Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИҺАННЫҢ БАР ЯКТЫЛЫГЫ ҮЗГӘ...

Таш өстендә үскән куаклар
Күңел рәсемемә һәрчак шулай,

Сеңеп калыр инде бу яклар.

Таш кыядан миңа карап тора

Таш кыяга үскән куаклар.
Берни каралталмас күңел тулы,

Азатлыкның якты кояшын.
Таш кыяга ныгып үскән куак

Югалтмаган икән кыйбласын!
Күр, могҗиза —
Аллаһ могҗизасы,
Бер гыйбрәт бу аңлый алганга.
Башны ию кирәк түгел икән

Таш өстендә генә калсаң да!
Ашың булса әгәр,
Башың булса
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә илсез-җирсез килеш

Таш өстендә үскән куактыр!


Яшел күзле яз
Язны эзлим... Түбәләрдә кояш,

Яз сулышын бөрки кояш үзе.

Сусаганмын ахры яшеллеккә,

Яз һәрвакыт була яшел күзле.
Алмагачлар көтеп ала язны,

Озак тормас, шытар яшел бөре.

Челтер-челтер тамчы тама өстән

Сафландырмак булып яшьлегемне.
Күк түрендә фирүзәдәй болыт,

Наратлары гүя яшел үзән...

Алмагачлар әрнеп миңа карый —

Ниләр көтә алар яшел күздән.
Чагылдыра кояш күзләремне.

Сагындыра офык, билгесезлек.
Язны эзлисеңдер...

Аңлыйм, аңлыйм:

Яз һәрвакыт була яшел күзле.


Ялгышларым
Бөтен дөньям сихерләнгән кебек...

Өзгәләнәм, әрним, үртәләм.
Кинәт кенә бер елмаеп көлеп

Кем коткарыр мине бу хәлдән.
Таныш түгел дөнья күз алдымда.

Дөрес эшлим, диеп ялгышам.
Мең хатадан дәва табармынмы,

Төшеп калмас өчен тормыштан.
Бу бөтенләй дөм караңгы төннәр!

Ак төннәрем үткән, югалган.
Төзек язмышыма тагын кемнәр

Бер мәгънәсез тынлык юраган.
Аңлый алмыйм... Дөнья үзгә хәзер..

Дөнья хәзер башка - төссез гамь.
...Ялгышларым, ахры беркайчан да

Аерыла алмам мин сездән.


***
Бу төннәрнең серлелеге бездә.
Син эзләмә якын-тирәдән.
Безнең өчен генә нур бөркелә

Чык тамчысы төшкән үләннән.
Бу төннәрнең серлелеге - бездә,

Син тоясың аны, дикъкать ит.

Башын ия гөлләр һәрбер эзгә,

Ул эзләрдә безнең бергәлек.
Син бөтенләй башка төрле бүген,

Керфегеңә кунган бөтен сер.
Йә, елмайчы, бер генә кат үбим,

Иреннәрең нурга күмелсен.
Бу төннәрнең бөтен сере бездә,

Йолдызлар да, ай да безнеке.
...Җиһанның бар яктылыгы үзгә...

Ә кайчандыр җилләр үз иде.

Көзге ямь
Миңа багышлап иң изге

Догаңны укы гына.

Карашымда берни дә юк —

Күземдә йокы гына.
Синең дә мондый халәтне

Тойганың бардыр инде.

Юлларымда — сары яфрак,

Көз тулы яңгыр инде.
Син мондый урамда ямь дә

Тапмавың гаҗәп түгел.
Ә мин тоташ гүзәллектә —

Табигать гаҗәп бүген!
Бу яктылык күренәдер

Сиңа да. Кара инде.

Дөнья ямен күрмәүчегә

Сагышлар кала инде.


Үзгә балачак
Ишегалды. Сары яфрак.
Томан. Таган. Балачак.
Кемнәрнеңдер сабый чагы

Шулай истә калачак.
Ә безнең балачак бүтән,
Башка иде хыял, җир:
Киң урамнар. Елга-күлләр,

Таулар. Таган. Туган ил.


Үзе генә белгән
Урам тулы гөрләвекләр ага...
Бөтен гавәм тулы яз бары!
Кар суыдай эреп бетәрме бер
Күңел язы, сөю назлары.
Мин берьялгыз...
Бу гавәмдә ялгыз!
Бу — сәмави хисләр, моң яңа!
Һәркем үзе генә яшидер ул,

Үзе генә белгән дөньяда!


Сагынам...
Сагынам мин сине өр-яңадан...
Элеккечә түгел, башкача.
Синең йөргән эзләр очрый миңа,

Ә күзләрең миннән... Аһ, кача.
Синең арттан йөгерәсе иде,

Белсәм юлың каян үткәнне.

Әкияткә алып кайтыр идем,

Син сагыныр идең... Үткәнне.
Эх, күңелең синең!.. Белсәм иде -

Ниләр уйлап, барсын ташлавың.
Син булмагач, моң да, хисләр дә юк,

Мин башкача яши башладым.
Алларыңнан синең үтәр идем,

Китәр идем, әгәр теләсәң.
Бу дөньяда ничек яшим соң мин

Синең яшәвеңне белмәсәм?


Сау бул!..
Гомергә ялгыз калдырып

Китүләр җанга авыр.
Мин ул дөнья, кырыс дөнья...
Гомергә китәм, сау бул!..
Мәңгелек булмас мәхәббәт

Бер сүнсә нәрсә гаҗәп?
Сиңа авыр. Үземә дә.
Күңелгә генә рәхәт.
Күпме алданган гомерең...
Алданган икән мин дә.
Озын гомер насыйп булсын

Киләчәк сөюеңә.
Гомергә китәм. Исән бул!
Дәшмичә калу авыр.
Яраттым. Артык яраттым.
Һәм китәм синнән. Сау бул!