ШӘРӘФИНЕ СӨЙЛӘШТЕРҮ
Берәр шәхес турында язганда кайбер журналистлар аның тәрҗемәи
хәленә кереп, балачагын, уку чорын, үсмер елларын, өйләнгәч, яки кияүгә
чыккач — тормыш рәвешен, гаилә серләрен, эшендәге уңышларын
тасвирлыйлар. Шулай гадәткә кергән, шулай җайлы. Язманың күләме дә зур
була, акчасын да күбрәк түлиләр бугай.
Мин инде бу уңай юл белән сырлап маташмам. Аннан соң укучыга
җиткерәсе фикерләрем халкыбызның иң күренекле артистларыннан берсе,
быелның 5 апрелендә 75 яшен тутыручы Равил Шәрәфи белән әңгәмәдә
чагылуын да әйтсәм, бизәкләп язуның кирәге дә калмый. Кем белми
Шәрәфине?
Уйлаган сүзен вакытында, туп-туры, тиешле адреска җиткерә торган
кеше ул. Шиклә неп тормый, әйткәненә үкенми. Ике төрле сүз сөйләп,
койрык болгап йөрми, шуңа күрә аны аңлавы кыен түгел. Тормыш итүрәвеше
— эталон, иҗаты — үрнәк, тел-теш тигезерлек түгел. Күңеле — очар кош,
максаты — хыялый, өмете — вак- төяк, теләге — һәммәбезгә тазалык.
Равил абый белән әңгәмәне аның өчен көтелмәгәнчә башладым:
— Дөрес яшибезме без?
— Безме?
— Без.
— Юк, без дөрес яшәмәдек. Туктале, син әллә ничек башладың сөйләшүне,
юньләп аңлап та бетермәдем соравыңны.
— Салкын баш белән уйла әле, Равил абый, без дөрес яшәдекме?
— Ил күләмендә әйтәсеңме аны?
— Әйе, гомумән, дөнья күләмендә — без дөрес яшәдекме? Бу ил бездән гафу
үтенергә җыенмыймы?
— Ә-ә! Менә ничек куясың син сорауны? Сүз дә юк, без дөрес яшәдек. Ләкин
безнең илнең тормышы дөрес үк түгел.
— Әмма без, хәл кадәри, кешелеккә хас булганның бөтенесен дә эшләдек бит.
Әти-әнине сайлап алмыйлар дигәндәй...
— Менә «бәхетлеме син?» дип сорыйлар бит инде. Бәхетле түгел мин. Бу илдә
туу — үзе бәхетсезлек. Чөнки ил дөрес яшәмәде, тормышы дөрес булмады. Совет
вакытында да дөрес түгел иде, хәзер дә дөрес түгел. Рәсәйнең инде аның электән
шулай. Менә мин ни өчен Герценны яратам, аның язганнары, тормышны тасвирлавы
хәзер дә яңгыраш таба. Хәзерге заманда да шул ук «чирләр» — урлаш-талаш,
җинаятьчелек, ришвәтчелек... Җәмгыятебезнең бөтен җитешсезлекләре — урысның
менталитетында. Социализмнан капитализмга күчсәк тә — шул, коммунизм булса да
шул булыр, шул ук нәрсәләр яшәр иде. Кыскасы, ил дөрес яшәмәде.
— Ил — башка, ә менә без үзебез шул илдә дөрес яшәргә тырыштык...
— Шулай, син дә, мин дә дөрес яшәргә тырыштык, ләкин без бернәрсә дә эшли
алмыйбыз. Аны син-мин генә түгел, әйтик, Гамил Афзал да киртәгә, тәртәгә кертергә
тырышты, күп кенә башка язучылар, фикер ияләре баш салдылар, күп булды алар,
ләкин аңа карап кына...
— Менә шуннан тагын бер сорау туа. Шушы ил «Рәхәт яшәтә алмадым», —
дип бездән гафу үтенергә җыенмый бугай, әйе бит?
— Нинди гафу үтенергә җыенсын, әле ул һаман да әрсезләнә, комсызлана,
вәхшиләнә генә бара.
Менә ни өчен зурлап, моннан җиде-сигез ел элек, бөтен дөньяга Папаны күмүне
күрсәттеләр? Күргәнсеңдер, Иоанн Павел 11не бөтен дөнья күмде, чөнки ул чиркәү
кылган гөнаһлар өчен гафу үтенә белде.
— Әйе, әйе, әйе...
— Менә ни өчен ул изге булып калды! Бөтен дөнья өчен: католикмы,
АЛМАЗ ХӘМЗИН
156
протестантмы, мөселманмы, мәсәлән, миңа мөселман була торып та — ул зур югалту
булды. Мин аны иң изге дин әһелләреннән санадым.
— Син бу мәсьәләне дөрес кузгаттыц, Равил абый. Кайбер югары
цивилизацияле ил башлыклары кешелек дөньясы алдында үзләренә хәтле
кылынган вәхшилек өчен гафу үтенделәр бит, нигә безнекеләр шулай эшләми?
Сабак та, савап та булыр иде.
— Бик шәп булыр иде кана. Элеккеге өчен генә түгел, хәзергесе өчен дә гафу
үтенергә тиеш алар! Әйтик, шушы ук Чечня вакыйгасы: Шамиле белән утыз ел
интектеләр, безнең чорда — бер сугышып алдылар, икенче мәртәбә...
Икенче мәсьәлә, де-Голь вакытында Алжир Франциянең колониясе иде. Де-Голь
шушы колонияне иреккә чыгарды. Аңа каршы Франциянең бик күп сәясәтчеләре, ил
эшлеклеләре ризасызлык белдерделәр. Ләкин де-Голь үзенең эшен барыбер эшләде.
Алжир китте. Алжир да яши, Аллага шөкер. Франциянең дә бер җире кителмәде һәм
де-Голь бөек кеше булып тарихта калды. Ни өчен, мәсәлән, Ельцинның, йә инде менә
хәзергесе — Путинның де-Голь буласы килми икән? Аларда «әз генә булса да бер
яхшы булыйм әле» дигән, ичмасам, һич югы үз-үзен ярату сыйфатлары юк микәнни?!
— Юк шул, югыйсә күп тә кирәк түгел бит, ә?!
— Күп тә кирәк түгел.
— Шуны да эшләмиләр.
— Эшли алмыйлар.
— Без бит әле бу илнец башка илләргә, халыкларга күрсәткән михнәтләрен
сөйләмибез...
— Дөресен әйткәндә, нефть өчен бара кырылыш.
— Әйе.
— Ул нефтьнең акчасы инде табылачак нефть өчен дә чыгып беткәндер. Властька
киләләр, ләкин яхшы атым калсын тарихта, халык күңелендә дип эшләмиләр. Әгәр
андый уй булса, алар менә хәзерге кебек җитәкчелек итәрләр идемени?
— Башка чара юкмыни инде? Шулай яшәрбез микәнни?
— Ярый, хәзер җинаятьчелек көчле, үтереш күп, әгәр президент үзенчә эшли
башласа, аның үзен дә үтерәләр. Гади халык үзе шушыны аңлап утыра. Әгәр дә
үләсең килмәсә, президент булма! Әгәр дә килеп яхшы эш эшлисең икән инде... Әйе,
үтерәләр, нишлисең, үлеп изге булып кала кешеләр.
Алар барысы да үз рәхәтләре өчен генә киләләр һәм ил турында уйламыйлар да.
Менә шәһәрне кара, мин гадәттә эшкә җәяү йөрим, без эт оясында һәм чүплектә
яшибез. Ярый, җитәкчеләр шәһәр читенә чыгалар да китәләр, анда чип-чиста,
җыештырып торалар. Аларның шушы шәһәр өчен горурланасылары килми микәнни?
ШӘРӘФИНЕ СӨЙЛӘШТЕРҮ
6* 157
— Сүз җаеннан чыгып, Равил абый, тагын бер сорау: илдә тәртип
урнаштырып буламы?
— Була! Була тәртип урнаштырып. Ничек урнаштырып булмасын ди тәртипне?
Власть булганда, синең армияң бар, полицияң... Әгәр дә тәртип урнаштырырга
алынасың икән, тәртипне бик тиз урнаштырып була.
— Этнең койрыгын кем кисә — шул хуҗа.
— Әйе.
— Ярый, монысы шулай, әйдәле, җиргәрәк төшик әле, үз арабызга. Равил
абый, менә сине театрда, урамда күрсәләр, син бит инде бер кешене дә дошман
күрмисец, кешеләр белән ягымлы аралашасыц, «кит әле, туйдырдың» дип
кумыйсың.
— Кайвакытта эштә «Нигә соңга калдың?» дип шелтәлиләр. Аларга бит кешеләр
белән сөйләшеп торырга туры килде дип акланып булмый. Еш кына: «Гафу итегез,
ашыгам», дип әйтеп китәргә мәҗбүр булам. Өйдән сәгать ярым алдан чыгып китеп тә
булмый кешеләр белән сөйләшәсе килә дип.
— Күп артистлар бик дорфа сөйләшәләр, кешеләрне куып җибәрәләр, бөек
булып кыланалар. Синдә бу тискәре сыйфатлар юк икәнен белеп кенә
сөйләштерәм, сорау дип кабул итмә! Синең эчке дөньяң шулай корылган, аны
инде үзгәртеп булмый. Равил Шәрәфиев шуннан килеп чыккан. Елмаюыңнан
сизәм.
— Әйе шул, мактауларын җенем сөйми.
— Менә тагын бер нәрсә: театр начар эшлиме, әйбәтме? Анда синең тоткан
урының безгә мәгълүм. Ә үзең, шул урыннан торып, үзеңне ничек хис итәсең?
— Бу авыр сорау, чөнки бу турыда минем уйлаганым юк. Кыргаякка, беренче
аягың атлаганда кырыгынчысы нишли, дигән сорау биргән шикелле, монда да
шулайрак килеп чыкты. Әйбәт кенә барган кыргаяк буталып бетә, атлый алмый
башлый, мин дә шул сорауга җавап бирә башласам, үзем дә кыргаяк хәлендә калмам
микән дип куркам.
— Равил абый, беренчедән, кыргаякның аягы кырык түгел — күпкә азрак,
шул күп булган өчен генә «кыргаяк» дип исем кушканнардыр. Икенчедән, без
бит әле кыргаяк түгел — кешеләр. Әйдә, яһүд булыйк бу мәсьәләдә. Чыннан да,
театр эшли, сүккән чакларыбыз да була, мактаган мизгелләр дә. Син үзеңне
ничек хис итәсең шушы эшләп торган театр эчендә?
— Эшли, әлбәттә. Бөтенесе дә минемчә булмый, еш кына фәлән итәр идем,
тегеләй итәр идем дисең...
— Ләкин бит әле аның кайвакытта синеңчә булуы да эталон түгел.
— Әйе, шулай... Аннан соң үземне шул нәрсәдә тотам, бик яратам кешеләрнең
төрле булуларын, төрле фикердә торуларын һәм шул чакта үзем ирек яраткан көе
кешеләрне үз фикеремә кертергә тырышам, кара, син хилафлык эшлисең бит, дип
битәрлим.
— Хисләреңне контрольдә тота алу бик яхшы гамәл бит инде ул.
— Анысын әле булдырам, Аллага шөкер.
— Равил абый, син — үзеңнеке түгел, син хәзер халыкныкы, сизәсеңме
шуны?
— Беләсеңме, Алмаз, мин эшемне үзем өчен эшләмим. Үзем турында гомумән
уйламыйм. Хакыйкать өчен, хаклык өчен, халык өчен сарыф итәм мин үз көчемне.
Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Һәр нәрсәнең морале, тормышның мәгънәсе бар
әле. Шуларны тамашачыга җиткерү осталыгы белән мәш киләбез без — артистлар.
Һәрхәлдә, мин үзем шулай. Менә шул сарыф ителгән энергиянең миңа зарплатасы
булса, үземдә эчке канәгатьлек тойгысы кабынып калса — шул җиткәндер. Халык
шуны сизә — шуңа яратадыр, үзенеке итәдер. Мәҗбүри яраттырып булмый. Мин
тумыштан ничек, хәзер дә шулай — бөек артист булып кыланып йөрү башыма да
килми. Нәрсә сорап торасың, үзең беләсең бит инде... Әйдә, икенче темага күчик әле.
158
— Мин дә халык яклы. Ләкин мин сица үзенчә дә яшәргә мөмкинчелек
«калдырам», чөнки синен яшәү рәвешен мине канатландыра, гаиләңдәге җылы
мөнәсәбәт, хатыныңны, улың-кызыңны үлеп яратуың сокландыра. Сезгә
телефон аша шалтыратып алу да — бер дәва.
— Рәхмәт, Алмаз, рәхмәт, үзең дә шундый син.
— Әйдә, бер-беребезне макташып утырыйк әле. Безне тагын кем мактар.
Без бит мәзәк «ашап» яшибез, килешәсеңме? Әллә синең ризык башкамы?
— Дөрес әйтәсең. Мине шушы яшькә җиткергән дип мин мәзәкне әйтер идем.
Чыннан да, файдасы күп бит ул кемнәрдер «чүп» дип санаган жанрның. Стрессларны
киметә, күңелне дәвалый, нервларны тынычландыра. Ул аралашу ысулы да, җор
теллелек тә, үткен фикерлек тә, кыюлык та... Мин аның бер генә зыянын да күрмим.
Кемнәрдер өчен әле ул финанс стабильлеге дә. Ерак китмичә, Шамкайны гына алыйк.
Мәзәк сөйләп биш фатир сатып алды бит.
— Ул фатирларның икесен синең турыдагы анекдотларны сөйләп алды
бугай.
— Алсын. Мин аңа ул анекдотларны үзем дә өстәп торам.
— Тормышыңа девиз булырлык берәр мәзәгең бармы?
— Алмаз, ул мәзәкләр барысы да тормыштан алынган бит. Димәк, алар барысы
да — девизлы. Мин аерып тормыйм. Кирәксә, менә берсе: «тормышың ничек?» дип
сорасаң — «карбыз кебек!» — дим.
— Ничек инде ул?
— Корсак үсә, сабак кибә.
Менә шуның белән тормыш фәлсәфәсен аңлатып була.
— «Мин инде бу дөньяга бер туып киткәнмен», дигән идең. Син анда
нишләп йөрдең?
— Мин бу дөньяга бер генә түгел, ике килдем: берсен Котыпта үткәрдем,
икенчесен Санкт-Петербургта.
— Нишләп Котыпта да Санкт-Петербургта?
— Котыптагысын ачык итеп тасвирлый алмыйм, ә менә Санкт -
Петербургтагысын әйтергә була. Мин бит декабристлар идеясе белән янып яшәгән
кеше. Менә алар югары интеллектлы булганнар да инде! Үзләре дворяннар,
укымышлылар, прогрессив фикерлеләр. Үзләрен корбан итү бәрабәренә җәмгыятьне
үзгәртергә батырчылык итәләр бит. Мин дә шулар арасында булдым. Хәзерге
вакытта, югарыда әйтеп үтелгәнчә, андыйлар юк — Пестельләр юк, Рылеевлар юк.
— Бөеклек — гадилектә диләр. Син бик гади кеше, Равил абый.
— Нәрсәгә бора дип торам сүзен, карале...