ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
«Быел көз озын килә, туфракта җәй җылысы кала, язны көт, чәчмә, дигән идем, тыңламадың, улым... Әнә, уҗымнарың урыс сакалы кебек нинди килбәтсез. Кар астында кышламый алар, туңып үлә. Басуны әрәм иттең, улым...»
Ник бу ата сагышы бәгырьгә үтеп, яндыра-көйдерә икән? Төшләренә кереп, аның һәр ялгышына төртеп күрсәтмәсә, бүтән кайгысы юк микәнни?! Рас, җәннәттәдер агроном Сөләйман. Җаныннан да артыграк күреп җир яраткан кешегә Ходай оҗмах капкаларын киереп ачып куядыр һәм анда хәсрәт дигәнең борын очын да тыгалмыйдыр. Фанилыкта ул — хәсрәт дәрьясы. Аның тобасы монда.
Быел Гафур беренче тапкыр көзге бодай чәчте. Бик кыйбат сортын юнәтеп, орлыкны туфракка күмгәндә аның баш миендә берсеннән-берсе шәбрәк фикерләр туган иде. Җире күпереп пешкән мич ипие кебек йомшак, кулыңны тыксаң — терсәктән үк бата. Әтисе шикелле үк, ир учында иләгән туфракны ялады. Тәмле иде җир! Кыскасы, затлыдан затлы яралган төсле, «зыялы» орлыктан мул уңыш чыгачак һәм Гафур, бодайны суктырып-җилләтеп, амбарга тутырачак иде. Икенче язда кыр-басуларны тагын да күбрәк колачлар ул, боерса. Ирнең куены зур, анда Чыпчык, Тургай, Сандугач басулары — һәммәсе-һәммәсе дә сыяр. Аннан, тау-тау алтын бөртекләренең ярты өлеше матур гына төзелеп яткан тегермәнгә китәр. Он тарттырыр Гафур. Хатын-кызлар соңгы чорларда уңдырып- уңдырып ипи салуның ни икәнен дә хәтерләми. Алар өчен күмәч кибет киштәсендә пешә. Менә Гафур урмандагы чикләвек куакларына уралган колмакны җыйдыртып, шуңардан чүпрә кайнатып, тегермән оныннан ипи салдырыр. Әй, таралыр авыл урамнарына хуш исле икмәк исе!
Их-ма, ялгышты ир. Тәҗрибәсез яшь бүре сыман эзне дөрес алмады. Бодай орлыклары да ялгышты, җәй бу дип алданды. Әнә, мәрхүм атасының рухы шуңа борчыла. И әйтәләр, андагылар белән җирдәгеләрнең арасы өзек, диләр. Алайса, агроном Сөләйман нишләп төшләр аша шелтәли икән, ә?
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА - язучы, «Бер тамчы ярату», «Ут күбәләге», «Мәхәббәттә гөнаһ бар» һ.б. китаплар авторы. М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Казанда яши.
...Тан әтәчләре уяна башлады. Туган апасы Мингайшә былтыр ана кикриге бүрек хәтле әтәч китергән иде. «Энем, монын тавыкларга мәхәббәте көчле, усал дип әгәренки суйма!» — диде карчык. Мал хуҗасына охшый ди, әтәч тач Мингайшә кортка иде. «Бүрек кикрик» авыл агайлары сыман берике көн башын кынгыр салып, мыштым гына биләмәсен өйрәнде-күзәтте дә, тәртип урнаштырырга тотынды. Хуҗалыкта туксан тавыкка ун әтәч иде, «бүрек кикрик» башта көндәшләре белән мөнәсәбәтләрне ачыклады: һәркайсын тибеп егып, корсакларын чукыды. Янәсе,
Нәбирә
Гыйматдинова
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
6
җинелегез дә, мина буйсыныгыз! Янәсе, биредә хәзер мин баш, мин түш! Җим тагарагына «ир кавемнәре» соныннан, «тавыкбикәләр» туенгач кына якыная, чөнки туендыручы «халык» әүвәл гаиләсен кайгыртырга тиеш. Иртән «кикрикүк!» дип дөньяга яна көн тууы турында апасынын әтәче генә шар яра, кем дә кем шул законны боза, «бүрек кикрик» аны кетәклек тактасыннан канаты белән сугып төшерә иде. Әнә, тамак төбен гырылдатып ничек кычкыра! Ә бүтәннәре нәзек тавыш белән кыяр-кыймас кына ана кушыла.
Яктыргач, Гафур, киенеп, ишегалдына чыкты. Әйтерсен җәй уртасы, чирәмдә чык тамчылары җемелди. Их-ма, ялгышты шул! Оялчан киленнәр кебек чаршау артына поскан җәй каенатасыннан тел яшерәмени! Үз хокукынны даула инде, җебегән. Дауласа ни хәзер. Терлек ашатыр иден, ун баш тана белән ун сыерга бигрәк зур мәйдан. Авыл көтүе өчен үтергән дә бит, бүген Җиде Чишмәдә мал сирәк кеше асрый.
— Кәк-күк, кәк-күк...
Ир муенын каерып нарат агачына карады. Монысы нинди хикмәт тагы? Нинди җүләр кәккүк тан белән монлана?
— Кәк-күк, кәк-күк...
— Көш! — диде ул, усал гына. — Көш, сантый! Санама монда юклы- барлы гомерләрне. Әти дә шулай кайтты берсендә. Урманда кәккүктән юраттым, ике генә ел яшисе икән, диде. Яшәде нәкъ синенчә. Көш!
— Кәк-күк, кәк-күк...
Нарат җәй белән көзне бутамаган бердәнбер зирәк агач иде. Ул ылысларын сәлә генә сары төскә мандырып койган һәм анын шәрәләнгән ботакларын әкрен генә җил кага иде. Кош кайдадыр бүтән куакта.
— Кәк-күк, кәк-күк...
Мунча ишегендә күрше хатыны Сәлимә күренде.
— Кәк - күк, кәк - күк! Кичә юынганда телефонымны оныттым, хәтерсез!
— Син икән. — Гафур ялангач күкрәген томалап күлмәк сәдәфләрен каптырды. — Артистнын кызык инде анын, каркылдаса — карга, күкелдәсә — күке.
— Әй, нинди артист ди мин! Гомерем театрнын тегү цехында узды. Шәрәфиләргә, Таҗетдиннарга сәхнә киемнәре тектем. Бер генә спектакльдә уйнатты мине Марсель ага. Анда шундый күренеш бар иде. Егет белән кыз парлашып урманда йөри. Егет сөйгәненә мәхәббәтен анлатам дигәндә генә күке аваз сала! Кәк-күк, кәк-күк... Исәнмесез, бу мин инде. Чын күкеме, ялганмы, билләһи дим, тамашачы аермый иде. — Сәлимә инбашларын сикертеп көлде. — Халык артисты исемен генә бирмәделәр, шайтан алгыры, күке роле өчен! Сина да костюм әтмәллим, Гафур. Америка фермерлары киеме сина килешер иде, ә? Кин кырлы эшләпә белән, ә?
— Түбәтәйле татар агае гына булып торыйм, кем... Апа! Сәлимә апа! Мин синнән сигез яшькә олырак, күршекәем.
Сәлимә атна-ун көн инде авылда кунаклый иде. Гаҗәп, Җиде Чишмәгә ничә дистә еллар аяк басмаган иде ул. Хуҗасыз гына муртайган өйләре үзеннән-үзе шыкаеп-бөкрәеп җиргә табан авышты, каралты-куралары череде, кара мунчалары ишелеп, үлән-куак басты. Йорт аягүрә килеш үлеп- бетеп ята иде. Хатын моңа илтифат итмәде бугай, зарланмады. Мунчага ул Гафурларга ияләште. Көн дә яксын, жәлмени! Тик бер генә нәрсә эчне пошыра иде. Кайчан Казанга кыяклый икән ул? Батырып кына сорарга кыен. Сорамыйча да ярамый.
— Озаккамы? — диде ир, галушы белән чирәмне ышкып. Җир дымсу иде.
— Ай, сөйләндереп эшеңнән бүлдерәм икән, Гафур! Терлекләреңне кара син.
— Туктале, Сәлимә апа, авылда озак торасыңмы?
— Минме? Озак, күршекәем, озак. Үлгәнче нигеземдә яшим дип кайтуым бит. Улым өйләнде, ике бүлмәле тыгыз фатирда бишәү идек без! Таш ызбаның ни сулар һавасы, ни иркенлеге. Яшьләр үзләренчә кыландырсыннар, дидем. Иң курыкканым — күршеләр исән микән иде. Аллага шөкер, саулар! Күрше бит ул туганыңнан да якынрак. Менә сикерәм дә керәм бит әле сезгә ауган койма өстеннән генә. Синең өчен мин бик шат, Гафур!
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
7
— Мин дә, — диде Гафур, тыенкы гына.
— Без үскәндә син ут борчасы идең. Бөтен шөгылең — әтиеңнең мылтыгын чәлдереп, шарт та шорт тилгән ату иде. Сине күрсә, урмандагы куяннарны бизгәк тоткандыр, әйеме? Бәракалла, син бүген — фермер икән. Хуж,алыгың колхоздан әз генә кайтыш, күршекәем.
— Сәлимә апа, болай иде, — ир су буе сүз дилбегәсен кыскартасы итте. — Уң яктагы Нургали бабайларның йорты ябулы, аның кызы Хәнифә апа аргы ярда кияүдә. Мин аңарга, бәрәңге бакчагызны вакытлыча кулланыйм әле, налогын үзем түләрмен, дидем. Биш куллап риза, диде Хәнифә апа. Мин ул якта койма белән әйләндереп таналар яптым, ә синекендә — сыер утары иде. Гафу ит, шәһәрдән эзләмәдем сине. Юкса театрда эшләгәнеңне дә ишеткән идем. Җиде Чишмәгә бүтән кайтмассың кебек иде. Язга бакчаңны әрчим, Сәлимә апа. Бәрәңге чәчәрлек итеп сөреп тә бирәм.
— Кәк-күк, кәк-күк, Гафур! Ялгыз башкайларыма утыз сутый жңр ниемә миңа! — диде хатын. — Авылы белән буш бакчалар, теләсә кайсына ике чиләк бәрәңге утырт! Рәхәтен генә күр, зинһар! Бай күршеләрдән акмаса да тама әле ул.
— Алланың рәхмәте яусын, Сәлимә апа.
— Кая, телдән килешү төзелде дип кулга-кул сугышыйк, — дигән генә иде хатын, капка шыгырдады.
— Оятсыз! — Чиләкләр аскан Мингайшә апасы Сәлимәгә акайды. Ул аны өнәми иде. — Монда кайтып ирләр аула тагы!
Хатын очып килеп аның чиләкләренә ябышты.
— Сөт аерттың мәллә, Мингайшә апа? Каймагы куемы?
— Сиңа дигән каймак сыер койрыгы астына каткан, оятсыз! Менә, энем, яхшы чиләкләр, сөтне әчеттерми алар.
— Эмальме, апа? — диде Гафур.
— Ималируванный, — диде апасы, «дөресләп». — Сыерларны саварга вакыт!
— Апа, мин Сөнчәледә ике хатын белән сөйләштем, хәзер...
— Аптөшмә! Үзем гөбердәтеп савам! Ун сыер малмыни миңа! Әй, син, Хәмит кызы, сезнең кушаматыгыз күке идеме әле?
Елан карчык! Берәрсенә чакмаса, үз агуыннан үзе агулана! Ләкин Сәлимә аңа ачуланмады.
— Әйе, күке! — диде һәм, «кәк-күк» дип үртәп, өйләренә китте.
— Их, апа, апа, — диде Гафур, шелтәләп.
— Һаман апа да апа! — Мингайшә кортканың зәһәре кузгалганда ике каш арасындагы сызыгы тирәнәя иде. — Күкеләр нәселендәге кыз-катыннарның барчасы да ихахай-михахай иде. Төлке күк хәйләкәр үзләре. Бусы бай дип синнән акча суырмасын. Йортыңнан биздер, ату җилкәңә атланыр. Давай сөт, дияр, давай ит, дияр, син фирмыр дияр. Әнә бит, каймак дип авызын чәпелдәтә.
— Тар күңелле син, апа. Шәһәрнекеләр сөт-каймак ашамый, зарарлы холестерин күбәя, диләр.
— Иртән һәйбәтләп арыш ипиенә каймак ягып чәй эчтем әле менә. Халыстирин дигән җанварыгызга төкердем! Яклама күке кызын! Әллә...
— Карчык күзләрен чекерәйтте. — ... бергә йоклыйсызмы?
— Апа, әкрен, Гүзәлия ишетер!
— Ишетмәс. Катының төн ката шигер-мигер язып, иртән үлек йокысы белән йоклый ул! И Алланың берлеге, анысы да бетәшкән җан, — дип уфырды кортка. — Хуҗалыкта салам бөртеге дә селкетми. Тәрәзә төбендәге чүлмәк гөле! Су сипмәсәң — яфраклары шәлперәя. Кемгә өйләндең соң син, ахмак энем?! Шушы ике метр буең, куна тактасы шае җилкәң, көрәк кадәр кулларың белән чебеш хәтле генә катын алдың, адәм ыстырамы! Битеңә чәпәп әйткәч, ошатмадың. Мин аны ат төсле арбага җигеп, йөк ташытырга җыенмыйм, дидең. Чын катын, беләсеңме, нинди? Менә безнең сымак ул. — Мингайшә апасы күркәдәй кабарынды. — Без яшь чакта кибеттә ипигә чират иде. Халык диңгезен күкрәгем белән ерып, юл ача идем үземә. Беренче буханка минеке булмаса — тамагымнан үтми иде. Гайрәтле идем мин! Сука белән җир сөрә
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
8
идем. Җен куәте бар иде миндә!
Гафур очындык апасына төрттереп:
— Җизни ниндирәк иде соң безнең? — диде.
— Нинди иде? Шундый иде. Настояшни ир иде.
— Апа, ул кәтәнә иде бит, синең кендегеңнән генә иде. Кунакта-мазарда исерсә — син аны капчык кебек култыгыңа кыстыра идең бугай.
— Ыржайма! Бидоннарыңны әзерлә, — дип, апасы дак-док басып абзарга юнәлде.
Ничек кенә орышса да әтисенең сеңлесен ярата иде Гафур. Җан тартмаса
— кан тарта ди. Әнә бит, һәр иртә килеп, хуҗалыкта кайнаша. Чынлап та, җен куәте бар үзендә, дистә сыерны ялт кына савып, сөзеп, савытларга тутырып, машина әрҗәсенә төяшә. Ул гынамы, кош-кортларга бодай бүрттерә, бозауларга апара җылыта, оядагы йомыркаларны барлый. Аның хәтта ки исәп-хисап дәфтәре дә халат кесәсендә иде. Көненә ничә литр сөт савылган, күпме йомырка җыелган — барысы да саннарга күчерелеп куела иде. Атасының кавеме шулай эшкә батыр иде шул. Ләкин ир затларының гомере генә ташка үлчим иде. Гаҗәп, авырмыйча-нитмичә җир җимертеп эшләп йөргәндә генә алар кинәт кенә, киселгән агач төсле, гөрселдәп ава иде.
...Бидоннарны әрҗәгә тезгәч, кузгалам дигәндә генә Сәлимә йөгереп килде. Хатын чәчләрен күпертеп ясаган, зәңгәрсу плащ кигән иде.
— Син үзәккәме, күршекәем? Заводка сөт илтәсеңме? Шәрбәнбану чатына кадәр юлдашың итсәнә!
Олы юл басу кырыеннан үтә иде. Уҗымга, төренгән кырлар тагын йөрәккә пычак кадады. Их-ма, ялгышты Гафур!
— Искиткеч, — диде Сәлимә, басуга ымлап. — Яшел — җәй күрке.
— Кызганыч, — диде ир, рулен чытырдатып кысып. Театр сәхнәсендәге ясалма тормышны күреп чынбарлыктан ераклашкан хатын бу матурлыкның зур фаҗига икәнлеген аңламый иде, билгеле.
— Әле дә атасыңмы, Гафур?
— Әз-мәз, урманда, чикләвек коелсын өчен генә.
— Тилгән дә юк, ахры, хәзер.
— Сирәк.
— Мылтыгыңны гел янында йөрт, Гафур.
— Нигә, Сәлимә апа?
— Казандагы бизнесменнарны бик еш үтерәләр. Саклан, Гафур.
— Мин бизнесмен түгел, Сәлимә апа. Гап-гади җир малае кемгә кирәк?
— Алай димә. Син кулак. Батрагын берәү генә — Мингайшә апа гына анысы.
— Җиде Чишмәдә эшсез хатын-кызлар байтак, Сәлимә апа. Тагын унбиш сыер кайтартам, миниферма ясыйм, әйдәгез, сыер савыгыз, хезмәт хакы түлим дим, ә алар киреләнәләр.
Сәлимә алгы көзгегә муенын сузып чәчен рәтләде.
— Онытма, мине Шәрбәнбану чатында төшер. Киреләнәләр дисенме? Үзләре акча юк дип балавыз сыга. Хурланмыйча Сөләйман малаена ялланаммы сон диләр алар, күршекәем. Авылда халык әллә ялкауланган, әллә эреләнгән. Хатынын хуҗалыкта бер дә булышмый, ахрысы.
— Ана авыр эш ярамый, Сәлимә апа.
— Йа Аллам, чирле мәллә?
— Юк, сәламәт.
— Әтү?
— Тәрәзә төбендәге чүлмәк гөле ул.
— И бигрәк матур чагыштыру! Гөленә сокланып карап кына торасын икән, алайса. Шәһәр кызлары иркә шул. Авылныкылар төсле каешланмаган. Туктат, яме, күршекәем.
Хатыннын аягында табаны яссы туфли иде. Гафур утыргыч астыннан резин
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
9
итекләр алып, ана сузды.
— Мә, Сәлимә апа. Шәрбәнбануга асфальт түшәлмәгән, янгырдан сон юл пычрак. Җинел машина бата хәтта. Сигез чакрымны җәяү генә тәпилисе әле сина. Бу авылда ни йомышын бар?
— Шунда... берәүләр кил дигән иде, — диде Сәлимә, җәелмичә генә.
II
Җәелмәде шул. Чөнки җәелерлеге юк иде. Бүген анын тормышы тоташ ялганнан гына гыйбарәт. Сукбай Сәлимә. Урамга аны марҗа килен сөрде. Киемнәрен бүктәре белән подъездга чыгарып бәрде. Ә монда хатын күршеләренә матур ялганнан челтәр үрә: имеш, таш ызбанын ни сулар һавасы, ни иркенлеге юк. Яшәсеннәр яшьләр үзләренчә, имеш.
Килен белән каенана башта ук ярашмадылар. Ерак юлларда йөк ташыган улы аны машинасына утыртып кайтты. Мотельдә танышканнар, янәсе. Рязань кызы, беренче онык тугач та, аны Бауман урамындагы чиркәүдә чукындырып, поптан Анастасия исеме куштырды һәм баласынын муенына алтын тәре асты. Улы Фәрит командировкада иде, ана зар елагач, әти кеше «хата»ны «төзәтте»: «Синенчә дә булсын», — дип, өйгә мулла чакыртып, колагына «Әнисә» дип кычкыртты.
— Әни, тынычландынмы? — диде аннары. — Оныгын мөселманга әйләнде.
— Юк, улым, сабый ни насара, ни мөселман түгел, анын дине күк белән җир арасында эленеп калды, — диде Сәлимә һәм шунын белән улынын ачуын гына кузгатты.
— Сина алай да кыек, болай да кыек, әни! Син юри Варварага каныгасын!
Икенче онык — малай мәсьәләсендә дә Сәлимә килен белән тартышты. «Монысының исеме митрикәсендә үк татарча язылсын», дип җан талаша торгач, яшьләр Сәфәр дип атадылар. Берничә айдан хатын сабыйның туу турындагы таныклыгына юлыкты. Нигәдер Варвара аны матрас эченә яшергән иде. Укыса... күз аллары караңгыланды. Оныгы Сергей Фәритович Минханов иде.
— Ник син безне алдадың?! — диде Сәлимә, марҗа киленен буар дәрәҗәгә җитеп. — Ник син татар балаларын мыскыл итәсең?!
— Кем татар?! — диде килен, ирен чите белән генә көлемсерәп. — Минем кызым белән улымның милләте — урыс.
— Фәриткә әйтеп, Фәриткә... — Сәлимәнең тыны капты. — Кудыртам Рязанеңа!
— Посмотрим, — диде килен. — Кем-кемне куар.
Улы хәсрәт хатынының кубызына бии иде. Анасын якламады Фәрит, үзең гаепле, телләшмәскә иде дип, ишекнең йозакларын алыштырып ук куйды. Келдер-келдер кием теккәндә, мөгаен, Сәлимә җепкә кушып бәхетен дә теккәндер инде, һай! Уналты яшендә якташы, артист Хөснулла Минханов белән кавышкан иде ул. Ир кисәге гастрольләрдә дә уйнады, берьюлы хатыннар белән дә шаярды. Фәриткә өч ай иде, хыянәт әчесеннән үте сытылган Сәлимә хәләле белән хушлашты. Икенче ире белән дачада танышты. Бәлки, ертыкка ямаулык булып, матур гына яшәп тә китәрләр иде, үсмер Фәрит үги атасы Фиргатьне яратмады. Бала хакы дип аңардан да өзелде ул. Хөснулланың дүртенче яры — азау ярган тәҗрибәле хатын иде, ирен бала белән күмеп, койрыгын бозга катырды. «Өйдә алты тамашачы, безгә генә кәмит күрсәтерсең», — дип, театрдан да куптарып алды. Хөснулла Минханов талантлы артист иде, әллә сәхнәдән аерылуны авыр кичерде, әллә йөрәк тамырлары нечкәргән иде, ике тапкыр инфаркт булган ди үзенә әнә. Фатирыннан куылып, театр белән дә саубуллашкач, Сәлимә: «Бәлки соңгы тапкыр күрешәбездер», — дип аларга сугылды.
— Кер, — диде коры гына хуҗабикә. Көндәше кия-кия төсе уңган күлмәк төсле таушалган иде. — Ару гынамы?
— Аллага шөкер, Бәрия. Сез ничек?
— Абзаң залда, яме.
Җилләтелмәгән бүлмәдә тынчу иде. Авыр истән тыгызланган һава күзне
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
10
әчеттерде.
— Исәнме, Хөснул? — Сәлимә диванга ярым янтайган шәүләгә якынайды. — Ни хәлләрдә син?
Ир элек дастан иде, ә хәзер аны, әйтерсең, учка кысып кечерәйткәннәр, ул илаһым бәләкәй, илаһым ябык иде. Агач төсле адәм баласы да кибә-корый икән. Хөснул аны таныды. Өч бөртек сирәк керфекләре яшьләнде.
— Абзаң телсез, — диде хуҗабикә-көндәш. — Үзең генә сөйлә.
— Балаларыгыз кайда соң?
— Үстеләр дә, таралыштылар, — диде хуҗабикә-көндәш һәм аш бүлмәсенә кереп югалды.
— Синең белән минем малай — Фәрит өйләнде, — диде Сәлимә. — Ике оныгың бар синең. И шаяннар, и наяннар. Сергей, әйем лә, Сәфәр нәкъ син Хөснул. Синеке сыман кашлары калын.
Ир, сөенеченнән, балалар кебек гүелдәде. Әй Аллам бер генәм! Шушы гарип бәндәңне ничекләр яман хәбәр белән яңаклыйсың ди! Әйдә, матур ялганыңны сиптер дә сиптер инде.
Хатын йөзендәге елмаюын сүндермәскә тырышты:
— Фәрит хәлемне белми дип ачуланма, юлда ул, гел юлда. Себердән әйбер ташый супермаркетларга. Хәзер бит яшьләргә эш дигәннәре катлаулырак, хуҗалары һәр минутын тикшерә, джи пи эс навигатор беркетәләр машиналарына. Синекеләр бишесе дә кыз бит әле, Хөснул? Кызлы кеше
— бәхетле кеше инде. Биш киявен биш яктан «бабай» дисә, күңелледер ул. Ә Фәритен — нәсел дәвамчысы инде, Хөснул.
Ирнең тоныксу күзләре җанланды. Ул кинәнә иде.
— Ни диим тагын? Терел син. Менә мин... — Хыянәтче тавыш, ник калтырыйсын, йә? — Мин авылга китәм, Хөснул. Бөтенләйгә. Балачак нигеземә. Шулай, әйе. — Хатын ирнең күкрәгенә бакты. Башын төртеп әрни-әрни елар иде дә, тарайган шул моның күкрәге, тарайган... — Әтиләр йорты аякта, Хөснул. Шәрбәнбануда әниен исәнме сон әле?
Ир телен әвәләп, нидер әйтмәкче иде дә, сүзләре ирен кырыена аккан селәгәе белән буталды.
— И-и-ис-и-и...
— Исәнмени? Олыгайгандыр, әйеме?
Хөснулла «а-а» дигән авазлар чыгарып, күзе белән диван япмасына ишарәләде.
— Нәрсә, Хөснул? Дарумы? Хәзер, — диде хатын һәм япма кырыен күтәрде. Анда бөгәрләнгән мең тәңкәлек акча ята иде. Ир мөгрәде:
— М-ә, ә-ә...
— Бу акча әниеңә дисеңмени?
— Ы-ы-ы, — дип җөпләде Хөснулла.
— Бүген үк, шушы сәгатьтә үк почтадан срочно итеп салам, Хөснул!
— диде Сәлимә.
Авылга кайчан кайта да кайчан Шәрбәнбануга юл саба: хатын үзеннән өч мең тәңкә өстәп, Хөснулла әнисенең адресына акча җибәрде. Әмма әманәтен үтәсә дә, җаны тынычланмады. Гафурга «берәүләр инде» дигәнең чынлыкта исә Мөршидә карчык иде! Чакырмадылар, кил димәделәр аңа, бара әле менә. Таш асфальтка өйрәнгән нәзберек җанга пычракта тәпиләве бер газап, итекләрне балчык суыра иде.
... Килен булып төшмәде ул Шәрбәнбануга. Нигәдер Хөснулла туй ясамады. Үзеннән егерме яшькә олырак ир, хәер, аңа хәтле ике хатынның «башын ашаган», аның өчен туй, үзе әйтмешли, «искелек калдыгы» иде.
Сәлимә гөрелте ишетеп артына борылды. Бер трактор пычрак диңгезеннән «йөзә» иде. Хатын турысында ул туктады.
— Шәрбәнбанугамы, апа? — диде яшь егет. — Утыр!
Биек кабинага җитез генә үрмәләде Сәлимә.
— Бу юллардан шайтан арбасы гына тәгәрәрлек икән.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
11
— Без авыллар күнектек: батабыз да калкабыз, апа. Син шәһәрнеке ахрысы, — диде егет. — Кыяфәтең кәттә.
— Мин дә сезнең камырдан, энем.
— Кем апасы соң син?
— Җиде Чишмәдән мин, энем.
— Ә-ә, Гафур абыйлар авылыннан икән! Быел мин аның басуын сөргән идем. Классный мужик! Ыжмут түгел.
Алда сыннарын куырган кукуруз басуы сузылган иде.
— Най, нишләп әлегә чаклы боларны силоска урмадылар?
— Ягулык кытлыгы, апа. Колхозлар җан тәслим кылды ич.
— Хуш, икенче елга чәчеп нужаланмассыз, коелган орлыктан үзе тишелер, энем.
— Тишелми, апа. Адәм атабыз, апа, авыл кешесе булган ди. Үзе колхоз рәисе, үзе агроном, үзе игенче, үзе көлтә бәйләүче, үзе суктыручы — барысын да ялгызы гына эшләгән беренче пәйгамбәребез. Аллаһы Тәгалә аңа күктән бодай, арыш, арпа, солы ише орлыклар иңдергән. Шуңа безнең ата-бабалар икмәкне илаһи изге ризык дигәннәр. Икенче могҗизасы шунда анын, апа. Мин санаган орлыклар көз туфракка коелса, җәренгә үзлегеннән шыта, ә кукуруз чери, апа. Чөнки аны Аллаһ безгә төшермәгән, аны кешеләр уйлап тапкан.
— һай-һай, син фәйләсуф икән, энем.
— һи, безгә ди акыл! Моны мина Гафур абый сөйләде.
— Ә кукурузлар барыбер кызганыч.
— Авылда бүген бөтен нәрсә кызганыч, апа. Авыру карт-корылары, җил сызгырган фермалары, хуҗасыз этләре, ташландык алма бакчалары дигәндәй. — Юлдашы телгә оста иде. — Эш юк, шунлыктан авыллар үлә диләр. Нишләп таза-сау ир-атка эш бетсен ди икән, апа? Әнә, Гафур абый тере үрнәк: оештыр үз хуҗалыгында кечкенә генә колхоз! Мәктәпкә дә ачуым бар минем, апа. Укытучылар башка төя-төя укыта. Ничек тә «дүрт»ле ал син! «Ангыра, надан» дип тиргиләр өстәвенә. Куй симез-симез «икеле»ләр! Анын шул «икеле капчыклары» авылда төпләнеп калачак. Хәтта син аларны түбән билгеләр өчен бүләклә! Мин тапкырлау таблицасын буташтырам, апа. Әмма тракторым ватылса — күземне бәйләп сүтеп, кире җыям. Мин сөргән җир мамыктан да йомшаграк! Мактанчык җегет икән димә, апа. Ә аттестатымда шыр «өчле»ләр. Директор: «Төзәттерәм, кайда укырга хыяллана?» — дигәч, әти: «Тормыш институтына барыр инде, минем иске тракторны иярләп», — дигән. Безнен сыйныфта ун малай, биш кыз иде, шуларнын ундүрте вузларда укый. Кимсенмим мин, апа. Әзрәк тернәкләним генә, Гафур абый кебек ферма ачам!
— Афәрин, энем, афәрин! Авылыгызда тагын синдәй унган егетләр бармы сон?
— Олыраклар бар, кырык яшьлекләр. Кәҗә Гыйлфаны, Чыпчык Идрисе, Бозау Хәбрие, Шөпшә Гамиры. Дүртәүме? — Егет рулен кулыннан ычкындырып, берәм-берәм бармакларын бөкте. — Кабак Фәниле, Дөя Барласы. Алтаумы? Суррогат эчәләр шул апа бу абзыйлар. Быел безнен басуларда билдән печән иде. Хет үзен сыердан көнләшеп чәйнә! Гафур абый әйтә, Хаммат, симертергә унлап бозау бирәм, ди. Чабыгыз ирләр белән печәнне җыйнаулашып, ди. Әтисе Сөләйман абзый — Шәрбәнбану кияве иде, шунар якын итә иде ул безнен авылны.
— Чаптыгызмы? — диде Сәлимә.
— Кая, апа? Кәҗәсе дә, Чыпчыгы да, Шөпшәсе дә, Кабагы да — берсе дә чыкмады. Чалгы белән чаба белмибез, аякны кисәбез, диләр. Син, диләр, печәнне тракторын белән капка төбенә китереп аудар, бозауны коймага бәйлә, икесен бергә сатып эчәрбез, диләр.
— һай, һай, бик күнелсез хәлләр икән, энем.
— Шулайрак, апа. Әби безнен авылны Ходай каргаган, ди. Күрше Ибрайларнын да эшләре хөрти әнә. Урам тулы исерек.
— Мин, энем, шәһәрдә яшәгәч, туган җирдән аерылган идем, — диде Сәлимә. — Баксан, татар авыллары тоташ каргышта икән, һай-һай! Мөршидә әбиегез исәнме?
— Артист әнкәсеме? Картлар йортына озаталар дигән иде әти. Анын йорты —
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
12
урта урамда өченче, апа.
Беренче иренен туган йорты да хәрабә өеме: капка баганасы череп ауган, койма рәшәткәләре эт кимергән сөяк төсле кителгән иде. Әй, унмаса да унмас җете җәй төсе! Ишегалдын ямь-яшел чирәм каплаган иде. Гүя хуҗасы кибәргә дип идән җәймәсен сузып салган!
Бер хатын тункаеп баскыч идәннәренен балчыгын кыра иде.
— Әпәт үзәктәнме? Әбиен киреләнә, бармыйм ди сезгә. Хөснулласын көтә. Анысы да җәйләрен кайтып, утынын ваклый, абзар-курасынын тишек- тошыгын ямаштыра иде, инде ике елдан артык, анасын гүпчим ташлады,
— дип, ул зарланырга тотынган иде, Сәлимә:
— Мин картлар йортыннан түгел, — диде.
— Чуртымнан булсан бул, матурым, Мөршидәттәйне генә кымтырыкла. Тамагы тук, күте җылыда дип без дә куанышырбыз. Анын ызбасына газ кертелмәгән, утын яга иде, быел анысы да хәстәрләнмәгән. Кыш тунып үлә, бичара. Без, күрше-күлән, чиратлашып ашатабыз үзе. Мунчада юындырабыз. Карау да җитешми инде. Үземдә дә каенана белән каената. Икесе дә туксанда. Яшь чакта безнен сымак корсаклары күбенгәнче тәмледән тәмле тыгынсалар, күптән Газраил тырнагына эләгерләр иде, әстәгъфирулла! Ачлы-туклы яшәп, кычыткан, алабута гына ашагач, күр, гомерләре нинди озын! Ә үзләре сабый балалардан да хужы, бик көйсезләр.
«Мин Хөснулланын әнисенә ничек дип эндәшим икән?» — дип уйлады Сәлимә. Кем ул? Әбиме, апамы, әниме? Әни дип авыз тутырып әйтерлеге бар: Фәрит — баласынын баласы. Гомердә бер очрашмаган килен белән онык! Най, дөньясы!
Дисбе тартып утырган карчык сангырау иде, күрше хатыны:
— Мөршидәттәй, сина кунак килде, — дип, колагына кат-кат кычкыргач кына очлы ияген селкетеп:
— Хуп, хуп, — диде.
— Күчтәнәчләр белән, Мөршидәттәй!
— Әрбир белән җумаламагыз да, хөкүмәт ызбасына бармыйм тек бармыйм!
— Холыксызланма, Мөршидәттәй! Сине картлар йортына кауламый бу кыз-катын.
— Сән кем? Кайсы җирдән? — диде карчык.
Сәлимә: «Әни, мин өченче киленен», — димәкче иде, нигәдер теле көрмәкләнде. Карчык яулыгын шудырып, ана сул колагын әзерләгән иде, ул шунда иелеп:
— Мин театрдан, — диде.
— Бәрәкалла, тиәтердәнмени, олан? Хөснуллам элгәре заманда әртистлектә җөрде. Аулга кайтса, әни дир, ике кунам да таям дир, безнен кәстрүлләр, дир. Хәбәрсез нишләптер Хөснуллам, хәбәрсез.
Карчык карашын ярым сыгылган матчага төбәде. Ә анда — ярыкларга саргайган кәгазь кисәкләре кыстырылган иде. Телефонсыз елларда язган хатлардыр, күрәсен. Элек авылнын бердәнбер хәбәр чыганагы шул хатлар иде лә. И шуна сөенгәннәр, сөенгәннәр! «Улын (яки кызын) язамы? — элек авылда баш сорау шушы иде.
Шәрбәнбанунын билгесез килене ым-шымсыз гына кайтып китте. Күнелгә коточкыч авыр иде. Коточкыч авыр! Хөснулла начарайса (улынын атасы бит!) Фәриткә дә әйтермен дип ул сырхаунын хатыныннан телефонын алган иде. Кырда — иркендә Сәлимә көндәшенә шылтыратты. Чыбык очында бичә кыска гына:
— Бер имгәге белән чиләнгәнем дә җиткән, әнкәсен дә мина такмагыз,
— диде.
III
...Ашъяулык хәтле генә уентыктагы шәмәхә чәчәкләрне ул кичә үк шәйләгән иде. Табигать кызганыч итеп тә, матур итеп тә шаяра. Тамырларын имгәтмичә генә өзеп, букет ясап Гүзәлиясенә бирергә кирәк. Шатлансын! «Син тупасландын», — ди ул. Ходай дөнья тоткасы дип яралткан ир-ат сүзләр чәчә-чәчә төчеләнеп кыланамени?! Анын мәхәббәте тирәндә — йөрәктә була. Үзгәргәндер, анысы да хак. Булдырам дип
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
13
сыртына галәмәт зур йөк төяде дә, менә хәзер вакыт-вакыт, йөгеннән сыгылып, чүгеп-чүгеп ала. Көч-гайрәт кимемәде, әлеге дә баягы шик-шөбһәдән кыйнала иде ир. Быел ул кредит акчасын җилгә сипте. Хәзер инде сакал-уҗымнар анарда кызгану хисе уята иде. Киләсе елда да алданмас микән? Йә корылык, йә туктаусыз яуган янгыр кәкре каенга терәтмәсме? Әтисе ныграк җил исеп арышларны аударса да, атналар буе хәсрәтеннән йомылып, ләм-мим сөйләшми иде. Ә инде алдан ук фаразланган уныш җыелмаса — агроном Сөләйман озын, карангы көзге төннәрдә йокламыйча ынгырашып тан аттыра иде. Мөгаен, иренен пырдымсыз холкы әнисен дә бик иртә гүргә индергәндер.
Чыпчык, Тургай, Сандугач басуларын чәчәм дип үрсәләнә, билгеле. Ә менә җир сорап язган гаризасына тугыз ай кул куелмаган. Авыл җирлеге башлыгы Туктар Ильясов «Җыелышта карар кабул итәбез»,
— дип вәгъдә шулпасы белән сыйлый, ләкин кулдагы кашык һаман коры иде. Тик Гүзәлиягә «Хәлләрем хәл», — дип мескенләнмәс Гафур. Әтисе кебек йөз җимереп, дәшмичә дә йөрмәс. Тәкъдир аларны ызгыш-талаш өчен очраштырмады. Авыл хуҗалыгы академиясенен дүртенче курсында укыганда егетләр «культурныйлар» (мәдәният институты шәкертләрен шулай диләр иде) тулай торагына бәйрәмгә барды. Талантларнын нәкъ оясы: студентлар җырлады-биеде. Кичәдә Гүзәлия исемле ябык кына кыз номер аралаш шигырь укыды да шигырь укыды. Алып баручы аны шагыйрә, бер җыентык авторы дип игълан итте. Кыз очына-талпына нәкъ менә Гафурга гына мәхәббәтен анлата сыман иде. «Сельхоз» егетләре дә осталыгын күрсәтергә тиеш иде. Хәзер инде баянда сыздырган Гафур күзе белән залдан — беренче рәтләрдәге утыргычлардан Гүзәлияне эзләп тапты... Кичәдән сон ул шагыйрәне озатырга да базды. Гүзәлия Казан кызы икән, Бауман урамындагы фатирда яши икән. Әмма бу очрашунын әүвәлгесе
— актыккысы иде. Ут үрләгән йөрәген су сибеп суытты егет: «Авыл гыйбады дип мыскылларлар. Туктат, җилбәзәк шәһәр туташлары белән мавыкма!»
Ел да узмагандыр, «культурныйлар» җавап рәвешендә аларнын институтына килде. «Гыйбадлар» сынатамени! Үзләрендә театр, үзләрендә артистлар. «Аулак өй» күренешен сәхнәләштереп, боларнын өскә чөелгән борыннарына чирттеләр. Гафурга гына әлләни булды. Бармаклары төймәләргә ялгыш баскалап, баянны тыкрыкта адашкан кәҗә бәтиедәй мөкрәтте. Залдан конгырт күз ана төбәлгән иде. Аннары сәхнә түренә «культурныйлар» менде. Шагыйрьләр өчәү иде. Башта ышкылган такта кебек юка гәүдәле, колга буйлы егет калкына-калкына бөек җисемнәр турында поэмадан өзек сөйләде. «Җирдә — баш, болытларда — аяк, чәч
— тамыр, үкчә — ми» дигән тезмәләрнен мәгънәсенә төшенмәде Гафур. «Надан мин», — дип уе белән генә үзен баштүбән әйләндерде. Егылдыра, шайтан алгыры!
Фикерләрен дәвам иткәндәй «Колга буй»га икенчесе кушылды.
Чиратта Гүзәлия иде. Кыз томырылып егеткә карады.
Әйтәсе сүз әйтеп бетте инде, Очрашулар язмас безгә бүтән. Аланнарда юкә чәчәк койган, Хушлашырга дисең вакыт күптән.
Җанымны әй, минем әрнетмәче, Үз хәлемне бары үзем аңлыйм. Сихерләнгән төсле басып торам, Ни китәлмыйм синнән, ни калалмыйм.
Гафурнын йөрәген, әйтерсен, черт иттереп ачкыч белән борып ачтылар. Ачтылар да хәнҗәр белән: «Мин!» — дип сыздылар. Менә ул күкрәген уып ынгыраша. Тик ярасы әрнетми, ярасы рәхәт сулкылдый гына... «Без синен белән хушлашмадык, конгырт күз», — диде егет һәм өчәүнен артыннан урамга чыкты. Үгезне мөгезеннән эләктерергә кирәк иде.
— Гүзәлия, мин сине өенә үзем илтәм. — Егет студентлар отряды белән төзелештә эшләп, акчасына иске «Нива» юнәткән иде. — Әйдә!
Колга буй, ата каз кебек ысылдап:
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
14
— Иптәш! Ан бул: туташ минеке! — диде.
Гүзәлия, анын кулына суккалап:
— Зәбир, шапырынма, — диде. — Гафур, исәнме? Безнекеләр белән танышасынмы? Бусы — Зәбир Кәбиров, ә монысы — Галинур Маразов. Казан шагыйрьләре.
— Тату төркем. — Гафурга мәзәк иде. — Мин — Җиде Чишмә малае. Бәлки, үзегезнен партиягезгә әгъза итеп теркәрсез, ә?
— Син безнен сәфәрдәш түгел, җирендә генә казын, — дип, Колга буй кызны култыкламакчы иде, Гафур каршы төште:
— Гүзәлия минеке!
Бер читтә мыштым гына тәмәке пыскыткан өченче төркемдәш төпчеген ташлады да, егетнен җилкәсеннән умырып:
— Таһир белән Зөһрәгә тимә! Аларнын мәхәббәт! — диде.
Зәбир дә, батыраеп, Гафурнын күлмәк изүенә ябышмакчы иде, егет аларнын икесен бергә тарттырып, мангайга мангай чәкештерде. Кул кычытса да, сукмады. Ә анын беләкләре тимер иде. Бервакыт урманда, кинәт өстенә ыргылган кабаннын ике каш арасына йодрыгы белән тондырып, ерткычны дүнкәйткән иде ул. Ә болар — Гүзәлиянен иҗатташ дуслары. Болар — бер гөнаһсыз җаннар.
Кызны ул җилтерәтеп кенә машинасына утыртты. Тыпырчынмады Гүзәлия, әз генә үпкәләп:
— Сугыш чукмары икән син, — диде.
— Теге Зәбир иптәш сөекленмени?
— Әйе.
— Өйләнешәсезме?
— Бәлки.
— Шулай икәү башыгыз аста, аякларыгыз өстә килеш җир белән күк арасында асылынып яшәрсез микәнни?
— Көлмә, Зәбир талант иясе.
— Еларга икән, алайса.
— Зәбир минем иҗатымны бәяли. Без анын белән пар.
— Яз син, яз! Син язганда мин комачауламам.
— Тилерден мәллә?! Мин — Зәбирнен кәләше!
— ... иден. Ә бүгеннән минем парым. Сине ятларга бирсәм, Сөләйман малае исеме хәрам мина! Сонгы шигыренне мина багышладынмы, конгырт күз? Димәк, син дә мина битараф түгел.
Ахырдан ул Зәбир белән дә, Галинур белән дә дуслашты. Аны шигырь кичәләрендә баян уйнарга чакыра башладылар. Гафурнын җырга да сәләте ачылды. Хәер, җыр-көй һәм шигырь белән үрелгән бәйрәм мәҗлесләре озакка бармады. Шагыйрь егетләр: «Синен белән сүз тәме югала, халык концерт ягына авыша», — дип төркемнән кителделәр. Калды икәү: Гүзәлия һәм Гафур. Алар өр-янадан репертуар әзерләделәр. Ульяновск өлкәсендә туганнарыбыз күп, шундагы татар авылларын урап кайтыйк, анда халык монга сусаган дигәч, егет ничектер бик җинел ризалашты. Ә Җиде Чишмәдә аны дүрткүз белән кем көтсен! Мингайшә апасы гына: «Энем, энем», — дип өтәләнәдер.
Академияне тәмамлагач, кесәсенә агроном дипломы салгач, ул, бөтенләй авыл хуҗалыгыннан бизмим инде дип, аспирантурага документларын тапшырды. Читтән торып уку иде исәбе. Мөгаен, Гафур, зарыгып көтмәсәләр дә, туган авылына кайтыр иде. Нигезләре нык. Нарат бүрәнәләр тагын йөз елга түзә. Әмма мәхәббәтеннән исергән егет Гүзәлиядән җанын каерып алалмады...
Остарып-шомарып, җырчы данына тәмам күмелгәч кенә Гафур Җиде Чишмәсенә афиша элде. Якташларын да бер шаккатырсын әле! Клубка эресе-вагы, яше-карты тулган иде. Соныннан мәрхүм атасынын яшьтәше Гыйрфан бабай:
— Нәй, Сөләйман малае да җырларга калгач, безнен авыл гына түгел, дөнҗасы да йөзтүбән каплана икән, — дигән.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
15
Шагыйрә белән «артист» Мингайшә апаларда төн куна иде. Апасы үзенә пырлады:
— Адәм ыстырамы! Такмак такмаклар өчен сигез ел укыдынмы?! Хөкүмәт акчасын туздырып теге! Атан хурлыгыннан каберендә биш әйләнгәндер!
Гүзәлия унайсызланып кына:
— Апа, тамашачы Гафурга мөкиббән. Аны бүген сандугачка тинлиләр,
— дигән иде, апасы отыры ярсыды.
— Сандугач бала чыгарганда гына, анда да үз кадерен белеп кенә сайрый, гөлкәем! Ә бу көн-төн чыркылдаган саескан! Ниткән эш ул, иртә җырла, кич җырла! Җиде Чишмә өчен бер генә дә көймисенмени, малдумыт энем? Кеше авылларында, әнәгенәк, калхузлар урынына фирмырлар пәйда булган. Тилбизердан күрсәттеләр. Ә бездә әртист тә, исерек!
Гафур ерак гастрольләргә китәргә ашыкмады. Авылнын тып-тын кичләре, су буйлары, түбәсе болытларга орынган Кинә таулары, аннан да битәр урманнары сагындырган иде. Әтисенен чормадагы мылтыгы да, мөгаен, ир-ат кулын тансыклагандыр. Авыл табигате кунакка да ошады. Кыр чәчәгеме, күбәләкме, кырмыскамы — барысы да анын өчен «романтика» иде. Төнлә кыз: «Нинди матур!» дия-дия, йолдызлар белән чуарланган күк гөмбәзе астында бөтерелде, чирәмдә тәгәрәде. Кинә тавынын биеклегеннән әсәренде, «ай-яй, сездә ай зур!» дип, коты очып егеткә сыенды... Матурлык янәшәсендә ямьсезлек тә бар иде. Анысын инде менә Гафур гына күрә иде.
Элек «Син минем җиремә өч сүәм кергәнсен», — дип бәрәнге бакчалары өчен тәпәләшкән әби-апалар кабереннән кубарылса ни дияр икән? — ул бакчаларда алабута үсә. Чәчәргә кешесе юк. Элек колхоз көтүенен башы
— авылда, койрыгы — болында иде, ә бүген фермаларда тояк эзен кырып- кырып эзләсән дә табалмыйсын икән. Ә сөрелмәгән кыр-басулар кысыр хатыннар кебек ята иде!
— Мин авылда калам, — диде Гафур, өздереп.
— Кайтканнан бирле бер җүнле сүз! — Апасынын күзе яшьләнде. — И рәхмәт яугыры, энем! Ә кунагынны кайчан озатасын?
— Гүзәлия кала, апа. Мин ана өйләнәм!
— Бәй, шәһәр иркәсе нишләр икән монда?
— Иҗат белән шөгыльләнер. Ул — шагыйрә, анын коралы — каләм.
— Ә кем ишегалды себерер?
— Мин, апа.
— Кем су ташып, мунча ягар?
— Мин, апа.
— Керен дә син юарсынмы? Ашарга да син пешерерсенме, ә, энем, алтыным?
Казанда исә кызнын туганнары авылны хурлады. Нәркем үзен хаклы саный иде. Гафур, нәрсәдер исбатлап, нәрсәдер раслап вакланмады. Су болгана-болгана да, юшкыны төпкә утыра. Тора-бара каланыкылар да, саланыкылар да язмыш белән килешер. Аларга шул мәгълүм микән: яшьләрдә ярату бар! Илаһи ярату! Бөтенесе дә мәхәббәт иләгеннән иләнә! Алай да шәһәрдәге туган-тумача сыкранып кына Җиде Чишмәне күрәсе итте. Ул көнне болытлар, үчеккән төсле, нәкъ авыл өстендә укмашты да ишеп-ишеп янгыр яуды. Урамнардан шаулап ерганаклар акты... «Табигать» дип әсәренгән Гүзәлия табынны бакчада әзерләткән иде, өстәл лычма су булды... Бердәнбер кеше — Гүзәлиянен туганнан туган депутат абзасы мунчада чабынып, кысла кебек кызарган Гаяз Идрисович:
— Все-таки авылда шәп! — диде.— Экзотика! Син, кияү, кара мунча эшләттер. Хәзер анын шундый төре модада. Миченә чуер таш өйдер. Чыжлатып үлән суы сибәсен дә, парына уралып, тирлисен!
Әмма анын да, чалбар балагына балчык буялгач, чырае сытылды:
— Ну шушы авыл пычрагы! — диде депутат, сүгенеп.
Яшьләр, кунаклардан котылгач, яшәү планы төзелде. Гафур концертларда йөргән
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
16
микроавтобусны сатып, шунын акчасына УАЗик машинасы ала, сыер-тана, сарык кайтарта. Беренче бурыч — әкрен генә яна хуҗалыкнын нигезен кору иде. Ә Гүзәлия — яза! Ана инде илһам тынгылык бирми: алан-болыннар, Кинә таулары, йолдызлы төннәр чиратка тезелгән. «Мине шигырь теленә күчер, мине...» Тик бер елдан хатыны «романтика» сүзен сирәгрәк әйтә башлады, ә ике елдан — ул аны бөтенләй онытты. Быел Җиде Чишмәдә төпләнүләренә өч ел... Гүзәлия тиктомалдан боега башлады. Өзәргә кирәк ул кыр чәчәкләрен, өзәргә кирәк... Хатын-кыз — нечкә халык, әз генә кырыслансан да, үпкәсен белдерә. Әнә бит, кулларын тупасланды, ди.
...Сөт заводы директоры Әнәс Хөсәенов аны ерактан ук сәламләде.
— Үзе суктыра, үзе жцлгәрә, үзе төяп җибәрә. Менә сина табышмак. Кем ул, Гафур? Син, туган, син. Үзе терлек асраучы, үзе сыер савучы, үзе сөт ташучы. Кем ул, Гафур?
— Мин, Әнәс абый, мин. Саулармы?
— Саулар. Җырламыйсынмы инде хәзер?
— Туктадым, Әнәс абый.
— Җырлатмый дөньясы, әйеме? Мин дә сельхозда укыдым. Роберт абыйнын театр түгәрәгендә шомаргач, җинел генә акча көрәмәкче идем. Концерт бригадасы оештырдым. Йөрибез район авыллары буйлап. Әлфия апа әйтмешли «бушка кошлар да сайрамый, иркәм». Кич — клубта җыр, иртән кәнсәләрдә — мин. Колхоз рәисенә «Тиярен бир» дип киләм. Ул иртәгә, ди. Тагын киләм. «Бир инде, агай-эне», — дип ялынам. Акча юк, фермадан үгезләтә ал, ди. Сон, дим, миндә ун артист, нишлим үгез белән, дим. Бүл, ди. Кайсына койрыгы, кайсына боты, кайсына муены, ди. Берсендә хакимият башлыгы кабинетына чакыртты.
— Хөсәенов, электр баганасы хәтле буен белән ничек теләнеп йөрисен? — ди.
— Ялгышасыз, Гамил Әфләтунович, мин җырлыйм, дим.
— Җырлау эшкә исәпләнми, Хөсәенов, — ди башлык. — Синдә агроном дипломы, бүген үк «Сөнчәле» колхозына рәис итеп билгелим, миннән рөхсәт, буш вакытында бугазынны киереп җырларсын, ди. Җырларсын, пычагым. Кыз-катын кебек чәченне йолкырсын ул колхоз белән. Эт булып арыта иде, туган. Шушы элеккеге глава, Гамил Әфләтунович, каты бәгырь, мине гел артта сөйрәлгән хуҗалыкларга тыкты. Син бу заводын кара, ярты ел ремонт ясаттым. Сәхнә белән саубуллаштым дип үкенмә, туган. Авыл баласынын һәрберсе монлы, һәрберсе сагышлы анын. Син әнә, канауда аунаган сәрхуш Хисмине айнытып, юып-чистартып, киптереп, киендереп сәхнәгә бастыр, ул үзәкләрне өзеп җырлый. Ә Ходай җир-туфрак ярату таланты белән сирәк кешеләрне бүләкли. Шул бүләккә куан, туган.
— Бүләкме, сынаумы, кем белгән, Әнәс абый, — диде Гафур. «Сакаллы басу» һаман бораулап-бораулап бәгырьне тишкәли иде.
— Ә син төртсәләр дә егылма, туган. Без түзмәсә, кем түзәр дөньяларында.
— Директор ашыга иде. — Шәрбәнбануга барышым әле.
— Бүген ул авылда бәйрәм мәллә, Әнәс абый?
— Бәйрәм сина! Алар басуында кәкрәешкән кукурузлар безнен оешманыкы иде. Уралмадык, шунын өчен кинәшмәләрдә хаким чукып- чукып талый. Чыгышын минем белән башлый, минем белән тәмамлый. «Син атказанмаган булдыксыз җырчы, фәлән-фәсмәт...» Анын, туган, шунысы — артист дип сүгүе үтерә. Макталганда мин — Хөсәенов кына, ә тиргәлгәндә — «атказанмаган булдыксыз җырчы». Шул тирәләрне карап әйләним, эч поша, туган.
IV
...Шәрбәнбану анын йөрәк сыкрануларын гына кузгатты. Ата-баба гореф- гадәте буенча әүвәл, килен сыйфатында шушы авылга — Хөснуллалар йортына төшәргә тиеш иде Сәлимә. Каенана кеше бусагадагы йомшак мендәргә бастырып ана май белән бал каптырырга тиеш иде. Тәрәзәләргә ап-ак челтәрләр эләргә тиеш иде яшь бичә. Иннәренә пар чиләкләр асып, чайпалдырмыйча гына чишмәдән су китерергә тиеш иде Сәлимә. «Тиеш»ләр күп иде шул, күп иде. Йоласы үтәлмәде, һәй! Шуна
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
17
күрәдер, хатын-кыз бәхете дә тәтемәде.
Дымсу кыр җиле анын эчен актарган мон-зарын таратмый, әйләндереп- тулгандырып янадан йөрәгенә сылый иде. Хатын юл кырыена бер чүгәләп, бер утырып тамагына бөялгән утлы күмерне көч-хәл белән генә йотты. Кукуруз басуыннан лас-лас атлап таза гына ир бәндәсе килә иде. Җитәкче - фәлән, ахрысы: ак күлмәктән, кызыл галстуктан. Эсселәгәндер, мөгаен, пиджак төймәләрен ычкындырган. Авыл пычрагы һәркемне тигезли: түрәсен дә, Сәлимәсен дә җәяүлегә калдыра.
— Исәнләшер идем, шикләнәм. Әллә пәри, әллә кыз-катын, — диде ир, үз мәзәгеннән шаркылдап.
— Күзлеген парланган бугай, Әнәс.
Хатын, әлбәттә, аны таныды. Кариле егете Әнәс Хөсәенов анын сабакташы, алар Җиде Чишмә мәктәбендә бергә укыганнар иде.
— Тукта, сулама! — диде ир. — Биш былтыр күрешмәдек бит без! Син кайларда бүген, күке Сәлимәсе?!
— Күкесе — урманда, Сәлимәсе — каршында, Әнәс.
— Без, сыйныфташлар еш җыелабыз, син генә эреләнден, безне санга сукмыйсын, Сәлимә. Баюын җиттеме сон?
— Җитте генәме, ташып акты.
Гадәттә күптән очрашмаган танышлар (ә болар сабакташлар!) төпченергә тотына. Кайберәүләре күнелендә үк чокына. Әнәс минем шәхси тормышым турында сорашмасын дип хатын кукуруз басуына төртте:
— Әнә-ә, теге кырны бер булдыксызы урмаган, әйеме?
— Әйе, әйе, Сәлимә. Ул булдыксыз — атказанмаган җырчы. Сәхнәдән куганнар да, кукуруз чәчкән, имеш.
Мендәр кадәр корсагын дерелдәтеп көлгән Әнәс ачуны чыгара иде.
— Сәнгать кешеләрен мыскыллама, сабакташ. Син түрә бугай, ник ана булышмыйсын?
— Их, Сәлимәкәй, Сәлимәкәй. — Ир дә басуга карашын төбәде. — Әй, ярар ла, — диде. — Син кай тарафларга чаптырасын?
— Җиде Чишмәгә.
— Машина олы юлда, әгәр авылыгыз күперенә кадәр илтсәм, ачуланмассыңмы?
— Ачуланмам.
Ә тукталышта Әнәс ишекне ачарга җыенмады.
— Үзәктә шәп кунакханә төзеделәр. Номерлары искитмәле, шунда берике сәгать серләшик, ә, сабакташ? — дип ул анын ботын угаламакчы иде, Сәлимә җене кузгалып:
— Менә хәзер ачуланам! — диде.
Болай да Шәрбәнбану хатирәләреннән йомшарган хатын сыгылып- сыгылып еларга уйлады. Ичмасам, әзрәк бушаныр... Ялгыз дип маңгаена уйганнар мәллә? Кунакханәдә серләшәләр, янәсе. Серләшмичә генә тор, яме!
Чибәр шул, кызыгырлык шул Сәлимә. Үз рәхәтенә шәһәрдә яшәде ул. Өстендә фуфайка, аягында сәләмә галуш түгел иде. Тик парсыз күке иде Сәлимә. Шәрбәнбану егете анын бәхетен урлады. Бүген хатын Хөснулланың туган авылына барып, яраларын тирәнәйтеп кенә кайта. Синен өчен еламый ла ул, симез Әнәс!
— Кәк-күк, кәк-күк!
Кем үрти аны, кем? Кайсысы күке теле белән монлана?
— Кәк-күк, кәк-күк!
Сәлимә җавап итеп:
— Кәк-күк, кәк-күк, — диде.
«Кем» дә уенга кушылды:
— Кәк-күк, кәк-күк...
— Нәй, син чын күке ләса! — диде хатын. — Адәм җанында синеке кебек мон
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
18
булмый. Алайса нигә үзеннен күзен сагышлы, дисенме? Сорама, кошкаем, сорама! Эчем четер-четер янса да, мин сиздермим, көләм-шаярам. Театр уйнама, дисенме? Бәй, мин бит үз тормышымны гына уйныйм, бүтәннәрнен роленә ымсынмыйм. Хәзер минем сәхнәм — Җиде Чишмә, кошкаем. Чү-чү, улым белән киленемә тел-теш тидермә! Үз көйләренә яшәсеннәр, яме? Минем бит, Аллага шөкер, нигезем бар. Иске, билгеле, алай да шөкерана кылам мин. Театр җитәкчеләре тулай торактан бүлмә хутлый иде анысы. Мин бит, кошкаем, синен даныңны арттырдым. «Кәккүк» дияр өчен мине Төркия, Финляндия мәмләкәтләренә алып бардылар, ышанасынмы?
— Кәк-күк, кәк-күк, — диде кош һәм әрәмәлек талларын тибрәндереп очып китте.
Мингайшә апа колгалы кое янында бидоннар чайката иде.
— Вәт-вәт! Гафурның сөт машинасы таксый түгел сина. Ана тагылдың инде нәрсәгәдер өметләнеп тә, хәзер арыган бүре сыман аякларынны сөйрәп кайтасынмы? — диде карчык, теленнән агу тамызып.
Сәлимәнен сүздән ызгыш арканы ишәргә бер генә теләге дә юк иде, ул кое каршындагы бүкәнгә утырды.
— Кәк-күк, кәк-күк...
— Күкелдәмә, — диде кортка.
— Кәк-күк, кәк-күк...
— Сина әйтәләр! — Мингайшә апанын төймә хәтле генә күзләре зурайды. — Канатларынны сындырам, күке кызы. Энем йортында күкелдәмә, күкелдәмә, күкелдәмә!
Хатын тынды. Карчыкнын кулы каты иде. Бервакыт авыл хатыннары кырда чалгы белән печән чаба, ә мәктәп балалары кояш кызуында кипкән покосларны әйләндерә иде. Кич белән бригадир чабылган мәйданны күзләп:
— Кырык биш сутый, апалар, — диде.
— Тучнысы алтмыш, — диде Мингайшә апа.
— Минем анлык кына баш эшли, кырык биш, апалар, — диде бригадир.
— Синең үлчәвең башсыз башында, ә минеке — аякта, — дип, Мингайшә апа адымлап җирне үлчәде.
— Алтмыш!
Бригадир:
— Ыспурлашмагыз, апалар, кырык биш, — дигән иде, Мингайшә апа егетне сугып екты:
— Алтмыш!
...Карчык, әһә, шүрләдеңмени, дигәндәй, канәгать елмаеп, кое авызына иелде. Чыкырт-чыкырт...Чыкырт-чыкырт... Әле театр юксындырыр. Әнә, сиртмә нәкъ сәхнәдәге декорация алмашынгандагы төсле чыкырдый...
— Су болгана. Чиләгеңне апкил, чәйлек ал, — диде кортка.
— Рәхмәт, Мингайшә апа. Суым ярты бак.
— Шәһәр кешесе кашыклап кына эчә шул. Мин сиңа йорт белештем, күке кызы. Вәлетдиннәр сата.
— Нинди йорт?
— Пәтистинни. Сарае, мунчасы өр-яңа. Җитмеш мең тәңкә, ди.
— Минем оҗмах кебек йортым бар бит, Мингайшә апа!
Карчык салкын судан күшеккән кулларын сулышы белән җылыта- җылыта:
— Тәмугтан хужы нигезегез! Кыш син анда суыктан кәңкәясең әле, күке кызы! Таракан күк катасың әле, бел!
— Кайгыртуың өчен рәхмәт, Мингайшә апа. Мичен төзәттердем, яктым, төтенләмәде. Нич булмаса, урманга очармын, мин бит күке!
— Әй, ни исемең, ни кушаматың! — Карчыкка бу шаяру ярамады.
— Сәлимә ни, сәләмә ни. Менә син шуны аңлат, күке кызы: нишләп ташкаладагы фатирыңны бәреп, Җиде Чишмәгә иңдең, йа?
— Сер, Мингайшә апа.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
19
— Монда безнең чүлмәк гөле дә җитеп ашкан иде, — диде кортка һәм сызгыртып алъяпкыч итәгенә борынын сеңгерде. — Томау, заразы.
— Сарымсак суы файдалы, Мингайшә апа.
— Матри, сереңне белермен мин, күке кызы!
— Нинди сер ул? — Капкадан Гафур чыкты.
— Кыз-катын сүзен тыңлама, колагың сасыр, энем, — диде карчык.
— Көзге көн кыска, сыерларыңа печән сал. Тиздән караңгылата.
— Юлың уңдымы, Сәлимә апа?
Күршесенең бу соравы нибарысы әдәплелек билгесе, хатынның юлы уңса да, уңмаса да аңа барыбер кебек иде. Иртән генә шат-көләч Гафурның күз нуры тоныкланган иде.
V
...Шәмәхә чәчәкләр иясе өйдә юк иде. Өстәлдә тузгыган кәгазьләр, компьютер кабызган килеш. Язган да сызган, язган да сызган. «Иҗат газабы кичерә...» Үз халәтен шулайрак аңлата Гүзәлия. Иркенләп-тынычлап эшләсен дип Гафур алгы бүлмә диварына ишек уеп, бераздан җыйнак кына өстәмә кабинет ясаткан иде. Анда илһамнан гайре бүтәннәргә керү тыела иде. Керде әле. Ихлас күңелдән сөйләшергә кирәк. Араларыннан боз шуышкан төсле, хатын аңа салкынайды.
Гүзәлиянең кулында исә әрем бәйләме иде. Ул дивандагы чәчәкләргә аһ димәде, сүзсез генә тәрәзә төбендәге сулы пыяла савытка куйды.
— Аппагым, көзге чәчәкләр матурмы? Синен өчен үскән алар. — Гафур хатынын биленнән кочаклады.. — Әрем әче инде ул.
— Минем тормышым төсле...
— Ничек?
— Мина күнелсез.
— Ә син иҗат ит, аппагым, — диде беркатлы ир. — Хәтерлисенме, без өйләнешкәндә син көненә икешәр-өчәр шигырь яза иден? Илһам синен түренә үк кунаклаган, безгә сүз алышырга ирек бирми иде.
— Алдама, синен үз эшен куәтлерәк иде ул чакта. Сыер, үгез, тана иде синен бөтен хәсрәтен.
— Шатлыгын, диген, аппагым. Мин бит хуҗалыгыбызны тернәкләндердем. Боерса, терлек санын арттырабыз әле. Әкрен генә кинәя-зурая мегаферма төзербез, шәт.
— Без димә, мин дип күкрәк как. Хуҗалык — ул синеке.
— Юк, безнеке!
— Юк, синеке!
Кырлы-мырлы сөйләшкән Гүзәлия, анын кулыннан ычкынды да, киштәрдәге ике китабын учлап шап-шоп өстәл кыйнарга кереште.
— Менә болар минеке! Мин язган! Мин! Яшьтәшләрем дүртәр-бишәр җыентык бастырды. Аларнын исемен халык белә! Алар танылды инде! Без, синен белән икебез ике дөнья кешеләре, икебездә ике төрле шөгыль!
Гафур өчен көтелмәгән ачыш иде бу. Ир белән хатын бербөтен җан түгел икән лә. Күр, анын яратып туймаслык ягымлы һәм мөлаем Гүзәлиясе аждаһа кебек авызыннан ут чәчә!
— Букка чумган сыер-таналар, печән чүмәләләре, тирес өемнәре, бәрәнге бакчалары — синеке! Аягындагы кирза итекләр, өстендәге сырган фуфайка — синеке! Синен бөтен уен — ферма! Яраса, тизәктән дә акча сугар иден.
— Акчага табынмыйм мин, аппагым. Авылны яшәтәсе килә, шул гына.
— Яшиме сон Җиде Чишмәгез?! Мәдәният йорты белән мәктәп ишегендә йозак! Ирләрегез эчә, әбиләрегез көмешкә коя.
— Яшәр, — диде ир. — Нишләп яшәмәсен ди. Әнә, Мөбарәкша бабай оныгы Илдус, Гафур абый, синнән күрмәк мин дә фермер булып теркәләм, токымлы кәҗәләр
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
20
үрчетәм, ди.
Моннан өч ай элек хатыны бер кәефсезләнеп алган иде инде.
— Язылмый, — дигән иде ул.
— Нишләп? — дигән иде ир.
— Кризис...
— Илдәме?
— Минем күнелемдә, — дигән иде хатын. Гафур мона илтифат итмәгән иде. Шул вакытта ук шеш тулган булган икән, инде менә тишелде.
— Ике генә җыентык белән чикләнмә, өченчесен, дүртенчесен туплап чыгар, аппагым.
Хатын анын һәр сүзенә бәйләнә иде.
— Бетем беләнме? Мин каладагы язучылар шикелле көн саен нәшрият- редакция тирәсендә чуалмыйм. Мөхәррирләр белән дә дуслыгым чамалы. Алар минем дөньяда барлыгымны да оныттылар, — дип үксергә үк тотынды Гүзәлия.
— Түләп бастырыйк, аппагым!
— Нинди акчага?
— Безнекенә! — диде Гафур да, кызып.
— Бүтән безнеке димә!
— Хуш, минекенә! Ник син китап турында монарчы әйтмәден, аппагым?
— Шуннан ни файда? Синен хуҗалыгын капкорсак төсле: йота да йота! Башта сина биш кенә сыер кирәк иде, аннан аппетитын үсте, тагын биш өстәлде. Аннан йөк машинасы, аннан тегермән, аннан орлык! Муеннан кредитын. Тагын нишләрсен икән?!
— Җирләр алам, иген игәм. Авыл тегермәнендә тарттырган оннан пешергән ипи бик тәмле ул, аппагым.
— Минем китабым чиратнын койрыгында икән, — диде Гүзәлия, кызганыч тавыш белән. — Синен акчана брошюра да чыгармыйм әле мин!
— Чү, аппагым, алай усалланма. Йә, нишлим, боер. Үзенне Кинә тавына күтәреп менимме? Сине ул тау ничә шигырьлек хисләндерде әле? «Анын түбәсендә учларыма йолдыз чәчелә», — дия иден.
— Менмә!
— Бу шәмәхә чәчәкләрнен кайсы уентыкта үскәнен күрсәтимме?
— Күрсәтмә!
— Урман һавасы сулатыйммы? Поши малайлары белән таныштырыйммы?
— Сулатма! Таныштырма!
Хатын керпе сыман инәләрен тырпайтты.
— Ниш-лим? — диде Гафур, гаҗиз булып.
Гүзәлия йөзен анын күкрәгенә терәде. Бармаклары белән ирнен колак яфрагын кытыклап:
— Мине әле дә яратасынмы? — диде.
Ике дә уйлап тормыйча «әйе» дип җавап бирердәй ин җинел җавап иде бу.
— Җаным-тәнем белән яратам, аппагым!
— Мәхәббәтебез хакына минем бөтен теләкләремне дә үтисенме?
— Боер дидем бит, аппагым.
— Казанга китик!
— Ә?
— ...туйдым мин ябылып ятудан! Туйдым авылдан! Янгырыннан, карыннан, иләмсез көзге кичләреннән! Минем иҗатташларым белән кичәләрдә катнашасым, әдәби салоннарда шигырь ярышлары оештырасым килә-ә! Анда сина да эш бар. Абый депутат, министрлыкта урын җайлыйм, ди. Әниләрнен фатиры иркен, биш бүлмә. Китик, Гафурым! Синен авыл дип йөзгә ярылуын кемгә хаҗәт? Җиде Чишмәгезнен гомердә дә тереләсе юк.
Ир юмаланып муенына уралган хатынны диванга селтәп атты:
— Китмим мин авылдан!
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
21
Хатын-кыз куенында бөгәрләнеп елан ята һәм ул бер чага икән. Әнә, яратыр өчен яратылган нәфис күбәләге өр-яна яктан ачылды. Кара син, мыштым гына усаллык исәпләп йөри икән! Ир-ат куенында исә балта ята, ул да бер чаба икән. Селтәп кенә атты аппагын Гафур. Менә бу — тупаслык инде. Беренче тапкыр ир аранны җимергән айгыр кебек дулады. Ачу яман кимчелек икән.
Гүзәлия елап калды, ул аш бүлмәсендә табак-савыт юган Мингайшә апасынын күзенә чалынмаска тырышып, ишегалдына сызды. Бәлки, тәртәгә тибеп алуы ярап куяр. Моннан сон, бәлки, хатыны «синеке», «минеке» дип, гаиләне урталай ярмас. «Казанга китик», — дигән коточкыч тәкъдиме белән дә ярсытмас. Кыр-басуларны рәсмиләштергәч, җәренгә, боерса, бодай белән арыш чәчәр. Икмәкнен әзрәген сатса — кулга акча керер һәм Гафур ин мактаулы нәшриятта хатынынын шигырьләрен бастыртыр. Ник юк-бар өчен үпкәләшергә, аппагым. Букка чумган сыер-таналар дигән ямьсез сүзләрне син ничек оялмыйча әйттен сон әле? Син бит сүзләрдән үтә күренмәле челтәр үрәм дисен, аппагым. Ташла, ир-ат башын белән үртәлмә, Гафур! Хатын-кыз белән чәкәләшәсен икән, «авырта» дип тиресе суелганчы мангаенны ышкыма!
Алмагач куаклары уртасында ул нарат бүрәнәдән «Сыерчык оясы» төзеттергән иде. Кунак өе дип аталган әлеге куыш махсус депутат абый өчен эшләнгән, сайлаучыларыннан гарык булган яисә сессияләрдә законнар төзәтеп арган Гаяз Идрисович монда өч-дүрт тәүлек ял итә иде. Анын портфелендә биш йолдызлы коньяк җемелдәр, һәм җиннәрен сызганып тутырган тавык боты кимергән депутат агай һаман да хуҗанын бер «кимчелеге»н тәнкыйтьләр иде.
— Син йөз грамм кәкмисен, кияү. Пример, сез — фермерлар җыелышып мәҗлес укмаштырасыз ди. Барлык иптәшләрен дә кабып куя ди. Капкан ир-ат обязательно җә начальствоны сүгә, җә гүләйт иткән хатыннары белән мактаныша. Айнык кеше исә дәшми. Вот шунда коллегаларын синнән бизә дә инде. Җә бу безне Фәлән Фәләновичка әләкли, диләр, җә бу слабак ир, диләр.
— Мин өйләнгән, Гаяз Идрисович, — ди Гафур. — Минем хатыным — сезнен сенелегез ягъни.
— Да, син өйләнгән, — ди депутат абзый. Ләкин баш миен хәмер тамчылары кыздырган кунакнын үз мантыйгы мантыйк иде. — Эчмәгән кеше беркая да сыймый, кияү. Тамак төбемне юешләтмим дисән, ирененне генә чылат! Эчкән кыяфәт яса! Партизан булма! Пример, сезнен район главасы кыстый ди. Давай, Гафур Сөләйманович, минем исәнлеккә берне тот, ди. Нишлисен, кияү? Тәгәрәп үлсәгез үлегез, Фәлән Фәләнович, ну мин сезнен исәнлеккә эчмим, дисенме?
— Безнен хаким ашказаны җәрәхәтеннән җәфалана, Гаяз Идрисович. Аракы белән дус түгел.
— Алай икән. — Хатынынын абыйсы бүтән бәхәсләшми, әмма икенче тапкыр килгәч, коньяк шешәсе бушагач, тагын куерган ботканы болгата иде.
Гафур «Сыерчык оясы»на керде, курткасын салып ташлады да, шырпы сызып мичкә тутырылган утынга ут төртте һәм бар буе белән караватка сузылды. Киштәдә гармун, ә дивардагы чөйдә иске мылтык эленгән иде. Бервакыт өч угры анын хуҗалыгына һөҗүм итте. Тыкрык башындагы үзбушаткыч машинага болар, мөгаен, терлекләр төямәкче иде. Аллаһы Тәгалә алдан ук хәбәр салгандыр, Гафур кичтән чормадагы мылтыгын чистарткан гына иде. Ул эт өргән тавышка тышка чыкты. Бакчада ат пошкыра, сарыклар мәэлдәшә иде. Ир ишегалдында мылтыгыннан бер гөрселдәтте, аннан абзар почмагында икенче тапкыр һавага төзәп атты. Шәүләләр машинага табан чапканда уч төбе кызып, сөрлегеп егылган өченче каракнын арт чүмеченә «истәлеккә» утлы ядрә утыртмакчы иде, акыл тыйды: «узынма, егет!» Шуннан бирле озын саплы «тугры дус» сакта тора. Ә ул бит угрыларны төсмерләде. Үзәк базарында Чабак Садри малае ит сата, ә үзе йортында аксак кәҗә дә асрамый иде.
— Сугымлык терлек кайдан аласын? — диде Гафур.
— Самарадан, — диде Садри малае.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
22
Ул тезен чалбар өстеннән генә пычрак сөлге белән бәйләгән иде.
— Каймыктырдынмы?
— Ахрысы, малай. Каты гырдага бәрдем.
— Сәүдән гөрләсен, — диде Гафур һәм киная белән: — Самара минем бакчада түгел, юлларны буташтыра күрмә, — диде.
Ул «сөйләшә-сөйләшә» янган учакны ярата иде. Каен утыны сүзгә саран, шылдырт иттереп күмерен төшерә дә, «авызын» яба. Юкә черт- черт төкеренеп, чаткысын чәчкән кылана. Анын бытбылдык хатыннар кебек «сүзе» күп. Усак (бигрәк тә чи усак) башта пышылдый, аннан табада коймак пешергәндәй чыжылдый, ә инде тәмам җылынгач, кайнар яшен агызып жәлләтә... Һәр агачнын үз холкы! Элек Гүзәлиясе мичтә кабыклы бәрәнге тәгәрәттерә иде. Анын өчен ул ин тәмле авыл сые иде. Сонгы вакытта хатынынын бәрәнге дигәне юк. Мич тә яккан юк. Туктале, бәхетле мизгелләрне кабатларга кирәк. Ир сарай нүешендәге лардан эре- эре бәрәнгеләрне чүпләде. Мичнен күмерен соскыч белән тимер савытка көрәгәч, кызган ташка «җир алмалары»н ыргытты.
— ...кабыгы каралып көйгән, әти.
— Аша, анын күмере эчәкләрне чистарта, улым.
— Кырда пешергән бәрәнге ярмалы, иеме, әти?
— Сорты шундый, улым. Икенчедән, ул колхоз кырыныкы. Уртак табакнын ашы тәмле була, улым.
— Ипи башмы, бәрәнгеме, әти?
— Ипекәй йөрәкне ныгыта, бәрәнге ашказанын юата, улым. Алып барам, кире алып кайтмыйм дигән ди бит ул. Дөньяда өч нәрсә махмырлатмый, улым. Берсе — ипекәй, икенчесе — бәрәнге, өченчесе — су.
— Син нигә ашамыйсын, әти?
— Әрвахлар ашамый шул, улым. Безнен ризык — сез кылган дога...
— Син үлденмени, әти?
...Гафур сискәнеп уянды. Көпә-көндез йоклап кителгән. Ару галәмәтеме? Нервылар тынычланганмы? Хәер, тынычланырга иртәрәк әле. Гүзәлиясен тәмле сые белән сыйларга иде. Әтисе... Борчылса, шулай төшләр аша йөрәккә шакый, мәрхүм.
Хатыны бүлмәсенен ишеген ачмады.
— Аппагым, кап-кайнар бәрәнгеләрдән авыз ит, — дип ни ялынса да, эчтә өн-тын ишетелмәде. Хатын-кыз үпкәләсә күкләрне болыт сара шул! Ир, кулындагы коштабагын тавыклар тагарагына илтеп бушатты. Ялгыз башка барыбер тамактан үтмәс иде.
Кое янында апасы Сәлимәнен бәгырендә казына иде.
— Серенне белермен мин, күке кызы!
Хатын-кыз аны җиде йозакка бикли. Җинел генә белә алмассын шул, апа. Гафур, әнә, без Гүзәлия белән бер тән, бер җан дип яши иде, баксан, аппагынын күнелендә әллә ниләр бар икән.
...Сәлимә, итекләрне юып, чирәмгә куйды.
— Рәхмәт, Гафур.
Кәс-кәс басып, койма буеннан гына өенә табан атлаган хатынга Мингайшә апасы, бүре күзләре белән акаеп:
— И-и, ничек артын уйната. Сине кызыктырмакта монын бөтен уе, энем,
— диде. — Әртислегенә чыдаш түгел, бер Ходаем! Күке тек күке!
— Апа, бәйләнмә, — димәкче иде ир, капкадан юл сумкасын җилкәсенә аскан Гүзәлия чыкты.
— Гафур, мин өч-дүрт көнгә Казанга китәм, — диде ул, аска гына карап.
— Нәшриятка кулъязмаларымны тапшырам.
— Әбәү! Ниткән Казан? — диде апасы.
— Кысылма, апа! — Гафур хатынына гаҗәпләнеп карады. Монарчы алар шәһәргә гел икәү бара иде. Сирәк баралар иде, билгеле. Чөнки каланыкылар кияүне өнәп бетерми иде.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
23
— Мин синен колын түгел, Гафур! Мин — ирекле кеше.
— Сине беркем бәйләп тотмый, аппагым. Җыентыгына акча мәсьәләсе...
— ...бушлай бастырсыннар! Мин — талантлы шагыйрә!
— Үзен күрәсен, тездән пычрак! Җинел машина бата. Сөтнеке белән илтәм мин сине. Хәзер, киенәм дә, — дип ашкынган иргә хатыны, тупас кына:
— Илтмә! — диде. — Мине олы юлда көтәләр инде!
— Кемнәр?
— Дусларым. Сорау алма миннән, яме? Көнләшмә дә! Мин сина хыянәт итмим. Син кемнәр белән генә аралашмыйсын, нинди генә хатыннарны машинанда ташымыйсын!
— Әбәү, катыннар диме? — Апасы киленен җайларга маташты. — Күке генә бит ул!
Гафур:
— Сумкан шактый авыр, юлга хәтле озатам, — дигән иде, хатын кулларын аркылы куйды:
— Мәшәкатьләнмә!
Апалы-энеле капка төбендә сураеп калдылар.
— Ник җибәрден, җебегән!
— Нәрсә, апа?
— Ирме син, йа? — Апасы кайнап ташыды. — Шушы чебеш хәтле генә катыныннан җиндерәсен. Өч ел иркәләп боздын да, хәзер үзеннән чиркана, чүлмәк гөле! Берсендә утырмага җыенган идем, җизнән чәчемнән карават аягына бәйләде. Буе тәбәнәк иде дә, вәләкин настояшни ир иде, мәрхүм. Тормышын ватыла, энем, төзәтү ягын кара!
Ир-атнын да сере була. Бәлки, ул аны җиде генә түгел, кырык тугыз йозак артына яшерәдер. Бу серне ачып бетерер өчен фанилык гомере генә аздыр. Бәгырен ялкын чолмаган ир кырык тугыз йозакка берьюлы селтәнде:
— Бала юк безнен, апа! Бала юк!
Апасы шалдор-шылдыр тактага бидоннар тезде.
— Ишетәсенме, апа?! Бала юк безнен! — дип сыкранган иргә:
— Ишетәм, — диде. — Өзгәләнмә! Кыз туса — ялкау әнкәсенә охшар иде. Ә малай... сина малай таптырырга ярамый, энем! Безнен нәсел ирләре каргалган! Шушы күке Сәлимәсен җир читенә кудыртыр идем, әй. Шул катын күренгәннән бирле намазларымны саташтырам. Синен башына кайтты ул, эне-ем!
VI
...Урталай сыгылган черек матча бүрәнәсе бер сынар микән? Ничек тә бу кышны хәвеф-хәтәрсез генә уздырасы иде. Җәй җәй инде, кояш үзе зур мич төсле сөякләренә кадәр җылыта.
Салкыннар башланды исә Сәлимә шәһәр урамнарында кангыраган хуҗасыз этләрне жәлли иде. Койрыкларын бот арасына кыстырып, тунып- өшеп чабалар. Ә җәйләрен алар өчен сөенә иде. Тунмыйлар ичмасам. Менә үзенә дә эт тормышы килде. Мүге сирәкләнгән бүрәнә ярыкларыннан җил ыжгыра, шиферы чатнаган түбә тишегеннән янгыр ява... Ул монарчы гел өметләнде: улы Фәрит юл унае һичшиксез сугылыр, әни, ни хәлләрдә яшисен, дияр. Казанга кайт, оныкларынны сагынгансындыр димәсә дә, әни, мин акча эшлим, мә, унбиш-егерме мен, йортынны төзекләндер, дияр. Сугылмады Фәрит. Варвара килен аны кай төше беләндер сихерләгән иде.
Сәлимә иртән, тәвәккәлләп, авыл җирлеге башлыгы янына барды. Ачык йөз белән каршылады аны Туктар.
— Син, Матур апа, безгә карендәш, — диде башлык. — Үзем дә хәленне белмәк идем шушы көннәрдә. Җиде Чишмәдә озаккамы?
— Үлгәнгә кадәр, карендәш.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
24
— Китче! Сезнен йортыгыз җимерек бит!
— Әзрәк сипләсән, терәү терәтсән — җан асрарлык, карендәш.
— Син яшь, чибәр, Матур апа. Казанны карангы авылга алыштыруын гаҗәп. Без мондагы баткаклыктан ничек качыйк икән дип уфырабыз.
— Най, качулары җинел ул, анын өчен әлләни батырлык кирәкми, карендәш. — Хатын егетнен мескенләнүен өнәмәде. Хакимият, янәсе!
— Элеккеге заманнарда авылда меннән артык йорт иде, ә бүген синен карамакта ничә җан?
— Җиде йөз җитмеш, Матур апа. Карты-яше, үләсе-туасы белән. Анын Гафур кебекләре үзләре йөз кешегә торырлык! Өч ел инде бимазалый Сөләйман калдыгы, хәзер инде җир дип җелегемне суыра, дошман!
— Ай-Һай, бигрәк кискен түрә икән син, карендәш! Кайчан анын белән дошманлашып өлгерден әле?
— Хәтерен тутыккан ахры, Матур апа, — диде җирлек башлыгы, урыныннан калкынып. — Сөләйманнар борын-борыннан безнен нәсел дошманы!
Хатын карендәшен куәтләмәде.
— Туктар, әтиләрнен нигезе, чынлап та, искергән, — дип, үз йомышына күчте. — Минем сездән берни таләп итәрлегем юк. Үсмер чагымда әни өчен каникулларда колхозда яшь бозаулар тәрбияләштем. Шуннан гайре Җиде Чишмәгә чәнти бармагым хәтле дә ярдәмем тимәде. Әти тракторчы иде, аяклары шешеп үлде. Ул чакта фермаларда тизәк боламыгы иде, резин итекләр, салкын тартып, әнинен исәнлеген бетерде. Аларнын хезмәте хакына өемне әз-мәз ремонтларга булышмас микән җирлек, карендәш?
Туктар, бетләгән сыман, озак кына баш түбәсен кашыды.
— Хм... Театрда уйнадынмы әле син, Матур апа?
— Юк, сәхнә киемнәре тектем.
— Хм... Театрда бөтерелгән кеше почти артист инде, Матур апа. Тел чарланган синен, дөресме? Абруй зур, дөресме? Как-никак, сәнгать әһеле! Әле син берәр фирка әгъзасыдыр? «Бердәм Россия»некеме? Мина халыкны кузгатырга иде. Җыелышта Гафурга каршы башлап син чыгыш ясыйсын, Сәлимә апа! Сытабыз дошманны! Басу-кырларга борынын сузмасын Сөләйман малае. Аларга хуҗа бар, бай инвесторга тәгаенләдем мин җирләрне, вот!
Сәлимә иелә-бөгелә көлде. Күзеннән яшь атылды хәтта.
— Най-һай, кем диим икән мин сине, карендәш? Бөтен сыйфатларынны берләштерерлек исем кирәк иде дә сина... Тел байлыгым ярлырак ахры.
— Хатын ишекне этте дә, баш аркылы гына: — Таптым, таптым, — диде.
— Кабахәт син, кабахәт!
Ул юл буе хәтерен актарды. Туктар әтисе ягыннан ботак очы иде. Әниләре күрше-күлән белән әрләшмәде, йомшак күнелле, күндәм хатын иде мәрхүмә. Сыерларны да ул назлап-иркәләп кенә сава иде. Әтисе исә кырку иде. Явызлыгы да чиктән ашкан иде. Сөләйман абзыйларнын әтәч- тавыклары бакчаларында тибенсә, таш белән бәреп имгәтте. Күршеләрнен сарыклары да әтисеннән җик күрде: бәрәнге сабагын таптаганнар дип, ул хайваннарнын колагын кисте. Күршеләрнен гауга куптарганын хәтерләми менә. Бик сабыр иде Гафурнын атасы. Берсендә генә агроном Сөләйман шартлады. Ике ирнен тавышы урамны янгырата иде.
— Ник басуны сай сөрден, Хәмит? — диде агроном Сөләйман. — Туфракка бармакны кадасан — кап-каты.
— Бик мачтыр икән, үзен сөр, — диде Хәмит.
— Сөрермен дә! Тракторны турга китереп бастырган бул!
— Акылын алтын икән, Сөләй балыгы!
— Минеке алтын, синеке — күгәргән калай, Хәмит.
— Бугаз киермә, Сөләй балыгы! Мина прсидәтел хуҗа, бу факыт!
— Хет ун председательгә буйсын, анда минем эшем юк, бу да факт! Кырларны җиренә җиткереп кенә сөр! Нишләп син җиркәйнен битен генә тырнап җылатасын?
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
25
Нава җитми анын үпкәләренә, сулый алмый җиркәй! Басу бит тилмереп безгә карый, җанлы бит ул! Шул җиргә кереп ятасыларын бар, имансыз күке!
Өченче-дүртенче буыннарда туганлык җепләре нечкәргәч, кемнен кем икәнен аеруы да кыен шул. Сәлимә уналты яшендә авылдан киткәндә ике- өч яшьлек Туктар әнисенен итәгенә манкасын гына сөрткәндер әле. Фәләк оныгы бит ул, бабасы кебек усаллык кына исәпләп йөри әнә. Фәләк карт әтисе Хәмитне гел Сөләйманга каршы өстерә иде.
— Без, күкеләр, шыпырт кына Айсиннарнын миен чукыйк, Хәмит энем, — дия иде ул. — Авылга баш итмик без аларны! Ату Сөләйман мин агранум дип кәперәя. Бүген кыр-басуларга хуҗа булыр, иртәгә прсидәтеллеккә сайлаттырыр. Райунына жалу яздым, исемсез жалу, энем. Синен белән төнлә печән кибәнен яндырган идекме, Хәмит? — яндырган идек. Кем кулы дип тикшерәләр анау. Кибәнгә сөялеп агранум Сөләйман тәмәке пыскытты да төпчеген сүндермәде, дидем. Ыштыраф чәпәсеннәр шуна, әйеме, Хәмит энем.
— Без, бабай, икенчерәк нәрсә укмаштырыйк. Сөләй балыгы тәмәке тартмый, бу факыт, — диде әтисе, тешләрен шыкылдатып. — Төрмәгә олактырасы иде аны, төрмәгә!
Фәләк карт белән әтисе, күрәсен, мәкер ятьмәсен үргәндер, әмма «Сөләй балыгы» ана эләкмәгәндер. Аннан ул якты дөнья белән дә иртәрәк хушлашкан икән. Менә хәзер шул чакларны уйлый-уйлый да, тәмам ангырая Сәлимә. Авылдашлар ни-нәрсә бүлеште икән? Җиде Чишмә ин зур аймактыр, мөгаен. Урамнар тар иде микән аларга? Кара-каршы очрашканда терсәкләре бәрелеште микән?
Сәлимә чишенгән генә иде, дак-док ишеккә суктылар. Туктар икән, егет борыны тыгылгандай, авызы белән генә сулый иде:
— Эсселәдем, уф! Ну элдертәсен, Матур апа, үзеннән җил көнләшә, валлаһи, дим. — Авыл җирлеге башлыгы буявы кыршылган урындыкка артын төртте. — Без синен белән тәки туганнарча анлашмадык, ә! Болай әллә ничек кенә.
— Син, кем... — Хатыннын карендәш диясе килми иде. — Бабан Фәләк исемле идеме әле?
— Фәләк! Мировой карт иде бабай!
— Әтиен Фәйзетдин, әйеме?
— Мина ике яшьтә әти үлгән. Бабай үстерде мине, Матур апа.
— Сизелә-ә, — диде хатын. — Болай әллә ничек кенә дисенме, Туктар Фәйзетдинович?
— Безнен кушаматыбыз уртак, без — Күкеләр, Сәлимә апа. Туганнар, кыскасы. Бер-беребезгә ярдәмләшик, дим. Уһу, синен матчан кәнтәя икән! Безнен җирлекнен бюджеты өч тәнкә, матур апа. Спонсор табам мин сина, ә син...
— ...минем себеркем бул, яла-гайбәт чүпләрен себер, Матур апа.
— Ну тәл-тәл дә син, Матур апа! Йортында куанып-шатланып яшә димәкче идем. Җирен зур. Кстати, Сөләйман малаен кисәт: язга бакчанны чистартсын. Ату жалу язам дип, астына ут үрләт!
— Кинәшләренә рәхмәт, кем, Туктар Фәйзетдинович! Спонсор эзләмә, яме?
— Матчан ишелсә — нишләрсен икән, Матур апа?
— Җилкәм белән терәтермен, яме?
— Курчак өе ясаттырам үзенә, идәннәрен җәйдерәм, тыштан ярты кирпеч белән тышлаттырам. Берләшеп, Сөләйман малаен гына сытыйк, Матур апа, дим! Без — көчле нәсел, без — күкеләр. Гафур минем урынга ыргылачак киләчәктә, безне изәчәк ул. Мина Фәләк бабай васыять калдырды, бөркетләрнен канатын сындыр, диде.
Егеттә иман әсәре юк иде. Шәһәрдә генә көнче түрәләр кәнәфи өчен бер-берсенен бугазын чәйни дисә, авылларда да беттән азган вак хәшәрәтләр тешләшергә өйрәнгән икән.
— Энем, минем башым авырта, зинһар, кит, — диде Сәлимә. Ул инде «карендәш»еннән ярдәм сораганы өчен мен кәррә үкенә иде. Театрда, декорацияләр корганда, егетләргә анысын-монысын тотышып булыша иде. Терәү куешканы да
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
26
булды. Сарайда тузанлы жирдалар бар иде, ул шунын икесен сөртеп, матчанын кыл уртасына «кадады». Сөбеханалла, колонналар залына охшады әле өе!
Урамда машина кычкыртты. Йа Аллам, хәерсез Туктарнын хәерсез спонсоры мәллә?
Хатын җилкәсенә шәлен генә ябып, ишегалдына чыкты. Җир тундырган иде, аягы таеп, әз генә егылмады. Авып җиргә сыланган капка хәрабәләре өстендә мендәр корсагын тибрәндереп Әнәс басып тора иде. Сәлимә салкын гына күреште.
— Өенә — җылыга чакыр. У-у, суык бабай биттән чеметә, — дип, ир такта сыныкларын атлап үтмәкче иде, хатын:
— Ирем юк бит минем, ялгыз хатын кунак чакырмый, — диде.
— Беләбез! — Әнәс алтын тешләрен җемелдәтеп «хих-мих» диде. Янәсе, казыдык, сереннен тамыры тирәндә түгел икән. — Өч атна элек Шәрбәнбану юлында бигрәк төксе сөйләштен син, сыйныфташ! Бу дим, бигрәк җитди, укытучыдыр инде, дим. Хих-мих, син театр мәчесе икән, күке! Таныш безгә артистлар дөньясы, шәп таныш! Үзебез дә җырлаштырдык заманында. Гастрольләрдә ире-хатыны коммунизм юрганына төренеп йоклыйсын. Иртән кем кемне кочкан, кем кемне үпкән, берсе дә хәтерләми. Закон шундый: хәтерләмәскә! Артистларга гына хас тәртип димәс идем мин моны. Безнен районда элегрәк хакимнен урынбасары Фәридә Барласовна чеп-чи сүгә иде колхоз рәисләрен. Мина шактый эләкте анардан. Шулай агроном белән УАЗикта чәчүне тикшерәбез. Фәридә Барласовна очрый. «Ник икәүләшеп тотынышып йөрисез, әллә сез зәнгәрләрме?» — ди һәм йомры-йомры сүзләрне очырта гына авызыннан! Сүгенү ярышларында берсе дә урынбасарны җинәлмас иде. Бүген апабыз — абыстай. Ак яулыклы Ак апа. Мәҗлесләрдә Коръән укый. «Ну сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп, матур да сүгенә идегез!» — дигән идем, Ак апабыз хәтерләми. «Ник мине каралтасын, тәмуг кисәве», — ди.
— Карале, Әнәс! — Сәлимә шәлен муенына урады.— Сигезенче сыйныфта, математика дәресендә Илсөяр апа бер егетебезгә тактада мәсьәлә чишәргә кушты. Чишәлми генә егет! Югыйсә җип-җинел. Бичара, тугызга тугызны тапкырлый белми икән. Без ана пышылдыйбыз, сиксән бер дибез, ишетми. Илсөяр апа: «Дәрес азагына хәтле чиш, утырма», — диде. Ә үзе безгә өй эшен яздыртты. Бервакыт такта янында күлдәвек җыелды. Егетебез астына пес иткән, һай-һай! Син хәтерләмисенме, кем иде әле ул чалбар төбен юешләткән сабакташыбыз?
— Бәс, җыелышка сонарам икән, — диде Әнәс беләгендәге сәгатен селеккәләп һәм машинасына чумды.
«Син иден ул, Әнәс, син иден! Хәтерләмисенмени? Кешедән көлүе рәхәт, әлбәттә».
VII
...Ул аны койма буенда сагалады. Бәргәләп, тузаннарын каксан — комачауламас иде. Кабинетында диктофон кабыза, янәсе, янасан, яздырып, полициягә хәбәр итә.
Туктар Ильясов Сәлимәләрдән чыкканда кызарган-бүртенгән иде, кинәт кенә каршында калыккан Гафурдан өркеп, артка чигенде.
— Сук кына! Хакимият вәкилен кыйнаган өчен статья каралган!
— Сукмыйм, кабинет күсесе! Сине үтерсәм, кем безнен башларны кимерер, — диде Гафур, алай да, башлыкнын беләгеннән боргычлады.
— Кайчан минем гаризама култамганны саласын?
— Пай җирләре халыкныкы, халык ни дияр!
— Буш җирләр ничаклы бездә, аларга син ни диярсен, ә?
— Син, Гафур абый, авыл кешеләре белән дуслаш.
— Мин һәркем белән дус. Җыелыш көнен билгелә, кабинет күсесе!
— Билгелим, Гафур абый. Җибәр, кулымны сындырасын!
Ирләрчә сөйләшү булмады, тузаннар кагылмады. Бүген иртән үк кәеф әйбәт иде. Казаннан Гүзәлия шылтыратты, иртәгә мине көт, диде. Күкрәгендә үрле-кырлы шатлык сикерә, шуна күрә Туктар Ильясов алар урамыннан исән-имин кыяклады.
Мингайшә апа гына ухылдады:
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
27
— Күкеләр берләшә, энем, — диде. — Сәлимә белән Фәйзетдин малае
— туганнар.
— Ярты авыл бер-берсенә туган, апа.
— Күкеләр асубый туган, энем. Болар үчтән әвәләнгән бисмилласыз халык. Башынны юк белән катырмыйм дигән идем дә, күке кызы кайтып шикләремне ишәйтте әле менә.
Әбиен бәянын гына сөйлим, ана әбисе сөйләгән, ди. Үземнән мыскал да ят әйбер өстәмим. Тарих диләрме әле үткәннәрне китап язучылар? Бу тарихнын очы ерак-еракта, энем. Безнен Мөхәммәтъяр исемле бабабызга синнән чутласан, мен дә җидейөзенче елларда Аллаһ җан индергән.
— Апа, әгәр син безнен нәсел шәҗәрәсенә экскурсия ясыйсын икән, вакытымны урлама, мин Казанда укыганда ук архивлардан документлар укып, аны үзем төзегән идем, — диде Гафур.
Ләкин апасы:
— Тынла! — дип боерды. — Исемнәре белән ел саннарын куйган да, шәҗәрә ясаган ди берәүсе! Төбен актар син әүвәл, укымышлы карга! Мин җиде кылас грамытым белән дә синнән башлырак, энем. Әбинен бәяны кызганыч, энем. Ерак Мөхәммәтъяр бабай Җиде Чишмәнен мулласы була. Ә күкеләрнен шундый ук ерак бабасы анарда батраклыкта эшли. Кыш аенда кое казыта Мөхәммәтъяр батрактан. Кое ишелә дә күкеләрнен ерак бабасын кызыл балчык баса. Үле гәүдәсен дә табалмыйлар, чишмә юлына эләгеп, су агызган, имеш.
— Әкияттер бу, апа.
— Әкиятләрнен ахыры күнелле тәмамлана, энем. Күкеләрнен ерак бабасынын ун баласы ятим кала. Катыны, Мөхәммәтъяр бабаларнын турларында ауный-ауный җылый, анын аунаган җирендә бозлы кар эри, энем. Шунда күке катыны безнен нәселне каргый. Туган һәр ир балаларыгыз, җиде буынга тиклем яшьләй тәгәрәпләр үлсен, ди. Әстәгъфирулла, анын каргышы төшеп бара кана! Моратхуҗа, Сәлимгәрәй, Кыяметдиннәрне кырык яшьтән сон Газраил берәм-берәм чүпләде. Чирләсәләр бер хәер иде. Тап-таза ирләр кана! Аларнын каргышы күке тавышында, имеш. Кәк-күк диләр дә, гумерне кисәләр. Сөләйманга да шулар кычкырдылар!
— Әйе, әти берсендә урманда кәккүктән юраттым, ике генә ел яшисе икән, диде. Аның да, синең кебек акылы таралган иде, ахрысы, апа. Хорафат бу, апа, хорафат. Мин дә еш ишетәм кәккүк моңланганын, мин дә шаяртып кына, әйдә, сана минем гомеремне, дим.
— Ишетәсеңдер, рас. Күке Сәлимәсе синең башыңа күкелди кана. Ни- нидән куркам, син — җиденче буын ир бала, энем! — дип чын-чынлап хафага төшкән туганын Гафур оялтырга маташты.
— Үзең намаз карчыгы, үзеңнең авызыңда гел килделе-киттеле сүз, апа!
— Сезнең шул инде, хәзерге яшьләрнең! Ни бәддогаларга, ни каргышларга ышану юк! — Апасы сузып-сузып сукранды да, усал гына: — Күке кызын Вәлетдиннәр йортын алырга күндер! — диде. — Аркага арка терәшеп яшәрдәй күрше түгел Сәлимә. Аның нияте ачык миңа: ташкаласыннан сине бетерергә кайткан! Алдан хихый-михый уйнап, сине гыйшык иттерер. Әртис бит. Сез ир-ат халкы тиз йомшыйсыз, ә син чүлмәк гөленә өф-өф, дип, җил дә тидертмисең. Шуннан соң күке нәсел каргышын яудырыр.
— Юкка йөрәк бозма, апа. Каргышы-бәддогасы бардыр, бәхәсләшмим. Ә күкесе — уйдырма. Сәлимә эчеңне көйдерә синең. Нишләп син шул хәтле хатын-кызларны күралмыйсың, апа? Сиңа Гүзәлия дә начар. Әллә җизни мут идеме? Кыз-кыркын белән шаярдымы?
— Мин моны инкяр итмим дә, энем. Толбикәләргә юаткыч иде шул җизнәң. Амбар мөдире, ашлы хуҗа. Тавыгыма ике-өч уч бодай бирче дип йөрештерде шул кыз-катын. Бөртеккә оялаган күгәрченнәрне куарга да чакыра иде. Яле, энем, сүзне икенчегә борма!
Мыек астыннан гына апасыннан көлгән Гафур соңыннан «Ә ник алай икән?» дип
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
28
уйлады. Ике нәсел — күкеләр белән бөркетләр (монысы аларның кушаматы иде) гомер бакый бер-берсе белән тынышмаган. Сугыш мыштым гына — эчтән генә барган. Бусы җиңгән, тегесе җиңгән диярлек түгел. Бабайлар ничегрәк яңаклашкандыр, Гафурга анысы караңгы, ә менә күрше Хәмит абзый кош-корт җәллады иде. Күп аксатты ул чебеш-тавыкны. Ул гынамы, койма аша яшелчә түтәлләренә күсе, тычкан үләксәләре ташлый иде. Берсендә Гафур (аңа унике яшь иде) урманнан кайтканда, аны трактор куып җитте. Малай читкә тайпылып, аңа юл бирмәкче иде, тимер ат аның өстенә ыргылды. Кабина тәрәзәсеннән Хәмит абзый ыржая иде. Эчсә — юлында ни очраса, шуны изә-сыта ул диләр иде. Юк, шар ачык иде абзыйның күзләре! «Таптата!» — диде Гафур, һәм дуфкымга йөгерә башлады. Ләкин трактор, бөтен көченә үкереп, аның артыннан «чапты». Куыша-куыша кырдан болынга чыктылар. Текә яр гына коткарды малайны, югыйсә исерек Хәмит гәүдәсен җир белән тигезли иде. Аякларын камыл кискән, йөрәге дөп-дөп типкән малай, елгада бит-кулларын юып, хәлләнгәч, майкасына эре-эре чуерташлар җыйды. «Тагын куып кына карасын! Чуерташ белән тәрәзәсен ватып, чын мәгәр, бәбәген агызам», — диде Гафур, гайрәтләнеп. Хәмитнең малайда нинди үче бар иде икән? Әгәр апасының уйдырмасы хак булса? Гасырлардан гасырларга кан белән күчсә дошманлык? Тинтәк син, Гафур! Шәҗәрәңнең беренче ботагында утырган Мөхәммәтъяр унҗиденче гасырда туган. Шуннан бирле ничәмә- ничә буын алмашынган. Нинди үч, нинди каргыш ди бүген?! Хуп, монысы ышандырмый, ди. Ә нишләп бөркетләрнең ир-атлары гөрләтеп яшәгәндә генә, Газраил тырнагына каба? Бәлки, бу да ахмак сораудыр. Гомернең озынлыгын Аллаһ кына үлчи. Бүген Гафур исән, шуңа шөкерана кылырга кирәк. Иртәгә Гүзәлиясе кайта! Дүрт-биш көнгә дигән хатын Казанда өч атна кунак булды. Инде күңелдә соры дулкыннар чайкала иде: әллә шәһәрдә калыргамы исәбе? Нәрсә җиңәр: кала тормышымы, Гафурмы? Ир җиңде, шөкер.
— Апа, иртәгә төшкә бәлеш пешерерсең әле, — диде ул. Бәлеш — кунак ашы иде. Аппагы бит дөньяда иң зур кунакның да кунагы иде.
— Кемнәрне сыйлыйсың?
— Гүзәлия шылтыратты.
— Табылмаса дугасы — тагын бер кич кунасы. — Апасы бу хәбәргә сөенмәде. — Элгәре күрше авылдагы туганнарга ат белән куналата баралар иде. Безнең бабай бик шаян кеше иде. Әби белән моны әйбәт иттереп ашаталар-эчертәләр, мунча ягалар. Бабай кунакта рәхәт чигә, икенче көнне ул атның дугасын печәнлеккә яшереп куя. И эзлиләр, и эзлиләр ди дуганы. Шуннан бабай: «Табылмаса дугасы, тагын бер кич кунасы» дигән ди. Синең чүлмәк гөлең дә мондагы рәхәтне татып алды, ә! Китми, ә! Йөрәгеңә үк яшерде дугасын, ә малай!
— Син ник тузынасың, апа? Гүзәлия минем хатыным! — диде Гафур.
— Хатын түгел, җәфа ул! Чүлмәк гөлем дип хисләнмә монда! Төнгегә терлекләрне лутчы абзарга яп. Буыннар сызлый, суытыр, Гафур. Иртүк киләм!
Апасы әмерләрен уңга-сулга сипте дә, тагын бер тапкыр Гүзәлияне «юып-чайкап» «кер бавына элде».
... — Улым, туңган уҗымнарыңны кар каплады. Хурлыгыңны ак юрган белән томалады Ходай.
— Ярар инде, әти! Ник һаман шул басу белән тәпәлисең?! Әллә син ялгышмадыңмы?
— Ялгыштым, улым. Ул ялгышымны төзәтерлек түгел, улым.
— Дүрт аяклы ат та абына, әти.
— Алар икесе ике нәрсә, ат торыр да тагын юыртыр, бәндә абынса, харап, улым. Безнең нәсел тамыры өзелде, синең балаң юк. Мин генә гаепле, улым.
— Җә инде, әти. Өстеңә гөнаһ өймә.
— Өям, улым. Исән чакта сөйләмәдем, хәзер мин ерак-еракта, сөйлим, улым. Син кечкенә идең, әнкәң белән Шәрбәнбануга кунакка бардык. Төнлә ай яктысында кире кайтканда алдыбызга ана поши сөйрәлеп чыкты. Аның арт саны яраланган иде. Атны туктаттым да, әз генә урман эченә кердем. Икәү иде хайванны җәберләгән кабахәтләр,
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
29
берсе качты, икенчесен куа-куа тотып, дөмбәсләдем, улым. Озаграк кайнашылган, атымның корсагы да, сине кочаклаган әниең дә бәсләнгән иде. Бүлнистә айдан артык яттыгыз сез анаң белән. Врач әйтте, хатының башка сабыйлар белән куандырмас, Сөләйман, диде. Врач тагын шунысын да әйтте, улың савыгыр, түлке үскәч өйләнсә, ата бәхете насыйп булыр микән, билен туңдыргансыз, диде. Кичер, улым...
— Поши соң, яралы поши үлдеме?
— Үлмәде, улым. Мин аны чанага салдым. Атаңны беләсең, трактор аударырлык көчле идем мин. Терелттек без аны, улым. Хайван буаз иде. Ике кечкентәй бәбиләде. Әзрәк буй калкыткач, урманга җибәрдем үзләрен, улым.
— Рәхмәт, әти.
— Ни өчен, улым?
— Изгелегең өчен, әти. Бәлки син пошиларның нәселен саклагансыңдыр, әти! Безнең урманда алар сирәгәйде, әти.
— Син дә тармакмөгезләргә тидермә, мылтыгыңны корулы тот, улым.
Шык-шык... Шык-шык...
— Нигә тәрәзә шакыйсың, әти?
...Тирләп пешкән Гафур юрганын аяк очына шудырды. Уф, төш икән!
Шык-шык... Шык-шык...
Өнендә дә төшенен дәвамын күрә микәнни? Юк, кемдер урамнан шакый! Ир торып өйалдындагы уткабызгычка басты. Ишегалды яктырды.
— Сәлимә апа?!
Баскычта дер-дер калтыранып күрше хатыны таптана, ул яланөс иде.
VIII
...Матча шартлап сынды. Бүлмәне тузан болыты күмде. Хатын караватыннан ничек торганын һәм ничек ян тәрәзәнен рамын сындырып тышка сикергәнен искәрмәде. Артыннан тагын нәрсәдер дөбердәде. Ул яланаяк кына, күршеләренә чапты. Ходайнын рәхмәте, Гафур йокыга сизгер иде, тиз уянды.
— Сәлимә апа?!
— Әз генә үлмәдем, Гафур!
— Тунасын, тизрәк кер, Сәлимә апа! — Ир хатынны бусагадан тартып алды. — Ни булды?
— Матча... — Сәлимә сулкылдап, күршесенен күкрәгенә капланды. — ... ишелде. Терәү чыдамады...
— Елама, Сәлимә апа. Үзен исән, шөкер!
— Нишлим? Кая барыйм? Яна өй салырлык рәтем юк.
— Берәр нәрсә уйларбыз, Сәлимә апа. Минем урында йокла, бар. Йорт тирәләренне караштырыйм әле.
— Документлар шкафта, Гафур. Әйберләр сытылгандыр инде. Түшәме белән убылды бугай.
Сездә кунсам, килешмәс, дип оялыр чак идемени! Өе белән бергә анын сонгы тамчы бәхете дә җимерелде ләбаса! Ташландык хатын, ташландык ана иде бит ул! Менә хәзер йорт-җирсез сукбай да. Түшәк җылы иде. Мендәрләр гүя Гафурнын кайнар сулышы белән кабартылган иде. Сәлимә чатнап-чатнап авырткан башын шунда төртү белән күз яшьләре дә кипте. Кеше мендәрен чылатмыйлар...
Гафур озак тормады.
— Фонарь белән генә караштырдым, карангы, көн күзендә тикшерермен, Сәлимә апа, — диде. — Синен терәүләрен черек жирда гына, Сәлимә апа. Аны башта ук проблемаларынны яшермәскә иде. Күршеләр бит инде без. Мин диванда ятам, тыныч йокы сина!
Хатын «рәхмәт» дияр иде, тамагына очлы таш кадалгандай, әрнетә иде. Най, таш эрер иде әле. Ә менә йөрәккә укмашкан хәсрәт төенен ничек чишәргә?! Чәбәләнгән-чәбәләнгән дә ул! Эре генә күз яше янагын юешләтте. Сәлимә кул арты белән аны тиз генә сөртте. Чит-ятлар мендәрен чылатмыйлар, мәгънәсез! Алдагы көннәренне уйла
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
30
син кырык яшендә кырык тамчы бәхеткә тиенмәгән күке кызы. Бүген ярый ла җылы ояда кунасын. Ә иртәгә ни була? Ул Гафурларда бер тапкыр төн үткәргән иде. Печәнлектә. Әтисе ул көнне салмыш иде. Мич аралыгыннан дуст алып сулы чиләккә салды ата һәм шунда шикәр комы өстәде.
— Сәлимә, бакча башында Сөләйләрнен биясе утлый. Сусагандыр, хайван, шушы тәмле суны эчерт, мә!
Кызчык белә иде: дуст белән әнисе тараканнарны агулый. Әгәр аны биягә эчертсән — ат үләчәк иде.
— Тиз атла! — дип акырды әтисе.
— Мин ана кое суы гына бирәм, — дип киреләнгән иде кызчык, әтисе чәчүрмәсеннән йолкып:
— Кушканны эшлә, мисез тавык! — диде.
Сәлимә бәрәнге буразналары арасыннан барды-барды да, чиләкне җиргә аударды. Ә әтисе тирес өеменә посып күзәткән икән, ул кулындагы чыбыркысы белән кызчыкнын аркасына сыдырды:
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
2. «К. У.» №4 31
— Үтерәм, мисез тавык!
Кызчык ычкынып коймага таба элдермәсә, исерек атадан рәхим-шәфкать көтәсе юк иде. Ул куркуыннан көнозын урамда буталды. Ә караңгылаткач, Сөләйман абзыйларның печәнлегенә менде. Анда да хәзерге кебек җылы: киндер капчыклар җәелгән ятак иде. Гафур көндезләрен шунда китап укый иде.
...Таң йокысы тирән йокы, алай да Сәлимә изрәгән гәүдәсен күтәреп торгызды. Гафур әкрен генә телефоннан сөйләшә иде. Театрда суфлерлар тавышын колак очы белән дә эләктергән хатын аны аермачык ишетте.
— Сындырганмы ? Кайда, кайчан? Әйе, тугызга киләм, Рамил Габдуллович. Рәхмәт!
— Най, күрше, кем нишләгән? — диде Сәлимә, борчылып. Бу иргә тагын кайсысы хәсрәтен өсти?
— Кичә апа чорма баскычыннан егылып кулын сындырган, ди. Гипс салганнар. Үзәктән баш табиб шылтырата. Авыл фельдшеры хастаханәгә илткән булган.
— Мингайшә апа чыдам, сөяге ялганыр, — диде хатын.
— Апа кулсыз икән, мин дә кулсыз. Сыерларны ул сава иде. Бүген Гүзәлияне дә аның бәлеше белән каршылыйсы идек.
Сәлимә үзе дә сизмәстән:
— Най, кайгырма, Гафур! — диде. — Алты яшемнән әни белән сыер саудым мин. Авыл кызы ла. Кая Мингайшә апаның халаты белән яулыгы? Аның кебек итеп киенәбез дә, җәлт кенә сөтлебикәләрнең эшен бетерәбез. Бәлешкә дә җитешәбез, бер дә янма-көймә, күрше.
Иңнәрендәге канатларын җилпи-җилпи кайчан дәртләнеп очты икән күке Сәлимә?
Авыл җирендә яшәү рәвеше бер төрлерәк: кайда нәрсә куелган — күзеңне йомып та капшыйсың. Зур кәстрүлләрдә су җылытып җиз комганнарга тутырды хатын. Аягына галушлар гына киде. Сыер җиленен юып сөртергә дигән ару чүпрәкләр абзар диварындагы аркылы тактада кибә, май савыты киштәдә иде.
Ак өй морҗасыннан таң карасын сыегайтып ап-ак төтен ургылды. Хатынының депутат абзасына кунакханә әзерли ир. Димәк, Гүзәлиясе белән бергә олы кунак та көтелә. Ә «кунакханә» артында Сәлимәнең ишелгән йорты... Най, йөрәккәем, түз! Түзмәсәң — типмә! Төнлә: «Иртәгә ни була?»
— дигән иде. Менә иртә... Ул күңеленнән генә моңлана-моңлана сыер сава... Сөт тамчылары битенә чәчри... Мингайшә карчыктан ким эшләмәскә тиеш Сәлимә. Әллә аңарда көнләшү юкмы? Бар! Бөтен хатын-кызда да
— усалында-юашында, акыллысында-җүләрендә бу хис бар! Ә ир-атта ул тагын да көчлерәк. Алар көнләшсә, бер-берсенең бугазын чәйни, бер-берсен имгәтә, бер-берсен почмактан атып үтерә.
Таң атты. Гафур аның өеннән капчык-капчык әйбер ташый иде.
— Ызбаңда иелеп кенә йөрешле, Сәлимә апа. Киемнәрең белән документларың Ак өйдә булыр.
— Рәхмәт яусын, Гафур. Фатыйма әби ялгыз, аңарда кышлармын инде,
— диде хатын.
— «Сыерчык оясы»нда яшәрсең, Сәлимә апа!
— Най, күрше! Син аны олы кунагың хөрмәтенә төзеткән ич! Юк, юк, мин алай әрсезләнмим!
— Сәлимә апа! — Ир, шелтә белән аны бүлдерде. — Рас, мин — хуҗа хәл иткән икән, бәхәсләшмә! Безнең бәлеш ничегрәк?
— Най, анысын онытам икән!
Туган көн мәҗлесләрендә артистлар аңардан таба ашлары пешертә иде. Бәлеш капкачын бары тик Сәлимә генә камырдан чәч толымы үргәндәй итеп ясый иде. Ит — суыткычта, оны — чоланда, уклавы — шкафта, нәкъ алар йортындагы шикелле, һәммәсе «урынлы» иде. Хатын, бисмилласын укып, әчегән сөткә йомырка, сыек май, тоз салып туглады. Итен шакмаклап турап, бәрәнгесен эрчеде. Тышлык куна тактада
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
32
бераз хәл җыйгач, аны җәеп, тигезләп-түгәрәкләп эчлеген тутырды. «Иҗат җимеше» патшалар табынын бизәрдәй матур иде. «Бәрәкәтле ризык бул», — диде хатын, аны карашы белән назлап. Бәлеш газ миченә кергәч, йөгерә-атлый мунча ягып җибәрде. Күнелнен җилкенүенә Гафур сәбәпче иде. Ана Сәлимә кем инде? Ни туганы, ни дусты... Гомер бакый бөркетләр белән күкеләр бер-берсен күралмады. Сөләйман малае Сәлимә кебек үк бу дошманлыкнын тере шаһиты иде. Ә ул бернигә дә карамыйча Хәмит кызына Ак өенен ишекләрен ачты.
...Печәнлектә изрәп-таралып йоклаган иде кызчык. Ат пошкырмаса, Сәлимә әле тагын йокы бүсә иде. Сөләйман абзый биясен абзардан чыгарды:
— Әйдә, җанкай, әйдә! Берничә көннән тай чабып йөрер янында. Аннан икегезне болынга куарбыз, — дия-дия ул аны бакча башына алып китте. Печәнлек биек иде, авыл уч төбендә кебек иде. Әнә, әнисенен тавышы ишетелде. Тирескә юынтык су түгә.
— Сөләйман, синен малаен өйдәме? Балалар ат көтүе сакламыйдыр ла.
— Өйдә, Гатия.
— Безнен Сәлимә өйдә кунмады. Аръяк әбиләрендәдер.
— Әбиләрендәдер, Гатия.
— Ачуланма инде, Сөләйман.
— Ник ачуланыйм ди, Гатия?
— Шулай инде... Ачуланма, — диде әнисе. Зыян-заурәте белән күршеләрен интектергән тәүфыйксыз ире өчен унайсызлана иде шул, бичаракаем.
... Чүпрәк белән ун кулын муенына аскан Мингайшә апа хастаханәдән туры Гафурларга кайтты. Карчык Сәлимәне күреп:
— Бәтәч, монын билендә минем алъяпкыч, башында минем яулык!
— диде. — Нишлисен син монда, күке кызы!
Гафур:
— Апа, әкрен, хәзер тавышыннан күк йөзе чатный. Күрше мина булыша,
— дигәч, карчык отыры дулады:
— Тиәтер уйныймы? Чәй эчергән итенеп сина елышамы?! Вәт кәмит! Бер кич кенә бүлнистә идем, ужы йортта чит катыннар!
— Сәлимә апа сыерлар сауды.
— Бәтәч, син бүлнистә Сөнчәледән кеше ялладым диден кана!
— Врачлар янында сине котыртмас өчен әйттем, апа.
— Энем титибаш! Шушы әртискәгә малларны ышандырдынмы? — дип, карчык пырылдап абзарда әле бер, әле икенче сыернын имчәген тартты.
— Сөтен калдырып бозсын гына малкайларны, бозсын гына! — диде.
Карчык тикшереп бетергәч, Гафур:
— Ничәле, апа? — диде. — Билге куй инде.
— Өч ярым!
— Най, бигрәк кырыс укытучы син, Мингайшә апа. — Сәлимә юри генә үпкәләгән кыланды. Югыйсә дәшмә, сыер койрыгы белән сыптырган ише генә булмас. — Ник билген түбән?
— Чөнки сина минем белән ярышыр өчен өч пот тоз ашарга кирәк, күке кызы! Бу яулыгым белән алъяпкычымны терлек-туар янына япма! Аларны мин аш-су тирәсендә кайнашканда гына кулланам. Чистага гына!
— Мин дә бәлеш ясаганда гына кидем, Мингайшә апа.
— Гафур! — Карчык энесенә чекерәйде. — Нинди бәлеш ди ул? Саташа мәллә?
— Сон, апа, бүген Гүзәлия хөрмәтенә табын көйләргә иде бит. Сәлимә апа унган икән, бәлешен дә өлгертә.
— Әһә, кошкай түребездә үк кунып күкелдимени? — Мингайшә апанын йөзе каралды.
Кибәнне үзебез өйдек, үзебез үк ишик дигәндәй, Ак өй турында да шушы минутта ук әйтергә кирәк иде. Хатын уйнап-көлеп кенә:
— Түрегезгә үк кунмам, мина «сыерчык оясы» да ярый. Гафурга чиксез рәхмәт,
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
2.* 33
матчам сынгач, бездә яшә, — диде.
— Авам, авам, тотыгыз! — Карчык янтайган иде, Гафур җилкәсеннән этәреп, анын гәүдәсен турайтты.
— Апа, тамаша тәмам. Өенә озатыйммы, бездә каласынмы? Мин Сәлимә апаны урнаштырам.
Хатыннын Ак өйне бер мәртәбә дә күргәне юк иде. Тыштан гына оя сыман икән ул, ә болай йокы бүлмәсе, залы белән иркен генә йорт икән.
— Сәлимә апа, тартынма, үз өендәге кебек яшә. Әнә, почмакта газ плитәсе. Савыт-саба шкафта. Пакетларда ипи, тоз, шикәр, конфет- прәннекләр. Суыткычта тавык ите, сөт, катык. Мунчага тулысы белән син хуҗа, — диде ир һәм, ашыкканны белдереп: — Җәһәт кенә Сөнчәлене урыйсы иде.
Сәлимә Гафурны карашыннан анлады: Мингайшә апага алмаш эзли!
— Йөрмә, күрше, — диде ул. — Менә бит, мин бар...
IX
...Ашкынма, тукта, басыл, Гафур. Сагындын, әйе, сагындын... Өч атнада утыз өч тапкыр бардын син анын янына! Уйларын да, әйе. Яратудан әле беркемнен дә акылдан язганы юк. Мәхәббәт саргайтып, сагыш чире генә йоктыра. Монысы әкрен үлем... Газаплы үлем...
Ир, ис тияр димәде, мичтә күмерләре көйрәгән мунчада юынып, яна күлмәк-чалбарларын киде. Әйтерсен туй, әйтерсен ул кияү егете иде.
Гүзәлия үзе генә түгел, анын белән депутат абыйсы да кайткан иде. «Халык көтүчесе» бу якларга җыенса. — хәбәр сала иде, ә бу юлысы сюрприз ясыйм диде микән? Хуҗа кеше биш кунак икән, бишкә ярыла, диләр. Гафур бер кулына хатынынын сумкасын, икенче кулына зур кунакнын портфелен тотты.
— Сразы өенә куалама, аякларны язып, тәмәке пыскытам әле мин, кияү, — диде Гаяз Идрисович.
Гүзәлия туп-туры эш кабинетына юнәлде. Ир, анын чишенгәнен дә көтмичә, кысып-кысып кочакламакчы иде, хатын:
— Фу, абзар исе! — дип читкә тайпылды.
— Миндәме? Нишләп икән? Хәзер генә мунчада юындым, аппагым. Күлмәгем дә яна, — диде Гафур һәм башындагы кепкасын абайлады: — Ә- ә, кәпәч хуш исләр анкыта икән! Терлекләр янына киелә бит, каһәр! Хәзер тәрәзәдән урамга чөям! Җә, аппагым, исәнме?
— Исән, исән! Юл алҗытты, зинһар, чыгып тор! — Гүзәлия гасабиланып сумкасын актарырга кереште. — Кая бу зәнгәр халат?
— Сагынмадынмени, аппагым? Минем кебек, ә?
— Аптыратма, Гафур! Ай башсыз да сон мин, ай башсыз да! Халатымны Казандагы фатирымда онытканмын!
— Шкафта бүтәне юкмени?
— Анда син дә эләсен, син дә!
— Шуннан?
— Синен киемнәрендәге сыер, ат, сарык, сөт исе минем күлмәкләремә сенә! Күнелне болгата шул ис!
— Бу хатаны төзәтербез, аппагым. Моннан сон үзеннен шкафын булыр,
— диде күрешү шатлыгыннан исереп һич кенә дә айнырга теләмәгән ир.
— Мин анын тоткаларын алтын суы белән ялтыратырмын!
— Әйдә, әйдә, берьюлы алтыннан сынымны да койдыр, мактанчык!
— Ярар, аппагым, тынычлан, — диде Гафур. — Сина дигән бәлеш суына.
Ә Гаяз Идрисовичнын кәефе әйбәт иде.
— Ну, арба тәгәриме фермер, иптәш?
— Тәгәри, депутат иптәш.
— Таудан аскамы?
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
34
— Өскә!
— Авылда ничә ел чиләнәсен инде, кияү?
— Чиләнмим, эшлим, Гаяз Идрисович. Өч ел.
— Кайчан миниферманы мегага әйләндерәсен?
— Баегач, Гаяз Идрисович.
— Бүген дәүләт эре инвесторлар яклы, җирләрне аларга өләшә.
— Өләшеп ни файда, депутат иптәш? Хөкүмәт кредит бирә, ә алар, банкрот дип, бурычларын сыздыра.
— Синен кредитын күпме?
— Ярыйсы.
Мондый эчпошыргыч әнгәмәләр Гафурны бик ялыктыра иде.
— Яшьлеген тилертә сине, кияү, яшьлеген! Олыгайгач, терсәгенне тешлисен син. Туксанынчы елларда бер районда илле тугыз фермер иде. Кайсы суганга егылды, кайсы бәрәнгегә, кайсы кәбестәгә. Минем Министрлар кабинетында эшләгән чак. Районнын партия секретаре и мактана, и мактана! Бездә фермер хуҗалыклары чәчәк ата, янәсе. Тик чәчәкләр тиз шинде. Алардагы яшь буын өчен әтиләренен ялгышы сабак булды, бүген хуҗалык оештырырга атлыкмыйлар. Фермер минем өчен бик ямьсез атама, кияү!
— Ә сез сессияләрдә йокламагыз, безнен ишеләргә матуррак исем табып закон кабул итегез, Гаяз Идрисович!
Кияүнен сарказмы зур кунакка ошамады.
— Максатын ни синен, Гафур Сөләйманович? — диде ул, көлемсерәп.
— Сезгә, бәләкәй генә гаиләгә, кәҗә дә артык мәшәкать. Кем өчен байлык туплыйсын, кияү? Балан юк. Сине атан кечкенә чагында өшеткән ди Мингайшә апа. Хакмы? Колагына киртлә, кияү, сенел синен гаеп белән кысыр. Әгәр ул шигырь белән җенләнмәсә, ялгызлыктан ана бүре төсле улар иде.
Зур кунак кыйммәтле ботинкалары белән анын бәгыренә басты. «Бала юк... Бала юк...»
— Ашлар суына, әйдәгез! — диде ул.
— Да, кстати, — Гаяз Идрисович төпчеген капка тимерендә сүндерде.
— Кич хакимнен әшнәләре белән йөрибез. Син, сөякләрне эретерлек итеп, Ак өйне әзерләрсен, кияү. Тан алдыннан кайтып авармын мин.
Гафур сырлап-бизәкләп маташмады:
— Сезгә диванда урын түшәрбез, Гаяз Идрисович, анда әлегә күршебез яши, — диде.
— Ничек алай ул? — Кунакнын чырае карангыланды. — Безләргә хөрмәт беттемени?
— Күршебезнен матчасы ишелде, ачуланмагыз, Гаяз Идрисович.
— Да, кстати, кияү. Өстәгеләргә ярарга тырышмавын — икенче бәла. Сина главагыз әллә кайчан очсыз гына кредит хутлар иде, ну юк, син иелә белмәгән туры агач! Без ничә ел аралашабыз, ә син мина берәр тапкыр да: «Гаяз Идрисович, булыш!» — дигәнен бармы?
— Мин үз көчем белән җинеп барам, — диде Гафур.
— Син юри генә яхшатлан! Мина ярар өчен генә! Рәхмәт, Ак өй салдырдын, ну кире тартып та алдын! Синен өчен бөтенесе дә тигез икән: депутат та, күрше дә. Стоп, стоп! Бәхәсләшмик, кияү. Сенел хакына мин сине бүген гафу итәм.
Олы кунак озак тоткарланмады.
— Нишләптер яратып ашамады, дифутат. — Апасынын үз фәлсәфәсе иде. — Чәнечке белән тәлинкәсендә өч бәрәнге куып тамагы туйды, ахры. Яратмаса, күке бәлеше өчен хәсрәтләнәсем юк әле!
— Ризыкны яманлама, апа. Президент өстәленә куярлык сый иде. Бәлеш тәмле иде, әйеме, аппагым?
Ни хикмәт, Гүзәлиянен җен-пәриләре качкан, ул хәтта ки табак-савыт юып маташа иде.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
35
— Искиткеч! — диде хатыны.
— Фи, дифутат белән сезнен авыз бер түгел лә. — Мингайшә карчыкнын кулы гына сынган, теле исән иде шул.
— Апа, дифутат димәсәнә! Минем абый халык депутаты ул.
— Мина димәгәе, сарык дифутаты булсын! Идәнгә су чәчрәтмә, кыз!
Кунак белән азрак сүзгә килешсәләр дә, Гафурнын дөньясы түгәрәк иде. Гүзәлия кайтты! Шушы кечкенә генә, нәфис кенә хатын анын мөлдерәмә тулы бәхет савыты иде. Анардан башка өй шыксыз иде. Әнә хәзер диварларда нур уйнаклый! Бүлмәләрдәге авыр тынлык сулышны кыса иде, әнә, анын чишмә кебек челтерәгән тавышы ягымлы көй төсле җанны иркәли. Ләкин Гафурга шунысы да мәгълүм: бәхет савытынын пыяласы бик нечкә, ватылса
— уалган кисәкләр мәнге ябышмаячак иде. Гүзәлиянен холкы да кояш белән болыт, хәзер генә көлә, хәзер генә елый... Бер нечкәрә, бер тупаслана. Ләкин бит ул шушы килеш: уны-тискәресе белән аю хәтле ирдән яраттыра иде.
Мингайшә апа тәрәзәгә табан борылган арада хатыны Гафурга пышылдады:
— Сонрак мин сина яна шигырьләремне укыйм, яме?
Карчык колакка сизгер иде:
— И Аллам, кемгә шигер, кемгә кул, — диде. — Ничекләр тәһарәтләнермен икән?
Гүзәлиянен ана да мәрхәмәте уянган иде.
— Учына үзем су салырмын, апа. Өенә дә җитәкләп илтермен.
— Итмичәрәк тор! — Мингайшә апа киленнен йомшартуына изрәмәде.
— Монда кунам кул төзәлгәнче. Сезгә ышанып хуҗалык калдырганнар ди!
— Кун, кун апа, — диде Гафур аны җөпләп. — Тик син борчылма гына. Хуҗалыкта тәртип, мин барысын да күзәтәм.
— Най, Аллам, күзәтә икән! Синдә күз юк бит, энем. Син — сукыр. Синен мангаенда ике ботак тишеге генә. Күзле ир бәндәсе Күке кызын Ак өйгә ияләштерми, анын нинди хәйләкәр икәнен күр! Ә монысы инде...
— Карчык өстәл өстен сөрткән Гүзәлияне башы белән сөзгән хәрәкәт ясады.
— Әйтеп тә әйтеп бетерерлек түгел! Әй, сина үтәмени минем вәгазьләрем, энем! Бүген дифутатыгыз кайда йоклый?
— Безнен залда, диванда, апа.
— Мина да дибанга җәегез. Дифутат белән аркага арка терәшеп ятарбыз. Бер-ике закун да чыгарырбыз, боерса.
Олы кунак Гафурларда кунамы икән? — бу әле икеле иде. Элегрәк ир түрә абзыйлар ил-халык мәнфәгатен кайгырта-кайгырта төрле ваклыклардан арына, түбәнгә карап фикер йөртми дип уйлый иде. Ялгышкан, ахрысы. Кайберләре кетәклектәге тавыкларны да саный икән. Кайберләре
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
36
балачагыгызда ни-нәрсәләрегез өшегәненә хәтле төрттерә. Гафурда да тәти холык түгел. Сабыр төбе — сары алтын дисәләр, анын да бер түгәрәк калайга әйләнүе ихтимал. Ләкин ни хәтле генә чеметсә дә, эчтән генә «тирес корты» дип көлсә дә, Гафур Гаяз Идрисовичнын кыланмышларына түзәргә тиеш. Чөнки ул аппагынын туганнан туган абыйсы.
Кышкы иртә белән кышкы кич арасы ярты гына сүәм кебек иде. Бүгенге көннен ишек-тәрәзәсе ябылды. Гафурны нарат бүрәнәле серле бүлмәдә — шәм яктысында Гүзәлиясе көтә иде. Хатын үзе анын тез башларына менеп кунаклады. Ефәк төсле йомшак куллары белән муенына уралды һәм ачык изүенә кайнар сулышып өреп:
— Мин юкта нишләден? — диде.
— Яшәдем, аппагым. Ә син?
— Мин дә. Нинди яналыклар бар?
— Мангаенда ак тамгалы тана бозаулады. Сарыкларнын һәммәсе дә диярлек өчәрне бәрәнләде. Тегермән бинасынын буяу-сылау эшләре генә калып бара. Менә, Ходай кушып, җирләрне дә рәсмиләштерсәм...
— Гарык! — Хатыны тып итеп идәнгә басты. — Мин гарык! Тагын шушы абзар, тегермән, җир! Нинди чикләнгәнлек!
— Чү, тузынма! — Гафур аны янә тезләренә утыртты. — Хәзер сине тынлыйм, аппагым.
Гүзәлия бармакларын уйната-уйната:
— У-у, минем кызык, бик кызык! — диде. — Дусларым мина кичәләр оештырды. Студентлар белән, мәктәпләр белән! Шигырьләремне яраттылар. Кафе-барларда дусларым белән төннәр уздырдык.
— Ул дуслар кемнәр инде, аппагым?
— Зәбирләр, Галинурлар! Безнен төркем!
— Бу төркем заманында таралган иде түгелме сон, аппагым?
— Таралса ни! Без кабат оештык.
Көнче шайтан почмактан гына Гафурга ым какты: «Кара, чибәркәен күлнен тирәнрәгенә кермәгәе!»
— Сагындынмы дип сораган иден, сагындым! — Гүзәлия ут кебек янган янакларын анын битенә тидерде. — Сизеләме?
— Сизелә, — диде Гафур «көнче шайтан»ны йөрәгеннән куалап. Ир белән хатынны бозыштырам дисән — ин әүвәл көнләштер генә инде син!
— Бу шигыремне сина багышладым, тынла, — диде хатын. — Исеме — «Сагыну».
— Рәхмәт, аппагым, матур шигырь, — диде Гафур, чын күнелдән.
— Зәбир дә шулай ди.
— Сүзләре мәгънәле.
— Зәбир аны ятлады хәтта. Көй язам, ди. Беләсенме, ул инде ун җыр авторы. Менә талантлы егет!
Ир, муен тамырларын бүрттереп, учына йөткерде. Бу исем аны буа иде. Әгәр ул бүген дә анын көндәше булса? Ник хатыны, уенчык робот шикелле Зәбир дә Зәбир дип кабатлый?! Тамагын ярылганчы йөткер, әмма көнләшүенне белдереп кичнен ямен генә бозма, Гафур!
— Нишләден син, җаныем? — Гүзәлия йодрыгы белән дык-дык анын аркасына төйде. — Сулыш юлын капланды мәллә?
— Эһе, эһе, үтә хәзер, үтә, — дип, ир, тынычлангандай итте. Ләкин ничек кенә
Офыкларга җәелеп кояш елый, Уза тагын көннең гомере. Әйтерсең лә дөнья янып бара Кала бары утлы күмере.
Тупылларның моңсу ботагында Сискәнешә көзге яфраклар.
Үткән елның бөресеннән иде, Тик бу язга ничектер ятраклар.
Башка кичләр төсле кич бит инде, Төн киләсе таулар ягыннан. Сагышларым эчкә йота-йота Бүген сине шундый сагындым.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
37
боргалансан да, көнләшүнен бер тамчысы тып итеп йөрәккә тамган иде.
...Ул озак кына, йокылы-уяулы ятты. Башка төннәрдә ояларыннан чыгарга иренгән этләр ярсый-ярсый өрде. Ара-тирә тонык кына мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Анын кайтавазы өй кыегына килеп бәрелә сыман иде. Гафур тынланды: әйе, аталар! Якындагы урманда! Өченче көн ир җәнлек- җанварларга җимнәр куйган иде. Дүртенче кыш инде ул табигать иркендәге хайваннарны ризык белән тукландыра. Алар инде «сый та.быны»нын кайсы урында икәнлеген дә белә иде.
Гафур кымшангач, хатыны да уянды:
— Нишлисен син?
— Якында гына кемдер мылтык белән шаяра.
— Әй, Гаяз абыйлардыр ул. Бүген ау төне ясыйбыз, дигән иде. Сина ни, йокла!
— Нинди ау төне?! Кем аларга рөхсәт итте?!
Ир, сикереп торды һәм ут та кабызмыйча, киемнәренә ташланды.
X
... Карчыга сыман һаман өстендә кагынды Мингайшә кортка.
— Кичке савымнын сөте әз дип хәрәмләшмә, җиленнәрен тигез тартып сау! Артыннан тикшерәм, күке кызы!
— Минем исемем — Сәлимә!
Хатыннын кайчак бәйләнчек карчыкны абзар нүешенә кысып тукмыйсы килә иде. Их, усаллык җитми шул! Әй, кушаматы белән эндәшмәгәе ни! Укасы коелмас әле.
— Колхозда ырдым-шырдым эшләгән катыннарны тотып кыйный идем, — диде карчык. Бу анын әллә янавы, әллә мактануы иде. — Синен әнкәнә генә тимәдем. Юаш иде Гатия, башы гел аска иелгән иде. Ә син тач атан! Хәйләкәр, мәкерле, үчле Хәмит! Вәйт, әйт, ник чормана менеп сикерә- сикерә матчанны сындырдын?
— Валлаһи, түшәм үзе җимерелде, дустым Мингайшә апа!
— Ялганлама, күке кызы! Син Гафурнын кыз-катынны жәлләгәнен чамаладын, Ак өйгә кертәсен белден!
— Көлдермә, дустым Мингайшә апа, хәзер эненә тагын да якынаер өчен, сыерларын савам, әйеме?
— Газиземнен башына күкелдә генә, йонынны өтәм, күке кызы!
— Егерме беренче гасыр томанасы икән син, әпчи карчык! Күке кычкырып кына гомер кыскармый!
— Акырма, монда убыр каенанан юк!
Юк шул, юк... Сәлимәне төннәрен йоклатмаган өч кыйссанын берсе ул каенана. Улы белән килене тарафыннан урамга сөрелгән хатын озын-озак итеп әлеге фаҗигасен тасвирлар. Йорты ишелеп, хәрабәләр арасыннан үрмәләп чыккан хатын монысын да сурәтләргә сүзләр табар, тик менә каенана турындагы кыйссасын гына сөйли алмас. Чөнки анын эчтәлеге сынар җөмләгә сыеп бетәр: «Шәрбәнбануда никахлы иренен әнкәсе яши: бер тапкыр да «киленем» димәгән җиде ят «убыр»!
Эш тәмамлангач, Мингайшә апа:
— Ярыйсы сөрден, ярыйсы, — диде. — Ишегенне бикләмә, күке кызы. Мужыт дифутат та Ак өйдә йоклар, — диде.
Бикләде Сәлимә. Алай-болай булса, Гафур кисәтер, һәм хатын, һичшиксез, каядыр китеп кунар иде. Кара әле, күршеләренә әз-мәз булышкач, җанга рәхәт икән бит! Син файдалы кеше, син әрәмтамак түгел. Әллә сон, Ходаем, үзен- үзенне көчләмичә, үз ихтыярын белән шушы йортка атлыгып торуларыннын бер-бер хикмәте бармы? Актриса Фатыйма ханым шикелле ул да анлаешсыз халәттә яши микән? Фатыйма Ибраевага, хәтере чуалгач, рольләр бирмиләр, гомум күренешләрдә генә катнаштыралар, ә андый спектакльләр ярты елга ике-өч кенә уйнала, ләкин актриса көн саен — кармы, янгырмы — Каенлык бистәсеннән килеп, театрда чуала иде. Сәлимә берсендә анардан:
— Фатыйма апа, нишләп сез ял итмисез, нишләп салкын автобусларда йөреп интегәсез? — дип сорагач, ул:
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
38
— Үтенәм, серемне берәүгә дә ачма, сенелкәем. Нәрсәдер театрга тартыплар китерә. Әллә мин режиссер ярдәмчесенә гашыйк микән? — дигән иде. Әллә Сәлимә дә... Китегез, кит, җүләр уйлар! Ул язмышына «ялгыз» дип тамга сугылган күке! Кәк-күк, кәк-күк...
Күршеләрнен ишегалдында ут кабынды. Анда да халык уяу икән. Хатын тәрәзә пәрдәсен шудырды. Бәй, Гафур атка атланып кая җилдерә?
...Ә Фатыйма Ибраеванын сер капчыгы ертылды. Режиссер ярдәмчесе бер үк вакытта артист та, аны гәүдәгә озын дип йә патша, йә башкисәр итәләр иде. Нәм Фатыйма апа ул киеп уйныйсы киемнәрнен кесәсенә мәхәббәт шигырьләре тыга икән.
— Бу бит җүләрлек, — дип орышты аны Сәлимә, ә ханым, монсу гына елмаеп:
— Нишлим, төннәр буе шигырь язам. Кемгә язам? — анламыйм. Кем кесәсенә салам? — белештермим, — диде.
Сәхнәдә патшалар тәхетен биләгән режиссер ярдәмчесе образлар белән генә бөек, ә тормышта ул вак җан иде. Әфәндебез «серле мәгъшукасы»нын исемен ачыклады да, репетиция вакытында шамакайланып, шигырьләрнен рифмаларын үзгәртә-үзгәртә такмаклап җырлады. Хак, беркем дә ана кул чапмады.
— И ялгышкан Ибраева, — диде Шакирҗан артист. — Пәлтәм ишек кырыенда гына иде. Ник мина салмаган гыйшык хатларын?
— Син карт шул, пәлтән дә иске, — дип көлделәр анардан.
Кара син, ниләр истә, ә! Әй, Сәлимә, Сәлимә! Кемнен күзенә төтен өрдерәсен инде, Фатыйма апаны тиктомалдан гына хәтереннән актармадын ла! Анын кебек син дә ашкынуларын-җилкенүләрен белән янма дип үзенне камчылавын иде ләбаса бу.
Ул йокы аралаш кына тойды: күршеләрнен капкасы шыгырдады, таен юксынгандай ат кешнәде. Кетәклектә әтәч гайрәтләнә иде: «Кикрикүк! Уяныгыз иртү-үк!» «Табигать сәгате» төгәл йөри, тәрәзә пыялалары агарган, тан дөньяга керфекләрен сирпи иде... Менә бит, Сәлимә дә эшем кешесе булды, күз ертып торып чыкты. Хәрәкәттә — бәрәкәт диләр. Мөгаен, бүген Шәрбәнбану авылын әйләнер. Күнелендәге давылны бастырыр өчен генә. Сонгы тапкыр!
Гафур малларга печән тарата, ә үзенен курткасы лычма су иде.
— Мингайшә ападан да өлгеррәк син, күрше, рәхмәт, — диде ир.
— Ә син чирлисен хәзер.
— Абзар җылы, Сәлимә апа.
— Төнлә бүре кудынмы сон, Гафур?
— Әйе, ике аяклыларын.
— Авыл җирендә дә тынычлык юк, әйеме? Мин сина бер әйткән идем, Гафур. Мылтыгынны янында йөрт, дип! Ә синен ул Ак өендә — чөйдә.
— Анысы искесе, әти истәлеге. Янасын мин мендәр астына куеп йоклыйм, Сәлимә апа.
— Әй, шаяртмасана, Гафур! Мин сина тагын шуны әйтмәкче идем. Ике айдан өч сыерын бәбили икән.
— Бозаулый диген, Сәлима апа.
— Әйе, бозаулый. Аларга Назлыбикә, Юмакай, Алтынмөгез кебек саф татар исемнәре кушыйк, ә?
— Куш, куш, Сәлимә апа.
— Син бәләкәйрәк иден, хәтерлисен микән, Гафур? Әниен белән сез икәү берсендә үгезегезне «Мишка, Мишка», — дип чакыргач, тыкрыктан тимерче Миша дәдәй йөгереп килде дә: «Я здесь, что случилось?» — диде.
— Юк, бусын хәтерләмим, Сәлимә апа. Әгәр син фәлән елда, фәлән айда, фәлән басуда ни чәчтегез дисән — санап бирәм. Әти чәчү-уру вакытын миннән яздыра иде. Анын кыр дәфтәре бар иде. Яшел тышлы.
— Аһ, тәтелдекләр! Сез лыбырдашканда сөт үзеннән-үзе чиләккә ага мәллә?! — дип абзарга «күз һәм колак» килеп керде. — Энем, выжт өйгә! Дифутатыгыз килде. Йа бер Аллам, ник синен өстен юеш, малай?
— Тирләдем, апа. Кая, Гаяз Идрисовичны көттермик, — дип, Гафур бәйләнчек
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
39
апасыннан ычкынды, ә Сәлимә тотылды.
— Курткыга үтәрлек булып нинди тирләү ди ул? Синнән сорыйлар, күке кызы?
— Син үлем йокысы белән йоклагансын бугай, Мингайшә апа.
— Кул сызлагач, дару эчкән идем. Җә, күке кызы?
— Гафур курткасын тышта калдырган, ә төнлә җепшек кар яуган.
— Әй, бәхетсез дә бу малай! Өс-башын барлап, киптерерлек катынга өйләнмәде-е! Мәйтәм, дифутат минем белән исәнләшмәде никтер. Элгәре културни итеп: «Хәерле иртә, Мингайшә Исламгалиевна», — дияр иде. Син, әйдә, мышкылдама, эшлә, күке кызы! Мин тегеләр ни турында гәпләшә икән, тынлап багыйм әле. Нәрсәдер кунак абзыйлары ачулы.
Сәлимәнен үз уе уй иде. Утыртып бар дип Гафурны аптыратмаска кирәк. Җир тундырды, сукмаклар такырайды, олы юлдан машиналар очып кына тора. Ул башта үзәктә эленгеләр сайлар. Тәбәнәк авыл өйләренә биш-алты метр челтәр җитә.
«Бисмилла» белән башланган иртәнен көне дә хәерле була икән: хатын универмагта бизәкле-бизәкле челтәр алды, автобус белән кире кайтып, Шәрбәнбану тукталышына төште.
Хөснулланын анасы тешсез авызында прәннеген җебетә-җебетә чәй эчә иде. Сәлимәгә сәерсенмәде ул, өстәлдәге чәшкене тастымал белән сөрткәләп:
— Мактап җөрисен икән, олан, бергәләп чәйлик, ватый кәмпит, солы пичинәсе, — диде.
— Рәхмәт, минем тамагым тук, кем... — Кем? Апа, әби, түти? Кем? — Менә минем күчтәнәчләремнән дә авыз ит. Син мине танымыйсындыр, кем... — Сәлимә сангырау карчык ишетсен дип сәхнәдәге сыман катырак кычкырырга тырышты.
— Бәрәкалла, сән тиәтердән, олан. Хөснулламнан хат китергәнсен, шәй.
— Без... без анын белән күптән очрашмадык шул. — Хатын иске комод өстендәге тегү машинкасын беренче килгәндә үк күргән иде. — Машинкагыз тегәме?
— Алҗапкыч җүләделәр силсәвит кызлары. Бүләккә дир, картлар бәйрәменә дир.
Сәлимә карават башындагы мамык шәлне карчыкнын җилкәсенә япты:
— Өен салкынча. Мич кайнар үзе. Җил җылысын суыра, — дип, үзалдына сөйләнеп, ул төргәген чиште. Кайчысы сумкасында иде, тукыманы алтыга бөкләп, кисте. Тегә-тегә шомарган остага бу эш идемени!
Йортлары сирәгәеп, урамнары бушаса да, авылнын күзе дә, колагы да бар иде. Менә савыты белән сөт күтәргән күршесе килеп керде.
— Абыстайгынам, театр хатыны икән! Танымадым. Турыбыздан кәттә генә уздын, апаем! Әртист әнкәсен бик хөрмәтлисез, рәхмәт яугырлары. Мөршидәттәйнен хәлен белергә җибәрделәрме тагын? Нәрсә инде монда? Син теге юлы утынга дип биргән акча акурат кына, мичкә көненә өчәр ягарлык, апаем. Картлар йорты дисәк — әбиебез елый. Нәрсә текердәтәсен син, апаем?
— Син бит Зөбәйдә исемле? Иске пәрдәләрне салдыр, зинһар.
— Абыстайгынам, әллә яналарын эләсенме? Нәрсәгә мәшәкатьләнәсен, апаем? Сәләмә ызбага ниемә ул? Юылмаган биткә кершән сөртмиләр!
«Мин сонлап кына, бәгырьләрем мен кисәккә теленгәч кенә, йола шартына туры китереп яшь килен ролен уйныйм. Чын йөрәктән! Шуна үз- үземне ышандырып!» — дип ничек ул куркыныч серен уртаклашсын ди!
— Искеләре саргайган бит, Зөбәйдә.
— Мөршидәттәй, синен ызбанны матурайталар, бәлкем, улын дус-ишләре белән кайтадыр, — диде күрше хатыны карчыкнын колагына. — Элгәре заманнарда көтүләре белән синдә күнел ачалар иде әртистләр.
— Зөбәйдә, чеметем генә бал белән ак май кирәк иде.
Сәлимә челтәрләрне кадакларга эләктергән арада, Зөбәйдә бал белән май да тапты.
— Хәзер әби белән икегез дә өйалдына чыгыгыз, — диде Сәлимә.
— Бусага төбенә мендәр куегыз. Шуннан сон мина кашык белән май һәм бал каптырыгыз!
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
40
— Абыстайгынам, нинди кәмит бу?
— Репетиция, Зөбәйдә. Мин үземне сыныйм, әгәр яхшы гына уйнасам
— яна спектакльләрдә килен ролен тапшыра режиссер.
— Ни дир тиәтер катыны?
Карчык өйдәге ыгы-зыгыдан зинзара иде.
— И Мөршидәттәй, тамаша, ди! Кызык өчен, ди. Хөснуллан да безне көлдертә иде. Тәхет дип утын әрдәнәсенә кунаклый иде дә, патша сымак боерык-фәрманнар бирә иде. Менә бу катын да сина-мина театр күрсәтәм, ди. Ана кушылып безгә дә уйныйсы, ди.
— Бәрәкалла, бәрәкалла. — Карчык җанланды. — Улым кушкандыр, әнкәмнен күнелен күр, дигәндер.
Йоланын әлеге өлеше үтәлгәч, Сәлимә иннәренә чиләк-көянтә асты. «Тау астында йөз еллык чишмәбез ага, кышын да тунмый», — дип, Зөбәйдә юлын өйрәтте. Ана инде болай да барысы да таныш кебек иде. Гүя егерме өч ел элек ыспай гәүдәсен сыгылдырып, авыл хатыннарын көнләштереп ул чишмәдән бер су китергән иде.
Тып-тын урамнарда «яшь килен»не сынарлык җан ияләре генә юк иде. Кып-кызыл миләш куагын сарган чыпчыгый агайлар гына җимеш тәмләүдән туктап, «абау ла, абау! Нинди матур апасы!» дигәндәй чыркылдаша- чыркылдаша Сәлимәгә сокланды шикелле.
Җиннәрен сызганып, итәкләрен нәкъ авылча биленә кыстырып, хатын сабынлы мунчала белән такталарын ышкый-ышкый идәннәр юды.
— Вәт Мөршидәттәй, — диде Зөбәйдә. — Син шул гомер килен рәхәте күрмәгән иден, хет ичмасам театр әртистенен уенын тамаша кылдын. Маладис, апаем, роленне шәп башкардын! Зинһар, Хөснуллага үтенечебезне җиткер — шушы орчык кадәр генә әнкәсен ташламасын!
Менә йола үтәлде . Йә, син канәгатьме инде , Сәлимә? Син бүтән үкенмисенме инде? Сиртмәле тимер караватында оеган карчык бермәлне, айнып:
— Тагын кил, олан, мине онытма,— диде. Анын күзендә чарасызлык һәм ялвару иде. Хатын карават кырыена тезләнде, карчыкнын тиресе юкарып, кан тамырлары бүлтәйгән ябык кулларына орынды. Шунда кызгану хисеннән анын җаны актарылды...
— Син мина рәнҗемә... әнкәй, — диде ул.
XI
...Кырда Гафур төн пәрдәсен ертып, гөрс-гөрс һавага атты. Аты хәтта айга сикерде. «Эз аермасан, ис сизмәсән — урман айкама да син, улым», — дияр иде әтисе. Уҗым кыры ягында болар. Быел басу чиктәшендәге чикләвек урманында өч поши кышлый иде. Гафур җәйдән үк аларны үзе ияләштерде. Бу егерь Абдулга гына мәгълүм иде. Ул сатылды микәнни? Монарчы егет киек-җанварны күз карасыдай саклый, ул биләмәсендә ни кәттә түрә абзыйларга да мылтык күтәреп йөрергә рөхсәт итми иде. Абдулнын утары да аланда, агач ботагы сынса да, ана ишетелә иде.
Ир, җан-фәрманга атын куалады. Мангаена кигезгән фонарь уты, селкенгән унайга бии-бии яктырта иде. Мөгаен, хәсрәт «аучылар» шул уттан шикләнгәндер, чөнки урман авызында ук анын каршысында ике «бүкән» калыкты. Анлашыла, шухерда торалар.
— Стоп! — диде алдагысы. — Хәзер генә син гөрселдәттенме, мөгезле шайтан?
Ул Гафурны иярдән сөйрәп төшермәкче иде, ир анын күкрәгенә типте:
— Ычкын юлдан!
Арттагысы атнын тезгененнән эләктерде.
— Гафур Сөләйманович, син икән, шаулама, яме? — Монысы авыл җирлеге башлыгы Туктар иде. — Бездә важный кунаклар. Глава белән. Гүзәлия Шакировна абыйсын эзләттерәме? Степан, живо, Гаяз Идрисовичка эндәш!
— Эндәшмә, мин үзем аны табам, — диде Гафур. — Җибәр тезгенне!
— Ярамый, Гафур Сөләйманович, ярамый! Син нәрсә, абзыйларнын ашына
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
41
таракан булып төшәсенме? Алар табынында кәефләнер өчен мина биш-алты сыер асрау да җитә дисенмени, хи-хи, — дип үртәгән башлыкны ул якасыннан умырып тотты:
— Наратка асам, егет! — диде. — Ничә поши аттырдын?
— А-а, бишмәтне ертасын! А-а, синен атан урманы мәллә, а-а!
Гафур егетне җиргә селтәде дә, чакмага басты. Урман дерелдәп куйды, биек нарат очындагы кар бүктәре тузгып, өсләренә коелды...
— Гафур абый, валлаһи газыйм, пошиларга ата алмады абзыйлар. Каядыр качкан, мәлгуньнәр! — Дүртаякланган Туктар ана ялварды. — Мине генә үтермә! Яшь әле мин! Өйләнмәгән дә, Гафур Сөләйманович. Атан яхшы кеше, анан яхшы...
— Сина дигән ядрә кибеттә, — диде ир һәм атын утарга чаптырды. Абдулланын атасы йокламый иде.
— Син дә бимаза икән, Сөләйман малае, — диде Шамил карт. — Абдулла бүлнистә, сукыр эчәгесе шартлады. Юкса урманда адәм калдыклары иркенәймәс иде. Мин ни лыгырдыймдыр, Гафурҗан балам, иркенәйделәр шул. Түрә халкы бик сансызланды, безнен ишеләрне чүпкә дә санамыйлар. Шуна Абдул өчен дә куркам. Әзрәк хәйлә белән бар, ражун барма, дим. Аларнын ялганы да дөрес, дим.
— Хәйлә хатын-кызга гына килешә, Шамил абзый.
— Мина да килеште, батчи. — Картнын мыегы көлә иде. — Көндез җиләк аланын трактор чистартты. Юлдагы карны эттерделәр. Салкында да тунмаган теге чишмәне әрчеделәр. Янипланетлар тәлинкәсе өчен мәйдан хәстәрлиләрме, мәйтәм. Абдулнын бинүкеле белән сарай кырыеннан гына карыйм. Көндез ике бүлемтекле багон тарттырып китерделәр. Мөрҗәле. Менә сина әйтим, төтенли бит багон! Ике ир чатыр чаба шунын тирәсендә. Ике сәгатьтән өч лягкувый машина күренде. Ызнамы нәчәлстуа! Битләре түгәрәк тә, шома да. Бөтенесе бервакыт багонга тулды. Бервакыт мин сина әйтим, аннан дунгыз тиресе төсле тәннәре кызарган шәрә ирләр атылып чыга да, чишмәгә чума. Чума да яндагы багонга чаба. Минем тавык мие эчкән башыма шунда гына сукты: тарттырмалы мунча икән ул, янипланетлар тәлинкәсе түгел икән. Әһә, Шамил, мәйтәм, нәчәлстуа кыргый табигатьтә кәефләнә! Ә син, мәйтәм, карт төлке, монын ахырын чамалыйсынмы? Кәефләнгән нәчәлстуа, мәйтәм, мылтык белән уйнарга ярата. Урманда икән, үзем аучы дип кәперәя, мәйтәм. Сөләйман малае туендырган пошилар тучны боларнын корбаны, мәйтәм. Абдул да аларнын ниятен сизенер иде, тик ул кайнар баш, ражун барыр иде. Пошиларны мин яшел мунча себеркесе белән алдалап, утарга кадәр алып килдем дә, шалт, сарайга яптым да. Иртәгә кадәр ятсыннар, мәйтәм. Алларында ун себерке, битамин чәйнәсеннәр, мәйтәм. Бездә генә кунасынмы, улым?
— Өйдә көтәләр, Шамил абзый. Сина барысы өчен дә рәхмәт! Бигрәк тә хәйлән өчен. Чынлап та, сина килешә! — диде Гафур, саубуллашканда.
... Гаяз Идрисовичнын иртәнге визиты төнге ау белән бәйле икәнлеген калын кашлары астында бозланган күзләре сөйли иде.
— Ну, герой, иштен ишәк чумарын! — диде ул, гыж-гыж сулап. — Син кем сон урманда пылт та пылт пушканнан сиптерергә! Синен арканда Иван Ивановичнын кәефе бозылды!
— Дошманнарым эзәрлекли дип коты очтымени? Алайса, сакчыларын арттырсын. Авыл урманнарында агачлар да мылтыктан ата кайчак.
— Чигәнә дөнкелдәтсәләр, «нет тела, нет дела» була иде. Бәхетен, син безнен кияү.
— Сез дә бәхетле, Гаяз Идрисович. Сез — Гүзәлиянен абыйсы.
— Нишләтер иден, калай әтәч?
Иснәнә-иснәнә бүлмәсеннән йокысы туймаган хатыны чыкты.
— Ник тавышланасыз?
— Сенелем, ирен мина яный, — диде абый кеше.
— Янамыйм, кисәтәм генә.
— Кем сон син җитәкчеләрне кисәтергә? Урман синен шәхси милкенме? Атан
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
42
малымы яисә? Кирәк икән, кырыгызны таптарлар, кирәк икән, елгаларыгызны кирегә табан агызырлар! Тынынны тартма, үз хуҗалыгын тирәсендә генә казын! Әллә Иван Иванович кебек алтынга коенган байлар сезнен сукыр куяныгызга калганмы? Кирәксә районыгыз белән сатып ала ул сезне! Төкерек ул ана. Анын Америкада, Швейцариядә капиталы, урманы-елгасы белән менәр-менәр гектар җирләре бар!
— Хатын-кызлардан да хуже сез, ирләр! Абый, тынычлан инде, — Гүзәлия, су салып, Гаяз Идрисовичка бирде. — Син — каш өстендәге күз. Син — халык сайлаган депутат! Үз дәрәҗән белән горурланырга тиеш. Хәзер Гафур дорфалыгы өчен синнән гафу үтенер. Әйеме, Гафур?
— Гафу сорарлык гаебем юк минем, — диде ир. — Иван Ивановичлар җир шарын колачлаганда, шушы Җиде Чишмә кебек бәләкәй генә аймакка кул сузмасыннар, мин сайлаучылар исеменнән сез — депутатка шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итәм.
— Көл, көл, ахмак кияү!
— Гафур! — Хатыны ана шелтәле караш ташлады. — Абыйдан гафу үтен! Тиз!
— Икенче үтенечем, Гаяз Идрисович, шундый. «Тыела» дигән сүзнен мәгънәсен сүзлектән карагыз. Ау чорында да безнен төбәк урманнарында пошиларны ату тыела, чөнки алар әз санда, аларнын токымын үрчетер өчен дистә еллар үтәргә мөмкин.
Зур кунак диварларны селкетеп шаркылдап көлде, ерылган авызын учы белән көчкә генә җыйгач, ул:
— Пошилар токымы диме? Син үзен турында кайгырт! Син, ахмак кияү, нәсел калдырырга сәләтсез печкән үгез! — диде.
Гүя йөрәкнен кыл уртасына пычак белән кададылар. Гафурнын тәнен көзән җыерып, кул-аяклары тартышты. Ирен читләре күбекләнде.
— Абыйдан гафу үтен, мәнсез! — Гүзәлия чебен төсле һаман колак төбендә безелди иде. — Абыйдан гафу үтен, диләр!
Кин дөнья анын өчен кинәт кенә тарайды. Ирнен йодрыгы белән җир күчәренә тондырып, аны җимерәсе килде. Әмма ул хәлсез иде, ул яралы иде. Беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, тышка чыкты. Ишек янагына сөялгән апасы (ни гаҗәп, энесен яклап аю ботарларга әзер карчык бу юлысы шымайган иде) ана иярде.
— Сөтләрне әчеттермә, забутка илт, — диде кортка.
— Бәлки, безгә урамнан сөт елгасы агызыргадыр, ә, апа? Яры юк, елгасы бар.
— Нинди сүз бу, энем! Теленнән оял димим, тел, әнә, дифутат коралы. Кулларыннан оял! Ничаклы хезмәт куйганнан сон шәһәр түрәсенә үчегеп хуҗалык туздырттырам, ди. Көт! Атан да урман, поши дип өзгәләнер иде, инде ана син алмашмы? Ни дип дифутатларны ачуландырып йөрден инде төнлә, җүләр баш?! Бүтән кычытмаганны кашыма, энем.
— Урман гына түгел әле монда, апа.
— Ә нәстәгә тәмсезләнден, алайса?
— Их, апа, апа!
— Уфылдама, сизәм, ни әйтеренне. Тагы балам юк дисен инде, энем. Юк тек, юк! Хәсрәте дә юк анын каруы. Күке кызы сина да, улына да каргыш күкелдәр иде.
Гафур түш кесәсенә тыгылды:
— Карале, апа, Сәлимә апага акча бир әле. Кешене «рәхмәт»кә генә эшләтмик.
— Үзен бир! — диде карчык. — Син анын белән дус, гел аны яклыйсын! Бидоннарны нишләтәсен?
— Төштән сон урнаштырырмын, апа.
«Сыерчык оясы»нын ишек келәсенә йомычка кисәге кыстырганнар иде. Иртән каядыр киткән иде шул күршесе. Ир эчкә узды, һәм, фуфайкасын салып, шапылдап диванга ауды. Җебеден, Гафур, җебеден. Егетлекме инде бу, йә? Түрәләр белән читләшкән саен дөнья кысылса — бөҗәккә әверелеп ярыкка посуын хәерлерәк. Йә, башынны имә әле, туган. Гаяз Идрисович сине теле белән җинсә җинсен! Рас, син нәсел калдырырга сәләтсез. Бәхетнен ике чите китек. Шайтан алгыры, икесе китек икән, димәк, бәхет тә яртылаш кына! Гүзәлиясе әлегә бала дип сүз кузгатмый. Бәлки, эчтән генә сызланадыр, бәлки, анын шигырьләре бала булып туадыр. Язучылар һәр
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
43
китабым бала кебек кадерле дияргә ярата бит.
Атасы ана үрнәк иде. Табигый ки, Гафурнын да агроном Сөләйман кебек чын әти буласы килә иде. Кайчакта ул хыялындагы улы белән сөйләшеп тә ала иде. Әнә, алар ат арбасында печәннән кайта.
— Әти, бу басулар кемнеке?
— Синеке, улым.
— Урман кемнеке?
— Синеке, улым.
— Бүреләр, төлкеләр, пошилар кемнеке?
— Синеке, улым.
— Чишмә кемнеке?
— Ансы да синеке улым.
— Әти, әти! Барсы-барсыдамы?
— Әгәр «минеке» дип горурлансаң, якласан-сакласан, тир тамызып шунда эшләсән — туган җирендә барысы да синеке, улым, — ди әтисе, йомгаклап.
...Зур кунак озайган, хатыны шатор-шотыр кулъязмаларын ертып, идәнгә ташлый иде.
— Нишлисен, аппагым? — диде кәгазь өеменә гаҗәпләнгән ир.
— Нишлим, нишлим! Сина багышлап язган шигырьләремне юк итәм! Минем абый белән көрәшеп нәрсә отасын син?! Ул синен ише авыл мужигын кияү дип, олы башын кече итеп, безгә килә иде, ә син аны мыскыллап Ак өйдә бер бомж хатынны кундырасын! Аппагым димә мина, син мине дә пычракка салып каралттын! Син — тупас, холыксыз, әдәпсез, мәгънәсез һәм шунын өс... өс... — Гүзәлия нәфрәтеннән тотлыкты. — ... өстенә, нәселе корыган ир бәндәсе дә икән! Менә ни өчен мин балага узалмыйм икән!
XII
...Февраль бураннары тынган чак иде. Сәлимә Казанга җыенды. Балаларын белән әчелешле булып, хәбәрләрен дә ишетмичә яшәргә ярамый иде. Килен — чит оя кошы, ул үзенчә тәрбияләнгән, ә улы — үзенеке иде дә бит, ана салган оеткыдан катык ясалмады, әче су гына чыпырдап утыра. Оныклар сагындырды! Гәрчә, дәү әниләре аларга бишек җыры җырламаса да, үчтеки сикертмәсә дә — нарасыйлар анын йөрәк парәм дип үстергән улынын балалары иде. Гафурга ул өч көнгә китәм, диде. Үзен гаеплерәк санап әйтте ахрысы. Ир: «Син ирекле кеше, Сәлимә апа», — диде. Күршесе яна кредитлар алып, савым сыерлары кайтармакчы иде. «Син ирекле» дисә дә, анын күзендә: «Озак торма!» дигән ялвару сиземләнә иде шикелле. «Шикелле» генә иде... Мөгаен, Сәлимә шулай күрергә тели иде.
Ул шәһәрдән, шәһәр анардан ятсынды. Аерылганнарына нибарысы тугыз ай гына иде ләбаса! Асфальт каты иде, үкчәсен авырттырды. Төтен-сөрем белән тыгызланган һава өзек-өзек кенә сулатты. Сәлимә авыл сукмагыннан атлаган кебек иркенләп-җәелеп бармакчы иде дә, гел-гел кешеләргә бәрелде. Катык, каймак тутырган сумкасын өстерәп бишенче катка менгәндә биеклектән башлары әйләнде. «Синме сон бу, кала бичәсе?!» Ишектәге кынгырау төймәсе өч тапкыр зенгелдәгәч:
— Кем анда? — дип сорадылар.
— Мин! Әниегез, дәү әниегез — икесе бергә, — диде Сәлимә. Менә ул хәзер оныкларын авыл катыгы белән сыйлар, тәмле сөт эчертер. Җиде Чишмә турында чын әкият сөйләр.
— Безнен дәү әниебез юк, — диде эчтәге хатын-кыз тавышы.
— Варвара, шаярма! Мин оныкларымны сагындым!
Ишек ачылды, ләкин бу киленгә охшамаган бөтенләй ят хатын иде.
— Варваралар монда не живут, — диде ул. — Бу фатирны алар нам продали.
— Ничек?
— Понятие не имею, апа! Продали и все!
— Мин... мин бит пропискада идем, — диде Сәлимә.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
44
— Чистая продажа, документлар тәртиптә . Претензиягез туганнарыгызга, апа!
Күрше фатир ишегеннән берәүсе муенын сузып:
— Үлеш, Сәлимә, синме бу? — дигәч кенә ул:
— Йа Аллам, — диде. — Күрәселәр бар икән!
«Берәүсе» театрнын җыештыручысы Тәнзилә иде.
— Болардан берни дә төпченмә, керче безгә, кер, — дим. Тәнзилә аны үзенә таба тарткалады.
Ә күрәселәр бик якында гына иде.
— Сәлимәкәем, Фәрит сина шылтыратмадымени? Алар ярты ай элек кенә Рязаньга күченделәр, — диде Тәнзилә.
Үз баласын яманлаган ананын теле — ин гөнаһлы тел. Хатын барысыннан да хәбәрдар кебек:
— Бер әйткәннәр иде шул, — диде. — Мин әле җәйгәрәктер дигән идем. Исән-сау гына яшәсеннәр!
— Киленен, Казан чиркәүләре кечкенә, ди. Бәйрәмнәрдә тыгын, ди. Балаларым таптала, ди. Бездә гыйбадәтханәләр зур, ди.
— Син ни хәлдә Тәнзилә? Һаман театрдамы? Безнекеләр ничек?
— Чү, башта бу чиләкнен капкачын ябыйк, Сәлимә. Беркөнне улын муенына бармак калынлыгындагы чылбыр аскан.
— Минем бүләк иде ул, Тәнзилә. Айлы көмеш чылбыр.
— Чур, ай болытлар артында, Сәлимәкәем! Тәре анда, тәре! Варвара Фәритне дә чукындырмады микән? Йөрәк даруы биримме?
— Синдә бигрәк салкын, — диде хатын. Ул йон кофтасынын төймәләрен каптырмакчы иде, бармаклары катты.
Бөтен тәнен суытып, йөрәккә табан боз кантары шуыша, иде.
— Мәле, кайнар чәй эч, Сәлимәкәем, автобуста тунгансындыр син.
Баш түбәсен зынгылдатып чиркәү чаны кактылар. Чын-чын, чын-чын, чын-чын...
— Тәрәзән ачык, ахрысы? — диде ул. — Бигрәк каты бәрәләр...
— Кыш көне ник тәрәзә ачыйм ди! Бездә тыныч, тавышнын әсәре дә юк. Син борчылма алай ук. Инфаркт сукмасын берүк. Ярты татар чукынган бүген, Сәлимәкәем. Театрда безнекеләр ничек, дисенме? Без әртистләр белән, синен кебек, авызга авыз түгел. Мин аларны күбрәк орышам, бәтинкә-түфлиләрегезне чүпрәккә сөртегез, идәнне таптамагыз, дим. Тегү цехында синен урынын буш, сине көтәләр.
— Аңламадым, кем көтә?
— Әртистләр, билгеле!
— Мин алар белән хушлашкан идем бит.
— Хушлашмагаен ни! Кәмитче Барый Хәтиев өчәр саубуллашса да, тып итеп, исәнмесез, дип янә килеп җитә.
— Кан басымы микән, колак чынлый. — Сәлимә аркасын диванга терәде.
— Су йотсам, бәлки хәлләнермен.
Хәлләнәмени! Таш астында калып изелде-сытылды инде ул! «Юлларда бәла-казалардан сакласын» дип, Сәлимә улынын түш кесәсенә дога язуы тыккан иде. Аны нишләтте икән?
— Суга тынычландыра торган дару да тамыздым, эч әле, Сәлимәкәем,
— диде Тәнзилә.
Әллә дару тәэсир иттеме, әллә йөрәк тибешен әкренәйттеме, хатыннын керфекләре йомылды...
— Әни! Көпә-көндез йоклыйсынмы? — Бәй, Фәрит көлемсерәп ана карап тора ласа!
— Балам! Ярымаен кайда?
— Өзелде, әни.
— Әйдә, янасын алам!
— Кирәкми, әни. Варварага ошамый ул.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
45
— Син ник һаман хатынын кубызына биисен, балам?! Ник синен кол төсле башын иелгән?!
— Аска тарта, әни.
— Нәрсә тарта?!
— Муендагы кош тәпие — тимер, шул тарта, әни.
— Доган кайда, балам?
— Мәчеттәге сәдакалар тартмасына бөкләп салдым. Син доганы ыргытырга ярамый дигән иден.
— Иманын саткан кеше кем дип атала, беләсенме, балам! Мөртәт!
— Нишлим, Варвараны яратам!
— Ярат! Тик Аллаһтан курка-курка гына ярат, Фәрит!
— Бу исемне оныт, мин хәзер Федор!
— Ә?!
... Сәлимә диванга йөзтүбән капланып үкседе. Төше бигрәк куркыныч иде.
— Уятмадым, саташтын да инде, — диде Тәнзилә.
Улы турында бүтән сорамаска дип күнеленә беркетсә дә хатын:
— Варвара Фәриткә ничегрәк эндәшә иде? — диде.
— Милый, пушистый, ди. Марҗанын юмалыгыннан безнен татар ирләре май сыман эри, Сәлимәкәем. Зәһәрләнсә — Федор дурачок, ди.
— Ә?!
— Әйдәле, теманы үзгәртик, Сәлимәкәем. Син черем иткәндә мин театрга шылтыраттым. Сәлимә Минханова Казанда дигәч, и шатландылар. Дүрт күз белән көтәбез, диләр. Сөекле күкебез читтә тилмермәсен, үзенен читлегендә җырласын, диләр.
— Мин читтә тилмермим, Җиде Чишмәдә — әти-әни нигезендә яшим, Тәнзилә.
— Кырык яшеннән авылда муртаясынмы? Синен әле чәчәккә бөреләнер чагын!
— Үгетләмә, Тәнзилә.
— Ничек кенә үгетлим! Театр Финляндиягә гастрольгә җыена. Аларга күке тавышы кирәк. Биш куллап чит илгә апкитәләр үзенне, Сәлимәкәем!
Сәлимәнен күнел канатлары беркая да талпынмый иде шул. Ул ниндидер тукталышта кузгалмыйча басып тора да тора, гүя улы Фәрит җаны белән бергә тулаем гәүдәсен дә бозга катырган иде. Кичкырын утлар кабынгач, ул озак кына тәрәзәдән шәһәр дөньясын күзәтте. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, бөтенесе дә элеккечә икән: кешеләр сугыла-бәрелә каядыр ашыга, урамнардан машина ташкыны ага... Сөремле күк йөзендә йолдызлар да балкымый. Әйтерсен, алар Сәлимә кебек ничарадан бичара авылга күченгән иде.
Югыйсә бер үк җиһан! Ә нинди зур аерма!
Монда, билгеле, анын тормышы көйләнгән иде. Хатын ялгыш та иртәгә ни булыр дип борчылмый, бертөрлерәк тоелса да, яшәвенен мәгънәсе бар иде. И Аллам, «патшалар», «генераллар», «ханбикәләр» киендергән Сәлимә иде ләбаса ул! Дүрткүз белән көтәләр ди Тәнзилә. Озын-озак тәнәфестән сон «саумы сез?» дип янадан театр белән исәнләшүләре рәхәттер, әлбәттә.
Кичке спектакльдән сон сәхнә идәннәрен җыештырып кайткан хуҗабикә анын күнелен алгысытып:
— Иртәгә уникеләр тирәсенә сине директор Алмаз Мөхәммәтшин чакырды. Киреләнмә, Сәлимәкәем, мондый хөрмәт беркемгә дә тәтеми, — диде. — Фатирын да җайлыйбыз, ди. Миндә дә ике бүлмә, иркен, икебез дә ябык, сыярбыз, — диде.
— Рәхмәт, — диде Сәлимә. Үлчәүнен Тәнзилә ягындагы тәлинкәсе авырайды кебек. Чынлап та, театрда анын абруе зур иде. Хәтта ки директор аны кунаклар белән бер табынга утыртып сыйлый һәм:
— Бу ханым җир шарынын ин атаклы тегүчесе, — дип үсендерә иде.
— Нишлим икән, Тәнзилә?
— Икеләнмә, Сәлимәкәем!
— Бу кыяфәтем белән артистларга күренерлекме сон мин?
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
46
— Үзеннән көнләшәчәкләр әле, яшәргәнсен син, күке! Күзләрен очкынланган! Берәр мыекбайга гашыйк мәллә син дисәм, бүген авылларда аракы эчеп зәнгәрләнгән кәкре-бөкре, тешсез ирләр генә калды инде. Ахырзаманда каберләреннән кубарылган мәетләр, валлаһи!
Иртән Сәлимә үз-үзенә катгый итеп боерды: «Театрга бар!»
Барды. Әмма дингездә йөзгән ак карабка охшаган таныш бинанын баскычыннан менгәч, кире борылып мәйдандагы эскәмиягә килеп утырды. Чү, әз генә сулыш ал, Сәлимә. Нишләп әле хис бураннары котырып- котырып дулый башлады? Театр училищесына имтихан тапшырганда сина «икеле» билгесе куйдылар, әйеме? Нәм синен артист булам дигән хыял- өметләреннен канаты киселде. Баскычта үкереп-үкереп елаганда кемдер җилкәнә кулы белән орынды.
— Чибәркәем, сине кайсы җүнсезе чеметте?
Чибәркәй озын буйлы пәһлеваннын шаяртуын өнәмичә:
— Беркем дә чеметмәде, абый!
— Алайса, ник көмештән дә көмешрәк күз яшьләренне әрәм итәсен, чибәркәем, йа? Әйдә, мин аларны учыма җыям.
— Мин... мин имтиханда яндым, абый!
— Шуна яшь түгәләр димени, чибәркәем. Икенче елга сине имтихансыз да алырлар. Хөснулла абыен гарантия бирә! — диде пәһлеван. — Син авыл кызымы?
— Авылныкы, абый.
— Кулын берәр җүнлерәк эш беләме, чибәркәем?
— Мин тегәм, чигәм, абый!
— Во, во! Самый үзе! Театрда тегүчеләргә кытлык. Киттек, чибәркәем!
Училище ишеге шулай ябылды. Инде анын йөрәгенә артист Хөснулла Минханов хуҗа иде... Казанда кар аз икән лә. Хәер, монда көн саен чистарталар. Ә авылдагы «ак мамык» тауларын яз кояшы көпшәкләндерсә генә инде. Гафур әүвәл ишегалларын көри, аннан Ак өйгә сукмак сала. Андый чакларда Сәлимәнен кулында да агач көрәк яхшы гына «җилләнә»: ул да, тузан очыргандай, кар бөртекләрен дуылдата. И анын рәхәтлеге! Бер башта күршесе, икенче башта — хатын. Ә сукмак берәү генә... Азактан бу икәүне тоташтыра ул...
Җиде Чишмәдә ни хәлләр икән? Сәлимәнен сөекледән сөеклесе, назлыдан назлысы Акмангай төнлә бозаулагандыр, шәт. Кытыршы теле белән биттән ялап ала иде хайван. Бөтерчек сарыкнын йодрык хәтле генә бәтиләре яна гына аякланган иде, тояклар астында тапталмас микән? Сынган кулы ялганса да, Мингайшә карчык сыерларны ничекләр сауды икән? Анын әтәче дә боеккан иде. Тәпиләрен өшеткән иде.
Йа, Сәлимә, болар синен кайгынмени?! Авыл озаккарак сузылган төш кенә иде. Төш кенә... Җиде Чишмәдә аклыктан күз чагыла, ә монда бөтен нәрсә соры икән. Шәһәрнен кары да пычрак икән.
Хатын эскәмиягә ябышкан боз кисәген тырнап иснәде. Сөт исе сенгән... Бозга түгел лә, кулына! Татлы һәм тансык ис! Ак өйдә — мендәрдә мыраубикә йоклаган иде, ә Сәлимә аны уятырга кызганган иде. Мич якканда Гафур мәчене абайлады микән? Акбайнын савыты өйалдында иде... Гөлләргә су сиптеләр микән? Тамчы гөл матур гына тамырланган иде...
Әле синнән кичә генә аерылды ла, авыл! Ник бәгырьләргә үтеп сызландырасын, ә?
Хатын күшеккән бармаклары белән, телефонда саннар җыйды.
— Гафур!
— Әү, Сәлимә апа!
— Син кредит юллап Казанга ук килмәгәем дигән иден.
— Мин шәһәрдә, әле генә банкта эшләрне төгәлләдем. Синен барысы да тәртиптәме, акча калдырыйммы, Сәлимә апа?
Сәлимә каударланып:
— Калдырма. Үземне генә алып кит, зинһар, — диде.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
47
XIII
„.Ул, алагаем зур таш тәгәрәтеп, тауга менеп маташа. Ә тау биек, биек, биек! Болытлар ышкылып, анын түбәсен тагын да очлайткан. Армас микән йөрәкләр, талмас микән беләкләр... Хуҗалыкта мал-туар ишәйгән саен ишәя. Апасы белән Сәлимә, ярыш игълан иткәндәй, узыша-узыша эшлиләр. Җәйгә күршесенен йортын сипләтер Гафур. Балта остасы Зариф белән бу хакта килештеләр. Зариф та, анын кебек, агроном дипломын шкаф тартмасында саклый иде. Ир ана:
— Мина конкурент кирәк, син дә фермерлыкка кереш, бер-беребезне кыздырып торырбыз, — дигәч, оста:
— Бәласеннән башаяк, — диде. — Беренчедән, налоглар белән миемне кайнатмыйм, отчетлар белән изаланмыйм, шабашкада елына өч-дүрт өй салсам — акчам түлке үз кесәмә генә, хөкүмәтне баетасы түгел. Икенчедән, кулак дип тиргәми кеше. Авылнын психологияседер, мөгаен. Син эшле- ашлы икән, көнләшеп берәр ярлык тагалар. Сине бүген тотып ашарлар иде, Гафур. Узган гасырнын утызынчы елларында синдәйләрне Себергә сөргәннәр. Сөләйман малае байый, трактор, машина апкайтты, диләр. Синен терәк көчле шул, терәк! Кая безгә депутат кияве белән тинләшергә?
Дөрес, ул депутат кияве иде. Көзге ау вакыйгасыннан сон Гаяз Идрисович үпкәләп, шактый гына нурлы йөзләрен күрсәтмәде. Гүзәлия араларны җылытыр өчен Казанга түшкә-түшкә ит, каймак, катык, йомырка озаттырды. Ә беркөнне, март ахырларында, зур кунак аларнын йортында пәйда булды. Ахирәт дуслар сыман Гафурны кочаклап күреште. «Сыерчык оясы»на төртеп:
— Без — чыпчыкка кайчан ояны бушаталар? — дип көлдерде.
Гафурнын эчендә бүреләр улаган мәлләр иде. Берәр айдан чәчүләр башлана. Ә анын җир турындагы гаризасы каралмаган, мөгаен ул, кемдер кыштырдатмаса, каралмаячак та иде. Җирлек башлыгы халык сина пай җирләрен бирмибез ди, шуна җыелышлар уздырмыйм дип кәпрәя. Гафур чарасыз иде. Авылнын битарафлыгы анын канын куырды. Карт-коры, ни ялынсан да, клубка килмәячәк. Алар безнен җыелу урыны — зиратта, дияр. «Кызыл борын» агай-эне мәгәриченне өстәлгә куеп, бездә генә сөйләшик, дияр. Хатын-кыз: «Балаларым шәһәрдә, мина ике дөнья — бер кәнди»,
— дияр. Ул беренче мәртәбә (беренче!) хатынынын туганыннан ярдәм сорарга ниятләде:
— Гаяз Идрисович, мин быел җирләрне рәсмиләштереп бодай чәчмәкче идем. Нигәдер җитәкчеләрдән җавап юк.
— Син бер басуында уҗым тундыргансын диләр, кияү.
— Әйе, көзен озынга үсте дә...
— Сабак алмадынмы, кияү балакай? Җир дисен инде, ә! Давай, теге вакыттагы кебек кырга чык та шарт та шорт ат! Үзен: «Басулар минеке!»
— дип сөрән сал. Сез, авыл мужиклары, проблемаларны тавыш-гауга куптарып тиз генә чишмәкче! Сез, майламыйча гына, табада коймак чыжлатмакчы! Син шул ауда безнен уенга кушылып берәр поши сәләмәсе атып, аяк очыбызга аударсан — бүген биш-ун басу синекенә әйләнер иде. Ә син айгыр төсле чыгымлап тәртәгә типтен! Хәзер кашык сыймый дип чалыш авызына үзен үпкәлә, кияү!
— Булышмыйм дисезмени, Гаяз Идрисович?
— Депутат дигәч тә, без әүлия мәллә, кияү! Бу минем хәлдән килерлек эш түгел. Чөнки сезнен җирләрегезнен хуҗасы — Иван Иванович. Ә мин синен өчен анын белән низаглашмыйм. Быел икенче срокка депутатлыкка әзерләнсәм, сайлау алды кампаниясенә акчаны Иваныч түли.
Ирнен чигәсенә тир бәрде:
— Ничек инде, ничек Иваныч хуҗа?! Бу кыр-басулар ничә гасыр Җиде Чишмәнеке иде. Элгәре бабайлар сука белән эшкәрткән аларны. Минем әти шушында йөрәк өянәгеннән егылып үлде. Учында кара туфрак иде!
— Безнен һәркайсыбыз кайдадыр йә тәгәрәп, йә батып, йә авариягә очрап, йә
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
48
самолет шартлап үлә, кияү, — диде зур кунак һәм пиджак кесәсендәге бәләкәй солдат фляжкасынын капкачын борып, коньяк белән тамагын чылатты. — Уф, нервыларны какшатасын син, кияү балакай. Сенел хакына гына түзәм.
— Безнен басуларда Иван Грозный нишләргә уйлый? Нәрсә чәчә? — диде йөрәге чәнечкән Гафур.
— Әкрен, кияү, әкрен! Иваныч нинди Грозный булсын?!
— Җирләребезне пычрак итеге белән таптаган баскакны ничек атарга дисез? Грозный ул!
— Арыш чәчәме, алабута үстерәме яисә нефть ятмалары эзләштерәме, Иванычнын үз ихтыярында. Руслар әйтмешли, «Не твоего ума дело», кияү.
Сөт заводы директоры Әнәс Хөсәенов хакимият кинәшмәләрендә катнаша, ул район тормышыннан хәбәрдар иде. Әнәс:
— Иванович кебек капиталистлар синен басуында иген игәмени, сантый! Җиренне пүчтәк кенә бәягә ала да ул, ун-унбиш тапкыр кыйбатлатып, башкаларга аткара. Анысы шунда реактив калдыклар күмә. Төнлә нурланыштан авылыгыз белән үтәли күренәсез икән, сәхнәдәш, — дип хихылдаганда, тәшвишләнгән ир:
— Теш агартма! — диде. — Безнен төбәкләргә инвестор керәмени?
— Бу хакта минем белән кинәшсәләр, Җиде Чишмә кырларына тимәгез, анда бар буе белән Сөләйманыч сузылып ятты, диярмен. Йа, йа, сәхнәдәш, мәзәк сүзгә дә каш җыерма. Сезнен кишәрлекләрегез Иванычтамы, Степанычтамы, мин белешермен.
Әнәс Хөсәеновнын «раведка мәгълүматлары» анын сүнәм-сүнәм дип пыскыган өмет учагын терелтеп җибәрде.
— Синен депутат агаен шыттыра, кырларыгызны пока Иваныч атлы түрәгә бирмәгәннәр. Хаким ал дип кыстагач, тегесе уйлармын дигәндер. Ә ул безнекенә «риза» дип ишетелгәндер. Син хәзер җирлек башлыгынын артына ут эл. Халык белән сөйләшеп синен файдага карар кабул итсен. Малай, киләчәктә байлар ундырышлы җирләрне уптым үзләштерәчәк, Әнәс әйтте диярсен.
Бет хәтле бөҗәк кадалса да тәнен тиз генә төзәлмәскә мөмкин. Туктар шул бөҗәкләрнен берсе иде. Ул бу юлысы башын җүләргә салып: «Гафур Сөләйманович, миндә ике гариза, безнекеләр кайсыгызны хуплар. Син бик кытыклангач, берсекөнгә әби-бабайларны, апа-абыйларны җыям»,
— диде. Гафур өйдән-өйгә йөреп: «Эшләтегез мине, җәмәгать», — дип мескенләнмәгән иде, инде җыенда усал сөйләшер. «Мина өч аршын җир дә бирмәгез, әйдәгез, кулларыгызны күтәреп, Җиде Чишмәгә ясин чыгыйк»,
— дияр. Кискенлек әтисеннән анын. Бу холкы белән, бәлки, ул үзенә зыян гына китерәдер. Ир каты төерне йомшарта белми. Югыйсә монын бер кыенлыгы да юк. Беркөнне Гафур сыйныфташлары Сәлих белән Барины очратты. Егетләр апын-төпен күрше авылдан кайталар, кулларында яртылаш эчелгән аракы шешәсе иде.
— Ну байыйсын, яшьти! — диде Сәлих. — Син бүген чеп-чи кулак!
— Түнтәрешләр кирәк, түнтәрешләр, — диде Бари. — Шунда кул- аякларынны богаулап без сине Себергә олактырабыз!
«Йәгез инде, туганнар, нинди кулак ди. Мин гап-гади Гафур, сезнен белән бер мәктәптә укыдык», — дип, уен-көлкегә бор бит инде, ә ул исерекләрне сүзсез генә кар суына манды...
Җыелыш булмады. Кинәт кенә сәламәтлеге какшаган Туктар Мәскәүгә дәваланырга киткән иде. Бөртек ымсынып басулар елады... Апрель кояшы туфракны корытты-киптерде. Астыртын «бөҗәк» тешләрен йөрәккә бик тирән батырды...
Дөнья ирне ике яклап кыйнамакчы иде, ахрысы: өнендә тәпиен имеп кыш буе изрәп йоклаганнан сон уянган аю сыман, анын Гүзәлиясе дә «җанланды». Кинә тауларын, болыннарны урады да:
— Мин дусларымны кунакка чакырдым, — диде.
— Кемнәрне?
Хатыны авылда беркем белән дә аралашмый иде.
— Ой, бигрәк хәтерен таркау синен, иптәш фермер! Зәбирләрне, Галинурларны,
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
49
әлбәттә!
— Әһә, төркемдәшләрен икән!
— Иҗатташлар, иптәш фермер, иҗатташлар! Син каршы мәллә?
Ир кичә-бүген күнелендә нинди авырлык йөрткәнен анлатырга теләп:
— Әзрәк кәеф кырылган чак иде. Бәлки, җәй уртасынарак...
— ...чигерик, әйеме? Кунаклар мина кайта, мина! Сина түгел, Гафур! Синен авылында мүкләнәм ич мин! Әллә сыер-сарыкларына, тавык- әтәчләренә шигырьләремне укып ләззәтләнимме?!
— Аппагым...
— Нинди аппак?! Син мине баш-аяк каралттын инде! Әгәр син минем каләмдәшләрем өчен расхутланмыйм дисән, кибеттән ун сумлык бомж- пакетлар алыйк.
Гафур кысмырланмый, ул бары тик көнләшә генә иде...
Кунаклар дигәч, апасы пыр тузды:
— Колхоз кадәр хуҗалык сөйрәгән иренен чеметем генә хәленә керер урынга ул кәеф-сафа кормакчымы?
— Апа, шаулама! Сарык суеп, шашлыкка ит тозлыйк, тавык шулпасы пешерик.
— Күке кызы белән икебезгә егерме биш сыер, өлгермим, энем. Чүлмәк гөлен үз кунакларын үзе сыйласын, әйдә!
— Фәридә апаларга кагылыйм әле, апа.
— Бүре Фәридәсенәме? Колхоз сыерларынын имчәген төкереге белән юешләтеп сава иде, шакшы хатын ул, энем!
— Ә Зифа апа ничек?
— Кәҗә Зифасымы? Беркөнне ярты ыстакан сөт илтә күсәк малаена. И, бу анын кече теленә генә җитә инде дигән идем, без сезнен Гафурыгыз төсле кулаклармы әллә чиләге белән сөт чөмерергә, ди. Мәйтәм, әлкәш улын Шәкүр ник карават матрасын сасытып, пес итеп ята сон, дабай, йөз сыер асрасын, мәйтәм. Энем, балам, Җиде Чишмәдә сине чәйниләр, ә син забуттан кечтеки пакетларга сөт, каймак, катык тутырып, карт-корыга, гарип-горабага өләштерәсен. Ике түшкә сыер итен дә кисәкләп-кисәкләп тараттын. Җә, кайсысы изгелегенә, рәхмәт, ди, кайсысы, шөкер, ди?
— Апа, ник син кешеләр турында гел начар уйлыйсын икән?
— Чөнки мин синнән алданрак тудым, энем! Син дә хатынын сынары, вәйт!
«Сәлимә апа!» Ул да вакытым тыгыз дияр микән? Күрше хатыны Шәрбәнбану якларына ешлады. Күке кызы азгын, ирләр аулый ди апасы. Сәлимә турында Әнәс Хөсәенов та сораштыра. Һәр иртә ана сәлам юллый. Тракторчы Хаммат Шәрбәнбану егете, мөгаен ул Сәлимәнен кем янына йөргәнен ачыклар иде. Маташма, Гафур, ир бул! Гайбәт өчен кесән бик сай синен, туган.
Күршесе Мингайшә апасы шикелле тел кашымады:
— Кунак каршылау күнелле мәшәкать ич, табын өчен йөзегез кызармас,
— диде ул. — Шәһәр кешесе табигатькә мөкиббән, син бакчагызга өстәл белән артсыз эскәмия куй, Гафур. — Сандугачлар сайравын тынлый-тынлый тан аттырачаклар, валлаһи менә.
Дуслар дүртәү — өч ир, бер хатын-кыз иде. Гүзәлиясе һәрберсенен кочагына ыргылып үпте-кочаклады, кычкырып көлде, кулларын чәбәкләде. Әйтерсен, ул еллар буе кыргый утрауда яшәгән дә, менә хәзер ярда җан ияләре күренгәч шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә иде. «Ока» машинасында бөгәрләнеп кайткан егетләр аякларын язгач, Гафурнын «Джип» тәгәрмәчләренә типкәләп:
— Вәт шәп арба, — диештеләр. — Монда утырсан, юл газабы — гүр газабы димисен инде!
Хатын-кыз табынга ризык ташыганда Гафур, хуҗа буларак, ир-ат затын фермасы белән таныштырырга тиеш, бу — Гүзәлиянен теләге иде. Ләкин кунак халкы әдәп өчен генә берничә сорау бирде дә, «экскурсия»дән туйды. Анын каруы алар арасындагы бердәнбер хатын-кыз иргә кырмавык кебек кадалды:
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
50
— Мин сине мактап гәзитәгә язам! Реклама ясыйм үзенә, бөтен Татарстанга танытам, Гафур әфәнде.
— Вилория, синен гәзитәннен тиражы сигез йөз данәме? Ә республикада ничә миллион халык? — Рәсим исемле яшь кенә егет кызнын бакчасына эре генә таш ыргытты.
— Зато безнен реклама бәяләре түбән. Сез прайс-листыгызда журналыгызнын бер бите ун мен сум дип күрсәтәсез, Рәсим. Значит, куш бит егерме мен! Кайсы тилесе сезгә андый акча туздырсын.
— Туздыра, ник туздырмасын! — Егет Гафурга табан башын чөйде.
— Анын сөекле хәләл җефетенен көлтә-көлтә шигырьләре безнен журналда басылдымы? Басылды. Минем фермер иптәштән матди ярдәм таләп итәргә тулы хакым бар!
Боларнын бәхәсенә кушылмыйча мыек астыннан гына көлеп торган ир:
— Маллата гына түләсән, ярыймы? — диде. — Һәр шигырьгә бер тавык, бер сарык яки бер сыер, ә?
Ахырдан Гүзәлия бу сүзләре өчен анын җелеген суырыр. Син зыялы дусларымнан көлден, син әдәпсез кара мужик, дияр.
Зәбир вәкарь белән генә өстәлнен түренә — Гүзәлия янәшәсенә утырмакчы иде, Сәлимә кырыс кына:
— Чү, җегетем, бу — хуҗа урындыгы! — диде.
Монын өчен дә хатыныннан эләгер. Ул тупас Сәлимәгез нишләп үз өендәге кебек кылана, нишләп Зәбиргә күрсәтмәләр бирә, дияр. Гүзәлиясенен күзенә әледән-әле кадалган «хата-ялгышлар чүбе» күп булыр ул кичтә.
Ашап-эчеп туклангач, кәефләнгән кунаклар чирәмгә тәгәрәште.
— Авыл һавасы сулаган өчен прайс-листта ничә тәнкә каралган, Вилория? — диде Рәсим.
— Сукыр бер тиен, әфәндем. Синен ише ныжы өчен кыйбаттыр бу?
— Ныжы нинди сүз ул, Вилория?
— Мишәрчә «саран», наданым!
Колга буй Зәбир җитди иде, Галинурны битәрләп:
— Этләрмени, һау-һау өрәләр. Бу ыбыр-чыбырны ияртмик дидемме?— дидем, абзый. Ә син яшьләр дөнья буйласын, диден. Бар, абзардагы берәр сыернын койрыгын күтәреп, менә сезгә кин вә широкий дөньягыз, диген, — диде.
Анын «тапкыр сүзе»ннән барысы да көлештеләр.
Коймага сөялгән Гафурнын күзе Колга буйда иде. Гүзәлия анын кырыена чүгәләгән, ә тегесе озын үлән сабагы белән монын муенын кытыклагандай итә дә, хатын, чебен куган кебек, нәфис куллары белән унлы-суллы селтәнә. Ә үзенен йөзе нур чәчә иде. Менә ир дә, ниһаять, аппагынын бик-бик бәхетле чагын күрде. Әмма бу бәхет җебенен очы шушы Колга буй түгел микән? Көнләштерә шул, шайтан алгыры! Гүзәлия анын кемне «бораулап тишкәнен» сизде. Бакча ана тарайды. Ул:
— Әйдәгез, Кинә тавы итәгендә учак тергезеп төн белән серләшәбез!
— диде. — Сәлимә ханым, безнен сумкаларга су, җиләк-җимеш тутырыгыз!
— Хатыны яны белән генә килеп, Гафурга пышылдады: — Без үзебез генә барабыз, синнән башка гына. Минем дусларым — минеке генә.
— Җылы киен, май төне салкын, — диде ир.
Кабыргаларны өтеп арка кыза иде. Ул кызар кызар да, коймага ут кабар төсле иде.
Казан кунакларын көйләп-чөйләп тауга озаткач, күршесе табынны җыештырды.
— Син дә ял ит, Гафур. Көнозын аяк өстендә бит син.
— Рәхмәт, Сәлимә апа. Сина да мәшәкать өсте мәшәкать.
— И-и, бу мәшәкатьмени! Ташкүмер чапмадым ла.
— Бәхетле халык!
— Болармы? Юу-ук, болар җир йөзендә ин бәхетсез кешеләр, Гафур. Иҗат әһелләре арасында ике дистә елдан артык эшләдем, мина мәгълүм. Боларнын алдына тау-тау алтын өй, зиннәтле сарайлар төзе, затлы киемнәр киендер, көмеш табактан
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
51
ашат, ә алар барыбер бәхетсез, чөнки җаннарына тынгы табалмыйлар! Җаннары дулкын төсле анда-монда чайкала бичаракайларнын. Үзләре алар монын сәбәбен дә белми. Белергә дә теләми. Менә шулай.
— Син дә бәхетсезме, Сәлимә апа?
— Минме?! — Хатын бу сорауны көтмәгән иде. Ул каушады, алъяпкыч бавын чиште-бәйләде, чиште-бәйләде. — Шөкрана кылган саен күнел тынычлыгы артыр ди. Бүгенге көнем белән мин бик бәхетле, Гафур. Җанымнын оясын таптым. Тынлале, безнен бакчадагы төсле сандугачлар беркайда да сайрамый!
Гафур бу минутларда бары тик Гүзәлиясе турында гына уйлый иде. Дуслары — аныкы, ир бәхәсләшми. Ә хатын үзе кемнеке? Гафурныкы икән — ник ул аны читкә этәрә? Колга буй белән аулакта рәхәттер ана... Җебегән! Ирме сон син?! Җитте, дилбегәне кыскарт!
— Тыныч йокы, Сәлимә апа, — диде ул, әмма өч-дүрт адым атлагач та, күршесе йөгереп килеп анын беләгеннән тотты.
— Барма!
— Туктале, Сәлимә апа.
— Йөрәгенне тый! Көнләшү яман нәрсә, Гафур.
— Син арыгансыңдыр, йокла, Сәлимә апа.
— Нинди ару?! Күчер дисән — кибән күчерәм әле мин! Ә тауга җибәрмим, хәзер үземне энҗе муенса итеп — муенына тагам! Абау! Күлмәген бигрәк юеш. Аркан лычма су! Киптерик, Гафур...
XIV
...Тан беленә иде. Ул бертуктаусыз мендәргә яшь койды да яшь койды
— Зинһар, кичер! Бу гөнаһым белән ничек яшәрмен инде хәзер?! Чатнатып яшен суксын, җир йотсын иде ичмасам! Нинди генә җәзага да риза! Мин генә гаепле, мин генә!
Гафур элгечтән күлмәген алып киде.
— Кипкән, — диде һәм үзалдына караган килеш: — Гөнаһ белән җәзаны икебезгә дә тигезләп бүлик, — диде. Аннары ир җилкәләрен калкытып, тирән итеп сулады да:
— Сәлимә, — диде.
Исеменә беренче тапкыр «апа» дигәнен өстәмәгәч, хатын тагын сытылып елады. Юрган ябынса да өшетә-калтырата иде. Әтәч кычкырды, сандугач сайрады, Казан кунаклары дөбердәп кайтып төште. Күрәсен, учак яга-яга ачыкканнар иде, шаулашып-гөрләшеп кичәге табынга өелештеләр. Сәлимә өстәлдәге ризыкларга тастымаллар гына каплаган иде, берсе:
— Фу, кырмыска, бирәннәр! — дип кашык белән шак-шок өстәл кыйнады.
Ана да үз-үзен янаклап-суккалап торгызырга кирәк. Биш кат юрган белән томаланса да, барыбер ул оят дигән заттан качалмый иде.
Мингайшә апа капкадан кергәндә хатын терлек өендә апара соса иде.
— Пәри туенда син кәләш иден мәллә, күке кызы? Күзләрен кызарган, — диде карчык. — Төн ката типтергәнсездер, кәмитчеләр!
Бакчадагылар табында «урды-җилгәрде» дә, һәрберсе печән кибәнен уеп, куыш әтмәлләп, йокларга ятты... Гүзәлия генә җил очырган яфрак төсле ары сугылды, бире сугылды һәм чиләкләр парлаган Сәлимәгә төртелде:
— Гафур заводка бик иртә китәмени?
«Менә сина мә! Өч ел бергә яшәп иреннен ничәдә киткәнен дә белмисенмени?» — димәкче иде хатын, телен тешләде. Анамы сон кеше үртәү! Ул бу кызыйнын күзенә дә карарга тиеш түгел! Сәлимә чиләккә чумар дәрәҗәдә җиргә тункайды.
— Сөт әчемәсен ди Гафур, шуна ашыга.
Гүзәлия аны биленнән сыпырды.
— Турай әле, Сәлимә. Минеке кичә ачуландымы?
Сәлимәнен кан тамырлары кайнарланып, йөрәге сикерде. «Минеке, минеке... Чү, кызкай, кичә ул синеке үк түгел иде шу-ул...»
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
52
— А-а, а-а! Чага, чага!
«Кибән-йорт»та тавыш кубып, халык «урам»га сибелде.
— Кем чага, Вилория?
— Кукшангы-ы! — дип чырылдады Вилория.
— Шул сүзне мишәрчәдән тәрҗемә итегез әле, җәмәгать! — Рәсим атлысы шаркылдап көлде.
— Шөпшә анын татарчасы, наданым, шөпшә!
Гүзәлия дусларына ярдәмгә чапты. Ходай шөпшәсе аша Сәлимәне авыр газаптан коткарды. Ул тиз-тиз генә чиләкләрне койма башына элеп, «Сыерчык оясы»на бикләнде. Тәрәзәләрне япты, пәрдәләрне корды. Әмма оят зур күзләре белән ярык-тишекләрдән күзәтә төсле иде... Йа Аллам, кешенен бакчасындагы чәчәгенә дә ымсынмаган хатын иде лә ул! Дөрес, Сәлимә уенчак һәм җинел-җилпе иде. (Бу кимчелек микән?) Ә Җиде Чишмә аны уйчан итте. Баксан, ана күбрәк җитдилек килешә икән. Аннан, язмыш тормышын кисәк үзгәртте: бүген ул «сәхнәдә» яна партнерлары — Гафур, Гүзәлия, Мингайшә карчык, Туктар, Әнәс, Хөснулла анасы — Мөршидәттәйләр белән уйный. Массовкаларда Казан кунаклары да ялтырап ала.
Җитди икән, хатын ялгышмаска тиеш иде. Бәлки, Гафур әлеге «ялгыш» Сәлимә тарафыннан корылган мәхәббәт тозагы дип уйлыйдыр һәм бу төннән җирәнәдер?
...Кунакларга анысын-монысын пешерә-пешерә «Сыерчык оясы» эсселәнгән иде.
— Күлмәгеңне аралыктагы бауга эләм, бир, — диде хатын. Ир, нигәдер ана ияреп керде. Гүзәлиясе әшнәләре белән Кинә тавына киткәч, ул, көнләшепме, үртәлепме, кызарган иде.
— Муен тирәсенә бераз суккала әле, Сәлимә апа. Каешланды тәмам,
— диде Гафур. Аларнын берсе хатын-кыз, икенчесе ир-ат саналмый, алар кайчандыр ерак бабалары дошманлашкан нәсел кыйпылчыклары, бүген исә нибарысы күршеләр генә иде. Тәне шалкан кебек ак һәм тыгыз, җилкәләре кин иде Гафурнын. Күптән, бик күптән ир назы күрмәгән Сәлимәнен анда да күнеленә әрсез-бозык уй килмәде ләса. Сөйләшүләре дә риясыз иде.
— Син басу-кырлар дип өтәләнгән иден, ә үзен быел чәчмисен дә, күрше.
— Киртәләр биек, Сәлимә апа.
— Нинди киртә?
— Җир бирмиләр. Көзгә сөрдерер дә идем.
— Ә син сорама, сөр дә чәч!
— Ул башбаштаклык дип атала, Сәлимә апа.
Бу төштә Сәлимә сүз купайтмады. Күршегә, мөгаен, анын карендәше Туктар гына аяк чала иде. Кабахәт малай! Сине, агач бүкәнен, хәйлә белән аударырга иде ул.
— Бел, Гафур, көзгә Җиде Чишмәнен барлык кырлары да синеке булачак!
— Амин, Сәлимә апа.
— Аркана нерв төеннәре укмашкан. Җирдән дә куәтлерәк кайгын бар кебек тоела, Гафур.
Ә менә бу төштә хатын чама хисен югалтып, тыелган чикне атлап үткән иде. Карурманнардан да куерак ир-ат күнеленнән сер капшарга ярыймени?! Кагылма инде син, кагылма!
— Гаҗәп, ни-нәрсә тоела икән?
— Син гаяр, батырып эшлисен, әмма батырып шатланмыйсын, Гафур. Нидер эчтән кимерә, нидер сызландыра сине. Мин бит инде артистлар дөньясында кайнадым, холык-фигыль дигәнен азрак чамалыйм.
— Моны кешегә әйтерлекмени, Сәлимә апа! Балам юк минем, балам,
— диде Гафур. Гүя кинәт искән җилдән «карурман»дагы агач-куаклар шаулады, яфраклар лепелдәште. — Капканы ачасын — ишегалды буш. Өйгә керәсен — тагын бушлык. «Әти!» дип беркем дә кочагына атылмый. Мин бер бәхетсез, ә Гүзәлия өч бәхетсез. Анын бишек тирбәтәсе килмимени? Менә син, Сәлимә апа, улынны үстергәнсен, оныкларым дип куанасын. Аларнын балалары туар, ә Сөләйман малаенын нәсел чылбыры өзек.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
53
— Синен балан юк... — Сәлимә бу сүзләрне кат-кат кабатлады. — Балан юк... Ә мин җүләр, кара, болар үз рәхәте өчен яшиләр дип тиргим! Юкәдә икән чикләвек. Кайсыгызда сон кимчелек дигәндәй. Турыдан соравым өчен ачуланма инде, Гафур!
— Кайсыбызда... Миндә, Сәлимә апа.
— Синдә?! — Хатын кисәк кенә ирнен йөзен үзенә таба борды. — Синдә?!
Ир, шапылдап караватка ауды.
— Миндә шул, Сәлимә апа!
«Чү, Гафур, нәселе киселгән ир-атнын күз карашы тоныклана, ә синен күзендә көзгедәге сыман, барсы да чагыла. Кырлар-урманнар, күлләр- чишмәләр, алан-болыннардан тыш анда нәни генә малай да шәйләнә түгелме сон?» — дип, эченнән генә бәхетсез ирне юатты хатын, анын куллары да «юатты»: керпе энәләре кебек тырпайган чәчләрне сыйпады, кытыршы яңакларны сыйпады, күкрәкләрне сыйпады... Якында гына гөнаһ көймәсе чайкалганын икесе дә сизмәде...
...Шөпшә кунакларны пәрмә-пәр талаштырган иде. Мингайшә карчык бикле ишекләрне ачтырып, Сәлимәне бакчага әйдәкләде:
— Күке кызы, тегеләр дөмбәсләшә, адәм ыстырамы?!
— Гүзәлия кайда?
— Бүлмәсендә шигырь яза. Мишәйт итмә, ди. Син аер тегеләрне!
— Дөмбәсләшмиләр ич, Мингайшә апа. Бер-берсе белән бәхәсләшәләр генә, — диде хатын, ләкин алай да төркем янына барып басты. Вилория белән Рәсим тел сугышы оештырганнармени, авызларыннан пулемет аттыралар иде.
— Чәнечмә миңа, Вилка!
— Мин — Вилка, ә син — кашык!
— Синең кушаматың ул — Вилка! Укыганда сиңа исемең белән дәшми идек без!
— Ә синеке йолкыш чыпчык иде!
«Остазлар» кесә телефонында «СМС» языша иде, менә Зәбир яшьләргә кисәтү ясады:
— Әтәчләнмәгез, туктагыз! Бүтән сезнең белән йөрүләр бетте, тузан бөртекләре!
— Ба-а, Рәсим, без синең белән тузан бөртекләре икән! Ә сез — ком тавы. — Кыз Зәбиргә ук очырды. — Яңгыр яуса — җебеп, җиргә сеңәсез!
— Сеңел, чәпчемә, диләр. Сиңа бу сыйракларың белән безнең биеклеккә җитәргә, ай-һай ерак!
— Фи-фи, синең биеклегең чыпчык тезеннән генә, абзыкаем Зәбир. Ник сез «без-без» дип шылдырыйсыз икән, кипшенгән зәңгәр кыңгыраулар! Сезнең белән сәяхәткә бик ашкындым мәллә? Үзегез кыстадыгыз.
— ОКАшкаң кирәк иде, сеңел.
— Фи, минем арбамдамени сәбәп! Чын дөресе шул, абзыкаем Зәбир: син Гүзәлия апаны күрергә тилмерәсең. Син аның өчен саргаясың. Вәт күрдең инде. Фи-фи, ә син аңа нуль!
— Бу мизгелләрдә Гүзәлия ханым миңа багышлаган шигырен күңеленнән кәгазьгә күчерә, — диде Зәбир, масаеп. Әй, көчкә генә түзде Сәлимә, югыйсә ата мәченең мыегын йолкырга әзер иде. Берүк Гафур ишетмәсен, берүк! Әмма Вилория дә усал иде.
— Фи-фи, исемсез шигырьләр языла ул, аны бүген сиңа дисең, иртәгә миңа дисең. Гафур әфәнде дөнья бәһасенә торырлык асыл ир, аны синең елак гитараң белән тулай торактагы бүлмәгә алыштырамени Гүзәлия ханымыз! Өметләнмә, ком тавы!
Хәер, төркем умарта кортлары кебек гөжләде дә, тынды. Кунаклар мәш килеп учак күмерендә шашлык кыздырды, туфракта нинди үлән калыккан
— шуларны өзеп, чәйнеккә тутырды. Остаз белән шәкерт әрләшмәгән дә төсле иде. Вилория «Зәбир абый» дип, тегесе «сеңел» дип аһ итеште. Әмма диңгезнең өсте генә тыныч, төптә — су гөбер-гөбер кайный иде. Кулындагы кәгазен селки-селки Гүзәлия чыкты.
— Халык, бер минутлык тынлык! — диде ул. Бакчадагылар аңа текәлде.
— Әле генә шедевр туды, халык!
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
54
Бу очрашудан мин генәме —
Син үзең дә качмадың.
Мине күреп бу дөньяда
Бер яңалык ачмадың.
Барсы иске, мәхәббәт тә —
Узган бездән чир булып.
Һәм калганбыз мин хатын-кыз,
Ә син гади ир булып.
Шунда аягына сиртмәләр кигәнмени, Вилория сикерергә тотынды.
— Шәп, шәп! Абзыкаем Зәбир, мин бая гына ни дип фаразладым, ә? Кем алтынны бакырга алыштыра, ә?
Остаз шәкертен күзе белән бораулап:
— Шым бул! — диде. — Йә, Гүзәлия, ахырын укы!
Тик нигә соң күрешкәндә
Йөрәкләр болай яна?
Әйтерсең лә мәхәббәт тә, Үзебез дә өр-яңа!
Зәбир шап-шоп кул чапты:
— Браво, браво!
Вилория җиңелергә теләмәде:
— Пүчтәк шигырь, — диде һәм сумкасындагы ачкычларын шалтыратып.
— Мин Казанга үтүт, мәхәббәт уеныгыздан косам, тәпи-тәпи кайтмыйм дисәгез, — әйдәгез! — диде.
— Аһ бу дуамал яшьләр, — дип мыгырданды Зәбир, — Тырт та пырт! Юлына ак җәймә, сеңел. Шырпы кабын җил очырмасын, бездән башка җиңеләя бит ул.
Кызнын теленә шайтан төкергән иде:
— Хатын-кыз башым белән мин ОКАшкамда җилдерәм, ә синен
— чалбарлы колганың тәгәрмәче дә юк, абзыкаем Зәбир!
Гүзәлия кәгазен кулында бөтәрли-бөтәрли ыңгырашты:
— Нишлисез сез, халык?! Шигыремне беркемгә дә атап язмадым мин! Туктагыз, әрләшмәгез!
Әмма төркем, пыяла сыман, чатнаган иде инде. Вилория белән Рәсим китте. Ике остаз йөгәнсез яшьләрне каһәрләп бакча чирәме таптады. Ахырдан хуҗалар «калдык-постык» кунакларны Казанга ук илтергә булды. Мөгаен, Гүзәлия ирен күндергәндер, берочтан әниләрне дә күрербез, дигәндер. Иртән: «Минеке ачуланмадымы?» дип пошынган хатын Гафурны чыбык итеп бөгә иде. Мингайшә карчык: «Ай-яй, киленнең әшнәләре чакматаш икән, гөлт- гөлт кабыналар», — дисә, Сәлимә бернәрсәгә дә шаккатмады. Икәү очрашса
— гайбәт, өчәү җыелса — базар, ди. Болар исә бишәү! Биш сүз, биш фикер, биш каләм. Нәркайсы үзенчә мәңге табалмаслык бәхет сукмагын эзли. Кичкә үк дуслаша алар. Чөнки иҗатлары уртак Казанда «кайный».
Йорт ыгы-зыгыдан тынды. Кунаклар белән генә күмелгән икән, хатынның күз алдыннан әкрен генә төн шәүләсе узды. Гөнаһысы өчен яшен суксын диде — сукмады. Җир йотсын диде — йотмады. Ни хәл итәргә, йа? Аңа бит театрда да сүз каталар, ләкин ул тиз генә йөрәк капкаларын бикләп куя иде. Бу юлысы Сәлимә кулындагы ачкычы белән бергә башын да югалтты!
— Нәрсә уфырасың-пуфырасың, күке кызы? Явызлык исәплисеңме?
Хәзер карчык сирәк кенә бәйләнә, Сәлимәне яратмаса да, эшен ярата иде ул.
— Мингайшә апа, — хатын аңа кесә телефонын күрсәтте, — син бу тартмачыктан сөйләшә беләсеңме?
Хатын халат кесәсеннән Сәлимәнекеннән дә кәттәрәк телефон алды:
— Надан шту-ли әбиегез! Гафур бәбкәчем бүләге миндә!
— Мингайшә апа, без синең белән хәзер спектакль уйныйбыз. Мин —
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
55
Татарстандагы олы абзыйнын хәләл җефете, ә син минем ярдәмчем ди.
— Кит булмаганны! Гумеремдә дә сина ялланмыйм, күке кызы!
— Апакаем Мингайшә, син ялангач җирләр өчен көенәсенме? Ә Гафур көенә. Анын бүген йокысы йокы, ашы аш түгел. Ул басу-кырларга бодай чәчәргә тиеш иде. Ә без, бөртекне тарттыргач, синен белән ипи пешерергә тиеш идек. Тегермән бодай көтә ич әнә!
— Чәчмәсә, он тарттырмаса, сина ни хәсрәт, күке кызы? Шәт, йомран сымак Гафурга астан гына чокыр казыйсындыр әле! Атан Хәмит тә явыз бүре иде.
— Казымыйм, Мингайшә апа!
Карчык ана сынап карады:
— Алайса?
— Гафурга ярдәм кирәк, Мингайшә апа!
— Җә, мин ялчын ди, күке кызы.
— Әүвәле игътибар белән тынла, Мингайшә апа. Әйтик, мин фәлән номерны җыям да син: «Алло, Җиде Чишмә авылы җирлеге башлыгы Туктар Ильясовны бирегез», — дисен. Туктар «Әйе, бу мин» дигәч, син: «Мин Фәлән Фәләновнанын ярдәмчесе, хәзер сезне анын белән тоташтырам»,
— дисен һәм телефонны мина бирәсен!
Кортка сыртын кабартты:
— Сез — күкеләр, сез — карендәшләр, минсез генә чүкердәшегез!
— Мингайшә апа, бүген мина Гафур туганымнан да артык! Безгә Туктарны хәйлә белән алдырырга кирәк, — дигәч кенә карчык ипләнде.
— Тиәтренне янабаштан өйрәник, — диде.
— Әйдә, башла, Мингайшә апа.
— Әлү, әлү...
— Алло, алло, диген! О дигәндә ирененне түгәрәклә, Мингайшә апа!
— Алло, алло! Карале, кем Туктар — күке малае, мин прзидин хатыны Фәлән Фәләновнанын ярдәмчесе Мингайшә апагыз идем әле. Хәзер анын белән сөйләштерәм үзегезне, Алла каргаган нәстә...
— Валлаһи, режиссер сине сәхнәдә үк тукмак белән тукмый, Мингайшә апа! Ник син исеменне өстисен, ә?!
— Вай-вай, безнен прзидин катыннары ярдәмчесе булырлыгыбыз юкмени!
— Бар, әлбәттә, бар! Әйдә, минем сүзләрне кабатла! Туктарны ышандырырлык итеп чатнатып әйт.
Аюны да биергә өйрәтәләр, ә кортка адәм баласы иде. Ул тәмам азартка кереп, тамагын карлыктырып телефоннан «тоташтырды». Театрда Сәлимә Сәрбиназ Сираеванын тавышына гашыйк иде. Артистка ханымнын сөйләме буйсындыру көченә ия иде. Ул да Сәрбиназ шикелле тыныч кына сүз башлады. Мәскәүдә «дәваланган» Туктар карындәш өендә иде. Кодрәтле исемнән аны очкылык тотты хәтта.
— Ык-ык...
— Сез кайчан фермер Гафур Айсиннын җир проблемасын хәл итәсез? Бу нинди башбаштаклык?
— Ык-ык... Без, без... Ык-ык...
— Кемнәр ул «без»? Хакимият башлыгы каршы мәллә?
— Ык-ык... Халыкнын фикере таркаурак иде.
— Әгәр сезнен ул фикерләрне берләштерерлек тә көчегез юк икән, ни өчен сезне авыл хуҗасы итеп сайладылар, Туктар Ильясов? Кыскасы, сентябрьдә Гафур Айсиннын кулында җир документлары булмаса, үзегезгә үпкәләгез!
Мингайшә карчык кетер-кетер көлде.
— Ай-яй, килештерден дә күке кызы! Чып-чын әртис икән син!
— диде.
— Берүк Гафурга белгертмә, яме?
— Белгерткән ди! Азагы гына хәерле тәмамлансын, йа Аллам! Тизрәк бөтен
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
56
теләкләренә ирешсен, бәбкәчем.
Хуҗалар Казаннан тиз әйләнде. Гүзәлия кәефсез иде, итәкләрен фыр- фыр җилләтеп, өйгә кереп китте, ә Гафур ишегалдында калды. Анын күзенә чалынмавын хәерлерәк иде. Хатын алмагач куакларына ышыкланып кына Ак өйгә таймакчы иде, ир:
— Күрше! — диде. — Син хәзер гел шулай качып йөрерсен микән? Сусадым, бакчадагы өстәлгә чәй чыгармасан — янам, — диде.
Оятыннан үзе дә ялкынга, чолганган Сәлимәнен аяк табаннары кызышты. Ул җиргә баскан саен үлән көя сыман иде.
— Сыеграк эчәсенме, Гафур?
— Ничек тә ярый. Син дә утыр, күрше. Безнен күке нишләптер монланмый?
— Басылды ул, Гафур.
— Минем өчен генә кычкыр әле, Сәлимә.
— Кәк-күк, кәк-күк...
— Ник ике генә тапкыр? — диде ир. — Мин әллә ике генә көн яшимме?
Күз яшьләре белән тан аттырган хатын, күрәсен, күз яшьләре белән кичкә дә керә иде. Әлбәттә, Сөләйман малае шаярта иде, ләкин бу шаярту бәгырьне телем-телем кисә иде.
— Әгәр син дә апан шикелле безнен нәсел каргышына ышанасын икән, мин ерак бабагыз өчен кичерәм сине! Кичерәм! Син яшә, Гафур, озак яшә!
XV
...Ат арбасынын тәгәрмәчләре шыгыр-шыгыр итә. Алар, аталы-уллы, басу чигеннән баралар. Офык читләре буй-буй алсу бизәкләр белән бизәлгән...
— Синен өчен шатландым әле, улым. Атан Сөләйман инләгән чакрым- чакрым басуларны син чәчәсен, боерса, син, улым. Икмәкле авылнын гомере озын анын, улым.
— Ә мина шатланырга ярамый. Шатлык арты хәсрәт килә, әти.
— Без, ирләр, хәсрәтләргә бирешмик, улым. Ник сон әле син боек, улым. Хәзер мин атны туктатам, син төш, бөркет кебек кулларынны як- якка җәй һәм бөтен көченә кычкыр, улым. Кычкыр! Күкләр ярылсын, җир тетрәсен, улым!
— Нәрсә дип кычкырыйм сон, әти?
— Күкрәгенне ни яндырса — шунын исемен әйтеп кычкыр, улым. Җинеләйтер, бәлкем.
— Б-а-л-а-а-а-м!
Чираттагы төшләрнен берсе иде бу. Әтисе тагын анын белән «очрашты». Күкрәгенне ни яндырса шунын исемен әйтеп кычкыр!» — ди мәрхүм. Тик җинеләйтмәде. Нәсел җебе киселгән иде шул..
Атна ахырында авыл җирлеге башлыгы җыелыш турында белдерү язды. Көн тәртибендә — җир мәсьәләсе иде. Монарчы басу-кырларны бирдермәс өчен аяк терәп карышкан Туктар Ильясов хәзер, киресенчә, көн саен Гафурны тинтерәтте: «Гафур Сөләйманович, пыжымламагыз гына, яме? Гафур Сөләйманович, үтенәм, җыелышка сонармагыз. Әби-чәбиләрне, абый-бабайларны нык кына игәүләдем, кишәрлекләрегездә үзебезнен егет чәчсен, урсын, дидем».
Туктарнын кинәт кенә Гафур ягына авышуы акылга сыймый иде. Август башында һич көтмәгәндә район хакимият башлыгын алыштырдылар.
— Ну кандаладан котылдын, туган, — диде Әнәс. — Канынны эчте абзый! Монысы киңәшмәләрдә райондагы фермер хуҗалыкларынын исемлеген төзегез, мин шәхсән, һәрберсе белән танышам, без аларнын мон-зарларын тынлап, ярдәм итәргә тиеш, ди. Янасы белән точно дуслашып, бер кашыктан ашыйсыз икән, туган.
Кәнәфи хуҗаларына табынмаган Гафур андый «кашыклар»га кызыкмый иде. Гаяз Идрисович кына бик сызланды.
— Да-а, әшнәләрне чүплиләр, — диде. — Фирдус Мотыйгович быел безнен округтан депутатлыкка кандидатуранны күрсәтәбез дигән иде. Ох- ох! Иван Ивановичны да прокуратура тикшерә хәзер. Ох-ох! Ана таянырга юк та юк инде!
Сәлимәләрнен йортын төзекләндергәч, хатын үзенә күчкән, Ак өй бушаган иде. Зур кунак, хәтта ки, анын ишеген дә ачмады.
— Кунмыйм, кыстамагыз, — диде.
Сонгы көннәрдә апасы:
— Энем, күке кызы әллә нишләде, — дип хафаланды. — Ашый да коса. Чире бавырында анын. Йөзе сарысу. Кеше баласы бит, брачларда дәвалансын иде.
— Ул сау-сәламәт, апа.
— Сәламәт икән, алайса, нигә ябыга? Әллә мәйтәм, Шәрбәнбанудагы нәмәстәсенен катыны көнләшеп агулаган микән?
— Нинди «нәмәстәсенен катыны», апа?
— Әй, бигрәк беркатлы син, энем. Атна саен шул авылга теркелдәтә. Знамы, сөяркәсе янына!
Гафур күршесенен «чире» кайчан башланганын белә иде. Сандугачлы май төненнән сон «сырхаулады» Сәлимә. Шуннан бирле ул үзен гаепле санап эчтән генә сызадыр, мөгаен. Шуна нервылары какшагандыр. Ир-ат, күрәсен, мондый «хаталар»ны җинелрәк кичерәдер. Ял кирәк күршесенә, ял!
— Сәлимә, без сине башкалага җибәрмәкче идек. Ике-өч атнага, теләсән — берәр айга.
— Абау, Казангамы? Нинди йомыш белән, Гафур?
— Балаларынны юксынгансындыр.
— Мин юксынган белән ни. — Хатын шомырт ашаган, анын кабарынкы уймак иреннәре дә, бармаклары да шәмәхә төскә буялган иде.
Ирексездән май төне ирнен йөрәген чемердәтте. Шуннан бирле Сәлимә апа түгел инде, апа түгел...
— Мин бит сезне алдадым, Гафур. Авызым тулы кара кан булса да, төкермим дидем. Улым белән киленем фатирымнан куды бит мине. Нишлим, авылга кайттым. Тик үкенмим, Җиде Чишмәне яратам мин. Сина рәхмәт, туганым да синен шикелле кайгыртмас иде.
— Үзенә рәхмәт, Сәлимә. Апа сул кулым, ә син — ун кулым. Бәлки, ял йортына барырсын, ә?
— И Алла, эшсез үләм ич анда!
— Дәваланырсын, Сәлимә.
— Мин авырмыйм ла, Гафур!
Апасы, билгеле, һаман үзенекен тукыды. Анын диагнозы «төп-төгәл» иде:
— Күке кызынын бавыры шешкән, энем!
Карчык кырмавык белән бер тамырдан иде, Сәлимә сау-сәламәт дип ышандыргач та, эзәрлекләвеннән туктамады. Ул:
— Шәрбәнбануда кайсы ир бәндәсен аздыра икән, шпиун кебек эзенә төшәм, валлаһи, — дигәч, Гафур ачуланып аяк типте:
— Кеше тормышына тыкшынмыйк, апа!
Анын үз йортында да «эзләр» чуарланган иде. Кичә Гүзәлия ана куен дәфтәрен сузды.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
58
— Мә, бу шигырьләрдә мин чагылам. Укы да, сиңа кайсы ошый, тамгала, диде. Ир укыды. Ә берсен хәтта үзеннән-үзе ятлады! Исемнәрең кычкырып әйталмадым, Гайбәт телләреннән яшердем. Сине очраткач та үзгәрдем мин, Мең картайдым, мең кат яшәрдем.
Өметләрем минем таңнар төсле.
Атмас кебек беркөн офыкта.
Син булганга гына яшимдер мин,
Җансыздыр мин, җансыз син юкта.
Төннәр җитсә, күк йөзенә карап,
Сине уйлыйм, минме бәхетең?
Тып-тын күңелемне давыллатып -
Яратам дип әүвәл син әйттең.
Рәхмәт димме, каһәр яудырыйммы,
Без адашып кергән дөньяга.
Таңнар көтәм. Яшьле күзләремнән
Йолдызларын коеп төн ага.
Гафур һәр җөмләдән, һәр сүздән мәгънә эзләде. Гүзәлия кемнең исемнәрен кычкырып әйтә алмый? Кемне гайбәт телләреннән яшерә? Хатыны аны тагын көнләштермәкче буламы? Гафур: «Әй, ни язсаң да яз!» — дип кул селтәргә җыенмый, әмма шунысы кызганыч, аппагы белән икесе арасындагы упкын зурайган саен зурая иде.
Гүзәлия «Скайп»тан сөйләшә иде. Экранда «дус»ның чалшайган битен күреп, ир тамак кырды. Хатыны ризасыз гына:
— Нишләп шакымыйсың? — диде. — Әдәпсез дә инде син, Гафур! Без, Зәбир белән, бер шигырьне көйгә салабыз. Комачаулама!
Аңа борылып чыгып кына китәргә иде, ә ул, тотты да, компьютерны сүндерде.
— Маймылың сакал-мыегын кырсын!
— Зәбир минем иҗатташ дустым!
— Мин түзәм-түзәм дә, бер шартлыйм, Гүзәлия!
— Шартла! Син — эгоист, син бары тик үзеңне генә кайгыртасың!
— Ялгышасың, сине бәхетле итәр өчен мин барысын да эшләргә әзер, Гүзәлия!
— Әзер? Ничек? Терлекләрнең санын арттырыпмы? Чиләк-чиләк сөт саудырыпмы? Җир даулапмы? Миңа алар ниемә хаҗәт?!
Ир дорфалыгы өчен үкенә иде инде. Ут нәни генә шырпыдан дөрли шул. Их, алтыннардан да кыйммәтрәк ул, сабырлык!
— Минем дөньям сиңа бик тармени, Гүзәлия?
— Ә минеке сиңа киңме соң, Гафур?
— Ник мондый сагышлы шигырьләр язасың, Гүзәлия?
— Читлектә сайраган кошның тавышы моңлы, чөнки ул тоткын, Гафур!
— Ирегеңне кысмыйм бит мин, Гүзәлия.
— Ә кем хәзер генә компьютерны сүндерде? Гафу үтенмә! Синең ише тәкәбберләр тезләнсә дә башын имәс.
— Безнең җаннар бүген аеры-чайры яши. Сизәсеңме, без бер-беребездән ерагаябыз, Гүзәлия, — диде ир, көрсенеп.
— Ә без берләшик, әйдә! — хатыны ирония белән елмайды. — Хәзер мин пычрак халат киям, яулык бөркәнәм һәм абзар себерәм, тизәк түгәм. Бәрәңге белән бүрттергән бодайны болгатып, тавыкларга сибәм. Кич белән икебезнең дә сөйләшер уртак сүзләребез була. Икебездән дә тирес исе пырный. Шәп!
Гафур да көлде:
— Юк, без иҗат аша берләшик! Икебез дә шигырь сырлыйк. Өстәлнең бер очында — син, икенче очында мин. Көн языйк, төн языйк! Мәхәббәт чишмәсе саекса — хисләр тутыга. Хисләр тутыкса — Җир шары түңкәя дип лаф орыйк! Шәп!
Һәрчак сыйпап-иркәләп, җаена гына төшеп торган иреннән мондый ук каһкаһә көтмәгән Гүзәлиясе күзендәге нәфрәтен ана бөркеде:
— Мин сине күралмыйм! Күралмыйм!
XVI
Исемнәрең кычкырып әйталмадым, Гайбәт телләреннән яшердем. Сине очраткач та үзгәрдем мин, Мең картайдым, мең кат яшәрдем.
Өметләрем минем таңнар төсле. Атмас кебек беркөн офыкта. Син булганга гына яшимдер мин, Җансыздыр мин, җансыз син юкта.
Төннәр җитсә, күк йөзенә карап, Сине уйлыйм, минме бәхетең? Тып-тын күңелемне давыллатып - Яратам дип әүвәл син әйттең.
Рәхмәт димме, каһәр яудырыйммы, Без адашып кергән дөньяга.
Таңнар көтәм. Яшьле күзләремнән Йолдызларын коеп төн ага.
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
59
...Түренә утыртып кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгермәде. Өлгермәде. Тәкъдир Хөснулла анасын улы артыннан ук «мәңгелек йорт» ка ашыктырган иде.
Шәрбәнбану зиратында ике туфрак өеме әле суынмаган да иде. Зөбәйдә, аклангандай:
— Кичтән Казанда Хөснулла үлгән, иртән тан алды — Мөршидәттәй... Әртистнен катыны белән балалары акурат унда кайттылар да, эсседә бозыла дип, юып-кәфенләп ике мәетне дә җирләделәр. Сина хәбәр итәрлек идеме сон, апаем! Аннан, син аларга беркем дә түгел иден лә.
— Беркем идем, Зөбәйдә, беркем идем! Мин әбинен беренче килене идем.
— Әстәгъфирулла! Хөснулнын синдәй катыннары бар идемени?! Ә без, киленем үзенә апкитә дигәч, Мәршидәттәй акылдан язган дия идек.
— Әйе, авылдагы өемне рәтләткәч, әнкәйне үземә алдырмакчы идем.
— И рәхмәт яугыры! Изге күнелле катын икән син, апаем. Ирен риза идеме?
— Ирсез мин.
Зөбәйдә күзе белән анын буй-сынын үлчәде дә:
— Үзен түгәрәкләнәсен, үзен ирсез дисен. Сез әртистләр сәер халык икән, — диде.
— Тазардым әле, Зөбәйдә. Билләрем юанайды.
— Алай да брачта тикшерел. Бүсер-фәлән түгелме, апаем.
— Түгел. Йә, хуш, Зөбәйдә!
— Чирләмә, апаем!
Сәлимә калкулыкларга сонгы тапкыр караш ташлады: «Аллаһ урыныгызны җәннәттән әйләсен».
Бу анын теләге, ә разыйлык Кодрәт иясеннән иде. Гәрчә, җилбәзәк Хөснулла бәхетен җимерсә дә, хатын ана үпкә сакламый иде инде. Кайчандыр канап интектергән ин тирән ярасынын җөен вакыт ямаган иде. Беренче иренен шуклыклары Хөкемдар тарафыннан кичерелер, бәлки, ә менә ояттан бөтен әгъзалары тартышканда Сәлимә ниләр дияр? Ахырзаманга кадәр яшисе дә бар әле, һәм җавапны да шушы фани дөньяда тотасы...
.... Май төне ана «бүләк» калдырды. Анардан котылырга уйламады да хатын. Ул болай да муеннан гөнаһка баткан, тагын шуна икенчесен дә китереп өстәргә теләмәде. Аннан битәр, үзе ялварып сорамаган, үзе көтмәгән «бүләк» Сәлимәгә генә аталмаган иде. Әмма хатын кеше тормышын ватарга җыенмый, димәк, «бүләк» мәнгелек сер булып, күнел төпкелендә ятачак иде.
Урман авызыннан таягына атланган убыр кебек җилләнеп Мингайшә карчык килә иде, уйларына күмелгән Сәлимәгә качарга сон иде инде. Бу айларда йортта кин халаттан йөргән хатыннын күлмәге тар иде, гәүдәсенә сыланган иде, ул, кызарып, муенындагы яулыгын аскарак тартты, ләкин корсак өлеше капланмады.
— Әтәчем! — Энәгә җеп саплаган кортканын үткен күзеннән яшерәм димә икән! — Син, күке кызы, көмәнле ләса! Ә мин чирле дип Гафурнын башын катырам тагы. Менәтерәк әкиятнен азагы! Атасы кем?
— Син аны белмисен, Мингайшә апа.
— Шәрбәнбану җегетләре электән үк мут иде. Без, Җиде Чишмә кызлары, аларнын сыртына талчыбык белән сыдыра идек. Әй, күке кызы, күке кызы! Хурланмыйча ирләр артыннан себереләләрмени! Адәм ыстырамы бит! Корсагын белән аламы сон?
— Алмый, Мингайшә апа.
— Өйләнгәнмени мыекбай?
— Өйләнгән. Ә син урманда нишлисен, Мингайшә апа?
— Мин дә үземә бабай караштырам, хи-хи! Оятын ояда икән, күке кызы. Без шул ирләр белән чуалмадык, ялгыз картайдык. Танышым Дир-дир апа ни хәлләрдә икән дип Шәрбәнбануга барышым, чын дөресе.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
60
Карчык, чынлап та, таягына атланган убыр иде. Сәлимә кичке савымга чиләкләрне парлаганда ул кайтып та җитте. Бал корты чагып шешкән төсле иреннәрен бүлтәйтеп, ары-бире йөренде, нидер әйтергә җыенгандай бер хатынга табан талпынды, бер кире китеп, абзар тирәләрен әйләнде. Бакчада салам өемен сәнәк белән яшь бозаулар аранына ташыды һәм, хәле бетеп, сарай бусагасына ишелде.
— Каяле, кил... — Карчык Сәлимәгә кул изәде. — Дир-дир апа үлгән икән бит, и Аллам. Элгәре безнен калхузлар бер иде. Без яшь чакта Дир- дир бригадир иде. Буа катыны иде ул, шуна анын «диде» се, «дир» иде. Без ана кушаматы белән генә эндәшә идек, ачуланмый иде, бахырым.
— Урыны җәннәттә...
— ... булыр, булыр, иншаллаһ. Мәрхәмәтле апай иде. Син анын шулай икәнен үзен дә чамалагансындыр, күке кызы! Син Дир-дир Мөршидә килене икән. Күршесе, рәхмәт яугыры, Зөбәйдә, серләрегезне тиште. Син ул авылда ирләр белән эшерелмәгәнсен. Ә көмәнен кайдан? Җилдәнме, әстәгъфирулла!
— Зинһар, төпченмә, Мингайшә апа,
— Син дә йөрәгемә кан саудырма, күке кызы!
Карчык сугарга җыенгандай бармакларын йодрыкка төйнәде. Чирләшкә кортка кинәт кенә терелде.
— Корсагын очлы, ир бала табасын син. Җә, Алла хакы өчен дим, әйт, атасы кем? Карт төлке сизми дисенме? Чирлегә сабыштым да, моны алдадым дисенме? Алдарсын, мә! Үлән борынлаганнан бирле синен бит-йөз комачтай кызыл, баш түбән. Хәтәр инде, җегетеннән оялган яшь кызлар күк кыланмышларын, күке кызы.
Сәлимә каушавыннан карчыкнын берәм-берәм бармакларын куптарды. Най, әбиеннен куллары тимер иде! «Нишләден син, күке кызы?!» — дип, колагына тондырса, тәгәрәп үләчәк иде хатын.
— Баланын әтисе... әтисе гаиләле ир, Мингайшә апа. Без ялгыштык. Минем ана бернинди дәгъвам да юк. Ышан, яме?
Әй, шунда Казан кунакларынын берәрсен әйтеп котыл инде! Нәкъ май үләннәре калыккан вакытта алар Гафурларда иде бит. Ә ул ялганнардан арыган иде. Әйдә, сукса — суксын кортка! Әйдә, Сәлимә туп кебек тәгәрәсен!
— Әтисе — Гафур, — диде хатын һәм берникадәр җинеләеп, тактадагы бидоннарны төшерергә тотынды.
Карчык калтыраган йомшак тавыш белән:
— Чү, чү, авыр күтәрмә, кызым, — диде.
XVII
Иртәгә ни була? Иртәгә? Гафур: «Кем ул, Сөләйман малае! Бөтен уе — баеп, акча көрәү», — дип чәпчегән авылдашлары каршында нотык сөйләп, имтихан бирә. Мескенләнеп, шыншып, кулын сузса — аны кызганырлар иде. Хәтта кишәрлекләрен бушлай тапшырырлар иде. «Пай җирләре өчен ай саен менәр тәнкә түләсен»,— дигән таләпләрне ана җиткерделәр инде. Андый комсызларга: «Җәмәгать, әлегә мин кредитлар белән хуҗалыгымны торгызам», — дисән, торгыз, энем, үз кесәнне калынайтасын бит, диячәкләр. «Җиде Чишмәгә җан
ҮЗЕМ ГЕНӘ БЕЛӘМ...
3. «К. У.» № 4 61
әрәм»,— дисән, «тапкыр» агайлар тагын бот чабар. «Этләр көн-төн өрә дә, вәләкин авыл үлә», — диярләр. Кызма, Гафур, кызма! Һаман кара исәп белән булашма. Син атан чәчкән-урган кыр-басуларны, урман-әрәмәлекләрне, киек кошларны, җанварларны, Кинә тауларын, болыннарны йөрәгенә якын иттен. Гүя авыл табигатьтән генә гыйбарәт иде. Ә авылдашларынны — кәкресен- бөкресен, турысын-чалышын, айныгын-сәрхушен, мыштымын-шар-шарын, хәтта ки әләкчесен яраттынмы? Гайбәтенне сатсалар да ярат! Көнләшсәләр дә ярат! Тиргәсәләр дә барыбер ярат! Ятимнәргә, ярлы-ябагайларга дәүләтеннән өлеш чыгарып кына мөнәсәбәтләр җайланмый, Гафур! Кешеләрне ризыктан битәр җан берләштерә, Гафур! Җыенда, мөгаен, халыкнын үзе кебек үк гади генә сүзләр кирәктер. Ә бәлки сәхнәгә баян белән менәргәдер? Бармаклар калынаеп, тупасланды, билгеле. Кул һөнәренә карап үзгәрә ахрысы.
Ир чәчелгән-сибелгән уйларын һич кенә дә бер төенгә төйни алмады. Төйним дигәндә генә Гүзәлия чишеп ыргыта иде.
Хатыны иртән үк уянып, бүлмәсендә кыштырдый. Кәгазь ерта да кәгазь ерта.
— Нишлисен? — дигәч, ул:
— Дөньямда тәртипсезлек, җыештырам, — диде.
Җыелышка әзерләнеп Гафур бүләк турында бөтенләй оныткан иде. Иртәгә Гүзәлиясенен туган көне дә бит әле! Һәр ел шушы көндә ир белән хатын Кинә тавына йөгерер, Гафур, яшь чактагы кебек исәрләнеп:
— Гүзә-ә-ә-ли-ә-ә! — дип җиһанны дер селкетер иде. «Баш очындагы болытлар исемемне сендерә дә, ләйсән янгыр иттереп җиргә яудыра. Тамчы саен мин, тамчы саен мин!» — дип сөенер иде хатын.
Бу мизгелләрне иртәгә дә кабатларга иде. Кайвакытта, җитдилектән качып, иләс-миләсләрнен кушкаен гына үскән урманында адашырга кирәк иде. Тик май төнендәге кебек башны гына җуймаска иде...
Апасы белән күршесе бакчада алма җыя иде. Сәлимәнен хәрәкәтләре ипле-җайлы, әйтерсен, куактагы энҗеләрне сак кына учына салып, кәрзингә тезә иде. Болар капыл гына ничек дуслашты икән? «Күке» дип нәсел дошманынын күзен ачтырмаган карчык, теленнән баллар тамызып, «кызым», ди. Әгәр язмыш Гафурга шушы хатынны насыйп иткән булса? Әгәр Гүзәлия урынын Сәлимә биләсә? Йа, чын мәгәр, ул хәзер үк иләс- миләсләр урманында адашты!
Ишек тупсасына кадәр каерылды. Ике зур сумкасын өстерәп өйдән хатыны чыга иде. Өстендә юл киемнәре. Ир аптырады. Болай төянеп кая бара?!
— Ераккамы, Гүзәлия?
— Казанга!
— Озаккамы?
— Бөтенләйгә. Үтенмә, үгетләмә, каһәрләмә, Гафур! Минем дә синен шикелле үземчә яшисем килә. Минем дә араннары сүздән корылган шигърият дигән хуҗалыгым бар, — дип, Гүзәлия ишегалдындагы машинасынын багажнигына сумкаларын томырды. — Капканны ач!
Утлы шар Гафурнын күкрәген өтеп, бугаз төеренә сикерде. Ул шалдыр- шылдыр капканын бикләрен ычкындырды. Җанын гөлбакчаларны тарсына икән, иреккә оч, сандугач!
Урам җиле үзгә икән... Әрсезрәк икән... Әнә, ишегалдын ничек бутый. Өф-өф машина төтенен тарата, көз сарысы суккан яфракларны бөтергәләп уйный...
— Капканы яп! Мәетле йорт төсле ник аны тутырук ачтын? — дип, апасы килеп басты. —Тәки сине санламады, чүлмәк гөле, и бер Аллам!
— Анын исеме Гүзәлия иде, апа.
«Иде, иде...» Үткән заманда гына яшәде микән алар? Әле куып тота... Әле куып тота... Тик ничә көнгә? Ничә сәгатькә?
— Мәгәр хәзер сыгылсан — мәнге тураймыйсын, энем. Чүлмәк гөленен туфрагы ташкалада, бәбкәчем.
НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА
62
— Анын исеме Гүзәлия иде, апа.
— Буен озын, чүгәлә, Сөләйман малае!
Карчык анысы үзе дә гәүдәгә таза иде.
— Утырыйм мин, апа.
Ирнен йөрәге хәлсезләнгән, җаны бер тотам калмыйча, Гүзәлия артыннан чаба иде...
— Мәйлен, — диде апасы һәм шытырдатып ун колагын борды.— Бүтәнчәләй шыпан-шыпан гына күрше бакчасынын алмасын татыма, угры!
Май төненен шаһитлары юк иде. Сәлимәме? Шуннан бирле оятыннан бөрешкән хатын явыз карт Диюгә эч серен түгә димени!
— Икенчесен дә умырып тарт, апа.
Гафур муенын кыйшаткан иде, карчык:
— Шунысына канәгать бул! — диде. — Гөнаһлы инде син, энем. Колак җәзасы гына аз инде сина. Ялгызак катыннарнын кочагында җылынырга. җизнән дә мачтыр иде.
Кичә Дума күперен төзекләндерәләр иде. Машиналарны бер сызыктан гына уздыралар, шуна анда чират иде. Гүзәлия, шәт, күпердә тоткарлангандыр.
— Бөркет нәселе ирләре чыпчык ауламый иде. Күзе очлы иде. Син абындын, энем. Шәһәр кызы сукырайтты сине.
— Апа, кичкә сөйләшербез, минем ашыгыч эшем бар, — дип калкынган ирнен сул колагына үрелделәр.
— Атан Сөләйман акыллы иде, ахыры хәерсез тәмамланган эшкә керешмә, дияр иде. Юлыннан кире әйдәмә катынынны. Чыпчык үз куагында чыркылдаса гына бәхетле, энем. Син моны беләсен, шулай икән, никләр йөрәгенне бастырмыйсын, бәбкәчем?!
— Колаклар кызышып яна, апа.
— Артыграк бордым шу-ул. Сөенечемнән, ахры, энем.
— Сина рәхмәт, апа. Күршен белән татулашкансыз. Күке кызы дип чәнечмисен. Өч көнлек дөньяда нәрсә бүлешәбез без.
— Сәлимә кызым кебек инде, Гафур. Шәрбәнбануда ирләр аздырмаган икән, каенанасы Дир-дир апаны баккан икән ул. Сезнен төсле үк мин дә гөнаһлы, бәнахакка кешегә яла яктым. Өч гөнаһ без бүген. Дүртенчебезнен менәтерәк, туасы нарасыйнын, нәсел дәвамчысынын безнен хаталарыбызга тучны катнашы юк. Бала диден, бала дип сыкрадын, кимчелек миндә дип үз-үзенне табаладын. Син камил, энем, һәр яктан да. Хәзер бар, улыннын анасына булыш! Кәрзиннәрне үзен күтәр, кире беткән!
Гафурнын җилкәсеннән гайрәтле Мингайшә карчык эттеме, җил эттеме, хәер, бөркетләр читтән ярдәм көтми, канатларын җилпеп үзләре оча, мизгел эчендә ир алмагач куагы янында иде.
Артында апасы чәрелдәде:
— Куагында тәмлерсен, яшелләрен өзмә, күке кызым!