БЕЗГӘ ИНДЕ ЯЗЛАР КАГЫЛМАСЛАР...
***
Тамчы суга бу җәй дөнья мохтаҗ
Зарыга ялан, кырлар, урманнар.
Басуларда иген урынына,
Теткәләнгән корама юрганнар.
Ярлар белән ярлар тоташмый, — дип
Кемнәр әйтә ала? Тоташа!
Сак белән Сок түгел, урман булып
Урман кочаклаша ут аша.
Җиһаннарны кочар булып очар
Адәм тын алалмый эсседән.
Бал кортлары очмый, балык йөзми,
Кеше көнләшәлми кешедән.
Нәрсә соң бу? Ходай җәзасымы?
Җир-бишекнең зары тотамы?
Онытылган оят, кылган гөнаһ,
Укылмаган исраф догамы?
Әллә каргышымы юл чатында
Хәер сорап торган ананың?
Соңгы сулкылдавы, рәнҗешеме
Чүплектәге нәни баланың?
Масаюың хәттин ашкан бәндә,
Син тик — кеше, кодрәт түгел син!
Бер кайнар җәй җитә — яңгырсыз җәй,
Җиңеп кара тәмуг эссесен!
«Мин-мин», — диеп күкрәк сугып кара,
Бармак янап кара җиһанга.
Кисәтүеме, бу җәй табигатьнең
Килмәсме, дип, кеше иманга кирәк.
Мохтаҗларга җылы куллар кирәк,
Изгелек һәм тыйнак моң кирәк.
Имгәтелгән ялгыз күңелләргә
Карлар яуган, бозын актарыйк.
Соскы белән күмер йөреткәндәй
Җаннан-җанга җылы кайтарыйк.
Тәрәз төпләрендә «миһербан» дип
Исемләнгән гөлләр үстерик.
Балаларның шәфкать бакчасына
Җан-коедан алып су сибик.
Яңгыр явар берчак, тугай, кырлар,
һәм басулар туеныр пар-дымга.
Тулып сулар агар, әмма бүген
Мохтаҗ әле суга бар дөнья.
***
Күккә чөеп җан яндырган
Яшене...
Кайда хисләр, кипкән чишмә Яшеме?
Кемдә гаеп, үзебезме, Язмышмы?
Тәкәбберлек, горурлыкмы, Ялгышмы?
Нык эзләсәң, ни эзләсәң - Табыла.
Онытылсынмы? Кусаң, күңел Абына.
Моңлы җырдан сүз онытылса,
Көй кала,
Кайда сөю? Ник ярадан Җөй кала?
Уфа
Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирень исләре.
Моң булып чакыра, иркәли,
Уфамның җыр тулы кичләре.
Һәр сукмак, чәчкәдә — якты наз,
Саклана мәхәббәт серләре.
Яшьлекнең үзенә гашыйк ул
Уфамның йолдызлы төннәре.
Агыйдел күпере өстендә
Алтын ай, ярында таллары.
Дим җырлый, тибрәлә, талпына,
Уфамның бәхетле таңнары.
Яшьлек — ул мәңгелек хатирә,
Сагыныр кемнәрдер — кемнәрне.
Яктырсын һәрвакыт күңелдә,
Уфамның кояшлы көннәре.
***
«Пустых небес прозрачное стекло...»
А. Ахматова.
Буш күкләрдә тонык нәкыс нурлар
Ак бүректән ойый соры өйләр.
Әле улый, әле әрнеп елый,
Әле җырлый тышта исерек җилләр.
Кышлар керә, хисләр инде айнык:
Борчылу юк, җырла, елап кара...
Безгә инде язлар кагылмаслар,
Көзләрнең дә төсе уңып бара.
Әрнеп җырлап, әле әрнеп елап
Бу дөньялар бездән калып бара.
Тор, балам!
Бала чакта иртән йокыдан
Нәнәм мине көйләп уятты:
«...Тор, балам, тор, балам,
Казанны алалар,
Безне дөрләп янган
Утларга салалар...»
Белмәсәм дә чорлар «фасылын»
Күңел тойды җырның асылын.
Алды нәнәм мичтән икмәкне,
Һәм учакка куздан ут якты.
Бәрелә-сугыла вакыт ташына
Тарихлардан өннәр ашкына.
Чор да ерак бездән, Казан да,
Канда, бар тартылу азанга.
Шом һәм шөбһә күңел төбендә:
Ныклы микән шәһәр тегендә?
Бирешмәсме тагын чорларга
Калмас микән миңа җырларга:
«...Тор, балам, тор, балам,
Халыкны басалар,
Телләрне «кисәләр»
Рухларны «асалар».
Канлы бәетләргә тулма, ил,
Ваемсыз һәм гамьсез булма, ил!
Тел һәм ирек булса, ил булыр,
Көчле, күчле татар шул булыр.
***
Исеңдәме, син киткәндә
Көзгедә кипте тыным,
Калтыранган иңсәләрем,
Иелгән башлы сыным?
Үкенәсең, сагынасың,
Теләп тә сагынмаска...
Ни әйтергә?
Тырышамын шул көннән соң
Көзгедә чагылмаска!
***
Кирәкми, искә төшермә,
Ачма келә, җай табып,
Ул чакның ихлас хисләре
Тышкы ишектәй ябык.
Бикле алар, ачылмаслар,
Ачкыч югалткан серен.
Юк, көлдән учак терелмәс,
Аңламас кыш яз телен.
Карлы җилне сөзә тышта
Нечкә бармаклы сирень.
Көзге сөю
Кыеклап яңгыр сибәли
Соңгы нур көлтәсенә,
Күшеккән кош кереп качты
Наратлар бөдрәсенә.
Усакларның кочагында
Чайкала көзге ялкын,
Тыелган сөю шикелле
Әле ут, әле салкын.
Көзнең соңгы җылы җиле
Тәрәз капкачын ачты,
Минем күңелем дә шулай
Бер болытлы, бер якты.
Өрфиядәй пәрәвездә
Тирбәлә каурый-канат.
Язда кем дә сөя ала,
Син мине көздә ярат.
Көземдә мине ярат!
Исәнме, җыр!
Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллинга.
Исәнме, җыр! Саумы, тылсымлы көч,
Әйтерсең син яшерен ярату,
Күккә ашу, болытларны кочу, Упкыннарда җанны канату.
Җыр ул — батыр, кыю, Икар кебек
Егылса да аша күгенә,
Җыр үлемсез, учак өсләрендә
Феникстай кабат терелә.
Исәнме, җыр! Саумы, мөкатдәс көй,
Күңелләрне тутыр, моңландыр,
Елат, юат, җанның юшкынын ю,
Серең белән гавәм куандыр,
Матурлыкның көче шуннандыр,
Исәнме, җыр! Халкың белән бул!