Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛТАЧ РАЙОНЫНДА КИТАП СӘҮДӘСЕНЕҢ ТОРЫШЫ


Татарстан ВКП/б/ Край комитеты йөкләмәсе буенча, Татарстанның Балтач
районында китап сәүдәсе торышын тикшердем. Командировкада барлыгы биш көн
булдым һәм шушы вакыт эчендә Балтач авылындагы Книготорг магазины, аның
кешеләре, Потребсоюз, сельпо кибетләре, җитәкче эшчеләр, сатучылар белән
таныштым. Миңа бу эштә Балтач ВКП/б/ райкомының агитация, пропаганда бүлеге
мөдире ип. Хәсәнов якыннан ярдәм күрсәтте. Балтач районының Бөрбаш авылында
булдым, андагы кибет, уку йорты, җидееллык мәктәп белән таныштым. Шулай ук
шушы эш буенча сельпо урнашкан Норма авылында булдым, Сасна авылына барып
кайттым. Кыскача нәтиҗәләр:
Балтач районының КОГИЗ магазины ике катлы йортның аскы катында урнашкан.
Йортның аскы каты таштан. Магазинның эче чиста, җыйнак, төзек. Китапларны тезеп
куяр өчен урын җитәрлек, һәрбер төр китап аерым шкафка урнаштырылган. Магазин
эче чамача 45-50 кв/м бар. Китап склады шул ук бинада, склад та зур гына, урын күп.
Гомумән, китап магазины буенча зарланырлык урын юк.
Книготорг магазины мөдире — Сираҗиева Галия. Белеме 4 класслык. Бу эштә 21
ел эшли. Китап сату эшен яратып башкара кебек күренә, ләкин белеменең сай булуы
аны бераз чикләнгәнрәк кеше итеп күрсәтә (аның турында алда тагын сүз булыр әле).
Сатучы — Кәримова Сәрвәр, 7 класс белемле, китап сатуда 5нче ел эшли. Бер ягы
белән дә күзгә артык чалынмады. Күренгәненчә, 1951 елгы план арттырып үтәлгән. Ләкин 1952 елның беренче
квартал планы 50 процент чамасы гына үтәлгән. Моны ип. Сираҗиева, нигездә, берни
белән дә аңлата алмады. Ул: «1 апрельдән соң, китап бәяләре төшкәч, әле ныклап
эшкә тотынып булмады», диде, әмма бу сүзләр генә план үтәмәүне акларга нигез
булып тора алмый.
Магазинда башлыча татарча китаплар. Русча китаплар бик аз. Бу якта бөтенесе дә
татар авыллары, русча укучылар күп түгел, булганнары да медицина хезмәткәрләре,
рус теле укытучылары. Магазинда политик, авыл хуҗалыгы, Марксизм-Ленинизм
классикларының әсәрләре бик күп. Матур әдәбият, балалар әдәбияты буенча яңа
китаплар әз. Мәсәлән, мин Татгосиздат 1952 елда чыгарган күп кенә исемдәге балалар
китабын күрмәдем, алар әле монда килеп җитмәгән, яки килеп тә сатылып беткән.
Матур әдәбият, балалар әдәбияты китапларын халык бик ала. Сатучының, магазин
мөдиренең әйтүенә караганда, бу китаплар җитми, Таткниготорг Балтач районына
аларны җитәрлек җибәрми. Мәсәлән, К.Нәҗминең «Якты сукмак» китабы унлап
экземпляр гына җибәрелгән булган. Бу китапка сорау бик зур. Минемчә, «Якты
сукмак»ның 3000 тираж экземплярда гына чыгуы дөрес түгел, бу китапны яңадан
бастырырга кирәк. Тагын да магазинда «Намус», »Язгы җилләр», »Алтын йолдыз»
китаплары юк. Бу китапларга сорау шулай ук бик зур. Татарча политик сүзлек,
татарча Авыл советы председательләре, колхоз председательләре өчен белешмә
(справочник) бик кирәк. Татарча комбайннар, тракторлар турындагы китапларга да
сорау зур, алар Книготорг магазиннарында юк (тракторлар турындагы китап
потребкооперациянең культмаг кибетендә генә бар иде). Магазинда балалар өчен,
аерым алганда, мәктәпкәчә яшьлек балалар өчен китаплар бөтенләй диярлек юк.
Әйтүләренә караганда, мондый китапларны килү белән үк алып бетерәләр. Магазин
эшчеләре, райкомның икенче секретаре ип. Ишмуратов һәм башкалар миңа Ленин
биографиясенең (татарча), ВКП/б/ тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм альбомнар
(татарча) юклыгын әйттеләр һәм бу турыда крайкомга белдерүемне сорадылар.
Балтач районында берничә удмурт авылы бар. Удмурт балалары мәктәпләрдә җиде
класска кадәр үз туган телләрендә укыйлар. Ләкин районга удмуртча китаплар
бөтенләй диярлек килми. Матур әдәбият әсәрләре юк, уку китаплары белән тәэмин
итү бик начар. Удмурт кешеләре үз туган телләрендәге китапларны Казан аша
берничә мәртәбә соратканнар, ләкин моның нәтиҗәсе әлегә кадәр сизелми.
Таткниготорг, күрәсең, аларның соравына бик аз колак сала, әйтергә мөмкин,
бөтенләй колагына да элми. Таткниготоргның моңа никадәр җавапсыз караганы бары
шушы мисалда гына да ачык күренә: миңа Книготорг магазинында удмурт китаплары
дип берничә китап күрсәттеләр. Мин җентекләп карый башладым. Нәрсә?
Таткниготорг удмуртча китап дип мордвача, марича китаплар җибәргән! Бит аларның
удмуртчамы, түгелме икәнен ул китапларның кайда басылганы буенча да белергә
мөмкин иде. Мин Крайком алдына Балтач районына удмурт халкы өчен үз туган
телләрендә китап җибәрүне юлга салырга кирәклеген искә төшерергә һәм бу эшнең
бик мөһим икәнлеген әйтеп китәргә тиешмен. Әгәр без үз республикабызда яшәүче
татар, рус булмаган халыклар өчен аларның үз телләрендә китап кайтармасак һәм
әгәр Татарстаннан тыш республика, өлкәләр татарча китап белән ныклап сәүдә
итмәсәләр /кызганычка каршы бу шулай да/, моннан нәрсә килеп чыгар иде?
1951 елда мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү дә бик начар булган. Урта
мәктәп укучылары күп кенә дәреслекләр булмаган хәлдә укыганнар. Урта мәктәп
директоры ип. Закиров һәм Сираҗиева иптәшләр татар әдәбияты (10 кл. өчен), татар
класслары өчен дә, рус класслары өчен дә физика (8, 9, 10 кл өчен), рус класслары
өчен рус теле китапларының булмавын әйттеләр. Кешенең анатомия һәм
физиологиясе, математик таблицалар (логорифма таблицалары) да бөтенләй
кайтарылмаган яки бик аз санда гына кайтарылган.
Тагын да, Тукай әсәрләренең 1 нче томы, Пушкин әсәрләре (татарча), русча-
татарча сүзлек юк, бу китапларга сорау зур.
Книготорг магазины заказлар буенча китап соратып алу эшен алып бара, төрле
белгечләрнең сорауларын үти. Кайткан яңа китаплар турында реклама, белдерү эше
бик үк канәгатьләндерерлек түгел, минемчә. Дөрес, магазинның витринасы бар, анда
яңа китаплар куела. Ләкин газетага язу, радио аша хәбәр итү — юк. Магазин
мөдиренең әйтүенә караганда, алар кайчандыр бу эшне үтәгәннәр дә, хәзер, имеш,
НУРИХАН ФӘТТАХ
126
радиодан әйтүне тыйганнар. Укучылар конференциясе бөтенләй үткәрелмәгән.
Книготорг эшчеләре районда төрле киңәшмә, җыелыш, конференцияләр вакытында
китап сату оештырганнар.
Книготоргның бүгенге көндә читтә сата торган киосклары юк. Әйтүләренә
караганда, 1 апрельгә, китапларга бәя төшкәнче, андый киосклар булган, ләкин
аларны кире җыеп аларга туры килгән, ә хәзергә әле андый киосклар ачып
җибәрелмәгән.
Потребкооперация буенча
китап сәүдәсе турында
Балтач райпотребсоюзының председателе — Абдуллин. Китап сату эшенә
турыдан-туры сәүдә эше мөдире ип. Садыйков Хан җаваплы. Балтач потребсоюзы
буенча дүрт сельпо һәм кырык кибет бар. Кырык кибетнең утыз өче китап белән сату
итә. Шул исәптән бер культмаг бар.
Китап сату буенча һәрбер кибеткә план бирелгән, ләкин бу план күп кенә кибетләр
буенча үтәлми. Бөтен райпотребсоюз буенча 1951 елны 48 меңлек китап сату планы
бары 44301 сумга гына үтәлгән. Бигрәк тә Нурма сельпосы артта бара. Монда 8
меңлек китап сату планы 6500 сумга гына җиткерелгән. 1952 елның беренче кварталы
өчен план үтәлеше бигрәк тә түбән. Мәсәлән, Арбаш сельпосы план буенча 2000 сум
урынына бары тик 527 сумлык, ә Балтач сельпосы 1500 урынына 600 сумлык кына
китап саткан. Тик Янгул сельпосы гына 3000 сумлык планны 2700 сумга үти алган.
Райпотребсоюзда аерым рәвештә китап сату мәсьәләсенә багышланган җыелышлар
уздырылмаган, китап белән сәүдә итәргә теләмәүче һәм бирелгән планнарын
үтәмәүче кешеләргә бернинди чара күрелмәгән.
Сатучылар, сельпо председательләре, райпотребсоюз эшчеләре китап белән сату
эшенә бер мәҗбүри йөкләмә итеп кенә карыйлар. Моның шулай икәнен кибетләрдә
китапның нинди хәлдә булуы гына да ачык күрсәтә. Кибетләрдә китап өчен аерым
шкаф файдаланылмый. Китаплар шкафның берике шүрлегенә генә куелган.
Китапларның һәрберсе алучыга күренми, алар кайбер авыл кибетләрендә /мәсәлән,
Борбаш, Норма, Балтач авылларында / чүп-чар кебек бер өемгә өелгән. Шунлыктан
халыкка кирәк китаплар кеше күзеннән яшеренеп яталар. Мәсәлән, Книготорг
магазинында миңа Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» китабы кирәк дип әйттеләр.
Книготорг магазины урнашкан шул ук Балтач авылындагы Балтач сельпосы кибетенә
кереп, шүрлектәге китаплар белән кызыксына башлагач, бүтән китаплар астыннан
ике экземпляр «Язгы җилләр»не «казытып» чыгарырга туры килде.
Кайбер кибетләрдә сатучылар, китап белән сәүдә итү түгел, китапның ни икәнен
дә аңламыйлар. Мәсәлән, Борбаш кибетендә сатучы иптәш Габдрахманов Хәбри
китапның бәясе кайда язылганны да белми. Книготорг магазинына килгән яңа
китаплар сельполар тарафыннан вакытында алынмый. Моның шулай икәнен
Книготоргтан китап алу планының үтәлеше генә дә күрсәтеп тора.
Райпотребсоюз системасындагы кибет һәм складлардагы китап саны турында мин
бернинди мәгълүмат та бирә алмыйм. Райпотребсоюзның плановик экономисты ип.
Касимова, мәгълүматләр бирергә берничә көн ышандырып килсә дә, мин Балтачтан
Казанга кайтып китәр көн җиткәч тә, алдан кисәтеп куюыма да карамастан, сәүдә эше
буенча мыштым гына Казанга китеп барган. Мин, нигездә үз эшем беткәч,
Касимованың Казаннан кайтканын көтеп тора алмадым.
Балтач райкомы подписка буенча Ленин-Сталин әсәрләрен тарату эшендә
Книготорг магазинына бик күп ярдәм иткән. Ләкин гомумән районда китап сәүдәсе
буенча, әйтергә кирәк, райкомның систематик эшләве күренми. Райком 1951 елда
китап айлыгы вакытында сентябрь аенда гына дүрт,
«КИТАП» ДИГӘН ТОВАР ЮЛ ТАБАРМЫ?
127
ноябрьдә өч мәртәбә китап сәүдәсе буенча бюро җыйган, киңәшмәләр үткәргән. Ә
бүтән айларда һәм 1952 елның беренче кварталында бер генә утырыш та, бер генә
җыелыш та уздырылмаган. Бу хәл райкомның районда китап сәүдәсенә һәрвакыт
игътибар итәргә, айлыклар вакытында гына шау-шу ясап калмаска тиешлеген
күрсәтә.
Китап сәүдәсе буенча райисполком 1951 елда да, 1952 елда да бер генә утырыш
та үткәрмәгән. Райисполком председателе ип. Галиев киләчәктә эшне җайларга
вәгъдә итүдән башка берни дә әйтә алмады.
Союзпечать буенча
Союзпечать буенча миндә бернинди тулы мәгълүмат юк. Матбугат таратуга
җаваплы кеше өйдә юк, отпускага чыккан иде, ә ул бөтен кәгазьләрен,
документларын бикләп киткән булган. Балтач элемтә бүлеге мөдире ип.
Ибраһимовның әйтүенә караганда, Союзпечать үзенең планын бөтенләй үтәмәгән,
анда эш бик начар тора, киоскалар, штаттан тыш сатучылар юк.
Мин 15 майда райпотребсоюзның сельпо председательләре белән булган
киңәшмәсендә катнаштым. Монда, бүтән эшләр белән бергә, китап белән сәүдә
мәсьәләсе дә тикшерелде. Шул ук көнне кич райкомда, ип. Хәсәнов һәм
райпотребсоюз председателе Абдуллин, дүрт сельпо председателе, Книготорг
магазины мөдире Сираҗиева һәм райисполком вәкиле, элемтә бүлеге вәкиле,
культура-агарту учреждениеләре мөдире катнашлыгында тагын бер киңәйтелгән
утырыш булды. Бу утырышта Балтач районында китап сәүдәсенең торышы,
сельполарда китап сатуны яхшырту һәм райпотребсоюз белән Книготорг магазины
арасындагы аңлашылмаучылыкларны чишү мәсьәләсе тикшерелде.
Сельпо председательләре һәм ип. Абдуллин потребсоюз буенча китап сатуның
начар торышында башлыча Сираҗиеваны гаепләргә тырыштылар. Аларның
әйтүенчә, Сираҗиева сельполарга бары тик иске, халык арасында сатылмый торган
китапларны гына бирә, ә яңа кайткан китапларны башта үзе сата яки бөтенләй бирми.
Сираҗиева шулай ук сельполарга дәреслекләр бирүгә дә каршы булган. Мәсәлән,
Янгул сельпо председателе Камалов Книготорг магазиныннан үзе теләгән матур
әдәбият китаплары, дәреслекләр алуда Сираҗиева ягыннан зур гына каршылыкларга
очраган, райком аша гына үз теләгенә ирешә алган. Ип. Сираҗиева дәреслекләрне
бары тик үз магазиныннан гына сатарга теләгән, сельполар исә дәреслекләрне үзләре
сатарга телиләр. Монда, бер яктан, Сираҗиеваның үз интереслары өчен совет сәүдә
кагыйдәләрен бозуы күренә. Ләкин, икенче яктан, потребсоюз кешеләре барлык
китап сәүдәсен бары тик дәреслекләр белән генә сату итүгә кайтарып калдырмакчы
булалар. Һәм, шуңа күрә, потребсоюз белән когиз магазины арасында үзеннән-үзе
бер-берсенә карата дөрес булмаган мөгаләмә туган. Монда, чынында, дәреслекләр
өчен генә тарткалаш килеп чыккан. Уку йортларын китаплар белән тәэмин итү
мәсьәләсендә дә шундый ук хәл. Бу эштә сельполар приоритетны үзләренә, ә когиз
магазины үзенә алмакчы булган. Нәтиҗәдә, халык арасында чын-чынлап китап белән
сату итү урынына мәктәпләрне дәреслекләр, ә уку йортларын матур әдәбият белән
тәэмин итү турында гына сүз барган. Сираҗиева сельполарның китап алу планын
үтәмәүләренә каршы дөрес чара күрү юлына басмаган. Ул Казан оешмаларына
сельполар өстеннән жалобалар җибәргән, ә үзе потребсоюз белән уртак тел табу өчен
бармак та селкетмәгән. Сельполарда китап сәүдәсенең торышы мәсьәләсен
райисполком яки райком каршына куярга башына килмәгән. Ә потребсоюз
председателе Абдуллин шулай ук Сираҗиева белән уртак тел табу турында уйлап та
карамаган. Аны китап белән сәүдә итүгә караганда магазинда икмәкнең дөрес
сатылуын тикшереп тору ныграк кызыксындырган.
Утырышта сельпо председательләре һәм ип. Абдуллин 1952 елның 2 кварталында
китап сату планын тулысынча үтәргә һәм киләчәктә китап белән сәүдә эшенә нык
әһәмият итәргә, ә Сираҗиева сельполарга китаплар, дәреслекләр җибәрүне берсүзсез
үтәргә сүз бирделәр.
128
Татарча китаплар белән сәүдә итү турында
минем кайбер фикерләрем:
Татар халкы арасында татарча китаплар белән сәүдә итү, аларны укучыга җиткерү
мәсьәләсе мине күптән кызыксындыра. Билгеле булганча, Татарстаннан тыш
республика, өлкәләрдә татарлар бик күп яши. Аларда татарча мәктәпләр,
институтлар, көтепханәләр, уку йортлары бар. Бездә китап сәүдәсе турында
сөйләгәндә бары тик Татарстан территориясен генә күз алдында тоталар. Бу караш
дөрес түгел. Без үзебезнең китапларның бүтән өлкәләрдәге укучыларына барып
җитүе белән а е р у ч а кызыксынырга тиешбез. Татарстаннан тыш авыл, шәһәрләргә
татар китаплары бик авыр барып җитә. Хәтта күрше республика, өлкәләрдә сатуда
татарча китаплар әз. Көтепханә эшчеләре еш кына китап алу өчен Казанга үзләре
киләләр яки Татарстан территориясенә чыгып алалар. Бу бер дә нормаль хәл түгел.
Бит дәреслекләр Союздагы бик күп мәктәпләргә тарала. Аларның тиражы да зур —
50-100 меңгә җитә. Ә без Татарстанда 3000-5000 тиражлы китаплар да сатып бетерә
алмыйбыз. Монда капма-каршылык килеп чыга. Татарстаннан тыш татар укучылары
татарча китапка интегәләр, сусыйлар, ә Татарстанда санаулы китаплар да складларда
ята! Татарча китаплар белән сәүдәне дөрес оештырганда, безнең җитәкче
кешеләребез бу эш белән ныгытып кызыксынганда татарча китапларның тиражы
3000-5000 белән генә калмаячак. 20, хәтта 25 меңле тираж тулысынча сатылып
бетеләчәк.
Минемчә, крайком бу эш белән бик нык кызыксынырга тиеш. Бүтән өлкәләрдә
татарча китаплар белән сәүдә итүнең торышын тикшерү өчен крайком, Татгосиздат,
Язучылар союзы урыннарга кешеләр җибәрсә бик яхшы булыр иде. Чкалов
өлкәсеннән килгән бер укытучы иптәш, татарча китапларның килеп җитмәвенә
зарланып, Казах язучылары турында сөйләде. Казах язучылары Чкалов өлкәсендәге
казахлар арасында казахча китапларның ничек таратылуы белән бик кызыксыналар,
казах авылларында еш кына булалар, ди. Ә бит моның өчен безнең дә
мөмкинчелекләр бар. Тик теләк кенә кирәк!
19 май, 1952 ел.
Н. ФӘТТАХ