Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Мөслим
Чистай районының иң зур авылларыннан берсе — Мөслим. Ул җирле үзидарә үзәге,
районнан 22 чакрым ераклыкта урнашкан.
Мөслим авылы А.Артёмьев җыентыгында (1866) телгә алына. Мөслим суы буена
утырган бу авылдагы 221 хуҗалыкта 790 ир-ат һәм 739 хатын-кыз яшәгән, авылда мәчет
эшләгән.
1867 елда Мөслим авылы тарихи җыентыкта телгә алына. В.П.Семенов редакцияләгән
хезмәттә авылда ике меңгә якын кеше яшәве, анда волость идарәсе һәм ике мәчет булуы
әйтелә.
Чыннан да, XIX йөз ахырларында Мөслим авылында ике мәчет эшләгән. 1891 елда
ике мәчет тә яна. 1893 елда алар яңадан төзелә. ХХ йөз башында беренче мәхәлләдә ир-
атлар саны — 710, икенчесендә 630 булган.
Икенче мәхәлләдә имам-хатыйб булып ярты гасыр буена, 1863 елның 23 апреленнән
1910 елның 7 ноябренә, ягъни вафатына кадәр, Нурулла Яһудин хезмәт итә. Әле үзе исән
вакытта ук, 1901 елның 25 июлендә, икенче мулла итеп аның улы Мөхәммәтхәсән
Нуруллин билгеләнә.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Мөслим авылын Мөслим баба нигезләгән.
Аның үзен монда Чирүле Шонталасыннан килеп утырган дип әйтәләр. Мөслим авылы
халкы чукындырылган, ләкин алар яңадан исламга кайткан. Керәшен зираты аерым
булган.
Мөслим авылы янында Ташбилге дип аталган борынгы зират та бар. Монда изгеләр
күмелгән дип сөйлиләр.
Мөслим тигезлектә урнашкан. Бик борынгы вакытта авылның бер ягы урманга
тоташкан булган. Хәзер ул урман юк инде, аның урынына Татар Талкышы дигән авыл
үсеп чыккан.
Авылның икенче ягында чишмәләр күп булган. Камышлы (яки Мөслим) елгасы авыл
күрке булып торган, ләкин хәзер саеккан, тарайган. Бу Камышлы (башланган урынында
камышлар үскәнгә шулай атаганнар) елгасына шактый күп башка сулар килеп кушылган.
Бахты елгасы, Өч каен (елга янында өч каен үскән), Пәҗи елгасы, Мар елгасы, Мар
елгасыннан соң Наратлы елгасы Аэропорт суына кушыла. Бу елгага Яуширмә елгасы
кушылып, Байтирәк авылын узгач, Камага килеп тоташа.
Авылда чишмә-кизләүләр дә шактый.
Авыл тимер юлдан шактый ерак. Мөслим авылы яныннан асфальт түшәлгән олы юл
уза. Элек Себергә юл шуннан үткән.
Элек авыл крестьяннары җирсезлектән интеккән. Җирнең 70 проценты һәм урман-
сулар авыл байлары кулында булган. Крестьяннар җирләрен агач сука һәм тырма белән
эшкәрткән. Революциягә кадәр 386 хуҗалыкның дүртесендә генә атлы ургыч һәм
Әхмәтвәли исемле алпавытта атлы сугу машинасы белән чәчкеч булган. Калган
хуҗалыклар кул белән чәчкән, урак белән урганнар, чабагач белән сукканнар. Бер
дисәтинәдән (1,5 гектар) алынган уңыш 40 поттан артмаган.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Элек авылда хастаханә булмаган. Халык суфый һәм муллаларның өшкерүеннән шифа
күргән. Авылда мәктәп тә эшләмәгән. Балалар мәчет каршында оештырылган мәхәллә
мәдрәсәләренә сабак укырга йөргән.
1918 елда Мөслимдә ярлылар комитеты (комбед) төзелә. Шул ук елның ахырында
беренче авыл советы барлыкка килә. Авыл советы җирсез, атсыз һәм сыерсыз ярлы
крестьяннар өчен зур таяныч булган.
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
155
Шул ук 1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачылган, аның дүрт классы булган. 1931
елда Мөслим авылында җидееллык белем бирүгә күчәләр, ә 1933 елда тагын бер мәктәп
бинасы салына.
1930 елда авылда колхоз төзелә. Аны «Ударник» дип атыйлар.
Авыл яныннан Мөслим суы яисә Инеш ага. Ярлары биек, тирән, ә суы бик аз. Инешкә
Корка чишмәсе коя. Корка — кушаматтан барлыкка килгән атама. Ташчишмә суы да
Инешкә төшә. Суы ташлар арасыннан акканга чишмә шулай дип аталган. Кара чишмәнең
суы каралып тора һәм ул кышның салкын көннәрендә дә туңмый.
Авыл уртасында зур бакча үсә, аның уртасына таш мәчет салынган. Авылның нәкъ
уртасында ике катлы зур урта мәктәп бар. Мөслим урта мәктәбе Чистай районы
күләмендә, ә соңгы елларда бөтен республикада да үрнәк мәктәпләрдән санала. Аның
алма бакчасы һәм теплицасы бар. Мәктәп Советлар Союзы Герое Касыйм Ситдиков
исемен йөртә.
Мөэмин-Каратай
Мөэмин-Каратай авылы Лениногорск районында, район үзәге Лениногорск
шәһәреннән — 40, җирле үзидарә советы үзәге Иске Иштирәк авылыннан 5 чакрым
ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы күп кенә тарихи чыганакларда һәм халык иҗаты әсәрләрендә очрый.
1859 ел мәгълүматларын эченә алган тарихи белешмәгә караганда, авылдагы 54 йортта
158 ир-ат һәм 194 хатын-кыз яши, мәчет эшли.
Мөэмин-Каратай авылы кешесе Фазыл Мөхәммәт улы язмаларыннан Ш.Максудова
күчереп алган «Иштирәк» легендасы игътибарга лаек. Анда авыл тарихына кагылышлы
мәгълүматлар табарга мөмкин.
«Халык белән гаскәр арасында низаг чыгуга нинди сәбәп булгандыр, моны һичкем дә
белүче юк. Шулай булса да, бу вакыйга кечкенә сәбәпләр аркасында гына булганга
охшамый. Чөнки халык өстенә бик куркыныч төстә кораллы атлы гаскәр килү сәясәте
билгеле булганнан соң, авылдагы барлык ирләр һәм хатын-кызлар коралларын алып,
каршыдагы тау өстенә менеп, дошманны көтеп торган. Халыкның күзәтчеләре гаскәрнең
су буйлап — Каратай (Зәй елгасының сул кушылдыгы) тамагы буйлап килгәннәрен
белдергәннән соң, авыл халкы Чирле елганың кояш чыгышы ягында, тау битенә яшеренеп
көтеп торганда, дошманнарның гаскәре чынлап та су буеннан килеп чыккан. Ләкин
гаскәрнең аннан килүе үзләре өчен уңышсыз булган. Чөнки алар бер дә искә-санга алмый
гамьсез генә килгәндә, Шушма суының тау итәгенә терәлеп ага торган җиргә җиткәч, тау
башындагы халык гаскәрнең алгы һәм арткы ягын бүлеп алып, өсләренә зур-зур хисапсыз
күп ташлар тәгәрәтеп төшергәннәр. Күп кенә атлар һәм кешеләр җәрәхәт алган, үлүләр дә
булган. Авыл халкына гаскәр бернинди зарар китерә алмыйча, чигенергә мәҗбүр булган.
Тәртипсез рәвештә качып күздән югалгач, авыл халкы тынычланып, һаман да гаскәрне
аскы юл белән килер дип уйлаган. Ләкин гаскәр күпне күргән шул инде ул. Алар
чигенсәләр дә, бик ерак китмичә, Кара бия елгасы чокыры, Кирмәт буйларына тупланып,
бу көндә дә «Яу юлы» дип йөртелгән урыннан текә тауны казып, тау кырыннан өскә
менгәннәр. Канлы сугышларда күп кенә җаннар кырылган. Авыл халкы җиңелгән, бөтен
халыкны куып, ерганак буена китереп кысрыклаганнар да, Шушма суына турап
салганнар. Ирләрдән байтагы гына атларына атланып, Шушма суы аркылы чыгып,
әрәмәгә кереп югалган. Шушы дәһшәтле вакыйгадан качып котыла алган кешеләр
156
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Иске Иштирәк, Бәкер авылы һәм Яңа Иштирәккә килеп урнашканнар. Үзләренең иске
авылларына урнашу мөмкинлеге калмаган, чөнки ул яндырылган, көлгә әйләндереп
бетерелгән.
Шулай итеп, бу иске авылдан өч яңа авыл барлыкка килгән».
Шушы җәһәттән тарихчы галим Җәмит Рәхимов язмаларына мөрәҗәгать итик.
«Мөэмин-Каратай дип сүз башлауга, монда яшәүче халыкның күбесе Иске авылдан
күчеп утыруын тарих итеп сөйли. Риваятьләргә һәм кайбер билгеләргә (утырып калган
ялгыз каен) караганда, ул Шушма елгасының уң як ярында, элеккеге Трактор авылы
янында булган. Аксакаллар хәтерләве буенча, Иштирәк дип аталган бу иске авыл — ул
хәзерге Иске Иштирәкнең дә, Мөэмин-Каратайның да бабасы. Безнең яклардагы беренче
татар авыллары XVIII гасырның 30нчы елларында гына нигезләнүләрен тарихи
документлар буенча билгеләнгәнчә, без әлеге Иске авылны 1730 еллар тирәсендә
барлыкка килгән, дип әйтә алабыз.
Әлеге Иске авыл тарихында телгә алып сөйләрлек нәрсә — аның аша хәзерге
Татарстан җирендә хәрәкәт иткән пугачевчыларның бер алае (гаскәре) узу. Тугыз йөз
болачыдан һәм биш туптан торган бу алай белән шушы борынгы Иштирәк кешесе, корпус
старшинасы Аит Уразмәтов (1718-74) җитәкчелек итә. Шунысын да әйтик, Пугачев
үзенең йөзләрчә полковниклары, атаманнары һәм старшиналары арасыннан бу олуг
исемне нибары ике кешегә — Иван Черняев белән Аит Уразмәтовка гына бирә. Уразмәтов
яугирләренә биредә меңьяшәр агачларны кисеп юл сабарга, баткак-сазлыкларга
түшәүлекләр тезәргә, хәтта тауларны кисеп (әйтик, Мөэмин- Каратайның яу юлы тавы)
юллар салырга туры килә. Иске авыл янында алар Шушманы кичә. Елга аша тупларны
алып чыгу өчен, алар төптәге комга, туплар батмасын дип, тирән су төбенә таш түшиләр.
Бу эшләрнең барысына да яугирләр генә түгел, Иске авыл кешеләре дә катнаша. Алай ул
чакта мул сулы елганы исән- имин кичеп, юлын дәвам итә.
Әнә шул вакыйгалар сәбәпче булса кирәк, Иске авылны куып тараталар. Ясаклы
татарларның күбесе хәзерге Иске Иштирәккә, беразы Мөэмин-Каратайга күчеп китә.
Яңа урынга, ягъни Шушма елгасына коя торган Каратай (борынгы төрки исем) суы
буена әүвәл Мөэмин бабай гаиләсе күчеп утыра. Аннан инде Ялан авылыннан (хәзерге
Алешкино, анда башлап татарлар утырган була) тагын бер гаилә килеп төпләнә.
Яланлыларның башкалары да күченеп, бүгенге көндә Чүтене нигезлиләр. Вакытлар үтү
белән Каратай суы буена төрле җирләрдән (нигездә, Иске авылдан) изелгән, тапталган
татар гаиләләренең өченчесе, дүртенчесе... казык кага. Шулай итеп, хәзерге район
җирендә өр-яңа авыл барлыкка килә. Аны күп еллар буе, хәтта әле Ватандашлар сугышы
елларында да Иштирәк Каратае дип йөртәләр. Бер үк вакытта авылны нигезләүче Мөэ-
миннең дә исеме онытылмый. Совет хакимияте елларында ул авыл Мөэмин- Каратаена
әйләнеп кала».
Дәвамы киләсе саннарда.