Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Мәхмүт Хөсәен (1923 — 1993) - танылган шагыйрь; «Мәхәббәт һәм
моң», «Далам таңнары», «Якты моң» һ.б. күпсанлы китаплар, ж.ырлар
авторы. Ватан сугышындагы шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак,
Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны.
Тууына 90 ел тулу уңаеннан берничә шигырен тәкъдим итәбез.


***
Җиргә башлап аяк баскач,

Адәм Җан сөйгәне иткән
Һаваны.
Өзелеп бер-берсен яратуның,

Кешеләргә күчкән дәвамы.
Шул мизгелдән алып мәхәббәт тә

Илаһи көч булып танылган,

Дөнья аңа ихлас табынган.

Мәхәббәтнең утлы, орлыклары

Шытып чыккан йөрәк каныннан.
Саф мәхәббәт хезмәткә дәрт биргән,

Батырлыкка сукмак ярган ул.

Кешеләрне үлем газабыннан,

Упкыннардан тартып алган ул.
Ул тылсымлы, җылы кочагында

Кемне телгән, кемне назлаган...

Сихри көчен татып мәхәббәтнең,

Кемнәр генә һуштан язмаган?!
Исерткән ул даһи Хәйямнарны,

Такташларның җанын тетрәткән!

Актарылып таулар елгасыдай,

Ташып аккан кайнар күкрәктән.
Мәхәббәтнең махсус мәктәбе юк,

Анда йөреп белем алмыйлар.
Аның серен укыйлар күз аша,

Аның телен сүзсез аңлыйлар.
Йөрәк түре — гыйшык кыясы,

Йөрәк уты — гыйшык кояшы.

Күктә түгел,

Янар күкрәкләрдә

Гыйшык кояшының кыйбласы.
Ян, йөрәк, ян, төн карасын телеп,

Күктәге Зур Җиде
Шәм кебек!

Җидегәннәр сипкән ямь кебек,

Син,
Мәхәббәт, җирдә мәңгелек!


Исә җилләр
Исә җилләр...
Җәен җилләр — газиз әниләрдәй:

Йомшак куллы,
кайнар сулышлы...

Җир өстенә сафлык бөрки алар,
Гөлләр исе, кояш җылысы.
Көзен җилләр — шук малайлар гүя:

Сары чәчле,
җирән сипкелле...
Җилә алар, тау-тау икмәк төяп,

Бәйгедәге атлар
шикелле.
Кышын җилләр — курайчы карт кебек:

Моңы
белән таңны уята...
Аннан алар энҗе сибеп йөри

Көзгедәй ак юллар
буйлата.
Язын җилләр — шәфкать кызларыдай:

Ләйсән
белән юып кулларын,

Назлый алар яшел
хәтфәлектә

Баш калкыткан иген кырларын.
Исә җилләр...


Тормыш
Сине, тормыш, ихлас яратканга,

Имин чыктым
уттан-судан мин.
Күпме какма, ничек типкәләмә,

Тайпылмадым
туры юлдан мин.
Куырса да битне язмыш җиле,
Таласа да җанны комсызлар,

Түшем белән шуып
үргә мендем,

Яктырттылар юлны йолдызлар.
Дулкын аша кичтем, упкын аша,

Тигәнәкләр телде
теземне...

Йөз чытмадым ләкин!
Дөньяда мин
Бик бәхетле сизәм үземне.
Сине, тормыш, ихлас яратканга,

Исән калдым
кырык үлемнән.
Күкрәк көчем белән юл ярганга,

Елар чакта
җырлап юанганга —

Урын бирдең миңа түреңнән!