Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢНӘРЕҢДӘ КАНАТ БАРДА...

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы «Идел» яшьләр үзәге инде менә гасыр башыннан бирле ел саен ил күләмендә яшь язучылар бәйгесе оештыра. «Иделем акчарлагы» дип атала ул. Шушы вакыт эчендә әлеге бәйгедә җиңүчеләр һәм катнашучылар арасыннан дистәләгән яшь әһле каләм үсеп чыкты. Хәер, сез инде, хөрмәтле укучылар, журналыбызның «Ак җилкән», «Яңа исемнәр» һәм «Яшьләр иҗаты» сәхифәләрендә аларның иҗаты белән һәрдаим танышып барасыз. Бу юлы Илүзә Гайнетдинова белән Алмаз Мансуровның хикәяләрен тәкъдим итәбез. Илүзә дә, Алмаз да — «Иделем акчарлагы — 2012» бәйгесе лауреатлары.
«Сәгатьләр буе хыял диңгезендә йөзә алам. Дусларым, мине яратып, «хисле таракан» дип йөртәләр. Шигырьләр, хикәяләр язам. Бер дә йокларга яратмыйм, йокы — ул вакытны бушка уздыру. Шуңа, йоклап ятканчы дип, төнге өчкә кадәр тәмләп Мәһдиев романнарын укыйм. Көләч, шаян һәм шат күңеллеләр белән бик тиз уртак тел табам. Скрипка уйнарга өйрәнәсем килә. Киләчәккә планнарым зурдан: адвокат белеме алган журналист булу», — ди Илүзә. Быел ул Апас районының Каратун урта мәктәбен тәмамлый.
Алмаз исә — Казан егете. Ул да быел КФУның филология һәм сәнгать институтын тәмамлап йөри, «Ялкын» журналында эшли.
«Калада тусам да, бала чагым Саба ягындагы авылда, гүзәл табигать кочагында, чын безнеңчә милли әби-бабай мохитендә үтте. Ә хәзер исә — «яшь чагым, җүләр чагым»! Эзлим, табам, югалтам... Ьәрхәлдә, бернәрсәгә дә битараф түгел мин. Шуңа күрә дә канатлана-канатлана яңа шигырьләр, хикәяләр язам», — ди Алмаз үзе.
Илүзәнең шаян-шук, Алмазның лирик-драматик хикәяләрендә — беренче иҗат яралгыларында — әле җитешеп бетмәгән урыннар байтак. Әмма алардан иң мөһиме — ихласлылык бөркелеп тора. Кырыс әдәби таләпләрне алга таба куярбыз... Яши- яши, яза-яза камилләшерләр!
Яшьләрнең үзләре белән дә, әсәрләре белән дә танышкач, шагыйрь Марис Нәзировның инде җырга әверелгән мәгълүм шигъри юллары хәтергә килде:
Очмыйча син түзеп кара - Иңнәреңдә канат барда!

Очыгыз! Хәерле очышлар сезгә!