ДӨНЬЯ ИРКЕН — ҖАНДА КЫСАНЛЫК
Имзасыз хат
Каһәрләгән бер хат алдым бүген,
Ләгънәт чәчеп ята өстәлдә.
Ләгънәтләргә инде күнеккәнбез
Каһәрләнгән илдә үскәнгә.
Юкны-барны язып ятасың, дип,
Берәү мине каты әрләгән.
Әрләнүдән түгел гарьләнүем,
Кеше язмышыннан гарьләнәм.
Күпме еллар гомер ителгән дә,
Күпме юллар иҗат ителгән.
Өстәлемдә кара конверт ята,
Шуңа бераз күңел кителгән.
Усаллыклар эзли берәү миннән,
Усал ният булмый иҗатта.
Шигъри гамәл — ул бит хис гамәле,
Бикләп булмый аны йозакка.
Шигъри җанлы, ихлас күңелләрдән
Күпләр эзли никтер усаллык.
Очар кошлар кебек талпынамын,
Дөнья иркен — җанга кысанлык.
Өстәлемдә шикле кәгазь ята,
Янау сүзе һәрбер җөмләдә.
Янаулардан куркып хисләремне
Җыенмыйм мин әле җирләргә.
Шигырь язып яткан мизгелем,
Бәйсез минем хисләр тезгенем.
Боек күңелләрне юатырдай
Тылсымлырак сүзләр эзлимен.
Агу чәчеп берәү хат җибәргән,
Тик куймаган никтер имзасын.
Имансызлар күп шул инде хәзер,
Кем дип атыйм хатның хуҗасын?
Исте җилләр
Үсте гөлләр, исте җилләр,
Туктамый исте генә.
Исте дә барып бәрелде
Тәмәй тау өслегенә.
Бәрелде дә җиргә төште,
Гөлләрне җилгәрергә.
Тик шулай да нәрсә җитә,
Туган як җилләренә?
Туган яклар аралады,
Җилләрдән, давыллардан.
Зыялы бәндәләр чыкты
Без үскән авыллардан.
Җил-давыллар да кичердем,
Мин сабый чакларымнан.
Сөремле җилләр дә исте
Көнбатыш якларыннан.
Иссен җилләр, тик шулай да,
Булмасын исе генә.
Күңелемдә саф җилләрне
Үз итү хисе генә.
Искән җилләр, иссен, әйдә,
Юлларын бүлмә генә.
Талгын җилләр дәва минем
Тынгысыз йөрәгемә.
Соңгы күкрәү
Соңгы тапкыр күкрәү узып китте,
Тик бер бөртек тамчы таммады.
Дулап килгән шушы кысыр күкрәү
Җәй айларын көзгә ялгады.
Яр буенда үскән тирәкләрнең
Яфраклары акты елгада.
Өермәле җилләр кузгалды да,
Сары келәм җәйде юлларга.
Күкрәп үскән алтын башакларның
Көлтәләре инде әвендә.
Күпне күргән авыл агаеның
Күңелкәе тыныч хәлендә.
Җәй көненең тынмас шау-шулары
Кабатланмас язга кадәрле.
Кыр казлары кабат алып килер
Язлар җитте дигән хәбәрне.
Их... Күкләрнең соңгы авазлары
Яз китергән назлар түгел сез.
Күкрәүләрне язлар алып килә,
Ә күкрәүсез язлар күңелсез.
Хыялымда мин дә күкрәр идем,
Узды инде гомер еллары.
Йөрәгемдә янган хисләр белән
Шигърияттә күкрәп булмады.
Шигырь язып күкрәп булмыйдыр ул,
Каләм көче җитми аңарга.
Хисләреңне синең кем аңласын
Бу болгавыр кыргый заманда?
Ян син, йөрәк, янып яшәү кирәк,
Кемнәр янар син дә янмагач?
Бушка янулардан ни мәгънә бар
Каләмеңнең көче калмагач?
Их... гомернең гүзәл мизгелләрен
Ядкарь итеп кайда сөйләргә?
Кеше күрке шунда: ана телен,
Гүзәл телен янып сөйгәндә.
Хыялымда сәфәр чыгар идем,
Салкын болытларга сарылып.
Кыр казлары миңа юлдаш булып
Озата барса канат кагынып.
Иж буеның сихри гүзәллеген
Йөрәгемә салып китәрмен.
Кыр казының каурый канатында
Язлар булып кайтып җитәрмен.
Ямьле җәйләр үтте, көзләр җитте,
Юллар тайгак, туфрак катмаган.
Күкрәүләр дә тынды, көннәр дымлы,
Аяз күкне болыт каплаган.
Үзгәртәсе килә
Хыяллардан күңел, һай, туямы?
Мин юләрдә яшьлек хыялы.
Әкияттәге җәннәт бакчасы күк
Үзгәртәсе килә дөньяны.
Һәр елганың була үз ярлары,
Тормышта бар хакы, ялганы.
Мин дөньяны үзгәртмәкче идем,
Язмыш мине никтер алдады.
Тойгы-хисләремнән аерды да,
Тормыш арбасына ялгады.
Эшләп тапкан ризык тәмлерәк шул,
Үзең корган тормыш ямьлерәк.
Туфрагында гомер сөргәннәрнең
Күңелләре була гамьлерәк.
Әкияттәге җәннәт бакчаларын
Булдырулар кулдан киләме?
Авыл агаеның бар терәге,
Кулларында сәнәк-көрәге.
Берәүгә дә золым теләмәдем,
Изгелектә булды теләгем.
Ходай насыйп иткән гомеркәйнең
Ике килмәүләрен беләмен.
Гомер дигән юллар үтелгән шул,
Без үтәсе күпер сүтелгән.
Еллар мине күпме сынаса да,
Кырыс язмышымнан үкенмәм.