БӘХЕТСЕЗ ПОЧМАКНЫҢ ИЯСЕ
Гап-гадәти авылда туып-үскән гап-гадәти кеше ни сәбәпле каләм кыштырдата
башлый, әдәбият мәйданына омтыла? Әлеге сергә беркем дә төшенә алмас, мөгаен.
Мәдәният учакларыннан еракта, әмма ул чын халык тормышында кайный, халык
җырлары тууга ук колагында яңгырый, ана сөте белән күңеленә тел аһәңе сеңә.
Әдәби әсәр язган берәр яңа кеше турында ишетсә, Мөхәммәт Мәһди: «Дөньяда тагын
бер бәхетсез адәм арткан,» — дия иде. Чыннан да, югалту сагышы татар шагыйренең
йөрәген шигырь уты булып беренче адымыннан ук кысып ала. Һәм соңгы сулышкача
җибәрми. Нәкъ Тукай әйткәнчә: «Бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез
почмакның әсир былбылы...»
Нигә гадәтләнгән, табигый юлдан китми аерым кемсәләр? Көйләнгән тормыш үзе
чакырып тора югыйсә. Әти-әнисе шуңа өнди, туган-тумача, таныш-белеш. Кузгал, кеше
йөргән эздән бар, кеше төсле бул!
Әллә соң нәселдән килгән кан шулай вакыт-вакыт саташкалап аламы? Шигырь
язуымны ишеткәч, Ерак әби (Шыгырданда яшәгәнгә шулай атый идем) миңа бик
кызганып караган иде:
— Зариф агайдан инде бу, шуңардан...
Зариф Бәшири 1962 елда — нәкъ мин туган ел! — Уфада вафат булган. Аның турында
мин сабый чактан ук ишетеп үстем. Бәширинең бертуган сеңлесе Хәлимә әби дә
Шыгырданда яши иде. Әбием Мәрьям (аның атасы Габдрахман Бәшири Чүти мулласы
була) Зариф агасын еш искә ала иде, атаклы Шәкүр әбзәсен дә аклап сүз кыстырырга
онытмый иде. Әбинең сеңлесе Әсма апа Тукай авылы мәтәбендә озак еллар мәктәп
директоры булып эшләде. Зариф Бәшири төрмә-сөргеннәрдән котылып, бераз хәл алгач,
туган ягына кайтып, мондагы төрле авылларга таралган туган-тумачасы белән күрешеп,
хушлашып киткән. Ул бүләк итеп калдырган ак шәлне Хәлимә әби үлгәнче кер
кундырмыйча саклады.
Зариф Бәшири туган Чүти авылын белмәгән татар булмагандыр элегрәк . Атаклы ат
карагы Шәкүр Рәхимов авылы бит ул! Бәшири язганча, «авылда мәчет салу, мәктәп ачу,
мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать
эшләренең һәммәсе дә» Шәкүр карак ихтыярында була.
«Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган
булганлыктан, искә алынган мәсьәләләргә алар бергәләп план төзиләр, — дип дәвам итә
язучы. — Әнә шул план буенча, озакламый, минем агам Габдрахман әти янына мулла
булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә
кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмчелек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет
салынып, мин шуңа мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән.»
Йә, ни кирәк тагын ул заманда татар кешесенә?! Төшемле урын әзер. Нәкъ хәзерге
нуворишлар яңа туган балаларына җылы урын әзерләп куйган кебек. Ә юк,
ләүхелмәхфүзеңә бүтәнчә язылган, Зарифны да мәчет миһрабы түгел, тузанлы редакция
коридорлары үзенә суырып ала. Тәкъдирнең үз вәзене бар. Күп тә үтми, яңа татар
матбугатында Зариф әл-Бәшири исеме күренә башлый. Татар әдәбияты мәйданында
Бәшири үзенә урын даулый.
Бүгенге татар укучысы беләме соң Зариф Бәширине?
Бу кеше, шактый гына озын гомер яшәсә дә, әдәбиятта, халык хәтерендә үзенә лаек
урынны алмыйча дөньядан үткән. Озак еллар типкедә, чит якларда җан асраган бу
фаҗигале язмыш иясенең ( бәхетсез почмакка куып кертелгән татар әдибенең) иҗаты да,
тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән, бәһаләнмәгән әле.
РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА
173
Булачак әдип 1888 елда Чүти авылында (хәзерге Кайбыч районы) Шәрәфетдин мулла
гаиләсендә дөньяга килә. Башта әтисендә, аннары Буа, Акъегет мәдрәсәләрендә, аннары
Казанның атаклы «Мәхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Яшьтән үк шигырь җене йоккан
шәкерт мондагы әдәби даирәгә тиз кереп китә, шигырьләре бер-бер артлы көндәлек
матбугатта басыла башлый. Әлбәттә, аларның күбесе өйрәнчек, зәгыйфь нәрсәләр була,
шуңа яшь шагыйрьне шул чорның кискен тәнкыйте күз уңыннан ычкындырмый.
Бу тәнкыйть Зариф Бәшири Оренбургка күчеп, «Чүкеч» журналында эшли башлагач
та туктамый. Аңа Тукайның зәһәр сатира уклары да тия («Бәшири мыраулый», «кыска
аяклы маймыл» һ.б.) Әлбәттә, гарьчел Бәшири дә Тукайга дорфа һөҗүләр юллый. Ул
заман матбугатын күзәтсәң, хәйран калмый мөмкин түгел. Тәнкыйть еш кына анда
шәхескә тукынуга кайтып кала. Шул ук вакытта матбугатта әле генә бер-берсен
дөмбәсләгән кешеләр тормышта еш кына шәхсән дустанә мөнәсәбәттә дә калалар. Тукай
да, мәсәлән, Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында үзе төзегән дәреслеккә Бәширинең бер
шигырен кертүен хәбәр итә, аңа уңай бәя бирә.
Әмма матбугаттагы мондый пырдымсызлык, минемчә, бөтенләй эзсез югалмый.
Егерменче-утызынчы елларда бу шаукым — әдәбият әһелләренең бер-берсенә ташлануы
— зур фаҗигагә әверелде.
Оренбургтан киткәч, З.Бәшири Пенза, Тамбов якларында, Җидесу өлкәсенең Капал
шәһәрендә мөгаллимлек итә.
Яшьтән үк әдип чуашларның тарихы, көнкүреше белән кызыксына. Бу гаҗәп тә түгел,
Чүти бит чуаш авыллары белән янәшә генә утыра. Оренбургта вакытта ул «Шура»
журналында «Чуашлар» дигән әтрафлы зур мәкаләсен бастыра. Бераздан шушы
мәүзугъLXXXV аның әдәби иҗатына да килеп керә. »Чуаш кызы Әнисә» бәянын киң даирә
укучылар яратып кабул итә. Чыннан да бу әсәр матур тел белән язылган, аңардан бертөрле
лирик җылылык бөркелә.
Гомумән, чәчмә әсәрләрдә аның иҗади мөмкинлекләре киңрәк ачыла. Балалар өчен
язылган «Ефәк корты», «Шаян Фәһим» әсәрләре дә шуңа дәлилдер дип уйлыйм.
Шигырьләренә исә нәфислек җитми, күп очракта алар коры кычкыруга, тамак ертуга
кайтып кала. Юкка гына Ш.Бабич үзенең мәшһүр «Китабеннас» әсәрендә З.Бәширигә
мондый эпиграмма багышламый:
Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап, Дошманыңны
калтырат, борчакларыңны шалтырат.
Аның Октябрь фетнәсенә кадәрге шигырьләренең күбесе — милләт язмышын
кайгырткан декларатив язмалар. Беренче җыентыгы да «Милләт кайгысы» дип атала.
Хәзерге «милли» шагырьләр язучыларга аңардан шактый өйрәнергә мөмкин.
Әлбәттә, З.Бәшири милләт алгарышын җаны-тәне белән теләгән зат. Баласына нинди
исем бирүгә карап кешенең кем икәнен әйтеп була. Улларына шагыйрь Ясүкәй, Чагатай,
Җүчи дигән исемнәр куша.
Ул күп язган. Арада, билгеле, бүген дә рәхәтләнеп укырлык шигырьләр бар. Үз
заманында исә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиләрне санаганнан соң Гафурилар, Укмасыйлар,
Думавилар, Бәшириләр, Сүнчәләйләр исемлеге башланган. Бүген дә бу исемлекнең
тәртибе үзгәрмәде. Бу үзе үк «бүген мине аңламыйлар, киләчәктә аңларлар» дигән
өметнең буш икәнлеген раслый булса кирәк.
Сәяси юнәлешләрдән һәрвакыт читтә торган З.Бәшири дә патша төшерү мәрәкәсен
сөенеп каршы ала, юксыллар хакын даулап үзенә хас шигырьләр дә яза, әмма, күрәсең, бу
буталышның асылын тиз аңлап ала: татарның кызыл авызлары белән тулган Казан,
Уфалардан читтәрәк яшәргә ниятли, Төркестанда уйгыр, татар газеталарында эшли, Урта
Азия дәүләт университетында үзбәк, уйгыр телләрен һәм әдәбиятын укыта.Шушы
елларда ул «Үзбәк әдәбияты», «Уйгыр әдәбияты» исемле хезмәтләрен дөньяга чыгара.
Әсәрләрен үзбәк телендә дә яза (мәсәлән, »Ефәк күлмәк»), шулай ук ул беренче уйгыр
газетасы «Садаи Таранчы»ның беренче мөхәррире буларак та билгеле.
LXXXV Мәузугъ — тема.
БӘХЕТСЕЗ ПОЧМАКНЫҢ ИЯСЕ
174
Билгеле, «заман карабыннан» иске әдәбиятны себереп түгәргә җыенган яшь пролетар
шагыйрьләр өчен ул комган кебек үк чит була. З.Бәшири моны анласа да, ярашып карый,
әдәби мохитта казганырга омтыла, «кызыл» шигырьләр дә язып азаплана. Ләкин алар
зәгыйфь һәм шактый ук көлке чыга. Утызынчы елларда ул Донбаска килә, берара андагы
«Пролетар» газетасында эшләп ала. Күрәсен, заман белән тигез атлап, эшчеләр тормышын
өйрәнеп, советча әсәр язарга да теләгәндер. Тик, шул чакта Донбаста сөргенлектә булган
Шәйхи Маннур үзенен истәлекләрендә язганча, яшьләр ана сәерсенеп һәм көлеп
карыйлар. Карт шагыйрьнен (юкса ана әле илле дә тулмаган була!) «эшче темасына» язган
«Поезд китте хутлап-хутлап, стансада торды туктап- туктап» дигән юллары телләргә
күчеп, З.Бәширине «шөһрәткә» күмә.
Ничек кенә «кызыл» һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган
улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае
булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда ана «яна
тормышнын» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.
Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак
җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы», — дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли.
(Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайнын яна «дусларыннан» котылыр
өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була). Югыйсә ул заманда татар дөньясында Тукайнын
сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән
З.Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенен замандашлары турында
истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитынын эчендә кайнаган, гаҗәеп
кызыклы тормыш юлы үткән кешенен бу истәлекләре безнен әдәбият өчен гаять
әһәмиятле. З.Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була.
Анын бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановнын «Ябылган китап»
(Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда
туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидән укый...<...> Әниебезнен
сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күнелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур
шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сенеп
калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елнын гыйнвар
ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.
Салават шәһәренә барышлый, Уфада 5-6 сәгатькә махсус тукталдым да, белешмәләр
бюросыннан анын адресын алып, бер сәгать чамасы теркелдәгән трамвайда
Черняховскийга юнәлдем. Ишекне ачкач, марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге
ишекләрнен берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе йомык чандыр бабай кисәге килеп
чыкты. Аягында киез итек, өстендә гадәти сырмак. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим
итүемне үтенде.
Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына — кычкырып
торган ярлылык... Борчып йөрүемнен сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган
төсле ялгыз күзен мина таба борды.
— Сез Капалда торган чакта әниебез сездән укыган икән...
— Әниегез кем кызы була? — дип бүлдерде Зариф ага.
— Локман Мөлекев кызы...
— Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?!
Шаклар каттым: кем әйтмешли, 40 елдан артык вакыт узуга, анын да егерме елы
төрмәләрдә, сөргеннәрдә узуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес
тынлаган чәчби кызларнын исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди
хәтергә ия булмак кирәк?!»
Менә шундый кеше хатирәләр язарга утыра. «Замандашлар белән очрашулар» дип
исемләнгән бу әсәр 700 биттән артып китә. Тик З. Бәширигә бу хезмәтнен дөньяга чыгуын
күрергә насыйп булмый. Ул 1968 елда гына, өчтән ике өлеше кыскартылып, Татарстан
китап нәшриятында дөньяга чыга. Ләкин шул да бик авырлык белән басмаханәгә барып
җитә. Уфанын кайбер язучылары (хосусән Сәйфи Кудаш) бу истәлекләрнен басылуына
ни өчендер катгый каршы булалар, Казанга бер-бер артлы хатлар юллыйлар.
Истәлекләрнен редакторы итеп билгеләнгән Гали Халит яза: «Китап инде тәмам тиражга
әзерләнгән көннәрдә ана каршы Казаннан читтә яшәгән әдипләрнен берсеннән зур гына
хат-рецензия килеп төшә. Бу хат-рецензия авторы З.Бәшири истәлекләрен бөтенләй
175
әһәмиятсез сафсата дип юкка чыгарып, аларны бастыру зур хата булачагын исбат итәргә
тырыша. Аның белән генә дә калмый. Казан әдипләренең олы буыннарыннан кайберләрен
шушы гаугага кушылырга, булышырга чакыра. Аның шаукымы күпмедер дәрәҗәдә Хәсән
ага Туфанга да кагыла. Ә менә ул шул вакытта минем белән сөйләшеп аңлашуны кирәк
дип саный. Һәм без аның белән очраштык.
— Халит туган, — диде миңа Хәсән ага, — З.Бәшири истәлекләрен чыгару бер дә
кирәкмәгән четерек нәрсәгә әверелеп, сезгә уңайсызлык тудырмасмы? Мин шуңардан
шикләнәм... Аннары бу әдип үз вакытында бөек Тукаебыз белән дә ызгыш-талашларда
булгалаган бит. Тукайның шактый зәһәр ләгънәт-каргышларын да татыган... Шулай
булгач, аның истәлекләрен халыкка тәкъдим итү ни дәрәҗәдә урынлы булыр икән?
— Хөрмәтле Хәсән ага, — дидем мин, — Бәширинең татар әдәбияты тарихында
кечкенә булса да үз урыны бар. Ул революциягә кадәрге әдәбиятыбызның Тукай
җитәкләгән демократик канатына бик якын торды. Аның истәлекләрендә дөреслек аз
түгел. Ул үз чорының байтак әһәмиятле фактларын җанлы итеп күрсәтә алган. Әмма без,
Тукай белән мөнәсәбәте яхшы булмаган дип, кайбер язучыларыбызны әдәбият
тарихыбыздан төшереп калдырырга ашыкмыйк әле. Ә менә кайбер хөрмәтле иптәшләрнең
Бәширигә карата үз шәхси үпкәләрен, үчләрен, антипатияләрен алгарак куеп, сезне бу
кирәксез гаугага тартып кертүләрен искә алып бетермәгәнсез, ахры...
Минем сүзләргә каршы Хәсән ага бертөрле дә кире мөнәсәбәтен сиздермәде.»
Махсус редактор Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов төрле каршылыкларны
җиңеп чыгалар, укучылар кулына әлеге истәлекләр, бик нык кыскартылып булса да,
барып ирешә. Чыккан кадәре дә гаҗәпләнү уята: биредә Риза казый, Дәрдемәнд, Бабич
хакында хатирәләр бар, автор аларның эшчәнлеген уңай бәяли, аларга сокланып яза. Бу
ул заман өчен гайре табигый хәл. Әлеге шәхесләрне әле сиксәненче еллар уртасына кадәр
төрлечә каһәрлиләр иде.
Зариф Бәшири гасыр башындагы мәдәни тормышны безнең күз алдында яңадан
терелтә. Бу истәлекләрне бүген тулысынча дөньяга чыгару бик игелекле эш булыр иде.
Әмма асыл кулъязма исән микән? Заманында нәшрият чүплегендә Лирон Хәмидуллин
«З.Бәшири» дип язылган папкага тап булган иде. Әмма ул истәлекләрнең нәшрият өчен
әзерләнгән, инде кыскартылган варианты булып чыкты. Анда китапка кермәгән бер-ике
генә бүлек бар иде. Рәис ага Даутов ул бүлекләрне бик тиз искә төшерде (аңарда Бәшири
хәтере иде, валлаһи!):
— Аларны главлит(коммунистик цензура) кыскартырга мәҗбүр иткән иде, - диде ул.
Бу төшеп калган бүлекләр, шул көннәрнең сулышын безгә җиткерү белән бергә,
актуаль дә яңгырый. Бер бүлек Фәтхелислам Агиевның марҗа кызына гашыйк булып
йөреп тә ни өчен өйләнми калуы турында язылган. Тагын бер бүлектә исә М.Гафуриның
химаячы алпавыт утарыннан, хезмәтчеләрнең авыр тормышларын күргәч, кымыз,
казылыкларны ташлап кайтып китүе хәзер күпләрдә елмаю гына уятадыр. Кемдер эчтән
генә шагыйрьне «хәерче тәкәббер» дип сүгеп алырга да мөмкин. Без бит үзебез яңа
байларга барып йөз суын түгәбез, химая өмет итеп аларны мактап газета-журналларда
язабыз. Юксыл халык гаме бөтенләй хәтердән чыга.
Әлбәттә, «залимнәрне, өстеннәрне яклый алмаган» шагыйрьләрнең язмышы авыр
була. Гомере буе халыкка хезмәт итеп тә, ялгызлыкта, бөлгенлектә үлгән Зариф Бәшири
— шуның бер мисалы. Инде без, соңарып булса да, аңа лаеклы бәяне бирик. Аның иҗатын
җентекләбрәк өйрәнергә вакыттыр, мөгаен. Ул чакта татар әдәбиятының тарихы да яңа
яклары белән ачылып китәр иде. Бу юнәлештә кайбер эшләр башкарыла да инде. Зариф
Бәширинең татар әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки дөньяда үзенә лаек урыны бар.