Хикәяләр
Өмә
Якшәмбе... Авылда беренче язгы өмә көне бүген. «Байлар болыны»н кыш буена җыелган чүп-чардан чистартасы бар. Авыл халкы дус-тату, бердәм яши, шуңа күрә дә авыл рәисе Күркәм Рөстәмнең (ике сүзнең берендә «күркәм» сүзен кыстырганга, шундый күркәм кушаматлы да инде ул) белдерүләр тактасына элгән чакыруын күрүгә, Балтайның үзәге булган сельпо кибете каршына җыелды авылдашлар.
И, җыелып та күрсәтте соң халык! Мәдинә апаның армиядән кайткан улы дисеңме, савымчы Айгөл, тимерче Рәдиф дисеңме, мәктәптә укучы җыен малай-шалай дисеңме — барысы да бар. Хәтта акылга җиңелрәк Радик та шунда.
Бар да бар, тик рәис үзе генә күренми әлегә. «Күркәм»не көтеп торганда, хатыннар бер күчкә җыелып гайбәт сатарга кереште.
— Ишеттегезме, Гөлнурның малае марҗага өйләнгән икән!
— Анысы пүчтәк, менә Саҗидәнең ыштансызы дүрәк Радик белән сугышкан ди!
Әллә үз исемен ишетеп, әллә болай гына — хатыннар янына Радик та килеп басты.
— Исәннәрмесез, апакайлар!
— Исәнме, наным, — диеште хатыннар (безнең авылда үзеңнән яшьрәк кешегә шулай дәшү гадәте бар).
— Ник наным булыйм мин? Республиканың эчке эшләре буенча депутаты мин!
Шунда Чая Миләүшә:
— Депутат булгач, халыкны кайгырт инде син. Бар, безгә кибеттән симәнке алып чыгып бир әле! — дип ярып та салды.
Менә хәзер кызык хәл булачагын сизенеп, хатыннар колакларын торгыздылар, көлешә үк башладылар.
— Бирәм, ник бирмәскә! — диде Радик. — Тик миңа моның өчен нәрсә булыр?
— Без сиңа җыелышып рәхмәт әйтербез!
Шуны гына көткәндәй, Радик кибет ишегенә юнәлде. Күп тә үтмәде, бер капчык симәнке күтәреп килеп тә чыкты.
Нәммәсе «ах!» итте.
— Вәт, Миләүшә, вәт, чая тәре! — дип, Миләүшәгә сокландылар. Тегесе дә, шуңа бик разый булып:
— Шулай ул, сорый белеп сорагач! — дип мактанып алды. Симәнке белән Радик сыйласа да, бар рәхмәте Миләүшәгә булды.
Миләүшә юл буе үзенең зирәклеге вә осталыгы белән рәхәт горурланып барды.
Бу хәлдән сон берәр атна үтте. Бакчадан кызын алып кайтып килгәндә Миләүшәгә кибетче Галия очрады.
— Син бурычыңны кайчан түләргә җыенасың? Отчет бирәсем бар лабаса, шуның хәтле сузып йөрмәсән! — дип тезеп китте ул.
— Нинди бурыч?
— Соң теге 546 сум инде. Симәнке өчен.
Хатынның һаман аңламавын күреп:
— Өмә көнне Радикка яздырып алып чыгарга кушкан симәнке өчен бурыч! — дип әйтеп салды кибетче.
Тагын бер атнадан Миләүшә бурычын түләде дә, моннан ары Радик белән бәйләнешкә кермәскә ант итте.
Онытылмас дәрес
Озын тәнәфес вакыты иде. 9 нчы сыйныфларның бүлмәсендә һәрвакыттагыча ыгы-зыгы, шау-шу, этеш-төртеш... Агылый белән Тагылый сыман гел бер-берсенә ияреп йөргән, тик бер генә көн дә ачуланышмыйча тора алмаган Алсинә һәм Гөлсинә «Орифлэйм» компаниясе чыгарган яңа сәгать турында фикерләшә. Айдар белән Айнур иртәгә «Ак Барс»ның ничә гол кертәчәге хакында гәп куерта. Радик шигырь яза, Алсу оекбаш бәйли, «хыялый» кушаматлы Зөфәр мәхәббәт турында китап укый, Фәрит белән күзлекле Кәримә шахмат уйный. Кыскасы — һәркемнең үз шөгыле...
Шулвакыт «колакчын» кушаматлы Фәрит имән бармагын иреннәренә тидереп:
— Шухер!!! Габдуллыч килә!!! — диде.
«Габдуллыч» дигәннәре инде мәктәптә утыз елга якын мәктәп директоры булып эшләгән Усман Габдуллович иде. Сыйныф тынып калды. Нәммәсе дә үз партасына ашыкты. Менә кабинет ишеге ачылып китте дә, ишектән Усман Габдуллович белән кулына китап-дәфтәр күтәргән, таныш булмаган бер яшь кенә кыз керде. Күзлекле Кәримә класста чыш-пыш таратты. «Яңа физика укытучысы икән!» — дигәне ишетелде. Ул арада сүзне директор алды:
— Ишеткәнегезчә, физика укытучысы Мәдинә Сәлимовна лаеклы ялга чыкты. Таныш булыгыз, бүгенге көннән алып сезнең сыйныфка физика дәресләрен Роза Марсовна укытачак. Яшь укытучы белән... Галимов! Ник тартасың ул Алсинәнең чәчен!!! ... Яшь укытучы белән үзегезне тәртипле тотыгыз, — диде. Аннары укытучыга борылды: «Булды, Роза Марсовна, сыйныф белән сезне таныштырдым, эшегезгә иртәгәдән керешә аласыз. Фән буенча методик планнарны Мәдинә Сәлимовнадан алырсыз», — дип сөйләнә-сөйләнә чыгу юлына юнәлде. Яшь укытучы исә аңа иярде.
Әлеге яңалык сыйныфта зур кызыксыну тудырды. Нәрберсенең яңа укытучыны ничек тә булса сынап карыйсы килә иде. 9 нчы «б» сыйныфы укучыларының һәркайсының башында төрледән-төрле мәкерле фикерләр туды. Сүзне Алсинә белән Гөлсинә башлады:
— Хәтерлисезме, без киләсе дәрескә контроль эш эшләргә тиеш идек. Нәм план буенча аны безгә Роза Марсовна барыбер эшләтәчәк. Әйдәгез, тактага сабын сөртәбез, һәм аңа язу мөмкин булмаячак! — диделәр.
— Урындыгын кисеп куярга кирәк аның! — диде Фәрит.
«Хыялый» Зөфәр исә:
— Мәхәббәт турында сораулар бирергә кирәк аңа... — диде хыялый күзләрен йомып.
— Миндә уенчык тычкан бар. Идән буенча шуны җибәрергә кирәк. Мин
беләм: шәһәр кызлары тычканнан курка, — диде Алсу.
— Туфлиләрен күрдегезме, туфлиләрен! Идәнгә су тамызып куйсан, таела да егыла! — диде күзлекле Кәримә.
— Контроль эш дәфтәрләре бер дәрескә югалып торса да ярый, — дип әйтеп салды Радик.
Икенче көнне физика дәресенә барысы да әзерләнгән иде. Такта сабын белән юылган, укытучы урындыгы киселгән, контроль эш дәфтәрләре югалган һәм ишек төбендә зур булмаган күлләвек ялтырап ята...
Дәрескә чакырып кынгырау чылтырады. Коридордагы шау-шу бер мәлгә зурайды, тик тиз арада кимеде дә, чөнки барысы да сыйныфларга таралып беттеләр. Бары җыештыручы Тәслимә апа гына көнбагыш орлыгы ашаучыларны орыша-орыша идән юа башлады.
дәрестә ни-нәрсә буласын көтә. Ишек ачылды. Укытучы керде. Балалар торып бастылар.
— Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз! — диде Роза Марсовна.
Тик нигәдер күлләвеккә таеп егылмады, аны бөтенләй күрмичә янәшәсеннән узып китте.
— Укучылар, Мәдинә Сәлимовнадан сораштым, ул сезгә контроль эшкә әзерләнегез, дип әйткән булган. Шуна күрә бүген контроль эш эшләячәкбез. Биремнәр ике вариантта. Тактага язып сезнен вакытыгызны алмас өчен, һәрберегезгә дә биремнәр аерым биттә булачак, — диде. Шуны гына көткәндәй, Агылый белән Тагылый бер-берсенә карашып алдылар. Аларнын күзләрендә чиксез гаҗәпләнү чаткылары ярылып ята иде.
Укытучы биремнәрне таратып чыкты да, өстәлгә сөялеп тора башлады. Фәрит дәшмичә булдыра алмады:
— Утырып торыгыз, Роза Марсовна.
— Рәхмәт, Галимов. Мин, баскан килеш, сезнен күчерү-күчермәвегезне карап торам.
...Калган планнар да тормышка ашмады. Алсу ничә тапкыр уенчык тычканын идәнгә атып карамасын, укытучы аны күреп кычкырмады. Зөфәр дә үзенен сорауларын бирергә кыймады.
Дәрес беткәнен белдереп, кынгырау чылтырады. Укытучы сүз алды:
— Дәресләрегез бетте, димәк, тактадагы сабынны юып ала аласыз, идәнне дә сөртеп чыгыгыз, урындыкны төзәтегез, контроль эш дәфтәрләре урынында булсын. Иртәгә сезгә беренче дәрес — физика, тикшерәм! Өй эше: номер унсигез. Сау булыгыз!
Бу юлы бөтен сыйныф шаккатты. Һәммәсе дә бер-берсеннән шикләнде.
Алты дәрес беткәч, 9нчы «б»ларга кереп карасагыз, анда урындык төзәтеп ятучы Фәритне, ышкый-ышкый такта юучы Алсинә белән Гөлсинәне, идән сөртүче Кәримәне, контроль эш дәфтәрләрен кая куярга белмичә басып торган Радикны һәм тырышып-тырмашып физика китабын укучы Зөфәр белән Алсуны күрергә була иде.
Их! Барып чыкмады бит әле бу яшь укытучыны сынау... Анын инде монарчы өч ел Казан мәктәбендә укытканын да, халыкара мөгаллимнәр конкурсында «Яшь укытучыны мәктәптә нинди сынаулар көтә?» дигән гыйльми хезмәте белән катнашып, Гран-При яулаганын да белми иде шул әле бу «башкисәрләр»...
Буыннар алмашы
— Әй, балам, бигрәкләр дә сәер уеннар уйныйсыз да инде! — диде дәү әнисе Илүзәгә. — Шул бер уенда сикерәсез дә, җырлыйсыз да, биисез дә.
— Әй, дәү әнием, нигә исен китә? Берние дә юк бит анын! Без «Мин калам — син чык» дигән уен уйныйбыз. Кем нинди санамыш белә — шуны әйтә. Мин менә мондыйны әйтәм:
Әке-бәке, сыерчык,
Син - калып тор, ә син — чык!
— Ә аннары?
— Аннары шул чыгучы кеше җәза үти. Ул җәзаны без үзебез уйлап табабыз. Кемнедер сикертәбез, кемгәдер биергә кушабыз.
— Үзегез тагын әллә ниләр беләсез!
— Дәү әнием, ә сез нинди уеннар уйный идегез? «Бәреп чыгарыш» уйный идегезме?
— Нишләп чыгарыш?
— Кит инде, шуны да белмисенме? Сезнен балачак бигрәк күнелсез булган икән, уеннарыгыз да юк әнә.
— Әй, бәбкәм, ялгышасын! Без уйный торган уеннарнын исәбе-хисабы юк иде. Ул «Унике таяк» дисенме, «Лапта», «Качыш», «Әбәкле», «Бәрә-бәрә»...
— «Бәрә-бәрә»?
— Әйе. Безнен авыл елга буенда урнашкач, аннан кайтып та тормый идек. Шунын ярындагы кызыл комнан кечкенә курчаклар ясыйбыз, аннары киптерәбез. Алар таш булып ката. Шуннан сон тигез җиргә барып, аларны тезеп куясын. Вак чуерташлар җыеп киләсен. Шул таш курчакларга төбәп атасын. Курчак егылса — синен белән бергә уйнаучынын башына чиертәсен, ә инде ватылып ук китсә — ул синен бәбкәләренне куып килә. Менә ул чемпионат иде! Сезнен ярышларыгыздан һич кенә дә ким түгел. Бәбкә сакларга дип төшәбез дә, көне буе шуны уйнап ятабыз. Мин гел күрше малае Габдулла белән уйный идем. Малайлар җинелсә, безнен авылда зур гарьлек санала иде. Мин ул «Бәрә-бәрә»не оста уйныйм, ә Габдулланын килеп чыкмый, гел отам тегене! Әй, ачуы чыга да иде сон!
— Кызык булган икән шул. Иртәгә мин моны үзебезнекеләргә дә өйрәтәм әле. Без дә уйнарбыз!
— Уйнагыз, бәбкәм, уйнагыз!
Шулчак ишек ачылды. Аннан мәктәп букчасы күтәргән Рәис күренде.
— Сәлам, дәү әнием! Нихәл, сенлем! Ни турыда болай гәп корасыз?
— Дәү әни мина үзләренен балачак уеннарын сөйли. Ул вакытта бигрәк кызык булган икән!
— Берсе дә без уйный торган «Мафия»га җитми инде!
— Мафия?! Мина да өйрәт әле?
— Савыт-сабаны тиз генә юып алсан - өйрәтәм!
— Юам-юам, өйрәт кенә! — дип бер урында гына басып тора алмый торган сенлесе, шатлыгыннан очына-очына аш бүлмәсенә йөгерде.
— Әстәгъфирулла! — дип куйды шунда дәү әниләре.
...Замана балалары исә беркавымнан замана уены дигәннәренә керештеләр...
Минем тылсымлы каләмем
Айзиләләрнен мәктәбендә әдәбият дәресләре бик күнелле үтә. Укытучылары Ләйлә Рөстәмовна бик әйбәт шул, шуна шулай ул. Нәр дәрес үзенә бертөрле. Алар әле бөтен сыйныфлары белән укылган әсәр буенча гәп коралар, әле бәхәсләшеп, үпкәләшеп алалар, әле уртак фикергә килеп, янә юктан да кызык табып, чыркылдаша башлыйлар.
Бүген дә нәкъ шулай булды. Шәүкәт абый Галиев шигырьләре белән танышкач, укытучы апалары болай диде:
— Балалар, мәктәбебездә «Көз ул нинди?» дигән тема буенча ижади бәйге бара. Катнашырга теләүчеләр шигырь, хикәя, рәсемнәрен тәкъдим итсеннәр. Менә, мәсәлән, Гөлзилә шигырь иҗат итә ала. Хәтерлисезме, сыйныфташыгызның әниләргә багышланган шигыре икенче урын алган иде бит!
... Айзилә белән Гөлзилә кечкенәдән гел бергә: балалар бакчасына бергә йөрделәр, мәктәптә дә бер парта артында утыралар, күршедә генә яшиләр. Өстәвенә, исемнәре дә охшаш: аерма ай белән гөлдә генә. Тик менә бүген Гөлзиләне өстен куюлары гына бөтен эшне бозды. Айзиләнен күкрәгендә көнчелек уты кабынды.
— Хе! — дип уйлады ул. — Анын хәтле генә мин дә булдырам инде! Гөлзиләсен күр әле: борынын күккә чөйгән, елмаеп утыра бирә! Юк инде, мин җинел генә бирелмәм, шундый итеп язармын! Шаккатырсыз! — дип, үз алдына максат куйды.
Тик шигырь алай җинел генә килеп чыкмый икән шул. Уйлады, ишекле - түрле йөренде, кулларына, битенә сызгалап бетерде, ләкин файдасы булмады... Дәфтәр битендә «Менә сары көз җитте» дән башка сүз язылмады...
Инде карангы төшеп килә. Айзилә ачуыннан каләмен идәнгә атып бәрде.
ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ
73
Шулвакыт... кинәт бүлмә күзгә күренеп яктырып, нурлар уйный башлады. Каләм, идән уртасында күпмедер вакыт бөтерелеп торганнан сон, нәни аякларына басты һәм каршысындагы кызга карап күз кысты. Айзиләнен мангаена салкын тир бәреп чыкты, тавышы калтырады:
— Сииин к-к-кем?
— Мин — тылсымлы каләм булам. Синен кебек аптырашта калган кызларга төрле кинәшләр бирәм, укуларында булышам.
— Нигә алайса мина шигырь язарга булышмадын?
— Мин сине инде күптән күзәтәм. Теләгенне дә беләм. Тик сина шуны әйтәсем килә: дустыннан уздырам дип, көнләшеп түгел, күнелен кушканны эшлә.
— Ничек инде — күнелен кушканны эшлә?
— Әйт әле, син күбрәк рәсем ясарга яратасынмы, әллә шигырь язаргамы?
— Рәсем ясарга, билгеле.
— Димәк, синен күнелен рәсем ясарга тели. Нәм шулай эшләргә кирәк тә. Бәйгегә бит рәсемнәр дә кабул ителә. Ничек уйлыйсын?
— Яхшы фикер! Рәхмәт сина, тылсымлы каләм!
— Зур үс, акыллы булып үс, Айзилә! Сау бул!
Янә нурлар бөркелде, очкыннар чәчелде. Каләм, урынында бөтерелеп торгач, тынып калды. Айзилә дә һушына килде. Күпмедер вакыт әйтелгәннәрне исенә төшереп утырды. Аннары, каләмне алып, кадерләп түргә утыртып куйды да карандашлар, буяулар алып килеп, рәсем ясарга кереште.
Рәсем, чынлап та, бик унышлы килеп чыкты. Елга ярында үсеп утыручы агачлардан күксел-кара су өстенә сонгы сары яфраклар коела. Күктә кояш саран нурларын сибә, кошлар туган яклары белән саубуллаша...
Икенче көнне Ләйлә Рөстәмовна да Айзиләне мактап туя алмады. Тик менә Гөлзилә генә күнелсез иде бүген. Нишләптер сүзгә дә кушылмады, элеккегечә чыркылдап көлмәде дә.
Өенә кайткач та, Айзилә озак кына тылсымлы каләм турында уйлап утырды. Әйе, зур сабак бирде ул ана. Моннан сон ул гел күнеле кушканны эшләр, дустыннан көнләшеп, шигырьләр язып азапланмас.
Ә бу вакытта Гөлзилә өендә тырышып-тырышып рәсем ясап маташа иде. Их, ана да биреп торасы иде бу тылсымлы каләмне!