СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
Җирдә тагын бер могҗиза яши: Үтеп туфрак, еллар аркылы, — Безнең көнгә кадәр килеп җиткән Китап сүзе, кеше акылы.
Автордан
Мин фән кешесе түгел, галимлеккә дәгъва кылмыйм. Бу хезмәтемә исә озак еллар буе бөртекләп әзерләндем. Аның бер селтәнүдә барып чыкмаслыгы миңа көн кебек ачык иде. Шунлыктан, кулымнан килгәнчә һәм хәл кадәри эзләп тапканча, махсус сайлап диярлек, бик күп әдәбият (фәнни, философик, публицистика, трактат, афоризмнар) укыдым, карашымны киңәйттем, үземә кирәк булган фикер хәзинәләре тупладым.
Сүзләр, тел һәм телдәге сүзлек составы кайчан, ничек барлыкка килгән? Сөйләмебез сүзләрдән тора икән, кеше ничек, ни рәвешле, ни сәбәпле сөйләшә башлаган соң? Бик тә зур, галәми һәм борынгы сорау болар. Бер шагыйрь әйтмешли, әлеге сораулар «кагыласы итте миңа да...» Тынычлыгым качты. Кайчак төн урталарында сикереп торып, каләм һәм ак кәгазь өстенә ташлана идем. Шушы сорауларга җавап табу, мәсьәләгә үземнең карашларымны белдерү үҗәт бер максатка әверелде.
Каләм иясе буларак, бер дә курыкмыйча һәм икеләнмичә әйтәм: минем күзаллавымча, бу дөньяның яртысы диярлек сүзләр атомыннан да тора... Әйе, нәкъ шулай. Иксез-чиксез галәмдә Сүз планетасы да булган, бар һәм яши дип уйларга кирәк. һәрбер система, хәтта абстракт төшенчәләр рәтендә булса да, әлеге системаны барлыкка китерүче нинди дә булса принципка нигезләнә. Ә принцип үзе каян килә? Бу сорауга минем җавап таба алганым юк әле.
Бу гаҗәп тә түгелдер: чөнки тормышта — кешеләр дә, фәндә - галимнәр дә җавапларга караганда сорауларны күбрәк бирә бит.
Сүз һәм сүзләр дөньясына сәфәр-сәяхәтебезне башлап җибәрик, укучым! Безгә бу сәфәрдә уйлану һәм бәхәсләшү, фикер чакмаларын чәкәштерү, ә бәлки әле яңа ачышлар ясар өчен дә мәйдан җитәрлек булачактыр. Чын ихластан бер теләгем дә бар: белемем җитмәү, яисә ашыгу-ашкыну сәбәпле, минем бу фәлсәфи уйлануларымда хаталар, уңышсыз урыннар да юк түгелдер; ул битләрне төзәтеп, тулыландырып укысагыз, моның өчен бары рәхмәтле генә булырмын.
Рашат НИЗАМИ (1950) — шагыйрь, прозаик; «Кызыл җәй», «Тормыш трамвае», «Җыр һәм мылтык» һ. б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
Рашат
Низами
РАШАТ НИЗАМИ
86
1. Сүзләр кайчан, ничек яралган?..
Тел шикелле универсал
Бу дөньяда бер генә.
Нури Арслан.
«Ничек яралган?» дигән сорауга җавап эзләргә керешкәнче, ин элек галиҗәнап сүзнен бер сыйфатына игътибар итик әле.
Без мәктәптә укыганда, өстән-өстән булса да, гравитация һәм Ньютон законнарын, Пифагор теориясен өйрәнгән идек. Эйнштейннын чагыштырмалык теориясе дә колакта эленеп калган. Менә хәзер, дөньякүләм танылган даһиларнын әлеге ачышларын азмы-күпме яхшырак анлаган кеше буларак, сүзгә бәйле рәвештә, аларны тагын бер кат күздән кичерәсе килә.
Гравитация — (латин сүзеннән) авырлык һәм тартылу дигәнне анлата. Дөньялыкта үз-үзенә урын тапкан бөтен нәрсәләргә үзара тартылу көче хас. Кояш системасындагы барлык планеталар «парады» шушы канун белән яши һәм хәрәкәт итә. Бу бөек әйләнешнен (гигант карусель!) яктылык тизлеге белән бәйләнеше бар дип тә уйларга кирәк.
Чагыштырмалылык теориясе 1905 елда А. Эйнштейн тарафыннан нигезләнә. Андагы сан һәм формулаларга безнен (филологларнын) көче җитә торган түгел. Кыскача һәм гади генә итеп әйткәндә, монысы да тарту- тартылу көченә бәйле. Әйтик, Кояш системасына кергән Җир билгеле бер сәгатьләр аралыгында кануни төгәл әйләнеш ясый — кояш тирәли дә, үз күчәре тирәсендә дә...
Боларны ни өчен анлатырга азапланам? Чөнки, минем бик нык ышануымча, сүзләр дә үзара тартылу сыйфатына, ягъни бер-берсенә йогынты ясау — энергетика көченә ия. Алар, умарта күчедәй, бергә оешып, тупланып яши. Моны исбатлау кирәкмидер, монын шулай икәнлеге көн кебек. Халыкнын әйткән гыйбарәсе дә нәкъ менә шуны раслый: «Сүз сүзне тартып чыгара». Бу гыйбарәне мина әтием дә еш әйтә торган иде. Халыкта монын әле тагын да камилләшкән өч варианты бар: сүз арты сүз, сүз иярә сүз, сүз ара сүз.
Инде төп соравыбызга якын килик.
Бу сорауга Библия (Инҗил) бер җөмлә белән җавап бирә: «Ин әүвәле Сүз булган». Бу кыска, әмма искиткеч күпмәгънәле җөмләгә без әле алдагы бүлектә тукталырбыз.
Элегрәк мин: сүз ин әүвәле күктә, күкнен дә җиденче катларында яралган булырга тиеш, дип уйлый идем. Ә күктә... болыт, ай-кояш һәм йолдызлардан тыш, тагын ниләр бар сон? Дин анлатуынча, Алла һәм анын фәрештәләре.
Сүз — бөек сер. Анын килеп чыгышы турындагы уй-фикерләрне, бу могҗизаи күренешне бары эволюцион үсештә, табигать һәм тормыш- яшәешкә бәйле рәвештә анлатырга кирәктер.
Дөньяны сүзләр ярдәмендә анлау-анлату һәм үзләштерү — фәкать кеше психологиясенә хас нәрсә. Ни генә дисәк тә, кош-кортлар һәм хайваннар сөйләшә белми, нигәдер аларга мондый «талант» бирелмәгән. Күке әнә: «Күк-кү», әтәч: «Кикри-күк!» дигәннән ерак китә алмый. Ат пошкыра белә, арысланнар ырлый. Дельфин авазлар чыгара. Попугай исә кешедән откан берничә сүзне генә сакаулап әйтә ала...
Сүз кешедән башка тулы канлы, актив рәвештә яши алмый.
Сорау туа: мәгарәдә яшәүче, анын диварына яфрак яисә чакматаш ярдәмендә кыргый хайваннар сурәтен ясаучы борынгы бабаларыбыз (беренче рәссам!) ана кадәр кайда яшәделәр икән? Маймыллар сыман, җиләк-җимешкә бай урманда, агач башындамы? Ихтимал, шулайдыр ул. Ут һәм яшеннән, ерткыч хайваннардан курку инстинкты аларны мәгарәгә «куып» керткән.
Беренче ымлык-авазлар...
Ин беренче сүзләр...
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
87
Алар кайчан барлыкка килгән?
Фантазияне уйнатсак, ташбалта һәм башка эш коралларын уйлап таба белгән борынгы кешенен аны ничек итеп сүзләрне дә уйлап тапканын күз алдына китерү кыен түгел.
Җилбәзәк яфраклар шавы... Төрледән-төрле кошлар авазы... Киекләрнен иркә туйлары... Тагын-тагын... Табигатьтәге мен авазлар — менә болар барысы да ин борынгы кеше күнелендә беренче авазларны, беренче сүзләрне барлыкка китерүгә сәбәп булган, булышлык иткән. Ин башта ымлыклар, мимика, аннары «чиле-пешле» беренче сүзләр ярдәмендә кеше дөньяны танып-белүгә таба акрынлап гигант адым ясаган. Әлеге дә баягы, ул хаос хәлендә яшәп яткан күренешләр һәм вакыйгаларга сүз ярдәмендә үзенен мөнәсәбәтен белдергән. Ә инде минутлар, сәгатьләр, еллар һәм киләчәк турындагы белемнәрен билгеле бер тәртипкә салу турында әйткән дә юк.
Ин борынгы кешене күпмедер дәрәҗәдә яна туган сабый белән чагыштырырга мөмкин. Сабый туа, үсә башлый. Яше тулыр-тулмаста әле юньләп сөйләшә дә белми. Дөньяны, тирә-юньне танып-белү нәтиҗәсендә, ул әкренләп беренче сүзләрне әйтә башлый. Гадәттә, анын ин беренчеләре безнен өчен «әттә, әннә» була. Әнә шулай сөйләшергә өйрәнеп китә ул, сүз байлыгын арттыра, телен чарлый.
Менә үзебезнен гаиләдән бер мисал.
Ике-өч яшьлек оныгым Әмир теләсә кайсы машинаны «бибикә» (неологизм!) дип кенә җиббәрә иде. Анын кычкыртуын, сигнал бирүен истә калдырып булса кирәк. Төрле бала төрлечә бит ул. Ә менә өлкән оныгым Камил өч-дүрт яшендә үк инде 15 ләп автомобильнен маркаларын төп- төгәл әйтеп бирә иде: «Лада», «Ока», «Мерседес», «Ауди», «Тойота» һ.б. Ул кечкенәдән машиналар белән җенләнде. Ә менә Әмир өчен «гамун» (гармун) һәм «бж-ж...»лар (кер юу машинасы) якынрак иде.
Яна туган бала бернинди сүзне дә, хәрефне дә белми, авазларны да юньләп аермый әлегә. Әмма... өлкәннәргә, әти-әнисенә һәм тора-бара үзенен ишләренә карап, конкуренция инстинкты һәм яхшы мәгънәсендәге көнләшү аны бүтәннәрдән калышмаска, хәтта «беренче» булырга өнди, алга чакыра...
Күз алдына китерик: ин зирәк, ин акыллы «гомосапиенс» та ин беренче авазларны, сүзләрне әйтә башлаган икән, ул үзенен кан кардәшләрен уздырырга, беренче булырга тырышкандыр. Ташбалта, яисә беренче эш коралларын уйлап тапкан шикелле, сөйләшергә өйрәнгәндә дә ул үзендәге «мин» өчен аннан тыш та, ягъни биологик инстинкт буенча да көрәшә белгән.
Борынгы бабаларны сөйләшергә кем өйрәткән сон? Ин борынгы кешеләр тиктомалдан гына сөйләшеп китмәгән, әлбәттә. Табигатьтәге күк күкрәү, яшен яшьнәү кебек дәһшәтле күренешләр аларны куркуга салган... Бөтен нәрсәне кырып сала, пешерә һәм яндыра торган ут галәмәте дә аларны уйланырга, «баш ватарга» мәҗбүр иткән. Бу күренешләргә карата ул ин борынгы чорда билгеле бер авазлар, ымлыклар, интонация һәм мимика белән шулай ук үзенен мөнәсәбәтен белдергән...
Сүз әйтәсе килү куәсе борынгы бабаларыбызнын канында әнә шулай гел «уйнаклап» торган. Ә сүзгә ерак әле... Менә шуна да ул мәгарә һәм кыя ташларына уеп (неолит чоры) төрле сурәтләр ясаган. Бу, һичшиксез, беренче аваз һәм ымлыкларнын сурәт рәвешендәге кайтавазы, сүзләрне уйлап табудагы бөек талпыныш, бөек ачыш булган!
Безнен Эрага кадәр яшәгән философ Геродотнын тан калырлык язмалары бар. Халыкара сугышлар тарихын язып калдырган хезмәтендә менә мондый гыйбрәтле юллар бар: «Скифлар Дария патшага кош, тычкан, бака һәм биш ук сурәте төшерелгән «хат» юллыйлар. Мәгънәсе болай: әгәр персианнар кош кебек оча белмәсә, тычкан кебек җир астына качар әмәлен тапмаса, бакалар сыман тумгәктән түмгәккә сикерә белмәсә, — скифлар аларны ук ярдәмендә һәлак итәчәк, янәсе...
Мондый да дипломатиянең тарихта булганы бар микән?!
Шулай итеп, ин борынгы кешеләр ым аша, рәсем-сурәтләр, аннары инде сүз һәм сөйләм аша тирә-юньгә үзенен мөнәсәбәтен белдергән.
РАШАТ НИЗАМИ
88
Астрономнар булмаса, йолдызлар яшәр һәм яктырыр идеме сон? Һичшиксез, беркемгә бәйле булмыйча, яши бирерләр иде. Ә менә кешеләр тумаса, аларнын аны булмаса, сүзләр нишләр иде икән? Юк, алар бөек әйләнешкә кермәс, бары абстракт шәүлә рәвешендә һавада «очып» йөрерләр иде. Кешелек җәмгыяте, озын-озак Эволюция спирален кичеп, сүзләр хәзинәсен акрынлап баеткан, тел, милләт, цивилизация кебек бөек казанышларны тудырган, аларны билгеле бер кануннар рәвешендә калыплаган, эзгә салган.
Тел генә түгел, саннар белән дә шулайрак. Математиклар барлыкка килгәнче үк, саннар мириадасы вакыт һәм пространство кинлегендә алдан ук планлаштырып куелган алгоритм рәвешендә яши биргән. Кеше аны, кеше акылы менә шушы сүзләр һәм саннар хаосын билгеле бер тәртипкә салган, фәнни һәм гамәли кулланылышка кертеп җибәргән. Әйтик, фән буларак, тел белеме үзе генә дә әллә ничә тармакка бүленә: лексика, грамматика, синтаксис, морфология, диалект, фразеология һ. б.
Сүздән һәм саннардан аермалы буларак, йолдызлар әнә предмет, чынбарлык рәвешендә яши. Аларга карап, безнен борынгы бабайлар ин матур, шигъри исемнәрне уйлап таба белгәннәр дә сон! Киек каз юлы, Җидегән йолдыз, Казык йолдыз, айдагы Зөһрә кыз... Менә шуларны уйлый торгач, «Күктә — татар галәме» дигән шигырь дә язган идем. Анын бер генә куплетын сезнен игътибарга тәкъдим итәм:
Җидегән йолдыз көлемсери
Җиде чатка нур чәчеп.
Миллион яшьлек бу йолдызлык
Үз телендә әйтеп бирсен Татар кауменең яшен!..
Монын белән татар бабаларыбызнын бик борынгы нәсел икәнлеген ассызыкларга тырыштым.
Минем ышануымча, сүзләрнен «чишмә башы» юк. Алар мәнге булган, алда әйткәнебезчә, хаос хәлендә дә, кристаллашып та телсез-өнсез килеш галәмдә яшәгән һәм оеп яткан. Әнә, ноталар барлыкка килгәнчегә кадәр үк, музыка булган ич...
Галиҗәнап сүзнен могҗиза икәнлеген бер дә икеләнмичә һәм ин югары ноталарда авыз тутырып әйтергә мөмкин! 2. Ач сереңне, илаһият!..
Әгәр Алла булмаса, аны уйлап табарлар иде.
Лев Толстой.
Коръәндә сүзнен килеп чыгышы турындагы сүрә яки фикерләрне очратканым булмады минем. Ә менә Әнгам (терлек) сүрәсе, Тәүбә сүрәсе, Нух сүрәсе, хәтта Ай һәм Кырмыска (нәмел) сүрәләре һәм башкалар — барлыгы 114 сүрә бар...
Библия исә (Инҗил): «Ин әүвәле сүз булган...» — дип аңлата. Бу җөмлә мине тәмам әсир итте. Чөнки ул минем, Галәмдә Сүз планетасы булган, дигән фаразыма шактый туры килә. Ә инде җөмләнең дәвамын укыгач, күңелдә күп кенә сораулар, икеләнү-шикләнүләр туды. Әйе, «Бу сүз
— Алла», — диелгән иде аның дәвамы.
Мин алдагы бүлектә сүзләр мириадасының эволюцион яралышын исбатларга омтылган идем ләбаса. Юк, минем һич кенә дә диннәргә, Аллаһыга тел-теш тидерергә уйлаганым булмады. Сүзгә, аның килеп чыгышына карата үз фикерем оешкан икән, минем бу хакта язып чыгарга, шәт, хакым бардыр.
Диннәрнең начары юк (тәре походларын искә алмаганда). Безнең Ислам дине дә, башка традицион диннәр кебек үк, элек-электән кешеләргә диндарлык рухын сеңдерә һәм якыннарга булган хөрмәтнең, әхлакның мәңгелек кыйммәтләрен ирештерә. Әлеге кыйммәтләр төрле милләтләр һәм башка халык вәкилләре белән уртак тел
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
89
табарга, бер-берсен аңларга ярдәм иткән.
Үзебезнең Коръәнгә, аның сүрә һәм аятьләренә игътибар итик әле. Сез анда бер-бер начарлык яисә тәкъвадан тайпылу сүзләре табарсыз микән?.. Киресенчә, Коръәннең барлык битләре гуманизм һәм яхшылык, яктылык нурлары белән сугарылган. Ислам дине безгә мөселман өммәтендәгеләрнең күңеленә фәкать яхшылык орлыклары чәчәр өчен дөньяга килгән. Аерым алганда, ул безне гадел һәм шәфкатьле булырга, урлашмаска, көнләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, байлыкка табынмаска, кешеләрне һәм якыннарыңны түбәнсетмәскә, хәмер эчмәскә, күңел сафлыгына, тагын-тагын әнә шундый бик күп уңай сыйфатларга ия булырга өнди һәм чакыра. Вәгазь сөйләүче дин әһелләре безгә боларны бик тә үтемле, тәфсилле итеп аңлата.
Кыскасы, Ислам дине халкыбыз өчен элек-электән әхлак һәм тәрбия мәктәбе булган. Татар халкын, тарихта ул ничаклы тетрәнүләр һәм һәлакәткә дучар ителмәсен, милләт буларак аны туган телебез һәм дин саклап калган
— бу хакта һәммәбезнең күп тапкырлар ишеткәне һәм укыганы бар.
Менә шуңа күрә дә сакалбай Марксның: «Дин — халык өчен әфьюн ул», — дигән сүзләре белән берничек тә килешә алмыйм. Бу — хата фикер. Хәтерлим: без мәктәптә укыганда коридорның бер почмагындагы плакатка бу җөмлә эре хәрефләр белән язып куелган иде. Без ул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел идек, билгеле.
Инде алдагы фикер сөрешен дәвам итсәк, Сүзме беренче, әллә Алламы беренче булган? дигән сорауның тууы бик табигый.
Бу уңайдан үзеннән-үзе «Тавыкмы, әллә йомыркамы беренче туган?» дигән сорау искә төшә. Дөньяда мәңгелек бәхәс бара, әмма... әлеге четерекле сорауга ни галимнәрдән, ни динчеләрдән берәүнең дә җавап бирә алганы юк әле.
Аллага ышану яки ышанмау бик борынгыдан, элек-электән килә. Динчеләр катгыян (догма) рәвешендә Алла бар дип аңлата. Иллюзионистлар һәм фокусникларның, хәтта вулканнарның да серенә төшенеп була. Ә менә кешелек аңында могҗиза булып яшәп килгән илаһи Алланың серенә төшенү һич мөмкин түгелдер. Чөнки дин тәгълиматы аңлатуынча, ул — кеше кыяфәтендә түгел, аны күрергә бернинди күзнең көче-колачы җитмәс, ул абсолют яшәешкә ия, шунлыктан һәрдаим бар, булачактыр...
Бабам Низаметдин авылыбыз мулласы иде. Әбием Гайшәбикә, абыстай булмаса да, дини китапларны үзендә саклаган һәм укыган булса кирәк. Аның болай дип әйткәннәре хәтеремдә: «Бу дөньядагы барлык нәрсәләрне Ходай Тәгалә яраткан. Ходай үзе уңда да, сулда да түгел, аста да, өстә дә түгел, ул тирә-юньгә, һәр тарафка бөртекләп, күзгә күренмәслек булып чәчелгән...»
Хәзер уйлыйм: авылда яшәп ятса да, минем әби үзенә күрә бер философ булган!
Бөек акыл ияләреннән Платон, Сократ, Әбугалисина, Ньютон, Гегель Алланын барлыгына ышанганнар — язылган-әйткән уй-фикерләре шуны раслый. Ләкин, фантаст язучы Адлер Тимергалин анлатканча, «галимнәрнен фәнни тикшеренүләре аларнын иманы һәм ышануларыннан аерым яши». Ягъни аларнын фәнни шөгылендә дин йогынтысы чагылмый...
Материалистлар исә Алланын барлыгын танымый. Дөньянын башы һәм ахыры юк дип, үзләренен гипотеза һәм фаразларын алга сөрәләр. Аларнын үз аршины. Фән «дөньянын Алла тарафыннан яратылуын» кабул итәргә теләми. Кыскасы, ике якнын ызгышларсыз, тын гына барган көрәше- тартышы бүгенгәчә дәвам итә.
Аллага ышану яки ышанмау һәркемнен үзеннән, шәхси карашыннан тора диярлек. Мохитнен, тәрбиянен һәм социаль-иҗтимагый фикерләр ташкынынын йогынтысы да юк түгел. Совет заманында Ишмөхәммәтов кебек уртакул һәм өстәгеләр җырын җырлаучы галимнәр тырышып- тырышып Тукайдан атеист ясарга керештеләр... Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына «бәләкәй Апуш»нын тыелган күп кенә шигырьләренә юл ачылды:
РАШАТ НИЗАМИ
90
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!
Шагыйрьләрнен дә төрлесе бар. Илһамланудан үзен күккә чөеп, үзенен гайрәтен күрсәтергә теләптер, «Мин» дигән шигырендә Сәгыйть Рәмиев әнә нинди дәһри юлларга хәтле «барып» җитә:
...«Мин!» дидисәм,
Миңа зур бер көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә!
Мәҗит Гафури үзенен бер шигырендә «Юктырсын ла, Алла!» — дип, анын барлыгын шик астына алмакчы була. Эчтәлек белән тулаем танышканнан сон анлашыла: әдипнен канкойгыч сугышларга, тормыштагы гаделсезлекләргә кискен протест белдерүе бу...
Тагын бер гаҗәп мисал — буддачылар, гомумән, Алланы танымый икән.
Узган ел дөньякүләм танылган язучы һәм философ Чынгыз Айтматовнын Норвегиядә язылган «Таулар авышканда» («Когда падают горы») дигән өр-яна романын укып чыккан идем. Андагы баш герой, журналист Арсен Саман үзенен бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм:
«Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».
Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем — «без бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идек микән?» дигән сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем — биредәге төп фикер, әлеге дә баягы, минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәнгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде: әмма татар канлы өлкән әдипнен әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән — мона ничек шатланмыйсын ди! Моны үзеннен татар булуын белән ихластан горурлану дип тә анларга кирәк.
Журналист Арсен мәкаләсеннән өзек, дидек. Ә дөресрәге, Айтматов үзенен бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга анын аша җиткерә... Әдәбият тарихында монын мисалларын күпләп табарга мөмкин. Ә бу отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп- сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнен асыл мәгънәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.
Минем үземә студент чаклардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать — үзе Алла. Аларнын принцибы буенча, «Дөньяда бар булган бөтен нәрсә — Алла үзе». Димәк, Җир, Кояш, Галәм — могҗизага тин илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен — кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк...
Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Алла бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә — үзенен газиз балаларына Җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез мина ул кешене...
Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфүз тактасы дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очраклы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәхфүз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп булмый микән? Бик текә, хәтәр, четерекле сораулар. Җавапларын үземнен дә табып бетергәнем юк әле.
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
91
3. Сүзгә кадәр ниләр булган?..
Аң шикелле, тел дә бик борынгылардан.
Карл Маркс.
Чыннан да, Җир планетасы, тереклек ияләре, борынгы кеше кавемнәре кайчан барлыкка килгән сон? Боларны азмы-күпме ачыкламый торып, без сүзләр планетасына якыная алмабыздыр.
Кояш системасындагы планеталарнын килеп чыгышын һәм эволюциясен өйрәнүче галимнәр галәм дөньясы, моннан 15—20 миллиард еллар элек, коточкыч шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип анлаталар. Кояш системасы сонрак формалашканга күрә, без яшәгән Җир шарынын гомере 8 миллиард булуын исәпләп чыгарганнар. Бу саннар якынча, билгеле. Шартлауга кадәр ниләр булганын хәзергә фән төгәл генә әйтеп бирә алмый. Бу мәсьәләгә хәтта физиклар һәм астрономнарнын да «теше үтми». Шунысын да әйтик, бүгенге заман фәне «дөньянын илаһи көч тарафыннан барлыкка килүе» дигән дини догматлардан ерак тора. Алар уйлавынча, мондый догматка таяну җиһандагы катлаулы күренешләрнен асыл мәгънәсен ачарга комачау итәчәк.
Тереклек өчен кирәкле булган су, һава, кислород ничек барлыкка килгән? дигән сорау куелса, шуны әйтергә мөмкин: болар хакында фәндә гипотезалар байтак һәм аларнын күбесе — ышандырырлык. (Мин анлы рәвештә бу өлкәгә кереп тормыйм, безнен бит тема башка).
Югары фикерли башлаган адәм кавеменен килеп чыгышы турында беренче бүлектә шактый әйтелде. Боларга өстәп, тагын кайбер фикерләрне дәвам итик әле.
Мәктәптә укыганда ук безне, кеше маймылдан килеп чыккан, дип өйрәттеләр. Дарвиннын бу сәер һәм бик тә контраст теориясендә шактый дөреслек бар шикелле. Күз алдына китерик: агач башыннан төшкән «маймылсыман кеше» ... тураеп баскан, кулына таяк алган, эш кораллары ясарга керешкән. Мәгарәсен ташлап, төрле бамбук-агач ише нәрсәләрдән шалаш, корылма төзү һөнәренә өйрәнгән һ. б.
Хезмәт белән шөгыльләнү аларнын карашын һәм уйлана белү горизонтларын кинәйткән. «Акыллы кеше», агачтан агачка сикерүче маймылдан аермалы буларак, табигатьтә һәм тормыштагы күренешләргә, шулардан алган тәэссоратка карата сүзләр уйлап табып, үзеннән «мин» дигән кисәкчәне дә кушкан. Ин беренчел сүзләрне уйлап тапкач, анын аны-акылы да яхшырак үсеш алган, баш мие дә фани дөньяны танып-белүдә үзенен функцияләрен кинәйтә барган. Шатлык яки нәфрәт, соклану яки искитмәү, мәхәббәт яки дошманлык... Шунын кебек капма-каршы категорияләр хиссияте сүз һәм тасвирлама сораган, билгеле. Кеше дөньялаша барган саен дөнья үзе дә «кешеләшә» барган.
Тарих тәгәрмәче алга таба әйләнмәктә...
Булачак цивилизация үзенен беренче җимешләре белән тарих сәхнәсенә күтәрелә башлый...
Гаҗәеп факт: атаклы шумерлар безнен эрага кадәр үк инде чөйязмалар белән эш итә башлаган... Рәсемнән — авазларга, аннары сүзләргә күчү процессы әнә шулай гасырдан гасырга дәвам иткән, кешелекнен үсешен чарлаган, киләчәкнен яна капкаларын каерып ачкан.
Гасыр һәм җир катламнары арасыннан табылган данлыклы Фест дисбесе дә чөйязмалар рәтенә керәдер. Ул фәкать шартлы тамгалар тезмәсеннән тора. Безнен күренекле язучыбыз, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах аны, сүтеп-җыеп дигәндәй, үзенчә «укып-шәрехләп» чыкты, әйләнмәле тарихи бу түгәрәк төрки кабиләләр кулы белән язылган дигән фаразны алга сөрде. Н. Фәттахнын бу күләмле язмасы заманында ин элек «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Анын бу кыю язмасын укып күпләр шатланды. Кемнәрдер мона шикләнеп һәм тәкәбберләнеп карады (бар бит бездә көнләшеп яисә теләсә нинди яналыкны кире кага белүчеләр!).
РАШАТ НИЗАМИ
92
Тыючы юк бит, алайса бүтән галимнәр яисә филолог-белгечләр үзләренчә укып карасыннар тарих төпкеленнән табып алынган бу археологик табышмак- дисбене. Хакыйкать шунда табылыр...
Фест дисбесе, һичшиксез, сүзләр әйтергә теләүдән туган таш китап. Анын ватылмыйча-имгәнмичә тәгәрәп безнен көннәргә хәтле килеп җитүе — үзе бер могҗиза!
Дарвин дигән идек... Сонгы елларда ничектер анын гасырлар сынавын узган тәгълиматына каршы фикер-гипотезалар калкып чыга башлады. Нәрсә, Дарвин бабай хаксыз булды микәнни? Боларнын кайсысына ныграк ышанырга...
Төгәл хәтерләмим, кайсыдыр газетада: маймыллар... кешедән килеп чыккан, дигән фаразны укыгач, бу мәсьәлә белән кызыксынган кеше буларак, мин бик тә гаҗәпләнеп калдым. Юк, бу — укучыны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган «кайнар» мәкаләгә охшамаган иде. Авторларнын үзләренчә исбатлары да бар: янәсе, ниндидер сәбәпләр аркасында, борынгы заманда кешеләрнен бер өлеше урман һәм джунглиларга барып сыенган, агач башларына үрмәли башлаган, кыргыйлашкан, тәмам йөзен дә, яшәү рәвешен дә үзгәрткән...
Бу урында сирәк хәлгә, әмма тормышта булган фактка тукталып узасы килә. Ялгышлык белән бүре өненә эләгеп, шунда үскән сабый бала ирексездән бүреләр холкын үзләштерә, хәтта дүрт аякта мүкәләп йөри башлый. Алар белән табын уртаклашып, чи ит ашарга да өйрәнә. Әгәр кешеләр арасына әйләнеп кайта икән, ул барыбер кешечә сөйләшә
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
һәм фикерли алмый. Чөнки «бәләкәй маугли» бүре өнендә яшәгәнгә һәм янәшәсендә үзе кебек яшьтәш малайлар һәм өлкәннәр булмаганга күрә, сөйләшергә өйрәнү өчен үрнәк тә, биологик конкуренция (көнләшү) инстинкты да «эләкмәгән» анарга...
Янадан сорау куясы килә, чыннан да, Дарвин бабай буталмады микән? Чөнки котсыз-ямьсез, шәрә артлы маймыллардан шундый да матур йөзле, нәфис-камил гәүдәле кеше заты килеп чыгуына ышану шактый кыен...
Күптән түгел Кения археологлары өр-яна табылдыкларга, дөресрәге, ин борынгы кеше сөякләренә тап була. Шуларга нигезләнеп, алар борынгы бабаларыбызнын ырудан-ыруга, нәселдән-нәселгә берсен-берсе дәвам итүләрен, бердәнбер уртак «шәҗәрә» агачына ия булуларын шик астына куя. Аларнын табылдыклары «эш белүче кеше» белән «туры басып йөрүче кеше»нен 500 мен еллап янәшә яшәгәнлекләрен раслаган. Янәшә диярлек яшәсәләр дә, кешелекнен бу ике тармагы икесе ике төрдән (инде башка галимнәр фаразынча) якынча, моннан 2—3 миллион ел элегрәк яшәгән уртак бабадан килеп чыккан. Логика, мантыйк бар шикелле. Ә менә уртак баба дигәнен кем ул — фәнгә әлегә билгесез. Әгәр уртак бабанын, чыннан да, булганлыгы якын киләчәктә нигезле итеп расланса, бүгенге антропология фәнендә йөз сиксән градуска борылыш ясалырга мөмкин.
Британия антропологлары «акыллы кеше»нен пәйда булу вакытын һәм урынын ачыклаган. Аларнын нәтиҗәсенә караганда, тышкы кыяфәте ягыннан бездән әлләни аерылып тормаган homo sapiens моннан 200 мен еллап элегрәк Африкада пәйда булган. Анын бүтән кыйтгалар буйлап таралуы исә күпкә сон башланган.
Монысы нык ышандыра. Чөнки Африка континентында яшәү шартлары Европадагыга караганда күпкә яхшырак булган. Бу — ин элек кул- аякларнын турайтылуына ярдәм иткән йомшак климатка бәйле. Аннары инде, планета буйлап тарала башлагач, борынгы бабаларыбыз шундагы табигать шартларына бәйле рәвештә Африка геннарын акырынлап җуя барган...
Хөрмәт катыш сокланамын: галимнәр һәм археологларнын хезмәте энә белән кое казуга тин ләбаса!
Бүлекнен азагын кызыклы гына бер чагыштыру белән тәмамлыйсы килә. Сүзебез — керамика турында.
Керамика (грек сүзеннән алынган) — Җирдә билгеле булган ин борынгы казылмаларнын берсеннән санала. Беренче керамик әйберләр яна Эрага кадәр биш мен еллар элек, ягъни таш гасырга аяк баскан чорларда ук күренә башлый.
Көнбатыш Германиядә чыга торган фәнни-популяр «Гео» журналы 1987 елны «Таш гасырга әйләнеп кайту» дигән мәкалә бастыра. Анда мондый юллар да бар: «Материалларны куллану җәһәтеннән кешелек тарихы таш, бронза һәм тимер гасыры дигән чорларга бүленә. Безнен заманны атом гасыры дип атарга күнеккәнбез. Ә менә алдагы эпоханын керамика гасыры дип аталуы бик ихтимал».
Беренче карашка бик сәер шикелле, шулай бит? Әйдәгез, хыялны эшкә җигеп, таш гасыр башына күз салыйк... Кызыл үзле балчыкнын йомшаклыгы кешеләргә бик борынгыдан билгеле булган. Әнә шундый үзле балчык кәлҗемәсен учак өстенә (беренчеләрдән!) элеп куярга уйлаган кеше үзенен бер дигән материал уйлап тапканын, ерак киләчәктә анын кин таралачагын белми дә калгандыр, билгеле. Йомшак һәм төрле рәвешкә бөгелүчән үзле балчык утта «пешкән»нән сон каты ташка әверелгән. Яндырылган балчыктан ашар һәм азыкны саклар өчен савыт-саба ясаганнарын күз алдына китерү кыен түгел.
4. «К. У.» № 4
Бу урында университет студентларының яраткан мөгаллиме, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнен лекциядә сөйләгән бер детален искә төшерүне кирәк саныйм.
— Борынгы кешеләрнең берсе итле сөяк кисәген ялгыш учак өстенә төшереп җибәрә. Учак сүнгәннән сон алып-татып караса, пешкән иттән дә тәмле нәрсә юк икән! Кешеләрнең чи иттән пешкән иткә күчүе әнә шулайрак башланган...
Мөхәммәт абыйның үзе уйлап чыгарган фантазиясе булгандыр бу, бәлки, әмма
97
РАШАТ НИЗАМИ
94
дөреслеккә бик тә мач килә. Бу деталь минем хәтердә нык уелып калды. Борынгы заман, борынгы кешеләр белән кызыксынуым нәкъ менә шуннан сон башланды түгел микән әле?
Ярый, әйләнеп кайтыйк яңадан керамикага.
...Бүгенге керамиканы фаянс чынаякка яисә иң тупас кирпечкә генә кайтарып калдырып булмый. Менә кыскача гына кайбер мәгълүматлар: төрле кушылмалар белән ясалган заманча керамикалар атом электростанцияләрендә, термоядер синтез аппаратларында кулланыла. Космик корабльләр атмосфераның тыгыз катламнарына үтеп кергәндә аларның корпусын керамик капламалар саклый. Керамика шулай ук самолет, прибор төзелешләрендә, электроника һәм промышленностьның башка тармакларында кулланыла.
Менә шуның шикелле, ым һәм төрле ымлыклардан, авазлардан башланган беренче сүзләр тора-бара камилләшә, шомартыла, үзенең «таблица»сын таба, төрле тармакларга бүленгән фән буларак оеша, җәмгыятьнең көчле бер коралына әверелә, цивилизация баскычына күтәрелә.
Сүзнең могҗиза икәнлеге — бәхәссез.
Үз чиратында сүзләр бездән җан сорый, кадер һәм мәрхәмәт сорый. Без моны онытмасак иде.
Сүзгә кадәр ниләр булганын чал тарих үзе генә белә. Ләкин ул дәшми, серләрен ачарга атлыгып тормый. Сфинксның үтәли карашыдай, ул безгә бары текәлеп-сынап карый һәм әйтә кебек: «Сезнең буын төзергәме, әллә җимерергә килдеме дөньяга?..» 4. Могҗиза һәм тылсым дөньясы...
Сүздән дә олы берни юк.
Шекспир.
Дөньяда җиде могҗиза бар, диләр: Мисыр пирамидалары, Семирамида бакчасы һ.б. Кешелек таныган шушы җиде могҗиза миңа үпкәләмәсен, әмма кешенең сөйләшә һәм үзара аңлаша алуын мин дөньяда беренче могҗиза дип бәяләр идем!
Җир шарында меңләгән телләр барлыгы мәгълүм. Галимнәр аңлатуынча, һәр булмыш һәм яшәп яткан тел билгеле бер мәдәни, тарихи һәм социаль җирлектә калыплашкан, шул җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Акыл көче югарырак булган саен, бу халыкларның теле, мәдәнияте, язма әдәбияты да югарырак булган. Тарихта моның мисалларын эзләп табу кыен түгел.
Без бөтенләй игътибар итми торган бер гап-гади хакыйкать бар: безнең сөйләмебез төрледән-төрле төсләрдәге һәм мәгънәдәге сүзләрдән тора. Сүзнең формуласын кыскача гына болай дип бәян итәргә мөмкин: сөйләмдә мөстәкыйль берәмлек буларак кулланыла торган аваз яки авазлар системасы.
Әмма сүзнең ике яклы табигате барлыгын истән чыгармаска кирәк. Аның тышкы ягы — авазлар белән тәгъбир ителүе (язуда хәрефләр белән), ә инде эчке ягы — конкрет бер мәгънәгә ия булуы.
Галәмне, тирә-юнебезне атомнар, электрон һәм молекулалар чорнап алган шикелле, без сүзләр чолганышында яшибез. Шунысы кызык: әгәр кешеләр сөйләшергә өйрәнмәсә, дөньяда авазлар да, сүзләр дә булмас иде. Сүзләр галәм бишегендә һаман «ятим» булып яшәп ятыр иде... Әгәр безнен Җир шарында ниндидер кара тәкъдир яки гарасат аркасында тоташтан телсезләр яшәп ятса, без никадәрле мәдәни һәм рухи байлыклардан мәхрүм калыр идек. Сүз дигән могҗизада барлык нәрсәләр — хәтта минутлар, айлар, еллар, кичә-бүген-иртәгә дигән вакыт төшенчәләренә хәтле төгәл чагылышын таба. Гәрчә вакыт безнен аныбыздан тыш һәм ана бәйсез рәвештә яши. Менә шуна күрә без аны, күпме генә категорияләргә бүлсәк тә, иллюзия рәвешендә кабул иткәнбез килеп чыга...
Әйтик, фал әйтүчеләр уйлаганча, көннәрнен берендә ахырзаман (апокалипсис) килеп җитте, ди. Вакыт мәнге үз көчендә калачак. Материя һәм Энергия, күпмедер
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
4* 95
үзгәреш кичерсә дә, сакланып калырлар. Дәрдемәнд әйтмешли: сөт калыр, Ватан китәр. Ә менә сүзләр, кешенен анында яшәүче берәмлек буларак, юкка чыга түгелме сон? Тагын бер сорау: ахырзаман (кыямәт көне) җитсә, Алла да юкка чыгачакмы, әллә... объектив рәвештә яшәп калачакмы?
Бу сорауларга беркем дә җавап таба алмастыр, мөгаен.
Җир шарында аерым-аерым халыклардан илләр, дәүләтләр һәм җәмгыять оешкан шикелле, кешелек тарихында аерым-аерым, бөртек-бөртек сүзләрдән җөмләләр, кешеләр арасында үзара анлашу, уй-фикеренне дөньяга җиткерү өчен сүз дәрьясы барлыкка килгән. Табигатьтәге ниндидер югары көчләр йогынтысындамы, әллә әйтер сүзгә ифрат зур ихтыяҗ булганлыктанмы, кешелек мәйданына никадәрле сүзләр дәрьясы ярдан ташып чыккан!
Лексика фәне телнен сүзлек хәзинәсен өйрәнә. Татар телендә 50 менгә якын сүз байлыгы бар (шуларнын 10 мене алынма сүзләр рәтенә керә). Халыкта кин таралган диалектларны, ымлык, бәйлек, теркәгеч, кисәкчә һәм кереш сүзләрне дә өстәсәк, бу сан күпкә артачак, билгеле.
Сүз — табигать һәм тормыш-көнкүрештәге нинди дә булса күренешне, вакыйгаларны, кайсы да булса төшенчәне ин кыска (үлчәми) төгәллек белән әйтеп, атап бирү, гомумиләштерү мөмкинлеге. Әйтик, без «агач» дибез, ә бит алар ничәмә-ничә төрле: имән, юкә, миләш һәм башкалар. «Агач» дигән бер сүз исә барысын да гомумиләштереп анлата.
Һәр сүзнен чынбарлыкка һәм яшәешебезгә бәйле ачык, төгәл һәм тирән мәгънәсе бар. «Кояш» дибез икән, безнен күз алдына ут шары, анын кайнарлыгы һәм кул җиткәс биеклектә талгын гына яшәп ятуы күз алдына килеп баса. Сүз ул беренче чиратта үзара (кешеара) сөйләшүгә, аралашуга, анлашуга хезмәт итә. Кыскасы, анын «иннәренә» бөек миссия, илаһи вазыйфа салынган. Тормыш-яшәешне сүзләрдән тыш, аралашу- сөйләшүдән башка күз алдына китерегез әле: тирә-юнебездә нинди бушлык һәм тәртипсезлек манзарасы пәйда булыр иде...
Без яшәгән дөнья материя, энергия, информация бердәмлегеннән тора. Материя һәм Энергиянен ни-нәрсә икәнлеген без инде яхшы беләбез. Ә менә информация кыры фәндә ныклап өйрәнелмәгән әле.
Сүз — боларнын сонгы икесенә турыдан-туры бәйле нәрсә. Сүзләр кырын күпмедер дәрәҗәдә шахмат тактасы һәм андагы фигуралар белән чагыштырырга мөмкин. Акыл һәм логикага (мантыйк) бәйле шахмат уенында тактадагы фигураларнын кайсы вакытта кайсы урынга куелуы ин әһәмиятле шарт булып тора. Фәлән мен сүзләр-фигураларнын кайсы вакытта, нинди урында һәм ничек итеп әйтелеше яки язылышы бик мөһим. Сүз остасы Фатих Хөсни үзенен бер мәкаләсендә: «Урынындамы сүзләр-солдатлар?» дигән сорау куя һәм каләмдәшләрен һәр сүзгә, һәр җөмләгә игътибарлы булырга чакыра.
Әйе, дөрес һәм урынлы куллана белсән, сүзләр затлы-фәһемле фикергә әйләнә, энҗе-мәрҗән булып ялтырый, сәвами нур чәчә... Ә инде арзанлы, очсыз, тупас, тар мәгънәле һәм жаргон сүзләр сөйләмне дә, әдәби телне дә бизәми, киресенчә, чүп үләне шикелле, матурлыкнын ямен ала.
Поляк галиме Ян Парандовский язучы хезмәте турындагы китабын «Сүзләр алхимиясе» дип атаган. Монардан да төгәлрәк итеп әйтү мөмкин микән?!. Әйе, химия түгел, сүзләргә билгеле бер тылсым өреп, алардан могҗиза ясауны, илһам дигән биеклеккә күтәрелүне күздә тотып әйтелгән тыгыз-саллы төшенчә бу. Китапта «Сүз» дигән аерым бер бүлек бар һәм анда автор, «Сүз — бөек сер» дигән постулатка таянып, өр-яна ачышлар ясый, күзәтүләрен уртаклаша.
Могҗиза. Сер. Тылсым.
Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән чагылыш тапкан. Безнен туган телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай монлы шаулый. Бу телдә без төсләрне, күкләр биеклеген, тойгы һәм фикернен йөз төрле төсмерләрен, күнел тирбәлешен, психологик кичерешләрне кешеләргә генә бирелгән авазлар аша авыз тутырып сөйли, анлата һәм ак кәгазь битен тутырып яза алабыз.
РАШАТ НИЗАМИ
96
5. Сүзләр, сүзләр ни сөйли?..
Матур сөйли белү — фикер сәнгате ул.
Б. Паскаль.
Кешеләрнен, агачларнын һәм сунын гына түгел, сүзләрнен дә унай яки тискәре энергиясе бар, дидек. Күзгә күренмәс бу күренеш, сүзнен әлеге сыйфаты дипломатиядә, рәсми очрашуларда, дуслык-туганлыкта, гомумән, аралашунын барлык төрләрендә чагылыш таба. Мәхәббәттә бигрәк тә шулай. Әйтик, «яратам» сүзен генә дә әллә ничәмә төсмерләрдә әйтеп була: ихластан һәм асыл мәгънәсендә, наз яки ирония белән, ачулы яисә нәфрәтле тон белән һ. б. (Композитор Салих Сәйдәшевнен дусларына хөрмәтләп, якын итеп әйтә торган сүзе — «бәгырь» булган).
Ьнндларнын «омара вазанги» дигән борынгы һәм изге гыйбарәсендә куәтле унай энергия бар, дип санала. Бу тәкъбир аларда акыл һәм тирән уй-фикер уята икән.
Ә бездә, татарда, бармы тылсымга ия шундый сүзләр? Мисалны күпләп китерергә мөмкин. Берничәсен генә искә төшереп үтик: «Сөбханалла!», «Алланын рәхмәте белән», «Хәерле иртә!», «Рәхим итегез!», «Мәрхәбә!» һ. б.
Сүзнен формуласын ачыграк күзаллау өчен аны түбәндәге схемага салырга мөмкин: сүзләр, җөмләләр һәм, ниһаять, уй-фикерләр гәрәбәсе. Менә шушы «өчпочмак» тормыш-яшәешнен олуг урамыннан кызыл җеп булып сузылып та, сызылып та бара инде.
Халыкнын көче, акылы, зирәклеге, халәте рухиясе анын мәкальләрендә һәм фразеологик хәзинәсендә аеруча нык чагыла. Боларга тагын киная, канатлы сүз, ирония, тәгъбир-гыйбарәләр, телбизәкләр, эпитет һәм метафора, сүз җилемнәрен өстәргә мөмкин. Ьәр ияккә сакал бар, һәр сәбәпкә мәкаль бар. Бу байлыкларны туплау, төпле анлатмалар белән нәшер итүдә күренекле һәм колачлы шәхесләребездән Нәкый ага Исәнбәт титаник хезмәт башкарды: «Татар халык мәкальләре» (3 томда), «Татар теленен фразеологик сүзлеге» (2 томда). Алар Татарстан китап нәшриятында 1959—1989 еллар эчендә басылып чыкты һәм халыкнын өстәл китабына әверелде диярлек.
Халыкта «йомры сүз» дигән гыйбарә дә бар бит әле. Монысы нәрсә анлата? Лексик элемент буларак, мәгънәсе ягыннан ул телбизәк, канатлы
сүз дигән берәмлекләргә туры килә. Халык сөйләмендәге камил, зирәк һәм матур (образлы) әйтелгән сүзләр бу. Аны икенче төрле «түгәрәк сүз» дип тә әйтәләр. Мөкәммәл формага салынган Кояш, Ай, Җир шары һәм башка планеталар да түгәрәк. Борынгы кешеләр Җирне таба шикелле яссы һәм аны өч кит балыгы күтәреп тора дип уйлаганнар. Тамырдан ялгыш булса да, тәүге кешеләр Җирнен формасын һәм таяну ноктасын күзаллауда беренче «ачышлар»ын әнә шулайрак ясаган.
Борынгылар димәктән, Җирнен геологик тарихында Бозлык чоры, ягъни көчле салкынаю һәм гаять кин мәйданнарда тоташ боз катламы барлыкка килү дәвере дә булган ич. Менә шул чорда Азиядә яшәүче кабиләләрнен күпчелеге бозлы «күпер» аша кыйтгадан-кыйтгага күченгәннәр... Америкада яшәүче төп җирле халыклардан майя һәм акцет кабиләләр теле белән төрки- болгар теле арасында күп кенә уртаклыклар табарга мөмкин. Академик галимебез Әбрар ага Кәримуллин үзенен китабында һәм хезмәтләрендә бу уртаклыкларны фәнни нигездә исбатлап чыкты.
Сүзләр, җөмләләр, фразалар сулыш ала...
Сөйләмдә бу бигрәк тә шулай. Тон һәм интонацион үзгәрешләр сөйләү тавышына әллә ничаклы төсмерләр бирә ала. Бу унайдан Чеховнын фикере кызыклы. Ул болай ди: «Барлык заманнарда да тел байлыгы һәм ораторлык сәнгате янәшә барганнар». Әйе, борынгыдан алып бүгенге көннәргә кадәр ораторлык, матур һәм оста итеп сөйләү сәнгать итеп саналган. Тагын шунысы бар: яхшы һәм ышандыргыч итеп сөйләр өчен сөйлисе теманны, предметны яхшы белү кыйммәт. Әйтер сүзен яхшылыкка һәм дөреслеккә хезмәт итсә генә анын кадере зур, затлы була.
Әйе, сүз кадере тормыш-яшәештә дә, әдәбият-сәнгать дөньясында да мөһим урын
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
97
алып тора. Безнен татар телендә илле менгә якын сүз исәпләнә, дидек. Менә шулардан дөрес, фәһемле һәм нәтиҗәле файдалана белик, замандашым! Әлбәттә, сүзгә осталык сәләте белән фикерләү көче тәнгәл килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Әмирхан ага Еники үзенен әсәрләрен бәрхеттәй йомшак-нәфис тел белән яза иде. Сөйләгәндә исә, кыска һәм бик салмак сөйләгәнгәме, мин аны оста оратор димәс идем. Баунын озыны, сүзнен кыскасы яхшы, дигән безнен бабайлар. Кыскалык — үзенчәлекле категория. Ана өйрәтмиләр, кешегә тумыштан бирелә бугай ул.
Тагын бер деталь. Бервакыт өендә очрашып әнгәмә үткәргәндә (ул 20 еллап элек «Идел» альманахында басылып чыкты) мин Әмирхан агадан болай дип тә сораган идем:
— Сезнен каләм һәм хыял куәте көчле, ә нигә роман язмыйсыз?
— Роман тикле романга каян сүз табып бетермәк кирәк... — дип җаваплады әдәбиятыбыз аксакалы.
Ораторлар (һәм чичәннәр) турында тагын берничә фикер әйтеп китәсе килә.
Яхшы ораторлар, һичшиксез, һәр сүзнен, һәр фразанын бердәм һәм ритмик агышын оста тоя торган кешеләр. Алар — талант иясе: ут яндырып сөйли белә: сүзләрдән — очкын, кирәк икән ялкын чыгаралар! Ораторлар, сөйләү осталыгыннан файдаланып, сүзләр, фикер һәм җөмләләр ярдәмендә эмоциональ шартлау тудырырга сәләтле. Сөйләгәндә ин урынлы сүзләрне сайлап ала белмәүчеләрнен исә уй-фикерләре, әйтер сүзләре болганчык була — ни акылга, ни йөрәккә дигәндәй тәэсир итми.
Пушкиннын «Пәйгамбәр» шигырен белмәүче бик сирәктер. Ул аны «Глаголом жги сердца людей!..» дигән сүзләр белән тәмамлый. Искәртеп үтик — сөйләшкәндә дә, язмада да фигыль ин күп кулланылышта йөри, беренче урында тора диярлек. Фигыль, ни әйтсән дә, хәрәкәт ул! Оран һәм шигарә ташлау мөмкинлеге дә...
РАШАТ НИЗАМИ
Тел ачкычларын безгә кем биргән?
Табигать, тормыш-яшәеше, фикер ияләре, әмма барыннан да элек сабый чаклардан ук әти-әни биргән. Әгәр бала «әти» сүзләрен әйтеп үсми икән, ул инде чын татар түгел, ә бәлки — булачак манкорт, гибрид... Теле ачылгач та бала: «әттә-әннә» дип әйтә белә икән — анын дөньяны танып-белүе, хезмәт биографиясе башланды, старт алды дигән сүз. Әйе, ялгышмадым, сөйләргә өйрәнү — бала өчен күнелле дә, авыр да булган эш, хезмәт ул.
Сүзләрне өлкәннәр уйлап тапкан, буын арты буын аларны үзләштерә һәм кабатлый гына. «Сандугач» сүзен алыйк. Безнен татар бәләкәй генә, күзгә бик күренмәс соры бу кошка нинди матур, шигъри исем тапкан да сон! Шагыйрьләр исә «былбыл» сүзен яратып куллана. Туфан Миннуллин хәтта Татарстан китап нәшриятында «Сандугачым-былбылым» (1985) дигән сувенир китап бастырды. Анда «Сандугач» сүзе белән башланып киткән 700гә якын халык җырлары — дүртьюллыклар тупланган! Темалары — искиткеч кин: ватан, ил-җир, мәхәббәт, сагыну, мон-зар һ. б. Мисалга бер генә куплетны укып китик:
Сандугачлар сайрашалар,
Туган илем гөл, диеп;
Туган илнең, туган җирнең Кадерләрен бел, диеп.
Төрле халык бер үк кошка үзләренчә итеп төрле-төрле исемнәр уйлап тапкан. Әйтик кызылтүш дигән кош бар. Күренеп тора: безнен бабайлар ана бу исемне түше кызыл булган өчен кушканнар. Руслар исә аны «снегирь» дип йөртәләр. Чөнки бу кош кар өстендә бөтерелеп йөри, карда коенырга да күп сорамый.
Сандугачка ни өчен шундый исем кушканнар — монысын ачыклау кыенрак. (Г. Зәйнашеванын бер җырында, әйтелгәнчә, «тан тугач» сүзеннән түгел микән?). Әмма шунысы хак: сандугачнын кайда да үз теле, анын җырын башка телләргә тәрҗемә итеп булмый.
Сүзләрдән торган җөмләнен тәэсир көче булырга тиеш. Бер генә мисал. Кемдер: «Шәраб сал мина», — дисә, монын бернинди тәэсир итү көче юк. Ә инде: «СакыйI, сәрхуш ачылыгын тутыр әле чәркәгә!» — дисән, монысы инде —серлерәк һәм тәэсирлерәк тә булыр.
Татарда: «Ярамаган сүз сөйләмә», — диләр бит әле. Равил Фәйзуллин үзенен бер шигырендә шушы темага бөтенләй икенче яктан килә:
Ярамаган сүз, дисең...
Ник ярамаган булсын!
Әйтергә дә ярамагач, Нигә яралган соң ул?
Әйе, сүз — әйтер өчен яралган. Әмма... инде дә дөресен әйтсәк, үзебезне әдәп-әхлак тарафдары дип санасак, «ярамаган сүз»ләр рәтенә сүгенү, ләгънәт, бәддога кәлимәләрен, шулай ук гайбәт һәм ызгышу сүзләрен кертергә мөмкин.
Бу унайдан бер мәзәк (анекдот) искә төшә. Беренче класста укучы малай дәфтәрен тотып әнисе каршына килә һәм әйтә: «Әни, мин урысча өч хәрефле сүз яздым». «Ул бит бик әшәке сүз!» — ди әни кеше һәм дәфтәр белән малайнын башына суга... Малай, билгеле инде, әтисенә зарлана. «Ә син нәрсә дип яздын?» — дип сорый әти кеше. «Дом», — дип җавап бирә улы. Ачуы чыккан ата кухняга бара да шул ук дәфтәр белән хатынынын
I Сакый — мәҗлес 102
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
99
башына суга. «Нәрсә өчен бу?» — дип аптырый хатын. «Йорт турында уйларга кирәк», — дип катгый җавап бирә ире. Өч хәрефле сүгенү сүзенә килсәк, чыннан да, күпләрнен — бигрәк тә яшьләрнен башына кереп «оялаган» ул.
Сүз кешегә уй-фикерен яшерү өчен дә бирелгән, дигәнне ишеткән- укыган бар. Дөреслек бардыр бу гыйбарәдә. Тормышта шома кешеләр монардан оста файдалана, андыйларны очратканыгыз бардыр. Ә инде министрлар, дипломатлар һәм ил башлыкларын әйткән дә юк. Сталин һәм Гитлер 1939 елда үзара һөҗүм итешмәү турындагы пактка кул куялар. Ә үзләре бер-берсеннән яшертен генә зур сугышка әзерләнәләр. Туплар һәм танклар беренче залп бирү белән әлеге пактнын ничек итеп «көлгә» очканын һәркем яхшы белә...
Сүз бездән зур җаваплылык сорый. Чөнки бер сүз белән теләсә кайсы сугышны башларга яки туктатырга мөмкин. 6. Сүзләр картаямы?..
Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак...
Ибраһим Гази.
Уенчык калейдоскоп кулга тотып әйләндергәләсән генә хәрәкәткә килә, үзгәреш арты яна сурәтләрне китереп чыгара. Сүзне хәрәкәткә китерүче, аны туендырып торучы көч — җәмгыять.
Сүз социаль-иҗтимагый тормышка турыдан-туры бәйле. Алыйк безнен Эрага кадәрге борынгы чорны. Әле бернинди цивилизация — авыллар, шәһәрләр юк, промышленность һ. б. юк. Бары мәгарә тормышы... алачыклар тезмәсе... кабиләләр оешу... аннары инде ашау-яшәү, биләмәләр өчен көндәшлек барлыкка килү (эволюция!). Без борынгы бабаларнын ин беренчел сүзләрен-сөйләмнәрен белә алмаячакбыз, билгеле. Нәрхәлдә, алар җиргә, суга, утка, ташка, эш коралларына бәйле булгандыр.
Ул заманнын сүзләрен искергән дип әйтергә буламы? Буладыр, ләкин картайган-тузган дип түгел... Аларнын күп өлеше, агачыннан өзелеп төшкән җимешләр кебек, вакытында һәм бик тә табигый рәвештә яна формация — колбиләүчелек строена, андагы янача аралашу һәм сөйләмнәргә юл биргәннәр. Безнен Эрага кадәр моннан 4 мен еллар элек тарихта әнә шундый текә борылыш барлыкка килә. Физик хезмәт белән акыл хезмәте күзгә күренмәс чикләр белән кыл урталай бүленә. Физик хезмәттән азат ителгән колбиләүче сыйныф вәкилләре, анлашыла ки, сәясәт, сәнгать һәм фән белән шөгыльләнгән. Аларнын тел составы ничек баеганын, үзгәргәнен чамалау кыен түгел.
Алмашка килгән феодализм җәмгыяте телне баету, аны яна сүзләр белән тулыландыруда шулай ук үзенен билгеле бер өлешен керткән. Бик тә мәгълүм берничә сүзне генә искә төшерик: бояр, помещик, оброк, мануфактура һ.б. Болар инде, чыннан да, картайган, яшисен яшәгән сүзләр. Хәзер алар күбрәк әдәбиятта, бигрәк тә тарихи әсәрләрдә яши.
Яна идеяләр, җәмгыятьтәге фәнни-техник үзгәрешләр, икътисади тормыш, мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьнен алга китүе, яна иҗтимагый- сәяси мөнәсәбәтләр барлыкка килү — болар бар да телнен сүзлек составы үсеп-үзгәреп, камилләшеп торуына җирлек биргән.
Безгә шактый якын тарих — патшачылык (капитализм) заманнарында никадәрле яна сүзләр сәхнәгә менгән! Бу яна кискен борылыш татар теленен сүзлек составында да кин чагылыш тапкан. Иренмәстән, аларнын истә калырдайларын бер җепкә тезеп чыгасы килә: хан, дворян, купец, алпавыт, губернатор, кантон, өяз, казый; сугыш коралларыннан — ук, җәя, сөнге; эш коралларыннан — сука, чабагач, киле, шүре һ.б.
Ике сүзнен «феномен»ына аерым тукталасы килә.
Фермерлык хуҗалыклары беренчеләрдән булып XIV гасырда Англиядә оеша
РАШАТ НИЗАМИ
100
башлый. «Фермер» сүзе шул вакытта барлыкка килә (француз теленнән ясалган — аренда, түләү дигәнне анлата). Бактын исә анын төп нигезләрен үзенен фәнни хезмәтләрендә безнен академик Чаянов язып калдырган була. Большевиклар исә, бу тәгълиматны кире кагып, тоталар да, дуамалланып һәм крестьянны талау исәбенә, колхоз дигәннәренә ябыша...
Шунысы кызык һәм контраст: безнен өчен югалган, инде тәмам онытылган «фермер» сүзе, һавадан төшкән кебек, авыл хуҗалыгы тормышына ялт итеп әйләнеп кайтты! Хәзер авылларда фермерлыкны бик тә үстермәкче булабыз, әмма йөз ел чамасы вакытны суга салганбыз икән шул...
«Губернатор» сүзен дә әнә шундыйрак язмыш сагалап торган икән, фаразан. Большевиклар бу сүзне кырып-себереп тарих сәхнәсеннән алып ташлаган иде. Вәләкин, «обком секретаре» дигән вазыйфа үзенен яшәвен-мәгънәсен югалткач, шушы буш урынга Мәскәү көчләп диярлек «губернатор» сүзен тагып куйды. Совет заманында тәрбияләнеп үскән менталитетка никадәр ят тоелмасын, әлеге сүзгә кешеләр һәм җәмгыять инде ияләшеп килә.
Сүзебезне дәвам итеп, безнен буынга яхшырак таныш булган совет чорына таба якын килик.
Совет чоры тел составын баетуга («чуарлауга дип әйтсәк тә була) шулай ук шактый өлеш кертә. Бу анлашыла: чөнки революция давылы, аннары инде социализм һәм коммунизм төзү идеяләре җәмгыятьнен барлык катламнарына тирән үтеп керә, өр-яна сүзләр һәм атамалар сорый. Галимнәр билгеләп үткәнчә, актив лексика телдә туган яна сүзләр исәбенә туктаусыз тулыланып, баеп тора. Мәсәлән, аклар, кызыллар, инкыйлаб, ликбез, кызыл почмак, күмхуҗ, нэпман, райком, сельсовет, председатель, секретарь, бухгалтер, партия, юлбашчы, мәктәп, пионер, комсомол, вожатый һ.б. Шушы типтагы неологизмнар тора-бара халыклашып китә һәм актив сөйләмгә күчә.
Шиксез: совхоз, колхоз, колхозчы дигән сүзләр пассивлашып, сөйләмнән төшеп калып, тарихта гына, үзләренә урын алачак, билгеле. Ә менә «коммунизм» сүзе, минем уйлавымча, үзенен урынын, кешелек анында ныгып калган позициясен тиз генә бушатырга ашыкмастыр. Коммунизм идеясе үзенен асыл табигате белән, һәрхәлдә, яхшылыкка, матур киләчәккә таба өнди.
Заманалар алга барган саен неологизмнар һаман саен үрчеп-туып тора. Монын ин ачык мисаллары: космонавт, космодром, атомщик, программист, компьютер, интернет, сайт, кредит, менеджер, дизайнер, ипотека, маркетинг... Хәзер аларны укыганда яки әйткәндә теленне сындырырдай һәм тиз генә анлашылмый торган «кәттә»ләре дә очрап куя әле.
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, без бит «сүзләр картаямы...» дигән сорауга җавап эзләргә тиеш идек.
Тарихта сүзләр эволюциясе булганмы — булган, моны исбатлау кыен түгел. Тел — тере организм кебек: туа, яши һәм үлә дә... Борынгы латин телен әнә үле тел дип исәплибез. Үз заманында никадәр куәтле, дәрәҗәле тел саналган ул! Латин теле ни өчен үлгән сон? Мин бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен, укучы мине гафу итсен. Хәзер үле телләрдән саналса да, ул бөтенләй үк юкка чыкмаган. Бүгенге көнгә кадәр медицинада һәм фәннен төрле тармакларында (барыннан да элек термин буларак) «гөрләтеп» яши, кулланылышта йөри.
XVIII гасыр азакларында Европада шундый бер вәзгыять килеп туа: әдәбиятта, барыннан да элек прозаик жанрда, аерым алганда, канцелярия һәм физика, математика, химия, экономика фәннәре буенча махсус сүзләр- терминнар уйлап табарга кирәк була. Ана кадәр болар барысы да латин телендә гамәлдә йөргән. Милли үзаннын уянуыдыр, күрәсен: устав, декрет, боерык дигән формулировкаларны һәм андагы жөмләләрне һәр халык, һәр дәүләт, һәр милләт үз телендәге чаралар ярдәмендә бәян итә башлый. Менә шунын нәтижәсе буларак, XIX гасырда Европа, рус һәм татар әдәбиятында да өр-яна тел катламы күтәрелә, жанр һәм тел байлыгы ягыннан яна бер сикереш ясала.
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
101
Күрәбез: агачлар ел саен яфракларын алмаштырган кебек, гасырларны кичә торгач, күп кенә иске сүзләр дә ирексездән өр-яна кардәшләренә юл бирә башлый. Шул ук вакытта кайбер иске сүзләр, өрфия «күлмәк» ябынып, янадан тел-сөйләш-язу мәйданына кабат әйләнеп кайта. 1990 еллар башында Татарстаннын суверенитеты игълан ителгәч, милли хәрәкәт аеруча куәт алган елларда, монын мисаллары бик нык артты: икътисад (экономика), сәясәт (политика), җөмһүрият (республика), сәнәгать (промышленность), мөхәррир (редактор), союз (берлек) һ.б.
Бүгенге татар әдәби теле халык теленә бик якын. Бу дөрес гамәлдер, шулай булырга тиеш. Борынгы, иске сүзләргә астөшермәләр (анлатмалар) бирү Хәйям, Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен нәшер иткәндә аклана. Әдәби әсәрләрдә иске сүзләрне куллану тенденциясе көчәеп китте шикелле: әйтик — фәләк (фәрештә), сөбхәтләшү (кинәшү), сәмави (илаһи), кария (авыл), мәүзуг (тема), шәкел (форма), инкыйлаб (революция), инсан (кеше), тәфтиш (шәрехләү), һәдия (бүләк) һ.б. Әнә шундый сүзләр унышлы кулланыламы — укучы үзе әйтсен. Икенче караганда, әгәр татарча бик яхшы анлашыла торган халыкчан сүзләребез бар икән, нигә әле телне чуарларга? Без бит халыкка хезмәт итәбез. Кин катлам халык массаларына анлашылмый, «барып җитми» торган сүзләр белән эш иткәндә шулай ук чама хисе кирәк.
Күпме генә тырышсак та, бүгенге заман кешесе революция сүзен — инкыйлаб, республиканы — җөмһүрият, самолетны — очкыч дип сөйләшми, редактор сүзен — мөхәррир дип атамый инде. Архаизмнар, ягъни искергән атамалар (ислах — реформа, шивә — диалект, мөгаллим — укытучы) халык телендә шулай ук кин чагылыш тапмый. Боларны көндәлек матбугатта, барыннан да бигрәк фәнни һәм әдәби кулланылышта очратырга мөмкин. Минем үземә, мәсәлән, мөхәррир сүзенә караганда латин теленнән кергән редактор (redactus) сүзе күбрәк ошый. Республика сүзе дә — латиннан (менә сина үле тел!). Бу сүзләр, чарлана торгач, тәмам интернациональләшкән, халыклашкан, алардан кача алмыйсын.
«Спорт» сүзенә дә тукталыйк булмаса. Без матбугатта көн саен укый, телевизордан көн саен ишетә торган бу популяр сүз этрусклардан (римлеләрнен борынгы токымы) килә. Бик тә заманча янгырый торган әлеге сүзнен яше — өч мен еллар тирәсе.
Тел картаямы, дидек. Картаер өчен ин әүвәле туарга кирәк бит әле. Бу урында ирексездән икенче бер сорау да ярала: ә тел хәзинәсе ни хисапка баеган сон? Артык җәелмичә һәм мисаллар белән мавыкмыйча, төп чыганакларын санау белән чикләнәм:
1. Татар теленен үз сүзләре, үз фонды җирлегендә туган хәзинә.
2. Чит һәм кардәш телләрдән кергән сүзләр (гарәп, фарсы, инглиз, француз, немец, грек, латин, итальян һ.б.).
Татарлар географик яктан һәрвакыт диярлек Гареп белән Шәрык урталыгында яшәгәннәр, «тел вә лөгать алмашканнар». Икенче чыганакта без монын ачык чагылышын күрәбез.
Безнен телдә рус теленнән кергән алынмалар да байтак. Күпләр, бигрәк тә филолог галимнәребез, аларнын рус теленнән кергән килеш язылуын тәнкыйть итәләр. Унышлы һәм телебезгә ярашлы дигәннәрен нигә әле кулланмаска? Тупас яисә авыр янгырый торганнарын үз телебезгә тәрҗемә итү дә бик мәслихәт. Әйтик, шайба — алка, болельщик — җанатар, вертолет
— боралак. Ә инде заманында «колхоз» сүзен «күмхуҗ» дип аударырга тырышулар бары ирония тудыра.
Тарихи «декабрист» сүзен «декабрьче» дип тәрҗемәләү дә көлке тудырыр һәм анлашылмас иде.
Моннан егерме-утыз еллар элек Бразилиянен «Рабыня Изаура» сериалын караганнан сон бездә «фазенда» (бакча дигәнне анлата) сүзе сөйләм теленә кереп киткән иде, әмма ул озын гомерле булмады шикелле...
Кемнәрнендер эсперанто дигән ясалма телне гамәлгә куярга тырышуы миндә
РАШАТ НИЗАМИ
102
бары гаҗәпләнү уята. Әгәр Җир шарында бер генә тел калса, бу
— кешелекнен ин зур хатасы булыр иде. Урман-кырлар һәм болыннарнын бөтен матурлыгы — андагы агачлар, чәчәкләрнен күп һәм төрле булуында лабаса!
Бүлекнен азагын, әдип Ибраһим Гази фикеренә таянып, болай тәмамлыйсы килә: «Ай, тургай, сүзләр картаймый, алар гел булачак...» 7. Дөньяны сүз бизәр...
Бер сүз өчен актарасың
Меңәр тонна сүзләр рудасын!
Вл. Маяковский.
Әдәбият, чыннан да, төрле жанрлар багында һәм сүзләр сагында торучы бөек көч ул.
Фән кешеләренен эш коралы — беренче чиратта акыл, интеллект. Төрле фаразларча юл ярып, алар ачыш ясаучылар. Әдипләрнен эш коралы исә — сүз, хыял, фантазия. Ләкин шушы ике төрле һөнәр ияләре арасында гаҗәеп бер уртаклык бар: хезмәте, иҗаты белән алар матурлык һәм гармониягә омтылалар, стихиячел хаосны билгеле бер тәртипкә, мантыйкка салалар, хакыйкать нурын эзлиләр һәм табалар. XIX гасырнын күренекле галимәсе С.Ковалевская: «Күнелендә шагыйрьлек юк икән, математик булу мөмкин түгелдер», — дип юкка гына әйтмәгәндер.
Шагыйрь — матурлык илчесе. Ул тормыштан һәм табигатьтән алган тәэсирләрен мәрҗән итеп тезә, анын шигърияте колакларны иркәли, күнелне үстерә, күзләрне сөендерә. Әдипләр өчен сүз — изге нәрсә. Әһле каләм ияләре сүзләр ярдәмендә эстетик кыйммәтләр тудыра, хакыйкать һәм матурлык дөньясына тәрәзә ача. Әгәр әсәрдә сүз сулышы юк икән, моны талантсызлык билгесе дип бәяләргә кирәк.
Заман барыбызга да, ягъни үзенен гражданнарына текәлгән һәм ул бездән бик күп сорауларга дөрес, әтрафлы җавап көтә. Кая барасыз? Ни уйлыйсыз, ни язасыз... Сугыш-үтерешләрдән, гаделсезлек кылудан кайчан туктарсыз? Әле болар сорауларнын бер өлеше генә, саный китсәк, исемлекне озын- озак дәвам итеп булыр иде.
Заман беренче чиратта әдипләргә, шагыйрьләргә текәлгән. Чөнки ныклы, төпле, йогынтылы сүзне нәкъ менә алар әйтә белә. Акыл ияләренен бик күбесе сүзне коралга тинләгән. Анатоль Франц: «Сүз аяусызны юк итә, крепостьларны җимерә», — дип язып калдырган. Солженицын да анын фикерен куәтли: «Сүз бетонны җимереп уза ала».
Әйе, язучы — физик-биологик яктан гына җәмгыять баласы, кирәксә һәм көче җитсә, сүзләр ярдәмендә ул җәмгыятьне дер селкетә ала!
XIX гасырда ике кыйтгадагы ике китап кешелеккә чын-чынлап тарихи йогынты ясый: Бичер Стоуннын «Том агай алачыгы» романы Америкада коллыкны бетерүдә искиткеч роль уйный. Ә инде Чернышевскийнын Шлисселбург төрмәсендә язган «Нәрсә эшләргә?» романы черек Россияне айкап ташлый, кешеләрне революция юлына этәрә.
Тел байлыгы белән фикер байлыгы — язучы өчен кошнын ике канаты кебек. Әдипнен төп максатларыннан берсе — гап-гади сүзләргә куәт өрү, аларны художестволы, сурәтле һәм йогынтылы көчкә әверелдерү. Сүзләр хәзинәсен кешелек тарихында миллион буыннар чарлаган, аны баеткан, саклаган. Без барыбыз да — гади крестьяннан алып президентларга кадәр — буыннан-буынга тапшырылган әнә шул мәнге саекмас хәзинәдән файдаланабыз.
Әмма, бик тә гадиләштереп әйтсәк, чынбарлыкта Галинеке — Галичә, Иванныкы Иванча килеп чыга. Чөнки стиль — кеше ул, кешенен сөйләмдәге яки язганнарындагы чагылышы, кайтавазы. Достоевский, һәркемнен үз грамматикасы бар, дигәнрәк фикер әйтә. Аяз Гыйләҗев яза: «Мөхәммәт Мәһдиев теле — Илһам
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
103
Шакиров моннары, Рөстәм Яхин фантазиясе шикеллерәк». Най, бигрәкләр дә дөрес һәм матур әйтелгән!
Бетховен органда уйнау осталыгын болай анлата: «Бу — бик гади эш. Тиешле клавишларга бармак белән дөрес баса белергә генә кирәк». Тел белән дә шулайрак. Бөтен хикмәт — энҗе бөртегедәй сүзләрне ничек итеп уйната алуга, аларнын төсен-балкышын, тәэсир көчен ни дәрәҗәдә оста, урынлы файдалана белүгә бәйле. Әйе, сүзнен кадерен, анын йогынты көчен беркайчан истән чыгармаска кирәк.
Чаллыдагы каләмдәшем Айдар Хәлим минем бер соравыма болай дип җавап язды: «Сүз йә матурлыкка соклану, мәхәббәттән мөкиббән китү, йә нәфрәттән, гарьләнүдән ярала. Минем үземдә шагыйрьлек, укый-яза башлагач та, матурлыкка һәм батырлыкка сокланудан яралды, дип әйтә алам... Миндә кешеләрне матурлык тойгысы аша тәрбияләү, шул тойгы аша Гаделлек Патшалыгын урнаштыру теләге туды».
Язучынын максаты — җәмгыять сафында бер адым алданрак атлап бару, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне җетерәк күрү һәм чан сугудан гыйбарәт. Евтушенко: «Фикер, әйтер сүз — биографиянен бер кисәге», — дип кистереп әйтә. Монын белән килешми мөмкин түгел. Әйе, әйтер сүзен булса, кеше кесәсенә йөгереп керәсе юк, алар үзләре синен йөрәгеннән кайнап чыга!
Шагыйрь Зөлфәт яза: «Шулкадәр дә хикмәтле, серле дөньяда ни бар, анда нинди гамәлләр кылына — шуларнын һәммәсенә дә кеше дигән әкәмәт зат сүзләр уйлап тапкан. Нәм ничәмә-ничә телдә диген әле!..»
Чирек гасыр дингезләр кичеп, Италияне гизә башлагач, язучы Миргазиян Юныс итальян телен өйрәнә башлый һәм гаҗәпләнә: бездәге сабын — аларда «сабон», ә пыяла дигәнен «фиала» дип атала икән. Очраклы хәл түгел бу, әлбәттә. Аттила ярты Европа һәм Азияне яулап алган чакта үзара сөйләмнәр, тел вә лөгать алмашу көчле булган, болар — шунын бер дәлиле.
Янәдән шагыйрьләргә әйләнеп кайтыйк.
Тар карашлы, телгә ярлы «юка» кешеләргә караганда зиһенле кеше, сүзләр байлыгыннан һәм телбизәкләрдән оста файдаланып, акыл орлыкларын, матурлык нурларын күбрәк чәчә. Шагыйрьләр — әнә шундыйлар җөмләсеннән, аларга «йолдыз җене» кагылган. Теге заманнарда ук безнен борынгы шагыйрьләребез сүзләрдән энҗе-мәрҗән коя белгәннәр! Монын ин яхшы үрнәкләрен мисал рәвештә карап китик:
Арыслан хәлдән тайса да,
Бер сарыклык көче бар.
(«Идегәй» дастаныннан)
Әйләнде бу батыр яшь тирәли, — Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
(Сәиф Сараи)
Шыбырдап яуган яңгыр һич ташка кунмас, Акылсызга сүз әйтсәң дә башка кунмас.
(Акмулла)
Хөкемеңнән куркып, и шаһиҗан, Көчле көчсезгә тидермәс зыян. Бүре берлә куй бергә су эчәр, Үрдәк берлә карчыга бергә очар.
(Мөхәммәдьяр)
Безгә якынрак торган заманнардан:
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы.
(Тукай)
Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз! Сөт калыр, ватан китәр!
(Дәрдемәнд)
РАШАТ НИЗАМИ
104
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне...
(Хәсән Туфан)
Бу мисаллар аңлатмага мохтаҗ түгел. Тикмәгә генә «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән», — дип әйтелмәгән. Шунысы хак: әгәр сүзләр дәрьясын, уй-фикерне хәрәкәткә китерүче көч — идеяләр, теләк-хыяллар, кешелекле тойгылар, сагыш яисә романтика булмаса, тел байый алмас, киресенчә, коргаксып һәм тоныкланып калыр иде. Сүзләр «чәчәк ата» аламы? Ничек кенә әле... Сез халыкның сөйләменә (сөйләшүенә) колак салыгыз, тыңлап карагыз: күңелеңне яулап алырдай, аударып салырдай никадәрле гыйбарәләр, мәкальләр, канатлы сүзләр, киная, чагыштырулар, сурәтләр һәм тел бизәкләре анда! Дөньядагы барлык телләр төгәллеккә, матурлыкка, камиллеккә омтыла. Бу алгарыш татар теленә дә турыдан-туры кагыла.
Фразеология — прозада, метафора - шигърияттә тел-сурәт чараларының атасы, нигез ташы дип әйтергә мөмкин. Әйтик, энә күзе, диләр. Ә чынлыкта энәнең күзе бармы? Юк, билгеле, чынбарлыкта ул — кәтүк җебен саплар өчен уелган кечтек кенә гади бер тишек. Әмма шулкадәр ышандыра ки, без бу җанландыруга тәмам ияләнеп беткәнбез. Әбиемнең: «Улым, энә күзен саплап бирче», — дигән сүзләре әле дә булса хәтердә.
Такташның «нечкә билле апрель җиле» дигән юлларын искә төшерик. Матур, образлы, истә калырлык итеп әйтелгән! Юкса күзгә күренмәс җилнең ничек инде нечкә билле булырга мөмкин? Ә поэзиядә бу ышандыра. Йөрәк — табиб өчен кешедәге мөһим бер орган. Йолдызлар — астроном өчен өйрәнү-тикшеренү объекты. Шагыйрь өчен исә бу сүзләр — илһам, мәхәббәт, романтика чыганагы, хис-кичерешләрне сурәтләгәндә иң нык таралган шигъри төшенчәләр. «Йөрәге тибүдән туктады» дигән биологик җөмләне шагыйрь «йөрәге шартлады», «йөрәге ертылды» кебек метафоралар белән әйтеп сала икән, бу бик табигый һәм аңлаешлы. Җилнең дә авазы бар әнә, ләкин ул сөйләшә белми. Шагыйрь исә, хыял-фантазиясен эшкә җигеп, «Җил монологы» дигән шигырь язарга мөмкин.
Сүзнен зур көчкә ия булуы халык мәкальләрендә дә әйтелә. Шуларнын берсе: Тел белән төенләгәнне теш белән дә чишә алмыйсын.
Бездәге яшь буыннын сүз байлыгы, тел запасы чагыштырмача шактый ярлы. Аларнын сүгенү сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе шунардан түгел микән? Рәхәт һәм җайлы ич — кирәкле яисә тиешле сүзләрне эзләп «интегәсе» дә юк...
Трибунага чыктын, яисә кулына каләм алгансын икән, син инде үз өстенә зур җаваплылык йөкләден дигән сүз. Сүз көче, сүз кадере, тәэсир куәте һәркемнен үз кулында. Һәммәбезгә хәерле юл... Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, сүзгә — хәерле юл!
Халык мәкале дөрес әйтә: дөньяны сүз бизәр. 8. Синонимнар бакчасында...
Сүзләр — чәчәк, нәтиҗәсе - җимеш. Әл-Хәрази.
Ин элек мондый сүзләрнен ни-нәрсә икәнлеген искә төшереп үтик. Тел белемендә синонимнар дип төшенчә һәм мәгънәләре ягыннан тәнгәл килгән яки бер-беренә якын торган сүзләр атала. Татар телендә синонимга ин ачык (абсолют) мисаллар: сандугач — былбыл, кайгы — хәсрәт-сагыш һәм башкалар.
Язучылар, шагыйрьләр иҗат процессы барышында синоним дигән лексик термин барлыгын бөтенләй диярлек «сизмиләр», билгеле. Әмма урынлы һәм оста куллана белгәндә, алар әдәби әсәрнен тукымасын, палитрасын баеталар, тел-стиль чарасы буларак, һаман бер үк сүзләрне кабатлаудан коткаралар. Тел байлыгы җәһәтеннән караганда аларнын, исем һәм фигыльләрдән кала, ин актив кулланылышы әнә шунын белән анлатыла.
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
105
Әйтик, кешенен халәте-рухиясен төгәл һәм ачык әйтеп бирү өчен генә дә татар (авторлары гына билгесез) дүрт-биш сүз уйлап тапкан: күнел, җан, вөҗүд, калеб, бәгырь. Сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә шуларнын ин актив кулланылышта йөргәннәре — күнел һәм җан: күнелем әрни, җаным сызлый... Бигрәк тә шагыйрь әлеге ике сүз белән шигърияттә ат уйната, өр-яна образлар һәм тәгъбирләр белән укучы йөрәгенә тәэсир ясый. Сонгы өчесе исә пассив кулланылышта йөри.
Синонимнар «бакчасы»ннан истә калырдай тагын берничә мисал:
Кеше: матур, сылу, гүзәл, чибәр, күркәм, нәфис;
Төрмә: өтермән, хабесханә, таш капчык.
Үлем турында исә халыкта дистәдән артык синоним бар: әҗәл, вафат, һәлак булу, арабыздан китү, гарешкә ашу, бакыйлыкка күчү, дөнья кую, аяк сузу, шәһит китү, корбан булу, өзелү, җан тәслим кылу...
Күрәбез: синонимнар сүзтезмә яки фразеологик әйтем рәвешендә дә булырга мөмкин икән. Ачык мисалы: сәламәтләнү — аякка басу.
Башкалабыз Казанда физиология, медицина, психология һәм биология өлкәсендә эшләүче замандаш галимебез Альфред Мусаяф улы Мостафин бар иде. «Бар» иде дип әйтәм, чөнки рәхимсез үлем аны безнен арабыздан вакытсыз алып китте. Ул — Казан фәнни иҗат академиясен (КАНТ) оештыручыларнын берсе. Фән өлкәсендәге хезмәтләре, ачышлары өчен анын кандидатурасын 1996 елда Мәскәү һәм Казаннын күренекле галимнәре Нобель премиясенә тәкъдим иткәннәр иде. Әмма... нигездә яһүдләр кулындагы мәртәбәле халыкара бу премияне татар кавеменә бирергә ашкынып торалар дисенме?!. Хәер, монысы инде бүтән тема.
Альфред Мостафиннын хезмәтләре һәм эзләнүләре бихисап һәм төрле юнәлешләрдә. Безне барыннан да элек анын психолингвистика өлкәсендәге эшчәнлеге кызыксындыра.
Ул студентлар катнашы (ярдәме) белән күп кенә тикшеренүләр, тестлар үткәрә. Тестнын турыдан-туры беренчел мәгънәсе — сорауларга җавап бирү дигән сүз. Җаваплардан шунысы ачыклана: биологик инстинктларга барып терәлдеме — сүзләр-синонимнар төркеме бик күпкә җыйнала, икән. «Ашау» сүзен тәнгәлләштерүче утызлап синоним табылган. «Курку» сүзенә — 10. «Алдарга» дигән сүз рекорд куйган: 41 вариантта! Ә менә «дөресен сөйләү» дигәнгә алмаш таба алмаганнар. «Кеше үтерү» («Убить человека») дигән графага исә казанлылар арасыннан 60лап сүз җыйганнар. Гаҗәп бит бу...
Анлашылса кирәк, әлеге тестлар рус телендә алып барылган. Татар телендә үткәрсәк тә якынча нәкъ шушы саннар нәтиҗәсе килеп чыгар иде. Ләкин минем максатым бу түгел.
Шулай да ике сүзгә махсус тукталып китәсем килә. Рус телендә «любовь» һәм «слово» дигән сүзләрне алмаштырырлык синоним табып булмый. Татар телендә дә «мәхәббәт» һәм «сүз»не алыштыра торган синоним табу кыен. «Сөю» дияр иден, ләкин бу сүз бүтәнчәрәк мәгънәне, биопсихологик халәтне анлата. «Мәхәббәт» дигән сүз исә кешелек тарихындагы бу бөек, илаһи күренешнен ин әһәмиятле һәм закончалыклы билгеләрен, ин асыл сыйфатларын аерып алып, бер фокуска туплаган зуррак абстракцион төшенчә. Кызык бит: сүзнен үзенә килсәк, бездә «сүз»не алмаштырырлык бүтән сүз шулай ук юк. «Кәлимә» дияр иден, монысы бик тә борынгы, тар һәм ирониягә тартым мәгънәсендәрәк...
Кыскасы, синонимнарнын муллыгы буенча безнен татар теле — чемпионнарнын берсе дип әйтергә мөмкин. Әле боларга парлы сүзләрне дә китереп өстәсәкме!.. Татар телендә (һәм, гомумән, төрки телләрдә) сүзләр пар-пар булып киләләр. Кайбер үрнәкләрне генә искә төшерик: җир-су, дус-иш, мон-зар, гореф-гадәт, кием-салым, олысы-кечесе, ипи-тоз, йорт- кура һ. б. Болар үзләре — синонимнын яна бер төре.
Шулай да чукчаларнын «кар» сүзен кырык төрле сүз-синоним белән әйтеп бирүләре — рекордка тин. Бу анлашыла да, аларда бит — тоташ кар дингезе... Ә менә кубалылар, кар күрмәгән кавем, алар белән ярыша алмый инде. Әле дә истә: Фидель
РАШАТ НИЗАМИ
106
Кастро Мәскәүгә беренче тапкыр эш визиты белән килгәч (60 нчы еллар), «Пионерская правда» газетасы аны «Кар күрмәгән кеше» дип язып чыкты.
Рус телендә «Жизнь» дигән сүзгә дә алмаш юк. Бездә исә мәгънәсе ягыннан ана бик тә якын булган «гомер» сүзе бар: тормыш юлы — гомер юлы.
Инде дә килик телебездәге «мон» сүзенә. Аны башка телләргә берничек тә тәрҗемә итеп булмый. Тәрҗемәгә бирелми торган бу сүзнен асылын башка телләрдә анлатыр өчен аерым фраза, аерым җөмләләр сорала — моны берәү дә кире кага алмастыр.
«Мон» сүзенә анлатма, төп билгеләмә бирүе дә кыен. Ана синоним табу да мөмкин түгел. Менә шундый хикмәтле, тылсымлы сүз. Ул барыннан да элек җыр, музыка дөньясына кагыла. Татар милли сәнгатенә генә хас бу сүзне музыка белгече Г.Әхмәров эстетик кына түгел, әхлакый категория дип тә бәяли. Анын фикеренчә, бу сүз татарларнын борынгы тарихи Ватанына бәйле рәвештә барлыкка килгән.
Моны азмы-күпме анлар һәм күзаллар өчен, чыннан да, ерак үткәннәргә һәм тарихыбызга караш ташлау кирәктер. Без хәзер «тарихи Ватаныбыз» дигәндә Татарстанны, анын башкаласы шәһре Казанны күздә тотабыз. Ә бит ин борынгы бабаларыбыз Каф тавы итәгендә гомер сөргәннәр. Татарнын, өч тармакка бүленеп, бүгенге Болгария җирләренә, Себер кинлекләренә һәм урманга бай Идел буйларына урнашып калулары да тарихта мәгълүм нәрсә. Борынгы Ватаныңны, анын табигатен, тормыш-көнкүрешен сагыну — код, ностальгия рәвешендә буыннан-буынга күчә килгән, билгеле. «Мон»нын этногенезик тамырлары менә кая барып тоташа... Моны, икенче төрле итеп, халыкның коллектив эмоциональ хәтере дип тә атарга мөмкин. Безнен халыкның күнел төпкелендә әнә шундый аваз дулкыннары ята.
Сөйләмдә һәм халык телендә синонимнарнын иге-чиге юк. Каләм әһелләре — язучылар исә үз чиратында өр-яна образлар һәм метафоралар ярдәмендә синонимнар бакчасын элек-электән, гомер буе баетып килгәннәр. 9. Сүзнең муены нечкә...
Төшнең муены нечкә —
ничек юрасаң, шулайга таба борыла.
Халык сөйләме.
Алдарак, сүз сәясәттә — телне яшерү, яшертен уй-ният-фикерләрне «пәрдә»нен теге ягында калдыру өчен дә кирәк ул, дигән идек. Ленин сүзләре белән әйтсәк, сәясәт пычрак эш. Шулайдыр, ләкин сәясәттә дә мангайга бәреп әйтелгән, туры мәгънәсендәге сүзләр-гыйбарәләр еш очрап тора.
Игътибар иткәнегез бар микән: ил тәхетенә яна бер хаким-юлбашчы менеп утырдымы, анын үзе яисә яраннары тарафыннан, һичшиксез, өр-яна диярлек терминнар, атамалар, гыйбарәләр уйлап табыла. Алар бернинди тоткарлыксыз шундук иҗтимагый-сәяси әйләнешкә, худка җибәрелә.
«Вертикаль хакимият», «Закон диктатурасы», «халыкара терроризм», «бәдрәфтә манчу» — болары В. Путиннын сәясәт капчыгыннан.
«Үзгәртеп кору», «тизләнеш», «кеше кыяфәтле социализм» — болары М.Горбачев вакытында бик популяр иде. «Суверенитет» — Б. Ельцин заманында бу сүз халык теленнән төшмәде! «Йолдызлар сугышы», «Явызлык империясе» — болары исә океан артыннан, АКШнын элекке президенты Рейган авызыннан чыккан сүзләр.
Безнен беренче президентыбыз М. Шәймиев тә сәясәт лексикасына үз өлешен кертте. Өч кенә гыйбарәне исә төшерик: «Базарга йомшак керү», «Татарстан моделе», «Булдырабыз!».
Гаҗәпләнәсе юк, тарихта монын традицияләре зур һәм ерактан килә. Әйтик, социализм чорында нинди генә атама һәм гыйбарәләр уйлап чыгарылмады! «Мәнге тере» (ана кадәр бер генә фиргавенгә, ханга, патшага шушы кадәре төче мактаунын
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
107
эләккәне булмагандыр, мөгаен). «Сталин — это Ленин сегодня» (ләкин үлгәннән сон Сталинны берзаман Мавзолейдан чыгарып кара җиргә күмделәр). «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!» Җәмгыятьтә үзгәреш җилләре исә башлагач, аны «дөрес юлдан барасызмы...» дип үзгәртеп тә карадылар, ләкин сон иде.
Мәгънәсе бозылмасын дип, тагын берсен тәрҗемәсез генә әйтеп китәм: «Коммунизм неизбежен, потому что он необратим».
Менә шундый парадокслар!
Ленин-Сталин заманындагы тагын кайбер терминнарны анлатмаларсыз гына күздән кичерик әле: «сыйнфый дошман», «пролетариат диктатурасы», «нэпман», «кулак», «басмачы», «халык дошманы» һ.б.
Гомумән, дошман эзләү — Россиягә аеруча хас күренеш. Урта Азия халкына карата «басмачы» дип, әфган халкына «душман» дип мөһер сугуларын, урыс армиясенә карата йөз дә сиксән градуска борып куйсак, мәсьәләнен асылы тамырдан үзгәрә! Нәрсә, теге чакта үзбәк яки таҗиклар Россиягә башлап һөҗүм иттеме әллә? Бәлки, җитмешенче еллар башында күршебез Әфганстан СССРга каршы үзе сугыш игълан иткәндер? Юк шул, фактлар киресен сөйли, «интернациональ ярдәм»нен ни икәнен газиз улын югалткан гап-гади авыл агае да яхшы белә. Менә шуларны күздән кичергәч, кемнен басмачы, кемнен оккупант икәнлеген чамалагыз инде...
Сонгы елларгарак кайтып төшик. Чечнянын азатлыгы, мөстәкыйльлеге өчен көрәшүчеләргә нинди генә атама һәм ярлыклар тагылмады: сепаратист, боевик һәм, ниһаять, бандформированиеләр... «Конституцион тәртип урнаштырабыз...» дигән булып, никадәрле җимерекләр һәм канлы ботка ясалды! Азатлыкны яулау — бер хәтәр булса, аны икенче халыклар кулыннан көч, корал белән тартып алу — икеләтә-өчләтә хәтәр. Әмма сәясәтчеләр дә, таш мангайлы генераллар да шушы хакыйкатьне һич тә анларга теләмиләр.
Сүзләр, сүзләр, сүзтезмәләр...
Хәтерлисездер: совет мәктәбендә безнен һәммәбезгә «Коммунизм төзүченен мораль кодекс»ын өйрәнергә туры килде. Анын тексты зал коридорында эленеп тора иде. Анда пунктлап-пунктлап тырыш хезмәт, халык байлыгын саклау һәм арттыру, коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәм, шәхси һәм иҗтимагый тормышта намуслы, гадел булу, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлык турында никадәрле кешелекле фикерләр язылган иде. Әмма үтәлдеме сон шушы алтын кагыйдәләр, шушы күркәм йолдызлыкка таба төбәп бара алдыкмы?
Юк шул, ике мораль: ягъни кәгазьдә — бер, чынбарлыкта икенче төрле яшәүче җәмгыятьнен әхлагы какшады, олы юлдан читкә тайпылды. Бу, барыннан да элек, партократ һәм номенклатура әһелләренә карый иде, билгеле.
Әйе, әйтелгән-язылган сүзләр, идея-ниятләр бик тә изге, гуманистик рухта да булырга мөмкин, ләкин ана нинди юллар, нинди әхлак белән барасын бит — ахыргы нәтиҗә әнә шунардан килеп чыга. СССРда социализм җимерелүнен төп сәбәбен дә ин элек менә шулардан эзләргә кирәк.
Бабам Низаметдин әйтә торган иде: «сүзнен муены нечкә — кайсы якка каерсан, шунда таба борыла». Шактый дөрес әйткән бит, шайтан алгыры!.. 10. Сүзгә — мәрхәбә!
Сүз — җәмгыятьнең иң көчле, иң бөек хезмәтчесе.
R. N.
Бездән никадәр ерак (!) булмасын, күз алдына китерү читен түгел: буын арты буыннар дәрелфаныйлыктан дәрелбакыйлыкка күчкән, ләкин алар тудырган һәм иҗат иткән сүз байлыгы, халык теле, дәверләр кичеп, мәнге саекмас хәлендә исән калган. Бу урында «кешегә рәхмәт, сүзгә рәхмәт...» дип дога кылсан да бик урынлы булыр.
РАШАТ НИЗАМИ
108
Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай: сүз (һәм акыл) ярдәмендә тормыш- яшәештәге, табигатьтәге әллә ничаклы серләр һәм күренешләрнен үзәгенә, түренә үк үтеп керергә мөмкин. Борынгы кеше күреп тә, тотып та була торган су, җир, ут кебек атамаларны уйлап тапкан икән, бу — аларнын аваз белән тәгъбир ителүе генә түгел, билгеле бер мәгънәгә ия булуы да. Кешенен абстракцияләү сәләте кин колачлы сүзләрне дә тудырган һәм дөньяны танып-белүгә хезмәт иткән: яшәү, гомер, белем, батырлык, ирек, көч, горурлык. Сонрак, табигать һәм андагы предметлар, күренешләрнен үзенчәлекләрен өйрәнә һәм ача башлагач, кислород, водород, атом кебек сүзләр барлыкка килгән. Боларны күреп, кулга тотып булмый, ләкин факт: дөньяви төзелештә материя ярымабстракт хәлдә яши бирә.
Бу дөньяда сүзләр магиясеннән дә көчлерәк нәрсә бар икән? Сөйләгән сүз бары «эфир»га очарга мөмкин, ә менә ташка, китапка басылган сүзнен көче һәм кыйммәте беркайчан югалмый. Халыкта «китап сүзе» дигән гыйбарә акыллы, зирәк сүз дигәнне анлата.
Шунысы хак: әгәр кешелек хәрефләр һәм китап басуны уйлап тапмаган булса, без әле һаман да борынгы бер җәмгыятьтә яшәп ятар идек...
Анлашу һәм аралашу чыганагы буларак, сүзнен тагын бер вазыйфасын әйтеп узасы килә: эшләнгән эшкә, хезмәткә сүз белән бәя бирелмәсә, анын кыйммәте шунын кадәр генә — ул бары һавада «эленеп» калачак. Сүз һәрвакыт, һәркайда һәм безнен һәр шөгылебездә кирәкле элемент, көчле корал.
Тагын әле телне тоемлау дигән нәрсә дә бар дөньяда. Бу яктан язучылар — ин сизгер, ин нечкә тоемлы халык. «Мәдәни җомга» газетасында тел галиме Илдар Низамов, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллиннын телгә үтә дә сак килүе, аларны дөрес, зирәк һәм үтемле файдалана белүе хакында күләмле мәкалә язып чыкты. Бу үрнәк һәм тәфсилле мәкаләдән сон мина әлеге темага яналык өстәүнен кирәге дә калмады шикелле.
Тагын шунысы дөрестер: телбизәкләр дә мулдан булырга тиеш. Чәчәннәрчә матур итеп сөйләү һәм җырларны башкару өчен шулай ук табигать биргән аерым осталык, сүз һәм фикер байлыгы кирәктер.
Иҗатын 1920-30 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык турындагы бер китабында («Сумка волшебника») сүзне очар кошка тинли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнен «Күкрәгемнән кошлар очырам...» дигән канатлы сүзләре искә төшмәсен, ди!
Намусы һәм күнеле чиста, изге ниятле кешенен сөйләме, төс-кыяфәте дә ачык һәм ышандыручан булган. Син, укучым, монын мисалларын яхшы беләсендер.
Татарстаннын суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнен генә утлы чыгышларын тынламадык! Ләкин шушы ораторлар арасында ут яндырып сөйли һәм толпаны (яхшы мәгънәсендә) үзенә карата белгән берничә шәхес кенә хәтердә: Зәки Зәйнуллин, Роберт Батулла, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров... Бәгырьләре авыртканга күрә чыгыш ясый йә артистлар, йә язучылар... Кызыл сүзләрне мулдан сибүгә караганда дөресен һәм ихластан сөйләү алтын бәясенә тин иде ул чакта.
Зоология фәнен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Әмма биология фәнендә, бер сүз белән әйткәндә, конкуренция дигән гаҗәеп бер термин бар. Никадәр сәер тоелмасын, менә шушы конкуренция дигән нәрсә хәтта телләр арасында да яшәп килә. Бу капма-каршылыкны үзебезнен мисалда да күреп-белеп торабыз ич: рус теле татар теленен әһәмиятен һәм анын ролен кулланылыштан юкка чыгарырга, аны йотарга тели. Бу — конкуренция инстинкты гына түгел, барыннан да элек Россия күләмендә алып барылган сәясәт һәм шовинизм җимеше.
Бездә рус теле, гомумән, «киллер»га әйләнеп бара. Немец драматургы Г.Лаубе бик тә дөрес һәм акыллы сүзләр әйтә: «Халыкнын теленә һөҗүм итү — анын йөрәгенә һөҗүм итүгә тин». Ә менә Путин, 309 нчы маддәгә кул куеп, Россия Федерациясендә милли телләрне кысрыклауга һәм анын мөмкинлекләрен чикләүгә «яшел ут»
СҮЗГӘ — МӘРХӘБӘ!
109
кабызды. Янәсе, мәктәпләрдә туган телдә укыту чикләнергә тиеш...
Мондый мөнәсәбәт хәтта дин кадәр диннен дә мәгыйшәтенә үтеп керде. Бер генә диндә дә үзенен дини бәйрәмнәрен чит телдә уздыру юктыр дип беләм. Ә менә без хәзер Гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә урыс телен бик еш эшкә җигәбез: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсихәтләр яшьләр һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр анына барып җитсен...
Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: мировой инглиз теле рус теленен функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кысрыклый бара. Ничек итепме? Компьютер, интернет, сайт һ. б. шундый технология ярдәме белән.
Шөкер, гасыр катламнарын кичә-кичә телебез яши, дәвам итә, иҗтимагый тормыштагы үз урынын даулый. Ул — агрессив тел түгел, анын кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин алтмышынчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк тыйнак тел ул.
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми, акча, чеклар битенә менми. Сугыш ачмыйлар минем телемдә, капитуляция дә ясамыйлар...
Кайсын гына алсак та, телдәге сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, ана дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышнын синонимы — берәү генә: үлем... Хәрбиләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарнын әйтелмичә калган әйтер сүзләре дә утлы кораллар тарафыннан һәлак ителә, мәнгелекнен салкын куенына кереп югала. Әйтик, Россия-Чечня сугышында катнашкан 18-19 яшьлек солдатларнын күпмесе сөйгән кызына «яратам... мине көт...» дигән сүзләрен әйтә алмыйча кара туфракка күчтеләр...
***
Безнен язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул — безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнен сафын тели. Без анын кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.
Халкыбызнын зур бер казанышы буларак, татар теле — рус теле һәм башка чит телләрнен байлыгын, матурлыгын тәрҗемә аша бөтен кинлеге белән әдәбият сөючеләр күнеленә илтеп җиткерә ала, бу — бәхәссез.
Ватанына, туган ягына булган мәхәббәтне туган теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Аннары... Достоевскийнын «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер.
Могҗиза буларак, сүз — безгә кадәр дә яшәгән, бездән сон да яшәр, иншалла!
Менә шуна күрә йомгаклау өлешен «Сүзгә — сәлам! Сүзгә — мәрхәбә!» дигән канатлы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.