ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ — ГРАММОФОНДА
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафат булуына быел йөз ел... Кеше гомере өчен йөз ел ул бик зур вакыт, ә менә милләтебезнең олы язмыш юлына нур сипкән иң якты йолдыз — Габдулла Тукаебыз өчен бер гасыр — ул мәңгелекнең башлангычы гына. Татар классигының милләт өчен эшләгән эшләре, аның бәһаләп бетергесез әдәби мирасы шулай дип әйтергә мөмкинлек бирә. Туган халкына намуслы хезмәт итүне төп максат итеп куйган Шагыйрьнең сөйгән халкының кайгысы, шатлыгы, киләчәге турындагы эчкерсез борчылулары белән сугарылган мирасын безгә, бүгенге көндә яшәүчеләргә генә түгел, киләчәк буыннарга да өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Менә шул өйрәнәсе мирасның үзенчәлекле бер өлеше — ул да булса Г.Тукай әсәрләренең шагыйрьнең замандашлары — җырчылар, артистлар тарафыннан граммофон тәлинкәләренә яздырып калдырган фонограммалар. Әйтергә кирәк, Г.Тукайның Уральскидагы чорында ук иҗат ителгән беренче шигырьләре газета битләрендә басылып чыгуга халык арасында тарала. Беренче әдәби-музыкаль кичәләрдә яңа иҗат иткән әсәрләрен шагыйрь үзе укып ишеттерә, аның белән бергә мәдрәсәдә белем алган шәкертләр башкарган Г.Тукай шигырьләрен дә халык тарафыннан бик җылы кабул итә. Шагыйрьнең әсәрләрен беренче татар артистлары сәхнәгә күтәрә, тора-бара аның иҗат җимешләре халык арасында популяр булган көйләргә җырлана да башлый. Шуның өчен дә XIX гасыр башында Рәсәйдә киң колач җәйгән граммофон индустриясе өлкәсендәге беренче татар язмалары арасында Г.Тукайның да әсәрләре булуын табигый хәл дип карарга кирәктер.
Гомумән, беренче рус революциясеннән соң граммофонның шәһәр мәдәнияте тормышындагы урыны турында «Казан утлары» журналы битләрендә язып чыккан идем инде1. Буржуаз мөнәсәбәтләрнең чәчкә аткан чорында Рәсәйдә үзләренең эшчәнлеген алып барган һәм коммерциянең файда китерү ягын караган граммофон ширкәтләре милли язмаларны да аудиоиндустрия базарына чыгаруны читкә атмый. Тавыш язу сессияләрендә катнашкан артистлар үзләре дә бу эшләре өчен азмы- күпме булса да гонорар алганнар4 5.
Граммофон өлкәсендәге эзләнүләр барышында татар артистларының тәлинкәләрдәге һәм дисклардагы язмалары меңәрчә тираж белән чыгарылып сатылуы, аларны төрле милли басмалардагы рекламалар аша чагылуы ачыкланды. Тәлинкәләрдәге сакланып калган җырлар, шигырьләр, хикәяләр, монологлар белән бергә төрле мәгълүмат тупланган махсус каталоглар өстендә эшләү барышында бу өлкәдә Г.Тукай әсәрләренең язмалары да халык арасында популяр булуын күрсәтте. XIX гасыр башында үзенчәлекле киңкүләм мәгълүмат чарасы ролен үтәгән граммофон Рәсәйнең күп төбәкләрендә яшәгән татарларга башка язмалар белән беррәттән шагыйрьнең әсәрләре теркәлгән язмаларны җиткерде, Г.Тукайның дөнья күргән китап һәм җыентыклары белән бергә аның иҗатын тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирде.
Классик шагыйребез әсәрләренең беренче аудио-язмаларына кагылышлы мәгълүмат юк дәрәҗәдә, аларның билгелесе күренекле китапчы, галим, библиограф Исмәгыйль Рәминең (1895-1969) «Әдәби сүзлеге»ндә китерелгән зур булмаган белешмә. Анда автор 1910-1913 елларда «Пате» граммофон ширкәте Г.Тукай әсәрләре буенча язылган пластинкалар сериясе чыгаруы турында билгеләп уза6.
Төрле чыганаклар өстендә эшләү вакытында шунысы ачыкланды: Г.Тукайның әсәрләре французларның «Пате» ширкәтеннән башка Рәсәй территориясендә үзенең эшчәнлекләрен алып барган «Граммофон», «Зонофон», «Лирофон», «Метрополь- рекорд», «Русское Акционерное Общество Граммофонов» (РАОГ) ширкәтләре тарафыннан чыгарыла.
Эзләнүләр барышында миндә бер сорау туды: Тукайның әсәрләрен граммофон тәлинкәләренә беренчеләрдән булып кемнәр яздырган соң? Кайсы ширкәттә, нинди шәһәрдә, ничәнче елны, нинди студиядә яздырганнар? Шуны ачыклау юлында байтак чыганакларга — традицион басма чыганаклар (газета-журналлар, китаплар, җыр җыентыклары, каталоглар) һәм традицион булмаган чыганаклар (граммофон тәлинкәләрендәге, «Пате» дискларындагы язмалар, тәлинкәләрдәге этикеткалар) мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу ачыклаулар юлында күренекле инглиз дискографы А.Келли әфәнденең «Рус язмалары каталогы» һәм «Көнчыгыш язмалары каталогы» аеруча ярдәм итте. Алга куйган мәсьәләне чишүдә сакланып калган граммофон язмалары, әлбәттә, төп чыганак булып калды.
Монда шуны әйтеп үтәргә кирәк: кайбер басма чыганакларда шагыйрьнең әсәрләре теркәлгән граммофон язмаларының дөньяга чыгуы Г.Тукайның вафатыннан файдаланган коммерсантларның эшчәнлеге белән бәйле булуына ишарәләү күренә. Моның белән бөтенләй үк ризалашып бетеп булмый. Дөрес, 1913 елда, шагыйрьнең үлеменнән соң бер ай үтмәс борын аның әсәрләреннән торган тәлинкәләрнең сатылуга чыгуы турында «Вакыт» газетасы үзенең бер рекламасы аша хәбәр итә. Ләкин тиз генә арада каядыр, ниндидер ширкәткә барып әсәрләрнең фонограммаларын яздырып, аларны тәлинкәләргә бастырып чыгару ике-өч атналык эш түгел. Әгәр дә тәлинкәләр сатылуга куелган икән, бу граммофон ширкәтләре тарафыннан инде элегрәк язылган фонограммаларга даими рәвештә кайтып, аларның тиражларын кабатлауны аңлата. Шулай итеп, Г.Тукай әле үзе исән чакта ук аның әсәрләре граммофон тәлинкәләренә яздырылган була. Ул гына түгел, граммофондагы язмалар Г.Тукайның 1906-1909 еллар арасында иҗат иткән әсәрләрен үз эченә ала. Түбәндә барачак сүз моны тиешле дәрәҗәдә дәлилләр дип уйлыйм.
Бүгенге көнгә билгеле булган мәгълүмат буенча шуны әйтеп була: Г.Тукай әсәрләренең иң беренче граммофон язмасы 1908 елның февраль аенда дөнья күрә. Инглизләр карамагында булган «Граммофон» ширкәте һәм аның бүлендек предприятиесе «Зонофон»ның Мәскәүдә узган тавыш язу сессиясендә Г.Тукайның «Татар кызларына. Сөям дә, сөймим дә... » (№ X-101122)7 дигән шигырен музыкант, актёр, режиссёр Ильяс бәк Кудашев-Ашказарский (1884-1942) яздыра. И.Кудашев- Ашказарскийның язмалары турында А.Келлиның «Рус каталогы»нда болай дип язылган: «Россиядәге беренче һәм бердәнбер Мөселман сәйяр драма артистлары труппасының җитәкчесе Ильяс Бәк Кудашев-Ашказарский башкаруында сатирик хикәяләр, сценалар һәм поэмалар (Одалар), Казан»8.
Г.Тукайның «Татар кызларына. Сөям дә, сөймим дә... » әсәре беренче тапкыр «Уклар» журналының 1906 елгы июль (2) санында «Шүрәле» имзасы белән басылып чыккан була. Шунысы кызыклы, Г.Тукай үзе исән чакта бу шигырь аның бер җыентыгына да кермәгән9. Бу әсәрендә шагыйрь, бер яктан — татар кызларының матурлыгына, әдәплелегенә, эчке гүзәллегенә мәдхия җырласа, икенче яктан — шул кызларның язмышы заяга үтүенә, аларның хокуксыз булып, абыстайлар кул астында наданлыкта яшәвенә, киләчәкләренең өметсез булуына эче поша, бу хәлләрне тәнкыйть астына ала.
Әйтергә кирәк, Г.Тукайның әсәрләре шул чорда концерт-гастроль эшчәнлеге алып барган башкаручыларның репертуарында даими яңгырап тора. Аеруча бу өлкәдә Г.Тукайның укытучысы һәм остазы, татар халкының беренче профессиональ җырчыларыннан булган Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, 1883-1941) уңыш казана. Җырчы Г.Тукай сүзләренә җырларны әдәби-музыкаль кичәләрдә, үзенең аерым концертларында гына башкарып калмый, ул аларны граммофон тәлинкәләренә дә яздыра. Г.Тукайның шигырьләре аша К.Мотыйгый үзенең җырларында мәхәббәт темасын яңгырата, кыюлык белән үз чорына хас булган социаль темаларны күтәрә, җырлары аша байлыкка, ялганлыкка каршы чыга, татар милләтенең киләчәге турындагы борчылуларын алгы планга куя. К.Мотыйгыйның Г.Тукай шигырьләренә башкарган җырларның беренче язмалары «Зонофон» ширкәтенең Мәскәүдәге студиясендә 1910 елның 7 сентябрендә тормышка аша. Фортепианога кушылып (№ 4-102922), «Кемне сөяргә кирәк» (№ 4-102925), «Зиләйлүк» («Эштән чыгарылган татар кызына») (№ 4-102926), «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» (№ 4-102929), «Мәгъшукамә» (№4-102930) җырларын яздыра.
Французларның «Пате» ширкәте 1911 елда Мәскәүдә узган татар сессиясе барышында үзенең дискларына К.Мотыйгыйның башка җырлары белән беррәттән Г.Тукайның «Мәгъшукамә» (№ 25740), «Татар кызына» (№ 25741), «Пар ат» (№ 25745)10, «Тулган шәһәр чәйханәсе» («Хатирәи «Бакырган»» шигыренә) (№ 25886), «Тотса мәскәүләр якаң» (№ 25887), «Кемне сөяргә кирәк» (№ 25888), «Кичке азан» (№ 25890) шигырьләренә башкарылган җырларны, шулай ук, фортепиано аккомпанименты белән яздыра.
Франция Милли китапханәсене11 аудиовизуаль документлар департаменты коллекциясендә К.Мотыйгый башкарган «Мәгъшукамә», «Тулган шәһәр чәйханәсе», «Тотса мәскәүләр якаң» һәм «Кичке азан» җырларының язмалары булуы ачыкланды, ул язмаларны тыңларга, өйрәнергә мөмкинчелек туды. К.Мотыйгыйның язмышы һәм иҗаты мине күптәннән кызыксындыра. Шуның өчен дә аның репертуарын ачыклау, язмаларын өйрәнү барышында миндә бер проект туды: табылган граммофон язмаларына нигезләнеп җырчы репертуарын реконструкцияләү. Бу теләгем тормышка ашты һәм бүгенге көндә К.Мотыйгыйның 11 җыры минем концерт репертуарымда урын алды. Татарстанның халык артисткасы, танылган музыкант М.Хәбибуллина җитәкчелегендәге инструменталь трио белән бергә без ул җырларны «Татарстан — Яңа гасыр» радиосы фонды өчен дә яздырдык. Бу язмалар арасында Г.Тукай шигырьләренә «Мәгъшукамә», «Тулган шәһәр чәйханәсе», «Тотса мәскәүләр якаң» һәм «Кичке азан» җырлары да бар.
1911-1912 еллар арасында Мәскәүдә урнашкан тагын да бер граммофон ширкәтендә татар язмаларының сессиясе тормышка ашырыла. «Метрополь-рекорд» ширкәтенең 1911 елда чыгарылган татар тәлинкәләре арасында К.Мотыйгыйның фортепианога кушылып Г.Тукай шигырьләренә җырланган язмалары бар: «Бән егъламай, кем егъласын» («Хатирәи «Бакырган»» шигыренә), «Тотса мәскәүләр якаң», «Кичке азан», «Кемне сөяргә», «Мәгъшукамә», «Нәрсәдә ләззәт», «Пар ат», «Татар кызына».
Ә менә җырчының 1913 елдагы язмалары арасында Г.Тукай шигырьләренә җырланган әлегә ике генә язмасы булганы ачыкланды. «Кичке азан» (№ 8576) һәм «Тотса мәскәүләр якаң» (№ 8579) әсәрләренең язмаларын Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан «Русское Акционерное Общество Граммофонов» (РАОГ) ширкәте үзенең граммофон тәлинкәләренә бастырып чыгара. Шулай итеп, бүгенге көндә К.Мотыйгыйның Г.Тукай шигырьләренә башкарылган җырларның 22 язмасы булуы ачыкланды. Кайбер җыр язмаларының исемнәре кабатланса да, сакланып калган тәлинкәләрне өйрәнү вакытында без бер үк исем астында башкарылган җырларның бер-берсеннән аерылып торуларын күрәбез. Кайбер очракта монда җырчының шигырь строфаларының урыннарын алыштыруы ачыклана, башкарылган җырның тональлеге һәм аккомпанимент характерының үзгәрүе, җырның йомгаклау өлешенең (коденциясенең) төрлечә башкарылуы ишетелә. Монда бер үк җырны төрле вакытта, төрле музыкантлар белән төрле ширкәт студияләрендә язу шундый нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән, К.Мотыйгый башкарган «Тотса мәскәүләр якаң» җырында югарыда әйтеп узган үзенчәлекләр бик ачык шәйләнә. Әлбәттә, башкару сәнгатендә менә шундый вариантлылыкны өйрәнү җырчының стилен, манерасын ачыклау юлында зур роль уйный.
XX гасыр башындагы татар җырчылары арасында үзенең репертуарында Г.Тукай шигырьләренә башкарган җырлар булуы белән тарихка кереп калып, бүгенге көндә исеме бөтенләй онытылган бер җырчыны искә алып китү кирәктер. Ул — Троицк шәһәрендә (хәзерге Чиләбе өлкәсе) яшәгән җырчы- гармунчы Мөхәммәтҗан Гобәйдуллин. Аның төрле ярминкәләрдә, бәйрәмнәрдә татарның күренекле җырчысы-гармунчысы Мирфәйзә Бабаҗанов белән бергә чыгышлар ясап йөрүе билгеле. Бу җырчы турында мәгълүмат бик аз булганга, халык шагыйре Мәҗит Гафуринең «Вакыт» газетасында «Татар җырчысы» исеме астында басылып чыккан мәкаләсе безнең өчен бик тә мөһим бер чыганак булып кала. Автор үзенең мәкаләсендә М.Гобәйдуллин турында җитди карашлы, көчле, чиста, матур тавышлы, тирән хисле, моңлы җырчы булуы турында яза. Аның җырлау манерасына самимилек һәм иҗади күтәренкелек хас булуын билгеләп уза. М.Гафури М.Гобәйдуллинны чын мәгънәсендәге «милли җырчы» дип атый. Язучы белән җырчы таныш булалар, аралашалар: М.Гобәйдуллин ике тапкыр М.Гафури белән Уфада очраша. Бер очрашу турында шагыйрь болай дип яза: «Менә якын арада Мөхәммәтҗан әфәнде, Мәскәүгә «Общество Граммофон» га барып җырлап кайтып килгәндә, Уфага дәхи төште. «...» Берике көн булса да, милли җырчымыз белән утырып калдым. «...» Мөхәммәтҗан әфәнде үзенең матур тавышы белән мөхтәрәм шагыйремез Габдулла Тукаевның «Теләнче», «Алтынга каршы», «Тотса мәскәүләр якаң» вә гайре шигырьләрене «...» тәэсир иттерерлек дәрәҗәдә килештереп җырлый, гармуныны уйный иде. Мин, борыннан Габдулла Тукаев шигырьләренең мөфтүне булуы өстенә, аның матур шигырьләрене матур тавышлы бер агыздан ишеткәч, бигрәк тә мөфтүн булдым12, күңелемдә онытылмаслык бер хиссият калды. Югарыда мәзкүр сәрләүхәле13 14 шигырьләрне Мөхәммәтҗан әфәнде граммофонга җырлаган. Тиз көннән матур тавыш белән җырланган матур шигырьләрне, яңа көйләрне һәркем ишетә алачактыр...»11.
Үзенең мәкаләсендә М.Гафури М.Гобәйдуллинның граммофонга язылу урыны дип Мәскәү шәһәрен күрсәтә. Монда безгә бер аныклык кертү сорала. «Граммофон» ширкәте һәм аның «Зонофон» бүлендек предприятиесендәге язмаларны документаль теркәү тиешле дәрәҗәдә куелган була. Шуның өчен дә «Граммофон» ширкәтенең «Россиядәге язу сессияләренең көндәлеге»ндә язмаларның урыны һәм даталары турында төгәл мәгълүмат бирелә. Бу «көндәлек» Лондон шәһәрендә урнашкан EMI тавыш язу ширкәтенең архивларында сакланган документлар, фонограммаларның матрица номерлары нигезендә А. Келли тарафыннан төзелгән. Менә шул ышанычлы чыганакка таянып без М.Гобәйдуллинның язмалары Мәскәүдә түгел, ә Санкт- Петербургта башкарылып чыгуын беләбез. Күрәсең, җырчы-гармунчы Россиянең төньяк башкаласына Мәскәү аша баргандыр дигән фикер туа. М.Гобәйдуллинның 23 җырдан торган сессиясе 1910 елның 14 сентябрендә Санкт-Петербургта уза һәм озак та үтми тәлинкәләре «Граммофон» җәмгыяте тарафыннан Рига шәһәрендә чыгарыла. Ә инде М.Гафуринең «Татар җырчысы» мәкаләсен «Вакыт» газетасы бер айдан соң, 1910 елның 14 октябрь санында бастыра.
Шулай итеп, татар граммофон язмаларының каталогларында күрсәтелгәнчә, «мәгълүм татар җырчысы» М.Гобәйдуллин граммофонга Г.Тукай шигырьләренә яңа көйләр белән җырланган «Тотса мәскәүләр якаң» (№ X-4-102933), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр I» (№ X-4-102935), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр II» (№ X-4-102936), «Теләнче» (№ X-4-102937), «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» (№ X-4-102938), «Алтынга каршы» (№ X-4-102939), «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма I» (№ X-4-102940), «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма II» (№ X-4-102941), «Дөнья» («Дөнья» көенә) (№ X-4- 102947) җырларын яздыра.
Кызганычка каршы, әлегә кадәр М.Гобәйдуллинның язмалары кергән тәлинкәләрне табарга насыйп булмады. Әгәр дә инде М.Гафури мактаган җырчының язмалары табылса, мин уйлыйм, безнең барыбыз өчен дә бер зур куаныч булыр иде.
Күптән түгел Г.Тукайның 2011 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләрен» дәге шигырьләрне укып, кайберләрен сакланып калган граммофон язмалары белән тагын да бер тапкыр тикшереп, чагыштырып утырганда күзем 1 нче томдагы ике юллык «Бәет»кә төште. Томның искәрмә һәм аңлатмаларында бу бәетнең Г.Тукайның «Алай-болай» исемле фельетоны эчендә бирелгәнлеге әйтелә. «Бәет»тә «Бәянелхак» газетасы нәшире Әхмәтҗан Сәйдәшевның динне яхшылап белмәгән килеш яшьләргә дин сабаклары биреп маташуы тәнкыйтьләнә15:
«Бәгъзеләрмез бик суфи, көн дә биш намаз укый;
Бурычка йөз мең алгач, аны кесәгә салгач...»
Бу ике шигъри юл миңа бик таныш кебек тоелды һәм мин инде аны кайдадыр башкачарак рәвештә ишеткән идем төсле. Шунда «Пате» дискындагы бер язма келт итеп искә килеп төште. Казан татар хоры башкаруындагы «Ай, Дунай» (№ 25958) дип аталган җыр иде ул. Дөресрәге, хор һәм солист башкаруындагы шәһәр кысаларында «татар текстларын рус көйләренә» җырлау традициясенең бер үрнәге. Менә ул җыр текстының башлангыч өлеше:
Солист: «Безнең байлар бик суфи, көн дә биш намаз укый... »
Хор: «Ай, Дунай, вай, Дунай,
Ай весёлый, шулай!»
Солист: «Мәскәүдән йөз мең алгач, аны кесәгә салгач.. »
Хор: «Ай, Дунай, вай, Дунай,
Ай весёлый, шулай!»
Солист: «Кулда ун тәңкә калгач, кыладыр ул барып хаҗ...»
Хор: «Ай, Дунай, вай, Дунай,
Ай весёлый, шулай!» Һ.б.
Жырның күләме, хор җырлаган кушымтаны искә алмаганда, сигез юл тәшкил итә. Бу ике текстны чагыштырганда түбәндәгене күрәбез: Г.Тукайда беренче шигъри юл «Бәгъзеләрмез бик суфи...» дип башланса, җырда — «Безнең байлар бик суфи...», ә икенче юлы беренче очракта «Бурычка йөз мең алгач...», икенчесендә — «Мәскәүдән йөз мең алгач...». Монда Г.Тукайның 1906 елда язган «Бәет»е белән «Пате» ширкәтенең 1911 елда Мәскәүдә яздырган «Ай, Дунай» җыры язмасы текстының ике юлы арасында аерма ике сүздә генә һәм ул аерма шигъри юлларга салынган мәгънәне бер дә үзгәртми. «Бәет»нең ике юллыктан сигез юллык шигырьгә әверелүе, әлбәттә, гаҗәпләндерә. Бер яктан, шигырьнең икеюллыгы, бәлки, фольклорлашу процессы барышында бераз үзгәрү һәм күләме артуны кичерсә, икенче яктан, «Ай, Дунай!» җырының калган юллары да Тукаебызныкы булырга мөмкин бит дигән фараз туа. XX гасыр башындагы концерт-гастроль тормышының бер үзенчәлеге — ул татар сәхнәсенә, татар эстрадасына нәфис сүз осталары, сатира һәм юмор жанрындагы комиклар, куплетчылар килеп чыгуы һәм аларның эшчәнлеге активлашуы. Бу эшләрдән татар театрының күренекле шәхесләре дә читтә калмый. Татар сәхнә сәнгате өлкәсендә эшләгән артистлар үзләренең репертуарларын граммофон тәлинкәләренә дә яздыралар. Язмалар арасында безне, әлбәттә, Г.Тукай әсәрләре җәлеп итә.
Югарыда искә алып киткән И.Кудашев- Ашказарскийдан башка күренекле актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез ташы салучыларның берсе, Г.Тукайның замандашы, шәкерттәше, дусты Габдулла Кариев бүгенге көнгә кадәр сакланып калган дисклары арасында Г.Кариевның да язмалары булуы, аның тавышын ишетү безнең өчен аеруча куанычлы. Франция Милли китапханәсе коллекциясендәге татар язмалары арасында артист башкаруында Г.Тукайның ике әсәре фонограммасы булуы ачыкланды. Беренчесе — «Ысулы кадимче» — көлке (№ 25951), ә менә икенчесе — язманы тыңлаганда гына, очраклы рәвештә, һич тә көтелмәгәндә пәйда булды. Аңлатып үтәм. Г.Кариев яздырган дискның чокырлатып бастырылган этикеткасында «Зилзилә» (көлке) (№ 25955) дип аталган хикәя күрсәтелгән. Бу кыска гына сатирик әсәрдә пәрәмәч (1886-1920) бу төр эшчәнлектә үзен актив күрсәтә, репертуарындагы әсәрләрнең
кайберләрен граммофонга яздыра. «Пате» ширкәтенең 1911 елда чыгарылып камырына төшкән таракан белән бәйле ыгы-зыгыны зур давыллы вакыйгага — зилзиләгә әверелдерүчеләрдән көлү күрсәтелгән. Мондый хәлләр турында, ихтыярсыздан, Г.Тукайның үзе яшәгән «Амур» номерларыннан көлеп язган юллары искә килеп төшә: «Казанда бер хәрчәүнәче үзенең пәрәмәч сата торган номерларына «Амур» дип исем кушкан. Вәхәлбуки «Камыр» дип атау тиеш иде (анысы да тараканлысы)»16. Кыскасы, Г.Кариев менә шул «Зилзилә»сен 1 минут эчендә сөйләп бетерә дә, ике-өч секундтан дискның шул ук ягында, үзе үк, «Теләнче» дип, башкарылачак шигырьнең исемен игълан итә һәм әсәрне укып та куя:
«Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә, Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша. Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора ...»
Язмадагы бу әсәр Г.Тукайның 1907 елда иҗат иткән «Теләнче» шигыре булып чыкты. 2 минут 30 секунд барган әлеге бу язманың яңгыравын ишетү минем өчен, чынлап әйтәм, зур бер ачыш булды һәм бик тә шатландырды.
Дөресен әйтергә кирәк, Г.Кариевның язмалары шактый сыйфатлы. Монда граммофон тәлинкәләренә хас кыштырдаулар юк дәрәҗәсендә, шуның өчен дә ул укыган Г.Тукай әсәрләренең тексты бер дә югалтылмыйча, аңлаешлы итеп бирелә, омтылыш белән укылган шигырьләрдә эмоциональ тәэсир көче бар. Бу язмалар аша без Г.Кариевның зур осталыкка ия булган артист икәнлегенә тагын да бер тапкыр инанабыз.
1909 елның июль аенда «Граммофон» ширкәте вәкилләре татар язмаларын эшләргә Казан шәһәренә киләләр. Шул чорда язылып алынган күпсанлы номерлар арасында Г.Тукайның кайбер әсәрләре дә бар. Әйтик, тавыш язу сессиясенең 21 июлендә XX гасыр башында татарлар арасында популярлык казанган танылган куплетчы, хикәяче Г.Камаев Г.Тукайның «Тотса мәскәүләр якаң» (көлке) (№ 4-102816) шигырен куплет итеп җырлый һәм «Ысулы кадимче» (№ X-101117) исемле әсәрен укып яздыра. «Ысулы кадимче» шигырен Г.Тукай 1908 елда иҗат итә. Бу сатирик шигырендә автор үзенең зәһәр үткен укларын фәкать үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, әхлак кануннарын аяк астына атып бәргән икейөзле динчеләргә юнәлтә. Башка бик күп әсәрләрендәге кебек шагыйрь монда үз иҗатының төп идеясен — татар җәмгыятен яңарту, торгызу идеясен алга таба сөрә.
Татар эстрадасының башлангыч чорында үзенең эшчәнлеге белән популярлык яулаган тагын да бер куплетчы, комик актёр Г.Мамай укуында Г.Тукайның өч әсәре граммофон тәлинкәләренә языла. Германиянең Лейпциг шәһәрендә төпләнгән «Лирофон» исемле зур булмаган предприятиенең 1910 елгы язмалары арасында Г.Мамай башкаруында «Тотса мәскәүләр якаң» (№ 6001), «Ысулы кадимче» (№ 6006) һәм «Хатынлар хөррияте» (хәҗәр) (№ 6008) исемле әсәрләр дөнья күрә.
Шулай итеп, минем өчен бик тә кызыклы булган бу эзләнүләр барышында шунысы ачыкланды: Тукаебызның замандашлары граммофон тәлинкәләренә җырлап һәм укып яздырган әсәрләре саны бүгенге көндә 40ка барып җитә. Киләчәктә бу юлда безне яңа ачышлар көтүенә, әлбәттә, ышаныч бар, шагыйрь әсәрләренең язылуы турындагы яңа мәгълүмат һәм иң кадерлесе, яңа язмаларның табылуына зур өмет баглана.
Сакланып калган язмаларны, каталоглардагы мәгълүматларны тикшереп чагыштырганнан соң башта шундый бер сорау туа. Г .Тукайның нинди әсәрләре башкаручыларның репертуарында өстенлек иткән, шагыйрь иҗатында күтәрелгән нинди темалар күпсанлы граммофон тәлинкәләре аша тыңлаучыларга җиткерелгән соң? Моның өчен безгә тагын да бер тапкыр граммофон язмаларына мөрәҗәгать итү сорала. Бер генә мисал. Әлегә кадәр билгеле булган язмалар арасында башкаручыларның барысы да дип әйтерлек, Г.Тукайның «Тотса мәскәүләр якаң» әсәренә мөрәҗәгатъ итә. Ул әсәр укыла да, җыр рәвешендә башкарыла да. Классик шагыйребезнең бу үткер сатирик шигъри юллары 1908 елда, Рәсәйдә кара реакциянең үтә көчле чорында язылган була. Ул гына да түгел, цензура бу шигырь турында үзенең документларында «нежелательно» дигән сүз кулланган булуы да билгеле. Монда шагыйрьнең принципиальлеге һәм кыюлыгы алгы планга чыга. Г.Тукайның бу әсәре редакцион төзәтмәләр белән 1911 елда гына дөнья күрә. Ә граммофон язмаларына килгәндә җырчы К.Мотыйгый Г.Тукайның бу әсәрен «Зонофон» (1910 ел), «Пате» (1911ел), «Метрополь-рекорд» (1911 ел) һәм «Русское Акционерное Общество Граммофонов» (1913 ел) ширкәтләренең тәлинкәләренә һәм дискларына яздырып чыгара. Җырчы М.Гобәйдуллин һәм комик актер Г.Мамай башкарып чыккан бу әсәрнең язмалары 1910 елда дөнья күрә. Ә менә Г.Тукайның «Тотса мәскәүләр якаң»ны беренче булып, шигырьнең дөньяга чыгуына бер ел үтмәс борын, 1909 елның июль аенда «Граммофон» ширкәте куплетчы, хикәяче Г.Камаев башкаруында язып ала. Шулай итеп, Г.Тукайның шигырендә куелган «Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң? Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң ?... » кебек сораулар заманасы өчен бик тә көчле яңгырый. Илдә барган сәяси тормышны, Рәәй хөкүмәте ягыннан татар-мөселманнарга булган карашны чагылдырып, үз чоры өчен бик тә актуаль теманы күтәргән бу әсәр татар башкаручылары өчен үзенчәлекле бер программа булып чыгыш ясаган түгелме соң? ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА 100 ЕЛ
127
Әйе, Г.Тукай татар тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турындагы уйланулар, халкының киләчәге турындагы борчылулар белән сугарылган әсәрләр иҗат итә. Аның шигырьләрендә милләт тормышындагы ямьсез күренешләрне, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү һәм аларга каршы көрәш мотивлары яңгырап тора. Ә инде Тукаебызның әсәрләре граммофон тәлинкәләрендәге язмалар аша XX гасыр башы тыңлаучысының күңеленә барып җитеп анда тирән милли тойгыларны уятуын без бер могҗиза итеп кабул итәбез. Шагыйрьнең «Кичке азан», «Ысулы кадимче», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» «Хатирәи «Бакырган»», «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма», «Алтынга каршы», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Теләнче» һ.б. әсәрләрендә күтәргән, милләтне борчыган сораулар йөз елдан соң да үзенең актуальлеген югалтмадылар дисәк тә ялгышмабыз.
Әйе, халкыбызның сөекле шагыйре, бөек Тукаебыз безгә нинди бай мирас калдырган! Әйдәгез, аны укыйк, аны тыңлыйк, ул әйткәннәргә колак салыйк! Безгә моны аңлар өчен үтеп киткән бер гасыр вакыт җитми калды микән?!