Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘН ҺӘМ ДИН БЕРЛЕГЕ

Республикабыздагы дини вәзгыять
турында вакытлы матбугат битләрендә,
радио-телевидение аша да бик күп фикер-
ләр әйтелә, татарларга традицион ислам
юлыннан тайпылмаска кирәклеге алга
сөрелә. Әмма олы тарихлы, дини мәктәп-
мәдрәсәләр тоткан, үзенең дини гыйлем
өлкәсендә атаклы галим- остазлары булган
татарда ислам дине һаман да үзгәреш
кичермичә, гадәттәгечә (традицион) дәвам
иткәнме соң? Юк, әлбәттә. Узган гасырның
20-30 нчы елларыннан башлап дини
традицияләр җимерелә, имансыз татарлар
буыны тәрбияләнә, татарның үзенчәлекле
дини йолалары, әдәбияты, тәгълиматы
үсүдән тәмам туктый.
Узган гасыр азагында, сәяси үзгәртеп кору
чоры башлангач, ислам дине дә әкрен генә
булса да җанланып китә: мәчет-мәдрәсәләр
ачыла башлый, яшь буында дингә
кызыксыну уяна. Әмма Зыя Камали,
Шиһабетдин Мәрҗани, Риза
Фәхретдиннәребез, алар тәрбияләгән
мөгаллимнәр, дин белгечләребез инде
булмый. Менә шушы мәлдә татарда үзенең
аңлаешлы, саллы дини хезмәтләре белән
заманча фикерли торган, һәр чыгышы, һәр
язмасы белән яшь буынны мөселман
рухында тәрбияләүгә, бүгенге дөньяви
тормышта югалып калмаска өйрәтүгә
төбәлгән башка дин белгечләре белән
берлектә Харис хәзрәт Салихҗан да пәйда
булды. Аның «Дин вә фән. Дөньякүләм
дини һәм мәдәни этика нигезләре»1 исемле
яңа гына басылып чыккан монографик
укыту әсбабы — моңа янә дә бер ачык
дәлил.
Иң әүвәл, Россия гуманитар фәннәр
академиясенең шәрәфле әгъзасы, Казан
шәһәре «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы
булуы ук аның фән һәм дин арадашчысы
икәнлеген билгеләп үтү кирәктер. Автор,
диннәр, гуманитар вә төгәл фәннәр
бергәлегендә, яшүсмерләргә рухи тәрбия
бирүнең әле моңа кадәр гамәлгә куелмаган
яңа методикасын тәкъдим итә.
Китап «Фатиха» сүрәсе белән
башланып китә һәм беренче бүлеге
авторның тәрҗемәи хәленә багышлана.
Биредә тасвирланган мәгълүматлар, бер
карасаң, дингә һич тә нисбәтле түгел
сыман. Әмма тирәнрәк фикер йөрткәндә
алар, гади бер шәхес язмышы мисалында,
Аллаһның кодрәтен, иманлы булуның
гаҗәеп көчен аңларга мөмкинлек бирәләр.
А. Пушкин, Г. Тукай иҗатларын - да
Коръән аһәңнәре чагылышы, Р.Фәхретдин
һәм Л.Толстойның толе- рантлык
турындагы фикерләре, аларның бүгенге
рухи тәрбия бирү өлкәсендәге иң мөһим
мәсьәләләрне хәл иткәндә тоткан урыны,
әһәмияте аңлаешлы тел белән укучыларга
бәян ителә; намус һәм акыл мәсьәләсе
аерымланып карала. Харис хәзрәт
Салихҗан, диннәрнең төрлелеген һәм
каршылыкларын таныган хәлдә, дин һәм
фән берлеге яссылыгында изгелек һәм
толерантлык ниятендә диннәр арасындагы
бергәлекне эзли. Ул үз алдына: «Бүген
барлык диннәргә дә ярый торган кулай,
уртак әсбап язып буламы?» — дигән сорау
куя һәм бу юлда «дини мәдәниятле кеше
шул булыр, кем Аллаһның барлыгына,
берлегенә, изге китапларның, пәйгамбәрләрнең, фәреш-
тәләрнең хаклыгына инанган хәлдә, сүз,
куәт, хәрәкәт илән берсе икенчесен
юатышса, бер генә дә булса җан иясен
рәнҗетмәсә», дигән күзлектән чыгып эш
итүне мәслихәт саный (86 бит). Аның
фикеренчә, хәзерге Россиядә, динара ти-
гезсезлекнең хөкем сөрүе нәтиҗәсендә,
диннәр мәдәниятен мәктәпләрдә укыту
мөмкин эш түгел, барлык халыкларга уртак
дин ясап булмаган кебек, диннәр әхлагына
уртак әсбап язып булмый. Ул бу фикерен
бик үтемле итеп, тормышчан мисаллар
нигезендә исбатлый.
«Россия конституциясен вә диннәр
турындагы гамәлдәге кануннарны күзал-
ласак, — ди остаз- галим. — Федерациядә
яшәгән бәндә нинди генә милләттән булып,
нинди генә телдә сөйләшмәсен, ул Аллаһу
Хак сүбхәнәһү Тәгалә хозурында да,
конституция вә дәүләт кануннары алдында
да тигез. Бер генә дә дин, бер генә дә милләт
вә шәхес алда да, артта да, аста да , өстә дә
түгел» (87 бит).
Ләкин дин дәүләттән, мәктәп диннән
рәсми аерылган илдә православие
мәдәнияте нигезләрен өйрәтүне урыс
мәктәпләренә кискен кертү аларда укучы
татар-мөселман балаларына ислам
мәдәнияте нигезләрен өйрәтү тиешлеген
үзеннән-үзе таләп итә. Автор балаларны
дини нисбәттән чыгып бүлгәләүгә яисә бар
халыкка яраклы уртак дин булдыруны
хуплаган Диас Вәлиев, Илдар Ханов
кебекләргә каршы.Аның өчен «дин ул
— идеология. Идеологиянең нигезе
— мәдәният, һәр диннең үзенә генә хас
идеологиясе-мәдәнияте бар. Идеология-
ләрне кушып булмаган кебек, мәдәниятләр
дә кушылмый» (88 бит). Әйтик, ислам
динендә җир йөзендә яшәгән барлык
милләтләр өчен Алла —Бер булса, яһүд
дине мәдәниятендә Аллаһ шулай ук Бер,
әмма фәкать Яхве — Аллаһ тарафыннан
сайланып алынган яһүд милләте өчен генә;
Бог- Аллаһ та барлык бәндәләр өчен Бер,
ләкин өч рәвештә: «Во имя Отца, Сына и
Святого духа». Пәйгамбәрләрнең танылу-
танылмау дәрәҗәләре дә төрле диндә
төрлечә. Менә шул сәбәпле һәр халыкның
— үз дине, аларга уртак дин «ясап» та,
диннәр әхлагына багышланган уртак әсбап
та язып булмый. Шулай ук мәктәпләрдә дин
тарихын гына укытып, рухи өйрәтүләрнең
эчтәлегенә төшендермәсәң, әхлакый камил
балалар үстерүгә ирешү мөмкин түгеллеген
дә ассызыклый автор.
Харис хәзрәт Салихҗан фикеренчә,
диннәр мәдәниятен бала күңеленә сеңдерү
өчен энциклопедик күләмле белемгә ия
булырга кирәк. Ләкин мондый укытучылар
мәктәпләрдә бик аз. Ни кызганыч,
муллаларның күбесе фәнне,галимнәрнең
шактые динне белми. «Нәтиҗәдә, әхлак-
сызлык белән көрәшү өчен дин әһеле
бүгенге көн таләпләренә бәрабәр фәнни
дәлил китерә алмаган кебек, фән әһеле дә
дини исбатлауларга мохтаҗ. Шул сәбәп
әхлаксызлыкка каршы глобаль системалы
дин вә фән берлегендә аңлату һөҗүме
кирәк!» (96 бит).
Автор хаклы рәвештә, дин һәм фән
бергәлегендә мәктәптә балалар укытуның
төп ышанычлы ысулы итеп дөньяви фән
дәресен (физика, математика, химия, рус,
татар телләре, әдәбият, тарих, компьютер
технологиясе һ.б.) диннәр гыйлеме белән
баетуны саный. Бу фикер белән килешми
һич мөмкин түгел.
Әлеге методик әсбапта шулай ук дөнь-
якүләм танылган атаклы галимнәрнең,
фәлсәфәчеләрнең дингә уңай мөнәсәбәттә
булулары хакында кызыклы мәгьлүматлар
бирелә, төрле тискәре күренешләрнең
(дини экстремизм, фанатизм һ.б.) асылы
аңлатыла, дин һәм фәннең бер-беренә
каршы тормавы бәйнә-бәйнә тормышчан
мисалларда дәлилләнә.
Монографиянең икенче зур өлешен
автор тарафыннан гарәп графикасыннан
кириллицага күчерелеп әзерләнгән Харун
хәзрәт Яхъяның «Корьән могҗизалары»
исемле китабына таянып бирелгән язмалар
тәшкил итә.
Гомумән, китапта А.С.Пушкинның күп
кенә шигъри әсәрләре авторның үзлегеннән
татарчага тәрҗемәдә бирелә, методик
әсбапның ике телдә — татар һәм рус
телләрендә башкарылуы да аның гамәли
яктан әһәмиятен тагын да күтәрә.
Һичшиксез, әлеге хезмәт балаларны,
аларның әти-әниләрен дини мәдәният белән
таныштыру, әхлакый тәрбия бирү,
өлкәсендә татарда яңа, үзенчәлекле ме-
тодик әсбап, фәнни-гамәли көндәлек
кулланма буларак мактауга лаек.