Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИДАКАРЬ ЗАТЛАР ОНЫТЫЛМЫЙ

ИБРАҺИМ НУРУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Татар халкына бөек Тукайны бүләк иткән изге апрель аенда ХХ йөз башы татар
әдәбиятын һәм гыйльми-нәзари фикерен системалы һәм нәтиҗәле өйрәнгән галимнәрнең
берсе — Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Татарстан
Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, филология фәннәре
докторы, профессор И.Нуруллинның якты дөньяга килүенә 90 ел тула.
***
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм әдип Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин 1923 елның 18
апрелендә Ульяновск өлкәсе (элеккеге Сембер) Мәләкәс районы Парау авылында
мөгаллим гаиләсендә туа. Яңа Мылыклы районы Әбдери авылында һәм әдәбияты җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс шәһәрендә
сигезенче сыйныфны тәмамлап, 1938 елда Казанга
килә һәм мех техникумына укырга керә. 1941 елның
октябрь аенда унсигез яшьлек егет үз теләге белән
армиягә китеп, 1942 елның җәендә Сталинград
фронтына сугышка җибәрелә. Әстерхан өчен барган
сугышларның берсендә каты яралана.
Дәваланганнан соң, хәрби хезмәттән азат ителә һәм
туган авылына кайта. Бер елдан артык авыл
мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, И. Нуруллин
1945 елның җәендә Казан дәүләт университетының
тарих-филология факультетында яңа гына ачылган
татар теле бүлегенә укырга керә. Тәүге хикәяләрен «Совет әдәбияты» журналы битләрендә
бастырып өлгергән егет студент елларында үзен әдәби тәнкыйтькә һәм гыйльми
эшчәнлеккә сәләтле итеп күрсәтә. Университетны тәмамлагач, аны татар әдәбияты
кафедрасы каршындагы аспирантурага калдыралар. 1954 елда профессор М. Гайнуллин
җитәкчелегендә Г. Тукайның идея-эстетик һәм әдәби карашлары үсешен өйрәнүгә
багышланган кандидатлык диссертациясен, ә инде 1967 елда «Татар әдәбиятында
тәнкыйди реализмның формалашуы һәм үсеше» дигән темага докторлык диссертациясен
яклый.
И.Нуруллин Казан университетында 40 елга якын гомерен педагогик эшчәнлеккә
багышлый. Татар әдәбияты кафедрасында ассистент вазифасында эшли башлап,
профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Татар әдәбияты тарихының төрле чорларыннан,
халык авыз иҗаты, әдәбият теориясе һ.б. фәннәрдән лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр
үткәрә, әдәбият гыйлеменең төрле өлкәләреннән махсус курслар алып бара.
Студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итә. Университетта эшләү елларында ул
татар әдәбияты фәне өчен гыйльми кадрлар әзерләүгә дә лаеклы өлешен кертә. Аннан тыш
милли мәгариф һәм тәрбия-белем бирү учреждениеләре белән тыгыз бәйләнештә булып,
татар әдәбиятыннан дәреслекләр язуда, хрестоматияләр төзүдә даими катнаша. Татар
халкының рухи-иҗтимагый яңарышында, әдәби-мәдәни тормышын җанландыруда һәм
үстерүдә дә И.Нуруллинның лаеклы үз урыны бар. Ул — 1957 елдан Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы. И.Нуруллин әдәбиятчы галим буларак татар әдәбиятының иң бай, кызыклы һәм
катлаулы чоры — ХХ йөз башы татар әдәбияты буенча аеруча яратып һәм нәтиҗәле эшли.
Бу өлкәдәге тикшеренүләрен берничә тармак буенча алып бара: әдипләрнең тормыш
сукмакларын һәм иҗат биографиясен өйрәнү, чор әдәбиятының үсеш баскычларын һәм
закончалыкларын, сыйфади үзгәрешләрен ачыклау, әдәби юнәлешләр, иҗат методлары
хәрәкәтен ачу һ.б. Галимнең бу чор турындагы тикшеренү-күзәтүләре иң элек татар
җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс шәһәрендә
сигезенче сыйныфны тәмамлап, 1938 елда Казанга
килә һәм мех техникумына укырга керә. 1941 елның
октябрь аенда унсигез яшьлек егет үз теләге белән
армиягә китеп, 1942 елның җәендә Сталинград
фронтына сугышка җибәрелә. Әстерхан өчен барган
сугышларның берсендә каты яралана.
Дәваланганнан соң, хәрби хезмәттән азат ителә һәм
туган авылына кайта. Бер елдан артык авыл
мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, И. Нуруллин
1945 елның җәендә Казан дәүләт университетының
тарих-филология факультетында яңа гына ачылган
татар теле
ТАҺИР ГЫЙЛАҖЕВ
160
әдәбиятының классик шагыйре Г.Тукай белән бәйләнгән. Г.Тукай иҗатының төрле
проблемаларын өйрәнүгә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре матбугат
битләрендә 1950 елларда күренә башлый. Беренче адымнарыннан ук яшь тәнкыйтьченең
әдәби-тарихи процессны тирән сиземләве, Г.Тукай шәхесе һәм иҗатына мәхәббәте
чагыла. И.Нуруллин «Тукай эстетикасы» (1956) дигән хезмәтендә үз игътибарын
шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашларын, аларның үсеш-үзгәреш баскычларын
ачыклауга юнәлтә һәм аның формалашуын Россиядәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять,
дөньякүләм тарихи вакыйгалар һәм марксизм өйрәтүләре белән тыгыз бәйләнештә карый.
Әдипнең эстетик карашларын формалаштыруда әдәби факторларның һәм сәнгать
кануннарының ролен күрсәтә. Аерым алганда, галим Г.Тукай шигъриятен рус-татар
әдәби-мәдәни багланышлар яссылыгында күзаллый, шагыйрь иҗатының асыл
хасиятләреннән булган халыкчанлыкны В.Белинский, Н.Чернышевский,
М.Горькийларның әдәбиятның халыкчанлыгы турындагы эстетик карашларына, һәрбер
халыкның олы байлыгы булган «иң кадерле вә иң бәһале бер мирас» — халык авыз иҗаты
белән тыгыз бәйләнешкә таянып аңлата. Ул шушы хезмәттә XX гасыр башында әдәбият
белеменең башка тармакларыннан аерылып, фән буларак мөстәкыйль үсеш юлына
чыккан әдәби тәнкыйтьне формалаштыруда Г.Тукайның ролен югары бәяли.
И.Нуруллинның 1960 еллар гыйльми эшчәнлегендә Г.Тукай темасы тирәсендә
эзләнүләре системалы төс алып, үз офыкларын киңәйтә. Галим 1950 елларның икенче
яртысында шагыйрьнең тормыш сукмакларын һәм шигъри иҗатын өйрәнергә керешә.
Марксистик-ленинчыл эстетика яктылыгында шәрехләнгән мәдәни-тарихи мәктәп
кагыйдәләренә таянып, Г.Тукайның Җаек чоры поэзиясенең идея-эстетик үзенчәлекләрен
яктырткан «Җаек чоры (Беренче рус революциясе чоры, 1964)» хезмәте дөнья күрә. Галим
Г.Тукай яшәгән чорның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби- мәдәни фонын концептуаль
тикшерми торып, шагыйрь иҗатының бөеклеген, шагыйрь феноменының серен аңлау һәм
бәяләү мөмкин түгеллегенә төшенә. И.Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты»
(1964, 1982) хезмәтендә, Г.Тукай шигъри дөньясына махсус бүлек багышланып, шагыйрь
иҗатын гыйльми күзаллау бөтенлекле төс ала һәм ул чор әдәби-мәдәни хәрәкәте белән
тыгыз бәйләнештә тикшерелә. Галим, тарихилык һәм эстетик принципларга нигезләнеп,
Г.Тукай шигъриятенең эволюциясен, үсеш баскычларының хронологик чикләрен һәм төп
хасиятләрен билгели. ХХ гасыр башындагы тарихи вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси хәл,
шәхси тормышындагы үзгәрешләр һәм шагыйрь поэзиясендә халыкчанлык белән реализм
җәһәтеннән сыйфади яңарышлар күз уңында тотыла.
«Путь к зрелости» (1971) хезмәтендә галим татар әдәбиятында реалистик юнәлеш
агымнарының күчешен, алардагы төп сыйфатларның үзгәрешен башка язучылар белән
беррәттән Г.Тукай иҗатын үзәккә куеп шәрехли һәм ул милли әдәбиятта яңа реалистик
агымның нигез ташларын салучы буларак бәяләнә. Яңа заман татар поэзиясенә нигез
салучы, татар әдәбиятының классик шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнүдән И.Нуруллин XX
йөз башы милли сүз сәнгатенең иҗтимагый тарихи һәм бай әдәби-мәдәни дөньясын
гыйльми күзаллауга күчә. Галим әүвәл күпсанлы мәкаләләрендә ХХ йөз башы әдәби-
эстетик фикере үсешен конкретлаштыра, аның төп тенденцияләрен һәм юнәлешләрен ачу
буенча күзәтүләр ясый. Фәнни концепциясенең нигезен тарихи материалда сыный.
Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, М.Фәйзи иҗатларына багышланган мәкаләләрендә
галим татар әдипләренең иҗат индивидуальлеген тикшерә һәм аларның төп сыйфатлары
хакында уйлана. Алга таба ХХ гасыр башы әдәби хәрәкәтенең идея- эстетик
проблемаларын концептуаль тикшерүгә алына. 1960 елларда аның тарафыннан тәнкыйди
реализмның барлыкка килүе һәм үсеше яктылыгында XX гасыр башы татар әдәбияты
тарихын язуның беренче адымнары ясала.
Яңарыш чоры татар әдәбиятын, андагы әдәби күренешләрне даими, эзлекле рәвештә
өйрәнү һәм галимнең фәнни фикерләү стиле реализм чылбырындагы агымнарның
барлыкка килү һәм үсешенә И.Нуруллинның гыйльми-нәзари карашларын тирәнәйтә. Ул
үзенең докторлык диссертациясен татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның барлыкка
килү һәм үсеш юлын өйрәнүгә багышлый. Х.Миңнегулов билгеләп үткәнчә, «Татарстанда
гына түгел, бөтен СССР да, бигрәк тә төрки дөньяда зур фәнни казаныш буларак»
бәяләнгән тикшеренү татар әдәбиятында реалистик агымнарның (методларның) барлыкка
ФИДАКАРЬ ЗАТЛАР ОНЫТЫЛМЫЙ
161
килүен, үсеш закончалыкларын, эчке һәм тышкы сыйфатларын, татар әдәбиятындагы
гомуми һәм хосусый үзенчәлекләрен билгели. Моңа ирешү өчен И.Нуруллин тәнкыйди
реализм үткән юлны, Рус-Аурупа һәм төрки-татар әдәби багланышлары яссылыгында
тикшереп, XX гасыр башында тизләтелгән үсеш юлына чыккан татар әдәбиятында бу
методның турыдан-туры мәгърифәтчелек реализмыннан үсеп чыгуын билгели. Аның
барлыкка килү факторларын, әдәби һәм иҗтимагый-социаль сәбәпләрен барлый.
Тәнкыйди реализм белән янәшә яңа тип Гареб романтизмының формалашуы, казакъ,
үзбәк, төрекмән һ.б. тугандаш халыклар әдәбиятында тәнкыйди реализмның әдәби
мәйданга килүенә, рухи-иҗтимагый тормышының яңарышына татар әдәбиятының,
аеруча Г.Тукай шигъриятенең уңай йогынтысы хакында нәтиҗәләр ясала.
***
И.Нуруллин — гыйльми нәзари эшчәнлек белән янәшә әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә
актив һәм нәтиҗәле эшләп килгән галимнәрнең берсе. Университетта укыган елларында
ук ул әдәби-мәдәни хәрәкәттә актив катнаша. Язучылар берлегенең утырышларында,
семинарларда, төрле секцияләрдә татар әдәбиятының күренекле сүз осталары Н.Исәнбәт,
Ф.Хөсни, К.Нәҗми, Ә.Еники, А.Расих, Г.Гобәй, Л.Җәләй һ.б. белән аралашып,
язучыларның әдәби әсәрләрен тикшерүдә чыгышлар ясап, әдәби осталык мәктәбе уза.
Көндәлек матбугат һәм әдәбият белән танышып бару, «Казан утлары», «Вопросы
литературы», «Дружба народов», «Литературная газета» газета-журналларын даими уку
яшь тәнкыйтьченең каләме чарлануга булыша. Заман сулышын тоеп яшәгән И.Нуруллин,
үз сүзләре белән әйткәндә «яңа гына «табадан төшкән» әсәрләргә» рецензияләр яза.
Язучылар берлегенең ел йомгакларында ясаган докладларында, әдәбият тарихына
кагылышлы аналитик, күзәтү характерындагы язмаларында, көн кадагына сугып язылган
теоретик эчтәлекле, проблемалы мәкаләләрендә үз чоры әдәби процессына бәя бирә.
Аларда тәнкыйтьче әдип каләменең сәнгатьчә эзләнүләрен һәм табышларын, иҗат
кредосын, тормышка һәм кешеләргә мөнәсәбәт-фәлсәфәсен ачарга омтыла, шул ук
вакытта әдәби әсәргә тугры сүзен, тәнкыйди карашын белдерүдән курыкмый.
Галимнең бу тармак эшчәнлегендә, әдәби тәнкыйтьнең теоретик мәсьәләләрен
яктырткан хезмәтләре дә бар. Аның «Киләчәккә карап» (1981) мәкаләсендә әдәби
тәнкыйтьнең үзенчәлеге, максат-бурычлары, өйрәнү һәм бәяләү предметы әдәбият
тарихыныкыннан аерып куела. Автор 1970 елларның икенче яртысында әдәби
тәнкыйтьнең артта калуына китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр һәм тәнкыйтьне
активлаштыру, җанландыру юллары, чаралары турында уйлана: мәсәлән, әдәби әсәрне
тормышның киң фонында тикшерү, социологик һәм эстетик анализның органик берлеге,
тәнкыйтьнең хосусый формаларында белдерелгән фикернең тирәнлеге һәм яңалыгы,
тәнкыйтьченең киләчәккә йөз тотып эш итүе һ.б. Аерым драма әсәрләрен, шагыйрьләрнең
китапларын бәяләгән тәнкыйди язмалар авторы булса да, И.Нуруллин матур әдәбиятның
эпик төрендә тирән күзәтүләр ясауга, әдәби әсәрләрне татар прозасы тарихи фонында
шәрехләүгә өстенлек бирә.
Мәгълүм булганча, 1960 елларда социалистик реализм методының нәзари билгеләрен,
норматив кануннарын тарсынган матур әдәбият зур эзләнүләр юлына чыга. Шуның
нәтиҗәсе буларак үзәк рус һәм татар газета-журналлары битләрендә әдәбиятта уңай
герой, «конфликтсызлык теориясе», традицияләр һәм новаторлык, заман әдәби стиле,
хәзерге әдәбиятта заманчалык, поэтика мәсьәләләре буенча күтәрелгән бәхәсләрдә
И.Нуруллин үз тавышын ишеттерә. Аның «Образлар дөньясында» (1964), «Тормыш һәм
сәнгать чынлыгы» (1983) җыентыклары бүген дә кыйммәтен җуймаган хезмәтләр булып
тора.
1980 елларның икенче яртысында әдәби мираска, методологик мәсьәләләргә яңача
карау мөмкинлеге күренә башлагач, 1987 елларда татар рухи-иҗтимагый яңарыш һәм
милли-азатлык хәрәкәте юлбашчысы Гаяз Исхакый исемен һәм мирасын татар халкына,
үз ватанына кайтару мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Моңа кадәр үк әдип әсәрләре белән
таныш булып, Г.Исхакый иҗатыннан башка XX йөз башы татар әдәбиятын фәнни нигездә
өйрәнеп булмавын аңлаган И.Нуруллин язучы иҗатын халкына кайтару өчен
фидакарьләрчә көрәшә башлый. Татар дөньясында беренчеләрдән булып, Мәскәү һәм
ТАҺИР ГЫЙЛАҖЕВ
162
Татарстан газета-журналларында, радиоларда, төрле конференцияләрдә, җыелышларда
Г.Исхакыйның шәхесе һәм олы мирасы, милли әдәбияттагы урыны хакында төрле
шәкелдәге язмалар, докладлар белән чыгыш ясый. Әдипнең туган авылына, Уфа-Мәскәү-
Петербург шәһәрләренә, аның соңгы сыену урыны булган Төркиягә сәяхәт кыла. Шушы
изге тартышта галим тарафыннан утызга якын язма дөнья күрә. «Гаяз Исхакый — язучы,
драматург, публицист» (1989), «Кайту» (1990), «Үзенә лаеклы булып кайтсын иде
(Г.Исхакыйның сигез томлык әсәрләре җыентыгы уңаеннан)» (1991), «Гаяз Исхакый
(әдипнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлегенә кыскача бер күзәтү)» (1991) һ.б.ларда,
язучының әдәби- иҗат портреты тудырылып, Гаяз Исхакыйның фәнни биографиясен һәм
иҗатын идея-эстетик гыйльми күзаллауда тәүге адымнар ясала. Әдип рухи мирасының
асыл хасиятләреннән тормышчанлыкны, миллилекне, халыкчанлыкны һәм тирән
психологизмны билгели. Беренче рус инкыйлабы елларында Г. Исхакый тарафыннан
«тәнкыйди реализмның беренче җитди үрнәкләре» тудырылуына таянып, әдипнең яңа
реалистик татар прозасына нигез салуы хакында зур нәзари гомумиләштерү ясый. Шуңа
күрә И.Нуруллин әдип турында фәннең нигез ташларын салган исхакыйчы галим буларак
бәяләнергә тулысынча хаклы.
Галим әдәбият теориясен үстерүгә дә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Бу өлкәдәге
эзләнүләре ХХ гасыр башы татар әдәбияты, мәдәнияте тарихын яктырткан һәм заман
әдәби хәрәкәтен бәяләгән хезмәтләреннән тыш, аның фәнни-теоретик тикшеренүләрендә
дә чагыла. «Әдәбият теориясе. Әдәби процесс» (1977) хезмәтендә, нәзари фикернең
тарихи үсеш баскычларында ирешелгән казанышларына таянып, матур әдәбиятның тууы,
аның үсеш закончалыклары, традицияләр һәм новаторлык, күчемлелек, әдәби стиль һ.б.
мәсьәләләрне әдәби багланышлар яссылыгында тикшерә. Хезмәтнең әдәби юнәлешләр
һәм иҗат методлары, аларның поэтикасы кебек әдәби күренешләрне өйрәнүгә
багышланган бүлеге үзенең фикер киңлеге һәм тирәнлеге, галимнең фәнни һәм диалектик
фикерләве белән аерылып тора. И.Нуруллин күренекле рус галимнәре Л.Тимофеев,
Ф.Головенченко, Г.Абрамович, Н.Гуляев фикерләренә нигезләнеп, әдәби агым, юнәлеш,
әдәби мәктәп, иҗат методы категорияләренең мәгънәләрен, асыл билгеләрен ачыклый һәм
аларның татар әдәбиятында барлыкка килүе һәм үсеше хакында үзенең концепциясен
тәкъдим итә.
***
Күңелендә иҗат ялкыны пыскып яткан әдәбият белгече һәм тәнкыйтьченең язучылык
эше белән шөгыльләнүе бер дә гаҗәп түгел. Әдәби-тәнкыйди һәм гыйльми мохиткә
хикәяләре белән килеп кергән И.Нуруллинның бу өлкәдә иҗат активлыгы 1950-1960
елларга туры килә. Шушы вакыт аралыгында төрле газета-журнал битләрендә басылып
чыккан әдәби әсәрләре 1976 елда «Аның йолдызы» дигән исем астында китап булып
дөнья күрә. Язучы буларак «матурлыкны, нәфислекне сизә һәм бәяли белгән» И.Нуруллин
хикәя һәм драмаларында тормыш материалын үзенә якын, таныш булган авыл кешеләре,
югары уку йортларында белем алучы студентлар, галимнәр, зыялылар тормышыннан ала.
Аларга тематик киңлек һәм жанр төрлелеге хас. Язучы иҗатында, үз сүзләре белән
әйткәндә, «заман сулышы сизелә, ярыйсы гына мөлаем кешеләр җанландырыла», гади,
гадәти тормыш дулкынында, тормыш матурлыгын, яшәү мәгънәсен, күп санлы йолдызлар
арасыннан үз «йолдыз»ын эзләүче геройлар үзәккә куела.
Авторның бер төркем хикәяләрендә («Ана күңеле»,1944; «Рәхмәтулла абзый»,1945)
сугыш афәтен, авырлыгын үз җилкәсендә татыган авыл кешеләренең күңел матурлыгы,
өмет-ышанычы тасвирлана. «Әтәч фермасы» (1955), «Кара приборы» (1955) юмористик-
сатирик әсәрләрендә совет учреждениеләрендә, партия оешмаларында хезмәт итүче
хезмәткәрләрнең, колхоз җитәкчеләренең эш-гамәлләрендә җитешсезлекләр,
кимчелекләр фаш ителә. Мондый эчтәлекле хикәяләрендәге стиль җиңеллеге, көлү- һөҗү
үткенлеге, сюжет корылышы И.Нуруллинны ХХ гасыр башы хикәячеләре Г.Гобәйдуллин,
Ш.Камал иҗатына якынайта.
И.Нуруллин җанын борчыган, уйландырган мәсьәләләрне, үзе тирән инанган
кыйммәтләрне драма әсәрендә дә сурәтли. Язучының университет студентлары
тормышын гәүдәләндергән «Аның йолдызы» дигән трагикомедиясе 1955-1956 елларда
ФИДАКАРЬ ЗАТЛАР ОНЫТЫЛМЫЙ
163
иҗат ителә. Әсәрдә яшәү мәгънәсенә, хезмәткә, гаилә-мәхәббәт мәсьәләсенә караш, бәя-
хөкемнәр төрлелеге күрсәтелә, үз күңелеңә, җаныңа хыянәт итмәү, намус, вөҗдан кебек
гомумкешелек кыйммәтләре яклана.
И.Нуруллин әдәби эшчәнлегендә ХХ гасыр башында нәшер ителгән газета-
журналлардагы материаллар, хатирә-истәлекләр, архив чыганаклары һәм төрле шәкелдәге
язмалардагы әдәби-мәдәни һәм биографик фактларга, вакыйгаларга нигезләнеп, Г.Тукай
шәхесен, тормыш юлын һәм татар халкының рухи-мәдәни хәятындагы урынын сәнгатьчә
гәүдәләндергән әсәрләр бер шәлкемне хасил итәләр. 1960 елларда И.Нуруллин
документаль-биографик жанрдагы әдәби әсәрләр иҗат итә. «Тукай Петербургта» (1965)
һәм «Тукай турында хикәяләр» (1971), «Поэт из деревни Кырлай: рассказы о Габдулле
Тукае» (1967), «Напевы мятежного саза» әсәрләрендә шагыйрьнең шәхси тормышыннан
алынып, авторның иҗади уйланмасы белән баетылган сурәт-картиналарда Тукайның
җанлы һәм вакыты белән драматик, фаҗигале образы тудырыла, аның шәхси
кичерешләре, бәя-хөкемнәре чагыла. Язучының бу төр эшчәнлегендә иң югары нокта
булып «Тукай» (Мәскәү, 1978) һәм «Габдулла Тукай» (Казан, 1979) әдәби-документаль
китаплары тора. И.Нуруллин Г.Тукайның тормышына, иҗат лабораториясенә караган
фактларны эзләү, аларны тулыландыру юнәлешендә эшне дәвам иттерә. 1980 елларның
икенче яртысында ил күләмендә башланып киткән демократик үзгәрешләр китапны яңа
исемнәр, төгәлрәк әйткәндә, мәсәлән Г.Исхакый шәхесе һәм ике арадагы инсани
мөнәсәбәтләр хакында яңа сәхифәләр белән баетырга мөмкинлек тудыра. Аның
төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басмасы И.Нуруллинның дистә еллар буена
«бер җан, бер тән» булып яшәгән хатыны, фикердәше, озак еллар Казан университетының
татар журналистикасы кафедрасында эшләгән мөгаллимә һәм галимә Р.Нуруллина
тырышлыгы белән 2000 елда «Моңлы саз чыңнары» исемендә басылып чыга. И.Нуруллин
татар халык шагыйре Г.Тукай шәхесен, аның кыска, әмма бай тормышын хисси-
эмоциональ, образлы чагылдыру юнәлешендә дә милли әдәбият тарихында үзгә сукмагын
булдыра.
И.Нуруллинның шушы юнәлештә язылган икенче әдәби-биографик романы татар
әдәбиятының классик әдибе, драматургы, оста тәнкыйтьчесе, тирән белемле һәм киң
карашлы әдәбият белгече Фатих Әмирханга багышлана һәм «Атаклы кешеләр тормышы»
сериясендә 1988 елда дөнья күрә. Г.Тукай хакында әсәр әзерләгәндә үк, И.Нуруллин 1907-
1913 еллар аралыгында Г.Тукай белән тыгыз дустанә һәм иҗади бәйләнештә яшәп, уй-
фикерләре, теләк-омтылышлары уртак булган, аурупача яшәү үрнәгенә омтылган, чын
мәгънәсендә зыялы Ф.Әмирхан тормышы һәм иҗат биографиясенә караган шактый бай
материал туплап өлгерә. Романда Ф.Әмирханның зур тормыш сынауларына дучар ителеп,
рухи биеклектә кала алуының һәм әсәрләренең заманча яңгырашының серен ача торган,
«нәни мулла»ны шәхес һәм язучы буларак формалаштырган гаиләви, әдәби-мәдәни,
милли чынбарлык җанландырыла.
Татар әдәбият белеме фәнен үстерүгә рухи-фикри егәрлеген, акыл-гыйлемен, сәләтен
багышлаган галим, бөек Г.Тукай гыйльмиятен яңа баскычка күтәргән зыялы, яңа заман
әдәбиятын нигезләүче Г.Исхакый исемен һәм рухи мирасын туган иленә кайтару юлында
бөтен көч-куәтен биргән каһарман көрәшче, милли сүз сәнгатенең үзгәреш
закончалыкларын аналитик бәяләгән тәнкыйтьче һәм әдип И.Нуруллинның татар сүз
сәнгате, аның фәне тарихында лаеклы һәм кабатланмас урыны бар.