәрһүм
булган туганнарыбызны христиан зиратына күмәбез. Алай гына да түгел, безгә мәчет
төзергә урын бирмиләр. Кырым татарлары бергә җыелмасын өчен, кайткан татарларга
Краснодар өлкәсенең төрле җиреннән урын бирергә мөмкиннәр. Тик бу тирәгә, тарихи
яшәгән урыннарына гына түгел. Депортациядан кайткан поляклар, алманнар (немецлар)
төрле маҗаралар белән чак-чак үзләренең католик чиркәүләрен төзи алдылар әнә. Анда да
әле Германия белән Польша илчелекләре Россиягә рәсми хат белән мөрәҗәгать иткәч кенә
урын бирделәр. Ә җирле православный динлеләр үзләренең зур-зур тәреләрен һәр юл
аермасына утыртып куйдылар. Монда кем хуҗа икәнен белеп торыгыз дигән кебек.
Утыртсыннар, табынсыннар, гыйбадәт кылсыннар. Алла барыбыз өчен дә бер. Тик
мөселман булган халыклар өчен дә бераз иркенлек кирәктер бит, үзләренең дини
йолаларын үтәргә. Менә минем шушы шәхси көллият ачуым да, ислам динен тотуым һәм
исем-фамилиям дә хакимияттә торганнарга бер дә ошамый. Әмма без бирешмибез. Алга
куйган ниятләрне җайлап кына тормышка ашыра барабыз. Менә былтыр җәй Салават
шәһәреннән артистлар килде. Оренбургтан да килеп хәл белеп, тамашалар күрсәтеп
китәләр. Уңае чыкканда тагы шуны да әйтәсем килә. Укучы балаларны диңгез күрсәтергә,
әзрәк ял итеп, диңгездә су коенып алырга, гомумән, экскурсиягә бер-ике атнага алып
килергә мөмкинсез. Бик кыйммәт булмаган торыр урын оештырырга була. Югыйсә
кунакханәләр, пансионатлар бик кыйммәт монда. Бигрәк тә җәй айларында.
Менә шулай күңелле генә гәпләшеп, чәйләп утырабыз һәм сүзебез җайлап кына тагы
туган илләреннән куылган Кырым татарларына килеп терәлә. Депортация шушы тирәдә
яшәгән күп халыкларга кагылган. Татарлар белән бергә әрмәннәр, греклар, болгарлар һәм
башка кавемнәр дә куылган. Депортация ике өлештән торган. Беренчесе — кырык икенче
елдан соң ук. Немецлар басып алган җирләрне азат иткәннән соң. Ә инде иң һәлакәтлесе,
иң фаҗигалесе кырык дүртенче елның унжиденче һәм унсигезенче майларында була.
Яңадан бу темага кайтып, миңа:
— Сезгә Осман, Диләвир һәм Куртимер әфәнделәрне күрергә кирәк, — диде Ришат
әфәнде. — Куртимернең әнисе дә исән. Апа күп нәрсәләр белергә тиеш. Шушы көннәрдә
мин сезне очраштырырмын. Ә хәзер, әйдәгез, — дип, минем ай- ваема карамый үзләренә
алып китте. Аның Анапада да фатиры бар икән. Менә мин Ришат Әхмәтҗанов
әфәнделәрдә кунактамын. Хатыны Казан татары, өч ул һәм бер кыз үстереп аякка
бастырырга әзерләнәләр. Олы улының хатыны да Казанның үзеннән булып, аерым
торалар икән. Өченче уллары, компьютер белгече, әтиләре белән бергә яши. Кызлары
Мәскәүдә экономистка укый. Әйе, безнең халык монда да кунакчыллыгын җуймаган. Һәм
мин Ришат әфәнделәрдә кунак булып, яхшы гына сыйланып алдым.
Безнең якларда сыйлану сүзен кайберәүләр аракы эчү белән бутыйлар. Бу якларда
аракы эчүчеләр мөселманнар арасында юк дәрәҗәсендә. Без чәйләр эчеп, башка сый-
нигъмәтләр белән сыйландык. Кич соң гына, хатыны Әлфия ханым белән, мине Ял
йортына чаклы озатып куйдылар. Юлда алар шәһәр белән таныштырып, тарихи
урыннарны күрсәтеп килделәр. Кырым татарлары белән таныша башлавымның беренче
көне әнә шулай үтте. Үземчә бик уңышлы булды дип уйлыйм.
***
Түземсезлек белән тагы бер-ике көн үтеп китте. Һәм менә мине шатландырып
бүлмәдәге телефон аша Ришат әфәнде алдан вәгъдәләшкән Кырым татары белән
очрашырга мөмкинлек бар икәнен әйтте.
Османның йорты әллә кайдан ук күз явын алып, тирә-якка балкып тора. Безне капка
төбенә үк чыгып каршы алдылар. Өйнең тышы гына түгел, эче дә күз явын алырлык итеп
эшләнгән. Һәм бик зәвык белән бай итеп җиһазланган. Йорты иркен, һәм йортның икенче
яртысында, шулай ук таш йортта улы үз гаиләсе белән тора. Осман абзый хәләл җефете
Зәйтүнә ханым белән шулай матур итеп яшәп ята.
Зәйтүнә апа үзе Казакъстанда туа. Әнисе Кырым татары кызы. Гаиләләре белән 42нче
елны ук Керч каласыннан халык дошманнары дип Чиләбегә сөрәләр. Әтиләре бу вакытта
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
163
фронтта була. Чиләбе өлкәсендәге ниндидер бер колхозга барып урнашалар. Ачтан үлмәс
өчен нәрсәләр генә эшләргә туры килми аларга. Курсаитов Юсуф исемле энеләре эштән
кайтканда итеге эченнән ике уч бодай табалар. Юсуф, ул ике уч бодайны апасының
балалары ачтан үлмәсен дип алган була. Хөкем итәләр. Дүрт балалы хатынны колхоз
рәисе хөкем иттерми. Жәлләп алып кала. Әмма тиз арада бу тирәдән качып китәргә киңәш
бирә. Чөнки урындагы КГБ хезмәткәре аларның ачтан үлүләрен көтеп йөргән икән.
Колхоз рәисенә дә һичнинди азык бирмәскә дип әйтеп куйган була. Болар ачтан үлмәгәч,
шешенмәгәч, Юсуфны тентиләр. Рәис аларга кая китәргә кирәклеген дә әйтә. Шулай итеп,
ике хатынга җиде бала белән Казакъстанга, Күкчәтауга таба качып китәләр. Юлда ачтан
шешенер хәлгә җиткән балаларны күреп, бер чегән хатыны Зәйтүнә апаның картәнисен
фасоль борчагы белән күрәзәлек кылырга өйрәтә. Шуның белән тамак туйдыра-туйдыра
барып җитәләр. Әмма шунда барысы да тиф белән авырып китәләр. Бары Зәйтүнә
ханымның әнисе генә авырмыйча кала. Һәм ул барысын да карап дәвалый. Тормыш
әкренләп җайга салына башлый. Ни дисәң дә, Күкчәтау шахтерлар шәһәре. Шахтерларны
азык-төлек белән тәэмин итү дә күпкә яхшырак. Ләкин качып килүчеләргә язмыш һаман
үзенең сынауларын җибәреп тора. Шунысы кызыклы, Зәйтүнә ханымның булачак әтисе,
чыгышы белән Башкортстанның Дәүләкән районыннан, бу Кырымнан куылган ябык кына
качкын татар кызына (Зәйтүнә ханымның әнисенә) үлеп гашыйк була. Фин, Бөек Ватан
һәм Япон сугышларында катнашып кайткан егет була. Гомумән, утны-суны кичеп кайткан
бу Абзалетдин атлы шахтер егетне кыз (Зәйтүнә ханымның әнисе) нигәдер өнәп бетерми.
Кызның әнисе, ягъни Зәйтүнә ханымның картәнисе, бу хәлне белеп алгач, кызын
Абзалетдингә кияүгә чыгарга үгетли. Кыз, ничек кенә каршы торса да, әнисен
тыңламыйча булдыра алмый. Туганнары ачлыктан шешенә башлыйлар әнә. Һәм шушы
егеткә кияүгә чыккач кына аларның тамаклары ризыкка туя башлый. Ни дисәң дә,
шахтерларның эш хаклары әйбәт һәм гаиләләрендәге эшләмәгәннәргә дә беркадәр
микъдарда паек бирелә. Кызның әнисе үлгәнче киявенә рәхмәт укый. «Син бит безне ач
үлемнән коткарып калдың, кияү, үзеңә дә, сине тапкан ата-анаңа да рәхмәт», ди. Шуннан
инде, бер ел үткәч, Зәйтүнә ханым туа.
Ә Осман абзыйның әтисе Ослан1906 елгы булып, аны да 1939 елны фин сугышына
алалар. Шуннан инде Бөек Ватан сугышы башланып китә. Ул илебезне саклап кан коя, ә
өендә гаиләсен Кырымнан Үзбәкстанга сөрәләр. Сөрелгәннәрне дүрт иске пароходка
дыңгычлап төйиләр. Диңгезне кичеп чыкканда шуларның өчесе бата. Ниндидер
самолетлар пароходларны бомбага тота. Конвой төялгән пароход кына исән кала. (Бик тә
сәер бу.) Шушы конвойлар күпләп утырган пароходтагы Кырым татарлары гына котылып
кала. Әниләре Җаппарова Сабе апа да балалары белән шул пароходта булып, диңгезне
исән-сау кичеп чыга. Тик юлда кызлары үлә, аның гәүдәсен бер станциядә калдырып
китәргә мәҗбүр булалар, җирләргә ирек бирмиләр. Уллары Осман белән Рөстәм генә исән
кала. Ослан абзый гаиләсен кырык бишенче елның көзендә генә эзләп таба. Куылган
халыкның бер өлеше Сырдәрья өлкәсендә Гөлестан районы Крупская исемендәге
колхозда мамык үстергән. 200250 грамм бодайга эшләдек, дип сөйли Осман абзый.
— Шуннан шул бодайны әни төнен кул тегермәнендә тарттырып, боламык пешереп
ашатты. Тәүдә аена бер тапкыр НКВД бүлегенә барып билдәләнсәк, азактан ун көн саен
барып билдәләнергә кушылды. Үзбәк халкының да төрлесе бар иде. Аларны да куркытып
куйганнар. Ярдәм итсәгез, үзегезне дә Себергә сөрәбез диеп. Ә без ач-ялангач идек. Бер
абыебызны бакчага кереп бер карбыз ашаган өчен кәтмән белән сугып үтерделәр.
Тикшереп тә тормадылар. Безне бер җирдә дә колач җәеп көтмәделәр. Тиф белән авырып
халык күп кырылды. Әтине тире иләп чүәкләр теккән өчен чак төрмәгә утыртмадылар.
Зур штраф түләп кенә котылып калдык. Ай куркыныч, алама чаклар бар иде. Ә без эшчән,
укымышлы һәм чиста халык. Шунын аркасында гына күпләребез исән калды. Татарлар
белән бергә яшәгән үзбәкләр алардан күреп матур, чиста яши башлый. Хәтта өйләрен дә
татарларга охшатып салалар, алар кебек агартып, буйыйлар. Элек өйләрдә урам
якларында тәрәзә булмаган. Соныннан гына бездән күреп урам якка тәрәзә уя башлыйлар.
Мин абзыйны бүлдереп, сорау бирмичә булдыра алмадым.
— Бик җитеш яшисез, Осман ага, сере нәрсәдә?
— Бик гади. Таннан торып эшкә җигелдем. Кара таннан торып, помидор үсентеләре
ХИСАМЕТДИН ИСМӘГЫЙЛЕВ
164
утыртам. Аннан вакыты җитүгә хөкүмәт эшенә йөгерәм. Эштән кайтуга тагы бакчада
эшлим. Балаларымны да шуңа өйрәттем. Ьичкайчан исерткеч эчемлек белән, тәмәке белән
мавыкмадым.
Осман ага гаиләсе белән үткән гасырнын сиксәненче елына чаклы Үзбәкстанда
яшәгән. Күп кыенлыклар аша Новороссийскига кайтып урнашалар. Аннан сон гына шушы
Анапа шәһәренә күчеп киләләр. Абзыйнын йортында да бик тәртип. Бәләкәй генә
теплицалары да бар. Төрле-төрле җимеш агачлары, уралып-уралып өй кыегына, ихатага
үрмәләгән йөзем куаклары да байтак күренә. Өй хуҗасының әйтүенчә, алар Урта Азиядә
дә начар тормаганнар. Үзбәкстанда да шушыңардан ким булмаган йорт-җирне бушка
калдырып, туган якларына кайтып киткәннәр.
Шулай танышып сөйләшүләр һәм Кырым туганнарымнын милли ашларыннан,
Краснодар ягында үскән тәмле чәйләреннән авыз итә-итә көннен үткәне сизелми дә
калган. Осман аганын гаиләсе белән саубуллашып, кайтырга чыгам. Алар мине тагы да
кунакка килергә чакырып, саубуллашып, якын туганнары кебек озатып калалар.
***
Менә татар туганнарым арасында тагы бер көнем үтеп китте. Шушы көндә ишеткәнем
ничәмә кешенең гомер юлын үзенә сыйдырган. Барысын да яза башласаң, әллә ничә китап
томы булыр иде. Шуна да бик кыска гына итеп язарга тырышам.
Ришат әфәнде икенче көнне дә үзе шылтыратты. Ул миңа тагын бер кызыклы гына
шәхес — Газиев Диләвир атлы Кырым татары белән очрашу мөмкинлеге бар дигәч, ике
дә уйламый Ришатның эшләгән урынына киттем. Хәзер инде минем анда тиз генә барып
җитү тәҗрибәм дә бар. Ярты сәгать тә үтмәде, мин инде Ришат белән Диләвир абзыйлар
гаиләсендә кунакта утырам.
Диләвир абзыйларның өйләре дә шәп итеп эшләнгән. Шулай ук зур гына йорт
биләмәсендә ике өй бетергәннәр. Йортларның берсендә үзе, икенче йортта кече улы
гаиләсе белән яши икән.
Диләвир абзыйның хатыны Лидия Алиевна сөйләп алып китте: «Безне Балаклав
шәһәреннән депортировать иттеләр. Мин үзем 39нчы елгымын. Әмма безне ничек дошман
самолетлары бомбить иткәнне әзрәк хәтерлим. Бик куркыныч булгандыр, шуңа да ике
яшьлек баланың хәтерендә калгандыр инде. Ә бүтән хатирәләр бик үк исемдә юк. Олылар
сөйләгәннәрдән генә беләм. Әтиебез олы яшьтә булу аркасында сугышка алынмаган.
Оккупация вакытында подпольщик булган. Оккупантларга каршы көрәшкән. Чөнки
партия әгзасы иде. Ул — укытучы. Депортация алдыннан берничә көн алдарак районга
чакырып, кисәтеп куйганнар. «Ниндидер бер коточкыч, алама хәлләр булырга тора, әзер
тор», диеп.
Андижан өлкәсе Ленин районындагы бер урыс авылына эләктек. Бу авылдагы
урысларны да Екатерина патша вакытында шушында сөргән булганнар икән. Шуңа да
алар бер дә гаҗәпләнмәделәр, безне аңлап, төрлечә ярдәм итеп, безгә яхшы мөгамәләдә
булдылар. Урыс мәктәбендә урысча укыдым. Шуңа да урысча бик яхшы сөйләшәм. Һич
аерып алырлык түгел. Менә шул урысча белүем туган якка, Кара диңгез буена кайтып
төпләнергә ярдәм итте. Без бу якка җитмеш алтынчы елны ук кайттык. Качып дигәндәй
кайттык. Чөнки тегеннән безне җибәрмиләр. Ә бит 1976 ел. Беркайда да пропискага
алмыйлар. Дүрт бала белән кайтып төштек. Ирем тагын үзенең эшенә чыгып китте. Ул
нефть-газ разведкасында эшли иде. Аптырагач, шәһәр хакимиятенә киттем. Прописка
эшләрен тикшерергә өлкәдән җибәрелгән бер ханымга кердем. Хәлне сөйләп биреп,
гозеремне әйттем.
— Мине, — дим, беркайда да пропискага алмыйлар. Сез менә махсус җибәрелгән
кеше, ярдәм итегез, рәхим итеп, — дим.
— Ничек? Кем сезне пропискага алмый? Хәзер үк чарасын күрербез, — ди бу хатын,
бик тә кемгәдер ачуланып. Һәм кеше хәленә керә белмәгән совет бюрократларын һәм
милициядә бу өлкәдә җаваплы кешеләрне әрләргә кереште. Минем алда алар өчен үзенә
бик оят булганын әйтеп:
— Бирегез әле паспортыгызны. Исем фамилиягезне язып алыйм. Иртәгә үк кайсы
касабадан, кайсы шәһәрдән өй алырга телисез, шунда сезне теркәрләр.
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ФАҖИГАСЕ
165
Мине бик яхшы кабул иткән һәм миңа кичекмәстән ярдәм итәргә әзер булган ханымга
паспортымны сузам. Паспортымны алды да, исем шәрифләремне укыгач, чак атып
бәрмәде. Әйтерсең лә кайнар пәрәмәч тоттырдылар. Юк, юк, кайнар пәрәмәч кенә түгел,
ә кулына кара елан уралдымыни. Һичшиксез атып бәрер иде, кискен хәрәкәттән еланның
чагып куюы бар. Атып та бәрә алмый, тотып торырга да куркыныч бу паспорт! Нәрсә
эшләргә дә белми. Әле генә күкләр күкрәтеп, яшен яшьнәтеп утлар чәчкән хатын тынып
калды. Зиһене буталды, кулындагы минем паспортны кая куярга да белми. Паспорт
калтыранган кулыннан идәнгә үк төшеп китте. Ирексездән Владимир Маяковскийның
шигыре исемә төшә:
Берет
как бомбу,
Берет
как ежа.
Как бритву
Обоюдоострую
Берет
как гремучую
20 жал
Змею двухметроворостую.
Тик бу шигырьдә капиталист таможнигының егерменче елларда совет паспортын
кулына алганы сурәтләнә. Ә бит шул ук кызыл тышлы паспортны Совет чиновнигы әле
генә куркуыннан идәнгә төшереп җибәрде. Менә шулай, туганым. СССР да, аның
калдыгы Россия дә — парадокслар иле. Без Үзбәкстанда төрле милләт кешеләре бертуган
булып яшәдек. Ә менә хәзер үземнең төп Ватанымда, әти-әниләр, бабай- картәтиләрнең
кендек каннары тамган җирдә мин— чит. Үз илем дип йөргән илдә мин — килмешәк, үги
бала хәлендәмен. Кайсы гына «өлкән агайлар» күпләп яшәгән өлкәгә барма, без анда
килмешәк хәлендәбез. Безнең белән балаларны куркыталар. Алар үзләренең нинди гөнаһ,
нинди коточкыч аламалыклар эшләгәннәрен беләләр. Шуңардан куркалар. Без Кырым
татарларыннан түгел, ә үзләренең безгә карата нинди геноцид эшләгәннәрен исләренә
төшерүдән куркып, тагын да аламарак гөнаһлар кылалар.
Ахыры киләсе санда