Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ — МӘҢГЕГӘ ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

Шагыйребезнең вафатыннан соң Җир шарын дистәләгән революция тетрәтте, мәңгелектәй тоелган империяләр чәлпәрәмә килде. Искермәс-тузмас кебек тоелган тәгълиматлар тутыгып, күгәреп, юкка чыктылар.
Ә Тукай иҗаты «халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгесе»дәй, тарихыбыз белән сугарылган, моңыбызга, халык иҗатына төрелгән хәзинә булып калды.
Тукай — безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкәр. Ул үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гомеренең тәүге көннәреннән башлап соңгысына кадәр халык белән яши, аның авыр язмышын үз язмышы рәвешендә кичерә. Моның шулай икәнлеге аның «Милли моңнар»ында бигрәк тә ачык чагыла:
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй...
Бу «берәү» дигәне — «Болгар» кунакханәсендәге күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев. Ул җырлый, шагыйрьнең күз алдына исә чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбыз һәм коллык упкынына төшкән «мескен булып торган өч йөз ел» арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына үрнәк һөнәрчелеге, суүткәргечләре булган, дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләрен уята.
Әйтерсең лә, аның үз күңеленнән дә «сызылып-сызылып» милли хисләр сугарылган әнә шул җыр туа. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән юа, җырчы белән бергә үзе дә «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен.»
Әйе, ул татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз күңеле аша уздырган,
2 Фәләк. - язмыш.
3 «Күңел җимешләре» - шул исемдәге шигырьләр җыентыгы.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА 100 ЕЛ
113
халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлап, аңа үз бәясен бирә килгән. Ул чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгатъ эшлеклесе дә.
Без аның «Шүрәле»сенә бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән үткән тарихыбызга карашы да чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагы бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына кылт итеп борынгы бабаларның батырлыклары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята: «Аһ, — дисең, — без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!».
Әйе, без ник болай соң? Без кемнән ким? Кайда ул безнең дәүләтләребез, кодрәтебез? Боларның берсе дә юк. Алар «бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады», — дип яза Тукай. Ул милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна. «Кайчан соң, и факыйр милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?», — дип, милләтенең, бигрәк тә яшьләрнең акырын уянуына борчыла. «Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас».
Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. «Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән». Аның бу сүзләре шул ук вакытта Х1Х-ХХ гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баглавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның меңләгән тираж белән чыга торган китаплары, утыздан артык газета- журналлары, берсеннән-берсе сәләтле дистәләгән язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате барлыкка килә. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, ул, бер газета язганча, гүреннән торып өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә дә, горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга. Милләт абынудан туктый, яшьләрдә сүнмәс дәрт туа. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, бары тик хушы гына киткән була. Ул 1552 елда башланган, Габделбарый Баттал сүзләре белән әйткәндә, урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.
Шушы яңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Иж Буби шәкертләре әйтүенчә, «бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга» вакыт җитә. Шушы ачыклау эшен Шиһабетдин Мәрҗани башлап җибәрә. Ьади Атласи, Гайнетдин Әхмәрев, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итәләр. Аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята.
Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп бара. Ул бигрәк тә иң беренчеләрдән булып тарихыбызны барлый башлаган Шиһабетдин Мәрҗанине олылый. Ләкин ул, профессионал тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне иң әүвәл халык иҗаты аша төсмерли. Тарихыбызны «туплар да атмаган, уклар да кадамаган» рәвештә күрә, аны тутыкмас көзгегә тиңләп, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы, дип саный.
Шагыйрь тарихыбызны халык иҗатының җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул аларга гашыйк. Аларны тыңлаганда «аркадан каннар йөгерә», ди ул, һәм моңыбызның «алтынын коймаска» өнди. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда «җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде», бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар», дип язган Тукай.
«Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем». «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю туды.» «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгара. Кешенең балалык чорына махсус игътибар бирә, чын татар булуны баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш итә. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә әйтерсең лә җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгәннәр.
Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына махсус игътибар бирелмәгәндер. Җыр, аның көе, тел — татар кешесенең гомерлек юлдашы. «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә
114
көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән». Ана кеше моң аша баласының Аллаһ Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта, анда аны камил рәвештә урнаштыра. Тукайның «Бишек җыруы»нда «Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем» дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша Аллаһ Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте ята.
Тукайның «Ана догасы» нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә- як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә-якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан теләк тели. «Ходаем, — ди, — бәхетле булсайде сөйгән газиз углым!» Күзеннән тамчы-тамчы яшь тама. «Карагыз, — ди шагыйрь — шул догамы инде Тәңре каршына бармас?»
Ул гомумән баланың итагатъле, мәрхәмәтле, эшсөяр рәвештә зур дөньяга чыгуын беренче урынга куя. Баланың үзенә мөрәҗәгатъ итеп, «Тынма, эшлә, и, сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокыга төн», дип, аны кояштан үрнәк алырга чакыра. Кояшның иртә торып, таң аттырып, көнозын күктә йөзеп, дөньяны яктыртып арыганнан соң «ирнеп кенә тауга батуын тасвирлый. «Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, Күк арасында кояш күк ялтырарсың берзаман!» — дип, аны якты киләчәккә чакыра. Искиткеч төсмерле, мавыктыргыч рәвештә язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренең исеме үк шагыйрьнең бала күңелендә хезмәткә ихтирамны арттыруга багышланган. Балаларга атап язылган дистәләгән әсәрләрендә ул аларга милли хисләр сеңдерүне җыр-моң, халык иҗаты аша татарлык оеткысын салуны беренче урынга чыгара.
Тукай татар җырларына нечкә кыллар белән тукылганнары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганнар өчен дә гашыйк. «Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?» Әйе, кайдан табасың?
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Бу, әлбәттә, яшәештә уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагы итеп санаган. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.
Ул халкын, аның иҗатын бөтен җаны-күңеле белән сөйгәнгә күрә үзенең кыскадан кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм җыйнауга багышлый. 1910 елны Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен — ачкыч, икенчесен йозак дип бәяли. Ачкыч белән яки моң аша халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый барган җор, шигъри теле белән аны саклап була. Чыннан да, бары тик гасырлар буе буыннан-буынга күчеп, үзенә үткән бай вә фаҗигале тарихыбызны сеңдерә барган моң һәм әдәби мирас кына ачкыч белән йозак рәвешендә яши алалар. Болар күпмедер дәрәҗәдә игезәкләрне хәтерләтәләр.
Тукайның шушы искиткеч чагыштыруын бүгенге иҗат кешеләре дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсәләр, бу, бәлки, милли моңнарыбызны, җырларыбызны каплап, томалап бара торган бүгенге мәнсез-мәгънәсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң — милләт сакчылары.
Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын өйрәнеп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган «иң кадерле вә иң бәһале бер мирас» икәнлеген аңлап эш иткән. Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары «беттеләр, эзләре дә калмады», әмма алар «халкыбыз күңелендә «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер», дип язган шагыйребез. Ул тәгаен мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда Тукайның рухи
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА 100 ЕЛ
115
дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.
Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында мәгълүмат та бирә. Мәсьәлән, «Тәфкилев» көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк. Аның «Жырлар дәфтәр»ендә «Хан кызы көе» дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки, ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Туктамыш ханның кызы Нәнекәйҗан караим егетенә гашыйк була. Хан, әлбәттә, башка диндәге егеткә кызын бирергә теләми. Кайгысыннан кыз текә кыядан сикереп, үзен үлемгә дучар итә. Шушы җырны ишеткән Зәки Вәлиди «Аның көе «Тәфтиләү»не хәтерләтә иде, дип язып калдырган. Димәк, җырның көе, әлбәттә, ниндидер үзгәрешләр белән саклана килгән, сүзләре исә һәрвакыт диярлек заман фаҗигасенә җайлаштырылган булып чыга.
Тукай аша без «Ашказар» көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырганлыгын беләбез. Бу хәл аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре һәм моңнары да «ачкыч белән йозак» мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора.
Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый баруына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган.
Шагыйрьнең «Халык әдәбияты» мәкаләсенең «Туган тел» шигыре белән тәмамлануы очраклы түгелдер. Ул тикмәгә генә милли гимныбызга әверелмәгән инде.
Бәлки, Тукай аларны тупламаса, бу халык җәүһәрләренең күбесе инде онытылган да булыр иде. Нинди генә җырлар юк монда.
Җырларыбызны җыеп туплау кебек зур эшне яшь шагыйрь Җаекта (Уральск) вакытта ук башлап җибәргән һәм аны гомере буе дәвам иткән. Әгәр дә без Тукайны халык җырларын җыю традициясен башлап җибәрүчеләрнең беренчеләреннән булган дисәк, әллә ни зур хата булмастыр. Аның «Сабах» нәшриятында чыккан дәвамчыларына үрнәк булып торырдай җырлар җыентыгы шул турыда сөйли.
Ул Җаекта үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәгә багышланган бер мәкаләсендә «Тәфкилев», «Әллүки», «Сакмар суы» кебек җырларны «карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан» дип, «туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре... саба җиле шикелле, рух өрәчәктер», дип язган.
Шулай булсын да иде. Милли хисләр белән сугарылган «саба җилләре» бүгенге музыкаль сәнгатебезгә дә рух өреп торса икән. Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхабиева, Ания Туишева, Рабига Сибгатуллина, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Идрис Газиев, Фердинанд Сәлахов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров, Миргаяз Шәрәфиев кебек җырчыларыбызның иҗатларын баеткан кебек.
Аларның иҗатында Тукаебызның бу сүзләре язылмаган закон рәвешендә яши. Аллага шөкер, бүгенге яшь җырчыларыбыз арасында да андыйлар юк түгел. Телевидениенең ТНВ каналында бара торган «Җырлыйк әле!» һәм бигрәк тә ГТРКның радио тапшыруларында бу шактый яхшы чагыла. Тик шулай да бездә үзешчән сәнгатькә игътибар җитми әле. Ә бит халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк яшьләр нәкъ шунда үсеп чыгалар.
Тукай татар шигъриятенең төзелешенә, бигрәк тә аның үтемле якларына махсус игътибар биргән. «Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре
— И.Т.) гаятъ гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә-җырларга мөмкиндер һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр», дип язган ул. Күренекле рус этнографы мәрхүм профессор Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда һәрвакыт сөйли, бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый иде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды. Татар моңына төрелеп, аннан рухланып яшәгән җырчының иҗатында моның шулай булмавы мөмкин дә түгел. Заманында «Тәфтиләү», «Озын су», «Мөхәммәдия», «Ашказар» кебек татар халык җәүһәрләрен скрипкачы Козлов, Трейтер кебек җырчы тикмәгә генә башкармагандыр.
116
Татар моңы — борынгы төркиләр моңы. Ул үзенә киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Бер вакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-Бин: «Ә бит бездә сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка, Япон утрауларына кадәр тараттык»,
— дигән иде. Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә бер-ике мең ел элек Кытай императорларының төркиләр янына, аларның көйләрен язып алу өчен, композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән. Шулай булгач, нишләп аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә гомер кичергән руслар үзләштермәсен икән? Юк, мин һич кенә дә рус музыкаль культурасын шик астына куймыйм. Ул бөек. Әмма борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән дә аваздашлыгына шикләнмим.
Тукай исә моны бик яхшы тоемлаган. Ул нәкъ шунлыктан Пушкинның бер шигырен татар көенә җырлау мисалын китергән.
«Еду, еду в чистом поле,
«Җизнәкәй» (2 кәррә)
Колокольчик динь- динь- динь...
«Балдызым, ялгызым» (бер кәррә).
Боларны язган вакытта аның алдында русларның «Народные песни» китабы булган. Тукайның шигырьләре дә, барлык язмалары да могҗизави моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Халык үзе биргән исем ул. «Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле», дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган: «Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем». Теләге кабул була.
Халык аның үлеме турындагы хәбәрне гомум кайгы рәвешендә кабул итә. Бу көнне барлык татарлар да елыйлар, чөнки алар үзләренең бөек сүз патшасын югалттылар, дип язган «Кояш» газетасы. Шул көндә чыккан газеталар, шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага Тукай фондын булдыру максатыннан «Тәрҗеман» газетасы үзеннән 100 сум өстәде һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакырды, дип язганнар.
Һәммә җирдә, Кытайның Голҗа шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек, Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. 1913 елның 14 ноябрендә Казанда Тукай җәмгыяте оеша.Ул үзенең төп максаты итеп мохтаҗ язучыларга ярдәм итүне билгели. Әстерханда да Тукай җәмгыяте булдырыла, аны күренекле әзәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли. Бу шәһәрдә 1914 елда сигезенче мәчетнең указлы мулласы Абдрахман Умеров «Тукай Уральскийда» исемле китап чыгара. Саратовта мәүлет бәйрәме вакытында Тукай шигырьләре яңгырый, аңа фатиха укыла.
Мәкәрҗә ярминкәсендә аның сайланма әсәрләре һәм аерым әсәрләре күпләп сатыла. Петербург университетында һәм андагы хатын-кызлар курсларында Тукай исемендәге ике стипендия булдырыла. Инде искә алынган Голҗа шәһәреннән хаҗга баручылар да әлеге стипендия фондына 50 сум акча кертәләр. Германиядәге Шакир әфәнде аның рәсеме төшерелгән открыткалар ясатып, аларны сатудан килгән акчаны шулай ук аның исемендәге стипендия фондына бирәчәген әйтә.
Мондый эшләргә каршы төшүчеләр дә табылмый түгел. Мәсәлән, Оренбургта һәм Читада ике студентның Тукай иҗатына багышланган лекцияләре тыела. Казанда шушы эшләрне башкарырга тырышкан ике укытучыны эштән чыгаралар. Ләкин төрки һәм ислам дөньясында шагыйрьнең даны шулкадәр киң таралган була ки, аңа ихтирам йөзеннән туган халык хәрәкәтен беркем дә, берничек тә туктата алмый.
1913 елның апрелендә Бакуда рус телендә нәшер ителгән мөселман газетасында «Каспий»да «Дагестани» имзасы белән «Мөселман язмалары. Бер үлем тирәсендә» дип аталган мәкалә басыла. Анда мондый сүзләр бар: «Сүзе белән йөрәкләрне яндырган шагыйрьнең истәлеге һәркем өчен дә кадерле. Сигез ел буе иҗтимагый эшләрдә катнаша килсәм дә, әле беркайчан да мөселманнарның сәнгатъ остазын /жрец/ югалтулары өчен бу кадәр кайгырганнарын күргәнем юк иде... Идел буе мөселманнары культура һәм аң дәрәҗәләре белән без кавказлыларны уздырдылар. Русия мөселманнары үз шагыйрьләренең бәясен аңладылар һәм аңа тиешле бәя бирә башладылар».
Тукайны төркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халыклары да яраткан, үз иткән. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән, революциягә кадәр Пушкин белән
Лермонтовны белә идеңме, дип сораганнар. Ул моңа, әйе, белә идем, Тукай аша, дип җавап биргән.
«Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле», «барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда, милләтем» дип язган шагыйрь.. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган. «Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем».
Ул шушы рәвештә яшәгән һәм милли хисләр кичереп якты дөнья белән хушлашкан. «Күңел кошы« бу дөнья читлегеннән тарсынып киткән булса да, рухы халкыбыз күңелендә. Ул безгә яшәү көче биреп тора. Тукайлы халык — мәңгелек халык.