Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Нәҗип Думавиның тууына 130 ел
Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883 елның 19 маенда хәзерге
Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Дума авылында туа. 1894 елда әтисе
аны Казанның Печән базарында яңа ачылган Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә илтеп
тапшыра.
1902 елда мәдрәсәне тәмамлагач, унтугыз яшьлек Думави Казандагы Укытучылар
мәктәбенә кереп уку турында хыяллана. Ләкин матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен
тормышка ашыра алмыйча, хезмәткә ялланырга мәҗбүр була. Ул бераз вакыт Әстерхан
һәм Гурьев балык промыселларында эшли, аннары ике елга якын казакъ далаларында
балалар укыта. Нәкъ шул елларда (1902-1904) ул әдәби иҗат эше белән кызыксына
башлый. Казакъ халкының бай җыр-үләңнәре белән танышу, акыннарның әйтешләрен
тыңлау аңарда иҗат дәртен кузгатып җибәрә. Аның беренче шигырьләрендә мәгърифәтче
шагыйрь Акмулла шигърияте аһәңнәре дә чагыла.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Нәҗип Думави солдат хезмәтенә алынып
(1916), Австрия юнәлешендәге фронтка җибәрелә. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь
вакыйгаларын ул инде Чистай шәһәрендә каршылый, 1917-1921 елларда шул ук Чистай
шәһәре мәктәпләрендә, мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта, өяз мәгариф бүлегендә
инспектор булып эшли.
1921 елда ул туган авылына кайта һәм 1925 елга кадәр шунда указлы мулла булып
тора. Бер үк вакытта 1923 елда Диния нәзарәте аңа Чистай төбәгендәге җитмешләп авыл
мәхәлләсе имамнарының мөхтәсибе вазифаларын да тапшыра.
Нәҗип Думави — шактый бай һәм төрле жанрларга караган әдәби мирас калдырган
язучы. Ул — шагыйрь дә, прозаик, публицист, әдәбиятчы-тәнкыйтьче, тәрҗемәче, уку-
укыту эшенә, педагогикага кагылышлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы да. Шагыйрь
буларак ул 1905 елгы инкыйлаби вакыйгалар тәэсирендә мәйданга чыга һәм башта
мәгърифәтчелек, соңга таба романтика катыш тәнкыйди реализм рухында язылган
социаль эчтәлекле шигырьләре белән үз чорының популяр шагыйрьләреннән берсе булып
таныла.
Н.Думави 1905-1921 еллар арасында матбугатта проза әсәрләре — хикәяләр,
повестьлар, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән дә актив катнашкан
язучы. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Мулла булам,
мулла!»(1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Яңадан тугъдырыңыз!»
(1914), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки Агач аяк» (1916), «Головка»
(1917) кебек хикәя-повестьлары үз вакытында аерым китаплар яки җыентыклар булып
басылып чыгалар. Әдипнең махсус балаларга атап язган аерым шигырьләре («Авыл
балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» һ.б.) һәм «Зәки» (1910),
«Габдулла» (1911), «Мортый белән Мукай» (1911), «Бер баланың көнлек дәфтәре» (1912)
исемле хикәяләре инкыйлабкача һәм егерменче елларда мәктәп дәреслекләренә һәм
хрестоматияләренә урнаштырыла.
Сәяси бәйләнүләр көчәеп киткәч, 1925 елда әдип авыл мулласы һәм мөхтәсиблектән
рәсми рәвештә баш тарта. Тиздән ул туган авылын бөтенләй ташлап китә, әүвәл
Дагыстанда берникадәр вакыт педагогия техникумында укытучы булып эшли, аннары
бөтен гаиләсен алып Урта Азиягә юл тота. 1927-1933 елларда ул Сәмәрканд төбәгендәге
төрле уку һәм мәдәни-агарту йортларында эшли, Сәмәрканд педагогия институтында
лекцияләр укый, тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә. Яшьтән үк үпкә авыруыннан һәм
ревматизмнан җәфа чиккән Нәҗип Думави 1933 елның 5 маенда Сәмәрканд янәшәсендәге
Булунгур шифаханәсендә илле яше тулар-тулмас вафат була.
179
Гариф Галиевнең тууына 110 ел
Язучы-прозаик, драматург Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда хәзерге
Татарстанның Азнакай районы Урманай авылында дөньяга килә. 1910 елның җәендә җиде
яшьлек Гарифны Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр.
1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары Бәйрәкә мәдрәсәсе шәкертләрен дә канатландырып
җибәрә. Алар, мәдрәсә каршында драма түгәрәге оештырып, тирә- як авылларда
спектакльләр куеп йөри башлыйлар.
1925 елның көзендә егетне гаскәри хезмәткә алалар. Аннан кайткач, ул Азнакай урта
мәктәбендә укыта. 1927 елны аның «Кызыл Армия хикәяләре» исемле мөстәкыйль
җыентыгы чыга. Бу елларда Г.Галиевнең әдәби иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. 1931-
1941 еллар дәвамында аның янә тугыз китабы дөнья күрә. Алар арасында «Фамилиясез
кеше» (1932), «Бибкәй аланы» (1939) кебек заманында популярлык казанган повестьлар,
хикәя китаплары һәм очерк җыентыклары бар.
Сугыштан соңгы елларда ул балалар өчен җитди вә шаян хикәяләр, табигать,
җәнлекләр дөньясы турында әкиятләр яза. Аның бу төр хикәяләре һәм әкиятләре «Җәй
көне» (1958), «Курайлы елга» (1961), «Чәчәкле малайлары» (1965), «Күңелле хикәяләр»
(1968), «Без авылныкылар» (1982) кебек җыентыкларында урын алган. Әдип бер пәрдәле
пьесалар авторы буларак та билгеле. Аларның күбесе үз вакытында кат-кат сәхнәдә
уйнала. Арадан берсе - «Хаттан башланды» исемлесе, аеруча уңыш казанып, өч мәртәбә
рус телендә (1950, 1953, 1954) һәм немец телендә (1956, Дрезден) басылып чыга.
Гариф Галиев 1985 елның 22 мартында Казанда вафат була.
Мөхәммәт Садриның тууына 100 ел
Шагыйрь Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов) 1913 елның 31
маенда Казанның Яңа бистәсендә туа.
Аның беренче җитди шигырьләре утызынчы елларда «Атака» (хәзерге «Казан
утлары») журналы битләрендә басыла.
1932 елда аны А.Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтының театр
белгечләре һәм драматургия бүлегенә укырга җибәрәләр. 1935 елда институтны
тәмамлагач, М.Садри бер ел Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып
эшли башлый. Бу елларда әдипнең иҗат эшчәнлеге дә активлаша, бер-бер артлы «Җыр
дәвам итә» (1936), «Совет ватаны өчен» (1939), «Коммунарлар турында җыр» (1940),
«Волга турында җыр» (1941) исемле лирик, патриотик-публицистик шигырьләре,
җырлары тупланган шигъри җыентыклары дөнья күрә.
1941 елның июлендә шагыйрь сугышка китә. Беренче Украина фронтында татар
телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасында оештыручы-хәбәрче була.
1946 елда гаскәри хезмәттән кайткач, ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең
җаваплы секретаре булып эшли. 1956 елдан ул профессионал язучы сыйфатында фәкать
әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М.Садри — кырыклап китап авторы, шуларның җидесе рус теленә тәрҗемәдә чыга.
Аның иҗат мирасында «Бәхет турында җыр» (1947), «Александр Матросов» (1951),
«Көзге күкрәү» (1956), «Кышкы бакча» (1961), «Россия турында җыр» (1962), «Кайту»
(1965), «Җыр дәвам итә» (1965), «Туганлык» (1972) кебек дистәләгән күләмле әсәрләр-
поэмалар, йөзләрчә лирик һәм публицистик шигырьләр, җырлар, ике йөздән артык очерк,
әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр бар. Аның татар композиторлары
тарафыннан көйгә салынган шигырьләре дә байтак. Шагыйрь әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә
уңышлы эшли. П.Ершовның ул тәрҗемә иткән «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») поэма-
әкияте берничә басмада дөнья күрә һәм татар балалары арасында киң популярлык казана.
Шагыйрь 1999 елның 27 мартында Казанда вафат була.