Логотип Казан Утлары
Бәян

ИР-МАМАЙ

ТАРИХИ БӘЯН
Татар дигән исем йөртәбез без - Татар каны ага тамырда.
Нури Арсланов
Тәү кыйсса
— Ай-һай-ваем, коткарыгыз сана...
Тутакайлар көзге чебеннәрдәй янә ятакны сарып алды. Мул сынлы күң1 хатын да йөгереп кенә шул тарафка сулы ләгәннәрен ташыды.
— Ай-ваем ла...
Кендек әбисе калын иреннәрен очлайтып, әйтә-әйтә инде таушалып беткән җөмләләрен кабатлады:
— Тәтә-бикә, иләктәй җәел, куздай бөреш, тәтә-бикә...
Бикәнең кан качкан йөзе җөй өслегедәй тартышып куйды, нидер әйтмәкче итенсә дә сүзләре чыкмады, бары яшь терәлгән күзләре генә сыкранып ачынды.
— Җеп өзәрлек тә хәле калмаган ич бичаракайның, котылулары ташка үлчим...
— Май кап!
Кендек әбисе булышчысын чеметеп алды.
Тулгак бу юлы да нәтиҗәсез төгәлләнде. Бикәнең гәүдәсе сыгылган кер шикелле бөрешеп катты.
Тышта давыл котырына иде. Киез тирмә тәгәрмәчтәй түгәрәк алка- чаңгырасы һәм дә сырт кабыргаларын, түбәсен күтәреп торучы бөгемле агачлары-ниләре белән йөзтүбән кубарга җитешеп чайкала.
Ишек сакчысы пошаманда. Аңа да гомерендә бик күп гарасатларга тап булырга туры килгәне бар, әмма мондый да хәвефлесенә беренче мәртәбә юлыгуы иде. Күр, ничек тузына, бер-бер йөзьяшәр аҗдаһаның күк сәгате суккандыр, мөгаен. Җир-ана көчле шул ул, аның кочагыннан ансат кына котыла алмыйсың. 1 Күң хатын — хезмәтче хатын.
Марат ӘМИРХАНОВ (1933) — прозаик; «Таш һәйкәл», «Тәкъдир», «И кылган догам минем», «Дөя муены» һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнары белән таныш. Казанда яши.
— Бәгыремә тия, нинди шау-шу сон анда? — дип өзгәләнеп сорады бикә.
— Сәмум, — диде кендек әбисе, — һич тына белмәде.
Гарәбстан чүлләрендә котырган чын сәмумнын гомере югыйсә кыска үзе — бер карыш кояш юлы. Гадәттә ул капылт кына бетеп тә куя иде. Кагыйдәне албасты бутады булса кирәк. Ни-нәрсәгә ишарә бу, һич анламассын. Әнә, бикә дә инде өченче тәүлек баласын таба алмыйча азаплана, мескенем.
Тутыя бикәнен икенче йөге. Тәүгесе җинел булган икән. Монысы көмәнгә узуга ук бугазыннан эләктереп алды шул. Әүвәл аш сайланды. Ризык мул анысы, сайланасын килә икән, сайлан. Әмма ул төшкә дә кермәстәйләрне таптыра. Балачакта дус кызлары белән баш яулыгын җәтмә итеп, сай суда балык тотып уйныйлар иде алар. Балык дисән исен китәр, чәнти бармактан да кайтышрак көсләр шунда.
Көннәрдән бер көнне күнеле шул балыкларны үтереп сорапмы-сорый гына бит, һич тәкатенә куймый. Элек авыз итеп караган булса икән?! Инеше дә ташу вакытында гына яши, хәзер җәй уртасы, челлә.
Күнеле барыбер туган-үскән ягынын вак балыгын авыз итмичә хушланмады.
Ярый, бусысынын сәбәбе дә бар ди, атан дөянен мәшкәсе гүпчем дә акылга сыя торган нәмәстәкәй түгел ләбаса.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
56
Нәфесе котырудан чарасы калмагач, Тутыя серен килендәшенә чиште. Судан шайтанынны да чыгарырдай тәвәккәл һәм кыю зат анын килендәше. Ни-нәрсә кыландыргандыр да, нинди юллар тапкандыр, өйләдән сон ул әлеге ризыкны өстәленә куйды.
— Туймасбикә, мә, пешкәнен ашап кара инде алайса, — диде күзләрен уйнатып, — башка сорыйсы итмә, әле дә оялуымнан үлә яздым.
Ходайнын рәхмәте, шуннан сон талымлавы да үзеннән-үзе сүнде. Анын урынына, бирән тамакка әверелде. Ни туры килә, шуны соса башлады. Берсендә ярты сарык түшкәсен ялт иттереп куя язды. Алып куймасалар, ихтимал, кисәген дә калдырмаган булыр иде.
— Аллам сакласын, җә ярылырсын, — диде гасәбә хатын, — хуҗабыз да өнәмәс.
Кыят төмәнбаш исә яшь бичәнен аш-суга ятуын үзенчә гөманлый иде.
— Коры үләндә дым булмас, коры сөяктә май булмас, малай тибенә корсакта, малай, баһадир! — дип авызын гына ера.
Төмәнбашнын малай теләве һич тә гаҗәп түгел иде. Әлегәчә анын варисы юк. Дүрт хатынынын дүртесе дә кыз алып кайтты. Өмете акланмагач, берсен аерып җибәреп, нәселлерәк җефет сайларга мәҗбүр булды. Ни кызганыч, анысы да беренчегә чәчби бүләк итте.
Тутыя бикәнен ирен бәхеткә чумдырасы, үзенә багланган ышанычны бик тә аклыйсы килә иде, билгеле. Сыналган йола дип җәмәгате янына бүрек киеп ята иде. Каенанасын тез буыннары тотмас хәлгә җиткәнче көнгә берничә мәртәбә йөгенеп сәламләр иде. Каенанасы исә: «Йөгенә-йөгенә йөкле бул, буазла да сөтле бул», — дип сәламен кайтара иде. Бу да ир бала табуга хөсне ният иде.
Тутыя бикә муенына камыт җитмәстәй түгәрәкләнеп, ит бүкәненә әверелде. Тулгагы бугазына тыгылганчы күшәвен белде.
Ата-бабадан килгән йола баланы далада табуны хуп күрә. Кыят бәк тә хатынын үз биләмәсендәге ялан кырга, ыру тиягенә озатты. Анда алдан ук берничә тирмә күтәреп куйганнар иде инде.
Тутыяга урынны кузалак арбага көйләделәр. Чөнки ат менәрлек хәлдә түгел иде. Шулай да яраткан тимгел чуар толпары Сонаны, затлы дирбиясен кигезеп, тәртә башына бәйләтте. Ул аны килен булып төшкәндә кырыкмыш тай килеш үзе белән алып килгән иде. Әле дә туган җир төсе итеп саклый, үзеннән калдырмый.
Арбакашны бәк тәгаенләде.
— Колагына ныклап тамыз, — дип кисәтте сәфәр алдыннан, — бикәнен корсагында минем улым ята, әгәр анын белән бер-бер хәл була икән, ат койрыгына тагачакмын.
Арбакаш күлмәкчән туган иде, күрәсен, шушы хәвефле юлда бикәне эченә кату да төшермичә китереп җиткерде, исән-имин туганай туталар кулына тапшырды.
Тутыя бикәнен хәле төнгә авышкач авырлашты. Тулгак арты тулгак, ә карыны һаман бушамый. Кендек әбисе куллары белән булышып та карый, ләкин бикәнен көчен май ураган сенер-тамырлар йота иде, ахры, тартышуы аналыкка җиткәнче сүнә дә бетә. Күз төпләре кара янып чыкты, иреннәре күмкүк, мангаеннан туктаусыз тир саркый, корытырга гына өлгер.
— Бикәгә абыстай китертсән, бәлки, догасынын ярдәме тияр иде, — диде шаһиттута.
— Алдарак чарасын күрергә иде дә бит, — диде кендек әбисе, — кем уйлаган, хәзер сон инде, гарасат барча юлларны япты.
— Ай-ваем...
— Менә шулай, менә шулай, көчән бикә, көчән!
— Ай-ваем...
Кечкенә генә бер мизгел арасында Тутыянын баш очыннан фәрештә канат җилпеп узды. Тәненә шундук әүвәлге көче кайтты.
Һәм шунда ук, сәмум зилзиләсен басып, бала тавышы янгырады.
ИР-МАМАЙ
57
— Үә-үә-үә...
Кендек әбисе сабыйны кулына алып, артын чәбәкли-чәбәкли оран салды:
— Ул туды, илгә ту10 туды!
Туталар шау-гөр килеп балага ябырылды, һәммәсенен ана учы белән кагылып аласы, көч-күәт өстисе килә иде. Нарасый әле мондый игътибарга күнмәгән, ризасызлыгын белдерә.
— Үә-үә-үә...
— Сабыр, углан, сабыр, хәзер эт күлмәге кигезермен, кырык көннән салдырырмын, кырык кашык су белән коендырырмын, — дип сөйләнә- сөйләнә кендек әбисе үз шөгыленә кереште.
— Бикәнен җаны күккә ашкан түгелме сон, корткалар, тавыш-тыны ишетелми, — дип шөбһәсен белдерде шаһиттута.
Сабый белән булышып, анасын бөтенләй исләреннән дә чыгарганнар икән ләбаса, тан калдылар: ничек инде шушындый шатлык вә куаныч ташып торган чакта дөнья куймак кирәк?
— Әҗәлгә мәҗәл юк, — диде кендек әбисе тыныч кына, — бикә үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды, мөхтәрәм төмәнбашны варислы итте, нәселнен хәзер мирас иясе бар.
«Бер бала бер атага җитә туар,
Бер бала бер атадан үтә туар,
Бер бала бар өстеннән кире карый китә туар», — диде кардәш туганай һәм битен сыйпап куйды.
— Гарасат узды!
Шыгавылнын бу хәбәре өй эчендәгеләрне мәшәкатьле чынбарлыкка кайтарды, ыгы-зыгы купты.
Тутыяны шул ук көнне ыру зиратында җирләделәр. Ә ике көннән ире Кыят бәкне давылбаз11 кагып, далбай12 кычкыртып каршы алдылар. Табын мул иде. Дәстәрханда табак-табак ит өелеп тора, чатакларда борынны кычыттырып сары бал чемерди...
Кендек әбисе ак биләүгә биләгән нарасыйны атасынын таза һәм көчле беләкләренә салды.
— Менә, мырза, тустыган күзле йөгерек колынын, кайнар кочагына кыс, җилегенә тизрәк май тулсын, азамат ир-егет булып җитешсен!
— Авызына зәмзәм, кортка, — диде бәхетле ата, — сөенеч ялына ун дөя, рәхәтен күр!
— Бәрәкалла, мырза, юмартлыгын үзенә бише белән кайтсын.
— Аналыкны туган-тумача арасыннан сайлыйсы иде, — дип, кардәш туганай да сүзен кыстырды.
Кыят бу тыгылуны ошатмады.
— Кемне сайларга икәнен мин үзем бик яхшы беләм, — диде ачу белән,
— бу бәхетле көнемдә ашыма төкермәсән дә бик ярар иде.
— Анасынын васыятен генә исенә төшерүем...
— Тутыя бикә хәзерендә гап-гади бер мәет, җиһан белән тереләр идарә итә, кардәш туганай.
Мәҗлес табыны җанланганнан-җанлана барды, сары бал да йөрешен бермә-бер арттырды, сүзләр көррәк чыга башлады.
— Бәйрәм килде, бәйрәм килде, яшәсен яшь хуҗабыз! — дип оран салды угланнарнын берсе, — мактау төмәнбашыбызга, салават!
— Рәхмәт, хак, бүген бездә зур бәйрәм, — диде Кыят мырза, — ыруыбызга лаеклы варис өстәлде. 10 Ту — әләм, каһарманлык билгесе мәгънәсендә.
11 Давылбаз — барабан.
12 Далбай — быргы.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
58
— Исем-аты да әзер, — дип күтәреп алды кендек әбисе, — бала тугач та чатырга ин әүвәл сак эте аяк басты. Этсак13 бик күркәм янгырый.
— Сөбханалла!
— Туктале, тукта, кортка, буташтырма, — диде мырза ризалашмыйча,
— мин ана каһарманлыклары белән дан кичкән ин дәрәҗәле татар исеме әзерләдем. Улым Мамай булыр.
Мамай мырза каршында тез чүгегез!
Бу — 1330 елнын август ае ахыры иде.
Алтыннан суккан Ак Урда
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы.
«Идегәй» дастаны
Мәет искәрмәстән калтырап китте. Шул ук мизгелдә кәфен эченнән чукмарга охшаш зур саргылт йодрык килеп чыкты...
Җеназа өннән тайды. Баядан бирле үләксә өметеннән күк төбендә асылынып торган козгыннар да тавышсыз-тынсыз гына офык күләгәсенә кереп постылар.
— Терелде!
Кешеләрне тастарчынын шом сенгән шушы шөбһәле сүзе уятып җибәрде. Башланды этеш-төртеш, мәйдан су сипкәндәй бушап та бетте. Кабер янында карачкы сыман бердәнбер сын гына тырпаеп калды.
— Бу нинди әкәмәт? — дип телгә килде кәфен иясе.
— Әссәламүгәләйкүм, бәк, ошбу җиһандагы гамәлләренә нокта куелмаган икән әле, бакыйда озак тотмадылар, — дип, җорлана-җорлана карачкы ана торып утырырга булышты.
— Ни сөйлисен син, тинтәк, нинди бакый?
— Мин дә шулай дим ич инде, бәк, бакыйга иртәрәк дим, әҗәл җитми үлмәк юк, дим.
Кемсәнен хөлләсе сәләмә, башмаклары таушалган, сакал-мыегына пәке тими, күрәсен, мәймүн йөзендә куз күмердәй күзләре генә елтырап-елтырап ала.
— Әй, дәр-бәдәр,14 син кем?
— Әүвәл сәлам кайтару фарыз, бәк, — диде кемсә шул ук кәшакәш15 фасылда, — шикләнмә, коралым юк, орыш корырга килмәдем. Аннан китереп, хәл-хәләтенә игътибар итәр иден...
Мамай үзен күздән кичерде. Илаһи кадир, акылга сыймастай хәл ич бу. Җә, Раббым!
— Менә, Аллаһыны да исенә төшерден, — дип, кемсә җанланып китте, — ә мин Юзекәй атлы булырмын, Хозыр Ильяс хөкемендәге мосафир.
— Вә-ә-га-а-ләйкүмәссәлам, Юзекәй мосафир, инде анлатып бир, ниткән манзара бу?
— Чебен башына бәхет кунса, сәмер кош сәламгә килә ди...
Мамай кабаланып, хәнҗәренә үрелмәк итте...
— Дөнья беркем өчен дә дәвамлы түгел, Рәсүлуллаһ та анда мәнгелек түгел иде, — дип, мосафир кулын күкрәгенә куйды, — кизәнгәнсен икән инде, сук, үкенечкә калмасын, әнә, кылыч-хәнҗәрләрен баш очында.
Мамайнын бәбәкләре әйләнмә шар кебек шул тарафка тәгәрәде. Чыннан да, сәкегә
13 Этсак — XIII гасыр сәяхәтчесе Ибне Баттута язып калдырганча, төркиләр (татарлар), гарәпләр шикелле үк, балага исемне теге яки бу тәгаен очрак тәэсирендә кушканнар. Мәсәлән, мәшһүр Үзбәк ханның бердәнбер яраткан кызы Эткөчек исемле булган. Чөнки кыз тууга чатырга беренче булып эт көчеге килеп кергән. Әлеге эпизодта да шуңа охшаш вакыйга сурәтләнә.
14 Дәр-бәдәр — хәерче
15 Кәшакәш — бәхәсле
ИР-МАМАЙ
59
охшаш корылма өстендә ул үзенен шишәген, көбәсен, алтын сурәтле калканын, булат кылычын һәм башка сугыш ярагларын16 абайлап алды. Шунда ук рәт-рәт ат дирбияләре тезелешкән: асыл ташлар белән бизәлгән ияр, көмештән коелган өзәнгеләр, укалы ябынча, сүс бугалак, хәтта дум-думбакны да онытмаганнар. Сары бал чатагы, тустыганнар аерым урында.
— Күбәләген дә монда.
Мәгълүм ки, Кытай татарлары үлеп терелүгә ышанганнар. Шуна күрә мәетне кием-салым, ашамлык, корал һәм дә бәгъзе кирәк-яраклар белән күмгәннәр. Күренекле углан17нарны исә җир куенына яраткан атына атландырып индергәннәр.
Күрәсен, мине дә ерак ата-бабаларым йоласына туры китереп җирләүне мәгъкуль күргәннәр.
Тукта-тукта, нинди йола, нинди җеназа? Ни сөйли бу йолкыш?
Ул янә җеназа әшья-әсбабларына18 күз төшерде. Алар барысы да аныкы иде. Мәет тә ул үзе...
Мамай үз тавышына буылып, кычкырып җибәрде:
— Җу-у-у-к!
Шыбыр тиргә баткан, йөрәге талкына, тәне яна... Ә үзенен бар булган кальбен бернинди сүзгә дә сыймый торган шатлык хисе биләп алды: төш кенә ич бу, йокы зилзиләсе, саташу. Төшкә ни кермәс?
Тәкъвалыгы чамалы гына булса да, ул аз-маз дини гореф-гадәтләрдән дә хәбәрдәр иде. Әле дә җен-пәриләрдән фәкать сүгенү белән генә арынырга мөмкин дигән фараз күңеленә килде. Бу мосафир дигәне, шиксез, адәм кыяфәтенә кергән аздыргыч шайтан. Төштә дә ана урын юк!
— Иблис, ыштаныңны салдырып артынны каезлаганны көтәсеңме — ычкын моннан!
Аңа хәзер ничек тә онытылырга кирәк. Ул күзен йомып, хәтер җебен теземгә салды.
Алар кузгалганда Алтын Таш11 уянмаган иде, йокысызлыктан әлсерәгән ясавыллар гына күзоч карап, озатып калды.
Кояшны далада чыгардылар. Дала угыз сөтедәй аксыл-саргылт төстә иде.
— Көн аяз, бәк, җиңел корбаг19 20 ны гына күтәрик, — диде йомышчы мырза. Ул шулай, соңыннан сүз булмасынга, вак-төяк белән дә бимазалый иде. Сүксәң дә юк, сүкмәсәң дә — юк. Үзе дә аңа ияреп, болай да мәгълүм хакыйкатьне кабатлады.
— Сабаны21 җиргә күмегез, кымыз салкын торсын, — дип кисәтте.
Атларның тезгенен ияргә тарттырып бәйләп, тир катырырга җибәрделәр. Актачы22 ярдәмгә омтылган иде дә, аны читкә этәреп үз толпарын үзе тәгаенләде. Иң элек ияр каешларын чишеп, тирлегеннән арындырып, аннан ябынчасын бөркәндерде дә, йөгәнен җиңел нуктага алыштырды.
— Бар, Елдырым, аякларыңны яза тор, үзем дәшеп алырмын!
Елдырымны колын килеш аңа Бирдебәк хан бүләк итте. Биясе алтын бәрабәренә гарәп чүленнән кайтартылган иде. Колынкай тиз арада чала бурлы тай булып җитеште. Койрыгы дүрт чалуга тиң иде, кыскартырга туры килде. Карап торуга әлләни күркәм түгел, Искәндәр җиһангирның Буцефалы шикелле үгез башлы, тукмак гәүдәле. Әмма аяклары күл камышыдай зифа, озын. Күкрәге киң. Төнге елдырым сыман ялт итеп кенә кала, шәүләсен дә абайламыйсың. Шуңа күрә Елдырым дигән исем кушты да инде. Янә дә үзендә кеше акыллары бар, һәр нәрсәне аңлый.
16 Яраг — корал
17 Углан — гаскәр башлыгы.
18 Әшья-әсбаб — җиһаз, кирәк-ярак.
19 Алтын Таш — хан бистәсе.
20 Корбаг — чатыр.
21 Саба — күн кымыз капчыгы.
22 Актачы — атлар башлыгы.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
60
Бүген аның шәхси күнегү көне. Ул аны бик төгәл саклый, кул астындагылардан да шундый ук җаваплылык таләп итә. Чөнки заман үзгәрә, заман белән бергә орыш кануннары үзгәрә, чарлана бара. Элек, әйтик, яу кара болыт сыман ябырылып килә иде дә, дошманын таптап-изеп китә иде. Хәзер исә яуны тоткарлауның бик күп алымнары бар. Моның өчен кайвакыт яшерен канау казу да җитә. Мизгел эчендә атлар аксак-туксак имгәккә әверелә. Ә атсыз яугир җиңү яулый алмый. Шуңа күрә шәхси осталык зарур. Осталык исә күнегү аша чарлана.
— Коланнар23 шушы тирәдә генә утлап йөри, кузгатырга кешеләр җибәримме? — дип сорады актачы мырза.
— Кабаланма, — диде ул, — әүвәл йомык күздән ук атышып мәргәнле уйнап алабыз, әйт, садакларны24 китерсеннәр.
Җепкә аскан калын киез җәймәнең баш-башыннан тотып,ике кушчы25 кырык тугыз атлам ераклыкка барып басты. Ук җәрәхәтләнмәсенгә йөзләренә калкан яптылар. Сәрпи ук26 атканда андый чатаклыклар да булгалый.
Вазифаи кагыйдә тәртибендә ату сызыгына йөзбашы Кәмал мырза килеп басты. Бурыч — бер ук белән киез рәвешендәге шартлы дошман затның сулышын өзү.
Киез укны йотты. Шулай да:
— Син кара йөрәкне яраладың гына, — дип ризасызлыгын белдерде Мамай, — яралы ерткыч икеләтә куркынычрак.
23 Колан — кыргый ат
24 Садак — ук-җәя савыты
25 Кушчы — хезмәткәр
26 Сәрпи ук — ерак очучы ук
ИР-МАМАЙ
— Бәк, тагын бер мөмкинлек бир, монысында тач дөмектерәм!
Мырзанын сәрпие янә чыжылдады.
— Мактыйм, сүзендә тордын, — диде ул, — инде минем күзне бәйләгез.
Мамай сулышын кысып, җәя җебен күкрәгенә тартып китерде дә, капылт кына ычкындырып та җибәрде. Ук караш иярмәс тизлек белән очты. Тынын кайтарганда сәрпи киезнен нәкъ уртасында чайкалып тора иде инде.
— Афәрин, бәк!
Мамай — даланын күрекле мәргәне. Анын хакында егерме адымнан чебен күзен тишкән дип сөйлиләр. Хакмы-түгелме, әмма Чынгызханнын икенче канаты саналган Бодончар нәселеннән шытым алган Кыят вәкилләре осталык җәһәтеннән телгә кергән затлар. Мисал өчен, Исатай яугирны нәкъ менә шушы һөнәре тәхет даирәсенә якынайта да инде. Бервакыт ул Үзбәк ханнын бик тә ымсындыргыч дала уенында катнаша.
— Кем дә кем бердәнбер ук белән мин очырткан кошны атып төшерсә, шул мәргәнгә кызымны бирәчәкмен, — дип белдерә Үзбәк-ата.
Мәшһүр ханнын кияве булырга теләүчеләр бихисап. Барысы да төрле орышларда яу тоткан мәртәбәле яугирлар. Тик ханнын биремен үтәү җинелләрдән түгел. Чөнки кош кызнын йодрыгы кадәр генә, үзе җилдәй җитез. Күренүгә, күздән дә югала. Шуна тин рәвештә дәгъвачеләр дә бер-бер артлы исемлектән коела бара. Чират Исатайга җиткәндә ул инде ялгызы гына торып кала.
— Иса углан, бөтен өмет синдә, Эткөчегемне утыртып калдырма, күрсәт егетлегенне, — дип елмая да, хан кошын күккә томыра.
Исатайнын күзе үткен, кулында төз колаклы йөгерек аткыюч угы...
Һәм шул ук мизгелдә кошчык таш сыман җиргә мәтәлә.
Хан киявеннән бик уна. Исатай гурген тора-бара гаскәрбаш, бәкләрбәге сыйфатында гамәли хакимият дилгебесен үз кулына ала. Бу чорда дәүләт акылга, сыймастай кискен үзгәртеп коруларга дучар була. Олыслар башында торучы Җучи токымы шаһзадәләре билгеләп куелган идарәчеләр белән алыштырыла. Исатай үзе Күк Урда тәхетенә утыра. Алай гынамы, улы Җир-Котлыкны варисы дип игълан итә. Шулай итеп, Алтын Урданын көнчыгыш канатында кануни буыннар алмашы шактый вакытка киселеп тора. Башкала буларак, Күк Урданын төп шәһәре Үргәнеч Сарайдан һич калышмый. Фәкать аларнын икесендә генә дүрт манаралы мәчет эшли.
— Тәүге ыргымда Тарлан Бүзгә атланырмын, ахры, йөгәнләгез, — диде ул, тамак ялгап алганнан сон, — хәбәр салыгыз, өерне кыздыра башласыннар.
Бәк күнегүләрне фәкать кыргый атлар белән генә уздыра. Алар куркусыз, бузалы, үҗәт. Ансат кына буйсындыра алмыйсын. Шуна күрә муеннарына аркан салу өчен җиде кат тир түгәргә, еландай бөтерелергә туры килә. Хәер, орыш үзе дә табышмак ич ул. Хәзерлеген нисбәтендә дошманыннан элеккечә бер генә түгел, биш баш өстен торганда гына мул ганимәткә, бай улҗага өметләнә аласын.
Мамай үкчәләре белән генә атына кагылып алды да ургылып урыныннан купты. Гәүдәсе үзеннән-үзе очарга талпынган бөркет рәвешенә керде, корыгы27 җил унаена ятты...
Мангаена тир бәреп чыкканда, ул ике пырдымсыз йөгерек тайны элмәкләп өлгергән иде инде. Ә алда Алаяк белән сынашу. Елдырым, шөкер, ял итте, тыны җитәр, шәт.
Алаяк — өернен яна әйдәүчесе. Елкылдап торган чем-кара айгыр. Бәкәлләре генә ак. Шул бәкәлләре хакына Алаяк кушаматы тактылар
27 Корык — элмәкле озын таяк.
3. «К. У.» № 5
65
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
62
да инде үзенә. Кешнәп тә җибәрсә, бөтен дала ашкынулы мон белән тула.
Мәгәр чоснын чосы, шул сәбәпле, күнегү мәйданын өч яктан ур белән урап алырга мәҗбүр булдылар.
Мамайнын моннан алдагы әйдәүче айгырны берничә тапкыр бугазлаганы бар иде инде. Тик анын уны үткән, җитезлеге чамалы иде. Алаякнын исә яшь чагы, бузалы чагы. Тибешергә маһир, тешләре дә үткен. Кыскасы, лаеклы көндәш.
— Елдырым, тезген тоттырма, — дип, ул атынын ялыннан сыйпап куйды. — Әллү!
Елдырым томырылып, өер эченә ерып керде. Коланнар моны көтмәгәннәр иде, күрәсен, колаклары шәмдәй турайды. Шунда ук айгыр аваз салды:
— И-и-ха-ха-ха...
Өер урыныннан кузгалды. Елдырым да адымнарын ешайтты.
Ул бу юлы корыгын бугалакка алыштырган иде. Бугалак җинелрәк тә, унайлырак та.
Алаякка якын килү бик авыр, өер ирек бирми, аркылы төшә. Хәйлә зарур. Хәйлә дигәне дә алдан ук тәгаенләнгән иде. Әнә, ур артында гына посып торган атчабарлар калкып та чыктылар.
Алаяк бер генә мизгелгә эзен югалтты. Өерне туздыру өчен шушы мизгел дә җитте. Ыгы-зыгы башланды.
Мамай бугалагын очырды. Ләкин элмәк айгырнын муенына эленмәде, сыртын гына сыпырып узды.
Бугалакны җыеп алган арада, Алаяк шактый читләшергә өлгергән иде инде. Шулай да, ул әле өер эчендә, өметкә әле урын бар.
Елдырым Алаякны эзәрлекләвен белә. Ара бер якыная, бер ерагая. әмма форсат та кулдан ычкына бара. Әнә, көтү акрынлап теземгә салына башлады. Айгырнын гына башка басуын көтәләр. Ул үзе дә шуна омтыла. Әгәр өерне ерып чыга икән — бетте, хушлашырга гына кала.
— Елдырым, аркылы төш, Алаякны ычкындырабыз!
Чыннан да, өербаш аралык тапты, аны турыга куып җитү мөмкин түгел иде инде.
Елдырым хуҗасын анлады, бер җаен китереп, әлегә аралыкка аркылы ятты. Шунда ук булгалак та элмәген җәйде...
— Эләкте бит, эләкте!
Әмма хөр толпар күрәләтә чит тезгенгә керә димени? Менә ул бөтен гайрәтен җыеп, арт аякларына басты да, гәүдәсен йомгак урынына алга ыргытты.
Ыргым шул кадәр дә көчле булды ки, Мамай үз бугалагына уралып җиргә мәтәлеп төшкәнен сизми дә калды...
Хәтер җебе шушында өзелде. Айгырнын калтырчадай бәргәли-бәргәли дала буйлап өстерәп алып киткәне дә, яугирларнын ансыз хәлдә ур төбеннән табып алуларын да, җеназа хәлләрен дә ул инде белми иде.
Далада мәетнен кадере юк. Мамай исә хан кияве, гурген, дәүләти даирәдә ханнан кала икенче баскычта торучы зур түрә. Шуларга өстәп, Бирдебәк ханнын яшьлек дусты, сенлесе Толымбикә ханәкәнен яраткан ире.
Бирдебәк үзе катнашмаса да, җеназаны тамашалы итеп оештырырга боерды.
Гүргә индерергә генә өлгерә алмыйча калдылар, җаны тәненә кайтты.
Мамай өзелгән уй-тасвирларын ялгау нияте белән башын эшләтмәк итте, ләкин башы суы түгелгән чүлмәк сыйфатында иде, күзе белән күк гөмбәзен айкап алды — алары да ботак тишеге, һични күренми. Күнелендә төер булып укмашкан фәкать бер генә сорау: «Өнме бу, төшме?»
Ул әлеге сорауны мосафирга да юллады:
— Өнме бу, төшме?
— Өн, — диде мосафир, — бик хикмәтле өн!
— Нишләп мин берүзем, кая яугирларым?
— Әнә, бак, — диде Юзекәй мыскыллы көлемсерәү белән, — бүре каршындагы
ИР-МАМАЙ
3.* 63
сарыклар шикелле куркышып катканнар...
***
Мамайнын үлеп-терелүе Сарай28ны аяктан екты. Дус бар, дошман бар дигәндәй, һәрвакыттагыча, гөманнар да хәттин ашты. Бәгъзеләр бу хәлне бәкнен мәкерле гамәле дип бәяләсә, икенчеләре хәйләгә юрады. Шуклыкка аударучылар да бар иде.
Бирдебәк хан сөенде генә, чөнки анын Мамайдан да турылыклы һәм булдыклы ярдәмчесе юк. Шулай да, ин эчкерсез куаныч кичергән зат бәкнен хәләл җефете Толымбикә ханәкә иде.
— Тәнрем хәйриямә күрә мәрхәмәтен күрсәтә, иншаллаһ, бәхетле көннәремнен сынҗыры29 өзелмәс, мәхәббәтем шытымнар бирер, — дип мулдан хәер-сәдака өләштерде.
Ханәкә юмартлыгы, ярдәмчеллеге белән дан тота. Анын үз мәктәбе бар. Анда югары катлам балалары белән бергә, аталары орыш кырында һәлак булган яугирларнын уллары да бер тиен түләмичә белем ала, хәрби һөнәр үзләштерә. Хәтта чит мәмләкәтләрдән дә киләләр. Хәзерендә атасы Җанибәк хан олуг дәрәҗәсе биргән Мәскәү кенәзе Иоанн 11нен улы Дмитрийны үз канаты астына алды.
Коры курадай юка гәүдәле, ак чырайлы, зур зәнгәр күзле бу шаһзадәне улы Мансур кебек үк ярата ханәкә. Яшьтәшләр, тугызны гына тутырып киләләр әле. Икесе дә чырыш, тәвәккәл. Дмитрий татар телендә иркен сөйләшә, өч-дүрт айда телнен асылына төшенде. Мансурга алты яшендә Литвадан мөгаллим соратып алганнар иде, урысчаны су кебек эчә.
— Галиҗәнап Толымбикә, мин сезгә гомер бакый бурычлымын, — диде Дмитрий, иртән мәктәпкә җыенганда, — бәхилләтә алсам гына ярар иде.
— Галиҗәнап түгел, — дип малайнын кылгандай аксыл чәченнән сыйпады Толымбикә, — мин бит ханбикә түгел, хан кызы, ягъни дә ханәкә.
— Сез дөньяда ин бөек шәхес.
— Ин бөек шәхес — Байду30хан, — дип сүзгә кушылды Мансур, — аннан сон — атаем Мамай бәк!
— Толымбикә галиҗәнап барысыннан да өстен!
Дмитрий сүзләрен тез чүгеп куәтләде.
— Мансур хак, шаһзадә, — диде ханәкә, — бөеклек кыз-хатыннар дәрәҗәсе түгел, без барыбыз да Байду хан дәүләтендә яшибез.
— Мөхтәрәм Мамай углан кебек мәшһүр атчабар булу ай-һай сирәкләргә генә тәти шул ул, — диде Дмитрий дусты белән ризалыгын белдереп.
Ханәкә бу әнгәмәнен эчтәлеген бәккә дә җиткерде.
— Туганда кыек туганны тубыкка салсан да тураймас, — диде Мамай, ерактанрак суктырып, — ул урыс чебешеннән, белмим, рәт чыгар микән?
— Алай өздереп сөйләшмә, бәк, — диде Толымбикә, — белүемчә, Мәскәү тәхетенә дәгъва итүче варислар арасында ул чебеш, — ничек өйрәтәсән бит — хикмәт шунда. Аннан китереп, кечкенә дә, төш кенә дигән әйтем дә бар.
— Син чичәнне җинеп буламы сон, — дип, Мамай хатынын кочагына кертте, — телен белән Улакчы урынына Алтын Урда тәхетен тоткан мәшһүр Баракчин хатынны да аягына мөсәххәр итәр31 иден, шәт.
— Баракчин хатын хәләле Байду хан мирасы хакына башын салган, ә минем улымнын атасы белән озак еллар ишкә-иш яшисем килә, — дип, Толымбикә иренә
28 Сарай — Алтын Урданың башкаласы. Бу исемдә ике шәһәр була: Сарай — Бату (Сарай әл-Мәхрүс); Сарай — Бәркә (Сарай әл-Җәдид). Мамай чорында башкала әл-Җәдидтә (яңа) була инде.
29 Сынҗыр — чылбыр.
30 Байду — Батый.
31 Мөсәххәр итәр — баш идерү.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
64
тагын да ныграк сырыша төште, — теге вакытта даладагы фаҗиган белән бик куркыттын бит, Мамучым.
— И, мысыгым32...
Бәк хатынын чаршау эченә алып кереп китте.
***
Толымбикә анышмый торды. Чөнки анын бүлмәсенә ике-өч кат сакны үтеп керергә кирәк. Әле аларны исән-имин үткән очракта да йомышчы идарәбаш иләгеннән сыгыла. Сонгы сүз, әлбәттә, үзендә.
Ә бу сакал-мыек баскан сәләмә киемле бер карышлы адәмне әйтерсен лә ачык тәрәзәдән җил очыртып кертеп ташлады.
— Әссәламүгәләйкүм, ханәкә, Ходай хәерле гомерләр насыйп итсен!
— Хәзер сакны дәшәм! — диде ул, сәламне игътибарга алмыйча.
— Тибәгәннен алдыннан, кабаганнын артыннан үтәргә куша мәкаль, — диде йомышчы — сезнекен анламассын, кайсы тарафыгыздан үтәргә дә аптыраш, Мамай бәк башны чабып өзү белән яный, син сак илә куркытасын...
— Син кем? — дип өзеп салды Толымбикә.
— Һөҗүмче. Мамай бәкне ат өстеннән бәреп төшерүче. Атым — Юзекәй, шөгылем — мосафирлык.
— Син? — дип гаҗәпкә калды Толымбикә, — ачуым килмәгәе, күләгә генә ич син.
— Бу — сакчыларыгыз фаразы.
— Бүлмәмә ничек үтеп керден?
Юзекәй якасы эченнән бер нәни генә төен суырып чыгарды да, аны чишеп, учына нидер салды.
— Бу минем бөтием, мина шул юл ача, мине шул саклый.
— Чәч бөртегеме?
— Таныдын, Ходайнын рәхмәте, зирәклеген мина мәгълүм иде, ышанычымны акладын, — диде Юзекәй, — шуна күрә Мамайны узып, синен катынна кердем дә инде. Чәч бөртегенә килгәндә, бу Мөхәммәд пәйгамбәрнен вафаты алдыннан Хаҗ тамашасында диндарларга тараткан чәченен бер нөсхәсе. Изге нөсхә. Анлагандырсын, мин Хозыр Ильяс үрнәгендәге зат.
— Безнен якларга ничек килеп чыгасы иттен?
— Менә шушы хакта синен белән гәпләшергә телим дә инде, ханәкә. Мәгълүм ки, ирен Мамай бәкне Раббебез үлгәннән сон терелтеп аякка бастырды. Мин бу могҗизаи гамәлнен шаһиты. Мамай хәзер Күкләр кешесе. Күкләр ана зур өмет баглый. Бу дәүләти мәнфәгатьләр белән дә, дини тәгълимат белән дә бәйле. Мамай Адәм галәйһиссәламнан килүче Илаһи Ислам әгъзасы. Ул Җир дине, Мөхәммәд галәйһиссәлам дине, Шәригатьтән (хәлбуки, Шәригатьнен максаты — кеше кальбен Илаһи Исламга якынайту) өстен.
— Мосафир, син сәер сүзләр сөйлисен, — дип борчылуын сиздерде Толымбикә, — мин...
— Бүлдермә, — диде мосафир, — Мамайга ошбу Илаһи ачыш сонрак киләчәк. Ә син алдан белеп тор, минем ярдәмчем бул.
Бүлмәгә Мамай үзе килеп керде.
— Бу җинаятьче ни-нәрсә эшли монда? — дип мосафирга карап бакты.
— Ялгышма, бәк, мин синен дустын, — диде Юзекәй, сүзләрен бастырып кына, — Раббе очраштырды безне. Колагына киртлә, дөньялыкта мин синен дусын да, дошманын да. Без инде бер җептә. Хәзергә хуш. Вә илайһи торҗагун.
32 Мысыгым — пескәй.
ИР-МАМАЙ
65
***
Мамай Толымбикәнен агае Бирдебәк шаһзадә белән аралашып үсте. Атасы Кыят углан Җанибәк ханнын ышанычлысы иде. Ул җансакчыларны сайлап алу, тикшерү хокукына ия иде. Хан даирәсендә әвәләнү зур дәрәҗә. Шунын белән бергә, сарай тормышы искиткеч четерекле, анда чонгыллар, киреакмалар, упкыннар, әйләнмә-бөтерчекләр бихисап, ялгыш адым ясыйсын икән, беттен — сина кул сузучы табылмаячак. Чөнки ханнарнын үз башлары да бик еш тәгәри ул мохиттә.
Балачак, шөкер, бу мәкерләрдән азат. Хәтта сарай балалары да һәр тарафка куелган «ярамый» киртәләрен урап узу җаен таба. Менә бүген дә булачак угланнар хәрби күнекмә сылтавы белән Этил култыгына ат йөздерергә килделәр.
Көн аяз, күктә бер болыт әсәре юк, кояш көлтә-көлтә нурларын бернинди тоткарлыксыз чәчә бирә. Эссе. Малайларга шул гына кирәк тә. Су май кебек. Җанга шифа бирә, тәннәрне иркәли. Рәхәтнен рәхәте.
— Атлан атына, әйдә, тирәнгәрәк керәбез, — дип, Бирдебәк бахбаенын сыртына үрмәләде.
Мамай да ыргылмак иткән иде, әмма су читендә арлы-бирле үрсәләнгән Толымбикәне күргәч, атын ташлап шунда ашыкты.
— Шаһинә, нишләп йөрисен монда ялгызын?
— Су кееәсем килә, — диде кызчык тулы иреннәрен турсайтып, — күлмәгемне саалдыг...
— Ни сөйлисен шаһинә, малайлар алдында чишенергә кара халык затыннанмы әллә син? — дип, Мамай Толымбикәне оялтмакчы булды.
Кызчык анын сүзләрен колагына да элмәде, бер-бер артлы башмакларын читкә очырды.
— Шаһинә, шаһинә дим, кыланма!
Мамай башмакларны җыеп алганда иркә пескәй тез тинентен суга кергән иде инде.
— Ярамый, шаһинә, чык тизрәк!
Толымбикә телен генә чыгарып күрсәтте.
— Мамуч!
Мамайнын йөзе чалшаеп чыкты. Бу кызчык кушамат тага лабаса! Ишетсәләрме, теле көтек дип тормаслар. Э угланнар арасында кушамат түбәнсетү, санламау билгесе булып кабул ителә.
Шаһинә авызыннан бу ватык сүз инде икенче тапкыр чыга бит. Сарайда чаклары иде әле, Мамайнын мөгаллименнән кайтып килеше. Кырымга генуялылар килеп урнашкач, Урдада итальян телен өйрәнү ихтыяҗы туды. Шул сәбәпле югары катлам балалары өчен махсус мәктәп ачтылар.
Бакчада ул Толымбикәгә тап булды. Авызы-борыны салынган, күзендә яшь.
— Шаһинәгә ни булды ? — дип шөбһәләнеп сорады ул тәтә - тәрбиячедән.
— Мысыкаебыз агач башына менеп китте, һич төшерә алмыйбыз, — диде борчулы гасәбә, — шаһинә шуна көйсезләнә.
Мамай яфраклар арасыннан ап-ак песи баласын шәйләп алды. Ботактан-ботакка куна-куна чыр-чу килүче сары түшле песнәкләрне андып, мөкиббәнгә калган.
— Хәзер, юкка шыншыма.
Мамай кәүсә буйлап өскә үрмәләде.
Кулына ак йомгакны тоттыргач: «Мамуч әйбәт», — дип сөйләнә-сөйләнә кызчык пескәенен борыныннан үбеп алды.
— Мамай, — дип төзәтте аны углан.
Шаһинә күз очлары белән генә көлемсерәп, башын чайкады.
— Мамуч, түгел Мамай.
— Ә син мысык.
— Мамуч, Мамуч, Мамуч...
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
66
...Һәм менә тагын Мамуч.
Ул арада тыны-көне беткән тәтә-тәрбияче килеп җитте дә, шаһинәне судан күтәреп алды. Шунда ук сукмакта Тайдула ханбикәнен суна үрдәкнекедәй аумакайлы гәүдәсе күренде.
Мәшһүр Үзбәк ханнын тол бичәсе күп санлы оныклары арасыннан Толымбикәне ярата иде. Ул кызчыкны үз тәрбиясенә алды. Күп вакытын ана сарыф итә. Әнә ич, аякларым сырхау дип тормаган, оныкчасы артыннан чыккан.
— Факизә гасәбә, бүгеннән аш-су чатырына күчәсен, шаһинәгә яна караучы алам, — дип, авызыннан ут чәчте.
Тайдула ханбикә ире исән вакытта хәләле белән рәттән торып, казна эшләре белән шөгыльләнде, абруйлы дәүләт эшлеклесе булып танылды. Ул мөһимнәрдән мөһим саналган сәүдә өлкәсен, анын да дингез аша башкарыла торган тышкы сәүдәне үз кулына алды. Үзбәк хан караб33 салымын бөртегенә кадәр хатыны исеменә яздыра иде. Шуна күрә ханбикә халыкара багланышларны бөтен чаралар ярдәмендә үстерергә тырышты. Акча уйнаган җирдә каршылыклар да, анлашылмаучылыклар да адым саен чыгып кын тора бит ул.
1359 елнын 4 март көнендә оныгы Бирдебәк ханлыгы вакытында. Венеция Дожы34 Джовани Дольфинга юллаган хаты һәм акча язуы әле дә хәтерендә.
Уйламаганда-көтмәгәндә, венециялеләр Константинополь янында Урда сәүдәгәрләренә һөҗүм иттеләр. Бераздан Кипрдан кайтып килүче Бачман сәүдәгәр шул хәлгә тап булды. Беренче очракта тауар 748,8 килограмм көмеш белән бәһаләнсә, икенчесендә 93,6 килограмм тәшкил итә иде.
Бирдебәк хан мәсьәләнен төбенә төшеп тормастан, бөтен чыгымнарны венециялеләр өстенә аударды. Ә гаеп атта да, тәртәдә дә. Җентекләп тикшергәннән сон ханбикә шундый нәтиҗәгә килде. Һәм Венеция сәүдәгәрләренә 102,96 килограмм көмеш акчаларын кире кайтарып бирдертте. Гаделлек җинде. Нәтиҗәдә сәүдә элеккегә караганда да җанланыбрак китте.
Тайдула Урдадагы төрле диннәрнен үзара тату яшәвен кайгыртуга да күп көч салды. Рим католик чиркәве башлыгы гына дистәгә якын рәхмәт хаты язды. Дуслык шулкадәр тирәнгә керде ки, Папа Бенедикт XII хәтта ханбикәне католиклар сафына өндәүгә ишарә итүдән дә тартынмады. Менә 1340 елнын 17 август белән имзаланган мөрәҗәгате:
«Сезнен күнелегезгә әлеге хисләрне салган Ходайга рәхмәтебез дә, шул ук вакытта, шатлыгыбыз да чиксез, дәхи дә Сез аларны барча игелекләрнен чыганагы булган Аллаһыга таянып башкарасыз. Ошбу күркәм гамәлләрне Аллаһы чын хаклыкны тоеп һәм кабул итеп, ягъни дә Христосны кабул итеп, хәзерге күрексез вә дәвамсыз яшәештән сон мәнгелек тормыштагы шатлыклардан мәхрүм калмасын дип кальбебезгә индерә. Шул сәбәпле, Сез, мөхтәрәм Галиҗәнап, Ходай кушуы белән, хак католик диненә бирелү аша мактаулы эшләрегезне дәвам иттерерсез дип ышанам».
Әйе, дөньялар үзгәрде. Папа Григорий-X татарларга каршы тәре походлары оештыру уйлары белән яна, Жучи Олысынын 1276 елдагы Польшага унышлы һөҗүме бу ниятләргә гомерлек киртә куйды. Понтификлар инде рәхмәт хатлары юллый.
Хәзерендә ханбикәнен мәшәкатьләре бөтенләй башка. Ул дәрәҗәле ырунын остабикәсенә, баш тәрбиячесенә әверелде.
Әлеге көннән сон ул үзе дә, оныкчасы да күздән югалды. Хәбәрдар адәмнәр, ин ерак җәйләүгә күченеп китте, дип сөйләде. Мамай мона сөенде генә, чөнки кушамат кешегә чыкканчы онытылды.
Шул рәвешле унике җәй, унике кыш алышынды. Мамай бу вакыт эчендә дәрәҗәле
33 Караб — татар сүзе (урысчасы - корабль), шуңа күрә «а» хәрефе белән язылырга тиеш. «О» белән язганда татарча ул «кыраб» кебегрәк укыла (ред.).
34 Дож — башлык.
ИР-МАМАЙ
67
углан булып җитеште, аны хәрби җитәкчеләр рәтендә Ту кинәш35 җыеннарына да чакыра башладылар.
Атае Кыят шатланып туя алмый. Озынча буйлы, ныкча гәүдәле, кырыс кыяфәтле, көчле куллы, әвәрәдәй җитез хәрәкәтле улы, шөкер, ике тамчы су кебек үзенә охшаган. Яшь чагында ул үзе дә тиндәшсез атчабар, оста мәргән иде. Анын кылыч вә сөнге уйнатуын тамаша кылырга бөтен дала җыелы иде. Хәзер улы бәйге тота.
Янә җай чыкты. Җанибәк хан түәге күк күкрәүдән сон ук бәйрәм дум- думбагы кактырды. Шунда ук тирә-якка атчабар мөнадиләр36 чыгып китте. Дала тынлыгында көр тавышлы өндәмә-авазлар янгырады:
— Тыңлагыз, тыңлагыз:
Ай-ялгызның сердәше,
Уйчыларның уйдашы,
Гашыйкларның моңдашы, Юлчыларның юлдашы.
Тынлагыз, тынлагыз, Җанибәк хан күктә яна ай урагы калкып чыккан төнне алыштырган көннән башлап, атна дәвамында, бәйрәм-бәйге игълан итә. Быелгы елда ул гүзәлләрнен гүзәле Толымбикә шаһинәнен бәлигълык биннәфәсенә багышлана. Хан затлы угланнарны «Кыз тоту» чабышкысына көтеп кала. Колакларыгызны торгызыгыз, ишетмәдек димәгез!
Мамай углан башка елларда ким дигәндә өч-дүрт бәйгедә катнаша иде. Бер мәртәбәдә дә бүләксез калганы булмады. Монысында фәкать «Кыз тоту» чабышкысында гына көчен сынарга карар итте. Ыру-нәселе, дәүләти вә җәмгыяви дәрәҗәсе туры килә, ник читтә калырга? Дөрес, дәгъвачеләрнен күпчелеге төрле олыслардан килгән ханзадәләр. Шаһинәнен кулына өмет итәләр булыр, мөгаен. Мамайда ул кайгы юк. Күптән түгел атасы Кырым әмиренен Җәмилә исемле кызын димләвен белдерде.
Сөймәгә бирсән, сылу бир ди. Егет тә хәләленен сылу булуын тели иде, әлбәттә. Шуна күрә атаена кызны күргәч кенә ризалагын бирәчәген әйтте.
— Үкенмәссен, — диде Кыят бәк, — кәләшен анаен сынары, атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык дөнья чибәре.
Бәйге җыены бәк мәдхиясенен дөреслеккә туры килү-килмәвен белү өчен бик унайлы форсат иде. Тик ни сәбәпледер, әмирнен тирмәне буш торды. Хакимнәрнен кәҗәләре сөзешкән вакыты иде булса кирәк, җыенга килмәделәр.
Мамай шаһинә белән очрашуны ашкынулы күңел белән көтеп алды. Нигәдер йөрәге ярсый, әле болай да үткен хәнҗәрен ташка ышкый башлый, әле җәясенең җебен тарттырырга керешә. Ахыр чиктә җеп тә түзмәде, башка җәя көйләргә туры килде.
Инде барысы да рәтләнде дигәндә генә, күзе аягындагы итегенә төште. Җә, алла, мәсхәрә ләбаса! Карт дөя картасыдай куырылып каткан шушы итекләрне киеп бәйгегә басмакчы. Оят! Шаһинә моны үзен мыскыллау дип кабул итәчәк ич. Нәм дөрес эшләячәк. Хурлыклы төстә бәйгедән читләштерсәләр дә һични әйтә алмыйсың. Хан да тузынчак.
Ул ашыга-кабалана итекләрен салып читкә бәрде дә:
— Нәмә, аңгыраланып торасың, яңаларын китер! — дип, кушчы яугирга төкрек чәчте.
Тегесе җилкәсен җыерып куйды, чөнки бу көмеш дагалы сәхтиян итекләрне углан кичә генә соратып алган иде.
Бәйге алдыннан егет солтаннарын шаһинә чатырына дәштеләр. Чатыр сөттәй ап-ак киез өйдән гыйбарәт иде. Иркен, чиста, пөхтә. Эче келәм, тышы келәм.
35 Ту киңәш — хәрби шура.
36 Мөнади -хәбәрче.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
68
Колакларны дала елгасыдай салмак кына аккан кубыз моңы иркәли. Әкияти дөнья.
Ярышташларны шаһинәнең агасы Бирдебәк шаһзадә каршы алды.
— Рәхим итеп узыгыз, кымызыбыздан авыз итегез, — диде ул иелгән башлар өстеннән.
Аякчы37 мөлдерәмә тулы зур көмеш касәне саф башында торучыга китереп тоттырды. Касә йөрешкә керде.
— Инде биннәфеснең хуҗабикәсе белән танышыгыз, — диде Бирдебәк, — далабызның йолдызы Толымбикә ханәкә!
Өй эчен шаулатып чалгы38 кактылар. Шунда түр чаршау ачылып китте... Нәм дә каршыда тутый коштай таранган, аккоштаен ясанган, Сона коштай сыланган Толымбикә сылу пәйда булды.
Мамай аң күәсен җуйды. Юк, бу шаһинә түгел, күктән иңгән Зөһрә йолдыз! Ул белгәндә эченнән энә үтәрлек тез буе арык кызчык кына иде ич Толымбикә. Ни чырае, ни гәүдәсе дигәндәй... Ә бу? Кара инде, хур кызларың бер якта торсын. Нәкъ дастандагыча, кашларына карасаң, күктән пәйда булгандай, буйларына карасаң, нурдан пәйда булгандай...
— Хәерле узышлар насыйп булсын үзегезгә, угланнар, эчкерсез сәламемне кабул итегез, — диде Толымбикә авыз суларын китерердәй йомшак тавышы белән. Аннан шук кына өстәде, — белегез, минем сезгә тоттырырга исәбем юк.
Ул тагын нидер әйтте, ләкин Мамай аларны ишетмәде.
Шулай әсәрләнеп торганда Бирдебәк килеп җилкәсенә кулын салды да: «Кара аны, сеңелне читләргә тоттырма», — дип кисәтте.
Мамай шунда гына исенә килде.
— Бу Күбәләкнең тынына бәйле...
Бирдебәк дустының изүеннән эләктереп алды да:
— Син нәрсә, шул килмешәкләрдән өркеп калдыңмы әллә? — дип, дер- дер селкетеп бакты. — Атаң тапкан әмир бытбылдыгын да оныт!
— Сөткә кан тамызып ант эчкән кәләшем түгел, — диде Мамай.
— Шулай булгач соң, күрсәт егетлегеңне.
Бәйге чабарларын бер рәткә тезеп бастырдылар. Мамай Себер ханзадәсе Шәйбани белән туры килде. Камыт аяклы, төптәй нык гәүдәле, зур башлы бу углан оста җайдак булса кирәк. Күр, атына сеңеп беткән, әйтерсең лә икесе бер анадан туган. Телгә дә саран. Башкалар шапырыныпмы-шапырына, ә монын авызыннан бер генә җөмлә сытылып чыкты.
— Хәрәмләшүче үзенә үпкәләсен!
— Тезгеннәрне кысарга!
Шунда ук калкулык өстеннән күктәге әкияти сагым39 манзарасыдай ак атта ак сыбай40 туташ кул болгады.
Ай күрде, кояш алды, икенче мизгелдә юкка да чыкты.
— Кузгалыгыз!
Ярыш исен сизеп кыбырсына башлаган атлар, ниһаять, ирек алды, артларында тузан өермәсе генә бөтерелеп калды. Җайдакларга да җан керде.
— Ьер-р-р-р...
— Ьи-һи-һи-һи-и-и...
— Ьоп-һоп-һо-о-оп...
Өч-дүрт күчә41* арасы тигез бардылар. Чабышкы көнче бит ул, берсенен дә калышасы килми. Тик көч-куәт төрлесенен төрле шул.
Җайдаклар тибенгеләрен ничек кенә еш кулланмасыннар, тора-бара өер башта
37 Аякчы -касә өләшүче.
38 Чалгы — кагышлы музыка коралы.
39 Сагым — мираж.
40 Сыбай — атчабар.
41 Күчә — урам.
ИР-МАМАЙ
69
камыр кебек сузылды, аннан бөтенләй бүлгәләнеп бетте. Ин алда
— Мамай белән Шәйбани. Тик бу җинү дигән сүз түгел әле. Ин сонлап килүче ярышчыга да бәхет елмаерга мөмкин. Барысы да кызнын ниятенә, хәйләсенә бәйле. Ул атын теләсә-кайсы тарафка юнәлтә ала лабаса!
Әнә бит, чаптырып барган җиреннән атын кисәк кенә бермә-бер борды да, үзе үк ярышчыларнын каршысына килә башлады.
Мамайнын йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгардай булып тибенә. Тәне ләззәтле кайнар дулкын белән тулышты. Хәзер, менә хәзер шаһинә толпарынын тезгененнән эләктереп алачак. Кулларым көчле, шаһинә ычкына алмассын...
Шәйбани да буй бөгә торганнардан шул, Мамай авыз суын корытып ләззәт кичергән арада, бер җәя арасы ыргылып алга да чыкты, җай килүен андып кына барган төлке.
— Мокыт, кая тыгыласын? — дип акырды Мамай.
Толымбикә атын капылт унга каерды, дәгъвачеләр чак мангайга-мангай чәкешмәделәр. Хәйләсе шул булган икән чибәркәйнен.
Аһ...
Үзәннәргә, калкулык итәкләренә, сукмак буйларына сибелгән атлы-дөяле вә җәяүле меннәрчә тамашачы бер авыздан аһ итте.
Толымбикә аучыларын күрәләтә мыскыл итә иде. Инде чират икенче төркемгә җитте. Ул бу икене ызгыш мәйданында калдырды да, төп төркем ягына ыргылды. Ьәм төркемне яшендәй тизлек белән урталай ерып, аркылыга кисеп тә чыкты.
Күренеп тора, шаһинә тамаша кора. Анын үзен куркыныч астына куеп кыланчыклануы бәйгегә кискенлек, дәрт, комарлы һәвәслек өсти иде.
Хан белән шулай килешенгән иде, күрәсен. Югыйсә кызына утарындагы ин бәһале толпарын тоттырмас иде. Исеме дә җисеменә туры килә
— Зилзилә!
Йөгеректә сын булмый. Зилзиләнен дә бер артык-портык җире юк. Шуна күрә җилдәй җитез, ташкындай өлгер.
Төркем янә тәүге рәвешенә керде. Ләкин бу юлы әйдәүче Шәйбани иде инде.
Мамайга ханзадә күләгәсенә тагылудан башка юл калмады.
— Ьер-р-р-р...
— Ьи-һи-һи-һи-и-и-и...
— Ьоп-һоп-һо-о-о-п...
Толымбикә тезгенен кыса төште. Килгән кызудан атын тыя алмыйча, Шәйбани аны узып ук китте. Мамай кыз белән икәүдән-икәү калды. Моннан да унайлы мизгелнен булуы мөмкин түгел иде. Күнелен ашкындырып, колагына инде күптән онытылган тылсымлы сүз дә килеп сыланды.
— Мамуч...
Мамайнын дәрте тулып ашты. Тик озакка гына бармады, Шәйбани хатасын төзәтеп тә өлгерде. Көндәшенен кулы җитешкәләгәнче камчысы еландай боргаланып, кызнын тезгененә уралып та куйды.
Дала купты. Атлар, дөяләр, кешеләр барысы бергә хәрәкәткә килде. Баш киемнәре һавага оча, кычкырыш, бакырыш. Чын пәри туе.
— Афәрин, Шәйбани!
— Җинүчегә дан!
Мамай бу шатлыклы авазларны ишетмәс өчен колакларын башлыгы белән томалады да, ярыш кырын ташлап китте. Эче-тышы ут, тәне калтырый. Ул вәгъдәсендә тормады, Бирдебәк шаһзадәгә җавап тотарлыгы юк. Мондый очракта бердәнбер юл — үз хәнҗәренә яту...
Ихтимал, ниятен башкарган да булыр иде, ялан очында җайдак төркеме күренде. Алар туп-туры ана таба килә иде.
— Углан, сине хан чатырында көтәләр, — диде йомышчы мырза килә- килешкә, — безнен арттан ияр!
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
70
Җанибәк ханнын кәефе күтәренке иде.
— Тәүге булып яу башладын, башладын да ташладын, — дип, елмаеп каршы алды ул Мамайны, — дистәдән артык алыптай егет кәмәше чырадай бер көнәкә кызны тота алмасын әле. Хурга калдыгыз бит, сезне хәзер ничек орышка чыгармак кирәк? Ха-ха-ха...
Хан аякчы мырза кулыннан кымыз касәсен алды.
— Бер юлга кичерәм мин сез булдыксызларны, — диде хан, шаяртуын дәвам итеп, — чөнки дә хикмәт сездә түгел, хикмәт асыл затым, кызым Толымбикә шаһинәдә! Менә нинди ак ефәкле хәзинәгә ия безнен Алтыннан суккан Ак урдабыз. Шул хөрмәткә тулгау42 көтәм.
Сарай субрасы43 җыру башлады, яшелле-зәнгәрле тавышлары белән аны угланнар күтәреп алды:
Күзекәй сылу кыз -
Йә синеке, йә минеке!
Бакса җанны эреткән,
Әйтсә авыру тереткән,
әш булсын түремез,
Түрә хөкем күрәмез,
Ексаң, ата, синеке,
Егалмасаң, күзекәй -
Сылу кыз ул минеке!
Хан кымызын бер-ике йотым эчте дә саркытын44 Шәйбанига сузды. Хан саркыты — ханнын бәһасез дәрәҗәдәге олы хөрмәт билгесе. Ә бу бик тә мәгънәле йола. Димәк, Җанибәк хан Иртыш арты олысы белән якылашуны мәгъкуль күрә. Шәйбани ханзадә рәхмәт сүзендә үз ниятләренең асылын турыдан-туры ачып салды.
— И, Ак урданың бөек ханы, атаем Шәйбани хан синең белән туганлашуны зур дәрәҗәгә саный, — диде. Үзенең шатлыгы эченә сыймый, шәт, кәҗә бәтиедәй сикергәләп тә китәр иде.
— Иншаллаһ, ниятләребез тормышка ашар, — диде Җанибәк.
Күр инде, Толымбикә шушы албастының куенына керер микәнни, дип Бирдебәк тә ачынып куйды. Моңа ирек бирергә ярамый.
Бирдебәк уйларын очлап бетермәде, атае бүлде.
— Улым, ярышчыларга шаһинәнең йөлделәрен45 тапшыр, — диде шул ук күтәренке халәттә, — үзе ахирәтләре белән күңел ача булыр, рөхсәтем бар.
Кыз тоту бәйгесендә катнашкан һәркем ярыш ядкәре сыйфатында затлы дирбия алды. Шунда ук уртага сары бал чапчагын өстерәп чыгардылар. Мамайның гына тугарылып ирек ачу гаме юк иде. Шуңа күрә ханнан җибәрүен үтенде.
— Хак, тамашага күз-колак кирәк, — диде Җанибәк, — артык узынып китмәсеннәр, алда әле башланмаган алты көн.
Кунаклар җәйләүләргә таралышып беткәннең икенче көнендә үк Мамайны өйләдән соң Бирдебәк шаһзадә катына чакырдылар. Исәп-хисап тотаргадыр, мөгаен, дип гөманлады ул үзе. Бәйрәм тыныч узды кебек, яланнан нибары өч яралы табып алдылар. Өчесенең дә, газаплы үлемгә дучар итеп, умырткаларын сындырганнар. Башка вакытта үчле үлемнәр дистәдән артып китә иде.
Шаһзадә бүлмәсендә ялгызы гына иде. Чакыруы да дәүләт эше белән бәйле түгелдер, мөгаен. Өстәвенә, иреннәре дә майланган. Күрәсең, бал бөйрәгенә46* төшкән.
42 Тулгау — теземле җыр.
43 Субра — җырчы.
44 Саркыт — касәдә калган эчемлек.
45 Йөлде — ярышта катнашу билгесе.
46 Бөйрәк — бөер.
ИР-МАМАЙ
71
— Кая олагып йөрисең син? — дип шелтәле караш ташлады ул угланга. Ә үзенең ачуы юк. Киресенчә, килеш-килбәтеннән ниндидер серлелек бөркелеп тора иде.
Бирдебәкне усал дип әйтеп булмый. Шыпырт. Шулай да күңелендәген ачып салырга ашыкмый. Маңгаена чапырыш яткан озынча кысык күзләреннән һичнәрсә укый алмыйсың, алар пәрдәле. Хан уллары гомумән күп сөйләшми, чөнки тәхет өчен дәгъва кылу үтә дә зур саклык таләп итә. Ашыгыч әйтелгән ялгыш сүзнең мәсләгеңә киртә салуы да бар. Тәхеткә иң якын торучылардан әлегә Бирдебәккә өстенлек бирелә.
Ләкин вәзгыять үзгәрүчән. Шуңа күрә шаһзадә үз тирәсенә һәрвакыт таянырдай ышанычлы угланнар тупларга тырыша.
— Гаскәрем янында мин, шаһзадә, әле унлыкбашлар белән утчагыр47 коралына мөнәсәбәтле күнегү-өйрәнүләр уздырдым, — диде Мамай, сорауны җаваплап, — утчагырны алманнар уңышлы куллана, урыслар да кулларына төшергән дигән хәбәр йөри.
— Бик хуп, — диде Бирдебәк, — шулай да хәзерендә мине синең киләчәгең күбрәк борчый.
Мамай нидер әйтмәк булып авызын ачкан иде, сүзе тамагына утырды, чөнки ишек уемында Толымбикәнең күркәм сыны күренде.
— Алпамыштай ир булгансың, Мамай углан, танырлык та түгел, — диде ул, агасы янындагы кәнәфигә утырган арада, — кияү егете булырга да өлгергәнсең икән, ничек диләр әле:
Җиренә күрә колыны,
Суына күрә еланы;
Кызына күрә кияве, Өенә күрә иләге...
— Син шаһинә үзен дә алтын егач, тутый кошка әверелгәнсең, — диде Мамай, төртмә сүзләрне ишетмәмешкә салышты.
— Менә, менә, тутый кошыбыз даланы бик сагынып кайткан, йөртеп кайтыр иден, — диде Бирдебәк, уенын-чынын бергә кушып, — яугирларына үзем күз-колак булырмын. Бер-ике көннән дөнья бетмәс.
Мамай шаһинәгә күз йөгертеп алды. Кыз керфекләрен түбән чәнчеп, мәгънәле көлемсерәүдә иде, янәсе, карап карыйк, нинди егет икәнсен.
— Ярәшүле кызнын тирмәдә генә утырырга тиешлеге мина мәгълүм,
— дип инде Мамай чеметеп алды.
— Әлегә бернинди ярәшү дә юк, — дип кистерде Бирдебәк кырыс кына,
— җыеныгыз!
Бу әмер иде инде.
— Шәхсән үзем дә сезгә иярер идем, хан сәфәрдә, — диде Бирдебәк аклангандай.
Сынарга тели, ахры, атасы юк вакытта көчли-көчли далага чыгарып җибәрмәс иде, дип уйлап куйды Мамай, ялган җимгә ябырылырга язмасын.
— Даланын ин күркәм җиренә алып бар мине, — диде Толымбикә юлга чыккач, — сагынып сөйләрлек булсын.
— Даланын ин күркәм җире — дала үзе инде ул, — диде Мамай.
— Бу да дала бит инде, нигәдер күркәмлеге күренми, — диде Толымбикә.
— Күрә белсән, далада барысы да бар, шаһинә, бизгәнсен генәдер.
Чынында да, җентекләбрәк карасан, игътибарны җәлеп итәрдәй күренешләр бар икән үзе. Әнә зирек кайрысы төнәтмәсенә манып алгандай кызгылт-сары төскә кергән кояш бишегенә төшәргә җыена. Офык сызыгында киртәгә эленгән кер шикелле үтәли эссе белән тулы дулкын дәрьясы тибрәлә. Тын. Ара-тирә генә чәч селкетерлек урын җил искәләп куя. Ком өемен кузгатырга шул да җитә, күрәсен, тиктомалдан ишелеп- ишелеп китәләр.
47 Утчагыр — туп.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
72
Толымбикә чыркылдап көлеп җибәрде.
— Кара әле, кара!
Каршыда гына корыган агач тамырына охшаган килбәтсез вәхши зат ком астыннан сынын күрсәтеп-күрсәтеп ала: судагы кебек бер калка, бер бата. Гәүдәсе башыннан гына гыйбарәт, аяклары тырпаеп каткан.
— Кәлтә, — диде Мамай, — ауга чыккан.
— Хәшәрәт.
— Күр, тагын берсе азык эзли.
Бусы елан иде. Әкәмәт. Турыга түгел, аркылыга шуыша.
— Китик без бу чалыш дөньядан, углан, — дип Толымбикә тезгененә үрелде, — бәлки, шаһинәнен күнеленә ятышлы башка җүнлерәк урын табарсын?
— Бар андый урын, — диде Мамай, — сәхрә уртасындагы Йомры күл, кичкә барып та җитәрбез!
Алдан кычкырган күкенен башы ярылган ди, әйтеп кенә булмый шул әле ул. Уйламаганда, Мамайнын Күбәләге кырын басып аягын сындырмасынмы. Җаны кебек күргән аты иде. Бик кайгырды. Ләкин шаһинә алдында җебеп төшәргә ярыймы сон? Шуна күрә бөтен түземлеген җыеп, сакчы яугирына:
— Хәл-хәлен хәнҗәр белән тәгаенләгез! — дип әмер бирде.
Шаһинәнен йөзе буйлап ике бөртек яшь тәгәрәде.
— Йоласы шулай, далада яралы ат каза гына китерә, — диде Мамай, кызны да, үзен дә юаткандай.
Толымбикә төнне чатырда үткәрде. Башкаларны, гадәттәгечә, йолдызлар җемелдәшеп йоклатты.
Йомры күл янына икенче көнне төш вакытында гына килеп сыендылар. Коры кура белән капланган ялангач дала куенына гүя биниһая зур көмеш казан индереп куйганнар. Чит-читләренә хәтта куаклар да үсмәгән, җем- җем җәйрәп ята.
— Искиткеч манзара, — дип хәйран калды Толымбикә, — Азак дәрьяга тартым.
— Ошбу кырыс гүзәллек фәкать далада гына була ала, — диде Мамай, — Азак ул бүтәнчә гүзәл.
Өттергеч кызудан сон Йомры күлнен сихәте зәмзәм суына тин иде. Шаһинә рәхәтләнеп коенды. Башкаларга чәчләрен чылату белән генә чикләнергә туры килсә дә, алар да риза-бәхил иде. Чөнки күл янында барыбер җиләс, һавасы саф. Көн үткәне сизелми дә калды.
Толымбикә Мамайны кичке ашка үзе янына, чатырга чакырды.
Мамай иптәшкә ярдәмчесен дә алып керде. Ник дисән, исеме чыккан кыз белән икәүдән-икәү генә утырып тәгамләү гореф-гадәткә туры килми. Ләкин шаһинә үзенчә хәл итте.
— Углан, яугиреннын урыны гомум табын янында, кагыйдәне бозмавынны үтенәм, — диде.
— Мөхтәрәм шаһинә, минем синен исеменә тузан бөртеге кадәр дә кер төшерәсем килми, — диде Мамай, яугир чыгып киткәч.
— Сүз әле ул вәгъдә түгел, углан, — дип, Толымбикә аны җентекле күз иләге аша үткәрде, — агаем Бирдебәк сина анлашылырлык әйтте булса кирәк. Ә ул — булачак хан!
— Бүгенге ханны берәү дә уза алмый, шаһинә, хәтта ки булачак тәхет иясе дә, — дип, Мамай киреләнүендә булды.
Толымбикәнен күзләренә ризасызлык кунды.
— Углан, вазифана кереш!
Мамай касәләргә кымыз агызды, ит табагын, ризык-ашамлыкларны ихлас кайгыртучанлык белән шаһинә тарафынарак шудырып бетерде.
Шаһинә күз алдында үзгәрде дә куйды. Кыз-хатын шулай инде ул, кояш кебек. Кояшны капларга да, ачарга да бияләй кадәре генә болыт кисәге дә җитә ич.
Кыз самими елмаю белән керфекләрен кагып алды. Бу минутта ул яклауга мохтаҗ
ИР-МАМАЙ
73
йомшак затны хәтерләтә иде.
Мамайга да тынычлык килде. Ләкин озакка түгел, шаһинә аны янә утка салды.
— Углан, синен гашыйк булганын бармы? — дип сорады.
Мамайнын кулындагы касәсе чайпалып китте дә, кымызы киеменә чәчрәде. Ул аны сизмәде, ә Толымбикәнен йөзеннән серле дулкын сызылып узды.
— Углан, танырга батырчылыгын җитмиме әллә?
Мамай яшертен генә кызга сирпелгән иде дә, тотылды, чөнки Толымбикә дә ана текәлгән иде. Чем-кара кашлары астындагы асыл таштай шаян кара күзләреннән ниндидер исерткеч нурлар бөркелә, түз генә.
— Җә, углан...
— Мин сина гашыйк, — диде егет, ниһаять, үзенекенә охшамаган калтыраулы ят тавыш белән.
Әйтте дә, кабалана-кабалана акланырга да кереште.
— Борчылма, шаһинә, бу тин гыйшык түгел, батырчылыгын җитмиме әллә, дип сораганга гына серемне ачтым, кичер... Мина, мөгаен, чыгып китү хәерлерәктер, шаһинә...
Толымбикә утырган килеш кенә келәм буйлап егет янына шуышты...
Тыннары кысылганчы үбештеләр...
Шулай да бераздан Мамай кыздан читләшергә көч тапты. Нәфес — баш бәрабәре!
— Шаһинә, ярамый, шаһинә... Хан бу гамәлебезне хупламаячак, шаһинә...
Толымбикә җинелчә ынгырашу белән егетнен түш астына керде.
— Мамучым...
— Мысыгым...
***
Гашыйклар даладан бер атта менгәш48 булып кайттылар: Толымбикә алда, Мамай артта.
Ә иртән иртүк ханнан чакыру килде. Их, тавыш-гауга чыккалаганчы атаем белән сөйләшергә өлгерми калдым, чагарга җитешкәннәр дә икән инде дип ачынып куйды углан. Ашыкканнар. Хәер, монын хәзер бер әһәмияте дә юк инде, вәгъдә — иман. Мәхәббәтен ул сөткә канын тамызып дәлилләде: «Әнтә бәдрүн син, шаһинәм; әнтә нурун фәүка нур»49
Хан килүгә кабул итте. Көткән иде, ахры, янында йомышчылар да күренми, даирәсе белән генә. Тәхетендә башын кырын салып, мәрткә киткәндәй оеп утыра. Йөзе дә боек. Нич тә тоткан урыныннан өзә торган усал хаким димәссен. Мамай аптырабрак калды. Ул җәнҗал көткән иде ләбаса. Алай гынамы, Җанибәк тәхетеннән төшеп, читтәге кәнәфигә урнашты, гомер булмаганны, кул изәве белән ана да урын күрсәтте.
Мамай тезләнеп, ханнын җилән чабуын үпте, әмма утырмады.
— Сина мөһим биремем бар, углан, — диде хан, туп-туры карап, — игътибар белән тынла.
Мамай җилкәсеннән бабил ташы төшкәндәй җинеләеп китте: шөкер, белми икән әле.
— Баш өсте, хан галиҗәнаплары, һәрвакыттагыча биременне үтәргә әзер!
— Син Мәскәү чиркәве эшләреннән хәбәрдар, углан, көн тәртибенә шул гамәленне янарту мәсьәләсе килеп басты бит әле, — диде Җанибәк аталарча йомшаклык белән, — сина ышанычым зур.
Ни гаҗәп, ханнын ышанычын ул, абруй кундырып килүче яшь углан, хәрби казанышлары бәрабәреннән битәр, илчелеккә кагылышлы очраклы эшчәнлеге белән яулаган иде.
48 Менгәш — бер атка ике кеше атлану.
49 Әнтә бәдрүн — тулган ай; Әнтә нурун фәүка нур — нур өстендәге нур.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
74
Ул болай булды. Мәскәү хакиме Иоаннын вафатыннан сон Җанибәк олуг кенәз дәрәҗәсен шактый озак көттереп, интектергәннән сон, бишенче тапкыр килүендә, ниһаять, Иван Калитанын өлкән улы Симеонга багышларга хәл кылды, ярлыгын тапшырды.
Митрополит Феагност белән Җанибәк аерым сөйләште. Ник дисән, аны урыс чиркәвенен биниһая зур байлыгы, дөресрәге, шул байлыктан Урдага бернинди өлеш чыгармавы борчый иде.
Ханнын ризасызлыгы җәһәтеннән Феагност ихтирам белән башын иеп әйтте:
— Урыс православие чиркәве мөхтәрәм Үзбәк хан галиҗәнапларына һәрвакыт хәерхаһ булып, изге догаларын җиткереп торды, — диде,
— нәкъ менә сезнен кин күңелле атакаегыз чиркәү вә монастырьларны салым түләүдән азат итте, урыны оҗмахтадыр, шәт. Шуның аркасында православие җиңел сулыш белән яши башлады. Үзегез шаһит, хан Урда башкаласы Сарайда да православие храмы корырга шәрәфле фатихасын бирде. Тәкъвә халык бик рәхмәтле. Бу килүемдә дә анда сезнең исәнлеккә гыйбадәт үткәрдем.
Ханның авызы капланды һәм тәүге әңгәмә митрополит файдасына төгәлләнде.
— Бу карт төлкедән әйбер алганчы тавыктан сөт саварсың, — дип башын чайкап торды Җанибәк. Аннары диван биләргә кырыс караш ташлады.
— Сез нинди киңәш бирәсез?
Җавап белән берәү дә атылып чыгарга ашыкмады. Үзара төркәләшеп тә алдылар. Бераздан арада өлкәнрәгенең мичкәдәй юан гәүдәсе талпынгандай итенде. Җайсызрак кузгалды, ахры, башта исе таралды, шуннан соң гына сүзе чыкты.
— Мөхтәрәм хан, Үзбәк ханның ярлыгын гамәлдән чыгарырга да була ич, — диде.
Хан чыраен сытты.
— Бүлмәне сасытуың җитмәгән, тузга язмастай киңәшләрең белән саруымны кайнатасың, — диде ул, — акылың төкәнгән, фаразан. Атаем, бөек Үзбәк ханның ярлыгын гамәлдән алырга башыма тай типкәнме әллә?
Җанибәк һич көтмәгәндә ясавыллар башлыгы Мамай төмәнгә мөрәҗәгать итте.
— Углан, син белекле яугирем, фикер күәңне дә бәһаләсем килә, рәхим ит, тыңлыйм, — диде.
— Хөрмәтле галиҗәнап, — диде Мамай яшьләргә хас каударлык белән,
— илчелек вазифасында хәйлә дә, куркыту да, җәнҗал да бер үк дәрәҗәдә зарур дип саныйм.
— Ягъни мәсәлән...
— Миңа калса, ярлыкны үзгәртү ихтималы турында ялган хәбәр таратырга гына кирәк, митрополит бу җимгә һичшиксез алданачак.
— Башың йомры, углан.
Дөрестән дә, хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Митрополит куркуга төште. Үзбәк хан ярлыгы үзгәргән очракта чиркәү бик күп малыннан коры калачак. Шуңа күрә тиз генә Урда казнасына 600 тәңкә көмеш акча тапшырды. Бу бөтен Рәсәйнең50 еллык салым кеременә тиң иде.
Мамайның абруе да шул бәрабәргә артты.
Җанибәк тагын йомыш куша. Ә хан йомышы — дәрәҗәле йомыш.
— Кичекмәстән Мәскәүгә чыгып китәсең, олуг кенәзгә минем ярлыгымны тапшырасың, — диде хан, сүзләрен тактага кадак каккандай шыпылдатып (ул инде элекке халәтенә кергән иде), — изге Алексей дигән руханины үзең белән ияртеп алып 50 Рәсәй (Русия) — романда сурәтләнгән вакыйгалар чорында Русия исемле рәсми дәүләт булмый әле, ул соңрак, XIV гасыр ахырында оеша. Әмма «Русия төбәге», «Русия җирләре» сүз тезмәсе телдә 1Х-Х гасырлардан бирле йөри. Дәүләте юк, исеме бар. Бу җирләрдә аерым рус кенәзлекләре мөстәкыйль рәвештә көн күрә, үзара аралашып яшиләр. Бер үк православие динен тоткан, тамырларында славян каны аккан, бер телдә сөйләшкән бу халыкларны гомумиләштерү зарурлыгы чыкканда «Русия» термины кулланылган. Бу нәкъ шул очрак.
ИР-МАМАЙ
75
кайтасың, вакытың тар, яңа ай туганда Сарайда булган бул!
Ханның ярлыгында түбәндәгеләр язылган иде: «Олуг кенәз Иоанн Московскийга! Безнең ишетүебезчә, Күкләр баш попыгызның догаларына хәерхаһ икән. Минем анаем Тайдула ханбикәгә Тәңредән саулык сорар өчен аны монда җибәр!»
Мамай ханбикәнең сырхавыннан хәбәрдар иде. Толымбикәнең тәрбиячесе, яраткан дәү әнисе, ыру корткасына булышу хакына ул, әлбәттә, бөтен көчен салачак.
Юл газабын гүр газабына тиңләгән әйтемне сәфәр тулысынча раслады. Каулауга чыдаша алмыйча менә дигән дүрт аргамак кына аяк сузды, ике яугир урыс кырында ятып калды. Ләкин хан биремен үтәү-үтәмәүгә бернинди югалтулар да сәбәп була алмый. Үз башың бәрабәренәме, башка корбаннар бәрабәренәме — ул үтәлергә тиеш!
Алексей атакай да бик четерекле, тискәре адәм икән. Үзе маймылдай йөнтәс: калак сөягеннән дә түбәнрәк салынып төшкән озын бакыр чәч, көрәктәй җәенке куе сакал, күзләре дә, авыз-борыны да төк астында, тавышы гына гөрелдәп ишетелә. Ә тавышы күркәм. Еланны өненнән кузгатырлык мең төсмерле тавыш. Татарчаны да әйбәт кенә сукалый. «Мин әһле дин кешесе, түгел хәрби зат», — дип, ат менүдән баш тартты бу. Сүз дә юк, далгушасы51 затлы, атлары шәпле. Тик әлеге көйгә Мәскәүдән Сарайга кайтып җитү өчен ике яңа ай тудырырлык вакыт сарыф итәргә кирәк булыр иде. Ай-ваеына карамыйча, атакайны атка атландырдылар.
Башта меңгәш белән, тора-бара үзе генә. Соңыннан: «Атчабарның үз һиммәте бар икән, углан, йөрәкне тынычландыра, тынны көйли», — дип хәтта рәхмәтен дә җиткерде.
Атакай икенче көнне үк Сарай чиркәвендә Тайдула ханбикәгә атап гыйбадәт үткәрде. Шуннан соң гына ханбикәнең үзе белән очрашты. Икәүдән-икәү генә калып, гәпләшеп утырдылар.
— Ходай догаларыма һәрвакыт хәерхаһ булды, — диде ул, — бу юлы да ким-хур итмәс, кабул итәренә ышанычым зур. Сырхавыңның сәбәбен исә атналык гыйбадәтләремнән соң ирештерермен.
Атакай сүзендә торды, нәкъ бер атнадан хөкемен дә җиткерде.
— Ханбикә, җир йөзендәге күпчелек сырхауларың да чыганагы
— бозым, — диде, — бу Иблис токымының шайтани гамәле. Сиңа да бозым салганнар. Мин хәзер догаларым булышлыгында кальбеңнән шул кара бозымны куу белән шөгыльләнәчәкмен. Моңа да бер атна вакыт кирәк булыр.
— Калганына түзәр дә идем әле, баш түнүе, арт чүмечемнең кысуы яман,
— диде Тайдула, — бөтен ышаныч синдә, атакай.
Алексей рухани булу өстенә, дәва хәлләре белән дә кызыксына иде: үләннәр җыя, төнәтмәләр ясый, тәҗрибәләр үткәрә.
Тайдуланың чирен дә бер күз сирпеп карау белән тәгаенләде ул. Алсуланып торган итләч битенә, куянныкы шикелле кып-кызыл күзләренә, мул гәүдәсенә караганда, бозым ханбикәнең канын куертканга охшый. Ихтимал, оеш-оеш каткан урыннары да бардыр. Шул сәбәпле, шартларга җитешкән тамырларда кан начар йөри. Баш түнү, баш авырту — шуның бәласе.
Ошбу шартларда гарәпләрдән килгән хиҗама, ягъни дә кан алдыру дога-өшкерүләргә ярдәм генә итә. Атакай ханбикәнең аркасына мөгез куеп, әшәке канын авызы белән суырып чыгарды.
Тайдуланың хәле күз алдында яхшырды. Шуннан соң ханбикә гомере бу православиегә табынып яшәде, Урыс чиркәвенә күп яхшылыклар кылды.
Алексей атакай Сарайда иде әле. Бер көнне Мамай янына Бирдебәк шаһзадә килеп керде. Кәефе шәп иде.
— Ханга яучы җибәр, эш пеште, — диде.
Тиздән Толымбикә Мамай куенына керде.
*** 51 Далгуша — җиңел арба, карандас.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
76
Бирдебәкнен үле гәүдәсен бәдрәфтән табып алдылар. Табигый хаҗәте вакытында аркасына хәнҗәр батырганнар иде. Бәдрәф ханнын бердәнбер сак белән йөрми торган урыны булып, һөҗүмне әлеге форсаттан бик оста файдаланганнар иде.
Тәхеткә утыру белән Бирдебәкнен ишле туган-тумачасы берьюлы анын кан дошманына әверелде. Җанибәк ханнын унике улыннан һәммәсе фәкать үзен генә хан дәрәҗәсенә лаек дип саный иде. Төрле анадан туган бу шаһзадәләр хәтта аталарынын васыятен дә танырга теләмәде.
Җанибәк үзе Әзәриләр52 илендә сырхауланды. Ә ул анда мәшһүр Әл- Бәдиги кази үтенече буенча йөгәненнән ычкынган Мәлик Әшраф хакимне акылга утырту мәсләгендә барып чыккан иде. Әшраф аны гаскәрен күтәреп каршы алды. Ләкин көч-куәте чамалы булып, тәүге орышта ук әсир төште. Хан анын гөнаһларын гафу кылырга да уйлаган иде, тик халык ирек бирмәде, җәзага тартуын таләп иттеләр.
Икенче төркем Харәзи аша үтеп, Хөрәсән өлкәсенә аяк басты. Мона, билгеле, Хулагуидлар53 дәүләтенен таркалуы да ярдәм иткәндер, мөгаен.
Тик ничек кенә булмасын, җучиларнын күптәнге хыялы тормышка ашты — Көньяк Кавказ, ниһаять, алар кулына керде, Бөек ефәк юлына борын төрттеләр.
Бу Үзбәк ханнын кулыннан да килмәгән иде. Хәлбуки, ул тәхеткә утыруга багышланган тантанада ук рәсми төстә ислам динен кабул итүе турында белдереп, мәмлүкләр солтаны Әл-Мәлик ан-Насыйрга ике идарәче йорт арасында нәсели никах килешүе төзергә тәкъдим ясаган иде. Солтан тәкъдимне хупласа да, Үзбәкнен өметләре акланмады. Мисыр Көньяк Кавказ өчен хулагуидлар белән барган орышта Үзбәк ханга булышлык күрсәтмәде. Гаскәре чигенергә мәҗбүр булды.
Бу вакытта, ни кызганыч, Бату хан нигез салып, бөтен Аурупаны дер селкетеп торган бөек дәүләт — Алтын Урданы Урта дингез акваториясеннән кысрыклый башлаганнар иде инде. Балканга түл җыярга өлгергән Госманлы төрек күз салды. Дарданелл бугазын кулына төшерү исә — Сарайнын ин якын икътисади фикердәшләреннән саналган Мисыр һәм Италия белән бәйләнешен күпкә катлауландырды.
Җанибәккә җинүче сыйфатында бик күп ганимәт тиеш иде. Бу байлыкны дүрт йөз дөягә төяп Сарайга озаттылар.
Эшләре көйләнгәч, өлкән улы Бирдебәкне Әзәридә калдырып, хан кайтырга чыкты. Ләкин ерак китә алмады, чума чире бәреп екты. Шунда ул ашыгыч рәвештә Бирдебәкне чакыртып алды да, васыятен җиткерде.
Дошманлык шуннан сон башланды. Бирдебәк үзе дә усалланды, чын җәлладка әверелде. Анын әмере белән турыдан-туры тәхеткә дәгъва итәргә хакы булган барча туганнары да юк ителде. Моны ул якын ярдәмчесе, рәхимсез Тулыбәй бәк кулы белән башкарды. Тик ыру агачынын ботаклары күп, аларны кырып-кискәләп бетерү мөмкин түгел. Бирдебәкнен гомерен нәкъ менә шул яшь шытым вәкилләре өзде дә инде.
Мамайнын язмышы да кыл өстендә калды. Дөрес, Бирдебәк аны үчлек гамәлләрендә катнаштырмады, хатыны Толымбикә ханәкә юл куймады булса кирәк. Ул асылда дәүләтнең идарә системасына кагылышлы эшләр, халыкара мөнәсәбәтләрне көйләү белән шөгыльләнде. Әйтик, Кырымда төпләнгән генуялеләр белән сөйләшүләр шактый киеренке барды. Ташламалар ясарга, ирекле сәүдә чикләрен киңәйтергә, мул төбәкләрдән саналган Судак өлкәсенең базар капкаларын ачарга туры килде. Чөнки алардан казнага күп акча керә.
Тайдула ханбикә үзе бер төен. Терелткәннәре өчен, рәхмәт йөзеннән, урыс чиркәвенә ташлама арты ташлама ясаттыра. Каршы килә алмыйсың. Шуңа күрә бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын дисәң, бер җиңнән ике кул чыгарып эшләргә туры килә.
52 Әзәри — Әзәрбайҗан.
53 Хулагуидлар дәүләте — хәзерге Иран, Ирак һ.б. илләр мәйданын биләгән Монгол илһаннары дәүләте.
ИР-МАМАЙ
77
Болар инде узгандагы эшләр. Хәзерендә Мамай дәүләт эшләреннән читләштерелде, төмәнбашы булып кына калды.
Нишләргә, кая барып төртелергә, башыңны кем җилкәсенә салырга? Шушы мазалы көннәрнең берсендә аның каршында күктән төшкәндәй Юзекәй мосафир калкып чыкты.
— Бере тукмак, бере чөй, берен ал да берен төй, — диде ул гадәттәгечә ерактан суктырып. — Әллә көлүе, әллә мыскыл итүе, һич аңламассың.
— Бүз көясе булма әле, зинһар, — диде Мамай, — болай да суккаланган чак.
Кул тимәгән сакал-мыегы эченнән Юзекәйнең кызгылт иреннәре күренеп китте.
— Менә-менә, ат яхшы да җил каршы дип зарлана торган чак түгел, углан, — диде мосафир, — ниһаять, синең бүреләреңнең улар вакыты җитте. Күреп торасың, дәүләт тә, гаскәр дә башсыз калды.
— Хак, мосафир, Жучи токымыннан турыдан-туры лаек кануни шаһзадәләр калмады диярлек... Әмма дә ләкин...
— Бернинди «әмма-ләкин»нәр була алмый, углан, — дип ялгап китте Юзекәй, — Раббе Байду хан бөртекләп җыйган Алтын Урданы саклап калу өчен сиңа форсат бирә. Шуңа терелттеләр дә ич инде. Бу — синең изге бурычың!
— Байду хан хакы — Тәңре хакы, — диде Мамай, — аның өчен каным белән ант итәргә әзер.
Ул кулын хәнҗәр очы белән сыдырып алды да, иреннәрен саркып чыккан канга тигезде.
Мамай шул көнне гаиләсен, Үзбәк хан ыруының тәхеткә дәгъва итәрдәй чыбык очы вәкилләрен алып, Кырым тарафына чыгып китте. Шөкер, аның Кырым әмире дигән дәрәҗәле аты бар иде әле.
Кузгалыр алдыннан Толымбикә ханәкә мәктәбендә белем эстәүче Мәскәү кенәзе Дмитрийны чакыртып китерде.
Дмитрийның йөзе йодрыкка сыярлык булып кына калса да, элеккечә тетрәп торган тере малай иде. Керә-керешкә:
— Мөхтәрәм бәк, мин укуымны Мансур углан белән бергә дәвам итәргә телим, зинһар өчен үзегездән калдырмагыз, — дип, мөрәҗәгатен юллады. Иреннәре мелт-мелт килә, күзләре мөлдерәмә...
Толымбикә аны кочаклап алды да колагына: «Дмитрий, кенәзләргә йомшарырга ярамый», — дип пышылдады.
Малай төз курадай тураеп катты.
— Кенәз, мин сине исән-сау килеш Мәскәүгә озатырга бурычлымын, — диде Мамай, — мәктәп вакытлыча ябыла, кайчан эшли башлар, әлегә билгесез.
— Мөхтәрәм бәк, мәктәп ачылуга хәбәр салырсыз дип ышанам, — диде Дмитрий рәсми рәвештә, — сезгә бик рәхмәтлемен. Хушыгыз!
Кенәз дөп-дөп басып бүлмәдән чыгып китте.
***
Офык артыннан йөзен ачкан кояш нурлары кочагында Чирүле күл зәнгәрсу-яшькелт төс белән балкый иде, әйтерсен лә, көмеш кысага кигертелгән биниһая зур зөбәрҗәт. Бу — табигатьнен гөнаһсыз кыз баладай саф-чиста, асыл мизгеле. Шуна күрәдер, ахры, аучылар да гамәлләренә керешергә кыймыйчарак торалар, тавыш-тынсыз гына илаһи гүзәллекне күзәтәләр.
— Базарлаучы юк әле монда, мырза, — дип, башта Мамай телгә килде, —берән-сәрән кайнашкан чүрәкәйләргә лачын очыртып, ай-һай, ни майтарырсыз икән?
Бу сүзләр Мансурга юнәлтелгән иде. Малай түземсезләнеп атасына бакты. Йөрәге леп-леп, очып китәрдәй булып талпына. Шулай булмыйча, бүген тәүге тапкыр чын сунарчы сыйфатында ауга чыгуы лабаса. Атасы, ниһаять, улын кул астына кертте. Аллаһы боерса, бер-ике елдан углан дәрәҗәсен дә рәсмиләштерер. Аннан сон инде тулы хокуклы яугир булып, яуларга йөриячәк.
— Атаем, давылбаз сугарга кирәк, — диде Мансур белдекле кыяфәттә,
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
78
— сунарлар әле уянмагандыр.
Мамай ирен читләре белән генә елмаеп куйды да, сүзсез генә сунар- бигә ым какты. Шул ук мизгелдә иртәнге тынлыкны ярып, күн барабан авазлары янгырады. Бу гади авазлар гына түгел, кош-кортларны чакыру, бергә җыю ысулы. Сыналган алым.
Чыннан да, күп тә үтми Иярле тау ышыгыннан төркем-төркем булып күгәл өере күтәрелде. Алар шул кадәр ишле иде ки, бер мәлгә хәтта кояшны да күләгәдә калдырдылар.
Мансурнын ияр башындагы лачыны тураеп катты. Күзләре гүя чакма ташыннан бөркелгән очкын, уттай яна, канатлары тырпайган. Һөҗүм алдыннан гына була торган кан котырыгы, орыш ләззәте, җинү омтылышы кайный иде гәүдәсендә.
— Түз, Әҗеган, түз, — диде Мансур авыз эченнән генә. Ул үзе дә көч- хәл белән генә тыелып тора лабаса. Анын да каны ургый, җаны үрсәләнә. Ә әмер юк та юк. Өер инде әнә үтеп бара, күлгә төшмәскә уйладылар, ахры, куркынычны сизеп алганнардыр, мөгаен. Аһ, ни көтә бу сунар-би, китәләр бит, китәләр...
Мансур нидер әйтмәкче итеп авызын ачмак иткән иде дә, сүзе теш арасында кысылып калды. Чөнки өер искәрмәстән янгырдай шыбыр- шыбыр күлгә коелды.
Яшь аучы соныннан гына белде, кошлар әүвәл төшәсе җирләрен җентекләп тикшерәләр икән, шуннан ары гына утыралар. Янә бер хакыйкать, тәүге дулкынга һөҗүм ясарга ярамый, таралышып кына бетәчәкләр. Башта төшсеннәр, тынычлансыннар. Аннан далбай сугып, кирәклеләрен генә кузгатасын.
Шулай эшләделәр дә. Сунар-би54 ау оештырунын чын остасы булуын тагын бер мәртәбә дәлилләде. Ул күбрәк Мансур янында кайнашты.
Кошлар куанышып туюга, далбайчылар эшкә кереште. Аларнын бурычы
— төркемне бүлгәләп күккә күтәрү.
— Углан, әзер тор, мин аваз салуга, Әҗеганны чөярсен, — диде мырза, күккә терәлгән халәттә.
Төркем күл өслегеннән чыгуга, тавышы да янгырады.
— Чөй!
Әҗеган атасынын бүләге. Бүрек чамасындагы кап-кара лачын. Күрер күзгә әлләни бәрелеп тормый, әмма ифрат дәрәҗәдә җитез, очканда күренми дә кала, уктан да уздырыр, шәт. Кош авы өчен ясаган да куйган. Томшыгы да нык, эләктерсә, котылырмын димә.
— Әҗеганнын ин шәпле чагы, бозып харап итмәсән, сина бик күп шатлыклы мизгелләр китерер әле ул, — диде атасы.
Бозу дигәне уенчык урынына ярату, даими тук тоту, кирәк-кирәкмәскә дә терсәккә утырту дигәнне анлата иде. Лачын бервакытта да ерткычлыгын җуярга тиеш түгел.
Күгәл55 төркеме чуртаннан өреккән көс көтүе шикелле кисәк кенә читкә сибелде, әмма рәвешен югалтмады, тыгызлана гына төште. Арада бу капылт үзгәрешкә өлгерә алмыйча калганнары да бар иде, әлбәттә. Менә болары инде лачыннар табышы.
Әҗеган чатырдай җәенке канатларын еш-еш җилпештереп, бер сулышта тизлек алды да, атылган таштай күккә ыргылды.. Мансур да, ярдәмчеләре дә тезгеннәрен бушаттылар. Лачынны күздән ычкындырырга ярамый, Әҗеган шонкар түгел, корбанын һавада тотмый, җиргә бәреп төшерә.
Алар аны үләне коры ергамак янында шәйләп алдылар. Кармактай кәкре, бездәй очлы тырнаклары астында симез үрдәк тыпырчына иде.
— Котлыйм, мырза, ирдә дәүләт үскәндә карга салса да каз алыр, ирдән дәүләт китәрдә лачын салса да аз алыр, дигән бабаларыбыз, иншаллаһ, әйбәт чирканчык алдын, атаен Мамай бәк шикелле ау остасы да, яу тоткасы да булырсын, — диде сунар-би, — хәзерендә үзенә үзен әмерче, теләгәнен эшлә. 54 Сунар-би — кош авын оештыручы сунарчы түрә. 55 Күгәл — кыр үрдәгенең бер төре.
ИР-МАМАЙ
79
— Мин синнән риза-бәхилмен, — диде Мансур атасынын сүзләре белән. Анын бик тә атаена ошыйсы килә иде.
— Әҗеган ярсуына чыдаша алмый, мырза, чөй тизрәк, — дип кинәш бирде кулдаш углан, — үз белдегенә кузгалмасын.
Лачын дөрестән дә ияр башында тапталыпмы-таптала иде, кая басарга урын тапмый.
— Һоп, Әҗеган!
Мамай бәк үзе кошчылар төркеменнән аерылып, тау ягынарак авышуны мәслихәт күрде. Ул җәнлек-җанвар аулауны өстенрәк күрә.
Бигрәк тә колан авына мөкиббән. Ә коланнар — далада. Әлеге ауны исә махсус улы Мансур өчен оештырды. Унике яше белән бара ич инде, чын-чынлап углан камыты кияр вакыты җитеп килә.
— Атасы болан тотмаганнын баласы колан тотмас, — диде ул Мансурнын җилкәсеннән кагып, — мине дүрт аяклылар көтә, күкне тулаем сина калдырам, өйләдән сон очрашырбыз.
— Бәк, бүген Мансур углан хакына тау кәҗәләре белән генә канәгатьләнергә туры килер, — дип кисәтте ау башлыгы, — баштук та шулай килешенгән идек.
— Беләм, исемдә, — диде Мамай дустанә кыяфәттә, — лачыным ияр башында, Акбүз атым астымда. Кузгалдык!
Тау кәҗәләре таш-кыялар кочагында яши. Аларга бу патшалыкта куркыныч янамый. Тик анда су юк. Тәүлеккә бер мәртәбә елга буена төшәргә туры килә. Дошманнары шунда сагалап торалар да инде. Аз гына ялгышлык җибәрденме, кемгәдер азык буласын көн кебек ачык. Бу аларнын үзләренә дә мәгълүм, билгеле, шуңа күрә колаклар тору: ал да, арт та, ун да, сул да — игътибар үзәгендә.
Кешеләр барыбер хәйләкәррәк, уклары җитмәсә, кош җибәрәләр.
— Кәҗәләр төшә, — дип хәбәр китерде андучы җайдак, — куаклыкка ышыкланыгыз, вакытлы-вакытсыз абайламасыннар.
Мамай озын кунычлы күн бияләйләрен киеп, шоңкар лачынын терсәгенә кундырды.
— Төкле Аяк, әзерлән!
Шоңкар бу мизгелне иртәдән бирле көтә инде. Көтмичә теге, ачка тук булып йөреп кара әле син. Ау көнне ичмасам авызыңнан кире килгәнче тыгынасың.
Озак та тормый сукмакта кәҗәләр төркеме пәйда булды. Яугирлар шикелле тезелешкәннәр. Иң алда — кәкре мөгезле тәкә, көтү хуҗасы. Күр, ничек ялт-йолт карана.
Лачыннар кәҗәләргә бик сирәк һөҗүм итә, чөнки алар гәүдәгә калын, көчләр нисбәте тигез түгел. Шуңа күрә ата кәҗәнең Төкле Аякка исе китмәде, беткәнмени далада тычкан-күсе ише вак-төяк җәнлек аулаучы козгын дип уйлады, ахры. Күрәсең, өйрәтелгән лачыннарга тап булганы юк иде әле.
Төкле Аяк канатларын җәйгән хәлдә көтү өстеннән очып узды да, һич көтмәгәндә җәядән ычкынган ук тизлеге белән саф уртасындагы бүлтерек бәтигә ташланды...
Көтү су кебек сибелде. Шуннан бер төркем җайдакчы чигенү юлын томалау өчен тау сукмагын бүлеп тә алды, икенчесе бүлтерекне тәләкәгә элеп, тиресен салдырды. Бүлтерек ите бәкнең иң яраткан ризыгы.
Мамай шоңкарын янә күккә чөйде. Тәүге уңышы белән әсәрләнгән Төкле Аякның җаны-тәне йөгәнсез нәфес белән тулышкан иде инде. Алга ерткычлык гайрәте бәреп чыкты. Бу юлы сайланып та тормады, күзенә беренче булып чалынган кәҗә өстенә кунды.
Кәҗәнең дә яшисе килә, әнә, ничек үрсәләнә. Сикергәли-сикергәли, ниһаять, лачынны читкә дә бәрде. Чын-чынлап тарткалаш башлады, кәҗә өчен бу җан бәрабәре. Аңа ничек тә дошманына сыртын бирмәскә кирәк. Шөкер, көче бар, җитезлеге дә таман. Әлегә кара кошны үзенә якын җибәрми.
Бәргәләнә-суккалана торгач, алар зур гына бер таш кыяга килеп төртелделәр.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
80
Төкле Аяк өчен бу көтелмәгән форсат иде. Һәм ул аннан файдаланмак итеп, күккә күтәрелде дә һөҗүмгә әзерләнде.
Менә хәзер... Кәҗә хәленең котылгысызлыгын төшенеп алгандыр, мөгаен, шул ук мизгелдә түбәнгә сикерде.
Төкле Аяк корбанын очкан төшкә эләктереп алды. Ә чокыр төбенә алар бергә мәтәлеп төштеләр.
Мамай лачыны белән тау чибәре арасындагы аяусыз бәргәләшүне атыннан төшеп күзәтеп торды.
Ак киек, йөгерекмен дип мактанма,
Алдыңда казулы торган ур бар.
Ак шоңкар, очкырмын дип мактанма, Алдыңда җәюле торган түр бар.
Көтмәгәндә Мамайның күзле Юзекәй мосафир күзе белән очрашты. Шул ук тишеп үтәрдәй үткен вә зиһен катыш мыскыллы караш. Тәне чымырдап китте.
— Әйе, бу мин, төмәнбаш, — диде Юзекәй, гадәттәгечә ияген таягына салган хәлдә, — узганында ахирәт күлмәгеңнән арындырган идем, бу юлы имгәнмәсен дип ашыктым...
— Сәләмә көбәмә ямаулык, — дип мыгырданды Мамай.
— Шоңкарың дәртле күренә, канатын канга тигезмәс, — диде Юзекәй аны ишетмәмешкә салышып, — ә хуҗасы, әйтерсең лә әтәлге, итәк пычратырга маһир.
Мамай кынысыннан хәнҗәрен тартып чыгарды.
— Бирермен мин сина әтәлгеңне, туганына үкенерлек итәрмен.
— Теге вакытта да кисәттем ич, төмәнбаш, мин кем белән исәп-хисап ясарга өлгерерсең әле, төп бурычын — Тәнре ышанычын аклау.
— Мин акламыйммы?
— Тайдула ханбикәгә кул сузу аклаумы? — дип сорауга сорау белән карап бакты мосафир.
Мамай сыгылып төште. Ике-өч ел үтсә дә ошбу ярадан әле һаман кан саркып тора иде. Бу анын хәсрәте дә, үкенече дә, хурлыгы да иде. Саклый алмады ул мәшһүр Үзбәк ханнын тол бичәсен, җаны кебек күргән хатыны Толымбикәнен карт анасын, аналык-тәрбиячесен, ниһаять, үзенен ин дәрәҗәле әбекәен. Болары шәхси мөнбәрдән караганда. Ханбикә дәүләти зат, җәмгыятьнен пакьлек символы, рухи терәге иде. Алласын югалткан йөгәнсез Хызра хан шушы илаһи йолдызга кул күтәрергә җөрьәт итте, тәхетенә яныйлар, имеш.
Бу хәбәрне ишеткәч, Толымбикә исе китеп ауды, атна-ун көн керфекләрен дә селкетә алмады мескенем, көч-хәл белән аякка бастырдылар.
— Мин ул тинтәк ханнын гомерен өзәргә бурычлы, фатиханны бир,
— дип, хатынынын тезенә башын салды Мамай. Фатихасыз булмый, чөнки алар бер ыру кешеләре.
— Үч тоту, кан кою шәрәфле ханбикәнен абруена кара тап иде, бәк,
— диде Толымбикә, — борчылма, ул кадерсез бәндә умырткасын үзе казыган базында сындырачак әле.
Ханәкәнен сүзе рас килде. Озак та үтми, Хызра ханны үз улы Тимерхуҗа кылыч йөзлегеннән үткәрде. Тәхет чире йогышлы шул.
Юзекәйнен соравы шушы кайгылы вакыйгага ишарә иде.
— Гафиллек бәласе, — диде Мамай телгә килеп.
— Тәнре сина Дәүләт дигән кешнәү айгыр белән идарә итү форсаты бирде, ә син читтән күзәтүчегә әйләнден.
— Мин Үзбәк ханнын тәхеткә килгән оныгы Килдебәк ханга теләктәшлек итәм, — дип акланды Мамай.
— Барыбер шонкар түгелсен, шонкар аулаган кошын һавада тота.
ИР-МАМАЙ
81
— Шуннан?
— Шуннан шул, бәк, томшыгын тома.
Мамайнын йөзе кара янып чыкты, нидер әйтергә теләде, ләкин сүзләре ачулык йоткылыгында сыланып калды.
— Ыһ...
Анын ачу угы монысында Килдебәк ханга юнәлдерелгән иде. Чөнки ул аны читкә тибеп, бәкләр бәге вазифасын Баһрун ыруы вәкиле Тулыбай мырзага тапшырды.
— Сонгы фасылда, әнәтрәк, бер ояга өч козгын кунды, — дип ярасына тоз тамызуын дәвам итте Юзекәй, — Байду хан бу мыскылга чыдаша алмыйча ләхетен җимермәсә ярый инде.
Бу тәхет буталышына төрттерү иде.
— Җитте!
— Ояга үз лачынынны утырт әүвәл, шуннан сон булыр «җитте».
...Үзән сукмагында чаптырып килүче атлылар күренде. Шонкарга да җан керде, шулай булмыйча, корбанын саклау озаккарак китте бит, кан исе тәмам азындырды, кәҗәне ботарлаудан чак-чак тыелып тора.
— Бәк, ут булдын да, су булдын, эзли-эзли аптырап беттек, — диде сунар-би, — ә табыш шәп, котлыйм, болан кадәре кәҗә.
Мамайнын күзләре мосафирны эзләде, тик аннан җилләр искән иде инде. Саташам ахры дип борчылып куйды ул. Мәрткә китү бәласе инде. Юзекәй дигәннәре дә хыялый шәүлә генә булса кирәк. Алайса, ни өчен сүзләре нәкъ эзенә төшә сон? Сонгы ике-өч елда ул «җигелсән — мичәү, йөгерсән — чәчәү, әкрен барсан — калу, абынсан — баш-күз еру» кебегрәк икеле-микеле кыйблага таяныбрак яшәде. Хак югыйсә ир-егеткә унышны фәкать тәвәккәллек илә дуамаллык кына китерә.
— Мансур мырзанын да табышы мул, — диде сунар-би, хуҗасынын уйларын бүлеп.
— Ниткән мырза, нидәй табыш?
— Бүгенге аунын каһарманы улын Мансур мырза.
Бу сүзләр Мамайны чынбарлыкка кайтарды.
— Төкле Аяк, урынына!
Шонкар шундук хуҗасынын ияр кашына килеп кунды.
— Кузгалдык!
Корбаг-чатыр корылган, учаклар тергезелгән. Бәк учагы янында берничә пешекче кайнаша. Өчаякка эленгән бүлтерек кәҗә түшкәсен туктаусыз әйләндергәлиләр. Көйдерүдән шикләнәләр, күрәсен, чөнки төмәнбашы бик талымлы, ана ярау мен бәла.
Башка учакларга да куз төшкән. Авыздан сулар китереп, борынга ит исе, төтен исе бәреп керә.
Мансур мырза лачынын тугрыга куандырды инде. Хәзер түземсезләнеп атаен көтә. Бәк ни әйтер, улынын тәүге авына нинди бәя бирер? Үзе исә канәгатьнен аръягында, авызы колагына җиткән, әнә никадәр үрдәк! Их, Дмитрий күрсен иде бу галәмәтне.
Мамай килгән тизлектә атыннан сикереп төште дә улы янына ашыкты. Дөресен әйткәндә, ул мондый нәтиҗәне көтмәгән иде, икеләнебрәк:
— Болар үзеннеке генәме? — дип сорады.
— Үземнеке генә, атаем, бер суна үрдәк тә бар әле, анысын пешерергә алдылар.
— Котлыйм, улым, иншаллаһ, яуларын да ганимәтле булыр.
Йоласына туры китереп, пешкән сунаны китерделәр. Яшь аучы тәүге табышын бөтен кеше алдында ашап бетерергә тиеш. Мансур монысында да сынатмады.
— Ит — адәмнен корычы, булдырдын, — дип хуплады улын бәк, — ә хәзер сары бал эчеп куй, үрдәк су ярата.
Аучылар көлешеп алды.
Бу Мансурнын үз гомерендә беренче мәртәбә хәмергә ирен тигезүе иде. Чырае сытылды.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
82
— Чын угланга бик күп сынаулар аша узарга туры килә, — диде Мамай, — хәмер шуларнын ин куркынычы, тәүге касәдән үк нәфесенә акылынны баш итеп куй.
— Барысы да син кушканча булыр, атаем, — диде Мансур, батыраеп китеп, — бер үтенечем дә бар...
— Әйт, нинди үтенеч ул?
— Дустым кенәз Дмитрийны сагындым, атаем, чакыртасы иде, бик...
— Вакыты ул түгел, — дип бүлде улын ата кеше коры гына.
Үтенечемне хәмергә бәйләде, ахры, атаем дип чын борчуга төште Мансур. Их, акыл сынавын үтә алмады, тубырлы алашадай тигез җирдә абынды. Ул, әлбәттә, хак хәлне белми иде. Юзекәй бәккә ифрат та авыр гаеп ташлады ич, баскан җирендә үлән корысын, эчкән җирендә су кипсен, диде.
Табында Мамай онытылды, сары бал киеренкелекне үзенә йомды. Гәп ау хәлләренә күчте.
— Субра, яшь мырзага тулгау фарыз, минем исемнән әйт, — диде Мамай.
Субра әзер иде инде. Башта кубыз аваз бирде, аннан җыр-такмак янгырады:
Катим Тайдай юмартсың,
Арсландай адусың, Камзәдәй палвансың, Галинең гали улысың, Арслансың, мырза улым.
Садагың алтын, угың алтын, Чамыргап әйткән сүзең алтын, Саф азамат мырза улым.
Йәмәннән кеше җыйсам,
Уртага агач тексәм,
Мин тугыз күрек бассам, Сине дәрәҗәгә чиксәм, Саф алтынсың, мырза улым.
— Тарлан Бүзне китерегез! — диде Мамай, тулгау төгәлләнүгә.
Чатыр авызында бакыр йонлы сөлектәй гүзәл толпар күренде. Табын бер хәрәкәттә урыныннан купты. Дастаннарга тин толпар алдында утырып торып була ди мени. Аһ иттеләр.
Мамай елгырнын нуктасыннан тотып алды да Мансурга мөрәҗәгать итте:
— Тактайлаган бычкактай табаны яссы йирән ат, киләпләгән йибәктәй ялы булды йирән ат, озын чәчле кыздай койрыгы озын йирән ат, галәмне узып йөлте алган үгечем юктай йирән ат бирәем сина мырза зат.
— Афәрин, бәк!
Мансур бүләк атынын муенына сарылды.
Мамай дәвамлады:
— Байду хан йорты түрәсез калды. Алтыннан суккан Ак Урда тәхетенә без мәшһүр Үзбәк хан ыруыннан үз карышкыбызны тәгаенләргә бурычлы. Сарай безне көтә. Ант эчәбез!
Кылыч очлары беләкләргә кадалды, иреннәргә кан буялды.
— Ант!
***
Мамай кичләтеп кенә бичәсе янына керде. Хатыны кече кызлары Айтулы белән мәшгуль иде. Үчти-үчти сикертә, сөя, иркәли.
— Өяр идем, төяр идем, бодай камырын ясар идем, — дип көлде ата кеше.
— Бик өяр идем дә, бик төяр идем дә, арпа камырыдай таралып баруларыннан куркам шул, — диде Толымбикә шул ук шаярту дулкынында.
— Менә монысы дөрес түгел, мысыгым, — диде Мамай бармак янап, — әле син мина малайлар алып кайтырга тиеш, Мансурыбыз буй җитеп килә.
Толымбикә кызчыгын нәнәсенә бирде дә, ире алдына килеп утырды. Тегесе аны кочагына кысты. Өйләнешүләренә дистә ел вакыт үтеп китсә дә, аларнын гыйшкы сүрелүне белми, элеккечә дөрли иде әле.
ИР-МАМАЙ
83
— Шул ният белән керденме, мамучым...
Ханәкә мысыктай мыр-мыр килеп, кайнар тыны белән иренен йөзен өттерде, куллары шыпырт кына изү эченә шуды...
Дөньялары онытылды.
Чәй табынында да сүз шул хакта барды. Толымбикә нигәдер кайтып- кайтып әлеге сүзне куертты.
— Мамуч, минем сина бер риваять сөйлисем килә, тыңла әле, — диде.
— Бик рәхәтләнеп.
— Берничә кеше зарланышып утыралар икән. Берәве авыр сулап: «Әйе, заманалар авыр, бала-чага күп, чыгымнар зураеп китте, җитешеп
булмый», — дигән.
— Баласы бала, чага дигәнең ни соң ул? — дип сораган әңгәмәдәше. Яннарында бала-чагадан күп җәфа күргән адәм дә бар икән, әйткән:
— Шул балалар арасында чага торганы була, шунысын чага дип әйтәләр,
— дигән.
— Бу нигә ишарә инде, ханәкә? — дип, Мамай хатынына текәлде. Толымбикә чынаягын читкәрәк этеп куйды да, җитди төскә кереп:
— Чагалар безнең арада да бар ич, бәк, — диде, — үзең күреп торасың, тәхеткә хәзер атай үтереп менеш, чиратларын көтеп ала алмыйлар.
— Хак, ханәкә. Тик бу минем угланнарга кагылмый, без бит турыдан- туры тәхеткә дәгъва итә алмыйбыз, ыруыбыз бүтән.
Азга гына тынлык урнашты. Күрше бүлмәдән нәнәнең көйли-көйли бала йоклатканы аермачык ишетелеп торды:
Әлли-бәлли, бәү-бәү, Атай барда атай баш, Атай юкта ана баш, Анай юкта түтә баш, Түтә юкта үзем баш, Әлли-бәлли, бәү-бәү...
Ата белән ана бер-берсенә карап елмаештылар.
Мамай нидер әйтмәкче иткән иде дә ханәкә алданрак җитеште.
— Бәк, кичә ауда Сарай тәхете буш дигән сүз ычкындыргансың икән...
Монысында инде Мамай Толымбикәгә җөмләсен төгәлләргә ирек бирмәде.
— Ханәкә, мин менә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип кергән идем,
— диде.
— Сагынуыма түзә алмадым дигән була тагын, алдакчы...
Толымбикә иренә яны беләнрәк борылып утырды. Мамай хатасын төзәтергә ашыкты.
— Мысыгым, синең мәхәббәт угың йөрәгемнең иң түренә ничек кадалган булса, әле дә шул урында тора, — дип, хатынының кулларыннан алды,
— дөнья шөгыльләре аңа һич тә комачау итми.
— Беләм, — диде Толымбикә, — сынавым гына, җә, әйт, нинди сүзең бар?
Гәпкә керешкәнче Мамай нанә катына колак салды, тавыш-фәлән ишетелмәде, бәләкәч йокыга киткән иде инде, күрәсең.
— «Сарай тәхете буш тора» дигән тәгъбирнең асылы шунда, ханбикә,
— дип йөренә-йөренә шәрехләргә кереште, — Алтын Урданы56 саклап калыйк дисәк, без Сарайдагы зилзиләле хәлләргә төкереп, алардан бәйсез үз дәүләтчелегебезне булдырырга тиешбез. Алтын Ташка бүген Килдебәк хуҗа, иртәгә Мөрид шаһзадәнең дилбегәне үз кулына алуы ихтимал. Шымчыларым ханга һөҗүм 56 Ултын Урда — 1243 елда Монголия империясе кочагында Бату хан тарафыннан оештырыла. Тора-бара тулы мөстәкыйльлеккә ирешкән бу бөек Татар дәүләте тарихи географиядә «Җучи Олысы», «Олуг Улус», «Дәшти Кыпчак», «Урда» исемнәре белән йөртелә. Алтын сыйфатнамәсе ханның Алтын чатырына, Алтын сараена мөнәсәбәттә кулланылган. Термин буларак, «Алтын Урда» дәүләте таралып, ике йөз ел үткәч, XVI гасыр азагында гыйльми әйләнешкә керә башлый. Укучыларны бутамас өчен, әсәрдә дәүләт атамасы «Алтын Урда» дип кенә алынды.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
84
әзерләнүен җиткерде. Кыскасы, андагы ызгыш-талаш безнен Сарайга әйләнеп кайтуыбызның көнен якынайтачак кына.
— Сөбхәналла, бәк, ә тәхетенә кемне тәгаенлисен?
— Агаен Бирдебәк ханнын кияве Абдуллаһ кулай булыр сыман тоела,
— диде Мамай йөрүеннән тукталып, — Чынгыз нәселеннән, үзе яшь. Кануни яктан тел-теш тигезерлек түгел. Монысы — ин кыйммәтлесе.
Толымбикәнен чынаягындагы чәе чайпалып, ашъяулыкны таплады.
— Шул хөрәсәннеме?
— Анын бүреге генә кирәк, бүрек астындагы мие безнеке булачак.
— Хәйләкәр син, Мамуч, — дип бармак янады Толымбикә, —кыюлыгын мина бик тә ошый, башкисәрлеген дә.
— Адәм тормышында шундый бер хикмәтле чик бар, — диде Мамай,
— әгәр аны атлап чыгасын икән, артка юл ябыла, чигенә алмыйсын. Сине бернинди киртәләр дә тота алмый. Әхлак та, дин дә, башкасы да. Тәхет кан бәрабәренә яши. Тәхет — көчлеләр бәйгесе. Һәм ошбу язмышка, ул ничек кенә тәгаенләнмәсен, берәүнен дә үпкәләргә хакы юк. Чөнки бу язмышны син үз теләген белән сайлыйсын. Хәзер мин шул халәттә.
— Ошбу көрәштә мин синен ышанычлы терәген!
Дәвер, Кыят дәвере
Ил булганга — ил булды,
Яу булганга -яу булды.
«Идегәй» дастаны
Ут биетеп яшәргә күнеккән кыбырсык вә үҗәт Мамай белән чагыштырганда, ике генә дистәне тутырган Абдуллаһ бер гафил гыйбад затны хәтерләтә иде. Акрын, дәшмеш. Янмый, көйми. Яшәеше генә түгел, йөз-чырае, килеш-килбәте дә торгынлык сазына көйләнгән иде. Шуна күрә тәхет тәкъдимен дә сүрән генә кабул итте. Хатыны Көнәкә исә, киресенчә, күтәреп алды.
— Мина да ханбикә хөрмәтләре күрергә язган икән, — дип, шатлыгыннан Толымбикәне үбәргә тотынды, — рәхмәт сөекле каеначкаем, яхшылыгына
— яхшылык, Аллаһы боерса.
— Рәхмәтенә рәхмәт, сенелкәем, — диде Толымбикә, хис һөҗүменнән арынып, — иреннән әкүл ясагансын бит, кәеф-сафа гына корып ятасыз, ахры, кара инде киявебезгә, күкәй рәвешенә кергән ләбаса, тотар җире дә калмаган, мимылдаган тәки.
— Мөхтәрәм ханәкәләр, дәүләти тәкъдимне гаилә-ыру кысаларына яба күрмәгез берүк, — дип кисәтте Мамай, — әкүлгә килгәндә исә, ханнын мәшәкатьләре баштан ашкан, корсак та үзеннән-үзе шинәр. Абдуллаһ, хан бүреге киюгә, дәүләте буйлап эш сәяхәтенә чыгып китәчәк...
— Мин йөрүне яратмыйм, — диде Абдуллаһ.
— Ярату-яратмаулар белән хушлашырга туры килер, — диде Мамай көлемсерәбрәк, — халык үзенен хакимен күреп белергә тели. Аеруча Кара дингез буе, Азак тирәләрендәге чикләрне ныгыту сорала. Казан Болгарына сонрак үзем барырмын. Анда хәлләр катлаулы, мөстәкыйльлек даулыйлар, аерылып чыкмак булалар дип ишеттем. Салымны кайда да фәкать Урдага, ягъни безгә генә түләргә тиешләр.
Эшне тиз тоттылар. Икенче көнне үк Мамай корылтай җыйды. Монда да үгезне мөгезеннән алды. Чөнки барысы да алдан килешенгән иде инде. Кыска гына кереш нотыктан сон Толымбикәгә мөрәҗәгать итте.
— Ханбикә, синен сүзен кануни көчкә ия. Безнен, ягъни дә Кырым әмирлеге тәкъдименә карата фикерләреңне белдерсән иде, — диде. Һәм өстәде: «Каләмче һәр сүзеңне кәгазьгә теркәп, мөһер сугачак».
Толымбикә тып-тып басып, әмир кәнәфиенә барып утырды. Гәүдәсе орчыктай
ИР-МАМАЙ
85
туры, йөзе тәкәббер. Шул кыяфәттә башта җыелышучыларга күз йөртеп чыкты. Аннан соң вәкарь белән генә мәмләкәтнең давыллы язмышына зилзилә өстәячәк белдерүен җиткерде:
— Мин мәшһүр Үзбәк ханның оныгы, мөхтәрәм Җанибәк ханның Толымбикә атлы кызы, ханәкә, бөек кардәшебез Байду хан нигез салган Алтын Урда дәүләтен саклап калу һәм ныгыту мәнфәгатьләрендә аек акыл вә дә зур җаваплылык белән каһарман Җучи нәселе вәкиле Абдуллаһ шаһзадәне хан дип игълан итәм.
Зал дәррәү торып басты.
— Афәрин!
— Мәрхәбә!
Абдуллаһка хан бүреге кигезделәр. Ул, үз чиратында, Мамай мырзаны бәкләрбәге вазифасына билгеләде, рәхмәт белдерде.
Мәҗлесләр үткәреп тормадылар, тәхет нотыгы да булмады. Чөнки моның өчен тәхет зарур. Ә ул Сарайда. Башта әле бу каланы алырга кирәк.
— Калган рәсми җыеннарны Алтын Ташта, Хан бистәсендә үткәрербез,
— диде Мамай, — аныңча да башкарасы эшләребез хәтдин ашкан. Иң беренче кичектергесез бурыч — Абдуллаһ хан исеменнән акча сугу. Үз акча тамгасы булмаган хан — ялган хан ул, аны бер чит мәмләкәт тә танымаячак. Янә дә багланышлар. Казна. Мин үзем шәхсән беренче вакытта шул эшләр белән шөгыльләнәчәкмен.
Бу җәһәттән аның төп терәге балачак каласы Каффа иде. Төгәлрәге, Каффадагы Генуя сәүдәгәрләр үзәге. Көнчыгыш вә Көнбатыш кыйтгаларының диңгез юлы сәүдәсе алар кулыннан уза. Каффа портына көн саен дөньяның төрле почмакларыннан килгән караблар туктый. Тауар әйләнеше бик зур. Казнага да шактый акча керә.
Италиялеләр, хәл бүгенге тотрыклы рәвешенә кергәнче, канга шактый тоз сиптеләр. Башбаштаклык җучиларның көндәше Хулагу белән Кавказ арты җирләре өчен тарткалашу чорыннан ук башланды. Генуялылар моннан бик оста файдаланды, илханнар белән якынлашты. Венециялеләр үз чиратында Җучи дәүләтен сайлады. Үзара да тату яшәмәделәр, коралга ябышкан чаклары да булгалады. Әйтик, шундый бер бәрелеш нәтиҗәсендә бөтен мәшрикъта зур абруй казанган Венеция сәүдәгәре һәм дипломаты Марко Поло генуялыларга әсир төште. Бу күрексез хәлнең файдасы да булды. Марко үзенең күргәннәрен зиндандашларына сөйләде. Бу сөйләгәннәрне синьор Рустичано язып алды. «Дөньяның төрлелеге турындагы китаплар» исемле күренекле басма менә шул рәвешле туды.
Каффа хәзерендә генуялыларга арендага бирелде. Өлкә алар юрисдикциясендә, алар кануны нигезендә яши. Консулны да Генуя шәһәре дожы57 билгели.
Мамай монда еш була. Консул — синьор Антоний белән дустанә яшиләр. Ул аңа олылап, Дож дип мөрәҗәгать итә, хәлбуки бу Генуя шәһәр
— җөмһүрияте хакименең рәсми атама-дәрәҗәсе. Ә Антоний өчен ул синьор Манчетти, гурген, мырза-әмир.
Бүген исә «синьор Манчетти, гурген, мырза-би» дип сәламләде. Мамайның колагы сак, бу үзгәрешне шундук абайлап алды.
— Мин барысыннан да хәбәрдар, — диде Антоний аның сораулы карашына җавап итеп, — котлыйм. Ул италикларга хас хислелек белән әңгәмәдәшен күтәреп, бала уйнаткандай идән уртасында бөтерелеп алды.
— Яна хөкүмәт төзү бик зур сәяси вакыйга, синьор Манчетти, гурген, мырза-би, аны билгеләп үтмәсәк, хата кылырбыз.
Көләч йөзле, нәфис буй-сынлы чибәр туташ алтынсу төсендәге затлы шәрабны бокалларга агызды.
— Абдуллаһ-Мамай дәүләтенен гомере шушы йөз еллык шәрабныкы шикелле 57 Дож — башлык.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
86
озын булсын, — дип, тост тәкъдим итте Антоний.
Бүлмәгә саф бәллүр чыны таралды.
— Бүген сина, синьор Манчетти, гурген, мырза-би, ин гүзәл туташыбыз синьоритта Чечилия кадер-хөрмәт күрсәтер, — диде Антоний тигез ак тешләрен ялтыратып, — риза-бәхил калырсын, сүз бирәм.
Синьоритта озын керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә елмайды да, җинелчә генә тез чүгеп куйды. Шәрә изүеннән оядан баш төрткән кош балаларыдай күкрәк алмалары күренеп китте.
Кунакнын җаны-тәне шәһвәт белән тулды. Моны Антоний да сизде.
— Чибәркәйгә дә чират җитәр, — диде туп-турыдан, — хәзер гәпләшеп алыйк, күрәм, йомышларын күп булса кирәк.
Мамай әлеге вәсвәсәле йомшаклыгыннан кыенсынып, башын читкә борды. Антонийнын шәрабе аны һәрвакыт шулай кирәк-кирәкмәс җирдән дә дулкынландыра. Йомышы, әлбәттә, күп, шунын өчен килде ләбаса.
Гәпне хуҗа кеше башлады.
— Бу ике дәүләт безнен мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясамасмы, дөресен әйткәндә, мин шуннан шикләнәм, — диде. — Үзен беләсен, ике көймәнен койрыгын тоту мөмкин түгел.
Ул инде бөтенләй икенче кеше иде: йөзе җыелган, карашы җитди, сүзләре үткен.
— Кырым әмирлегенә монарчы дәгъван бар идеме сон? — дип соравын юллады Мамай.
Ул да үз асылына кайткан иде инде.
— Юк, ике яктан да гаһеднамә төгәл үтәлә.
— Киләчәктә тагын да яхшырак булачак, галиҗәнап Дож, икеләнергә урын юк.
— Үзәк дәүләт Сарайда бит, би...
Мамай үзенекен ялгап китте.
— Кырым да Алтын Урда җире, дож, бик тиздән Бәркә хан нигез салган Сарай да безнен кулга төшәчәк. Бу көнне якынайтуга син дә үз өлешенне кертә аласын.
— Ничек?
— Табигый, әлегә казнабызнын төбе такыр, шуна күрә гаскәр туплауда аерым кыенлыклар килеп туды, — диде Мамай, әнгәмәдәшенә туры карап, — ярдәменә өмет итәргә хакым бар дип уйлыйм.
— Күпкә китмәсме?
— Борчылма, Сарай тәхетен алгач, безнен мөмкинлекләр кинәячәк,ташламалар ясарбыз, чыгымын икеләтә кайтыр.
Антоний бокалын учына кысып, тәрәзә янына килеп басты. Озак кына бер-берсен куышып уйнаган иренчәк дулкыннарны күзәтеп торды. Җилбикә ялга талган, күрәсен, яфрак та селкенми.
— Акчаны тавык булып тавык та чүпләми, хикмәт анда түгел, — диде ул әнгәмәдәше янына борылып, — безне барыннан да элек сәүдә мәйданын кинәйтү мәсьәләсе кызыксындыра. Русия базарында ныклап тамыр җәю кулай булыр иде, мәсәлән.
— Русиядә дингез юк...
— Коры җиргә чыгарга да вакыт җитте, би.
— Безне кая куясын?
— Дөнья кин, анда барыбызга да урын җитәрлек. Татулык кына булсын.
Мамай ризалыгын белдереп, башын иеп куйды да, гәүдәсен кәнәфинен читенәрәк шуыштырды. Кырын ятып гәпләшүгә күнекмәгән иде ул. Җайлап утыргач:
— Антоний, минем тагын бер мөһим мәсьәлә буенча сөйләшәсем бар иде бит, — диде.
— Монысы хакында, синьор Манчетти, карабта сөйләшербез, күрәсенме, көне шәп, дингез дымык, синьоритталар әзер, — дип кунагын җитәкләп алды хуҗа. Аннан тукталып кисәк кенә:
ИР-МАМАЙ
87
— Исемә төшкәндә сорыйм әле, би, җә сонарырмын, акчага үз тамганны да суктырасындыр бит? — дип сорады
— Сонардын шул, синьор, — дип көлде Мамай, — Абдуллаһ хан акчасын йөрешкә керттек инде.
— Кызганыч, миндә әнә Мәүберханда сугылган акча бар. Анда Сөргатмыш солтан исеме белән беррәттән Таймур Гөркан әмирнен исеме дә теркәлгән.
— Үз исеменнән акча сугарга дәүләтнен Илбашы гына хаклы. Мин кануни хак гамәлләрне генә таныйм.
— Анлашылды, ә хәзер киттек, безне караб көтә.
Антоний эленке-салынкылыкны белми. Һәрвакыт хәрәкәттә. Яшәеше дә шуна көйләнгән. Эшли икән, сытып эшли, ял итә икән, тугарылып ял итә. Ял дигәне дингез, караб, чибәр туташлар, җыр, бию, музыка...
Аларны көлеп-елмаеп гүзәл синьоритталар каршы алды. Араларында Чечилия дә бар.
— Хуш киләсез, синьор әфәнделәр, затлы итальян шәрабеннән авыз итегез, — дип, бокаллар тәкъдим итте ул.
— Йолдызларым, сезнен өчен, — диде Антоний һәм эчеп бетерүгә бокалын идәнгә бәрде.
— Монысы бәхеткә, йолдызларым!
Йолдызлар чырылдашып кул чапты.
Мамай эчтән генә сыкранып куйды. Күренә ки, типтерү давыллы булырга охшый. Һәм ул ким дигәндә ике-өч көнгә сузылачак. Анын исә тугарылып кәеф-сафа эчендә кайнарга чамасы юк, вакыты тар. Шуна күрә Антоний ныклап торып мәҗлес сазлыгына кереп чумганчы йомышын йомышлап калырга кирәк.
Табынга утырыр алдыннан, җаен табып, ул аны ниндидер бер кысан каютага өстерәп диярдәй алып керде. Тегесе моны үзенчә гөманлады, күрәсен, авыз ерды:
— Әйттем ич инде, Чечилия синеке була, дидем! Кыбырсыма!
— Тынла әле, синьор Антоний, минем сина бик тә четерекле бер үтенечем бар.
Ул азга гына тукталып торды. Бу ара ана хуҗанын иътибарын җәлеп итү өчен кирәк иде. Һәм дә максатына иреште, Антонийнын шук-көләч йөзенә җитдилек кайтты.
— Сөйлә сон, көттермә.
— Һәр дәүләтнен абруе чит мәмләкәтләргә бәйле, — дип тәкърарлап китте Мамай, — алар хокукый дип саный икән, дәүләт яши, санамый икән, урынын типкедә.
— Ин сөймәгәнем акыл сату, — диде Антоний, — уйнашчы хатын түгелсен, боргаланмыйча гына үтенеченне әйт.
— Абдуллаһ хан сине Римга илче итеп җибәрергә карар кылды. Синнән дә кулай кеше юк, карышмасан иде.
Антонийнын болай да калку күзләре шар булды.
— Минеме?
— Син генә түгел, бүген-иртәгә илчеләребез Харәземгә, Константинопольгә, Русиягә, Кытайга, Монголиягә чыгып китәчәк. Мин үзем Литва кенәзлегенә ниятләп торам.
Синен вазифан, синьор консул, Папа белән Абдуллаһ ханнын, ягъни Рим белән Урда мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрүдән гыйбарәт, — дип шәрехләвен дәвам итте Мамай, — Рим белән Алтын Урда арасында юл һәрвакыт такыр булган. Үзбәк хан чорында исә ул яна баскычка күтәрелә. Бездә Бенедикт-Х11нен Үзбәк ханга, Тайдула ханбикәгә, тәхет варисы Җанибәк ханзадәгә язган рәхмәт хатлары саклана.
Вәзгыять тамырдан үзгәрде. Шуны колагына киртлә: моннан ары Алтын Урда дәүләтенен башкаласы — Урда!58 Ә Сарай ни, диярсен? Сарай 58 Урда — Мамай оештырган дәүләтнең күченеп йөрүче башкаласы. Солхат, Судак шәһәрләре утырма башкала ролен үтәгәннәр.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
88
— фетнәчеләр үзәге.
***
Рим. Антоний папа катына бик авырлык белән генә үтеп керде. Көнгә ике-өч кенә кеше кабул итә икән. Анда да ин танылган, дөнья күләмендә абруй казанган рухани вә дәүләт эшлеклеләрен генә сайлап алалар.
Идарә сәркәтибе Антонийнын шәхеснамә билгеләмәләрен бик җентекләп тикшерде, затлы металлдан коелган исемле байза-пластинкасын хәтта тешләп тә карады.
— Әллә беренче тапкыр күрүенме? — дип сорады Антоний.
— Ишеткәнем бар иде, ә кулыма беренче тапкыр керә, — диде яшь түрә,
— мин ошбу вазифамны әле өченче ай гына башкарам.
— Чынгызхан заманыннан килә торган ышанычнамә.
Сәркәтип көмеш кысага кигертелгән калын китапны озак кына актарды да:
— Абдуллаһ хан безнен исемлектә юк, — диде. — Сарай тәхетендә, белүемчә, Мөрид хан утыра.
— Ә Кырым әмире Мамай бәк?
— Мамай бәк бар, ләкин...
Антоний Алтын Урданын тарихка «Великая замятня» исеме белән кереп калачак егерме елга сузылган канлы чуалышлар чытырманына башын тыкмады, сәүдәгәрләргә хас җитезлек белән сәркәтипнен учына алтын тәнкә генә шудырды.
— Мамай бәк шул Абдуллаһ хан инде ул.
Аудиенция залында Антонийны йомышчы кардинал каршына бастырдылар.
Папа үзе биниһая зур тәхетендә мендәргә кунган чебен кебек кенә чүмәшеп утыра. Урбан кардиналнын папалык чоры азагына якынлашкан икән инде, дигән уй йөгереп узды Антонийнын башыннан. Ул баш руханинын кулын үпмәк булып талпынып караган иде дә, кардинал аркылы төште.
— Үтенечегезне җиткерегез, вакыт тар.
Антоний Абдуллаһ ханнын ярлыгын сузды.
— Понтифик Сарай белән булган мөнәсәбәтләрне дә туктатып торуны кирәк тапты, ә сез әллә нинди билгесез ялган ханны төртәсез, — диде канәгатьсезлек белән, — Римнын абруе барсыннан да өстен.
Зур залны янгыратып, тәхет хуҗасы телгә килде. Антоний дерт итеп китте. Күр, тавышы ничек көр чыга, чебен кебек тоела гына икән.
— Әүвәл Ходай каршында күркәм гамәлләре белән католиклар койган канны юсыннар, шунарчы барча аралашуларга да киртә салам!
Сүз Сарай тәхетендә нибары биш кенә ай утырып алган Күлнә хан турында барган икән. Моны Антоний соныннан гына белде. Хан ике улын да Римда чукындырган, католиклар ягына авышкан. Шунын өчен үзен дә, уллары Иоанн белән Михаилны да канга батырып үтергәннәр.
— Мөхтәрәм понтифик, киртә кору ансат ул, менә юл салып кара син...
Кардиналнын күзеннән очкыннар сибелде, авызы: «бәхәсләшмә!» — дип ысылдады. Понтифик, киресенчә, тәвәккәл милләттәшен ошатты, ахры:
— Син, туганкай, юл салучымы әллә? — дип, карап бакты.
— Әйе, мөхтәрәм понтифик, юл салучы, Кырымда. Генуялылар үзәге булдырдык. Көнчыгыш белән Көнбатыш дингез сәүдәсен үз кулыбызда тотабыз. Русия, Урал, Сибирия, Каспий төбәкләренә кармак салырга исәп бар. Сәүдә үтеп кергән җирдә дингә дә сукмак ачыла. Без үз миссионерларыбыз белән теләктәшлек итәргә әзер.
— Кардинал, Абдуллаһ хан галиҗәнапларына җавап ярлыгы әзерлә, мин анын хакимлеген таныйм һәм фатихамны бирәм, — дип әмерен юллады понтифик.
***
ИР-МАМАЙ
89
Дәмәшкъ.
Кәмал угланны солтанатта кочак җәеп каршы алдылар.
Хулагилар Дәмәшкънын чит мәмләкәтләр белән мөстәкыйль рәвештә аралашуын өнәп бетермәсәләр дә, Хафиз солтан илче килүне зур абруй сыйфатында кабул итте. Анын әле хакимлек итүенә ярты ел гына иде. Атасы Әсәдулла солтаннын вафатыннан сон династия кануны буенча олы агасы Өрестәм шаһзадә тәхеткә утырырга тиеш булса да, ул аны бер карангы төндә ятагында буып үтерде. Канын чыгармады, чөнки диндәш туганыннын канын чыгару зур гөнаһ. Үтерү, мәсләгенә карап, ярлыкана, кан чыгару — юк!
Яшь солтан Дәмәшкъ каласынын элекке данын кайтару уе белән яна иде. Агасын юлдан алып ташлауны да шунын белән анлатты. Имеш, Өрестәм шаһзадә Мисырдан читләшеп, тулысынча Богдад кул астына керү мәнфәгатен алга сөргән.
— Безнен җир бик борынгыдан килә, — дип, үтә дә зур горурлык белән тәфсилләде солтан, — Мөхәммәд галәйһиссәламгә Аллаһынын изге китабы — Әл-Коръән ингәнче күптән элек мәшһүр Дәмәшкъ патшалыгы бөтен чүл илләрендә дан тоткан. Пәйгамбәребез вафатыннан сон анын ыруы булган Өммәедләр хәлифәте канат җәя. Шам каласы (Дәмәшкъ) — янә баш шәһәр.
— «Сузылган шам кылыч» тәкъбире шул хөрмәткә, алайса, — дип, Кәмал илче дә үз сүзен кыстырып куйды. Югыйсә хуҗа кеше авыз да ачтырмый, гел үзенекен такылдый. Инде тезмә сүзгә күчте.
Без сугышкан йирләрдә
Сары мәйдан чүл иде,
Сары болак саз иде,
Аргымакның өстендә
Кылыч чабып, ук аткан Ул җиһангир мән идем.
Кәмал мырза дала кешесе. Эче-тышы хөрлек белән тулышкан, күзе очсыз- кырыйсыз кинлеккә күнеккән. Үз мәмләкәте каласына да аерым зарурлык килеп туганда гына кайта. Анда үзен тышаулы ат кебек хис итә.
Шулай да Хафиз солтан анын шәһри битарафлыгын чатната алды бугай, хәтта бәхәскә дә кереп китте.
— Игътибар ит, мөхтәрәм илче, бу безнен ин изге урыныбыз, — диде солтан бер сәер корылма янында, — монда бөтен тирә-як мөселманнары Аллаһыга гыйбадәт кыла, гөнаһларыннан арына.
— Кыйшайган таш баганалар...
Солтан ярсып китте.
— Таш баганалар, имеш, кыйшайган, имеш. Шунын белән истәлекле дә алар. Бу изге Дәмәшкъ Тәнресе гыйбадәтханәсенен калдыклары. Без ана кул тидерми кадерләп саклыйбыз. Чөнки ул дәүләтебезнен бөеклек символы, халкыбызнын хак мактанычы.
Өммәедләр төзегән мәчеткә кергәч, икеләнү-шөбһәләре бөтенләй таралды.
Керүгә ап-ак читек тоттырдылар. Солтан үрнәгендә Кәмал дә гасәбә егет ярдәмендә аяк киемен алыштырды. Читекләр ана чак кына иде. Күрәсен, үлчәмне алып, махсус теккәннәр. Ә менә тоткалы капкач беркетелгән көмеш савытны бермәл нишләтергә белмичә кулында әйләндергәләп торды. Солтан ана дисбесен салды. Ә ул дисбесез икәнлеген белдертмәс өчен читеген рәтләгәндәй итенде.
Мырзанын мондый затлы бинаны беренче күрүе иде, исе-акылы китте. Күзне камаштырып асыл ташлар, алтын-көмештән үрелгән аллы-гөлле бизәкләр җемелдәшә, гүя күктәге йолдызлар диярсен... Биек, якты, хозур, пакь. Бу сихри манзарадан күнелләрне сафландырып ниндидер ашкынулы садә мон сибелә. Мон кальбенә үтеп керә, җанынны, рухынны Аллаһы белән тоташтыра, фани дөнья
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
90
касәфәтләре онытыла.
Кәмалнын тәкъвалеге сай иде. Шулай да солтан артыннан намазлыкка тезләнде.
— Далада дин тотуы авыррак шул, — диде ул соныннан, аклангандай.
Солтан ризалашмыйча башын чайкады.
— Тәкъвалек сулаган һава кебек ул, мөхтәрәм илче, ана бернәрсә дә киртә куя алмый. Аллаһы Тәгалә адәмнәрне фани дөньяга сынау өчен генә җибәргән. Бу катгый сынауны унышлы үтүнен бердәнбер юлы — исламият, хак динебез.
Өйләдән сон Орыш ярагы бүлмәсен карадылар. Бусагадан атлап керүгә, солтан кылычын кынысыннан суырып чыгарды. Ярагбашнын да кулында кылыч иде. Бер-берсенә якын килеп, бар көчкә кылычларын чәкештерделәр, тирә-якка чар ташыннан бөркелгәндәй очкыннар сибелде.
— Күк керсен, кызыл чыксын!
Солтаннын өндәмәсенә ярагбаш та шул ук тәкъбир белән җавап бирде.
— Күк керсен, кызыл чыксын!
Бу өндәмә гаскәриләрнен анты икән, ягъни орыш дошманны җингәнче, каны чыкканчы барачак.
Сөрьяни булат кылычнын даны бөтен җиһанга таралган. Риваять буенча, бу кылыч хаҗәте чыгуга үзеннән-үзе сузыла, кирәк икән, кыскара да икән. Иясен дә хәвеф-хәтәрдән саклый, имеш.
— Кылыч сәлам бирдерә, башын җиргә идерә, — дип җорланды солтан.
Кәмал углан аны ишетмәде дә. Чөнки мөкиббән киткән иде. Мондый затлы орыш ярагларын тагын кайда күрәсен? Ни генә юк: ук-җәя, сөнге- чукмар, суел-хәнҗәр, пәке-пычак, калкан...
Ә кылычлар — бихисап. Турысы да, кәкресе дә, озыны да, кыскасы да, калыны да, нәзеге дә. Кайсылары дуга урынына бөгелә, сынунын ни икәнен дә белми.
ИР-МАМАЙ
Ярагбаш көмеш саплы кылыч тоттырды.
— Углан, урдалыларнын ни-нәрсәгә маһир икәнен күрсәт, — дип, табигый зурлыктагы дошмани зат карачкыга ым какты.
Кәмал бер кизәнүдә җилкәсеннән чабып, гәүдәне утын пүләнедәй икегә аерды.
— Афәрин, углан, бу кылыч сина бүләгем, — диде солтан, — иртәгә чүлгә чыгып китәбез, чын ир-егет шунда сынала.
Кәмал ихтирам белән башын иде дә әйтте:
— Галиҗәнап, барысы өчен дә бик зур рәхмәтлемен, кызганыч, сәфәр өчен бирелгән вакытым төгәлләнеп килә, юлга чыгарга рөхсәтенне бирсән икән. Абдуллаһ хан синнән вәкаләтле ярлык көтә. Үзегезнен дә илчеләрегезне кадер-хөрмәт илә кабул итәрбез.
— Үз эшен шулай төгәл белгән йомышчыларны мин бик ихтирам итәм, илче, — диде солтан, — ханга ярлыгым иртәнгә әзер булыр.
Җидесу.
Дөрмән мырзаны төн пәрдәсе төшкәч, озын юлдан сон хәл алырга дип баш терәгән вакытында әсир иттеләр, ангысаннар төркеме сизми дә калды. Югыйсә өченче тәүлек инде бер җан иясе дә очрамаган иде. Баксан, әле кичә генә монда Җидесу хакиме киез өен күтәрткән икән. Җәйләү өчен урыны менә дигән, көмеш сулы күле дә җәйрәп ята.
Дөрмән мырза айбалтадан башка корал йөртми. Анысы да исем өченгә генә. Илчегә үлем юк. Ләкин аларга һөҗүм итүчеләрнен фикере бу гомуми хакыйкатькә туры килми иде булса кирәк. Хаким алдына аны богаулы халәтендә китереп бастырдылар.
Хаким фирәзә ташыдай тере күзләрен беленер-беленмәс кенә каш астында уйнатып алды да, тәгамен дәвам итте. Биш бармагына эленгән касәсен сол белән генә авызына китерә дә, өрә-өрә чөмереп куя. Янә өрә, янә чөмерә.
Дөрмән ирексездән өй хуҗасын күз уныннан үткәрде. Көче ташып торган яшь чагы. Азамат ир-егет. Фырт күренә, сакалын кыска итеп кырдырган, ә мыегы, киресенчә, озын, славяннарныкына тартым, очы кайтарылган, бөтерелеп тора.
Хуҗа, ниһаять, буш касәсен табынчыга сузды. Икенчесе ана тастымал тоттырды. Чәй эчкәндәге шикелле ул ашыкмыйча гына озаклап сөртенде. Аннан сон читтәге келәмгә күчеп, суын быгыртата-быгыртата хур-хур суырды.
Хакимебез аксак икән, дип уйлап куйды илче.
— Әй, шымчы, нәмә иснәнеп йөрисен минем биләмәмдә! — дип кычкырды хаким искәрмәстән генә башын күтәреп, — алдашсан, бел, башынны үзем чабып өзәм.
— Хаким, түбәнчелек белән гафу үтенәм, белмәвем сәбәпле, сезләргә ничек мөрәҗәгать итәргә дә кыюлыгым җитми, кичерегез, зинһар!
— Каршында — Җидесу дәүләтенен әмире мөхтәрәм Тамерлан!59 Тез чүгеп сәламлә! — дип өзде аны төптән юан ярдәмчесе.
— Мин бөек Алтын Урда дәүләтенен әле генә тәхеткә менгән Абдуллаһ ханнын илчесе, — диде Дөрмән мырза, — Моголстан ханы Туглак Тимергә ярлык илтешем. Гамәлебез изге, тоткарламасан иде, хаким.
Ул бу чатан әмирнен, ни кадәр генә эреләнмәсен, баш кеше түгеллеген анлап алган иде инде.
Тамерлан бирегә үзен җиһанга таныту нияте белән Сәмәркандтан килеп чыккан макир60 зат иде. Туглак Тимердән олыс сорады, тегесе үтенечне канәгатьләндерде. Чөнки башкисәр яугирларга мохтаҗлык кичерә иде. Соныннан үкенде үкенүен, тик сон иде инде. Баксан, яугир гади яугир гына булмыйча, бөек Чынгызхан нәселенен чыбык очы да икән ич. Өстәвенә, гурген, Мөшаһәдә атлы хан кызы белән никахлашкан.
59 Тарихи чыганакларда: Тимерлан, Тимерләнк, Шаһ Тимер, Аксак Тимер.
60 Макир — мәкер.
4. «К. У.» № 5
97
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
92
Мондыйлар нәфесле була, алар башкаларга буйсынмый, үзләре буйсындыра — дан-дәрәҗә кортлары.
Озак та үтми, әлеге фаразлар акланды да, Туглак Тимергә, әмир мөстәкыйль Җирсу дәүләте төзеп, Моголстаннан аерылып чыкмакчы, имеш, дигән хәбәрләр дә килеп җитте.
Дөрмән илче шушы астыртын чуалыш вакытына туры килгән иде.
— Байсам61* да, ярлыгым да түш кесәмә тегелгән, — диде ул, — бөтен кәгазьләр дә тәртиптә.
Юан адәм хәнҗәре белән илченен яшерен кесәсен ертып төшерде.
Тамерлан анын ышаныч язуларына күз дә төшермәде.
— Бу ялган язу-билгеләрен арт сөртергә дә ярамый, — дип төкрекләрен чәчте, — тиздән Алтын Урдагызнын көлен күккә очырачакмын!
— Ми-и-и-на нишләргә сон? — дип сорады Дөрмән тотлыгы-тотлыга.
— Сине, шымчы, Газраил көтә, — дип каһкаһәле көлү белән көлде әмир, — ярлык иян Туглак Тимерне дә шул язмыш көтә... кәх-кәх-кәх...
Дала бүреләре Дөрмән илченен үләксәсен ырылдаша-ырылдаша ботарладылар.
Мисыр.
Тугача мырзанын юлы унды. Насретдин солтан аны көттермичә үз катына үткәрде.
— Җанибәк ханнын вафатыннан сон эзне суыткан идегез, югыйсә Мамай угланны бик охшатып калган идем, әйдүк, рәхим ит, — диде солтан ачык йөз белән, — без бит якын туганнар, каныбыз бер.
— Мин, галиҗәнап, бәкләрбәге Мамай мырза кушуы буенча килдем дә инде, — диде Тугача илче, — ул Абдуллаһ шаһзадәнен куларкасы иде, тәхеткә дә утыртты. Бәкләрбәге сина бүләк итеп, өч ау лачыны, алтын йөгәнле, асыл иярле өч аргамак, булат кылыч җибәрде. Йөз кол-әсир юлда. Тиздән монда булырлар.
— Сөбханалла, Ходай бәрәкәтле хакимлек насыйп итсен, без аларнын икесенә дә хәерхаһ булырбыз. Шөкер, Ислам дөньясында лаеклы урыныбыз бар, сүзебез үтә.
— Амин, галиҗәнап!
***
— Йолкырга дип барып, йолкынып кайттыгыз, ә?
Юзекәй үз төртмә сүзеннән үзе кеткелдәп алды.
— Хыянәт, — диде Мамай аклангандай.
— Дошман дустан ярала.
— Хак, дәрвиш, дөрес сүзгә җавап юк.
Юзекәйнен бармаклары дисбе төймәседәй эленеп калды. Чөнки бәкнен тәүге тапкыр анын сүзен җөпләве иде. Бу мосафирны тәшвишкә төшерде. Ник дисән, максаты җәнабен һәрвакыт пычак йөзендә тоту, тынычланырга, битарафлыкта калырга ирек бирмәү. Хәлбуки, төшенкелек тә, канәгатьлек тә асылда бер бизмәндә үлчәнә. Нәр ике сыйфат адәмне нәүмизлеккә, сүлпәнлеккә этәрә, көрәш юлыннан читкә алып ташлый.
— Ирнен ире ком өемен тау итәр, дигән борынгылар, — дип, ирен очыннан яраткан әйтемен очырды. Азрак тоелды, күрәсен, үз сүзләрен дә өстисе итте: «Ә син сәбәп эзлисен, үгезгә мөгез авыр түгел».
Һәм мәсләгенә иреште дә.
Мамай сикереп торды да хәнҗәрен буш түмәргә батырды.
— Әй, син, йолкыш, авызынны үлчәп ач, югыйсә...
Юзекәйнен утырган ташында тузан гына бөтерелеп калды.
Бәкләрбәгенен кара көннәре иде. Ин ышанычлылар арасында йөрткән Туктар угланнын хыянәте аны сон дәрәҗәдә ярсытты. Сарай кулга төште дигәндә генә 61 Байса — шәхси тамга.
ИР-МАМАЙ
4* 93
төмәне белән Мөрид хан ягына чыкты, сөнгесен үзен үстергән, кеше иткән җиһангиры тарафына борды. Көчләр нисбәте кискен үзгәрде. Ин аянычы, бу башкаларга тискәре йогынты ясады, шомланып, икеләнеп калдылар.
Мамай башбаштаклык тирәнгә кергәнче тиз генә төмәнен орыш кырыннан чыгарды.
Ышанычы зур иде. Яуга киткәндә Толымбикәне кочагына алды да, колагына пышылдады:
— Мысыгым, тиздән үзебезнен ятагыбызда аунаячакбыз, — диде.
— Унышлы сәфәр, Мамучым.
Толымбикәнен балачагы Сарайнын Алтын Таш бистәсендә үтте. Шунда ир хатыны булды, балаларын тапты. Алтын Таш ике көннен берендә төшенә керә. Сагынды ул аны. Иренен бу сүзләре шуна күрә аны бик нык җирсендерде, башын да терәмичә кайтуын көтте.
Мамай бер айдан арып-алҗап, җиде төн уртасында кайтып егылды.
— Мысыгым, мин сүземдә тора алмадым, кичер, — диде.
Толымбикәнен эчендәге бәгыре өзелеп төшкәндәй булды, ләкин сиздермәде.
— Борчылма, Мамучым, бу күнелсез очраклык кына, иманым камил, без үз калабызга әйләнеп кайтачакбыз әле.
— Вәгъдә!
— Хан беләме сон? — дип сүзне икенчегә борып җибәрде ханәкә.
— Чапкын җибәрдем.
— Дөрес эшләгәнсен, белеп торсын илне кулда тотунын ничек авыр икәнен.
— Башка яуларда мин аны үзем белән алып өйрәтәчәкмен.
— Әләм сыйфатындамы?
Мамайнын төксе йөзендә җанлану җепләре кыймылдашып куйды.
— Ханәкә, сина бүрек киеп туасы калган.
Толымбикә иренә килеп сарылды.
— Ул вакытта без кавыша алмаган булыр идек, Мамучым, әле ярый Тәнре кыз итеп яраткан...
Яратышулар да, тынычландырырга тырышулар да баш карачынын янган йөрәген вакытлыча гына баса алды.
Туктар углан ана Нугай якларыннан килеп башын орды. Әле мыек чыгарып кына килә иде. Каты куллы, кырыс йөзле бу яшь егетне беренче карашта ук ошатты. Ул шәхси төмәненә нәкъ менә шундый кыргыннарны җыя иде. Хәтта үз илен ни сәбәпле ташлап китүе белән дә кызыксынмады.
Угланга, дөрестән дә, дәгъва белдермәле түгел иде. Ат өстендә үзен иркен тота, кылычны да, айбалтаны да, сөнгене дә бер үк осталык белән уйната. Күз салдымы, котылырмын димә. Кешеләр белән ачылып сөйләшергә яратмый анысы, авызы йозакта. Шулай бераздан ул аны унбашы итеп билгеләде. Чөнки яуда телдән битәр батырлык зарур. Шәхси үрнәк әллә нинди алтын сүзләрдән дә өстенрәк. Озак та үтми, йөзбашы вазифасын ышанып тапшырды. Егет бу ышанычын да аклады. Шуна күрә Сарайга һөҗүм әзерләгәндә дә ана зур өмет баглады. Угланнын төмәне алга-артка карамастан, беренче булып калага атылып керергә, Хан сараен алырга тиеш иде. Хан әсир ителгәч, гаскәр инде каршылык күрсәтми.
Барып чыкмады. Үкенечле хәл. Кәкрене кабер генә турайта диюләре хак икән. Үз йортына хыянәт иткән, чит йортка хәерхаһ була димени?
— Бераз җилләнеп кайтыр иден, — диде Толымбикә, — башына «яна» уйлар да килер иде.
Ул үзе дә ниндидер кискен бер фикергә килгән иде булса кирәк, сикереп торды да, атылып тышка чыкты. Аны иярләнгән өч аты, җанатар яугирлары көтеп тора иде.
— Салкын Ташка!
Тояклар дөбердәште. Көн дымык иде, тузан болыты шактый вакыт һавада асылынып торды.
Салкын Таш — хәрби үзәк. Анда орыш серләренә төшендерәләр, кылыч, сөнге,
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
94
айбалта ише сугыш кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр, җайдаклык күнегүләре үткәрәләр. Остаханәләрдә көне-төне ут сүнми, чүкеч тавышы тынып тормый. Җәза корбагы да шунда.
Мамай килү уңаенда ук тезгенен шул якка тартты.
— Гарәпшаһ угланны чакырыгыз, — диде ул ияреннән сикерер-сикермәс,
— тиз!
Анын каршына кәмшек танаулы, чабата колаклы, табак йөзле кәтәнә углан килеп басты. Угланнар даирәсендә Гарәпшаһ әле яна кеше. Әмма шушы бер ел эчендә телгә кереп өлгерде инде. «Гәүдәгә — кәрлә, батырлыкта — Алып» диләр анын турында. Хәйләкәр, аяусыз. Тумыштан яугир.
— Ни боерасын, бәк?
— Сез Туктар хыянәтче белән якташлар бит, шулаймы?
Мамай хәнҗәр карашын угланга батырды.
— Ишетүемчә, ул Сарысу төбәгеннән, ә мин Харәзем даласыннан,
— диде Гарәпшаһ, җилкәсен җыерып, — анламадым, монда минем нинди гаебем бар сон?
— Бар, бәлкем, сез ике шымчы сүз берләшкәнсездер?
— Нинди сүз берләшү, бәк. Сарай орышында мин катнашмадым, Мокшы урманнарына җибәргән иден, күп бүләкләр...
— Беләм, — дип кисте бәк, — барыбер турылыклыгынны дәлилләргә туры килер.
— Баш өсте!
— Туктар хыянәтчене тере хәлендә Салкын Ташка алып кайтасын. Ун көн вакыт бирәм. Үтә!
Әзерлек төркеменә ул яшертен генә шәхси шымчыларны да өстәде. Углан алай-болай икеләнеп калган очракта, усал ният турында әйтеп тә торасы түгел, башын борганчы йөрәгенә хәнҗәр кадалачак иде.
Гарәпшаһ яшертен, качып-посып җай эзләп йөрмәде. Атларын әллүргә генә атлатып, көпә-көндез, ниндидер бәйсез дуамаллык белән туп-туры Туктар угланнын чатыры алдына килеп туктады. Аларны Мөрдинекеләр дип белделәр, күрәсен, тикшереп-төпченеп торучы булмады. Чөнки хан яугирлары гына үзләрен шулай эре вә өстен тота.
Туктар бәк үзе дә гаҗәпләнүен күрсәтмәде.
— Минем арттан килденме? — дип кенә сорады. Аннан: «Мамайча бу, нәкъ анынча», — дип куйды.
— Бу гамәлгә сине нәрсә этәрде сон, барысы да үзен теләгәнчә иде ич,
— дип белеште Гарәпшаһ, — һич анламыйм.
Туктар иреннәрен кысып, уйга батып торды да:
— Бу минем шәхси фаҗигам, — диде һәм кыска гына аңлатмасын да бирде.
Баксаң, Туктар зур ыру иясе, шаһзадә икән, Сарысу олысы хакиме Тугача әмирнең бертуганы. Тугача тәхетен үз улларына мирас итү өчен ошбу дәрәҗәгә хаклы кануни дәгъваче булып саналган бердәнбер энесен көчләп печтергән, ирлек орлыгыннан мәхрүм иткән. Бала юк икән, дәгъваче дә юк.
— Мин сине алып китәргә мәҗбүрмен, — диде Гарәпшаһ, — зинһар, карышма.
— Тиздән Мөрид ханны да ташлап китә идем, — диде углан, — мин бит тәгаен кешегә түгел, хакимлек хакына теләсә-нинди яман гамәлләрдән дә чирканмаучы тәхет ерткычларына үч саклыйм. Шулар минем гомерлек дошманнарым. Алда хыянәтләрем күп булачак әле.
Сабак булсын өченгә Туктарны яугирлар алдында, ачык һавада җәзаладылар. Җәзаның иң яманы иде: муенын телеп, саркып торган җәрәхәте эченнән тамырына кыл шудырдылар. Кыл бөгәрләнә, төртелә, кадала. Туктарның авыртудан вакыт-вакыт аңы югалып тора, өзгәләнә- өзгәләнә кычкыргалап та ала. Җәза-бинең тавышы да тоныклана, сүзләре җир астыннан сытылып чыккан кебек кенә ишетелә башлый.
— Антыңны яңарт, сатлык җан, антыңны яңарт диләр сиңа!
ИР-МАМАЙ
95
Туктарның теле аркылы килде, теше иренен сытып керде, әмма буш вәгъдә бирмәде.
Бу көтеп алган үч гамәле Мамайга да канәгатьлек китермәде. Толымбикә янына әвене янган кешедәй төшенке күңел белән кайтты. Толымбикәнең исә, киресенчә, түбәсе күктә иде. Хадимәләренең дә үкчәләре җиргә тими, бүлмә буйлап йөгерешәләр.
— Бәк, сиңа былбыл рәхмәтен җиткерде, тәрәзәдән очып кереп җилкәмә кунды, — диде куанычыннан кулларын чәбәкли-чәбәкли, — ниятләребезгә юл ачылыр, Алла боерса, бу бит фәрештәләр кушуы буенча эшләнә.
Соңгы көннәрдә ханәкә яралы былбыл баласы белән мәшгуль иде. Бу мескен кошчыкны ул ата мәче авызыннан тартып алды. Аны төрледән-төрле тасвирламалар куллана-куллана йөз мәртәбә генә сөйләмәгәндер. Берсендә әлеге ерткыч мәче корымнан да кара иде. Бераздан эттән дә зуррак утлы җирән җанварга әйләнде. Әле сары түшне котрык песинең иләктәй олы авызыннан йолып алган, әле элмәкле тырнакларыннан хәнҗәр ярдәмендә арындырган.
Ничек кенә тәрбияләмәде Толымбикә былбылны, кемнәрне генә чакырмады, тәки канат кактырды, рәхмәт төшкере, кошчык бер атнадан чырык-чырык килеп, очып та китте. Бүген әнә анасы мәрхәмәтле коткаручыга рәхим-шәфкатен белдергән.
Мамай сүзсез генә ятакка ауды. Толымбикә кул ишарәсе белән генә хадимә туташларны бүлмәдән чыгарып җибәрде дә ире янына утырды:
— Арыгансың, ахры, мин җүләр чәүкәдәй чәрелдим...
— Теге хәрам ага белән буталып беттем, гаепне хакимнәргә аудара, хыянәтен җинаятькә санамый.
Толымбикә иренең җил ашаган кытыршы йөзен сыйпаштыргалап торды да, үз алдына гына сөйләнгәндәй, уйларын шәрехләде.
— Беләсеңме, Мамучым, Ходай бәндәләрне пар итеп яраткан: ир заты, хатын заты. Вазифалары үзгә, ә асыллары уртак. Бу уртаклык барыннан да элек бер-береңә зарурлыкта чагыла. Ир-егет яудан-яуга йөри-йөри кырыслана, кансызлана, үчләнә. Ерткычка әверелүдән аны кыз-хатынның мәхәббәте саклый. Аллаһы Тәгалә кыз-хатынга әнә шундый илаһи көч насыйп иткән. Былбыл-ана да моны исбатлады. Хатын-кыз кочагында ир- ат камыр хәленә керә, үз асылына кайта. Туктар шаһзадә ошбу бәхеттән мәхрүм ителгән. Анын үче дә хак үч.
Мамай хатынын хупламады да, каршы да төшмәде. Иртәгесен исә туры Салкын Ташка юнәлде.
— Туктар угланны иреккә чыгар, — диде сакбашка, — анын яшәрлеге барыбер юк инде.
— Углан, качкан...
***
«1363 ел, август аенын 22нче көне. Кенәз Дмитрий Иоаннович Московский хәзрәтләре тан белән күп бүләкләр төяп, Мамай мырзага шәрәфле үтенечләрен җиткерергә чыгып китте», — дип теркәп куйды елъязмачы дәфтәр сәхифәсенә. Аннан сон үз алдына, үсмер генә бит әле, сүзе үтәрме икән дип борчылгандай итте.
Атасы Иоанн-II вафат булганда Дмитрий әле тугыз яшьтә генә иде. Аннан алда гына Сарайда Бирдебәк ханны үтерделәр. Шул сәбәпле, ул Толымбикә ханәкә җитәкләгән угланнар мәктәбен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
Мәскәү Дмитрийны тәхет варисы дип саный иде. Ләкин Мөрид хан олуг кенәз дәрәҗәсенә Владимир башлыгы Дмитрий Константиновичны лаек дип тапты. Бу дөреслеккә дә туры килә иде. Ник дисән, ошбу кенәз Иван Калита оныгына караганда Ярослав-II икенчегә бер буын якынрак тора иде. Алай да Дмитрий дәрәҗә өчен көрәшергә ният итте. Ин әүвәл гаскәр җыеп, көндәшен Владимирдан куып чыгарды. Аннан сон Мөрид хан каршына барып тезләнде. Хан бу юлы яшь кенәзнен үтенечен канәгатьләндерде. Анын үз мәнфәгатьләре: урысларны Мамай мырзага каршы котырту, көчсезләндерү.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
96
Дмитрийга, киресенчә, әлеге вәзгыять күпкә файдалы. Ханнарнын ызгышында анын эше юк, ә менә ярлыкларын алу хәлне күпкә җинеләйтәчәк. Бу — бер. Икенчедән, монысы, мөгаен, ин мөһимедер, кенәз елдан артык Мамай мырза өендә яшәде, улы Мансур белән чын дуслар иде. Ә ханәкәнен йомшак куллары анасыныкына биргесез иде.
Янә дә бер касәфәт, Мөрид хан кулыннан сон килден дип тәртәгә типмәсме бәк? Икенче яктан алганда, Мөрид ханнын ярлыгын санламау булып чыга лабаса бу.
Дмитрий озын юл буе шушы хакта баш ватып барды. Әмма очрашунын тәүге мизгелләре үк бу шик-шөбһәләрне чәлпәрәмә китереп ташлады. Сагынышканнар икән. Туганнар кебек кочаклашып күрештеләр. Беренче атнада ул үзенен олуг кенәз икәнен дә онытты. Мансур белән сөйләшеп- гәпләшеп тә, уйнашып-шаярышып та туймадылар. Даланын матур чагын күргәне булмаган икән. Югыйсә бу кырыс дөньянын һични белән дә алыштыра алмастай үз гүзәллеге бар. Беренче көнне алар ат менеп бил яздылар.
— Әйдә, кояш артыннан барабыз, кайтканда айга эленеп кайтырбыз, — диде Мансур, — без бәләкәй чакта шулай уйный идек.
Көн аяз иде. Офык читендә генә ара-тирә кичәгедән сүнеп бетмәгән эссе дулкыннар кузгалып-кузгалып ала. Күзне тоткарлардай башка һичнәрсә юк. Унга карасан да дала, сулга карасан да шул ук күренеш. Атларнын йөреше дә сизелми, әйтерсен лә бер урында таптаналар.
Капылт кына каяндыр артын тункайтып, бер куян килеп чыкты һәм бу чиксез манзара үзгәрде дә куйды.
— Тезгененне бушат! — дип кычкырды Мансур.
Чабышкылар алга ыргылды. Куянкай да җитез. Табаннары гына ялтырап- ялтырап китә. Тик бу кадәр ишле җайдаклардан котылу бик икеле шул. Ул моны үзе дә аңлый иде булса кирәк, әнә, юл-юнәлешен үзгәртеп, хәйләгә керешмәкче.
— Урап уз да, каршысына төш, — диде Мансур ярдәмче угланга, — миңа таба ку.
Хәйлә соңарды, озын колак камалышка эләгүен сизми дә калды. Мансур бара-барышка бугалагын очырды. Ул нәкъ куянның муенына барып уралды.
— Куйдан ким түгел, кара, түшкәсе мимылдап тора, — дип сыйпаштырды Мансур корбанын, — кунак ашына менә дигән.
Дмитрий куянга күз төшерде. Куркынган мескенем, көзге яфрак шикелле дер-дер калтырана. Кызык, куянның күзе кызыл була икән. Әллә коты чыгудан шулай кызарганмы?
— Хәзер тиресен салдырабыз да, таякка асабыз, — дип хәнҗәрен тартып чыгарды Мансур.
Дмитрийның карашы инде Мансурга күчте . Дусты шактый үзгәргән, кәлтәфи егеткә әйләнеп бара. Йөзе тоныкланган, күзе җитдиләнгән, ияге тәкәбберләнгән. Борын астында кара төкләр дә күренгәли башлаган. Тавышы гына утырып җитмәгән, яшь әтәчнеке кебек яшелле-зәңгәрле. Атасына тартып, ныкча гәүдәле, көчле куллы булырга, охшап тора. Шундый ук кыю, шундый ук тәвәккәл.
— Туганым, җибәрик без бу кыска, койрыкны, әллә нигә күңелем ятмый, — диде Дмитрий.
— Куянның буен күр дә калҗасыннан түңкәрел62* дисең инде, алайса. Ихтыярың.
Даланың кылганнар бөресе абага үләне шикелле ай яктысында чәчәген чыгара икән. Күз күреме җитмәс дала иксез-чиксез көмеш дәрьяга әверелә. Аяк астындагы килбәтсез коры кура төнлә белән әкияттәге кебек нурлар сибә башлый. Дмитрий бу гүзәллекне мөкиббән китеп күзәтте.
— Рәхмәт, туганым, миңа төнге оҗмах күрсәттең, — дип, дустының кулларын кысты.
Урда күчмә башкаласы үзенә бер могҗиза. Калада ни булса, монда шул бар. Йөз
62 Түңкәрелү — ваз кичү.
ИР-МАМАЙ
97
кешелек киез өй үзе генә ни тора. Ханның барча даирәсе шунда урнашкан. Тәхет залы да. Тирәсендә төрледән-төрле бихисап кярханәләр тезелешеп киткән. Аларда ат, көнкүреш, аш-су дирбияләреннән алып сугыш кирәк-яракларына кадәр ясыйлар. Һәммәсенең кораллы сагы бар. Аеруча акча сугу остаханәсенә игътибар зур. Монда коллар эшли. Бөтенесе чылбырга беркетелгән. Дмитрийга да «Урда» тамгасы сугылган тәңкә бүләк иттеләр. Монда күп нәрсәгә өйрәнеп була икән дип күңеленә беркетеп куйды ул шәһәрчек буйлап сәяхәт кылып йөргәндә.
— Бәкләрбәге мөхтәрәм Мамай мырза Урданы Үзбәк хан тәҗрибәсенә таянып кордырды, — диде аны озатып йөрүче Диван-би63, — Мисыр мәмлүкләре дә карап-танышып китте. Ошаттылар. Үзләрендә дә булдырмакчы.
— Үзбәк ханнан калган җиһазларны да файдалангансыз, алайса? — дип белеште Дмитрий.
— Безнең шәһәрчек өр-яңа җиһазлардан, өр-яңа ысуллар белән күтәрелде.
— Күченү-кору өчен күпме вакыт сарыф ителә? — дип белешүен дәвам итте Мәскәү кунагы.
— Бер тәүлек!
Дмитрий моңа ышанмады, чөнки ышанырлык түгел иде, шулай да кайтарып та сорамады.
Ниһаять очрашуның рәсми тантанасы билгеләнде. Тагын өч көннән, әбәттән соң, аны Абдуллаһ хан кабул итәчәк. Ярлык мәсьәләсе шунда ачыкланачак. Ул көткәнчә булырга ошап тора. Бәкләрбәгенең тел төбе шундыйрак. Ә монда аның сүзе сүз. Ул ни әйтсә, шул була. Толымбикә ханәкә: «Борчылма, кенәз, теләгеңә ирешерсең», — дип ачыктан-ачык әйтте. Аннан соң, озата килгән дьяк-боярлар инде ничә көн баш күтәрми эшлиләр. Сөйләшүләр килгән көнне үк башланды. Бәкләрбәге хәтта салым мәсьәләсендә дә ташламага барырга әзер икәнен сиздергән. Бу бик кулай булыр иде. Чыгымнар күп булачак. Көтмәгәндә Мәскәүне янгын ялмап алды. Изгеләр чиркәвендә чыккан янгын бер төн эчендә каланың үзәген көлгә әйләндерде. Кремль, Посад, Елга арты корылмаларыннан хәрабәләр генә өелеп калды. Аларны хәзер таштан күтәрергә кирәк, агач биналар вакыты үтеп бара.
Абдуллаһ ханны ул бер күз сирпеп карауда күралмас булды.
Дөрестән дә, тәхетенә капчык сыман ишелеп төшкән бу ит бүкәнедәй симез бәндә күркәмлектән бик ерак иде. Өстәвенә, күсә дә икән әле,үрдәк күкәедәй шома ияк очында гына бер-ике бөртек кара төк шәйләнә.
Дмитрий югалып калды, моннан алдагы күңел күтәренкелеге, ышаныч- өметләре су белән юып төшергәндәй юкка чыкты. Хәтта Диван-бинең белешмә нотыгы да колак очыннан гына очып узды.
— Хан алдында тезләнеп, үтенеч ярлыгыңны тапшыр, — дип пышылдады эшләр башкаручы дьяк.
Хан тәмәке янчыгын ачып, озак кына иснәп торды да, бүлмәне яңгыратып төчкереп җибәрде.
— Әп-тчи...
Даирә беравыздан хуплавын белдерергә ашыкты.
— Йәркәмдихаллаһ!
Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, Дмитрий хан каршына барып ауды, күзен йомган хәлдә алдан ятлаган сәламләү-гозер мөрәҗәгатен тукый башлады.
— Кояш чыгышыннан кояш баешына кадәр булган җирләрне биләүче бөек Байду хан дәүләтенең бөек мәлиге, һәм дә башка вә башка вә башка хөкүмәтләрнең Хакиме һәм дә мәликәнә боерыкчы, шәүкәтлеләрнең шәүкәтлесе, галиҗәнап Абдуллаһ хан, Сиңа Ходай озын гомер вә дә бәхетле яшәеш насыйп кылсын. Мин ошбу зиннәтле тәхетең каршында, аягыңа егылып, түбәнчелек белән гозеремне җиткерергә батырчылык итәм. Миңа, Мәскәү кенәзе Дмитрий Иоанн улына, олуг кенәз дәрәҗәсен шәһадәт ит...
63 Диван-би — дәүләт шурасы рәисе.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
98
— Нинди бүләк алып килдең? — дип, хан янә тәмәке янчыгына үрелде.
— Әп-тчи...
Хан мине тыңламый да ич, дигән сызланулы уй йөгереп узды Дмитрийның башыннан. Нәм күз алдына капылт кына далада аулаган куян килеп басты. Алар арасында бернинди аерма да юк лабаса. Куянкай да чарасызлыктан җиргә сеңеп беткән иде. Ул да хан олтанын ялап ята. Нәр икесе дә залим хуҗаның мәрхәмәтлелегенә өмет итә. Нинди хурлык!? Русия мондый кимсетелүләргә түзеп ятарга тиеш түгел. Куркак куян булып яшәргә ярамый. Берләшергә, көч-куәт туп...
— Бүләгең кайда? — дип ашыктырды хан. — Тиз, әбәт вакытым җитә.
Әлхәмдүлиллаһ кынысы асыл ташлар белән бизәлеп эшләнгән зиннәтле бүләк кылыч аның кулына керде. Ошатты булса кирәк, калын иреннәреннән селәгәе тамып төште.
Диван-би Дмитрийның кулына олуг кенәз шәһадәтнамәсен тоттырды. Ул Мамай тарафыннан алдан ук әзерләнеп куелган иде инде. Беренче котлаучы да ул иде.
— Сүземнән чыкмасан, шәһадәтнамән озын гомерле булыр, — диде.
— Иелгән башны кылыч кисми.
— Фатихан вә дә дустанә мөгамәлән өчен чиксез рәхмәтлемен, — диде Дмитрий. Ә күнелендә бөтенләй башка уйлар иде. Һәм алар бәкләрбәге тоткан кыйблага бөтенләй капма-каршы иде.
Абдуллаһ белән очрашу аны әнә шулай уятып җибәрде.
Урда өчен исә олуг кенәз дәрәҗәсе белән сату итү урыс җирләрен бүлгәләп тотунын бик тә үтемле ысулы ул. Әлеге дәрәҗә өчен кенәзләр бугазга бугаз ябыша.
Олуг кенәз дәрәҗәсеннән көндәше хакына баш тарткан бер генә кеше бар. Бу — Владимир кенәзе Дмитрий Суздальский. Дөрес, тәүге мәртәбәсен күп көч түгеп алган иде. Нияте дә изге иде, Владимирга элекке абруен кайтару. Чөнки Иоанн Калита урыс дәүләтчелеге лексиконына Мәскәү терминын кертте. Олуг кенәз дәрәҗәсен, инде урнашкан кагыйдә буенча, Владимир шәһәрендә рәсмиләштерсә дә, үзәк итеп Мәскәүне сайлады. Митрополит вазифасын башкаручы изге Пётр атакайны да шунда кодалады, анын хөрмәтенә таштан Успения Богоматерь чиркәвен төзетте.
Билгеле, владимирлылар моны авыр кабул итте. Кенәз Суздальский хәлне төзәтмәк булса да, киселгән ипи кыерчыгын кире ябыштыра алмыйсын шул инде. Заманасы да үзгәрде. Мәскәү чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә державачылык символына әверелде. Калитанын оныгы Дмитрийнын исем-атына исә Московский иярченен дә тагып куйдылар.
Мөрид хан Дмитрийнын Мамай тирәсендә ышкынып йөрүен ошатмады, үзе лаек кылган олуг кенәзлектән мәхрүм итеп, бу дәрәҗәне янә кенәз Суздальскийга багышлады.
Озак тормыйча Мөрид хан үзе дә тәхетеннән очты, Сарай Мамай мырза кулына төште. Ә Суздальский олуг кенәз дәрәҗәсенә мәскәүләр лаек дип тапты. Тик бер шарт белән: кенәз анын яраткан төпчек кызы Евдокиягә никах балдагы кидерергә тиеш. Бу очракта Владимир, Түбән Новгород, Суздаль белән Мәскәү арасындагы низагка зур нокта куелачак.
Дмитрий ике куллап ризалашты. Чөнки зур зәнгәр күзле, озын толымлы, нечкә билле кәләшне бер күрүдә ошатты.
— Бер атнадан туй! — диде ул даирәсенә.
— Галиҗәнап олуг кенәз, һәр гамәлнен үз тәртибе бар, — дип, кияү егетен туры юлга төшермәк итте баш дьяк, — вакыт җитәр, кавышырсыз.
— Әйттем — бетте!
Туй бер айдан зур купшылык вә зиннәтлелек белән Коломна каласында узды. Дмитрийга ундүрт, Евдокиягә унике яшь иде.
***
Дмитрийнын хакимлеге шатлык-кайгылар, җинү-җинелүләр, уныш- унышсызлыклар белән аралашып башланды. Тәхеткә утыруга анасы бөек княгиня
ИР-МАМАЙ
99
Александра вафат булды, бертуган энесе гүргә керде. Мәскәүдәге янгын күпләрнен гомерен өзде, йорт-җирсез калдырды. Әмма ин фаҗигалесе
— үләт афәте иде. Башта ул Түбән Новгород, Коломна, Переяславль калаларында күтәрелде. Аннан Ростов, Тверь, Торжок төбәгенә күчте. Бераздан Мәскәүнен үзен дә аяктан екты. Сырхау кагылган бәндәнен йөрәге пычак кадагандай кисәк кенә сызылып уза. Шул мизгелдә бу кайнар ук калак сөяге астына, кулбашы арасына килеп чәнчелә. Авыздан кан килә башлый, тир бәреп чыга, калтырата...
Халык чебен урынына кырылды. Смоленскида афәт өч дулкын булып дулады. Ахырда исәннәрдән нибары биш кеше калды. Алары да шәһәрнен капкасын бикләп, качып китәргә мәҗбүр булды.
***
Витаутас64 кунак егетен мәгъшукасын күрсәтергә алып барды. Утарлары шәһәрдән читтә икән. Урыны искиткеч матур. Тирә-як ямь-яшел. Үзе җәймә җәйгәндәй тип-тигез. Әлеге тигез яшел аланны көмеш сулы инеш чорнап алган. Нәкъ уртада, эреле-ваклы манараларын күккә терәп, кирмән балкып утыра. Ерактан караганда ул озын томшыклы күл кошын хәтерләтә иде. Кирмәнгә илтүче кин юл инеш янында өзелә. Алда дугадай бөгелгән аермалы күпер.
Атларнын тезгеннәрен тартуга, җир тишегеннән генә чыккандай сакчылар пәйда булды.
— Кемнәр сез, ни йомыш?
— Без княгиня Варваранын кунаклары, — диде Витаутас һәм бер кулы белән генә камзулынын кайтармасын ачып күрсәтте.
Анда ниндидер алтын билге ялтырап күренеп китте.
Күпернен идәне шыгырдап үз урынына ятты.
— Рәхим итегез!
Витаутас җиргә тәнкәләр сипте.
Мансур мырза мондый мөгамәләгә күнмәгән, хәлбуки, Литвадан чакырткан мөгаллимнәр андагы яшәү тәртибе турында мәгълүмат бирәләр иде. Сөйләү белән күрү арасында аерма зур шул.
Егетнен кыз алдындагы кыланулары гомумән бер кысага да сыймый. Җә, кем кыз-хатын алдында шулай боргалана инде? Хәер, кенәз үзе дә кыз-хатын сынары ич — кылгандай озын саргылт чәче, озынча йөзе, юка иреннәре, кылыч борыны княгиняныкыннан һич тә калышмый. Ир-егеткә чибәрлек килешми. Ул орыш өчен яратылган. Орышта батырлык зарур. Чибәрме син, ямьсезме — бернинди әһәмияте дә юк.
Витаутас, чыннан да, анасы Биритага охшап, чибәр иде. Атасы воевода Кестутис бу сылукайны Пруссиядә бер җинүле орыштан сон очратты. Нәм эчәк-бавырлары белән гашыйк та булды. Сылукайнын исә хәбәрендә дә юк.
— Мин керәстиән кызы, өлешемә тигән көмешем дә җир кешесе булыр,
— диде.
— Бармак белән дә кагылмам, фәрештә кебек бер гөнаһсыз гомер кичерерсен, янымда гына бул, — дип ялварды воевода.
— Минем фәрештә кебек гөнаһсыз буласым килми, — диде кыз, — ирем белән сөешеп, балалар табып яшисем килә.
— Теләген үтәлер, — диде гашыйк егет, киттек чиркәүгә!
Биританын башына көчләп диярдәй никах яулыгы бөркәндерделәр.
Хәзерендә княгиня Кестутис язмышына бик тә рәхмәтле, яраткан гаиләсендә йомырка сарысыдай бәхет эчендә хозурлана.
Мансур йорт хуҗасы кенәз Гавриилнын хәрби кораллар тупланмасын күргәч, яна дусларын онытты. Ниндиләре генә юк? Кылычлар гына да ике дистәдән артык. Викинг кылычын беренче тапкыр күрүе иде. Алты батман чукмардан да авыррактыр, 64 Витаутас — тарих басмаларында — Витовт.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
100
валлаһи. Үзе алагаем озын.
— Алып батыр яраглары бер якта торсын, — диде исе китеп.
— Викинглар сезнен Алып батырдан ким булмаган, углан, — диде кенәз,
— хәзер генә ул халык вакланды. Яшь чакта мин үзем дә ут уйната идем.
Гавриил Аристахович ерак кунакның тупланмасы белән кызыксынуын ошатты, ахры, элгечтән алды да, көмеш саплы бер кылычын ана сузды.
— Күрәм, углан, син оста орышчы булсаң кирәк, бу бүләгем сиңа яңа җиңүләр алып килсен.
Мансур кылычның йөзенә бармак битен ышкып алды. Бүселеп кан саркыды.
— Каным белән ант эчәм, йөзеңә кызыллык китермәм, — дип, үз кылычын бушаган элгечкә элде.
— Монысы, кенәз, минем бүләгем, истәлеккә калсын.
— Коллекциямнең бизәге булырдай бүләк, рәхмәт, углан, — диде кенәз,
— Дәмәшкъ кылычлары бөтен дөньяда бәһале санала.
Алар кунак бүлмәсенә кергәндә яшь княгиня ниндидер, кеше биеклеге аяклы уен коралында бармак биетә иде.
Далада да бар уен кораллары. Сыздырып кабал сугалар. Мәҗлесләрдә субра ерау кубызга, чалгыга кушылып җыру җырлый. Янә дә думбак кагалар, быргы сузалар. Тик бу аларга бөртек тә охшамаган.
Кызның кулларына күз иярми. Ун бармагы да кыл өстендә, ничек җитешәдер.
Варварага бер күз сирпеп алу белән, сөяк сарае, дигән мөһер суккан иде инде ул. Чөнки кызның нәфислеге, нәзакәтлелеге, шәмдәй туры буй-сыны, кием-салымнары ул корган матурлык калыбына туры килми иде. Матур кыз ул түп-түгәрәк йөзледер, чем-кара кашлыдыр, кап-кара күзледер, озын кара чәчледер, түгәрәк мыймылтык гәүдәледер. Бармаклары кыска-кыска гына симез бармаклар. Ә моныкы ташка үлчим. Үзе сап-сары. Җитмәсә, ир-ат алдында кычкырып көлә, оялу-кыенсынуның ни икәнен дә белми. Аны исә кыз-хатын кеше арасында бозау шикелле юаш, йомык телле булырга тиеш дип өйрәттеләр.
— Минем төпчегем әнә шулай арфада бик оста уйный, — диде кенәз,
— яшьли өйрәнде.
Арфа чыннан да моңарчы ул кичермәгән ашкынулы сихри аһәң белән мөлдерәмә тулган иде. Княгиня үзе дә үзгәргән. Тәкәбберлеге — назлылыкка, чарасызлыгы — күндәмлеккә әверелгән дә куйган. Кыз-хатын җил өрсә җиде төрле кыяфәткә керә диюләре хактыр, мөгаен.
— Княгиня Варвара синең кәләшеңме? — дип белеште Мансур дустыннан.
— О-о, княгиняның кавалерлары бихисап, — дип тегесе шома гына котылмак иткән иде дә, Мансур төпченүеннән туктамады.
Ахыры шул ачыкланды, кавалерлар арасында мәгъшукка аяк чалырдае берәү генә икән. Ягелло65 атлы кенәз, яшьтәше.
— Күренекле паннар нәселеннән, — диде Витатутас, — ике ыру арасында гомер-гомергә тәхет өчен көрәш бара. Әлегә без өстә.
— Княгиня җәһәтеннән ниятегез нинди соң? — дип сорады Мансур.
— Бәхәсне рыцарьларча хәл иттек.
— Ягъни...
— Рыцарьларча көч сынашачакбыз. Җиңелгән кеше кавалерлык хокукын югалта.
— Менә бу егетләрчә!
Мамай бәк һәм аның улы Мансур Бөек Литва дәүләтенең башлыгы олуг кенәз Альгирдасның66 шәрәфле кунаклары. Бу ике кәҗүн зат менә өченче көн инде баш күтәрмичә Русиянең язмышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итү хәстәре турында гәп коралар. Анда ике яшь әтәч кан чәчрәтеп чукыша. Илне һәрбере үз
65 Ягелло — тарих басмаларында — Ягайло.
66 Альгирдас — тарих басмаларында — Ольгерд.
ИР-МАМАЙ
101
йодрыгына йоммакчы. Дмитрий Мәскәүне өстен чыгармакчы, Михаил Владимирның хакын хаклый.
Владимирның элекке кенәзе Дмитрий Суздальскийның үз ирке белән олуг кенәз дәрәҗәсеннән Мәскәү файдасына баш тартуы да, Дмитрий Московскийның Евдокия белән никахы да бу тарткалашны көн үзәгеннән алып ташламады. Соңга таба хәтта Суздальский үзе дә еш кына вәгъдәсен бозыштырды. Зур нокта дигәннәре нәтиҗә бирмәде.
Низаг Тверь кенәзе Симеонның үләт чиренә таруыннан соң янә яңа көч белән кабынып китте. Вафат кенәзнең биләмәсен туганы дәгъваләмәк итсә дә, Симеонның улы Михаил үзен кануни варис дип санавын белдерде. Яшь кенәзнең нәфесе моның белән генә чикләнмәде. Төп мәсләге — Тверьга Владимирны кушып, үзен Русиянең олуг кенәзе итеп таныту иде.
Аркаланыр кешең булганда нигә әле куркып торырга? Җизнәсе Альгирдас Бөек Литваның олуг кенәзе ләбаса!
Мәскәү даирәсендә бу, билгеле, зур ыгы-зыгы тудырды. Дмитрий боярларны җыеп, авызыннан бер сүздән гыйбарәт сорау җөмләсен очырды.
— Нишлибез?
Куллар сакалга ятты.
Тәкъдимнәр күп булды. Ахыр чиктә хәйләгә барырга булдылар: кенәз Михаилны алдап-юлдап Мәскәүгә чакырып китерә дә, ниятеннән баш тартырга мәҗбүр итә. Сылтавы да табыла — имеш, дәгъваченең агасы кенәз Йеремий мирас хакында митрополит Алексейга аның өстеннән шикаять язган.
Православие башлыгының сүзе абруйлы сүз. Михаил аны тыңламыйча булдыра аламы соң? Килде ул Мәскәүгә. Кәм шунда ук зинданга да эләкте.
Әлеге башбаштаклык турындагы хәбәр Мамай бәккә дә килеп иреште. Ул да ашыгыч рәвештә Мәскәүгә Карача атлы илчесен чыгарып җибәрде — Альгирдасның каенише тоткында ятарга тиеш түгел!
Михаил азат ителүгә, туры җизнәсе кочагына атылды. Ә ул бәхәсне чын һиммәт ияләредәй тугрылык белән хәл итәсе урынга, кенәз дигән шөһрәтле дәрәҗәгә тап төшереп, алдау юлына баскан Дмитрийны, һәм дә вәгъдәсез митрополитны тезләндереп кенә калмас, табаннарын ялаттырыр.
Альгирдасның эче пошып, ямансулап йөргән чагы иде. Орыш кырыннан читтә үткән көннәрен заяга саный ул. Андыйлар турында: «Авыз сөте ат өстендә йөреп кибәр», диләр. Яу кырында гына тулы канлы тормыш белән яши. Кулына кылыч алуга, сулышлары иркенәеп, йөрәге гаярь чабышкыныкы кебек ашкынып тибә башлый. Кырык яшенә җитте инде, шөкер, әлегә җиңелү ачысын кичергәне юк. Кемнәрнең генә башын идертмәде. Тевтон алманнары аның исемен ишетүгә качу ягын карый. Славяннарга да көн күрсәтми. Кич югы дусты Мамай бәк бакчасына булса да таш атып тынычлык ала. Нәтиҗәдә Литва Русиянең көнбатыштагы җирләре, Киев Русе, Белорусь биләмәләре исәбенә күпкә киңәйде.
Аурупада аны хәзер Бөек урыс-литва дәүләте дип йөртәләр. Чөнки халыкның яртысын славяннар тәшкил итә.
Каһәргә дучар булган урыс түрәләре дә Литвада сыену таба.
Каенишенең зарын тыңлап бетерүгә, ул агасы воевода Кестутисны чакыртып алды.
Әй, кадердән кадераным, безне бәдгөман67 кылма, Дошманга таба әйләб, дусларга яман кылма,
Бу серне җиһан кыл, гайре кешегә гаян68 кылма, Атамага кылыб мәгълүм, рисваи җиһан кылма. Безләргә тәрәхим69 сал, 67 Бәдгөман — яман уй
68 Гаян — ачык
69 Тәрәхим — мәрхәмәт
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
102
дошманга тоба кылма.
Яу алдыннан олуг кенәзнен теленә әнә шулай сандугач куна. Бу халәтендә ул кәләшен сагынган гашыйк затны хәтерләтә иде.
— Димәк, сәфәр чыгабыз, — диде воевода.
Альгирдаснын күнеле әле һаман шигъри дулкында тибрәлә:
Тәңре биргән Тир-салны
Тир чыкканчы менәрмен.
Тәңре биргән тимер тун
Сүтелгәнче киярмен.
Ай катында бер йолдыз
Зәрәдә балкый торганым,
Таң алдыннан чыккан йолдыздай
Яна-яна торганым.
— Бик хуп, — диде Кестутис, — кул кычытып тора иде, берочтан йон кундырып, ганимәт җыеп кайтырбыз.
— Синен шул инде, алтын-көмеш, мал, әсирләр, — диде Альгирдас иренчәк битарафлык белән, — княгиня Мария сынары, ул да һаман туганы Михаил хәстәрен тукый. Ә мин анын көен көйлим...
— Кеше булган кешенен кеше белән эше бар, кенәз, һични эшли алмыйсын, — диде өлкән кенәз, — поэзиян коры кабык кына, ачуын астында калырга язмасын.
Хак, Альгирдас танымаслык булып үзгәрә. Бу яуда аеруча аяусыз булды. Үчле кулына беренче булып Мәскәүнен шанлы воеводасы Симеон Кропива килеп капты. Гаскәр башлыкларын ул гадәттә әсир итми иде. Җинүчегә ихтирам йөзеннән тез чүгеп, гафу үтенергә генә кирәк. Кропива исә кенәзнен бу дуамаллыгын хәрби чинын түбәнсетү, югары нәсел-ыруын кимсетү дип кабул итте.
— Мин — воевода, мина мыскылга караганда үлем артыграк, — диде.
— Ихтыярын, — диде Альгирдас, иреннәрен кыйшайтып, — мә, ал!
Бер селтәнүдә Симеоннын башы җиргә тәгәрәде.
Шул кызудан олуг кенәз урысларнын барлы-юклы өч полкын таптап- изеп үтте дә, Мәскәү капкасын какты.
Дмитрий мондый ташкынлы һөҗүм көтмәгән иде, шыр җибәрде. Митрополит Алексей атакай, туганы кенәз Владимир һәм дә кайбер башка якын кешеләре белән Кремльгә кереп бикләнде. Тирә-яктагы биналарны җимерергә боерды — янәсе, Альгирдас хәрабә арасыннан аны эзләп йөрмәс.
Кремльдә салкын иде. Яксан төтен чыга, иске-москыга төренеп, калтыранып утырдылар. Суыкта йокы да алмый бит ул.
— Бәлкем, Альгирдаска илче җибәрергәдер? — дип мөрәҗәгать итте Дмитрий даирәсенә, — сез нинди кинәш бирәсез?
— Мин бу тәкъдимне хуп күрәм, — диде митрополит, — ниндидер чара күрергә омтылу үзе үк күркәм гамәл. Ходайнын рәхмәте кин, ярдәменнән аермас.
— Литувяй ультиматум куячак, күп алтын таләп итәчәк, — диде Владимир, — бәлкем, халыкны аякка бастырыргадыр?
Бу вакытта хәлиткеч һөҗүмне иртәнгә тәгаенләп, Альгирдас йокларга әзерләнә иде. Урыны җылы, көн матур.
Астрология белән шөгыльләнүче раһиб70 дәфтәренә түбәндәгеләрне теркәде: «Йолдызлар сирәк күренә, Җидегән йолдыз карасу төскә кергән, көннен бозылуы ихтимал. Иртәгә кырга эшчеләр чыгармау хәерлерәк».
Тан җәяүле буран эчендә атты. Тора-бара җил көчәеп, кар өермәсе җиһанны үз 70 Раһиб — монах.
ИР-МАМАЙ
103
кочагына алды. Юка-җинел киемле литвалылар өчен бу фаҗига иде.
Альгирдас ашыгыч рәвештә камалышны туктатырга мәҗбүр булды.
Алексей атакайнын гөманы рас килде, тәкъдир үзе Дмитрийга йөзен ачты. Вәзгыять бермә-бер үзгәрде. Әйтерсен лә кемдер язмыш баскычын астын-өскә әйләндереп куйды.
Альгирдас каенишеннән читләште. Тегесенен ябышкак кебек ябышып ятуы аны ялыктырган иде инде. Мәскәү белән тынычлык Килешүендә Михаилнын хәтта исеме дә телгә алынмады. Анын урынына Альгирдас кызы Елена белән кенәз Владимирнын никахына ризалыгын бирде. Шул рәвешле дәгъвачеләр туганлашты.
Михаил янә Урда тупсасына барып егылды. Ләкин бу юлы Мамайнын чырае төмсә иде.
***
Көндәшләр иртән иртүк очрашырга сүз куештылар. Билгеләнгән урынга килеп җиткәндә, ашыгып килгән көзнен сүрән кояшы кызгылт-сары яфраклар аша башын гына төртеп килә иде әле.
— Кенәз, намус һәммә нәрсәдән өстен! — дип кылычын болгап сәламләде Витаутас орышташын.
— Турылык һәм гаделлек өчен! — дип җаваплады Ягелло.
Шуннан сон арачылар эшкә тотынды. Ин элек һәр икесенә дә алман тәнкәсе кебек чылтыр-чылтыр китереп, корыч боҗралардан теркәлгән көбәләрне кигерттеләр. Башларына бит япмалы шлем кунаклады. Кылыч белән калканны ияргә утыргач кына тоттырдылар.
— Бәйге каршы як җинелүен таныганчыга кадәр дәвам итә, — диде арачы, — билгесе — кылычлы кулны баш өстенә кую. Кагыйдә төгәл үтәлмәгән очракта, бәйге туктатыла. Кагыйдәгә ризамы?
— Риза!
— Риза!
Мансур яна дусларына күз төшереп алды. Йөзләре каплаулы, күреп булмый, әмма гәүдәләре җәя җебедәй тартылып сузылган. Чебен кунса да ычкынып китәр иде, шәт. Үзеннән белә, аннан сон тыелырмын димә. Көч сынашу кайвакыт чын орыштан да хәвефлерәк төгәлләнә. Анын башыннан да үтте андый хәл.
«Дала батыры» өчен барган ярышта ул җан дусты Минтимер углан белән туры килде. Шактый озак матавыкландылар. Көчләр тигез иде. Шулай да Мансур хәйләкәррәк булып чыкты. Абынып киткән атлы булды да, җәт кенә көндәшенен күкрәк астына керде. Калганы осталыкка бәйле иде. Ә осталыкка күршегә керәсе түгел.
Тамашачы гөр купты. Үзенен дә шатлыгы эченә сыймый. Дан сукмагын өч тапкыр гына әйләнмәгәндер.
Бераздан анына килеп дустын кочмак иткән иде дә, суеп ташланган малныкы сыман җансыз гәүдәсен шәйләүгә, йөрәге тота язды...
— Марш!
Җайдаклар агач куаклары белән камалып алынган озынча тигез аланнын икесе ике башына барып басты.
— Пли!
Атлары шәпле иде. Орыш өчен өйрәтелгән җинел сөякле алашалар. Элдерттеләр генә. Егетләр дә җегәрле, унганлыклары менә мин дип тора. Витаутас буйга калкурак, алга ятыбрак төшкән. Ягелло кечерәк сынлы, ияренә каккан казыктай береккән.
Пәм менә булат кылычлар кисеште. Тирә - якка яугир йөрәген ашкындыручы дәртле чын таралды. Толпарлар да бер басасыга ике басып, орыш унаена җайлашты: әле читкә тайпылалар, әле чигенәләр, әле башка- баш киләләр.
Мансур Витаутаснын җинүен тели. Шуна күрә һәр унышлы селтәнү- кизәнүләренә куанып, хуплау авазлары белән көч биреп торды. Күр, нинди өлгер, көндәшенә сулыш алырга да ирек куймый бит, һөҗүм арты һөҗүм. Кысрыклады тәки.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
104
Янә дә бер ыргым һәм дә бәйге тәмам.
— Афәрин!
Ягелло һич көтмәгәндә хәлне үзгәртте дә куйды. Атын читкә борды да, Витаутаснын кул унаен бозып, арка ягына төште. Пәм бер кизәнүдә көндәшенен кылычын җиргә бәреп тә төшерде. Юри генә, бәйгедәшенен уяулыгын какшату өчен генә сүлпән булып кыланган икән, төлке.
— Аһ!
Ягелло җинүе хакына тост тәкъдим итте.
— Туташларыбыз — илебезнен зиннәте. Туташларга мәрхәбә!
— Мәрхәбә!
Мансур эчмәде, касәсен җиргә бәрде дә әйтте:
— Мин дә уенга керәм, хәзер минем чират!
Мансур бәйге алдындагы төнне йокылы-уяулы үткәрде. Уйламаганда- нитмәгәндә княгиня Варвара йөрәк итенә шырпы булып кадалды бит, каһәр. Күзен йомуга күз алдына килә дә баса, килә дә баса. Бер кыска гына арада төшләнеп тә алды.
Анасы Толымбикә белән Түгәрәк күл буенда пар аккошларны күзәтә- күзәтә хозурланып йөриләр, имеш.
— Улым, шушы аккош шикелле синен дә парлы булыр вакытын җитте, — диде ханәкә, — ул көнне мин түземсезлек белән көтәм.
— Атаем Феодоро грек кенәзлеге хакименен Александра исемле кызын ярәшәбез, ди. Ә минем аны күргәнем дә юк.
— Син княгиня Варвараны үз итәсен булыр, шулаймы?
— Анам, син моны каян беләсен?
— Аналарнын күнел күзенә чикләр юк, улым. Мин үзем дә хуплыйм сайланмышынны. Варвара бик сөйкемле кыз. Чибәр. Ана безнен кебек күкрәген киеребрәк, билен сыгылдырыбрак, тезен ачыбрак, күзләрен майландырыбрак та йөрергә кирәкми. Ходай барысын да тутырып...
Шушы урында дерт итеп уянып китте. Саташу дисән дә саташу. Нинди күкрәк, нинди тез? Анае шушы мәгънәсез сүзләрне әйтәме сон?
— Углан, синен уенда катнашуын алдан килештерелмәде, шулай булгач...
Ягелло арадашны бүлеп, үзенекен ялгап китте.
— Мин тәкъдимне кабул итәм, тик бәйге безнен кагыйдәләр нигезендә үтәчәк.
— Шартына күнәм, — диде Мансур.
Ягелло үзенен өстен чыгасына тузан бөртеге кадәр дә шикләнми иде. Ә бәйге беренче ыргымда ук төгәлләнде. Кылычы бер якка, калканы бер якка очты. Мансур үзен дә җиргә мәтәлдерә ала иде, кенәзне бу хурлыктан бәйге кагыйдәсе генә саклап калды.
Һәр ике кавалер да җиңелүен таныды. Ләкин бу һич тә княгиняны яулап алу дигән сүз түгел иде. Сайлау хокукы Варварада: Ягелло белән Витаутас фәкать Мансурга кыз янына барырга комачау гына тудырмаячак. Үзләре дә моннан ары кенәз Гавриилнын йортын урап узачак. Вәгъдә — иман. Рыцарь өчен ант бозу үлемгә тиң гөнаһ.
***
— Мөхтәрәм бәкләрбәге, минем уемча, без урысларның эчке хәлләренә кирәгеннән артыграк игътибар бирәбез бугай, — диде Альгирдас иртәнге табын вакытында, — хәмер сасысы сеңгән ялкау вә булдыксыз халык. Хәер, үз көнен үзе күрә алмаган нәселдән ни көтмәк кирәк? Биләмәләрен Скандинавия викингы кенәз Рюрик төенгә төйнәмәгән булса, кыргый көтү кебек чәчелеп беткән булырлар иде. Рюрик үзләрен Киев град...
Ул шушы урынды тотылып калды. Ник дисәң, Киев Урданың авырткан җире иде. Алтмышынчы еллар башында Сарайда кузгалган тәхет зилзиләсеннән файдаланып, Альгирдас, каны кайнап торган яшь воевода, Зәңгәр Су елгасы тамагында Мамайның Кырымдагы таянычлары исәпләнгән Котлыбога белән Хаҗибәк әмирләрнең
ИР-МАМАЙ
105
төмәннәрен тар-мар итеп ташлаган иде. Нәтиҗәдә Днепрның көнбатышы, Днестр һәм көньяк Буг елгаларының төньягына караган Кара диңгез буе җирләре Литвага күчте. Аңа кадәр яулаган Киев һәм Волынь өлкәләренә дә дәгъва бетте. Дөресрәге, Литва аларга Урданың кулы җитәрлек түгел дип саный иде.
Бу уйнап кына башланган хәрби сәфәрнең Урда өчен сизелерлек югалту белән тәмамлануында. Мамайның бер катнашы да юк иде. Бу ханнар гаебе. Әмма хәзерендә, Алтын Урданың язмышын үз кулына алган дәүләтмән буларак, ул битараф кала алмый иде. Шуңа күрә мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
— Ул җирләр Урданыкы, һәм Урда анда кайтачак!
— Аннан соң ничәмә-ничә ел фасылы гына алышынды, бәк, элекке хәлләргә әйләнеп кайту инде мөмкин түгел, — диде кенәз, — килешүнең башка юлын табу мәслихәт булыр.
— Ягъни мәсәлән...
— Без ясак түләргә риза.
— Керемнең уннан бер өлеше.
— Биштән бер...
Ахыр чиктә җидедән бер өлешкә килешеп, кул суктылар.
Чынлыкта бу Урданың үз көчсезлеген тануы иде.
Әлеге табын вакытында Мамай тирәнгә кереп тормады, «Киев град»ны да ишетмәгәнгә сабышты. Әңгәмәдәшен үзе чеметеп алуны мәгъкуль күрде, бугай.
— Альгирдис «хәмер сасысы сеңгән ялкау вә булдыксыз» урысларның берсенә кызын никахлаган икән дигән сүзләр дә йөри бит, — диде.
Ата кешенең ияге очлаеп, алга бәреп чыкты.
— Гафу, бәк, беренчедән, кенәз Владимир Андреевич олуг кенәз Дмитрий Московскийның якын туганы. Алар Рюриклар токымыннан. Икенчедән, кыз бирү һич тә дәүләт бирү түгел. Дәүләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстен. Мәскәүгә элек ничек яу чапкан булсам, моннан ары да ул туктамаячак.
Мамай инде күптәннән учларында уйнаткан бүксәдәй кабарынкы бәллүр касәсен ирененә дә тигезмичә өстәлгә куйды.
Табынчы җәт кенә аны икенчесе белән алмаштырды. Кунак монысына да кагылмады. Башланган сүз арасына хәмер кертәсе килми иде, ахры.
— Син, кенәз, барыбер сандал белән чүкеч арасында. Бер якта Михаил, икенче якта — Дмитрий. Бу икебез өчен дә уртак чир. Әйдә, ачыклыйсын хәзер үк ачыклап бетерик.
— Кунак хуҗанын сандугачы, ди литувяйлар, ризамын, бәк.
— Ә бездә: «Кунак хуҗанын ишәге», — диләр, литувяйлар мәрхәмәтлерәк икән.
— Кунагына карап инде...
— Рәхмәт.
— Мин яхшы анлыйм, — дип дәвам итте Альгирдас, — безнен һәрберебезнен үз мәнфәгате, үз сере, үз хәйләсе бар. Русия мөнәсәбәтендә уртаклык мөгаен зуррактыр. Турысын гына әйт әле, өстенлекне син кемгә бирәсен, Дмитрийгамы, Михаилгамы?
Мамай, ниһаять, шәрабен эчеп куйды. Озак кына, тәмен татып торды да:
— Мина шушындый әчкелтем шәраб ошый, — диде.
— Бу җәһәттән дә зәвыкларыбыз туры килә икән, мин бик шат.
— Русия кенәзләрен бәяләүгә дә кагыла дип беләм әлеге ачышынны
— диде Мамай, — мин ул ике кенәзне бер дилбегәдә тотам: бер башында Дмитрий, икенче башында — Михаил. Берара Михаилга якты йөз күрсәтеп алдым. Ике мәртәбә олуг кенәзлеккә ярлык бирдем.
— Бу мәрхәмәтлегеннән файдалана гына белмәде, — дип сүз кыстырды Альгирдас.
— Хак, кенәз, теле шома, гамәле — кәй. Дмитрийда икенче чир — мин- минлеге бугазына утырган. Үзен Калитадан да өстен саный башлады. Хәтта берара минем сүзгә дә колак салмас итенде.
— Эт симерсә, иясен тешли, ди, бу шул инде.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
106
— Мин ул фырт егетне улым кебек якын күрәм бит, кенәз. Мансурым белән бергә үстеләр. Ханбикәм дә Дмитрий дип үлеп тора. Тик, үзен әйтмешли, дәүләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстен.
— Хәзерендә олуг кенәз ярлыгы кемдә сон?
— Монда килер алдыннан гына Дмитрий бусагама аркылы ятты. «Менә мин каршында басып торам, бәк, гомерем сина кирәк икән, ал, фәкать ярлыка гына», — ди. Күзендә яшь. Мансур да йоммай түгә.
Дмитрий, әлбәттә, бәкләрбәгенен үзен яратканын белә иде. Шуна исәп тотып чыгып китте дә инде ул Урдага. Мин сындыра алмасам, Мансур углан, Толымбикә ханәкә булышыр, дип өметләнде.
Мәскәүләр яраткан кенәзләрен курку хисе белән озатып калдылар, һәммәсе пошаманда иде, ышан син басурманнарга. Митрополит Алексей өч көн, өч төн догага талды.
Шомны табигать шаукымы да көчәйтте. Нәкъ шушы көннәрдә кояшта кадакка охшаш кара төрткеләр хасил булды. Шуннан сон җиһан томан эчендә калды. Томан шулкадәр куе иде ки, биш-алты адымнан кешенен йөзен аеру мөмкин түгел иде. Кошлар оча алмас хәлгә килде, хайваннар көтү-көтү булып җиргә елышты.
Ике ай чамасы дәвам иткән әлеге мәхшәрдә болын-кырлар шакырдап кипте, яфраклар коелды, елгалар корыды, мал-туар кырылды. Юллар баскынчылар белән тулды. Ачлык башланды.
Халык бу бәла-казаны олуг кенәзнен бәхетсезлегенә юрады. Димәк, явыз Мамай аны кичермәгән.
Урдада исә барысы да әйбәт иде. Дмитрийнын көннәре сый-хөрмәттә, кәеф-сафа эчендә үтте. Җариянен дә колындай яшен, чибәрен, татлысын, уттай кайнарын таптылар. Шуна күрә кенәз вакыт агышын сизмәде дә, әле кузгалырга да уе юк иде.
— Дмитрий, ярлыгын әзер, илендә дә юксыналардыр, — диде Мамай,
— ханәкә сүзенә карама, ул сине бөтенләй җибәрмәс иде.
Ана кадәр ир белән хатын фикер алышканнар иде инде.
— Дмитрий моннан ары Урдага җайсызлык китермәс, — диде Толымбикә,
— яшьлеген исәпкә алып, ташламалар ясасан да урынлы булыр иде.
— Ясакны киметербез, ә менә бөтен урыс кенәзлекләрен Мәскәү башлангычында тупларга омтылуы ошап җитми.
— Ни өчен?
— Урыс кенәзләре дә Алтын Урда ханнары кебек үк монафыйклар, азгыннар, үчлеләр, көнчеләр...
— Минемчә, аларнын ызгыш-талашы безгә кулай гына, бәк.
Әнгәмә өзелде, чатырга Дмитрий үзе килеп керде.
— Яхшылыкларыгызга яхшылык белән генә җавап бирергә сүз бирәм,
— диде, — дәхи дә бер үтенечем бар: монда дәгъвачем кенәз Михаилнын улы Иоанн тоткынлыкта ята дип ишеттем. Бурычы бар, имеш.
— Атасынын бурычы, — дип төзәтте Мамай, — акчасын түлә дә алып кит, бер-бер файда чыгармак итәсен булыр. Син шул максаттан кызыксынасын да инде, билгеле. Астыртын вә үчле кеше син, олуг кенәз.
Дмитрий иртәгәсен кайтыр юлга чыкты. Алар башка күзгә-күз очрашмадылар.
***
— Инде аз-маз җилләнеп алу да зыян итмәс, — дип урыныннан торып басты Альгирдас, — сине сюрприз көтә, бәк, кузгалдык. Бер очтан калабызны да күрерсен.
Мамай Вильнюсны ошатты да, ошатмады да. Йортлары ике-өч катлы, таштан өелгән. Бигрәк тә чиркәүләре күркәм, кабырга-увыклары челтәр- челтәр, эче-тышы бизәккә төренгән, зур-кин тимер ишекләр. Матур, бик матур. Шунын белән бергә, сугыш-орыш алдында кала яраксыз. Урамнар тар, кылыч уйнатырга урын юк. Таш җәелгән урамга ат белән керерлек түгел. Тын кысыла, һава җитми.
Альгирдас кунагын хәрби полигонга алып килде. Монда аларны көтәләр иде инде.
ИР-МАМАЙ
107
Кенәз ике тәгәрмәчле арбага урнаштырылган ниндидер бастырыкка тартым эче куыш тимер нәмәстәкәй янына килеп басты. Шунда гына түгәрәк шарлар өеме, кулларына озын саплы пумала тоткан берничә гаскәри.
— Менә шушы инде сюрприз!
Мамай хуҗага ярарга тырышып булса кирәк, әлеге тимер бастырыкны сыпыргалагандай итенде.
— Ошбу утлы корал туп дип атала, — дип, мәгълүмат бирде кенәз, — алманнар бүләге.
— Хәтерем ялгышмаса, бездә аны утчагыр диләр, хикмәте нидә инде?
— Хәзер хикмәтен күрсәтәбез, — диде Альгирдас, — түбә астыннан күзәтик.
Гаскәри җиһангирларга колакчынлы калын бүрек өләшеп чыкты.
— Колак тонмас өчен, батырыбрак кияргә кирәк.
— Тупны әзерләргә!
Үрә каткан гаскәриләргә җан керде: өйрәнелгән төгәл хәрәкәтләр белән туп авызына түгәрәк шар салдылар, ә берсе учактан пумаласына очкын индерде дә, аны тупнын мангаена тигезеп-тигезеп торды...
Наваны челлә дуамаллыгы белән күкрәгән күк гөрелтесе икегә ярды. Тирә- якны зәнгәр төтен каплап алды, бүрек астында да колаклар чынлап торды.
Шул ук мизгелдә алдагы корылмада ялкын кабынды.
— Туп якын киләчәк сугышларнын патшасы, бүгенге яугирларнын ясины, — диде кенәз, куанычын яшермичә.
Мамай сүзсез генә жан сакчысының җәясен тартып алды да, туп атучылар тарафына ике сәрпи ук очырды.
Ике тупчы да киселгән агачтай җиргә ауды.
— Монысы утчагырга ясин, кенәз! Ул хәзер яраксыз тимер өеме.
— Сюрпризым сюрприз булмады, алайса.
— Бу утчагыр коралын мин үзем дә сынап карадым, кенәз. Түмәр дә түмәр, ул да түмәр. Аны каядыр өстерәп алып барганчы, корганчы, артына ут төрткәнче атлы яу орыш кырын өч-дүрт мәртәбә әйләнеп чыга, — диде Мамай, — татарга җиңүне җитезлек, өлгерлек, тәвәккәллек китергән. Киләчәктә дә шулай булачак!
— Мин барыбер тупны калалар, кирмәннәр өчен булган сугышта алыштыргысыз дип саныйм, — диде Альгирдас, — җайсыз яклары да бар, әлбәттә, син аны исбатлап та күрсәттең инде.
— Мин сиңа, кенәз, тупчыларың бәрабәренә утта янмас, суда батмас бер һиммәтле яугир бүләк итәм, — диде Мамай.
— Кем дип белик инде баһадирны?
— Улым Мансур. Аның Литвада калып, заманча орыш серләренә төшенәсе, ышанычлы ярдәмчең буласы килә. Мин ризалыгымны бирдем. Соңгы сүз — синдә.
— Миңа угланның шәрәфле кавалерлар бәйгесендә өстен чыгуы турында хәбәр җиткергәннәр иде инде. Әгәр дөрес аңласам, кенәз Гавриилга кызы Варвараның кулын сорап, яучы җибәрергә уйлыйсыз, димәк ки.
Мамай килешмәгәнен белдереп башын чайкады.
— Әүвәл орыш кырында егетлеген күрсәтсен әле, шуннан соң княгиняны яучылау-яучыламау мәсьәләсен үзең хәл итәрсең. Мин аңа кәләш тапкан идем инде, хәзер баш тарта әнә. Кыскасы, угланның язмышын тулысы белән мин сиңа ышанып тапшырам.
— Бик хуш, бәк, мин риза. Татар яугирларыннан үзенә төмән җыяр. Бу минем хыялым иде.
***
Түрәлек сәнгате мәшһүр дәүләтпәрвәр Чыңгызханнан килә.
Өченче ләй ни яман? Өздереп чыккан җан яман.
Түртенче ләй ни яман? Түрәсез көткән ил яман.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
108
Дәүләт тәгәрмәченә таяк тыгучыларга карата ул рәхимсезләрнең дә рәхимсезе булган. Әле япь-яшь чагында ук хан сүзеннән чыккан бер төркем гыйсьянчыны халык алдында җитмеш казанга салып кайнаттырган. Күпмедер вакыттан соң тагын ниндидер бер кемсә аның күрсәтмәсен шик астына алырга җөрьәт итә. Җәза шулай ук аяусыз. Адәмнең баш сөяген кояшта киптертеп, көмеш кыршауга кигерттерә. Тора-бара ул Темучинның ачуын гәүдәләндерүче скульптурага әйләнә.
Чыңгызхан дәвереннән соң дөнья бик нык үзгәрде. Дөнья белән беррәттән дәүләтнең функцияләрне дә тирән үзгәреш кичерде. Мәсәлән, Чыңгыз мәмләкәтен сугыш тәэмин иткән. Хәзер исә, киресенчә, икътисад сугышны тәэмин итә. Шуңа күрә җиһангирлар да хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр.
Алтын Урда казнасы нигездә Кырым, Идел буе төбәкләре исәбенә тулылана. Аларда игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, һөнәрчелек алга киткән. Бу утрак тормыш өстенлеге. Халык үз көнен үзе күрү белән бергә, базар, алыш-биреш максатларында да азык-төлек, кием-салым, төрледән төрле кирәк-яракларны күпләп җитештерә.
Мамай хуҗалык эшенә һәвәс кешеләрен яугирлыктан азат итү кебек кискен адымга барудан да тайчанмады. Урыннардагы вәкаләт ияләренә, мәэмүрләргә71 ярлык җибәреп, аны «Бик мөһим» дигән мөһер белән рәсми дәүләт язулары кенәгәсенә кертте.
Бәкләрбәгенен салым чүлмәгенә баш тыгуына Абдуллаһ хан үзе сәбәпче булды. Ул берничә аксөяккә Мамай белән килештермичә муаф72 дәрәҗәсе биргән иде. Ризасызлык белдергәч:
— Ханнын шәрәфле боерыгы шәрехләнми, — дип, тешен күрсәтмәк итте.
Мамай сүз көрәштереп тормады, фәкать ханнын шәхси казнасын гына үз карамагына алды. Ханнын һәр чынаяк чәе дә аерым исәпкә керде.
Муафлар күзгә күренеп кимеде. Баскакларнын хокуклары, киресенчә, артты. Алар хәзер турыдан-туры бәкләрбәгенә буйсыналар. Бу идарәгә мөнәсәбәтле чыгымнарнын шактый кимүенә китерде.
Шулай да, тулаем казнанын хәле беренче чиратта тышкы сәүдәгә бәйле. Мамайнын Литвага сәяхәтендә дә бу мәсьәлә үзәк урынны алып торды. Монын сәбәбе дә җитди иде. Әйтик, сонгы вакытта Италия сәүдә җөмһүриятләре баш бирмәскә маташа. Азактагы Венеция төркеменен кырын эшләре ачылды. Сарай белән элемтәгә кереп, салымга кагылышлы яшерен сөйләшүләр алып бара башлаганнар. Нишлисен, дус булып йөргән консул Корнаро белән хушлашырга туры килде.
Җилгә каршы төкермә, үзенә тияр, диләр. Икенче көнне үк Венеция илчеләре Мамайга килеп баш орды. Ул да киеренкелекне куертмады, алай гынамы, кайчандыр Җанибәк хан тәгаенләгән салымны бер процентка киметте дә әле.
— Акча таш астында, илче, таш аҗдаһа башы астында, — диде Мамай эчке бер ишарә белән, — анладынмы?
— Анламаслыкмы сон, анладым, бик анладым, бәк, ул аҗдаһанын тезгене Мамай галиҗәнаплары кулында икәнен дә анладым.
— Болай булгач, алга таба да эшебез пешәр.
Илчегә һуш керде, хәтта әйтемне шәрехләүгә үк алынды.
— Пешә-пешә таш астындагы акчага ук төшеп җитәр...
Мамайга бу тәвәккәллек ошамады.
— Алай нәфес куа торган булсагыз, азыннан да коры калырсыз.
Илче шым булды.
— Мин сезгә генуялыларга иярмәскә кинәш итәр идем, синьор, — дип әнгәмәгә нокта куйды бәкләрбәге, — үкенергә туры килер.
Алтын Урданын генуялылар белән мөнәсәбәте күпкә алдан башланды. Алар Кырымга, килеп тамыр җәя башлауга ук «Ефәк юлы» сәүдәсен үз кулларына алдылар.
71 Мәэмүр — чиновник.
72 Муаф — салымнан азат зат.
ИР-МАМАЙ
109
Алыш-биреш күп, әйләнеш зур, акча керә. Салым керемнен йөздән өч өлешен генә тәшкил итсә дә, Урдага да мулдан чыга иде. Яклар бер-берсеннән риза-бәхил булып, дустанә яшәделәр. Консул Антоний вакытында аралар тагын да якынайды. Ышаныч шундый зур иде ки, Антонийны хәтта Римга илче итеп тә җибәрделәр. Мамай итальяннарда кәеф-сафа корып, күнел ачарга ярата иде. Бу җәһәттән аларга тиннәр юк. Уен-көлке, сый, җария... Онытылмаслык хатирәләр.
Баксан, бу чын тормышнын күбеге генә булган икән. Хак хәлне белгәч, Мамайнын тел күәсе югалды. Чылбырыннан ычкынган усал үгез кебек үкерә-үкерә чатырны пыр туздырды, барча җиһазларны таптап-изеп бетерде.
— Ух-ух-ух...
Ухылдарсың да, Антоний Каффа73 белән Солхатны74 шәхси биләмәсенә әверелдергән, салым түләүне ике мәртәбә киметкән, яшертен исәп-хисапка күчкән, шәһәргә җирле халыкны кертми башлаган. Алай гынамы, Феодоро кенәзе Дмитрийны алдап-юлдап, унсигез авылын үз карамагына алган. Бу инде аерым дәүләт берәмлегенә дәгъва.
— Консулны каршыма китереп бастырыгыз! — дип үзен-үзе белешмичә акырды Мамай.
— Антоний чит мәмләкәт кешесе, дипломатик иммунитетка ия зат, — диде карачы-би.
— Төкерәм мин сезнең дипломатиягезгә!
Толымбикәне дәштеләр. Ул килеп җиткәндә дә Мамай әйбер кыра иде әле. Хатынын күргәч, йөгереп барып кочаклап алды да, үксеп еларга кереште. Ханәкә кул изәп кешеләрне чатырдан чыгарып җибәрде.
— Еларлык тойгыларың бар икән әле, Мамуч, — дип, ирен назлап юатты хатын, — сөендердең.
— Гарьлек бит, Мысык, болай күрәләтә алдаганнары юк иде әле. Ул минем нәсел-ыру биләмәләренә кул сузган лабаса. Кылбөртек әйберсез кала яздык.
— Инде чарасын күр, минемчә, моны Гарәпшаһ угланга тапшыру мәслихәт булыр.
— Мин, бәк, синең кушу буенча Мукшы иленә җыенам, бер-ике атна эчендә хәстәрен күреп бетерермен, — диде Гарәпшаһ, — шуннан да иртәрәк булмас.
Ул бәкләрбәге шушы мәсьәлә буенча чакырткан дип уйлый иде.
— Италиашкалар йөгәннән ычкынган әле монда, — диде Мамай, — башта аларны авызлыкларга кирәк.
— Кирәк икән, кирәк, бәк, минем бурыч нидән гыйбарәт соң?
— Беренче эш итеп Феодоро кенәзлегенең Антоний басып алган авылларын иясенә кире кайтар...
— Солхатны таш койма белән әйләндереп алырга кирәк, — дип сүзгә кушылды ханәкә.
Мамай җилкәсен җыерып куйды.
— Дала гаскәриләре кирмән төземи димәкче буласың инде, бәк, — диде Толымбикә, — ләкин заманалар үзгәрә, дәүләтнең башкаласы теләсә-нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзер булырга тиеш.
— Татарның кирмәне ат, ханәкә, — дип Гарәпшаһ төмәнбашка ярдәмгә ашыкты.
— Углан, вазифаңда бул!
Шунда ук Солхатны таш койма белән әйләндереп алу турында да фәрман бирелде.
Ханәкәнең икенче тәкъдиме дә бик урынлы иде.
— Без тышкы сәүдәдә Венеция белән Генуя эшмәкәрләренә генә исәп тота алмыйбыз, бәк, урау юлларыбызны булдыру да зарур.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, Литва аша төньяк коры җир сәүдә юлларын үзләштерергә мөмкин
73 Каффа — Феодосия.
74 Солхат — Иске Кырым.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
110
булыр иде. Кенәз Альгирдас моны хуплар гына, чөнки сәүдә үзе белән үсеш тә алып килә.
Мамай хатынына яратып күз атып торды. Толымбикә, яшьлек ялтыравыгын җуйса да, әле һаман асыл хатын-кызларга гына хас тылсымлы ымсындыргыч җәлеп итү көчен җуймаган иде. Алтын егач тутый коштай тулыланып торган шома йөзе, сызылып киткән кара кашы, шул кара кашлар астына уелган төймәдәй күзләре үзенә бер сер оясы. Сулыш алганда уйнаклап-уйнаклап торган күкрәк алмалары, юантык гәүдәсе бу килеш- килбәткә күркәм ямь өсти иде.
Шушы сөелү өчен генә яратылган мөхтәрәмә затка Ходай акылны да өеп биргән иде.
— Синен урынын Алтын Урда тәхетендә, — диде Мамай, — бу ин зур гаделлек булыр.
— Минем янадан туасым килми шул.
***
— Сатып алу бет үтерү, сата белү борча тоту белән бер ул, бәк, җиһангир башын белән нигә шул юк-бар гамәлләргә тыгыласын? — дип гаҗәпләнде Альгирдас, әлеге тәкъдим турында ишеткәч, — бу — тирес кортлары эше.
— Кенәз, мин бит хан түгел, бәкләрбәге, шул тирес кортларынын берсе инде, — дип көлде Мамай, — әгәр Львов белән Краков калаларында Алтын Урданын сәүдә үзәкләрен булдыруга фатиха бирсән, синен өчен бу күнелсез сөйләшүгә хәзер үк нокта куябыз.
— Язуларынны бир, мөһеремне салам.
Озак еллар буе Үзәк Аурупа белән икътисадый багланыш шул калалар аша башкарылды.
***
Абдуллаһ хан йокысыннан уянмады. Кичтән берүзенә бер яшь куй бәрәне белән сыйланып, тулы корсакка яткан иде. Сонгы вакытта туя белми иде ул, алдында ни бар, барысын да сыпырта.
— Бирән сырхавын талымлылык белән генә җинеп була, — дип табиб туктаусыз тукып торса да, хан нәфесен тыя алмады. Кыяфәте кибәнгә охшап калды. Тыны кысылудан зарлана башлаган иде. Йөрәге озакка тарта алмады мескеннен.
Мамай Литвадан кайтканда җидесен уздырганнар иде инде.
— Бик җайлы хан иде, урыны оҗмахта булсын.
— Яна хан эзләргә кирәк бит инде хәзер, — диде Толымбикә, — кемне табарсын икән?
Мамайнын фикере тәгаенләнгән иде инде, ике дә уйлап тормастан:
— Хан таҗын син киярсен, Толымбикә! — диде ул.
Толымбикәнен төймә күзләре кашларын сындырып мангаена менде. Керфекләре челт-челт килә, йөзен кисеп, урын-урын дулкыннар сикерешеп алды. Шуннан сон гына керфекләре арасыннан сүзләре сытылып чыкты: «Акылындамы син, бәк?»
— Акылымда.
— Мин бит хатын-кыз, танымаячаклар, башына бәла алма.
— Бүгеннән синен исемнән акча суга башлыйбыз. Акча йөремсәк ул, танымаган җирдән танырлар.
Бу чакта башкала Мамай кулында иде. Тиздән Толымбикә ханбикә исеменнән Сарай-әл-Җәдид мөһере сугылган көмеш тәнкәләр алыш-биреш, сәүдә әйләнешенә кереп, бик күп мәмләкәтләргә таралды. Аларны шик астына алучы табылмады. Тәхеткә мөнәсәбәтле каршылыклар булыштырды анысы. Мисал өчен, Бохара әмире бәкләрбәгенә бүләк итеп кыз-хатын киемнәре җибәргән иде. Янәсе, кием-салымлы булдын, инде чәч үстерәсен генә калды.
Мамай боларны Толымбикәгә күрсәтмәде дә, белгертмәде дә. Дәүләт элек ничек яшәгән булса, шул кимәлдә яши бирде. Ихтимал, шулай дәвам дә иткән булыр иде,
ИР-МАМАЙ
111
Толымбикәнен сырхавы гына әлеге көйләнгән тормышнын астын өскә әйләндереп ташлады. Ул үзе теләп таҗыннан ваз кичте.
Толымбикәгә эч өянәге ябышты. Мона кадәр дә йомшарып-йомшарып ала иде анын эче. Ләкин озакка бармый иде. «Картыем Тайдула ханбикәгә охшаган мин», — дип көлә иде үзе.
— Тайдуланы урыс рухание килеп дәвалады, чире дә бүтән иде, — диде Сарай табибы, — күреп торасын, синен чиренә минем көчем җитми, башка берәр гыйлем иясен эзләтергә кирәк.
Өянәк ешайганнан-ешая барды. Коса башлады. Хәле күзгә күренеп начарая иде.
— Мине картыем янына җирләрсен, — дип, беркөнне Мамайны һушыннан яздыра язды хатыны.
Һәр Мәҗнүннен үз Ләйләсе була. Мамайныкы Толымбикә иде. Шулай, йөрәк ашъяулык түгел ул, аны һәркем алдына җәеп булмый.
— Мысыгым, ышан, мин сине терелтәчәкмен, — диде Мамай ачынып,
— үлсәк, бергә үләбез!
— Минем чан сугылган инде, Мамуч...
— Юк, ялгышасын, ханбикә, сугылмаган әле!
Ишек уемында ябага җиләнен киндерә белән кысып бәйләгән Юзекәй басып тора иде.
Мамай анын аяк астына ауды.
— Алла хакы өчен, мосафир...
Юзекәйнен төсенә төгәнмә кунды, йөзе яктырып китте.
Ул бүген ничектер үзгә иде. Уратмый гына, турыдан ярып сөйләшә.
— Бәрәкәлла, бәк, авызыннан, ниһаять, мөбәһһиҗ75 сүз чыкты, мин моны күптәннән көтә идем, — диде, — иншаллаһ, догага да ятарсын.
— Ханбикә үлә анда, мосафир...
— Борчылма, Газраил фәрештә сүземнән чыкмас, тоткарлармын, тик бер шартым бар.
— Сина мәгълүм, мин теләсә-нинди шартны кабул итә алмыйм, әмма җәмәгатем хакына шәхси ташламалардан бернәрсә дә тоткарламый.
— Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, алайса, әүвәл пәйгамбәрләр тормышыннан бер хак хикәят тынла.
Хикәят. Аталы-уллы пәйгамбәрләр тау башына җитеп тукталдылар. Ибраһим елый-елый улына әйтте:
— Төшемдә сине корбан итеп чалу турында хәбәр алдым, инде шул бурычымны үтәү вакыты җитте, — диде.
Исмәгыйль орылып бәрелмәде.
— Аллабыз кушкан икән, мин риза, — дип, васыятьләрен җиткерде, туганнары, якыннарына сәламен тапшырды.
Ибраһим, бау белән бәйләп, улын җиргә салды да, бугазын пычак белән ышкып җибәрде:
— Бисмиллаһир-рахман-ир-рәхим!
Ни хикмәт, үткен пычак аны тынламады. Икенче катында батырыбрак басып ышкыды. Тик бу юлы да пычак суймады.
Өченче тапкырында да шушы ук сәер хәл кабатланды, пычак шуып кына йөри, эчкә үтеп керми.
Ибраһим ачу белән пычагын читкә бәрде.
Шунда пычак телгә килде:
— Син суярга теләрсен ул, әмма бу Аллаһ Тәгаләнен әмеренә туры килми. Мин сина түгел, Аллаһуга буйсынуны хак саныйм, — диде.
Шул вакытта тирә-якка нур сибеп, җиде кат күк ачылып китте дә Аллаһунын әмере яңгырады: 75 Мөбәһһиҗ — кәеф китерүче.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
112
— И, Ибраһим, төшеңне расладың, минем өчен ин кадерле затны, балаңны корбан итеп китерергә ниятләдең, инде тыңла: Исмәгыйльне исән-сау калдыр, аның урынына куй чал!
Күз ачып йомганчы Җәбрәил галәйһиссәлам бер куй сарыгы алып килде. Бу куй, Адәм улы Кабилнең Аллаһуга биргән корбаны булып, җәннәттә Исмәгыйль бәрабәренә ничәмә-ничә еллар буена махсус симертелгән иде.
Ибраһим пәйгамбәр:
— Аллаһудан башка Илаһи зат юк, ул — безнең таянычыбыз! — дип, куйны Исмәгыйльгә тоттырды.
Куйны шунда ук чалдылар.
Әлеге вакыйгадан соң ата белән бала бик тә якынлашты. Мәккә шәһәрендә бергәләшеп Кәгъбән-Шәриф бинасын төзеделәр. Аллаһы Тәгалә аларга рәхмәтле булды.
«Зәмзәм» чишмәсен дә, әле нәни чакта, җиргә тибеп, Исмәгыйль ачкан иде.
— Бу гыйбрәтле хикәятнең мәгънәсе нидән гыйбарәт инде? — дип сорады Мамай.
Юзекәй биштәреннән алып, өстәлгә Коръән китабын куйды.
— Белмәсәң бел, теге вакытта сине үлемнән Исмәгыйль пәйгамбәр рухы коткарды, — диде, — иншаллаһ, җәмәгатеңнең дә саулыгы кайтыр. Мәгънә дигәнебез дә, шарт дигәнебез дә шушы инде, ягъни Исмәгыйль пәйгамбәрнең теләктәшләре мәзһәбенә турылыклы булачагың хакында Коръән тотып ант эчү.
— Җә мәзһәб, җә үлем? Бу бит шантаж!
Юзекәйнең чигенергә исәбе юк иде, әңгәмәдәшен ишетмәмешкә салынып, үз дугасын бөгүен дәвам итте.
— Мәгълүм ки, Алтын Урдада Ислам дине Толымбикә ханәкәнең бабасы утыз ел тәхет тоткан мәшһүр Үзбәк хан вакытында, ныклап җәелә башлый, үзе дә намазга баса. Син аның кияве, гурген. Бу үрнәк синең өчен өлге. Монысы — бер. Икенчедән, тәкъвалек карт-коры вазифасы гына дип бик нык ялгышасың. Ислам мескен тәгълимат түгел, кирәк икән, үз мәнфәгатьләрен көч ярдәмендә яклаудан да тартынмый. Җиһад Рәсүлуллаһ заманыннан килә.
— Мин дә намазга басарга тиешме?
— Шәһадә, намаз, ураза, зәкят, хаҗ. Исмәгыйль мөзһәбенә килгәндә исә, ул тугыз баскычтан гыйбарәт. Беренче өч баскычы шигый юнәлешендәге гади дин. Ә син аерым исәптә. Ходай зур язмыш баглый, югыйсә, Исмәгыйль пәйгамбәрне корбаннан азат иткәне кебек, әҗәлеңне кичектермәс иде.
— Мосафир, ханәкәнең хәле авыр бит, — диде Мамай нәүмизләнеп, — көттермисе иде.
И, чалышка каеш, син тимер булсаң, мин — күмер, барыбер сындырачакмын, дип күңелеңә беркетеп куйды Юзекәй.
Толымбикә коры чырага калган иде, йөз-бите уңган киндер төсенә кергән, күз төпләре караянулы. Хак, сырхавы ашау-эчүгә бәйле.
— Кешегә — сан, үземә — җан, — диде Толымбикә, — тәкатем тәмам бетте.
— Таң төшкәннән — таң суы, күз тигәнгә — көзән койрыгы, ханәкә, әйт, иң яраткан гөлеңне китерсеннәр әле.
— Яратканым тамчы гөл.
— Бик хуш, — диде мосафир, — гөлгә су сипмәсеннәр, зәгыйфьләнеп, кәүсәсе коры курага калсын.
Киңәшләрен биргән арада Юзекәй биштәреннән таш касә тартып чыгарды. Касә төтен төсендә булып, өслеге сизелер-сизелмәс кенә ниндидер үзгә, тонык корычка тартым ялтыравык белән ялтырый иде. Төбеннән югарырак үзеннән чыккан кыршавы да бар. Шактый калын күренә, һич тә көнкүрештә кулланыла торган савытка охшамаган.
ИР-МАМАЙ
113
— Мин шушы касәгә су салып калдырам, гөл корыган вакытка ул су зөльмәт76 суына әвереләчәк. Дәвабыз шул булыр.
Ике атна дигәндә гөлнең сабагы корып, ишәк койрыгы рәвешенә керде. Толымбикә дә үзен хәллерәк хис итә башлады, үлән төнәтмәсенең дә файдасы тиде, күрәсең.
Юзекәй үзе, гадәттәгечә, күктән төшкәндәй капылт кына пәйда булды.
— Гөлең кызганычмы, ханәкә?
— Кызганыч булмыйча, суга тилмереп корыды бит, бәгырь.
— Өч көн көтәргә туры килер, ханәкә.
Мосафир касә ише таш кашыктан гөлгә су бөркеде. Ул аны, үзе әйткәнчә, өч көн сугарды. Дүртенче көнне иртән Толымбикә үз күзенә үзе ышанмый торды. Гөл шау чәчәктә иде. Бүрек-бүрек булып шыбырдашып утыралар. Җете кызыл чәчәкләр, әйтерсең лә, шәфәкь балкышына манып алганнар. Таҗдарыннан шып-шып тамчы тама...
— Ходай сиңа сихри тылсым көче насыйп иткән икән, мосафир, — диде Толымбикә, чын әсәрләнү белән, — нинди зур мөкяфәт77.
— Гөлең зөльмәт суының үзеңә дә мөштәфа78 буласын дәлилләде, — диде Юзекәй, ханәкәнең аһ-аһларына игътибар итмичә, — ошбу касәдә җиде кашык су бар, аны тәүлеккә бер мәртәбә җиде төн уртасында эчәргә кирәк. Бу вакытта үчлек, ачу-үпкә, орыш-талаш, ялган, көнчелек ише тискәре гамәлләр тыела. Миһербанлык, ярдәмчеллек, хәер-сәдака файда гына булып беркәчәк.
— Мин бик рәхмәтлемен, мосафир, хәзер табынга рәхим ит, синең хөрмәткә бик затлы ризыклар хәзерләттек. Бүләкләрем дә бар.
Юзекәй сакалын сыпыргалап куйды да әйтте:
— Ханәкә, мин сез туклана торган ризыклардан күптәннән ваз кичкән бәндә. Без дәрвишләр бик аз белән канәгатьләнәбез, җан сакланса, шул җиткән. Бөтен көч — суда!
— Минем яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарасым килә бит, мосафир.
Юзекәй, гадәттәгечә, ерактан суктырды.
— Ябалак кош мактанса, ярдан тычкан тоттым, дир; яман кеше мактанса, яхшының якасыннан тотып кыстым, дир. Бу хәлгә калудан адәмне Аллаһу гына коткара ала. Кызганыч, кайчак иң хөрмәтле затларыбыз да сукырларча үзләренекен тукыйлар.
— Аңладым, — диде Толымбикә, — мин ул затның күзен ачарга тырышырмын.
Дәвамы киләсе санда