Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙМАК УЙЛАР

РАШАТ НИЗАМИНЫҢ СҮЗ ТУРЫНДА КАНАТЛЫ СҮЗЛӘРЕ

* Туган тел — диңгез, ә сүзләр диңгездән бер тамчы.
* Сүз энә күзеннән чыкса гына алтынга әверелер.
* Вакыт биләмәсендә күп нәрсәләр онытылыр, юкка чыгар, — әмма өч хәрефле «әни» сүзе мәңге калачак.
* Поляклар татарга һәйкәлдән ат куя, урыслар татар теленә «мат» куя.
* Әгәр өтер дөрес куелмаса, җ.өмләнең кабыргасы сынык булыр.
* Бер каптырмалы җ.өмләләр озын гомерле булмый.
* Сүз белән кыйнаган кермәсә, чыбык белән кыйнауның файдасы юк.
* Акыл — сүз белән, матурлык күз белән үлчәнә.
* Карбызның ниндилеген чыңлатып, кешенең кемлеген сөйләтеп беләләр.
* Әгәр мәгънәсе зәгыйфь икән, җ.өмлә бик тиз үләргә мөмкин.
* Сүзгә су кушсаң, сыеклана.
* Сүз белән ныгытылган фикер таулар күчерергә сәләтле.
* Теләсә кайсы сугышны бер сүз белән башларга яки туктатырга мөмкин.
* Әйтер сүзең булмаса, телеңне тешлә.
* Кешенең сүзләренә караганда кайчакны күзләре күбрәкне сөйли.
* Тел ачкычлары бирелсә, хәйләкәр төлкедән һәм мимика остасы маймылдан да шәбрәк сөйләүче булмас иде.
* Тапкыр сүзле кеше теле белән таш яра.
* Еланга тел — сөйләр өчен түгел, чагар өчен бирелгән.
* Сүз белән артык мавыксаң, эшли торган эшең ташланыр.
* Туры сүз утта янмый, суда батмый.
* Кешеләрне хәйран иткән дә, вәйран иткән дә — сүз.
* Сүзнең күләгәсе булмый.
* Пегасны иярләү өчен йөгәнең көмеш җепләрдән үрелгән булырга тиеш.
* Дөньяның яртысы сүз һәм мәхәббәт нуры белән яктыртылган.
* Авызыңа алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүз чыкса икән ул!
* Ызгыш-талашлы өйдә шайтанның эше көйле булыр.
* Әдәби бөкрене дә кабер генә турайта.
* Шагыйренә карап, сүз — ташка яки икмәккә әверелә.
* Талантлы язучы үзенең каләмен һәм әйтер сүзен ак кәгазь өстендә биетер.
* Нәрсә-нәрсә, ләкин әйтер сүзләреңне ломбардка илтеп тапшыра алмыйсың.
* Вәгъдә сүзе биргәннән әле берәүнең дә бөлгәне юк.
* Гарип күңелдә төзек сүзләр була алмый.
* Иң борынгы кешеләрнең берсе: «Бу — минеке!» — дигәннән соң тарихта шәхси милекчелек башланган.
* Хәтта алтын күгәрергә мөмкин, әмма затлы сүз беркайчан тутыкмас.
* Кешеләрне сокландырасың яисә каш астыннан мыскыллы елмайтасың килсә, уй-ниятләреңне сөйләп бир.
* Яхшы затның әйтер сүзе дә туфрак сыман йомшак була.
* Кош сайраганны аңлар өчен кошлар телен яхшы белергә кирәк.
* Матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк.
* Сүзнең зурысы яки кечкенәсе булмый.
* «А»дан «Я»га кадәр булган хәрефләрне тиз ятларга мөмкин, ә менә тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнәсең.
* Балыклар сөйләшә белсә, тиктомалдан кармакка килеп капмас иде.
* Язмыш беркайчан сөйләшми, ул тәкъдиреңне сүзсез генә хәл итә.
* Телең пәке булса, тәнеңә ук кадалыр.
* Сакау белән маймылга әлифба кирәкми.
* Телдән әйтелгән сүз җилгә очарга да мөмкин.
111
* Паспортына «русская береза» дип язылгач, татар каеннары милләтсез калды.
* Язылмый калган шигырь үзен-үзе сагына.
* Сүз һәлак булса, эш тә һәлак була.
* Әйткәнең бер хикмәт булса, әйтеп бетермәгәнең тагын да хикмәтлерәк.
* Күп һәм озын сөйләү — зирәклек билгесе түгел.
* Кеше күбрәк сөйләгән саен аның ахмаклыгы яки зирәклеге ныграк ачыла.
* Кызларның күңел тәрәзәсен шакыр өчен татлы-шифалы сүзләр табуың фарыз.
* Начар сүзләрне — яманлык, яхшы сүзләрне безгә дөреслек үзе әйтеп тора.
* Әйтеләсе сүзләрдән башка бер генә идея дә чынга аша алмый.
* Дөрес әйтелгән сүзне балта белән дә юна алмыйсың.
* Фикердә ялгышсаң — сүзләр, сүзләрдә ялгышсаң эшләр хөртиләнә.
* Яхшы фикергә таба сүзләр, магнит сыман, үзләре тартыла.
* Сүзләрнең кыскалыгы фикер киңлегенә хезмәт итәргә тиеш.
* Яңгыравык фразалар һаваны ярырга мөмкин, ләкин алар йөрәккә барып җитми.
* Бәхәс кул сугышы белән төгәлләнсә, дөреслек гарип хәлгә төшә.
* Яман белән бәхәсләшү теш сызлаудан да яманрак.
* Бәхәстә дурак җиңүче була алмый.
* Бәхәстә җиңгән кеше дустын югалтырга мөмкин.
* Әйтер сүзең озынга һәм болганчыкка китсә, бу — үзеңдәге кимчелекне яшерергә тырышу билгесе.
* Эзоп теле яртылаш сөйләшүгә урын калдырмый.
* Анекдотларга караганда канатлы сүзләр ныграк истә кала.
* Сүз кылыч йөзен сындырырга мөмкин.
* Тау белән үзәннәр икесе ике телдә сөйли һәм җырлый.
* Ахмак сорауларга да акыллы җавап табарга мөмкин.
* Кеше буш сүзне күбрәк сөйләгән саен ахмаклыгына таба якыная.
* Халыкара сәясәттә сүзләр түгел, төрле калибрдагы идеяләр өстенлек итә.
* Фикере сай булган кеше тасма телләнеп сөйләшер.
* Юморда йомры сүз кыйммәтле.
* Телбизәкләр бакчасына керү өчен күңел бизәкләрең дә мулдан булырга тиеш.
* Төрмәдә диварлар да сөйләшә.
* Көндәшең кызып китсә, аның авызын юмор белән томала!
* Шигърият тормыштагы хаосны орфия пәрдә белән каплау сәләтенә дә ия.
* Кыскалык — талант сеңлесе, ләкин гонорарның үги анасы.
* Акыллы бер җөмлә чиле-пешле романны сугып егарга мөмкин.
* Пычакның үткене, сүзнең тапкыры кыйммәт.
* Корыган агачның суты, мәгънәсез сүзнең тозы булмас.
* Әгәр әдәбият чишмәләре корый икән, безне бернинди икътисад та коткара алмый.
* Каурыйлы каләм затлы кулда гына затлы сүзләрне тәсдыйк итәр.
* Язучы каләме тукран тормышына тиң: һаман җан тырмашып эшләгән саен ул хакыйкатьнең үзәгенә юл яра.
* Матур итеп сөйләү сүзләргә генә түгел, эш-хәрәкәтнең асылына да нык бәйле.
* Такылдыкның иреннәре йомылмас.