Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мин Шабайның тууына 100 ел

Танылган хикәяче Мин Шабай (Мин Гариф улы Шабаев) 1913 елның 28 апрелендә

хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылында туа. Сабый чагында ук
әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый, аннары бәхет эзләп ил гизәргә
чыгып китә. 1931 елда юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән малайны чекистлар тотып Мәскәү
янындагы 1 нче номерлы хезмәт колониясенә урнаштыралар. Унҗиде яшьлек егет өчен
яңа тормыш башлана. Колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур
әдәбият белән якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе
күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул «Танып» (елга исеме) дигән озын
хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.
Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогика
институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында
эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль
очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда
язучының лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.
1942 елның 21 ноябрендә М.Шабай янәдән чекистлар кулына эләгә. Монысында инде
аны сәяси тоткын сыйфатында, милләтчелектә гаепләп, 1944 елның 8 мартында узган суд
утырышы җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп хөкем карары чыгара. Ул Колымага шахтада
эшләргә җибәрелә.
1941-1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себернең төньяк өлкәләрендә
яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм яңадан әдәби иҗат эшенә керешә. 1959-1964 еллар
арасында язучының «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары»,
«Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» (беренче кисәк) исемле
тарихи-социаль романы басылып чыга.
Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда
революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы
татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт
кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.
Гомеренең соңгы елларында язучы «Уяну» романының дәвамын яза, ләкин аны
тәмамлый алмый. 1963 елның 5 сентябрендә ул вафат була.