Логотип Казан Утлары
Шигърият

«И МӨКАТДӘС МОҢЛЫ САЗЫМ, УЙНАДЫҢ СИН НИК БИК АЗ?»


ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА 100 ЕЛ ТУЛДЫ...

Г.Тукай вафатыннан соң
Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк1:

Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.
Тар күреп бу чикле тормышны үз башына,

Кайтты «нәфсе мөтмаиннәң» инде үз «Алласына».
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,

Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.
Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,

Бетмәдең син, һәр кеше сүзендә син, телендә син...
Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,

Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләре» ң2 3.
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,

Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңлендә бар.
Югалуың - зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,

Бар кешеләрдән дә артык мин елап хәсрәтләнәм.