Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРЧА КАПКАСЫ

«Казан ханлыгы чорында шәһәр агач дивар белән уратып алынган,

аның машлары, капкалары булган... Арча капкасы — Арча кырына һәм

Арча шәһәренә илтә торган юлга каршы урнашканга күрә шулай аталган булса кирәк...»
М. Худяков. «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар».

***
Бармы минем ачып керер капкам,

Кем капкасын кагыйм, җан тарыкса?
Бүре булып улый төнге хәтер,

Арча гөмбәзендә Ай калыкса.
Уяумы син, Вөҗдан атлы сакчым,

Йорт-утарым кайда? Кайда ханнар?!

Кирмән диварында бәргәләнә

Шәүлә булып гүя өрәк-җаннар...
Үткәнемне эзләп килдем монда,

Чик куярга нәүмиз шикләремә;
Ачып керәм Вакыт капуларын,

Тылсым-ачкыч табып бикләренә.
Чыңгызыйлар каны тамган җирдә

Бар дәхелем — икърар итә алам!
Үз капкамнан кереп нигеземә,

Үз йортымда солтан булып калам.
...Урман — колак, кыр — күз ... мәңгелек сер...

Ниләр күрдең, сөйлә, Арча кыры!
Ни ишеттең, Урман, әйт, яшермә, —

Хакыйкатькә өмет баглыйм бары.
Ачылыгыз, Вакыт капулары!


Низамлы нигез
(Ханлыкның шанлы вакыты)
Сак астында Хан капкасы, тыныч йоклый башкаласы...
Арча юлы ныгытмалы, Арча кыры — ил кальгасы.
Бу — ханлыкның шанлы чагы, Мөхәммәдле1 — данлы чагы,

Йорт-утарның таянычы — ганимәтле Арча ягы.
Гади халык һәм затлысы, җәяүлесе һәм атлысы... —

Башкалага киң ачыла — Арчаның бар үз капусы.
Хан капкасы — янәшәдә, төп капка һәм «көндәше» дә;

Бәла-каза килә калса, теләктәше-иңдәше дә.
Хан капкасын кагучылар — аксөякләр, карачылар5 6,

Җилнең кайдан искәнен дә ирештереп торучылар.
...Ханнар килә, ханнар китә ... яу артыннан яулар үтә;
Бер вариска мәдех7 бетсә, башкасына чират җитә.
Бу — ханлыкның кан агышы, Ватан-йортның җан кагышы,

Капкаларның иңнәренә иңен куйган ил язмышы.
Ныгыт, Казан, диварларың, тирән булсын су-урларың,

Урман — колак, кыр күз булса, җир астыннан тап юлларың.
Арча кыры — япан кырдыр, далага хас өне бардыр:
«Хан сараен уяу сакла: илбаскынга дөнья тардыр!»
Казанымның туар таңы ил күзенә багып тора,

Идел-йортның капкаларын хәтәр җилләр кагып тора.


Һәлакәткә бер адым
(1552 елның 9 нчы мартында булган түнтәрелеш)
«Ишетегез патша биргән соң фәрманны:

Шаһгалинең сүнеп бара көч-дәрманы;
Ханлык күчә бүгенгедән мәскәүләргә,

Билгеләнә рус калгае8 хан урынына».
Түрә-кара таралырга әмер ала,

Хан сарае каршылыксыз бушап кала;

Төп капкадан наместникның мал-мөлкәте

Эчкә уза... Телсез шаһит — Казан-кала...
Иртәгесен атау кичеп, үзән аша

Мәскәүлеләр башкалага якынлаша.

Безнең өч бәк, алданрак барып җитеп,

Хан капкасын бикләп куя: ни тамаша!
5 Мөхәммәдле — Олуг Мөхәммәд варислары күз алдында тотыла.
6 Карачылар — диван әгъзалары, хан киңәшчеләре, әмирләр.
7 Мәдех — мактау, зурлау.
8 Калгай — наместник, югары дәүләт хокуклары булган кеше.
Капка төбен «саклый» калгай көн буена,

Зөяләргә ятак була төн куены.

Казанлылар шартнамәне үтәрләр, дип,

Чынга алмый Мәскәү ягы бу «уен»ны.
Ялгышмы бу, хак адыммы — кем әйтала?

Бер көн, бер төн бар капкалар өнсез кала.

Биктә — Арча капкасы да... Мәскәүләргә

Үз-үзенә ышанганлык аяк чала.
Өч фидаи түнтәрелеш юлын сайлый —

Беркавымга ханлык шулай ирек яулый;

Ихтыярый буйсындыру чынга ашмый,

Ядегәргә хан тәхетен насыйп әйли.
...Ханлык өчен уй-исәпле көннәр җитә,

Хан гаскәре яу башларга әмер көтә...

Тояклардан ут чәчрәтеп җилгән чапкын

Кыямәтнең якынлыгын хәбәр итә.
Элеккечә җырлап тормый капкалар да,

Сыкрап куя ачсалар да, япсалар да;

Сизенгәндәй фаҗиганең яу чыкканын,

Сагаялар, таңгы җилләр каксалар да.
Кол Шәрифнең мәчетендә кичке азан,

Идел-йортның язмышына ниләр язган?

Кынылардан яшьнәп чыга булат кылыч,

Йә үлемгә, йә җиңүгә бара Казан...
 

Канлы рәшә
(Арча шәһәренә кыргын яу. һәлакәт)
Төтен сулап ята хәрабәләр,

Бирешмәскә кирмән җан тырмаша;
Соңгы күгәнендә, аягүрә,
Соңгы капка иңрәп ыңгыраша.
Утлы дәһшәт. Кем ышаныр, әрнеп,

Идел-йортның исән каласына...

Баш иелгән илдә башкаладан

Өмет күчә Арча кальгасына.
Инде бетте... дигәч, кабат калка,

Сөңгеләрдә әле дәрман калган.
Ханлык байрагына иң соңыннан

Газиз ягым — Арча каны тамган.
Дошман таптый җирең, аннан — динең...
Үрелер ул Телең капкасына!

Җиңелгәнне жәлләп аяганны

Тарих белми: кайтып, мең кат сына!
Телне җуйсак, Сим-Сим көче генә

Ача алмас Хәтер капкаларын.
Ничек аңлатырбыз бу Җиһанга

Татар дигән шанлы милләт барын?!


***
Күмерләнгән имән баганалар —

Ут телләре барын ялмап алган.

Арча капкасының итәгенә

Яраланган бер эт башын салган.
Текә маңгай — бүре чалымнары,

Адәм акыллары — күзләрендә.

Тояк тавышлары тупырдамый

Сынган дага калган эзләрендә.
Бәгыреннән елый карт алабай,

Сизә хуҗасының кайтмасын да...

Гаярь шаһбаз инде ат кешнәтмәс

Көл ителгән Арча капкасында.


460 елдан соң хакыйкать
Гасырларны гасыр алмаштыра,

Хакыйкатьнең көле җилдә туза...

Бүз бүредән туган нәселемнең

Тәхетенә бүген кемнәр хуҗа?
Мин — бәйсезлек көрәшенә чыккан

Күңел ханлыгымның бер яугире!

Өзәңгегә басып җилеп керер

Үз капкамны эзләп килдем бире.
Ата-бабасының каберен тапмый

Зар-интизар булган үксез кебек,

Арча капкасының урынын эзлим,

Дивар ташларына күзем тегеп.
Мәңгелектән тагын, өмет сирпеп,

Башкаламның җиләс таңы ата;

Богылтауның9 Кояш чыгышында

Бөгәрләнеп, ап-ак көчек ята...
Атлы дәвер... Бәхилләшү аһы —

Күкнең Айлы-көмеш дагасында.

Пышылдады шул мәл мосафир җил:

«Иман яңарт азан догасында...»
Арча капкасының киерелеп

Ачылганын күрдем менә шунда...