Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?


Көрәштәшем Сәид Хәнәфи улы Еникеев истәлегенә багышлыйм
I
Төнлә белән йөрәге чәнчеп уянды Тәлгат. Бер сәбәпсез аны кайчандыр кем алдындадыр үзе кылган, әмма дә ләкин әле булса кичерелмәгән гөнаһ тойгысы биләп алды. Аңа эссе булып китте, аягы белән өстендәге юрганын тибеп очырды. Каян килер бу әрнүле үкенеч? Бер караганда,тормышы ярыйсы гына алга тәгәри, ашарга ризыгы бар, хатыны, бала-чагалары исән-сау, китапларын дәүләт исәбенә чыгарырга ашкынып тормасалар да, хәзер, имеш, цензура бетерелгәч, аның үз өлешенә төшкән кысым, цензура бетерелмәсә дә, — кайчагында чыккан китапларын саткалап, тегеннән өч, моннан биш тиен соранып, аларын да чыгаргалаштырган була. Ул туганнарын, дусларын, таныш-белешләрен, хәтта илле ел элек чыгып киткән авылын, авылдашларын, инде дистә еллар элек дөнья белән хушлашкан, инде каберләрен генә түгел, хәтта ишек алларын да үлән басып киткән күрше-күләннәрен берәмтекләп күз алдына бастыра, алар алдында исәп-хисап тота башлады. Шулчак ул дерт итеп куйды: тукта әле, тукта, иптәшкәем, быел нинди, ничәнче ел соң әле? Нәрсә турында көне-төне сүз куерткан була Рәсәйнең телевидение каналлары? Әйе-әйе, җиңүнең, алар теле белән әйткәндә, Бөек Җиңүебезнең 65 еллыгы бит!.. Чынлап та шулай!..
Үзен төртеп уяткандай уяткан сәбәпнең очына чыга башлавын сизенгән карт язучы, кәефе килеп, сул ягы — йөрәге тарафына борылып ятты һәм, өшегәндәй булып, әле генә тибеп очырган юрганын үзенә тартты. Җиңү бәйрәме елы икән шул!
Әлбәттә, җиңүнең ничегрәк яулануы, кемнәрнең җиңеп тә җиңелүче, кемнәрнең җиңелеп тә җиңүчегә чыкканлыгы хакында аның, язучының, үз фикере, үз карашы бар. Бу инде, кем әйтмешли, икенче, сәяси мәсьәлә. Ничек кенә булмасын, сугыш һәм ул алып килгән ятимлек аның канына
Айдар ХӘЛИМ (1942) —шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе; күпсанлы китаплар («Милли шигырьләр», «Убить империю», «Татар вакыты», «Тилергән сирень» Һ. б.) авторы. ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенец ГИсхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Чаллыда яши. сагыш, әрнеш, мәнгелек югалту булып сенгән нәрсә. Моны ничек онытасын. Ничек кенә булмасын, ул йөзен бер тапкыр да күрмичә фронтта һәлак булган ата баласы. Җинүче улы. Анын фамилиясен йөрткән нәселеннән уналты ир-егетне алып китте ул, каһәрен. Авылда башка мондый нәсел дә юк. Берьюлы уналты җинүченен энекәше ул!.. Шул сугыш сыерын җигеп сука тарткан анасын,ачлыктан шешенеп үлгән бертуганнарын, күршеләрен вакытыннан алда гүргә кертте ул хәшәрәт. Үткән гасырнын сиксәненче елларында, Горбачев янарышы телләрне чишкәч, Чехословакиядә булып,туганнар каберлегендә яткан әтисенен җәсәден яд итте. Әйе, сугыш хакында күп язды ул. Аны хәтта «ятимлек җырчысы» дип тә атадылар.
Әмма язуы җитенкерәмәгән икән шул. Ин кирәген, ин мөһимен, ин йөрәккә төшкәнен язып өлгермәгән икән. Йөрәге чәнчеп уянуынын сәбәбе нәкъ менә шул бит! Ул Уфа тарафларынын ерак Дим-Өязе буйларында яткан газизләрдән газиз авылынын бер очыннан икенче очына кадәр исән яугирләрне санап чыкты. Ике бөртек кенә калганнар!.. Йә Хода, әллә кайдагы җитмеш борылыштан читтәгеләр турында язып та, шул кадерле бөртекләр хакында язмаган бит! Ничек алар читтә калган сон?! Әле, бүген, менә шушы сәгатьтә исәннәр микән алар?! Исән генә торсалар иде!.. Ана оят булып китте. Авылына хәзер торып йөгерердәй булып, юрганын янә дә тибеп очырды.
Тукта, бүген ничәсе сон әле? Егерменче апрель таны атып килә. Җинү көненә кадәр унтугыз көн генә калган түгелме? Өлгерерме? Бүген үк кузгалырга кирәк!
АЙДАР ХӘЛИМ
6
Хатыныннан ычкына алса, әлбәттә. Йөрәген начар дип җибәрми торачак. Үзенен чире турында «Гомер иткән хатыным Гөлфия өстеннән берьюлы өч хатынга — Ишемия, Стенокардия, Гипертониягә өйләндем», дип шаяртырга ярата ул. Ярар, үзенен саулыгы гына була күрсен, хатынын ничек тә сындырыр.
Ул исәпли башлады. Ике көн — юлга. Бишәр йөздән мен чакрым. Авылда өч көн булсын ди. Язарга — өч көн. Әмма язмаларын Уфа гәзитләрендә чыгарганда яхшы булыр иде дә бит. Уфанын «Кызыл тан»ын авылда хет берничә кеше алдыра әле. Казанныкыларны бу якларга бөтенләй дә үткәртмиләр. Алдырырдай кеше табылган хәлдә дә, яздыртмыйлар. Җирле власть тыйган. «Татар тәэсире» көчәя, имеш. Анын үзенен дә Уфа тарафларында хәлләре хөрти бит әле. Кайчандыр башкорт газетасында эшләгән, ул заманнын кызыл авызлар теле белән әйткәндә, атаклы публицистнын, Башкортстандагы татар-башкорт хәлләре турында Мәскәү матбугатында шаулатканыннан сон, үзенә дә юлны тыйдылар. Менә утыз ел инде анын исеме матбугатта күренми. Бөтенләй тыныч: Бальзакны да, авылдашлары булган язучы Тәлгатне дә белмиләр. Ул гынамы: авылдашлары Уфа хакимиятенен ата дошманы. Юлларда машинасынын көпчәкләрен тишеп, аска да очырдылар, Уфа урамнарында ОМОНнан да издерттеләр. Кәр кайткан саен Башкортстанга кереп, шуннан чыгып киткәнче аны «койрык» озатып йөри. Өйрәнгән инде. Ярар, сонгы чорда бик аҗдаһаланмыйлар. Ярар, бу кайтуында да алай бик бәйләнмәсләр, бәлки. Әмма язганнарын барыбер дә Казанда гына чыгарырга кала. Бер генә санга сыймаслар да әле. Ярар, анысын да хәл итәр. Ә менә, басылып чыккан хәлдә, гәзитләрне авылга ничек җибәрергә? Аларны бит җинүчеләр үзләре һәм аларнын якыннары бәйрәм алдыннан укып өлгерергә тиешләр! Югыйсә, аларнын мәгънәсе дә калмый. Ярар, Наполеон әйтмешли, тотынырга кирәк: сугыш ниятне үзе ачыклар. Бер рәте чыкмый калмас әле.
Ул иртән хатыны белән озак кына кинәшләшеп килешкәннән сон, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренен дә фатихасын алып, юлга чыкты.
II
Авылдагы бертуган абыйсы кайтуына куанды, әмма, гадәттәгечә, артык аптырамады: анын өчен бүгенге һава торышы, игеннәр чыгышы энесенен язучы булуына караганда күпкә җитдирәк иде. Әмма ул, ни өчен шулай көтмәгәндәрәк кайтып төшүенен сәбәбен белгәннән сон, анын өчен бик мөһим яналык әйтеп салды:
— Сабирҗан абзый да авылда бит әле... Хатыны белән кайтканнар. Зөлкарнәйләрнен иске өендә яшәп яталар...
— Кичә сарык суйган идек... — дип өстәде җингәсе. — Билдәмәлек җиреннән бер мул гына кисәк ит, бер йомарлам май, катык та кертеп чыккан идем әле. Син дә кайтып төшкәч, аларны да чакырып, мәҗлес үткәрми булмас...
Бу яналык әдипне куандырды да, уйландырды да. Менәгаеш!.. Бирим дисә колына — чыгарып куяр юлына, дигәннәре шушы буладыр инде. Сабирҗан абзыйлары да фронтовик бит! Авылдагы егерме бишенче елгылардан кырылмый калган бердәнбер солдат!.. Ничек ул аны онытып җибәргән сон? Авылда яшәмәгәнгәдер. Әйе, ул, Сабирҗан абзыйсы, сугыштан сонгы ачлыкта бәләкәй арба белән авылдан Сталинабад, хәзерге Дүшәмбе якларына чыгып киткән гаиләсенә турыдан-туры кайтып төшеп, төпләнеп, шул ук Сталинабадта авылларыннан беренче булып югары уку йорты, юридик факультет тәмамлап, шунда ук башлы-күзле булып алганнан сон Уфага кайтып урнашкан һәм үз эше буенча зур гына вазифалар биләп, атказанган юрист дигән исемгә ия булып, бүгенге көнгә кадәр Уфада яшәп ята һәм, сөйләүләренчә, ниндидер юридик оешмада эшләп, хосусый хезмәт тә күрсәткәләп ала, имеш...
Булган кеше ул Сабирҗан абзыйсы.Авылдашларына ярдәмен дә кызганмый; әмма, һаман да шул кеше сүзенә ышанганда, буш рәхмәткә түгел. Аннан, адәм баласын гаепләп тә булмый, аеруча адвокат, юрист кебек ак якалы нечкә хезмәт иясен: ни дисән дә, кесәләре тирән, төпсез, карга баласы кебек, өлеш сорап кына тора... Шунысы хак, ул барча туганнарын, балаларын аякка бастырды, кайсына эш
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
7
табарга, укырга булышты, фатир белән ярдәм итте, кайсына йорт төзешеп, барысын олы юлга чыгарды. Туган-тумачалары белән генә түгел, үзеннән кечерәк чит ир-ат заты белән мөгамәләдә дә анын ин яраткан сүзе «энекәш» иде.Тәлгатнен анардан бер ярдәм дә күргәне булмады: үзе дә теләмәде, сорап та бармады. Шулай да бер тапкыр, Казанда укыган чагында, үтеп барышлый Уфада туктагач, Сабирҗан абзыйсы аны, энекәшен, культурадан артта калмасын дип, кемдер биргән билетка Мәскәүдән килгән бер симфоник оркестр концертына алып барган иде. Тамаша башлангач та ул әле генә районнан тирләп-пошлыгып кайтып кергән аякларын штиблетларыннан чыгарып утырган һәм минем аякларым сезнен борын тишекләрегездән кадерлерәк дигәндәй кыяфәт белән бар тирә- якны әчегән балан исләре белән тутырган иде. Тәлгат бер сүз дә әйтмәде, түзде, анарда, киресенчә, үзен шулай ат абзарындагы кебек хуҗаларча тота белгән авылдашы өчен горурлык та уянып куйган иде. Кара, нинди иркен ихтыярлы, гасаби холыклы икән бу юрист халкы!.. Шулай да абзыйсы ана, әле борынлап кына килүче яшь язучыга, югарыдан, ышанмыйчарак карагандай, очрашканда-ниткәндә, аеруча башкалар алдында, ярмасын эре яргандай күренә иде. Шөкер, очраклы вак нәрсәләргә зур игътибар биреп, алар араларны өзмәде — артык якын булмасалар да, ташлашмадылар. Ветеран, туган җиренен патриоты, бер бишектә үскән энекәш-сенелкәшләре калмаса да, һәркемне бертуган исәпләп, авылын онытмый. Ел саен диярлек кайтып, урыны зиратка күчкән чыбык очы Зөлкарнәйнен иске йортында берәр ай чамасы яшәп ала...
Менә янә дә кайткан икән авылга. Ярар, хуш. Иртәнге сәгать тугызлар иде. Тәлгат артык йобанып тормыйча, эшен анардан башларга булды. Авылнын очтан очка сузылган бердәнбер урамы буйлап барганда ул күзе сукырайган, бакчаларын чүп үлән — әрекмән, кычыткан баскан ихаталарга карамаска тырышты. Караган саен алардан елмаеп,кочагын җәеп, Тәлгатнен күз алдында яшәгән, өйләнешкән, балалар үстергән, бергә печән чапкан, урманнарда бүрәнә-матчалык агачлар аударган, әмма инде барысы да бакыйга киткән авылдашлары килеп чыгар һәм анын күзен чокыр кебек тоелды. Бу анын өчен, авылы дип ут йоткан тупракпәрвәр әдип өчен, дарга менүгә тин иде. Дөньябызны ничек итеп бу хәлгә җиткерә алдыгыз, дип сорасалар, ни дип җавап бирер? Елга аша чыкканда ул өстендәге таш булып каткан туфрак катламына кадәр изрәп, ашалып, җир-ашы коелып беткән күперне күреп тетрәнде. Ат тоягы гына түгел, озакламый барлы-юклы игенне ташырга дип читләрдән киләчәк йөк машиналарынын көпчәкләре дә төшеп китәрлек тишек-тошыклардан анын сөекле Өязесе — шигьриятенен илһамчысы булган туган елгасынын хәлсез дулкыннары ашадан-аша күренеп типченә иде. Аны йөрәге кысып алгандай итте. Алтмыш ел элек авылларына нефть эзләргә килгән бораулаучылар салган корыч торбалар да гүя искереп, тузып-таушалып, инде шушы тимерләрнен үзләрен сипләрлек бүрәнәләр, калын такталар сорап, шәрәләнеп калган сыртларын кояшта кыздырып яталар.Ул шушы заманнан заманга изелеп сыгылган торбаларны алыштырырга, күперне төзәтергә чакырып күпме язды, әмма кулыннан килмәде бүген үләм, иртәгә үләм дип чак-чак тын алган күмәк хуҗалыкнын. Һич тә арттырмыйча әйткәндә, бар гомерен багышлады ул авылын күтәрү дигән акланмаган бурычка, әмма, нишләсен, бер генә миллиметр да алга җибәрә алмады. Киресенчә, партия-совет хакимияте аны ишәк итеп өстенә менеп атланып, талый-талый сонгы чиккә җиткерде. Менә шулай кайчандыр авыл өстендә янган йолдызлар хәзер күпернен умрау тишекләре аша елгага коелып төшкән иделәр.
Шул ук вакытта авыл, үлгән күренсә дә, кәһәр генә тере иде. Зарланма әле, Тәлгат!.. Куан!.. Әгәр ул тере булмаган булса, Сабирҗан кардәшебез дә, син дә, язучы иптәш, монда кайтмаган булыр идегез. Күперне төзәтә алмасак та, дулкыннары җимерек күпер аша булса да күренеп типченгән күперләр аша кайтабыз бит әле авылга, дип уйлады ул. Авыл исән, анын тын алышын тоярга һәм моны тою, ишетү өчен ин элек күкрәгенә кислород мендәре куеп тынларга кирәк. Исән булмаса, син авылдагы исәннәр турында әсәр язарга кайта алган булыр иденме? Исән генә түгел, алар безгә, читтә йөреп азган-тузганнарга, җимерек күпер тишекләре аша карап та
АЙДАР ХӘЛИМ
8
илһам-көч бирә. Авылнын бүгенге, читтән бик каушаган-таушалган күренгән кешеләре дә безгә, кайтып күренеп китүчеләргә караганда сау-сәламәтрәк түгел микән? Алар Тәлгаткә үрнәк булып күренде. Аларга барып җитешкәнче, күрешкәнче, сорашканчы исән генә була күрсеннәр иде! — дип уйлады ул.
Уйланып, кибет янына килеп җиткәнен сизми дә, абайламый да калган. Ишеген әле генә ачкан, төн йокысы күзләреннән генә түгел, түшеннән дә төшеп бетмәгән кибетче хатыннан — теге аны танымады, башка авыл хатыныдыр, күрәсен, — шүрлекләрендә нәрсә бар, шунын белән күчтәнәч юнәтеп, ул нәкъ кибет каршындагы зәнгәр тәрәзә капкачлы йортка юнәлде.
Ишек эчтән элдерелгән иде.
— Кем анда?
Тәлгат исемен атады. Ишек келәсе гармун басмагына баскан тавыш чыгарып ачылды. Яна исемне ишетү белән югалып калган, беренче күз сирпүеннән табак битле булып шәйләнгән хатын, ачык күкрәген уч төпләре белән каплагандай итеп, йөгереп кереп китте. Тәлгат уңайсызланып куйды. Бөек Җинү бәйрәме дигән булып, аксак-туксак килеш туксанга җитеп барган җиңүчеләрне тан тишегеннән борчып йөрергә аның ни хакы бар сон?!
Ул капшанып кына дигәндәй балачактан таныш иске ишек тупсасы аша эчкә үтте. Алгы якка ишеге урынына эленгән керле чаршау аша эчтән бүселеп йокы һәм торгынлык исе чыга иде.
— Әйдә, энекәш!.. Мин — хәзер!.. Тутыя, чәеңне юнәт!..
Илтифатлы колакка эчке яктан карт-коры ир-атның мышный-мышный, ашык-пошык чалбар тарткалаганы ишетелде. Тәлгат, күчтәнәчләрен өстәл өстенә куеп, кире тупса төбенә килде, күптән күрмәгән Сабирҗан абзыйсын каршыларга әзерләнде. Менә бөрмәләнеп җыерылган чаршау тартылып ачылды һәм аннан авылдашының сабый чактан таныш, күңелгә бик тә якын гәүдәсе — кып итеп торган кыска, базык буй-сыны, тулы, итләч кызыл бите, татар морзаларына хас зыялы йөзе күренде. Әле көн яктылыгы кереп өлгермәгән алгы якта, тупса төбендә басып торган Тәлгатне күрмәгән Сабирҗан дивардан капшанып, электр басмагын эзләде:
— Тутыя, яктылык бир, пон-нимаешь!..
Ниһаять, абзыйсының инде сүлпән карт күз карашлары әле һаман төн сөрмәсе йөзгән һавада бераз аешкандай итте, ул ишек төбендә басып торган гәүдәне шәйләп, Тәлгаткә, ә Тәлгат үз чиратында Сабирҗанга таба атлады.
— Исәнме, энекәш!.. Исән-сау гына йөрүме? Кайттыкмы?
Алар иңнәреннән кагышып кочаклаштылар. Мондый очракларда була торган кыскача хәл-әхвәл белешкән арада Тәлгат Сабирҗан абзыйсына кайтып төшүенең төп максаты — Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ике исән- сау фронтовик авылдашы, шул исәптән, аның бәхетенә, өченчегә авылына кайтып төшкән Сабирҗан абзасы турында язарга дигән уе барлыгын хәбәр итеп өлгерде.
— Тутыя, Ильич яктысын бир, дим, пон-нимаешь!..
Ул арада шул ук җыерылган чаршауны җилләндереп, эчке яктан өстендә җилкән кадәр халат өстерәп, тутырган тавык кебек тулышкан Тутыя җиңгәсе килеп чыкты. Ул черт итеп басмакка басты. Бүлмәгә ниһаять Сабирҗан абзыйсы көткән Ильич яктысы да керде.
— Менә шулай!.. Света!.. Побольше света!.. — дип кеткелдәде почмактагы калай юынгычны доңгыр-доңгыр китереп битен-башын сыпырып маташкан Сабирҗан. Аннан өстәп куйды. — Да, этот самый... Ленин әйткән шулай дип!.. Мин түгел!..
Тәлгатнең бу хатынны беренче күрүе иде. Сабирҗанның элекке хатынын аерып яшьрәккә өйләнгәнлеген ишеткән иде. Ул аптырап калды. Хатыннар кавеменең ирләренең кабыргасыннан шуларга охшап яратыла дигәннәрен ишеткәне булса да, моңа кадәр хатынының иренә, иренең хатынына бу кадәр дә суеп каплагандай охшау очрагының шаһиты булганы юк иде. Яхшы тәрбиядә, затлы ризык белән тукланып яшәгәнлеге әллә кайлардан кычкырып торган шул ук алсу түгәрәк йөз, шул ук кызгылт табак бит, шул ук шешенке күз кабаклары эченнән дөньяга бер хәйлә белән
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
9
йөгерешеп караган коңгырт сәйлән күзләр. Әгәр Сабирҗан абзыйның пеләш башына бүрек кидереп, ике колагына ике алка таксаң, ул эһ дигәнче Тутыяга, Тутыясы исә, колаклы бүрек кидерсәң, шундук Сабирҗанына әвереләчәк иде. Ул арада булмый, электр чәйнүге урынында кыбырдый башлагач, хатынкай аларны өстәл янына чакырды, чынаякка суык чәй агызып, өстенә шыбырдатып кайнаган су агызды да, чынаякларын алар каршына этәреп тә куйды:
— Әйдәгез, булганыннан җитешегез әле... Сөтем бетеп киткән икән. Авыл кибетендә сатып алырга сөт тә, юньле азык та юк. Йорттан-йортка йөреп, кешеләрдән ит теләнеп казан да асасым килми. Итен-мазарын тапсан, бозлыгы юк...
«Бозлык» дигән сүз Тәлгатнен борчулы күнелен күтәреп җибәрде. «Халык иҗаты үлемсез шул, — дип нәтиҗә ясады ул. — Холодильник та, суыткыч та түгел, бозлык. Бердәнбер дөрес төрки атама».
Монда килер алдыннан гына тамак туклыгы иткән Тәлгат, ашыйсы килмәсә дә, кешенен нәфсесе күздән чыга дигәндәй, өстәлне күздән кичерде. Әмма анда авызы-борыны бикле шикәр савытыннан һәм туралмыйча куелган ике баш кыярдан башка нәрсә юк иде. Ул вакытны сузып әче вьетнам чәен уртлаган булып утырды. Шунысы кызык, Сабирҗан абзыйсынын Тәлгатнен анын хакында язарга теләге булуы, хәтта шунын өчен биш йөз чакрымдагы Чаллыдан махсус кайтып төшүе турында хәбәренә бернинди дә тәэсире булмады.Сүзне нидән башларга белмичә утырган Тәлгатнен хәлен җинеләйтеп, ул өстәлдән энекәше алып килгән күчтәнәч төргәген алды, туй бавырсагы шикелле юантык, буынтыклы бармаклары белән сүтте, аннан ашыкмыйча гына булган ризыкларны өстәлгә чыгарып салды:
— Менә, бар бит!.. Булганны нигә өстәлгә куймаска!..
Ул чәен авызын чупылдата-чупылдата алдындагы печенье-вафлиләр белән эчкән арада Тәлгат бая әйткән теләген янадан кабатлады:
— Сабирҗан абзый, кыен булмаса, син үзен үткән фронт юлларын хәтеренә төшерсән, мин бераз теркәштергәләп утырган булыр идем...
— Теркәштергәләп, дисен инде? Аны кайда чыгармакчы буласын сон?
— диде теге бар нәрсәдән хәбәрдар күзләрен таҗырайтып. — Уфадамы? Казандамы?
— Уфада булмас кебек... Үзен беләсен минем хәлне. Казанда тырыштырып карармын дип уйлыйм.
— Шулайдыр шул... — диде Сабирҗан абзыйсы сузып. Аннан кеткелдәгәндәй итеп өстәп куйды. — Сина бит Уфа ябык!.. Безгә ни... Казандагы каз ите дә яраган... Гәзитен китереп җиткерә алсан...
— Чыгуын чыкса, ничек тә җиткерергә тырышырбыз инде... — диде Тәлгат. — Анда проблема булмас кебек. Мина юлны япсалар да, Уфа—Казан арасын япканнары юк бит әле...
— Анысы ук булмас булуын... Фидирәл цинтр бирмәс... Яра-а-ар, алай булгач. Аллага тапшырдык. — Ул шыгырдап урыныннан күтәрелде.
— Ваянный истәлекләр хатын-кыз тынлый торган нәрсә түгел. Киттек теге якка. Урындыгынны ал...
Алар урындыкларын күтәреп, эчке бүлмәгә үттеләр. Кеше яшәмәгәч, бу почмаклары җылынып өлгермәгән вакытлы куышта юньләп җыештырылып өлгермәгән никель башлы иске караваттан һәм өсте маршал Жуков, Еременко, Батов кебек полководецларнын хәрби истәлекләре белән тулган өстәлдән башка бернәрсә юк иде.
Утырыштылар. Тәлгат блокнотын өстәлгә салды да абзыйсына текәлде. Абзыйсы исә озын итеп кикереп, тук кыяфәт белән ана текәлгән иде. Тәлгат сүзен нидән башларга белмичәрәк, югалып калгандай булды, вәләкин үзен тиз кулга алып:
— Менә, Сабирҗан абзый, син сугышларны үтеп, исән калгансын. Ватан сугышындагы батырлыкларын өчен сина заманы өчен бик сирәк «Дан»орденын да биргәннәр...— дип өлгермәде, абзыйсы аны:
— Орденны аны, энекәш, батырлык өчен алып булмый. Очрагы гына туры килмәсә... — дип, чак һушыннан яздырмады. Һәм ана авызын да ачарга бирмичә,
АЙДАР ХӘЛИМ
10
сөйләп китте. — Син миннән, ничек исән калдын, дип сора. Сугышта үлү түгел, исән калу вакыйга. Мин сина теге «Дан» ордены тарихын да сөйләрмен. Ана кадәр барып җитә алсак, пон-нимаешь... Мин сина ничек итеп безне, унҗиде яше дә тулып җитмәгән малайларны, кышкы ыҗгыр суыкта, чабаталарда ваянкаматтан кулларыбызга мылтык урынына түмәр күтәртеп ике йөз чакрымдагы Алкин лагерьларена алып киткәннәрен, юлда ничә малаебызнын ачлык-ялангачлыктан, тунып, юл буенда коммунизм маягы булып ятып калганнарын да сөйләп тормыйм, ярыймы? Кемгә кызык ул? Билгеле нәрсә! Әмма берәүгә билгеле булып та икенче берәүләргә билгеле түгел. Менә бу маршалларга!..— Ул өстәлдәге мемуарларга төртеп күрсәтте. — Берлинны көндәше Рокоссовский түгел, үзе һәм... пон-нимаешь, Беренче май бәйрәменә кулга төшерү хакына сугыш азагында безнен кебек ярты миллионны суга салган атаклы башкисәр маршал Җуковлар бу хакта язмыйлар!.. Канэчкечләр!.. «Света, побольше света!..» Ленин әйткән. Мин түгел. Сугыш ул, энекәш, сөйли алмый торган нәрсә. Сөйләп булса, аны башламаслар да иде. И-их, күпме кырылды малайлар ачлыктан ул Алкин лагерьләрендә!.. Исләремә төшсә!.. Орден- наградларын ыргытып бәрәсем килә!..
Тәлгат тыштан караганда бик сабыр, тотанаклы Сабирҗан абзыйсынын болай тәэсирләнәчәген көтмәгән иде. Ул инде шунын белән дә канәгать иде.
— Кыш. Куып китерделәр... — дип дәвам итте Сабирҗан, бу хакта сорамасалар да. —Ачлыктан шешенеп, тунып үлгәннәр өстеннән салдырып алынган киемнәргә киендерделәр. Абзарда салам өстендә йоклыйбыз. Рәткә басу белән «Запевай!» Кая ди анда җырлау?! Чак басып торабыз. Җырласак та, «Бетсен патша, янсын тәхет, безгә сугыш кирәкми!..» дип «Көзге ачы җилләрдә»не җырлый алмый идек бит инде... Үзен беләсен заманын. Яткан урыныбызда ук бәдрәфебез, шушында тышка чыгабыз, сиябез, пон- нимаешь... Әмма эчемнән генә «Тукта, җырлатырмын әле мин сезне» дип тешемне кысып куя идем...
Капчыгымда үзем ясаган ике пар чабата бар иде, шуларны икмәккә алыштырып җан асрыйм. Кызыл Армия!.. Тузган чабаталарым авызларын чалшайтып, елыйлар.. Киндерәләрен авылга җибәрермен дип капчыгыма салам... Хет иннек-кершән буят, җибәртмиләр. Шундый матурлар, мескенкәйләр. Чит-ят якларда ташлама, дип елыйлар кебек. Күпме түзәргә мөмкин?! Казармаларны җылытырга дип урманга әрдәнә артыннан килгәч, качып-посып,тун агач кәүсәсе өстендә химически каләм белән Оборона комитетына, иптәш Сталиннын исеменә җалу яздым мин... Ышанасынмы?! Бармакларымны тундырып...
— Тутыя абыстай, чәй керт әле! Сугыш искә төшү белән тамагым кипте! — дип кычкырды ул алгы якка хатынын беренче тапкыр ни өчендер «абыстай» дип атап. —Курыкмадым андый хатны язарга. Ни өчен мин, гомумән, үлемнән астына шыр җибәргән кеше, моны язарга курыкмадым? Мин, юрист, әле генә килеп анладым: мин сугыш кына тудыра ала торган хәвеф реҗимында яшәгән булганмын. Фашисттан килә торган тышкы үлемнән куркып, Сталиннан килә торган эчке үлемнән курыкмаганмын. Анын булуында шикләнмәгәнмен дә! Мин бу эшне үзем кебек башкаларга зыян китермичә эшләргә тиешлегемне анлый идем. Әгәр кулыннан килсә, хәтта үз язмышынны куркыныч астына куеп та, аларга ярдәм итү теләгеннән чыгып анлаганмын, күрәсен. Моны ни өчен мин генә эшләргә тиеш булганмын? Чөнки мин яна җыелган новобранецлар арасында чагыштырмача белемле, укымышлы кеше идем. Зыялы, димәк!.. Җиде класс белемле әләкче!.. Ул чактагы татарнын җиде классы — бүгенге академия!
Әйе, пон-нимаешь, әгәр кемдер мин ватан өчен ике дә уйламыйча җанымны бирәм, илем генә исән булсын, мин үзем исән булмасам да бәхетле, мин барыбер һәйкәл бөркете булып илемә кайтачакмын, фәлән- төгән дип авыз суын корыта икән, ышанма — сафсата бу. Ике генә түгел, мен кат уйландыра! Яшисе килә! Үлемне хәйлә белән алдыйсы килә!.. Шушы халәт шушы режим шартларында йөрәккә төен булып төйнәлә һәм ничек кенә булса да исән калу ягын чамаларга боера. Нәркемдә бар бу тойгы. Гомер бер генә бит!.. Югалган ил дә бер килеп кайта, гомер генә кайтмый,
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
11
туган!..
Сабирҗан абзыйнын хистән борын тишекләре йомшарды. Ул тирә- ягында борын сөртер чүпрәк эзләде. Теге яктан ишелеп кереп, алдына чәй куйган хатынына кырыс кына:
— Кунакнын авызы юк мени? Кунакка да!..
— Мин, бәй, сорамагач...
— Сез, хатын-кызлар, гел сораганны гына бирергә яратасыз... Борын сөртергә тастымал да керт...
Мондый тотанаксызлык өчен Тәлгаткә унайсыз булып китте. Тутыя җинги авызына бер кашык тоз капкандай шым гына теге якка шылды.
— Белем коткарды мине. Гомерем буе. Бүгенге университет безнен замандагы җиде класс белемен бирәлми, дип әйткән идемме? Әйе, бирәлми. Нәрсә, бүгенге укытучылар наданмы? Анысы да бардыр, әмма заман, режим икенче... Кешеләр икенче... Минем теге тун түмәр өстендә язылган әләк хатын тикшерергә Кремльдән Ворошилов үзе килде. Ул лагерь начальнигын строй каршында атып үтереп китте...
Тәлгатнен бу хакта зурдан кубып укыганы булмаса да, халык авызыннан күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Кара, шундый куркыныч заманнарда бу тарихи шау-шуны куптаручы кеше аларнын авылдашлары, җитмәсә, Сабирҗан абзасы икән ләбаса!.. Менә ни өчен кайтарткан икән Аллаһы Тәгалә аны авылына!..
— Хатны кем язганын белсәләр, мине дә бәдрәф артына алып барып атачаклар иде... — дип дәвам итте Сабирҗан. — Әмма лагерь начальнигын атып кына яшь солдатларны чалгы белән чапкан үлемнен үзен юкка чыгара алмады Ставка вәкиле. Чөнки ул халыкнын таракан кебек кырылу сәбәбен белергә теләмәде. Бу анын хәленнән дә килми иде. Мине дә үтерә алмады. «Жить в обшестве и быть свободным от обшества невозможно» дип кем әйткән? Шул ук Ленин, энекәш. Без түгел. Җиргә яхшылык китерәм дип ин зур золым китергән идеалист. Әйе, мин бу очракта Сталин- Ворошиловлардан акыллырак, хәйләкәррәк Кремльдә яши идем... Хәйлә!.. Нинди даһи шигырь!.. Солдатны хәйлә коткара!..Татар хәйләкәр булырга тиеш!..Мин ул чакта нибары бер метр илле сантиметрлы татар малае, даими укып торунын үлемнән исән калуда бердәнбер чара икәнлеген анлаган идем. Лагерьдә контрразведка нык иснәнә башлады. Хатны язучы мин икәнен белсәләр, штрафбат белән генә чикләнерләр иде микән? Әйе, энекәш, әле башланып кына килгән бу иттурагычта бары тик берәр ярыкка укырга ычкынып кына исән калып була иде!..
Әйе, уку коткарды. Үлүе бик җинел, яшәве генә авыр, аһ, авыр!.. Нәкъ менә синен бүгенге хәлен кебек. Кеше сөйләгән хакны язуы авыр, үзен уйлап чыгарган ялганны язуы җинел, шулаймы? Сезнен заман язучылары ничектер, мин белмим... Ә менә безнен заманныкылар, гафу ит, кызлыгы алынмый сазаган кызларны хәтерләтә иделәр... Әйе, башыма җиткәнче, мина Алкин лагерьләреннән ычкынырга кирәк иде. Эскадрон командиры ябрәй Якобсонга ике әчмуха чәй, ике әчмуха тәмәке төртеп, ат ветеринарларынын дүрт айлык тизләтелгән курсларына укырга китүгә ирештем. Көне-сәгате үлемгә торганда дүрт ай буена «тиз-тиз укып» үлмичә тору яхшырак бит инде... Җиде класс коткарды!.. Ашау чагыштырмача яхшы, ятар урын актан, җылы, снаряд-бомба шартламый, окоп казыйсы юк... Аннан, малай... — Абзыйсы, хатыны юк микән дигәндәй, тирә-ягына каранып алды. — Саранскида укыдым мин. Мукшы кызлары кебек юмарт кызлар юк ул!.. Татар кызлары кебек саран да, метек тә түгел...
Шуны гына көткәндәй, җингисе ана да чәй һәм абзыйсына танау корытырга ниндидер чуар чүпрәк кисәге дә кертте. Форсаттан файдаланган Тәлгат:
— Кара әле, ябрәй кадәр ябрәй дә атлы гаскәрдә хезмәт иткән диген, ә? — дип куйды сөйләшүнен көтелмәгәндә шундый кызыклы юлдан кереп китүенә куанып. — Нинди яхшы ябрәй!.. Үзе ябрәй, үзе ат өстендә!..
— Ябрәйнен яхшысы булмый. Хәйләкәре генә була. Җинелүчеләр ягында да, җинүчеләр арасында да. Атта булмаса да, атта ул. Төшкәне дә юк. Гел ат өстендә булырга анардан өйрәнергә кирәк. Бу бит пушка өстерәү дә, танк двигателен күтәрү дә түгел... Сузылганнан сузыла барган сугышны үземчә сузу өчен мин, кайда мөмкин,
АЙДАР ХӘЛИМ
12
шунда укырга атлыгып тордым. Бер очрактан икенче очракка. Сугыш, гомумән дә, очраклылыклардан тора. Ул иҗтиһатлы адәм баласын буш калдырмый. Өлешсез итми. Ветфельдшерлар мәктәбен тәмамлагач, беренче тапкыр утка кердем һәм беренче тапкыр яраландым. Брянский юнәлешендә булды бу хәл. Безнен яхшы гына башланган һөҗүмебез тыгылып калды һәм һөҗүмебез фашистлар белән кул сугышына әйләнеп, без янадан чигендек. Мин беренче тапкыр үземнен өстемә килгән фашистнын тилергән күзләрен күрдем. Кулларындагы пычаклы автоматыннан түгел, шушы шашкан кан белән тулышкан күзләреннән курыктым мин... Әйе, энекәш, курыктым. Минем үземнен күзләрем ана, бәлки, тагын да тилерәк күренгәндер. Әнә, ул килә... Минем иреннәрем үзләреннән-үзләре әти-әни мәрхүмнәрем өйрәткән бисмилланы кабатлый иде...Бисмиллаһ иррахман иррахим... Менә мин бруствердан күтәреләм... Әлхәмделиллаһи раббил галәмин!.. Калганын мин юньләп хәтерләмим дә. Сугышта кеше икенче кешене үзен хәтерләмичә...хәтерсез килеш үтерә икән... Хәтере булган кеше кеше үтерәлми!.. Әллә шушы бисмиллаһ, әллә мин үземне-үзем коткардым...
— Димәк, син намаз укыйсын, Сабирҗан абзый?! — диде күптән түгел намазга баскан һәм авылдашы сөйләгән яналыктан куанычын яшерә алмаган Тәлгат.
— Ю-у-ук... — диде абзыйсы әлләни аптырамаган кыяфәттә. — Укымыйм!.. Мин дингә, Аллаһ барлыкка ышанам. Әмма мин атеист, пон- нимаешь... Тик нишлисен, шушы кул сугышында фашист мине түгел, мин фашистны үтердем, энекәш... Үтермәсәм, ул мине үтергән була иде!.. Берне түгел, икене!. Минем белән әллә нәрсә булды. Яшәү хакына мин тилергән җанварга әверелгән идем. Курку дигән нәрсә бер китсә китә ул. Мин, авылдан чыккан китап корты, бүген кеше үтердем!.. Мин, Ибраһим мулла һәм Сәлимә абыстайнын улы!.. Кеше ышанырлыкмы?! Трофейга бихисап корал тапшырдым. Ул заманда фашистнын бер трофей автоматы өчен түшкә «Кызыл Йолдыз» кадыйлар иде. Үлү өчен күп акыл кирәкми. Ә менә исән калу өчен — кирәк. Бу алышта мин шушы ин гади хакыйкатьне анладым. Куркуымнан кеше үтерүемне батырлык дип атап, мине орденга тәкъдим иттеләр. Әмма алмадым мин ул орденны. Әллә бирмәделәр, әллә килеп җитмәде тагын. Ярый әле бирмәделәр. Мин бу каннан кул юып кына үлгәнче дә котыла алмам, күрәсен.
Ә син Бөек Җинү дисен. Сугыш минем эш түгел иде... Мин сугышка каршы акыллы китап укып кына көрәшә ала идем. Минем күзем кысык — күпне күрә, колак зур — күпне ишетә иде. Брянский урманнарында күпмедер бет ашатып ятканнан сон, форсатын китереп чыгарып, тагын да дүрт айлык телеграфистлар мәктәбенә укуга ычкына алдым мин. Ишеткәнен бармы Морзе аппаратын? Пип-пип. Бармакларын аппаратта эшлиме, анысы мөһим түгел, бу аппарат синен гомеренә янамасын гына. Аны тәмамлагач, тудыйм-судыйм, тагын укырга юл ачылды бит, малай! Бу юлы бөтенләй дә армия аристократиясе хезмәте — поварлыкка киттем мин. Әдәбиятта пешекче диләр иде бугай. Әмма минем борчак пешмәде, кыскасы, казан асты кыздырырга туры килмәде. Бик теләсәм дә. Вакансия булмады. Армия казанынын төбе генә кара, асты алтын анын. Мона Сталинга хат язып кына ирешеп булмый.
Сугышны мин Алкин лагерьләрендә түмәр күтәреп башлап, автоматчик булып тәмамладым. Ха-ха-ха!.. — Сабирҗан абзыйсы буылып көлде. Анын белән бергә, шартына китереп, Тәлгат тә кеткелдәгәндәй булды.
— Әмма казаннын ярдәме тимичә калмады. Шулай бер тапкыр, Балтыйк буе фронтында, Каунаска җитәрәк, алҗыткыч сугышлардан сон, безне резервка чыгардылар. Җәяүле марштабыз. Үтереп арытты. Йокы аяк өсте генә. Безнен арттан атлы обоз — поход кухнясы бара. Хуҗасы дус кеше. Ыслакбаштан чуаш малае. Вәчли-петчә. Курсларда бергә укыдык. Минем көмеш портсигарым бар иде. Взвод командирыма шуны төрттем, «чуток кына, мырлап алырга рөхсәт итегез», — мин әйтәм. Рөхсәт итте теге. Нишләсен, кеше күзе сугышта да май сорый. Вәчли мине буш поход казанына яшерде. Чишенми-нитми кереп яттым. Ничә сәгать йоклаганмындыр, Вәчли-петчә уята: «Бстабай, земляк, Каунас взят!» Колакларымны йомарлыйм һәм әле генә ишеткәндәй итәм: бәй, обоз тәгәрмәчләре Балтыйк буенын йомры таш
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
13
түшәлгән юлларында донгыр-донгыр килә ләбаса! Бу кадәр тавышка колакларым тонмыйча ничек йоклаганмын?
Минем өчен сугыш Калининградта тәмамланды да инде. Кунерсдорф дигән авыл өчен барган сугышта яраланып, госпитальгә эләктем. Берлинга барып җитми калдым. Фашист миннән менә шулай котылды. Әтү мин американнарга өлеш тә калдырмый идем... — Ул күзен кысып тагын көлемсерәде. — Мин, бәлки, шул Берлинга барып җитмәвем аркасында гына үземә дигән сонгы фашист ядрәсеннән котылганмындыр да? Менә бу истәлекләрнен авторлары... — Ул тагын өстәлендә чәчелеп яткан китапларга ымлады. — Җинү хакына солдат гомере белән исәпләшмиләр. Аларга җинү — сәяси капитал. Кеше гомере капитал түгел. Ничек әле? «Если враг не сдается, его уничтоҗают». Кем әйткән моны? Сталин. Мин түгел.
— Максим Горький, — дип кыстырды Тәлгат.
— Ярар. Пущай, шулай булсын. Один чурт шулар җырчысы. Үзенә күрә, сина сөйләгәннәрдән чыгып бәяләгәндә, мин сина татарнын Василий Теркины булып чыгам түгелме? Аһ, син әле шулай итәргә җыенасынмы? Ул чакта мин сине шулай итәм!.. Алар мине укытып чыгара тордылар, мин аларга яна уку төрләре уйлап чыгара тордым. Чынлап та, үз тәҗрибәмнән беләм: фаҗигане көлке аша үткәрсән, гомер озыная. Безнен борынгы бабайлар безгә шуны сендерә алганнар. Ә менә сезгә, сездән сонгыларга, без шушы серне сендерә алдыкмы? Юк. Шаярта белми сездән сон килгән буын. Менә шулай, энекәш. Сугышны аны сөйлисе дә килми. Сине үлемгә куып кертәләр дә, сугыш арбасы астында тапталып үлсән дә, батырларча үлде, дип өенә — гаиләнә, балаларына үлем хәбәре салалар. Үлемнән геройлык ясау... Шушы да булдымы егетлек?! Ул «герой»нын гәүдәсе еш кына җирләнмичә дә кала, козгыннарга азык!.. Җә, көлке түгелме? Нинди батырлык?.. Безнен татар өчен бигрәк тә... Ни-нәрсә хакына һәлак булдык? Ил өчен дияр иден — илен, җир өчен дияр иден — җирен, җыр өчен дияр иден — җырын юк. Бар алар, тик инде синеке түгел. Тартып алынган. Күп укып, мин менә шуларны аңлаган идем инде. Сугыш башында кача- поса Алкиндагы хәлләр турында Сталинга хат язуым да, сугыштан соң юриспруденция буенча китүем дә шул аңлы булуыма бәйле иде.
Ул туктап тын алды. Касәсендәге салкын чәйне уртлады.
— Монда рәхәт!.. Тыныч!.. Авылда үлемсез мин. Бер ел чамасы шәһәрдә яшәп, үләр хәлгә җитеп, монда кайтам да, моннан үлемсез булып китәм... Сиңа монда минем хакта батырлык кылган дип язарлык кәтрә хәбәр дә юк. Бер караганда, мин гади «шкурник». Шулаймы?
— Түгел, — диде Тәлгат. — Син сугышның гади бер игенчесе...
— Әйттең тагын!.. Ә бит эчтән үзең мине «шкурник» дип утырасың, шулаймы? Ярар. Һәр буын үз язмышын шулай үзенчә үтә... Ягъни үз гомерем турында гына кайгыртканмын. Әйе, яшермим. Мин үз гомерем турында кайгырттым. Чөнки ул миңа Ходайдан, атам-анамнан бирелгән иң кыйммәтле байлык иде... Мин — закон сагында торган юрист. Закон да миңа кеше гомерен саклау бурычын төшергән. — Ул аягын аякка куеп утырды. Яшьләнгән шомырт кара күзләре белән Тәлгаткә текәлде. — Әйдә, энекәш, язма. Герой дип бер тапкыр язмасалар да, сиксән бишкә килеп җиттем бит әле...
— Юк, язам, Сабирҗан абзыкай!.. — диде Тәлгат, абзыйсы ачкан яңалыклардан бераз шомга калып. Ул аңа сугышны мондый яссылыкта сөйләгән беренче кеше иде. — Бик кызык бит бу!.. Яңача караш!..
— Яңача карашка үзеңчә кара. Гадәттә, яңа караш өчен безнең Рәсәйдә башка сугалар. Бәлки, яңача карашка искечә карарсың. Синең дә гомерең озын булыр, пон-нимаешь... Язмасаң, үпкә юк. Язсаң, басып чыгарсалар, үзеңә шифа...
— Син теге орден алган батырлыгың турында тәки сөйләмәдең бит әле. Сүзеңнең башында, аңа барып җитә алсак, дигән идең. Менә килеп тә җиттек...
— Әй, шулай бит әле. Батырлык дип... Батырлык та түгел инде ул. Минем үземә, кем әйтмешли, шаян холкыма бик тә япьтәш килгән бер мәзәк хәл инде ул. Синең ышанмавың да... Син ышансаң, башкаларның ышанмавы мөмкин. Ул шунысы белән
АЙДАР ХӘЛИМ
14
кызык: миңа Брянский фронтында чынлап та батырлык дип исәпләнерлек гамәл өчен орден бирмәсәләр, бу юлы батырлыкка якын да килмәгән бер көлке хәл өчен «Дан» ордены белән чәпәделәр. Йомшак җиргә. Әйе, чынлап!.. Ярар, тыңла. Безнең рота Кунерсдорф авылын бер омтылыш белән ала алды. Сугышта бер операция икенчесенә һич кенә дә охшамый. Бу юлы безнең һөҗүм өчен сайланган сәгать тә, артиллерия әзерлеге дә, яшерен рекогносцировка чаралары да бик уңышлы оештырылган булып чыкты. Дошман өчен бу шул кадәр дә көтелмәгән һөҗүм иде ки, алар аңнарына килгәнче авыл безнең кулга күчкән иде инде. Безнең яктан нибары ике генә корбан булды. Утызлап немец әсирлеккә төште. Менә шул уңыштан соң без командование исеменнән бераз булса да исерергә тиеш идек. Төшке аш вакытында кеше башына икешәр йөз грамм шнапс бирделәр. Минем тышка чыгасым килде. Авырдан, каһәрең. Аны-моны уйламыйча, үзем белән хәтта корал да алмыйча — имеш, җиңүче! — янәшәдәге урманга киттем. Кәеф шәп. Вакыты-мөмкинлеге булганда тәһарәт тә алгалаган мөселман кешесе, җиң астыма сулы савыт та яшереп, куерак урынга кереп утырдым. Эшемне бетереп, тордым. Чалбар каешларымны эләктергәндә... карасам... инәкәй генәм!.. Күзем шар булды: мине өчесе өч яктан уратып алып, каршымда, кулларын күтәреп, әзмәвердәй өч немец басып тора. Куркышымнан яңадан утырыр хәлдә идем. Тукта, Сибгатуллин, дим һәм бар көчемә:
— Һенде һоһ!.. — дип кычкырып җибәрәм. Тавышым шундый да көр чыкты, әллә минеке түгелме дип куркуга да төштем.
Нәрсә «һенде-һоһ» лап торырга, алар үзләре әллә кайчан һенде-һоһ бит инде. Хәзер, сугыш Берлинга җитеп килгәндә, һәм инде бүгенге җиңелүдән сон, аларга акыл керә башлаган гади немец балаларына, җир йөзендә ин кадерле нәрсә иде? Гомер иде! Аларга хәтта совет әсирлегендәге гомер дә кадерле гомер иде!.. — Абзыйсынын күнеле йомшарды. Ул карават башына элгән чүпрәген алып, яшен сөртте. — Мина кирәк гомер аларга да кирәк иде!. Берни булмагандай, өчесенен дә автоматларын җирдән күтәрдем, икесен инемә асып, берсен күкрәгемә алып, миннән герой ясаячак дошманнарымны карурман сукмагы буйлап командованиегә китереп тапшырдым. Син сораган «Дан» орденынын тарихы шундый. Тиешле орден бирелмичә калса, тиешле булмаганы мина тәһарәт алганда күктән төште...
Ул карашын бер ноктага текәп бераз уйланып торды.
— Һаман да язам дип утырасынмы?
— Әйе.
— Ярар. Анын өчен берәр биреләчәк награданнан буш калмасан... Хәзер кемгә барасын сон?
— Авылда, беләсен, синнән башка ике фронтовик калган инде. Башта Сафуан абзый, аннан Закирҗан абзыйга барырга иде исәп... Өйдә булсалар...
— Өйдә булмый кая китсеннәр. Сәлам әйт. Бик яхшы кеше ул Сафуан абзый. Заманында нык кына салса да, хәзер намазлыгыннан төшми. Ә менә минем намазлыкка күтәрелгәнем юк... Һәркемнен Аллаһ белән үз исәп-хисабы бар. Сафуан абзый Башкорт атлы дивизиясендә хезмәт итте. Анын хакында авыл халкында, имеш, кулына үзе атып кайткан, дигән сүз йөреде. Гайбәт ул. Безнен авылда минем ише хәйләкәрләр бар, әмма сатлыклар юк. Өязе суын эчеп үскән кеше түбән җанлы булалмый. Ә менә Закирҗан абзый ул сугышнын чын кара сукачысы... Дөрес, бераз ерткычрак. Авыл түрәсе — бригадир булды бит... Өлкән лейтенант. Ишетми, колагына мамык тыгып бар...
Тәлгатнен абзыйсына тагын берәр мөһим, җан өзгеч сорау бирәсе килеп китте. Әмма ул сорау анын башына һич кенә дә килми иде...
—Сабирҗан абзый!.. — дип кычкырып җибәрде ул кинәт, алтын тапкандай. — Синен телен бик матур... Сайрап торган әдәби тел. Бик укымышлы да булгансын... Син яшь чагында шигырь язмадынмы?
— Юк... Аллага шөкер!.. Шагыйрьләр акылга җинел халык бит алар... — дип киерелеп көлде Сабирҗан. — Үсмер чакта күзе төшкән кызына шигырь язмаган бер мин генә калдым бугай. Мин аларга шигырь багышлап вакланмадым, яраттым гына...
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
15
Теләсәм дә, язмый, нык тора идем. Язган булсам, бәлки, Кадыйр Даян абзыйлардан ким шагыйрь дә булмаган булыр идем. Нигә кирәк ул шигырь? Шигырь кешенен эчен актарып чыгара. Анын белән баеп та, хәйләкәр булып та булмый...
Абзыйсы аны озатып калырга дип ишек алдына чыккач, Тәлгатнен фотоаппараты барлыгы исенә төште.
— Чәкетеп алыйм әле, Сабирҗан абзый!..
— Пжалысты!.. Анысы гына була ул... — диде дә, нидер исенә төшкәндәй, кире борылып, өенә кереп китте. — Тукта!..
Һәм башына мәчет картлары кия торган ак җинел кәпәч — кәләпүш киеп чыкты.
— Шулай яхшырак булыр!.. Кәләпүш кешегә нур өсти!..
Бу Тәлгаткә дә ошады. Ул аны җилкапкага куллары-иякләре белән таянган килеш төшереп алды.
III
Урам буйлап Сафуан абзыйларга барганда ул туктаусыз Сабирҗан абзый турында уйланды. Кара, нинди серле хәлләр!.. Ярый әле кайткан!.. Кайчан белгән булыр иде бу кадәр серләрне? Сугыш ул — хәвеф реҗимы, анда исән калу өчен көрәштә һәр чара үзен аклый, тик үз иптәшләренә генә зыян салма, диме? Ул, язучы буларак, үзендә бер сирәк тойгы тойды: Сабирҗан абзасынын кылган гамәлләрендә, бер караганда, без сөйләп, язып өйрәнгән батырлык та юк кебек, әмма яшәү батырлыгынын сере бар, матурлык, юк, яшәү матурлыгынын сере бар иде... Авылдан чыккан ике йөз ир заты сугышта кырылган, шуларга өстәп, имгәнеп кайткан ике йөзләп ир заты авылда вафат булган, Сабирҗан абзый күкрәк киергән батыр да түгел, куак артына качкан куркак та түгел, әмма исән иде!.. Йомырка кебек түгәрәк сугыш ветераны иде!..
Боргалана-боргалана авылнын аргы очына барып чыккан Өязе күперенә җитәрәк, туктап, бераз уйланып, һушын җыеп торды. Авылнын бу очы — икенче, Тәлгатләр очы исә беренче бригад санала иде. Ике очта да колхозга куып кертелгән халыктан тартып алынган буралардан корыштырылган иркен ат сарайлары иде... Менә бу урында икенче бригаднын ат сарае, анда йөз дә илле баш елкы малын караучы Сафуан абзыйсы, сабый чакларыннан хәтердә калуынча, ул үткән саен кое сиртмәсенен суы агып торган тишек бидрәсен донгыр-донгыр китереп атларын эчерә торган иде... Ул колхоз таралганчы диярлек шул бер эшендә — ат карауда булды. Шунысы кызык: өч ат караучынын да исемнәре Сафуан, аларны тик кушаматлары белән генә аералар иде: Шытыр Сафуан, Йомыйк Сафуан һәм Әндри Сафуан. Халык аларны кызык итеп сөйли торган иде. Шулай бер мәлне ат абзарында күрше авылдан килгән салым инспекторы: «Сездә Сафуаннар буа буарлык. Син кайсысы буласын?» дип сорагач, йомшак күнелле, чебенне дә рәнҗетмәс Йомыйк Сафуан «Әйе, бездә күп алар, мин Йомыйгы булам инде, Йомыйгы» дип алдында биеп торгач, инспектор буыла-буыла көлеп, түләтәсе салымын түләтергә онытып китеп барган, имеш. Халык сөйләсә сөйли инде ул. Әйе, икесе мәрхүм инде. Кая ди сугыш яугирләре генә, хәтта ат сарайларыннан да, коедан да эз дә калмаган. Халыкнын күз яшендә ничек көчләп оештырылган булса, колхоз шундый ук күз яшендә таралды да бетте. Таланган малда мантып буламы? СССРын, Рәсәен кара!.. Ил таланып, тел таланып, кием-салым таланып, хәтта җырлары да таланып ясалган!.. И-и, бу үткән гомерләр!.., Бер Әндри Сафуаны гына исән. Ике ай гына элек 102 яше тулган икән. Менә ул анын белән очрашырга бара. Сафуан абзый Тәлгатнен әтисеннән бер яшькә зуррак, алар бергә авыл мәдрәсәсендә укыган. Әтисенен һәлак булганына инде 66 ел, ә менә анын балачак дусты, култык астына түмәр кыстырып мәдрәсәгә барган шәриктәше Сафуан, Аллага шөкер, исән-сау!
IV
Ул җил капканы бавыннан ычкындырып, тавышсыз-тынсыз гына эчкә үтте. Әйе, иртә килгән язлардан сон ишек алларында күпереп үскән бәбкә үләненә җәелгән чүпрәк паласта аякларын суза биреп, сары кавынга охшаган карт утыра. Сафуан
АЙДАР ХӘЛИМ
16
абзый танавы астыннан ниндидер мөнәҗәт сүзләре мыгырдый-мыгырдый, кулындагы таягы белән паласын, чебен- кигәвен кугандай, каккалый-суккалый, янәшәсендә генә сары йомарлам шикелле тәгәрәшеп, бипелдәшә-бипелдәшә үләндә чемченгән бәпкәләрен саклап утыра иде. Якынрак килгәч, ул хәлсез карт бала күчләрне яба торган кечкенә, искергән-муртайган түмәр умартаны хәтерләтеп куйды. Тәлгат анын борын төбенә килеп туктады. Нәкъ менә шушы бәбкәләре арасында чәкетеп алды ул аны сурәткә. Кыска буйлы, какча, өстенә ыргытып, табырдагы елкы малын тотып ала торган корык агачы кебек кипшенгән гәүдәле, гадәтенчә, мыегын мыек, сакалын сакал дип атап булмаган, кырынса да, кырынмаган булып күренгән Сафуан абзый аны шәйләмәде дә кебек. Инде берничә ел күрмәгән йөз дә ике яшьлек авылдашын ул сагышлы сагыну белән күзеннән кичерде. Шулай да биредә һич кенә дә үләргә җыенган кеше юк иде. Куанычыннан күзенә яшь тиртте. Мондый аксакалларыбыз булганда авыл үлә диме?! Ярый әле кайткан! Мондый сирәк манзараны кайчан күрер иде? Малнын исен-косын да оныткан иске абзар, тәртәләре шул абзар лапасына күтәреп куелган иске фурман, елак яшел үлән һәм яшь балавыздан йөгереп чыккан сары бәбкәләр!.. Һәм Бөек Җинү көненә алтмыш биш ел тула дигән көннәрдә бәбкәләрен өсләренә дошман самолетларына охшап —әмма гүелдәп түгел, ә шым гына!— килгән тилгән-мазардан саклап утырган фронтовик-ветеран... Инде тәмам күзгә- күз диярлек якынайгач, шырт сакаллы Сафуан абзый үзенен кояшта пешенгән, куырылган йөзе, яктылыктан кеше күрмәс дәрәҗәдә кысылган күзләре, танау һәм колак тишекләре белән эре күзәнәкле орлык бәрәнгесен хәтерләтте. Ул иске һәм яна, таныш һәм таныш та түгел иде...
— Исән генәме, Сафуан абзый!
— Исән генә... Менәтерәк... Кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер, дип яшәп яткан булам әле ... — Карт күзен тагын да кыса төшеп, тавыш килгән якка карады. — Кем буласын сон әле син?
Авылдашы шушы яшендә дә һаман да шул шаян Сафуан булып калган иде.Тәлгат үз исемен атады.
— Ә-ә-ә, синмени әле, Тәлгат улым, — диде карт, җанланып китеп, кулындагы таягын паласына ыргытты һәм тирәсендә чөкердәшкән бәбкәләр арасыннан үзе дә бер картайган бөркет сымак талпынып, ач бүредәй, тирә-ягына ике тапкыр әйләнеп карап, ике кулын сузды. — Әйдә, күрешик, булмаса...Мә, бер йөз яшьлек юньле кул тот. Кайткан дигәннәр иде шул. Гаиләләр, бала-чагалар исән-саулармы? Йөргән-яшәгән җирләр бәрәкәттәме? Нинди эшләр җимереп йөрисен? Китаплар языламы? Үзенә Казаннарда кадер-хөрмәт бармы? — дип, сорауларын тезеп китте.
Тәлгат бу сорауларга булдыра алганча тулы җавап биргәннән сон кайтуынын сәбәбен анлатты.
— Җинүче дип аны... Мона кадәр үзебезне җинүчегә санап йөри идек тә... Сонгы вакытта, кемнен җинүче икәнен онытып киттек бугай... Җинелүчеләр җинүче булып безнен көрсигә утырды түгелме? Юк, хуҗалык маясында германнардан күпкә артка калуыбызны... безгә дигән кәнтрибүтсине ябрәйләргә генә түләп ятуларын әйтмим. Анысы вак мәсьәлә. Монда мәсьәләнен эреләре тулып ята!.. Татар авылы корыды. Хуҗалар аны коммун башлары белән сыерларын уҗымга кертеп корыттылар. Балтыйк буеннан салам белән килгән корт тәмам шашты, мәлгунь. Кармавыч белән әрекмән генә калды... Безнен кәнститутси кая булды икән? Чучканын да кәнститүтсисе бар бит әле... — Авылнын болай да гадәттән тыш шаян, хикмәтле, тапкыр, бай телле, матур күнелле, әйтергә кирәк, шаукымлы кешесе, йөз яшь тулып узуына карамастан, үзенен Аллаһтан төшкән сыйфатларына хыянәт итмичә, акылынын энҗеле каймаларын, хәтерен- фигылен кәтрә дә югалтмыйча, шулай саф килеш саклаган аксакалы, мондый сөйләшүгә аерым бер сусау белән сусаган тере җан иясе, шундук сүзендә чишелеп китте. — Ходай Тәгалә мина өч тапкыр өйләнергә, унике бала үстерергә, менә шушы куллар белән өч йорт-җир бетерергә насыйп итте. Әмма туган нигездә төпчекне дә калдыра алмагач, мин нинди җинүче булыйм ди? Бабайлар нигезе бит төпчекләр белән сакланып килгән.Ә безнен төпчекләр нигез
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
17
җимерүче булып чыкты. Кем гаепле? Үзебез! Мин аларны нигезгә, чишмәгә тарттым, безнеке булмаган влач, безнеке булмаган мәктәп аларны миннән, нигездән, чишмәдән мәйданга-шайтанга тартты. Күбесе бүген шәһәрдә трай тибәләр... Элегрәк хет мал суйганда кайталар иде. Хәзер, мал да суймагач, кайтучы да юк. Авылдагылары төшереп алалар да, капка төбендә казык булып басып, эш юклыктан зарланалар. Нинди эш?! Син бит эш өстендә — җирдә басып торасын. Мал үстер, әнә акланнарда үләнне чабарга кеше юк. Иген үстер, яланнар чәчелмичә ята... Нәкъ сәвит чучкасы кебек, режимлы ашап, тиз симердек. Син, тел падишаһы, «взять, взятка» дигән сүзнен татарнын «үҗәт»еннән алынганын, шәт, беләсеңдер. Вҗять!.. Вҗять яво!.. Авылда ике малаем бар, әмма киленнәрнең биатай белән яшисе килми!.. Вҗять яво!.. Бичәм биш ел элек вафат булды. Кызым белән яшәп ятам...
Тәлгат сиздермичә генә әңгәмәдәшенең йөзенә, аннан күзләренә игътибар итте. Ул аларда ярылып яткан каршылык күрде: битенең тиресе никадәр картайган, авыз читләре, бугаз тирәләре никадәр ләшперәеп җыерчыкланган, өсте-өстенә менеп, тирән-тирән буразналар белән ергаланган булса, күзләре шулкадәр яшь һәм милли очкынлы иде. «Моның күзләре минекеләрдән яшьрәктер, мөгаен. Әллә саклык кассасында саклаган инде... — дип уйлап алды Тәлгат. — Аның 66 ел элек һәлак булган атасыннан бер яшькә картрак булган кешенең күзе шулкадәр дә нурлы һәм гайрәтле булуы мөмкинме? Булса, сере нидә? Язмасында шуның серен ача алмасмы?»
Әмма аңа бу сергә бик авыр булган сугыш темасы аша барасы иде шул. Тик карт, сорау бирерлек тә ара калдырмыйча, әле һаман үзенекен сөйли иде. Аны башланган сүз юнәлешенә якынайту теләгендә картның гомере буе ат каравын, хәзер инде авылда колхоз белән бергә ат сарайларының да җимерелеп бетүен искә алуга, ул, кайчандыр шушы үзе эшләгән тарафларга күз ташлап:
— Исемә төшермә!.. Явыз кеше мин!.. Сугыш явыз иткән кеше!.. Тыныч тормышта үз кулларым белән йөзләгән колын кабул итеп, фронтта үз кулларым белән үләлми яткан йөзләгән яралы атны чалып ташлаган... атып үтергән явыз кеше!.. Адәм үлемен күрү авыр, ат үлеме моңардан да авыррак!.. Син күрсәң иде яралы ат күзендәге сагышны!.. Эскрипкә инде, малайгынам!.. Ишледән Сукыр Сәгыйть тальян уйный диярсең! Хәзер күккә карарга тартынам. Аннан йолдызлар миңа үзем чалган ат күзләре белән карыйлардыр кебек... Колхозның абзарлары гына түгел, барлык мал-туары да дөньяга ат күзләре белән карый иде. Ат тартты татар нужасын, ат... Ат аның йөкчесе генә түгел, гайрәт канатчысы!.. Колхоз дигән үләт татарга урыс- мукшыга караганда авыргарак төште. Чөнки без, мал-туар сөйгән күчмә халык, патша заманында да маллы булдык. «Үземә дә бер күкәй, сәвиткә дә бер күкәй, көн дә күкәй салалмыйча асылынамын, түтәй» дигән тавык җырын хәтерлисеңдер. Сарай-келәтләр халыктан ничек талап алынсалар, шулай таралып, җимерелеп тә төштеләр. Гөнаһка килгән нәрсә шалтырап коела. Утызынчы еллар башында мәчеттән ясалган клуб сәхнәсен Ибраһим абзыйның урыс капкасыннан әтмәлләгәннәр иде. Хәзер мәчет юк, клуб бар, анда сәхнә дә бар, биергә кеше генә юк. Менә ничек Аллаһ җәзалый!.. Күпме йокысыз төннәр үткәрдем мин ат дворының кайры тунында? Тун дигәннән. Мин фронтка үз тунымда киттем. Гаскәр биргән тунны кимәдем... Сугыштан соң, саламсыз да калган көннәрдә мин атларымны райкомнан килгән коры салам түгел, ялан баланы белән тукландырдым. Ашата белсәң, ат ялан гына түгел, балан да ашый!.. Малга сукма, үзеңә сук!.. Мин укыган кеше түгел, бар укыганым әтиең белән бергә ике еллык авыл мәдрәсәсе. Миллионның күпме икәнен белмим... Акча саный белгәч, җиткән!.. — Ул кеткелдәп көлеп җибәрде. — Әмма атларыма син әйткән тишек бидрә белән миллион бидрә су эчергәнемне беләм. Кеше ничек шулай аңлы була икән? Кызык бит, ә? Мин бит укымаган, әмма миллионның күпме икәнлеген беләм, аңлыйм диген, ә?!..
— Сугыш турында... — дип искә төшерде язучы, картның күп сөйләүдән хәле бетеп китүеннән шикләнеп.
Колакка сак, үз хәленә караганда тизрәк кунакның хәлен алырлык карт аны шундук бүлде:
АЙДАР ХӘЛИМ
18
—Син менә миңа сугыш турында сөйләргә кушасың. Минем сугыш турында һич кенә дә сөйлисем килми. Нишләптер барысы да гел генә сугыш турында сөйләргә кушалар. Бу хакта телевизор сөйләгәне дә баштин ашкан бит инде. Җыларга да, җырларга, да кушмыйлар. Ә бит җылый идек! Ничек кенә!.. Җырлый идек!.. Печәннән кайтканда!.. Ничек кенә җырлый идек!. Җыр дигәннән. Аны бит, көең булмаса, сугыш кушса да җырлап булмый, каһәрең. Көйне белү генә җитми. Шулай, сугышка алынгач, карантин үткәндә, егылганчы стройда... нигә бәреп екмыйлар икән, ичмасам, дигән хәлгә җиткәнче торганда... аяклар туңган, ач карында тегермән ташлары әйләнә... Агач кашыкларыбыз нәзек чылбыр белән гимнәстүрке каешларына бәйләнгән-бәйләнүен, ашарга гына юк!.. Әрмия кәтәлүге ачы кәбестәдән арынмый. Туң аякларның җылап булса да җылынасы килә, ә монда сиңа тиле шикелле авыз тутырып җырларга кушалар. Кая урысча җыр, таң саен әҗәл көтәбез. Менә шушы сарылы-яшелле бәбкәләр кебек җыен татар-башкорт балалары кайсы боерыкның уңга, кайсының сулга икәнен дә аешмый. Беркем җырламый. Миңа килә командир, авызыма керердәй булып:
— Җырла!.. Нигә җырламыйсың? — ди. — Шо ыстоииш как истукан?
— Җырлыйм бит, иптәш командир! — дим. — Кычкырып җырлыйм!..
— Җырлыйсың җырламый ни!.. Авызыңны гына ачып ябасың!..
— Җырлар идем, өйдә биш балам ач утыра! — дим аны-моны уйламыйча.
— Ышту за разговорчики! — ди бу. — Биш балаң өчен җырла!.. Ике нәрәт за непослушанье!..
Мин сугышны ике нәрәт, биш патрон белән башладым. Воронеж янында кердем мин аңа беренче тапкыр. Сугыш яланыннан таш багана булып каткан үле солдатларыбызны җирләмичә ташлап киттек бит без!.. Гөнаһын кая куярмын, ахирәттә Аллаһы Тәгаләгә ни дип җавап бирермен?! Шунысы, сугыш яланында, өстеңә ыжгырып дошман килгәндә, башыңа беренче булып бисмилла килә. Нигә шулай икән? Бездән бит бисмилланы куганнар иде! Ә ул килә!.. Бисмилланы белмим дип әйтмичә йөргән бисмилласызлардан да бисмиллаһ әйттерә бу сугыш. Көҗүмдә халык никадәр күмәк булса, кеше үзен шулкадәр ялгыз тоя... Ул үз кальбендәге Аллаһ белән генә сөйләшә. Бернинди командирны, генерал-маршалларны танымый. Ана Аллаһы Тәгалә генә генерал. Аллаһ белән кеше арасындагы бер арадашчы калмый. Штат кыскартыла!.. Мин шуның серенә төшенә алмадым, туганым... Кеше затының үлем каршындагы ялгызлыгын аңлыйм мин... Әмма монда ниндидер икенче сер дә бар кебек... Менә сиңа кечкенә бер тарих. Без Воронеждан ерак булмаган бер хуторны өч тапкыр алып, өч тапкыр бирдек. Исеме, ялгышмасам, Старица бугай. Безнең атлы эскадронны, югарыдагы командирларның ниндидер бер тилесе, пехотага һәм тупчыларга ярдәмгә дип, снаряд ташырга тараттылар. Кавалерия аты колхоз малы, йөк ташый торган ат түгел ләбаса, алар кылыч-айкаш, чабыш атлары... Чабыш аты йөкне тартмый, прусты тарта алмый, мескенкәй. Шулай булса да, тәртәгә үзем дә җигелеп, алгы сызыкка аның белән биш йөк снаряд китерә алдым.
Хәлдән тайды, күзе тилерде, кан белән пошкыра башлады, бахыр... Шулай тимер юл астындагы күпергә килеп керәм дигәндә дошман самолетлары килеп чыгып, бомбага тота башламасынмы!.. Их, кая безнен үзебезнен Өязе
— Дим буйларыннан килгән йөк атларыбыз? Туктады бит Доннан килгән нәзек билле Лүдечкәм!.. Ни алга, ни артка!.. Сикереп төшеп, камытка килеп сарылдым: «Лоҗись, малкай!» Анлый!.. Ышанасынмы, Дон буеннан килгән өйрәтелгән казачи атлар үзләрен мондый заданиегә җибәргән генераллардан акыллыраклар, — ятты, малкаем!.. Нәрсә булса булыр дидем дә, күпер астына кермәдем, атым белән янәшәдән җиргә сендем... Күзгә-күз, колакка- колак. Ат күзендә мин үлем түгел, мон күрдем. Мин шушында инде ничәнче тапкыр сугышнын никадәр мәгьнәсез, имансыз һәм каһәрле бер гыйлләт икәнлегенә инандым. Ул мина да, минем миллион тишек төпле бидрәмә дә кирәкми иде. Мин аны, Гитлер башлаганмы, әллә Сталинмы — аермадым: ул минем өчен берәүнен икенчедән өстенлеге өчен үтерү ярышы булып, аны күрә алмас нәфрәттә кайнадым. Тирә-ягымда фью-фью килеп ядрәләр
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
19
сызгырыша, бомбалар шартлый, ә минем телемдә әллә нинди сүзләр, мин белмәгән-ишетмәгән авазлар кайнаша иде. Нәрсә бу? Без бит, бер карасан, Дон ярларыннан килгән атым белән икәү үлем каршындабыз... Телемнен сүз ирке белән нәрсәдер сөйлисе, кулымнын гамәл ирке белән нәрсәдер язасы килә: әмма сөйли дә, яза да белмим! Укымаганмын!.. Җитмәсә, өстебездә күкләрне умырып-умырып, самолетлар котыра.. Кинәт кенә дөнья тынып калды. Телләрем кабатлый:
Мең дә тугыз йөз дә кырык бердә афәт килде Гитлер белән бергә,
Коточкыч фетнә башланды бездә, Канлы яшьләр түгелде җиргә. Сугыш бөек дибез, бу — хаксызлык. Адәм җанын алу затсызлык.
Теләге барда бетәр бу оятсызлык, Кабил белән Һабил булу — кансызлык...
Башымны күтәреп карыйм: дәҗҗаллар киткән. Ни-нәрсә булды сон бу? Ат белән янәшәдә ятканда минем күнелемә беренче тапкыр шигырь килгән икән бит!.. Менә Аллаһынын рәхмәте нинди була. Үзем укымышсыз булсам да, укымышлы бабаларым стройда җырлатмый, әмма үлеп ятканда шигырь җибәрә. Әйе, хак, мина, искечә дә, янача да укый-яза белмәгән кешегә, нәселемнән, ата-анамнан шигырь ингән!.. Әт-тә-тә ул шигырь дигәнен анлаган кешегә!.. Күп нәрсәләрне оныттым бу су буеннан да озын гомеремдә, әмма шушы шигырьне генә онытмый хәтер. Монын сере нәрсәдә? Укуда гынамы? Син, укыган, әйт!.. Снарядларны пазитсигә китереп җиткерергә насыйп итмәде. Якында мина шартлап, атым да, үзем дә яраланып, аннарыбызны җуйганбыз...
Карт тагын берничә сугыш истәлеге сөйләп алды. Бер караганда, Тәлгатнен язарлык маясы тупланган иде. Ана инде хәзер китәргә дә була иде кебек. Әмма аны балачактан ук ишеткән, әмма әле дә булса ачыкланмаган, сер булып калган бер сорау борчый иде. «Сораргамы, юкмы? — дип бораулады анын миен бу фикер. — Кабер якасында торган карт яугирне үпкәләтмәсме?» «Сора, сора, — диде ана икенче тавыш.
— Кешенен мангаена язылган язмышы кәгазьгә дә язылырга, башкаларга сер булып калмаска тиеш. Бу хакта әле булса туктамый бит әшәке телләр. Имеш, кулына үзе аттырып кайткан да, бүген утыз мен пинсә ала... Әгәр ниндидер ачыклык кертсә, бәлки, карт солдатны вафаты алдыннан булса да гайбәттән коткарыр иде...»
АЙДАР ХӘЛИМ
Әллә кагылмаскамы? Ничек булган,шулай калсын. Юк, әдипнен эчендә теге икенче тавыш бу теманы туган авыл халкынын намусы, әдәбе
— хакыйкать каршында күтәрелүен тели иде. Нәм ул — ни булса да булыр!
— ана ярдәм итү — авыл халкын гайбәт гөнаһыннан коткару ниятендә бу хакта сорарга булды.
— Сафуан абзый... — диде ул, яхшы ишетсен өчен тавышын күтәрә төшеп.
— Сина, бәлки, мондый нечкә сорауны беркемнен дә биргәне булмагандыр. Гафу үтенәм, әлбәттә. — Тәлгатнен йөрәге еш тибәргә тотынды. — Әгәр кирәкми дисән, икебезнен арада гына... Язмамда ана кагылмам да. Әмма дус бар, дошман бар дигәндәй... Сөйлисен килмәсә, сөйләмә. Әмма мин, сезнен язучыгыз, бу сорауны хәтта син ана җавап бирмәгән очракта да бирмичә калалмыйм. Минем сезне гомерегез азагында яклыйсым, аклыйсым килә.. Бу нахактан син күпме кыйналдын!.. Шул хакта анлатыбрак китсән...
— Аклама син мине!.. Минем мона мохтаҗлыгым юк!.. — дип кычкырып җибәрде аксакал. — Син теге самострел мәсьәләсен әйтәсен инде?.. — Ул карашын бер ноктага текәп, уйланып калды һәм көлемсерәде. Аннан, бая ташлаган таягын кулы белән паласын каккалап алды да, сорауга туры җавап бирүдән читләшеп, сүзен дәвам итте. — Мине исән калу бәхетемнән көнләгән дошманнарым сүзе бит ул... Кем әле минем гомеремнен азагын билгели?! Анда кемнен алдан барачагын хәтта сезнен ише язучылар да билгели алмый! Бер Аллаһ кына!.. Мине акларга да кирәкми!.. — Ул тирә- якка ачулы караш ыргыткандай булды. — Мин үзем дастуен!.. — Карт гүя ки бу сораудан үзендә өстәмә көч тойган иде.
— Шулай, карантин үткәннән сон, безгә кызыләрмис кенәгәләре тараттылар... Әй, тукта әле! Синен ул замандагы әрмис кенәгәсен күргәнен дә юктыр әле... Сабира!.. Сабира, дим!..
Әтисенен һәр авазын тишек колак белән тынлаган кызы болдырга йөгереп чыкты.
— Менә Тәлгат абзана минем кызыләрмис кенәгәсен чыгар әле!.. Шунда спут1 башында гынадыр!.. Ваянкамат килсә дип шунда гына куйган идем...
Шушы кадәр гомер яшәгән аксакалнын саф хәтеренә әдип тагын бер мәртәбә тан калды. Ул Өязе буенда берәр мәнгелек тамыр табып чәйнәгән мәллә?
— Әйе, тараттылар... — дип, карт фикерен искә төшереп, дәвам итә башлап өлгермәде, Сабира 1941 елдан сакланган хәрби билетны әтисенен кулына китереп тә тоттырды. — Төчедән булса да коймагынны җиткер!.. Чәенне янарт!.. Баздан бал алып чык!..
Язучынын уч төпләре пешкәндәй булды. Әйе, яугирләр турында күпме язып, анын сугыш башлангандагы гади солдат кенәгәсен күргәне һәм кулында тотып караганы юк иде. Әйе, оешып карайган кан кебек кара-кызыл төстәге, учка сыярлык дәрәҗәдә кечкенә, сугышларны, җил-давылларны үткән катыргы үзе дә җил кебек юкадан-юка, хәтер кебек сабырдан-сабыр, гайре энциклопедияләрдән мәгълүматлырак китап иде.
— Менәтерәк, укы! — диде карт солдат. — Нигә тынып калдын? Укый беләсендер ич!..
Тәлгат анына килеп, анын үзе турында белешмәләрен укыштыра башлады.
— Сибгатуллин Сафуан Галимәрдән улы... Татар. Грамотасыз...
Абзыйсы аны шундук:
— Безнен ише вак-төяк турындагыларын укып торма! Безне болай да беләләр. Маршал Жуков түгел! — дип бүлдерде һәм кеткелдәп көлеп тә куйды. — Минем әрмедәге хосусый милкемнен исемлеген укы син!.. Хәзер 2
2 Спут (диал.) — мич 22
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
21
мондый дукәмәтне күз алдына да китермиләр. Илендә малсыз калган татар солдатының плингә төшкәндәге байлыгын барла!..
Тәлгат кенәгәне актарды һәм берничә бит алга китеп зур исемлекне укый башлады:
— Гимнастерка... Размер... Галифе... венгерка... плащ-палатка... лямка... бляшка... ремень... — Тәлгат татарчага тәрҗемә итә башлады. — Эчке ыштан-күлмәк... Бер пар чолгау... Каеш... Бүрек... Агач кашык... Кәтәлүк... Инә-җеп...
— Аларын да укып торма. Ат күренмиме анда? Ат? Каклаган каз күренмиме?
Тәлгат картның шаяртуын да исәпкә алмыйча, исемлекне тагын бер кат тикшереп чыкты. Әмма атны табалмады.
— Монда ат күренми...— диде ул аптырап.
— Күренмидер шул... — дип уфырды карт. — Ә мин фронтка үз атым белән киткән идем. Шарты шундый иде. Мин генә түгел. Тагын да сигез сөлектәй... берсен санамаганда җегетебез... Мәрхүмнәр... Ару кешеләр үлеп бетте. Мин генә азакка калдым... Урыннары оҗмахта булсын... — Картның күңеле йомшарды, ул озак кына янында чөкердәгән бәпкәләргә карап торды. — Атларыбызны алып, безне яңаларга атландырдылар да бит... Ат бит ул менеп-җигеп йөри торган җан иясе генә түгел. Ат ул — исем, киләчәк афтаритит, машина-өрәкитә дә!.. Шуңа күрә кешедән «Атың нинди?» дип сорыйлар. Шул атларыбыз кая булды икән, мәрхүмнәр дип әле булса ут йотам. Ачка үлделәрме? Әллә ит комбинатына озатылдылармы? Гомерем мал арасында үтеп, мөселман бәндәнең һәм хөкүмәтнең мал сую аермасын беләм. Хөкүмәт ничек суйдыра? Бу хакта аларга сүз әйтәсе булма!.. Ашаганда кашыгыңны тартып алып, маңгаеңа кундырырлар. Ит комбинатында мал суйганда күсенең башына көрәк белән генә кундыралар да, ул теге баштан колбаса булып килеп тә чыга...
Ул бераз тын алып торгандай итте.
— Ә син сугыш та сугыш дисең... Безгә шул сугыштагы чын җиңүчене табарга кирәк. Һәр сугышның иң авыр бурычы бу. Ул мине биш, мин аны алты тапкыр үтереп кенә җиңү коры җиңү генә әле ул. Җиңүнең мәгънәсе бүтәндә. Аның җимешләрен файдалана белү ул чын җиңү... Миңа ваянкаматтан, имеш, үлгәч, һәйкәл куябыз, диләр. Нигә кирәк ул миңа? Җиңгәч, сез үзегезне җиңүгә алып чыккан минем атыма һәйкәл куегыз! Җиңүчеләргә тиң итеп тормышны яхшыртыгыз!.. Менә ул чын һәйкәл нинди була... Укымышлы кешеләр Җир шарын бик зу-у-ур диләр. Миңа шул зур Җирнең шары атларымның кечкенә күзеннән күренде. Шулай яшәдем мин. Йөз дә ике яшь. Әллә шуңа озак яшәдем микән?.. — Картның тавышы нечкәрде, ул ак күлмәгенең җиң очы белән яшьләрен сөртеп алгандай булды. — Минем хактагы теге яманатны да авылыбыздан атсыз калган бер зат чыгарды бит, явыз... Мин ул өйләнәсе кызны тартып алган идем!.. Мин атсыз гына калсам, ул атсыз да, затсыз да, яманатлы да булып калды. Ул мине пычрата-пычрата теле череп үлде. Исемен әйтмим, беләсең. Әйе, тәкъдир дигән нәрсә бар. Тиле ядрә кайда кунарга дип кулыңны-билеңне сайлап кунмый. Самострел!.. — Карт чак ишетелерлек итеп тирәннән кеткелдәп куды. — Бар, ясарсың!.. Анда ахмаклар утырмый. Трибунал!.. Тик шунысы, кулыма андый самострел ясаганчы мина ярчыгы янбашымны умырып алган иде шул инде... Соравың өчен рәхмәт, улым. Шуның өчен генә дә кайтасың булган. Ә мин бит синнән бу сорауны гомер буе көткән идем... Бирмәдең. Бүген килеп бирдең, нәкәнис... Рәхмәт, яме!.. Мин гомер буе газапландым: теге самострел ядрәсен миңа үз авылдашым җибәрмәде микән дип? Бер тапкыр үзенә дә әйттем. Ыржаеп кына куйды.
Әйе, төрле кеше бар иде... Көлсән — көл, еласаң — ела. Безнең авылдан Газизҗан бар иде, мәрхүм. Иләс-миләс җегет иде шунда. Фронтка алмадылар. Трудармиясен исәпләмәгәндә, авылдан чыкканы булмады. Ике ел буе авылына хат язмаган. Кайткач, «Нигә язмадың? дип сорагач, «Анда, фронтта, хат кайгысы юк, адресыгызны оныткан идем», — дип җавап биргән бу... Ә кулым яраланып кайту тарихы ул бик гади генә. Оборонда ятабыз. Блиндажыбызның ишеген бик тар иткәнбез, тәбәнәк тә. Иренгән
АЙДАР ХӘЛИМ
22
ике эшләр дип бабайлар юкка гына әйтмәгән шул. Заданиедән исән-сау кайтып кергәндә винтовкам шул тәбәнәк ишеккә эләгеп калды. Кулымны чыгарып көбәкне ычкындырыйм дигәндә генә бар отделение күз алдында адашкан ядрә мине яралап ташлады. Менә бит ул ничек була сугышта, туган, дошман тупсасында йөреп тә тота алмаган ядрә мине үз тупсама исән-сау әйләнеп кайткач килеп тапты.
Тәлгат бу сөйләшүдән бик канәгать иде. Икесе бер авыл кешесе, аның язучысы исемен күтәреп, шушындый матур, күңелле, бай тарихлы кешеләре турында язмый йөргән диген,ә?! Инде бүген өченче, Сафуанның күршесендә генә яшәгән Закирҗан абзыйсы белән дә сөйләшсә, авылда эше дә тәмамлана түгелме соң? Закирҗан белән туганнан туган балалар, җитмәсә, бер фамилия йөреткән күршеләр дә булуын искә төшереп, ул аңардан күпкә кечерәк туганнан туган энесе турында сорамакчы булды:
— Закирҗан абзыйлар ни хәлдә икән соң? — диде ул, анда да керәсе барын әйтми торып. —Исән-сау гына яшәп яталармы?
— Исән-сау булмый кая китсен ул. Абзар арты өлкән лейтнаты. Ай ярым укып кына булырсың тагын лейтнат, — диде Сафуан абзый авылларына хас телдә төрттереп. — Сиксәндә генә алды ул «өлкән» дигәнен. Мин генә һаман рәтәвәй... — Ул гадәтенчә авызын бөреп кенә кеткелдәде. — Туймагач та туймый икән кеше, ә? Наман ат, сыер асрый. Ишеге төнлә дә шыгырдый. Ә бер сарыгын да корбан чалмый, дуңгыз. Минем корбан чалырга хәлемнән килми. Ә менә абзар артымда, әнә, ике коргаксыган чана, ике арба, келәтемдә алты камыт-дуга кайчан җигәрләр икән дип чым- чыкыр җылап ята. Мәрфугасын үзеннән калдырмыйча урманнан кайтып керми, бугашап...
— Наман да ишетмидер инде. Колакка каты иде...
— Үзенә дигәндә бик ишетә. «Мә» дигәнне. «Бир» дигәнне — юк. Ашарга дигәндә күзе дә бик яхшы күрә...
— Әле өйдәләр микән соң?
— Нәрсә, аның турында да язасыңмы? Әйдә, яз, яз!..
Әле генә йөз яшьле һәм якты йөзле картның йөзеннән болыт йөгереп үткәндәй булды. Бу кемгәдер зыян китерә торган тарлыктан, хөсетлектән дә, күңел каралыгыннан да түгел, ә бәлки, беркая чыкмыйча авылда картайган кешеләрнең бер-берсенә карата ярымшаян, таләпчән һәм бераз гына кытыгы килеп көнләшүчән мөнәсәбәтенең чагылышы иде.
— Төштән соң, син килер алдыннан гына буш арбасындагы бичәсе белән шалтырап урманга чыгып киткәннәрен күреп калган идем. Әле кайтмадылар шикелле... Газ бар, өендә электр бар, ул һаман утын ташый. Туймаса да туймый икән кеше дигәнең... Бар, белешеп чык...
— Чынлап та...
Тәлгат оеган буыннары белән сызлана биреп, урыныннан күтәрелде. Карт аның буынына төшеп чәй эчәргә кыстады. Әмма Чаллылардан ук вакыты кысылып кайткан Тәлгатнең иркенләп чәй эчеп утыру мөмкинлеге юк иде. Әгәр Закирҗан абзыйсы белән очраша алса, иртәгә иртүк китеп тә баруы мөмкин. Хушлашканда картның хәтерен тикшереп, тагын бер генә сорау бирәсе килде:
— Син хезмәт иткән хәрби частеннен исемен хәтерлисенме?
Соравы ахмакларча килеп чыкты, әлбәттә.
Ләкин ана ул тәгаен җавап алды:
— Карт көнемдә мина нигә кирәк ул? Исеме шунда, кыекта. Күрерсен...
Тәлгат җил капканы ачып, тау ягына чыкты да Закирҗаннар ихатасына таба юнәлде. Бер унайдан Сафуан абзыйсынын янгырларда караеп калтайган өй кыегына күз ташлады. Анда «Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин, Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Суворов орденлы Җиденче Бранденбург гвардия кавалерия корпусы рядовое Сафуан Сибгатуллин яши» дип язылган иде.
Кинәт Имәнлек урманнары ягыннан кояшта әлсерәгән җил искәндәй итте. Кояш офыкка тәгәри дә башлаган икән. Ике кеше белән сөйләшеп, көне сизелмичә үтеп тә
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
23
китте. Хәер, өйдән-өйгә сөйләшеп-сорашып гомере дә үтте бит. Күкрәгендә бер медаль-фәләне дә юк. Күкрәк читлегендәге йөрәктә кеше гомеркәйләре турында нәкъ менә бүген ишеткәндәй дастаннар. Сафуан абзасы да түшен күпертерлек орден- медальләре белән горурланып утырмады. Әмма нинди бәһале гомер узылган, нинди авыр, гыйбрәтле язмыш кичерелгән! Күпме кешеләр белән очрашып, ул бу кадәр дә үзенчәлекле акыллы кешеләрне сирәк очратты. Нәм ул анын авылдашы иде!.. Күнеле күтәрелеп куйды. Ана тагын ни кирәк?
Менә ул Закирҗаннын такта капкасын ачып керде. Тыштан ачык яшелгә буялган җыйнак йортнын ихата эче матур, гөлләр кебек ямьле һәм чиста иде. Аны күрү белән су лаканы янында мәшәләнгән ана каз ысылдый-ысылдый муенын сузып анын янына килде. Гүя ул хуҗаларнын өйдә түгеллеген, әлегә ихатада үзләренен генә хуҗа икәнлеген хәбәр итә иде. Димәк, бүгенгә насыйп итмәде. Иртәгә иртәрәк килер болай булгач.
Ишектә йозак иде. Тәлгат кире чыккач, капка төбендә торган Сафуан абзыйсына тап булды.
— Синнән сон Зөлхәбирәнен хаҗдан кайткан улы хәер кертеп чыкты...
— дип дәвам итте сүзен бу ару белмәс карт. — Бабай, кечкенә булса да хәер китердем, ди. Картатам белән картинәм рухына дога кылырсын дими, агач авыз. Кечкенә хәер китердем, ди. Хәернен анын зуры-кечесе булмый. Барча бала-чаганнын кылган гамәлләре безнен өскә языла бара... Хаҗга «съездит итеп» кайталар, ә менә шуны белмиләр. Шевиот кәчтүндә хаҗга барып кына оҗмахка кереп булмый. Мәчет төзеп кенә дә. Мәчет үзе намаз укымый. Намаз укырга кирәк.Нәркайсыбызга!.. Җир йөзендә эшне калдырмый торган бер гамәл бар, ул — намаз. Ят та тор, ят та тор, имән төбе тап-такыр!.. Мангаен күпкәнче укы!.. Нәрсә атлы казак кебек катып калдын? — Ул яшьләрчә анын касыгына төртте. — Әйдә инде, кереп бер чынаяк чәй эчеп чык...
— Юк, өйгә кайтыйм инде!.. Абзыйны юньләп күрергә дә өлгермәдем,
— дип тартышкан булды кунак.
— Өлгерерсен әле. Чәй эчми китә диме?! Килешмәгәнне! Анарчы, бәлки, Закирҗан да кайтыр. Әйдә-әйдә! — Ул һаман сөйләнә-сөйләнә аны өйгә өстерәде. — Мин аны, сугышны, биш патрон, ике нәрәт белән башладым. Гәзиткә яза калсан, онытма. Мин шушы яшемдә дә эшсез утырмыйм. Хәлем барынча көн саен авыл урамнарын әйләнгәләштерәм. Иман эзлим.Нәр тереклеккә дога кылам. Азынды халык. Мал асрамый, мал асраса, корбанын чалмый. Корбансыз малнын бәрәкәте буламы?
Алар иске сайгакларны шыгырдата-шыгырдата эчкә үттеләр...
V
Тәлгат иртә белән Закирҗаннарга китте. Ул абзарында, әле берничә көн элек кенә дөньяга килеп, аякланып азапланган бозау аранында нәрсәдер каккалап-суккалап маташа иде. Бераз чиләнеп торган юеш күзле, оч- очлары асылынган кашлы, йөзе белән борынгы кыпчак бабаларыбызны хәтерләткән бу бик тә тыныч, сабыр кеше, гадәтенчә, күрешкәнгә куанмады да, аптырамады да. Ана арандагы бозау да, анын өчен Чаллыдан кайткан якташ язучы да бер иде. Анын авыз читендәге елмаюга охшаган чырае кеше белән очрашканда да, аерылышканда да, макташканда да, хурлашканда да шулай үзгәрешсез калганын белә Тәлгат. Гүя ул гел киная белән эченнән генә кешедән көлә. Гүя ки башкаларнын үзен ишетә алмаганнары өчен. Сугышка кадәр ул андый булмаган. Бомба шартлавыннан авыр җәрәхәт һәм контузия алып, бик каты колакка каткан гвардия өлкән лейтенанты Закирҗан Сибгатуллинны фронт санитары кайтарып китә. Тәлгат яхшы хәтерли, төшереп алган чагында берәрсе анын белән «Кулыннан килми!» дигән кебегрәк итеп бәхәсләшә калса, шундук янәшәсендә торган берәр атны, корсак астына кереп, иннәрендә күтәргән бу әзмәвердәй ир сугыштан сон озак еллар бригадир булып эшләде. Анын бригадирлык хезмәтенен ин авыр өлеше өйдән-өйгә эшкә әйтеп йөргәндә булгандыр дип уйлый Тәлгат. Ул кешегә чамадан тыш кычкырып, колак тондырырлык итеп сөйли сөйләвен,
АЙДАР ХӘЛИМ
24
ә менә үзе кешене ишетми иде. «Әһә, ярар!» — дип китә дә бара иде. Имеш, ана барып җитте. Борчылмагыз. Анлашмаганнарын ым-ишарә аша анлаша иде халык. Шул ишетмәве аркасында Закирҗан абзыйлар гаиләсе кызык хәлләргә дә калгалый иде. Әйтик, тау буена кичке шәфакъ түшәлгәч, көндезге тузан басылып, кеше авазы, аһән кислородта чистарынып көч алгач, тау битләвендәге ихатасы мунчасыннан Закирҗан ишек алдындагы хатынына «Мыштырдамый гына ыштан китер!» дип кычкырса, бу боерык аларнын үзләренә караганда тизрәк авыл халкына барып ирешә. Димәк, бригадирлары мунчада. Иртәгә анын турында мәзәк әзер. Элегрәк анын колагы ничек кенә кычкырсан да ишетмәс дәрәҗәдә каты булган. Берничә елдан ачыла төшкән. Халык сөйләвенчә, анын теге серле елмаюы бригадирлык чорларыннан калган, имеш. Күпме сөйләсәгез дә, мин сезне ишетмим, анламыйм, әмма бар влач миндә,сезнен мине анлавыгыз мина бик җиткән, дия иде ул гүя сина бу елмаюы белән.
Закирҗан абзыйсы авылдашы Тәлгатне нәкъ шушы елмаю белән каршылады. «Син нишләп йөргән буласын инде аяк астында чуалып?» дигән сымаграк карап торды ул ана. Тәлгат үзенен килү максатын никадәр анлатырга теләсә дә, танау астыннан гына мыгырдап маташкан Закирҗан аны анлап җиткермәде һәм кулындагы чүкечен абзар алдындагы түмәр өстенә ташлап, кулы белән өенә күрсәтте. Гүя анлашмаудан котылу чарасы өендә генә иде.
— Керик... Хатын...
Әйе, кешелек белән мөнәсәбәтләрдә хатыны Зөлхәбирәдән башка ул берни эшли һәм беркая баралмый. Юк, эшли, киресенчә, күп нәрсәне җиренә җиткереп, хәтта арттырып та эшли, әмма сөйләргә дигәндә анын өчен хатыны гына сөйли иде. Балачактан өйрәнгәненчә, Тәлгат хатынга Зөлхәбирәттәй дип эндәшеп, күрешкәннән сон, үзенен аларга килү максатын, бурычын анлатты. Аналык бәхетен мулдан татып, балалар үстергән, тараткан, гомере чагыштырмача барлыкта үткән, бигрәк тә сонгы елларда, сугыш ветеранын карап, муллыкта яшәгән, күнел кинлеге, беркатлы самимияте йөзенә бәреп чыккан, иреннән канәгать картайган һәм җитмешләрдән узып, шактый авырайган гәүдәле, чал кергән чәчен ак яулыгы астына җыйнак итеп җыештырган тутасы аны бик тиз анлады һәм, утырышырга ымлап, чәйнүген электрга тоташтырды да, хәлиткеч адымнар белән эчке якка кереп китеп, иренен орден-медальләр белән чуарланган кәчтүнен алып чыкты һәм каршыдагы чөйгә элеп куйды:
— Шулай унайлырак... Әллә каян күренеп тора... Сөйләве дә унайлы... Ике генә көн элек мәктәптән килеп киткәннәр иде...
Инде һәр авыл йортында очрата алган кебек, монда да өсте төрле вак- төяк аш-су, дөнья кирәк-ярагы чәчелеп яткан өстәл артына утырып өлгергән ирләр, берсе икенчесеннән ниндидер тәкъдим көткәндәй, күзгә-күз текәшеп тынып калганнар иде. Язучы хәрби бүләкләр белән бизәлгән костюмын кешегә күрсәтүдән Закирҗанда ниндидер үзгәреш хасил булганлыгын тойды. Күкрәгеннән карт карчыганын «Чанк!» итеп чанкылдау аһәне чыккандай, күз чокырлары яшь белән тулгандай булды.
— Закирҗан абзый, безнен авылдан чыккан офицерлар күп түгел. Син шуларнын берсе. Җинү бәйрәме алдыннан... — дип сүзен башлап та өлгермәгән Тәлгат, «Тукта, бер тапкыр сөйләнгәнне мәгънәсезгә янадан кабатлау нигә кирәк булды сон әле мина?» дигәндәй туктап калды да, гүя үзенен Закирҗан абзасы белән кыенрак хәлгә тарыганлыгын анлатырга теләгәндәй, сүзен дәвам итәргә булды. — Менә үзен үткән... сугыш юллары турында сөйли алганча сөйләсән иде...
— Озак еллар бригадир... Малнын чирен күз карашыннан беләм. Кеше брачлары аны китаплар укып та белмиләр. Сыер һәм ат асрыйм. Ике мунчам бар. Янасында үзем, искесендә хатын керә... Менә шул... — дип, кулы белән ни өчендер хатынына күрсәтеп, Тәлгатнен соравына җавабын тәмамлап та куйды.
«Әллә анын соравын чынлап та ишетеп, анлап сөйләдеме бу?» — дип куанырга ашыккан Тәлгат асылда ике ут уртасында калган иде. Авылдашы янына килер алдыннан анын нинди халәттә булачагы, үзе үткән фронт юллары турында сөйли алуы-алмавы хакында уйлап та карамаганмы? Ишетмичә дә колхоз эшенә әйдәп
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
25
йөргән чукрак Закирҗан белән менә хәзер кичектермәстән үзе турында сөйләргә тиешле Закирҗан арасында җир белән күк аермасы иде!..
Әмма ул чигенә алмый иде.
— Закирҗан абзый, син сугышны ничегрәк башладын?
— Нәрсә дисен? Ни диден?! — Ул елар чиккә җитеп, кулын колагына куйды һәм Тәлгаткә якын ук килде. — Әй, шушы сугыш!.. Кеше белән туйганчы сөйләшә алмадым!.. Контузия!..
— Сугышны кайдарак башладын, ул ничегрәк булды? — дип кычкырды, юк, җир ертырдай булып акырды Тәлгат.
— Ә-ә, сугыш турында сөйлисенмени?!.. Нигә кирәк ул хәзер? — дип үзе дә акырып җибәрде Закирҗан, бар дөньяга ишетелерлек итеп. — Сугышканда сугыштык. «Прощай, любими гурыт, уходим зафтры в море...» дип җырлап кердек без Севастопольгә. Хәзер «Ми мирные люди, но наш бранепуез ыстоит на запасном пути...» Тормыш әйбәт, Аллага шөкер. Ел саен елкы чалам. Пинсә мул. Китереп бирәләр. Критикә юк. Балалар килеп-китеп тора...
Кәм ул тагын да хатыны тарафына күрсәтеп, кулын селкеде. Әмма мич арасында булышкан Зөлхәбирәттәй, күрәсен, үз вакытын белеп, сүз арасына керергә ашыкмады. Колак мендәрләре ярылганчы кычкырыша-кычкырыша, Тәлгат анын сугыш алдыннан гына җиденче сыйныф тәмамлавын, шунын нәтиҗәсендә фронтта кече офицерлар курсына эләгүен, дүрт тапкыр яраланып, Саратовта госпитальдә алты ай буе ярасы да юньләп бәйләнмичә үлекләп ятуын белә алды. Сугыш операцияләре турында сөйләтү мөмкин түгеллеге Тәлгаткә тәмам дә ачык иде. Нишләргә? Шулай турсаеп чыгып китмәс бит инде!..
Ул, очрашу-күрешү өчен ерак юлдан кайткан авылдаш, бер нәтиҗәсез китәлми, китәргә хокукы юк иде. Бүген бик иртәләп килсә дә, бәрәкәттән соңлаган иде. Бу анын сугышны алтмыш биш елдан сон эзәрлекләп йөрегәндә шул ук сугыш алдында чираттагы җиңелүе иде. Әмма ничек кенә акланмасын, билләһи газыйм, бу легендар кешеләр бүген исән булсалар, иртәгә исән булмаячаклар бит!.. Ул кечкенә язмалык булса да мәгълүмат тупларга тиеш!..
Гарьлегеннән елыйсы килеп китте. Заманында «гәзит бүресе» исемен йөреткән әдип үзенә хас кыюлык белән урыныннан күтәрелде, медальләр белән ялтырап торган костюм янына килде һәм «Кызыл Йолдыз» орденына күрсәтеп:
— Закирҗан абзый, ике генә сүз!.. — дип янә дә тамагын ертырдай булып кычкырды. — Менә моны ни өчен бирделәр?
Һәм — куркып китте — абзыйсы башын уч төпләренә салган да, үкси- үкси елый иде...
Мич аралыгыннан авыр гәүдәсе белән атылып чыккан Зөлхәбирәсе ана ярдәмгә Тәлгаткә караганда иртәрәк килеп җитте:
— Закир, Закир... Тынычлан... Тынычлан, җаный!.. — Ул иренең әле һаман бөртек тә коелмаган һәм чалара да башламаган шомырт кара чәчләре көнҗәләсен бармаклары белән тарап сыйпый, иркәли, шунда ук янәшәсендә нишләргә дә белми басып торган Тәлгатне дә юатырга тырыша иде. — Аның шундый өянәге бар, энем, үзе кылган батырлыклар турында сөйли алмый. Наградлар, бигрәк тә бу орден-мазар турында сорашканда шул өянәге кузгала... Борчылма, озакламый үтә ул... Авыл халкы бу хакта белми дә. Хәзер, хәзер, Закир! — Ул мич арасына керде, чынаякка кайнаган су коеп һәм анда ниндидер ак матдә болгатып, иренә китереп бирде. — Эч әле менә шуны, эчеп җибәр әле... Хәзер чәй китерәм. Тәлгат энем, син дә утыр!..
Закирҗан абзый карашын чынаяктан күтәрмичә китерелгән дарулы суны җай гына уртлады. Ара-тирә сөйләнә-сөйләнә Зөлхәбирәттәй өстәлгә чәй тәмләткечләре ташый башлады.
— Бу сугыш барыбызга да күрсәтте инде...
Герман кызы чәчен тарый, Ал белән үрер әле, Безгә күрсәткән
АЙДАР ХӘЛИМ
26
газапны Үзе дә күрер әле, —
дип такмаклый идек ул елларда... Закирыма чыкканда миңа уналты гына иде әле. Авылда ирләр юк диярлек, яшьләре... яшел борын гына. «Ике япьле сәнәкне, җыен патсан эреләнде сугыш булу сәбәпле, « —дип җырлый идек. Яраттым да, кызгандым да мин Закирымны!.. Ни дисәң дә, тере ир кисәге иде бит ул!.. Яралардан үлекләгән һәм салкын тиюдән шеш-чобан баскан бу кадерле гәүдәне мин үзебезнең никахыбызга, кыз башым белән, күтәреп диярлек алып килдем. Ике ел диярлек күтәреп йөреттем. Шул хәлендә җитмеш чакрымдагы Әкчиннән генә бер атна өстерәп кайтарганнар бит аны!.. Ә мин, авылдагы чәчби, бу хакта белмәгәнмен дә!.. Белмәгәнмен! Белгән булсам, булачак балаларымның газиз әткәләрен канатларымда күтәреп алып кайткан булыр идем!.. Менә, тынычланды да... — диде ул картына ымлап. — Шулай басыла ул. Яхшы. Утыр, Тәлгат энем. Туган дисәң дә була инде. Без бит әниләр ягыннан кардәшләр. Чәеңне эч. Сине кунак итеп тә булмады. Менә, вак бәлешләрдән авыз ит әле. Төелгән мал карыныннан җиткергән идем... — Ул борылып, Закирының колагына кычкырды. — Чәеңне эч!.. Шикәрне күп салма, сиңа ярамый!.. Диәбит!.. Ашагыз әле, ашагыз!.. — дип бераз яннарында өтәләнеп алганнан соң, ул Тәлгатнен каршына ук килеп утырды. — Балык бирсән, бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир дигәндәй, әйдә, сораштыр, анын батырлыкларын мин сина үзем сөйлим!..
Тәлгат беренче тапкыр мондый хәлгә тарыган иде. Сугыш тарафыннан изелгән, ватылган, хәтта бу хакта сөйли дә алмаган, халыкта «Ат күтәргән Закирҗан» дигән кушамат йөреткән ир, авыз читендәге елмаюын саклап, дымлы күзләрен челт-челт йомгалаштырып, бернәрсә диярлек ишетмичә, ни сөйләргә дә белмичә, әмма барысын да тынлаган-анлагандай булып оеп утыра, ә менә анын сугыштагы ирлек-егетлек гайрәте турындагы исәп- хисапны хатыны бирә иде. Йомшак күнелле Тәлгатнен күзенә дә яшь бәрде. Анын күзе кәгазьгә төшергән хәрефләрен дә күрми иде...
Әмма озын-озак уйларга форсат юк, сугыш белән тынычлык арасындагы алтмыш биш ел буе сакланып килгән ядкарьләр аны чигенмәслек итеп китереп кыскан иде.
— Зөлхәбирәттәй, менә бу орденны Закирҗан абзыйга нинди батырлыгы өчен биргәннәр? — дип кабатлады ул соравын.
— Ул анын авылга кайткач, артыннан эзләп тапкан сонгы ордены. Безнен Закир башта Черномор флотта мәрәк булган бит ул. Алар дингез карабыннан Киреч дигән коры җиргә десант төшкәннәр... Сиваш дигән бик әшәке тозлы сазлыкны үтеп, пласдармны нык кына яулап алып, баявай әхрәнинйәдә ятканда болар дошман засадысына эләгәләр... — Тәлгат ишеткәннәрнен бер генә авазын да түкми-чәчмичә, ашыгып-ашыгып дәфтәренә терки барды. Гүя җингәчәйдән ишеткән «баявай әхрәнинйә»ләр Закирҗан абзыйсынын үзе сөйләгәннәреннән дә кадерлерәк, дөресрәк һәм төгәлрәк иде. — Руталарыннан берничә генә кеше исән кала. Шул исәптән безнен Закир. Рота командиры Захарушкин дигән кеше бик каты яралана. Закир командирын сазлыктан ике тәүлек буе өстерәп-күтәреп, үзебезнекеләр ягына алып чыга һәм госпиталгә тапшыра. Гыннади Фидырычнын безгә сугыштан сон хатлары да килеп торды. Хәзер исән дә түгелдер инде... Авылында ат күтәргәнгә кадәр минем Закирым сугышта Захарушкиннарны күтәреп орден алган!.. Вәт!.. — Кулындагы таба тота торган кисәү агачына таянган Зөлхәбирәттәй ана төбәлеп укталды: — Йә, тагын нинди сорауларын бар?
Мондый чакларда «тимерне кызуында сугып калырга өйрәнгән «гәзит бүресе» шундук икенче соравын бирде.
— Җавап бирәм. Закирнын җиде класс белеме барлыгын белгәч, аны пихуты әфисәрләре укуына җибәрәләр. Белемле әфисәрләр җитешми, белемсезеннән белемлесе күбрәк кырыла... Шуннан кече лейтнант булып чыккач, аны пихутный бзбут командиры итәләр. «Кече лейтнант» дип кимсетү ул — дөрес түгел. Сугыштагы җинүләрне шул кече лейтнантлар оештырган бит. Безнен Закир зур, бик зу-у-ур лейтнант булган ул. Үзен уйлап кара, син командир да бул һәм бер үк вакытта
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
27
марышта барганда туксан килалы Дегтяревски пүләмүтне дә инендә ташы. Кирмәнчәк тирәсендә бик каты сугыш була. Шунда анын бзбуты тоташ бер авылны берүзе фашистлардан азат итә һәм алты нимесне әсир төшерә. Менә шул. Калганын матур итеп үзен сырларсын. Сезнен халык ана оста бит...
Тәлгат абзыйсына карады. Анын тирләп чыккан мангаеннан бу күтәрелә, күзләренен яшкелт төймәсе исә мөлдерәмә яшьтә йөзә иде. Ул гүя ки фәрештәләр тынычлыгында оеган да, хатынынын иреннәре кыймылдавында үз хакыйкатен танып, ләззәт кичерә һәм авыз читеннән теге бригадир чактагы чалымнары белән елмая иде.Тәлгат тагын бер орденга игътибар итмәкче булды:
— Ә менә бу... «Бөек Ватан сугышы» орденын...
— Бу инде 1944 ел азагында, яраланып, кәнтүзи алып, шушы колак барабаннарын шартлаткан сугыш өчен. Биләрүсия ягында Мәгилүф дигән шәһәр бар. Ай-Һай, каты бара анда сугышлар!.. Закир бзботы дошманнын передәвәенә бәреп керә. Кул сугышлары башланып китә. Менә шул бәрелештә... Ходайга шөкер, тукмак кебек йодрыклары белән... Син анын йодрыкларына кара, йодрыкларына... Әйе, шушы тукмактай йодрыклары белән өч нимесне, эшләпәле кадак кебек, башларына кадәр җиргә сугып кертә. Фрисләрнен башларындагы корыч эшләпәләре генә ялтырап тора икән!... — Зөлхәбирәттәй күнеле килеп, кеткелдәп куйды. — Ходайга шөкер, безнен бәхеткә исән кала... Мин бит анардан алты менә дигән таза бала табып үстердем!... Әйе, сөйләп бетерим...Шул чак анын өстенә генә мина төшә. Үлә дә алмыйча, исән дә калалмыйча, юнәлешен югалтып, сугыш кыры буйлап чабып йөргәндә, нәсилкегә шакарып3 бәйләп, үзебезнен якка озаталар... Ул башта Мәскәү янындагы Мытиччи, аннан Балакау госпитәлләрендә алты ай дәвалана. Бу орден дә аны шунда килеп таба. Яралары озак бәйләнми үлек белән саркып яткач, аны шеш баса... Брачлар аякка бастыра алмагач, авылга кайтарырга булалар. Минем карамакка булып чыга инде... Авылда кызлар буа буарлык, ә бу, яралы булса да, ир- җегет! Җитмәсә, әфисәр!.. Мин аны яраттым да куйдым. Барысынын күзе таҗырайды. Ул да мине сайлады. Мин аны кәҗә сөте, имән кайрысы, клевер чәчкәсе белән кеше иттем дә куйдым. Аны авылга китереп китүче санитар Яүдәкимефкә дә рәхмәт. Барлык дуәкәмәтләрен, наградларын, хәтта алмаш чолгауларына кадәр алып кайткан... Дуәкәмәтләрен карыйсынмы? — Зөлхәбирәттәй кызлар җинеллеге белән ду китереп түр яктан анын хәрби билетын, орден кенәгәләрен алып та чыкты.
Сөйләнгән, ул ишеткән сүзләр барысы да канлы юллар үткән кенәгәдә теркәлеп, дастанга әверелгән хаклык иде. Запастагы өлкән лейтенант Закирҗан Сибгатуллин. Дүрт орден, алты яра алган. Тәлгат кулындагы белешмәләрдә алтмыш биш — җитмеш еллап элек теркәлгән яралар һәм хәрби бүләкләр исемлеге күршедәге Сафуан абзый кенәгәсендәге сыман, кан куесы булып кызарып яна иделәр... Тәлгатнен мона кадәрге әнгәмәдәш яугирләре арасында төрлесе, яшерен-батырын түгел, булмаганны да бар итеп, күпертеп сөйләүчеләр, үзләренен кылмаган батырлыкларыннан Гали батыр риваятьләре ясаучылар да очраштыра иде. Биредә киресе: кылынган батырлык турында сөйләр кеше булмаганлыктан, бу җәфаны анын уртак түшәк биләгән хатыны алган иде.
Тәлгат бик канәгать иде. Закирҗан абзыйсы анын язучылык тәҗрибәсендә үз батырлыклары турында сөйли алмас дәрәҗәдәге бердәнбер батыр иде. Менә шулай. Өч авылдашы турында җитәрлек мәгълүмат тупланды сымак. Булмаганны уйлап чыгарып көчәнәсе түгел, сурәтлисе генә калды. Көче җитәр кебек. Әмма анын бу йорттан чыгар алдыннан үзе өчен Зөлхәбирәттәсе түгел, ә йортнын хуҗасына бик мөһим тагын да берәр сорау бирәсе, анардан үз тавышы белән нинди булса да җавап аласы килде. Нишләптер, Закирҗан абзыйсына үз тавышы кайткандыр шикелле тоелды. Менә булыр иде вакыйга!.. Ул янә дә авылдашын күздән кичерде. Нинди дә матур, илһамы каш очларына кадәр канатланган кеше иде ул!.. Хатынына карап
3 Шакарып (диал.) - каерып.
АЙДАР ХӘЛИМ
28
яшәргән һәм гүя, анын хакына үзе генә булдыра алган җырлар язып, киләчәк гомерләрен озайткандай күренде. Ниндирәк сорау бирергә икән дип уйлап өлгермәде, анын зиһенендә кичә генә очрашкан авылдашлары — сонгы фронтовиклар Сабирҗан, Сафуан абзыйлары пәйда булды һәм язучы чукраклардан да чукрак Закирҗан абзыйсынын ун колагына капланып, әгәр шулай әйтергә яраса, баскыч куеп менгәндәй, арада дошман түгел, җил дә үтмәслек урын калдырмыйча сипләнеп, башына килгән беренче фикерне бар көченә кычкырды:
— Закирҗан абзый!.. Синен яшь чагында шигырь язганын булмадымы?
Күрәсен, ишетеп җитмәгән абзыйсы ияге белән сүзенне «Тагын да кабатла!» дигән ишарә ясады.
Тәлгат соравын тагын да кабатлады.
— Нәрсә дисен? — Җавабында каты кычкырган Закирҗан абзый, ярдәм көтеп, ана түгел, хатынына эндәште. — Нәрсә диден?
— Яшь чагында шигырь язмадынмы, дип сорый, — диде анын колагына Зөлхәбирәттәй.
Нәрсәдер ана барып җитте һәм нәрсәседер барып та җитмәде шикелле. Сугыш дәвам итә иде.
— Юк!.. — диде сангырау тавыш белән Закирҗан абзый. — Белмим. Безнен полкта андый кеше юк иде!..
Хуҗалар тупсадан озатып калды.Тәлгат аларнын икесен йорт нигезенә утыртып, фотога да чәкетеп алды.
— Ат та, сыер да асрыйм... — диде Закирҗан абзый хушлашканда, мал- туар исе килеп торган каралтыларына ымлап. — Ике мунчам бар... Берсендә хатын, икенчесендә үзем керәм. Мунча керергә кил...
Төшлеккә җитеп барган кояш астындагы өянкеләрдән төшкән күләгәләр кыскарганнан-кыскара бара иде...
VI
Чаллыга кайткач, телефоннан колагын-башын томалап, өч көн буена урыныннан тормыйча, илһамланып, әрнеп һәм ярсып, өч авылдашы турында «Сонгылар» дигән язмасын язды. Ярата ул бу тормыштан алынган реаль хикәяләү жанрын: кешеләре дә тере, үлмәгән-нитмәгән, бер үк вакытта ул очерк кебек чынбарлык сурәт һәм шул ук вакытта чын әдәби әсәр дә...
Ул авыр хезмәттән кайнарланган башы белән язмаларын шундук газетанын баш мөхәррире исеменә электрон хат юллады. Фотоларны интернет аша җибәрү кулымнан килми, шуны булдыра торган берәр адәм табалсам, сонрак анысын да хәл итәрмен, һәрхәлдә, әле вакыт юк түгел, язмалар укылып, фатиха алынгач, үзем булса да китереп китәрмен, дип тә өстәде. Өч көн буе баш мөхәррирдән хәбәр көтеп, телефон төбендә утырды. Хәбәр булмады. Шалтыратып, белеште: әйтүләренә караганда, язмалары электрон почтага килмәгән, ә баш мөхәррирләре Чуашстан якларында йөреп ята икән...Язма барган булырга тиеш. Татар газеталарында әлегә яхшы интернетчылар юк диярлек шул. Булганнары иренчәк, килгән почтаны актарып карарга да теләмиләр. Билгесезлек анын йокысын алды. Түземе калмыйча, язмасынын принтердан алынган язма һәм электрон күчермәсен дә, инде ясатып өлгергән фотоларын да алып, сәгать дүрттәге тан автобусы белән Казанга йөз төбәп юлга чыкты. Чынлап та, юньле-рәтле итеп карагач, җибәргән язмалары башлы-күзле булды: килүен килгән, әмма мөхәррир әле булса кайтмаган иде. Бүлек мөдире язмаларны укып ошатты. Алар икәүләп баш мөхәрриргә кесә телефоныннан чыктылар. Ул ике көннән кайтачагын хәбәр итте. Көтми чарасы юк иде. Кунакханәләр бик тә кыйммәт, сусыз кран, утсыз бүлмә өчен биш кат тиренне туныйлар; ул, карт язучы, Казанга килгән саен кунар урын эзләп җәфалана; пенсия акчасы юл йөрергә дә такы-токы гына җитеп торганга, чарадан-бичара булса да, әлләни уфтанмыйча көтәргә булды... Дөрес, анын Казанда ачык йөзле, өстәле мул
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
29
колхоз базарын хәтерләткән, башыннан, үзенеке кебек, чебен шуып төшәр дәрәҗәдә пеләш язучы дусты Көнзаман Шәйхи аны һәрчак кабул итәргә әзер, әмма аны килгән саен борчырга кальбендә батырлык та, үҗәтлек тә җитешми иде...
Баш мөхәррир аны җылы каршылады.Язмаларны укып чыккан, яраткан. Ул гынамы, татар журналистикасында гына түгел, ә бәлки барлык әдәбиятыбызда сугыш, сугыштагы батырлык дигән сәяси-фәлсәфи категориягә карата янача караш ачылу мөмкинлеген әйтеп, һәм, моннан тыш, ин куанычлысы шул, аларнын апрельнен сонгы һәм май башындагы өч санда басылачагына ышандырды.
Чаллысына ул канатланып кайтты. Чыккан хәлдә, гәзитләрне туган авылына, халкына, язмаларнын каһарманнарына ничек җиткерер? Инде монын өчен дә кайтып йөреп булмый бит инде! Автобуста ук төрле планнар корды: ул гәзитнен өч санын язма геройларына өч данәдә... юк, бертуган абзыйсын, авыл хакимиятен, район хакимен дә кушып, алтышар, юк, кирәге чыгуы ихтимал дип, тугызар данәдә күбәйтәчәк һәм Чаллы-Эстәрлетамак автобусы шоферына берәр йөз сум төртеп, биреп җибәрәчәк. Шофер аларны, Әкчин борылышына берәр кеше килеп торса, кулдан-кулга тапшырачак. Ә кем каршылар автобусны Әкчин борылышында? Нигә аптырыйсын юкка, дип бүлде аны икенче тавыш. Абыйсынын улы, Шәүкәт энекәше каршылар. Шулай шул!.. Машинасы бар. Әгәр ул, әле генә операциядән чыккан кеше, чирләп-нитеп китсә? Ул очракта авыл биләмәсе рәисе Мансур да килеп ала ала. Район үзәгеннән болай да кайтып кергәне юк. Ә район үзәге Миякә аларнын авылы белән Әкчин арасындагы кап урталыкта.
Тора-бара авылдашларын куандыру тойгысы аны тагын да кинрәк офыкларга чыгарды. Нигә ана гәзитләрне алтышар данәдә генә күбәйтергә? Үз авылдашлары турындагы язмаларны барлык халык укырга тиеш түгелмени? Авыл биләмәсенә кергән биш авыл, шул исәптән Өязебаш, Дубровка чуашлары? Чуашлар талантлы, тырыш халык, чуашча, урысча гына түгел, татарча да сыдырып салалар!.. Йөзәрдән өч сан — өч йөз данә җитәрме? Җитәр. Хәттин ашкан. Кулдан-кулга йөртеп укысалар, кадерлерәк тә булыр Әгәр ул Казан типографиясе белән алдан сөйләшеп, һәр санны йөзәр данә артыграк бастырса, өч йөз данә гәзитне Чаллыга алып кайта алырмы? Алыр. Җае чыгар, борчылма. Чаллыга кайткач, шул ук автобус йөртүчесе белән сөйләшә дә, бер-ике йөзлек чумарасын биреп, Әкчингә сала да җибәрә. Калганы — уйланылганча.
Эшне озакка сузмыйча, баш мөхәрриргә шалтыратты. Ул җаваплылыкны үз өстенә алып, һәр санны йөзәр данә арттырып бастыру турында нәшрият җитәкчесе белән сөйләшәчәген, әмма бу гамәлнен буш булмаячагын, гәзитнен һәр данәсе ин очсыз дигәндә икешәр сумга төшәчәген җиткерде. Тәлгат түләү хакында сүзсез килеште: ат аунаган җирдә төк калмый булмый. Хәзер инде авыл тарафлары белән килешәсе калды.Энекәшенен кәефе иләс-миләс иде. Артык ашкынып торуы сизелмәде. Авыл биләмәсе рәисе дә чамадан тыш сак кабул итте анын хәбәрен. Бу анлашыла да. Түрәнен олысы-кечесендә, алар уйлавынча, «урындагы җитәкчелек белән алдан кинәшмичә кайтып киткән язучы» га карата салкынлык тоелырга тиеш. «Ярар, мин гәзитләрне алып та кайттым ди. Аны йорттан-йортка кем таратып чыгар?» «Хат ташучылар, — дип җавап бирде Тәлгат. — Авылга килгән почта белән бергә таратып чыгарлар...» «Нмм... — дип мыгырданды рәис. — Нмм...» Нәм шушы «һмм»нан ары китмәде.
Иртәгә гәзитнен беренче саны чыга дигән кичтә теге «һмм»нарнын мәгънәсенә төшенү белән шыбыр тиргә батты: алар дөрес фикер йөртә бит!.. Ана бу эшкә авыл биләмәсе рәисен дә, хат ташучыны да, хәтта эшсез утырган энесен дә кыстырырга ярамый икән бит! Ул бу хакта ничек онытып җибәргән?! Утыз елга якын элек Уфа татарларын көчләп башкорт
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
2. «К. У.» №5 30
итеп яздыруның серләрен ачып салган һәм җирле җитәкчелекнең кара дошманы итеп игълан ителгән Тәлгат әгәр дә аларны бу эшкә җиксә, рәис белән хат ташучы эшсез, эшсез энекәше тешсез йә машинасыз, балалары мәктәпсез, гәзитне укыган кешеләр утсыз, газсыз, утын-печәнсез калачаклар икән бит!..
Нишләргә? Әмма конвейер хәрәкәткә җибәрелгән — гәзитнең башлам саны басылган иде инде. Артка юл юк, ул бары тик алга гына иде.Аннан, Ватан өчен канын койган сиксән-туксан, хәтта йөз яшьлек аксакаллар турында язганы өчен, бәлки, үч алып маташмаслар? Аңарда бу кадәр хокуксызлыгы, үзен уратып алган дөньяның бу кадәр тупаслыгы, кешелексез ваклыгы өчен ачу да уянып куйгандай итте: тарихта булган объектив вакыйганы сурәтләгәне өчен адәм баласын күпме таптарга мөмкин? Аның язучы буларак, теләсә нинди проблеманы күтәрергә хокукы бар лабаса — сүз иреге!.. Анысы шулаен шулай, ә менә бу очракта ничек хәл итәргә? Гәзитләрне авылдагы абыйсына җибәрергә кирәк, ул аларны мәктәпкә алып барып, балаларга бирер,балалар булдыра алганчы йорттан йортка таратырлар!
Аңа рәхәт булып китте. Менә мәсьәлә хәл дә ителде сымак. Дүртенче май иртәсендә, һаман да шул таңдагы, сәгать дүрттәге автобус белән Казанга юлга чыкты. Гәзитнең Закирҗан абзый турындагы әле үзе күреп тә өлгермәгән соңгы саны күз алдыннан китмәде. Ничегрәк чыкты икән? Кайсы биттә? Кыскартмаганнармы? Ничекләр яратып язды бит ул аларны. Алдагы ике санын кат-кат укыды. Яратып язылган язмаларын гына шулай кат-кат укый ул.
Нәшриятта барысы да тәртиптә иде. Өч санда чыккан өч йөз данә гәзит өчен тиешен түләп, баш мөхәрриргә рәхмәт әйтергә кергәч, ул аны чак-чак күтәрерлек йөге белән үзе үк автовокзалга китереп, озатып та калды. Бар бит яхшы кешеләр!..
Шул ук көнне кичен Чаллысына кайтып та җитте. Иртәгә үк бу газиз йөкне автобус белән җибәреп, аны каршыласын һәм әтисенә илтеп тапшырсын өчен һаман да шул энесе Шәүкәт белән яңадан сөйләшмәкче булды. Әмма шул ук көнне кайтып керүе белән фатирында телефон шалтырады.
— Исәнме, Тәлгат абзый!.. — диде телефондагы аваз. — Кәмил әле бу. Миякәдән...
Бу аның әнисенең бертуган абзыйсының улы — туганнан туган энесе иде. Ул нишләптер үзенең исемен бервакытта да Камил түгел, Кәмил дип бозып әйттерергә тырышты. Бабасына өченче хатынлыкка килгән, айнык чагы сирәк мишәр хатыны шулай нечкәртеп әйтергә өйрәттеме — Тәлгат өчен бусы вак мәсьәлә иде...
— Исәнме, туган!.. Син ничек бу якларга килеп чыктың? Нигә безгә куна килмәдең?
— Минем Чаллыда служак яши. День рождениесенә килдем... — Бик дулкынланган Камил шундук сорауларын тезеп китте. — Син үзең ничек соң? Кайтырга җыенмыйсыңмы? Теге материалың язылдымы, чыктымы?
— Син бу хакта каян беләсең? — диде соңгы вакытта Камилнең Чаллыга «день рождения»ләргә еш йөри башлавына һәм моңа кадәр туган санап үзенә ябешеп барган егетнең Чаллыга килгәч, кереп тормыйча, шалтыратып кына чикләнүенә аптыраган Тәлгат. Уйлавынча, Миякә мәктәбендә физкультура укыткан кеше аның газетада язмалары чыгуын бөтенләй дә белмәскә тиеш иде.
— Земля слухами полна!.. — диде ул. — Бу хакта бөтен район сөйли...
— Чаллыга еш йөри башладың... Үзең кермисең дә...
— Вакыт юк бит.
— Монда килергә вакыт тапкач... Син машина беләнме?
— Әйе.
— Кайчан китәсен?
— Иртәгә иртән. Әйдә, алып кайтам.
— Юк. Һич кенә дә кайтып йөрерлек җаем юк. Минем сина бер үтенеч бар иде...
— Ниндирәк?
— Авылыбызнын сонгы фронтовиклары турындагы шул гәзитләрне авылга —
ЧЫН ҖИҢҮЧЕ КЕМ?
2.* 31
абыйга кайтарып тапшырсан иде. Алар белән нишләргә кирәген мин ана шалтыратып әйтермен...
— О-о-о!.. Ярар!..— дип кычкырып җибәрде Камил куанычыннан. — Эшлибез аны!.. Иртәгә иртән кереп алырмын...
Иртәгәсен, Тәлгат күзен тырнап ачып та өлгермәде, кысык күзләре һәм йомыкый йөзе, кечкенә башы белән йомранны хәтерләткән Камил килеп тә җитте. Ул ничектер таркау һәм каудар кыйлана иде. Күпме генә кыстасалар да чәй эчәргә дә кереп тормады. Төргәкне машинасына салды да, китеп тә барды.
Ике көн үтүгә Тәлгат абыйсына элемтәгә чыкты. Анын сөйләшүе бик салкын, гүя сүз авылдашлары турында түгел, ә Һималай тарафларындагы «кар кешеләре» турында бара иде. Камил гәзитләрне китермәгән. Инде сигезенче май җитте. Гәзитләр һаман да юк иде. Камилнен кесә телефоны да, өй телефоны да өнсез иде.
Тәмам аптыраган һәм хәвефкә төшкән, йокысын җуйган Тәлгат, әллә абыйсы да шаярта микән дип, эшнен очын табу нияте белән авылына карап юлга чыкты. Әмма гәзитләр авылга чынлап та килеп ирешмәгән иде. Тугызынчы май иртәсендә ул Сафуан һәм Закирҗан абзыйларына атап алынган күчтәнәчләре һәм алып кайткан гәзит күчермәләрен тапшырып куандырды да, нишләргә дә белмичә, аягы тарткан тарафка юнәлде. Бу авыл зираты иде. Мондый чакларда әнисенен каберенә барып, дога кылырга, анын рухы белән кинәшергә ярата ул. Биредә карттасы — әнисенен атасы Галирахман, ике бертуган абыйлары Хәбибрахман белән Лотфрахман, апасы Хәмдиянен җәсәдләре янәшә яталар. Тәлгат ел саен диярлек кайтып, әнисенен күркәм тотылган кабер өстен караштыру белән беррәттән анын туганнары — Тәлгатнен әби-бабаларынын ташландык каберлекләрен чүп- чардан, тамыр-томырдан арындырып китә. Арындырмый хәле юк, чөнки нәкъ менә шушы Камил кебек туганнан туганнар — аларнын балалары ата- аналарынын каберләре өстенә сәрби-сирень кебек тиз үсеп, үтә дә азып үрчи торган куаклар утыртканнар да, башкача килеп тә күренмәгәннәр. Менә ничә ел шуларны арчып хәлләрдән тая Тәлгат. Тәмам җәфалады аны сирень чытырманы. Тазартканнан сон бер ел да үтми, килсә, тагын урман баскан. Кереп тә булмый. Бигрәк тә Камилнен әтисе Лотфрахман каберендә хөкем сөрә иде мондый тәртипсезлек. Чардуганы кеше керә алмаслык биек итеп металл чыбыктан ясалган. Ана баскыч куеп кына керергә мөмкин. Җитмәсә, куаклык эченнән зират иясенен калай тактасы да күренми, анда бернинди исем-җисем дә күренми... Нәрсә генә эшләмәде Тәлгат бу котырган куаклардан котылу өчен. Тамырларына крәчин дә, колорад кортына каршы дару да, хәтта кашыклап кер агарта торган ак хлор да салып карады. Юк, корыта алмый икән ясалма химия тере табигатьне. Берәү булса, үз балалары бар, шушында яшәп ятып, килсеннәр дә тазартсыннар дип кул гына селтәр иде. Әмма ул алай булдыра алмый, беренчедән, ин якын карындашлар, икенчедән, нәкъ әнә шул карындашларнын ташландык каберләре аркасында әнисенен гөл кебек яктырып утырган каберенен тышкы көе китә, рәвеше ямьсезләнә. Янәшәдәге дүрт кабернен аеруча чыгырдан чыгып ташландык хәлгә килгәне һаман да шул Камилнен әтисе Лотфрахманныкы иде. «Син бүген Миякәгә барма. Шушы каберләрне тәртипкә китер», — диде ана җир астыннан кадерле аһән.
Бу — анасынын ана багышлап кылынган догасыннан сон килгән тавышы иде.
Тәлгат кире өенә кайтып, өстендәгесен эш киемнәренә алыштырды да, кулына балта-көрәк, кечкенә баскыч алып янә дә зиратка килде һәм карангы төшкәнче шунда булды. Ул тәүдә баскычын куеп, Лотфрахман бабасынын каберенә төште, җаен табып, чытыр-чатырны кискәләп-чапкалап, биек чардуган читлеге аша ыргытты һәм зират ихатасыннан тышка сөйрәп чыгарып, бер ат йөге чамасыдай итеп өеп куйды. Балалары, оныклары исән-сау яшәп яткан хәлдә дә кабер өсләрендәге калайларына исемнәре дә язылмаган әби-бабаларына Чаллыга кайткач яна каберташлар эшләтергә кирәк дигән фикергә килде ул. Нишләсә дә күнелен ике генә уй өйкәде: шушында, борын төбендә генә яшәгән Камилнен хет елына бер тапкыр туган авылына — атасынын каберенә килергә вакыты юкмы да, ул теге гәзитләрне кая тыккан?..
АЙДАР ХӘЛИМ
32
Иртәгесен Миякәгә карап юлга чыкты. Ана кичектергесез рәвештә Камилне табарга кирәк иде. Нәм ул аны тапты. Хатыны Надежда Николаевна, табак битле бүрәт кызы, аны, иренен туганнан туган абыйсын, тупсасыннан эчкә чакырып та тормыйча, теләр-теләмәс кенә:
— Сезгә нигә кирәк ул? — дип, сорауга сорау белән каршылады. — Анын эше муеннан!.. Көн дә «Бердәм Россия» җыелышлары... Кичә дә сон гына кайтты... Хәзер мунчада!..
Килене белән нибары икенче тапкыр очрашуы иде. Өйдә, ишек аша, гадәттәгечә, хатын-кыз игътибары булмаган эт-баш, сыер-аяк хәлендәге тәртипсезлек шәйләнде. Беренче очрашу аларнын үзләрендәге мәҗлестә булды. Бу таш мангайлы, лакан кадәр кин, түгәрәк йөзле, дала кызы икәнлеге әллә кайлардан кычкырып торган хатын ике сәгать буе үзенен бүрәт түгел, ә марҗа булуын расларга тырышып тостлар тотты.
«Бердәм Россия» бу-парларыннан, күрәсен, иртәнге сәгатьтә мунчада арынырга булган Камил артыннан ул бакча почмагында томанланып утырган бура ягына китте. Мунча әле бетерелмәгән, тирә-ягында өем-өем төзелеш кирәк-ярагы аунап ята иде. Мондый халәттә кешене борчу матур булмаса да, вакыты кысан булу һәм тизрәк беләсе килү сәбәпле, Тәлгат болай да ачык ишекне шакырга мәҗбүр иде.
Менә ишек ачылды, аннан бүселеп, ничектер арканланып, ишелеп чыккан бу эченнән Камилнен җепшегән озын борыны, кечкенә башы, кара сәйлән кебек тәгәрәп торган күзләре, чынлап та юеш йомранны хәтерләткән елак йөзе күренде. Аны гүя электр шаукымы сукты. Күз тирәләре тартышты, ул, әллә куркышыннан, әллә шәрәлегеннән тартынып, бөреште, үзеннән-үзе качарга теләгәндәй, урынында бөтерелде һәм агасы янына керә күрмәсен дигәндәй ишеген кыса төшеп, көрмәкләнгән тел белән эндәште:
— Нәрсә, абзый кеше? Сина миннән ни кирәк?
— Теге гәзитләр... — диде ачуын чак тыйган Тәлгат. — Теге гәзитләрне кая куйдын?!
— Син аларны милициядән сора, абзый кеше... Башкортстан ягына чыккач та, мине туктаттылар һәм багажникны ачып, алып калдылар... — дип лепердәде Камил ишеккә ябешкән юеш усак яфрагы шикелле. — Менә шул. Милициядән белеш...
Лотфрахман бабасынын авыл зиратындагы кабер чүбе бу мунча ишеге аша таҗраеп карап торган «Бердәм Рәсәй» чүбеннән күпкә аграк, сафрак һәм мәгънәлерәк иде.
— Сөйләмә юкны! — дип кычкырды Тәлгат. — Хөкем карары булмый торып, бер генә милиционернын да шәхси милекне кулга алырга хокукы юк. Син милицияне бу кадәре ахмак дип белденме? — Һәм үзе дә сизмәстән, ишек аша сузылып, «Кәмил»не бугазыннан тартып китерде һәм мунча эченә этәреп җибәрде. — Моннан сон без синен белән туган түгелбез!.. Хәсис!..
Һәм мунча ишеген шарт ябып, ихатадан чыгып китте. Әгәр анын авылдашлары — җитмеш биш яшьлек Сабирҗан абзыйсы кеше намусын яклап хөкемнән, сиксән яшьлек Закирҗан абзый мал асрыйм, дип урманнан, йөз дә ике яшьлек Сафуан абзыйсы иман эзләп авыл урамнарыннан кайтып кермәгән булса, бу авылдашы — анын ин якын кан-кардәше — «Бердәм Россия»нен шаулы-парлы мәҗлесләреннән кайтып керми иде... «Гәзитләрне урман эчендә яндырган бу», дип уйлап алды Тәлгат. Шунда ук икенче фикер каршы төште: «Юк, яндырмаган. Район җитәкчелегенә кертеп тапшырган.Ул аларнын боерыгын үтәгән». Әгәр дә Тәлгат Камилнен нибары ике айдан сон физкультура укытучысы башы белән ике менгә якын бала укыган урта мәктәпнен директоры итеп билгеләнәчәген белсә, бәлки, монда килеп тә, бу сасы мунчага шакып та азапланмаган булыр иде.
Ә бит ул анын газизә әнисенен газиз бертуган абыйсы — Ватан сугышында һаман да шул изелеп-яраланып булса да җинеп кайткан Лотфрахманнын газиз угылы иде. Ул авылында тәрбияләнеп, туган телендә укыса, мондый булмаган булыр иде, дип уфырды ул. Әмма ул үз туган телендә дә, чит телдә дә тиешле белем-тәрбия алмаган,

лавкада сатучы булган анасы, урманчы атасы артыннан бер урыннан икенче урынга күченеп йөреп, нә авыл, нә шәһәр мохитын сендермәгән, ниһаять, район үзәгендә төпләнеп, ниндидер сыйныфсыз «ыслушши»4ларнын иркәби балалары белән бер сыйныфта укып, бозылып-шукланып, шулай ике арада — бер турыда эленеп торып, әдәпсез, ихтыяри такы-токыда калган бер мискин зат иде.
Тәлгат капкадан урамга чыкты.
Анын башын хәзер бер генә сорау изә иде: «Җинүче кем?»